Текст книги "Батырша"
Автор книги: Җәмит Рәхимов
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Батырша тынычлап калгандай булды. Салкын богау боҗрасын кабат аягына кидереп куйды да күзләрен йомды. Ул да түгел, үзенең каядыр төшеп барганын тойды. Миендә исә ашкынулы уй соңгы кат яктырып сүнде: качарга, качарга!
Бераздан инде ул ябылган кысан сасык баздан баһадирларча гырылдау гына ишетелә, ә тышта 1762 елның 28 июнь кояшы чыгып килә иде.
Абдулла
Беренче бүлек
Унтугызын тутырган Абдулланың бөтен Уфа провинциясендә ат алган мәшһүр Тайсуган мәдрәсәсенә икенче кышын укырга дип килгән елы иде. Тәгаене шул: бу якларда тәүге тапкыр Оренбург дигән сүз таралып, Уфага таба олы яу узган 1147 елның, ягъни милади белән 1734 елның кара көзе иде ул. Олы атна көнне җомга намазыннан соң шушы шанлы мәдрәсәне тотучы имам һәм мөдәррис Габделрахман өенә чакыртты аны. «Янә бер-бер эше чыккандыр, – дип уйлады егет, – вә ләкин ниткән мәшәкать чыгар икән соң, җомга лабаса».
Мәдрәсәдә шәкертләр янында затлы җилән, камчат бүрек, болгари күнле читек киеп йөри торган ыспай имамны гади игенче киемендә абзардан чыгып килүен күргәч, тагын да аптырап калды Абдулла, һич кенә дә тик торуны белмәс бу кеше атна көнне дә нидер кузгатып йөри иде бугай. Өстендә бишмәт, башында мескен бүрек, тагын да гаҗәбе – аягында тула оек белән чабата. Тик гадәтенчә сакалы пөхтә итеп, түгәрәкләп кыркылган да, чырае шат, мөлаем. Яраткан шәкертен күргәч, ук тагын да ачылып китте:
– Килдеңме, мелла Баһадиршаһ?
Абдулла, кызарып, күзләрен җиргә төбәде – бу дөньяда аңа әле Габделрахман мулла гына Баһадиршаһ дип эндәшә иде. Әллә шаяртуы, әллә үз итеп дәшүе.
Шәкертнең уңайсызлануын сизеп алган остаз, борылып, агачтан буралган келәткә кереп китте, эчтә ниләрдер шалтырата торгач, кулына әдернә җәя белән бер садак ук һәм кыска саплы сөңге тотып килеп чыкты.
– Йөреп кайтаек бер!
Егет сүзсез ризалашты. Остазының гадәтен күптән белә ул. Яз-җәй дими, көз дими, еш кына сунарга чыга Габделрахман. Быел да кар төшкәнне көтәргә сабырлыгы җитмәгән әнә. Хәер, кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, киек-җәнлек аулауга әллә ни исе китми мулланың, урман-әрәмәләр, болын-кырлар урап, сәйран кылып кайтса, шуңа күңеле була сыман. Әлхасыйль, татарлар исемен бозып, Габдрахман дип йөртә торган бу кеше Абдулланың моңа кадәр белгән муллаларына һич охшамаган. Килеш-килбәте мәһабәт, кием-салымы пөхтә – кала байларыныкына тартым. Мәчеткә барганда башына фәс киеп, аның өстеннән чалма урап йөрсә дә, мәдрәсәдә ул рәвешендә күренми диярлек. Сүзгә үткен, белмәгәне юктыр. Дәрестә еш кына дин сабагыннан дөньяви хәлләргә күчеп китә, шәкертләре гомер ишетмәгән әллә кайдагы ил-җирләр, диңгез-дәрьялар хакында сөйли, әллә кайсы хан заманнарын, борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар илен искә төшерә, Шәрык мәмләкәтләрен вә аларның хакимнәрен телгә ала, бигрәк тә гарәп-фарсы галимнәре һәм шагыйрьләре турында онытылып бәян итә. Шәрык дигәннән, шул җылы якларда яшәүче халаекларның арадашчысы – гарәп һәм фарсы телләрен су урынына эчә, күп кенә хакимнәрнең акыллы сүзләрен үз телләрендә мисал итә, робагыйларын укып күрсәтә. Инде кайтып, дөнья хәлләренә күчсә, саф ана телебездә әллә ниләр сөйләп бетерә. Абдулла малай чагында укыган Карышбаш мулласы Мостафа тыңлап торса, шик юк ки, Габделрахманны дәһри дияр иде. Чыннан да, дин вә шәригать мәсьәләсендә үзен бик иркен тота ул, надан муллаларны, белем дәрьясында сай йөзүче хәлфәләрне мыскыл белән телгә ала хәтта. Аның йорты тирәсендә чуалгач сизенә Абдулла: остазы өендәге хатын-кызларның йөзләрен ир-аттан яшерү-яшермәү хакында да ничектер битараф кебек. Юк, аны хак динебез исламга тел тидерә дип әйтә алмый Абдулла. Киресенчә, дин кануннарын да, шәригать өйрәтүләрен дә бик төгәл белә Габделрахман мулла, аларны җиренә җиткереп үти, шәкертләренә дә тәфсилләп аңлата. Алай да һәр вәгазен:
– Томаналыктан качыгыз, наданнардан читләшегез, телләр өйрәнегез, төрле фәннәр белән шөгыльләнегез, – дип тәмамлый.
Өлкәнрәк шәкертләр сөйләвенә караганда, Габделрахман бик шәп хәттат та икән әле: бик матур һәм дөрес итеп китаплар да күчереп яза икән мулла.
Тайсуган мәдрәсәсе һәм аның дәмулласы хакында барын да белеп, аңлап бетерми әле Абдулла. Шулай да тоя: ничектер башкаларыннан үзгә мәдрәсә бу, ниндидер нуры бар сыман, һәрхәлдә, дөньяны танып белү мөмкинлеге күбрәк, җанга азык мулрак. Әле яңа гына ачылган булуына карамастан, шәкертләрнең әллә кайлардан – Казан, Уфа якларыннан, хәтта Урал аръягыннан килеп укулары юкка түгел, күрәсең.
Җыену озакка сузылмады, шул җиңелчә кулдан кузгалдылар. Абдулла хәтта башындагы киез эшләпәсе белән аягындагы кәвешен алыштырырга, җиләнен салып, бишмәт кияргә дә өлгермәде.
Авылны чыгуга ук куе әрәмәлек башлана. Көз инде аны вәйран иткән: шомыртларның бурлаттай яфракларын, талап, җиргә түшәгән, моңа кадәр ямь-яшел утырган талларны кайнар су белән пешекләгәндәй ләшперәйткән. Алай да җәй әле бөтенләй китмәгән кебек. Әнә ул кипкән сарут, бөтерелгән сары яфраклы әрекмән төпләрендә посып ята сыман. Аяк асты катырган булуга карамастан, мәңге тансык җир исе, иегән үлән исе күңелне алгысыта – ямьле җәйләргә дәшә. Сукмактан эчтәрәк кышка калган кошларның чыкырдашуы җәйне юксыну хисен көчәйтә генә.
Инде шактый юл үттеләр. Ләкин Габделрахман ешлыкка борылмады, иңбашына эленгән җәясен кулына алмады, тирә-якка карана-карана, хозурланып, Зәйгә төшә торган такыр сукмактан атлый бирде. Сөңгесен таяк итеп уң кулына тоткан Абдулла аны ашыктырмады. Икәүләп сунарга беренче чыгулары түгел, шәкерте остазының гадәтен белеп бетерде инде: киек-җәнлек тотарга чын-чынлап ниятләгән булса, болай ук еракка китмәс, әрәмә эченә борылыр иде Габделрахман. Нигә дисәң, кош-корт, киек-җанвар әле моннан биш-алты ел элек кенә килеп утырган авыл халкыннан өркергә өлгермәгән, ындырлар артында ук көтүе-көтүе белән йөриләр, мал-туарга, иген-таруга зыяннары да байтак. Һәрхәлдә, теләге булса, инде, ким дигәндә, ике-өч куян алырга җитешкән булыр иде.
– Безнең Иске авыл да нәкъ шушылай урман-әрәмәләр эчендә утырыр иде, – дип сөйләп китте алдан атлаучы Габделрахман.
Аның инде үзләренең төп нигезләре хакында шәкертенә беренче сөйләве түгел. Әллә оныта, әллә туган ягын сагыну сагышы тышка бәреп чыга, сахрага чыктылармы, Казан өязенең Җөри юлында калган иске авылларын исенә төшерми калмый. Җирләрен тартып алып, урыс алпавытларына бирүләрен сөйли башласа, тәмам үзгәрә, күзләре ялкынланып янып чыга, тавышы көчәя. Бераздан исә аучы ташыганын сизеп ала бугай, сабырлана төшә, шушы Зәй буена күчеп килүләре, олы юлдан читтәрәк, тай суйган җирдә төпләнүләрен тезеп китә.
– Инде җиденче кыш бит, ә күңел һаман утырмый, – ди ул, сыкранып. – Урыны бай, ямьле югыйсә. Хәзергә бик тыныч та. Йөрәккә исә һаман нидер кирәк, һаман Казан ягына тарта. Ярый әле юанычка мәдрәсә бар. Юкса сагыштан саргаерсың, кем мелла Баһадиршаһ!
Абдулла тагын уңайсызланып куйды. Юк, күнегә алмый ул бу кушаматка. Җитмәсә, остазларыннан ишеткәләп, шәкертләрнең дә кайберләре соңгы вакытта аңа «Батыршаһ» дип эндәшкәли башладылар. Каян уйлап чыгарды соң әле Габделрахман хәзрәт әлеге кушаматны? Ә, әйе, быелгы яздан, кечкенә генә Тайсуган авылын гөж китергән вакыйгадан соң, шулай дип атап йөртә башлады аны мулла.
Сәвер йолдызының[1]1
Сәвер йолдызы – сәфәр ае, апрельгә туры килә торган ай.
[Закрыть] соңгы көннәре иде. Урыс атнасы көнне сабактан соң Габделрахман аларны – Абдулланы һәм тагын ике шәкертне – урманга алып китте. Урман дип авыз тутырып әйтү генә инде. Авыл кырыендагы юкәлектә иде имамның чолыклыгы. Агачлар әле яфрак ярып бетермәгән, хәтта яткыл җирләрдә урыны-урыны белән кар ята. Юкәлек исә кап-кара, тик бөреләр генә уңган бавырсак булып бүрткән. Алай да бөтен тирә-якта яз исе, чәчәкләр исе, бал исе. Куыш агачларга ясалган чолыкларда кышлаган бал кортлары инде чын-чынлап эшкә керешкән: күке башы чәчәкләренә, ачылып килгән бөреләргә кунып, тамакларын ялгарлык тәмле су эзлиләр, авылның икенче ягындагы әрәмәлектән, тал песиеннән сап-сары «ипи» ташыйлар – кыскасы, мәш киләләр. Тик ярым җиргә иңдереп салынган келәттәге бүкән умарталарда кышлаучылары гына ябылуда яталар икән. Килеп җитүгә, мулла үзе дә җиңнәрен сызганды, тиз арада дүрт-биш дистә умартаны урман аланына чыгарып та тезделәр.
Әмма эшләре хәерсез булып чыкты. Икенче көнне таң белән Габделрахман мәдрәсәгә үзе кереп уятты аларны. Төнен кемдер бөтен умарталарны вәйран иткән икән. Чолыклыкка җитеп, яргалап ташланган берничә умартаны күрүгә үк, бар да ачыкланды. Мондый вәхшилек, һичшиксез, аю эше иде. Әнә аландагы эзләре дә шул хакта сөйләп тора.
– Болай булгач, тынгы бирми инде ул хәерсез, – дип сукранды Габделрахман, яңа борынлап килгән үлән өстендә күч булып үлеп яткан кортларны кушучына алып. – Ничек тә өркетергә кирәк бу явызны. Шуңа йөрәгегез җитәрме, егетләр?
Абдулла дәшмәде. Ике иптәше исә берсен берсе уздырып шаулашырга тотындылар:
– Һәй, аны өркетүе, – дип җилкенде Иштирәк дигәне.
– Утлы күсәк белән куабыз аны, – дип әтәчләнде Юлтимер.
– Алай, – дип куйды мулла, бик үк ышанып җитмәвен яшереп тормыйча. – Шулай да без башта кулдан килгәнен эшлик әле.
Габделрахман, кулына балта-пычкы алып, чолыклык читенә таба китте. Шәкертләре аңа иярделәр. Бераздан инде ул тарафтан балта чапкан, пычкы чыжлаган, гөрселдәп агач ауган тавышлар гына ишетелеп торды. Көн кичкә авышканда, алан чатлы-ботлы агачлардан торган ур белән уратып алынган иде.
Алай да умарталарны саклап кунасы иттеләр. Билгеле инде, бу эш яшьләргә тапшырылды, мулла үзе авылга кайтып китте. Шәкертләр исә, чакма чагып, мәшкәгә ут көйрәттеләр, келәт алдына ук диярлек учак ягып җибәрделәр. Келәттә сыекланып беткән җәя белән дүрт ук бар икән. Шуларны алып, Абдулла читкәрәк китте һәм тиз арада бер көртлек белән боҗыр атып алды. Кошларның бик ябык, начар вакыты иде бу – апрель ае бит. Алай да көлгә күмеп пешерергә ярарлыклар.
Чолыклыкка көек исе таралырга өлгермәде, Габделрахман кабат килеп җитте. Үзе генә дә түгел, унике-унөч яшьләрдә булыр – кызы Тутыя белән. Мулла үзе олы бер төен итеп иске чикмән, торыпша ише нәрсәләр күтәргән, кызның исә ике кулында ике чүлмәк: берсендә – аш, икенчесендә әйрән булса кирәк. Тутыя бала итәкле озын ситсы күлмәктән. Чигүле алъяпкычын бәйләп куйгангамы, биле өзелердәй булып тора. Шуңамы, сыны Зәй буе камышы сыман. Балигъ булып җитмәгәнгәме, башка сәбәп беләнме, кыз пәрәнҗәсез, яулыгын артка чөеп бәйләгән. Аның ахактай ап-ак саф йөзен күргәч, әллә нишләп китте Абдулла. Тутыяның күмер сыман чем-кара күзләре, алар өстендә карлыгач канаты булып торган үтә төзек корым кара кашлары, матур гына песи борыны һәм иреннәре дулкынланып торган җыйнак авызы исертеп җибәргәндәй булды егетне. Мишәр кызлары бит-күз каплап йөрүне өнәмиләр – үз авылларында моңа хәтле дә кызлар күргәне бар иде Абдулланың: тәмам җиткәннәрен, печән өстендәге җиләк сыман тулып пешкәннәрен, күкрәкләре дәрт белән кайнарланып, ымсындырып торганнарын. Алай да мондый ук халәткә калганы, җебеп төшкәне юк иде әле егетнең. Балалыктан чыгарга өлгермәгән шушы чандыр кызга карады да катты. Ярый әле остазы Габделрахман вакытында телгә килде:
– Ник аптырап калдың әле, мелла Абдулла? Кайнар килеш борай боткасы ашап алырга кирәк. Иртәнге якта салкын булса дип, кием-салым, урын-җир алып килдем менә. Тик, йокы белән мавыгып, аю корбаны булмагыз тагын!
Ашыйсы килүе болай да онытылган иде Абдулланың. Келәт почмагында гына Тутыя басып торганда, ашы аш булмады: ботканы ике-өч тапкыр гына капкалады, чүлмәктән әйрән эчте дә торып ук китте, бик хуҗалыклы кыяфәт белән урны урап чыкты.
– Өмет анда түгел инде, егетләр, бар ышаныч сездә, – дип сөйләнде Габделрахман, нигәдер Абдуллага карап. – Ур шул – тавышын ишетү өчен генә инде ул.
Габделрахман белән Тутыя тәмам күз бәйләнгәч кенә киттеләр. Ул арада караңгылык иңде, күзгә төртсәләр дә күренмәслек булды. Җитмәсә, урның теге ягында кемдер дапы-допы йөренгән кебек. Шикләнүләрен бер-беренә сиздермәс өчен, егетләр юри кычкырып сөйләштеләр, учакны өр-яңадан дөрләтеп җибәрделәр дә, янәшәдәге имән төпләренә утырып, утка текәлделәр.
– Әкият сүлә әле, Абдулла, син аның ишегә оста бит, – дип ялынды Иштирәк.
Сүз дә юк, әкиятләрне дә, төрле риваятьләрне дә күп белә Абдулла. Өлкәннәрдән ишеткәннәре дә җитәрлек, китаплардан укыганнары да буа буарлык. Өстәвенә аларны кеше җанына ятарлык итеп сөйли дә белә. Тик әкият сатарга кәефе юк иде аның бүген. Күз алдында һаман да Тутыя сыны. Әнә хәзер дә, калын толымнарын иңенә салып, келәт почмагында тып-тын гына басып тора сыман. Шулай итеп, малай чагы үтте, кызларга күзе төшәр вакыты җитте микәнни соң аның? Төшсә ни булган? Кыз бер дигән, ата-анасы абруйлы, тормышлары җитү. Өйләнеп җибәргәндә дә зыян итмәс иде. Нигә, анлык кына рәте бар атасы Галинең… Тукта, өйләнергә дип килдемени соң ул монда? Хыялы – гыйлем эстәү, телләр-фәннәр белү лә Абдулланың. Юк, гаиләгә батарга ярамый әле аңа. Әнә ич Габделрахман хәзрәт үзе әйтеп тора: «Яшьлегендә голүмле булып кал, Абдулла», – ди. Безнең татарда зур-зур мәдрәсәләр, дарелфөнүннәр[2]2
Дарелфөнүн – университет.
[Закрыть] юк инде югын, әмма дә ләкин гыйлем җыйган кешегә Әбүгалисина мәгарәләре бар, ди. Аның сөйләвенә караганда, Арча ягында, Ташкичү дигән авылда, атаклы бер мәдрәсә бар, имеш. Кайчандыр үзе шунда гыйлем нигъмәте җыйган Габделрахман. Дәмулласы Габделсәлам ахун дин вә шәригать ягыннан гаять гыйлемле булуы белән бергә гарәп вә фарсы телләрен ана теледәй белә, бик күп фәннәрдән хәбәрдар, шулай ук җырулар чыгара, робагыйлар һәм төрле китаплар яза, ди. Шиксез шуңа барып егыл, гыйлем эстәмәкне дәвам иткел, ди аңа остазы. Мөмкинлегең булса, бүтән мәдрәсәләргә дә бар, илләр гиз, яңа җирләр, халаеклар күр, ди. Гаилә кору исә боларның барына балта чабу белән бер булачак иде.
Нидер дөпелдәгәнгә сискәнеп, башын күтәрде Абдулла. Караса, учакта ут сүнеп бара, бүкәннәрдә утырган егетләрдән җилләр искән, кайнар көлдән арттарак ниткәндер бер кара шәүлә басып тора. «Чыдамаган, тагын килгән», – дип уйлап алды егет остазы турында хөрмәт белән. Тик әлеге карачкы ягыннан шак-шок иткән авазлар ишетелгәч кенә, аның аю икәнен аңышып алды. Кабаланып аягына басты, тик борылып келәткә таба йөгерергә дә, бер тарафта яткан балтаны алырга да өлгермәде – аю аңа ташланды. Абдулла, елан чаккандай өтәләнеп, төп өстенә менеп басты һәм урман хуҗасын йөзе белән каршыларга әзерләнде. Тегесе исә озак көттермәде, ал аякларын җәеп, егеткә таба кузгалды. Менә-менә ботарлап ук ташлаячак. Абдулла исә аюның килеп басканын көтмәде, үзе алга томырылып, бар көченә кизәнде, йодрыгы белән аюның ике күзе арасына сукты. Нидер чыртлагандай булды, ул да түгел, кулында кайнар сыеклык тойды егет. Ләкин ни дә булса уйларга өлгермәде – сул кулбашы оеп китте, аннан, утлы күмергә пешкәндәй, чәнчешеп сызларга тотынды. Бераздан исә бар да эрегәндәй юкка чыкты – Абдулла, чайкала-чайкала, төп өстенә авып төште.
Ул иртәнге салкында остазы Габделрахман тавышына күзләрен ачты.
– Йа Алла, исән икәнсең! – дип шөкрана кылды Габделрахман, аннан малайларча шатланып, очынып сөйләргә тотынды: – Юк, сән Абдулла түгел, мелла кем, сән – Баһадиршаһ! Белдеңме шуны. Машалла, аю кадәр аюны сугып үтергәнсең ләбаса!
Мулла аны ипләп кенә күтәрде, имән төбенә утыртты. Шунда гына күрде Абдулла: учак көле янында ук зур көрән аю ята. Аның бар җире дә исән, тик маңгае гына чәрдәкләнгән иде.
– Машалла, чын-чынлап Баһадиршаһ сән, мелла кем Абдулла, – дип сөйләнүендә булды Габделрахман, егетнең сул кулын чүпрәк белән муенына асып. – Кулыңны хәзер үк Гайшә тәтәйгә күрсәтербез, боерган булса.
Абдулланың ялгызын калдырып, келәткә кереп йоклаган Иштирәк белән Юлтимерне мәдрәсәдән куды Габделрахман. Тик аңа карап бу вакыйга онытылмады. Остазы аны, җае чыккан саен, кешеләргә сөйли, Абдуллага исә «Баһадиршаһ» дип кенә эндәшә, аны улы кебек якын итә, шәкерте белән теләсә нәрсә хакында ачыктан-ачык гәпләшә иде.
…Зәй буена да килеп җиттеләр. Төннәрен шактый гына салкыннар булгаласа да, елгыр елга туңарга өлгермәгән, чит-читләрен генә нәзек нәфис боз каймалаган. Басмадан чыктылар да сөзәк үргә күтәрелә башладылар. Абдулла тәмам аптырады – болай ук еракка киткәннәре юк иде ләбаса. Хәер, остазы сунарга мәдрәсә тулы шәкерттән бер аны гына алып чыга. Сахрада исә иркенлек, авылда агай-эне алдында бик ачылып китмәгән Габделрахман монда еш кына колакка ят көфер сүзләр дә сөйләп куя, хәтта, тфү әстәгъфирулла, ак патшага тел тидерә. Бүген дә бер-бер сүзе бардыр, мөгаен.
Ләкин остазы тәртибе белән ни дә булса сөйләргә ашыкмады. Аннан бер уч, моннан бер уч дигәндәй, әле Казан ягы хәлләрен, әле шушы яңа җирләр әхвәленнән өзек-өзек җөмләләр сипкәләп, һаман атлавында булды. Инде менә ям чаба торган олы юлга да килеп чыктылар. Габделрахман, юл катысына туктап, соңгы елларда тәмам такыраеп, киңәеп киткән трактның әле бер ягына, әле икенче ягына карап, нидер уйланып торды да:
– Дөньялар имин түгел, Баһадиршаһ, – дип куйды. Аннан үзалдына сөйләнгәндәй тезәргә тотынды: – Заманалар ипләнеп, менә шунда, олы юл буенда, авыл нигезләсәң, шәп булыр иде дә…
Абдулла ни дип тә җавап кайтарырга өлгермәде, кояш баешындагы Кичү кальгасы яклап дөңгер сукканнары ишетелде, атлар пошкырган тавышлар килгәндәй булды. Габделрахман бер мизгелгә югалып калды, аннан, кисәк аңына килеп, шәкертенең беләгеннән алды:
– Әйдә, тиз бул!
Алар юл аръягындагы урманга таба йөгерделәр. Ярый әле анысы янәшәдә генә. Куе чикләвеклеккә кергәч, куакларны изеп-сытып ауган карт имән янына туктады Габделрахман, җиргә чүкте, юлдашының чабуыннан тартты:
– Чүк! Карап калаек, ниткән затлар икән?
Мең яшәп, инде мурый башлаган имәнгә ышыкланган хәлдә тынып калдылар. Юлда атлар пошкырганы, ниндидер әмер авазлары аермачык ишетелә башлады, ул да түгел, өчәрләп рәт-рәт тезелгән атлы драгуннар күренде. Өсләрендә кызыл якалы мундир, башларында өчпочмаклы эшләпә, шулар астыннан бүселеп үрелгән чәчләре чыгып тора. Аркаларындагы озын мылтыклары талгын гына чайкалып барган яуның санап исәбенә чыгарлык түгел иде. Җайдак гаскәриләрдән бераз гына артка калып, алты ат җигелгән фәйтун бара. Ул бизәкле тула белән тышланган – эчендә утырган түрәнең бик зур бәндә булуы шөбһәсез. Анысына тагылып диярлек тагын бер көймәле арба дыңгырдый. Тик монысының арзанлырак икәне күзгә бәрелеп тора: көймәсе күннән, атлары да як-якка мичәүләп җигелгән өчәү генә. Аңардан соң тагын драгуннар сафы үтә башлады. Иң артта исә, дистәгә якын солдат уртасында, бик тәкәббер кыяфәттә өчпочмаклы эшләпә кигән офицер тимеркүк айгырын уйнатып килә иде.
– Сарбазлар, – дип пышылдады Габделрахман шыпырт кына. – Ашыгалар, Бөгелмә суына җитеп кунаргадыр исәпләре. Йа Аллам, тагын җан кыярга барулары микәнни Уфа ягына. Үзең шул яктан булгач ишеткәнсеңдер. Баһадиршаһ, Алдар-Күчемнәр баш күтәргәч тә, бик күп халыкны кырганнар бит ул имансызлар!
Атасы сөйләгәне бар Абдуллага: әле ул туганчы, моннан чирек гасыр элек булыр, Агыйдел буйларында яшәүче татар-башкортлар, башларында Алдар белән Күчем старшиналар торган хәлдә, кансыз түрәләргә, патшаның йомышлы кешеләренә каршы кузгалгач та, шушылай драгуннар килгән бу якларга. Казан юлында орыш каты булган, кан дәрья булып аккан. Алай да болачылар нык торганнар, өсләренә дүрт меңләп калмык җайдаклары ябырылгач кына җиңелгәннәр. Ләкин Абдулланы, үткәннәрдән бигрәк, бүгенге хәл кызыксындыра иде. Гомерендә беренче мәртәбә шултиклем күп гаскәриләр күргән егет бөтенләй агарып калган. «Тагын ни булды икән? – дип уйлады ул, куркынып, – атай-анайларга, йортка хәвеф килмәсме?»
Шикле уйларыннан остазы коткарды:
– Ярый, хәерлегә булсын, – диде Габделрахман, бүреген салып. Аның башыннан җиңелчә бу күтәрелә иде. – Уф-уф, тирләтеп чыгарды хәтта. Әйдә, Бүре чокырына барып, су эчик, булмаса!
Тарих битләреннән. XVII гасыр азагында патша Россиясе Европадан – Уралга кадәр, Азиядә исә Бөек океанга барып тоташкан гаять зур дәүләткә әверелә. Ләкин үз аягына яңа гына ныгытып басып килгән дәүләт әле ул ерак җирләрне үзләштерә дә, Уралга һәм Себергә күчеп утырган урыс кешеләрен яклый да алмый иде. Бигрәк тә Идел белән Урал арасындагы далаларда яшәүче халыклар: татар-башкортлар, калмыклар һәм башкалар тынгы бирми. Дөрес, аларның байтагы ак патша канаты астына үзләре керде, Рус дәүләтенә кушылуны үзләре теләде. Бу адым билгеле бер ният белән ясалды, әлбәттә: куәтле Рус дәүләте башка мәмләкәтләр, бүтән халыклар һөҗүменнән, аларның талау-кыерсытуларыннан саклар дип уйлады алар, башкасын исәпләмәделәр. Дәүләтнең исә үзенә буйсынган халыклардан күбрәк ясак, башка керемнәр җыеп аласы килде. Монысы бик ошамады урыс булмаган халыкларга: шул нигездә төрле канәгатьсезлек, чуалышлар, хәт– та баш күтәрү очраклары ешайды. Бигрәк тә Уфа провинциясендә яшәүчеләрнең баш бирәсе килмәде. 1584 елдан башлап 1725 елга кадәр булган йөз кырык елдан артыграк вакыт эчендә генә дә алар тугыз мәртәбә озын-озакка сузылган чуалышлар тудырдылар, баш күтәрделәр. Инде куәтләнеп килгән Рус дәүләте алардан саклану чараларын күрде. Крайны ныклап колонизацияләү өчен, ул бер-бер артлы терәк пунктлар булдырды: 1554 елда – Бөре, 1557 елда – Уса, 1584 елда – Минзәлә, 1586 елда – Уфа, соңрак исә Самара, Чиләбе, Оренбург кебек башка бик күп шәһәрләр һәм крепостьлар калкып чыкты. Далада яшәүче халыклар һөҗүменнән саклану максаты белән, 1652–1657 елларда Идел буендагы Акъярдан башланып, Ык буендагы Минзәләгә кадәр сузылган урлар системасы – хәрби ныгытма, анда Зирекле, Биләр, Чирмешән, Яңа Чишмә, Кичү, Зәй һәм Минзәлә кебек кальгалар барлыкка килде. Әмма даладагы халыклар әрсезлегеннән болар да коткармады. Алар әледән-әле Минзәлә, Уфа, Бөре, Самара кебек калаларга һөҗүм иттеләр, урыс авылларын яндырдылар. Яңа Чишмә крепостен алдылар, хәтта бервакыт Казанга барып җитә яздылар.
Бердән, алары тынгы бирмәсә, икенчедән, кыргыз-кайсакларның, ягъни, бүгенгечә әйтсәк, казахларның һәм Урта Азиянең Россия составында булмавы эчләрен пошыра иде хөкүмәт әһелләренең. Бохара һәм Урта Азиянең башка дәүләтләре белән, ул гына да түгел, алар аша Кытай һәм Һиндстан белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырга кирәк. Дала халыкларының һаман да баш бирмәве исә әнә шул зур эшләргә киртә булып тора иде
Шулай итеп, хөкүмәт каршында тынгысыз дала халыкларын буйсындыру, шул максат белән әлеге җирләргә күчеп килгән урысларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен, Көнчыгышта даими гаскәр тоту, казах йөзләрен һәм Урта Азияне Россиягә кушу, Бохара һәм башка Шәрык илләре белән сәүдәне җайга салу, кыскасы, Шәрыкны колонизацияләү бурычы бөтен калкулыгы белән килеп басты. Башлап моңа, әлбәттә, Пётр Беренче игътибар итә.
Пётр патшаның көтмәгәндә үлеп китүе аркасында, Шәрыкны колонизацияләү эше ахырына җиткерелми кала. Аның каравы аның бөек планнары башка патшаларга бик шәп кулланма була. Өстәвенә кыргыз-кайсаклар үзләре дә тик ятмыйлар. Бигрәк тә Россиягә иң якын торган Кече йөз ханы Әбелхәер активлык күрсәтә. Ул, башкаларына караганда акыллырак һәм абруйлырак хан буларак, кыргыз-кайсак халкының киләчәген Россиягә кушылуда гына күрә. Дөрес, Әбелхәер, ялганчы, хәйләкәр, әйткән сүзеннән тиз кайтучан һәм комсыз кеше буларак, бу мәсьәләдә эзлекле түгел. Хәер, мондагы шартлар да шуңа этәрә аны – ханның туган-тумачалары һәм казах батырларының күбесе Россиягә кушылуга каршы чыгалар.
Ничек итсә итә, якыннарын да, батырларны да күндерә Әбелхәер һәм 1730 елда Санкт-Петербургка илче итеп Котлымбай Кыштаев белән Сәеткол Куйдамбуловларны озата. Алар Кече йөзне Россия подданные итеп кабул итү хакында үтенеч алып баралар. Билгеле инде, илчеләр бик зурлап һәм кадерләп кабул ителә, аларга искиткеч сый-хөрмәт күрсәтелә.
Инде кыргыз-кайсакларга җавап визиты ясау мәсьәләсе килеп баса. Моңа урыслар «Алексей Иванович» дип йөртә торган морза Тәфкилев иң кулай кеше дип табыла. Ул казахларга жалованная грамота, ханга затлы кылыч, кеш тиресеннән тегелгән тун, ас тиресе белән читләнгән бүрек, бизәкле постаулар алып барырга һәм боларны Әбелхәер ханга тапшырырга тиеш була. Әбелхәер исә, шуңа җавап итеп, бөтен Кече йөзне урысларга тугрылыкка ант иттерергә, ясак түләргә, әманәт итеп Уфага кешеләр җибәрергә, урыс әсирләрен азат итәргә вәгъдә бирәчәк.
Тәфкилев, сүзгә оста, хәйләгә маһир булса да, үз көченә генә ышанмый, ярдәмгә байтак кына кеше ияртә. Алексей Писарев һәм Михайло Зиновьев дигән геодезистларны, шулай ук берничә казах һәм Уфа дворяннарын, провинциянең «иң яхшы кешеләре» ннән Алдарбай Исәнгилдин белән Таймас тархан Шаимов һәм башкаларны үзе белән ала. Шулай итеп, 1731 елда Әлбелхәер хан янына атларга һәм дөяләргә атланган зур илчелек чыгып китә.
Илчелекнең башлыгы, үзе дә мөселманга охшарга тырышып, өстенә яшел җилән, аягына сәхтиян читек кия, башына чалма урый һәм… шулар белән хурлыкка кала да.
Урдага барып төшүгә, Тәфкилев үзен: «Котлымөхәммәт морза», – дип таныштыра. Ләкин казахлар аның чукынганлыгын белеп алганнар, имеш. Әбелхәер аны салкын каршылый:
– Атыңны Котлымөхәммәт дидең. Син Әләкчәй Инаныч икәнсең гуй. Динен саткан кеше казахны сатмасмы?.. – дип, кылычын ук тартып чыгара.
Алай да Тәфкилевнең башы чабып өзелми кала – Алдар белән Таймас батыр арага керәләр һәм аны саклап калалар. Тик инде эш бозыла. Алексей Ивановичны ябып ук куялар һәм бер яры да чыгармыйлар. Болай да урысларга кушылуга каршы булган казахлар ду киләләр, ханга кинаяле сүзләр әйтәләр, Тәфкилевне үтерергә җыеналар. Җитмәсә, илченең кесәсендә вәгъдә ителгән миллион урынына нибары ике мең дүрт йөз сум акча.
Тәфкилевнең урдага китүенә ике еллап вакыт үтә. Мондагыларга инде бар да оттырылды, эш харап булды кебек тоела, хәтта морзаны сатып алырга дип акча туплана. Әмма Котлымөхәммәт морза йөздә тик ятмый. Ул, «ачлык һәм үлем куркынычы» кичергән хәлдә, һаман да казахларны Россиягә кушылырга үгетли. Аларны бигрәк тә йөзгә якында гына урыс шәһәре салыначагы һәм, ул төзелгәч, казахларга булачак уңайлыклар белән кызыктыра. Ниһаять, казахлар урыс подданствосы кабул итәргә, патшадан Ур елгасының Җаекка койган җирендә кала салуын сорарга, Петербургка илчеләр җибәрергә булалар,
Кыргыз-кайсак илчелеге Санкт-Петербургка 1734 ел башында гына килеп җитә, 10 февральдә аларны үтә тантаналы шартларда Анна Ивановна үзе кабул итә. Ханнарга тапшыру өчен жалованная грамоталар, бүләкләр бирелә. Бу эшне башлап йөргән һәм шул юлда күп кыенлыклар күргән морза Тәфкилев тә онытылмый, аңа полковник чины эләгә.
Тәфкилевнең Ур елгасында урыс каласы салу турындагы фикере Сенатның обер-секретаре Иван Кириллович Кириллов йөзендә үзенең ихлас яклаучысын таба. Бик үк күрекле булмаган гаиләдән чыккан бу тырыш кеше Урта Азия һәм Һиндстан белән сәүдәне җайга салуга зур өметләр баглаган махсус проект төзи һәм аны Сенатка тапшыра. Проект нигезендә Ур елгасында Оренбург шәһәре салу һәм булачак губернаны колонизацияләү мәсьәләсе ятканга, ул «Оренбург экспедициясе» проекты дип атала. Проектны һәм аны тормышка ашыруны «тайный» советник Бестужев-Рюмин бик нык яклый. 1734 елның 1 маенда патшабикә проектны раслап резолюция сала. Шунысы кызык: проектны тормышка ашыру авторның үзенә тапшырыла, крайны һәм анда яшәүчеләрнең телен белүче Тәфкилев исә аның ярдәмчесе итеп раслана.
Ниһаять, 1734 елның 7 июнендә юлга чыгу хакында Указ игълан ителә. Шулай ук казахларның һәр өч йөзе ханнарына дип указлар бирелә. Экспедиция икегә бүленеп кузгала.
29 июньдә Кириллов Мәскәүгә килеп җитә һәм икенче төркем белән кушыла. Монда экспедициягә тагын байтак кына белгечләр дә өстәлә. Алар, инде унбер корабка төялеп, Казанга карап кузгалалар. Ноябрь башында экспедиция Казанга килеп җитә һәм, монда озак юанмыйча, Уфага таба юлга чыга.
Габделрахман да, Абдулла да болар турында белмиләр иде, әлбәттә. Шулай да кояш чыгышына таба бу кадәр көч баруы сискәндерде аларны, шомландырды.
Сүлпән генә урман эченә атладылар. Габделрахман мулла әйтүенә караганда, ерак та түгел тирән чокырда бик шәп чишмә бар, имеш.
Чокыр һич көтмәгәндә, кинәт пәйда булды – аяк асты, сизелеп, аска китә башлады. Бәхетләреннән, поши сукмагына тап булдылар. Урман пәһлеваннары, төшеп-менеп йөри торгач, текә битләүгә басмалар уеп бетергәннәр. Әнә ярсып-ыргып аккан суның ташларга бәрелеп шаулаганы да ишетелә инде. Алдан төшеп килүче Габделрахман, имәнгә төртелгәндәй, кисәк тукталды, уң кулын күтәрде, аннан, башын әле уңга, әле сулга кыйшайтып, чишмә буен күзәтә башлады.
Бүген аларга тынычлап сәйран кылу насыйп булмаган икән. Карый торгач күрделәр: чишмә буенда ниндидер бер сәләмә бәндә, суга иелеп, корымлы чиләк юып маташа. Кабат җиргә чүктеләр, тегене күздән яздырмый гына тынып калдылар. Шикле кеше исә аны-моны сизмәде, чиләген тутырып су алды да янәшә сукмакларның берсеннән яр өстенә менә башлады.
Сунарчылар бөтенләй җиргә сеңделәр. Ярый әле теге сукмак, бераз кыйгачлап, олы юлга таба сузыла икән. Ят кеше аны-моны аңышмый узып китте, лапылыкка күмелде.
– Тып-тыныч Зәй буйлары да бимазалыга әйләнде, – дип пышылдады Габделрахман шәкертенең колагына ук диярлек. – Без күчеп килгән елларда гына да кеше аягы басмаган җирләр иде югыйсә.
Сүзен әйтеп бетермәде, әлеге бәндә киткән якта ачыргаланып бала елаганы ишетелде.
– Качаклар! – Габделрахман аягына басты. – Бала-чагалары да бар икән. Әйдә, яннарына бараек әле, киңәшкә мохтаҗлардыр. Кышка каршы кузгалганнар бит, бахырлар. Җәйне көтәргә сабырлыклары калмагандыр инде.
Остазыннан калкурак, көчлерәк булса да, Абдулла каушап калды. Ни дип барырга инде чит-ят кешеләр янына? Аларның кем икәнен шайтан белгән. Юлбасарлар булып чыкса?! Алай да Габделрахманнан калышмады егет. Һәй, аларга кем тисен ди, үзләре белән җаннары да телләре генә.
Бәләкәй генә урман аланына чыгарак, Габделрахман мулла тагын туктап калды – шәкерте аңа килеп төртелде. Яфрагын коеп бетермәгән зелпе куагына ышыкланып, аландагыларны күзәтә башладылар. Урталыкта учак дөрли, аның тирәсендә ике дистә чамасы кеше кайнаша. Араларында хатын-кыз, бала-чагалар да бар. Киемнәре өзгәләнеп-таланып беткән, ирләрнең битләрен сакал-мыек баскан. Җитмәсә, күбесенең өс-башы җиңелчә, кайсылары хәтта заманында ак булган киез эшләпәдән. Ару-талчыгулары йөзләрендә, бөтен кыяфәтләрендә. Өлкәннәре сөйләшми, бала-чага исә ашарга даулап елаша. Төркемнән арттарак туарып ташланган ике арба, шулар янында бер ат утлап йөри.
Чишмәдән менүчесе учак янына җиткәч, андагылар җанланып, җиңелчә шаулашып алдылар. Көн шактый чиратып җибәрүгә карамастан, җитү чәчле башын берни белән дә капламаган таза буынлы ир-ат, тегенең каршына чыгып, су тулы чиләкне кулына алды, япьле казыклар кагып, учакка аркылы куелган каен күсәкнең бер башын күтәрде һәм ялкынга куйды. Сәләмә хатыннарның берсе иегән үлән өстенә җәелгән ат тиресеннән бер түтәрәм ит алып, аны чиләккә чумырды. Качаклар, ялкын өстендә янәшә торган корымлы ике чиләккә карап, кабат тын калдылар. Тик әлеге дә баягы, бер – чырыйлап, бер – тавышсыз үксеп, әнисе кочагына сыенган бала гына өзгәләнде:
– Инәй, дим, ашарга!
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?