Текст книги "Батырша"
Автор книги: Җәмит Рәхимов
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Тарих битләреннән. Исеме әле мөселман дөньясыннан ары китмәгән гади бер татар мулласы Абдулла Галиев, халыклар тормышындагы тигезсезлеккә үртәлеп, кешеләр арасындагы бозыклыкларның бетерелүендә Аллага һәм аның «җирдәге шәүләсе» падишаһка өметләнеп, үзен үзе кая куярга белми гасабиланып өенә кайтып барган бу кичке мәлдә ерак пайтәхетнең зиннәтле сараенда бөтенләй башка тормыш кайный иде. «Шәрәфәтле мәликә» – Пётр патшаның дүрт дистәне тутырып, бишенчесенә чыгуына карамастан, табигый матурлыгын югалтып бетермәгән кызы Елизавета, ниһаять, йокысыннан уянды. Шулай инде, императрицаның яшәү рәвеше һич кенә дә башкаларныкына охшамаган – төнне ашап-эчеп, кәеф-сафа корып үткәрә дә, иртәнге алтыда гына ятып, көнозын йоклый. Бүген дә әнә, күз бәйләнгәндә генә уянып, аккош мамыгы тутырылган түшәгендә рәхәтләнеп бер киерелергә өлгермәде, елгыр хезмәтчеләре ефәк-парчаларга күмелгән урынына йөгерешеп килеп тә җиттеләр. Кайсы аның затлы җылы күлмәген, кайсы асылташлы йомшак башмакларын тоткан – патшабикәнең көен көйләп, чүкердәшеп торалар: хәлен-кәефен сорашалар, мәрхәмәтле императрицага озын гомер телиләр. Гомер дигәненә һич кенә дә каршылыгы юк, мәгәр кәефе шәптән түгел мәликәнең. Күнеккән гадәте буенча инглиз сырасы чөмереп, эчемлекләрнең гайрәтлерәкләрен дә аз-маз капкалап, кирәгеннән артык ашый-ашый уздырылган төннән соң башы чатнап тора, эченең дә рәте юк. Ашказаны бөтенләй эшләмәгән бугай, корсагы баш куеп яткан мендәре хәтле булып күпкән, аңа нидер төеп тутырганнар сыман. Патшабикәнең урам хатыннарыннан да дорфарак итеп акыру-җикерү, сүгенү холкын яхшы белгән хезмәтчеләр инде ни буласын көтеп куркышып торган арада, Елизаветаның «фәрештә» тавышы яңгырады:
– Нәрсә терәлеп каттыгыз? Кофе китерегез, ичмасам!
Анысына инде ялчылар күптән әзер – кофены салып та бирделәр. Шуннан инде патша сараеның аулак бүлмәләрендә «иртәнге» ыгы-зыгы купты. Биредә Ходай бирмеш һәр көн кичен була торган шау-шулы мәҗлескә вакыт бөтенләй аз калып бара. Шул арада императрицаның эчен бушатырга, юындырырга, чәчләрен тарап, француз причёскасы ясарга, шкафларындагы унбиш мең күлмәге арасыннан бүген аның күңеленә хуш килердәен табып бирергә кирәк. Сарайда тамаша купты, ифрат та җаваплы эш – төнге типтерүгә әзерлек башланды.
Мондагы ялчы халкы Елизаветаның кайчан һәм нәрсәдән соң кәефе күтәрелә башлавын өйрәнеп беткән инде. Чыннан да, бушанып, юынып алгач, өч-дүрт бокал гына инглиз сырасы эчеп, ярты түшкә генә боҗыр ите капкалап куйгач, патшабикәнең күңеле күтәрелеп китте. Мәгәр аның көйсезләнмәве томана асраулар уйлаганча сыра белән боҗыр итеннән түгел, бәлки, бүген булачак кичәнең ниндирәк тамаша-мәзәкләрдән торачагын уйлап ләззәтләнүдән иде. Шунысы начар: атнаның ни көне икәнен хәтерләми. Узып киткән 1749 елның 10 сентябрь Указы нигезендә сарайда атнаның һәр киче бер-бер тамашага багышланырга тиеш бит: куртаг, концерт, театр, опера, бал, маскарад һәм биюләр. Бүген кайсыдыр бит – шайтан белсен. Хәер, аларының әһәмияте дә юк Елизаветага. Иң мөһиме – уен-көлке, җыр-бию, музыкадан соңгы төн уртасындагы аш мәҗлесе. Ә кичнең беренче өлеше мәшәкать кенә ләбаса. Нигә дисәң, һәр көнне үзгә киенергә кирәк. Эш кием-салымда түгел – анысы, шөкер, җитәрлек. Хикмәт киенү-ясануда, бизәнүдә сине уздырып җибәрерлек берәр дама булмауда. Хәер, андый чытлыклар табылса, һич кенә дә аптырап калмый Елизавета. Әйтик, бөек княгиня – булачак Екатерина Икенче – балларга аңардан күреклерәк киенеп чыкса, ул кыланчык кызны янына чакыртып ала, өстен алыштырырга, әлеге күлмәкне бүтән кимәскә куша. Гомумән, сарайда бер күлмәкне икенче мәртәбә кию начар гадәткә санала. Ә кайбер томана дамалар шул гади нәрсәне аңламыйлар. Шуңа да бер кигән күлмәкләргә дәүләт пичәте сугыла монда.
Ничек кенә булмасын, бөек княгиня Екатеринаның кыланышларына түзә әле патшабикә. Анысы бит, ни әйтсәң дә, тәхет варисы Пётр Өченченең хатыны. Киенү-ясануда императрицадан уздырырга теләүче башка дамаларга исә бөтенләй көн юк. Бервакыт ул, бал барганда, тәхеткә иң якын торучы дворяннардан булган Нарышкинаны янына чакырып алды да аның причёскасына бик тә килешеп торган челтәр бизәкләрне халык алдында үз куллары белән кисеп төшерде. Бүтән чакны үзенең ике фрейлинасының бик матур чәчләрен кыркып ташлады. Тегеләре соңыннан гына: «Галиҗәнап чәч белән бергә бераз гына баш тиресен дә тунап алды», – дип зарланышканнар, һәй, нәрсә ул баш тиресе, матурлыкта патшабикәнең үзе белән ярышырлык княгиня Наталья Лопухина белән көндәшлек мәсьәләсе аеруча ансат хәл ителде – аның телен тартып өзделәр – бары шул гына.
Шуларга охшаш хәлләрдән сабак алган дамалар балларга һәм башка кичәләргә гадирәк киенеп килергә тырышалар. Әмма хатын-кыз заты чибәррәк күренәсе килүдән тыелып каламыни?! Аларның әле берсе, әле икенчесе, һич көтмәгәндә үзенчә бизәнеп, Елизаветаның йөрәген көнчелек утында көйдерә. Шуңа гаҗиз булганлыктан, ул махсус Указ белән маскарадларга килүче дамаларга ир-ат киемнәре, кавалерларга исә хатын-кыз киемнәре кияргә боерды. Хатын-кыз күлмәге кигән ирләрдән дә шөкәтсез, көлке җан иясен тагын кайда күрәсең ди. Ә ир-ат киемендәге юан-юан дамалар үзләре бер кәмит – гел сыерлар инде. Елизаветаның үзенә килгәндә исә, аңа ир-ат киеме искиткеч килешә. Шуңа да маскарадларда ул үзен күкнең җиденче катында хис итә.
Әнә шул очсыз-кырыйсыз кәеф-сафа корулар бөтен вакытын алып бетерә дә инде императрицаның. Сарайдагы камер-фурьер журналындагы язуларга караганда, Елизавета 1744 елның октябрь һәм ноябрь айларында гына да дүрт куртагда, биш банкетта, сигез маскарадта, сигез мәртәбә театрда булган һәм музыка тыңлаган, ике тапкыр шәһәр читенә сәйранга чыккан. Шулай итеп, алтмыш көннең яртысы төрле типтерүләргә сарыф ителгән. Аларга әзерлекнең вакытны тагын да күбрәк алуын истә тотсак, башкача һичбер шөгыльгә дә мөмкинлеге юк патшабикәнең. Көненә өч-дүрт күлмәк алыштыру, сәгатьләр буена көзге каршында утыру, энҗе-мәрҗәннәр, бриллиантлар тагу җәфаларын бер Алла да үзе генә белә Елизавета. Ике сандык ефәк оек арасыннан җанга ятышлысын сайлап алырга гына да күпме гомер кирәк!
Һиҗринең 1163 елы (1750 ел) язы Карышбаш имам– мөдәррисе гаиләсенә берьюлы ике шатлык алып килде, дәресләр тәмамланып, шәкертләр авылларына таралдылар – Абдулла белән Зөлхәбирә дә, ниһаять, үз нигезләренә кайталар. Кар эреп, җир кипшенүгә, авылда моңа хәтле һич күренгәне булмаган олы өмә узды: су буен тутырып, төрле яры таралып яткан мәдрәсә бурасы таш нигезгә күтәрелде, түбәсе дранча белән ябылды. Инде бераз тын алып, гаиләнең үз мәнфәгатен кайгырту җае чыкты.
Кая ул, җәй башы мәшәкатьләрнең тагын да зурракларын, катлаулыракларын өстәп куйды. Хикмәт шунда ки: көннәр язга авышу белән, кешеләрдә уртак эш кайгысы калмады, һәркем үз басуын, үз кишәрлеген сөреп чәчү хафасына батты. Бер Абдуллада гына сука-сабан уе юк иде. Әлегә кадәр бу якларда һич күренгәне булмаган олы мәдрәсә бинасының ишек-тәрәзә уемнары, бәбәге алып ташланган сукыр кеше күзе кебек, кызганыч хәлдә ыржаеп торганда, ничек инде үз корсагың хакында гына борчыласың ди. Ишек-тәрәзә яңаклары, рамнар ясатасы бар. Кыш өстеннән ярып куелган такталар да идән-түбәгә җитешле түгел. Мичләрне дә җәйдән чыгартасы иде. Анысына исә кирпече сукмаган. Пыяла табу – үзе олы хәсрәт. Кыскасы, мәшәкать муеннан.
Шушы хәлгә пошынган мулла, авылның бер очыннан икенче очына йөреп, һәр йортка кагылып чыкты. Ник кенә берәве уңай җавап бирсен, һәркайсында кырыкмаса-кырык сылтау. Аларга да үпкәләп булмый. Кемнең генә озын кышка буш бура белән керәсе килсен. Гаҗизлеккә тарыган Абдулла, балта осталары эзләп, тирә-як карьяләргә чыгып китте.
Зөлхәбирәнең исә үз дөньясы – ул теше-тырнагы белән хуҗалыкка ябышкан. Хатын инде мәдрәсә белән җенләнгән иреннән бөтенләй өмет өзгән, хәтта «Батырша ычкына башлаган» дигән имеш-мимешкә дә ышанып җиткән. Аның бар ышанычы Колчура белән Яхъяда. Һәр икәвен йодрыгына җыеп тоткан да, ана бөркет сыман, һич кенә дә аларны күз уңыннан ычкындырмый. Хәер, түрә хатыны кебек өйрәтеп, эш кушып кына утырмый Зөлхәбирә: шактый юанаеп килүенә карамастан, егетләр белән бергә сөрә, тырмалый, чәчә.
Абдулланың һаман да үз хәле хәл. Күрше авылларда юлы уңмагач, ул арырак төбәкләргә, әллә кайлардагы волостьларга барып чыга торган булды. Теләсә кем катына түгел, билгеле. Халык арасында яхшы исеме чыккан, үзе ишетеп кенә булса да белгән мәрхәмәтле, мөрәүвәтле адәмнәр янына инде. Шундыйларның берсе Уса юлындагы мишәр командасының старшинасы Сөләйман Диваев иде.
Ул иләү агасының Әҗик авылындагы төягенә көн сүрелгәндә генә барып җитте. Аты бөтен төбәккә таралып, хәтта кем, губернаторга барып ирешкән Сөләйманның йорт-җире хәлле крәстияннекеннән әллә ни аерылып тормый, кай ягы беләндер Урал аръягындагы Мөслим старшина хуҗалыгын хәтерләтә. Ызбасы, каралты-курасы нык, бары да каралган-көйләнгән, мәгәр бай дип тә әйтерлек түгел. Һәрхәлдә, Янышның кальга-йорты белән тиңләшми. «Үз күкрәк көче белән генә тапкан хәләл мал исәбенә тереклек итүче бәндәнең мәгыйшәте шулайдыр инде ул», – дип уйлап алды Абдулла, капка төбенә туктап, һәм атыннан төште.
Кулына балта тотып, ишегалдында нидер майтарып йөргән Сөләйман аны үзе каршы алды. Старшина инде тәмам чаларган, чын мәгънәсендә аксакал булып җиткән. Алай да йөреш-хәрәкәтләре җиңел, җиргә нык баса. Кыяфәтенә карап кына сигезенче дистәне куучы карт димәссең. Чырае янып тора, колагы сагаймаган, күзләре дә зирәк икән әле. Капка ачылуга, җәһәт болайга борылды, балтасын тоткан килеш, таныш булмаган миһманы каршына килеп басты.
– Әссәламегаләйкем, старшина, – диде Абдулла, күрешергә дип ике кулын да сузып, һәм командада моннан ике ел элек булып узган хәлләргә ишарәләп өстәп куйды. – Ил-җирдә иминлекме?
Ихатасына килеп керүченең кем икәнен белмәсә дә, Сөләйманның йөзенә дустанә елмаю чыкты, балтасын җиргә ташлап, сәламне алды. Аннан инде кыюсыз гына сорап куйды:
– Танып бетермим, кем диеп беләек?
– Карышбаштан Гали углы Абдулламын.
Пәйгамбәр күрдемени карт, кисәк кабынып китте, кулларын җәеп җибәрде:
– Әйе, Батырша хәзрәт! Беләм, беләм. Бәк күп ишеттем сәнең хакта. Кая, атыңны кертик әле.
Сөләйман, капкадан чыгып, атның тезгененнән алды, үзе үк аны туры түшәм астына алып китте. Ашарына салып маташты бугай, байтак юангач кына, кабат Абдулла янына килде.
– Өйгә рәхим ит, хәзрәт! – диде ул килә-килешенә һәм кунагын култыклап ук алды. – Бән әле үзем бер Карышбашка барып чыкмак келәп йөрием.
Алар юынып, ак өйгә узган арада, күз бәйләнде. Хатын-кыз таифәсе өнсез шәүлә булып кына киҗеле ашъяулык җәелгән өстәлгә ялгыз шәм янган шәмдәл кертеп куйды, шулай ук тавыш-тынсыз табын әзерләде.
Абдулланың күзе исә өйнең караңгы як стенасы буйлап сузылган ике рәт киштәләрдә. Түзмәде, рөхсәт-фәлән сорамый гына килеп, зәвык белән тышланган калын китапларның берсен кулына алды.
Сөләйман, имам-мөдәррис, галим-голәмә булмаса да, вакыйган, китап җене кагылган кеше икән. Сүз үзеннән-үзе голүм дөньясына кереп китте. Бу исә Абдуллага йомышын әйтеп бирү өчен бер дигән җай иде. Ул Карышбашта мәдрәсә гыймарәт итү хәлләрен сөйләп бирде, балта, кирпеч осталары, башка булышчылар җитмәүдән зарланды.
– Сәнең катка килү дә, Сөләйман абзый, шул хактае, – дип сүзен тәмамларга ашыкты мулла. – Өч-дүрт булса да оста табып бирмәссең микән дигәнием.
– Ашыкма, Батыршаһ. – Хуҗаның тавышы һаман шулай дустанә иде. – Безнең әле вакыт күп: тамак ялгап, ял итеп алаек. Иртүк мунча өлгертерләр, боерган булса. Гомергә бер килеп ни… Икене-өчне генә кунасың әле, насыйп итсә. Әйдә, табынга утыр әле.
Алар китаплар белән әвәрә килгән арада, табын әзерләп өлгергәннәр икән. Өстәлдәге агач коштабактан кайнар бу бөркелә, икенчесенә өеп куелган иттән тәмле ис таралып, борынны кытыклый. Кысташмый гына табынга утырдылар, «бисмилла» ларын әйтеп, токмачка үрелделәр. Бераз капкалап алуга, хуҗа сүзнең очын үз кулына алды:
– Саф мөселманнарның бер-беренә ярдәме саваплы эш инде ул, Батыршаһ, – дип башлады Сөләйман, маңгаен сөлге белән сөртеп. – Кулдан килгәнен булышырбыз, боерган булса. Вәләкин эш бит… Ие… Яныш барыбер кадерен белмәс аның. Бик тә һавалы, тәгассыб[29]29
Тәгассыб – фанатизм, фанатик.
[Закрыть] бәндә…
– Түрәләр бар да бер чыбыктан куылганнардыр инде алар. – Абдулла шаяртмакчы булып төрттереп алды. – Падишаһның имән терәүләре…
– Әйа, юк, хәзрәт! – Сөләйман кашыгын куеп кызып ук китте. – Һәр җан иясе – үзенә бер дөнья ул… Хак, без барчабыз да хакимнәрнең вирнай ялчылары. Вәләкин һәркем үзенә төрлечә. Әйтик, бән Уфа кәнсәсенә дә, губернаторга да, әлхасыйль, үземнән өстен түрәләргә вирнай хезмәт итәм. Алдашмыйм, карышмыйм, кушканнарын үтим. Бу җәһәттән бәне ата иблис үзе дә юлымнан яздыра алмый. Чукынып китсәм дә, тфү, тәүбә-тәүбә, түрәләргә хыянәт кыласым юк. Бер үк вакытта командамдагы халаекларга да зыян-зәхмәт салмаем, алым алмаем, үз эшемне кешедән эшләтмәем. Инде килеп, кемне дә булса ярдәмгә чакырам икән, тиярен ихластан түлим, хилафлык кылмаем, әлхасыйль, гадел яшим. Мәсләгем – бүре дә тук, сарык та исән булсын.
– Афәрин, Сөләйман абзый, афәрин!
– Ә вит кайбер иләү агалары алай итми, – дип ярсуында булды старшина, гүя кунагының сүзен ишетмәде дә. – Салым-алымнарны халаеклардан тияреннән артыграк җыеп, байтагын үзләренә чәлдереп калалар. Алым алу хакына кайсыбер бәндәләрне чирү хезмәтеннән коткарып, алар урынына башкаларын озаталар. Һай, намусыңны җуйсаң, баю юллары күп инде ул, хәзрәт! Әйтик, шул ук Яныш…
– Бигайбә, Сөләйман абзый, бүлдерәм. Ахшам намазына соңарабыз.
Урыннарыннан торып, тәһарәт яңарттылар да идәндә икесе янәшә намазга оедылар.
Гыйбадәттән соң старшина, намазлыгы өстендәге хәлдә, сүзенең кай тирәдә өзелгәнен хәтеренә төшерә алмый, байтак кына тын утырды. Шул рәвешле байтак торганнан соң гына, янәшәсендә аякларын бөкләп утырган Абдуллага эндәште:
– Ә, ие, Яныш кадерең белмәс сәнең. Адә, үземә күчеп кил. Бер җәйдә мәдрәсә салып бирәм, үзеңә өй җитке– рәм.
Мулла сүзнең болайга ук борылуын көтмәгән иде, сагаеп калды, көттереп кенә җавап бирде:
– Булмас, Сөләйман абзый. Алай итсәм, авылдашлар күзенә ничек карармын?! Башлаган эшем кала ла– баса…
– Хак әйтәсең, хәзрәт. Эшне ярты юлда ташлау егетлек түгел, – дип килеште старшина. – Ярый, сүземне кире алам. Шәп кенә бер шәкертеңне җибәрерсең, боерган булса.
– Анысын эшлибез, Сөләйман абзый. Яхъя атлы бик тә зиһенле шәкертем бар. Шуны бирермен Әҗиккә.
Серләре килеште, ястү намазыннан соң да озак гәпләштеләр. Мәгәр хуҗа көтелмәгән кунагыннан һич ялыкмады. Мунчалар яктырып, зур сый мәҗлесе җыеп, ике тәүлек миһман итте ул Абдулланы. Тәмам дуслашып, өченче көнне генә хушлаштылар.
Тагын ике көннән Карышбашка килеп төшкән балта осталары шул дуслыкның ныклыгы билгесе иде.
Әҗиктән килгән дүрт оста янына башка авыллардан янә алты-җиде кеше табылды. Яңа мәдрәсә янында буй пычкы чыжлады, балта тавышлары тынып тормады – бура уентыларында ишек-тәрәзә яңаклары пәйда булды, идән-түбәләр җәелде. Әмма Абдулланың аларга карап кинәнеп торырга вакыты юк иде. Ул әле бер, әле икенче авылга кирпеч эше осталары эзләп чапты, булган кадәрен китерүне оештырды. Әһәй, алары нәрсә?! Алары кул очындагы нәрсәләр. Иренмә генә – бар да була. Иң кыены – пыяла мәсьәләсе иде. Ярый әле теге чакта морза Ураковка бер дистә ат кудырган иде. Шул гына коткарды да. Янә файдасы тиде морзаның.
Шулар белән мәшәләнә торгач, печән өсте дә үтте, сөмбелә[30]30
Сөмбелә – август аена туры килә.
[Закрыть] керде – арыш урагы җитте. Мәгәр аларын да сизмәде Абдулла, кыр эшләрен һәрвакыттагыча Зөлхәбирә тартып бара иде. Игеннәр урып-җыю дигәнне белмәгән дә булыр иде, бәлкем, мулла. Алай да бер вакыйга аны да кырга барырга мәҗбүр итте.
Уттай кызу көннәрнең берендә Абдулла мәдрәсә ишеге төбендә кирпеч бушаттырып торганда, яннарына, атын кара тиргә батырып, Яхъя килеп чыкты. Күк биясен туктатып өлгермәде, шәрран ярып кычкырып җибәрде:
– Мулла абзый! Остазбикә ни… анда.
«Ни» икәнен шунда ук төшенде Абдулла, күләгәдә чебенләп торган атына тиз үк атланды да Яхъя каршына килде:
– Адә, атыңны алдан атлат!
Парлап чаптырып киттеләр.
Алар Яңа басудагы арыш җиренә килеп җиткәндә, Зөлхәбирә белән Колчура саз буендагы зирек күләгәсендә тын гына утыралар иде. Хатынының йөзе тартылып, агарып киткән, итәгендә – ниткәндер чүпрәккә төрелгән җанлы йомгак. Зөлхәбирә дәшмәде, хәленнән кыенсынып, башын аска иде. Аның өчен җавапны Колчура бирде:
– Баланың кендеге кискән, бәйләгән. Угыл! – диде.
– Хәерле булсын. Атын Таҗик дип куярбыз. – Абдулла күптәнге карарын тышка сыгып чыгарды.
Унберенче бүлек
Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр диюен дә, хикмәт аның эчендә шул. Хәер, чүлмәкнең тышкы кыяфәтен, бизәлешен дә артка чигереп булмый. Әнә ич, Карышбашта рига хәтле мәдрәсә ихъя ителүе хакындагы хәбәр, Агыйдел, Караидел буйларына гына сыешмыйча, бөтен Оренбург далаларына, Казан якларына, хәтта Урал аръягына барып ирешкән. Узган ел мәдрәсәдә сабак тыңлаган шәкертләрнең «май чүлмәгенең эче» турындагы сүзләре дә эзсез калмаган бугай, бу көзге көннәрдә иләүдән иләүгә «Карышбаш» һәм «Батырша мулла» дигән хәбәрләр йөри, алар сүз-хат җитәрлек барлык вилаятьләргә барып ирешә иде.
Ничек кенә булмасын, келәү ае керүгә, Карышбашка мишәр, типтәр вә башкорт малайлары янә килеп тулды. Алар арасында провинциянең дүрт юлыннан гына түгел, һич уйламаган җирләрдән, хәтта Көнгер, Казан өязләреннән, Тубыл губернасыннан килүчеләр дә шактый иде. Шәкертләрнең күплеге бер яктан зур куаныч булса, икенче яктан – дәмуллага зур мәшәкать. Нигә дигәндә, ул инде үзе генә сабак биреп өлгерә алмый, ярдәмгә хәлфәләр табасы бар. Аларына да кытлык юк югын, хәбәр салуга, әллә кайлардан килеп тә җиттеләр. Мәгәр берсе дә Абдулла көткән, ул өметләнгән хәлфәләр түгел: гарәп-фарсы нәхүен, дин сабагын яхшы гына сукаласалар да, дөньяви голүмнәрдән мәгълүматлары юк диярлек. Үзләре дәрт тотып, иҗтиһад күрсәтеп, төрле вә төрле китаплар укыган икәве генә хуш килде дәмулланың күңеленә. Башкаларына фиракълык[31]31
Фиракъ – аерылу, аерылышу; китеп бару.
[Закрыть] белдереп, шул икесенә өлфәтлек[32]32
Өлфәт – аралашу, ияләшү, бердәмлек, дуслык.
[Закрыть] күрсәтте – аларын мәдрәсәдә калдырды. Вәләкин монысы да – вакытлы чара. Абдулланың морады – Яхъя кебек берничә шәкертне махсус әзерләп, аларны хәлфә итү иде.
Никадәр генә чыгымлы, мәшәкатьле булмасын, Карышбашта мәдрәсә ихъя ителүе, мулланың дәмулла булып китүе, Абдулланың үзе өчен генә түгел, командадагы бар халаекларга шатлык вә горурлык иде. Бу хәлгә сөенмәүче бер генә бәндә бар иде монда – ул да булса йортавай. Батыршаның дәмулла буларак та, мөдәррис буларак та танылуы, даны-шөһрәтенең бөтен иләүләргә таралуы ифрат көнчел старшинаның кытыгына тиде. Батыршаның теге чактагы сүздән соң да баш бирмичә, һаман да үз көен көйләве үтә тәкәббер түрәнең җен ачуларын чыгарды. Хак, Абдулла командадагы башка муллалар сыман «эч» дигәнгә «түч» дип тормый, гыйлем-голүмәте дә бөтенләй башка, аннан да битәр абруе зур. Эшләр һаман да шулай барганда, шәүләсе белән төбәктәге иң зур түрәнең үзен томалап куюы да бар. Шулаен шулай, тик аңа, башка мулла-сотникларга боерган кебек, ачыктан-ачык орынып та булмый: куркыту-янау белән генә берни майтара алмыйсың монда. Халаеклар арасында дәрәҗәсе ифрат зур мулланың – аңа кизәнгән йодрыкның үз башыңа төшүе мөмкин. Алдырсаң, хәйлә вә этлек белән генә алдырырга була. Яныш, озын-озакка сузмый, шуның тәдбирләренә[33]33
Тәдбир – тиешле чара.
[Закрыть] кереште.
Үзе биниһая гадәләтле Абдулланың исә башында кемнән дә булса үч-ачу алу, кинә куу кебек исәп бөтенләй юк иде. Мәдрәсәнең бер җәйдә өлгереп җитүе, шәкертләрнең дәррәү җыелуы түбәсен күккә тидергән иде аның. Дәмулла, бөтен дөньясын онытып, мөдәррислек шөгыленә чумды. Тышта инде тәмам кыш булып, барча җирнең ак япан ябынуын да сизмәгәндәй булды.
Шул рәвешле, бар да бер эзгә төшеп, дәресләр җай гына барган салкын көннәрнең берендә мәдрәсә ишеге төбендә ниндидер тавыш, ыгы-зыгы купты, эт өргән авазлар ишетелде. Абдулланың Бөек Болгар, анда гыймарәт ителгән зур-зур сарай-тимәләр, мәдрәсә-китапханәләр турында, Идел буендагы шул борынгы дәүләттә ерак бабаларыбызның хөррә улуы хакында сөйләп торган чагы иде. Сүзен яртысында өзеп, тышка колак салды. Мәгәр ни дә булса кылырга өлгермәде, дәресханәнең зур ишеге ачылып китте, бусагада өстенә төлке тун, башына сусар бүрек кигән Яныш күренде.
– Әйа мулла, белдек! Сән монда бу бетлеләргә шайтан сабагы тыңлатып ятасың икән, – диде ул, үтә дорфа кычкырып, һәм, сүзенең хаклыгын раслагандай, кулына бөкләп тоткан камчысын болгап алды. – Мәдрәсәне без пәйгамбәр сүзләрен тыңлау өчен ихъя кылдык дип беләм.
Абдулла аның гадәттән тыш кызмача икәнен абайлап алса да, ярсып китмәде, тыныч калды. Старшинаның каршына килеп, әйтәсен басынкы гына әйтте:
– Әй ыстаршина, монда дәресләр бара. Сүзең булса, хәлфәләрнең ял бүлмәсенә рәхим итең!
Шулай диде дә үзе аралыкка чыкты, аптырашта калган Яныш исә аның артыннан атлады. Аллы-артлы аулак бүлмәгә барып керделәр. Каршы як диварда дәмулланың үз куллары белән зур бозау тиресенә ясап куйган хаританы[34]34
Харита – карта.
[Закрыть] күргәч, йортавайның күзләре акаеп чыкты:
– Әттем бит, шайтан сабагы, диеп! Малай-шалайларны юкка котыртырга ничек оялмыйсың, мелла?!
– Ыланнарга голүм бирүнең ояты юк, Яныш агай. – Абдулла әле тыштан һаман тыныч күренсә дә, эчендә инде ризасызлык куера, ачулы сүзләре тамагына килеп бөялгән иде. Чыдамады, күңелендә сакланырга тиешлесе авызыннан ычкынды. – Әтсәм әтим инде, ыстаршина: мөселман кешегә, түрәгә исә бигрәк тә, һаман саен сәрхушланып, халаекларга күренеп йөрү – рисвайлык ул! Җитмәсә, таң чыгыдай саф күңелле шәкертләр катына килеп керәсең.
– Бән? Бәнме сәрхуш?! – дип җикереп җибәрде Яныш, тар бүлмәне тутырып әрле-бирле йөри-йөри. – Авызыңны чамалап ач, мелла! Шул маңкалар алдында бәнем абруемны төшермәкчеме сән, йә?!
Муллага сабырлыгын саклавы кыен иде. Алай да кызып китмәде, мәгәр тавышы ныгыды, анда тимер чыңы яңгырап киткәндәй булды:
– Бән сәнең абруеңа кагылмаем, ыстаршина. Вәләкин болаен йөреп, сән аны үзең җуясың. Болай да инде бик ямьсез сүзләр йөри сәнең хакта.
– Кашки, сәнең әле гайбәт җыя торган гадәтең дә бар, имеш, мелла! Йә, йә!
– Бер дә гайбәт түгел, ыстаршина. Туктар карьясеннән халаеклар шикаять белән килделәр вана. Биктимер атлы бәндәнең җәмаллы катынын куркытып, зинага күндермәк булгансың. Ире вә туганнары катынны сәнең кулдан йолып алгач, аларны камчы белән суктыргансың.
– Һа! Бәнем егетләремне сүгеп, сугып-кыйнап китүләренә «ләббәйкә» диеп тораеммы?! Йә?!
– Анысы бөһтан[35]35
Бөһтан – яла.
[Закрыть],ыстаршина. Егетләрең, үзләре сүктеләр вә суктылар дип, ялган гуаһлык биргәннәр. Сәнең зина кылдыкың вакытында каравыл торучы үзең күк исерек егетләреңнең алдакына карап, гөнаһсыз бәндәләрне хөкем иткәнсең – тәннәрендә кара көймәгән җирләре калмаган.
Яныш кисәк туктап калды, кызарган күзләре акаеп чыкты – менә-менә төшеп идәнгә тәгәрәрләр сыман. Башта ул сүзен әйтә алмый тотлыгып торды, аннан исә бөтен мәдрәсәне ярып үкереп җибәрде:
– Юкны сүлисең, мелла! Тузга язмаганны! Әлхасыйль, бә-әк күпне белмәкче сән, Батыршаһ. Аңла: күпне күрү хәерлегә түгел, телсез калуың бар.
Абдулла түзмәде, җәнҗал ишетелми микән дип, ишекне ачты, аралыкка карады. Янәшәдәге дәресханә ишеге ярыгындагы дүрт-биш баш шунда ук юкка чыкты. Дәмулла, чыраена аны-моны чыгармый гына, дәресханәгә узды, шәкертләрне мәдрәсәдән чыгарып җибәрде дә янә хәлфәләр бүлмәсенә әйләнеп кайтты. Ул килеп кергәндә, Яныш, тәрәзәдән тышка карап, нидер уйланып тора иде. Дәресханәдән урап килү бик вакытлы булды: Абдулла шактый суынып, сүзне салкын акыл белән дәвам итәр хәлгә килгән иде. Шулай да тавышында кырыслык дәмулланың.
– Сән куркытма, ыстаршина! – диде ул ныклы итеп. – Бәнем шүрләрлек эшем, гөнаһым юк. Инде белү-белмәүгә килгәндә, әйтәем: ие, барын ишетеп торам. Чөнки халаеклар бөтен аһ-зарлары белән бәңа киләләр, күңелләрендәген һич яшерми сүләп бирәләр. Янә дә килеп, авызым бер ачылганда, шунысын да әйтәем: алым алуыңны туктат сән, ыстаршина!
Яныш ялт итеп аңа борылды. Әмма канында баягыча янау галәмәте күренми, ул ничектер юашланып калган иде. Тавышы да ничектер зәгыйфьләнеп һәм карлыгып чыкты:
– Анысы нә дигәнең?
– Белмәгән булып кыланма, ыстаршина! Күтәрчен карьясеннән Исмайны өченче ел нәүбәте җитмәгән килеш чирү хезмәтенә язгансың. Ул: «Әй ыстаршина, бу ел нәүбәт безгә дәгүл», – дип, ике сум акча биргәч кенә, аның урынына башканы олактыргансың. Былтыр килеп шул ук Исмайны янә дә нәүбәте җитмәс борын кабат пахутка тәгаенләгәнсең. Шул рәвешле өркетеп, аңардан кабат ике сумлык төлке тиресе китерткәнсең. Ул бичара инде котылдым дип йөргәндә, мескенне тагын да чирү хезмәтенә китүчеләр исемлегенә керткәнсең. Шул бахырдан янә мал өметләнүең инде. Исмәгыйльнең исә акчасы түгел, өстенә бишмәте дә юк фәкыйрьнең! Азрак ояла бел, ыстаршина!
– Анларның томана сотниклары язып бирүдә бәнем нә гаебем бар, йә? – диде Яныш һаман да шул битараф тавыш белән.
– Бөтен сотниклар да томана түгелләрдер, ыстаршина. Нәүбәтләре җитмәенчә пахутка язылып, алым бирмәк исәбенә торып калучылар бер Исмәгыйль генә түгел бит, Яныш агай. Андыйлар карья саен вә күпләр.
Старшинаның гайрәте тәмам сүнде, ул хәтта мескенләнеп калды. Зыян иткән малайдай, борынын мышкылдатып торды-торды да шөбһәсен һич яшерми сорап куйды:
– Сән нәрсә, мелла? Губернаторга шикаять язмакчы мәллә?
– Юк, язмыйм, – дип җаваплады Абдулла, һаман да тугры калып. – Дин әһеленең шөгыле – шикаять берлә йөрү түгел, вәгазь илә инсаннарны хак юлга иңдерү. Янә дә килеп, карга күзен карга чукымый барыбер. Каманда халаеклары бән күчеп кайтканчы ук өстеңнән язып караганнар вит инде. Ә ни килеп чыккан? Тамга куючыларның беришен хәбесханәгә тыккансың, байтагын чирү хезмәтенә олактыргансың, күбесен ялган гуаһлык белән суктыргансың!
Бу сүзләрне үзенә мәдхия дип кабул итте бугай, Яныш үзгәреп китте, чыраена янә мәгърурлык кайтты, вәкарь белән генә әйтеп салды:
– Шылай, мелла, көчле белән көрәшмиләр. Сәңа да киңәш итмәем. Ибаныфка авылында бер урыс дустым бар бәнем. Шул атә: «Иркә бозау ике сыерны имә ул», – ди. Гыйбрәтле сүз. Башың эшләсә, сәңа имәргә дә ике сыер әзер. Падишаһка тугры хезмәт итсәң, ыстаршинадан да тамар, гавамнан хәер-сәдакасы да агар.
– Бәнем хезмәтем – китап кушканча, ыстаршина, халаекларга тугры юлны күрсәтү. Шул җәһәттән сәңа да. Һичбер вакыт тәһарәтләнеп, Ходайга сәҗдә кылмышың юктыр, Яныш агай. Җомга намазына да йөрмисең вит. Сакалың чалара бара – теге дөнья хакында уйлар чагың.
Яныш гүя бу сүзләрне ишетмәде дә, баштагыча гаярь генә бүлмә буйлап йөренергә тотынды. Имамның сүзе бетүгә, аның каршына ук килеп туктады:
– Бала-чага булма, мелла, – диде ул, әүвәлге дорфалыгына кайтып. – Бән әйткәннәрне онытма. Җомга кич бикәчең белән куна кил: миһман булып, мунчалар кереп китәрсең.
Сүзен әйтеп бетермәде, идәнгә каты басып чыгып ук китте. Ишегалдында кызмача егетләрнең куанышып һай-һаулаулары, хуплау авазлары һәм ат тоягы тавышлары гына ишетелеп калды.
Кая ул кунакка бару, дөньясы кушмаса, шакшы старшинаның чыраена да бакмас иде Абдулла. Әле теге чакны, түрәнең өендә беренче тапкыр булып кайткач та, анда таба бүтәнчә борылып карамаска ант кына итмәде бит ул. Антын да биргән булыр иде, бәлки, анысын бозып, гөнаһка батудан курыкты. Яныш, ни генә әйтсәң дә, команданың иң зур түрәсе – теләсә кайчан чакыртып алуы бар.
Ни гаҗәп, старшина аны дәштерергә ашыкмады. Шулай ук мәдрәсәгә дә башкача аяк басмады. Тик очраклы рәвештә урамда яисә мәчет тирәсендә туры килгәндә генә сүзен онытмавын, мулланы кунакка көтүен искә төшергәли иде. Мәгәр Абдулла аның сүзләрен чынга санамады, кунакка баруны башына да китермәде. Ул гына да түгел, йортавай белән очрашудан кача торган булды.
Түрә түрә шул инде, ул гел генә үзенең барын, шушы төбәкнең хөкемдары икәнен сиздереп тора, муллага әледән-әле хатлар җибәрә, әмер-боерыкларын җиткерә. Мәдрәсәдәге теге очрашудан соң ай-ай ярым вакыт үтте микән, имамга старшинаның чираттагы фәрманы килеп төште. Дустанә генә башланып киткән хатның ахырында ошбу язуны тапшыручы бәндәне, ягъни ат карагы Якупны вә аның юлдашларын йомшак кына вәгазьләп, китапча хөкем итәргә кушылган иде.
Абдулланың каны кайнап чыкты. Мәгәр халәтен угрыларга сиздермәде, йомыш тапкан булып, өенә кереп китте, сәкегә утырып уйга калды. Янышның мондый эчтәлектәге хатлары беренче түгел. Бу – аның күптәнге гадәте. Бер-бер угры тотылса, старшина аңардан мал алып, дәгъвачыны солыхлыкка көчли башлый. Инде дәгъвачы тыңламаса, юк җирдән бер-бер гаеп тапкан булып, зыян күргән кешенең үзен суктырыр, угрының да, юлдашларының да өстеннән хөкем йөртми калдырыр. Бушка түгел, билгеле, угрылардан алымны каерып алыр. Ә дәгъвачы көчле, куәтле вә мәртәбәле кеше икән, анда да каракларны яклау әмәлен табар. Аларны указ нигезендә җәзага тартмыйча, мулла-ахуннарга китап хөкеменә җибәрер, мәгәр хөкемне үзе билгеләр. Тирә-як карьяләрдәге муллалар аның бу гадәтенә күнегеп беткәннәр, хөкемнәрен, китап-указлардан карамыйча, старшина язып җибәргән буенча чыгарырлар. Түрәнең «Бән ыстаршина Яныш сез ахундларга әмер итдем, бу эшкә буйлә хөкүм итүңез…» дигән боерыклары Абдуллага да килеп кенә тора. Вәләкин дәмулла аның фәрманнарын тотмый, һичбер тарафка мәел[36]36
Мәел – күңел кую.
[Закрыть] итми, пәйгамбәребезнең шәригате вәҗһенчә[37]37
Вәҗһе – стиль, юл, ысул.
[Закрыть] хөкем кыла. Инде гөнаһлының кылган гамәле шәригать кысаларына гына сыймый икән, анысын указ хөкеменә калдыра. Шунысы гаҗәп: Батыршаның, һич алым алмый, берәү сүзенә дә колак салмый, баена-ярлысына, кемнең кем булуына карамастан, гадел хөкем итүен белсә дә, старшина әле һаман нәрсәгәдер өметләнә. Бак, бу юлы да өч ат карагын хәбесханәдән коткарып калмакчы.
Шулай, аларның аралары болай да киеренке. Вәләкин йортавайга ярыйм дип, үзенә үзе хыянәт итә алмый Абдулла. Угрылык хәлләре Уфа, Оренбург калаларыннан алынган указлар нигезендә хәл кылынырга, һәм каракларга ул дөресен әйтергә тиеш. Мулла ишегалдына чыкты, ат каракларына үзенең хөкемен җиткерде:
– Сезки угрыларга хәбесханә фарыз!
Тегеләр сүзсез генә күздән гаип булдылар. Абдулла сизде: зарлары белән янә Яныш катына йөгерделәр.
Чыннан да, намаз арасы вакыт үтмәде, имамның капка төбенә пардан атлар җигелгән фәйтун килеп туктады – старшина аны ашыгыч рәвештә чакырта иде.
Гомер булмаганны, Яныш аны капка төбендә үзе каршылады, арбадан төшәргә булышмакчы булып, кулын сузды. Мәгәр Абдулла йортавайның ярдәменнән файдаланмады, җитез генә сикереп җиргә төште һәм, килә-килешкә дигәндәй:
– Ни хәл вә ни хәбәр? – диде.
– Йа, ашыгасың да соң, мелла. – Яныш, елмаеп, аны култыклап алды. – Әүвәл үгә керик, табын янына утыраек.
– Рәнҗемә, ыстаршина, кереп тормаем – хәмер яратмаганымны беләсең.
– Сыйның хәмердән башкасы да җитәрлек, хәзрәт, узың.
– Тәшәккер[38]38
Тәшәккер – яхшылыкка каршы рәхмәт белдерү.
[Закрыть], ыстаршина. Көне җылы, тышта рәхәтрәк.
Янышның чырае бозылды, рәнҗүе йөзенә чыкты:
– Соң вит, урамда сүләшеп булмый ла, Батырша!
Ишегалдына узып, таш келәт алдына туктадылар.
– Бән, указ куәтенчә, барча каманда өстенә, ахундлар вә муллалар өстенә хакиммен, – дип башлады старшина, үртәлеп. – Бән кальгалардан килгән әмерне тәгайер[39]39
Тәгайер – башкалык, төрлелек.
[Закрыть] вә тәхәйр итмәенчә[40]40
Тәхәйр – им китү, хәйран булу, таң калу.
[Закрыть] җиренә җиткерәмен. Шуның тик әүвәлге ахундлар вә муллалар, бәнем әмерне бозмаенча, җиренә китерә торганнар иде. Бәс, сән ни өчен бәнем әмерне үтәмисең? Өстәвенә вәли улган хакимлекнең әмеренә каршылык итәсең?
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?