Текст книги "Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы"
Автор книги: Мирсәй Әмир
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Спектакль башланырга биш минут вакыт калганда, көтелмәгән бер бәла килеп чыкты.
Кичәбезнең сөйләүләр өлеше бетеп, тәнәфес игълан иткән вакытта, безнең күңелләр артык күтәренке иде. Пәрдә төшерелеп, сәхнә артында калгач, без Гаяз белән яхшы тойгыларыбызны уртаклашып алдык.
– Йә, Ильяс, синең кәефләр ничек, эшләр бара бит?! – диде Гаяз.
– Көтелгәннән дә артыграк, – дидем мин.
– Тик Имәли генә бераз арттырыбрак җибәрде. Бу чаклы масса алдында ул кадәр ачылу кирәкмәс иде, ә?
– Беркатлырак шул ул, аны аңа аңлатырга кирәк булыр.
– Зарар юк, гомумән алганда, безнең файдага. Тик менә Артыкбикә килмичә начар итте.
– Әйе шул, ул да килгән булса, дөньябызның төгәлләнмәгән җире калмый иде. Бик күңелсез булды аның килмәве.
Чынлап та, Артыкбикәнең юклыгы тагын да яхшырак тойгылардан мәхрүм итә иде безне.
Ул арада безнең яныбызга гримланган артистларыбыз җыела башлады. Аларны күрүгә, Гаязның да төп эше исенә төште: ул ашыга-ашыга Хәлил булып киенергә, гримланырга тотынды. Минем яныма Маһибикә килде. Өстенә биле бөрелеп тегелгән киң чуар күлмәк кигән, башына зур яшел яулык ябынган, япь-яшь битенә калын– калын сызыклар сызган, янәсе, карт хатын булган…
– Ильяс абый, гримым әйбәтме? – дип сорады ул миннән.
Зур кара күзләрен тутырып ачып, күзләремә карады да, елмаеп, башын түбән иде. Карчыклардан бигрәк бите-башы балчыкка каткан балаларга охшый иде ул.
– Юк, Маһибикә, болай ярамый, – дидем мин, – кил, үзем төзәтим, – дидем. Грим өстәле янына алып килеп, карт хатынга охшатырга тотындым. Чем-кара сызыкларны кызгылт буяу белән күләгәләп, җыерчыкка охшата төштем. Күзләренә тарткан сөрмәсен бетердем. – Болай да синең күзләрең тарантас тәгәрмәче хәтле, – дип көлдем, – карчыкларның күзләре алай булмый. – Ул минем төзәтүемә, битләреннән сыйпавыма иркәләнеп, риза булып торды.
Аны рәтләп бетәргә өлгермәдем, Зоя килеп бүлдерде:
– Ильяс, кара әле, минем гримым ярарлыкмы?
Зояга борылып карау белән, каушап кычкырып җибәрдем:
– Юк-юк, һич ярамый. Бу мөмкин түгел!
Ул Галиябануны – авыл кызын – революциягә кадәр булган татар авылы кызын уйный. Үзе, ярты күкрәген ялангач калдырып, зур ачык якалы ак кофта кигән. Бөдрәләндереп кабарткан сары чәчләре өстенә кечкенә калфак кадаган булган. Җитмәсә, тездән генә итеп тегелгән зәңгәр юбкасы астыннан тыгыз ефәк оеклар ялтырый. Аягында – биек үкчәле туфли.
– Юк-юк, Зоя, хәзер киемнәреңне алыштыр. Син авыл кызын – крестьян кызын уйныйсың. Сиңа әзерләгән киемнәр бар бит.
Зоя минем сүзләремә аз гына да илтифат итмәгән кыяфәт белән көлде һәм, кирәксез кыланышлар белән боргалана-боргалана:
– Ә миңа шушылай килешә, – диде.
– Һичшиксез алыштырырга кирәк, тиз бул. Башларга вакыт җитте, – дидем.
– Мин алыштырмыйм.
– Алыштыр!
Ахрысы, катырак кычкырып җибәргәнмендер, яныбызга ашыга-ашыга Гаяз килеп җитте. Ул Хәлил булып киенеп, бизәнеп өлгергән иде инде.
– Нәрсә бар, нинди кычкырыш? – диде ул.
– Менә Галиябануның киемнәрен кара әле, нинди чибәр! – дидем мин, Зояны күрсәттем.
– А-а!.. Һич ярамый, – диде Гаяз. – Нинди рольдә уйнаганыңны белмисеңмени син, Зоя? Алыштыр, тиз бул!
Зоя һаман киреләнде:
– Миңа шушылай килешә.
Гаяз кыза төште:
– Сиңа килешүдә түгел эш. Авыл кызы булып киен. Тиз бул! Вакыт бетте бит.
– Юк, мин шушылай уйныйм.
– Бу нинди капризлану? – диде Гаяз, тавышын күтәреп. – Бүгенгә генә ташлап тор, ичмасам, шул мещанкалыгыңны!
– Алайса, мещанка булмаган кызларыгызны табыгыз, – диде дә Зоя борылды да китте.
Без, Гаяз белән икәүләп, аның артыннан ташландык. Икебез ике иңбашыннан тотып туктаттык.
– Бу ни эшләвең, Зоя? Әзерләнгән спектакльне җимермәкче буласыңмы?
– Мещанка булмаган кызларыгыз уйнасын, – диде Зоя, башындагы калфагын алып ыргытты. – Мин кайтып китәм.
– Комсомолка икәнлегеңне оныттыңмыни?
– Комсомолка булса, мин сездән мыскыл ителер өчен комсомолка түгел. Комсомолка булмасам да, бик исем китми. Комсомолкаларыгыз уйнар.
– Мәҗбүр итәрбез без сине! – диде Гаяз.
Зоя, мәсхәрәле елмаю белән безгә карап, «Рәхмәт» диде дә киенү бүлмәсенә чыкты.
Гаяз белән күзгә-күз карашып, аптырашта калдык.
– Нишлибез?
– Бернишләр хәл юк, хатын-кызлар җитмәве үтерә. Болай да бит карчык ролендә малай кеше уйный.
– Әйе, бернишләр хәл юк, Ильяс, риза булырга туры килә. Уйнасын шул киемендә. Соңыннан кирәген бирербез кабахәтнең.
Икәүләп Зоя кергән бүлмәгә ташландык. Ишек бикле иде.
– Зоя, ач әле.
Эчтән җавап булмады. Йомшаграк тавыш белән дәшеп карадык. Җавап булмады. Залда халык, пәрдәнең тизрәк ачылуын сорап, кул чаба башлады.
– Зоя, ач, анда безнең әйберләребез бар! – дип өзгәләндек без.
Ишек ачылды. Үзенең көн дә кия торган гади киемнәрен киенеп, Зоя килеп чыкты. Безгә эндәшмичә, сәхнәдән чыгуга табан атлый башлады.
– Тукта, Зоя, үзең теләгән киемнәрдән уйнарсың, спектаклебезне генә харап итмә.
Зоя, безгә эндәшмичә, сикереп сәхнәдән төште дә, ашыга-ашыга атлап, мәктәптән үк чыгып китте.
Нишләргә белмичә, тирән аптырашта калдык. Залда кул чабулар, аяк дөбердәтүләр көчәйгәннән-көчәя бара иде.
– Әллә Галиябану ролендә үзең уйныйсыңмы, Ильяс? – диде Гаяз. – Төскә-биткә артык ямьсез түгелсең, грим белән рәтләп булыр, бәлки.
Гаязның бу сорауны куюы миңа кызганыч тоелды. Ике елдан артыкка сузылган иптәшлек гомеремдә аның бу кадәрле таянычсыз хәлдә калуын беренче күрүем иде.
– Син, Гаяз, юләрләнәсең булса кирәк, миннән Галиябануны уйнату адәм көлдерү бит.
Гаязның бу фикергә кушылмыйча чарасы юк иде.
– Ичмаса, Артыкбикәсе дә килмәде, шайтан! – дип куйды өзгәләнеп.
– Болай булгач, аның килмәве хәерлегә булды инде, – дидем мин, – мондый хурлыкка калуыбызны аңа күрсәтү тагын да начаррак булыр иде.
– Бәлкем, ул безне мондый әшәке хәлдән коткарган булыр иде.
Без тагын нәрсә әйтергә белми сүзсез калдык. Котчыккыч хурлыклы аптыраш иде бу. Ул минутта Гаязның йөзенә чыккан өметсезлек, таянычсызлыкка карап елыйсым килә иде минем. Тик Гаяздагы бу ямьсез чырай озакка бармады. Ул каты итеп тешен кысты, кашларын җимерде дә, уң кулын каты йодрыклап, һавага кизәнеп куйды.
– Ярый! – диде. Тавышы нык, ышанычлы иде. – Булмаса булмас, «Галиябану» ны калдырабыз, концерт бүлеген башлыйбыз. Бар, син чыгып халыкка аңлат, мин монда, гримнарымны сөртеп, Зоя турында берәр нәрсә яза торыйм. Концерт бүлегендә үзем чыгып сөйләрмен. «Галиябану» ны ни өчен куймавыбызның сәбәбен әйтми тор. Бәгъзе бер сәбәпләр аркасында гына дип әйтерсең. Концертта аңлатырбыз без аны, бар, тынычландыр, син тынычландыра беләсең…
Мин пәрдә алдына чыгып басуга, кул чабу, аяк тыпырдату, сызгыру тавышлары басылды. Иң алдагы сафта утырган Низамыйның миңа карап мыскыллы елмаюы мине эсселе-суыклы итеп җибәрде. Коточкыч җинаять күрдем мин аның йөзендә. Ләкин түзүдән башка чара юк иде. Никадәр авыр булса да, сабырлыкны югалтмыйча, халыкны тынычландыру кирәк иде. Әйтәсе сүземне тиз генә күңелемнән барлап чыктым.
Минем нәрсә әйтүемне тирән тынычлык белән көтүче халык өстенә карап, «Иптәшләр!» диюемә, урам як ишек ачылып китте. Миңа таныш булмаган берничә башкорт кызы күренде. Күңелем нәрсәдер сизенде. Әйтәсе сүземне әйтмичә, күземне шул кызлар арасына юнәлттем. Ят кызлар арасында аерылып Артыкбикә күренде. Шулкадәр җиңел булып китте миңа, әйтә алмый торган авыр сүзләр башымнан бөтенләй чыгып киттеләр. Аз гына да уйлап тормыйча, кичәбезгә күрше авылдан килгән кунаклар турында хәбәр бирдем.
– Иптәшләр, көткән кунакларыбыз килде. Алгы сафтан урын әзерләгез!
Үземне-үзем белешмичә, сәхнәдән сикереп төштем дә Артыкбикәгә каршы йөгердем. Артыкбикә белән бергә алты-җиде башкорт кызы һәм биш-алтылап мәктәп малайлары килгән иде.
– Соңгарак калдык, Ильяс иптәш, ачуланмыйсызмы? – диде Артыкбикә.
– Бик вакытлы, бик вакытлы, әйдәгез.
Мин аларны йөгертә-йөгертә алгы сафка уздырдым. Алгы сафта Низамыйдан башкалар урыннарын бушатканнар иде. Ләкин ике кунакка урын җитми калды.
– Низамый, кунакларга урын кирәк, – дидем мин.
Низамый сүзсез кузгалды. Аның урынына кечкенә башкорт малаен утырттым да урын җитми калган кунакларның соңгысы булган Артыкбикәне сәхнәгә алып кердем.
– Гаяз кайда?
– Кием бүлмәсендә, – диделәр.
Гаяз сул кулының бармакларын чәч араларына тыгып, кашларын җимереп язып утыра иде. Без кергәч тә күтәрелеп карамады ул.
– Гаяз, кунак килде, кузгал! – дип кычкырып җибәрдем.
Гаяз кинәт безгә борылды. Артыкбикәне күрү белән сикереп торды. Исәнлек-саулык сорашып тормастан, Артыкбикәнең иңбашларына килеп тотынды:
– Иделбаева, әйтегез, «Галиябану» да уйнаганыгыз бармы сезнең?
Артыкбикә тыныч кына елмаеп куйды:
– Техникумда чакта мин аның героинясы идем.
Гаяз да, мин дә шатлыктан шашкан тавыш белән кычкырып җибәрдек:
– Шулаймы?
Үз-үзебезне онытып, икебез берьюлы кочаклап алдык без аны.
– Димәк, безне бу хурлыклы хәлдән котылдырдыгыз?
– Ни булды сезгә? – диде Артыкбикә. Бернәрсә аңламаган кара күзләре белән бер – миңа, бер Гаязга карап сорау бирде. – Ни булды сезгә? Бернәрсә дә аңламыйм.
Эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлаттык. Шул ук минутта мин, яңадан пәрдә алдына чыгып, спектакльнең биш минуттан башланачагы, Галиябану ролендә яңа артистка уйнаячагы турында хәбәр бирдем. Көчле алкышлар мәктәпне күтәрә яздылар.
…Артыкбикә беренче җыры белән үк залны үзенә каратты. Андый көчле җырны, андый йөрәк җырын гомеремдә беренче тапкыр ишеткәнмендер. Шулкадәр дәртләнеп, шулкадәр бирелеп җырлый иде Артыкбикә, әйтерсең лә ул чын-чынлап Галиябану кичергәннәрне үз йөрәгендә кичерә. Аның вакытлыча гына Галиябану роленә кергән һәвәскәр артистка икәнлеген онытасың. Йөрәгең, үзеңә дә сиздермәстән, аның йөрәге белән кушыла. Ул куанганда куанасы, ул көлгәндә көләсе килә. Ул боекканда боегасы, ул елаганда, аның белән бергә елыйсы килә. Бер күтәрелеп, бер төшеп сулый торган калку күкрәгеннән агып чыккан үтә саф тавышның кеше тавышы булуына ышанасы килми. Анда гади кешегә аңлашылмый торган ниндидер сер яшерелгәндер сыман тоела…
Бүгенге кичәнең җитәкчесе – үзенә күрә режиссёры булуым мине беразга айнытты. Бу сихерле музыка әсирлегеннән йөрәгемне тартып алып, үзен үзе оныткан залга карадым. Залдагылар чын-чыннан үзләрен үзләре онытканнар иде. Бик күпләрнең кыяфәтләре миңа көлке тоелды. Кем нинди хәлдә булса, гипноз белән йоклатылган шикелле, шул хәлендә катып калган. Күпләрнең аскы иякләрен дә ябып тотарлык ихтыярлары калмыйча, авызлары ачылган, күпләр, муеннарын тота алмыйча, көлке кыяфәтләргә кереп, башларын кыегайтканнар, һәрберсе үзенә бер төргә ия булган күзләр, барлык көчләренә киерелеп ачылып, сәхнәгә текәлгәннәр… Бөтен зал шулай катып калган.
Бу тиңе булмаган йөрәк көче алдында үзен үзе югалтмаган бер генә кеше күрдем мин – ул Низамый иде. Аның аптырашта калган ачулы күзләре ниндидер авыр сорауга җавап эзлиләр. Ләкин мондый минутта кем аңа җавап бирсен? Аның барлыгын белүче дә юк… Ул, залда урнашкан йөрәк тынлыгын җимерергә теләмәгән сыман, әкрен генә урыныннан кузгалды. Кепкасын кулына тоткан килеш, аяк очларына гына басып, ишеккә таба атлады. Аның чыгып китүен миннән башка берәү дә күрмәде, сизмәде дә. Мин, үземне зур көрәштә җиңеп чыгучы батыр кебек хис итеп, залдан күзләремне алдым. Йөрәгем яңадан Артыкбикә йөрәге белән тоташты.
Низамыйның чыгып китүе бер дә юкка гына булмаган, күрәсең. Аның нәтиҗәсе соңрак беленде. Шул ук спектакльдә безне программабызда күрелмәгән яңа бер күңелсезлек көтә иде.
XVIIIСпектаклебез җимерелде дип торганда Артыкбикәнең килеп чыгуы, капризланып чыгып киткән Зояга караганда тиңләштермәслек дәрәҗәдә яхшы уйнавы, яхшы җырлавы безне чиктән тыш бәхетле итте. Әйтеп аңлатырга мөмкин булмаган дәрәҗәдә көчле алкышлар, көчле «ура» тавышлары астында беренче пәрдә төшерелгәч, без – сәхнә тирәсендәгеләр – барыбыз да Артыкбикә янына җыелыштык. Ничек итеп котларга, нинди сүзләр белән тәбрикләргә белми идек без аны.
– Хәйранга калдырдыгыз сез безне, иптәш Иделбаева, – дидем мин. – Беләсезме, сезнең җырыгызны ишеткәч, табигатьнең нечкә серләренә төшенә алмаган вәхши шикелле булдым мин. Сездәге ул акыл ирешә алмаслык дәрәҗәдәге көчле музыкага табынырга әзер мин. Кайдан алдыгыз сез ул матур тавышны? Кайдан килде сезгә ул кадәр моң?
Артыкбикә сөйкемле итеп елмайды:
– Мин сезгә хәйран калам: кайдан алдыгыз сез ул тәмле телне, кайдан килде сезгә ул кадәр комплиментлар?
– Сез, сез тудырдыгыз миндә аларны!
Артыкбикә кычкырып көлеп җибәрде:
– Сезгә җавап таба алмассың, сез шундый…
Аны бүлдерделәр. Сәхнәгә керә торган ишектән бер башкорт кызы дәште:
– Артыкбикә апай, сык әле.
– Әү, Алмабикә! Миңа чыгарга ярамый, акыллым, кер үзең.
Өстенә яшел бизәкле ситсыдан тегелгән яңа күлмәк кигән, башына кызыл яулык бәйләгән кыз – Алмабикә – кыю адымнар белән сәхнәгә менде.
– Артыкбикә апай, һине Күсәрбай агаең көтә, сыкмайһыңмы?
Артыкбикәнең йөзендә көчле шатлык уты кабынды.
– Күчәрбай агаем?.. – дип кычкырып җибәрде ул. – Ул мондамы? Алып керегез аны.
Мин, аптырап, Артыкбикәгә сорау бирдем:
– Күчәрбайны беләсезмени сез?
– Бердәнбер абыем ул минем, – диде Артыкбикә, ни эшләгәнен белми, мине кочаклап алды. – Сигез абыемнан үлмичә калган бердәнбер абыем ул минем!
– Хәзер алып керәм мин аны, – дидем мин, машина җитезлеге белән залга атылып төштем.
Бу минутта минем хәтеремә Күчәрбайның ниндидер югалган иркәсе турында сөйләгән сүзләре килде. Менә кем икән аның югалган иркәсе! Артыкбикәнең безнең авылда менә кемне күрәсе булган икән!
Күчәрбайны Кинҗә авылыннан килгән кунаклар уратып алган иде. Алар, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, Артыкбикәнең Кинҗә авылында эшләгән эшләре турында сөйлиләр. Күчәрбай, аларга ни дип җавап бирергә белмичә, аптырашлы елмаю белән кызарып тик тора.
– Әйдә, Күчәрбай, – дидем мин, сул як җиңеннән тотып, аны үзем белән өстерәдем.
Күчәрбай җәза астына алып барылган кеше төсле тартылды: «Оялам, Ильяс, куй бүгенгә, оялам», – ди иде ул. Мин аның ай-ваена карамадым, җилтерәтеп сәхнәгә алып мендем. Безне Артыкбикә белән Гаяз берьюлы каршы алдылар.
– Күсәрбай агаем, һинме был?! – диде Артыкбикә.
Күчәрбай «мин» дияргә өлгермәде, Артыкбикә аның киң күкрәгенә капланды. Абыйсы аны сөеп чәчләреннән, иңбашларыннан сыпыра башлады.
– Артыкбикә иркәм, һин югалмадыңмыни? – диде ул. Аның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырадылар.
– Югалманым, агаем, комсомолдар мине бүре аудыннан һуырып алдылар.
Ага белән сеңел арасында булган бу гаҗәп очрашу каршында без Гаяз белән, күзгә-күз карашып, ни әйтергә белми телсез калдык. Икенче пәрдәне ачарга вакыт җиткән иде. Тагын минем режиссёрлыгым ярдәмгә килде. Ага белән сеңел йөрәгендә туган нечкә хисләрне тупас рәвештә җимермәс өчен, Күчәрбайга шаяртып сүз кушкан булдым:
– Ай-һай, Күчәрбай, кайчаннан бирле бергә йөрибез, шушындый оста җырлый белә торган сеңлең барлыгын әйткәнең дә юк.
Бу сүздән алар икесе дә айныдылар. Артыкбикәнең әүвәлге шаян чырае кайтты. Абзыйсы өчен үзе җавап бирде:
– Минем барлыгымны үзе дә белмәгән бит ул, шулай бит, агаем?
– Шулай шул, – диде Күчәрбай. – Мин һине дөнья йөзендә юкка һанап йөренем.
– А, Иделбаева югаламы соң, аны югалтырга ярыймы соң! – дидем мин. – Яшәргә кирәк бит аңа, җырларга кирәк, Галиябануны уйнарга кирәк.
Артыкбикә сискәнеп китте. Җәһәт кенә миңа борылды.
– Безгә пәрдәне ачарга вакыт җитәдер бит?
Аңа җавап урынына залдан, пәрдә ачылуны күптән көткәнлекләрен белдереп, кул чаптылар.
– Хуш хәзергә, агаем, бар, син безнең уйнаганны карай тор, безгә башларга вакыт.
– Ерла, иркәм, ерла, мин һине тыңлаем, – диде Күчәрбай, әкрен генә атлап, сәхнәдән төшеп китте…
XIXИкенче пәрдә беренчесенә караганда да җанлырак дәвам итте. Күңелем һаман күтәрелгәннән-күтәрелә бара, рәхәттән-рәхәт тойгылар астында әле сәхнәне, әле залны күзәтә идем мин. Тик уенның иң матур җиренә җиткәндә генә, Низамыйның баягы хәрәкәтен искә төшерергә туры килде.
Зал тулы халык, үзләренең кайда утырганнарын онытып, сәхнәгә йотылганнар. Зал шулчаклы кеше белән тыгызланган булуга карамастан, тын алган тавыш та чыкмый. Бу кадәрле тынлык, уйламаганнан гына, ишек янында ишетелгән тупас тавышлар тарафыннан җимерелде. Күзләрем яшен җитезлеге белән ишеккә төбәлде. Һава бозылмасын өчен тутырып ачылган ишектән ап-ак чалмалар, зур-зур сакаллар күренде. Кулындагы юан таягы белән идәнне тукылдата-тукылдата, зур чалмалы башын суфиларча түбән иеп, иң алдан Таквә Сәхәү килеп керде һәм, башын югары күтәреп, киң җилән җиңен җилфердәтә-җилфердәтә кычкырып җибәрде:
– Бу нинди ходайсызлык бу! Мондый изге таңда нинди бер бетмәс улау бу?! Гаеткә барыр вакыт җиткән, мөселманнар!
Таквә Сәхәү артында мулла һәм аның белән бергә берничә мәчет карты күренде. Алар бөтенесе дә беравыздан кычкыра башлаганга, берсенең дә сүзләре аңлашылмас булды. Дөньяларын онытып спектакль караган кешеләр бу көтелмәгән тавыштан сискәнеп уянган сыман сикерешеп тордылар. Кемдер тынгысыз картларга каршы кычкыра башлады. Тавыш аның саен көчәйде, сәхнәдә уен өзелде. Пәрдәне вакытсыз төшерергә мәҗбүр булдык.
Мин, халыкны тынычландырырга теләп, пәрдә алдына чыгып бастым. Зал бераз тынычлана башлагандай булган иде, Таквә Сәхәү төркеме яңадан куертып җибәрде. Минем «Иптәшләр!» дип кычкыруым үз янымнан ары китә алмады. Ул арада Таквә Сәхәү, юан таягын күтәреп, минем өстемә килә башлады, «Котыртма, иблис!» дип каргана-каргана килә иде ул. Мин инде, нишләргә белмичә, аның таягыннан куркып, чигенергә уйлаган идем, Имәли ярдәмгә килде. Ул халык арасыннан атылып чыкты да озын кулы белән Таквә Сәхәүнең иңбашыннан каптырып тотып алды.
– Кулың озаймасын, Таквә шайтан, алайга китсә, бездә куллар күбрәк булыр!
Сәхәү, авыр чалмалы башын түбәннән әйләндереп, артына борылды. Нидер әйтергә теләп авызы ачылган иде дә, Имәлигә каршы тел күтәрергә батырлыгы җитмәде булса кирәк, әйтә алмады. Шунда да ачуын йотып кала алмады, Имәли янында торган Күчәрбайны күреп, аның өстенә җикерде:
– Син нишләп йөрисең монда, алйот! Елан башкорт, кач, күземә күренмә!
– Син үзең кара елан! – диде Күчәрбай, курыкмыйча Сәхәүнең усал күзләренә карады.
Аның бу кыюлыгы Таквә Сәхәүнең ачуын чиктән ашырды. Таквә, бер сүз дәшмәстән, юан таягын югары күтәреп, Күчәрбайның башына сукты. Күчәрбайның йөзе кара-кучкылланып кызарды, күзләрендә очкыннар күренде. Ул, коточкыч көчле кыяфәт алып, ике кулын да йодрыклаган килеш, баеның алдына ук килде һәм күз иярмәслек җитезлек белән Таквәнең ияк астына сугып җибәрде. Таквә кинәт аяксызланды. Тавышсыз-нисез чигенеп барып, эскәмияләр өстенә ауды. Юан таягы, эскәмияләргә бәрелә-бәрелә, шалтырап идәнгә төште. Күчәрбайның маңгае, Таквә Сәхәүнең авызы каный иде. Бу кара төркемгә ияреп яңадан спектаклебезгә килгән Шәфыйк, «Әтине харап итте, бетле башкорт!» дип, Күчәрбай өстенә очына башлаган иде, Күчәрбай шундый ук сәләтлек белән анысын да бәреп екты. Зал эчендәге шау-шуның, әдәпсез сүгешүләрнең чиге юк иде. Артыкбикә белән килгән кунаклар, куркышып, сәхнә алдына өелештеләр. Әле күптән түгел генә рәхәтләнеп спектакль карап утырган хатын-кызлар ашыга-ашыга ишектән чыга башладылар.
Чиктән ашкан тәртипсез шау-шуны басуда тагын Имәлинең көчле тавышы ярдәмгә килде. Ул Күчәрбайны, сугышмаска өндәп, бер читкә җибәрде дә үзе минем яныма сикереп менде.
– Җәмәгать! Муллага сүз бирелә! – диде ул. Залны ярып үткән бу көчле тавыш ялкын өстенә сибелгән су кебек тәэсир итте. Тавыш пыскып-басылып калды.
– Йә, мулла, – диде Имәли, – әйтәсе сүзең булса әйт тә чык. Монда килеп бутап, адәм сугыштырып йөрмә.
Тик ул вакытта залда мулла юк иде инде. Аның урынына зур ак сакаллы бер карт сүз алды:
– Җәмәгать! Гает җиткән вакытта, авылыбыздан фирештә качырып, шайтан уены уйнап утыру килешми. Шул яэҗүҗ-мәэҗүҗ токымын тыңлап, гаеттән каласыз бит, мөселманнар, таралырга кирәк.
– Кыйнап чыгарырга кирәк аларны, – дип кычкырды Шәфыйк.
Ул арада шактый тынычланып өлгергән халыкның яңадан тавыш чыгартасы килмәде. Бары да беравыздан Шәфыйкка кадалдылар.
– Кычкырма, сугыш чукмары!
Күмәк авыздан каты итеп әйтелгән бу әмер Шәфыйкны куркытты, ахрысы, әле һаман ыңгыраша-ыңгыраша эскәмияләр өстендә яткан әтисен култыклап алды да, артына борылып, сәхнәгә йодрык күрсәтә-күрсәтә чыгып китте.
Шау-шу басылгач, мин сүз алдым:
– Иптәшләр, чыгып китәргә теләгән кешеләр булса, чыгып китсеннәр, ә без карыйсы килгәннәр өчен спектакльне дәвам иттерәбез.
– Чыгасы кешеләр чыгып бетте инде, ачыгыз пәрдәгезне, – диде берәү.
«Бу нинди күңелгә якын таныш тавыш?» – дип, аңа карадым. Ул Тешсез Ибрай иде.
Кара төркем белән килгән картларның иң азаккысы чыгып киткәч, зал тәмам тынычланды. Тик әле күптән түгел генә тыгызлап тутырылган эскәмияләрнең шактый күп өлеше бушаган иде инде. Тәрәзәдән төшкән таң яктысы белән бездә янган ут яктысы аралаша башлаганда, пәрдә яңадан ачылды. Артистларыбыз һәммәсе дә, дәртләрен сүрелдермичә, үз рольләрен әүвәлгечә яхшы башкардылар. Артыкбикәнең моңлы җырлары астында зал яңадан үзен үзе онытты.
Ул көнне таң без көткәнгә караганда тизрәк атты. Артыкбикә, «Галиябану» ның соңгы җырларын:
Унөч яшьтән бирле сөешеп,
Күзебез күзләрдән китмәде,
Ходаем насыйп итмәде, –
сүзләрен җырлап, залда калганнарның күңелләрен тутырганда, кояш чыгып килә иде инде.
Спектакльдән соң булган концерт бүлегенең программасына кергән бөтен номерларны да башкарырга өлгермәдек без. Гаяз белән мин берәр декламация сөйләдек. Яңа секретаребыз Искәндәр кыңгыраулы гармунын уйнатты, берничә егет чыгып биеде, Артыкбикә белән килгән башкорт кызларыннан Алмабикә җырлады – концертыбыз шуның белән бетте. Иң соңыннан үз көчебез белән көлке калыпка салып язылган «Комсомол гаете» н күмәкләп укыдык та урамга чыктык. Йөзебез ачык, күңелебез күтәренке иде. Безгә гаеттән кайтып килүче картлар очрады. Имамга оеган кебек итеп, бөкреләрен ныграк чыгарганнар, кулларын җиң очларына тыкканнар иде алар. Белмим, безнең җиңел хәрәкәтләребез, урам яңгыратып көлүләребез аларга бертөрле дә тәэсир итмәдеме, әллә сер бирәселәре килмәдеме, күтәрелеп тә карамадылар; без дә, аларны бөтенләй күрмәгән чырай күрсәтеп, үз юлыбызда булдык.
Актык чиккә кадәр безнең белән мәктәптә булып, гаеткә бармый калган Ибрай мине, Гаязны, Имәлине, Күчәрбайны, Искәндәрне, Артыкбикәне һәм Артыкбикә белән Кинҗә авылыннан килгән башка кунакларны җыеп үзенә алып китте. Кичәбездә катнашкан мәктәп кызлары һәм башка яшьләр шаулаша-шаулаша үз йортларына таралдылар.
Маһибикә дә һаман безнең белән иде әле. Безнең белән бергә Ибрайларга да барасы килә иде бугай аның. Ләкин Ибрайның аны күрмәмешкә салышып үтүе аңа бу теләгенә ирешергә мөмкинлек бирмәде. Шуннан соң ул безнең белән бик матурлап саубуллашты һәм берни булмаган төсле көләч чырай белән барыбызны да үзләренә чакырды:
– Ильяс абый, бүген кич шушы компания белән безгә чәй эчәргә килсәгез, бик әйбәт булыр иде.
Мин турыдан-туры үземә карата куелган бу сорауга ни дип җавап бирергә белмичә аптырап калдым. Моннан соң Низамыйларга бару ихтималым юклыгы күңелемә бик нык беркетелгән булса да, Маһибикәнең чакыруын кискен төстә кире кагарга батырлыгым җитмәде. Ни өчендер ул миңа бик юаш, бик кызганыч булып күренде. Ул кызга карата йөрәгемдә ниндидер якынлык сизә идем мин. Бүгенге кичәдә дә аның актыккы минутка кадәр безнең белән булуы мине тагын да йомшарта төшкәндәй булды. Яныбызда Артыкбикә булуга карамастан, йөрәгемдә алган урынын бирмәскә азаплана иде ул бәләкәй кыз… Мин, шул тойгы астында икеләнеп, арттарак калдым, башкалар, Маһибикәнең чакыруын ишетмәгәнгә салышып, алга киттеләр.
– Ильяс абый? – диде Маһибикә, «җавап көтәм» дигән тон белән дәште.
– Хәзергә әйтә алмыйм, Маһибикә, башкалар ни әйтер, хушыгыз хәзергә.
– Мин сезне көтәм, Ильяс абый.
– Хушыгыз хәзергә, – дидем мин, башка бер сүз дә әйтмичә, Гаязлар, Артыкбикәләр артыннан йөгердем.
Ибрай безне туп-туры яшелчә бакчасына алып керде. Башкаларда кыярның әле һаман да өлгереп җитмәгәнлеген исебезгә төшерә-төшерә, безне кыяр белән сыйлый башлады. Чыннан да, Ибрайның өйдән үк үстереп чыгарган кыярлары күптән өлгергәннәр иде инде. Ул аларны берничә мәртәбә Базарлыга алып барып, кыйбат хак белән сатып та кайтты. Ибрай, бакчасына кергән саен, аны сөйләмичә калмый. Сугышта йөргән чагында Украина авылларында күргәннәрен хәтерләп ала да, әйләндереп китереп, һаман бер нәрсәгә тери:
– Көч юк. Ялгыз гына көч җитми. Артель булып эшләү кирәк ул безнең ише ярлы-ябагайга, – ди. – Булсын иде әле шундый махсус парниклар, махсус йортлар, булсын иде шунда кирәк кадәр ат, кирәк кадәр кеше, бөтен волостеңны туйдырырлык кыяр өлгертер идек без, – дип сөйләп китә.
Безнең өчен аның сүзләре яңа түгел иде инде. Шуңа күрә дә ул аларны бүген Артыкбикәләргә сөйләде. Тик аңа сөйләгәндә дә һаман безгә төртеп-төртеп ала иде ул:
– Менә бу егетләрдә инде ул хикмәт, алар белән бергә башлаган эшебез барып чыкса, быел көздән бер бәләкәй генә артель төзеп җибәрә алырбыз дип торабыз. Менә Күчәрбай да хәзер дөньяның серенә төшенә башлады… – Бу урында Ибрай, Күчәрбайга карап, кинәт тукталып калды. Күчәрбай, тирән хәсрәткә төшкән кеше төсле башын иеп, телсез калган иде. – Ни булды сиңа, Күчәрбай?
Күчәрбай эндәшмәде.
Ибрай сүзләре белән мавыгып киткән Артыкбикә йөгереп абзыйсы каршына килде.
– Башың авыртамы синең, агаем?
Күчәрбай башын күтәрмичә генә җавап бирде:
– Миңа бу авылдан китәргә кирәк булыр, иркәм. Моннан ары теге картка кайтып кереп булмас.
Артыкбикә шаярып көлде, абыйсының иягеннән тотып, башын күтәртте:
– Кайгырма, агаем, хәзерге заманда ир кеше түгел, кыз балалар да югалмый.
– Һи-и… – дип сузды Ибрай. – Тапкансың кайгырыр нәрсә, үземдә торырсың. Артель төзегәнче рәтләп торырбыз, эш табылыр.
– Бер дә булмаса, минем ак өйдә торырсың, – дип өстәде Имәли. – Сыярбыз. Курыкма, торыр җир тар булса да, күңел киң бездә. Аның өстәвенә тегене дә исеңнән чыгарма. Син бит хәзер миннән бай. Таквәдән аз дигәндә өч йөзне алып бирәләр сиңа. Ат алып торып, өйләнеп җибәрсәң…
Күчәрбай бераз ачыла төште, тик һаман да шикле уйлар борчыды, күрәсең, курыкканрак тавыш белән әйтеп куйды:
– Сәхәү карт хәзер мине үзе судка бирер, мин бит аның үзен дә, улын да кыйнадым.
– Уйлап та карама, энем, – диде Имәли. – Син бик егетләрчә эшләдең. Шунда ук мактамакчы идем үзеңне, арттырып җибәрә башларсың дип курыктым. Батрак беләгендә нинди көч барлыгын эшләп кенә күрсәтеп булмый андый кешегә, ә хәзер күрде ул аны. Ул сине судка бирә алмас. Ә менә син аны бир. Әнә ул синең маңгаеңдагы яра Таквә өчен кыйбаткарак төшәр. Әйе-әйе, аны болай гына калдырырга ярамый. Шулай бит, егетләр? – Имәли безгә борылды. – Шулай бит?
– Әлбәттә, ярамый, – диде Гаяз.
Мин дә аларга кушылдым:
– Обязательно судка бирергә кирәк. Ул бит миңа да кизәнде.
– Мин булмасам, тәгәрәтеп тә төшергән булыр иде әле үзеңне, – дип куйды Имәли…
Ул арада Ибрайның беседкасы алдындагы чирәмгә чәй урыны әзерләнеп өлгергән иде инде. Хуҗа безне утырышырга чакырды. Ибрай – тормыш ярлылыгын тел байлыгы белән яшерә белә торган кеше.
– Алты пар чынаягыбыз бар, кунаклар, – диде ул. – Гаеп итмәгез инде. Аның да икесе кешенеке, өчесе күршенеке дигәндәй, өч пары гына үземнеке. Такта чәем, якты чыраем дигәндәй, бездә әллә ни байлар сые да булмас. Җиңгәгез тары коймагын оста пешерә пешерүен, әйдә, рәхим итегез.
Аның тел сыен арттырырга Имәли дә ярдәм итте:
– Монавындай хәтфә кебек чирәмгә ятып чәй эчүе үзе ни тора, дурак, – диде ул. – Валлаһи, Низамыйларның хәтфә паласына бирмим мин аны. – Ул чирәм өстенә җәелгән зур кызыл ашъяулык янына кырын төште.
Без дә, ашъяулык тирәсен әйләндереп, чирәм өстенә утырыштык. Ашъяулык читеннән ерагаймас өчен, шактый тыгыз утырырга туры килде.
Ибрайның хатыны Бәдерниса – өстенә аклы күлмәк кигән, эре сөякле, таза беләкле хатын – зур табаны ике як читеннән чүпрәк белән тотып, коймак чыгарды. Без кыстатмадык, шактый биек итеп өелгән коймак чүмәләсен сүтә башладык. Кыюлыгы җитми торган кунак малайларга, кунак кызларга Ибрай үзе алып бирде. Коймак өеме никадәр генә биек булмасын, шулкадәр кешегә озакка түзмәде, тиз биреште. Таба, яңадан өйгә кереп, тулып чыкты. Чәчрәп-чәчрәп кайный торган чиста самовар килде. Аның да гайрәте тиз алынып, яңадан өйгә кереп чыкты. Төрлесе төрле пардан җыелган чынаяклар кызу эшкә тотындылар. Артык кызык сүзләр, телгә алып әйтерлек хәрәкәтләр булмаса да, күңелле, җанлы мәҗлес иде ул.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?