Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:20


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 47 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +

…Кайчак аның янына партком секретаре Харисов кереп утыра. Гариф аңардан да әтисе турында сораша башлый. Ул Харисовның күзләрендә өметсезлек күрә, мәгәр сорашуын дәвам итә иде. Карт партком секретаре үзе сөйли, үзе аның уй-теләген аңлапмы, аңларга теләпме, хәленә керү нияте беләнме: «Чын-чынлап эзләгән булсак теге елларда, бәлкем, тапкан да булган булыр идек… Илле ел үткәчме? Белмим, белмим, бик күп сулар акты бит инде, Гарифҗан туган, бик күп сулар акты. Шулай да Әюп Латыйповның каберен бер кеше белә кебек миңа», – дип, Гариф күңеленә әллә ниткән серле өмет чаткысы өстәп китте. Җитмәсә: «Килеп утыр әле бер, шул турыда иркенләп сөйләшербез, бу хәлгә үземнең дә гомер буема эчем поша», – дип, чәйгә дәште. Чәчләре чаларган, картларча мөлаем чырайлы секретарьның шул чакыруын искә алып, Гариф көннәрдән бер көнне кич белән аларга юнәлде.

Кояш баеп килә, шәфәкъ кызыллыгыннан өй тәрәзәләрендә ялкынлап учаклар яна, авыл өстендә яңа көтүдән кайткан мал-туар тавышы, җәйге таш өйләрнең учак астында пыскыган әчкелтем тизәк төтене исе.

Гариф бертын капка төбендә туктап торды. Ишегалдында ана каз каңгылдап куя, бозау мөгри, абзар капкасын шагыр-шогыр китереп, үгез ышкына. Гариф келә бавын тартты, йортка атлады.

Партком секретаре азрак сырхаулап тора икән, шулай да ул Гарифны ишегалдына ук чыгып каршы алды, ике куллап күрешеп, өйгә әйдәде. Харисов карчыгы белән икәүдән-икәү генә торалар. Бердәнбер уллары Берлинга җиткәч һәлак булган. Түр якта рамда орден-медальләр таккан өлкән лейтенант рәсеме куелган. Улының рәсемен әнисе умырзая чәчәкләре белән бизәгән. Чәчәкләр, киң таҗларын түбән иеп, батыр егетне кызганып сагышланалар кебек иде…

Харисовның бөтерчек кебек кечкенә буйлы хатыны чәй куеп җибәрде, һәм күп тә үтми кайнаган самавыр өстәлгә килеп тә утырды.

– Өстәл янына узыгыз, хәзер чәй көйлим. Чәй эчә-эчә сөйләшерсез, – диде карчык, авыл карчыкларына хас оялчан хәрәкәтләр ясап, яулык очы белән йөзен каплый төште. Һәм шунда гына сәлам бирде: – Исәнмесез, саумысыз!

– Рәхмәт, Галимә апа, исән-сау болай… Йөрибез инде шунда дөнья куып…

– Галимә апаңның, сине күргәч, гел исе-акылы китте. Чынлапмы, атасы, Әюп абзый малаемы, дигән була.

– Һәй, атасы, мин бит Гарифҗанның бишеген тирбәткән кеше. Бик тыгызланып китсә, Гөлзифа түткәй: «Галимә апаем, үскәнем, югары очка әткәйләргә менәсем бар ие, Гарифҗаным янында гына калып торчы», – дип, гелән миңа керәдер ие. Әюп абзыйны әткәй мәрхүм зрә дә яратадыр ие. Һәй, таза ие дә соң үзе, типсә тупса сындырырдай саллы адәм ие, мәрхүмкәй. Капчык-мазар кулына тисә, очыртып кына ташлар ие. И-и, изге җаннарның гомере озын буламы. Җидеме, сигезме тапкыр алтатардан атканнар үзенә, әнкәй ишетеп торган.

– Кһм, анасы, карале, дим, теге чия төнәтмәңне. Әллә нигә бүген көне буена тамак төбе кычытып тора. Синең хикәятеңне тыңларга тансыклап килгән кеше дип уйлыйсыңмы? Нигә кирәк инде ул яраларны яңарту тагын? Тоз салмасаң да әрнергә генә тора ул яралар…

– Бетте, бетте, картыкаем.

– Сөйләгез, сөйлә, Галимә апа. Минем хыял бар: ярдәм итүчеләр булса, әтинең каберен табарга иде.

– Ай-һай, – дип куйды Харисов, – вакытында аны мин дә эзләштем. Тапмадык. Кабер дигәне юк та юк инде аның, ил өстенә яудай килгән аклар үтергән кешеләрен күмү түгел, юл өстеннән дә алмадылар. Суга ташлаган урынын белсәк, шул төшне чардуганлап таш куйдырган булыр идек.

– Кеше түгел, агач та эзсез калмый, Әдһәм абый.

– Анысы шулаен шулай, Гариф энем. Ул елларда андый үлемнәр бик күп булды шул. Бер Карамалыга гына килмәде шул ул фаҗига, бөтен ил өстенә кара канатын салды. Шулай да әле булса минем күңелгә, Рәхим байның кияве белми микән, дигән шик төшеп куйгалый. Күңел бит. Тик кайгы уртаклашыр кешеме соң ул? Сораша башларсың, ә ул шатланыр: «Әһә, эчең һаман сызамы?» – дияр сыман. Юкса бик нык эзләдек инде болай…

– Димәк, ул адәм Карамалыда яши, исән-сау?

– Ни булсын ул эт җанга! Ун елын Себердә ятып кайтты да колхозга керде, хәзер әнә муллалыкка кереште.

– Ә Рәхим байның кызы да исәнме?

– Бергә гомер итәләр. Абыстай исемен күтәреп йөри.

Үгез каныдай куе төнәтмәне стаканнарга салып, карчыгы кунак алдына куйды.

– Әйдә, җитешеп утырыгыз әле. Кан тазарту өчен генә ясыйм, мыскал да әчесе юк. Эчегез, эч, зиһеннәрегез ачылып китәр. Менә хәзер каты итеп чәй ясыйм. Вареньеларыннан җитешегез. Үзебезнең бакча җимешеннән генә ясаган нәрсә…

– Рәхмәт, Галимә апа, булды, җитте, чәегез дә, төнәтмәгез дә бик тәмле.

– Яшелчә бакчасы бригадиры булып эшләгән кеше бит Галимә апагыз. Җиләк-җимеш үстерә-үстерә, бәрәңге утыртырга бакчабызда җир калмады инде.

Чәйләп алгач, җылырак киенеп, хуҗа Гарифны капка төбенә чаклы гына дип озата чыкты. Урам якка аяк басулары булды, алар янына табиб Кафия килеп туктады.

– Күрегезче бу Әдһәм абыйны, аягына басарга өлгермәгән– урамга чыккан. Иртәрәк түгелме батыраерга, Әдһәм абый?.. Юк димәгез, хәзер үк керәсез, – диде ул, аннары Гарифка таба борылды: – Исәнмесез, Гариф Әюпович. Йә, ничек, Карамалы ошыймы, Ык буйларына төшкәлисезме, ямьлеме безнең Ык буйлары? Түбән әрәмәдә илле төргә якын сайрар кош бар, дип китте былтырларны Казаннан килгән бер кошлар белгече. Иртәнге якларда төшсәң, хәйран калырлык, оркестрларың бер якта торсын, – дип тезеп китте ул.

– Сандугачларыгыз матур сайрый, чынлап та хәйран калырсың. Ык буйлары да бик ямьле, тик вакыт дигән нәрсә генә чабуга ябышкан, Кафия ханым…

Көлешеп алдылар.

– Әдһәм абый, әйдә, керегез, сәламәтлегегез бер дә урамга чыгардай түгел әле сезнең.

– Хәзер, хәзер, Кафия, сез керә торыгызчы. Гариф туганга бер-ике сүз генә әйтәсем бар иде.

Эңгер иңеп килә, Кафиянең өстендә кызгылт пальто, башында ап-ак калфак. Калфагын бер якка кырынайтыбрак салган.

– Талип нишләп ята? Нигә бер дә килеп чыкмый?

– Райүзәккә китте, ашлама юлларга, дидеме…

– Бәйрәм көнне дә райүзәктәме?

– Аңа бәйрәм ни ул. Митингны үткәрде дә китеп барды, – дип, Кафия кузгала башлады.

Гариф беренче күрүендә дә игътибар иткән иде: хатынның буе-сыны сылу, заманча затлы киенгән; кыяфәте бүген дә аның игътибарыннан читтә калмады. Аннары ул тагын шуны сизде: күңел күгеннән җанлы сурәте әле булса китмәгән Саниясе якты дөньядан киткәннән бирле берәүгә дә болай сокланып караганы юк иде.

– Гүзәл хатын… – дип куйды Гариф, Кафия капкадан ишегалдына кереп киткәннән соң.

– Талип ише талымсыз җанга әрәм дә бит, нишләмәк кирәк, бәхетне юлга салып тезмиләр, кирәк төштән кирәк кадәр барып алып та булмый. Өлешенә тигән көмеше инде, – диде Харисов.

– Нигә алай дисез, Әдһәм абый?

– Юк, болай гына. Савыт-сабалары шалтыраштыргалый, мәгәр тату яшиләр кебек, – Харисов Гарифның җиңенә кагылды. – Минем бер үтенеч бар иде, Гариф энем. Сезнең лабораториядә сөтнең составын тикшереп булмас микән? Шунда ук терлек азыкларындагы компонентларны билгели торган аппарат кирәк иде безгә. Азыкларны кайда, ничек саклаганда сыйфат югалмый, курма әзерләгәндә нинди ысул камил санала? Киләсе елга комплекс әзер булачак, анда инде аның приборлары да, кирәк-хаҗәт аппаратлары да булыр – махсус лаборатория салыначак. Әнә шуларның барысына да алданрак әзерләнәсе иде. Аска су кергәч, кыен хәлгә калуыбыз бар.

– Сез шактый четерекле сорау бирдегез миңа, Әдһәм абый. Бу мәсьәләдә мин сезгә ярдәм итә алмам шул. Безнең лаборатория бөтенләй аңа көйләнмәгән.

– Комплекс составына бәйләп, завод укмы булыр, цех кына булып калырмы, азыкны брикетлап әзерли торган корылма салу каралган, белгечләребез юк. Сөтне күрше колхозларга караганда кимрәк савабыз. Әллә ашата белмибез, әллә азыкның бәрәкәте юк, әллә фәннилек җитми шунда.

– Мин сезнең борчылуыгызны аңлыйм, Әдһәм абый. Минем лабораториядә бу өлкәдә эшләүче бер генә белгеч тә юк ич. Ни дип әйтергә дә белмим шул, Әдһәм абый. Хәер, аппарат-приборлар тапсагыз, бер-ике елга булса да мин үз кызымны чакырып китерә алам. Ул шул өлкәдә эшләп ята. Килүе тәгаен булыр дип әйтә алмыйм, һәрхәлдә, бик үтенсәм, шул эшне оештырып булса да китәр дип уйлыйм.

– Мөмкин булса, шул эшне башкарып, бик зур ярдәм итәр идең, Гариф энем. Югыйсә бөтенләй сукыр көйгә эшләп ятабыз бит. Ә заманнан бер дә каласы килми…

– Ярый, Әдһәм абый, мин аңа язып карармын. Хушыгыз, бар керегез инде, алайса табиб ачуланыр.

Харисов белән саубуллашкач, Гариф тәэсирләнеп китеп, кояш баешындагы шәфәкъ кызыллыгына карый-карый, ындыр табагына китте. Атлый торгач, нидер исенә төшеп, кырт борылды да тимерче тыкрыгына юнәлде. Түбәсе балчык белән ябылган ярым җимерек тимерче алачыгына җиткәч, туктап, тарих хәрабәсенә карап уйланып торды. 1914 елга кадәр биредә, әнә теге җиргә сеңеп беткән сандал бүкәне янында, аның әтисе басып торгандыр, күрек тарткан яшүсмергә дә, ярдәмчесенә дә дәшә-дәшә, чүкече белән, көйләр чыгара-чыгара, сабан төрәннәре суккандыр. Иске алачык Гариф үзе генә сурәтли алган истәлекләр саклый иде. Әтисе басып торган урын, сандал түмәре…

Тирә-юньдә этләр һау-һаулап өреп куя, тимерче алачыгы очындагы күлдә адашкан үрдәк кычкыра, ул да түгел, якында гына мәче башлы ябалак ухылдап ала, җиле биткә сизелерлек дәрәҗәгә җитеп, колак яныннан гына ярканаты очып уза.

Алачыктан Гариф тәмам караңгы төшкәч кенә чыкты һәм, өенә кайтмыйча, куе таллар арасына кереп югалган сукмактан су буена төшеп китте.

Караңгы. Тирә-юньдәге һәммә нәрсә әкияттәгедәй үсеп, зураеп киткән сыман. Биткә дымлы тал яфраклары тиеп китә, атлаган саен, упкынга очармын дип сакланасың. Гариф шулай килде-килде дә аяк астында комлы таш тоеп туктап калды. Колагына су тавышы ишетелде.

Ык елгасы.

Бераздан ул басмага җитте. Елга өсте тыныч түгел. Чупылдап балыклар сикерешә, басма астында су күселәре ызгышып ала. Бит-йөз тирәсендә бертуктаусыз чебен-черки безелди… Рәхәт иде су тавышын тыңлавы. Онытылып китеп, Гариф үзенең эше турында уйлады. Аның башына матур-матур фикерләр нәкъ менә шундый минутларда килә торган иде. Беркөнне ул чәчүчеләр янына барды. Аркылыга-буйга чәчеп яталар. Ары карасаң да, бире күз салсаң да – трактор эзе батып кергән. Чәчкән җир өстенең дүрттән бер өлешеннән трактор көпчәге узган. Ә бит борынгы бабаларыбыз сукалаган җир өстенә тырмадан башка һични кертмәгәннәр. Ашлыкны тубалдан кул белән сибеп чәчкәннәр, аннары тырмалаганнар. Күмелгәне күмелгән орлыкның, күмелмәгәне юк – кошларга ризык булып калган. Колхозлашу чорында авылларга ат чәчкечләре килә башлый. Тиз дә, җилкәгә тубал да асып йөрмисең, крестьянга әйтеп бетермәслек җиңел хәзер. Ләкин ул чәчкеч рәт аралары калдыра. Һәр басуда бермә-бер җир буш кала. Чәчкечләргә шактый үзгәрешләр кертеп, аларны тракторларга көйләгәч тә, көпшә урынына тарелкалар куйсалар да, рәт аралары барыбер буш кала. Никадәр җир! Шуннан аркылыга-буйга чәчә башлыйлар. Бу ысул белән буш жирләр азрак кала калуын, ләкин бу алым да кимчелексез түгел: менә дигән эшкәртелгән җир-туфрак таптала, бермә-бер ягулык артык яна, бермә-бер артык хезмәт салына, ашлыкның үзкыйммәте үсә.

Бабаларыбыз ысулы әйбәт булган, һәр бөртек үзенә бер урынга төшмәсә дә, бөртек белән бөртек арасында ниндидер пропорциональлек сакланган. Шул сәбәпле ашлыкның салам-камылы төптән юан булган, башагы тук, бөртекләре эре җитешкән. Ләкин бу ысул белән өч-дүрт көндә меңләгән гектар җирне чәчеп бетерү мөмкин түгел… Әгәр дә мәгәр кирәк тирәнлектә күмдереп, туфракка бөртекне сибеп төшерә торган чәчкеч ясалса?.. Анда инде басуларны аркылыга-буйга таптамас идек. Һәр бөртек, үзенә тиешле мәйданга төшеп, туфрактан үзенә генә тиешле матдәләрне алыр иде, чүп-чарга ирек бирмәс, юан камыллы, эре башаклы булып үсәр иде.

Тик ул чәчкечне кем ясарга тиеш соң?!

Промышленность. Әйе, әйе, промышленность. Ләкин ул ясамый. Ә колхозларга андый чәчкеч кирәк, менә бүген кирәк, бик кирәк. Немец фермерлары шушындый пневматик чәчкеч уйлап тапканнар, диләр. Әмма безнең җирләрдә, безнең шартларда ул чәчкечләр эшли алмаганнар. Димәк, үзебезнең шартларга җайлап, безнең үзебезгә уйлап табарга кала ул чәчкечне…

13

Борчак басуында булган хәлне ишеткәч, өч көн зональ киңәшмәдә булып кайткан Мидхәт тәмам чыгырыннан чыга язды. Кичке якта ул идарә коридорында бригадирны очратты, һәм алар изүгә изү килер дәрәҗәгә җитеп тавышланып алдылар, аннары агроном партком секретаре кабинетына килеп керде.

Хәле чак кына арулануга, кичә генә эшкә чыккан Харисов өстәл янында утыра, салкын тидереп, атна-ун көн өйдә чирләп яткангамы, аның йөзенә сарылык иңгән, күз төпләренә шәмәхә сызыклар яткан иде.

– Әйдә, Мидхәт, уз, утыр. Кем белән бик шаулаштың анда?

Агроном түргә узды, әмма утырмады, башыннан кепкасын сыдырып алды да кесәсенә тыкты.

– Әдһәм абый, бу ни инде тагын! Чирләп ятканда борчырга теләмәгән идем, инде хәзер әйтмичә булдыра алмыйм. Мин Талип абыйны бөтенләй аңламый башладым. Болай да кире беткән бригадирга ике йөз гектар тәҗрибә участогына ашламыйча борчак чәчәргә рөхсәт иткән. Үз урыныма Тамчы Ихсанованы калдырган идем, аны бөтенләй санга сукмаганнар. Сыйфат комиссиясе председателе чәчү чорында кырга аяк басмады. Ярый, үзем булганда бер хәл, һич югы, мин киткәч чыксын иде, җитмәсә, үзенә әйтеп киткән булдым. Искитәрлек бу, Әдһәм абый, ЧП.

Харисов алдындагы дәфтәренә нидер язып куйды.

– Талип үзе ни ди соң?

– Аның җавабы әзер. Вакытында чәчеп яхшы иткәннәр, ятып калганчы, атып калу әйбәтрәк, ди. Агроном булсаң, вакытында чәчү беткәнгә куан, ди. Хәзер әнә яңгырлар башланды, ди.

– Шулай да түгелме соң?

– Өстән болай явып торганда шәп түгел дә, туктар иде әле бер, көз көннәреме! Синоптиклар, туктарга тиеш, дип әйттеләр.

– Туктар, туктарга тиеш, диләр, ә яңгыр атна буена ява да ява, – диде Харисов һәм Мидхәтнең сүрелә төшүен күреп уйлап куйды: «Дөреслек, хакыйкать өчен көрәшкәндә, дәлилләрең корычтай нык булырга тиеш шул. Ә син, күрәм, инде үз фикереңнән кайтырга да әзерсең».

– Әдһәм абый, шушы көннәрдә бригадирны партиягә аласыз дип ишеттем. Хакмы шул?

«Әнә каян суктырмакчы буласың, егет!» – дип уйлады Харисов һәм, урыныннан кузгалып, ишекле-түрле йөренергә кереште.

– Мин аңа бу хәлне болай гына калдырмаячакмын дидем, Әдһәм абый, сез дә белеп торыгыз. Бригадир буларак иң әүвәл моңа Бакиров гаепле. Председатель кушкан, имеш. Кем кемгә ни кушмас! Бәлкем, башы белән коега ташланырга кушар ул аңа. Ташланыр идеме?.. Партия сафына алу түгел, колхоздан куарга кирәк андыйларны!..

– Бригадир өстеннән дәгъваң бар икән, язма төстә язып бирә аласың. Җыелышта коммунистларга укып карарбыз.

– Бер бригадир гына гаепле түгел монда. Балык башыннан чери, дисциплина юк колхозда.

– Шулайрак шул. Кыш көне син, һичкем белән киңәшмичә, буй урман каеннарын кистердең, хәзер менә бригадирыбыз, председатель кушты дип, тәҗрибә участогына ашламасыз борчак чәчтергән. Дисциплина юграк икән шул колхозда.

Мидхәт партком секретареннан моны көтмәгән иде, ул киләсе җыелышны күз алдына китерергә тырышып карады һәм кинәт ачык, чын итеп тойды, хәтта үзенең шулай тоюына үзе үк шаккатты. Менә ул җыелышта чыгыш ясый, аны берсе дә якламый, һәм ул үз дигәненә ирешә алмый чыгып китә. Шул сурәтне күз алдына китерүгә, Мидхәтнең йөзендә ризасызлык шәүләсе чагылды, ул Харисовка күз кырые белән генә карап алды да:

– Мин җыелышка үз фикеремне килеп әйтәм. Мөмкин булырмы миңа җыелышка килергә? – дип сорады.

Ишекле-түрле йөрүче Харисов агроном каршына туктады, беркавым егеткә текәлеп карап торды.

– Мөмкин булыр. Комсомол оешмасының бюро члены… Нигә мөмкин булмасын, мөмкин. Тик башта уйла: дәлилләрең нигезле булсын. Без аны партия сафына алабыз. Кеше гомерендәбер тапкыр гына була торган хәл бу. Бригадирга каршы чыгыш ясыйсың икән, аның язмышы белән шаярырлык итмә. Зариф Бакиров тиз кабынучан, әмма начар бригадир димәс идем мин. Аның кебек урта белемле кешегә, бәлкем, кайбер нәрсәләрнеаңлавы кыенрактыр, егетнең тупасрак чаклары да булгалый. Ләкин өметле егет, үсәчәк җитәкче әле ул. Менә шуңа без аны үз сафыбызга алырга уйлаган идек. Институтка җибәрергә исәп үзен. Ә бу очракта ул, бригадир буларак, председатель әмерен генә үтәгән түгелме соң? Нигә, әйтик, үз башы белән уйлап, сортлы борчакны ашламасыз чәчәргә ярамаганлыкны аңламаган – бусы инде башка мәсьәлә, әйтик, аның аңына бәйле мәсьәлә. Тик ул ашлама әле булса кайтып җитмәде түгелме? Чәчүләр беткәнгә атна вакыт үтеп бара түгелме инде!

– Ашлама иртәгә кайтып җитәчәк, – диде агроном, торган саен турсая төшеп.

– Ниндидер хурлану тоясың кебек син, Мидхәт. Үзеңнең хаклыгыңа ышанасың икән, йөрәгең кушканча эшлә. Мин биредә менә нәрсә сизенәм: миңа калса, бу мәсьәләдә Талип та, син дә хаклы, әйтер идем, икегез дә. Берәвегез, иген игүне производство агымына салыйк, дип бара, икенчегез, ягъни син, безгә звенолар булсын, колхозчының кендеген җиргә бәйләргә кирәк, дип барасың. Шулаймы, дөрес әйтәмме?.. Җитәкчене җитәкче итүче сыйфат – аның киләчәкне күрә белүе, үз кул астында эшләүче кешеләр белән әйбәт мөнәсәбәттә булуы. Хәзер генә әле менә миңа бригадир белән әйтешүегезне тыңлап торырга туры килде. Чәчкән борчакны туфрактан җыеп ала алмаган кебек, бер-берегезгә әйткән сүзләрне дә кире кайтарып булмас. Син институт тәмамлаган кеше, иң элек сиңа туктарга кирәк иде… Сезнең арадагы бәхәснең әхлак ягына килгәндә әнә шундый аңлашылмаучанлык килеп чыга түгелме соң әле?..

…Харисов кабинетыннан чыккач, Мидхәт болдырда тәмәке тартып торучы бригадирны күрде, дәшми генә үтеп китәргә уйлаган иде дә, Зариф аның җиңеннән эләктереп алды һәм, яңак сеңерләрен уйнаткалап:

– Балалар кебек әләкләргә дә өлгердеңме? – диде.

– Менә нәрсә, иптәш Бакиров, мин үз сүземне җыелышта әйтермен, – Мидхәт җиңен йолкып алды да, сикерә-атлый, баскычтан төшеп китте.

Төш вакыты гына, ә көн әйтерсең эңгер иңеп килә, бөтен күк йөзен авыр кара болыт томалаган. Вак кына иләктән коелгандай, яңгыр сибәли. Кайдадыр, олы юл буенда бугай, машина баткан, яман тавышлар чыгарып, пычрак изә. Авыл тынып калган. Сабан ашлыклары чәчелеп беткәч, халык ял итә, мунча ягалар, хатын-кыз язгы кием-салым алырга кибеткә килеп тулган, тәмәкегә дип килгән ир-атка сатучы янына ерып кермәле түгел.

Йөрәге ярсудан Мидхәт, яртыны алып, кунак өенә кайтып салу нияте белән кибеткә кергән иде, биредәге чиратны күргәч, кире чыкты. Чыкмаган да булыр иде, Тамчының әнисе күзенә чалынды, көпә-көндез бу егет нишләп аракы алып йөри, дип уйласа, йөз оятыңнан ничек яңадан «әби» нең күзенә күренерсең! Ни әйтсәң дә, Тамчының кулын сорап, кайчан да булса шул «әби» каршына барырга туры килер бит. Бер шайтан гына өметсез, диләр, Мидхәт Тамчыга өйләнә дә өйләнәчәк инде. Көзгәме булыр бу, Октябрь бәйрәменә калып торырмы, ләкин булыр… Әллә соң Фәритне алып райүзәккә китәргәме?

Әмма гараж юлында очраган Зиннуров аңа:

– Фәрит Талип абый белән басуга чыгып китте, – диде.

«Иһ, тынгысыз җан да инде бу председатель», – дип уйлады Мидхәт һәм кая барырга белми туктап калды. Аяк астында сагыз сыман мәте, пычрак итек кунычына хәтле җиткән, плащ чабуларына чәчрәгән. Мидхәт тасма кебек сузылган олы юлга таба китте, юлга җитүгә, кырт борылды да сортлы борчак чәчкән басуга юнәлде.

14

Бюродан председатель кара коелып чыкты. Сәбәбе шул бер иде: өлкә газетасында басылып чыккан мәкалә. Бюро членнары алдынгы колхоз председателе дип тормадылар – шәхси делосына теркәләчәк шелтә чәпәделәр. Агрономга да эләкте, кызга әйтеп киттең дә котылдың, дип яклаучы булмады – кисәттеләр, бригадир Бакировны исә эшеннән алырга тәкъдим ителде. Комсомол секретаре белән авыл Советы председателе дә бюродан «буш» чыкмадылар – битләреннән тәмәке кабызырлык иде.

Бер уйлаганда, барысын да тигезләгәннәр иде югыйсә. Әмма Талип белә: таякның юан башы барыбер бригадир белән аңа төште. Ә шулай ук җавап бирәсе агроном Бәдретдинов әйтерсең күләгәдә калды.

Вакыты-вакыты белән гаделлек өчен газиз башын унике бүре алдына салырга әзер булган Талип өчен хәттин ашкан хәл иде бу. Иң әүвәл аның райондагыларга ачуы чыкты. Аңа калса, алар мәсьәләнең асылына төшенеп җитмәделәр шикелле. Звено турында да сүз куертып алынды. Колхоз экономикасын промышленностька нигезләп коруга юнәлеш алганда, нинди звено инде ул тагын! Бу ниткән аңлашылмаучанлык. Җитмәсә, Бикмуллин бу агрономны да санга сукмый, үз дигәнен генә итә, дип орыштылар.

Талип звенолар оештыруга җаны-тәне белән каршы булганны белмиләр микәнни соң бу бюро әгъзалары? Авыл хуҗалыгын күтәрүне индустриаль нигезгә көйләргә кирәк. Алар звено… Юк инде, башыңны кисәбез дисәләр дә, Талип үз дигәненнән кайтмас һәм кайтачак та түгел. Машина-трактор станцияләренең бөтен техникасын колхозларга сатканда да, районда беренче булып Талип иске тракторлардан баш тартты, ике урынына берне алды, әмма яңаны алды. Төркемләп сөрә, чәчә, ура, суктыра башлагач та, береклеләр беренче булып шуңа керештеләр. Хезмәт көненә акчалата түләүгә дә иң әүвәл «Берек» күчте. Элек МТСларның төшенә дә кермәгән мастерскойларны да районда иң элек Талип җитәкләгән колхоз салды. Комплекс төзүгә дә ул алдан кереште.

Илле-алтмыш меңгә исәпләнгән лабораторияне салуга башта каршы иде, ләкин аның тискәреләнүе бу чараны аңламаудан түгел, бәлки артык акча чыгарырга теләмәүдән һәм бераз Садыйковка сиздерергә тырышуыннан иде. Аннары күңелендә бик аз гына булса да шик тә бар иде: лаборатория хезмәткәрләренең Карамалыга борчу алып киләселәрен баштан ук сиземләгән иде ул, шайтан алгыры. Һәм нәкъ шулай булып чыкты да. Районда уңыш алу буенча беренчеләрдән барган «Берек» җитәкчеләренә, чәчү технологиясен бозганнары өчен, шелтә «өләштеләр». Сөйләп, акланып торасымы, хәбәрне өлкә газетасы басмаган булса, Талипның бу эшенә каршы әйтүче булмас та иде, бәлкем.

Кемнәр язган диген әле син аны: Галләм картның терсәк буе кызы да, Талипны күреп белүдән ары китмәгән Вафа атлы бер Казан сорнае. Тапкан шөгыль, урталай бөкләп итек кунычына тыгасы нәстә!

Талип җыелышка нык әзерләнде. Партия җыелышының көн тәртибендә ике мәсьәлә: бөртекле культураларны чәчү эшенә йомгак һәм Зариф Бакировны партия сафына кабул итү. Бюрода аларга Зарифны бригадирлыктан алырга куштылар. Талип бу хәлгә каршы булганда да, Харисов, әлбәттә, бюро карарын, дөресрәге, күрсәтмәсен, тормышка ашырырга тырышачак. Ә Талипның Зариф Бакировны бригадирлыктан алдырасы килми, ул теше-тырнагы белән аны үз урынына калдырырга тырышыр. Моның өчен ул егетне, ни генә булмасын, партиягә алырга кирәк. Коммунистларның Зарифны яклауларына мыскал да шиге юк иде Талипның. Харисов берүзе һични кыра алмас, бусы көн кебек ачык.

Бикмуллин үз-үзен шулай дип юатса да, күңеле тыныч түгел иде. Ул шигәя калды. Партком секретаре белән бәхәскә керәсе килми иде аның. Харисов бюрода сөйләнмәгәннәрне дә белә иде. Коммунистларны Талипка каршы куя алмаса да, Харисов, үлсә дә, үз фикерендә калачак, ачуландымы, саллы каптыра, ә инде яклап чыкканда, әйткән сүзеннән кире кайтмаячак. Талипның Харисовны ярсытмый гына агрономга сыптырасы килә иде, нык итеп, яңадан тормаслык итеп, каршы сүз әйтмәслек итеп.

Җыелышка китәр алдыннан, Талип хатыны Кафиягә зарланып алды.

– Сугышырга барам, берсеннән котылган идем, инде икенчесе килде дә канымны бозарга кереште. Нигә миңа гына шундый агрономнар туры килә икән? Мин әнә шуңа аптырыйм. Язмышмы? «Марат» колхозы председателе Исмәгыйловны беләсең бит… Агрономы белән кулга-кул тотынып эшлиләр. Нигә безгә генә үзсүзле яшьләр эләгә?

– Үзең артык үзсүзле булганга шундый алар, Талип. Син үзең дә тоткан җирдән сындырырга яратасың. Минемчә, хәзерге яшьләрнең дөньяга карашлары башкачарак, саллырак уйлыйлар…

Талип, башын күтәреп, текәлеп хатынының күзләренә карады, ул аның ни әйтәсен белергә тели иде, чөнки Кафиянең дөрес киңәш биргәләгәне булды.

– Синеңчә, миннән үрнәк алалар була инде? Садыйков та, бусы да. Садыйков, килү белән, Хөснетдиновка барып әләкләде, чагыр күз. Инде хәзер монысы да. Мин шулай йөргән кешеме?!

Талип җәйге халат кигән, чәчен бигудилар белән ураган хатынына гаҗәпсенеп карап торды.

– Кырыкка җитеп киләсең түгелме инде, һаман бигудиларда йоклыйсың, ничек башың авырттырмый ул калайлар?.. Йомшак мендәргә башың куеп, рәхәтләнеп йоклауга ни җитә.

– Парик алып бир. Парик алып бирсәң, бу калайларны күзеңә күрсәтмәм. Япон париклары йөз егерме генә сум тора ди әнә.

– Оял хет бераз, картая бел.

– Кирәк булса, үзең картай, картыкаем.

Талипның калку күзләре сәер рәвештә җанланып, елтырап киттеләр, ул тустаганын каплап куйды да:

– Картаймый торсын әле, синең ишеләрнең җидесенә җитәрлек әле картыңда җегәр…

– Миһербансыз син, Талип.

– Сугышырга барам, ә ул ачуланып, кәефне бозып озата.

– Бик ярсымас өчен, сабырлык уколы салып җибәримме әллә үзеңә? Өйдән үк кыза башладың!

Талип күтәрелде, Кафия янына килеп, кулын хатыны җилкәсенә куйды.

– Шаяртам ла, әнисе, ниткән усаллык ди миндә. Акыл кермәсме дим егеткә, акылга утыртырга исәп үзен.

– Җыелыш беткәч, озак юанма анда, кеше белән бергә кайт…

Җыелышта Талип үзен, гадәттәгечә, эре тотты һәм алган сүзен шулай тәмамлады – аңа калса, аның белән һәммәсе килеште.

Икенче сорауга күчкәч, партком секретаре коммунистларны Зариф Бакировның биографиясе белән таныштырды да сүзне аның үзенә бирде.

Хәер, Зарифка Карамалы коммунистларына үзенең биографиясен сөйләп, аңлатып тору кирәк идеме, белмиләр идеме аны, һәммәсенең күз алдында үсте. Сигез классны тәмамлагач, киң профильле механизаторлар курсын бетерде. Ике ел бик әйбәтләп эшләгәч, армиягә китте, аннан тагы да дәртләнеп кайтты һәм, кайтып, ярты ел эшләгәч, Талип аны бригадирлар курсына җибәрде. Бригадир йөген тартканда тырышты егет, халык белән уртак тел тапты, кирәк икән, үзе дә эшләп күрсәтте, һичбер эштән баш тартмады. Җыелышларда кыю гына чыгышлар ясаштыргалады. Бүген исә әнә Зариф каушый, рәтләп сөйли дә алмый. Соңгы ЧП егетнең кәефен аерата кырган, күрәсең.

Әйе, Зарифка да гомерендә бер бюрода булырга туры килде. Гомумән, хәтәр икән анда. Талип Бикмуллин дип тә торучылар юк. Уңлы-суллы чыбыркыладылар Талип абыйсын. Шаккатканы шул булды: бюродан чыккач, Зарифның җилкәсенә кулын салды да:

– Курыкма, Зариф туган, шелтә кешене чыныктыра гына ул, эшли бирик, – диде.

Үзе турында сөйләгәндә, өзек-өзек булса да, әнә шул үткән-булганнарны исенә төшерде Зариф.

– Ягез, иптәшләр, кемнең сүзе бар? Бакиров безгә бар ягы белән дә таныш, автобиографиясен сөйләде, сөйләмәсә дә, бик яхшы беләбез егетне, күз алдыбызда үсте, дигәндәй…

– Нәрсә сорап торырга, алырга кирәк, үзебезнең егет, лаек, – дип, урыныннан купты Лотфулла.

– Эшләгән кеше ялгышмый булмый, ул турыда әйтелде инде, кабатлап торасым килми, минемчә дә безнең сафта булырдай егет ул Бакиров, – дип, пенсионер Галләм карт та Зарифны яклап чыкты.

Чапай Мөлеккә бу ошамады.

– Ни сөйлисең, Галләметдин! Бакиров, командир ул, ә командир ялгышса, бөтен рота кырыла. Ялгышмаска тиеш командир. Ялгышты икән, инде ул командир түгел.

– Сәйфелмөлек абзый, Василий Иванович бер дә ялгышмаганмыни?

Чапай Мөлек шулай диючегә җилкә аша гына карап алды да күкрәген киерә төшеп торып басты.

– Василий Иванович герой кеше иде, геройлар бер генә ялгышалар, Галләметдин. Ә бу кем? Чапай мондый ялгыш ясаган командирын үз кулы белән атар иде. Игенчелектә агроном сүзе закон булырга тиеш. Барыбыз да аның приказын карусыз үтәргә тиешбез. Шуның өчен ул укыган, шуның өчен без аңа дүрт мең гектар җирне ышанып бирдек.

– Сез нишләргә кушасыз соң, Сәйфелмөлек абзый? – диде моңарчы бер якка да сүз катмый утырган Талип. Ул эсселәгән, кулъяулыгы белән җилләнеп утыра иде.

– Атарга да, асарга да кушмыйм, Талип туган. Үз ялгышын аңласын дип, берәр ел сабыр итәргә кушам. Минем шул гына әйтәсе сүзем, Әдһәм.

– Нәрсә инде күп сөйләп торырга, тотарга да тавышка куярга кирәк.

– Ай-һай, кеше язмышын җиңел хәл итәбез дә соң, иптәшләр, – дип, канәгатьсезлек белдерде арттарак утыручы Кәрам.

– Миңа да бер-ике генә сүз әйтергә мөмкин булырмы?

Бу кешенең тавышын ишетүгә, һәммәсе дә тынып калдылар. Аның биредә утыруыннан ул чыгыш ясыйсын җаны-тәне белән тоеп торган Зариф, агроном торып басуга, башын түбән иде.

– Иптәшләр, мин алдан ук сизәм: минем бу чыгышымны яратып бетермәүчеләр дә булыр, ләкин мин әйтмичә дә булдыра алмыйм, вөҗданым кушмый…

Халык гөжләшеп куйды.

– Тиешлесен алды инде, нигә тагын кузгатып торырга, белмибезме егетне! – диделәр.

– Туктагыз әле, иптәшләр, – дип күтәрелде Харисов. – Сүз әйтергә бирик кешегә.

Мидхәт ерактан башлады һәм ерактан башлавына бераздан үкенү тойды. Харисов аңа карап-карап ала – кыскарак тот, ди сыман иде, коммунистлар да үзара сөйләшә башладылар. Шуңа карамастан ул сөйләргә булды. Башта ул лаборатория белгечләре ярдәме белән колхозда үткәреләсе чараларның гаять мөһим булуы турында сөйләде, аннары бригадирның чәчүдәге башбаштаклануын, шул хәл аркасында шушы чараларның берсе нәкъ бер елга кичектерелүен аңлатты. Ахыр килеп, болай диде:

– Колхоз өчен туфракны культуралаштыру иң җитди чараларның берсе булып калганда, бригадир Бакиров бу эшкә аяк чалды, комсомол секретаре Равил Кадыйров та бу эштә бригадирга ярдәм иткән. Гафу итегез, коммунист иптәшләр, минемчә, Бакировны партия сафына алырга ашыкмаска кирәктер. Иптәш Бакиров үзе дә мине дөрес аңласын иде…

Тыныч кына янган учакка гүя бензин бөркеделәр, гүя кырмыска оясына таяк тыктылар. Җыелыш тоташ гүләүгә күчте. Харисов каләме белән алдында торган графинга суккалады, алай да халыкны тыя алмагач, келлиң-келлиң итеп, алдындагы кыңгырауны шалтырата башлады. Кыңгырау тавышын ишетүгә, һәммәсе дә тынып калдылар. Бу кыңгырауны Харисовка, мәктәпкә электр звоногы куйгач, директор биргән иде, партком секретаре аны халык бик шаулаша башлагач кына куллана.

– Иптәшләр, иптәшләр, әйдәгез, берәмләп кенә. Тагын кем сүз ала?

– Миңа бирегез.

– Әйдә, Талип.

Председатель бөтен кыяфәте белән юл йөреп кайткан кешене хәтерләтә иде. Әүвәл ул, шактый көттереп, торып басты, алдындагы кәгазьләрне караштырды, гүя кирәкле сүзләрен шунда язган иде. Ниһаять, Бикмуллин башын күтәрде, акрын гына, сынап, һәммәсенә күз йөртеп чыкты, карашын агрономга туктатып, әллә гаҗәпләнүен сиздереп, әллә аптырап калуын аңлатып, вак-вак ияк какты.

– Гыйбрәтле хәл бу, иптәшләр. Бик гыйбрәтле хәл. Юк, мин председатель буларак бу эшкә тыныч кына карый алмыйм. Иң әүвәл мин шуны әйтергә телим: кемнәр безгә бу лаборатория хезмәткәрләре? Нәрсә мәҗбүр итте аларны, төгәлрәк итеп әйткәндә, кем мәҗбүр итте «Берек» колхозының менә дигән алдынгы кешеләре турында гайбәт сатарга? Бу мәсьәләдә мин үзем дә бик аз гына гаепле булсам да, күңелемә килгәнне әйтми кала алмыйм. Минемчә, Бакиров та, башкалар да ул хәтле күпертеп, матбугатта күтәреп чыгардай җинаять эшләмәделәр. Борчак җирен Бакировка ашламасыз чәчәргә мин куштым. Чөнки ашлама юк иде. Ә чәчүне бер көнгә дә кичектерергә ярамый. Кая ул ашлама, иптәш Бәдретдинов? – диде кинәт кенә агрономга мөрәҗәгать итеп председатель. – Кая ул гранулаланган суперфосфат?! Минемчә, Бакиров, борчакны чәчтереп, ифрат дөрес эшләде. Ә ашламаны аны соңыннан да салып була. Без бу мәсьәлә тирәсендә әйләнә-бутала чебеннән дөя ясадык. Әйтерсең башка эшебез юк, ике сәгать буена борчак җире дә борчак җире, кем чәчкән дә кем кушкан? Комиссия, тикшерү өстенә тикшерү… Язгы чәчүдә берәвесе дә күренмәде. Чәчү вакытында безне шар сугып йөргәннәр, тәҗрибә участогын ашламасыз чәчәргә ярамаганны белмәгәнбез дип уйлый, күрәсең, агроном. Белдек, бик яхшы белдек, иптәш Бәдретдинов, ләкин чарасыз калудан чәчәргә мәҗбүр булдык. Сез миңа шуны әйтегез, иптәш Бәдретдинов, бирегә сез иген игәргә килдегезме, әллә, үз карашларыгызны тормышка ашыра-ашыра, карьера казанумы максатыгыз?.. Бакиров кебек бригадирның язмышын бер кизәнүдә хәл итмик әле, иптәшләр. Кеше күңелен эштән биздермик. Мин Бакировны үзебезнең сафка алырга дигән тәкъдимгә кушылам. Зариф лаек моңа. Башка берәү турында сүз барган булса, мин болай кайнарланып сөйләмәгән дә булыр идем…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации