Текст книги "Батырша"
Автор книги: Җәмит Рәхимов
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Дүртенче бүлек
Янтыгына китереп төрттеләрмени: Неплюев дөм караңгы землянкадагы тар сәкедә йоклап яткан җиреннән гадәтенчә иртүк сикереп торды, ашыга-кабалана тар чалбарын, күн итекләрен киеп алды, алар өстеннән тезенә кадәр гетрлар тартып, беркетеп куйды. Әйтерсең соңарганы өчен тиргәүче бар аны монда, озын җиңле якасыз ак күлмәкчән килеш атылып тышка чыкты һәм күгелҗем таң яктысыннан сукыраеп туктап калды. Күзләрен йомып, бер мизгелгә генә тынып торды да, аларны ачып, каршындагы иркен алыска карады. Сакмар буендагы болында иеп-корып барган үләннәргә кырпак кар сарган.
Ур итәгендә – тирән канау. Аның теге ягында исә – казах бистәсе. Анысы да ярыйсы ук ныгытылган. Бистәгә сыенып, Җаек ага. Елганың теге ягында – дала… Дала! Неплюев өчен ул иксез-чиксез киңлек. Аның чите борынгы Ханбалыкка, әкияти Дәһлигә, олуг диңгез-океаннарга барып тоташа сыман. Дала дигән әлегә бик үк аңлаешлы булмаган ул алыста кырыкмаса-кырык халаек тереклек итә. Аларның берише Россия канаты астына сыенырга җай эзләсә, байтагы аңа балта кайрый. Ничек кенә булмасын, империянең мондагы форпосты саналачак Оренбург алдында дала халыкларын буйсындыру, шул нигездә Урта Азиягә, Шәрыкка үтеп керү бурычы тора. Иңеннән иңенә шоңкарлар да очып үтә алмаслык җирләрне үзләштерергә, дистәләрчә халыкны буйсындырырга! Әйтүе ансат, тик ничек? Өстә – пайтәхеттә утыручы кайбер кайнар башлар Азияне кылыч-туп белән колонизацияләү ягында. Неплюевның исә үз фикере бар бу мәсьәләдә: туплар атмасын, кан коелмасын иде. Шул ниятен тормышка ашыру йөзеннән, ул тулы бер чаралар комплексы төзеде. Алар арасында төп урынны сәүдә алып тора. Әйе, дала белән алыш-биреш җайга салынса, Оренбургтан Бохарага, Ташкентка, хәтта Кытай белән Һиндстанга бай сәүдәгәрләр йөреп торса, каршыга Шәрык тәм-томнары, ефәк, мамык һәм бу яклар өчен тансык башка күп әйберләр тулы кәрваннар килсә генә, аралар якынаячак, мөнәсәбәтләр яхшырачак. Шөкер, бу уңайдан кайбер нәрсәләр эшләнә инде. Йөз илле кибете булган сәүдә йорты – гостиный двор, йөз кырык сигез амбар һәм өч йөз кырык дүрт кибеттән магауаза – меновый двор бүген үк алыпсатарларны каршы алырга әзерләр.
…Административ бина булып беренче көнен генә яшәвенә карамастан, монда инде чын-чынлап канцелярия рухы хакимлек итә иде. Чирек сәгать тә үтмәде, Неплюевның өстәленә почта кертеп куйдылар. Инде язуын түгәрәкләп килсә дә, янә каләмен ташлады, иң өстә яткан пакетны кулына алды. Депеша Санкт-Петербургтан иде. Хәбәр пайтәхеттән булса да, анысын ачарга ашыкмады Иван Иванович. Үзләре бер дә сикереп төшмиләр, мәсьәләләрне айлар буе хәл итми яткыралар. Аннан килеп, җибәргән күрсәтмәләре дә бик үк акыллыдан булмый. Пакетны бер читкә куйды да икенчесенә үрелде. Монысы Сенаттан иде. Андагылары, хәлләрне аңлый төшеп, ярыйсы гына киңәшләр дә биреп куйгалыйлар. Хуш, соңрак иркенләп укыр. Анысын да кырыйгарак этәреп, башкаларын кулына алды. Көткәненчә, хатларның күбесе Уфадан һәм Минзәләдән иде. Боларын ачмаса да белә. Уфа провинциясенең вице-губернаторы Аксаковка бәйле жалулар, билгеле. Күптәнге тарих.
Ул Люткин рапортын укып чыгарга өлгермәде, кабинетына янә секретаре Конбяжев килеп керде.
– Тәфкилев хәзрәтләре кайтты! – диде ул, хәрбиләрчә үрә катып.
– Алексей Ивановичмы? Чакырыгыз үзен!
Ишектә алпамша гәүдәсе шактый өшәнгән, алай да әзмәверлеген югалтмаган морза күренүгә, Иван Иванович урыныннан торды, өтәләнеп беткән мундиры өстеннән япанча кигән ярдәмчесенә каршы барып, аңа татарча итеп ике кулын сузды.
– Кайтуың белән, Алексей Иванович, – диде ул, морзаның йөзенә карап. Тәфкилевнең күзләре элеккегә караганда ныграк кылыйланган сыман тоелды аңа. Аннан тегене җитәкләп өстәлгә таба алып китте. – Ничек анда, тындымы инде Тирсәң?
– Рәхмәт, Иван Иванович, – дип җавап бирде Тәфкилев, урындыкка урнашып. – Аллага шөкер, тынычлый сыман. Ишеткәнсездер, Казаннан күп кенә солдатлар китертергә туры килде бит тәки. Башкисәрләрнең байтагы, кулга алынып, Казанга озатылды. Алай да болгатучыларның байтагы урманга качып өлгерде. Шуннан торып, утарны борчыштыргалыйлар. Шунысы әйбәт: бу инде ялкын түгел, пыску гына. Сүнеп тә китәр, боерган булса.
– Анысы әйбәт, котлыйм! – Неплюев кәнәфигә утырды. – Йә, тагын ниләр бар Казан якларында?
– Минем Тирсә Казаннан шактый ерак бит, Иван Иванович, Әгерҗе якларында ук. – Тәфкилев кесәсеннән кулъяулык чыгарды, бераз кылыйланып торган күзләрен сөртеп алды, тузанлы паригын рәтләштерде. – Барыбер кайбер хәбәрләр килеп торгалый. Бигрәк тә архиепископ Лука Канашевич хәзрәтләренең тырышлыгы хакында сүзләр күп.
– Анысын без дә ишетеп торабыз һәм, дөресен генә әйткәндә, борчылабыз. Архиепископның тырышлыгы безгә кабыргасы белән басмагае.
– Ә аның ние начар?! Бар халык христиан диненә күчеп беткәндә генә, ил-җиргә тынычлык урнашыр дип уйлыйм мин.
– Ай-һай, Алексей Иванович. Мин ул мәсьәләдә бөтенләй башка фикердә. Кайсы да булса халыкның мал-мөлкәтен, алтын-көмешен басып алу бик кыен эш түгел, минемчә. Ә менә җанына ия булу?! Катлаулы, һай катлаулы нәрсә, морза. Шуңа да һич ашыгырга ярамый монда. Акрын кирәк, хәйлә белән кирәк.
– Чукындыру никадәр тиз башкарылса, бу якларда иминлек шулкадәр тизрәк урнашыр иде, Иван Иванович.
– Ялгышасың, морза. Чукындыру ул – кешенең телен, гореф-гадәтләрен, иманын үзгәртү, аның күңелен яулап алу. Көч куллану белән үзеңне хатын-кыздан яраттыра алмаган кебек, бу эштә дә тупаслык белән әллә ни кырып булмас. Соң инде, сиңа сөйләп торасы да юк ич, Алексей Иванович: күптән чукынганга саналасың, ә өеңдә намаз укыйсың икән, дигән сүзләр йөри.
Тәфкилев башына суккандай миңрәп калды, ни әйтергә белми торды, кулъяулыгын еш-еш күзләренә китерде, япанчасын чишеп җибәрде. Аннан соң гына:
– Өемдә икона тора минем, Иван Иванович, – диде.
Неплюев шаркылдап көлеп җибәрде, өстәле аша үрелеп, морзаның иңеннән алды:
– Икона бит ул почмакта, Алексей Иванович. Татарлар намазны Мәккәгә йөз тотып укыйлар! Ха-ха-ха! Йә, ярый, шаяртам, билгеле. Намаз укыйсыңмы, чукынасыңмы – анысы әһәмиятле түгел безгә. Иң мөһиме: урыс дәүләтенә ихластан хезмәт итәсең. Шуңа да мин Аксаков шикаятен юк итү, сине аклау ягында, морза.
– Рәхмәт инде, галиҗәнап!
Бүлмә хуҗасы, гадәтенчә урыныннан торып, тәрәзә буена килде, үз иткән урынына сөялеп, сүзен дәвам итте:
– Инде төп сүзгә күчик, Алексей Иванович. Сезгә тагын бер зур мәшәкать чыгып тора бит әле.
– Баш өсте, Иван Иванович. Болай да Тирсә бик күп вакытымны алды минем. Императрицадан оят. Хикмәт нәрсәдә соң?
– Без болай уйлаштык, морза: Шәрык белән сәүдә эшенә татарларны тартырга кирәк, эшлекле генә алыпсатарларны. Шундый кешеләр табылырмы татарлардан?
Тәфкилев, тар биек тәрәзәләргә карап, байтак кына дәшми утырды – күңеленнән нидер барлады бугай. Аннан юаш кына тавыш белән әйтеп куйды:
– Казан ягында берәүне беләм мин. Байлар Сабасыннан Сәгыйть Хаялин. Иллә дә булган сәүдәгәр инде!
– Берәү бик аз ич, морза! Сүз йөз, ике йөз сәүдәгәр хакында бара.
– Сәгыйть әфәндене күндерсәк, калган товар ишләрен ул үзе димләячәк. Татар сәүдәгәрләре – җиңел сөякле халык. Тик…
– Шигегез нидә, морза?
– Казан даладан ерактарак ич, галиҗәнап.
– Мин аларны монда күчереп утыртуны күздә тотам, морза.
– Анысы ай-һай, Иван Иванович. Урыслар белән бергә яшәргә ризалашмаслар алар. Аннан килеп, мәчет тә юк.
– Буш хафа, морза. – Неплюев, дәртләнеп, идән буйлап йөреп китте. – Мәчетен дә, кирәк булса, мәдрәсәсен дә төзергә мөмкин. Барысы да безнең кулда! Инде килеп, аерым татар бистәсе салырга да була лабаса. Ха-ха-ха! Әйтик, Сәгыйт бистәсе, ә?!
– Сүзләрегез төпле, галиҗәнап. Барысы белән дә килешәм. Чана юлы төшүгә кузгалырмын, боерган булса.
Неплюев аның каршына килеп туктады, зәңгәр күзләре зур булып ачылды, сүзен әйтә алмый торды, аннан кулын янә Тәфкилев җилкәсенә салды:
– Бу эшне сузып булмый, морза! Мунча кереп, карчыгыңның бәлешен ашап, ике көн ял ит тә – юлга, кадерлем. Сәүдәгәрләр кирәк безгә, сәүдәгәрләр!
Бишенче бүлек
Нократ Иделе дә, бу якларда даны чыккан кара урманнар да артта калды. Иген-тарулар җыеп алынганнан соң бушап, иркенәеп киткән басулар күбәйде, авыллар ешайды, аларның берсеннән берсенә сузылган юллар такырая төште. Инде максатына ирешергә дә күп түгел бугай – Ташкичүгә хәтле күп булса өч фәрсәх[10]10
Фәрсәх – биш-алты чакрым ара.
[Закрыть] җир бардыр. Торган абзарына якынлашкан ат сыман, дәртләнеп-кайнарланып атлады Абдулла, хәтта аркасындагы биштәренең авырлыгын да тоймады. Шулай булмый ни, атнага сузылган юл тәмам талчыктырды егетне, аннан да битәр ялгызлык изде.
Карышбаш белән Ташкичү арасын дүртенче ел таптавына карамастан, шул мәшәкатькә һич кенә дә күнегә алмады Абдулла. Монысында да ялыктыргыч булды юлы. Туган авылыннан Ык суына җиткәнче генә дә ике тәүлек үтте. Алай ук узмаган да булыр иде, шәт: Агыйдел буенда кунып, иртәгәсен кояш күтәрелгәнне, көн җылытканны көтәргә туры килде. Ат койрыгына ябышып, иманыңны качырырлык салкын сулы Агыйделне кичү үзе күпме гомерне алды тагын. Аннан инде, бераз җылынмабызмы дип, атта шашып чабу. Ыкка тиз җиттеләр җитүен. Әмма, исеменнән үк күренгәнчә, Минзәләдән мәнзил[11]11
Мәнзил – туктап китә торган урын.
[Закрыть] кылу үзе фарыз иде.
Монда тукталулары аның кебек дөньядагы һәрнәрсә белән кызыксынучан бәндәгә бигрәк тә ярап куйды. Шушы гомергә кадәр башкорт җирләренең капкасы саналган Минзәләдә сәүдәгәрләр дә, гаскәриләр дә кайнап тора, юлаучылар белән бергә төбәктәге хәбәрләрнең яңадан яңасы агыла гына. Анысы, моңа кадәр дә, өч кыш рәттән Ташкичү мәдрәсәсендә дәрес тыңлаганда да, җәйләрен атасы белән җигелеп җир эшләрен тартканда да, бөтенләй гафил булып ятмады егет, тирә-якта һәр шылт иткәнне дә ишетә торды. Алай да, ерактагы Карышбашка яисә Ташкичүгә килеп ирешкәнче, сүзләрнең күбесе имеш-мимешкә әйләнә, аларга ышануы кыенлаша бара иде. Биредә исә, сәүдәханә рәтләрендә йөргәндә һәм өмәттә ял иткән арада гәпләшә торгач, элек колагына кергәннәрнең күбесе расланды.
Ул өч ел буе шулай Казан өязенең Ташкичү карьясендә гыйлем төпкеленә чумарга маташып йөргән арада, бу якларда ни хәлләр булып алды. 1740 елгы яу шундый ук рәхимсезлек белән бастырылды, аның башлыгы Карасакал яралы хәлендә далага качып эреде. Шуннан инде төбәк бераз тынычланып, түрәләргә дә, кара халыкка да тормыш-көнкүреш хәлләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге туды. Әмма иксез-чиксез Казан губернасында шаккатыргыч вакыйгалар булгалап кына торды. Ерактагы пайтәхеттән килгән хәбәрләр дә уйланырлык иде. Узган ел дөнья куйган мәликә Анна Ивановна урынына нарасый улы белән яңа патшабикә куелган икән дә, инде анысы да сөрелеп, ил белән хакимлек итү Елизавета атлы Әби патшага калган. Аның тәхеткә утыру тантанасына татар-башкорт абыз-старшиналары да барачак, имеш.
Урусовны җирләп, елга якын вакыт үтүгә, Оренбург иләвенә башка түрә – генерал Неплюев килүе мәгълүм булды. Анысы, имеш, каланың хәзерге урынын ошатмаган, Җаек суы буендагы Бердә бистәсе янында өр-яңа Оренбург салырга булган. Бердә бистәсен күчерсәләр күчергәннәр, мәгәр Җаек буенда кальга-кала салып яталар, имеш.
Шуларны уйлап атларын атлата торгач, тагын бер көнлек юл үтелде. Чулман Иделенә дә килеп җиттеләр. Монда инде Абдулла, атын үзен озата килүче типтәр Колчурага биреп, калган юлны ялгызы узарга тиеш. Ярый соң, Колчураның булганнан булмаганы артык, юлга чыкканнан бирле авыз ачып сүз әйткәне юк. Шәүлә дә шәүлә, ул да шәүлә. Атсыз калуы аяныч аянычын. Нишлисең, Колчураның да елгалар туңганчы кайтып җитәсе бар.
Көймә табып, Чулманны кичүе – үзе зур мәшәкать. Шөкер, анысы да үтте. Инде елганың бу ягыннан да дүртенче тәүлеген тәпили Абдулла. Ярый әле көннәр әйбәт тә, юлы такыр. Төннәрен салкын салкынын. Аның каравы көндез кояш карый, яңгырларның да байтактан яуганы юк.
Табигатьнең көзге хозурлыгы аякларына көч-куәт, йөрәгенә гайрәт бирә Абдулланың. Шуңа кәефләнеп атлый да атлый егет. Олы юл булмагач ни, юлаучылар юк диярлек, сирәк-мирәк очраганнары да бер авылдан икенчесенә баручылар гына. Ялгыз башы булгангамы, аны сагыш баса. Шәрәләнеп калган урманнар, буш кырлар моңсулыгы күчәме соң күңеленә? Ни-нәрсә хакында гына уйламасын, фикеренең очы Зәй буена барып төртелә. Күз алдына ястыктай кабарып яткан печән пакуслары, тамып торган җиләк тәлгәшләре, шул җиләкләр кебек пешеп җиткән сылуның Идел камышыдай зифа буе килеп баскандай була, колагына кызның «Әйем, оялтасың, Апуш абый!» дигән сүзләре ишетелгәндәй тоела.
«Дивана, һай, дивана!» – дип тиргәде ул үзен, ярсып атлый-атлый. Теге чакта Зәй буенда таңны каршылаганнан бирле сугылганы юк ич Тайсуганга. Күңелем сүрелсен, йөрәгем алгысымасын, имеш. Талгынаямы соң ул мәхәббәт дигәнең?! Пыскып булса да яна да яна. Ә пыскыган ут ялкыннан куәтлерәк ул. Җәен атае белән күмер яндырганда, үзе шуның шаһиты булды Абдулла. Шулай, ялкынсыз ут хәтәр, бик хәтәр. Саз астында янган мүкне, бар, сүндереп кара! Юк, башкача түзә алмый Абдулла. Киләсе язда туган ягына Бөгелмә аша кайтачак һәм, мәгълүм ки, Тайсуганга сугылачак вә…
Йөрәгенең «Тутыя-Тутыя» дип рәхәт сулкылдавын тоеп, кайнарланып-ашкынып атлавында булды егет. Шул ләззәтле сагышы беразга булса да онытылмасмы дип, юлын кисеп чыгучы куяннарны куып карый, үзе белән шаяргандай, бер алдына, бер артына төшеп уйнаган төлкеләр артыннан чаба. Тик сары сагышы аны ташлап китми, һаман да йөрәген талый, миен кайната. Ниһаять, уфтануы ут-җыр булып тышка бәреп чыкты:
Төштем Агыйделгә кер юарга,
Балтасыз бәкеләр уярга.
Бер Ходаем насыйп итмәгәндер
Бер ястыкка башлар куярга.
Агыйделкәйләрнең яры крута,
Ничек аткаем эчерим?
Ялгыз гына башым, юк юлдашым,
Ничек көннәремне кичерим?
Тавышы көр булса да, моңы әллә кем түгел Абдулланың. Шуңа да кеше алдында җыру сузганы юк. Бүгенгесе дә читтән тыңлап торучыга иләмсез булып ишетеләдер, мөгаен. Эш андамыни соң? Эчендәге хафа-сагышны тышка чыгарып, йөрәген бастыруда хикмәт. Һәм Абдулла аягы атлаган җайга китереп җырлый да җырлый:
Төштем Агыйделгә су буена,
Балтасыз бәкеләр уярга.
Еладым-еладым, юктыр файда,
Әүвәл сүгән ярым, син кайда?!
«Әүвәл сүгән ярым, син кайда?!» – дип кабатлап сузды да туктап калды егет, аннан шаркылдап көлеп җибәрде. Тукта, кайда да булса берәрсеннән ишетелгән сүзләрме болар, әллә сагышның күңелендә шытып чыгышымы? Үз башында бөреләнгән җыру булса, бик шәптән түгел бит, әй! Шулай дип уйлавы булды – теленә мәшһүр «Йосыф китабы» ның юллары килде:
Яңа туган айга охшаш кашларың бар,
Энҗеләргә охшаш синең тешләрең бар,
Мишек-җофар исе килгән сачләрең бар, –
Үрергә үз кулым белән лаек имди.
Абдулла баягынак үзе җырлаган җыруны асыл зат Кол Галинең сүзләре белән янәшә куеп карады – күгәреп беткән бакыр тиен янында зөбәрҗәт ялтырап киткәндәй булды. Вә әй хәсрәт, безгәме борынгы шагыйрьләр белән тиңләшү, дип көрсенде. Кая ул кадими чичәннәр, үзенең хәзерге остазы белән ярышуы да оят. Габделсәлам ахун сүзләрен сәйлән урынына тезә бит әнә. Җыру чыгаруын башкаларга сиздермәскә тырыша мәгәр. Алай да күңеленә килгәннәрне кулындагы теләсә нинди кәгазь кисәгенә төртеп кую гадәте булганга, җырулары якыннарына, алар аша бүтәннәргә ирешә тора. Үткән кыш мулланың Абдулла кулына килеп кергән бер китабы эчендә менә мондый юллар бар иде:
Нәркәс кара күзләрүң,
Тулган ай тик йөзләрүң,
Һич күңелемдин китмәйдер
Бал-шикәр тик сүзләрүң.
Хөрмәтле мөдәррисенең икенче бер китабы битендә Габделсәламнең тагын бер җыруына тап булды егет:
Су акар гөлдүр-гөлдүр,
Сәүгәнем кызыл гөлдүр.
Сәндин үзгәне дуст тотсам,
Пычак ал, бәни үлдүр.
Тутыяга хат итеп салырмын дип, аларны дәфтәренә күчереп алды Абдулла. Вә әй хәсрәт, Зәй буе әрәмәләренә кереп югалган аулак Тайсуганга нинди генә пушты барып җитсен ди!
Фикеренең янә Зәй буйларына салулавын сизеп, уен кабат остазына күчерде. Рахман рәхим, бер биргәнгә бирә бит Хак Тәгалә: абруйлы ахун да, атаклы вә гүзәл гыйлемле дәмулла да, халаеклар икърар иткән шагыйрь дә. Әйе, Идел-Урал төбәгенә генә түгел, Рәсәйдәге бөтен мөселман дөньясына «Габдессәлам Урай углы» дип аты таралган Габделсәлам бине Уразмөхәммәт бине Колмөхәммәт бине Колчура – аның остазы, кара төндәге камәре[12]12
Камәр – ай.
[Закрыть].
Әйтмәгәне булсын, мөдәррисләреннән уңды Абдулла. Тайсугандагы Габделрахманның да, дөньяга шуның өчен генә килгәндәй, мәгърифәт эшенә кулы ятып тора. Тирән гыйлеме өстенә акылы-фигыле, кылган гамәле белән дә бер дигән остаз. Бер урында таптанып торуны белми, үзе дә эзләнә, шәкертләрен дә уйларга, иҗтиһад итәргә өйрәтә. Авыз суын корытып юкка гына гел Габделсәлам хакында сөйләмәгән икән. Остазының остазы, әйтерсең игезәкләр, мәгърифәт юлында тач Габделрахман булып чыкты. Мәгәр ахун үзенең шәкертеннән олпатрак, гыйлемлерәк – үзе бер дарелфөнүн. Габделрахман, гадәттә, Шәрык хакимнәре вә шагыйрьләре хакында сөйләргә яратса, кузгаткан сүзен мөселман мәмләкәтләренә китереп терәсә, Габделсәламнең дөньясы киңрәк, күге иркенрәк. Аның җиһанына борынгы Юнан вә Рум да, Аурупаның башка мәмләкәтләре дә, Искәндәр Зөлкарнәен, Сөбедәй кебек яу башлыклары да, Әбүгалисина, Олугбәк сыман галим-голәмә дә, Һун вә Чыңгыз яулары да, Әфләтун, Локман төсле хакимнәр дә – тагын әллә ниләр сыя. Шунысы бар: дәресен каян һәм кемнән генә башламасын, сүзенең ахырында Идел буйларына, Бөек Болгар мәмләкәтенә, Алмыш вә башка ханнарга, болгар калаларына кайтып төшә, аларның кыйратылулары хакында ачынып сөйли. Тәварих яки фәлсәфә дәресе булмасын, мантыйк[13]13
Мантыйк – логика.
[Закрыть], тыйб[14]14
Тыйб – медицина.
[Закрыть] яисә мөнәҗимнәрне[15]15
Мөнәҗим – астроном.
[Закрыть] аңлатмасын, кулында һәрчак шулар хакындагы бер-бер китабы булыр. Шуннан бит, бит ярым укыр да: «Инде тыңлан», – дип, үзе сөйләп китәр, дәресханәдәге һәркайсын авызына каратыр. Гарәп вә фарсы, чыгтай вә госманлы телләрен ана теледәй белүенә карамастан, саф төрки белән сөйли Габделсәлам, аның башка телләрдән ким түгеллегенә ишарә ясый.
Ислам динендәге төрле мәзһәбләрне, калям шәрифи һәм шәригать кануннарын тирәнтен аңласа да, ахун күпчелек дәресләрен шәкертләрне дөнья вә дөньяви хәлләр белән таныштыруга багышлый. Бигрәк тә пәйгамбәрләргә кадәрге Юнан вә Рум мәмләкәтләре тормышын, алардагы коллар язмышын, шул бичараларның хакимнәргә каршы яуларын сөйләргә ярата хәзрәт. Шул әллә кай заманнардагы хәлләрне хөрлек, ирек һәм асабалык[16]16
Асаба – җирле халык, төп халык. Биредә «үзбаш, автономия» мәгънәсендә.
[Закрыть] мәсьәләсенә китереп тери, зынҗыр-богауларга, кансыз хакимнәргә ләгънәт укый, халаеклар хөрлеген ялкынланып бәян итә.
Яңа остазын өч кыш рәттән тыңлагач кына, Казан ягындагы мулла-мунтагайларның, ахун-ишаннарның Габделсәламне ни өчен күралмауларын, аны «мөртәт» дип атауларын төшенде Абдулла. Шәкертләренә дөньяви фәннәр өйрәтеп, исламның тамырына балта чаба, кирәксезне сөйләп, гавамны аздыра, имеш, остазы. Шунлыктан дин әһелләре генә дә түгел, казый-түрәләр дә яратмыйлар икән Урай углын. Үткән кыш күзгә-күз сөйләшүләренең берсендә әйтеп куйды Габделсәлам: губерна түрәләренең күзәтүе астында икән ахун.
Булса булыр, Габделсәлам кебек остазга юлыгуына Ходасына рәхмәтле Абдулла. Урай углы аны дәресләре белән генә түгел, акылы-фигыле, әхлагы-холкы, мәнлелеге, кием рәвеше, чисталыгы вә олпатлыгы белән дә күп нәрсәгә өйрәтте, мәдәнилеккә, азаматлыкка, хөрлеккә юл күрсәтте, изелгән-тапталган татар-башкортларның да бу дөньяда үз өлешләре, хакы барын дәлилләде. Менә шуңа да Габделсәлам мәдрәсәсен үз итте Абдулла, менә шуңа да Ташкичүгә ашкынып барышы.
Кинәт көек исе килеп киткәндәй булды. Урман яна мәллә? Абдулла як-ягына каранып алды – сафлыкка төренеп утыручы каеннардан башка нәрсә күренмәде, урман эче тыныч, хәвеф-хафа сизелми иде. Алайса, каян килә соң бу ис? Егет икеләнә-шикләнә алга атлады, бераздан урман авызына килеп чыкты.
Моннан инде юл түбән тәгәри. Сөзәк үрдән аска таба азрак атлыйсы да текә тау маңгаена басасы. Аннан исә үзәнлектә бормаланып аккан инеш һәм аның ике як ярына ике урам булып утырган авыл уч төбендәгедәй күренә. Ташкичү юлы өстендәге Мәчетле карьясе ул. Абдулла, һавада тимердән ясалган чирек ай сурәте күрмәкче булып, алга караш ташлады. Чү, нәрсә бу? Мәчетле урнашкан үзәннән ургылып төтен күтәрелә. Янгын! Кешеләргә ярдәм кирәктер, мөгаен. Ул талчыгуын да онытып йөгерә башлады.
Тай, битләвенә килеп җитүгә, күзгә күренмәс бер диварга бәрелгән кебек, кисәк туктап калды. Авылны дүрт яклап та урап алган учакларда кибән-кибән булып ялкын котырына. Урамнарда халык йөгерешә, үзәкләргә төшеп балалар елый, хатын-кызлар чырылдый, кемнәрдер кычкырыша, тупас итеп сүгенгән авазлар ишетелеп китә. Бу хәлгә ни дияргә дә белми беравык торды да таудан түбәнгә атылды егет.
Авылга килеп керүгә, гаҗәпсенүе артты гына. Кабык түбәле бәләкәй генә кырый өйнең ишеге каерып ташланган, тәрәзәләренең карындыклары ерткаланган, яңаклары җимерелгән, миче ишелгән. «Ниткәндә булса яу купкан мәллә?» – дип уйларга өлгермәде, күрше йортта нидер дөпелдәде, каралты-кура өстендә тузан болыты күтәрелде. Абдулла шунда ташланды. Капканы ачуга, каршысына ике драгун килеп чыкты. Кулларында балта-пычкы, үзләре кызмача. Алар егетне читән буена этеп җибәрделәр дә янәшәдәге хуҗалыкка таба атладылар.
– Фанатиклар бу татарлар. Йортсыз-җирсез калсалар калалар, ну чукынмыйлар, – дип сөйләнде драгуннарның берсе.
Абдулла, ни булганын төшенергә тырышып, карындыгы ертылган тәрәзәдән өй эченә бакты. Түшәмнең матчасы кисеп төшерелгән, мич җимерек, алай да басылган-изелгән кеше күренми. «Мөгаен, Канаш әскаф[17]17
Әскаф – епископ.
[Закрыть] кешеләре болар», – дип уйлап алды егет һәм, кире урамга чыгып, авыл уртасына таба атлады.
Урамның һәр ике ягындагы йортлар рәткә вәйран ителгән иде. Мондый хәл исә аның фикерен куәтләде генә. Казанга Лука Канашевич дигән ерткыч бер әрхәрәй килүен, аның кешеләренең, отряд белән авылларга чыгып, халыкны көчләп яисә юхалап чукындырып йөрүләрен ишеткән иде инде ул. Авылны урап яккан учакларның ни икәнен шунда гына төшенде Абдулла. Халаекны куркытырга дип, билгеле. Уйланып бара торгач, мәчет янындагы мәйданга килеп чыкты.
– Әй, мосафир, аракы эчәсеңме?
– Тун кирәкме, әллә танамы?
Бер тарафта басып торучы баштанаяк карага төренгән ике каратунны күреп алды. Алларында ачык мичкә, чүмече өстендә. Үзләре инде мичкәдәге шайтан суын кабып алырга өлгергәннәр бугай, авызлары ерык, телләрендә килде-китте.
– Айда, курыкма, бушка сыйлыйбыз, барын бушка бирәбез, – дип кычкырды аларның озыны, янәшәдәге читән чуманнан нидер алып. Менә шушы «тавык тәпие» н муеныңа так та хыт чүмече белән чөмер. Тун киеп ал, сыерлы бул. Өч ел рәттән салым түләмәссең!
Әлеге каратун, Абдулланың каршына чыгып, кулындагы качын аның муенына элмәкче булды. Егет аны этеп җибәрде. Тегесе, чайкала-чайкала барып, чуманы өстенә ауды, як-якка чылтырап, эреле-ваклы качлар коелды.
– О-о богатырь! – дип сөйләнде каратун, аягына калкып. – Килче, чүмече белән җиппәр. Шуны салып куйсаң, берне түгел, икене тагарсың әле.
Абдулла инде мондагы мәхшәрнең ни-нәрсә икәненә тәмам төшенгән иде. Шулчак колагына икенче бер өн килеп ишетелде:
– Әйа, мосафир? Мөселманмы сән? Мөселман булсаң йөгер – кач бу җирдән. Аксак каратунныкылар монда – чукындыралар!
Тавыш килгән якка борылса, чәче-башы тузгыган бер бәндә. Кул-аяклары богаулы, үзе мәчет каршындагы баганага бәйләп куелган. Авылның имамы яисә Лука Канашевич кешеләренә каршы чыгучыларның берсе бугай. Абдулла шунда ташланды. Исәбе богауны ватып, тегене коткару иде. Тик багана янына барып җитә алмады, каршына һай-һаулап, алын арбага җигелгән атларын кыйнап, бер төркем драгун килеп чыкты. Ипләбрәк бакса, калтырап-тетрәп китте, иреннәре дерелдәде – алын күчәргә тагылган калын арканда әйбәтләп шомартылган, гарәп хәрефләре белән нидер язылган озынча таш өстерәлеп килә иде. Кабер ташы! Бәй, бер генә дә түгел, күп икән алар монда. Драгуннар аларны зираттан йолкытып алганнар да шушында чыгарып ташлаганнар. Димәк ки, яңа салыначак чиркәү нигезенә.
– Вәхшиләр! Нишлисез сез?! – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Абдулла.
Аңа җавап итеп берсе арттан җилкәсенә сөңге белән китереп сукты – егет җиргә капланды. Ул да түгел, колагына тәкбир әйткәннәре ишетелде:
– Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр. Ля иллаһы…
Түбән очтан бер төркем ир-ат, тәкбир әйтә-әйтә, мәчеткә таба менеп килә иде. Кыска-кыска фәрман авазлары яңгырады:
– Залпом… пли!
Дистәләрчә мылтык берьюлы гөрселдәде. Төркемдәгеләрнең икесе урам тузанында аунап калды, калганнары ындыр артындагы урманга таба йөгерде.
Абдулла исен җыеп аягына басканда, мондагылар бар да мәчет башына карап торалар иде. Әлеге кара япанлы каратуннарның берсе мәчет кыегына ялтырап торган кач беркетеп маташа, җирдәгеләр исә, акырышып, аңа куәт биреп тора:
– Уңгарак, уңгарак! Нәкъ маңгаена када!
– Булды бу. Моны хәзер православный мәчет дисәң дә ярый.
– Ха-ха-ха!
Көлешеп бетермәделәр, мәчет башында тагын берәү пәйда булды. Ак киндер күлмәген җилбәгәй җибәргән яланбашлы бу зат, һичшиксез, Мәчетле кешесе иде. Ул кыекның сырт тактасы буйлап килә-килешкә туза башлаган чабатасы белән каратунга китереп типте – тегесе чыркылдап җиргә килеп төште. Авыл агае исә, берни булмагандай, кулындагы чалгысы белән селтәнде – качны чабып атты.
Кинәт мылтык шартлады. Чалгылы бәндә, ни булды дигәндәй, җирдәгеләргә сәер карап, бераз чайкалып торды да гөрселдәп мәчет алдында яткан каратун өстенә килеп төште.
Төтенгә уралган мылтыгын тоткан драгун Абдулладан дүрт-биш адымда гына иде. Егет җәһәт кенә биштәрен салып атты, ике сикерүдә тегенең янына барып җитте, килә-килешкә күтәрелгән тимердәй нык йодрыгы белән мылтыклының башына сукты. Драгун эһ тә итми җиргә чүкте. Калганнары бер мизгелгә генә югалып калдылар да кисәк Абдуллага ташландылар.
Ул аларның беренчесен тибеп екты, икенчесен башы аркылы томырды. Сөлектәй килеп ябышкан өченчесен сугып миңрәтте дә инешкә таба ыргылды. Тыкрык тулы халык, алар, төркем-төркем булып, янәшәдәге урманга таба йөгерәләр иде.
Шулар артына төште. Әмма авылны чыгарга өлгермәде, артында тояк тавышлары ишетелде. Борылып караса, ат менгән ике драгун, кылычларын уйнатып, аңа якынлашып киләләр. Аны-моны уйлап торыр ара калмаган иде инде. Абдулла тыкрык буендагы имән киртәнең иң өстәгесен суырып алды, артына борылды һәм өстенә килеп баса язган җайдакларга кизәнде. Ярсудан күзләре акаеп чыккан атлар, өркеп, арт аякларына бастылар. Солдатларның берсе егылып төште. Ул да түгел, егет аны күсәге белән җиргә сылады – тирә-юньгә кан чәчрәде. Икенчесенә кизәнәм дип киртәсен күтәргәндә, тегесе, борылып, мәчеткә таба чаба иде инде.
Нишләргә дә белми аптырап, авылга карап катты Абдулла. Урамнар әле һаман да кайный, әле аннан, әле моннан сыкрану катыш каргыш авазлары ишетелә:
– А-а-а! Зобанилар!!!
– У-у-у! Җәлладлар!!!
Мәчет янындагылар кинәт җанланды, мылтыктан аткан тавышлар яңгырады. Абдулланың колагы төбеннән генә выжт-выжт итеп карлыгачлар очып үткәндәй булды. Төшенде егет: бу карлыгач түгел, үлем иде. Җитмәсә, дәһшәтле мылтыкларын алга төбәгән гаскәриләр төркеме «Ур-р-р!» дигән куәтле сөрән белән болайга таба кузгалды. Шул арада гөрселдәп мәчет манарасы авып төште – богаулы бәндә аның астында күмелеп калды. Абдулла, кисәк борылып, урманга омтылды, биш-ун сикерүдә серле яшеллеккә кереп югалды.
Тарих битләреннән. Абдулла Тайсуган һәм Ташкичү мәдрәсәләрендә укыган 1733–1743 еллар – татар халкы өчен иң караңгы, патша реакциясенең котырынган еллары. Татарларны милләт буларак юк итәргә тырышу һәм урыслаштыру процессында көчләп чукындыру иң әһәмиятле эшләрнең берсе санала. 1713 елда Пётр Беренченең барлык татар морзаларына ярты ел эчендә чукынырга тәкъдим иткән Указы басыла. Аннан баш тарткан тәкъдирдә морзаларның барлык хокуклары һәм биләмәләре тартып алынырга тиеш була. Татар алпавытларының күпмедер өлеше, байлыкларыннан һәм өстенлекләреннән язасы килмичә, шул елларда христиан диненә күчәләр дә инде. Байтагы исә, динен сатмыйча, үзләренә буйсынган авыл кешеләре белән бергә Урта Азиягә, Урал якларына качып китәләр. Шулай итеп, Оренбург төбәгендә «чабаталы морзалар» барлыкка килә.
Эре феодаллардан кайберәүләр әнә шулай мал– мөлкәт өчен иманын сатса, гади халыктан чукынучылар бик аз була. Хәтта чукынган өчен шактый күп өстенлекләр вәгъдә иткән 1720 елгы Указдан соң да христиан диненә күчүчеләр әллә ни артмый. Шуңа да көчләп чукындыру елдан-ел рәхимсезрәк, әшәкерәк төс ала бара. 1731 елда Казанда яңа керәшеннәр эше буенча махсус комиссия оешкач, бу эш үзенә күрә законлы форма ала. Әлеге контораның беренче начальниклары архимандрит Дмитрий Сеченов белән Сильвестр Гловатский аеруча тырышлык күрсәтәләр. Кырыгынчы еллар ахырында контора башына архиепископ Лука Канашевич утыргач исә, урыс булмаган халыкларны көчләп чукындыру коточкыч трагедиягә әверелә. Поплар, архиерейлар, ахримандритлар һәм башка төрле христиан «изге аталары», кораллы командалар белән авылларга чыгып, кешеләрне мәҗбүри рәвештә православие диненә кертеп йөриләр. Чукынырга теләмәгәннәрнең ишек-тәрәзәләрен ваталар, мичләрен җимерәләр, үзләрен кыйныйлар. Христиан диненә күчсәләр, өч ел буе салымнардан азат итү, кием һәм акча бирү белән кызыктыралар. Бер-бер гаебе булып, кеше суд алдына басарга тиеш булса, иманын сатып, гадел хөкемнән котыла алган. Шундый чаралар нәтиҗәсендә мәҗүси мордва, мари, чуваш, удмуртларның төп массасы православие диненә күчеп бетә.
Әмма ислам динен тоткан татар-башкортлар православиегә күчәргә бик ашыкмыйлар. Шундый кызыктыргыч һәм каты чаралар куллануга карамастан, татарлардан нибары 3670 кеше чукына. Моңа бик нык ачулары чыккан поплар татарларны фанатиклар дип тиргиләр, ысулларның тагын да әшәкерәкләрен кулланалар. Христиан диненә күчкән барлык крестьяннарга төшкән бөтен салымны һәм рекрут бирүне өч ел буе чукынмаган татарлар күтәрергә тиеш була. Бу хәл, бөтен татар халкын бөлгенлеккә төшереп, аларны бик нык ярсыткан.
1742 елның 19 ноябрендә Казан губернасында яңа салынган барлык мәчетләрне җимереп бетерергә, башкаларын салмаска дип, Указ чыгарыла. Аны тормышка ашыру өчен, махсус командалар җибәрелә. Бу команда килеп төшкән авылда мәхшәр көне җиткәндәй була. Мәчетләр вәйран ителә, алар белән бергә мәктәп-мәдрәсәләр дә юкка чыга, китаплар яндырыла. Әйтик, Указдан соңгы ике ел эчендә 536 мәчетнең 418 е җимерелә һәм яндырыла. Авылдагы ике-өч кеше генә православие диненә күчсә дә, анда, мәчет салмыйча, чиркәү төзергә, үз динендә калганнарны саф татар авылына күчереп утыртырга, дип боерык чыгарыла. Күченү өчен берәү дә акча бирми, билгеле. Нәтиҗәдә чукынган ике-өч кеше аркасында калганнар җирләрен, йортларын ташлап китәргә, тәмам бөләргә тиеш була.
Әнә шул көчләүләргә җавап итеп, гади халык массовый төстә Урал якларына күчеп китә башлый. Мәсәлән, 1713 елда Казан губернасындагы 46 841 ясаклы крестьян йортының 10 382 се бушап кала, ә 1719 елда ябылган йортлар саны 19 932 гә җитә. 1714 елда Казан губернаторы Салтыков бик күп ясаклы татарларның башкортлар ягына күченеп китүләре турында хәбәр итә. Ә 1730 елда аның урынына калган Волынский башкалага болай дип зарланып яза: «Моннан 20 еллар элек кенә турыдан-туры башкортлар 35 меңнән, күп булса 40 меңнән артмый иде. Хәзер исә качаклар исәбенә 100 меңнән ашып китте. Казан, Сембер һәм башка өязләрдәге ясаклы татарларның яртысыннан күбесе башкортка күчте».
Чит-ят урманда урала торгач, Абдулланың бите-кулы тырналып бетте, аяклары талып, тәмам агачка әйләнде. Мәгәр шушы ук яшел диңгезгә кереп югалган Мәчетле кешеләренең эзенә төшмәде, кая да булса илтә торган юл очратмады. Бәхетенә, урманы зурдан түгел икән – инде егылам, инде бер-бер куак төбенә ятып йоклыйм дигәндә, ачыклыкка килеп чыкты һәм язымга-таем Ташкичү юлына тап булды.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?