Текст книги "Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы"
Автор книги: Мирсәй Әмир
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Гаяз белән минем тарафтан гает көненә карата билгеләнгән план буенча, спектакль һәм концерт программасын үтәп чыгып, иртәнге чәйне эчкәннән соң, без урманга чыгарга, Агыйдел өстенә ишелә язып күтәрелгән серле таулар өстенә менәргә, күңелләргә шом салып тора торган тәкәббер яр ягасыннан торып, Агыйдел агышын күзәтергә тиеш идек. Планыбызны табын алдында ачып салдык. Һәркем яхшы дип тапты. Тик Ибрай белән Имәли безнең белән бергәләп үзләре дә урманга чыгуны килештермәгәнлекләрен әйттеләр.
– Андый эшләрдә дә сезнең кебек яшьләргә ияреп булмас шул инде, – диделәр алар. – Безгә төнге нигъмәтләрегез дә җитте. Азрак черем итеп алырга кирәк булыр.
Күчәрбай да алар белән калмакчы иде дә, олылар кабул күрмәделәр. Дусларча гына ачуланып, әрләп ташладылар үзен:
– Син – егет кеше, нигә сиңа безнең белән күгәреп ятарга? Шушындый батыр егетләр, шушындый матур кызлар үзеңне чакырып торганда йоклап ятсаң, оятыңа көч килер. Калышмаска кирәк сиңа алардан, күтәрелергә кирәк. Тауга күтәрелергә кирәк.
Безнең чакыруыбыз өстенә абзый кешеләр дә шулай өндәгәч, Күчәрбай каршы тора алмады. Безнең белән китәргә риза булды.
Киттек. Авылны чыккан вакытта безгә тагын берничә егет килеп кушылды. Алар бүген төнне безнең белән бергә үткәреп, безнең белән бергә гаеттән калган егетләр иде.
Өзлексез үзенә чакырып торган мәһабәт тауның сокландыргыч серле түбәсе читтән караганда бик якын сыман тоелса да, аның өстенә менү алай җиңел булмады. Дөрес, текә тауга күтәрелүнең авырлыгы башта бик нык сизелмәде сизелүен, Агыйдел тугаендагы әрәмәлекне уйнап кына уздык. Әйтерлек биек булмаса да, шактый текә торган тугай тавын күтәрелгәндә, кызлар арасында кычкыру тавышлары ишетелгәли башлады:
– Туктагыз, мин менә алмаем!
– Әбәү, менәү гөлҗимеш сыбыгы шәльяулыгымдың сасагыннан һөйрәй.
– Атаем, елан бар!
Билгеле, бу кычкырулар кызларга хас булган иркәләнү генә иде. Алар бернинди куркыныч каршында да чигенмәслек кыюлар, нинди авырлыкка килеп терәлгәндә дә күңелсезләнмәслек дәрәҗәдә шатлар. «Менә алмаем, менә алмаем» дигән булып, бер-берсенә асылынышалар, берәрсе ялгыш егылса яки, ышанычсыз ташка басып, шактый күтәрелгәч кире шуып китсә, урман яңгыратып көләләр, «елан бар» дигән булып, Күчәрбайга якынаялар, Күчәрбайның көчле кулларына асылынып, җиңел генә күтәрелмәкче булалар иде.
Күчәрбай авылны чыгып тугайлыкка керү белән ачылып китте. Үзенең туган авылыннан килгән башкорт кызлары белән шаян сүзләр сөйләшә башлады. Яшь малайлар төсле җиңеләйде. Хәтта без сыйган сукмакка да сыймый башлады ул. Юлсыз җирдән бару, шомырт, балан куаклары, гөлҗимеш чыбыкларыннан үрелеп үскән шырлыкларны ертып юл салу аның өчен кызыграк иде. Тугай тавын күтәрелгәндә, ул тагын да кыюлана төште. Менә алмый азапланган булып маташучы кызларның әле берсен, әле икенчесен кулларыннан җитәкләп, билләреннән кысып алып менә башлады. Көчле беләккә тагылырга теләүчеләр бик күбәеп киткәч, Күчәрбай яңа алым белән эш итте: беләкләрен тотынырга җайлап бөкләде дә:
– Килегез, кызлар, барыгызны берьюлы алып менәм! – дип кычкырды.
Кызлар, бөтенесе бергә җыелып, аның ике як беләгенә асылдылар. Батыр егет, сабан сөйрәгән үгез шикелле, алты-җиде кызны сөйрәп, текә тауга менеп китте. Кызлардан көлеп, аларны мыскыл итеп яннан йөгерүче малайлар иярә алмый башладылар. Тугайны яңгыраткан кошлар концертын шаян кычкырыш, шат көлеш тавышлары күмде.
Билгеле, Гаяз белән мин дә бу күңелле компаниядә суфи булып кына бармадык. Хәтта, төптәнрәк караганда, бүгенге сәяхәтебезнең җанлылыгы, күңеллелеге безгә бәйләнгән иде. Безнең бер генә сүз әйтеп куюыбыз башкаларга бик озак көләргә һәм алардан бик күп яңа сүзләр әйттерергә җитә; без башлап җибәргән кечкенә хәрәкәт, башкалар тарафыннан эләктереп алынып, шул ук секундта әллә ничаклы яңа хәрәкәтләр, яңа кыланышлар тудыра иде. Тик безнең күңелләр күбрәк Артыкбикәдә булды. Авылдан чыгып киткәннән бирле бер генә минутка да аңардан аерылмадык. Бөтен кызык сүзләребез аның кәефе өчен генә телебезгә килә, җитез хәрәкәтләребез аның йогынтысы астында гына сокланырлык булып чыга иде. Ләкин Артыкбикәнең башка кызлар шикелле сынатасы килмәде. Тугай тавын күтәрелә башлагач та, җитез яшь малайлардан калышмады. Аз гына иркәләнсә иде ул шунда, юри генә менә алмаган булып азапланса иде, без аны җитәкләп кенә түгел, күтәреп алып менәргә әзер идек.
Тугай тавы озакка бармады. Уен-көлке, шау-шу белән аның өстенә менеп җитүебезне сизми дә калдык. Хәзер инде безнең алдыбызда тугайдагы кебек шырлык түгел, бәлки аргы чите кара урманга барып тоташкан тигез болын иде. Кәрешкә, мәтрүшкә, кәккүк чәчәкләре, мәче койрыгы, эремчек үләннәре, ромашкалар, зәңгәр кыңгыраулар белән чуарланган, әле чабылып өлгермәгән болынның хуш исле җиләс һавасына туйганчы иркәләндек. Кулларыбызны югары күтәреп, күкрәкләребезне киереп, тутырып-тутырып суладык. Үләне арасына ятып җиләген ашадык. Дөнья киңәйде. Артта – тугайда утырган авылыбыз кечкенә булып калды. Авылыбызны яртылай әйләндереп алган Агыйдел озынайды, борылмалары ешайды. Агыйдел буена утырган авыллар да күбәйделәр. Артыкбикә белән Күчәрбайны үстергән Кинҗә авылы якынайды. Бөтен тойгыларыбыз үстеләр: күкрәкләребез иркен сулый, тавышыбыз иркен булып чыга, колакларыбыз иркен ишетә, аяк-кулларыбыз иркен хәрәкәтләнә, күзләребез иркен күрә…
Урман авызына кергәч, безнең тәннәребез тагын да яңа тойгылар белән чолганды. Берсеннән-берсе уздырышып үскән имән, юкә, өрәңге, элмә агачларының яңа гына юындырылган яшь гөлләр төсле саф, иркә яфраклары безне салкынча урман һавасы белән коендырдылар. Урман, үз кунакларын сәламләп каршы алган төсле, һәрбер сүзебезгә, һәрбер кычкыруыбызга, һәрбер көлүебезгә җавап бирә иде. Без, аның җавабы белән кызыксынып, күбрәк кычкыра, күбрәк көлә башладык.
Күчәрбай биредә үзен тагын да иркенрәк хис итте. Ул, урман арасына кереп, озак-озак югалып тора, урман эчләп алга китә дә, агачлар арасына яшеренеп, ябалак тавышы чыгара. Без аны чын ябалактан аера алмыйча, «шомлы» кошны эзләргә керешәбез һәм, көтмәгәндә Күчәрбай белән очрашып көлешәбез. Күчәрбай тагын югала. Кызлар аның артыннан калышмаска, аны югалтмаска тырышып карасалар да, булдыра алмыйлар. Күчәрбай, бер-ике агачны үтү белән, суга чумган балык төсле юкка чыга да куя. Төрле яктан дәшүләргә дә җавап бирми. Инде онытылып бетте дигәндә генә тагын бер яңа һөнәрен күрсәтеп, безне гаҗәпкә калдыра.
Аның бу гадәте берничә тапкыр кабатлангач, без аңа өйрәнеп киттек. Күчәрбай күздән югалды исә, тагын берәр яңа кош тавышы ишетергә әзерләнә идек без. Шуның тәэсире астында күз алдыбызда кычкырып утырган саескан тавышына да ышанмый башладык. «Күчәрбайдыр ла бу» дигән шик күзгә күренеп торган кошларга булган ышанычны да югалтты. Ләкин Күчәрбай ул гадәтен озак кабатламады. Тагын нинди хикмәт күрсәтер икән инде дип кызыксыну белән көткәндә, ул агачлар арасыннан бернисез үзе килеп чыкты. «Күчәрбайның һөнәре бетте» дип көлешә башладык. Тик Күчәрбай аңа әһәмият бирмәде. Бик кирәкле эш артыннан йөргән кеше тавышы белән:
– Кемдә пәке бар? – дип сорады.
– Гаязның бик әйбәт пәкесе бар, – дип җавап бирдем мин.
Гаяз үзенең ике якка ачыла торган сөяк саплы пәкесен, чалбар кесәсеннән чыгарып, Күчәрбайга сузды.
– Мә, только югалта күрмә, – диде ул. – Мин аны әтинең төсе итеп саклыйм.
– Минем кулга кергән әйбер югалмас, – диде Күчәрбай. Пәкене алып, яңадан агачлар арасына чумды.
– Ә сезнең әтиегез кайда соң, Гаяз? – дип сорады Артыкбикә.
Гаяз әтисенең Гражданнар сугышы чорында акларга каршы сугышта үлгәнлеген, әтисеннән калган бу пәкене аңа әнисе биреп сакларга кушканлыгын һәм үзенең кече яшьтән бирле аны югалтмыйча янында йөртүен сөйләп бирде.
– Ә менә мин биш ел эчендә унлап пәке югалтканмындыр, – дип куйдым мин.
Артыкбикә малайларның пәке яратуларыннан көлә башлады. Без, шаярып, аңа каршы төштек: кызларның әйбер ярату ягыннан караганда, малайлардан йомшаграк булуларын күрсәттек. Бу турыда башланган сүз озынга сузылмакчы иде, урман арасыннан моңаеп килгән курай тавышы бүлдерде. Барыбыз да кинәт тынып калдык.
Бер малай ашыгып кычкырып җибәрде:
– Күчәрбай агай уйный! Күчәрбай агай!..
– Менә нәрсәгә кирәк булган икән аңа пәке!
– Агаемның бу кадәр һөнәрләре барлыгын белми идем әле мин, – диде Артыкбикә.
– Искиткеч талантлы кеше ул, – диде Гаяз, – тик укымыйча, үстермичә әрәм итә.
Без артык сүз әйтә алмадык. Башта нинди көй уйнаганын да белдермичә, әкрен генә башлап киткән курай тавышы ярсып-ярсып «Ашказар» көен тарта башлады. Ул мәшһүр көйнең көче астында безнең телләребез генә түгел, аякларыбыз да тукталдылар. Ул музыка куе кара урман тынлыгында шундый табигый булып ишетелә, әйтерсең лә аны Күчәрбай уйнамый, урман үзе уйный. Әйтерсең лә урманның шушы мәһабәт тынлыгы белән бергә туган да өзлексез аның белән бергә яши. Ул бер генә ноктадан түгел, урманның бөтен җиреннән берьюлы ишетелә. Ара-тирә аңа бөтен агачлар кушылып елап җибәрәләр төсле. Андый чакларда ничектер тәннәр кызып китә. Ниндидер шомлы серләр аңлашылган төсле, бөтен тән буенча йөргән кан бөрчекләнә сыман…
Артыкбикәнең курай моңына кушылып җырлап җибәрүе ул тойгыларны тагын да көчәйтте:
Ай уймактай күек һызылып ага
Ашказаркай һуының агымы…
Бу тиңсез музыка астында мин үземнең бик кечкенә кеше булып калганлыгымны хис иттем. Күчәрбайның курай уйнавы, сеңлесе Артыкбикәнең аңа кушылып җырлавы – һәр икесе гади кешегә хас булган осталык булып кына түгел, әллә нинди, аларның үзләренә генә хас булган йөрәк сере булып тоелалар. Мин аларны аңлый алмый идем. Минем каршымда Артыкбикәнең көче аның саен үсә, аның йөзендәге, күзләрендәге, тавышындагы серләр аның саен тирәнәяләр сыман. Бу аңлашылмый торган көч үскән саен, аңардагы серләр тирәнәйгән саен, мин ул кыз каршында ихтыярымны югалта барам, югалта барам, югалта барам…
Бөтен акыл көчемне тартып алып, мине әллә кая – хыял дөньясына алып кереп киткән шул ук музыка яңадан акылыма кайтырга да ярдәм итте. «Ашказар» көе белән безне тәмам кузгалмас дәрәҗәгә китереп җиткергәч, курайчы гаҗәп бер осталык белән бию көенә күчте. Аңар кушылып җырлаучы Артыкбикә дә шундый ук җитезлек, шундый ук осталык белән курай артыннан борылыш ясады:
Кара бәрәс тиреһен
Кама булыр тиһеңме;
Һикереп төшеп биеһәң лә,
Язык булыр тиһеңме?
Онытылып утырган кызлар арасыннан Алмабикә кузгалып китте дә оетып-оетып бии башлады. Башкалар шаулатып кул чаптылар. Мин башымны күтәреп көлеп җибәрдем. Күчәрбай, шул ук бию көен уйный-уйный, яшеренгән җиреннән чыкты. Без, кычкырышып, аңа ташландык. Ул кураен, югары күтәреп, үзен кочаклаучылардан саклады.
– Күчәрбай агай, тагын, тагын тарт! – дип бәйләнделәр аңа кызлар.
– Бу һөнәрең белән монда, урман арасында әрәм булып йөрисең, Күчәрбай дус! – диде Гаяз.
– Агаем, мине дә өйрәтерсең бит? – диде Артыкбикә.
Күчәрбай, кемгә җавап бирергә белмичә баскан урынында елмаеп бераз торганнан соң, Гаязның пәкесен кайтарып бирде.
– Мә, Гаяз дус, пәкеңне. Миннән имин, инде үзең сакла, – диде ул. Һәм озак тукталып тормыйча, юлның сул ягыннан чыгып, тагын урман арасына керә башлады да үз артыннан безне дә чакырды: – Әйдәгез, һаман болай әзер юлдан гына барсак, без гомердә дә тау түбәсенә күтәрелә алмабыз, әйдәгез, үзебез юл салыйк.
Аның бу сүзләре безгә бик тирән мәгънәле хакыйкать булып ишетелделәр. Чыннан да, без әле һаман ике тау арасы буйлап салынган тигез, күләгәле юл белән, бернинди авырлык сизмичә, әкрен генә алга бара идек. Билгеле, бу юл әкренләп тауга күтәрелсә дә, аның без теләгән ноктага алып менү ихтималы юк иде. Андый тауларга менгәндә, һәркем үзенә юл сала. Безнең дә шул законга буйсынмый хәлебез булмады.
Куе урман белән капланган тауның текә җиренә юлсыз күтәрелә башлагач кына, без никадәр авыр юлга чыкканлыгыбызны аңладык. Өсте-өстенә авып җирне каплаган коры агачлар безнең аякларыбызны тырныйлар, тупас тау имәннәренең тырпаешып торган шыксыз ботаклары киемнәребездән тотып тарталар – бөтен көчләре белән безне алга җибәрмәскә тырышалар. Без тартыша-тартыша алга барабыз. Кайсыларыбыз ачулана, кайсыларыбыз көлә, кайсыларыбыз бер сүз дә дәшми. Кызлар арасында әледән-әле, котчыккыч хәл булган төсле, чарылдап кычкырып җибәрү тавышлары ишетелә. Без андый вакытларда тизрәк ярдәмгә ашыгабыз. Йә киемнәрен ерттырган булалар, йә яфрак астына күмелгән агачларның бер башына басып, икенче башын селкетәләр дә, аны елан дип белеп котлары оча, йә булмаса алдан баручы кешенең, үз артыннан баручылар белән исәпләшмичә, тотынган агачын кинәт ычкындырып җибәрүе сәбәпле, берәрсенең битенә сугылган булып чыга. Шулай азаплана-азаплана һаман алга барабыз, югарыга күтәреләбез. Монда инде без бер-беребездән шактый аерылдык. Күчәрбай, барыбызны да бик ерак артта калдырып, алдан китте. Ул үзенең кайда барганлыгын кычкырып кына белдерә иде безгә. Гаяз аңа иярә алмаса да, аннан калышмаска теләп, барлык көченә ашыга, ара-тирә бик нык алга китеп, безнең күздән югалып куйгалый. Артыкбикә никадәр җитез кыз булса да, бу урында Күчәрбай белән Гаяздан калышты. Бәлки, ул калышмаган да булыр иде, тик аңа күлмәге уңайсызлады. Имән ботаклары аның күлмәгенә бигрәк тә үч булып чыктылар. Аз гына саксызрак барсаң, минут эчендә өстең-башың ертылып бетәргә тиеш. Шуңа күрә дә Артыкбикәгә бик еш тукталырга, тупас рәвештә эләктереп алган каты ботакларны иркәләп кенә ычкындырып җибәрергә туры килә иде. Минем Гаяздан калышмаслык кына хәлем булса да ашыкмадым. Артыкбикәне узып китәсем килмәде. Аның артыннан баруым белән үземне бик бәхетле саный идем. Ул тукталган саен, мин дә аның белән тукталам. Аның эләккән җирләрен ычкындырышам. Аяк аслары бик чытырлы булган җирләрдә, ике як кабыргасыннан тотып, җиңелрәк котылырга ярдәм итәм, шулай без аның белән бергә барабыз. Тик мин аңа эндәшмим, ул миңа эндәшми. Әледән-әле Күчәрбай белән Гаязга үпкәли: «Кая шулкадәр чабасыз», – ди ул. Ә тегеләр, аның саен масаеп, тагын да кызурак баралар.
Ерып чыга алмаслык куе шырлык эчендә без Гаязны да, Күчәрбайны да куып җиттек. Аркылыга җәелеп үскән бер карама төбендә тукталып торалар иде алар. Алар тирәсендә куркынган саесканнар, өйләре янган кешеләр төсле нишләргә белмичә, бер агачтан икенче агачка сикеренәләр. Бик мөһим бер вакыйга бар сыман, берсен берсе тыңлап тормыйча чыкырдашалар, нәрсәгәдер көенәләр, пошыналар.
– Нигә тукталдыгыз, батырлар, буыннар йомшара башладымы әллә?
– Сезне көтәбез, – диде Гаяз. – Менә шул уңайдан саескан оясын да күрдек.
– Шундый адәм керә алмаслык чытырлык эченә кереп оялавын кара син аның! Кем эзләп килер дип курыккан була икән, кирәкле кишер яфрагы!
Бездән артта калганнар да килеп җитте. Саескан оясы янында тукталып, бераз ял итеп алдык. Шактый югары күтәрелергә өлгергән булсак та, без бу урыннан күп җир күрә алмадык: дүрт ягыбыздан да таулар, урманнар каплый иде безне.
Аз гына утыргач та, без үзебезнең шактый арыганлыгыбызны сиздек. Саесканнар юкка гына гауга ясап, хәсрәтләнеп чыкырдаштылар. Берәүдә дә аларның оясына керү өчен куе чытырлык белән тартышырлык дәрт күренмәде. Артык шаян сүзләр әйтеп, компанияне көлдерергә тырышучылар да сизелмәде, һәммәбез дә, Күчәрбайның «Зиләйлүк» көенә курай тартуын тыңлап, тын гына утырдык.
Бераз ял иткәннән соң, юлсыз җирләрдән текә тауга күтәрелүебезне дәвам иттерә башлагач, без арыганлыгыбызны тагын да ныграк хис иттек. Шыксыз имән ботаклары, аяк астында аркылы-торкылы яткан тупас чыбыклар тагын да тырышыбрак каршы торган төсле тоелдылар. Без менәсе түбә һаман да чиксез ерак сыман күренә иде. Мин үземдә мондый юлга чыкканлыгыбызга үкенү сизә башладым. Ничектер эш юктан эш ясап, мәгънәсез, максатсыз нужа чигеп йөрибез сыман тоелды. Шундый уйлар астында аякка эләккән чыбык-чабыкларга ачулана-ачулана алга барганда, миннән алда баручы бер малай аркылыга җәелеп үскән карама ботагын кинәт ычкындырып җибәрде дә бик каты итеп минем битемә суктырды. Болай да нервларым кузгалып бару өстенә җитә калды бу. Алга барудан бөтенләй гайрәтем чикте. Үзалдыма үзем сүгенеп куйдым: «Ниемә дип бу чаклы нужа күрә-күрә анда барабыз соң без?» – дидем. Бу сүзләрем гайрәт кертеп җибәрделәр. Иптәшләргә кычкырдым:
– Туктагыз әле, иптәшләр, бераз ял итик әле!
– Яңа гына ял иттек бит. Озакка сузмыйк инде, – дип җавап бирде Күчәрбай.
Гаяз аның фикерен куәтләп алып китте.
– Нигә тукталып торырга ди, тизрәк менеп җитик тә анда озаграк торырбыз, – диде ул.
– Туктагыз инде, миндә бер тәкъдим бар! – дидем мин.
Артыкбикә бу урында минем арттан килә иде, сүзсез тукталды. Башкалар да минем тирәгә тупландылар. Алдан баручы Күчәрбай белән Гаяз да кире борылды.
– Йә, нәрсә бар?
– Шуннан ары бармыйк инде, кайтыр якка табан борылыйк.
– Нигә? – дип аптырады Гаяз.
Башкалар да, күзләренә шундый ук сорау билгесе чыгарып, миңа карадылар. Мин үземне кинәт ялгыз хис иттем. Тик кайбер кызларның күзләрендә бераз шатлыклы елмаю чаткылары чагылганны сизгәч, батырлыгымны җыеп, фикеремне куәтләдем:
– Ул түбәгә менеп җитәргә бик ерак бит әле, туры гына менәргә булса икән, анда күтәрелеп җитү өчен, тагын ике тау аркылы чыгасы бар.
Гаяз минем тәкъдимне кабул итәргә якын да килмәде.
– Ярты юлны узгач, кире чигенмиләр, Ильяс, – диде ул. Башка бер сүз дә әйтмичә, алга атлый башлады һәм, шактый җир киткәч, артына әйләнеп карамыйча гына, безгә кычкырды: – Әйдәгез!
Иптәшләр һәммәсе дә берсүзсез аның артыннан ияргәч, мин дә ялгыз торып кала алмадым, алар артыннан кузгалдым. «Башкалар берсе дә арымады микәнни» дигән кызыксыну белән кемнең ничек баруын күзәтә башладым. Күчәрбай һаман да әүвәлгечә, куе урманны батырларча ерып, алдан баруында дәвам итә, Гаяз аның артыннан иярә… Күзләрем, Гаязга килеп җиткәч, бер кызык хәл күреп тукталдылар. Гаяз шома гына барган җиреннән кинәт бер читкә сикереп китте дә гаҗәпләнгән күзләре белән әле генә үзе баскан җиргә карап тора башлады. Озак та тормады, куллары белән кызу-кызу селтәнергә тотынды. Селтәнде-селтәнде дә үрсәләнеп маңгаен уа-уа, алга йөгерде. Аның артыннан баручылар да, шул тәңгәлгә җитү белән, утка барып кергән төсле чәбәләнәләр, селтәнәләр һәм кайсы битен, кайсы чәч төпләрен, кайсы беләкләрен уа-уа йөгерергә керешәләр. Ә кызлар берсе артыннан берсе коточкыч тавыш белән чәрелдәп кычкырып җибәрәләр. Бу урында Артыкбикә дә башкалардан аерыла алмады, хәвефле урынны читләтебрәк узарга теләп уңнанрак юл тотса да, тыныч кына үтеп китә алмады, ачы тавыш белән урманны ярып кычкырып җибәрде һәм, иелеп, тез астын ышкый-ышкый йөгерә башлады. Алар артыннан ук мин дә бу хәтәр урынга барып кердем. Анда шөпшә оясы булып чыкты. Гаяз тарафыннан оялары туздырылып ярсытылган шөпшәләр очраган бер кешегә рәхимсез уклары белән һөҗүм итәләр икән. Мине дә аямадылар, берьюлы башымны да, битемне дә, аякларымны да чага башладылар. Бу минутта читтән карап торучы булса, минем дә утка баскан шикелле сикергәләгәнемне, акылсыз кеше төсле кизәнүемне күреп көләр иде. Мин бөтен арыганлыкларымны, кире уйларымны онытып, җиңеләеп киттем. Шул кызулык белән тиз генә Артыкбикәнең артыннан җитеп, аны култыкладым. Сөйләшергә кызыклы тема булды: кемне ничә шөпшә чаккан, кай җирләрен чаккан, авыртуы ничек, фәлән… төгән… Китте сорашу, китте зарланышу, китте көлешү…
Агачлар сирәгәйде. Аяк астында да, аркылы-торкылы яткан агачлар бетеп, эре-эре ташлар килеп чыкты. Тагын берничә адым үтүгә, без бөтенләй ялангач түбә өстендә булдык.
– Менеп җиттек, – диде Күчәрбай.
Һәммәбез дә иркен тын алдык. Күкрәкләребезне җиңү шатлыгы дулкынландырды. Җиләс җиңел һаваны тутырып-тутырып суладык. Төрле якка борылып кычкырдык. Тирә-якта без торган түбәдән дә биегрәк түбә күренмәде, димәк, без чынлап ук тауның иң биек җиренә менеп җиткәнбез. Моннан инде дөнья чиксез киң булып күренә. Әллә кайлардагы исеме мәгълүм булмаган авыллар, чиксез озын булып борылып-борылып аккан Агыйделне аръяклап җәелгән киң-киң тугайларда тәңкә кебек чәчелеп яткан кечкенә-кечкенә күлләр, йомгак шикелле генә булып торган печән кибәннәре… бик күп, бик күп.
Күчәрбай, зур кызыл таш өстенә утырып, кураен тарта башлады. Бу юлы «Буранбай» белән башлады ул. Без һәммәбез дә аңа кушылып җырладык. Бу көйне уйнап беткәч, Күчәрбай тагын берничә озын көй уйнады да, гадәте буенча, кыска көйгә күчте. Без аның көендәге борылышка иярә алмыйча тукталып калдык. Тик Артыкбикә генә абзыйсыннан калышмады. Йөзенә чиксез күңелле чырай чыгарып, кашларын уйната-уйната, әле миңа, әле Гаязга карап такмаклый башлады:
Әй эт өрде, эт өрде,
Тышта берәү йөткерде;
Кодасаның юасаһы
Тамагымды бетерде…
Артыкбикә тарафыннан шаян кыланышлар белән җырланган бу туй җыры күптәннән бирле минем күңелне кытыклап йөргән мәсьәләне исемә төшерде. Күчәрбайның курай уйнап бетүен генә көтеп тордым да, вакытны уңайлы санап, шул мәсьәлә турында сүз ачтым.
– Күчәрбай, – дидем мин, – сеңлеңне ничек итеп югалтуың турында сөйләгәнең юк бит әле син безгә, – дидем.
Гаяз да, бу мәсьәләнең кузгалуын күптән көткән төсле, минем соравымны киңәйтебрәк, аны турыдан-туры Артыкбикәнең үзенә борды.
– Иделбаева, синең безгә теге кеше турында сөйләгәнең юк бит әле. Башка вакытта, дигән идең син, без көтәбез бит.
Артыкбикә безгә җавап бирмичә генә елмайды һәм шаян мимикалар белән башкорт халык җырларын җырлый башлады:
Шәльяулыгым сасагы
Өзелеп калды муелга;
Атаема әйтегез,
Бирмәй торһын бу елга…
Аңа башка кызлар да кушылып киттеләр.
Бу юлы курай үзе җырчылар артыннан иярде, без башланган җырны бүлдерергә батырчылык итә алмадык. Яңадан теге мәсьәлә турында сүз ачарга ирек бирмәде безгә Артыкбикә. Башлаган җыры бетәр-бетмәстән урыныннан торып йөгерде ул. Йөгерә башлау белән аның башыннан яшел тарагы төшеп калды. Без Гаяз белән икебез берьюлы аның тарагы өстенә ташландык. Тик Гаяз җитезрәк булды, миңа кадәр таракны эләктереп, үз башына кадады, мин тарак яткан урынны тырнап калдым… Йөгерешү, куышу, тауның төрле як читенә барып, еракта күренгән бөтен күренешләрне нечкәләп карап йөрү байтакка сузылды. Гаязның тәкъдиме буенча тауның Агыйдел ярына барып тоташкан ягына таба киттек. Астан торып караганда коточкыч биек булып күренгән яр тауның түбәсенә кадәр үк күтәрелмәгән булып чыкты. Ул тауның түбәсеннән шактый ерак икән һәм бик күп түбән икән. Яр буена килеп җиткәнче, без яңадан шактый куе агач араларыннан уздык. Юл түбәнгә таба булганлыктан, агач арасында бару үргә күтәрелгәндәге кебек үк авыр булмады… Күз алдыбызда ярылып-ярылып күтәрелгән кызыл ташлар пәйда булды. Ярның хуҗалары өчен көтелмәгән кунак булып чыкты, ахрысы, ташлар арасыннан күтәрелгән ике тилгән, безнең баш тәңгәлебездә уралып, шомлы тавышлар белән кычкырыша башладылар. Бу тилгәннәрне күргәч, кечкенә вакытта Агыйдел буенда бәбкә саклаган вакытлар искә төшеп китте. Шул чакларны сагынып, кычкырып җибәрдем:
Тилгән, тилгән,
Атаң-инәң үлгән;
Атаң сиңа ни әйткән,
Бәбкәләргә тимә, әйткән.
Көш-көшү-ү!
– Хәзер тилгәннәрнең чираты инде, – диде Гаяз. – Элек син алардан бәбкәләреңне саклаган булсаң, хәзер алар үз бәбкәләрен бездән сакласыннар.
Без, ташлар арасына кереп, биек, текә ярның читенә якынлаштык. Тилгәннәрдән башка һичкем килеп йөрмәгән тыныч ташлар арасында әллә нинди куркыныч серләр бар сыман тоела. Бу куркыныч ярның читенә тагын да якынрак барырга йөрәгебез җитмичә тукталдык. Тик Гаяз гына батыррак булып күренергә теләде. Ул, бездән шактый күп аерылып, ярның кырыена ук бара иде. Артыкбикә аның өчен тынычсызлана башлады.
– Гаяз, барма, кайт кире, егылырсың, – ди иде ул.
Гаяз аның саен киреләнеп, иң куркыныч җирләргә баруында дәвам иткәч, Артыкбикә тагын да ныграк борчылды. Елау катнаш ялыну тавышы белән Гаязны кире кайтырга өнди башлады:
– Гаяз, дим, борыл, җәберләмә безне!..
– Мин тилгән оясын туздырырга барам, – дип җавап бирде Гаяз.
– Барма, Гаяз, тарагымны китер, – диде Артыкбикә.
Артыкбикәнең Гаяз өчен бу кадәр хафалануы мине көнләштергәндәй итте. «Гаязда булган йөрәк миндә юкмыни», – дип уйлап алдым да Гаяз артыннан бара башладым.
– Хәзер мин аны борып алып чыгам, Иделбаева, тарагыңны да алып бирермен.
Көлеп торган Гаяз янына баргач, мин үзем дә кычкырып көлеп җибәрдем. Анда әле яр астына төшеп китәргә бик ерак икәнлеген күрдем мин.
– Һәй, кызлар, юкка куркасыз, килегез монда. Рәхәтләнеп йөгерешеп уйнарлык урын бар әле биредә.
Без ярга якынлашкан саен, тилгәннәр шомланыбрак кычкырышалар иде.
Кызлар, тынычланып, әкрен-әкрен генә безгә табан атладылар. Безнең янга килеп җиткәч, эшнең куркыныч түгеллеген аңлап, алар да көлеп җибәрделәр.
Артыкбикә, назланып, Гаязның җилкәсенә сугып куйды.
– Явыз, кеше куркытып йөргән була.
Гаязның моның белән генә чикләнәсе килмәде, чынлап ук батырлык күрсәтәсе килде, «Тилгән оясын туздырмыйча калмыйм мин» диде дә ул бөтенләй саксыз, кызу адымнар белән тагын дә читкәрәк бара башлады. Артыкбикәнең яңадан хафалануын күргәч, тагын да куркынычрак хәрәкәтләр ясарга тотынды. Иң читкә барып җитеп, ятып яр астына карау белән генә канәгатьләнмәде, бөтенләй ярдан аерылып һавага сузылган кызыл таш өстенә үрмәләде һәм коточкыч бушлык өстенә сузылган кыя өстенә басып сикергәли башлады. Ике тилгән аның өстенә куна язып калалар, куркынган тавышлары белән «корык, корык» дип, еш-еш кычкыралар иде.
– Әһә, – диде Гаяз, – мин аларның ояларына якынлаштым.
Кызларның куркышып кычкыруы, Артыкбикәнең чын күңелдән тиргәп-тиргәп кире кайтырга чакыруы аны тагын да тилертә төште. Ул куркынычлы кыяның киртләчләнеп торган кечкенә ботагына табан атлады. Башта бер аягы белән генә басып, аның ныклыгын сынады, аннан соң икенче аягын ала башлады. Бу куркынычлы хәрәкәтне күзәтеп, барыбыз да тынсыз калдык. Гаяз икенче аягын алып куярга өлгермәде, ул баскан кечкенә киртләч ярылып китте дә, Гаязыбыз, күз ачып йомган арада төпсез бушлыкка очып, күздән югалды. Аның артыннан, балалары-ниләре белән тузып, тилгән оясы төшеп китте. Нишләргә белми үрсәләнеп әйләнгән ике тилгән, йомылып, оялары артыннан түбәнгә ташландылар…
Бөтенебез бердән үзәк өзгеч тавыш чыгарып кычкырып җибәрдек. Мин һушсыз булып ава башлаган Артыкбикәне тотып кочагыма яткырдым. Без бер-беребезгә сүз әйтмичә, урман арасыннан әйләнеп, яр астына табан йөгерә башладык. Мин, ни булганын аңлап җитә алмыйча, бернәрсә дә уйлый алмаслык булып катып калган идем. Артыкбикәнең ярсып-ярсып елавы, безгә ияргән кызлар, малайларның һәммәсенең дә аңа кушылып сулкылдаулары мине әкренләп-әкренләп аңыма китерделәр…
Нишләдең син, Гаяз? Нәрсә болай харап итте сине? Шуның өчен ашкындыңмыни син югарыга? Их, Гаяз, Гаяз, бервакытта да мондый ук башсызлыгыңны күргәнем юк иде бит синең! Нишләдең, нишләдең?!
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?