Текст книги "Батырша"
Автор книги: Җәмит Рәхимов
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Аларына гаҗәпләнмәде Абдулла. Хатын-кыз заты шундыйдыр инде ул, йорт-җирне учлап тоту, өйдә учакны сүндермәү өчен яралгандыр. Анасы Бибинур да гомер бакый тик тору дигәнне белмәде бит. Кайчан карама, шул савыт-сабалары белән кайнады, кышлар буе җеп эрләде, киндер сукты. Җәйләрен исә, ире белән рәткә җигелеп, крәстияннең авыр йөген тартты. «Килен – каенана туфрагыннан» диюләре хак икән. Килгәннән бирле арты утыргычка тими Зөлхәбирәнең.
Болары әле баласы гына булган икән. Көз дип тормады, дистәгә якын тавык, аталы-аналы каз асрый башлады. Көннәрнең берендә буаз тана җитәкләп кайтып керде. Яшь остазбикәнең тынгысызлыгы мулланы да мәшәкать белән күмде. Сыеры булгач, анысына абзары, печәне, каз-тавыкка кетәге кирәк бит әле. Хак, үзе балта чапмады, чөй какмады Абдулла, мәгәр әлеге эшләрнең һәркайсы артыннан йөрү дә байтак кына вакытны ала иде. Келәү ае[26]26
Келәү ае – октябрь.
[Закрыть] керүгә карамастан, мәдрәсәдә сабакларны башламый торды имам-мөдәррис – һаман да хуҗалык кирәк-яраклары артыннан йөрде.
Хәер, алары сыныкка сылтау гына иде бугай. Хагын әйткәндә, гел генә дә яшь бикәче янында ураласы килә иде мулланың. Ничек кенә сәер, маҗаралы булмасын, өйләнү дигән нәрсә ничектер үзгәртеп җибәрде аны. Тутыя дигән асыл зат йөрәгенең тирән бер җиренә чумды, ниндидер томан пәрдәсе белән өртелде. Баксаң, Зөлхәбирә дә бөтенләй төшеп калганнардан түгел икән ләбаса. Теге чакны, беренче күргәндә, маңгаена төшеп торган баш киеме генә сөйкемсез итеп күрсәткән икән аны. Кияү мунчасында ук абайлады Абдулла: кызның мәрмәрдәй ап-ак тәне, җилкәсенә таратып ташлаган болыт-кара чәче бик тә килешле, йөреш-кыяфәте нәзакәтле, багалмасы булып торган күкрәкләре ымсындыргыч. Болар исә бар да утыз дүртенче яшен куып та кызлар кулы тотып карамаган карт егет өчен көтелмәгән ачыш, татлы мизгел иде. Кисәк үзгәргәнен, Зөлхәбирәгә көннән-көн якыная барганын үзе дә сизеп торды Абдулла. Шуларның барына эченнән генә куанып, канатланып йөрде, шәкертләренә дәрес тыңлатуны сузды.
Инде кыш ае – рамазан җитәргә дә дүрт-биш көн генә калды. Абдулла җанындагы яшь кияү дәрте артка чигенеп, мөдәррислек комарлыгы уянды. Ул мәдрәсәгә кереп, андагы назир[27]27
Назир – мәдрәсә караучы.
[Закрыть] аша Апушны һәм Мөслимдәге биш-алты малайны чакыртты, тирә-яктагы мишәр вә башкорт авылларына барып, шәкертләргә хәбәр салырга кушты.
Ул арада кырпак кар төште, дәресханәләр ягып җылытылды, чит авылныкылар, үзләре күтәрә алган кадәр ризыкларын алып, мәдрәсәгә җыелдылар. Иртәгә дәресләр башланмакчы.
Шул көнне кичке буйда мәдрәсә ихатасына уйламаган-көтмәгән юлаучы – Карышбаш бабулы Колчура килеп керде. Атының тәмам талчыгып, бөтенләй эштән чыгуына караганда, йомышы җитди вә ашыгыч иде чапкынның. Шулай булып чыкты да. Бернинди хафасыз, ваемсыз гына мәдрәсәдән чыгып килүче Абдулла аны, күрүдән элек, тавышыннан танып алды.
– Хәзрәт, анаң вафат! – дип кычкырды Колчура, сәлам бирергә дә онытып.
Абдулла исен тиз җыйды. Кайчан вә ничек дип сорашып тормады, имам икәнен дә онытып, бар көченә Мөслим старшина өенә торып чапты.
Аның йомышын тынына капланып дәшә алмый торуыннан, кыяфәтеннән үк аңлап алды старшина. Сүзен тыңлап бетермәде, атылып ихатасына чыкты, бәләкәй өйнең ишеген ачып, эчтәгеләргә кычкырды:
– Җирән алашаны тотып китерегез, юлга әзерләгез! Ике капчыкка бүлеп солы куярга онытмагыз!
Күптәнге юлдашы – күндәм алаша – чирек сәгатьтән юлга чыгарга әзер иде инде. Шунысы аяныч: Колчура атланып килгән кола бия ике-өч сәгать тә ял итми, ныклап солы каптырмый торып, килгән юлын кабат үтәр хәлдә түгел. Шуңа да юлдашын көтмәскә булды Абдулла, төн таңга авышкан мәлдә, куе караңгылыкта ялгызы сәфәр чыкты.
Ул инде үзенең кыска гына гомерендә күп юллар узды: таулар үтте, елгалар кичте. Ниндиен генә кыен, ниндиен генә мәшәкатьле булмасын, аларның һәркайсыннан үзенә бер ләззәт, рәхәтлек таба, һич кенә дә ялыкмый торган иде. Монысында исә юлының мәгънәсе, рәте-башы булмады. Төн димәде, көн димәде, йокы-ял белмәде, олы яу кубуын хәбәр итүче чапкындай, алашасын куды да куды. Ул бит атасының җеназасында да була алмады. Анасы да аңардан башка гына җир куенына иңдерелсә, гомерлек үкенеч булачак. Шуңа ашыкты, ярсып-ялкынланып чапты мулла. Сирәк-мирәк тукталуы да атын каптырып яисә эчереп алу өчен генә иде. Өченче көнен юлда булуына карамастан, үзе түзде анысы, тик менә аты чыдамады – Карышбаш җирләренә кергәндә, егылып җан тәслим кылды. Калган дүрт-биш чакрым араны йөгереп үтте Абдулла.
Вә әй хәсрәт, барыбер анасының җеназасы өстенә кайтып җитә алмады. Карышбашта аны боегып калган өйнең таяк белән терәтелгән өнсез ишеге каршы алды. Шул ятим ишегалдында сынташ сыман берни уйламый байтак басып торды. Артында Яхъяның нәзек тавышы ишетелмәсә, белмим, тагын күпме торган булыр иде Абдулла.
– Мулла абзый, Бибинур абыстайны өченче көн җирләделәр.
Абдулла өчен дөньяда хәят бетте, йокыга киткәндәй, һич кымшанмый торды да торды. Аннан акрын гына борылды, арык кулын малайның тузгыган аксыл чәчле башына сузды:
– Әйдә, күрсәт каберен!
Ул инде тәмам талчыккан, аягында көч-хәл белән генә басып тора иде. Җитмәсә, көзге көн инде узып та бара. Урынга ятып, тәгәрәп-тәгәрәп йоклыйсы гына иде дә бит. Кая, мондый чакта ал-ял хафасы була димени? Абдулла җилләнеп өйгә узды, салкын су белән тәһарәт алды, аннан инде, Яхъяны җитәкләп, зиратка таба менеп китте.
Анасын атасы эргәсенә генә җирләгәннәр икән – каберенең туфрагы да суынып җитмәгән сыман. Чардуганы, ташы булмау аның яңалыгын куәтли генә. Абдулла анасының баш очына салкын туфракка тезләнде, ихластан Коръән укырга тотынды.
Егет ахирәттән бу дөньяга әйләнеп кайтканда, инде тәмам күз бәйләнгән, зират өстен шомлы караңгылык баскан иде. Мулланың аркасы чымырдап китте. Күршедәге имән бура янында басып торган Яхъяны күргәч кенә җиңел сулап куйды.
Кем күреп алгандыр да, аның кайту хәбәре кай арада авылга таралып өлгергәндер – зират капкасын чыкканда, аларны инде ике кеше көтеп тора иде.
– Әссәламегаләйкем, хәзрәт!
Абдулла аларны танымады, мәгәр анысын сиздермәде. Сәламнәрен алды, аннан болай сүз өчен генә:
– Ил-җирдә иминлекме, авылдашлар? – дип куйды.
Тегеләр бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, ашыга-кабалана тезәргә тотындылар:
– Иминлек ие дә…
– Зур казалы булдык…
– Анаңны җирләп куйдык мына…
– Әллә инде кыргын килде безгә…
Абдулла кулын күтәрде, берни аңлатмый торган битараф тавыш белән әйтеп куйды:
– Ашыкмый гына, рәте белән сүләгез!
– Мортаза хәзрәтнең хәле мөшкел, мелла Батыршаһ. Ясин чыкмассың микән дигән иек тә…
– Начармы?
– Үләдән соң теленнән язды шул, бахыр.
Әйа хәсрәт, анасы җеназасына дип, авылның гомерлек имамының үлеме өстенә кайтырга насыйп иткән микәнни Хода?! Мондый чакта, әлбит, ашыгу тиеш. Гакылы белән анысын бик тә аңлый Абдулла, әмма инде ничә көн рәтләп ашамаган-эчмәгән, йокы-ял күрмәгән вөҗүде үзенә аз булса да игътибар таләп итә.
– Укыйм, әлбит, укыйм, – диде ул, җанлана төшеп. – Тик ни бит, бер йомры әйрән булса да эчеп аласые.
– Эчәрбез, тәкъсир, эчәрбез. Капкалап та алырбыз.
Юл уңаеннан кайсыныңдыр өенә кереп, тамак ялгаган арада, тәмам төн булды. Алар Мортаза хәзрәт йортына җиткәндә, картлар төркеме, зур өйгә генә сыешмыйча, ишегалдына бүселеп чыккан иде.
– Әле генә җан тәслим кылды, – дип каршыладылар аларны. – Азанчы чыкты ясинны.
Абдулла, берәүгә дә сәлам бирми генә халыкны аралап, эчкә узды. Тиз генә бишмәтен, бүреген салып, кулларын чайкап алды да ак өйгә керде, мәет янына утырып, Коръәннән сүрәләр укый башлады.
Иртәгәсен бөтен Карышбаш купты. Каберне зиратның иң түренә казыдылар. Карты-яше, имамны олылап, соңгы юлына озатты. Җеназа укып, Коръән чыгып, мәетне ләхеткә иңдерделәр, күз ачып йомганчы дигәндәй күмеп тә куйдылар
Яшь мулланы чорнап алган аксакаллар зират капкасыннан чыгып, авыл урамына борылганда, кайсыдыр зур эшне йомгаклагандай әйтеп куйды:
– Мына бит, картлар, ятим калдык.
Икенчесе аңа кушылды:
– Ие, гадел хәзрәтебезне югалттык. Иммә дә ликин ятим булмабыз, боерган булса. Үзебезнең Карышбаш суын эчеп үскән ифрат гыйлемле Батыршаһ муллабыз бар ла безнең!
Сүзне картлар дәррәү күтәреп алдылар:
– Ие, кайт, хәзрәт, читтә каңгырап йөрмә!
– Авылны ятим итмә, мелла Батыршаһ!
– Бүген сабый туса – ат кушар, мәет булса – саф мөселманча җирләр кешебез дә калмады лабаса. Авылга кайта күр, Батыршаһ!
Абдулла мондый сүз көтмәгән иде. Аптырап калды, ык-мык итте. Бераздан исә акланырга сылтау тапкандай булды!
– Туктагыз әле, җәмәгать. Мөслимдә бәнем мәхәлләм, шәкертләрем бар лабаса. Янә дә килеп, хәләл җефетем көтә лә бәне…
– Сән безнеке бит, тәкъсир. Монда сәнең нигезең, атаң-анаң каберләре. Остазбикәне вә йорт кирәк-яракларын апкайтырга иртәгә үк олаулар бирәбез. Әйт кенә: ничәү кирәк?
Унынчы бүлек
Батырша мулланың Карышбашка кайтып төпләнүе хакындагы хәбәр көне-сәгате белән дигәндәй барлык дүрт юлга: Казан, Уса, Себер вә Нугай даругаларына таралып өлгерде. Уфа төбәгендә тереклек итүче татар-башкортларның күбесе «Афәрин!» дип, дога кылып каршылады бу яңалыкны. «Безләргә дә бер галим мулла фарыздыр, шәт», – дип сөйләнделәр күпләр һәм инде, әлбәттә, тәртәләрен Карышбашка таба борып куючылар да бар иде.
Әйа хәсрәт, Батыршаның бөтенләйгә күчеп кайту хәбәре мөселманнар яши торган һәр аймакка ирешмәде, имеш-мимешләрнең башкасы – хәвефлесе шытып чыкты. Монысын инде мулланың үзен күреп белүчеләр колактан-колакка гына пышылдаштылар: Батырша хәзрәт ычкынган икән. Шунысы бар, хәбәрләрнең беренчесе ерак-еракларга – бөтен Агыйдел, Җаек, Чулман, хәтта Идел буйларына барып ирешсә, икенчесе әлегә тирә-як авылларда, аннан да күбрәк түрәләр арасында әчи-күперә иде.
Утсыз төтен булмый. Имеш-мимеш таралган икән, димәк, аның нигезе бар. Һәм, әйтергә кирәк, болай дип фикер йөртүчеләр хаклы иде. Хикмәт шунда: авылга күченеп кайтуының икенче атнасында ук яшь мулла адәм әйтеп, адәм ышанмас мәрәкә кузгатты: үткән ел гына дөнья куйган ятимә Хәнифә карчыкның мунча хәтле генә бер тәрәзәле өен сорап сотник Ясәвигә гарызнамә язды, шунда күчәргә теләге барын белдерде.
– Сән нәрсә, мулла, читтә йөри торгач ычкына башладың мәллә? – дип көлде Ясәви, әлеге сәер язуны кая куярга да белмичә.
– Ыланнарга мәдрәсә юк, Ясәви, – дип, тыныч кына аңлатуында булды Абдулла. – Атайдан калган кара-каршы гүрничәне дәресханә итәргә дим.
Бу кадәресен ишеткәч, сотникның таба китегедәй табак битенә гаҗәпсенү чыкты, вакыйган җиңеләя башлаган бу дип уйлады бугай, хәкарәләп көлеп җибәрде:
– Мәчет эргәсендә мәптегебез бар лабаса, хәзрәт, – диде ул, ниһаять, көлүеннән туктап. – Төеп тутырсаң, ике дистә малай-шалай сыяр, шәят.
– Анысында кыз балалар укытырбыз.
Мулланың үҗәтлегенә, чын-чынлап диваналана башлавына инанган сотник артыгын бәхәсләшәсе итмәде:
– Ярый, Яныш абзый белән мәслихәтләшеп карарбыз, – диде дә китәргә ашыкты.
Үзе өнәп бетермәгән старшинаның исемен ишетүгә чирканып куйды Абдулла, мәгәр аны-моны әйтмәде; эченнән генә кырылып, үз юлына – мәчеткә таба атлады. Әйа, аңламыйлар шул аның ниятен, аңламыйлар. Ул бит шушы төбәктә олы мәдрәсә ачып, аны үзе үк тоту, шөһрәте әллә кайларга китәрлек гыйлем йорты булдыру хакында күпме хыялланды. Ие, дәресләре дә гел яңача, остазлары Габделрахман белән Габделсәламнәрчә булачак, шәкертләре аз-маз булса да дөньяви гыйлемнәр дә алачак анда. Бәла шунда: хәзергә гыймарәте юк.
Сотник җавапны икенче көнне үк китереп җиткерде. Яныш старшина гарызнамәне укып та тормаган, кул селтәгән, имеш. «Авыл үзегезнеке, җыенда хәл итегез», – дигән. Аңа ни, Карышбаш әллә бар, әллә юк дөньяда, үз төяге Чуртанлыкүл генә имин булсын.
Ясәви мулланың әлеге гамәлен дивана бер бәндәнең җүләрлеге дип караса да, гавам мәсьәләнең асылына тиз төшенде, яшь имамның ниятен күтәреп алды, җыен башланып китүгә, һәр тарафтан хуплау авазлары ишетелде:
– Бәрәкалла! Бик мәгъкуль, хәзрәт.
– Аллаһы Тәгалә саулыгыңны бирсен. Авылдашларының теләктәшлеге Абдулланы канатландырып җибәрде. Хәзер инде ниятенең асылын тулысынча ачып салырга да була иде. Ул, кешеләрне аралап, каравыл йорты алдына ук чыгып басты, гавамның тынганын көтеп, тамак кырып алды:
– Рәхмәт, аксакаллар. Быелга шылай ярап та куяр, шәят. Вәләкин безнең халаекны беләсез вит инде – голүм дигәндә Каф тавы артына китәргә әзер. Әлхасыйль, шәкертләр байтак җыелыр дип фикер итәм. Бәнем гүрничә генә сыйдырмас шул барын да…
Аны берьюлы ике-өч тавыш бүлде:
– Сүзеңне ачык итеп әт, хәзрәт!
– Ачыгы шул: зур итеп мәдрәсә гыймарәт кыласые, картлар. Тирә-юньгә бер итеп…
– Бүрәнәсен генә сүләш, хәзрәт…
Җыеннан ул дәртләнеп, канатланып кайтты, иртәгәдән калмый тирә-күрше карьяләргә хәбәр саласы итте. Вәләкин җыенның карары өенә аңардан алдарак кайтып җиткән икән – Зөлхәбирә аны караңгы чырай белән каршылады:
– Бу ни инде, мулла, үз йортыңнан үзең баш тарт, имеш!
Абдулла моны көткән иде, шуңа да кәефен кырасы итмәде, сүзне уен-көлкегә борды:
– Бер кичкә куян тиресе дә чыдый, диләр, остазбикә. Кышны ничек тә чыгарбыз шунда, боерган булса.
Зөлхәбирәнең турсаюы уен-муен гына түгел икән, сүзендә нык тормакчы:
– Бән ул йортны барып карадым, мулла. Анда кышлау түгел, төн кунуы да имәнгеч. Үзе кысан, үзе караңгы…
– Кысан булуы безнең өчен әйбәтрәк тә булмагае, остазбикә, – дип көлеп җибәрде Абдулла. Ул әле һаман да шаяруга исәп тота иде.
Хатыны исә уенга кушылырга уйламады да, аның үз туксаны туксан иде:
– Мал-туарга абзар-курасы гына да юк бит, ичмасам.
– Алары үз урыннарында калыр, бичә. Килеп-китеп карарга туры килер!
Монысын каты итеп әйтте Абдулла. Беренче кат сүзгә килүләре булгангамы, ир – баш, хатын муен икәнне сиздереп алды. Мәгәр Зөлхәбирә аның тел төбен сизмәмешкә салышты:
– Лутчы мунчага чыгыйк, алайса, – дип тагын да турсая төште.
– Мунчаны мунча диярләр. – Ир тавышын күтәрде, бәхәснең урынсыз икәнен кисәтеп, кычкырып ук куйды. – Ә бу – начар булса да – өй. Барып җиттеме?!
Остазбикә мышкылдап алды, дәшми торды. Аннан, ашаяк ягына кереп, казан капкачын шалтыратты, аңа шаулатып су салганы ишетелде, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп ташлады:
– Бәне ләхеттә черетергә дип үләнгәнсең икән.
Монысы инде артыгы иде. Абдулла җилтерәп мич арасына узды, борылышта тукталды һәм җикеренеп диярлек әйтеп салды:
– Гүрничә кирәксә, атаң йортына кайтырсың, остазбикә!
Бу хәтлесен көтмәгән иде Зөлхәбирә. Гаҗизләнеп калды, әмма үзен бик тиз кулга алды. Иренә каршы килеп, аның күкрәгенә капланды да печтеки борынын күкрәгенә төртеп мышкылдап торды, аннан:
– Бәнем көмәнем бар, мулла, – диде.
Абдулла аны таза беләкләре белән кысып күтәреп алды, җилтерәтеп түргә алып чыкты, сабыйны уйнаткандай әйләндерде дә китереп сәкегә утыртты.
– Менә монысы сүз, ичмасам, – диде ул, еш-еш сулап. – Ә сән, кысрык та караңгы, имеш. Уйлап баксак, нибары ярты кыш бит, канатым. Малларны исә Колчура белән Яхъяга тапшырырбыз.
– Яхъяга да сабак тыңлатмакчы буласың бугай ла, – дип иркәләнде хатын.
– Ие, ул – яшь, зиһенле малай. Аңа әле укыйсы да укыйсы.
Бергә яши башлауларына өсләренә килгән беренче яшен яшьнәми калды. Хатынының күндәмлеген аның гакыллылыгыннан дип тапты мулла, монысын яхшы фалга санады. Әнә бит, һич кенә өнәмәсә дә, Хәнифә карчык өенә күчүне үзе башлап йөрде, утынын китертте, якты, җылытты, юды-җыештырды. Кыскасы, әлеге үпкәләшү вакыйгасыннан соң өченче көн дигәндә алар инде ятимә карчыкның җир идәнле тавык кетәклеге хәтле генә өендә иделәр.
Яхъяга килгәндә исә, аңа диңгез тубыктан. Нигә дисәң, ул барыбер төп йортта – мәдрәсәдә торып калды. Хәер, кайда яшәү, нәрсә ашау турында уйламады да ул, шәкерт булып китүеннән башы күккә тигән.
Яшь мулла белән яшь абыстайның бәп-бәләкәй өйгә күчүләренә Колчура да пошынмады. Аның ватык-җимерек булса да үз нигезе, хатыны, ике баласы бар. Ә эш дигәнең барыбер аңа ич. Монысы инде тумыштан маңгаена язылган аның.
Бу кышкы кыска көннәрдә Карышбашта шәхси вә иҗтимагый эшләр бергә уралып барды. Мулла «яңа нигез» гә күченгән арада, ат менгән чапкыннар тирә-як авылларны урап кайттылар. Аларга тагылып диярлек, Карышбашка мишәр, типтәр һәм башкорт малайлары агылды. Абдулла исә, үз мәнфәгатьләрен дә онытып, мәдрәсәгә ашыкты, җыелган кадәр шәкертләре белән дәресләр башлап җибәрде.
Шулкадәренә күңеле булып, үзеннән-үзе канәгать йөргән көннәрнең берендә иртә таңнан имам-мөдәрриснең ихатасыз йорты янына дистәгә якын атлы килеп туктады. Аларның берсе, имән баганадай таза гәүдәлесе, кызыл сакаллысы, атыннан сикереп төште дә өйалдының яртылаш ауган читән ишегенә килде.
– Әй, җан ияләре бармы бу хөҗрәдә? – дип кычкырды ул масаюлы көр тавыш белән.
Абдулланың, мәдрәсәгә барырга дип, тунын төймәләп торган чагы иде. Иртәнге төтен саркып бетмәгән өйнең калҗайган ишеген ачты, эчкә атларга да, атламаска да белми торган старшинаны күреп, зиһене таралып китте.
– Бак, Яныш абзый, сән түгелме соң? – диде ул, үзен кулга алып. – Уз, әйдә, уз!
Яныш, өстендәге төлке тунын ертмагаем, буямагаем дигәндәй, сак кына атлап, өй ишегенә килде. Хуҗа эчкә чигенеп аңа юл бирде. Старшина исә ишектән башын тыгып кына карады да, кире тартылып, мыгырданып алды:
– Үзең чык, Батырша. Сәнең бу тәмугта тын алырлык түгел икән.
Мулла тире кырыйлы колакчынсыз бүреген башына чәпәде дә чакырылмаган кунагы каршына атлады.
– Сәне ычкынган дип ишеткәнием – хак икән, – дип каршы алды аны Яныш һәм, минем арттан атла дигәндәй, тышка ук чыгып китте. Читән өйалдында, аның әле генә монда булуын раслап, сасы хәмер исе генә калды. «Сәрхушлыгын ташламаган икән әле бу», – дип уйлап алды мулла һәм, тупас сүзгә ничегрәк җавап кайтарасын чамалый-чамалый, ишегалдына атлады.
– Мондыен ук диваналыкка җитү өчен, шул гомер гыйлемлектә йөрү кирәгиеме, әйа, мелла Батырша?! – дип, һаман да тупаслануында булды старшина, тирә-ягы тулы кеше булуга карамастан.
Хәер, аның үзе сыман ук котырган сыер сөтеннән авыз иткән җан сакчылары Янышның моннан күп гайре гамәлләренә дә күнегеп беткәннәр, түрәнең шәригатькә дә, гореф-гадәткә дә сыешмый торган кыланышларын хуплаудан башканы белмиләр иде. Бу юлы да, ат кебек кешнәшеп, хуҗаларының «акыллы» сүзен җөпләп куйдылар.
Абдулланың эчендә кату төшкәндәй ачу оеп, тамагына калыкты, мәгәр сабырлыгын җыйды, тыныч кына әйтеп куйды:
– Ыланнарга мәдрәсә кирәк, Яныш абзый.
Старшина котырган күркәдәй гөрләп көлеп җибәрде:
– Җыен әтрәк-әләмгә мәдрәсә кирәк дип, гакылы булган кеше үз өеннән чыгамы, йә?! Вакыйган[28]28
Вакыйган – чыннан да.
[Закрыть], тилесең, Батырша!
Егетләр, түрәләренең тапкырлыгына кинәнеп, янә кешнәп җибәрделәр.
Мондый шартларда старшина белән бәхәсләшәсе итмәде Абдулла. Алай да форсаттан файдаланасы килде, ятып калганчы атып кал, диләр бит:
– Шул хакта үзем Чуртанлыкүлгә барырга дип тораем әле, Яныш абзый. Мәдрәсә гыймарәт итәргә бүрәнә кирәк булачак. Юллашмассың микән дигәнием…
Яныш аңа, чит мәмләкәттән килгән дәрвишкә карагандай, күзләрен зур ачып бакты, аннан лач иттереп җиргә төкерде һәм үзенең куәтле тавышы белән кычкырып җибәрде:
– Әйа хәзрәт, дурак, вакыйган, дурак икәнсең! Бетле мишәр вә башкорт малайларына мәдрәсә кайгыртып йөрергә кем дип беләсең сән бәне? Укып кем булырлар дисең сән аларны?! Җир сукалау яисә кулга сөңге тотып яуга чыгу өчен гыйлем кирәкми. Ә дәрте бары үзе дә үрәнә аны. Бән, примир, язу танырга атайдан үрәндем. Ил-җир эшләре алып барырга да җитеп тора тагын…
Түрәнең кызмача чагында, җитмәсә, исерек егетләре алдында мәдрәсә хакында сүз кузгатуына үкенеп куйды Абдулла. Әмма инде соң иде. Шуңа да сүзне тәмамлау максатыннан әйтәсе итте:
– Хәзер заманалар башка шул, Яныш абзый.
Авызына шайтан төкергән старшина белән сүз көрәштерү урынсыз иде. Синең бер сүзеңә аңарда унау:
– Безнең өтек халаекларга заман һаман да бер инде ул, Батырша. Ил чакта – буразна, яу чакта – ияр. Әлхасыйль, мәдрәсә дигәнеңне ишетмим бүтән. Имам икәнсең, мәчетеңне бак ана… Ие! Ә бәнем янга килү ниятең – бик мәслихәт ният. Үземнең дә сәне чакырырга дип сугылуым. Килгәләп йөр – әмерләрем бар!
Шулай диде дә аты янына килде старшина. Егетләрнең икесе, яшен суккандай иярләреннән төшеп, Янышны күтәреп алдылар һәм атына атландырып та куйдылар. Ул да түгел, атлылар, кар бураны уйнатып, урам буйлап китеп бардылар. «Кайсы бәхетсезен еглатырга бара бу кабахәт?» – дип, артларыннан карап калды мулла. Аннан инде ашыкмый гына мәдрәсәгә таба юнәлде.
Ул көнне телендә сабак сүзләре булса да, башында бүтән нәрсә иде имамның – бүрәнә, ничек тә булса урман бүлемтеге юнәтү. Шунысына ирешсә, агачын ташыту, бурату, күтәрү һәм мәдрәсәне эшләп керү әллә ни кыен булмас шикелле тоелды аңа. Тик менә урманга рөхсәт язуын каян алырга? Янышка ышану – Иделгә таяну. Димәк ки, бары да үз җилкәңә.
Шуннан бирле урман вә бүрәнә хафасы Абдулланың башыннан һич кенә дә китеп тормады. Үзе шәкертләрнең сабакларын тыңлаган була, күңеленнән исә Уфадагы таныш-белешләрен барлап утыра. Шөкер, ишләре күп калада, араларында дус диярлекләре дә байтак. Шунысы аяныч: берсе дә зур урында түгел, иң абруйлы дигәннәре дә тылмач-тәрҗемәчедән узмаганнар. Хәер, алай дип йөз чөерү егетлек түгел. Кайчакта түрәнең ялчысы аның үзеннән күпкә файдалырак. Шулай дип күңелен юата-юата, белеш тылмачларын уеннан үткәрде мулла.
Ни хикмәттер, кулына каләмен алгач, бу эштән күңеле кайтты. Сүрәнләнүенең хикмәте әлеге дә баягы үзләре ялчы мисалында йөргән тылмач-тәрҗемәчеләрнең ни дә булса майтаруларына ышанып җитмәвеннән иде. Шулай икеле-микеле утырганда, кинәт кенә зиһене ачылып, чырае яктырып китте. Менә син әй, моңа хәтле ничек хәтеренә килмәгән диген. Ураков дигән морза бар бит әле дөньяда. Ата-бабасы Казан ягыннан, диләр. Димәк ки, үз кеше.
Ничек кинәт яктырган булса, шулай ук тиз караңгыланды йөзе – Ураковның чукынганлыгы исенә төште. Шулай булмый ни, муенына тавык тәпие такмаса, провинсә кәнсәсендә утырыр идемени?! Йөрер иде шунда Дәүлекәннәр сыман «чабаталы морза» булып. Алай да бик тә ышанычлы кешеләрдән ишеткәне бар Абдулланың: Ураковның Шөгер тавы итәгендәге Шөгер авылы утарында яшәүче атакае өендә яшереп кенә Коръән тота, качып-посып кына намаз укый, имеш. Утарына кайткач, яшь морзаның да намазга оеганын күрүчеләр булган. Урман мәсьәләсен, җайласа, шул җайлар. Абдулла ашыга-кабалана каләмен кулына алды, ярсып язарга тотынды.
Икенче көнне ул шәкертләрен иртәрәк таратты, үзе исә өйлә намазыннан соң юкка чыкты. Аның кая китеп олагуын авыл халкы түгел, остазбикә дә белмәде. Кара бияне юлга әзерләшеп йөргән Яхъя гына остазының ниятен бераз чамалагандай булды.
Морзага булган өмете акланды бит мулланың. Ходаның рәхмәте төшкәндерме, җае шулай ансат килеп чыккандырмы, ай да үтмәде, урман кисәргә рөхсәт язуы Абдулланың кесәсенә килеп керде. Рәхман рәхим, мөселманлыгы рас икән Ураковның. Һич иренми артыннан йөргән, хәтта кем, үзе әйтмешли, түрәләрдән кайберәүләрнең авызларын майлаган. Ничек итсә иткән, тәки булдырган. Өстәвенә урманы да якында, авылдан дүрт-биш чакрымда гына бит әле. Афәрин, егет икәнсең, морза!
Рөхсәт язуы Карышбаш кешеләрен дәртләндереп җибәрде. Моңа хәтле бернигә ышанмыйча, мулланы да диванага санап йөргән Ясәви булып Ясәви, гел үзгәреп, эшне үзе башлап чабасы итте. Каян ишетеп, каян белеп бетергәннәр диген, урман эшенә бөтен иләү авыллары купты. Хәтта кем әллә кайлардан: Гъәйнә якларыннан, Абдулла моңа кадәр исемнәрен дә ишеткәне булмаган карьяләрдән килүчеләр дә байтак иде.
Бүрәнә сөйрәгән беренче олаулар кайтуга ук, Карыш суы буендагы чыклыкта кызу эш башланды – агачлар каезланды, төпке ниргәләр салынды. Шушы көнгә хәтле кыш өстеннән бура бураганнарын күргәннәре булмаганга, балта осталары янына байтак кына ачыгавызлар да җыйналган, су буе Сабантуй мәйданына охшап калган. Бар да бураның зурлыгына шаккатканнар. Шуларга карап елмайган хәлендә, олы эшнең җай гына башланып китүенә куанган хәзрәт мәдрәсәсенә очып барыр, канатланып кайтыр булды.
Инде бар да көйләнде, инде иркенләп дәресләр бирергә, тынычлап яшәргә дә була дип йөргәндә, Яныш старшинадан чапкын – әлеге сәрхуш егетләрнең берсе килеп төште.
– Ыстаршина агай чакыра, – диде ул, ияреннән купмый гына.
«Бер дә юкка булмас, йомышы, киңәш-табышы бардыр, – дип уйлады Абдулла. – Ни генә булмасын, барып кайтмый ярамас. Этнең эте дә бит, эргәңдәге түрә белән килешеп яшәү яхшы».
Иртәгәсен, җаен табып, җәяүләп кенә үзләреннән ике чакрымдагы Чуртанлыкүлгә юл тотты имам. Янышның үзенә бер кальга булып утырган, имән текмә белән уратып алынган чиркәү хәтле йортының капкасы төбендә аны өстенә сәләмә бишмәт, башына ямьшәеп беткән мескен бүрек кигән шадра битле базык кеше каршылады. Кече капканы ачып җибәрүгә, ишегалдының төрле почмагыннан һау-һаулап дистәгә якын эт атылып чыкты. Араларында кышлаган тана кадәрлеләре дә бар. Ялчы, аларның исемнәрен атый-атый, этләрне тынычландырырга тырышты, кайберләрен орыша-орыша ояларына таба куды. Әмма, мал иясенә охшамаса, хәрәм була, диюләре хак икән.
– Хуҗа үдәме? – диде Абдулла, эт көтүенә игътибар итмәскә тырышып.
– Ә сәне кем дип беләек? – дип, сорауга каршы сорау бирде тегесе.
– Карышбаш карьясенең имамы. Аб…, ә, ие, Батырша булам мин.
Ялчы, авыр имән капканы ябып, өйгә кереп китте, ул арада әйләнеп тә чыкты.
– Яныш агай үзе күреп торган сәне. Керсен, дип атте.
Абдулла, әлеге адәмгә ышыклана-ышыклана, болдырга, мишәрләр әйткәнчә, «кырлича» га менде, тышкы ишекне ачып, эчкә үтте. Шул арада нидер шыгырдады, ак өйнең ачык ишегендә старшинаның кызыл сакалы, бурлаттай чырае күренде.
– Әйдүк, Батырша, әйдүк, мулла! – дип, хәерхаһ каршылады аны хуҗа. – Өс-башың сал, түрдән уз.
Имам аның һәрвакыттагыча бераз кызмача икәнен чамалап алды. Мәгәр чигенергә юл юк иде инде. Килгәнсең икән, утыр, барыбер түрәнең саф аек чагына тап булмассың. Әнә бит хәмере чүлмәк комганы белән өстәлендә үк тора.
Старшина аны сәке сыман киң зур өстәл башына утыртты, шул арада ишеген ачып, хатын-кыз таифәсенә кычкырды:
– Кайсыгыз анда? Ит чыгарыгыз!
Күз ачып йомганчы дигәндәй, өстәлгә олы гына агач коштабак белән салкын ит, зур гына ипи түгәрәге һәм бу як халкы өчен бөтенләй ят ризык – тозлы кәбестә килеп утырды. Яныш исә, хатыннар җенесенең чыгып бетүен көтеп, идән уртасында басып торды да өстәл янына килде.
– Афәрин, үзсүзле, хәтта кем киребеткән бәндә икәнсең, Батырша! Ул өстәлдәге чүлмәк-комганга үрелде, кытай чынаякларына нидер салды да кунагы каршына утырды. – Тәки буратасың мәдрәсәңне, ә?! Вәләкин сән ни… вурлар үрчетмә инде ул нәмәстәңдә.
– Мәдрәсә гел инсафлыкка гына үрәтә, Яныш абзый, – дип, хуҗаны чеметеп аласы итте Абдулла
– Йә, йә, чәпчемә. Әйдәле, шуның өчен тотып куйыйк бер.
Әллә кайдагы чувашмы, мукшымы авылында ясатып алган бу эчемлекнең әшәке исе баядан бирле борынына кереп, күңелен болгатып тора иде Абдулланың. Үзенә таба сузылган кытай чәшкәсен кулына алды да, гөберле бака тоткандай чирканып, бер читкә куйды:
– Бигайбә, Җиһанша абзый, бал вә кымыздан башка нәрсәне авызыма алганым юк.
Старшина кайтарып җавап бирмәде, кулындагы йомрысын каплап куйды да, кашыгын алып, тозлы кәбестәгә үрелде.
– Мәйлең, алайса, – диде ул, атныкы кебек эре тешләре белән кәбестә шыкырдатып. – Ә бән менә кыстатып тора белмим. Мәгәр исергәнем дә юк. Аягында нык тора Яныш!
– Исереп егылу түрә кешегә бөтенләй килешмәсие, Җиһанша абзый.
Хуҗа кәбестәдән калҗага күчте. Куш йодрык хәтле ит кисәген бер кабуда ялмап йотты да янә кунагына карады:
– Сән теге ни… Бәнем янда да мулла булып, китапча сүләп утырма, Батырша. Үзебезнең мишәрчә, Янша, дип, ну Яныш дип эндәш бәңа… Бак, нишләп әле берни капмыйсың? Итеннән үрел, мона кәбестәсеннән авыз ит. Хәмер артыннан иллә дә шәп нәрсә инде. Урыс белми ашамый шул аны!
Кәбестә дигән ризык барын ишетеп белсә дә, кабып караган нәрсәсе түгел Абдулланың. Җитмәсә, чирәпинкәгә салынган бу әйбер күксегән сыман зәңгәрләнеп, лайлаланып тора. Аңа карагач, хәтта укшып куйды мулла, мәгәр хәлен хуҗага сиздермәде, арыш ипие сындырып, авызына капты.
– Алайса, байлар сые белән сыйлыйм әле үзеңне, – дип, Яныш урыныннан кузгалды һәм хатын-кыз таифәсенә эндәште: – Әй, чәй бирегез!
Чәйне Мөслим старшинада эчкәләде Абдулла. Бак, Янышка да килеп җиткән. Ярый соң, аны бик тансыклаган иде мулла.
Өстәлгә юан корсаклы җиз самавыр, ак таш савыт белән бал килгән арада, Яныш, үз «чәен» салып, янә берне эчеп куйды, кабаланып кәбестә капты. Аннан үзе үк чәй ясады.
– Эчеп җибәр, Батырша, һәм тыңла, – дип, бөтен өйгә гөрләде тагын да кыза төшкән старшина. – Бәнем белән дус яшәсәң, чәен дә, мәен дә эчәрбез, бергәләп кызлар да кочарбыз…
– Бән шәригать сакчысы була торып…
– Ташла, Батырша, – дип бүлдерде аны кәефләнүе җиткән Яныш. – Барын шәригатьчә эшлибез аны. Мөхәммәд пәйгамбәрнең дә өч катыны булган, диләр. Сән әле яшь, ике-өч катынга гына чыдарлык…
– Әйа, аңларга бер дә нәфсем юк шул бәнем, Яныш абзый. – Мулла сүзнең әдәпсез якка борылуын теләми иде. – Бәңа берсе дә бик җиткән.
Старшина өен тутырып шаркылдап көлеп җибәрде:
– Сән әле ул иблис токымыннан авыз итмәгәнгә охшыйсың. Уразаң бер ачылсамы?! Әле кичә Ядәч авылында… Чатырыма бер хур кызы китерделәр егетләрем. Чибәр чукынган – бер кашык суга сал да йот үзен. Вәләкин артыгын яшь, ун-унике тирәсендә булыр. Кызгандым бит, дурак, кайтарып җибәрдем. Төнгә анасын алып килергә куштым…
Иләү агасы дип дан тоткан түрәнең пычрак сүзләреннән җирәнеп, Абдулла чәшкәсен кулына алды, чиркана-чиркана, чәй йоткалады. Старшина да сүзнең артыкка китүен чамалап алды бугай, кисәк телен тешләде, хәмеренә үрелде:
– Йә, ярый, шаярдык, – дигән булды ул, салганын эчеп куйгач. – Тәк, нидә туктадык соң әле? Ә, ие, Мостафа хәзрәт белән тату яшәдек без. Авыр туфрагы җиңел булсын, сүземнән һич чыкмады мәрхүм – хөкемнәрен бән әйткәнчә чыгарды.
Сүзнең болай кисәк һәм көтелмәгән якка борылып китүе Абдулланы аптырашта калдырды. Ул чынаягындагы чәйне эчеп бетерде дә старшинаның күзенә чекрәеп карады:
– Хөкем бит ул, Яныш абзый, кемдер кушканча чыгарылмый, – диде балаларча беркатлылык белән. – Хөкем китапча гына була ала, шәригатьчә.
Яныш тагын көлеп җибәрде – өстәл янындагы тәрәзә пыяласы зыңлап куйды:
– Сән гел бала-чага икәнсең, Батырша, – диде ул, күз төбенә килгән яшен күлмәк җиңе белән сөртеп. – Китапның бит аның яшел тышлысы да, кызыл тышлысы да бар сездә.
Абдулла сискәнеп китте, уйчанланып калды. Бераздан кискен итеп әйтеп салды:
– Аларның барында да Коръән сүрәләре, пәйгамбәр хәдисләре язылган, Яныш абзый. Китап сүзен бозучы – мөртәт ул!
Әллә инде борчаклары пешмәсен төшенде, әллә исерүе җитте, старшина, чайкала төшеп, урыныннан кузгалды, ишеккә килде һәм үкереп җибәрде:
– Әй, кайсыгыз?! Муллага урын салырга кирәк.
Моны ишеткәч, Абдулла кабаланып аягына басты, ишек катындагы чөй янына килеп, киемнәренә үрелде:
– Юк, бән кайтам, Яныш абзый! – диде ул, тунын кия– кия. – Хуш, сау булып тор!
Ничек чыккандыр да, ничек этләр тимәгәндер аңа? Абдулла аларын хәтерләми. Атлый-йөгерә Чуртанлыкүлне чыгып, кар көртендә чокыраеп торган кышкы юлга баскач кына тукталды, иркенләп тын алды. Артына борылып, старшинаның мин кем дигәндәй кукраеп утырган йортына нәҗескә карагандай чирканып карап торды. Аннан, кызып-кайнарланып, Карышбашка таба китеп барды. Башында давыл, юк, зилзилә иде мулланың. Бак, ниндиен әшәке эт җан икәнсең сән, Яныш! Каян килеп эт булсын ди, сасы көзән, үләксә белән тукланучы сыртлан бу! Ошбу хәшәрәт бәндәдә микъдар гына да мөселманлык юктыр, мең батман нәҗеслек моңарда. Әйа, мондыен хайван зат белән яшәве ансаттан булмас. Йа Аллам, шундыен сасыкларның җир өстен нәҗесләп йөрүләренә ничекләр түзәсең?! Ничекләр җир убылып йотмый шундыйларны?.. Хак Тәгалә сабыр шул ул, түзә, хәтта кем, гөнаһлы инсаннарны ярлыкый да. Инде тәмам юлдан язганнарын, денен сатканнарын теге дөньяда тәмуг кисәве итә. Аллаһның җирдәге шәүләсе булган падишаһлар ничек чыдыйлар диген мондыен хәлләргә? Бак, халаекларның берәүләре тамак хакына газиз балаларын сатып, җәй башларында бер сарана ашап җан саклаганда, икенчеләре ниләр генә кыланмыйлар диген. Әйа мәликә, шул хәлләрне беләмсең сән?! Хәбәрең бармы мондагы халаекларның хәерчелегеннән? Сән, шәрәфәтле җан, ничекләр түзеп торасың биредәге түрәләрнең башбаштаклыгына?!
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?