Электронная библиотека » Мирсәй Әмир » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:20


Автор книги: Мирсәй Әмир


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
III

Тешсез Ибрай тыкрыгын борылып, безнең урамга керүгә, чалма-чапан кигән, тупас кына таякка таянган, кечкенә буйлы, ап-ак кәҗә сакаллы, җеп кебек кенә калдырып алынган мыеклы бер карт очрады. Иртә намазыннан иң ахырдан гына чыгып, һаман да авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып барган бу карт миңа кечкенәдән үк таныш иде. Мин белгәннән бирле аны Таквә Сәхәү дип йөртәләр. Тәкъвалыгы бигрәк тә малайлар каршында нык сизелә торган иде аның. Безнең бөтен уеныбызны яраксызга чыгара торган иде ул: кузна уйнаганда килеп чыкса, «отыш уены – хәрәм уен» дип, кузналарыбызны тибеп очыра, шар сукканыбызны күрсә, «тәрәзә ватарсыз» дип, шарыбызны кесәсенә салып куя торган иде. Көнбагыш ярганны яки сагыз чәйнәгәнне күрсә, «әдәпсезләнеп, авыз күтәреп, урамда ашап йөрмәгез» дип, колакны тартып киткән чаклары да еш була иде. Ләкин без, аны күргәндә, сагыз чәйнәмичә булдыра алмый идек. Чөнки, сагыз чәйнәгәндә, төкерек күп җыела. Ә Таквә Сәхәүнең төкереккә бәйләнгән бик кызык гадәте бар. Ул урамда күрендеме, хәзер бер-ике малай авызларына сагыз кабып, аның алдыннан төшәләр дә алмаш-тилмәш төкеренә башлыйлар. Ә Сәхәү карт аларның артларыннан һәрбер төкереккә тукталып, кәвеше белән ышкып бара, башка малайлар аның артыннан карап, көлешеп калалар иде.

Беркөнне мин аның ни өчен болай эшләвенең сәбәбен әнидән сорадым. Әни: «Сәхәү карт бик акча ярата торган кеше, бервакытны ул юлда кечкенә генә, түп-түгәрәк, ап-ак бер әйбер күргән, аны ун тиенлек көмеш дип белеп тотып караса, төкерек булып чыккан, шуннан соң ул күренгән бер төкерекне кәвеше белән ышкып карый торган булып киткән, имеш», – дип җавап бирде. Чын идеме ул, әкият идеме, тик ул хәбәр минем аркылы шул ук көнне бөтен малайларга фаш булды.

Билгеле, Сәхәү картның тәкъвалыгы болар белән генә чикләнми. Кышкы озын төннәрдә урамнарда җырлап йөргән яшьләрне таяк белән кыйнау; Гает көннәрендә, тәравих намазларында, мәчеткә тулып, намазлык өстендә әдәпсезләнүче малайларны типкәләп чыгару; мәзин йоклап калган көннәрдә иртәнге азанны әйтү һәм яңгырсыз елларда яңгыр боткасы пешерү; мәчеткә утын-фәлән китерү өчен өмә чакыру; мөтәвәллиләр җыелышы уздыру; яманаты чыккан хатыннарны авылдан кудыру кебек эшләрне оештыруда да башлап йөри торган тынгысыз карт ул. Авылдагы иң хәлле кешеләрдән саналганга күрә, мулла-мәзиннәр генә түгел, бик күп башка картлар, картлар рәтенә кермәгән ир уртасы крестьяннар да ул күтәргән эшләргә кушылмыйча, аның тәкъдимнәрен кабул итмичә булдыра алмыйлар. Аның бу чаклы тәкъва булып китүенең сәбәбен авыл халкы түбәндәгечә аңлата: Сәхәү карт яшь чагында бик тәүфыйксыз кеше булган, имеш. Кәлимулла исемле зур маллы картның төпчек улы булганга күрә, иркә үскән, ди. Егет булып җиткәч, яман юлга басып, азып-тузып киткән, атасының акчасын урлап качып, еллар буена югалып йөргән, ди. Атасын җәберләп кенә калмаган, яман кешеләргә катнашып, тирә-яктагы бик күпләргә зыян китергән, ди. Атасы үлем түшәгенә яткач кына кайтып, үткән эшләреннән елый-елый тәүбә итеп, картның бәхиллеген алган һәм, атасы дөнья куюга, яшь әнисе белән никах укытып (Кәлимулла карт үләргә бер ел калганда гына яшь кәләш алган булган), ике агасын куып чыгарган да төп йортта калган. Бу кыланышлары өчен аны ике агасы да, карт анасы да яратмаганнар. Дөнья кайгысы көчлерәк булганга күрә, Сәхәү алар белән исәпләшмәгән, теше-тырнагы белән атасыннан калган дөньяга ябышкан. Мал табу, дөнья арттыру өчен нинди юл уңай килсә, шуннан барырга тайчынмаган. Үзе дә эшләгән, хатыны да эшләгән, тирә-яктагы ярлы-ябагай да аңа хезмәт иткәннәр. Ул арада әкренләп кенә гомер узган, аның үз уллары үсеп җиткән.

Бик күпләрне имгәткән дөнья сугышы аның малларына һәм малайларына зарар китермәү генә түгел, киресенчә, аңа тагын да югарырак күтәрелергә ярдәм иткән. Дөньяның «рәтен» белеп яшәү нәтиҗәсендә Октябрь революциясе дә аның тамырын бөтенләй суырып ташлый алмаган. Бик күпләрнең үзәгенә үткән ачлык та Сәхәүгә дөньясын түгәрәкләүгә генә хезмәт иткән. «Тынгысыз» еллар беркөе уңайга салынып, ирекле сәүдәгә юл куелгач, ул тагын да иркенрәк тын ала башлаган. Дөнья эшләрен улларына тапшырып, үзе ахирәт эшләре тирәсенә якынлашкан. Үкертеп сәүдә иткән улларына акыл һәм фатиха биреп кенә ята торган булып калган. Тәкъвалык эшендә узынып китүе яшь чагында эшләгән гөнаһларын йолу исәбеннән килеп чыккан, имеш, ди…

Агыйдел ярында очраган серле кыз тәэсире астында янып кайтып килгәндә очраган кечкенә буйлы мәчет карты – Таквә Сәхәү – ни өчендер әнә шулай берьюлы бөтен тарихы белән күренде миңа. Ике елны шәһәрдә уздырып, яңа гына кайтып төшкән кеше булганга күрә, үземне авылдагы бөтен кеше өчен кунак дип уйлаганмындырмы, нигә икәнен үзем дә белмичә, Таквә Сәхәү белән исәнләшәсем килде.

– Исәнме, Сәхәү бабай! – дип кычкырдым.

Таквә Сәхәү оеп кына кайтып барган җиреннән шып тукталды, йөзе белән безгә әйләнеп, озын җиң эченнән аз гына чыгып торган сул кулын маңгаена куйды, өстебезгә карап бераз сүзсез торды да, җавап бирмичә, кинәт үз юлына борылды. Бер-ике адым атлаганнан соңында гына бөтен тирә-якка ишетелерлек көр тавыш белән каргана башлады:

– Тәһарәтемне сындырта яздылар, җәһәннәм кисәүләре, тфү!.. Төне буе зина кылып йөриләр дә, таң тишегеннән торып, госел коенырга баралар, дөнья корыткычлар, тфү!..

Мин, елмаеп, Гаязга борылдым:

– Тере кулак күргәнем юк, ди идең, Гаяз, менә шушы инде ул, күр…

IV

Таквә Сәхәү тарафыннан өстебезгә ыргытылган пычрак ялага карап кына Агыйдел буеннан алып кайтып килгән яхшы кәефебезгә зарар килмәгән иде. Без әле һаман да, билгесез кыздан алып калган татлы тойгылар йогынтысыннан айный алмыйча, ниндидер бәхетле очрашулар, күңелле күрешүләр көтеп хыяллана идек. Йокыдан торуыбызга ук барлык тойгыларыбызны тоткын иткән Агыйдел буеның матур табигате безгә тагын да тулырак булып күренә, бу матур табигать эченә яшерелгән тәмле серләр тагын да тирәнрәк булып тоела иде. Шундый тойгылар кочагында без үзебезне бер бу авылга гына кунакка кайткан итеп түгел, бәлки бөтен дөнья йөзенә мәңгегә кунак булып килгән бәхетле кешеләр итеп сизә идек. Тик, белмим, бәхеткә каршымы, кызганычка каршымы, акыл белән бер тиенлек алыш-биреше булмаган ул тойгыларыбызның гомере кыска булды. Бик кыска булды. Табигатьнең чиксез матурлыгына күмелеп утырган тыныч авылның тынычсыз яклары, күңелсез яклары безгә күренергә ашыктылар.

Көне буена бик күп хәлләр белән танышып, бик күп зарлар ишетеп өлгергән идек инде без. Кич белән, абзыйлар-җиңгиләр утаудан кайтып умач ашагач, капка төбенә чыгып утырган идек. Озын көннең кызу кояшы, әкертенләп кенә сүрелеп, Агыйдел аръягындагы таллар артына барып баткан иде инде.

Безнең янга башлап Тешсез Ибрай килде. Нәкъ баягыча, озын мыеклы кешеләргә генә хас булганча, киң елмаеп сөйләнә-сөйләнә килде ул:

– Җә, ниләр күрдегез, кунаклар? Безнең авылның табигате ошадымы, Гаяз иптәш?

– Ошамаган кая ул, Ибрай абзый, – диде Гаяз, үзенә төбәп сорау бирелгәнгә күтәрелебрәк тә китте бугай, – мондый матур җирләрне картиналарда да күргәнем юк иде минем.

– Ә менә монда, Яшел Елга тамагын үткәч, җәелеп яткан чирәм бар, анда булдыгызмы?

– Без ул якка бармадык әле…

– Әй, сез әрәмә арасын гына яратасыз шул. Иң матур җирне күрмәгәнсез, матурлык әнә шунда…

Мин Ибрайның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламыйча каршы төштем, чөнки ул матур дип күрсәтергә теләгән җирнең кайчандыр сөрелгән булып та бик күп еллар буенча тик ятканлыктан төрле чүп үләннәре басып беткән ямьсез җир икәнлеге миңа электән үк мәгълүм иде инде.

– Юкны сөйлисең лә син, Ибрай абзый, – дидем мин, – тапкансың матур җир.

– Әй, энекәйләрем, күзегезне ачып кайтармаганнар икән лә…

Ибрайга башлаган сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр, яныбызга килгән бер яңа кеше бүлдерде.

– Нәрсә болгата мыек, нәрсә болгата Тешсез, нәрсә лыгырдый, һаман хыялланамы? – диде яңа кеше һәм, үз сүзләреннән үзе кычкырып көлгәннән соң, безнең белән исәнләшеп, чирәм өстенә утырды. Ялангач аяк өстенә генә киелгән зур юкә башмагын салып какты. Башмак эченнән, шылтырап, самовар кәлпәге килеп төште. – Әй шайтан малайлар, – диде ул, – нәрсә болай аякка мишәйт итеп килә дисәм… Ә анда аналары сукрана-сукрана иске түбәтәй белән томалап йөри самоварын… Мә, шайтан малай, бу синең эшең, бар, анаңа алып кайтып бир, тиз йөгер.

Килим микән, юк микән дигән төсле, курка-курка гына безнең янга якынлашкан күк күлмәкле, ыштансыз малай атасы ыргыткан самовар кәлпәген эләктереп кире борылды һәм ук җитезлеге белән күздән югалды.

Сүзен бүлгәнгә кәефсезләнеп, ни әйтергә белми утырган Ибрай:

– Әйе шул, Ибрай лыгырдасын әле, лыгырдар әле ул Тешсез Ибрай, – дип, яңа кешегә җавап бирде дә сүзен безгә борды: – Шулай ул, энем, ә мин инде сине шул чирәмнең матурлыгын күрерлек булып, күзе ачылып кайтыр дип көтә идем.

Болай тартып-сузып, читләтеп сөйләүләргә өйрәнмәгән Гаяз түземсезлек күрсәтте:

– Хикмәте нәрсәдә соң аның, Ибрай абзый? – дип сорады.

Сүзгә тагын бер яңа кеше катнашты:

– Байыйсы килә Ибрай абзагызның, байыйсы килә…

Өч-дүрт каеш йөгәнне бергә бәйләп аркасына аскан килеш, ялкау гына атлап кайтып килүче бер яшь егет әйтте бу сүзне. Өстенә кигән киндер күлмәгенә, мәңге чишелмәстәй итеп киелгән чабаталарына һәм чит-читләре чачакланып беткән киез эшләпәсенә караганда, аның аркасына күтәрелгән каеш йөгәннәр бәйләме үзенеке түгел икәнлеге бу егет белән бөтенләй таныш булмаган кеше өчен дә сизелерлек иде. Мин, аның Күчәрбай исемле башкорт егете икәнен әүвәлдән үк бик яхшы белгәнгә күрә, хәзерге көндә кемдә булса да ялчылык итүен һәм бу минутта хуҗасының атларын кырга җибәреп кайтып килүен бик тиз аңладым. Ул, үзе әйткән сүзгә үзе уңайсызлангандай, оялып кына безнең белән исәнләште һәм, төркемнән шактый читкә китеп, чирәмгә чүгәләде.

Сүзнең үзәген үзеннән ычкындырасы килмәгән Ибрай аны да җавапсыз калдырмады:

– Әйе шул, Күчәрбай энем, – диде, – Ибрай абзыеңның байыйсы килә. Ә менә синең, күрәм, байыйсың килми, сукса тимер өзәрлек чагыңда Таквә Сәхәүне баетып ятасың, алйот.

Күчәрбай, ник сүз кушканына үкенеп, тавышсыз гына җиргә карады. Ул арада безнең янга тагын берничә кеше килеп, чирәм өстенә сузылыштылар. Килгән берсе, Ибрайның сүзен бүлдереп, бер-ике сүз әйтә дә безнең белән исәнләшә; аннан соң сүз яңадан Ибрайга кайтып кала иде.

– Аның хикмәте, энекәйләрем, – диде Ибрай, Гаяз тарафыннан китереп куелган сорауга җавап биреп, – ул җирнең яхшылыгында. Юк, яхшылыгында гына түгел, яхшы җирләр күп ул, төп хикмәт шундый яхшы җирләрнең әрәм ятуында. Сөрәсе иде шул җирне дә яшелчә утыртып җибәрәсе иде…

– Ул җирне күтәрү өчен дүрт ат җигәргә кирәк шул, Ибрай абзасы, – диде берәү, юкны кайгыртасың дигән төсле сузып, өметсез итеп әйтте.

Тик Ибрай аңа карап кәефсезләнмәде, киресенчә, үзе теләп шулай әйттергән төсле эләктереп алып китте:

– Дүрт ат нәрсә, дүрт ат пустяк ул, анда менә…

– Синдә икесе дә юк бит әле аның, берсе дә барлы-юклы…

– Бүлдермәсәнә, дүрт ат пустяк ул, машина кирәк анда; безнең илдә тракторлар бар бит хәзер, сез күрмәгәч тә бит, мин аларны күргәләгән. Менә егетләргә шуны әйтәсем килә минем, алар бит хөкүмәткә якынрак торган кешеләр, хөкүмәт ни әйтер икән дим шул турыда? Хөкүмәт кайгырта торган эш бит ул!..

Гаязның техникумда укыган вакытта үзен үзе онытып җибәрә торган гадәте бар иде. Аның ул гадәте берәр авыр мәсьәлә өстендә бик озак баш ватып утырган чакларында күренә торган иде. Андый чакларда, башын ике кулы белән кысып, берсүзсез утыра-утыра да күңеленә килгәнне кычкырып әйтә иде ул. Бүген көтелмәгәндә шул гадәте кабатланды аның.

– Әйе… әйе… – диде ул, башын ике кулы белән кыскан килеш, берәүгә дә карамыйча, үзалдына үзе сөйләнеп куйды. – Әйе… Ленин әйткәнчә…

Мин аның бу сүзләренә бернинди дә мәгънә бирергә өлгермәдем, Ибрай читән буендагы ботаклы бүрәнә өстендә утырган җиреннән дәртләнеп сикереп торды:

– Вәт, әйттем бит мин, рабочий булса, аннан бер эш чыга, дип, и чыкты; бир, энем, кулыңны, мин дә нәкъ әнә шуны әйтәм, бир кулыңны, була болай булса…

Гаяз алдына килеп баскан Ибрайның үзенә сузылган кулын күреп аптырап калды:

– Чү, туктале син, Ибрай абый, минем бит бернәрсә дә әйткәнем юк. Нәрсә була, ничек була?

– Как әйтмәдең, «Ленин» дидең ләбаса!

– «Ленин» дисә соң…

– Ленин «коммуна» диде бит безгә. Ясап карыйсы иде шуны. Берничә хуҗа артель булып берләшер идек тә, менә дигән җирне кисеп алып торып, бергәләп дөнья көтә башласак, ә? – Ибрай тирә-ягына каранып куйды, тирә-як тыныч иде. – Юлын гына белмибез, юл күрсәтүче булып, баш-күз алганчы хөкүмәт машиналар биреп торса… Кала итәр идек без бу авылны! Нигә? Валлаһи! Китереп ач шунда кәнсир заводы, помидор кирәкме, кыяр кирәкме, кызыл борыч кирәкме, үстереп өлгертәбез; китереп ач шушында шикәр заводы, чөгендер белән күмеп ташлыйбыз без аны. Аннан соң менә шушында, Кызыл яр астына, Агыйдел агымына көйләп, электростанция корып җибәрсәң… Ялт! Йә, каладан кайсы җире ким була безнең авылның, ә? Их, җире җир генә түгел бит аның монда, алтын бит ул, бодай нинди ишелеп уңа бит. Валлаһи дип әйтәм, шундый эскертләр куяр идек, Таквә Сәхәвеңнең төшенә дә кергәне юк әле андый эскертләрнең… Шулаймы, энем Күчәрбай, ни дисең? Син дә, ичмасам, үзебезгә эшләр идең, ә?

Күтәрелеп көлү тавышлары астында Күчәрбай чирәмдә яткан җиреннән әкрен генә кузгалды, бернинди җавап та бирмичә, тынычлап кына кайтыр якка юнәлде. Ибрай ярым ачулы, ярым шаян тавыш белән аның артыннан кычкырып калды:

– Кая кузгалдың, әй чүпрә-чүпрә, курыкма, хәҗәеннәрең юк монда…

Икенче берәү аны кайтырга өндәгән булып шаяртты:

– Бар, бар, Күчәрбай, яхшы чакта китеп кал, югыйсә Ибрай шайтан ул, котыртып, әллә ниләр эшләтер. Бар, Сәхәү бабаңның аркасын кашы…

Күчәрбай берсенә дә әһәмият бирмәде. Шул ук әкрен, тыныч адымнары белән тавышсыз гына күздән югалды.

Читән буенда калганнар аның хәле турында үзара зарланышып куйдылар:

– Менә бәндә инде, бичара, уйнамас-көлмәс, ачуланмас, сүгенмәс, дурак та түгел, акылы да җитенкерәми, күрәсең, югыйсә кол булып йөрерлек малай түгел инде – сукса, тимер өзәрлек егет. Белмәгән машинасы юк.

Күчәрбай, чынлап та, үзе укый-яза белмәсә дә, ургыч, суккыч шикелле төрле авыл хуҗалыгы машиналарында эшли белә торган алтын куллы егет иде.

Төркем кузгалып куйды. Сүзсез генә тәмәке тартып яткан берәү, зур гәүдәсен күтәреп, аягөсте басты, каты итеп киерелде, авызын зур ачып иснәде.

– Ярар, егетләр, җитәр, – диде, – сөйләсәң, сүз чыга, төртсәң, күз чыга дигәндәй, сүз бетмәс ул, иртәгә эшкә барасы бар, кайтышыйк та ятышыйк.

Аның артыннан тагын берничә кеше кузгалды. Тик, бу төркем өчен яңа кеше булган Гаязның нидер әйтә башлавын күреп, аягүрә баскан килеш тукталып калдылар.

– Ибрай абзыйның сүзләре, – диде Гаяз, – әгәр дә ул аларны чынлап уйлаган булса, бик кадерле сүзләр. Тик менә мин белмим, алай уйлаучы Ибрай абзый үзе генәме, әллә аңа кушылучы башкалар да бармы? – Гаяз, җавап көткәнен сиздереп, бераз туктап торды. Башкалар да, авызларын йомып, тынычлыкны тирәнәйттеләр – җавап бирүче булмады. Гаяз әйтергә теләгән фикерен ачыклаштырыбрак яңадан кабатлады: – Әгәр дә, әйтик, Ибрай абзый теләгәнчә, юл күрсәтүче булса, хөкүмәт кирәкле машиналар белән ярдәм итсә, артельгә кереп эшләргә теләүчеләр сезнең арада булыр идеме?

– Нигә булмасын, – диде берәү әкрен генә.

Башмагы эченнән самовар кәлпәге чыккан кеше дә аның фикерен куәтләп куйды:

– Булмыймы соң, Ибрай ише тимер көрәк белән җир сөрүчеләр азмыни бездә.

– Әнә безнең абзый да каршы килмәс иде аңа, – дидем мин.

Ләкин абзый бу турыда үзенең ашыкмаганлыгын белдерде:

– Уйлап карар идем әле, энем, – дип куйды.

Аягүрә баскан кешеләр, артык сүз озайтканны көтмичә, үз йортларына таба кузгалдылар. Без капка төбендә яңадан Ибрай белән үзебез генә торып калдык. Ибрай тагын нәрсәләрдер сөйләмәкче иде, Гаяз да аның белән киңәшмәкче иде, минем абзый каршы төште: безне үзе белән өйгә керергә чакырды.

– Әйдәгез, егетләр, тизрәк кайтыйк инде, Ибрай абзыегызның сүзе бетмәс, анда, өйдә көтәләр, – диде ул.

Без дә, бүгенге утырышны шуның белән бетереп, өйгә керергә риза булган идек, тик якында гына шакылдавык тавышы ишетелеп бүлдерде.

– Туктагыз, – диде Ибрай, – Имәли абзыегыз килә, аны да тыңлап карыйк.

Абзый, Ибрай чакырганны көтмичә, үзе үк кире борылган иде инде. Имәли исеме чыккач, мин дә бик кызыксындым. Гаяз аның кем икәнен белмәсә дә, безнең кызыксынуыбыз аркылы аңарда да Имәлине күрәсе килү тойгысы кузгалмый булмагандыр. Революция белән бергә безнең авыл каршында чиксез зур дан алган партизан Имәлинең хәзерге көндә ни хәлдә булуын беләсем килә иде минем. Җәйге авылның кичке тынлыгын җимереп ишетелгән шакылдау тавышы аның хәзерге көндә урам каравылчысы булып йөрүен үзе күренмәс борын ук сөйләп бирде бирүен. Гади тукмак формасында юнылган агач башына шакмак тагып ясалган коралның, әле әкрен генә тавыш чыгарып, әле бик каты кызып китеп, тигезсез шакылдавы йә булмаса бик каты шакылдап килгән җиреннән кинәт бөтенләй тукталып калуы, кемнеңдер нәрсәгәдер ачулануын, нәрсәгәдер ярсуын, кемнәргәдер йодрык янавын күңелгә төшереп, Имәлинең үз хәленнән риза түгеллеген аңлата төсле тоелды. Тик бу сизенү генә канәгатьләндерми, тизрәк аның үзен күрәсе, нинди хәлдә булуын үз авызыннан ишетәсе килә иде.

Ул озак көттермәде. Мин Гаязга аның кем булуы турында кыска гына итеп аңлатырга да өлгермәдем, килеп тә җитте. Ибрай үзенең һәрвакытта һәр дусына әзер булган ачык йөзе, уен сүзләре белән алдан эләктереп алды аны:

– Ишеттек, Имәли, ишеттек, тукта.

– Ишеттегез, пычагым, агач тавышын гына ишетәсез сез, үзегез агач булгач, – диде Имәли.

Аның сүзләре, пулемёттан чыккан төсле ашыгып, берсен берсе куып чыктылар. Ярым карлыккан тавыш белән бөтен авылга ишеттерергә теләгән төсле кычкырып сөйли иде ул.

Ибрай, аны тынычландырырга теләгән төсле, юрамалый әкрен тавыш белән җавап кайтарды:

– Агач тавышы чыгарып йөрисең бит, Имәли туган. Агач тавышы ишетмичә, нәрсә ишетик соң?

Ләкин Имәлинең тавышы әкренәймәде, яртылаш әшәке сүзләр кыстырып, кычкырып җибәрде ул:

– Йөрәк тавышы ул… Йөрәк тавышын ишетмисез сез!

– Әдәплерәк сөйләш әле, Имәли туган, болар бит синең үз малайларың түгел, кунаклар, – диде Ибрай, безгә төртеп күрсәтте.

– Ә, Ильясмы? – диде Имәли, мин дип белеп, Гаязга кулын сузды. – Нихәл?.. – Ул минем исем белән дәшәсе урында тагын әшәке сүз әйтеп куйды.

Гаязның андый кешеләрне яратмавын белгәнгә күрә, мин бик нык борчыла башладым. Гаяз, әлбәттә, аның белән күрешмәс, тупас рәвештә борылып китәр дип көтә идем. Ләкин, гаҗәпкә каршы, бу минутта Гаяз миңа таныш булмаган ягын күрсәтте. Имәлинең үзенә караганда да әшәкерәк җавап белән шапылдатып күреште:

– Шәп… Тик мин Ильяс түгел, әнә ул, – дип, мине күрсәтте.

– Ә-ә… – дип сузды Имәли, аның тавышы кинәт йомшарып калды, – кала зимагурымыни? То-то…

Гаязның батыр җавабына кәефләнеп, барыбыз да көлдек, мин Имәлинең яныма килүен көтмәдем, үзем башлап кулымны суздым:

– Нихәл, Имәли абзый, көннәр ничек үтә?

– Күрмисеңмени, Имәли абзаң бөтен авылга баш! – диде ул, шакылдавыгын каккалап алды. – Влач алган кеше бит без, как жы! – Аның тавышы тагын күтәрелә башлады.

Ибрай Имәлинең болай тупас кылануларын ошатмады.

– Тукта әле, Имәли, чәпчемә әле син, – диде ул. – Синең кем икәнеңне беләбез инде, миңа бик матур сүзләр сөйләгәнең бар бит синең. Менә кунаклар белән чынлабрак сөйләшеп кара әле син. Кирәкмәгәнгә әдәпсезләнәсең, алар бит шәһәрдән килгән кешеләр. Үзең рабочий дип үлә торган кеше, менә бусы рабочий егет. Чибәр егетләр алар.

Ләкин Имәли йомшармады, шул ук күтәренке тавыш белән шундый ук әшәке сүзләрен кыстыра-кыстыра, безгә бәйләнде:

– Чибәрләрдер, чибәрләрдер, алар кебек чакта без дә чибәр идек. Ә соң сез нигә кайттыгыз, эчәргә кайттыгызмы, мөгаллимәбез артыннан өстерәлергә кайттыгызмы? Мөгаллимә шәп бит безнең, матур егетләрне бик тиз әйләндерә торган мөгаллимә…

– Тукта әле, Имәли абзый, нигә алай урынсызга…

– Туктатма, туктатма, беләм, икесен дә буш куймассыз. Кайтып киткәләүчеләр булгалады инде бездә… Күрербез, тукта! – Ул, әллә нинди тирән серләр аңлатырга теләгән төсле бармак янап, «тукта» дигән сүзенә яңадан басым ясады: – Тукта! Тукта, күрербез. Тукта, менә тыңлап тор. – Ул, шакылдавыгын селкеп, «тук-та» дигән тавыш чыгарды. «Тук-та» дидеме? Тукта! Тукта-а!..

Шул ук сүзне авызы белән дә, шакылдавыгы белән дә кабатлый-кабатлый, безнең яннан китеп тә барды.

– Тук-та. Тук-так, тук-так… Так-тук. Тук-та. Тук-тук…

Имәлидән калгач, озакка сузылган тынлыкны Гаяз бозды:

– Нинди бәндә булды бу?

Ибрай оялып кына җавап бирде:

– Яхшы кеше ул үзе, тик әзрәк төшереп чыккан, шайтан…

Имәли шулай минем күңелемдә аңлашылмый торган ямьсез тойгы калдырып китте. Башкалар өчен дә күңелле булмады булса кирәк: Ибрай, юаш кына саубуллашып, үз ягына борылды; без, үзара бер сүз дә әйтешмичә, өйгә кердек. Шакылдавык авазы һаман колак төбемдә яңгырый, аермачык итеп «тук-та!» ди иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации