Электронная библиотека » Мирсәй Әмир » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:20


Автор книги: Мирсәй Әмир


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
V

Вакытның шактый соң булуына карамастан, өйдә чәй табыны көтә иде. Әни, безне шаяру катыш шелтә белән каршы алып, үзенең көтә-көтә арып беткәнлеген аңлатты:

– Кайсы тел бистәсенең шулчаклы сүзе күбәйгән соң? Үзегезне көтә-көтә самовар, үпкәләп, ике тапкыр сүнеп алды. Йә, утырышыгыз.

Ишек төбендә торган агач карават өстендәге мендәрләр өеменә сөялеп йокыга киткән җиңги дә без керүгә сискәнеп уянды. Йөзенә оялчан елмаю чыкты: «Йоклап китә язганмын», – дип куйды ул.

– Нигә бу вакытта чәй әзерләп азапланырга соң? – дидем мин. – Ятарга да йокларга кирәк иде, болай да кып-кыска төндә мәшәкать чигәргә әллә.

Гаяз да миңа кушылганлыгын белдерде.

Имәли калдырып киткән күңелсез тойгы мине чәй эчәргә утыргач та ташламады. Миндәге күңелсезлек Гаяз йөзендә дә чагылган төсле күренә иде. Абзыйның гына тулы йөзе һәрвакыттагыча тыныч. Ләкин йөзе шундый тыныч күренсә дә, аның да күңелен борчыган уйлар булган икән, әкренләп кенә әйтә башлады ул аларны. Тик аның ул уйлары күңелсезлек өстенә күңелсезлек кенә өстәделәр.

– Ильяс, – диде ул, биш бармагына утырткан чынаяк тәлинкәсеннән берәр йотымлап кына чүмерә-чүмерә сөйли башлады, – күрәсең, һәркем дөньясын рәтләү турында кайгырта. Менә син тизрәк шәһәр җирендә берәр эшкә урнашсаң, безгә дә юл ачылыр иде, бәлкем. Әзрәк сума ясап булса, сәүдә эшенә керешергә чамалабрак торам. Югыйсә кыш буе гомер бушка ятып үтә, атлык белән үзебезлек акча булса да, файда бит, эшләгән кешеләр эшли әнә…

Абзый авызыннан тирән тынычлык белән чыккан бу сүзләрне ишетүгә, мин көтелмәгәндә үләксә янына килеп чыккан кебек булдым. Тәннәрем бер кызды, бер туңды, йөрәгемне ниндидер тупас куллар учлап тоттылар.

– Акылдан яза башладыңмы әллә син, абзый? – дидем мин. – Энең сәүдәгәрлекне, кулаклыкны ничек итеп бетерү юлларын өйрәнеп, укып ятканда, син сәүдәгәр булырга уйлап йөрисең?..

Абзый тамак төбе белән көлеп җибәрде. Аның бу көлүе миңа үзенеке кебек булып түгел, кешедән алып торган ят көлү булып ишетелде. Аз гына да тынычлана алмадым.

Минем аңа катырак итеп тә әйтәсем килде: «Эт симерсә, иясен талый, диләр. Әллә син дә артык симереп киттеңме? – димәкче идем. – Әйе, совет власте сине җирле итте, сыңар ат урынына пар ат җигәргә, бер урынына ике сыер саварга юл ачты. Ә син кеше талаучы булырга хыялланасың», – дип битәрләмәкче идем. Ләкин сабырлыгым җитте. Әни алдында күңелсезлек чыгарудан куркып, үз-үземне тыйдым. Шулай да бөтенләй дәшми кала алмадым.

Абзыйга ишеттереп, Гаязга зарлана башладым:

– Менә шушы инде, Гаяз туган, минем әлеге сиңа мактаган абзый. Ике ел буена сөйләдем бит мин сиңа аның турында. Безнең абзый ул душа кеше, авылда яңа тормыш төзи торган кеше ул безнең абзый, дип әйттемме? Менә шушы абзый инде ул. Күрәсең, нинди алга киткән хәзер, ата-бабасы күрмәгән эшкә тотынырга хыяллана…

Абзый белән минем арада ачыла башлаган тирән чокырны Гаяз тигезләргә теләде:

– Зарар юк, ул киңәш итеп кенә әйтә бит аны, син нигә кызып барасың, киңәш итү эшли башлау дигән сүз түгел бит әле…

– Әйе шул, – диде абзый, минем кискен рәвештә каршы төшүемнән килеп чыккан уңайсыз хәлдән котылырга теләп, Гаяз сүзләренә тотынды. – Мин бит бер дә юктан гына әйтмим, уйлап-уйлап карыйм да, совет каршы килми, кешеләр сәүдә итәләр дә менә дигән итеп яши бирәләр. Соң, мин әйтәм, минем кайсы җирем ким?..

Без, Гаяз белән икәүләп, аны үгетләргә тотындык. Бу юлның ил файдасын күзәтү ягыннан караганда ифрат дәрәҗәдә начар юл булуын, совет хөкүмәтенең моңар вакытлы рәвештә генә ихтыяр куярга мәҗбүр булуын, нигездән алып караганда, сәүдәгәрлекнең – спекулянтлыкның – советка каршы юл булуын, шуңа күрә, ил өчен начар булу белән генә чикләнмичә, якын киләчәктә үзең өчен дә бик начар нәтиҗәләр бирү ихтималы барлыгын аңлатырга тырыша идек. Шул минутта мин үземнең алама комсомолец булуымны, илебез алдында торган бурычларны билгеләүдә, җыелыш саен авызыбыздан төшми торган «социализм» сүзенең мәгънәсен күз алдына китерүдә, аңа кайсы юллардан барырга кирәклекне белү-белмәү мәсьәләсендә Гаязга караганда никадәр түбән торуымны сиздем. Кайчандыр бу турыда съезд карарларын укыганымны, кайдандыр, кем авызыннандыр Ленин сүзләрен ишеткәнемне хәтерләргә тырышам, шулар белән җавап бирмәкче булам. Тик бернәрсә дә чыкмый, уйларымның сукырлыгын күреп, йөрәгем генә әрни. Бу авыр хәлдән, бу юлсызлыктан чыгуда төп ярдәмчем Гаяз булды. Аның абзыйга җавап урынына әйткән һәрбер сүзе минем үзем өчен дә яңа белем булып хәтеремә сеңәләр, мин, абзый алдында сер бирмәс өчен генә, аларны күптән белгән кеше төсле, «әйе-әйе, әлбәттә, шулай» дип, дөресләп утырган булам. Ә күңелем абзыйдан битәр үземне шелтәли, «Хикәя китаплары укып кына, Тукай, Такташ шигырьләрен ятлап кына комсомолец булып бетеп булмый, җәмгыятьне өйрәнү, сәяси белем дәресләреннән мөгаллим абзыеңа имтихан бирү генә җитми, аларны тормыш белән бәйләү юлларын да белергә кирәк, ә син җыелышларны яратмыйсың, агымдагы сәясәт түгәрәкләренә күңел бирмисең. Ячейкадан шелтә алудан куркып, исемеңне теркәтү өчен генә барасың син ул түгәрәкләргә…» ди иде. Әйтерсең лә бу минутта минем сәламәтлегемә тикшерү булды да тазага исәпләп йөргән үпкәләремнән кох таякчыклары таптылар. Үземдәге наданлыкны, тәҗрибәсезлекне, көчсезлекне сизү шундый авыр булды. Тик бу авырлыкны мин кешегә сиздермичә күтәрергә тырыштым. Гаяз авызыннан чыккан сүзләрне үземнеке итеп, абзыйны үгетләвемдә дәвам итә идем. Абзыйның, һичбер китаптан өйрәнмичә, коры тормыш тәҗрибәләреннән генә чыгып, безгә биргән гади сораулары кайбер вакыт мине генә түгел, Гаязны да аптырауда калдырырлык булалар, һәм Гаязның, хәзергә андый сорауларга канәгатьләндерерлек җавап бирә алмавын ачыктан-ачык әйтеп, иртәгә җавап табарга, тиешенчә төшендереп бирергә вәгъдә итүе мине бераз гаҗәпләндерә, шуның белән бергә йөрәктә җиңеллек тудыра иде.

Бәхәс шактый озынга сузылды. Самовар борынын үз карамагына алып, сәке йөзлегенә утырган җиңги сүзгә катнашмый, сүз өзелеп торган араларда гына безне ашарга-эчәргә кыстап куя; түр башына менеп, минем белән янәшә утырган әни, кунакларының кәефен бозмаска тырышып булса кирәк, безнең сүзләрне дөресләп көлә, абзыйның һәр сүзенә юаш кына итеп ачуланган була иде. Абзыйның соңгы соравы аны чынлап ук ачуландырды.

– Ярый, – диде абзый, суд залында, хөкем астында утырган кешедән сорау алучы тавышы белән сөйли башлады, – сәүдә итү ярамый ди, мин үзем дә яратмыйм аны, менә сез, комсомоллар, бигрәк тә күралмыйсыз, ә соң, алай булгач, комсомоллар үзләре нигә сәүдә итәләр?

– Юк-юк, – дидек без, икебез беравыздан каршы төштек, – комсомолецлардан сәүдәгәрләр юк.

– Ә менә Низамый комсомол түгелмени? Комсомолның самый атчайние, аңардан шәп артист юк, ә үкертеп сәүдә итә…

– Ай Алла, бер телеңә баш була алмадың лабаса, – диде әни, – кешедә ни эшең бар соң синең? Кеше теләсә нишләр, үз көнеңне үзең күр…

Абзыйның бу сүзе безнең өчен тагын да яңарак тоелды. Низамыйның әтиләре әүвәлдән үк зур хәлле кешеләр булуы миңа билгеле булса да, аларның соңгы еллардагы тормышын күргәнгә, Садрый исемле абыйсының партия сафында торуын белгәнгә күрә, Низамыйның комсомолец булуына гаҗәпләнмәдем. Тик аның үкертеп сәүдә итүе?.. Ышанырга да, ышанмаска да белмичә, абзыйга каршы төштем:

– Юкны сөйлисең булыр, абзый, Низамый алай итмәс, йә ул сәүдәгәр түгел, йә комсомолец түгел…

– Белмәгәнне сөйләмим, энем, сезне алдап булмас, авылда торасы кешеләр сез, үзегез үк күрерсез…

Гаяз тирән көрсенеп куйды:

– Синең белән миңа, Ильяс туган, бик күп нәрсәләр күрергә туры килер, ахрысы, бу авылда…


Бүген без тиз йокыга китә алмадык. Яткан урыныбыз кичәге төсле үк яшел печән булып, өстебезгә ябылган чикмәнебез дә салкын үткәрерлек түгел иде. Аның өстәвенә, кичәгегә караганда бик күп соң яткан булсак та, күзгә йокы кермәде. Без сөйләшә башладык. Төп сүз Тешсез Ибрай тирәсендә барды. Аның фикерләренең ифрат дәрәҗәдә әһәмиятле булуы, аларны тормышка ашыру юлында ярдәм итү, кулдан килгән бөтен чараларны куллану кирәклеге турында сөйләшә идек. Тик нинди юллар белән, нинди чаралар?..

Бу урынга җиткәч, Гаяз, берәрсе тыңлап тормасын дигән төсле, сак тавыш белән колагыма пышылдады:

– Без наданнар, Ильяс, бүген мин үземнең наданлыгымны сиздем. Ә тегендә чакта уйламаганбыз, юләрләр. Үзебезне чакырып сөйләделәр бит. Шунда нечкәләбрәк сорашмыйбыз, хәтта әйткәннәрен дә язып ала белмибез. Кыйнап кушарга кирәк шул безнең кебекләрне…

Авылга кайтып китү алдыннан, комсомол активын җыеп, шәһәр күләмендә җыелыш уздырылган иде. Шунда безгә авылда ниләр эшләргә кирәклеген әйткәннәр иде. Гаяз әнә шул турыда әйтә.

– Ичмасам, шунда үз ячейкабыз да ныклабрак әйтеп җибәрә белмәде, – ди ул, үртәнеп. – Хәзер монда Чемберленны сүгү генә җитми. Эш кирәк монда. Югыйсә Тешсез Ибрай да, синең абзыең да бүген безне стенага терәделәр. Тик терәлеп калырга ярамый, юлын табарга кирәк. Табарбыз…

Тыныч төннең тирән серен тагын да арттырып, аргы очтан шакылдавык тавышы ишетелде. Икебез дә тын калдык. Чыннан да, ул гади агач тавышы булып кына ишетелми, ярсып җырланган озын җырларны хәтерләтә, һәрбер шакылдау тавышы йөрәккә тамган төсле булып, бөтен тән буенча таралган миллион нервларны яңгырата иде…

– Музыкант бит бу Имәли, ә, ничек уйлыйсың син, Гаяз?

– Чыннан да, бу аның йөрәк тавышы булырга тиеш.

Мин Гаязга Имәлинең кем булуы турында сөйли башладым.

VI

Өйдә әни белән үзебез генә калып иртәнге чәйне эчкәндә, безгә бер кечкенә кыз бала килде. Җитез кара күзле, алсу йөзле бу кызның шәһәрчә тегелгән аксыл-зәңгәр күлмәге дә, күлмәге төсле үк материядән ясап, чем-кара чәч өстенә беркетелгән зур бантигы да аның гади бер крестьян кызы гына түгел икәнлеген әйтеп тора иде. Әни аны күрү белән сикереп үк торды.

– Һу-у, кунак килгән икән, әйдүк, кызым, әйдә чәй эчәргә, – диде ул, үтә мөлаем булып чыга иде аның тавышы. – Нинди зур үскән ул, әләләл-ә, чәчүргечең матур икән, кызым, әтиең алып бирдемени? Нәй, нәй, нәй, нәй, күлмәгең нинди матур икән, җылы тәнеңдә тузсын, кызым, җылы тәнеңдә тузсын.

Әни, аны иркәләп аркасыннан сөйгәннән соң, чәй табыны янына ашыкты, «Кайда, күлмәген котлап, нәрсә генә бирим соң?» дип, чәй янына куелган балан паштеты, бәрәңге пәрәмәче, төче коймак һәм таба күмәче кебек сыйлар арасында сайлана башлады.

Ләкин кызчык үзенең «андыйлардан» түгел икәнлеген күрсәтергә ашыкты:

– Юк-юк, Хәдичә апа, бернәрсә дә кирәкми, рәхмәт, бу минем яңа күлмәгем түгел, – диде ул. Оялчанлыкның, кыюсызлыкның әсәре дә юк иде анда. Әнине аптырауда калдырып, безгә таба атлады ул. – Мин Ильяс абыйга…

Бу урынга җиткәч, батыр кызчыкның кыюлыгы югалды, бер миңа, бер Гаязга карап кызара башлады.

Мин аның кайсыбыз Ильяс икәнлекне таный алмаганлыгын сизеп ярдәмгә килдем:

– Йә, йә, мин булам ул Ильяс абыең, мин, – дидем.

Кызчыкның кыюлыгы яңадан үзенә кайтты.

– Исәнмесез, – диде ул, – Низамый абзый сезгә менә бу язуны җибәргән иде.

Зәңгәр эчле ак конверттан шома ак кәгазьгә яшел кара белән язылган кечкенә записка чыкты:

«Ильяс иптәш!

Бүген кич, сәгать 8 дә, иптәшегез белән икәүләп, безгә сөйләшеп утырырга килүегезне үтенәм. Вакытыгыз сыйдырырдай булса, җавап языгыз.

Комсәлам белән: Н. Солтанбәков…. нче июнь, 1927».

Записка өстендә күземне йөртеп чыккач, Гаязга суздым:

– Нишлибез?

– Син күбрәк беләсең инде, – диде ул.

– Барыйк әле анда без, алайса… Кызчык, безнең ризалык җавабын кулына алгач, «хушыгыз» дип башын иде дә атылып чыгып китте.

– Хуш, кызым, әнкәңә сәлам әйт, – дип кычкырып калды әни.

Ул көнне без авылдагы комсомолецлар белән очрашырга, ячейка секретарен күрергә теләсәк тә, бернинди дә нәтиҗәгә ирешә алмадык. Комсомол ячейкасы секретаре эшен алып баручы укытучы кызның кайда икәнен белүче булмады. Фәкать төрле кешеләрдән сораштыру нәтиҗәсендә комсомол ячейкасының кыш көнендә генә бераз оешкан төстә эш алып барганлыгын, спектакльләр, концертлар күрсәткәнлеген һәм кар астыннан җир күренә башлау белән таркалып киткәнлеген чамалый алдык.

Бу күренеш безнең өчен күңелсезлекне тагын да көчәйтте. Нишләргә? Бөтенесеннән кул селкеп, күңелне борчыган барлык сорауларны онытып, табигать кочагына чумаргамы?

Юк, ул хәзер мөмкин түгел, тирә-ягыбызны әйләндереп алган тынгысыз сораулар комсомол йөрәкләргә барыбер тынычлык бирмиләр. Нишләргә соң?

Шул Тешсез Ибрайларның, Имәлиләрнең башын ваткан сорауларга җавап табып бирергәме? Вакытсыз таркалган ячейканы җыеп алып, аны үз юлына төшереп җибәрү эшендә ярдәм күрсәтергәме? Әйе, безгә шул кирәк. Тик ничек итеп? Кайдан башларга? Төп игътибарны нәрсәгә юнәлдерергә?..

Бу сорауларга җавап эзләп, без Гаязның чемоданына кердек. Һәм, чынлап та, Гаязның хәстәрле кеше булуы ярдәмгә килде. Аның чемоданыннан комсомол алдында торган бурычлар турында язылган берничә брошюра һәм төрле газета битләреннән кисеп алынган берничә мәкалә чыкты.

Шулар арасында яшьләр союзларының бурычлары турында Ленинның РКСМның III съездында сөйләгән речен күргәч, без хәзинә тапканнан артык куаныштык.

Һәм, дөресен әйтергә кирәк, моңарчы минем, хикәя, шигырь китапларын яратып укысам да, мондый сәяси темаларга язылган әсәрләрне бу кадәр кызыксынып укыганым юк иде. Йотылып, әкият укыганнан битәр мавыгып укыдык без аларны.

Ләкин, укып беткәч, икебез дә тирән уйга калдык. Чөнки, комсомол активы буларак (ә без үзебезне шулай дип йөртәбез), каршыбызда чиксез зур, чиксез җаваплы, җитди, катлаулы бурычлар туганлыгын күрдек һәм шул ук вакытта үзебезнең авылга бернинди хәзерлексез, буш кул белән кайтканлыгыбызны белдек.

Мин алдыбызда торган эшләрнең күплегеннән һәм зурлыгыннан чын-чынлап курка башладым.

– Артык җитди эшкә тотынмыйбызмы, Гаяз? – дидем. – Ни әйтсәң дә, без бит биредә вакытлы гына. Әдәби кичә-фәлән оештырсак, доклад-фәлән сөйләсәк…

– Бөтендөнья революциясе турында лыгырдау җиңелрәк, әлбәттә, – диде Гаяз.

– Нигә? – дидем мин, көлкегә калмаска тырышып. – Әйтик, халык арасында наданлыкны бетерү буенча бик зур эш эшли алабыз без.

Гаяз үзе дә мине көлкегә калдырырга тырышмый иде.

– Анысын да эшләрбез, – диде ул, җитди итеп. – Ләкин безнең бер эштән дә куркырга хакыбыз юк. Комсомолец бер урында да үзен вакытлы итеп карый алмый. Ленинны мин шулай аңлыйм.

Минем башымда һаман да төп мәсьәлә булып артель турындагы фикер тора иде.

– Башлап та очларга өлгермәсәк, җайсыз булыр, – дидем.

– Курыкма, Ильяс туган, – диде Гаяз. – Син әллә бөтен эш безнең икебезгә генә терәлеп тора дип уйлыйсыңмы? «Башлап та…» дисең син. Болар бары да күптән башланган эш. Артель турында бит без әйтмәдек, Ибрай әйтте…

Мин комсомол активы алдына куелган бурычларны моңарчы Гаяз белән икебезгә генә бәйләп күз алдына китергәнмен икән. Гаязның соңгы сүзләре мине уятып җибәргән кебек булды. Чынлап та, биредә комсомол ячейкасы бар бит әле. Ячейка начар эшләсә дә, андагы комсомолецлар барысы да эшлексез кеше түгелдер бит. Авыл советы бар. Әллә кайчан оешкан кооперация бар…

Кооперация турында уйлау белән, күз алдыма, ниндидер шикле сорау булып, Низамый килеп басты.

– Гаяз, – дидем мин, – әллә Низамыйларга бармыйбызмы?

– Сатучы белән элемтәгә керү булыр дип куркасыңмы?

– Куркуын курыкмыйм да…

– Шикләнәсең? Зарар юк. Барыйк без аңа, Ильяс. Үз күзебез белән күрик-белик: нинди кош икән ул сәүдәгәр комсомолец. Бәлки, кеше сүзе генәдер.

– Әйе шул. Барыйк.

VII

Низамый безне капка төбенә үк чыгып каршы алды. Мин аны көчкә таныдым: бүгенгә кадәр минем күз алдымда өзлексез борынын тартып йөрүче, юеш авызлы, юк-бар өчен дә елый-елый сугыша башлый торган әшәке холыклы сары малай булып күренеп килгән кеше бөтенләй танымаслык булып үзгәргән. Беренче карауга аның киң, тигез маңгае һәм һәркемнең йөрәгенә керерлек матур итеп елмаюы күзгә ташлана. Кайтарылып төшкән кыек якалы, зәңгәр ефәк белән чиккән ак күлмәге дә, очлы башлы сары штиблет өстен каплап торган озын балаклы соры чалбары да, биленә бәйләнгән зәңгәр ефәк зинары да, аның йөзендәге шул көләч сызыкларны тулыландыру өчен сайлап җыелган бизәкләр төсле генә булып, икенче планга калалар. Күзләренең яшькелт-соры икәнлеге һәм ул күзләрнең бик тиз алмашынып торулары Низамый белән озаграк утырдаш булганның соңында гына сизелә башлыйлар.

– Һу-у, нихәл, Ильяс, шәп кайттыңмы? – дип кулын сузды ул.

Аның кулы минекенә караганда киңрәк, көчлерәк төсле тоелды миңа.

Мин үземдә ниндидер каушау сиздем. Тик, сынатмас өчен көчләнеп, батыр күренергә тырыша идем:

– Шәп, нәкъ комсомолларча, – дип җавап бирдем.

Минем белән күрешкәннән соң, Низамый Гаязга кулын сузды:

– Таныш булыйк: Низамый Солтанбәков.

Гаяз мондый күрешүләргә әллә кайчан күнегеп беткән кеше төсле тыныч иде. «Гаяз» дип кенә таныштырды ул үзен, башка бер сүз дә әйтмәде…

Соңгы елларда гына яңартылып эшләнгән зәңгәр буяулы урыс капка аркылы үтеп, ишегалдына кердек. Низамый безне ике як стенасы тоташ яшел түбә астына тезелгән сарай һәм таш келәтләр белән әйләндерелгән ишегалдында туктатып тормады, зәңгәр йортка ялганып эшләнгән яшел рәшәткәле бакча капкасын ачып, туп-туры агачлар арасына алып керде. Әле тау артына төшеп китәргә өлгермәгән кояш бу куе бакча эчендә күптән баеган иде инде. Күкрәп утырган күкчәчкә арасындагы кечкенә өстәл тирәсенә утырыштык.

Низамый, өстәл өстендә яткан «Сафо» маркалы саргылт тартманы ачып, безгә папирос тәкъдим итте:

– Кабызып җибәрегез берәрне, егетләр.

Куе бакчаның салкынча саф һавасы зәңгәр төтен белән бизәкләнде.

Чит-читләре куе агачлар арасына күмелеп югалган бакча, никадәр зур, никадәр иркен булса да, ни өчендер безгә тар тоелган төсле булды. Без, нинди хәрәкәт ясарга, нәрсә дип сүз башларга белмичә, уңайсыз тик тору бәласенә дучар булган кыюсыз кунаклар хәлендә калдык. Дөресрәге, миңа гына шулай тоелды булса кирәк. Чөнки Гаязның йөзендә аз гына да тынычсызлану күренми, киресенчә, «Минем сезгә ни катнашым бар соң, теләсәгез нишләгез» дигән сыман читтә тору, гаять дәрәҗәдә салкын канлылык сизелә иде. Шулай да бу сүзсезлек миңа чиксез авыр тоелды. Ике елдан артык шәһәрдә укып кайтып, шушы Низамыйның байлыгы каршында телсез калу оят төсле булды, көчләнеп булса да сүз башларга тырыштым:

– Йә, Низамый, ни хәлләр бар, сөйләп җибәр.

– Безнең авыл җирендә ни булсын, менә шәһәрдән кайткан кешеләрдән көтәбез инде яңа хәбәрләрне. Анда нинди яңалыклар бар? Киноларда нинди яңа картиналар күрсәтәләр? – диде Низамый.

Җавап бирү өчен җиңел булу белән бергә сүз башлап җибәрергә дә бик уңайлы сорау иде бу. Мин соңгы көннәрдә үзем күргән кинокартиналар турында сөйли башладым, «Спид» исемле өч серияле картинаны мактадым.

Бу урынга җиткәч, сүзгә Гаяз да кушылды:

– Быел күргән картиналарым арасыннан миңа иң ошаганы «Броненосец Потёмкин» булды, – диде ул.

– Их, чорт возьми! – диде Низамый, үрсәләнеп ботына сугып куйды. – Шушы авылда торып артта калабыз, билләһи! Менә мин хәзер «Багдадский вор» ны карар өчен генә булса да шәһәргә барып торыр идем. Их, Багдадский вор бит ул! Күргәнегез бардыр, конечно, әмма эшли дә бит, чукынган, үзе йоклап ята, ә кулы эшли…

Шулай итеп кинокартиналар, спектакльләр, цирклар, аерым артистлар турында сүз куерып китте. Һәркайсыбыз ачылып җиттек, сөйләргә чират тими башлады. Иркен бакчаның кичке тынлыгын күтәренке көлү тавышлары яңгырата иде…

Безнең көлүләргә җавап урынына зур бакчаның чиксез тирәнлегенә күмелеп югалган куе шомырт куаклары арасыннан үткен булып кызлар көлүе ишетелде. Бөтен уем кинәт шул тавышка таба тартылса да, кунак икәнлегемне истә тотып, ишетмәмешкә салыштым. Ләкин Низамый өчен аз гына да көтелмәгән хәл булмады, күрәсең, ул, алдан әзерләнеп куйган төсле, кызлар тавышы ишетелгән якка карап кычкырып җибәрде:

– Әй, кемнәр бар анда, Маһибикә, сезме? Килегез әле…

Барыбыз да тын калдык. Җавап килмәде.

Низамый кабатлап кычкырды:

– Маһибикә!

Шомырт куаклары арасыннан саф нечкә тавыш ишетелде:

– Хәзер…

Тынлык тагын да тирәнәйде. Без, яныбызга киләчәк кызларга мәхәббәтлерәк күренергә әзерләнеп, утыру рәвешләребезне үзгәртә башладык.

Низамый, безнең уңайсызланганыбызны сизеп, батырлык кертергә тырышты, ахрысы, безнең күңелләрдә туган сорауларга җавап биреп куйды:

– Юк, әллә кемнәр түгел, берсе минем сеңлем, аның янында тагын үзебезнең комсомол ячейкасы секретаре – мөгаллимәбез бардыр, башка кеше булмас…

«Мөгаллимә» исемен ишетүгә, бөтен тәннәрем кызып китте. Хыялымда Агыйдел ярында очраган ялангач кыз шәүләсе чагылды. Имәлинең «Мөгаллимә шәп бит безнең, матур егетләрне бик тиз әйләндерә торган мөгаллимә» дигән сүзе колак төбендә генә кабатлангандай булды. Ни дияргә белми, Гаязга текәлдем. Гаязның да йөзе тыныч түгел иде. Әйе, һичшиксез, ул да мин кичергәнне кичерә. Сәер кичереш иде бу. Ни була? Һәр үзгәрештән үтә нык тәэсирләнә торган яшь йөрәкләребез безне кая алып бара? Кемнәр килеп чыгар хәзер безнең каршыбызга, нинди кызлар? Тынгысыз йөрәкләребезгә нәрсәләр алып килер ул билгесез кызлар? Чү!.. Әнә алар. Әнә, оялганлыгын юри белдерергә тырышкан төсле кыланып, боргалана-боргалана, алсу-ак кофталы бер кыз килә. Аның чәчләре сары. Йөзе кофтасы төсле алсу-ак. Үтә ак аның йөзе… Юк, бу ул түгел, бу Низамыйның сеңлесе булыр. Әнә арттагысыдыр, аның ирекле рәвештә тузгып дулкынланган чәчләре чем-кара. Йөзе алсу-көрән күренә, әйе, өстендәге аксыл-зәңгәр күлмәк тә ни өчендер аны хәтерләтә кебек, әйе, шулдыр. Алай дисәң, нигә буйга кечкенә? Юк, бу бөтенләй балага тартым, юк, бу ул түгел…

Күңелемнең шундый тырышып эзләнүенә җавап таба алмадым, кызлар безнең яныбызга ук килеп җиттеләр. Без барыбыз да урыннарыбыздан тордык. Низамый, җитез, шома хәрәкәтләр белән бөгелә-сыгыла, безне таныштыра башлады. Иң элек алдан килүче сары чәчле кыз белән таныштырды ул безне:

– Таныш булыгыз, бу безнең комсомол ячейкасы секретаре һәм укытучыбыз Зоя туташ була… Ә бу иптәшләр, – Низамый бу урында, куллары белән безгә ишарәләп, Зояның күзләренә карады, – менә бусы безнең авыл егете Ильяс, ә бусы аның белән бергә укучы, безнең авылга кунак булып килгән Гаяз иптәш.

Без Зояның (билгеле, бу татар кызы Зөләйха яки Зәйнәп исемле булгандыр инде, үзенчә, культуралылык билгесе санап, исемен алмаштыргандыр дип уйладым мин аның турында) йомшак кулын кыстык. Ул безнең күзләргә карамыйча гына елмайды. Йөзе матур иде аның. Ләкин ул матурлык миңа мәгънәсез тоелды. Бөтен тәнемне чорнаган ялкын кызулыгы кинәт сүрелде. Күптәннән бирле күңелемне борчып килгән сорау, тагын да зуррак булып, башыма кереп утырды: юк, бу ул түгел, «матур мөгаллимә» исемен ишетү белән, ул күз алдыма килгән иде, һәм мин аның белән очрашу минутын шомлы ялкын астында көтә идем. Бу ул булып чыкмады… Алдандым… Хәер, яхшы, бу мөгаллимә исеменә кушылып телгә алына торган күңелсез хәбәрләрнең аңа катнашы юк дигән сүз… Кем булды соң ул? Агыйдел ярына басып, иртәнге кояш нурларында уйный-уйный йөрәгемне тоткын иткән гүзәл кыз яңадан очрамас микәнни? Ул, чыннан да, башка авылныкы булып чыктымыни?

Күңелемә тынычлык бирмәгән шундый уйлар астында яңадан тирә-ягымны оныта язган идем, Низамый айнытты:

– Бусы менә минем сеңелкәш – Маһибикә, – диде ул, аксыл-зәңгәр кофталы, кара чәчле кызны күрсәтте.

Мин, күңелемдәген сиздермәс өчен йөземә көләч чырай чыгарып, аңар борылдым. Балалыктан яңа гына аерылып килгән бу кызның тере күзләре сабыйларча кызыксыну белән безне җентеклиләр иде. Билгеле, бу кызның миңа очраганы булгандыр, авылда чакта мин аны, бәлки, еш-еш кына күргәләгәнмендер дә. Ләкин бик кечкенә булгандыр, күрәсең, һәрхәлдә, аның үткәнен ничек тә күз алдыма китерә алмадым. Яңа таныш булды ул минем өчен.

Кызлар белән танышып беткәч, безнең арада сүз яңадан куерды. Сүзне куертучы Гаяз иде. Кызлар белән аралашуга, ул сүзчәнләнеп, ачылып китте. Йөзенә шаян чырай чыкты. Шундый сөйкемле шаянлык иде ул: нәрсә генә сөйләсә дә килешә, авыз-борыннарын ничек кенә итеп кыйшайтса да урынлы чыга. Аның һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән күңел күтәрелә, көләсе килә иде.

– Дөнья төгәлләнде, – дип башлады ул сүзен, – шушындый матур Агыйдел буе, шушындый матур авыл, шушындый матур йорт, шундый матур бакча… Ә шулай да нәрсәдер җитми иде, шулай да күңел нәрсәнедер юксына иде, хәзер бары да төгәлләнде – шушындый матур кызлар кирәк булган икән…

Низамый да, мин дә кычкырып көлдек. Кызлар кушылмадылар әле, оялып җиргә караган булдылар. Җитмәсә, Зоя ясалма әкрен тавыш белән котыртып та куйды:

– Бездән башка да бик матур көлешеп утыра идегез әле.

– Көлүнең төрләре бик күп бит аның, – диде Гаяз. – Нигә көлмәскә? Низамыйның артистлыгын күрсәгез, сез дә көләр идегез. Багдад карагын ничек кызык итеп уйнап күрсәтте ул безгә, шулай бит, Ильяс, ә?

– Ә-ә-ә, Низамый – безнең атаклы артист ул. Герой ул безнең, кыш көне килсәгез икән сез безгә, күрер идегез Низамыйны. Исмәгыйль ролен иң оста уйнаучыбыз…

– Исмәгыйль ролен? «Галиябану» дамы?

– Конечно.

– Карарга кирәк булыр. Җәй көне дә бер спектакль куя алырбыз бит әле.

– Сез дә катнашсагыз…

– Нигә катнашмыйк, минем Хәлилне уйнаганым бар.

– Спектакльдәме?

– Спектакльдә дә…

Без тагын көлештек. Бу юлы кызлар да кушылдылар. Шулай җитди сүзләр астына шаян мәгънәләр кыстырып сөйләшә-сөйләшә, куе агачлар арасына күмелгән кысык юллардан йөри идек без. Компания һаман үзләшә, көн сизелер-сизелмәс кенә караңгылана бара иде.

Шактый гомер үткәч, безнең янга кечкенә кызчык йөгереп килде. Иртә белән безгә записка китергән кыз иде ул. Нәрсәдер әйтмәкче иде, Низамый ирек бирмәде:

– Ә-ә-ә, мин сезне тагын бер туташ белән таныштырыйм әле, – дип, кызчыкны күтәреп алды. – Зөләл туташ булыр бу безнең, яле, күрешегез әле.

Без елмая-елмая кызчык белән күрештек.

– Абзыйның кызы, әтисе Кантземотделда эшли, – дип куйды Низамый.

Кызчыкның безнең белән озак сөйләшәсе килмәде, бик зур эш турысында сөйләгән кыяфәт алып, Низамыйның колагына нәрсәдер пышылдады. Низамый, «Гафу итегез, бер генә минутка» дип, безнең яннан китте. Без дүртәү генә калдык. Моңа кадәр бер сүз дә кушмыйча, башкалар сөйләгәнгә генә елмаеп йөрүче Маһибикә, абзыйсы китү белән, нидер сөйләмәкче иде, ирек бирмәделәр. Ул бары «Безнең абзый…» дип әйтергә генә өлгерде, аны дәштеләр, ишегалдыннан хатын-кыз тавышы ишетелде:

– Маһибикә!

Маһибикә абзыйсы төсле гафу үтенеп тормады, үз исемен ишетү белән, безне калдырып, өйгә таба йөгерде. Зоя безнең янда ялгыз гына калуны килештермәде, ахрысы, ул да гафу үтенде. Без Гаяз белән икәү генә калдык. Тирә-ягыбызда тынлык иде. Мин бүгенге кичә турында Гаязның нәрсә уйлавын белергә теләдем:

– Гаяз, бүгенге кичәдән нинди нәтиҗә…

Гаяз миңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:

– Зарар юк, бернәрсәдән дә курыкма, син дә үз өеңдәге төсле кылан. Бер мәсьәлә турында да спорга керергә ярамый, никадәр аларча булсак, шулкадәр тиз ачылырлар. Ә беләсеңме, мин бит мөгаллимә турында бөтенләй…

Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, Низамыйның аяк тавышлары ишетелә башлады. Гаяз, ашыгыч кына итеп, «Ярый, кайткач әйтермен» дип пышылдады да күтәренке тавыш белән бакчаны мактый башлады:

– Әйе шул, замечательный бакча, бу бакчада барлык дөнья кайгыларын онытырга мөмкин…

Низамый, яныбызга килеп җитәр-җитмәстән, шаян ачулану белән кызлар турында сөйли башлады:

– Вот син аларга ышанып калдырып кит инде кунакларны, кап-караңгы бакчада ташлаганнар да киткәннәр, оятсызлар!

Безнең янга килеп җиткәч, ул сүзен безгә борды:

– Ярар, әйдәгез, егетләр, өйгә керик, әллә кая китмәсләр.

– Зарар юк, табарбыз, – диде Гаяз, – авылдан чыгып китмәгәннәрдер әле.

Без акрынлап кына өйгә табан атладык.

Өйдә безне искиткеч бай табын каршылады.

Тышта әле караңгы төшеп җитмәгән булуга карамастан, өйдә асылмалы лампага ут алынган, алты тәрәзәнең дә зур, авыр пәрдәләре төшерелгән иде. Без ап-ак эскәтер белән капланган зур өстәл тирәсен әйләндергән кара урындыкларга утыруга, Низамый табынның өстен ачып җибәрде. Бизәкле тәлинкәләргә матурлап тезелгән колбаса телемнәре, юка итеп туралган сыр, капкачлары ачылып куелган консерв савытлары арасында утырган кап-кара шешәләрне һәм эреле-ваклы рюмкалар төркемен күрүгә, мин куркып киттем. Комсомолец өендә мондый күренеш булуын берничек тә башыма сыйдыра алмый идем мин. Безнең өчен шулкадәр ят булган күренешне Низамыйның шулкадәр тынычлык белән ачып җибәрүе мине тагын да ныграк гаҗәпләндерде: «Безнең турыда шулай ук иркен уйлый ала микәнни ул, кемгә саный икән соң ул безне?» Шундый уйлар астында ни әйтергә белмичә, әле Низамыйга, әле Гаязга, әле өстәл өстен каплап алган куркынычлы күренешкә карый идем мин.

Низамый, минем күңелемдә тулган шикләргә җавап биргән төсле итеп, үзенең бу эшенә аңлатма бирергә тырышты:

– Гаеп итмәссез инде, егетләр, үзебездән башка киләсе кеше булмагач, азрак мәдәнирәк итеп утырырбыз дип уйлаган идем.

Гаяз да, мин дә эндәшмәдек. Каршы як өйдән кызлар керделәр. Низамый, зур кара шешәнең кызыл кургаш белән ныгытылган бөкесен ачып, кечерәк рюмкаларга эчемлек сала башлады. Кызыл аракы белән тутырылган рюмкалар, бөтенләй әһәмиятсез гади бернәрсә төсле, безнең алга килеп утырдылар. Шулай да мин күңелдән бик нык тынычсызланам, күңелемә әллә ничә төрле шикле уйлар килә. Аптырап, Гаязга карадым. Аның йөзе гадәттәгечә тыныч булса да, бу юлы ул тынычлык миңа тәэсир итә алмады. Мин һаман борчылдым. Икеләнү борчый иде мине: беренчедән, исерткеч эчемлекләр турында ишетелгән сүзләр – юлдан чыгуның бик аздан гына башлануы, шушындый мәҗлесләрдә башланган дуслыкның чиктән тыш начар нәтиҗәләргә алып барулары турында ишетелгән сүзләр хәтергә төшеп, котымны алалар, күңелем котырып каршы тора; икенчедән, тарихка мәгълүм булган кешеләр тарафыннан телгә алынган, күпләрнең башын әйләндергән мәшһүр алкогольнең тәэсирен үз тәҗрибәм белән татып карыйсы килү теләге эчәргә көчли иде. Бу ике көчнең соңгысы җиңәчәген күңелем бик ачык сизсә дә, мин сүзсез генә бирелергә теләмәдем. Үземнең моңа кадәр бервакытта да эчмәгәнлегемне һәм бүген дә эчәргә риза түгеллегемне белдердем. Ләкин минем риза түгеллегем белән берәү дә хисаплашырга уйламады. Низамый рюмкаларга салынган кызыл эчемлекнең аракы түгеллеген, бәлки портвейн гына, ягъни һәркем эчә ала торган йөзем суы гына икәнлеген аңлатырга тотынды:

– Син түгел, аны әнә кызлар да эчә, – диде, Зояга күрсәтте.

Зоя нечкә генә билле кечкенә рюмканы, ике бармагы белән генә чеметеп, авызына якын китерә, үзе каш астыннан гына миңа карап елмая иде. Ул арада Гаяз да алдында торган рюмканы кулына алды: «Берне генә инде мин аны агу булса да эчәм», – дип, батырлык күрсәтеп куйды. Мин үземнең тәҗрибәсезлегемнән ояла башладым һәм, тыштан икеләнгән төсле кыяфәт күрсәтеп, эчтән тулы канәгатьлек сизеп, алдымда торган рюмканы алдым… Эчемлек чиксез тәмле тоелды. Без өстәл өстен тутырган күптөрле закускаларны капкалаган арада, Низамый тагын берәрне салып куйды. Мәҗлес күңелле бер төс алып китте, һәркемнең сөйлисе килде. Көләсе, көлдерәсе килде. Өсте-өстенә чыгып торган сүзләргә, күңелле көлүләргә мавыгып, тагын берәрне эчкәнебезне сизми дә калдык. Спектакльләр, кинолар, цирклар турында сөйләп, баштан үткән кызыкларны искә төшереп, авылдагы хәлләргә, культура мәсьәләләренә, комсомол эшләренә дә кагылдык. Сүз бу турыга кереп киткәч, без, Зояны ишетергә теләп, аңа карадык. Тик аның сөйлисе килмәде, ахрысы, ул, күлмәгенә эчемлек түгелгәнгә борчылган булып, читкә тайпылды.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации