Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 13


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:20


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 13 (всего у книги 47 страниц) [доступный отрывок для чтения: 15 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Акуционда бу җәнлекнең тиресе бик кыйммәт тора, диләр.

– Җофарларны аулау тыела, Гариф Әюпович.

– Тыелуын тыела, тик елдан-ел җофарлар саны гына азая бара. Табигатьнең мондый урыннарын күз карасыдай сакларга кирәк тә бит…

Гариф, сөйләнсә дә, уй-хисләреннән арынып җитмәгән иде әле, җофар аларны күреп, балыктай чулт итеп суга чумгач, ул гүя айнып китте, бертын борынын гына судан чыгарып йөзеп киткән җофарга карап торды. Аннары ул Кафиягә күз ташлады. Кафиянең чәчләре бер як битен каплаган, шуңамы, ул елмая сыман тоела иде.

Урманның аръягында «ау-ау» дип кычкырган тавышлар ишетелеп-ишетелеп китә. Кафия шул якка колак салып торды да:

– Безне югалтмадылар микән, Гариф Әюпович? – диде.

– Әйе, кайтырга кирәк. Юк белән йөрим бугай мин. Һәр чорның үз каршылыгы, үз фаҗигасе була шул…

Кайту юлына төштеләр. Хәтфәдәй яшел болынга килеп чыккач, моңа кадәр дәшми-тынмый барган Кафия Карамалының тарихын сөйләргә кереште. Гариф аны дикъкать белән тыңлап барды. Ахырда Кафия:

– Ялыктырдым мин сезне, Гариф Әюпович, әкиятләрем белән, – диде.

– Сөйләгез, сөйлә, бик рәхәтләнеп тыңлыйм мин сезне.

Кафия аңа үләннәр турында сөйли башлады. Сер түгел, Гариф Ык болыннарында үскән үләннәрнең күбесен белми, әменә бу табиб хатын белә, хәтта дәвага да куллана. Җитмәсә, «Файдалы үләннәр» дигән хезмәт тә язып ята икән.

Авыл ягында, сузып-сузып, машина кычкыртты.

– Бу миңа, Гариф Әюпович, мине эзлиләр, – диде Кафия һәм күзенә сибелеп төшкән чәчләрен уң кулы белән сыпырып куйды да хушлашып китеп барды. Табиб хатын тыкрык башына кереп югалганчы, Гариф аның зифалыгын җуймаган гәүдәсенә карап калды. Бу хатынны күргән саен, аның күңеленә ниндидер бер сагыш иңә. Кемгә охшата ул аны, нигә шулай йә сагышлана, йә күңелендә җиңеллек тоя ул аны күрүгә?.. Әлбәттә инде, Саниясен хәтерләтә ул аңа…

23

Тукталышта халык күп иде. Мидхәт район үзәгенә мотоцикл белән генә бармавына үкенеп алды. Көн эссе булуга карамастан, автобус көтүчеләрнең кайберләре җылы киенгән. Ул килеп сөялгән кибет ихатасы янындагы эскәмиядә ике карчык сөйләшеп утыра иде, Мидхәтне күрүгә, пышылдашып кына гәпләшергә керештеләр. Картрагы, йон яулыгын маңгаена төшереп бәйләгәне, янә Мидхәт ягына карап-карап алгалады. Ниһаять, автобус күренде. Халык дәррәү шуңа таба кузгалды. Йон яулыклы карчык, халыкны ыра-ера дигәндәй, беренче булып ишек янына килеп басты. Төшәсе кешеләр төшеп беткәч, карчык иң алдан автобуска кереп утырды. Мидхәт ашыкмады. Утырып бару кайгысы юк иде аңарда. Ул үзенең култык астындагы доклады турында борчыла. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы аны дөрес аңлармы? Аңлар, әлбәттә, ул бит бу докладын ике елга якын язды, бирегә килгәч, яңа материаллар өстәлде. Юк, аңлар, ничек инде аңламасын.

– Фәһимә, син кая утырдың? Бире күчеп утыр! – дип, әйләнми генә юлдаш карчыгына кычкырды алдан кергән кортка. Фәһимә дигәне Мидхәт алдындагы урындыкта бер яшь кыз белән утыра иде, кузгаласы килмәдеме:

– Күчмим мин анда, Хөббенисаттәй, анда бензин исе килә,– диде.

Алгы утыргычларның берсендә утырган карчык бу яман хәлне яңа гына аңлагандай торып басты, борынын тартып иснәп карады, чынлап та бензин исе тойды, ахры, төенчеген култык астына кыстырып, Фәһимә карчык янына күчеп килде.

– Үскәнем, – диде ул сердәше янәшәсендә утырган кызга, – минем урынга күчеп утырчы. Шул алга утырсам, әллә нәмәгә башым әйләнә.

Кыз, сүзсез генә торып, карчыкка урын бирде. Ләкин ул карчык бушаткан урынга таба кузгалырга да өлгермәде, алгы ишектән берәү керде дә буш урынга чүмәште.

– Утырыгыз, – диде кызга Мидхәт, урыныннан тора-тора. Кыз аңа сирпелеп алды, рәхмәт әйтеп, Мидхәт бушаткан урынга утырды.

Шофёр билет сата башлады.

– Син, үскәнем, Карамалыга тагын бер юллыйсыңдыр бит әле? – дип сорады тынгысыз карчык машина йөртүчедән.

– Киләм, киләм, әбекәй, шәлеңне сатып өлгерерсең әле, – диде шофёр, көлемсерәп.

– Ә син каян белдең әле, чумара баш, минем шәл сатарга барганымны?

Шофёр дәшмәде, елмайды да китеп барды, карчык исә машина йөртүче кайтарып биргән тиеннәрне иреннәрен кыймылдата-кыймылдата санарга кереште, аннары билетның хакын әйләндереп-тулгандырып карады да күршесендә утырган сердәшенә:

– Карале, Фәһимә, җитмеш тиенлек дигәнме? – диде.

Фәһимә билетка күз дә төшермәде.

– Җитмеш тиен инде, Хөббенисаттәй, җитмеш тиен…

Мидхәт мотоцикл белән генә китмәвенә янә бер үкенеп куйды. Вафа бик сорагач, кырга чыгасым бар, дип үтенгәч, «өчтәгәрмәчен» аңа калдырган булган иде. Юкка ризалык бирде бугай. Райүзәктә көне үтеп, Тамчының туган көненә кайтып җитә алмаса? Шәп тә була инде аннан соң. Ә бит кыз аны үзе килеп чакырды. Җай килеп кенә тора бу Казан сорнаена Тамчы белән калырга, шайтан алгыры.

Мидхәт янә бер үкенү тоеп, янәшәсендә утырган кызга күз салып алды. Аны Тамчы белән чагыштырды. Кыз чем-кара күзле, чибәр генә иде болай. Күз тирәләренә шәмәхә иңдергән, баш түбәсендә күпертеп салган чәч, әллә шиньон, әллә парик, белмәссең. Ниләр генә кыландырмый хәзерге кызлар чәчләрен. Чәче чәч инде, юбкасын кара син аның, каян башланган, шунда беткән. Кыз үзе дә нидер сизенә бугай, йомры тезләрен дә каплый алмаган шакмаклы йон юбкасын тартып-тартып куя.

Мидхәт күңеленнән үзен ишек янына бастырды да… Юк икән инде, үзенең дә бер дә мактаныр җире калмаган. Якалары керләнеп беткән күлмәк, үтүк төсе күрмәгән, тез асты гармун күрегедәй җыерылып килгән джинсы чалбар, аягында күнгә охшатып ясалган «чабата». Култык астында тышы шомарып беткән папка, җилкәсенә җитеп үскән чәч…

Мидхәткә күршесе аның нәкъ шул керләнгән якасына карап-карап ала кебек тоела башлады. Һәм аңа колак артын кашудан башка әмәл калмады.

Автобус килгәнче үк, авызларын авызга куеп сөйләшә башлаган карчыклар, янәшә утыруга, тәмам сүзләрен өзмәс булдылар. Башлары башка тиеп-тиеп китә. Мидхәт аларның сүзләренә колак салды.

– …дрә дә яман кылана инде, Фәһимәкәем. Иң түрдә түшен киереп утырыр, сәдаканы үрелеп алмас, – дип тезеп китте карчык. – Тәмам оятын җуйды инде бу Таҗылбанат. Теге беркөнне, Фәһимәкәем, бер сум сәдакамны алмый. Оятымнан җир тишекләренә кереп кенәләр китәсем килде инде менә! Шул тикле гарьләндем, шул тикле гарьләндем, Фәһимәкәем… Шуннан соң ашка да дәшми башладым әле үден. Ичмасам, Гыйлаҗетдин бабайга бирермен дә, кул күтәреп фатихасын кылыр. Карале, Фәһимә, теге Әюп малаеның кыды да бармыни?.. Бәй, анысы да шул лабартуриягә эшләргә килгән, диләр бит. Расмы шул?

– Һай, Хөббенисаттәй, ул кызның ике яшьлек кызы бар инде. Кияүдә инде ул, малыкаем.

Хөббениса карчыкның маңгаена җыерчыклар өелде, ул авызын бөрештерде һәм, тирән хафа кичерүен сиздереп, зарлануга күчте:

– Минем тиле беркөнне шуның белән су коенган бит әле. Латыйфа Сәмигасы күргән үдләрен. – Карчык, колагын тырпайтып, тыңлап торучы юкмы дип, алга-артка күз ташлап алды һәм күршесенә таба тагын да елыша төшеп сөйләп китте: – Анадан тума шәрә диярлек, комда кыдынып ятканнар, Фәһимәкәем. Үде дрә дә дифа, дрә дә сылу, ди… Беднең Дарифулланың авыды колак артына җиткән, ди. Кияүдәге хатын белән сулар коенып йөри икән бит, тилекәй. Менә гыйбрәт димәсәң дә гыйбрәт инде, өйләнми генә бит, җаннарыма тиеп бетте инде, нишләп кенәләр карамадым, тәмам тәкатьләремне корытты. Уйлап торам-торам да хафага калам: әллә, мәйтәм, олкып-йолкып, чит-ятлардан өлеш алып йөри микән, мөртәт? Юксам бер садаган кыд булса да ярап торыр ие үденә. И-и, Фәһимә, сиңа да үпкәлим инде, син дә тапмадың үденә берәрсен. Шәһәрдән кирәкми, юка сыйраклар аңа ярамас, чыдамаслар. Наратбашта юкмы шуңа тиңнәр? Наратбаш кыдлары элек-электән эре сөякле була торганнар ие. Димлә әле үденә берәрсен, син бит аңа дрә дә һәвәссең…

– Мин синең ул гыйбадыңа кыз димләмим хәзер, Хөббенисаттәй. Нурыйхан Тәслиясе ярамады аңа, Исламгали Җәмиләсенең буе кечкенә дип сайланган була. Сабирҗан Фирдәүсәсе йөреп-йөреп карады – боткалары пешмәде. Синең ул җан көегең үзе гаепле, Хөббенисаттәй. Чакма таштай чәчрәп торса икән. Эшен эшли, дәрте-дәрманы аңа җитә, беләге талусыз булсын, кызлар янына килдеме зрә дә тарау бит ул синең Зарифуллаң. Хәзерге кызлар бит алар чәчрәп торган егетләрне яраталар. Юк инде, юк, Хөббенисаттәй, синең ул тешәмәгән нәмәстәңә мин кыз димләмим яңадан, үзе тапсын.

Хөббениса карчык хурланды, иреннәрен бөрештерде, дәшмәс булды. Ирен читләрен сөрткәләп, утырган урынында борсаланып алды, шуннан соң гына, тамак кырып:

– Исламгали Дамиләсен мин үдем яратмадым. Атасы чи ялкау, анасы, урамга чыкса, өрән салырга тора…

– Ә сез иркенләп утырыгыз, сыярбыз, – диде кыз, аягын алмаштыра-алмаштыра басып торган Мидхәткә. Кыз шулай диюгә, Хөббениса карчык шул якка күз ташлады.

– Әнә бит алар ниндәйләр, үдләре үк алларына утыртырга торалар. Минем Дарифуллам андый түгел шул.

– Әбекәй, юкка сукыранмагызсана. Бу кыз сезгә урын бирмәсә, басып барасыгыз иде бит әле. Рәхмәтегез шулмы? – диде Мидхәт карчыкка.

– Дрә дә яман дур идгелек эшләде инде, егылыплар китәрсең.

– Ә сез аңа бөтенләй игътибар итмәгез, кортка кеше ни сөйләмәс, – дип тынычландырырга тырышты Мидхәт карчыкның зәһәр сүзләреннән кызарынып киткән кызга.

– Ә мин аны тыңламыйм да. – Кыз, итәкләрен җыя төшеп, тәрәзә янынарак елышты. – Больницага килсә, мин аңа иң калын энә белән укол салырмын…

– Мин сезне Карамалыда беренче күрәм, нинди җилләр ташлады бу якларга?

Кыз, Мидхәтнең сораштыруын ошатмыйча, гаҗәпләнүен сиздереп, иңбашын җыерып куйды.

– Әллә сез Карамалыга килгән бер кеше белән танышырга дип ел башыннан ук йөкләмә алып куйдыгызмы? Юкмы? Шулай дисәгез генә. Биредәме? Биредә мин практика үтәм, больницада, – диде кыз һәм, сөйләшергә теләмәвен аңлатып, күзләрен тәрәзәгә текәде.

– Димәк, сез табиб буласы кеше?

– Түгел, сестра гына, нибарысы шәфкать туташы, – диде кыз, Мидхәткә карамыйча.

Алда утырган карчык яшьләр ягына әйләнеп тагын нидер әйтергә теләгән иде, күршесендә утыручысы:

– Куй инде, куй, Хөббенисаттәй, яшьләр белән булышма. Безгә бүлергә калмаган инде, бүленәсе бүленгәндер…

…Район үзәгенә автобус кырык минутлар чамасы барды. Башларын башка терәп, юл буе сөйләшеп килгән карчыклар да тынып калдылар. Һәркем үз дөньясына кереп чумды.

Автовокзалга якынлашуга, пассажирлар кузгалыша, әйберләрен барлаштыра башладылар. Мидхәт янәшәсендә утырган кызга нидер әйтергә теләде, әмма автобус туктауга, кыз урыныннан торды һәм, Мидхәткә мизгел дә игътибар итмәстән, ишеккә юнәлде. Шулай да автобустан төшеп төрлесе-төрле якка сибелгәндә, кыз аңа карады һәм сизелер-сизелмәс кенә елмаеп саубуллашкандай итте.


Баш агроном, буш җиңен кесәсенә тыккан килеш, бүлмәсе буйлап киләп сара иде инде. Мидхәт килеп керүгә, ул аңа исән кулын сузды.

– Мин инде килмисең дип торам. Йә, ниең бар? Ниндидер доклад та язып өлгергәнсең икән. Утыр да укый башла, – дип боерды ул Мидхәткә, өстәл яныннан урын күрсәтеп. – Җәтрәк, ике сәгатьтән бюрога китәм.

Мидхәт, тәфсилләп, һәр тәкъдименә аңлатмалар кертә-кертә, докладны укыды. Баш агроном һәммә картограммага күз йөртә барды һәм караган берсен читкә этәрә торды. Ул бер, ияген кагып, Мидхәтне куәтләде, бер, башын чайкап: «Ай-һай!» – дип куйды. Ниһаять, ул арыды булса кирәк, торып, ишекле-түрле йөренеп килде.

– Менә нәрсә, сабыр итеп тор әле син. Баш катты. Тәмәке көйрәтеп алыйк, – Вәлиуллин форточканы ачты, тәрәзә яңагына сөялеп, сыңар бармагы белән чиртеп кенә каптан сигарет чыгарды, җай гына ирененә элде, шул ук сыңар кулы белән ипле генә шырпы кабызды һәм, төтен боҗраларын ачык форточкага озата-озата:

– Син соң әле бу докладыңны Талип Кәрамовичка укыттыңмы? Ул нинди фикердә?

– Кайсысы турында? Звенолар оештырудамы?

– Әйе, шунысын, мәсәлән?

Мидхәт, уңайсызлану тоеп, малайларча борынын тартып куйды, сул кулы белән маңгаен сыйпаштырды.

– Укытмадың, димәк?

– Укытмадым. Гомумән, ни белә ул Бикмуллин авыл хуҗалыгында?

Баш агроном Мисбах Вәлиуллин яшь агрономга кызыксынып, хәтта бераз кызганып та карап торды, аннары авызындагы сигаретын тәмәке савытына төртеп сүндерде дә дәшми-тынмый гына җыена башлады.

– Бөртеклеләрдән югары уңыш алу бер звенолар оештырудан гына тормый. Бу – һәркемгә билгеле хакыйкать. Ә менә Мальцев ысулы белән туфракны эшкәртергә исәп тотуың һәм аңа быел ук керешергә теләвең белән килешергә була. Ләкин яңалыкмы бу? Овсинскийның китабын кулыңа төшереп караганың бармы синең? Бар, дисең. Рус агрономы Овсинскийның, Америка фермеры Эдвард Фолкнерның китапларын да укыдым, дисең. Анысы әйбәт. Ә бәлкем, безнең шартлар башкадыр? Ашыкма әле син нәтиҗә ясарга. Авылыгыздагы галим әйтсен әүвәл. Шуннан, ихтимал, җыеп кына нәтиҗә ясарга да ярар. Тәк, мин киттем, кемгә дә булса бу докладыңны күрсәткәнче, син аны башта бик әйбәтләп уйла әле, Мидхәт. Килештекме?!


Күтәрә алмастай нинди зур өметләр белән барган иде бит Мидхәт баш агроном каршына. Ә ул нишләтте? Бер селтәнүдә атты да бәрде. Гарьлегеңнән җир тишекләренә керерсең, билләһи.

Мидхәт төшеп калган автобус авыл ягына борылып кына бара әле. Ул турыга авылга кайта алмый, аңа бераз тынычланырга кирәк. Бигрәк каты тондырды бу баш агроном Мидхәткә, ай-һай, каты сукты. Үз-үзенә урын табалмый. Ярый әле, басу бар, шунда килсә, җан тынычлыгы таба, игеннәр арасына кереп басса, күңеле сафланып киткәндәй була. Арыш басуына җитте. Яшькелт-сары арыш акрын гына искән җилгә чайкалып тора. Борынга әчкелтем серкә исе тула. Җил исеп куйган саен, башаклар пышылдашып, сөйләшеп алалар кебек.

Мидхәт, яңа баш кысып, мыек типкән башакларны учына җыйды. Кош баласын кулына алгандай, аларны назлап кына сыйпаштырып торды. Бөтен тәне буйлап кымырҗу йөгерде. Басу ызанында гына кирәкмәгән юан кәүсәле бер каен үсеп утыра. Мидхәт бу каен янына еш кына тукташтыргалый иде. Аның калын кайрылары, кантарланып, карт кешенең бит җыерчыкларына охшап калган, корып кипкән ике ботагы, күктән мәрхәмәт сораган кебек, өскә, җиһанга төбәлгән.

Мидхәт шул каен янына килеп басты, аркасын каенга терәп, җиргә утырды. Докладын тез өстенә салып, тагын бер тапкыр актарып чыкты. Кичә генә әле шушы папкага никадәр өмет баглый иде, йөрәге дәртләнеп тибә, күңел күгендә берсеннән-берсе матур һәм гүзәл хыяллар туа иде.

Шул татлы хыяллар ярты көн эчендә юкка чыкты. Мидхәт уч төбенә бер башак алды. Аксыл-яшькелт төскә кереп, кабырчыкларга яшеренеп, бөртек туена. Ул әле сөт сыман бер хәлдә. Күп тә үтмәс, күксел-яшел төскә керер, туеныр, эч салыр һәм сихри бер көчкә ия булган батырга әверелер.

Икмәк. Һәммә нәрсәдән олы, егәрле азык син. Синнән башка таулар киселми, җирләр сөрелми, ирләр ир булмый, яулар басылмый, җаннар үрчеми.

Меңнәрчә еллар кеше икмәк игә. Тарих сөйли. Мисырлыларның бөек пирамидалары кырык гасырдан артык тора инде. Шул пирамидалардан яңадан-яңа табутлар табалар. Алар алтын-зөбәрҗәткә төренгән булыр, зиннәтнең хисабы булмас. Ә менә шул алтын, зөбәрҗәт арасыннан таш савытларга салган икмәк бөртекләре килеп чыга. Чорлар аша килә-килә «алтын» бөртекләр төсләрен җуйганнар. Әмма кайчандыр кояштан егәр алган шушы бөртек безгә кадәр яши алган. Ашхабад шәһәре янындагы борынгы бер торак урыныннан җиде мең ел элек күмелгән бодай тутырган чүлмәк тапканнар. Археологлар әйтүенчә, ул якларда икмәкне шул вакытларда ук күпләп иккәннәр. Иң гаҗәбе шул: сугарып иккәннәр.

Мидхәт арыш башагын учына йомды, һәм ул уч төбендә җан иясе кыймылдагандай бер хәрәкәт тойды.

Тормыш. Кояш егәрен меңәр ел эчендә саклый алган башак-бөртек. Җан иясе. Гасырлар шаһиты. Ни өсти алыр Мидхәт шушы мәңгелек кәсепкә? Меңнәрчә елларның бер чорын гына яшәүче кеше ич ул!

Менә шулай, берьюлы өмете өзелде Мидхәтнең. Моңа чаклы күңелендә, докладына инанырлар, дигән өмет чаткысы йөртә иде, хәзер барысы челпәрәмә килде. Мидхәт, ни эшләргә, ни кылырга белми башын иеп, карт каенга сөялгән килеш тора бирде. Нигә аны берәү дә аңларга теләми?

Әрсезнеке замана! Менә ул хакыйкать. «Тыйнаклык кызлар сөйгәндә генә әйбәт ул», – дияргә ярата иде аның бер укытучысы. Хәзер исә Мидхәт бу мәсьәләдә дә аның белән килешә алмас иде.

Чәчү беткән көн, алар икәүдән-икәү генә шушы каен төбендә сөйләшеп тордылар. Вәгъдәләр бирешмәсәләр дә, Мидхәт сизде: кыз аңа битараф түгел. Тамчы аңа күтәрелеп карарга оялып торды, озын керфекләрен түбән төшереп, Мидхәттән матур сүзләр көтте. Мидхәт артык дулкынланды, ниндидер каушау тойды һәм көрсенеп куйды, әмма матур сүз әйтергә кыюлыгы җитмәде. Шуңа да, хәтта шуңа да Тамчының керфекләре калтыранып, күтәрелеп китте. Кара күзләре белән Мидхәткә өздереп карап алды…

Тамчы турында уй йомгагы сүтелә торды, Мидхәт каеннан аерылды да юлга төште. Аяк астында калын тузан. Юлга баскан саен, туфлиләргә, бөркелеп-бөркелеп, тузан кунды.

– Яңгыр кирәк, бик кирәк иде яңгыр…

Уч төбен ачты, уч төбендәге башакка, җан иясенә дәшкәндәй:

– Син яңгырдан мәхрүм, мин мәхәббәттән, башаккаем! – диде.

…Кунак йортына кайткач, ул диванга кырын төште һәм, бер ноктага текәлеп, шул ук вакытта һични күрмичә, уйланып ятты. Аннары битараф бер рәвештә бүлмәсенә күз йөртеп чыкты. Бүлмәсе зур түгел, ләкин күңел тынычланырдай пөхтә иде: диван, язу өстәле, радиоалгыч, «Юность» телевизоры, китап шкафы, телефон. Телефонны председатель куйдырды. Боерыкны телефон аша гына бирә. Җитмәсә, эшеңдәме син, юкмы дип, кат-кат тикшерә.

Үчле кеше – эчле кеше. Килер бер көн, Мидхәт тә үсәр. Талип Бикмуллинның түшәме – председатель. Ә менә Мидхәт Бәдретдинов – үсәсе кеше. Димәк, баш имәскә, көрәшергә кирәк, җиңәргә кирәк. Тормыш, яшәү көрәштән гыйбарәт.

Егет күңеленә әнә шундый татлы уйлар йөгерде. Тик бераздан инде ул үз-үзен тиргәргә кереште. Их, син, катык борын, кая үреләсең? Кем белән тиңләшәсең?..

Авыр булып китте Мидхәткә, ул үзен кыйнап ташлаган кешедәй сизә. Докладына нинди генә өметләр багламады: йокланмаган төннәр, кино караудан да баш тартып, исәп-хисаплаулар белән шөгыльләнгән кичләр… Юк инде, булмады болай булгач.

Мидхәтнең күңел кыллары нечкәреп китте. Балаларын явыз песи туздырып ташлаган кош оясына охшап калган иде егетнең күңеле.

24

Дулкынланып торган бодай басуы кырыеннан, су өстенә калкып чыккан дельфин сыман, председательнең газигы йөзә. Менә ул сулга борылды, кыр ышыклау урманы буйлап китте.

Бодай кырын үтеп, көнбагыш басуына җиттеләр. Көнбагыш чәчкәгә йомарланган инде, менә-менә күзләрен, ачып, кояшка багарга җыена сыман. Юл Һаҗәр чокыры буйлап сузылды. Тизлеген баса төшеп, машина түбән тәгәрәде. Чокырны чыгуга, дугалы ат күмелерлек кукуруз басуы буйлап элдерделәр. Талип янәшәсендә утырган партком секретарена карамыйча сөйли башлады:

– Киләсе елга бу «кырлар патшасын» бермә-бер ким чәчәчәкбез. Өченче көн Башкортстанга чыккан идем, ни күрим, кукуруз урынына солы чәчкәннәр. Сезгә мәгълүм булса кирәк, – диде Талип, секретарьның йөзендә канәгатьсезлек билгесе күреп, – яхшы туфракта солы кукурузга караганда ике берәмлек артык азык бирә. Аннары солы бит ул – безнең як культурасы, аксым да аңарда дүрт тапкыр артыграк икән. Тритикал, беркадәр күләмдә кукуруз, солы, көнбагыш белән аралаштырып йомшак бодай игә башласак, сугарулы болын көйләнсә – менә безнең комплекска азык, Әдһәм абый.

– Анысын дөрес әйтәсең, солы – безнең культура. Революциягә кадәр солы чәчмәгән крестьян булмаган. Сугышка чаклы да бик күп игә идек без аны, бары тик «кыр патшасы» гына кысрыклый алды…

Колхоз председателе белән партком секретаре ике-өч көнгә бер кырларны әйләнеп кайталар. Борчак өлгереп килә иде, бүген шунда юнәлделәр. Талип агрономны да үзе белән алырга уйлаган иде дә, ул каядыр китеп барган булып чыкты.

– Галимебез басуларыбызны башкачарак бүләргә тәкъдим итә, урман полосаларын да үзгәртергә туры киләчәк.

– Урман полосаларын күчереп утыртуны җиңел булыр дип уйлыйсызмы, Әдһәм абый?

– Җиңел эш түгел анысы…

– Урман полосасы үз җае белән эшләнер ул, мине бүген комплекс борчый. Сихер белән генә төзисе иде шуны. Материаллар җитми, якшәмбедә Әлмәткә китәм, тимер-бетон әйберләр заводы директоры янына. Әй, сүлпән кыланалар да соң бу төзүчеләр! Җитмәсә, Алексей Михайлович ярдәме белән йөз илле баш токымлы сыер бирергә ышандырдылар. Килеп алыгыз дип, телеграмм суксалар? Ул сыерлар аяк астындагы үләнне дә иелеп ашый белмиләр, ди. Алга салганны гына ашарга өйрәтелгәннәр икән. Эшләр болай барса, быел да комплекссыз кышларга туры килмәгәе безгә.

– Комплекс мәсьәләсендә минем киңәшкә мохтаҗмы син?!

– Их, өф итеп кенә суырып аласы иде шул тимерле бетон материалларны.

– Мин һич төшенә алмыйм шул колхозара төзелеш оешмаларының системасына: эшче бездән, материал алардан…

– Өч ел гомеремне сарыф иттем мин ул комплекска. Шуннан соң кул селтимме! Юк, иртәгә үк барам директорга, кирәк икән сарык, кирәк икән сыер бирәм…

– Сыеры артык булыр, сарык та бик җиткән. Минем бер карт сарык бар, иртәгә барасы итсәң чалып куярмын.

Талип тизлекне акрынайта төште, партком секретаре ягына күз ташлап алды.

– Юк, Әдһәм абый, сез пенсиягә китсәгез, мин дә бу эштән китәм. Икенче берәү белән шулай эшли алуыма ышанмыйм.

Харисов аның соңгы сүзенә җавап кайтармады.

– Бүген үк борчакны хәл итеп куярга кирәк. Уңмаган икән, нишлисең инде. Бөртеккә икән – бөртеккә, силоска икән силоска чабып салырга кирәк булыр. Әлмәткә өлгерерсең…

Талип авыз чите белән генә көлемсерәп куйды.

– Минем ул сортлы борчак турында ишетәсем дә килмәгәнне белмисезмени соң, Әдһәм абый?! Үзегез хәл итегез. Беләсезме, мин ул агрономыбызга ышана башладым. Эшкә бик хирыс булып чыкты егет. Җиде басулы чәчү әйләнеше планлаштырды. Туфракны Мальцев ысулы белән эшкәртү турында төпле генә тәкъдимнәр кертте. Чәчү тирәнлеген, чәчү нормасын тикшерде. Яңа чәчкечне сынап карарга ниятли. Һәр басуда минераль ашламалар кулланудан уңышның үсешен тикшерә… Инде сортлы борчакка килгәндә… Бу бәхәс аңа да, миңа да файдалы булды дип уйлыйм мин.

– Сезгә файдалыдыр да бит… Колхозга ни файда аннан! Ашлама салган булсак, бәлкем, бүген бу турыда бәхәсләшеп тә тормас идек. Ә хәзер ике йөз гектар борчакны силоска тапап салырга туры киләчәк. Үзсүзлелекнең дә бер чамасы булырга тиештер…

Талип дәшмәде. Алдагы сортлы борчак басуына карап бара башлады. Басуга урыны-урыны белән саргылт төс иңә башлаган. Әмма борчак тигез өлгерми, калкурак җирләрдә сарылык куера төшкән.

Газик туктауга, Талип беренче булып җиргә басты һәм, биленә таянып, зәңгәр күккә карады. Анда, өзелеп-өзелеп, сабан тургае сайрый иде.

Харисов полоса буена игътибар итте. Буй урман буенда борчак яшелрәк иде. Ләкин бу сирәкләнгән агачлар турында гына шулай. Харисов шунда таба ашыкты. Полоса сирәкләтелмәгән турыда борчак, кар калын яткангамы, кояш-җил тимәгәнгәме, базда үргән бәрәңге кебек, зәгыйфь булып югарыга үрләгән.

Председатель белән агроном арасындагы бәхәсне Харисовның менә шул борчакка бәйле нәтиҗә аша чишәсе килә иде. Кайчак аңа Талип та, Мидхәт тә хаклы күренә. Шунда ул үзен нинди дә булса нәтиҗә ясарга сәләтле түгел дигән төшенкелеккә бирелә, шул ук вакытта һәркайсының хакыйкатькә якын торуын йөрәге белән тоя иде.

Килә-килешкә Талип аңа бер уч борчак йолкып бирде.

– Бер дә бүтән түгел, чәчәктә чакта эссе куырган бу борчакны. Агроном маташтыра гына, сүзен өскә чыгарырга маташа. Безнең туфрак борчак уңдырмаслык кынамы! – Талип, иелеп, бер уч туфрак алды да, җылысын тойган сыман, офык читендәге ашъяулык хәтле генә болытка карап торды. – Безнең туфракны учыңа кыссаң, май чыга. Шушы атнада яңгыр да явып китсә, борчак булачак әле бу басуда, Әдһәм абый.

– Бирсен иде дә бит Ходай…

Талип чыраен сытты, черт итеп җиргә төкерде.

– Гайзулла җизни янына җомгага йөрисезме әллә, Әдһәм абый? Динле кеше сыман сөйләшә башладыгыз.

– Җизнәң янына кереп чыгарга бик ярый иде дә, вакыт җитенкерәми. Синең ул җизнәң бер дә җайга килмәслек кеше түгел, минемчә. Ә менә тутаң белән сөйләшүе кыен, авыз ачарга бирми. Кан дошманы диярсең.

– Бүре баласын бүреккә салсаң да… диләрме әле?..

– Бүреккә салырдай гына түгел шул ул тутаң, Талип туган. Ә Гайзулласы аның – болганчык еллар корбаны гына…

Талип дәшмәде, эче-эчкә ябышкан кузакны авызына кабып җибәрде.

– Яшисен яшәгән инде ул картлар, Әдһәм абый, инаналар икән Аллаһы Тәгаләгә, инана бирсеннәр. Алар буыны китүгә, Карамалыда дингә ышанучы да калмаячак. Комплексны төзеп, терлекчелекне индустриаль юлга гына салыйк. Аннары яңа авыл үсеп чыгар. Тормыш шартлары тагы да әйбәтләнер. Шуннан соң кем генә…

Харисов, сул күзен кыса төшеп, Талипка карады.

– Дингә ышанган кешегә квартир алыштыру – бер почмактан икенче почмакка күчеп намаз уку гына ул. Синең җизнәң Гайзулла да, тутаң Таҗылбанат та кигән чалмаларын тиз генә салмаячаклар әле, Талип.

– Гайзулла җизни кебекләр безнең дошман була алмый. Бер аягы гүрдә торган кешедән мин курыкмыйм. Киресенчә, кызганам мин аларны. Безнең идеяне, безнең омтылышны, кая таба баруыбызны күрмәгәннәре өчен кызганам.

– Ә синең ул җизнәң кызганыч түгел, Талип. Ул, мөгаен, сине кызганадыр әле. Көн-төн чабасың, бер караңгыдан икенче караңгыга эштә югаласың. Ә ул бит сыпырып кына сәдака жыеп утыра, җитмәсә, колхоздан ярдәм өмет итә. Юк, кызганыч түгел синең ул җизнәң, Талип, кызганыч түгел. Мин аның белән бер авылда алтмыш еллап яшим. Без икебез дә – бер чама кешеләр ич. Тик язмышлар, теләкләр, уй-хыяллар гына башка. Йөргән сукмакларыбыз бер, эчкән суларыбыз бер, колхоз басуыннан ашаган икмәкләребез бер, тик кыйблаларыбыз гына икебезнеке ике якта.

– Таптыгыз дошман, Әдһәм абый. Үткәннең шәүләсе ул Гайзулла җизни хәзер.

– Кем генә булмасын, ул – минем идея дошманым. Авылга мәчет салырга акча бирергә ышандырган. Картлар Фәхригә иске мәчет нигезен сорап килгәннәр…

Талип кулын селекте, ашыкмый гына машинага таба китте.

– Иртәгә бу кырга комиссия җибәрергә булыр. Тикшереп, идарәгә җиткерсеннәр.

– Син беләсеңме әле Гайзулла җизнәңнең кем икәнен? – дип, баштагы сүзен дәвам иттерде Харисов, Талипка ияргән җайдан.

– Әллә соң, тотып, үзен Себергә озатабызмы, Әдһәм абый? Мәчет тә салырга җыена икән…

Бикмуллин партком секретарен кинаяләп үрти иде. Алар арасында шуңа охшаш бәхәсләр еш кына булгалап тора, мәгәр бәхәс җитдирәк төс ала башладымы, Талип тизрәк көлке белән бетерү ягын карый.

Партком секретаре председательдә дорфарак кыланыш күрә. Ләкин эшенә дәррәү, кыю тотынганы, аннан битәр тотынган эшен җиренә җиткермичә тынгы белмәгәне өчен, ул аның мондый гына кимчелекләрен гафу итә иде. Әлеге дә баягы комплекс проектын гына ал син… Башта район авыл хуҗалыгы идарәсенең план бүлегендә югалып йөрде, анда гына эш чыкмагач, кайтты да идарә утырышы җыйды. Комплекс салу турында карар чыгарылды. Ышандырды бит идарә членнарын, тәмам котыртты. Аннары районга чапты. Мәгәр Хөснетдинов тегенең күчәр башын сындырып җибәргән. Имеш, безнең генә көч җитәрлек объект түгел бу. «Берек» моңа керешсә, район колхозларына бирелә торган төзү материаллары барысы да баш-аягы белән шунда кереп бетәчәк. Бәясе дә җилле: бер миллион сум. Бу инде – «Берек» нең бер еллык кереме дигән сүз.

Тотынган, үзе инанган эшен ташлый торган кешеме Талип! Харисовны үзе белән Казанга алып китте. Тәкәбберлек, кыюлыкны Талип инде кешедән сорамас һәм кешедән өйрәнмәс. Башта алар госпланда булдылар, аннары министрлыкта. Алар гына хәл итә алмагач, тагын берничә урынга кереп зарландылар. Анда да нәтиҗәле, күңелгә хуш сүз ишетмәгәч, өлкә комитетына юнәлделәр. Шунда Харисов тагын бернәрсәгә инанды. Талип кая гына бармасын, кемгә генә кермәсен өмет өзми, ышанычын югалтмый.

– Юк, Әдһәм абый, шундый республика да бер комплекслык төзү материаллары бирә алмаса! Акча туздырып, үкчә ите ашатып, нигә килдек соң без монда?!

Чал чәчле, йөз-кыяфәтен күрү белән, кешедә хөрмәт тудыра торган Харисовны тикмәгә генә үзе белән йөртми иде председатель. Башта ул сүзне олы кеше итеп аңа бирә, аннары гына үзе гәпләшә башлый.

Өлкә комитетына керер алдыннан, Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле янына туктап тордылар. Һәйкәл тирәсендә кәрзин-кәрзин чәчәкләр, хозурлык, тантана – һәммәсе күңелне җәлеп итәрлек. Аннары бакча ягына таба атладылар, эскәмиягә утырдылар. Секретарь аларны сәгать дүрттә кабул итәрмен дип ышандырган иде. Офицерлар клубы өстендәге электр саннары белән язылган сәгать әле өчне генә күрсәтә.

Әдһәм алҗудан кымырҗып торган аякларын сузыбрак җибәрде. Аяк астында уралган күгәрченнәргә кесә төпләрендә качып калган бөртекләрне сипте.

– Торып-торып хәйран калам бу шәһәр күгәрченнәренә, билләһи, бер дә курыкмыйлар. Үзләре тагын – пошмас җаннар.

– Хуҗаларына охшаганнар, әрсезләр, мал иясенә иярә, диләр бит, Әдһәм абый, – Талип кулын селкеп куйды, тез өстен ышкыштырды. – Биредә дә бу эшнең очына чыга алмасак, иртәгә Мәскәүгә китәбез, абзыкаем. Әзерләнеп торыгыз…

Бу ике-өч көн эчендә Талип йөзгә-биткә ябыгыбрак китте, чырае үзгәргән, күз төпләренә шәмәхә төс иңгән иде. Аңа комплекс җене кагылган – шуннан башка һичбер нәрсә күрми һәм күрергә дә теләми иде кебек.

– Вәгъдә бирсәләр нишлибез инде?

– Госпланнан фатиха алабыз да кайтып китәбез, Әдһәм абый.

– Бу гостиницада төн буе күзгә йокы керми.

– Шау-шуга шулай ул, Әдһәм абый. Бүген дә булмаса, минем бабайларга барып йокларбыз. Аларда тынычрак, үзәк урамнардан ерак торалар.

– Ничек тә хәл итәсе иде инде.

– Ни әйттең дә бит, Әдһәм абзыкаем, – Талип тез башына шап иттереп сугып алды. – Шуңа шаккатам мин: шул эшкә район үзе биш куллап алыныр урында безне чаптыра.

Талип утырган җиреннән торды да, кулын артка куеп, арлы-бирле йөренергә тотынды. Харисов утырган эскәмиягә берәү, килеп, аркасын терәде.

– Их, Әдһәм абый, эшкә кыю тотыну, аңа тиз керешү җитми әле безгә. Әйтик, госплан, министр шуны хәл итә алмый идеме? Проекты төзелгән, сметасы исәпләнгән. Кайда да булса ниндидер бюрократ аяк чала. Кодрәтем җитсә себереп кенә алыр идем дә үзләрен… Һәм утыртыр идем урыннарына чын мәгънәсендә эш кешеләрен…

Харисов янәшәсендә утырган кеше аларга кызыксынып карап-карап алды. Ахыр түзмәде, салкынчарак булса да, пальто капламаларын җилбәгәй җибәргән Талиптан күзләрен алмыйча:

– Прогрессның үз тизлеге бар, иптәш. Гафу итегез, исемегезне белмим. Кемгә болай усалланасыз?

– Хакыйкать эзлибез менә. Таба алган юк әле, өч көн чабабыз инде.

– Әйе, җиңел түгел яңага юл ярулары, – диде агай, Талипның хәленә кереп.

– Кузгалырга вакыт түгелме инде, Талип, безгә?

– Әллә, мәйтәм, Әдһәм абый, кесәгә берәр йомры таш тыгып керәсеме? Куркытып карарга, ә?! Ха, ха, ха…

Талип шулай диюгә, эскәмиянең икенче башындагы кеше дә кеткелдәп көлеп алды. Бу кирәкмәгән таза, юан гәүдәле, эре сөякле кеше иде. Алар кузгалгач, ул да торып басты.

Менә алар кабул итү бүлмәсенең ал ягында утыралар инде. Талип, ниндидер тартыну тоеп, башын-муенын бормыйча гына, стенадагы рәсемнәрне күзәтте. Харисов бераз дулкынлана, секретарь янына кергәч әйтәсе сүзләрен барлый кебек иде.

– Бу да хәл итмәсә, бүген үк кайтып китәбезме? – диде ул, утыра торгач.

– Син дә картайдың, Әдһәм абый, Галимә апаны сагына башладыңмы әллә?

– Ул картлык сиңа килмәс дисеңме?!

– Килерен килер инде ул, Әдһәм абый. Кем әйтмешли, уттан-судан качсаң да, үлемнән качып булмый, – Талип күлмәк якасын тарсынып, муенын як-якка боргалап алды, алай да җиңеллек тоймагач, өске сәдәпне ычкындырды. – Хикмәт, минемчә, шунда: ни бәрабәренә яшәп үләсең. Изгелекләр, явызлыклар бизмәне бар, диләр бит.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации