Электронная библиотека » Җәмит Рәхимов » » онлайн чтение - страница 3

Текст книги "Батырша"


  • Текст добавлен: 26 мая 2022, 18:38


Автор книги: Җәмит Рәхимов


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Абдулланың йөрәгенә нидер кадалгандай булды, остазы белән киңәшергә дип, кулын алга сузды. Әмма Габделрахман инде, урыныннан кузгалып, утка таба атлый иде.

Төркемдәге җитү чәчле егетләрнең берсе, ят кеше күренүгә, янәшәсендәге арбага ташланды, ниндидер алам-салам, төен-кәрҗиннәр астыннан сөңге тартып алды.

– Өрекмәгез, өрекмә! – диде Габделрахман, учакка якынаеп. – Юлбасар түгелбез, шулай ук патша йомышлылары белән дә уртагыбыз юк. Әссәламегаләйкем!

Качаклар бик сикереп төшми генә сәламне кабул иттеләр, тик шик-шөбһәләре бетмәве йөзләреннән, үз-үзләрен тотышларыннан сизелеп тора иде. Шулай да яннарына килүчеләрнең икәү генә икәнлекләрен һәм качкыннарны аулаучы солдатларга охшамаганнарын күргәч, бераз тынычлангандай булдылар.

– Шушы төбәктәге Тайсуган карьясенең имамы Габделрахман булабыз, – дип, учак янындагы муртайган төпкә утырды мулла. – Бу исә – минем шәкертем. Кай илләрдән буласыз вә кая таба юл тотасыз?

Барысы өчен дә җавапны чал сакал-мыеклы, эчкә баткан кып-кызыл күзеннән яшь килеп торган аксакал бирде:

– Без инде, мелла кем Габделрахман, төрле иләү халаеклары җыелдык монда. Бәгъзебез Олы Идел буеннан, бәгъзебез Зөядән үк. Чулман иделеннән дә бар. Кичү кальгасын урап узабыз дигәндә, юлбуар сарбазлар куа башлагач, үз кавемнәребезне югалтып, таралышып беттек. Күбебез шунда, карурман арасында үлеп калды. Җыелган кадәребез, бер сазлыкта атна-ун көн чамасы качып яткач, ары кузгалдык. Җәмгыбезгә ике ат калганые. Ачлык теңкәгә тигәч, аның да берсен чалдык менә…

– Кая дип бару соң?

– Ниятләвен Урал-тау ягына дип ниятләгәниек тә…

– Соңгарак калгансыз. – Габделрахман мескеннәрнең хәлләрен уртаклаша башлады. – Уралга җитә алмассыз, кыш басар. Җәй башында ук кузгаласыгыз калган.

Аксакал, алдындагы утка карап, байтак кына дәшми торды. Аннары яргаланган кул аркасы белән яшьле күзләрен сөртеп алды да:

– Быел купмаска диеп тордык та бит, мулла, кем, Габделрахман, чукынмаган кешегә илдә яшәргә калмады, – дип куйды.

– Чукынганнарын әйтмә, – дип, җиргә төкереп куйды теге яланбашлы. – Безнең Чулман иделе буендагы күрше авыллар, нәсарә диненә күчеп, агачтан чиркәү дә салып куйганнарые. Алай да башлары хәерчелектән чыкмады. Алагаемга талап торгач ни…

– Безнең Арча ягы арлары соң, – дип элеп алып китте йөзенең чуен карасын сакал-мыегы да каплый алмаган табак битле бәндә. – Үзләре түгел, бабаларының бабалары чукынган булган. Барыбер тарлыктан сабырлыклары төкәнде – шушы кояш чыгышы ягына качып киттеләр.

Аның сүзен бая олаудан сөңге алган качак куәтләде:

– Үз урысына игелек күрсәтмәгәнне ни. Беркөнне, кемнәр икәнен дә белмичә, авыллары кырыена куна туктаган урысларны күрдең ләбаса. Гаурәтләрен капларлык чүпрәкләреннән башка кием-салымнары гына да юк. Алай да бер чиләк тары юллап бирделәр, рәхмәт төшкерләре… Үз урысы шул хәлдә булганда, башкаларга ни сан?

Габделрахманга мондый зар-моң күптән таныш иде булса кирәк, ул, тамак кырып, сукранучыларны бүлдерәсе итте:

– Тарлык-золымлыкларга төшүчеләр бер сез генә түгел. Ил-җир белән килде афәт. Инде дә туган төбәгегездән купкансыз икән, кайда төпләнү хакында уйларга кирәк. Бүген-иртәгә кар төшәргә торганда ни. Кайда да булса тукталып, куышлар кору, базлар казу хәерле.

– Үзебезнең дә шулай мәслихәтләшү, ошбу чишмә буена нигезләнү уе ие дә, – дип, сүзнең җаен үз кулына алды аксакал, – анау сарбазлар котны алды бит әле. Чак чыгып өлгердек юлдан…

– Анысы рас, олы юл буе бу. – Габделрахман бастырып кына киңәшен дәвам итте: – Тагын да ыгы-зыгылыракка әйләнүе бар. Арырак – дала ягында – Оренбур дигән кала салмакчы, имеш, патша. Хәбәрләр хак булса, монда тынгы калмастыр. Бәс шулай икән, аулаграк төбәк сайлау мәслихәтрәк булмасмы?!

– Шулаен шулай да бит, мулла, кем Габделрахман, без бу якларны бөтенләй белмәйбез, – дип нәүмизләнде аксакал.

– Алайса, тыңлаң. – Габделрахман тагын да дәртләнеп китте. – Шушыннан кыйблага таба китсәгез, Сагышлы суына барып чыгарсыз. Ул Шушма елгасына алып төшәр. Сагышлы тамагында Нәдер дигән бер авыл булыр. Елга башыннан бер көнлек юл. Ул тарафта иркенлек, хөрлек. Тагын да мөһиме – тынычлык. Минем белүемчә, Шушма вә Шөгер суы буйларында төпләнүчеләрне түрәләр дә абайламады әле. Нәдергә җиткәч, Ураз намлы мулланы сорагыз, гозерегезне сүләгез. Ярдәмнәреннән ташламаслар. Шунысы бар: ат-арба белән үтә алмассыз анда.

– Атны барыбер суярга кала ла, – дип уфтанды кара татар. Күрәсең, соңгы ат аныкы иде.

– Ие, сез мөһаҗирләрнең ризык ягы да чамалы бит әле. – Мулла Абдуллага таба борылды. – Менә Баһадиршаһ бер капчык борай китереп китәр үзегезгә. Иске чикмән ише кием-салымнар да җыйнарбыз. Аллага тапшырып, иртәгә иртән кузгалырсыз.

Качакларның адашкан эт мисалындагы хәлләре, аларның йөзләрендәге нәүмизлек, өметсезлек сүзгә кушылмый гына бер читтә басып торган Абдулланы өнсез иткән иде. Алар өчен кабат монда килү генә түгел, тәмуг төбенә төшәргә дә әзер иде ул бу мизгелдә.

Икәүләп Тайсуганга таба атлаганда да сүз һаман шул мөһаҗирләр хакында, Олы Идел һәм Чулман иделе буендагы халаекларның мөшкел хәле турында барды. Остазының шунда әйткән бер сүзе бәгыренә мәңгелеккә сеңеп калды Абдулланың.

– Җитәсие ак патшаның үзенә, сүлисие халаекларның яман хәлен, төкәнмәс аһ-зарын, – дип сөйләнде Габделрахман, ярсып. – Шуларның барын белсә, ишетсә, тончыктырырые ул кан эчүче залимнәрне, җәллад түрәләрен!

Ярты көн буе сахрада йөрү, аннан, икегә бүленгән бер капчык борайны ат сыртына салып, кабат урманга бару гаять талчыктырган иде Абдулланы. Алай да йокысы йокы булмады, тәмам хәерчелеккә төшкән качакларны жәлләп, төн ката елап чыкты егет.

Икенче бүлек

Туган авылына кайтырга дип, чана юлы өзелгәнче үк кузгалды Абдулла. Шуның белән отты да. Боз көпшәкләнгәнче, Ыкны үтеп калды, аннан соң да шактый юл алырга өлгерде. Апрель башында исә юллар иртәнге якта да атлап булмас хәлгә килде. Нигә дисәң, инде төннәрен дә туңдырмый иде. Инде үзе дә тәмам талчыкты, сәфәргә дип алган икенче пар чабатасы да «чәчәк атты». Биштәрендә күн итеге бар барын. Әмма тәмам боламыкка әверелгән язгы юлдан күн итек белән түгел, көймәдә дә үтәрмен димә. Бигрәк тә чокырлар куркынычка әйләнде – алар тәмам зәңгәрләнде, менә-менә ярып җибәрәчәкләр дә, юлларында очраган барлык җанлы һәм җансыз нәрсәләрне Агыйделгә алып китәчәкләр иде. Юлда очраган беренче авылга тукталудан башка чара калмады.

Бик үк зур булмаган ярлы гына типтәр авылы иде бу Әҗем дигәннәре. Аның әле күптән түгел генә төпләнгәне күренеп тора. Йортлары яңа, тик бик кечкенәләр – дүртпочмаклылар гына. Өйаллары читәннән, бер генә калай яисә такта түбә күрмәссең – барысы да кабык башлы, – кыскасы, хәерчелекләре урамга ук чыккан. Мондый авылдан ат яллау турында уйлыйсы да юк.

Алай да хәлле генә кешегә тап булды Абдулла. Өйлә вакыты иде. Хуҗа аны ачык чырай белән каршылады:

– Бәрәкалла, мактап йөрисең икән, пешкән ашка килеп кердең, – дип кунакчылланды ул мосафирга, үзе, күрешергә дип, кәкрәеп каткан кулларын сузды. – Шушы Әҗем карьясенең Гарифҗан булам мин.

Абдулла үзенең шәкерт икәнен әйтте. Җәйгелеккә дип атасы Гали янына Карышбашка кайтып баруын сөйләп бирде. Карышбашны белми икән Гарифҗан. Уфадан ары, дигәч чамалады тагын.

– Сәфәрең ерак икән, олан, – дип куйды ул. – Юллар тәмам өзелде, берәр атна сабыр итми булдыра алмассыңдыр. Рәхим ит соң: өебез кысан булса да, күңелебез иркен.

Хуҗаның моңа кадәр почмак якта савыт-саба шалтыратып йөргән хатыны, шәүлә сыман тын гына чыгып, сәкедәге киндер ашъяулыкка буы чыгып торган агач табак куйды. Шулай ук тавышсыз гына өйалдына чыкты, аннан бер җамаяк катык күтәреп керде һәм әйрән тугларга тотынды. Гарифҗан исә, ишек катына килеп, зур корсаклы бакыр комганны кулына алды, янә Абдуллага эндәште:

– Кулларны чайкаек, булмаса.

Лакан өстендә юынып, агач чөйгә эленгән киндер тастымалга сөртенгәч, коштабакның ике ягына – сәке йөзлегенә утырдылар.

– Шәкерт кеше – галим кеше инде ул. – Гарифҗан тезенә җитеп торган киндер күлмәгенең җиңнәрен сызганды, кунагы алдына зур гына чаган кашык куйды. – Ил-җирдә ни хәбәрләр бар?

– Шөкер, бездә, ягъни Зәй буйларында, әлегә иминлек. – Абдулла, кашыгын алып, суынып килгән тары боткасына үрелде. – Иген игеп, мал асрап тереклек итеп ятулары.

– Ай-һай, имин үк микән, – дип, шөбһәсен белдерде Гарифҗан, авызындагы боткасын әвәләп. – Үзем күрмәдем күрүен. Мәгәр көзен Уфага таба яу узган, дип сүлиләр бездә.

– Анысын бән үз күзләрем берлә күрдем күрүен. – Абдулла калын гына арыш ипие телемен урталай сындырды. – Узды да тынды бугай ул. Уфа ягыннан бернинди дә ыгы-зыгы ишетелми сыман.

– Ишетелер төсле шул, кем, Абдулла. – Хуҗа, сүзен бүлеп, хатынына кычкырды. – Кая, әйрәнең буламы, ботка тамактан төшми монда. Ишетелгәли дә инде. Янарал ягындагы шулкадәр зур чирү тикмәгә дисеңме?! Әле тагын да киләчәкләр, имеш. «Оренбург походы» дип аталган бу яу безнең тарафларда яшәүче халаекларга тагын да тарлыклар, авырлыклар, яңадан-яңа җыемнар алып киләчәк, дип әйтәләр. Ур тамагына кала корып, безнең хөр җирләремезнең артына төшмәкчеләр, ди. Берәүне дә беркая чыгармыйча, авызлыклап алырга уйлыйлар икән. Менә бит хикмәт нәрсәдә, кем, Абдулла. Бөтен ил-җиргә чиркәүләр салмакчылар, имеш.

Үз сүзләреннән үзе шикләнеп калгандай булды Гарифҗан. Эре сөякле гәүдәсе ничектер бөреште, төссез күзләрендә куркыну чагылып үтте, калын иреннәре калтырагандай булды.

– Сүз бозау имезер, дигәннәр картлар. Барысы да коры сүз генә бит әле, – дип юатты аны кунак.

– Сүз генә түгел шул, шәкерт. – Ул арада әлеге сүзсез хатын ике җамаяк белән әйрән чыгарып куйды, әңгәмә киселде. Беравык тын гына ашадылар. – Сүз генә булмаска охшый шул, кем, Абдулла. Әлеге кем, Нугай юлының Теләкәй-Куб вулысы ыстаршинасы Тукчура Әлмәков теге заманда Тәфтиләү морзаны Петербурга озатып барган да шунда байтакка торып калган икән. Шул Тукчура пайтәхеттә нимәләрдер ишеткән һәм, эшне озын-озакка сузмыйча, Килмәк абызга хат язып салган: «Бөтен Башкорт илендәге чиста бодайны, бакра һәм күлчәдән аерып, әйбәтләп саклагыз, саламын яндырыгыз. Дүрт ат та язгы чәчүгә әзер булсын», – дигән.

– Кеше кешегә ни язмас…

– Һе, аңламадың, алайса, – дип кыза төште Гарифҗан. – Бу бит башкорт җирләрендә яшәүче бөтен халаекка хәбәр инде: сафларыгызны ныгытыгыз һәм дүрт юлда да яуга әзерләнегез, дигәне.

– Әлеге чирүнең уе яманлыкта дисеңме? Кала салу бит әле әшәкелек дигән сүз түгел.

– Мин әйтмим, тиле, халык әйтә. – Гарифҗан тагын да ярсый төште, кашыгын куеп, әйрән уртлап алды. – Тукчураны юкка шикләнгән дисеңме син, әй?! Шикләнер, бар… Әлеге Кирилыф дигәне узган көз Уфага килү белән типтәрләрнең санын алдырган. Безнең сыман монда килеп, башкортлардан җир алучы татар-чуашлар, чирмеш-арлар, ягъни типтәр дигән халык утыз меңләп икән хәзер. Түрә әле моның белән генә дә калмаган: башкортларны ырулары һәм вулыслары буенча барлаткан. Боларны юкка гына эшләткән дисеңме син аны? Көт, булыр тиккә! Биремнәр артачак, дигән сүз бу, кем, Абдулла. Өстәвенә чукындыручыларга әзер исемлек.

– Бу хәлләргә халаеклар ни ди икән соң?

Гарифҗан соңгы кашык боткасын кабып куйды, тагын әйрән уртлады һәм бик тырышып кашыгын яларга тотынды, шул арада сүзен дәвам итәргә дә өлгерде:

– Хафага калган аксакаллар Кирилыф җәнапларына хат язганнар, үзе берлә сүзләшү өчен, йөрекчеләр җибәргәннәр. Мәгәр түрә аларны тыңлап та тормаган, куалап чыгарган. Шуннан инде Килмәк абыз үзе чарасына керешкән: Бәпәнәй мулла, Сәетбай, Рисәнбай ыстаршиналарны, Күчәнбай батырны, Казан өязе качкыны Әминне вә башкаларны җыеп сүләшкән. Хәл катмарланган: «йә ил, йә яу» дигән мәсьәлә килеп баскан.

– Шулай укмыни?

– Алай гына да түгел шул, шәкерт. – Гарифҗан, түгәрәкләп кыркылган сакалын буйый-буйый, табакны яларга тотынды. – Әле күптән түгел Килмәк абыз, Бәпәнәй мулла, Акай белән Көчек батыр вә башкалар изге Газый мәчетенә җыелганнар. Намаздан соң Тәфтиләү морзага илчеләр җибәргәннәр болар, патша йомышлыларының Оренбург каласын салудан ваз кичүләрен таләп иткәннәр. Илчеләрне кулга алдырган Тәфтиләү җыенда катнашучыларны тотып бирүчеләргә кафтанлык тукыма вәгъдә иткән. Шуннан инде Акай батыр хат белән Казанга, губернатор янына ук киткән. Башкалары исә, Тәфтиләүдән зарланып, Кирилыф катына килгәннәр. Аларын да тотып яптырмакчы булган түрә. Тик гауга чыгудан гына шүрләп калган… Ярый, бер дога. Әлхәмделиллаһи…

Аштан соң кунакка дип сәкегә урын салды Гарифҗан. Ләкин ул сөйләгәннәр Абдулланың тынгылыгын алганнар иде. Егет ындыр артындагы инеш буена чыкты, җиләнен һәм тирәли бүреген салып, аларны яңа борынлап килгән үлән өстенә ыргытты да үзе шулар янына чүкте, ярсып-үкереп аккан кар суына карап уйга калды… Дөньяны бик гади һәм беркатлы итеп күз алдына китерә иде бит ул. Җирдә кешеләр яши, алар иген игә, маллар үрчетә. Галим-голәмә, мулла-мунтагай булмакчылары мәдрәсәләрдә укый, аннан инде вәгазь сөйләп көн күрә. Ә, әйе, алардан тыш патшалар вә аларның наибләре бар икән тагын. Тик алары каядыр еракта, пайтәхеттә. Патшалар кәеф-сафа сөрә, бал-май эчендә йөзә, халык исә, алар рәхәттә яшәсен өчен, ясак түли. Менә шул. Дөрес, атасының ниндидер яулар, Алдар-Күчем болалары хакында сөйләгәне бар барын. Тик алары да Камыр батыр, төрле аждаһалар турындагы әкиятләр белән бер иде шул әле Абдуллага, күңел юаткыч бер хикәят кенә иде. Баксаң, әллә ниләр бар икән бу дөньяда: ил-җир басып алулар, талау, үтерүләр, халаекларны кысулар, аларның иркен томалап куюлар, ниндидер калалар, заводлар, чиркәүләр салып, кешеләргә җәфа китерүләр, хәтта ки бәндәләрне көчләп үз диннәреннән яздырулар, тагы әллә нәрсәләр. Шулар барысы бергә «сугыш» дип аталган суешлар китереп чыгара икән. Кызык, шундыен орыш була калса, Абдуллага да кагылыр микән ул, әллә читләтеп үтәрме аны? Кагыла калганда, кем ягына басып сугышыр Абдулла? Халык ягында, билгеле. Ләкин аларның каршы яктагылары да халык лабаса. Алары да күктән төшмәгән, җир асты патшалыгыннан чыкмаган. Патша ягындагыларның да һәммәсе түрә дә алпавыт түгел лә. Әнә ич, картлар сөйләгәнгә караганда, аның ата-бабалары – мишәрләр – гел патша яклап сугыша торган булганнар. Димәк ки, аның да урыны патша гаскәрләре рәтендә. Кулы барырмы аның, әйтик, шушы Гарифҗанга ук атарга? Юк, Абдулланың патша чирүендә буласы килми. Ошбу Гарифҗаннар, Килмәк абызлар якынрак аңа. Уф, буталып бетәрсең монда… Кинәт ул үзен акбүз атка атланган яу башлыгы итеп тойды. Кулында булат кылыч та тимер чукмар, аркасында яны[3]3
  Ян – җәя.


[Закрыть]
-садагы. Менә ул гайрәт белән дошманнары өстенә ташланды, ниндидер Тәфтиләүнең башын чабып төшерде…

Әллә ярсып аккан елга, әллә язгы кояшлы көн, әллә инде Гарифҗан сөйләгән вәсвәсәле сүзләр, чыннан да, аның күңелен җилкеткән иде. Йөрәге никтер ярсый, каядыр ашкына, дулый, егетне көрәш кырына әйди. Шул халәтенә чыдый алмый урыныннан сикереп торды да сүзчән йорт хуҗасы Гарифҗан янына ашыкты.

Ул кайтып кергәндә, Гарифҗан туры түшәм астында каен киртәсе каезлап маташа иде. Аягы астында күгәреп беткән ике сөңге ята, саплары мурып-череп беткән. Төшенде Абдулла: хуҗа кеше сөңгеләренә яңа саплар әмәлли иде.

– Кайттыңмы, шәкерт? – дип каршылады аны Гарифҗан. – Ә мин менә үземә эш таптым әле.

– Кирәк булырлар дисеңме?

– Яу була калса, берәүне дә читләтеп узмаячак: теге яккамы, бу яккамы кушылырга мәҗбүр итәчәк. Безнең әҗемнәр болачылар ягына чыкмакчылар.

Абдулла икенче балта сорап алды һәм саплыкларның икенчесен каезлый башлады. Гаҗәп, эш дигәнең, кан коюлы корал ясауга карамастан, җанны тынычландыра иде. Шуңа күңеле булып, егет хуҗаның сөңгеләрен дә саплашты, абзардан тирес тә чыгарышты, чоланның череп беткән түбәсен яңа кабык белән ябышты. Шулай итеп, биш-алты көн үтеп тә китте.

Арба юлы төшмәгән иде әле төшүен. Барыбер юллар кипкәнне көтмәде Абдулла. Җәяүлегә аларның кирәге шулкадәр генә. Юл буендагы чирәмлекләр инде тәмам җилләп, яшәреп киләләр иде. Аягына күн итеген киеп, җиләне белән тирәли бүреген биштәренә салды да юлын дәвам иттерде. Бу якларда даны чыккан Уфага җитәргә ике тәүлек кенә калган иде инде. Икенче төнен Агыйдел буендагы бер авылда кунды.

Көймәче яллап, Агыйделне кичүгә, колагына чаң тавышы килеп керде. Текә үрне күтәрелүгә, тавыш тагын да гайрәтләнде, ниндидер хәвеф-шом булып йөрәкне сыкратты. Кала үзәгенә якынлашкан саен, халык төркеме куерды, атлар ишәйде, мондагы ыгы-зыгыга һич исләре китми «сагыз чәйнәп» торган дөяләр күренде. Ул да түгел, бөтен тирә-юнь гаскәриләргә күмелеп калды. Йөзләрчә җайдак һәм кызыл якалы мундир кигән драгуннар арасында мишәр яугирләрен танып алды Абдулла. Ул әле монда ни барын белми, шулай да зур бер вакыйгага әзерлек икәнен чамалый иде. Оренбург походының кузгалуыдыр, мөгаен, дип уйлап алды һәм бер читтәрәк аты сыртындагы иярен рәтләп маташкан мишәр янына тукталды.

– Ни бар, кая куптыгыз болай? – диде ул тегеңә, гөрләтеп сәлам биргәч.

– Кирилыф җәнаплары поход чыга, кала салырга барабыз. – Кызыл мишәр, Абдулланың барын-югын да онытып, үз эше белән мәшәләнергә тотынды.

Чыннан да, бераздан ниндидер әмер авазлары яңгырады. Гаскәриләр, ашыга-кабалана, үзләренең йөзбашлары янына туплана башладылар. Урамның як-яклары бушап кал– ды, урталыкта исә төркем-төркем булып солдатлар күчләнде. Атлылары иярләренә менеп алды, урысча һәм татарча боерык тавышлары ишетелде. Ул да түгел, берьюлы әллә ничә дөңгер дөпелдәргә тотынды – олы чирү, кара болыт булып, Нугай юлына таба кузгалды. Драгуннар артыннан ияргән көймәле арбаларны, алардан соң купкан мишәр яугирләрен бер читтә басып озатып калды Абдулла.

Бу – урыслар исәбе белән 1735 елның унберенче апреле иде.


Байлыгы белән мактанырлыгы булмаса да, тормышыннан зарланмый иде Мәзгытдин углы Гали. Хәләл җефете Бибинур белән икәүдән-икәү генә тереклек итүләренә карамастан, шөкер, яшәүләре кешенекеннән ким түгел. Ата-бабадан калган җире җитәрлек, аты да икәү. Абдуллалары Тайсуганга киткәч, сыерның берсен бетерделәр бетерүен. Аның каравы кәҗә-сарык, кош-корт ишегалды тулы. Ирле-хатынлы тырыша торгач, нәкъ Карыш елгасы буенда кара-каршы ике йорт җиткерделәр. Берсе хәзер бөтенләй диярлек буш тора торуын. Анысында кышларын сарык-кәҗә бәрәннәре асрыйлар, җәйләрен исә, вакыт тигәндә, чебеннән качып, шунда черем итеп алгалыйлар. Әлхасыйль, үзләренә күрә бар да бар, бар да җитәрлек. Гали үзе ир уртасына җитсә дә, шөкер, исәнлеге ярыйсы. Бибинур турында әйткән дә юк: чир-сырхауның, ял-йокының ни икәнен дә белми, тырышлыгы, уңганлыгы белән бөтен тормышны сөйрәп алып бара. Анысы, эшкә дигәндә, Гали үзе дә төшеп калганнардан түгел. Алай да чандыр гәүдәсе, бәләкәй буе белән әллә ни алдыра алмый кебек. Шуңамы, дөнья мәшәкатьләрен гәүдәгә калку, ирләрчә нык бәдәнле хатыны Бибинур тартып бара сыман.

Мәгәр бер хафасы бар Бәләкәй Галинең. Ни хикмәттер, туганнан бирле кулы арасында йөртеп тә, бердәнбер углы Абдулла йөрәгендә игенче һөнәренә дәрт уята алмады. Болай караганда, бөтен эшне белә Абдулласы, әйткән-кушканны үти, үзең җитәкләп йөртсәң, бер генә хезмәттән дә җиксенми. Инде килеп, әйтми-дәшми тордыңмы, китабына кадала да дөньясын оныта. Сүз катучы булмаса, көннәр буена шул китаплары белән җенләнеп утыра. Эх, үзе ялгышты шул Гали. Укымаган кеше – сукыр кеше, дип, үзе белгәнне углына өйрәтте. Бик яшьли хәреф танып, хәтта яза башлады Абдулласы. Мәчет каршындагы мәктәпкә йөри башлагач исә, тәмам галим булды. «Мостафа мулланың үзеннән дә уздыра икән», – дип сөйләделәр авылдашлары. Ә ул, тиле, шуңа шатланып йөрде, улым мулла була, дип куанды.

Анысы ярый инде, Мостафа мулладан сабагын алган – беткән. Тайсуган мәдрәсәсенә җибәрәсе калмаган диген син аны. Ярый иде әле шунда, кушканны булса да эшләп тора иде. Болай исә кышына бер күзгә күренми. Инде сукага төштеләр, менәтерәк. Ә Абдулла юк та юк, хәерсез.

Шул рәвешле, үзен үзе, улы Абдулланы битәрли-битәрли җир сукалап маташкан Гали озын буйлы, киң җилкәле егетнең җир башына килеп туктавын абайламады да.

– Атай! Алла куәт бирсен, атай!

Гали атларын туктатты, кулын аксыл кашы өстенә куеп, юлга таба борылды.

– Исән-аман гына кайттыңмы, углым?! – Ул, җир башына чыгып, үзеннән ике тапкыр диярлек калку Абдулласы белән күреште дә шундагы ялгыз туйра төбеннән тәпән тартып чыгарды, улына әйрән салып бирде. – Анаң да урманнан чыгар хәзер, аш салып җибәрер.

Абдулланың җәйге тәнәфесе шул көннән башланды да инде. Буразнага күңеле ятып бетмәсә дә, көч куеп эшли торган эшне сагынган иде егет. Кинәнеп пар ат белән җир сукаларга тотынды. Әмма икенче кат әйләнергә өлгермәде, бер кочак ботак-сатак күтәреп, урманнан анасы килеп чыкты. Ул имән ботакларын җир башындагы туйра янына ташлады да, бала итәкле күлмәгенең итәкләрен җыя төшеп, улы катына йөгерде.

– Улым, Апушым минем! – Ана үзе янында кечерәебрәк калган сыман тоелган Абдулланы кочып алды. – Җитте! Бүтән җибәрмим! Быел көздән дә калмый үләнерсең, улым, боерган булса.

– Өлгерер, өлгерер камыт кияргә, – дип куйды атасы кырыс кына.

Шуннан инде өенә кайтып тормады Абдулла, иртәдән кичкә кадәр җир сукалады, агач тешле тырма белән атасы сипкән орлыкларны күмдерде. Бабасы Мәзгытдин патшага хезмәт итеп алган җирләре шактый гына булса да, өчәүләп тотынгач, кыр эшләре әллә кая бармады тагын. Борайны, борчакны һәм солыны чәчеп бетергәч, авылга мунча керергә кайттылар. Тары белән карабодайны чәчәргә иртәрәк иде әле.

Мунчаны кайткан көнне үк ягып керделәр. Иртәгесен улының исән-имин кайтуы хөрмәтенә авылдашларын ашка җыярга булды Гали. Сабан өстенә дип симертелгән тәкә кояш чыкканчы ук чалынды, өйдә таң белән таба чыжлый башлады, тирә-якка май исе таралды.

Өйләдән соң кунаклар җыелды. Карышбашның барлык могтәбәр ирләре дә, мулласы белән мөәззине дә бар иде монда. Бәләкәй Галинең бу кадәр зурдан кубуы юкка түгел иде, әлбәттә. Авылның аксакалларына улының гыйлемлеген күрсәтеп, масаерга иде исәбе. Шуңа да токмачтан соң ук егетнең кулына Коръән китереп тоттырды.

Уку – иң яраткан һәм күнеккән гамәле Абдулланың. Кыстатып тормады, китапның урта бер җирен ачты да Мисыр мәкаме белән көйләп укырга кереште. Табындагылар шәкертнең ягымлы мәкаменә, гарәп сүзләрен җиренә җиткереп әйтүенә сокланып, гаҗәпсенеп утырдылар.

– Инде, углым, без наданнарга төркичәгә тәфсирләп тә бирсәң икән, – дип куйды Гали, сүрә укылып беткәч. Улының гыйлемлеген зурдан күрсәтәсе килә иде аның.

Һәм Абдулла атасының йөзен кызартмады, сүрәнең һәр сүзен дөрес тәфсирләп, табындагыларга аңлата башлады. Әмма тегеләре кинәт сәерсенеп калдылар – серле Коръән сүрәсенең бик тә гади сүзләрдән торуы шикләндергән иде аларны.

Шулчак моңа кадәр тын гына утырган Мостафа мулла телгә килде:

– Бакчы, кем мелла Абдулла, – дип башлады ул сүзен. – Бүген гает тә, җомга да түгел. Яңа туганга ат кушмыйбыз, мәет җирләмибез. Бәс шулай икән, Изге китап сүзләрен калдырып торыйк. Менә монысын укып бак, булмаса…

Абдуллага тире тышлы калын гына бер китап тоттырды мулла. Аның беренче битен ачуга ук, «Йосыф китабы» н танып алды шәкерт. «Монысы үзебезчә, төркичә», – дип куйды һәм көйли төшеп укып китте:

 
Газиз Йусеф тәмам унбер йәшәр ирди,
Йагъкуб сәүчи уйлукында уйур иди,
Уйуркән бер гәҗәб дүш Йусеф күрди, –
Тәэвилини атасындан сурар имди…
 

Токмачтан соң шулпалы ит килде, итне – бәлеш, бәлешне бал алыштырды. Әмма кунакларның табын яныннан кузгалыр исәпләре күренми иде. «Йосыф китабы» н күз бәйләнгәнче укыттылар алар Абдулладан.

Шул көннән соң инде авылда өр-яңа хәбәр таралды: «Бәләкәй Галинең Абдулласы бөтенләй галим булып кайткан икән». Монысына күңеле булды Галинең. Крәстиян эшенә күңел куймый, дип лыгырдаганчы, галим булган, дип сөйләсеннәр әйдә.

Ә көннәр үтә дә үтә. Инде тары белән карабодай да чәчелде, Галигә тиешле урман бүлемтеге киселеп, агачы-чыбыгы ындыр артына ташып куелды. Атасы печән өстенә дип чалгыларны чүки, тырмаларны көйли башлады. Абдулланың да язгы ярсулары басылып, йөрәге урынына утырды. Иминлектәге хезмәт җанны да дәвалый иде.

Шундый көннәрнең берендә Карышбашка яңа хәбәр килеп иреште. Теге чакны поход чыккан Кириллов, Уфадан ун чакрым китүгә, Чесновка елгасы буена тукталган булган икән. Вологда драгун полкының биш ротасы килеп җитүен көтәргә ният иткәннәр, ди. Шунда торганда, Кириллов янына ике кеше килеп, аңа татар-башкорт халаекларының теләген җиткергәннәр: «Генерал ниятеннән кайтсын, югыйсә каршылык күрсәтеләчәк», – дигәннәр. Кириллов тегеләрнең һәр икәвен кулга алдырган һәм җәзага тарттырган – берсе үлеп үк киткән. Ниткәндер кара татар-башкортларның таләбеннән ярсыган Кириллов Вологда драгун полкларын көтеп тормаска булган. Ул янындагы унбиш рота мүнтәзим чирү[4]4
  Мүнтәзим чирү – регуляр армия.


[Закрыть]
, өч йөз илле казах, алты йөз мишәр, шактый гына йомышлы татар һәм чукынган калмык яугирләре, шулай ук егерме өч бакыр тубы белән булачак Оренбургка поход чыккан. Ул кузгалып дүрт көн узганнан соң, Чесновка елгасына башында полковник Чириков торган Вологда полкы да килеп җиткән. Монда тугыз көн торгач, алар да Кириллов артыннан юлга чыгалар, һәм бер атна буе әйбәт кенә баралар болар. Уфадан йөз алтмыш чакрымдагы Мәләвез суы буена җиткәч, Вологда полкына Килмәк абыз җитәкчелегендәге өч мең болачы һөҗүм иткән һәм патша гаскәрләрен тәмам туздырып ташлаган.

Әмма дау аның белән генә басылмаган икән. Карышбашка аннан соң да килеп кенә торган хәбәрләр шул хакта сөйлиләр иде:

– Себер юлы болачылары Оренбургка бара торган мең олаудан торган абузны талаганнар!

– Патша ягындагыларның авылларын яндырганнар!

– Минзәләне камаганнар!

Аулак Карышбашка әледән-әле килеп ишетелгән әнә шундый сүзләр Абдулланы кабат уятып җибәргәндәй булды. Ул тагын да дәртләнеп яуга әзерләнә башлады. Әмма аның ни аты, ни коралы юк иде. Атасы белән киңәшү дә урынсыз. Бәләкәй Гали бер якка да кысылмау, бер көйгә генә тереклек итү ягында иде. Җитмәсә, атасы да, анасы да аңа чат ябышканнар – анда-монда җибәрү хакында ишетәселәре дә килми.

Абдулла «качып китәргә» дигән карарга килде. Атасы өйдә юк вакытны чамалап, келәттән кәкшәеп беткән җәя белән күгәргән сөңге, иске ияр алып чыкты, аларны тәртипкә китерде. Актарына торгач, Мәзгытдин бабасыннан калган көбә күлмәк табып алды. Ата-анасыннан яшереп кенә ризык әзерләде. Ут-үлән күтәрелеп, җәйге эшләр беразга тынып торган арада, атлар да көрәеп, матурланып киткәннәр иде. Туры алаша бигрәк тә чыдам, үзе күндәм, бер үк вакытта башкалардан рәнҗеттерә торганнардан түгел. Шунысын алып китәргә булды Абдулла.

Кичен ул атларын ындыр артыннан ерак булмаган түбәгә генә тышаулады, үзе исә бу төндә бөтенләй йокламады. Яктыра башлау белән, акрын гына торып, өйдән чыкты, яуда кирәк булачак коралларын һәм йөгәнен яшергән урыныннан алды да атлары янына йөгерде. Әйберләрен чирәмгә ташлады һәм туры алашаны тотарга китте. Анысы йөгәнгә башын үзе сузып тора иде. Алай да юлы уңмады Абдулланың. Атын җитәкләп, әйберләре янына килгәндә, анда атасы басып тора иде.

– Болай кая җыендың инде, Абдуллаҗан? – диде ул тыныч кына.

Инде яшереп торуда мәгънә юк иде, егет дөресен әйтеп бирде:

– Килмәк абыз катына, атай.

– Әй бала-бала! – Ата улын вәгазьләргә тотынды: – Безнең мишәрләрнең гел патша ягында гына алышуын беләсең бит. Инде яше олы дип мине тынычта калдырганнар икән, басылып кына яшәргә иде. Аннан килеп, кем җиңәсе дә билгесез бит әле.

– Шуңа Килмәк абыз катына барырга булдым да инде мин, атай. Барыбыз да шушылай гафил булып ятса, кем җиңәсе билгеле инде. Күтәрелгән-күтәрелгән, бөтен дүрт юл бердәм кузгалырга кирәк иде.

Улының нияте ныклыгын сизеп алган ата сәбәпләрнең саллырагын эзли башлады:

– Туктале, олан, кызма син, – дип үгетләвен белде Гали. – Сән безнең бердәнбер углыбыз. Япь-яшь башыңны харап итмә, атаң белән анаңны хәсрәткә салма. Аннан килеп, атсыз калдырасың ич син мине. – Аның тавышы калтырап китте, күзләренә яшь килде. – Игеннәр бик матур булып өлгереп килә. Сыңар ат белән нишләрбез без?!

– Соң, атай…

– Иртәсе-соңы юк, өйгә кайтыйк, балам!

Атасының соңгы сүзе керде Абдуллага. Ул йомшап төште, күндәм малай сыман югалып калды. Гали исә туры алашаны тышаулады, ат башыннан йөгәнен салдырды, иярне кулына алды да өенә таба атлады. Абдуллага аңа иярүдән башка чара калмады.

Күп тә үтми арыш урагына төштеләр. Абдулланың кайнар йөрәге тагын суынгандай булды, уйлары имин тормыш юлына кереп китте. Алай да ерак басуга ук килеп җиткән хәбәрләр аны әледән-әле алгысытып куя, ә вакыты-вакыты белән якты өметләрен томалый иде:

– Августның алтысында Кирилыф Ур тамагына барып җиткән.

– Унбишендә кальга суга башлаган.

– Утызында кальгага гаскәриләр кертелгән.

– Утыз берендә, Оренбург каласы нигезләнүен хәбәр итеп, чаң сугылган, чиркәүдә гыйбадәт кылынган, туплардан атылган!

Берсеннән-берсе шомлы хәбәрләр бу яклардагы татар-башкорт халаекларының җиңелүен, патша ягындагыларның өстен чыгуын сөйлиләр иде. Әмма тарлыкка, ким-хурлыкка каршы көрәш тукталмаган иде әле.

Тарих битләреннән. Уфадан биш йөз чакрымдагы Оренбург (хәзерге Орск) каласын нигезләгәч, юлда үпкәсенә салкын тидергән Кириллов Петербургка барырга ният итә. Ул Сакмарга кадәр бернинди маҗарасыз килеп җитә. Монда аның каршына тотылган болачыларны китерәләр. Баш күтәрүчеләргә каршы иң кырыс чаралар ягында булган Кириллов аларны шунда ук җәзалап үтертә һәм, берни булмагандай, юлын дәвам иттерә. Уфага җитәргә йөз утыз чакрымнар калгач, түрә солдатларына Килмәк абыз һәм Акай батыр җитәкчелегендәге восстаниечеләр һөҗүм итә. Кириллов болачыларны куып тарата һәм Нугай юлы авылларына берничә җәза отряды җибәрә. Шулай итеп, Кириллов аз гына өркү белән котылып кала.

Ә менә аның ярдәмчесе Тәфкилев исә чын-чынлап бәлагә төшә. Кириллов аны отряды белән, «ворлар» ны эзләп табу һәм тоту өчен, Себер юлына җибәргән була. Шулай ук, Урал аръягы авылларыннан азык-төлек җыеп, аларны Оренбургка озатырга тиеш була морза. Тәфкилев 20 сентябрьдә урыслар быел гына нигезләгән Җаекбаш кальгасына килеп җитә. Монда ике рота белән капитан Уваровны һәм поручик Ветошниковны калдыра да үзе арырак кузгала. Юлда бик кыен хәлгә тарый Тәфкилев. Каты салкыннар башлана, ә азык-төлек юк. Солдатлар өши, азык юклыктан, атлар бер-берсенең койрыкларын ашый. Ниһаять, мең бәла белән отряд Тегенский бистәсенә килеп егыла һәм, монда азык-төлек туплап, Оренбургка олаулар озата. Түрә үзе обоз кузгалып киткәнне дә көтми, Уфага кайтып китә.

Обоз исә беренчесе язмышына дучар була. Җаекбаш пристане янында Йосыф Арыков отряды алты йөз олауны камап ала һәм тар-мар итә.

Бу хәлгә ачуы чыккан Тәфкилев 1735 елның декабрендә зур гына җәза отряды белән Уфадан чыга һәм Бөре аша Әй буена юнәлә. Сөянтуз авылына җиткәч, ул болачыларның үзен Әй буе тарлавыгында көтеп торуларын белеп ала. Ниятләре ачылган восстаниечеләр авылга һөҗүм итәргә мәҗбүр булалар, ләкин җиңеләләр. Баш күтәрүчеләрне кире каккач, Тәфкилев Сөянтуз авылы халкыннан үч ала. Меңләп кешене – олысын вә кечесен юк итә, йөз дә биш кешене тотып ала, амбарга яптыра һәм, ут төртеп, аларны тереләй яндыра. Авылның үзеннән дә көл-күмер генә кала. Аннан ул Балыкчы волостена таба кузгала. Монда биш йөзләп авылны талый һәм яндыра, ике меңләп кешене кыйната, аларның хатыннарын һәм балаларын хәрби чиннарга бүләк итеп өләшә. Үзәк өзгеч «Тәфтиләү» җыры нәкъ шул көннәрдә туа да инде. Халык, полковник мундирындагы бу җәлладка әче нәфрәт һәм каргыш белдереп, аның исемен ләгънәт белән тамга– лый.

Тәфкилевнең кансызлыгы яңадан-яңа чыгышларга сәбәп була. Уфа янындагы Куб авылы восстание үзәгенә әверелә. Озакламый бола төньякка – Үса юлына да күчә, восстание провинциянең яртысын биләп ала – Биләр, Зәй, Иске Чишмә, Минзәлә янында авыллар яна, восстаниечеләр ике тапкыр Минзәлә кальгасына һөҗүм итәләр.

1736 ел башында Петербургка килеп җиткән Кириллов Казан һәм Нугай юлларында татар-башкортларның яңа көч белән көрәшкә кушылуларын, азык-төлек обозларын Оренбургка үткәрмәүләрен ишетә һәм патшабикәгә бу хакта үз фикерен әйтә. Аның тәкъдиме буенча, Румянцевка кичекмәстән Казаннан чыгарга, болачыларга һөҗүм итәргә кушыла. Румянцев Казандагы бөтен сословиедәге урыслардан һәм урыс булмаган халыклардан ополчение төзи һәм үз җитәкчелегендә аларны Уфага алып китә. Март урталарында ул, Себер һәм Уса юлларында берничә дистә авылны яндыруларына һәм ике меңнән артык кеше үтерүләренә карамастан, восстаниенең басылмавын хәбәр итә.

11 мартта Уфага кайтып төшкән Кириллов ныклап торып походка әзерләнә һәм 24 мартта восстаниенең үзәге булган Нугай юлына – Агыйдел, Өршәк, Күгеш һәм Тор елгалары буена чыгып китә. Монда ул һәр ике җенестән җиде йөздән артык кешене кырып сала, йөз илле сигезен вәхшиләрчә җәзалап үтерә, йөз алтмышын әсир итеп ала, туксан тугызын сөргенгә сөрә һәм сиксән биш кешене Уфа алпавытларына өләшә. Шулай ук ике йөзләп авылны яндыра, Уфа янындагы иң изге урынны – Газый мәчетен вәйран итә.

Әмма беренче походы вакытында ук салкын тиеп шешкән үпкәсе тынгы бирми Кирилловка. Май башында ул тәмам урынга егыла һәм шул хәлендә Уфага кайтып китә. Аны подполковник Аксаков, аннан Румянцев үзе алыштыра. Тагын меңләп кеше үтерелә, ике йөз авыл яндырыла. Акай Күчемов белән Солтанморат һәм тагын йөз егерме болачы кулга алынып, Минзәләгә озатыла. Бераздан Румянцев та Минзәләгә кайта һәм биш йөз восстаниечене җәзалап үтертә.

Румянцевның көче аз икәнен белеп алган Килмәк абыз 29 июньдә сигез меңле чирүе белән генералның Күгеш буендагы лагерена һөҗүм итә. Румянцевның йөз сиксән солдаты үтерелә, алтмышы яралана, болачылар исә ике йөз кешеләрен калдырып чигенәләр.

Шулай да Килмәк абыз көчен җуймый, халыкны тагын да ныграк күтәрә – Уралдан алып Казан өязенә кадәр җирләрне восстание ялкыны чорнап ала. Хөкүмәт өстәмә чаралар күрергә мәҗбүр була. Болачылар өстенә Идел калмыклары кузгала, Минихка бу төбәккә тагын ике драгун полкы җибәрергә әмер бирелә. Инде ике мең Җаек казахы да юлда. Алар килә-килешкә алты йөз кешене үтерәләр, өч йөзен әсир итәләр. Ык елгасына килеп җитүгә, ике йөз авылны яндыралар. Уфа провинциясе төрле яктан регуляр армия, казахлар һәм калмыклар белән уратып алына. Бөтен җирдә – үтереш-суеш, әсирләрнең колак-борыннарын кисү, бала-чагаларны һәм хатын-кызларны алпавытка өләшү.

Патша гаскәрләренең биниһая тырышлыгыннан соң, ниһаять, Килмәк абыз, Гомәр Туктаров, Сабан Безрукий, Йосып Арыковлар да кулга алыналар һәм Минзәләдә җәзалап үтереләләр. Ике елга сузылган шушы восстание вакытында Уфа провинциясендәге татар-башкорт авылларының алты йөз туксан алтысы яндырыла, уналты мең сигез йөз туксан өч кеше җәзага тартыла һәм үтерелә, тугыз мең бер йөз туксан дүрт хатын-кыз һәм бала-чага алпавытларга коллыкка таратыла, өч мең ике йөз утыз алты кеше каторгага озатыла, унсигез мең өч йөз илле тугыз баш терлек, тугыз мең сигез йөз егерме сигез сум акча штраф итеп алына.

Восстание вакытлыча бастырыла. 1736 елның октябрь аенда инде Оренбург линиясендә аралары утыз биш-алтмыш биш чакрым булган егерме бер кальга салына, төбәк тулысы белән уратып алына. Халык җилкәсенә тагын да зуррак авырлыклар салына, кешелексез күп указлар чыгарыла.

Восстание патша яклылар өчен дә эзсез генә калмый, әлбәттә. 1737 елның 14 апрелендә Самарада үпкә авыруыннан Кириллов үлеп китә һәм шунда күмелә.

Укуын дәвам итәргә дип кабат Тайсуганга килгән Абдулла әлеге хәлләрне бәйнә-бәйнә белми иде, билгеле. Алай да берсеннән-берсе шөкәтсез хәбәрләр Зәй буе әрәмәлегенә посып утырган тын авылга да килеп-килеп җитә һәм яшь егетнең ярсулы йөрәген телгәли иде. Ә беркөнне… Ә беркөнне бер аулак төбәккә халыкның йөрәгеннән тамган канга манчып чыгарылган җыр да килеп җитте һәм Абдулланың болай да җәрәхәтле бәгырен парә-парә телгәләде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации