Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:20


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 47 страниц) [доступный отрывок для чтения: 15 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Председатель, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, бөрчек-бөрчек тир баскан бит-муеннарын сөртергә кереште. Җыелыш яңадан гөжләп алды, Мидхәт тыныч кына утыра кебек иде, ләкин Талип күз кырые белән генә күрде: агрономның да эчендә ниндидер ут көйри иде.

Талип урынына утыргач, Харисов аңа күз төшереп алды. Олы җанлы булырга теләү әйбәт сыйфат, кем яратмый аны, кем яхшы атлы булырга теләмәс иде. Ләкин ин мөһиме улмы? Ул түгел. Иң мөһиме: аңлармы ул кеше синең яхшылыгыңны?

Харисов үзе сүз алды һәм әйтәсе сүзен җыелышка җиткерде кебек, аны аңладылар, ул Зарифка начарлык теләми, ләкин партком секретаре да, карт коммунист Чапай Мөлек кебек, егетне партиягә алу ягында түгел, берәр ел сабыр итү ягында.

Партком секретаренең шулай чыгыш ясавына Талип авыз кырые белән генә елмаеп утырды. Ул соңгы минутка чаклы коммунистларның Зариф Бакировны яклауларына ышаныч тотты. Шулай булганда, барысы да җанланачак иде: агроном да үз кысасына әйбәтләп кереп утырыр, лаборатория хезмәткәрләре дә колхоз эшенә кысылып йөрүләрен ташларлар.

Ләкин нәтиҗә Талип уйлаганча барып чыкмады. Бакировны партиягә алу-алмау мәсьәләсен тавышка куйгач беленде: Зарифның кандидатурасы үтмәде.

15

Ул канәгать иде, ул җиңде. Бригадирны «Берек» колхозы коммунистлары үз сафларына алмадылар. Мидхәтнең чыгышы нәкъ үз вакытында булды. Председатель бригадирны яклап чыкты, әмма барыбер ул дигәнчә булмады. Шулай, Талип Кәрамович, мин сезгә Садыйков булмам. Мин Карамалыдан качып китмәм, мин дөреслек өчен көрәшә белермен.

Кояш баеп бара. Көн буе явып торган яңгыр болытлары кичке якта уңып калдылар, хәтта шәфәкъ ягы аязып, кызарып, янып тора. Шагыйрьләр әйтмешли, шәфәкъ белән шәфәкъ үбешкән чак. Их, менә хәзер янында аны аңлаган кеше булсын иде. Мидхәт күз алдына Тамчыны китерә. Күңелендә шул кызны күрәсе килү теләге уяна. Күрәсе иде дә иң изге серләреңне уртаклашасы иде үзе белән. Тамчы! Юк, юк, Тамчы гына, башка һичкем түгел, ул гына кирәк иде Мидхәткә бу минутта.

Әмма Мидхәтнең күз алдына озын буйлы, чандыр гәүдәле Вафа килүгә, егетнең йөрәге кысылып куйды. «Вафа-җәфа, хәзер үк югал күз алдымнан!» – дигәндәй, күзен йомып, башын чайкап алды.

Тугайларга, кыр-басулар өстенә эңгер иңә башлады. Мидхәт нигәдер Таз тауга таба атлый. Тау түбәсендәге каланча очында соңгы кояш нурлары. Аяк асты пычрак, итекләр таш аскан кебек авырайды.

Мидхәт борылды да су буена төшеп китте. Авыл ягында адашкан сарык бәрәне бәэлди, этләр һау-һаулап өрә. Кич, бераз дымсу, шулай да җылы, хәтта бөркүрәк. Мидхәт плащын салып җилкәсенә ташлады. Әйе, әйе, аңа тынычланырга кирәк, аулаграк урын табып үзалдына уйланырга, фикерләрен бер эзгә салырга кирәк иде.

Мидхәт атлаган сукмак кисәк кенә авыл очына борылды һәм Зур күл яры өстенә килеп чыкты. Авыл урамнарында утлар кабынды, клуб түбәсендәге дәү радио торбасыннан музыка ишетелә – вальс уйнаталар. Күл өстеннән выжлап үрдәкләр очып үтте. Күлнең аръягындагы усаклыкта каргалар кыштырдашып-шыбырдашып куялар.

Мидхәт яр кырыена килеп басты. Күл өсте тын. Кайдадыр адашкан бер үрдәк бакылдаганы гына ишетелгәли иде. Шул тавышларның барысын да күмеп, берәүнең тыенкы гына көлгәне ишетелде. Бу көлүдә иркәләнү дә, назлану да бар кебек иде. Мидхәт әйләнә-тирәсенә күз йөртеп чыкты. Кеше-фәлән күренми. Ләкин тавыш килде бит, ишетте бит ул «аның» көлүен, эче белән, йөрәге белән тойды.

Менә алар. Кыз белән егет, кулга-кул тотынышып, яр буйлап киләләр иде. Вафа белән Тамчы. Йөрәге дөрес сизгән икән, Тамчының көлүе иде бу.

Вафа Тамчының ике кулыннан тотып әйләндереп җибәрә дә, җай китереп, җиңел генә күкрәгенә кыса, үбә. Озак итеп үбә. Мидхәтнең йөрәге кысылды, ул хәтта Тамчының ирен тәмен тойган сыман булды. Аның беркайчан да болай кимсенгәне юк иде әле. Эш дип, хезмәт-вазифа дип, моңа кадәр күңел түренә яшереп йөрткән Тамчыга карата булган изге хисе көчле дулкынга эләккән көймәдәй чайкалып куйды.

Тамчының сөйгәне бар, ул Вафаны ярата. Кулга-кул тотынышып, Зур күл буенда йөриләр. «Колга» белән «Тәкәрлек». Мидхәт эчтән гарьләнде. Нидер күреп җиткермәде ул, нәрсәнедер кулдан ычкындырды. Өлгерер кебек иде әле, ә ул әнә соңга калган булып чыга. Йөрәк әрнешә, күңел түреннән үпкә хисе калкып чыкты.

Кемгә?

Әлбәттә, үзенә, бер үзенә генә.

Әйе, Тамчының сөйгәне бар, ул Вафаны ярата. Мидхәт эчтән газапланды. Дөнья куып, үз-үзен онытып мавыгып эшләп йөрүе, председатель белән дәгъвалашып-тиргәшеп бәхәскә керүе, җыелышларга барып, бригадирны хурлавы, ниһаять, дөреслекне исбат итәм дип, эшли башламас борын үзенә дошманнар табуы, шуңа карамастан, ахыр килеп, җиңү шатлыгы кичерүе – һәммәсе дә юкка чыкты, гүя җил алды.

Мидхәтнең бу минутта йөзләрчә тылсым белгән күз буучы буласы килде. Хәзер менә каршыларына күтәрелеп чыгасы иде дә, икесен дә сихерләп, май аендагы салкын суда коендырасы иде. Кайнарланып гыйшык диванасы булып йөрүдән сүрелсеннәр, тирә-юньнәренә әйләнеп карасыннар иде. Аерата Тамчының күзләрен ачарга әмер бирер иде ул. Күрче, күрче, Тамчы, дияр иде ул аңа, синең алдыңда, синнән нибарысы унбиш адымда сине тагын да көчлерәк яратучы егет басып тора. Айны тизрәк, гыйшык диванасы булып йөрмә, диясе иде үзенә…

Вафа белән Тамчы күздән язгач, Мидхәт күл буйлап түбән якка төшеп китте. Каядыр ашыкты. Йөзне сыйпап салкынча дымсу һава агыла. Аяк астында йомшак мүк, күл читендә камышлар пышылдашып ала, балыклар сикерешә. Рә тавы өстендә бер ягы китек ай күренде, аның барлы-юклы тонык нуры су өстенә төшкәч, күл көзге кебек ялтырап калды.

Яр буендагы түмгәкләргә аяк төртелеп-төртелеп китә. Алда күзгә басма чалынды, Мидхәт туры басмага юнәлде. Икенче карауда аңа басма өстендә кемдер басып тора сыман күренде. Мидхәт якында гына чынлап та аяк тавышы ишетеп, туктап калды, колак салды. Берәү дә күренми дә, йөрми дә кебек. Бу ниткән шигәю соң әле? Кем аны сагаласын? Тамчы да Вафаны яраткач, кемгә кирәк хәзер ул!

Тымызык май һавасында сәер тынлык. Еракта, бик еракта самолёт гүләгәне ишетелә. Тукта, басмада кемдер бар түгелме соң? Курыкканга куш күренәме? Юк инде, юк, күренде берәү.

Мидхәт үзалдына елмаеп куйды. Су кызы булдымы әллә?..

Мидхәт басмага керде, кургашындай күк-кара төсле күлгә карап уйга калды. Тамчы, Тамчы, нишләдең син, нишләдең! Кемне, кемне сайладың?!

Шунда ул үз артында аяк тавышы ишетте. Ләкин әйләнеп карамады. Вафа белән Тамчы булса, әйдә, артларыннан сагалап йөри димәсеннәр әле.

– Шатлыктан күл буена төшеп хозурланырга булдыңмы?

Күкрәк түреннән чыккан зәһәр авазны ишетү белән, Мидхәтнең тәне буйлап кымырҗу үтте. Аның артында басып торучы – бригадир Бакиров иде.

– Әйдә, – диде Мидхәт, каушап калуын сиздермәскә тырышып. – Матур биредә, бер дә китәсе килми. Сөйгән ярларым булса, төннәрем шушында уздырыр идем, сызылып таңнар атканны иңгә иңне куеп каршылауларга җитәме…

– Карыйм-күрәм, дускай, шатсың, хискә дә урының калган. Теләгемә ирештем, дисең инде?..

– Ялгышасыз, Зариф. Мин сезгә…

Бакиров аңа таба атлады. Эчке бер саклану куркынычы тоеп, Мидхәт аңа таба борылды, аякларын киңәйтебрәк басты.

– Һа-һа-һа! Күрәм, дускай, синең дә сеңерең ул чаклы каты түгел икән бит. Җыелышта бик батыр идең түгелме соң! – Зариф аңа тагын да якыная төште. – Карале, Мидхәт, әйт әле чынын гына? Кешене эт итеп ташлавыңа вөҗданың газапланмыймы? Үртәлмисеңме, үкенмисеңме азрак дим?!

Бригадирның җилкәләре киң, беләк-буыннары нык иде. Тазалыгы тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора. Мидхәт исә аның янында йолкыш кына, имән агачы янындагы тал кебек кенә. Кыйнарга ниятеме әллә? Кыйный калса, соңыннан ни буласын күз алдына китерә микән бу Бакиров? Вафа белән Тамчы ерак китмәгән булырга тиешләр әле. Кычкырсам? Юк, ярамас. Сукмый калып, мин кычкырганга тегеләр килсәләр? Эчләрен тота-тота көләрләр, гарьлегеңнән җир тишекләренә кереп китәр хәлгә калырсың. Курыкма, кыю бул, бәйләнә башласа каршы тор!

– Ялгышмагыз, Зариф. Аңлагыз, мин сезгә начарлык эшләргә теләмәдем, киресенчә, ярдәм итәргә телим…

– Һэ-һэ-һэ! Нинди изге кеше килгән Карамалыга, әйтәсе дә юк!

– Һәр кеше ялгышы өчен җәза алырга тиеш.

– Җәза алырга?! – диде Зариф, Мидхәткә таба тагын бер адым ясады. – Җәза алырга, дисең инде. Беләсеңме, дускай, син минем телемнән тартып алдың бу сүзне. Мин сиңа нәкъ менә шул турыда әйтергә җыенган идем. Әйе, әйе, бер генә явызлык та җәзасыз калмаска тиеш. Бу хакыйкать ич, дөрес әйтәсең…

Мидхәт сакланырга да өлгермәде…

Су салкын иде. Өскә калкып чыгуга, аяк очы төпкә тиде. Мидхәт, басманы чамалап, шунда таба тибенде.

– Кул биримме, үзең дә чыга алырсыңмы? – диде Зариф, басма читенә чүгәләп. – Хәер, түзәрсең. Карамалыга килгән һәр килмешәкне без Зур күлдә коендырып чыгарабыз. Ни чара кылмак кирәк, бабаларыбыздан калган йола. Килер-килмәс борын, син дә бик узына башладың, изге суларның шифасы тиеп куймасмы үзеңә…

Мидхәт дәшмәде, басма баганаларына тотына-тотына, күл читенә чаклы килде дә, судан чыгуга, басма ягына әйләнеп тә карамыйча, калтырана-калтырана, авылга таба йөгерде.

Кунак йортын караучы Хәтимә апа Мидхәтнең лычма суга батып кайтып керүен күрде дә аһ итте.

– Ай Аллам, әллә яңгыр явамы, кичтән аязып тора иде түгелме соң?

– Суга төштем, – диде Мидхәт, күзен дә йоммыйча алдашып. – Ауга барган идем дә, үрдәк артыннан керергә туры килде…

Мидхәт, лач-лоч баса-баса, бүлмәсенә кереп китте.

– Хәзер үк чишенеп ташла, чайкап куярмын, – дип калды Хәтимә аның артыннан.

Мидхәт бүлмәсенә керде дә, утны кабызмый гына, анадан тума шәрә калып чишенеп ташлады. Калтырана-дерелди коры киемнәр киде, җылынырга тырышып, хәрәкәтләр ясады, алай да калтыравы басылмады. Ут алды. Күзе юеш киемнәренә төшүгә, әллә нинди сәер бер хискә бирелеп, шаркылдап көлеп җибәрде.

Аның шулай бүлмә күтәреп көлүенә, Хәтимә апа килеп керде.

– Ни булды сиңа, Мидхәт? Ни кыланган буласың?!

– Аракыгыз юкмы сезнең, Хәтимә апа?

– Аракы? Алла диген, акыллым. Ул шайтан суын өемдә тотаммы. Каты гына итеп чәй эч, әйдә, шундук җылынырсың.

Аш-су бүлмәсенә кергәч, Мидхәт, картлар сыман бөкрәеп, урындыкка утырды. Күшеккән бармаклары белән йомрыны ике куллап тотты да, эссе будан сулышы каба-каба, кайнар чәй эчте. Берне эчте, икене, өчне.

– Чирканчык алдың инде алай булгач, – диде чәй ясап торган Хәтимә апа.

– Алдым, – диде Мидхәт, нигәдер Хәтимәгә туры карарга оялып.

– Мине дә, Карамалыга килен булып төшкәч, күлгә атканнар иде. Өр-җаңа күлмәгем киеп чыккан ием, күтәрде дә атты берәүсе, менәтерәк.

Мидхәт, ачкан авызын яба алмыйча, таң-хәйран калып, Хәтимәгә карап катты. Ак яулыгын чөеп бәйләгән, тутсыл йөзле, зур зәңгәр күзле һәм кай ягы беләндер күмер ягында яшәгән дәү апасына охшаган бу хатын да Карамалыныкы түгел икән ләбаса.

– Җәгъфар белән кич йөрергә чыккан иек. Ул да әйтмәгән булды. Өр-җаңа күлмәгемне боздылар, гел төсе китте.

– Чынмы, юриме сөйлисез, Хәтимә апа?

– Кемгә чын, кемгә юри. Башта мин үзем дә, бу Карамалыда җыен җүләр яши, дип барган ием. Соңыннан өйрәндем тагын үзләренә. Усал булсалар да ярдәмчелләр. Өем җимерелгән ие, председатель менә монда күчерде, җитмәсә, хезмәт хакы түлиләр, пенсиясен алам.

– Әйтәсе дә юк, шәп йола, – диде Мидхәт, аптыраудан.

Аның үзенә шулай шаклар катып карап торуына, аннан битәр Мидхәтнең дә кем тарафыннандыр Зур күлдә чирканчык алып чыгуына, егетнең кимсенгән кыяфәтенә, чытылган чыраена күзе төшүгә, Хәтимә апа тыенкы гына кеткелдәп көлеп куйды.

– Яшереп маташкан була тагын, син тилекәйне дә күлгә аттылармыни?!

16

Гариф бик иртә уянды. Бу сәбәпсез дә түгел иде. Кичә кич ул кызы Әдиләдән телеграмма алды. «Әти, каршы ал, иртәгә әби белән Карамалыга очабыз», – дигән, рейс номерын, сәгатен әйткән. Тик кызының нинди уй-ният белән килүен генә белми иде Гариф. Хәер, ни өчен генә килмәсеннәр, Гариф моңа шат, сагынуы да җиткән бугай, йокысы йокы булмады, аларны уйлады, торып киенде дә, аннан-моннан капкалап, идарәгә юнәлде. Яңа гына көтү киткән, урамны мал-терлек эзләре чуарлаган, анда-санда соңга калып уянган әтәчләр кычкырып куя, урман ягыннан күке тавышы ишетелеп китә.

Бик иртә иде әле, хәтта председатель дә килмәгән. Гариф, баскыч саен туктый-туктый, болдырга күтәрелде, ишеге ачык түр коридорга атлады, кояш чыгышына караган тәрәзә каршына килеп басты.

Биредән бөтен Карамалы уч төбендә кебек күренә иде. Куе зәңгәр төскә кереп, Рә тавы сузылып яткан. Тау түбәсеннән берәү ат чаптырып бара, – ул, әкият батырыдай, дөрләп янган ут эченә ташланды, – кояш нуры очларында ялтыраган каеннар арасына кереп югалды. Тау артыннан дәү ут шары күтәрелеп килә. Ул күтәрелә барган саен агара, зәһәрләнә, кечерәя бара кебек.

Гариф тыкрык башындагы өйгә күз төшерде, бу өй аның карашын магнит кебек әллә кайчан үзенә тарта. Шифер түбәле, алты почмаклы өй морҗасыннан куе аксыл төтен күтәрелә, әмма һава артык дымлы булгангамы, төтен манарасы шунда ук сүтелә-тарала җиргә сыена, сыегая бара, шулай тулгана-йөри торгач, бакча башындагы ак томанга барып кушыла.

Йортның бакча ягында түбәсе балчык белән ябылган таш өй бар. Аның белән янәшә диярлек агач келәт. Карашын ала алмыйча шушы йортка карап торуының сәбәбе: бу – аның әтисе белән әнисе яшәгән йорт. Каралты-курасының барысы да сакланмаса да, таш өйләре һаман хәрабә хәлендә тора бирә. Гариф шушы таш өйдә туган. Шушы өйнең ишегалдындагы хәтфәдәй бәбкә үләне белән капланган келәмгә беренче тапкыр аяк баскан, бәлкем, төпсез ыштаннан тәпи йөреп тә киткәндер…

Карамалыда булган хәлләрне исенә төшерә башладымы, Гарифның хәтеренә әнисе әйткән сүзләр төшә. Әнисе еш кына:

– Әллә нигә шунда кайтасым килеп кенә тора, балам, – дияр иде, күз яшьләренә ирек биреп елап та алыр һәм ахырда – Әллә атагыз тарта, әллә йорт-нигезем, әллә туганнарым, – дип, капыл гына боегып калыр иде.

Гарифның күңел түрендә әнисенең сүзләре яңгырый:

– Атаң башына шул явыз Рәхим бай кияве генә җитте. Ул китергән казакларны безнең өйгә. Атаң волостька хәбәр итәргә атчабар җибәрергә дә өлгермәде.

Тик шунысы сәеррәк: Колчакның «алтын эшелонын» сакларга билгеләнгән подполковник Солодовников казаклары арасына каян һәм нинди юллар белән барып эләккән икән бу Карамалы авылының Гайзулла атлы кешесе?..

Әйе, уйланырлык иде хәлләр.

Нигә, әйтик, һәм ни өчен подполковник Солодовников Карамалыга отряд кадәр отряд җибәрә?

Гариф күз карашын Рә тавына төшерде. Нәкъ тау сыртыннан комбайн үтеп бара. Яз һәм комбайн. Ремонттан чыккандыр…

Нигә соң әле озаклады бу председатель? Автобус белән генә китәсе калган икән…

Кемдер керде. Керде дә, түргә үтмичә, ишек төбендә таптанып калды. Гариф моны күреп түгел, тоеп белде: председатель түгел бу кеше, башка берәү. Түзмәде Гариф, ишек ягына таба әйләнде. Ишек катында, түргә үтим микән, юк микән дип, шактый олы яшьләрдәге бер карт басып тора иде. Карт киң җилкәле, эре сөякле. Башында чите чучка колагыдай сәлперәйгән киез эшләпә. Тупас йөзле, сул як бите буйлап колагыннан авыз читенә чаклы яра эзе сузылган. Бу яра аның өске иренен куян ирененә охшатып калдырган, картның хәтта маңгай тирәсенә дә эз салган: сул күзе ярым йомык.

Гариф аңа дәшәргә дип авызын ачарга өлгермәде, карт икегә сынып бил бөкте – исәнләште. Гариф шуны күрде: аңа күзе төшүгә, картның күзләре капыл гына киңәеп китте, яра җөе тартышып тора башлады.

Гариф бу сәер картны Карамалыда беренче тапкыр күрә иде. Беренче күрүе булуына карамастан, картның шулай кылануына ул чын-чынлап аптырый калды. Картның хәтта кулындагы таягы да калтырый башлады.

Җилләнеп, председатель килеп керде. Керү белән, ишек төбендәге картка дәште:

– Исәнме-саумы, җизни, хәл-әхвәлләр ничегрәк, түткәй ниләр бетереп ята?

Карт аңа иреннәрен кыймылдатып кына нидер әйтте.

Председатель картны тыңлап тормады, түргә Гариф янына узды, кул биреп күреште.

– Әйдәгез, Гариф Әюпович, кабинетка керик!

– Талибулла, – диде шунда карт карлыккан тавыш белән, – Таҗылбанат түткәң сырхаулап китте бит әле.

– Больница чак кына арырак бит, җизни. Духтырга күренсен, Кафия киленеңә.

– Кһм, үземнең дә йомышым бар иде шул.

– Йомыш? – диде Талип, бер мәлгә тукталып. – Нинди йомыш, җизни? Түткәй кыерсытамы, һаман шул Кәнзел белән тынышмыйсызмы? Әллә булмаса, мәчет салырга такта сорарга килдеңме?

Карт, ялт итеп, Талипка, күзен елтыратып, усал гына карап алды, ләкин шунда ук, тәүге хәленә кайтып, мескен бер кыяфәттә зарланырга кереште.

– Йомыш дип, ни, Талибулла, – карт бу юлы Гарифка карап алды. Гариф күрде: картның бердәнбер исән күзен сары май ярысы каплаган, шуңамы, күзе яшьләнә төшкән, ә кысылыбрак торган сул күзе йөз-чыраен тагы да ямьсезләп җибәргән иде. – Һмм, – дип йөткереп алды карт, – бал бирәсез дип ишеткән ием. Пенсионерларның исемлеген төзеп яталар икән, дип әйттеләр.

– Бал…

– Түткәң сырхаулап тора, яңа бал дип җанга тия. Тәкатемне корытты инде. Шифасы тимәсме, дигән була.

Председатель стена аша бухгалтер Кәримуллага дәште.

– Нәстә, Талип Кәрамович? – дип килеп чыкты Кәримулла.

– Картларның бал ведомосте әзерме?

– Хәдичә төзи, бетереп җитмәгән әле.

– Тиз генә төгәлләгез дә миңа кертегез. Абыстаегыз урынга калган ди әнә, сырхаулап китсә, авыру балаларыгызны кем өшкерер…

Гариф аптырап председательгә карады. Талип әлеге карттан риялап көлә иде. Нигә ул чаклы яман итеп олы кешене мыскылларга? Карт, чын-чынлап карчыгы турында кайгыртып, өлешенә тиясе балын алырга килгән, шул хәлдән көләргә ярыймыни? Бөкресе дә әллә кайда чыкмагандыр, мөгаен, шул ук колхозда эшләп чыгаргандыр, хәтта битендәге ярасын да шунда алгандыр әле. Ә бәлкем, сугыш инвалидыдыр, җитмәсә…

Бухгалтер Кәримулласы да чыга-чыгышлый карт ягына өнәми генә карап алгач, сәлам дә бирмәгәч, Гариф түзмәде, төрттерә төшеп, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигәндәй:

– Бухгалтерыгыз олылар белән исәнләшергә дә теләми… – дип куйды.

Талип, кесәсеннән ачкыч чыгарып, кабинетын ачарга тотынды.

– Аның әтисе ул, Гариф Әюпович. Заманында өч яшьлек улы белән хатынын ташлап, Рәхимбай кызы Таҗылбанатка өйләнгән адәм. Гайзулла мулла дигәннәре шул кеше инде. Сез аңа ул хәтле шаккатмагыз, ул болай карар күзгә генә мескен күренә. Сез әтиегезнең, һич югы, күмелгән урынын эзлисез бит. Ул хәлләрне белсә шул кеше белә инде.

Әтисе турындагы фикерләрен очын очка ялгый алмый җәфаланганда, әйтергә кирәк, көтмәгәндә бу картны күрүе, председательнең шундый сүзләр әйтүе Гарифны сәер бер хәлгә салды. Ләкин аның бирегә килүенең максаты башка – вакыт үтә, Әдилә белән әнисен каршы алырга соңга калуы бар иде. Шул турыда әйткәч, председательнең хәтта йөзе ачылып китте, ул шунда ук үзәк диспетчерлыкка шалтыратты.

– Каюм, «Москвич» ка Фәритне утыртып идарәгә җибәр әле, – Талип аппарат төймәсеннән бармагын алды да Гарифка карады. – Сезнең белән бер иркенләп сөйләшәсе бар әле, Гариф Әюпович. Һаман вакыт табып булмый. Дөнья куабыз да дөнья куабыз. Басуларны күзәтә-күзәтә йөрдегез, тикшердегез, нинди булса тәкъдимнәрегез бардыр дигәндәй.

– Әйе, картограммаларны төзеп, һәммә нәрсәне төгәлләгәч, рекомендация яза башларбыз дип торабыз. Тагын бер агроном, экономист кирәк сезгә, Талип Кәрамович. Колхозыгыз зур, сөрү мәйданнарыгыз шактый, кырларыгызда югары уңыш алырга потенциал мөмкинлеге булган кара туфрак. Комплекс янына тирес һәм аның суларын җыю, саклау амбарлары төзи башлавыгыз миңа ошады. Туфракның банитеты сездә шактый югары: 100 баллы система белән алганда, 75 балл тирәсе. Безнең республикада гына түгел, бөтен дөнья туфрагы белән чагыштырганда да, бу – югары күрсәткеч.

– Менә ашлама белән дә әйбәт тәэмин ителсә иде ул туфрак, Гариф Әюпович.

– Уңышны бер ашлама гына хәл итми. Туфракны эшкәртү, иң мөһиме, аның составындагы бөртекле культуралар өчен иң хаҗәт булган матдәләрне, бактерияләрне саклап калуга игътибар итәргә кирәк. Тирес суларын җыю, торфны ваклау, аларны басуларга чыгару… Минемчә, хәтта моның өчен махсус цех оештырырга кирәктер.

Кабинетка, җилләнеп, райком инструкторы Алиев килеп керде. Ул бүлмәдәгеләр белән кул биреп күрешеп чыкты да кепкасын салып өстәлгә ташлады.

– Председательләргә рәхәт тә соң, билләһи. Уттай эш өсте, кырда бәрәңге утырталар, механизаторлар юл сала, транспорт җитми, ә хөрмәтле иптәш Бикмуллин кабинетында утыра. Юл төзүгә «Берек» тән машиналар бик аз чыга бит, Талип Кәрамович, – дип, кинәт сөйләү тонын үзгәртте Алиев. – Экскаватор тик тора. Инженерыгызның транспорт турында тыңлыйсы да килми. Дүрт үзбушаткычыгызның икесен генә юл төзүгә куйсагыз да, эшләр җайлаша төшәр иде.

– Үзбушаткычлар басуларга торф чыгара, – диде председатель, нигәдер башын түбән иеп торды.

– Ул чакта тракторлар бирегез, арбалылары да ярый.

– Ярармы соң?

– Иш янына куш дигәндәй, нигә ярамасын!

– Юллар өчен борчылып, минем үземнең дә йөрәк әрни, Алиев иптәш. Сез чыбыркыламасагыз да, әйбәт билгеле ул хәл миңа. Кулымнан килсә, кырык эшем кырык җирдә кырылып ятмаса, бөтен техникамны шул эшкә җигәр идем. Тик, булган-булган, асфальт юл булсын иде. Зрә дә машиналарны өзәбез бит. Яңа машина алуыбыз була, ике-өч елда гамәлдән сызабыз.

Ул арада ишек төбендә «Москвич» сигналы ишетелде.

– Әйдәгез, Гариф Әюпович, – диде Талип, кузгалып, торып ишеккә китте.

Гариф, машинага утырганда, Кафиянең идарәгә таба килүен күрде һәм баш иеп аңа сәлам бирде.

Бу хатынны күргән саен, аны сәер бер тойгы биләп ала: бик таныш, бик якын кешесен күргән кебек була. Дөрес, бу тойгы озакка бармый, иртәнге томан кебек, хатын күздән язу белән таралып та бетә, әмма шунысы да йөрәккә әллә ниткән сагыш салып куя – хәтеренә Саниясен төшерә. Кай ягы беләндер Саниясенә охшаган икән бит бу табиб хатын.

Гариф үз-үзенә ачыш ясагандай алга карады. Грейдер үткән юлдан чапкан «Москвич» Чәчәганак тавын менеп бара иде инде.

17

Бал язуын алды алуын Гайзулла, әмма өенә таба аягы тартмады. Идарәдә күргән ят кеше аның бөтен уй-зиһенен чуалтып ташлаган иде: эч пошу гына түгел иде бу, күңеле нидер сизеп шомлана иде. «Ни калган бу Казан кешеләренә Карамалыда?.. Илла дөнья!» – дип көрсенеп куйды Гайзулла һәм алдында сәер шәүлә күреп туктап калды. Каршында, калтыраган кулларын сузып, эчкече шадра Инсаф басып тора иде.

– Мулла абзый, бер генә сум… Зинһар өчен… Үләм бит инде…

Гайзулла Инсафның күп-күмгәк булып беткән кулларына, аннары шешенеп агарынган йөзенә, чөгендергә охшап калган борынына күз ташлап алды.

– Шул шайтан суын эчми түзеп булмыймыни соң, Инсафетдин?

– Мулла абзыкаем, нибарысы бер генә сум…

Гайзулла кесәсен капшап карады, анда кичә җыйган өч-дүрт көмеш сәдака бар иде – чылтырап куйдылар. Инсафның йөзе чытылды. Ул калтыраган куллары белән Гайзулланың бәрхеттән теккән пиджак чабуына ябышты.

– Зинаһарлап сорыйм… Мулла абзыкаем!..

Инсаф җиргә үк тезләнде.

– Тор! – диде аңа Гайзулла ачу белән. – Шайтан суы эчеп, иманыңны сатма, иблис коткысына бирелмә. Адәмгә кол булсаң да, хәмергә кол булма!.. «Бу Инсафетдин казанлыларның ни өчен авылга килүләрен белә дә белә инде, әллә берәр сумны төртеп сорыйсымы үзеннән?» – дигән уй килде картның башына.

– Син, Инсафетдин, гел шул тирәдә ураласың, акмаса да тама үзеңә, Казан кешеләре нишләп йөриләр безнең Карамалыда? Ни булса тикшерергә килүләреме, әллә лекция-мазар сөйләүчеләр генәме?

– Тимерче Әюп малае Гариф ул, мулла абзый. Карамалы җирләреннән икеләтә уңыш алдырырга килгән. Безне өйрәтергә исәбе, ди. Безне, җир ашап үскән агайларны! Мин бит, мулла абзыкаем, үзем менә дигән чәчүче идем. Сөрдем дә мин бу колхозга, ашлыгын да чәчтем, көтүен дә көттем. Хәзер менә кирәкмәс булдым, тигән акчамны да явыз хатынга бирәләр. Талип шулай кушкан, эт нәстә. Мулла абзыкаем, зинаһар дим…

Гайзулла кесә төбендәге чылтырашкан көмешләрен Инсафның калтыраган учына төртте дә китеп барды.

– Карале, мулла абзыкаем, җаным, урының оҗмахта булсын, юлыңа алтын яусын!

«Алтын яусын, – дип пышылдады Гайзулла, янә үзенә текәлеп карап торган Әюп малаен исенә төшерде. – Әйе, Әюпнекеләр үз тәкъдирем белән гүргә кертмәсләр, ахры, мине. Кан саркып торган ярага тоз сибәргә генә торалар».

Сизде бит күңеле, күрү белән атасына охшатты. Борылып чыгып китәргә булган да бит.

Гайзулланың аркасы кымырҗып китте, зиһене томаланды. Былтырларны, Гөлзифасын күргәннән соң, җан тынычлыгын югалткан иде, быел әнә инде малаена тап булды.

«Нигә эзәрлекли мине болар? Билгеле инде, Әюпне кем үтерүен беләселәре килә. Алар гына белерлек хәлме ул! Егерме генә түгел, илле ел үтеп китте бит инде, илле!»

Тәмам пошаманга бирелгән Гайзулла, үзе дә сизмәстән, тимерче алачыгы тыкрыгына юнәлде. Нигәдер бүген кеше-кара күзенә чалынып йөрүдән курка иде ул. Тимерче алачыгын узгач, Гайзулла, кырт борылып, куе таллар арасына кереп китте. Биткә сыдырылган тал ябалдашларын читкә этә-этә атлаганда да, үз бакчасы башына җиткәч тә, аның зиһенен һаман шул сорау борчыды: «Әллә тагын мине эзләвеме бу Әюп малаеның? Булмастыр».

Таллыкка керүгә, Гайзулла дымлы һава агымын тоеп туктап калды. Әллә нинди яман бер хәтирә чабуыннан тарткан кебек булды аны. Кайчандыр Гайзулланың салмак кына аккан гомерен, тормышын кинәт айкап-актарып ташлаган урын иде бу, язмышында кискен борылыш ясарга мәҗбүр иткән «тылсымлы» урын иде. Шул җир аны гомер буена бирегә тартты. Әүвәл Таҗылбанат, аннары… Юк инде, юк, анысы турында Гайзулла һичкемгә әйтмәде, әйтмәс тә. Биредәге хәзинә аныкы, аныкы гына!

Гайзулла тезләнде, черегән тал яфракларын актарып, дымсу җиргә учын куйды. Куе агач ботаклары арасыннан кояш нурлары үтмәгәнгәме, авырсу ис килә, баз исе килә.

Гайзулла башын күтәреп өскә карады. Тал ябалдашлары кушылган төштә кояш нурлары уйный, якында гына каты тавыш белән ала карга кычкыра иде.

Гомер, гомер… Ул чакта бу тирәкләр дә болай колач җитмәслек түгел иде әле, кер чайкарга төшкән яшь киленнәрдәй бөгелеп-сыгылып торалар иде. Шул чайкалып торган таллар арасында ул Таҗылбанатны күрде. Тал чыбыгыдай зифа буйлы бай кызы аның каршында пәйда булгач, Гайзулла бөтен тәнендә кайнар кан уйный башлаганын тоеп каушап калды. Әйе, андый хәл дә булды. Бай кызы, имеш, Гайзуллага тиң кешеме! Өйләнгән һәм инде баласы булган Гайзуллага? Бактың исә, ул да шул ук камырдан әвәләнгән икән. Гайзулла кочагына эләккәч, аваз да салмады, чәбәләнмәде дә. Инде Гайзулла, кулына күтәреп, куе таллыкка алып кергәч, Таҗылбанатның кайнар сулышы аны тәмам акылдан шаштыра язды. Җанын бирергә әзер иде Таҗылбанатка Гайзулла. Һәм шулай булды да. Җанын да, канын да бирде – гомерен аның белән үткәрде…

Гайзулла күтәрелде дә, аркасын кәүсәгә терәп, тал төбенә утырды. Былтыр гына кисте ул тирәкне. Хәер, күп кисте инде ул аларны, әмма бер тирәккә кул тидермәде, саклады. «Нигә бусын да кисмисең?» – дип йөдәткән Таҗылбанатка: «Калсын, бабай төсе ул», – дигән булды. Бер уйлаганда, гел онытылган хәлләр дә бит, юк шул, картайган, көч-гайрәте сыегайган саен, Гайзулланың вөҗданын һаман нидер эзәрлекли, нидер кимерә. Сабира да үз гүрендә ята бирә, бабасы да борчымый иде, иллә хәзер әнә көн аралаш төшенә кереп җәфалыйлар, кайсыбер төнне шабыр тиргә батып уянып китә Гайзулла. Уяна һәм шуннан бөтенләй йоклый алмас була.

Гайзулла күзен җиргә текәде. Биредә җиләс, рәхәт булгангамы, күзләр черемгә йомыла. Әмма Гайзулланың күңеле еракта-еракта – үткәндәге уй-хәтирәләргә чумган иде. Әллә шулардан арынырга теләп, әллә черем итеп китүдән куркып, Гайзулла тәмәке тартмасын чыгарды һәм, ике бармагы белән чеметеп, тел астына он кебек вак тәмәке салды. Моңа ул үзбәкләрдән өйрәнеп кайткан иде, басмачылар белән йөргәндә…

Их, заманнар диген син аны! Әле кайчан гына Карамалыда Совет оешып киләдер иде. Бүген әнә көч-гайрәт оруларыннан котың алыныр, билләһи. Кем белгән бит аның шулай буласын. Тәүге никахын бозып, Таҗылбанатка өйләнмәгән дә булыр иде. Ә бит хатыны Сабира актив булып йөрде, зур кеше буласы иде. Малае, Кәримулласы, кем булды диген – бухгалтер, түрәләр рәтендәге кеше. Ничек уралып китте диген Таҗылбанат белән?..

Сабый чакта Гайзулла Таҗылбанатларның ишегалдына да керергә курка иде. Бер тапкыр кызга ияреп кергәч, яшь абыстай кычыткан белән пешекләп чыгарган иде аны. Таҗылбанатны Гайзулла оҗмахтагы хур кызы итеп күрде. Матурлыгы күз камашырлык иде. Бай кызы урамга чыкканда, бөтен авыл халкы капка-читән аша сокланып, көнләшеп калыр иде. Киенә дә белә иде үзе: өстендә атлас күлмәк, зифа сынына сыланып торган камзул, муенында гәрәбә, кулларында зөбәрҗәт кашлы беләзек, бармакларында берсеннән-берсе матур кашлы энҗе-алтын йөзек…

Ә Гайзулла?

Атасы бик үк ярлылар рәтенә кермәсә дә, артык җитешле дә яшәмәде: яз җитүгә, әҗәткә керә иде, хуҗалыгы бер аттан узмады. Хәер, яшьләр арасында Гайзулланың абруе бар иде барын. Сабантуйлары җитсә, авыл саен көрәшкә йөри, Карамалы егетләренең төшенә дә кермәгән бүләкләр алып кайта торган иде. Әюпкә бирешсә дә, якын-тирә авылларда икенче урынны Гайзулла тота килде. Гәүдәгә ул юкарак, тимерче Әюп кебек төптән юан-таза түгел, ләкин көрәшә башласа, билен һичкемгә бирмәс иде. Буй-сын матур булгач, кигән киеме дә килешеп торыр иде. Авыл кызлары арасыннан аңа кияүгә чыгарга теләүчеләрне санасаң, бер олау булыр иде.

Гайзулла ярым йомык күзләре белән җиргә текәлгән дә уйга чумган. Кеше каргышыннан качсаң да, үз вөҗданыңнан качып булмый шул. Булган-күргән хәлләрне аңа кемгәдер сөйләп бирергә кирәк булачак, шулай итмәгәндә, үлеме дә үлем булмаячак. Тик кемгә? Аннары нигә? Илле ел белмәгәннәр икән, нигә хәзер белергә тиешләр соң әле? Әюпкә дә, Сабирасына да бер ул гына кул салмады ич! Ләкин аның кулыннан да бик күп кеше үтте шул. Бик күп. Әйтерсең язмыш аңа үзе корбан артыннан корбан китереп торды: теләсә-теләмәсә дә, Гайзулла кеше җанына кул салды. Нишләмәк кирәк, заманы шул иде: йә алар безне, йә без аларны. Әмма күпме кан койса да Гайзулла, барыбер алар өстен чыктылар. Ә бит Гайзулла башта бик дөрес башлаган иде. Авылның иң бай кешесе булган Рәхимулла бай кызына өйләнде. Әлбәттә, революция давылы авыл өстеннән җилләнеп узмаса, күрәсе түгел иде Гайзулла Рәхим бай кызын. Заманында ниндәен егетләр генә Таҗылбанатка башкода җибәрмәделәр. Бай якын да килмәде. Зурдан иде, күрәсең, өмете байның. Ә нигә? Кулында малы бар, үз авылы гына түгел, күрше-тирә авыллар да баш иеп, бил бөгеп киләләр. Нужа китерә иде. Әйе, нужа. Шул нужа Гайзулланың да якасыннан умырып тоткан иде. Әнә шуңа ул, бер балалы хатынын – Сабирасын ташлап, бай кызы Таҗылбанатка өйләнде, әйләндереп әйтсәк, йортка керде. Бай һавалы кеше иде, чынлап та бай иде. Май заводы салдырды, Ык суын будырып, немец осталарыннан ике катлы крупчатка тегермән куйдырды, җиде авылда җиде кибет тотты. Ул да аз тоелды байга, Мәкәрҗәнең үзендә менә дигән кибет ачты.

Авылда Совет власте урнашкач, Рәхим байның төлкенекедәй йомшак койрыгына бастылар. Мәкәрҗәдәге кибет тә, Ык суындагы тегермән дә, авыллардагы кибетләре дә, көтү-көтү мал-туары да очты, тик йорт-каралты тирәсенә җыйган малына гына әлегә тимәделәр. Әнә шул калган өлешне саклау өчен, байга Гайзулла кирәк булды.

Инде яшисен яшәгән Рәхим бай, соңгы ун елда өч хатынның башына җитеп, дүртенчесенә өйләнде. Әмма тегесе бер кибетчесе белән Урта Азия ягына чыгып шылганнан соң, бай яңадан өйләнмәде, малае һәм кызы белән торып калды. Балаларын тәрбияләгән, укыткан иде, әмма революциядән соң Хәсән улының генерал Колчакта хезмәт итүен ишеткәч, Рәхим бай, айнып киткәндәй, әйләнә-тирәсенә карады. Карады да таң калды: дәүләтен тартып алдылар, сусыз кабып йотардай сылу кызы саза калды – бай егетләрендә кызлар кайгысы калмаган, кайсы Себер, кайсы Урта Азиягә качты, кайсы Колчакка ияреп тайды. Ә ул, бай, ни эшләп ята? Рәхим байның эчендә өермәдәй нәфрәт уты дөрләде. Мал-мөлкәтен мир халкына таратучы Әюп кебекләрнең көпә-көндез бугазларына ябышасы килде. Элек аның алдында җидегә бөгелеп, сакаллары белән җир себереп йөргән адәмнәр баш иеп сәлам дә бирми башладылар. Тамаша, бөтен ярлы-ябага Совет яклы иде. Совет яклымы? Бәлкем, Рәхим яклы булганы да бардыр әле? Нигә ул гына, кул кушырып, алма пеш, авызыма төш, дип нидер көтеп ята? Хәрәкәт итәргә кирәк, хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәннәр бабайлар.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации