Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:20


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 47 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Гариф, институтның шушы коридорыннан үткән саен, шул галим белән сөйләшүен күз алдына китерә.

Әйе: авыл хуҗалыгындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, – туфракның серен белеп, бөртекле ашлыкларның уңышын күтәрү. Теориясез практика ул – стихия… Ә стихия инде – кешелек фаҗигасе.

Бездә туфрак эшкәртү мәсьәләсендә хаталар күп булды. Моңа чаклы бездә чәчү җирләрен арттыру исәбенә уңыш алынды. Мәгәр хәзер бу чараның да чикләре билгеләнде. Бу юл буш җирләргә, игелмәгән чирәм җирләргә бәйле иде. Чирәм җирләрне күтәрү шаукымы да күптән үтте. Ә уңыш алу елдан-ел артырга тиеш. Ит-сөт һәм башка продуктларны кирәк чаклы җитештерү өчен, безгә кеше башына 500–600 килограмм бөртекле ашлык әзерләргә кирәк.

Моңа ничек ирешергә, нинди юллар белән?

Гектар башыннан уңышны арттыру исәбенәме? Ә моның өчен иң әүвәл туфракның серләрен белергә кирәк.

Докладны ул республиканың фәнни конференциясендә сөйләде. Һәм галимнәр, белгечләр арасында зур кызыксыну уятты. Профессор Горизонтов, Үтәй һәм башка галимнәр аның докладына югары бәя бирделәр. Шулай итеп, Гарифның «Бөртекле культураларның агротехникасын яхшырту һәм аны тотрыклы фәнни юлга салу» дигән хезмәте белгечләр тарафыннан хупланды. Икенче көнне аңа: «Сезнең докладыгыз белән өлкә комитеты секретаре да кызыксынган», – дип ишеттерделәр. Һәм озак та үтмәде, секретарь аны үз янына чакырды.

…Баскычларны тутырып җәйгән паластан атлаганда, Гариф: «Картаела, ә үзем һаман зур өметләр белән яшим», – дип уйлады. Һәм ашкынып тибә башлаган йөрәген басарга теләп, ике катны менгәч, бер як читтәге диванга утырып хәл алды.

Аны алгы бүлмәдә чәчен шома итеп тараган яшь егет каршы алды.

– Рәхим итегез, Гариф Әюпович, ул сезне көтә, – диде дә ялтырап торган кызгылт-сары ишекне ачты.

Гариф зур якты бүлмәгә килеп керде. Өстәл яныннан торып, секретарь аңа каршы кузгалды. Бу җете кара чәчле, чигә тирәсенә кырау төшә башлаган, тулы түгәрәк йөзле, буйчан, таза гәүдәле кеше иде. Секретарь кул биреп күреште, Гарифны, җиңелчә генә терсәгеннән алып, түргә әйдәде.

Утырыштылар, хәл-әхвәлләр сорашылды. Институт, университетта укыган елларын, аспирант булып йөргән чакларын сөйләп алды секретарь. Ул да, Гариф кебек, башта Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган икән.

Гариф секретарьның болай сөйләшүен лирик чигенеш дип кабул итте, тыштан сиздермәсә дә, ни өчен бирегә чакырылуын бераз белә иде ул.

Ниһаять, секретарь аны ни өчен бирегә чакыруын әйтте. Нияте изге икән: кара туфраклы көнчыгыш районнарының берсендә, фәнгә нигезләп, сорт сынау һәм, туфракның эчке төзелешен тикшерү өчен, агрохимик-зональ лаборатория ачу икән. Гариф күтәргән мәсьәлә секретарьда җитди фикер уяткан. Бу һичшиксез үткәрелергә тиешле чара, гаять мөһим һәм вакытлы дип, Министрлар Советы да секретарьның фикерен хуплаган. Димәк, материаль ягы хәл ителәчәк. Инде барып, эшне башлап җибәрүче, җайга салучысы гына кирәк икән.

Гариф һәр сүзен үлчәп, ашыкмый гына сөйләгән секретарьны игътибар белән тыңлады. Докладны язганда, бу кадәр резонанс булыр дип ул башына да китермәгән иде. Бу турыда секретарь авызыннан мактау сүзе ишеткәч, аңарда шушындый очракларда һәр кешедә була торган горурлык хисе уянды.

– Сез, Гариф Әюпович, бу мәсьәләне күтәреп, дөресрәге, авыл хуҗалыгы белгечләре алдына куеп, бик җитди эш кузгатып җибәрдегез. Әмма безнең теләк шушындый: докладыгызда әйтелгән фикерләр кәгазьдә генә калмасын иде.

Проблемалар? Бетәсеме алар – авыл хуҗалыгы алдында торган проблемалар?! Әйтик, үсү процессында үсемлекләрнең табигатьтә бик еш була торган теге яки бу үзгәрешләргә җайлаша алу сәләтләре? Кешелек бу проблеманы хәл итә икән, үсемлек организмындагы һәрбер үзгәрү импульсын электрон аппаратлар белән ачыклап, үсемлек «сораган» һәр матдәне ул теләгән вакытта биреп булачак. Бу проблеманы хәл иткәндә бер гектар җирнең уңыш бирү сәләте йөз центнерга кадәр үсәчәк. Яки бөртекле культураларның кояш нурларын үзләштерү проблемасы? Актив радиациянең серләрен ачып, үсемлекләр тарафыннан аның өч проценты файдаланылса да, һәр бөртекле культураның уңышын бермә-бер арттырырга мөмкин булыр иде. Бу – киләчәк буыннар хәл итәсе проблемалар. Әле бит туфракның эчке төзелешен тикшереп, һәр колхозга картограмма тоттыра алганыбыз юк, дип уйланып утырды Гариф.

– Агрохимик тикшеренүләр нәтиҗәләренә таянып эш иткәндә, Гариф Әюпович, үсемлекләрнең үсү тизлеген билгеләү өчен, тамгалы атомнар кулланып була. Сезгә сөйләп торасымы, проблемалы мәсьәләләр бик күп әле авыл хуҗалыгында. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә экспериментны кырга күчереп булмый торган хәлләр була. Шуның өчен иң әүвәл безне практикага якын торган мәсьәләләр борчый. Безгә бүген, Гариф Әюпович, һәр зонадагы, хәтта микрозонадагы туфракка фәнни нигездә анализлар үткәрергә, бар яктан да күз алдында булган картограммалар төзергә кирәк. Агрономның өстәлендә шул карта ятмыйча, без аңардан югары уңыш таләп итә алмыйбыз. Җитәр кебек инде сукыр көйгә эшләү…

Тыңлады Гариф секретарьны һәм шундый нәтиҗәгә килде: игенчеләр алдында торган проблемаларны начар белми икән болай. Секретарьның сөйләшүе Гарифка ошады.

– Максат изге дә бит, – дип башлады Гариф, секретарь туктауга. – Әмма галим тикшеренүләре бит ул – компания түгел, еллар буена башкарыла торган эш.

Секретарь йомшак кына Гарифның кулына кагылып алды.

– Ә без сезгә ышанабыз, Гариф Әюпович, сез бит республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарының берсендә кайчандыр баш агроном булып эшләгән кеше. Аннары, – секретарь, монысын әйтим микән, юк микән дигән кебек уйланып торды, – аннары, үзегез дә шул яктан икән бит сез, Гариф Әюпович. Бәлкем әле, туган авылыгызга ук кайтырсыз. Бу турыда без райком секретаре иптәш Хөснетдинов белән сөйләштек инде. Яхшы шартлар булдырыр идек, дип ышандырды.

Академик Пустовойт яңа сорт көнбагыш чыгарды. Һәм кайда? Тәҗрибә участогында. Академик Лукьяненко яңа сорт бодай үстерде. Һәм кайда? Ниндидер авылда, колхозда. Халык академигы исеменә лаек булган Терентий Мальцев, гомер буе җыйган тәҗрибәсе белән уртаклашып, җир эшкәртүдә, ашлык игүдә үз сүзен әйтте, якташы Шәкүров иртә өлгерүчән яңа сорт борчак үстереп бирде…

– Киләчәктә без һәр колхозда зурмы ул, кечкенәме лаборатория булдырырбыз. Хуҗалык белән хуҗалык җирләре арасында аз булса да аерма була. Югары уңыш алу өчен, үз кырларыңның туфрагын бик әйбәт белергә тиешсең, – дип тәмамлады сүзен секретарь.

Гариф дәшми утырды. Ул Ык елгасы буендагы Карамалы авылын күз алдына китерергә тырышып карады. Әнисе еш кына Карамалыны исенә төшереп сөйли торган иде, былтырмы, өченче елмы кайтып та килде бугай. Секретарь Карамалы турында сүз кузгаткач, Гариф урыныннан кузгалып йөреп килде. Туган авылы турында әнисенең беркайчан да киңәеп сөйләгәне булмады. Заманында йөрәгенә бик каты яра салган хәлләр булгангамы, уфтаныр иде дә: «И-и балакаем, тиз генә онытырдай хәсрәтләр күрмәде шул минем башкайларым анда», – дип, яулык очы белән күзләрен сөртер иде. Әйе, искә төшереп, йөрәктәге яраларны яңартасы килми иде, күрәсең, ирен үз кулы белән җирли дә алмаган әнисе. Аклар тарафыннан үтерелеп ташланган Әюп Латыйповның хәтта гәүдәсен дә таба алмаганнар. Әллә, муенына таш бәйләп, Ыкка ташлаганнар, әллә яндырганнар – бер Алла үзе белә. Шунда кайтып эшләргә туры килә инде болай булгач.

– Минем монда әнием, кызым бар.

– Беләбез, Гариф Әюпович. Алар биредә торып торырлар. Сүз ике-өч ел турында бара.

– Ярый, мин принципта риза дип уйлагыз.

Секретарь елмаеп куйды:

– Нишлисең, Гариф Әюпович, без коммунистларга һәрвакыт чор, заман таләпләрен тоеп яшәргә туры килә. Рәхмәт, сезнең риза буласыгызга баштан ук шикләнмәгән идем…

11

Борчак чәчеләсе тәҗрибә участогына Тамчы иртән иртүк килде. Гариф Әюпович агрономның үтенечен әйткәннән соң, ул бераз дулкынланып та алды. Үзләрендә айдан артык яшәп киткән агроном егет турында күп кенә имеш-мимешләр йөри. Аңа чаклы эшләп киткән Садыйков кебек, ул да председатель белән тынышмый икән. Хәер, шулай буласына Тамчы мыскал да шик тотмаган иде. Талип абыйлары – корырак, холыксызрак, үз дигәнен итәргә ярата торган кеше, аның сүзеннән чыксаң, үч алуга кадәр җитә. Әллә чын-чынлап, әллә юри түбәнсетү нияте белән, «чеметергә» җай эзләп кенә йөри башлый. Үткән-сүткәндә дә төртелеп ала, моны ул күзгә-күз килгәндә генә эшләми, хәтта җыелышларда әйтә. Тамчының әтисе әйтмешли, Талипка тарма, тарсаң – арма. Агроном булып эшләгәндә, Тамчыны да шактый тинтерәтте ул. Башы басудан кайтып кермәде кызның. Ябыкты, сулды Тамчы, гәүдәсе кечкенә булгангамы, бантик бәйләп йөри торган бакча баласына охшап калды. Шулай да эшен ташлап китмәде, миңа авыр, ярдәмче бирегез дип, председатель алдына баш иеп бармады. Шулай үз-үзен белештермичә эшләп йөрсә дә, әллә нигә каршы әйтә алмады председательгә Тамчы. Тел-теше үтмәдеме? Ләкин бер чәчрәп чыгарга дип теш кайрап йөрде. Эченнән, председатель белән бәхәсләшә-бәхәсләшә, әллә ниткән дипломатик сүзләр ятлап бетерде, шулай уйланып йөри торгач, йокыдан калды. Инде әзерләнеп тә беткән иде, дәлилләре дә ныклы, җегәрле иде, ул эштән китәргә туры килде. Мидхәт атлы югары белемле агроном килде. Мидхәт дигәннән?.. Ә Вафа? Сине һәр көн өеңә озатучы, ниндидер күләмдә агрономия эшенә күзен ачучы Вафаны кая куярга? Шул егетнең сөйләгән лекцияләреннән фән дөньясына якынайды лабаса. Тәмам ныгыды күңеле кызның, Бәдретдинов кебек белгечләр белән батыррак сөйләшә башлады.

Вафа, Вафа! Тамчы синең култык астыңнан гына бит! Ә син үзеңне шул кыз янында бик кечкенә кебек хис итәсең. Һәм шулай да. Тамчыда горурлык артты. Тамчыга көннән-көн Вафа белән янәшә атлавы, караган-күргән кинолар, укыган китаплар, белгән-ишеткән хәлләр турында сөйләшүе кызыграк була бара. Шул ук вакытта агроном Мидхәтне дә күздән яздырасы килми Тамчының. Хагы хак, әллә нигә аның күзенә күренергә ояла төшә. Беренче көннән үк, үзләрендә күргәч тә шулай булды һәм хәзер дә шулай ояла бераз. Оялуын ояла, әмма күңеле белән аны күрәсе, үзе белән сөйләшәсе, назлы сүзләр ишетәсе килә шуңардан. Алай булмый, диләр. Була икән шул менә. Кичә Мидхәт аның янына керде. Тамчының бүлмәсендә анализга алып кайткан туфрак үрнәкләре, морфологик язмалар, басу көндәлеге. Мидхәт анализлар язган дәфтәрне алып укып торган булды, анда кагылды, монда сугылды, бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Тәрәзә төбендә тартмалар, үсентеләр, идән тулы һәр кырдан алган туфрак салган капчыклар. Капчыкларга басу саны, үрнәкнең номеры, колхоз исеме язылган. Почмакта кырга туфрак алырга чыкканда алына торган борау, тартма.

Тамчы шул нәрсәләрнең барысын да дикъкать белән карап чыккан егетне каш астыннан гына күзәтеп торды-торды да:

– Исәнмесездән башка сүз әйтергә дә хәлегез калмадымыни инде, Мидхәт? – дип, мөлаем гына елмаеп куйды. – Талип абыйга тарма…

– Беләм, – диде Мидхәт, – тарсаң – арма. Исемдә, әтиең сүзе.

– Чаптыра белә ул Талип абый, кайсыбер көннәрне җеп өзәрлек хәлең калмый, кая инде кич чыгу кайгысы.

Тамчы башын кырын сала төште, дугаланып киткән кашларын сикертеп, очкынланып торган күзләре белән өздереп егеткә карап алды. Мидхәт бер мәлгә ни әйтергә белми чарасыз калды, кинәт булган бу хәлдән зиһене чуалды. Нәкъ шул үзе бит, күңелендә йөрткән, очраткач иң назлы сүзләрен әйтергә җыенган кыз ич! Бу юлы инде аның алдында рәсеме түгел, үзе, мәрмәрдәй ак тешләрен күрсәтеп, күз төпләренә вак-вак кына сырлар җыеп үзе елмая аңа, җан иңгән диярсең үзенә, күлмәге дә шул рәсемдә төшкән күлмәк түгелме тагын.

Ач күзеңне, дивана. Җәйге күлмәктәнме? Юк ич. Ак халаттан. Елмаймый да, кашларын да сикертми. Ни генә булмасын, шайтан алгыры, чибәр бу Тамчы, сылу.

– Ни бит әле, Тамчы… Мине ике көнгә зональ киңәшмәгә чакыралар… Солы, бодай чәчелеп бетте, тәҗрибә участогына борчак чәчәсебез калды. Ике йөз гектар чамасы. Үзем күзәтеп чәчтерермен дигән идем…

– Мин бит хәзер кеше кешесе, иптәш Бәдретдинов.

Тамчы башын түбән иде, егетнең үзе белән артык рәсми сөйләвен ошатмадымы, йөгенә керә алмады Мидхәт, ләкин сизде, нидер ошамады кызга.

– Мин Гариф Әюпович белән сөйләштем инде. Ул каршы түгел.

– Мин анда нишләргә тиеш булам инде, иптәш Бәдретдинов?

Тамчының уң кашы маңгаена сикерде, чем-кара күзләрендә серле елмаю хасил булды. Юк, мыскыллы караш түгел иде бу, ләкин кинаясе бар: беләм мин сине, егет, дигән кебек эрелек бар иде.

– Агроном нишләргә тиеш, шуны эшләгез.

– Ул басуга гранулаланган ашлама кертелергә тиеш, дигән иде Гариф Әюпович.

Шулчакны ишек ачылды, һәм бусагада озын буйлы Вафа күренде.

– Тамчы, кичә алган үрнәкләр әзерме, күрсәт әле!

Вафа, Мидхәтне күрмәмешкә салышып, өстәл янына килде, банкада утырган шомырт чәчәкләрен иснәп карады, шуннан соң гына, агрономны яңа күргән сыман кыланып:

– Ә, «Берек» нең җир патшасы да мондамыни! Нинди җилләр ташлады болай? Гариф абый, агроном күренми, күрсәгез әйтегез, безнең янга да кергәләсен, дигән булды. Председатель килә-килүгә, кайгырмагыз, агроном сезнең белән тыгыз элемтәдә булыр, дип ышандырган иде, без аның үзен түгел, эзен дә кунак йорты тирәсендә генә күрәбез. Ярый, үзе теләп килеп кергән икән, дәгъвалашып тормыйк инде, Тамчы?

Вафа шулай диде дә, кыз утырган өстәл янына узып, Тамчының баш тирәсенә үк иелде.

– Шулаймы, Тамчы, дим?

– Шулай-шулай, – диде Тамчы, башын күтәрми генә, башын күтәрсә, ул иреннәре белән Вафаның иреннәренә кагылачак иде.

– Менә күрәсез, иптәш Бәдретдинов, авылдашыгыз да минем сүзне куәтләде.

– Сез икегез дә безнең авыл кешеләре түгелсез лә…

– Бәй, чынлап та шулай бит әле. Без икебез дә килмешәкләр ич, онытып җибәрә язганмын. Кызлары чибәр бу Карамалының, кызлары чибәр булгач, әллә мәйтәм, Мидхәт дус, бөтенләйгә калабызмы үзләрендә?

– Карамалы кешесе булу өчен, иң әүвәл Зур күл суында коенып чыгарга тиешсез. Зур күл суында коенган һәр кешенең Карамалы кешесе булырга хакы бар, – диде Тамчы, каш астыннан гына Мидхәт ягына сирпелеп, күз елтыратып алды.

– Менә нәрсә, Вафа Сафиевич, язгы чәчүләрне генә төгәллик, лабораториягездән чыкмам да әле, куып чыгара алмассыз, – диде Мидхәт һәм Тамчыга: – Ә мин ул Зур күлдә коендым инде, үз кешегез дип уйлагыз, Тамчы… Иптәш Ихсанова, сөйләшү шул инде.

– Кызларга ышанма – Иделгә юл салма, – диде Вафа, имән бармагын түшәмгә төбәп.

– Ирләргә ышанма – Иделгә таянма, аның чыны, – дип төзәтте аны Тамчы.

– Ярый, хушыгыз, – дип, ишеккә җитүгә туктады Мидхәт, һәм, туктап, Тамчының күзләрен эзләде, ниһаять, кыз аңа таба борылды. – Сөйләшү шул инде, Тамчы. Мин сезгә ышанып китәм.

– Юкка борчылмагыз, таш яуса да барачак. Тамчы Гариф Әюпович сүзеннән чыга буламы.

– Тик минем бер үтенечем бар, Тамчы, – дип дәвам итте Мидхәт, Вафаның такылдавын игътибарсыз калдырып. – Борчак гранулаланган ашлама белән катнаш чәчелергә тиеш. Үтенеп сорыйм, Тамчы, шунсыз чәчтермәгез. Ашлама кайту белән, Зиннуров хәбәр итәр.

Вафа һаман шаярта бирде:

– Иптәш агроном, сез дигәндә – мин идәндә, диген, Тамчы.

– Равил үзе чәчүдә, сыйфат комиссиясе председателе Лотфулла абзый да анда булыр…

– Минемчә, Лотфулла абзыйга Идел тубыктан, – диде Тамчы.

– Идел тубыктан булгач, кем сайлады соң аны сыйфат комиссиясе председателе итеп?

– Мөмкин булса, мин сезнең бу соравыгызга җавап бирмәс идем, Вафа, – Мидхәт ишекне ачты, әмма чыгып китмәде.

– Тукта әле, тукта, ул кеше ферма мөдире түгелме соң? – дип әллә шаяртып, әллә чын-чынлап сораша башлады Вафа.

– Җәмәгать эше тәртибендә сыйфат комиссиясе вазифасын үти.

– Гыйбрәтле хәл бу, билләһи газим, гыйбрәтле хәл. Ярый, Мидхәт дус, бик борчылма, мин анда үзем дә барып чыгарга тырышырмын. Безгә дә бер җилләнеп алырга ярыйдыр. Шулаймы, Тамчы? – дип, Вафа кызның җилкәләренә сибелеп төшкән чәчләренә кагылып алды.

Мидхәт куырылып куйды, Вафа гүя аның иң-иң кадерле нәрсәсенә кагылды. Ул Вафага нидер әйтергә дип авызын ачты, ләкин соңгы мәлдә тыелып калды, әйтмәде, чыгып китте.

Басуга таба атлаганда, Тамчы әнә шуларны исенә төшерде. Сәер икән бу ике егетнең дә күңелен үзеңдә тою. Башка әллә нинди уйлар килә. Икесе дә гашыйк булып, икесе бер көндә тәкъдим ясаса?.. Тамчы кемне сайлар икән?.. Вафа китәсе егет, бер-ике ел Карамалыда уралыр да, диссертациясен язу белән, Казанга китеп барыр. Ә Тамчының Карамалыдан китәсе килми, әтисе-әнисе биредә, чәчәкләр белән тулган болыны янында, Ык буе… Тукта, ничек оялмыйча шулай уйлый ул! Күңеле, йөрәге Вафаны сайласа, ул аның белән җәһәннәмгә дә китәргә риза булачак ич. Тик ул мәхәббәт, бәхет ничек, кайсы яктан киләсен генә белми Тамчы. Күңеле икеләнгән чагы. Инде йөрәге Мидхәтне сайлый калса, алар Карамалыда яшәрләр иде. Тамчы – лабораториядә, Мидхәт – баш агроном. Әйе, әйе, баш агроном, Талип абыйсы әйтте, киләсе елга Карамалыда бөртеклеләрнең сортларын яхшырту буенча агроном һәм агроном-лаборант штаты булдырабыз, диде.

Хыял, хыял! Шул хыял булмаса, Тамчы нишләр иде икән. Үзе шуңа да юана тагын күңел дигәнең, бер мәлгә тәмам дөньялар яктырып китә, эшләгән саен эшлисе килеп тора.

Тамчы хискә бирелеп күккә карый. Ә анда, чыр-чу килеп, сабан тургае сайрый, аның җыры төпсез зәңгәр күктә, тай муенына таккан кечкенә кыңгыраудай, күнелле бер чың булып чыңлый. Кош үзе күренми, ул гүя зәңгәр һавага иңгән, ә моңы басулар өстенә коела да коела.

Менә ул борчак чәчеләсе тәҗрибә участогы. Туфрак мамыктай итеп эшкәртелгән, аз гына буразналар беленә, буразналар, ял итәргә яткан сылудай, изрәп йоклыйлар сыман. Тамчы җир өстенә керде, аяк астындагы йомшак җир җанлы тәндәй кузгалып куйды. – Тамчы хәтта зәгыйфь кенә сыкрау авазы ишеткәндәй булды. Күңеле нечкәреп китте: үзе кагылган һәммә нәрсә рәнҗер кебек тоелып куйды, күңелендә җан иясе сурәтендә сакланган җир-туфрактан кинәт кенә Тамчының тезләнеп гафу үтенәсе килде. Тамчы аңында туфрак ябыга, симерә, йомшара, ката, сулыш ала, һава җитмәүдән интегә иде. Ә хәзер ул гүя изрәп йокыга талган, чәчү алдыннан ял итә иде шикелле. Һавада буй урманнан талгын гына искән җил алып килгән баллы ис.

Борчак чәчкәнне карарга Гариф абыйсы белән Вафа да килербез дигәннәр иде. Килерләр микән? Ашлама ташучы машина да һаман күренми. Тамчы, авылдан киткәндә, үзәк диспетчерга шалтыраткан иде, Зиннуров, кайту белән җибәрербез, юкка хафаланып йөрмә, дип тынычландырган булды. Бәлкем, ул машина чәчү агрегатлары янындадыр, Тамчы гел юкка борчыладыр? Иртәгә Май бәйрәме, бүген чәчү төгәлләнәсе көн. Чәчүчеләр янында кинооператорлар, фото һәм газета корреспондентлары булачак, диделәр. Киножурналга төшерсәләр…

Тамчы өс-башына күз салып алды. Әйе, бик шәптән түгел икән шул. Сөргән җир өстендә йөрергә туры килер дип, резин итек кигән булды, өстендә – кыршыла башлаган иске куртка, башында – күк яулык. Һәй, бу Каюм абыйсын, иртәрәк әйтсә ни була иде инде. Ичмасам, Тамчы бераз ясаныбрак киенгән, ыспайланыбрак килгән булыр иде.

Таз тавындагы каланча зәңгәр һавада тулгана, җирдән фирүзәдәй бу күтәрелә, борынны ярып, черегән үлән, камыл, яфрак исе килә. Бик биектән реактив самолёт үтеп китте. Якында гына йомран сызгырып-сызгырып куя… Яз килде, барча тереклеккә мәшәкатьләр башланды. Балалар үстерәсе, азык җыясы бар. Аерата кешегә кыен: җәй буе иген игә, кыш үтеп яз килүгә янә шул эшкә керешә. Юк икән шул инде, кеше турында фәлсәфә сатарга вакыты калмаган Тамчының. Аның күзе шәмәхә төскә кереп калган урман полосаларына төште. Полоса буйлап, тракторына вымпел таккан агрегат килеп чыкты. Шуннан соң гына двигатель гөрелтесен ишетте Тамчы. Беренче трактор артыннан икенчесе, өченчесе күренде.

«Вымпел такканы Кәрам абый агрегаты, былтыр да беренчелекне алган иде, быел да алда, – дип юрады Тамчы. – Ике-өч көн элек радиодан да Кәрам абый алда бара дип әйткәннәр иде».

Ул арада агрегатлар да килеп җитте. Басуны гөрелте күмде. Алар артыннан орлык төягән машиналар… Агрегатлар килеп туктауга, чәчүчеләр чәчкечләрне караштыра, майлый, көйли башладылар. Тракторчы егетләр, яңа шытып килгән чирәмгә кырын төшеп, тәмәке көйрәтергә керештеләр.

Тамчы да алар янына килде.

– Исәнмесез! Килеп җиттекме, Кәрам абый?

– Менә фәрман көтәбез, – диде Кәрам, сузылып ятты, кулларын баш астына куйды. – Кинога төшерүчеләр тоткарлый. Тегеләй ит, болай ит дигән булалар, ничаклы вакытны ашадылар.

Кәрам янына ук кырын төшкән Мәгъсүм терсәгенә таянып күтәрелде дә:

– Шуңа бүген миннән артта калдыңмы? – диде һәм, йөзен кояшка борып, Кәрамга да әйтмәгән сыман бер кыяфәттә: – Иң элек, Кәрам иптәш, вымпелны минем тракторга күчереп эл, аннары сөйләшерсең безнең белән, дускаем!..

Кәрам «эһ» дигәнче торып утырды һәм авыз читендәге сигаретны бер читкә төкереп җибәрде дә чәчкечләр янында маташкан егеткә:

– Рафаэль, вымпелны Мәгъсүм абыеңның тракторына күчереп эл! – дип кычкырды.

– Менә шулай, – диде Мәгъсүм, янә ятты да, йөзен кояш нурларына куеп, күзләрен йомды. – Быел, ниһаять, инандыңмы инде минем алда булуыма? Юкса былтыр кыстырганны быел кычкыргансың дип ишеттем әле мин…

– Ә нигә, әллә рас түгелме? Килмәдеңме салган баштан, чиләр калдыра-калдыра чәчмәдеңме?

Мәгъсүм торып утырды һәм, сул күзен кыса төшеп, теш арасыннан гына черт итеп төкереп алды.

– Төртер җирдә кизәнмиләр, заманы ул түгел. Кем эчми хәзер, әллә синме?!

– Минем чамам бар.

– Карагыз әле монда берәүне, чамалы кеше килгән. Чаманы аны бизмән белән үлчиләр, ә кеше карынында үлчәү юк. Берәүгә йөз грамм да бугазыннан ашып киткән, салып алса, күзенә ак-кара күренми башлый, икенче берәүгә ярты литр да нипочём. Минем эчүемдә синең ни эшең бар соң әле, синекен эчәмме, дигәндәй?..

– Шауламагыз әле, егетләр. Көн туса, чәкәшергә генә торалар, эт белән мәче диярсең үзләрен! – дип сүз башлады өлкән тракторчыларның берсе. – Кем кайчан, кайда чи калдырганны тикшергәнче кузгала башларга кирәк. Атна буена күзгә рәтләп йокы кергәне юк, якты күздә тәмамласак, кайтып мунча кереп, хатыннарыгыз янында йоклар идегез, ичмасам. Җитмәсә, иртәгә бәйрәм.

– Бригадир кая югалды соң? Ашламаны нигә болай озак китермиләр?

– Ярый, Кәрамның башкортлардан урлап алып кайткан бичәсе бар да… Мунча ягып көтүчем булмагач, мин нишләргә тиеш соң, Шәйморза абзый? – дип сөйләнүен белде Мәгъсүм. – Талип абый әллә шашты инде, кибеттә зәмзәм саттырмый башлаган.

– Чәчүләр беткәнче генә ул, – диде баядан бирле егетләрне тыя килгән Шәйморза. – Акчаң бик кычкырса, әнә Наратбашка барып кил, анда өелеп ята, ди. Ә мунча ягу мәсьәләсендә, кем гаепле аңа? Үзең. Йөрмәс идең утыз яшеңә чаклы чирәбең кашып. Равил әнә Сабантуйга төшерәм, ди. Авылда бер Зариф белән син генә калдыгыз инде капка төбен иснәп йөрүчеләр. Башкорт кызын урлап кайтты да Кәрам әнә авыз ерып кына утыра.

Механизаторлар шулай әрепләшкән арада, «летучка» белән тагын ике агрегат ияртеп, бригадир Зариф та килеп җитте һәм тракторчыларның арка кыздырып ятуларын күрүгә:

– Ни җаннарыгыз белән арт кыздырып ятасыз әле! Ни машиналарыгызга май салмыйсыз, ни чәчкечләргә орлык төямисез. Ниндәен сүлпәнлек бу! Мәгъсүм, кабыз тракторыңны! Кабыз да эзгә төш! – дип кыздырып алып китте.

– Борчакны гранулаланган ашлама белән катнаштырып чәчәргә диделәр түгелме соң? – дип сикереп торды Мәгъсүм.

– Ашлама килгәләгәнче әйләнә торсак та берни булмас. Талип абый нәрсә дип әйтеп китте?!

«Летучка» дан коелган фотокорреспондентлар, кинооператорлар килеп җиттеләр. Алар, бригадирны бер читкә дәшеп, нидер сорадылар да чәчеләсе җир башына таба киттеләр.

– Йә, ничек, башлыйбызмы, сеңелкәш? – дип сорады бригадир әлегә кадәр бер читтәрәк басып торган Тамчыдан.

– Зариф абый, ашламасыз чәчмибез. Мидхәт миңа шулай дип кисәтеп әйтеп китте.

Тамчыдан шул сүзне ишетүгә, бригадир:

– Синең эшең – биредә, сеңелкәш, тирәнлекне тикшерү, бер сантиметрга төшкән бөртек санын санау. Әгәр дә мәгәр сиңа боларның барысын да Минзәлә килмешәге өйрәтте дип авызың ачасың икән, сөйләшмим бүтән синең белән. Чәчәбез! Минем сиңа киңәшем бар…

– Мин сезнең киңәшегезгә мохтаҗ түгел, Зариф абый. Миңа ышанып калдырган эшкә үзем җавап бирәм. Оят түгелме сезгә, килмешәк дип сөйләргә? Әллә сез революциягә кадәр яшәгән авыл картымы? Сортлы борчак ашлама белән чәчелергә тиеш, мин шуны гына беләм.

– Тиеш, – диде Зариф. – Ат дагалаганда, бака ботын кыстырмый торган иде. Акыллы киңәш бирим әле үзеңә, сеңелкәш, бар кайтып үз эшеңне эшлә, ичмасам, үзеңә дә, галим абыеңа да файда булыр.

Тамчының күзләрендә усал чаткылар кабынып китте.

– Мин биредән беркая да китмәячәкмен, Зарифабый. Ялгышмагыз, ашламасыз бер гектар җирне дә чәчтермәячәкмен!

Зариф өнәми генә кечкенә буйлы Тамчыга карап алды, әмма сүз катмады, гүя янында ул да басып тормаган бер кыяфәттә, җир башына килеп туктаган агрегатка кул изәде.

– Кузгал инде, кузгал, пешмәгән нәстә! Мәгъсүм, дим!

– Ничек инде кузгал? – дип сорады Тамчы. – Ничек инде башла, Зариф абый? Ә ашлама?!

Тамчы җавап көтеп тормастан урыныннан купты да агрегатка таба йөгерде, трактор алдына чыгып басты.

– Кузгалма, кузгалмый тор, Мәгъсүм абый!

Бу хәлне көтмәгән Мәгъсүм ярты гәүдәсен трактордан чыгарды.

– Кит трактор алдыннан, кычыткан чыпчыгы. Тапталасың киләме әллә?

– Китмим! Өстемнән үтсәң үт, баскан җиремнән кузгалмаячакмын!..

Бу тамашаны күреп, кинооператор аппаратын чажлатып төшерә дә башлады.

– Карамалыда җыен килде-китте, әтрәк-әләм, чүп-сәлән. Нишли тагын бу Тамчы анда? – дип сорады Зариф янәшәсенә килеп баскан Равилдән.

– Агрегатны җибәрмәскә маташа. Ашламасыз чәчтермим, ди ич!

– Бар әйт үзенә, ашлама булмый, диген. Агроном, райүзәктән табып җибәрәм дип, ике машина алып киткән иде, әле булса кайтып җитә алганнары юк. Көнозын ашлама көтеп ятыйкмы? Иртәгә бәйрәм, Талип абый, чәчүне кичкә тәмамлыйбыз, дип сводка да биргән иде.

Зариф, сабыры төкәнеп, Мәгъсүмгә янә:

– Кузгал диләр сиңа, туң баш! Котың алынмасын, яшисе килсә, күрәләтә трактор астына кермәс! – дип кычкырды.

– Башың ике булса таптат, явыз! Барыбер китмим, ашламасыз бер гектар да чәчтермим! – дип кычкырды, моңа каршы тагын да гайрәтләнә төшеп, кыз.

Мунча хәтле машина өстеңә ажгырып килгәндә, терсәк буе кыз түгел, типсә тимер өзәрдәй егетең дә шүрләп калыр иде. Мәгъсүм, күрәсең, Тамчыны куркыр, читкә тайпылыр дип уйлады, тракторын кызның күкрәгенә терәгәнче китерде. Бу хәлне күреп, журналга төшерүче оператор да, төшерүдән туктап, кулын күтәрде, янәсе, уеннан уймак чыгарып куюың бар, туктат!

– Кит диләр сиңа, кычыткан чыпчыгы! – дип җикерде тракторчы.

Тамчыны авылда шулай дип үрти торганнар иде, бу аның икенче исеме кебегрәк, кушаматы сыманрак нәрсә иде. Тамчы, буе тәбәнәк булгангамы, бу сүз белән үзен үртәүләрен яратмый – ярсып китә, ачуы чыга торган иде. Менә хәзер дә ул Мәгъсүм җикергәнгә читкә тайпылмады, киресенчә, тагын да үҗәтләнебрәк, тураебрак, башын чөебрәк басты.

– Китмим! Үт өстемнән! Чәчмисез ашламасыз!..

Тракторчы түзмәде, рулен ташлап, җиргә сикерде.

– Башымны чапмага бирәм, хатын-кыз затыннан түгел бу. Тфү!

– Төкермә җиргә, Мәгъсүм абый, авызың кутырлар, – диде аңа Тамчы.

Шулчакны трактор каршында озын буйлы Равил күренде. Ул акрын гына килде дә Тамчыны ипләп кенә култык астына кыстырып алды һәм, кызның чырыйлап чәбәләнүенә дә игътибар итмәстән, бер читкә алып китте. Моны күреп, Мәгъсүм, шыр-шыр көлә-көлә, тракторына сикереп менде, гөрелтәп кузгалып та китте. Журналга төшерүче, Равил белән Тамчының кыланышларына карап, авыз ачып калды, иң мөһим вакытны– тракторның чәчә башлавын төшерә алмады.

Тамчы чәбәләнде-чәбәләнде дә, башка чарасы калмагач, аягына басу белән ике куллап Равилнең күкрәген төяргә кереште, ахыр, егетнең авыз ерып торганына күңеле китеп:

– Комсорг, оят түгелме! – дип, күз яше белән елап җибәрде.

Равил күз яше белән елаган кызны кызганыпмы, үзенең ярамастай эш эшләп ташлавын аңлапмы, бригадир янына килде дә:

– Зариф абый, ашлама килгәнне көтикме әллә? Киночылар ни ул, алар төшерерләр дә китәрләр, моның өчен җавап бирергә туры килмәгәе. Усаллык ягыннан бу агрономыбыз Садыйковтан да уздырачак, белмисеңмени? – диде.

– Талип абый ашламасыз чәчәргә кушты, дидем түгелме соң. Бүген бу кишәрлекне таш яуса да чәчеп кайтырга боерык алдым мин председательдән. Ашламаны аны чәчкәннән соң да сибеп була, таптың син дә сәбәп.

– Шулаен шулай да…

– Шулай булгач, авызында ана сөте кипмәгән кыз белән курчак уены уйнап торма. Әйдә, кузгала башлагыз. Кичкә участок чәчелеп бетәргә тиеш. Төнгә калырга исәбеңме әллә тагын? Бел аны, көндез бетермәсәк, Талип абый төнлә булса да чәчтереп бетертәчәк…

…Көн кичкә авышкач, участок тәмамланып барганда, кишәрлек янына Гариф белән Вафа килеп җиттеләр. Бригадир белән әйтешә, тарткалаша тамагы карлыгып, күзләре кызарып беткән Тамчы аларга булган хәлне түкми-чәчми сөйләп бирде.

Гариф бер сүз әйтмәде, берсе артыннан берсе тезелеп чәчкән агрегатларга, Таз тауга җитәр-җитмәс өзелеп калган урман полосасына, офык читендә кабара башлаган күк болытларга күз йөртеп чыкты һәм туры чәчкән җир өстенә кереп китте. Галимнең плащы җилбәгәй киткән, аягындагы кирза итегенә балчык ябышкан иде. Җир өстенә керүгә, ул иелде, бөртекләрнең чәчелү тирәнлеген тикшерде, аннары тураеп басты, уч төбенә салган кара туфракка карап торды, шуннан соң гына үз янына килеп баскан Вафага:

– Тотыгыз да өлкә газетасына языгыз. Бала-чага кебек елап йөрмәгез. Сезгә хәзер үз принципларыгыз өчен үзегезгә көрәшергә вакыт инде. Бригадирны да гаепләп булмый, ул – председатель боерыгын үтәүче генә… Шулай да ике-өч көн көтәргә мөмкин иде әле, минемчә, – диде.

Гариф туфрагы күпереп торган чәчкән җир өстеннән чыкты да утырып килгән атка таба китте.

– Вафа, әйдә, чынлап та язабыз, – диде Тамчы, егетнең җиңенә сарылып.

– Их, беткән баш беткән, председатель белән дәгъвага кермәм дигән идем, булмады инде болай булгач. Язабыз!

– Чынлап язарсыңмы, Вафа?

– Син нәрсә? Кем дип беләсең син Вафаны? Былтыр атлы егет булыр бу! – дип, Вафа шап итеп күкрәгенә сукты.

12

Гариф өчен Карамалы авылы үзенә бер дөнья булып ачылды, ул, урам буйлап атлаганда, һәр өйнең ишегалдына күз ташлый, анда кош-корт, түбәтәй кигән картлар, ак яулык бәйләгән, бөрмәле күлмәк кигән карчык-хатыннар күреп, уй-хыялы белән еракка – унтугызынчы елларга күчә, әтисен үтергән акларны, аларның нигәдер авылдагы өч-дүрт большевикны гына атып китүләрен күңел күгеннән кичерә. Шушы авыл, аның һәр урамы, кешеләре Гариф күңелендә тел белән әйтеп бетермәслек җылы хис уята, ул, түбән урамнан чыгып, Зур күл буйлап атлый, аннан урманга җитә, урманны үтеп, Ык ярына килеп чыккач, яр өстенә басып, чоңгыллап аккан елганың күксел-зәңгәр суына карап тора. Шушы юлдан узган саен, аның күңел ярсуы арта, ат өстенә салган әтисенең гәүдәсе күз алдына килә. Аннары уйлап куя: әтинең гәүдә-сөякләрен булса да табып, кешечә күмсәң иде. Ул шуны эшләргә бурычлы. Ләкин кайда ята ул сөякләр, кайда ул әтисе күмелгән исемсез кабер? Гомумән, күмелү тигәнме аңа, әллә булмаса, муенына таш бәйләп, менә шул чоңгыллап аккан елгага ташлаганнармы?

Гариф гүя революция елларында корбан булган халык алдында җаваплы. Халык аңардан бу эшне дәвам итүен сорый, юк, сорамый, таләп итә. Бу фани дөнья, аның чор-заманнарына туры килгән азатлык, ирек өчен булган канлы көрәшләр, шушы канлы көрәшнең яр-упкыннары, чоңгыллары төбендә үз язмышларын сынаган әтисе кебек шәхесләрне онытырга хаклары бармы аларның? Юк! Гариф, Ык ярына килеп баскан саен, ниндидер үзенә генә билгеле булган өмет белән яши башлый, менә аның юл өстенә беленер-беленмәс кенә калкулыктагы кабер килеп чыгар, аңа, һич югы, таш утыртылгандыр, ташка штык очы белән булса да әтисенең исеме-фамилиясе язылган булыр. Бу өмет, бер алдавыч кебек, Гарифның күңелен ашкындырса да, ул көннән-көн моның чын булуына ышана бара, һәр калку урынга туктап тезләнә, юеш, дымлы, хуш исләр килеп торган чәчкә-үләннәрне актарып ниндидер кабер эзләре, шуңа охшаш билгеләр эзли иде…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации