Электронная библиотека » Мирсәй Әмир » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:20


Автор книги: Мирсәй Әмир


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
XV

Без кайтырга чыкканда, тәмам караңгы төшеп җиткән, урамда хәрәкәт туктаган иде инде.

Шактый вакыт сүзсез барганнан соң, Гаяз:

– Бик яхшы булды әле бу, – дип куйды.

– Нәрсәсе яхшы булсын, нинди нәтиҗәгә килә алдык соң?

– Низамый бүген безгә тешен күрсәтеп яхшы итте. Әйе, менә бүген күрсәтеп яхшы итте, югыйсә ул аны барыбер күрсәтергә тиеш иде. Төшенәсеңме син, ул тешләрнең безне бик каты тешләү ихтималы бар иде бит. Әле дә ул ихтимал беткәне юк югын. Ләкин без хәзер ул тешләрнең көчен беләбез инде…

– Әйе-әйе, – дип кушылып киттем мин. – Алдан белеп торгач, аннан саклану юлын табу да җиңел.

– Саклану юлын гына түгел, ул тешләрне сындыру юлын да табарга кирәк, – дип өстәде Гаяз.

Без тагын беразга тын калдык. Ул тынлыкны Гаяз бозды:

– Ни әйтсәң дә, бүгенге утырышта җиңүчеләр без булып чыктык, – дип куйды ул.

Аның мондый нәтиҗәгә килүе миңа иртәрәк төсле тоелды.

– Көрәш башланды гына әле, дус, – дидем мин, – нәтиҗә чыгарырга ашыгырга ярамый.

– Анысы шулай, – диде Гаяз, – анысында сүз дә юк, шулай да көрәшнең башлану кадәресе үзе генә дә бүгенге көндә безнең өчен җиңеш.

Яңадан урнашкан тынлыкны бу юлы мин боздым:

– Беләсеңме, Гаяз, Низамыйның сүзләре дә бөтенләй игътибарсыз калдырырлык түгел бит. Андый фикерләре белән ул күп кенә крестьяннарны шиккә төшерүе мөмкин.

– Бөтен бәла дә шунда шул, – диде Гаяз, ашыга-ашыга үз фикерен сөйли башлады: – Низамый фикерләренең нигезе бик тирәнгә барып тоташа. Чорт белсен, әллә кайларга барып тоташа аның нигезе. Безгә аның сәяси тамырларын табарга кирәк. Менә шул турыда уйлап килә идем әле. Гомуми җыелыш җыйганчыга хәтле, һичшиксез, тагын бер кат Аязгуловка барып кайтырга кирәк. Бу мәсьәләдә коры тойгы белән эш итү генә җитми.

Мин «безнең җыелышка Аязгулов үзе дә килсә, яхшы булыр иде» дияргә теләп авызымны ачкан идем, көтелмәгәндә яныбызга килеп чыккан Имәли бүлдерде. Белмим, ул безне артыбыздан тыңлап килгәнме, әллә каршыбыздан килеп чыкканмы – ни булса да, безгә аның шакылдавыгы ишетелмәгән иде.

Исәнлек-саулык та сорашып тормастан, тын урамны яңгыратып кычкырып җибәрде ул:

– Команда көтәм, егетләр.

Без сискәнеп киттек. Мин, әйтергә теләгән фикеремне онытып, авызымны ачкан килеш аптырап калдым. Имәлинең нинди команда турында сөйләве миңа тиз генә аңлашылып та җитмәгән иде, Гаязның шаян үткенлеге мәсьәләгә тиз ачыклык кертте:

– Смирно! – дип кырт кисте ул.

Имәли аягын шапылдатып басып катып калды:

– Есть, смирно!

– Ун көн срок эчендә укырга-язарга өйрән!

Мин көлеп җибәрдем.

Имәли, урыныннан кузгалып, кулын селкеп куйды:

– Шаяртма син мине, энем. Команда бир син миңа. Разведкага җибәр син Имәлине. Аракы эчә-эчә совет сүгеп утыручы кулакларны тотып алып килергә куш син аңа. Халык җилкәсен кимереп симереп ятучы кооператив күселәренең бугазыннан алырга команда бир.

Гаяз тагын кырт кисте:

– Смирно!

Имәлинең аягы яңадан шапылдады.

– Безнең сугыш мылтыксыз сугыш булыр дип әйттекме без?

– Әйттегез.

– Алай булса, менә шул: без сиңа ун көн срок эчендә укырга-язарга өйрәнергә кушабыз.

– Кемнән өйрәним?

– Әнә Күчәрбайдан өйрән.

Имәли тагын кулын селтәп, «шаяртма» ди башлаган иде, Гаязның «смирно!» командасы яңадан яңгырады:

– Команданы тикшермиләр, үтиләр.

– Туктале, – диде Имәли, гаҗәпләнгән тавыш белән. – Әллә чынлап та шаярмый сөйләшүеңме бу?.. Ничек тикшермисең ди, Күчәрбай үзе миннән дә надан бит, ул мине ничек өйрәтсен?

– Күчәрбай да укый-яза белмиме? – диде Гаяз, белмәгән булып.

– Дөм сукыр.

– Алай булса, сиңа тагын бер команда: унбиш көн срок эчендә Күчәрбайны да укырга-язарга өйрәт.

Имәли үзенә үзе «вольно!» командасы бирде һәм, кесәсеннән тәмәке чыгарып, төрә-төрә сөйләнә башлады:

– Мин сезне, акыллы гына сүзләр сөйләшеп килгәч, аеклар дип торам тагын, ләгыйньнәр, тартасызмы?

Ниһаять, Гаяз да көлде. Җыйнаулашып Имәлинең махоркасын төрә башладык (дөрес, тәмәкене Гаяз да, мин дә чынлап тартмый идек, тарту дигәнебез төтен чыгару гына иде. Атналар буе тәмәке затын авызга алмый йөрү дә берни түгел иде безнең өчен. Шулай да, үзебезгә калса, олырак, җитдирәк кеше булып күренәсебез килгәндерме, тартырга тәкъдим итүче булганда, кире какмый идек).

– Ә бит, Имәли абзый, – диде Гаяз, – төптән уйлаганда, без наданлыкны бетерү турында шаярып сөйләшмибез.

– Бер дә чынлап әйткән сүзгә охшамый бит бу, Гаяз туган. Ничек итеп мин, үзем сукыр килеш, Күчәрбайны өйрәтим?

– Хикмәт анда түгел, хикмәт ул эшкә күңел бирүдә. Ә сез күңел бирмәгәнсез. Чакырган чакта да ликбезга бармагансыз.

– Низамыйлар мөгаллимәсеннән укып йөрисем килми, егетләр, теләсәгез ни әйтегез.

– Анысы барыбер. Безнең Кызыл Армия командирлары әнә, кирәк булгач, сугыш белеменә патша генералларыннан да өйрәнгәннәр.

– Сугыш белеме бит ул. Ә бу…

Без, аны әнә шул сүзеннән эләктереп алып, социалистик җәмгыять төзү турында бар белгәннәребезне аңлатырга тотындык. Совет власте чыгарган законнарны яхшы белү, аларны тормышка ашыруда актив катнашу кулакка каршы көрәштә иң зур корал икәнен әйттек без аңа. Моның өчен барыннан да элек укый-яза белү, культуралы кеше булу кирәклеген әйттек. Үзең бертөрле дә чара күрмичә, коры зарланып йөрүнең үзең өчен дә, совет власте өчен дә файдасы юклыгын әйттек.

– Ә кулак нәрсә ди синең турыда, Имәли абзый, беләсеңме? – диде Гаяз.

– Беләм.

– Совет аңа җир бирә – сөрми, диме? Орлык бирә – чәчми, ашап бетерә, диме? Шулаймы?

– Беләм. Хатын белән үзем җигелиммени сукага?..

Шулай итеп, сүз уңае тагын үзеннән-үзе артель мәсьәләсенә килеп терәлде. Һәм Имәли безнең күз алдында ук икенче кешегә әверелгәндәй булды. Бәлки, бу аның икенче кешегә әверелүе булмагандыр, бәлки, үзен һаман хаксыз җәберләнүчегә санап, үпкәләп, ачуланып, нигә икәнен үзе дә аңламыйча, ярсып йөргән кешенең нормаль хәлгә кайтуы булгандыр. Һәрхәлдә, ул моңарчы без белгән Имәли түгел иде инде. Җитдиләнде, сабырланды, хәрәкәтләре дә, теле дә шомара төшкән кебек булды.

– Була бу болай булса, – диде ул. – Барып чыга бу! Волком үзе дә булышам дигәч… Ә бездән эш калмас. Оешабыз. Укыргасын да өйрәнербез. Язаргасын да. Күчәрбай да өйрәнер, ник өйрәнмәсен, өйрәтербез…

Һәм ул, аякларын нык-нык басып, шакылдавыгын тирән ышаныч белән яңгыраган көйгә бәрә-бәрә, урам буенча китте. Без аның шакылдавыгы да үзе белән икәнлеген тик шул минутта гына сиздек.

XVI

Рамазан гаете якынлашу уңае белән зур кичә уздырырга әзерләндек без. Кайтуыбызга артык озак булмаса да, авылга тәмам ияләшеп җиткән идек инде.

Бу вакыт эчендә без ике тапкыр совхозга барып кайтырга да өлгергән идек. Андагы тәҗрибә кырларының уңышлары безгә крестьяннар белән әңгәмә алып барган вакытларда көчле мисал булып хезмәт иттеләр. Тик совхозның безнең авылдан ерактарак булуы тыгызрак багланыш тотарга уңайсызлады. Авылның үз халкын да күбрәк катнаштырып, совхозга экскурсия ясарга теләсәк тә, бу планыбыз тормышка аша алмады. Совхоз белән багланышның безнең өчен иң отышлы минуты алда иде әле. Аязгулов алар белән үзе дә сөйләшкән булып чыкты. Совхозның җитәкчеләре безгә трактор белән җир сөреп бирергә вәгъдә иттеләр: «Кайчан авылыгызда артель оешыр, кайчан артельнең үзенә билгеләнгән җирнең межалары ачык булыр, безгә әйтерсез. Шул вакытта безнең трактор сезгә ярдәмгә әзер булыр», – диделәр алар.

Без авылда алып барган бөтен эшебезне әнә шул ноктага илтеп җиткерү теләгеннән чыгып корып җибәрдек.

Беренче көннәрдә безнең өчен искиткеч булып күренгән Агыйдел буйлары, ямьле тугайлыклар, куе урманнар, карарга имәнеч ташлы таулар – һәммәсе дә табигыйләштеләр. Баштарак үзләренең төрле характерлары белән кызык булып тоелган кешеләр дә гади төс алдылар. Тешсез Ибрайның акыллы сүзләре, абзыйның тупас мужиклык кыланышлары кимегәндәй булды. Яшьләрдән танышларыбыз күбәйде. Беркемнең дә күзенә бәрелми йөргән комсомолецлар арасыннан менә дигән егетләр килеп чыкты. Без аларның үзләрен генә түгел, ата-аналарын да, хәтта сөйгән кызлары кем булуын да белеп бетердек. Кайсы урамда кемнәр торуы, безнең кыланышларга кемнәрнең ләгънәт төшереп, кемнәрнең рәхмәт яудыруы да безгә сер түгел иде инде. Күптән түгел авылда комсомол ячейкасының гомуми җыелышы да булып үтте. Волкомол секретаре гына түгел, Аязгулов үзе дә катнашкан бу җыелышта иске бюро туздырылып, яңа бюро һәм яңа секретарь сайланды. Без дә хәзер комсомол эшенә кунак булып кына түгел, волком тарафыннан ячейканың үзенә беркетелгән тулы хокуклы членнар булып катнаша башладык. Яшьләрнең бик күбесенең безгә мәхәббәт белән караулары, Ибрай, Имәли, Күчәрбай кебекләрнең активлашып китүләре һәм алар рәтенә кергән башка крестьяннарның да якты йөз күрсәтүләре безгә батырлык бирәләр. Шуларга таянып, без тирән ышаныч белән рәхәтләнеп эшлибез. Диннең зарарлары турында әңгәмәләр уздырабыз. Туры килгәндә, мулла белән дә бәхәскә килеп, картлар алдында үз сүзебезне өстен чыгарабыз. Өзлексез стена газетасы чыгарабыз. Анда мулла-мәзиннәрне, Таквә Сәхәүләрне, шулай ук кооператив тирәсендә сизелүче күселәрне ачы тәнкыйть итеп шигырьләр язабыз, сурәтләр төшерәбез. Крестьяннарның читән буйларында чүбек чәйнәп уздыра торган вакытларына да кысылабыз, ничек итеп күп уңыш алу, ничек итеп, нинди юллар белән яхшы тормышка чыгу хакында белгәннәребезне сөйлибез. Сөйләшүләр, язышулар белән генә калмыйбыз, абзыйлар белән бергәләп кырга да чыгабыз; чалгы тотып печән чабабыз, сәнәк тотып кибән куябыз… Әнә шулардан гыйбарәт иде безнең авылда эшләгән эш. Шулар нәтиҗәсендә безне бөтен авыл бик тиз белеп алды. Яшьләр, иртә таңнан торып эшкә китәселәрен дә онытып, төннәрен безнең тирәдә үткәрә торган булып киттеләр. Гадәттә, кичләрдә мәчет тәрәзәсе төбенә җыелышып, тәравих тыңларга яратучы хатын-кызлар да, сукыр суфиның, көчәнә-көчәнә, «Сөбхәнәдил мөлки вәл мәләкүүт…» дип ыңгырашуын ишетүгә караганда, безнең җырларны тыңлауны һәм безнең гармунга кушылып җырлауны артыграк саный торган булып әверелделәр.

Рамазан гаетенә карата әзерләнгән бүгенге кичәбез шушы бер-ике атна эчендә алып барган эшләребезгә йомгак ясау урынын тота иде. Кичәбез бөтен авылны шаулатырлык бер вакыйга булып чыкты.

Ул кичәгә без алдан ук әзерләндек. «Галиябану» га кат-кат репетицияләр ясап, рольләребезне күңелдән белү дәрәҗәсенә килеп җитә яздык. Исмәгыйль ролен яхшы башкаруы белән авыл каршында танылган Низамыйның спектакльгә катнашудан баш тартуы безне шатландырды гына (Низамый беренче бюро утырышыннан соң, бигрәк тә гомуми җыелыштан соң, икенче юл алды: безнең белән бөтенләй диярлек аралашмый башлады. Әледән-әле калага йөри торган булып китте. «Галиябану» ны куярга әзерләнүебез турында әйткәч, «Мин бушый алмыйм, эшлисе эшләр муеннан» дип кенә куйган иде). Аның урынына комсомолецларыбыз арасыннан менә дигән егетләр табылды. Спектакль әзерләнде.

Бөтен авылның диярлек бу спектакльне кызыксынып көтүе безнең болай да канатланган йөрәкләребезне җилкендерә, без алдыбызга алган эшебезне чиксез дәрт белән башкарып чыгарга атлыгып тора идек. Тик кичә башланыр вакыт җиткәч, эчне пошырган бер генә мәсьәлә булды: ул Артыкбикә мәсьәләсе иде. Бүгенге кичәбезгә без аны кунак итеп чакырган идек. Һәм ул килергә вәгъдә биргән иде. Кичә башланыр вакыт җиткәч тә Артыкбикәнең килмәве шактый тынычсызландырды. Шулай да бу кимчелек кенә безнең бүгенге дәртебезне сүндерә алмады. Авылга кайтканнан бирле алып барылган эшебезнең нәтиҗәсен бөтен авыл каршында ачып күрсәтү дәрте канатландыра иде безне. Мәктәп залына төйгечләп тутырылган төсле күп булган көләч йөзле халык арасында үзебезне иң якын дусларыбыз арасында йөргән төсле хис итә идек без. Бик күп яңалыклар, бик күп күңелле хәрәкәтләр өмет итеп, безгә төбәлгән җылы, якын карашлар безне канатландырганнан-канатландыра бардылар…

Шашып кул чабулар, шатлыклы «ура» авазлары арасында без күтәренке күңел белән кичәне ачып җибәрдек. Ачу миңа тапшырылган иде. Мин, алдан ук бик нык әзерләнеп, хәтта бөтенләй диярлек ятлап куелган сүзләр белән мондый кичәләрнең әһәмияте нидән гыйбарәт булуын сөйләп чыктым һәм кыскача гына бүгенге кичәнең программасы белән таныштырдым. Программабыз кичәне мөмкин кадәр озаккарак сузарга тырышып төзелгән иде. Иң элек рәсми бүлек булырга, рәсми бүлек артыннан «Галиябану» шактый урын алырга, аннан соң концерт бүлеге булып, гает вакытына кадәр сузылырга һәм мәчеттә гает укылган вакытта бездә «комсомол гаете» укылып, кичә шуның белән тәмам булырга тиеш иде. Мөмкин хәтле күбрәк халыкны гаеткә – мулла вәгазен тыңларга җибәрмичә тотып калуны үз алдыбызга бурыч итеп куйган идек.

Кичәнең рәсми бүлеген алып бару өчен президиум сайлау турында сүз чыгуга ук, Гаяз белән минем исемне кычкырдылар. Без үз тарафыбыздан комсомол ячейкасының яңа секретаре Искәндәрне, авыл советы председателен, Тешсез Ибрайны һәм безнең кичәбездә актив катнашу теләге белән каравылчылык эшен бүгенгә башка берәүгә тапшырып торган Имәлине сайларга тәкъдим иттек. Тәкъдимебез алкыш белән каршыланды. Тагын да көчлерәк кул чабулар астында президиум членнары урыннарын алдылар. Башка вакытта оялуның ни икәнен дә белмичә, теләсә кем алдында теләсә нинди хәрәкәт ясый ала торган һәм теләсә нинди сүзне кычкырып әйтергә тартынмаган Имәли, зал тулы халык алдына чыгып, кызыл материя белән капланган өстәл артына кереп утырырга уңайсызланды. Куе кызыллык белән капланган йөзен кешеләрдән яшерергә теләгән сыман түбән иеп, иң арттагы урындыкка гына утырды. Җыелышның председателе итеп билгеләнгән яңа секретаребыз Искәндәр, өстәл өстендә торган җиз кыңгырауны шалтыратып, халыкны тынычландыргач, Гаязга сүз бирде. Көчле алкышлар астында Гаяз сәхнәнең сул ягында торган трибуна артына чыгып басты. Аның утызлы лампа яктысында болай да алсу булып янган матур йөзе трибуна өстенә ябылган кызыл материя шәүләсе белән тагын да җанлана төшкән иде.

– Иптәшләр! – диде ул.

Тыныч тавыш белән әйтелгән шушы бер сүздән үк халык тирән тынлыкка чумды. Гаязның нәрсәләр сөйләячәге миңа билгеле иде инде. Шуңа күрә дә аның сүзләренә артык әһәмият бирми идем мин. Тик ул сүзләргә карата зал тарафыннан күрсәтелгән көчле игътибар минем йөрәгемне кузгатты. Көчле шатлык миңа урынымда тыныч кына утырырга ирек бирми: әле өстәлдә яткан кәгазь өстенә мәгънәсез сызыклар төшереп куям, әле өстәлгә җәелгән кызыл комач өстендә торып калган кечкенә җыерчыкларны тигезлим, әле ансыз да якты булып янган аяклы лампаларның филтәләрен тагын да зуррак чыгарып куям, – кыскасы, бөтен тәнемне чолгап алган шатлыклы кан йөрешенә чыдый алмый идем мин. Әйе, зур шатлык иде бу. Залга тулган халык – бу авылның астын өскә китерерлек көч бит ул. Шундый зур көчне үзеңә таяныч итеп тою ул – чиксез зур уңыш. Чиксез зур җан рәхәте. Чиксез зур шатлык. Ул шатлыкның көчен аңлау өчен, бу җыелышның нәрсә икәнлеген хис итү кирәк. Гаязга төбәлгән йөзләрчә күзләрдәге җылылыкны тою кирәк. Ибрайларның, Имәлиләрнең, Күчәрбайларның күбесенчә ризасызлык сызыклары белән җыерылып йөри торган йөзләренә чыккан бүгенге алсу чырайларның мәгънәсен аңлый белергә кирәк. Мин шул минутта аларны бик нык сизә, бик нык тоя, бик нык аңлый идем. Бәхетле, чиксез бәхетле идем мин.

Бөтен барлыгымны чолгап алган әйбәт кәефемне уртаклашырга теләп, Имәлигә борылдым:

– Нихәл, Имәли абзый, кәефләр ничек? – дидем.

Ләкин Имәли мине ишетмәде. Ул күзләре белән дә, авызы белән дә Гаязга карап онытылган иде. Әйтерсең лә Гаязның авызыннан берсеннән-берсе кадерлерәк алтын кошлар очып чыгалар да, Имәли аларның берсен генә дә ычкындырмаска бөтен көче белән тырыша. Аның шулкадәр бирелеп тыңлавын күргәч, мин дә Гаязның сүзләренә колак салдым. Гаяз бу минутта уразаның зарарлары турында сөйли: диннең, Алланың юк нәрсә икәнлеге, аларның табигатьнең тирән серләренә төшенә алмаган вәхши халык хыялында туып үскән һәм изүчеләр сыйныфы тарафыннан көчләп дәвам иттерелгән әкият булуын аңлатырга тырыша, шуңа дәлилләр китерә. Китергән дәлилләре бик беркатлы гына булсалар да, берсе дә җилгә китми, бердән, аларның бик ачык аңлаешлы булуы, икенчедән, Гаязның үзенең шундый батыр фикерләрне кыю итеп, курыкмыйча әйтеп бирүе халыкка бик нык тәэсир итә иде.

– Үзегез уйлап карагыз инде, абзыйлар, – ди ул, – күктә дә юк, җирдә дә юк, уңда да юк, сулда да юк – бер җирдә дә юк. Муллалар үзләре шулай өйрәтә бит, без түгел. Беркемнән дә тумаган да, беркемне дә тудырмаган да… Шуны бар дип ышан, имеш. Аны изге санап, иман китер, имеш. Акыллы, аңлы кеше эшемени инде бу, иптәшләр?

Диннең тамырларын ачу ягыннан караганда бик көчсез дәлил булсалар да, бу сүзләрнең батыр итеп әйтелү кадәресе халыкны җанландыра, кайберәүләр кәефләнеп көлеп җибәрәләр, күпләр җитди уйга чумалар, кайберәүләр, пулемёт ядрәсеннән качкан төсле иелеп, ишектән чыгып сызалар. Гаяз аның саен батырлана бара, тагын да кыюрак, тагын да кызыграк дәвам итә:

– Ярый. Алла булсын да ди. Шундый изге ди ул, шундый рәхимле дә ди ул. Алай булса, тәкъдирне кая куябыз? Дөньяда Алла кушмаган эш юк икән, тәкъдирдән узып булмый икән, ул вакытта гөнаһлы кешеләр каян килеп чыга? Аның бит гөнаһ эшләве дә тәкъдирдә язылган. Ничек итеп, тәкъдирдән узып, саваплы эш эшләсен? Берәү, тәкъдирнең алдан язып куюы буенча, кяфер булып туган икән, ул инде ничек итеп, тәкъдирдән узып, мөселман булсын? Алланың үзе кушканга күрә кяфер булган бит ул. Шул ук Алла, шул ук бәндәсен кяфер булып яратылганы өчен тәмугта яндырачак. Йә, шул изге зат эше буламыни? Берәү карак икән, үзе теләп карак түгел – тәкъдирдә язылганга күрә карак. Берәү эчкече икән, үзе теләп эчкече түгел – тәкъдирдә язылганга күрә эчкече. Мин менә алласыз икән, үзем теләп түгел – Алла кушканга күрә алласыз. Шулай булып чыга бит, иптәшләр, ә? Димәк, Алла үзе гөнаһ эшләргә язган, үзе шул ук кешеләрне гөнаһ эшләгән өчен утта яндырырга җыена. Йә, шул изге зат эшемени?..

Зал кинәт дулкынланды. Кемнәрнеңдер кычкырып көлүләре, кемнәрнеңдер ашыга-ашыга чыгып сызулары арасыннан аерылып, кара сакаллы, киң битле, таза гәүдәле берәү алга атлады. Ярым елап чыккан ямьсез нечкә тавыш белән кычкыра-кычкыра атлады ул:

– Бу ни эш бу, җәмәгать! Ничек итеп түзеп утырмак кирәк! Изге гарәфә кичәсендә шул молокосостан газиз Аллабызны мыскыл иттереп утырабыз. Ничек безне җир йотмый, җәмәгать!..

Бу кеше Таквә Сәхәүнең олы улы Шәфыйк иде. Ул, бакалея һәм галантерея товарлары белән сәүдә итеп, атналар буена чит авыл базарларыннан кайтмый йөргәнгә, без аны моңа кадәр сирәк күрә идек. Бүген, гаеткә каршы төндә өендә кунып, беренче тапкыр буларак безнең кичәгә килгән булган икән. Аның күтәрелүе залның тынычлыгын шактый югалтты. Кемнәрдер шундый ук ямьсез тавыш белән аның сүзләрен куәтләп кычкыра башладылар. Кемнәрдер аңа каршы күтәрелделәр. Гаяз үз тавышын ишеттерә алмый башлады. Искәндәр барлык көченә кыңгырау шалтыратса да, көчәя барган шау-шуны җиңә алмый иде. Имәлинең көчле тавышы ярдәмгә килде. Ул ут кебек кабынып сикереп торды да залны тутырган тәртипсез гауганы кисеп кычкырып җибәрде:

– Җитәрегез!

Кинәт тынып калган зал өстендә Имәли Гаязның сүзләрен кабатлады:

– Алла кушмаган эш булмас, җәмәгать, тәкъдирдә язылмаган булса, сезне берәү дә Алласыз итә алмас. Курыккан кешеләр тәкъдир кушуы буенча чыгып китсеннәр.

Халык тынды. Тик һаман да берәм-берәм генә чыгып китүчеләр бетмәгән иде дә, ярсып күтәрелгән Шәфыйк тынычланырга теләми иде.

– Дин юлында шәһит китәсем килә минем, җәмәгать! Күңелем күтәрә алмый минем ул көфер сүзләрне, җир йотар, җәмәгать! Әйдәгез… – Ул, талпынып-талпынып, трибунага омтыла иде. Ләкин аны җибәрмәделәр.

Ә Имәли һаман ярсыды:

– Тәкъдир кушуы буенча эчкәнсең, Шәфыйк, атаң кушуы буенча монда килеп тавыш чыгарасың, безнең кушу белән чыгып кит!

– Шәһит китәсем килә минем, җәмәгать, теләсәгез нихәтле дөмегеп утырыгыз, Ходай каршында үзегез җавап бирерсез, ә мин шәһит китәм! – Ул бөтен көче белән омтылып ычкынды һәм, кулларын болгый-болгый, трибуна янына ташланды. Сәхнә өстенә үрмәли башлаган җиреннән аны Низамый килеп тотты, гадәтенчә ясалма тыныч тавыш белән ярсыган исерекне кире кайтарды:

– Шәфыйк абзый, маташма, ярамый, әйдә әле.

Шәфыйк, башыннан сыйпалган бала төсле, Низамыйга буйсынды. Түбән караган хәлдә, бер сүз дәшмичә кире борылды. Низамый аны, киң аркасыннан сөя-сөя, ишектән чыгарып җибәрде дә яңадан алгы сафка килеп утырды. Мәсхәрәле елмаю белән Гаязга карап алды. Аның ул карашы миңа «Менә шулай эшлиләр аны, көч менә миндә» дигән сыман аңлашылды.

Шәфыйк чыгып китүгә, зал иркен тын алып, кәефләнеп көлде. Аннан соң әүвәлге тынычлык урнашты. Гаяз тагын дәвам итте. Ул үзе белгән кадәр диннең тамырларына керде, Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләрендә әйтелгән наданлыклардан көлде, андагы каршылыкларны табып, ачып салды. Җир шарының кайдан килеп чыгуына тукталды. Яшен нидән килүен, яңгыр кайдан явуын, җир йоту ни дигән сүз булуын да читтә калдырмады. Аның шактый озынга сузылган докладын ялыкмыйча тыңладылар. Сүз азагын Гаяз артельгә китереп терәде. Яхшы тормышка чыгу өчен Ленин тарафыннан күрсәтелгән юлларны аңлатып, инде безнең авылда аңа төшенүчеләр барлыгын, аларның быел көздән бергә оешып эшли башларга ниятләре барлыгын әйтте. Ярлыларны, урта хәллеләрне шуларга кушылырга чакырып сүзен бетерде.

Залны күтәргән кул чабулар басылгач, җыелыш председателе Искәндәр озакламый спектакль башланачагын, хәзергә берничә минутка Имәлигә сүз бирелүен әйтте. Имәлигә сүз бирелүен ишетү белән, Низамый кычкырып көлеп урыныннан торды да халыкка карап кычкырып җибәрде:

– Хатын-кызлар, тизрәк чыгып калыгыз, Имәли сүз алды! – диде.

Бөтен зал шаулап көлеп җибәрде, һәм чынлап ук хатын-кызлар арасыннан кайберәүләр кузгалыша башладылар. Ул арада трибунага чыгып баскан Имәлинең гадәттән тыш кызарып бүртенгән йөзен күргәч, йөрәгем шаулап киткән сыман тоелды. Имәли менә-менә бер әшәке сүз белән кычкырыр да бөтен җыелышның ямен җибәрер кебек тоелды. Ләкин, бәхеткә каршы, Имәли үзен бөтенләй көтелмәгәнчә тотты.

– Кузгалмагыз, күгәрченкәйләрем, кузгалмагыз! – диде ул. – Бүген миннән дә тәмле телле кеше юк.

Кузгала башлаган хатын-кызлар, кәефле елмаешып, урыннарына утырдылар. Зал Имәлине үз итеп кычкырып көлде. Тик моңарчы елмаеп утырган Низамый гына, бу хәлне күргәч, шашкан төсле авызын ачып катып калды.

– Әйе, иптәшләр, – дип дәвам итте Имәли, – мин бүген тәмле телле. Сәбәп: бүген сез миңа барыгыз да, Низамый, сине әйтмим, сөекле булып күренәсез. Мин хәзер дөньяда яхшы кешеләрнең күплегенә ышандым. Күзем ачылды минем. Менә моны хәзер Имәли шатырдатып укый белә (ул кесәсеннән газета чыгарып селкеде). Менә моның аркылы дөньяның бөтен серләрен, бөтен яшерен җирләрен күреп була. Моның аркылы Таквә Сәхәүнең Күчәрбайга түләми калдырган червонецларының кайда яшерелгәнлеген дә, Шәфыйк йөрәгеннән Совет хөкүмәтенә каршы төзәлгән агулы укны да, мулла йөрәгеннән патша йөрәгенә сузылган әшәке җепне дә күреп була. Әйе-әйе, Имәли хәзер җиде кат җир астын да, җиде кат күк өстен дә күрә белә. Ә сез беләсезме, мин сукыр идем бит. Кайда нәрсә барын белмичә, капшанып эзли идем бит. Бәләкәйдән тормышның ачысын-төчесен татыдым, уникегә хәтле ыштан кими үскәнемне һәркайсыгыз белә. Кемнәргә генә эшләмәдем, кемнәр генә кыйнамады мине! Малай чакта, көтү көткәндә, кем иренмәсә, шул тотып кыйнады. Байда торган чакта, менә шушы Низамыйның әтисе тотып кыйнады. Солдатка баргач, офицерлар тотып кыйнады… Дөньяның якты җире юк иде минем өчен. Уйлый идем уйлавын, бу дөньяның безнең өчен дә якты җире бардыр дип уйлый идем. Шуның өчен дә шул, большевикларның беренче сүзләрен ишетү белән, мин аны тапкан төсле булдым. Ул якты җир шушында, үзебездә икән. Тик аңа ирешү өчен, ут аша үтәргә икән. Ут эченә ташландым. Пешерде. Бик каты пешерде. Менә монда пешкән эзе бар (ул уң як ботына сугып алды), менә монда да бар (сул як беләгенә сугып алды), менә монда да бар (сул аягын күтәреп, үкчәсенә сугып алды) – алар барысы да менә монда сакланалар (уң кулының бармакларын киереп аерып, йөрәгенә басты). Җиңеп чыктык. Перекоп утын кисеп чыккач, монда кайттым. Берзаман яңадан дөнья караңгы сыман тоелды. Менә ничә ел Совет хөкүмәтенә үпкәләп йөрдем, юләр. Үзем яклыйм, үзем үпкәлим: ул Таквә Сәхәүләрне яклый кебек. Ул безнең ишеләрне кайгыртмый кебек. Төрле укымышлы бай малайлары, мулла малайлары аны бөтенләй үз кулларына алып бетерәләр кебек. Ниләр генә кайнамый иде минем йөрәктә! Кем белән уртаклаша идем? Юк иде бит. Шакылдавыгым гына иде бит минем сердәшем. Йөрәгемдәге серләрне шакылдавыгым белән генә җырлап йөри идем бит. Сез аны аңламый идегез. Йоклый идегез сез рәхәтләнеп. Ә мин йокламыйм. Караңгыда эшләнә торган шомлы серләрне мин генә күрәм. Күз алдыгызга китереп карагыз сез менә шуны: караңгы төн. Тышта – урамда – берәү дә юк. Бөтен авыл йокыда. Таквә Сәхәүләр тәрәзәсендә генә ут бар. Әкрен генә якын барам. Пәрдә ярыгыннан гына карап торам. Шәфыйк, атна буена сәүдәдә йөреп, файда итеп кайткан да эчәләр. Җырлыйлар. Әйттерәләр. Ата – улны, ана кызны белми – кочакланышалар, үбешәләр. Карап торам-торам да, йөрәгемә чыдый алмагач, ачу белән тәрәзә төпләрендә шакылдыйм. Алар мине эчәргә сорый дип аңлыйлар – берсе, стакан белән аракы тотып, урамга чыга, «Мә, Имәли, кәефләнеп җибәр» ди. Мине тынычландырмакчылар, имеш. Юк. Мин аларныкын эчмим. Юк, мин алардан аракы сорамыйм. Эчсәм, хәләл аракы эчәм мин. Тынычлыкларын бозасым килеп кенә аларның тәрәзә төпләрендә шомлы тавыш чыгарам. Шуннан соң минем шакылдавыгым беразга күтәренке көй уйный. Низамыйлар урамына килеп чыккач, тагын йөрәгем сыкрый башлый. Тагын шул хәл: бөтен урам йоклый, Низамыйларның бакчага күмелгән тәрәзәләрендә генә ут ялтырый. Анда да барам. Төшерелгән пәрдәләр арасында минем күз сыярлык кына ярык табыла. Аларда каладан, Низамыйның абзыйсы яныннан килгән кунаклар була. Эчәләр. Белеп торам, безнең кооператив акчасын эчәләр. Тагын йөрәгем түзми. Тагын ачу белән шакылдатып китәм. Низамый минем бу гадәтемне яратмый, шулай бит, Низамый (ул, алгы сафта кашларын җимереп утыручы Низамыйга карап, шундый сорау бирә. Низамый эндәшми, көчәнеп елмая)? Син яратмаганга күрә мин шулай эшлим, – дип куя Имәли һәм, аның белән озак мавыкмыйча, яңадан үзенә кайта. – Эчмәгән чакларында да тынгы бирмим мин аларга. Була шундый төннәр. Караңгы. Җил. Давыл. Кое сиртмәләреннән асылган арканнар ямьсез тавыш чыгарып сызгыралар. Мин әкрен генә шакылдыйм. Авыл тынычлап йоклый. Таквә Сәхәүләр дә йоклыйлар. Шундый вакытта исемә төшә минем: «Мин соң шул Таквә Сәхәүләрне тынычлап йоклатыр өчен сугышып йөрдеммени?» – дим. Тагын йөрәгем кузгала. Әкрен генә тәрәзә төбенә киләм. Өй эчендәге тынлыкны бераз тыңлап торам да кинәт бөтен көчемә шакылдата башлыйм. Аннан соң Таквә Сәхәүнең куркып уянуын, «Колһуалла» укып әйләнеп ятуын күз алдыма китереп көләм. Бераз йөрәгем басылып кала… Менә шулай тилереп йөри идем бит мин. Хәзер менә дөньяны тагын икенче төрлерәк күрә башладым инде. Хәзер надан үткәргән гомеремне жәлләп кенә җаным әрни…

Имәли үзенең тиз арада укырга өйрәнүе турында кабатлады. Безгә рәхмәт укыды. Совет властеның авылда хезмәт ияләре кулына бирелгән власть икәнлеген, безнең авылда исә аның күбрәге Низамыйлар, Таквә Сәхәүләр кулына эләккәнлеген һәм хәзерге көндә аны чын-чынлап ярлылар, урта хәллеләр кулына кайтару өчен көрәш башланганлыгын кат-кат әйтте. Ярлыларны активлашырга, курыкмыйча сүзләрен сөйләргә чакырды. Бу урында Күчәрбай вакыйгасын атап телгә алды (күптән түгел генә Күчәрбай өчен шактый зур бер яңалык булып алды. Шуңа күрә Имәлинең ул вакыйга турында сөйләгән җирен кыскартмыйк).

– Менә Күчәрбай әкәмәтен генә алып карыйк, – диде Имәли, трибуна өстенә ташлаган газетаны кулына алып, вакыйганың ничек булуын сөйли башлады: – Менә бу егетләр миңа укырга өйрәнергә приказ бирделәр. Күчәрбайны да өйрәтергә куштылар. Риза булдым (залда җиңелчә генә көлүләр ишетелде). Көлке түгел. Приказ булгач, үтәргә кирәк. Тотындым Күчәрбайны өйрәтергә. Өстерим дә китерәм тегене Ильясларга, мәгез, мин әйтәм, ите сезгә, сөяге миңа. Йә Ильяс өйрәтә, йә Гаяз, йә бүтән берсе туры килә. Өйрәтәбез бит Күчәрбайны. Аны өйрәтә-өйрәтә, үзем дә өйрәнеп киттем. Хәрефкә хәрефне ялгый белә генә башлаган идек, егетләребез безне өйрәтеп тә тормыйлар. Газета тоттыралар да җибәрәләр: мәгез, имеш, үзегез өйрәнегез. Икәүләп газета сукалый башладык бит… Беркөнне шулай, ай яктысы белән таң яктысы бергә кушылган вакытта, бәбкә үләне өстенә сузылышып ятканбыз да газетаны сукалыйбыз. Эрерәк хәрефләрен укып килә торгач, берзаман «Батрак хакын талаган кулак» дигән статьяга күз төште. «Күчәрбай, – мин әйтәм, – монда синең кебек берәү турында сүз бара бугай», – дим. Башта бер кат сукалап чыктык. Күңелгә ятышлы хәбәргә охшый бу. Тагын бер тапкыр укып чыктык – прәме Күчәрбайның үзе турында язган кебек. Исеме генә башка. Менә мин сезгә ул хәбәрне укып күрсәтим (ул, газетаны актарып, үзенә кирәк җирен бик тиз эзләп тапты). «Батрак хакын талаган кулак» дигән… Ибрай авылында, дигән, Сәлимгәрәй Сәхипгәрәев дигән кулакта, дигән, Кинҗәморза исемле ятим башкорт малае, дигән, батрак булып, дигән, биш ел буенча договорсыз эшләп килгән, дигән. Бу хәлне, дигән, волость батраклар комитеты сизеп алып, Сәлимгәрәй кулакны судка бирде, дигән. Совет суды бу эшне тикшереп, дигән, Сәлимгәрәй кулакны Кинҗәморзага киемнәр алып бирергә һәм 320 сум акча түләргә мәҗбүр итте, дигән.

Аерата бер тынлыкка чумып тыңлаган зал, хәбәр укылып беткәч, җиңел сулап куйды. Имәли, газетаны өстәл өстенә ыргытып, сүзендә дәвам итте:

– Киттек, мин әйттем, Күчәрбай, волостька – батраклар комитетына барабыз. Таквә Сәхәүне судка бирәбез. Син дә бит аңарда ни гомердән бирле договорсыз – тамак хакына эшләп йөрисең. Күчәрбай карыша бит шул вакытта: кәрәкмәй, ди, юкка тавыш сыгарып йөрмәем, ди. Юләр, мин әйтәм, аз алйот булып йөрдеңмени? Чак ризаландырдым бит. Үз хакын сорарга курка. Хәзер инде Күчәрбайның эше судта. Батрачком әйтә, Күчәрбайга бик күп тия, ди. Берсүзсез алып бирәбез, ди. Советның безнең файдага чыгарган законнарын үз күзебез белән укып кайттык…

Берничә минутка гына дип сүз алган Имәлине, шулкадәр күп сөйләвенә карамастан, зал тулы халык кыймылдамыйча тыңлады.

– Советны кулак кулына бирмик, кооперативны үз кулыбызга алыйк, яшәсен совет власте, яшәсен коммунистлар партиясе, яшәсен Третий Интернационал! – дип сүзен бетерүгә, Имәли дәртле алкышлар астында трибунадан озатылды.

– Ун минутка тәнәфес. Аннан соң спектакль башлана. Яңа көчләр катнашы белән «Галиябану» уйнала.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации