Электронная библиотека » Җәмит Рәхимов » » онлайн чтение - страница 4

Текст книги "Батырша"


  • Текст добавлен: 26 мая 2022, 18:38


Автор книги: Җәмит Рәхимов


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Көзге салкынча төн булуга карамастан, гадәтенчә Зәйнең текә ярында уйланып утыра иде егет. Дөнья тып-тын. Хәтта аръякта – төннәрен дә мәгъриптән мәшрикъка агылучы качак олауларыннан ыңгырашып торган почта юлында да – шылт иткән аваз юк. Бүгенге шул хәлгә сәерсенеп утырганда, бөтенләй икенче тарафтан – Карабаш ям станы ягыннан – атлар пошкырган, шуның артыннан ук арба тәгәрмәчләре дөмбердәгән авазлар ишетелде. Бәхетсез ямчыларның берсе, төнге тәмле йокысыннан ваз кичеп, тынгысыз эшкуарлардан кемнедер Кичү кальгасына – Казан ягына ашыктыра иде. Чү, байгыш ямчы җырлый түгелме соң? Әйе, җырлый: тавышы көр, иркен. Аннан да битәр, Абдулла гомер ишетмәгән, бәгырьне тураклый торган ниндидер сагышлы җыр иде бу:

 
Астындагы ияр атка тияр,
Ияре лә белмәс, ат белә.
Тәфтиләүнең кылган каһәрләрен
Үзе белмәсә дә, ил белә.
 

Атлар такыр юлдан җиңел җилдерәләр иде бугай, олау якынлашканнан-якынлашты, ямчының күз яшенә манчылган җыруы ачыграк ишетелә башлады:

 
Җил җилләми томаннар ачылмас,
Җыр җырламый күңел ачылмас.
Тәфтиләүләр түккән газиз канның
Ачулары бик тиз басылмас.
 

Күр инде, бөек чичән димә син бу халыкны! Миһербансыз Тәфтиләү морзаның кансызлыгыннан, каһәреннән вә явызлыгыннан зарланып җыру чыгарырга да өлгергән. Хәер, зарланып кына микән?! Аның соравына җавап булып, аръякта инде нәкъ Тайсуган турында җыр яңа көч вә гайрәт белән янаулы яңгырады:

Кайнап кына чыккан Идел аша

Тәфтиләүләр кичү табалмас.

 
Ир-егеткәйләрнең теләккәен
Тәфтиләүләр генә басалмас!
 

Әнә бит ни ди җырчы! Халыкларның иреккә сусаган изге теләкләрен җәлладлар гына баса алмас, ди. Әйе, халык – иң бөек хаким ул! Әллә ниткән акыллы сүзләрне, иң бөек фикерләрне халык кына әйтә, бичара калганнарга туры юлны халык үзе генә күрсәтә. Тукта, җыр сүзләре белән тагын нәрсә әйтә икән ул? Әмма ям олавы инде, бу турны узып, Әлмәт ягына авышкан, мәгәр җырчының киң күкрәгеннән чыккан әрнүле сүзләре ачык аңлашыла иде әле:

 
Кара ла гына урман, кая бите,
Шаулыйдыр ла кичен җил чакта.
Ташкайларга чокып каргыш яздым,
Оныкларым укыр бер чакта.
 

Җырчының йөрәге елый, кансыз түрәләрне иң олы каргыш белән каргадым дип, сагышлы юана. Аһ, каргыш белән генә җиңеп булса икән явызлыкны! Каргап кына калмаска, тагын да дәррәү вә бердәм булып коралга тотынырга кирәктер, мөгаен. Алай да… Алай да тиз генә бирешер микән ул явызлык дигәнең?!

Кинәт Абдулланың күз алдына явызлык үзе килеп баскандай булды. Аждаһадай шөкәтсез вә әзмәвер, биниһая зур авызлы, кара канга баткан томшыклы әшәке бер Каракош, имеш, ул. Әнә кояш баешы ягыннан, офыкны каплап, шул хәшәрәт килә, юлында очраган бар халаекларны ботарлап ташлый, һәлак итә. Тик ни-нәрсә соң ул? Китапларда язылган яэҗүҗ-мәэҗүҗме, әллә башка бер зыян-зәүрәтле, кәсафәтле, зәхмәтле затмы? Юк шул, ул хәтлесен аңламый-белми әле Абдулла.

Кул бармакларының чатнап сызлавыннан айнып киткәндәй булды егет. Бакса, ике йодрыгын да чытырдатып кыскан икән. Ул йөрәгенең януына чыдый алмый сикереп торды һәм, чарасызлыктан аптырап, тау астындагы чишмәгә таба китеп барды. Әйтерсең лә анда күз яшедәй саф салкын су гына түгел, аның эчендәге ялкынны басардай шифалы зәмзәм суы да ага иде.

Өченче бүлек

Тирән уйга чумып төн ката яр башында утырган Абдулла, су чупылдавына сәерсенеп, күзләрен ачты – уйнаклап-наянланып аккан Зәй өстендә иртәнге эңгер күгелҗемләнеп ята иде. Төн узып бара лабаса! Ул исә, кичен утырган җиреннән кузгалмый баш ватуына карамастан, тузгыган уй йомгагының очына чыга алмады. Тик бер нәрсә ачык: китәргә, китәргә кирәк Тайсуганнан. Ләкин кая? Остазы Габделрахман үгетли торган Ташкичү мәдрәсәсенәме, гыйлем йорты Бохарагамы, әллә туып үскән бишеге Карышбашкамы?

Егет күзләрен аягы астында гына ярсып-гайрәтләнеп аккан суга, аның өстендә көмеш чабаклар уйнавын хәтерләткән вак дулкыннарга төбәде. Зәйнең ашкынулы агышы бер мизгелгә генә дә тукталмый, мәгърибкә – Чулман иделенә таба омтыла. Мәгәр гомер дә шушы ярсулы Зәй суы мисалындадыр, дип фикер йөртте Абдулла. Анысы да агымсу кебек ага да ага. Нәүрүздән 1153 ел башлана әнә. Урыс елы белән 1740 ел дигәнең. Димәк ки, аның монда килеп гыйлем эстәп йөрүенә дә җиде ел тулды. Тайсуган мәдрәсәсендә сабак тыңлавын бу кадәр сузмаса да ярый иде яравын. Ул инде бишенче кышында ук кирәк гарәп-фарсыдан яки мөтәрҗимдә[5]5
  Мөтәрҗим – тәрҗемәче, тылмач.


[Закрыть]
булсын, кирәк кәлям шәрифтә[6]6
  Кәлям шәриф – мөселманнарның схоластик дин белеме системасы.


[Закрыть]
яисә шәригать кануннарында булсын, мөдәррисе Габделрахманны узып ук киткән иде. Алай да эчендәге йомшагы алынган кабак мисалында калмады остазы. Габделрахман елына өч-дүрт мәртәбәдән дә калмый Казан – Арча якларына бара, мәшһүр Габделсәлам ахунга сугыла. Һәр сәфәреннән яңадан-яңа китаплар, төрле фәннәрдән мәгълүматлар алып кайта вә, әлбәттә, үзе тапканнарны ихластан шәкерте белән уртаклаша. Шунысы хак: болар белән мавыгу баштагы еллардагы кебек даимлек таләп итми, шуңа да еш кына шөгыльсезлектән интегә Абдулла. Гомерне заяга үткәрмим дип, остазы канын яккан эштә ярдәмләште – хәттатлык кылып, берсеннән-берсе калын китапларны күчереште, сабагының бишенче елында ук яңа шәкертләргә сабак тыңлатыр булды. Вә ләкин асыл максаты – Габделрахман белгәннәрне күңеленә сеңдереп калу, гыйлемгә булган сусынын бастыру иде. Шулай дип, үзен үзе юата-юата, янә ике ел үтеп китте. Быелгысының да әнә җәүза-сабан ае узып бара. Башка шәкертләр инде байтактан туган ояларына – авылларына таралып бетте. Абдулланы да көтәләрдер, атасы Гали белән анасы Бибинур ялгыз башлары җир сукалап чиләнәләр булыр. Аның исә шушы Тайсуганнан, аны урап алган урам-әрәмәләрдән арынып чыга алганы юк. Китәр дә иде, алдагы юлы, мәсләге ачыкланмаган. Кая алып китәрләр аны даладагы тынгысыз юллар?

Карашын алгарак, аръяк ярга күчергән иде – имәнеп китте Абдулла, башы кызышып, шытып килгән чәчләре кымшанышкандай булды – каршы якта нәни генә култыкта, акка саргылт бизәкләр төшерелгән күлмәк итәген күтәреп, тезеннән суда Тутыя басып тора. Егет тәмам ушсыз калды, хачка табынган кяфер сыман, каршындагы манзарага карап катты. Шул рәвешле, мизгел үттеме, әллә мәңгелекме, берзаман исенә килде егет. Күңел күзе беләнрәк бакса, култыкта Тутыя түгел, былтырдан калып корып кипкән бер оя камыш утыра, имеш, Абдулланың йөрәге чәнчеп, сыкрап алды. Тутыя! Аны һаман да Тайсуганнан җибәрми, Зәй буена тышаулап куючы асыл зат – озын торыклы шул сөрмә күз ләбаса!

Теге чакны чолыклыкта очрашканнан бирле түшләре күлмәге астына кыстырылган кузы чикләвеге сыман бераз төртеп торган чандыр кыз аны көнен дә, төнен дә эзәрлекли башлады. Тутыя үзе түгел, аның су сөлегедәй зифа буе, иркә карашлы тирән күзләре тынгы бирми иде Абдуллага. Көндезгә чыкса, шул ак күбәләк сыман дәшмәс җан күренмәсме дип, сыныкка сылтау табып, бер тапкыр булса да остазы өенә сугылырга тырышты. Инде төн җитеп, урынына яттымы, кичке догаларын укый алмый интекте. Фани дөнья хафаларын читкә куеп, бер Алласына сыгынды исә, каршысына әлеге сөйкемле сыйрак килеп баса да табынуын гөнаһлы бер шөгыльгә әйләндерә дә куя. Башын як-якка бора, төкеренеп ала егет, кызның таш алиһәдәй сынын күз алдыннан куа, күңелен янә Алласына гына багышлый. Әмма ки тегесе күздән гаип булмый, әрсез черкидәй, һаман Абдулла хыялында бөтерелә.

Тора-бара Тутыя аның һич саекмас сагышына әверелде. Алай да үтәр дип көтте Абдулла, әлегә җиткән кыз булып пешеп өлгермәгән бу чандыр затны вакыты җиткәннән соң уянырга тиешле табигый халәтен кузгатучы бер сәбәп кенә дип уйларга тырышты. Шулай булмый ни, Тутыя әле – сабыйлыктан чыгып җитмәгән, хәятнең әллә нинди рәхәтлекләрен дә, дөнья бизмәнен басып торган әшәкелекләрне дә татымаган гөнаһсыз бер җан. Ул инде – өченче дистәне куучы сазаган шәкерт, борынына ис кереп җиткән ир-егет, үзен гыйлем дәрьясында йөзүгә багышлаган тынгысыз зат. Шауберле йөрәгенең нарасый белән мавыгуын аек гакылы һич кенә дә хупламый, ымсындыргыч уйларыннан көлә иде ул.

Вә әй хәсрәт, Тутыя аты йөрткән шул изгелек фәрештәсен күңеленнән йолкып ата алмады Абдулла. Аткан да булыр иде, өченче елгы печән өсте ачык зиһенен бөтенләй чуалтты, тәмам иләсләндерде егетне, гомере буена йөрәген рәхәт кенә сызлатып йөреячәк җәрәхәт калдырды.

Җәй аеның иң хуш вә иң хозур чагы – сәрәтән[7]7
  Сәрәтән – раби әс-сани ае, җәй ае, июньгә туры килә.


[Закрыть]
ахырлары иде. Атасы белән чалгылар чүкеп, тырма-сәнәк ише кораллар көйләшеп йөргән Абдулла, кисәк сүз әйтеп, Бәләкәй Галине шаккатырды.

– Атай, бәңа атна-ун көнгә Тайсуганга бару кирәк.

Аяз күктә яшен яшьнәсә, болай ук гаҗәпләнмәс иде Гали. Инде тәмам ир булып җиткән углының менә-менә печәнгә төшәбез дип торган бер мәлдә шундыен сүз сөйләве ушсыз итте аны. Алай да зиһенен тиз җыйды, пәһлеван гәүдәле углының ак күлмәк җиңе аша да сизелеп торган беләк егәрлеген күзеннән кичерде дә сорап куйды:

– Бик тәҗел йомышмыни соң, углым?

– Тәҗел, атай.

Абдулла һич кенә дә алдашмый иде. Остазы Габделрахман, печән өстендә булмасын, игеннәрен урып җыюда булмасын, ялчы ялламый, авыл кешесенең җәйгә чыккач бетмәс-төкәнмәскә әйләнеп киткән мәшәкатьләрен үз гаиләсе белән генә ерып чиләнә иде. Мөлкәте җитмәүдән түгел, утыз-кырык кына йортлы Тайсуганда буш куллар табуы – үзе бер бәла. Шәкерте җәйге тәнәфескә китәргә дип җыенгач та, шул зарын сөйләп алды Габделрахман. Имамның тел төбен шунда ук төшенеп алды егет – челлә тирәсендә килеп чыгып, бераз булса да булышмассыңмы, диюе иде мулланың. Абдулла аның кинаясен аңламаганга сабышты. Нигә дисәң, атакае белән киңәш-табыш итми торып, кистереп кенә ни дә булса әйтүдән кыенсына иде. Карышбашка кайтып чәчү чәчкәндә, йорт тирәсендә алай-болай иткәндә инанды егет: атакае белән анакае хәзер инде аның ярдәменнән башка да теләсә нинди мәшәкатьне ерып чыгачаклар иде. Ник дигәндә, бу якларга – Агыйдел, Карыш, Әй буйларына – кырыкмаса-кырык телдә сөйләшүче халаек килеп тулган. Башкортлардан җир сатып алганда килешүләре махсус дәфтәргә язылганга «типтәр» дип аталган бу адәмнәр, тормышларының очын очка ялгау өчен, теләсә нинди эшкә ялланырга әзерләр. «Бабуллар» дип ат алган йортсыз-җирсез, нәсел-нәсәпсез сукбайлар исә тамак хакына тавыңны күчереп куймакчылар. Сызгыр гына, печәненә дә, урагына да килеп җитәчәкләр, шалкан бәһасенә алны-ялны белми эшләячәкләр. Тайсуганда исә андыен форсат юк. Аннан ул бөтенләйгә дип китми лә Зәй буена. Кайтыр, печәненә булмаса, урагына өлгерер.

Карышбашка кайтканнан бирле йөрәгенә һич тынгы бирмәгән ашкынуын шулай дип акларга тырышты Абдулла. Чыннан исә, күңелендә күбәләк булып талпынган Тутыяны гаять сагынган иде егет. Шушы көннәрдә барып, әлеге сөйкемле затны күрмәсә, һич төзәтеп булмый торган нидер туар, хәтта кояш тотылыр сыман.

– Анакаең ни әйтер икән соң? – диде атасы, байтак кына дәшми торгач. – Хәер… Барып кайт соң…

Тайсуганга ул иртә таң белән барып төште. Алай да инде авыл тынып калган, карьянең олысы-кечесе Зәй буендагы болын-аланнарга күчкән иде. Кичне көтмәде, чалгы янаган тавышлар ишетелеп үк торган әрәмәлеккә төшеп китте. Габделрахман печәнлеген белә егет – көз-кыш ауга чыкканда, үз аланнарын күрсәткән иде остазы. Чиреге пакуслар белән чуарланган Олы аланны тиз эзләп тапты. Көткәненчә, Габделрахман, ак ситсы күлмәген җилбәгәй җибәреп, каерылып үскән тукранбашлы сарут чабып маташа иде. Шәкертен күрүгә шатланса да, куанычын тышка чыгармады Габделрахман, аны әле кичә генә күргәндәй әйтеп куйды:

– Килдеңме, кем, Баһадиршаһ?

Абдулла теге чаклардагыча кызармады. Ул инде монда үзенә – «Батыршаһ» дип, күпчелекнең исә, анысын да печеп, «Батырша» дип эндәшүләренә күнегеп бара. Анысына әһәмият итеп тормады, остазы белән ике куллап исәнләште дә як-ягына каранып алды. Печәнченең станы бөдрә өянке төбендә аты тугарылып куелган арба янында иде. Егет шунда таба китте һәм килә-килешкә тирәк ботагына элеп куелган чалгыны күреп алды. Янавычы тоткасына элеп куелган. Чалгыны алып янап җибәрде, алан башына узды, остазы артыннан пакуска төште.

Печән дигәнең котырып уңган быел – билдән. Алай да авырлык сизмәде Абдулла – ни тотса, шуны булдыра торган Габделрахманның чалгысы чүкелгән, көйләнгән – уйнап тора! Хозурланып, киң сулап селтәнде егет, аланның икенче башына чыкканда, инде имамның үкчәсенә басты.

– Болай булса, сөйгәнемне әйттерәсең сән, Баһадиршаһ, – дип шаяртты Габделрахман.

– Чалгысы көйле, үрчемле…

– Ай-һай, чалгыда гына микән хикмәт?! Миңа калса, син гади кисәү агачы белән дә шулай ук алдырыр идең. – Мулла кәефләнеп көлеп җибәрде.

Җорлана-көлешә көн үзәгенә кадәр чаптылар. Ару-талуны бар дип тә белмәде Абдулла. Бихисап гөлләр-гонҗәләрнең хуш исенә күмелгән болында киерелеп эшләве үзе бер хозурлык иде. Остазы исә бирешкәнен сиздерде – тәмам янып төште. Нәүбәттәге пакусын чыгуга, чалгысын җиргә кадады Габделрахман.

– Җитәр, сулу алаек, Баһадиршаһ!

Сүзен әйтте дә, эре-эре атлап, станга таба китте имам. Абдулла исә аның артыннан карап-карап торды да, чалгысын ястыктай кабарып торган пакуска куеп, Зәйгә таба атлады. Бу турыда оеп кына, тымызык ага иде елга. Димәк ки, тирән. Егет як-ягына каранып алды да, анадан тума чишенеп, суга сикерде, үргә каршы колачлап йөзеп китте.

Ул, тәмам сафланып-хушланып калган хәлдә, станга якынлашып килә иде. Күләгәдәге арба янына җитәрәк, кисәк җир тетрәгәндәй булды, Абдулла чайкалып алды, егылмаска дип, мөгәлдәккә тотынды. Аннан, исен җыеп, кабат алдына карады. Ялгышмаган, әлеге бөдрә тирәк янындагы учак кырыенда, төнге ут тирәсендәге күбәләк сыман, Тутыя бөтерелеп йөри иде. Корымлы калай чиләккә бер тотам мәтрүшкә салып маташкан кызга карап-карап торды да тетрәнеп куйды Абдулла. Тутыя пешүе җиткән чия булып өлгергән икән ләбаса! Очлы җилкәләре түгәрәкләнеп киткән, буйга калыккан. Ахры, шуңа, биле тагын да нечкәргән сыман. Кызның иңенә шуып төшкән ак яулыгы аның камыш чәчен, күз-кашларын гел төн карасы иткән, ә битләре гөлҗимеш чәчәге булып янып чыккан. Җитмәсә, тирә-юньне хушлыкка күмгән бөтнек исе нәкъ менә Тутыядан килә сыман.

Күктән җиргә иңгән бу фәрештәгә карап-ымсынып күпме торгандыр, исенә килеп, як-ягына каранып алды. Бәхете бар икән, остазы якын-тирәдә күренми иде. Ул янә кызга текәлде һәм шул мизгелдә аларның күзләре очрашты.

– Ай! – дип, җиңелчә кычкырып җибәрде Тутыя, читкә борылды, шул арада яулыгын башына шудырып мендерде, битен каплагандай итте. – Шулай сөзеп карамасаңчы, Апуш абый?

– Сагындырдың, Тутыя!

– Әйем, оялтасың…

– Оялма, Тутыя, багалмасы булып җиткәнсең.

– Әйем, алай әйтмә.

Кыз, кыенсынып, тирәк төбенә китеп барды. Шундагы кием-салым, капчык-торыпша ише нәрсәләр арасыннан киҗеле ашъяулыкка төргән зур төен, ләңгәч белән катык алды, күләгәгә табын әзерләргә тотынды. Абдулла исә, бөгелеп-сыгылып эшләгән хатын-кыз җенесенә карап торудан уңайсызланып, учак янына килде, мәтрүшкә исе бөркеп торган чиләккә карап уйланып калды. Менә син әй, бәхет үзе кочагын җәя түгелме соң Абдуллага?! Нигә әле аңа ничә еллар йөрәге түрендә йөрткән кадерле сүзләрен аулакта Тутыяның үзенә әйтеп калмаска? Бәлки, язмыш үзе очраштыргандыр аларны бүген. Алай да атасы кая китәр соң? Башка ата-аналар җитү кызларының итәкләренә тотынып диярлек йөргәндә, Габделрахман мулланың кызын аулакта калдырып юкка чыгуы сәер иде.

Аяк тавышлары ишетеп, Абдулла артына борылды һәм әрәмәдән чыгып килүче остазын күреп алды.

– Менә җиләк тә булды, – диде Габделрахман, изрәп пешкән җимеш тулы эшләпәсен үлән өстенә куеп. – Табын әзерләдеңме, кызым?

– Ипи кисмәгән, әткәй.

– Анысын гына кисәрбез, кызым. – Габделрахман килгән уңаеннан ут өстендәге чиләкне алды, табын янына узды. – Ягез, утырышыгыз, ризык җыйыйк!

Төенчекне чишеп, ике касә, бер бәләкәй чүлмәк алды, аларны тастымал белән сөрткәләде дә савытларга мәтрүшкә чәе ясады мулла. Аннары пешкән йомырка, бәләкәй ләңкәч белән май, уч-уч шишара чыгарды, күпереп пешкән арыш ипие кисәргә тотынды.

– Үзең дә утыр, кызым, – диде ул читтәрәк торган Тутыяга.

– Әйем. Мин… сез киткәч…

– Ярый соң. Барыбер печән чиерәк, күбәгә җыярлык түгелдер әле. Алай да пакусларны әйләндерерсең, кызым.

Мулла, касәсен учына утыртып, аны бармакларын җәеп тотты да йотлыгып эчә башлады. Аннан, савытын ашъяулыкка куеп, ипи телеменә үрелде.

– Әх, чәе дә булса, – дип, касәсен янә кулына алды Габделрахман, аңа бер уч җиләк салды.

– Анысын бидгать[8]8
  Бидгать – элеккесенә каршы килә торган яңа бер эш, яңа гадәт.


[Закрыть]
диләр бит, хәзрәт. – Абдулла да касәсенә үрелде, йотымлап кына эчәргә кереште.

– Ахмаклар сүзе, кем, Баһадиршаһ. Бөтен Шәрык кырылып чәй эчкәндә, нишләп әле ул безнең татарга гына бидгать булсын ди? Юк, диген, юк! Менәтерәк падишаһ хәзрәтләре Оренбур каласын шәпләп кенә салып бетерсә, Бохара, Чин вә Һинд мәмләкәтләре белән сәүдәне җайга салса, без дә аны әйрән урынына эчәрбез әле, боерган булса…

Сүздән сүз чыга дигәндәй, әңгәмә үзеннән-үзе Чин вә Һинд мәмләкәтләренә, Шәрык илләренә күчеп китте. Абдулла моны чираттагы дәресе итеп кабул итте һәм остазын һич бүлдерми тыңлады. Тутыя исә аларга сиздерми генә юкка чыкты: кече аландагы пакусларны әйләндерергә ашыктымы, якын-тирәдә җиләк эзләнүеме…

Тамакларны туйдырып, озак итеп дога кылганнан соң, Габделрахман, инде тәмам кыскарырга өлгергән күләгәгә чи печән түшәп, бераз черем итеп аласы итте. Абдулла эше юктан арба янына килде, тәртәләрне бер-беренә таба тартып, тәҗеләрнең тигезлеген тикшерде. Сул як тәҗе озынрак сыман тоелды аңа. Аны күчәр башыннан ычкындырды да арканны бөтереп кыскартты, янә урынына элде.

Эш белән мавыгып сизмәгән дә. Көннең кызуы чамасыз, чалгы пәке белән кырылган баш түбәсе кызып эрер чиккә җиткән ләбаса. Егет эшләпәсен эзләп китте. Учактан бер тарафта, тузгыган пакус өстендә яткан тула эшләпәсен күтәреп алыйм дисә, аның астында тәлгәшләп җыелган кып-кызыл җиләк учмасы күреп телсез калды. Кинәт үзенең дә янып пешкән җиләк сыман кызарганын тойды, әллә нишләп китте. Менә-менә йөрәге атылып чыгар да печән арасына тәгәрәп төшәр сыман. Шашып-шашынып кычкырасы, янәшәдәге тал-тирәкләрне йолкып, күккә чөясе килде Абдулланың, беләкләрендә таулар ишәрдәй егәр артканын тойды. Шатлыгыннан иләсләнеп калган егет, эшләпәсен дә онытып, аланлыкка торып йөгерде, остазын көтеп-нитеп тормастан, киерелеп-киерелеп печән чабарга тотынды…


Нидер дөбердәгәндәй булды. Абдулла башын күтәреп офыкка, аннан күк йөзенә бакты, һава чалт аяз иде. Дөбердәү исә кабатланыпмы-кабатлана. Егет аның Зәй аръягындагы олы юлдан килгән арба тавышлары икәнен абайлап алды һәм ачынып уйлап куйды. Качаклар! Инде ничә еллар көн вә төн мәшрикъка – Урал тауга таба агылалар алар. Ерак юлның ахырына җитмичә, шушы төбәктә нигезләнеп калучылары да байтак. Соңгы елларда гына да Абдулланың күз алдында диярлек Әлмөхәммәтнең – Әлмәт, Килмәмәтнең – Мәмәт, Сөләйманның Сөләй авыллары, Зәйнең үрге агымында елганың ике ярына тезелеп киткән башка күп карьяләр барлыкка килде. Ишеткәли Абдулла: Шушма суының үрге агымында да шул ук хәл. Шөгер, Иштирәк, Туктар вә Биккул картлар, кавемнәре белән күчеп килеп, үз исемнәрен йөрткән авыллар хасил иткәннәр. Шул ук качак халаеклар Куак һәм Шушма сулары буенда башка урыннарга да төпләнгәннәр. Арырак – Агыйдел, Каридел. Әй буйларына агылучылары күпме тагын! Исәпләрен белсә бер Ходай гына беләдер. Колагына кергәли егетнең: шушы ун-егерме елда гына да башкорт җирләрендә халык икеләтә, хәтта өчләтә арткан, имеш. Ә качакларның һич кенә дә туктар чамалары күренми, кояш чыгышына таба агылалар да агылалар. Бөтен Казан, Зөя вә Чистай өязләре халаеклары качып бетәме соң әллә?! Алай… Димәк ки, Олы Идел вә Чулман иделе буйларында да тормыш шәптән түгел. Чыдарлык булса, болай кавемнәре-кавемнәре белән әллә кай җәһәннәмнәргә китеп олакмаслар иде.

Бу якларда татар авылларының ишәюе хөкүмәтнең дә эчен пошыра бугай. Әнә бит, ашыга-кабалана, яңадан-яңа урыс авыллары, кальга-калалар салалар. Моннан алты ел элек Бөгелмә суы буенда Кече Бөгелмә калыккан иде. Янә дүрт елдан Олы Бөгелмә барлыкка килде. Өченче ел исә Печмән вә Куак бистәләре нигезләнде. Ай, юкка түгел, бер дә юкка түгел болар!

Көн яктыра барган саен, олы юлда дөбердәү көчәйде генә – бичара халаеклар иртәнге салкында юл алып калырга ашыгалар, мөгаен. Әйа, мескенкәйләр! Туган-үскән нигезләрен ташлап, кая дип ашыгалар? Кемгә дип баралар? Үзләренең монда да берәүгә дә кирәкмәсен белмиләр, башкайларын алда ни көткәнен сизмиләр микәнни? Юктыр, абайласалар, шул ук кысу-изүгә, кимсетү-мәсхәрәләүгә маһир кансыз түрәләр канат җәйгән төбәккә ыргылмаслар иде. Аһ, белмиләр шул! Гафил булмасалар, аждаһа авызына үзләре барып керерләр идемени, бичаралар?

Тарих битләреннән. Царизмның Кама аръягына һәм Урал буена яңа колониаль һөҗүме XVIII гасырның утызынчы елларына туры килә. 1730 елда Казан губернаторы А. П. Волынский «Россия империясендә башкорт мәсьәләсе турында язма» сын Сенатка тапшыра. Әлеге тулы бер чаралар программасы Уфа провинциясендә царизм политикасын уңышлы тормышка ашыруны, атап әйткәндә, башкорт җирләренә күрше Идел буеннан качаклар агышына чик куюны тәэмин итәргә тиеш була. Бу чаралар башкортлар, татарлар, казахлар, каракалпаклар һәм мондагы башка халыклар арасында милли каршылыкларны тирәнәйтүне, төрле салымнарны арттыруны, биредә яшәүчеләрне хәрби походларда киң файдалануны, төбәктә күпсанлы регуляр армия урнаштыруны, Кама аръягындагы калаларны ныгытуны күздә тота.

Оренбург экспедициясе уңаеннан башланып киткән татар-башкорт восстаниеләре халыкка каршы тулы бер чаралар җыелмасы килеп тууга сәбәп булды. Бу исә башкорт җирләрендә колониаль политиканың борылыш этабы иде. Әгәр XVII гасыр азагы һәм яңа гасыр башында хөкүмәт монда яшәүчеләрдән ясак җыю һәм башкортларны хәрби хезмәткә тарту белән генә чикләнсә, яңа политика мондагы халыкларның эчке мөнәсәбәтләренә актив тыкшыну, шул мөнәсәбәтләрне патша администрациясе контроленә буйсындыру белән характерлана. Татар-башкорт восстаниесенең иң кызган чагында, 1736 елның 11 фев– ралендә чыгарылган Указда царизмның бу төбәктә алып барачак политикасы төгәл билгеләнә. Ул төп ике максатны күздә тота: беренчесе восстаниедә катнашучыларны җәзага тарту булса, икенчесе – бу якларда кабат баш күтәрү мөмкинлеген бөтенләй бетерү. Башлап йөрүчеләрне үлемгә хөкем итү, болага актив катнашучыларның авылларын яндырып, үзләренең колак-борыннарын кисеп, сөргенгә озату, хатыннарын һәм балаларын урыс шәһәрләренә коллыкка озату, баш күтәрүчеләргә иярүчеләрнең барын да ат белән түли торган штрафка тарту – җәза чараларының иң зурлары менә шулар.

Әмма указ болар белән генә дә чикләнми. Колонизаторлар исәбенчә, баш бирмәс татар-башкортларны җәзалау гына аз, алар арасындагы иҗтимагый бәйләнешләрне кабат патша хөкүмәтенә каршы чыкмаслык итеп үзгәртеп корырга кирәк. Моның өчен исә ата-бабадан килгән биләмәләре булган башкортлар белән бу якларга күчеп килүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бозу, Оренбург крае белән идарә итүне яңача кору һәм бу җирләргә урыс халкын, сөргенгә сөрелүчеләр исәбенә булса да, күбрәк күчереп утырту зарур. Шушы якларда яшәп тә җир өчен имананы башкортларга түләп торучы мишәрләр восстание вакытында хөкүмәт ягында торып сугышалар. Моның өчен аларга үзләре били торган җирләр мәңгелеккә бушлай бирелә. Типтәрләр һәм бабуллар исә башкортларга буйсынып яшәүдән азат ителә. Аларның хөкүмәт ягына басып сугышучылары салымнан коткарыла, восстаниегә кушылганнары исә имананы башкортларга түгел, казнага түләргә тиеш була. Ә бу якларга яңа гына күчеп килүчеләр болада катнашу-катнашмауларына карамастан тотып алына, крепостьлар төзү эшенә солдатка озатыла.

Край белән идарә итүдә исә түбәндәгеләр тормышка ашырыла: волость саен ике-өч кенә старшина калдырылып, алар эре феодаллардан куела, патшага тугрылыкка ант иттерелә; елга бер мәртәбә Гази мәчете янында җыелудан башка төрле җыен-корылтайлар тыела, ахуннар саны нык киметелеп, дүрт юлга дүрт кенә ахун калдырыла, алары да сайланмый, администрация тарафыннан билгеләнә; указдан башка мәчет-мәктәпләр салу, татарларның башкортлар белән никахлашуы туктатыла, халык арасында абруйлы, ләкин хөкүмәт өчен ышанычсыз мулла-абызлар төбәктән куыла. Указ башкорт җирләрен урыс дворяннарына һәм мишәрләргә сатып алырга рөхсәт бирә, шулай ук крайдагы шәһәр-кальгаларны ныгыту, аларда хәрби көчләрне арттыру мәсьәләләрен хәл итә.

Шул ук елның декабрендә волость старшиналарына Кирилловның махсус наказы җиткерелә. Үзләренең кул астындагылар өчен старшиналарның шәхси җаваплылыгы, указдан тыш бөтен төр җыемнарны тыю, төбәктә ирекле йөртүне бетерү, – кыскасы, старшиналарны хөкүмәтнең чын агентлары итү бурычы куела анда. 1737 елда исә урыс булмаган крестьяннардан налогны урыс крестьяннарына караганда ике мәртәбә артык алу турында Указ чыгарыла. Ул гына да түгел, 1738–1739 елларда халыкны изү-җәберләүне күздә тоткан тагын берничә указ барлыкка килә. Эш мөселман руханиларының хөкем итүләрен чикләүгә барып җитә.

1739 елда Татищевны алыштырган Василий Алексеевич Урусов вакытында хәл тагын да мөшкелләнә: халыкка күмәк гаризнамәләр язу тыела, восстаниегә катнашучы тарханнар ул олы исемнән мәхрүм ителә, волостьлардагы старшиналар, ясавыллар, йөзбашлары, писарьлар мишәрләрдән куела, авылларда унбашлары билгеләнә, кешеләрнең бер урыннан икенчесенә күчеп йөрүен чикләү өчен, авыллар һәм аларда яшәүчеләр саны күрсәтелгән төгәл исемлекләр булдырыла, теләсә ничек йөрү, хәтта ауга чыгу, корал йөртү, патша администрациясе катнашыннан башка килешүләр төзү тыела, алачыклар ябыла.

Әлеге чараларны тормышка ашыра бару, ниһаять, төбәкне патша администрациясе контроле астына кую, вакытлыча булса да баш күтәрүчеләрне авызлыклау мөмкинлеге бирә.

Провинциянең Себер юлындагы Карышбаш авылы белән Казан юлындагы Тайсуган арасында җиде ел рәткә киләп сарган Абдулла, хөкүмәт политикасының бөтен нечкәлекләрен аңлап бетермәсә дә, бу яклардагы яман хәлләрнең барыннан да хәбәрдар иде. Кешедән ишетеп кенә дә түгел, халаекларның аяныч хәлен үзе күреп торды, колак-борыннары кыркылган бичараларның көтү-көтү сөргенгә сөрелүләренә шаһит булып, йөрәге сыкранды, авыллары урыннарында шомлы караңгылык булып көл-күмер генә калган мескенкәйләрне кызганып, эченә кан сауды, бер телем ипигә зар-интизар сабыйлар күз алдына килеп, төннәр буе елады. Бу кара көннәр үтәр, үтәр, дип көтте Абдулла. Тик аңа килеп ирешкән хәбәрләр һаман да берсеннән-берсе хәсрәтле иде. Әнә бу язда ишеткәннәре дә җан әрнеткеч. Төбәктә коточкыч йот башланган. Бер тамакларын туйдыру өчен, бәндәләр газиз балаларын саталар икән. Өстәвенә татар-башкортлар янә атларга атланганнар, байтүрәләр өстенә ташланганнар. Башлыклары Карасакал тәхәллүсе йөртүче ниндидер бер хан, имеш. Кан кою кайчан туктар да, дөнья кайчан иминләнер? Хөр, иркен далада яшәүче бу халаеклар рәхәт күрерләрме бер?! Ә качаклар бәхет эзләп шул якка агыла да агыла әнә. Нишлисез сез, мөселман кардәшләр? Анда сезне кан-яшь, ач үлем көтүен белмисез булыр?!

Җилкәсенә кемдер кагылудан тетрәнеп куйды Абдулла. Борылып карарга өлгермәде, колагы төбендә үк остазы Габделрахманның көр тавышы ишетелде:

– Моңаясыңмы, Баһадиршаһ? – Ул, дустанә сүзе барын сиздереп, шәкерте янәшәсенә чирәмгә утырды.

– Моңаерга туры килә, хәзрәт. – Егет, читкәрәк шуышып, аңа илтифат күрсәтте. – Егерме биш тулды: юл сайланмаган, мәсләк ачыкланмаган.

– Ачыкларга бик вакыт югыйсә. – Мулла, эшләпәсен салып, аны нәзек бармаклары белән сыпыргаларга тотынды. – Сайлаган – сазга, очраган – базга, диләр. Шул Габделсәлам ахун мәдрәсәсенә бару мәслихәт булыр, шаять.

Икесе дә тын калып, ярсып-ыргып, үзенә бер моң белән аккан Зәйгә карап утырдылар. Су өстенә офык аллыгы төшеп, аны әкияти бер көзгегә әйләндергән иде.

– Әллә соң Бохарага юл чыгып караргамы, хәзрәт? – дип куйды Абдулла сагышлы гына.

Габделрахман ялт кына урыныннан торды, ачулангандай бераз таптанып торды да, тезләнеп, сул кулын шәкерте җилкәсенә салды.

– Анысына фатиха бирә алмыйм, кем, Баһадиршаһ! – дип кычкырып җибәрде ул, тып-тын су буен ярып. – Анда укып кайтканнар әйтә: «Җәһаләт базы», – диярләр. Янә килеп, Бохара – Шәрык ул. Аның мәзһәбе[9]9
  Мәзһәб – бара торган юл, дөньяга караш.


[Закрыть]
, гамәле вә хафасы да Шәрык. Безнең юл исә, Баһадиршаһ, телибезме-теләмибезме, урыслар белән бергә хәзер. Сизәсең булыр: алар лөгатен, урысчаны да үрәнергә кирәк.

– Нишләргә дә белгән юк инде, хәзрәт. Атай белән анай да картаялар. Башлы-күзле булырга да вакыт.

– Анысын сизәм, кем, Баһадиршаһ. – Мулла янә урынына утырды, кулын егетнең иңенә салды. – Кызым Тутыя белән бер-берегезне яратуыгызны да беләм. Шәкли яктан өйләнешүегезгә дә каршылыгым юк. Синдәй кияү бер дигән таяныч булыр иде миңа. Тик, бигайбә, анысына да фатихам юк, мелла Баһадиршаһ! Милләт синең төсле ачык зиһенле затларга мохтаҗ. Тагын вә тагын гыйлем өстәргә кирәк сиңа, углым!

Шуның белән сүзем бетте дигәндәй, урыныннан кузгалып, аягына басты, инде авылга таба кузгалып киткәндә сорап куйды:

– Бүген кузгалырга булдыңмы?

Абдулла да аягына калыкты.

– Менә хәзер үк, хәзрәт.

– Әйдә соң, Карабаш ямына хәтле атта илтеп куйыйм үзеңне. Аннан инде Уфага кадәр пушты олауларында юлларсың.

Шулчак алардан өстәрәк нидер чупылдады – яр убылып төште бугай, һәр икесе бердәм елгага таба борылдылар. Күз алларында Зәйнең каен суыдай саф өслеге болганды, актарылып, кызгылт сил ага башлады.

Габделрахман әлеге шыксыз агымга карап-карап торды да ямансу гына әйтеп куйды:

– Монысы бер дә ошамый миңа, Баһадиршаһ! Әйбәт фал түгел бу. Юлың канлы булыр, ахрысы, сәнең.

– Анысын беләм мин, остаз.

Акрын гына кайту юлына кузгалдылар. Тик биш-ун адым ясарга да өлгермәделәр, Габделрахман, кисәк туктап, шәкертенең кулыннан алды, күзләренә карады:

– Менә нәрсә, Баһадиршаһ! Тормыш озын, юл ерак – төрлесе үтәр башыңнан. Нинди генә кыен хәлдә калсаң да, үземә килеп егыл. Чарасын тапмый калмабыз, боерган булса.

– Рәхмәт, хәзрәт!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации