Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:20


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 47 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Каюм ни ди соң?

– Яңгыр явачак, дип җибәрми торган була.

– Каян килгән алла ярдәмчесе булды әле бу Каюм. Менә нәрсә, егетләр, Сираҗи абзый, әй Сираҗи абзый! – Бригадир берәүне дәшеп алды. – Көн бушка үтмәсен иде, Сираҗи абзый, – диде ул, бит-чыраен сакал-мыек баскан берәү тарантас янына килүгә. – Адашыңа күз-колак бул әле, Сираҗи абзый, мин киткән арада, Инсаф абзыйга ияреп, түбән очка юнәлгән. Әрәм итә бит егетне.

Идарә болдырына председатель чыгып басты. Саламга баручылар, дәррәү кузгалып, машиналарга төялделәр.

– Исәнмесез!

– Саумы! – диде Мидхәткә председатель. – Әйдә, үтә тор. Мин хәзер керәм. Зариф, Зариф! – диде председатель бригадирга. – Салам төяүчеләр янына үзең дә бар әле. Үзең күзәт. Авып-түнеп, коеп-чәчеп йөрмәсеннәр. Җәен – салам, кышын– печән, яхшы салам – ярты азык, дигәндәй, әрәм-шәрәм итмәсеннәр.

Председатель Мидхәтне идарәгә алып керде. Талип түргә узганда, аның авыр гәүдәсеннән идән сайгаклары сыгылып куйды. Төптән таза, юан, сәламәт гәүдәле иде председатель.

– Утыр, әйдә, менә моннан уз. Сөйләшү җитди булачак.

Мидхәт плащын салды, беретын, бөгәрләп, кесәсенә тыкты, өс киемен ишек янындагы чөйгә элде. Председатель исә плащын үзе утырган урындык терәгенә ташлаган, күк эшләпәсе өстәл читендә ята.

Урынына утыруга, ул аппарат төймәсенә басты. Ишектә йомышчы кыз күренгәч, аңа карамыйча гына:

– Люция, Әдһәм абыең мәктәп янында йөри бугай, бире дәш әле үзен, – диде.

Мидхәт кызның сары муенсаларын, дугаланып торган сөрмәле кашларын, күпертеп таралган коңгырт чәчләрен генә күреп калды.

– Каян, кем баласы булуыңны сорамыйм. Чөнки беләм. Биографияң белән кыскача гына танышмын, – диде председатель, маңгаен угалап. – Синең киңәшең кирәк, лаборатория салырга кыстыйлар. Зонадагы сөрү җирләрен, ягъни туфрак структурасын тикшерергә исәпләре. Ләкин расход-авырлыклары безгә төшә. Шуңа карамастан мин риза булдым. Бу безнең шактый чыгымны алачак, ул гынамы, төзелеп яткан объектлардан эшчеләрне алырга туры килә, чөнки лабораторияне ашыктыралар. Имеш, яңа елга өлгертергә. Хәер, бусы – мәсьәләнең практик ягы. Ә мине аның теоретик ягы борчый. Беләсем килә, иптәш Бәдретдинов, кирәкме ул лаборатория безгә, хаҗәте бармы? Вакытлыча файдалану өчен генә төземәбезме?

Беренче сәгатьтән ук председатель шактый кыен хәлгә калдырды Мидхәтне.

– Мин бу мәсьәләдә сезгә киңәш бирә аламмы соң әле, Талип Кәрамович? Әгәр дә мәгәр…

– Бирә аласың. Үзең әйтмешли, әгәр дә мәгәр председатель сине үзенә чакырып киңәш сорый икән, димәк, ул моны шулай кирәк дип тапкан.

– Минемчә, лаборатория бинасы колхоз өчен ул хәтле зарур түгел. Инде район идарәсе моны нәкъ менә Карамалыда салырга кирәк дип тапкан икән, риза булырга кирәктер. Сорт сынау һәм туфрак структурасын тикшерү максаты белән лабораторияләр булдыруны – мин иген игүдәге иң җитди эшләрнең берсе, дип аңлыйм. Басуларны фән чыганакларына нигезләнеп эшкәртү – игенчелекне культуралаштыруның бер чарасы. Һәр агрономның изге хыялы дияр идем мин моны. Басуларда туфрак структурасы биш-ун ел саен үзгәреп тора, шушы үзгәрешне белеп, аны фәнни юлга салсаң, әлеге кебек сукыр көйгә эшләү, гомумән, булмас иде.

– Ышандырдың. Килештек. Тагын миңа шуны әйт: ул лабораторияне салмасак та, басуларыбыздагы туфрак составын белеп тора алыр идекме?

– Белеп булыр иде, нигә булмасын. Район белән район, колхоз белән колхоз җирләре генә түгел, басу белән басу туфрагы арасында да үзгәлек бар. Ә инде туфрак структурасын тикшерү лабораториясе бу өзеклекне дә калдырмас иде. Икенче төрле итеп әйткәндә, сукыр игенчене күзле итәр иде. Җир-туфрак дигән нәрсә җанлы бит ул…

– Мин дә шулай уйлыйм, – диде председатель, кулларын угалап. Әмма дөресен әйтмәде: лаборатория бинасын салу мәсьәләсендә кичә генә бөтенләй башка фикердә иде ул. – Димәк, салабыз.

Талип бертын, оялчан кызлар кебек, башын түбән иеп утырды. Ул уйлады: инанган фикереңнән үз-үзеңне ваз кичәргә мәҗбүр итү кыен икән. Ләкин тормыш үзе шуны таләп иткәндә, үзеңнең кире фикереңне үткәрергә тырышу ахмаклык булыр иде.

– Киңәшең өчен рәхмәт, фикереңне идарә членнарына җиткерергә тырышырмын…

Мидхәт шуңа игътибар итте: председатель аның белән «син» дип сөйләшә башлады.

– Иң мөһиме – безнең эштә, Мидхәт, бер-береңнең киңәшенә колак салу. Мин, гомумән, яңа килгән белгечләргә зур өмет баглыйм. Чөнки аларда яңаны тою була. Шул ук вакытта ул практик кеше булырга, ниндидер тузга язмаган хыяллар белән мавыгып, эш кешеләренең башын катырмаска тиештер, минемчә. Шулаймы, юкмы? – Мидхәт аның белән килешеп ияк какты. – Шулай. Сиңа кадәр эшләгән агроном белән эшли алмадык. Китүенең сәбәбен сөйләп тормыйм. Килешмәдек и баста. Максатлар бер, ә карашлар башка иде. Колхоз белгечләре арасында агроном бездә почётта. Үзеңә бер ат, кирәк дип табасың икән, мотоцикл бирербез. Ярдәмче ышандырмыйм. Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында бер кызыбыз укый укуын, әмма ул яшь әле. Галләм абзый әйтмешли, авызында ана сөте кипмәгән. Озын сүзнең кыскасы, кабул итеп ал эшне. Хезмәт хакы бездә акчалата, завод инженерларыннан ким алмассың, артыграк та булыр… Үзең соң өйләнгәнме әле, гаиләң бармы?

– Өлгермәдем әле, Талип Кәрамович.

– Өлгерерсең. Кача торган хәл түгел ул. Кызлар бездә ерып йөргесез, балсыз кабып йотардайлары бар.

Мидхәт, көлемсерәп, түбән карагач, Талип ирен чите белән генә елмаеп, куе төк баскан кул аркасын ышкыштырып торды.

– Ә ул агроном кызыгыз кайчан кайтачак?

– Бүген-иртәгә кайтып төшәр. Галләм абзый кичә үк көтә иде инде үзен. Күрерсең, үзләрендә торасың…


Тамчы кич соң гына кайтты. Мидхәт яткан иде инде. Ул барысын да ишетеп торды. Менә картлар, урамда машина тавышы ишетелүгә, каударланып, кызларын каршы алырга кузгалдылар. Өйдә беравыкка ыгы-зыгы купты. Ахыр килеп, Галләм карт карчыгына чыкмаска кушты, үзем генә алып керәм, тышта суык, дип үзе, дөбер-шатыр килеп, ишегалдына ашыкты.

Капка янына ук килеп туктаган шофёр, сукрана-сукрана, Тамчының чемоданын кертте.

– Галләм абзый, ничек торасың син бу төбәктә? Беткән идемени ындыр артындарак урын…

Карт гүя аны ишетмәде:

– Әйдә, кер әле син башта, – дип кыстый башлады. – Баллап, чәй эч. Аннары нигә бирегә төшеп утырдың, дип әйтерлегең калмас. Урын түгел бу, җәннәт, Фәрит туган, җәннәт.

Шофёр чәйдән баш тартып китеп баргач, Галләм карт, гөрли-гөрли, кызына дәште.

– Исәнме-саумы, кызым. Имтиханнарың тапшыра алдыңмы? Рәхмәт, рәхмәт. Әйдә, кер инде, әниеңне дә куандыр.

Сүзләре тонык кына ишетелсә дә, Мидхәт бераз шәйлииде: ата-ана кызларының кайтуына, җитмәсә, имтиханнарын уңышлы тапшырып кайтуына куаныпмы-куаналар. Әнисе күзләрен дә чылатып алды бугай, Мидхәт аның лышык-лышык борын тартуыннан шуны аңлады.

Утырыштылар. Тамчы, чөйдә ят кеше киемен күреп, әтисенә сораулы караш ташлады бугай, шуннан әтисе:

– Талип абыең үзе китергәч, яхшысынмадык инде, кызым, – дип башлаган иде, калганын Мидхәт ишетмәде, кайсыдыр түр өйнең ишеген килеп япты.

Мидхәт үзе ишле семьяда үсте. Җиде бала, җидесенең берсе кул астына кермәгән. Тракторчы әтисенең башы басудан кайтмады. Аннары әнисе белән генә калдылар. Әле булса хәтерендә: әнисе, ул Казаннан кайтып керүгә, мич каршыннан алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә чыгар иде дә:

– Ә-ә, улым, кайттыңмы. Рәхмәт, бик вакытлы кайттың әле. Әнә халык тирес чыгара инде, безнең абзар да чистартмаган, чәй эчеп ал да чык әле шунда. Күрше Гыйльметтингә әйткән идем, ун сум акча сорый, аңа бирергә түгел, сиңа да сала алмадым әле әнә, – дип, шундук эш кушар иде.

Шулай да хәтерендә бер куаныч калган Мидхәтнең. Казаннан арып-алҗып кайтып керүе булды, әнисе аны шатланып каршы алды. Дөнья мәшәкате турында да сөйләмәде, килде дә аркасыннан ләпи-ләпи сөяргә кереште. Гадәти булмаган хәлгәме, башта Мидхәт оялды, нишләргә белми аптырый калды. Әнисе аның чәчләреннән сыйпый, күзләренә карый да күкрәгенә кыса, кипшергән иреннәре белән пышылдап:

– Чәчләрең бик җиткән түгелме соң, улым, алдырыр идең,– ди, ә үзенең күзләрендә мөлдерәмә яшь тора.

– Ни булды, нигә елыйсың, әни?

– Шатлыктан, улым, куанычтан. Берәүгә җыларга да ярамыймы әллә?

– Ярый да…

– Әтиең генә күрә алмады кеше булуыгызны…

Шундагы иркәләүгә тәэсирләнеп киткән Мидхәтнең дә күзләре дымланган иде. Ана күңеле – дәрья, һәр баласына да назы җитте, барысы өчен дә кайгыртты. Әле булса кайгырта. Тик балаларының гына кайтканнары юк. Кайсы-кая таралып беттеләр. Казан белән ике арада киләп салучы бер Мидхәте калды янында, ул да диплом яклап йөри инде.

– Үзебезгә кайта алмассың инде, улым?

– Сорап карарга исәп юк түгел.

Әнисе яулык очына күзләрен сөртте, урындыкка барып утырды. Аның кантарланып килгән, зәңгәр кан тамырлары беленеп торган арык кулларын күрүгә, Мидхәтнең шул кулларны үбәсе килде. Үз гомеренә сыер савучы булып эшләгән әнисенең бармак буыннары бүртеп-бүртеп тора. Ананың тез өстендә яткан шул куллар әле булса күз алдыннан китми Мидхәтнең. Әтисе шактый яшьли тракторы белән күпердән боз астына төшеп һәлак булгач, җиде бала да бер ана кулына калды. Мидхәт Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч, ике сеңлесе белән калган әнисе тегеләрне саклый алмаган: Урта Азиядән ялга кайткан ике егеткә икесе тиң кияүгә чыкканнар да китеп барганнар. Шуннан Мидхәт берүзе бер өйдә утырып калган әнисе янына гына кайта торган булып китте.

Институтны тәмамлаган елны Мидхәтнең әнисе сыер савуны ташлады, әллә шул ярамады, сырхаулап китте, больницага ятты. Күп тә чирләмәде, Мидхәт килгән саен: «Һәр көн Мөхәммәтуллам төшемә керә, үз янына чакыра, күрә алмасам, бәхил бул инде, балам», – дия башлады. Һәм Мидхәтнең диплом яклаганын да күрмичә дөнья куйды. Әле булса күз алдында Мидхәтнең: лекциядә утыра, телеграмма китерделәр. Телеграмманы район больницасыннан сукканнар. «Әниеңнең хәле бик начар, тиз кайт».

Ә бит яшәгән хәлдә Мидхәт аны бирегә, Карамалыга алып килгән булыр иде.

Тамчыны каршы алган ата-ана шатлыгын күргәннәнсоң, әнәшундый истәлекле уйлар үтте яшь агроном Мидхәт Бәдретдинов башыннан.

3

– Иптәшләр, озак юанасыз, сезгә кадерле булган вакыт миңа да кадерле, – дип каршы алды райком секретаре Хөснетдинов «Берек» колхозы председателе Талип Бикмуллин белән партком секретаре Әдһәм Харисовны.

Кул бирешеп күрештеләр. Утырыштылар. Хөснетдинов, елан тиресенә охшаган кара-чуар галстугын бушатып, күлмәк сәдәбен ычкындырды. Секретарь нигәдер эсселәгән: җыерчыклы маңгаена бөрчек тир чыккан иде.

– Сөйли башла, Талип. Лаборатория бинасы ни хәлдә, кайчан төгәллисез?

– Төгәлләнеп килә инде ул…

– Төгәлләнеп кенә киләме, төгәлләнәме?

– Әллә соң райком тарафыннан оештырылган комиссия кабул итәргә тиешме ул бинаны?

Хөснетдинов шакмаклы кулъяулыгы белән битен-муенын сөртеп алды һәм, Харисовка таба борыла төшеп:

– Мин аңламыйм, Әдһәм, нигә Талип бу бинаны теләп төземәде? Сәбәбе нәрсәдә? Чынлап та, финанс ягы хөртиме әллә? – дип, конкретрак төпченергә кереште.

Беренче секретарь Әдһәм Харисов белән «син» дип сөйләшә. Үзе китереп куйгангамы, Талипны да якын күрә. Кирәк тапса, ул аны кыздырып алырга да күп сорамый иде.

– Лаборатория төгәлләнер, Ирек Нәҗмиевич, Бикмуллин аны эшләр. Җитәр кебек инде бабайлар тәҗрибәсенә генә таянып эшләү. Ниһаять, безгә дә җирләребезнең эчке серләрен өйрәнергә вакыттыр. Фәнни нигездә җир-туфракны культуралаштыру – чор, заман таләбе, без генә бу яңалыктан йөз чөерә алмабыз, әлбәттә…

Харисов үз тавышын үзе тыңлап, ашыкмыйча гына сөйләде. Эшләү дәверендә ул бик күп райком секретарьларын күрде. Аларның бер ишесе бугаз белән алдырырга тырыша иде – ул чорны да кичерде Харисов. Икенче берәүләре йомшак җәеп катыга утыртырга һәвәс иде. Акыл сатып, фәлсәфә белән йөдәтүчеләрне дә, бөтен урам-тыкрыкларны өндәү һәм чакырулар, лозунглар белән тутырып, райком эшен шунда күреп мавыгуларны да күрергә туры килде аңа. Ә менә күп еллар өлкә комитетында эшләп тә, әллә үзе теләп, әллә кем тарафыннандыр тәкъдим ителеп, бирегә килгән, чыгышы белән Наратбаштан булган Хөснетдиновны һич аңлый алмый «Берек» колхозы коммунистларының башлыгы. Хөснетдинов һич кенә тузынмас, итагатьле кыланыр. Мөнәсәбәт – гап-гади, дусларча. Әмма бер канын кыздырсалар, нык итеп, каты итеп сугар. Бәхәскә җиңел керә, каршы әйткәнне яратып бетерми, мәгәр чик-чаманы белә: «Бу бәхәсне әлегә калдырып торыйк», – дип, әңгәмәдәшен тизрәк озатып куюны карый.

– Йә Талип, син ни белән дәлилли аласың бу пошмаучанлыгыңны?

– Безгә ул лабораториянең һич тә хаҗәте юк иде, Ирек Нәҗмиевич. Сез кушкач каршы килмәгән булдык инде. Колхоз әнә бер шуңа гына ничәмә мең чыгым тотты. Плансыз кергән шул бина аркасында исәпкә куелган комплекс тоткарланды, дүрт торак йорт төзелмәде. Кайчан да булса үз-үзен аклый торган нәрсә булса, бер хәл иде әле, юк бит, бөтенләй чыгымга гына корылган лаборатория ул. Кыскасы, күчәр башын сындырды ул лаборатория безнең. – Талип, башын аска иеп, беравык сүзсез утырды. – Бездә, Ирек Нәҗмиевич, югары белемле агроном да бар бит. Туфрак серләрен, минемчә, ул да начар белми. Биш ел буе, дәүләт әпәен ашап, шуңа укыган кеше.

– Агроном дигәннән, ни булды тагын аның белән синең арада? Бусы белән дә тынышмыйсыңмы әллә?.. Бер агроном ярамады, инде бу егет белән дә килешмәсәң, Талип…

– Һәр җитәкченең үз эш стиле бар, Ирек Нәҗмиевич. Ошатмыйсыз икән минем эшне, алыгыз. Мәгәр пока мин председатель, пока минем кулымда печать…

Талипның кыска бармаклары йодрыкка йомарланды. Хөснетдинов, аның кайнарланып китүендә усал ният күреп, Талип янына килде.

– Синең ул егетең бер дә күчәр башы сындырырга җыенмый кебек. Килде ул бирегә, сөйләштек без аның белән.

Секретарь сөйли, Талипны үгетли кебек иде. Аның маңгаена җыерчыклар өелде, һәм ул, чит бер кешегә әйткән кебек, почмакка карап, сүзен дәвам иттерде.

– Садыйковтагы яңалыкларга шик тоттың, кабул итмәдең, бигайбә, дидем. Ләкин бел аны, мин сиңа консерватор булырга юл куймам. Яңалык юл ярганда, башың чөеп читкә тайпылма! Чоры, заманы ул түгел! Институт кадәр институт галим кадәр галимне дүрт мең гектар сөрү җире булган колхозга җибәрә икән, моңа шатланырга, аны биш куллап каршы алырга кирәк иде сиңа. Ә син сырт кабартып маташасың тагы. Договорга кул куймый җибәргәнсең. Хакмы шул, Әдһәм? – дип, партком секретарена күз төшереп алды Хөснетдинов.

Харисов килешеп баш какты.

– Мәшәкать өстенә мәшәкать. Мин ул чор яңалыкларыннан– Садыйковтан да туйган идем инде. – Талип урыныннан кузгалмакчы булып караган иде дә кире утырды. – Нигә соң ул лабораторияне Садыйков үзенә салдырмады? Белә шул ул, сорнай…

– Вакланма, Талип, вакланма, зинһар, дим. Дан өчен эшләмәсәң, һич югы, сан өчен эшлә.

Талипның җәлпәк йөзенә кызыллык йөгерде, киң маңгаен ярып, буй җыерчык сузылды.

– Туфрак бонитетлары бер булса да, Садыйковның танавына чирттек бит әле. Бөртеклеләрдән гектарына егерме биш центнер һәм кайбер кырлардан утызарны суктырып алдык, әмактаулы Садыйков егермегә дә җиткерә алмады.

– Онытма, Талип, азмы-күпме ул «Берек» тә эшләп китте.

– Агроном халкын эзләп торасы юк хәзер. Садыйков китте, икенчесе килде, ул да әнә шул ук хыяллар белән саташа. Моның да басуларны яңача бүләргә исәбе. Шуңа проект әмәлләп ята. Каршы килмәдем, әйдә, эшләсен, идарә утырышында тыңлап карарбыз. Күрәсез, Ирек Нәҗмиевич, мин яңалыкка каршы түгел. Әмма да бер «ләкин» бар. Үзкыйммәт! Садыйковта бер центнер икмәк җитмеш тиенгә төшә, бездә ул илле биш тиен генә булды. Әйтер сүзем шул: галим кадәр галим килмәсә дә, өйрәтүчеләрдән, белдеклеләрдән тук мин, Ирек Нәҗмиевич. Уңышның нигезе – туфракны эшкәртүдә һәм вакытында тиешле ашлама салуда.

– Галим дигәнең сезнең якташыгыз түгелме соң, әле?

– Булмагае!

Талип бу сүзне әйтүгә, Харисов куырылып алды. Атасы кебек райком секретаре белән Талипның дорфа сөйләшүе бер хәл, алар еш кына шулай әйтешеп алалар. Ә менә Талипның бирегә килгән галим турында эре сөйләшүен ничек аңларга?

– Әдһәм, син беләсеңме әле Карамалыга кем килгәнен?

– Әюп абзый малаемы? Аны шул өлкәдә эшли дип әйткәннәр иде.

– Үзе, – диде Хөснетдинов.

Талип әле Хөснетдиновка, әле Харисовка карап-карап алды. Парторгның балаларча куанып китүе аңа сәер тоелды. Хөснетдиновның да елмаюын аңламады ул. Күп вакытта Хөснетдинов сүзеннән чыгарга базмый йөргән Талипның бүген бу ике секретарь белән ачуланышасы килә, һәм ул усалрак сүзләр эзли кебек иде.

Талипкамы соң Харисовны аңлау! Авылга киләсе галимнең исемен белмәмешкә салышуы, Харисов өчен шундый кадерле булган кешенең улы турында сөйләгәндә, председательнең турсаеп утыруы тәмам ачуын чыгарды аның.

– Талип, син төзелеш базасы оештыруга да каршы идең түгелме әле? Диспетчерлык оештыруны да бишкуллап кабул итмәдең. Бөтен нәрсәне акчага бәйләү, шуңа гына кайтарып калдыру бер дә бизәми сине, Талип, – Харисов куш йодрыгын өстәлгә куйды, Талипка таба борыла төште. – Бу мәсьәләдә мин, үлгәнче, үз фикеремдә калачакмын…

– Бик әйбәт, кала бирегез. Минем сезгә үз фикеремне көчләп тагарга җыенганым юк.

– Ун ел тартасың колхоз йөген, Талип, – диде Хөснетдиновтыныч кына. – Артта сөйрәлгән колхозны алдынгылар рәтенә чыгардың. Районда беренче булып комплекс төзергә керештең. Рәхмәт. Тик, туганкаем, узынма. Соңгы вакытта халыкка игътибарсызлык күрсәтәсең, дорфа сөйләшәсең. Үз-үзеңне тыя белергә кирәк. Өстәл сугуны, эштән кууны нәрсә дип беләсең син! Шулмы эш стиле?! Синең кебек җитәкчедән күп нәрсә таләп ителә хәзер!..

Харисовның уң яңагы тартыша башлавын күреп, Талип аны кызганып куйды. Ул Хөснетдиновны тыңлады, үзе Харисовка карап утырды. Бәхәс кызган саен, партком секретареның бит-муены кызара бара, сул яңагы тартышып-тартышып китә иде.

– Ярый, Талип, бар кайт инде, – диде Хөснетдинов, бу хәлне күреп. – Ләкин ишет аны, тәртипле бул. Агроном егет белән дә булышма. Аннары менә нәрсә: җизнәң янына да кергәлә. Бер төркем картлар, мәчет салырга рөхсәт сорап, гариза китергәннәр. Минемчә, бу хәл шул мулладан чыккан булса кирәк. Кызыксын әле шул турыда. Мәчет кадәр мәчет салырлык акчаны кем бирде икән үзләренә?

Хөснетдинов өстәл аша гына Талипка кул сузды. Председатель теләр-теләмәс кенә күтәрелде, ниндидер бер уңайсызлану тоеп, ишеккә таба атлады. Шунда җиткәч, ул кулын тоткага салды, туктады, башын игән килеш идәнгә карап торды, аннары алар арасында киеренкелек булмаган да кебек:

– Әдһәм абый, минем монда бераз эшем бар, кайтуга Фәритне кире җибәр, сәгать алтыдан да калмасын, – диде.

4

Түбә чүпрәге уңып-агарып беткән газик калкулыкка күтәрелүгә, Чәчәганак тавы күренде. Ул арада машина тау сыртына да җитте һәм шунда туктап калды. Кабинадан өстенә тун, башына бәрән тиресеннән теккән бүрек кигән бер кеше төште дә кырга тирес-черемә ташыган трактор эзеннән тау сыртына таба атлады. Тау буйлап берара килгәч, ул туктап калды, күзенә төшереп кигән бүреген күтәреп куйды, тирә-юньгә күз ташлады. Аста, иңкүлектә, Карамалы авылы. Авыл ай урагы сыман дугаланып аккан елга буена утырган. Базарлы авыл, исеме еракка таралган зур авыл. Мең йортка якын хуҗалыгы булган. Карт-корысы, бала-чагасы белән өч-дүрт меңнән артык кеше яши иде Карамалыда. Хәзер бераз кимеде кимүен. Төзелешләргә китә халык, нефтькә генә иллеләп гаилә китте.

Кайчандыр менә моннан, әлеге юлчы басып торган төштән, олы сырт юл үткән. Колхоз оешкач, юлны, сөреп ташлап, түбәннәнрәк салдылар. Сырт юл, борынгы юл, авыл тарихына исеме белән генә кереп калды. Кемнәрнең генә эзләре калмаган ул юлда. Биредән үз укчылары, тупчылары, атлы казаклары белән Емельян Пугачёв Казан ягына юнәлгән. Әби патша Казаннан Оренбургка шул юлдан барган. Революционерларны шушы юлдан Себергә сөргәннәр. Гражданнар сугышы елларында биредә аклар белән кызыллар арасында ике атнага якын канлы сугыш булган. Кызыллар акларны башкорт ягына куып киткәч, Карамалы халкы атна буена мәет күмде. Таз тау итәгендә туганнар кабере калкып чыкты. Әдһәм боларны үз күзе белән күрде, мәетләрне үзе дә күмеште. Тиз генә онытырлык хәлләрме! Малай-шалай әле булса тау итәгеннән шартламый калган гранаталар, сабы череп беткән мылтыклар, тутыккан штык-кылычлар, патроннар, буш гильзалар таба.

Шушы ук сырт юлдан, ирен югалткач, шул кайгысы өстенә йорт-каралтысыз да калгач, беренче яше яңа тулып килгән баласын күтәреп, Гөлзифа Латыйпова Казанга абыйсы янына киткән.

Гомер, гомер. Хәзер әнә шул бала, галим дәрәҗәсенә җитеп, Карамалыга кайта, ди. Ничек моңа куанмаска кирәк! Ә Талип Бикмуллин аны бөтенләй белмәмешкә салыша. Әюп Латыйповка күптән музей ачарга кирәк иде Карамалыда яисә һәйкәл куярга. Шул уй белән дәртләнеп йөргәндә, Талип Бикмуллин туктатты түгелме соң әле? Имеш, колхоз акчасын әрәм-шәрәм итәргә җай эзләп кенә йөрмәгез әле, Әдһәм абый. Сиңа ул шулайдыр да бит, ә менә мин алай уйламыйм. Кадерле кеше миңа Әюп Латыйпов, бик кадерле. Ул миңа киләчәккә юл күрсәтте, күземне ачты. Сиңамы соң моны аңларга, Талип!

Уй йомгагы өзелеп китте. Көнбатыш якта баеп барган кояшка таба кара-кучкыл болытлар агыла. Харисов аяк астындагы туң черемәгә итеге белән тибеп алды. Көн кояшлы булса да, черемә яңа эри башлаган, кояшка караган якта көмеш төсенә кереп көпшәкләнгән боз ялтырый иде. Кисәк кенә җил чыкты. Таз таудагы агач каланча ыңгырашып куйды. Харисов бу каланчаның кем тарафыннан һәм ни өчен куелганын белми, ул исәя башлаганда ук, бу каланча Таз тау түбәсендә утыра иде инде. Минһаҗ бабай сөйләвенә ышансак, бу каланча, яу килгәнне күзәтү өчен, бабаларыбыз тарафыннан куелган, имеш. Чөнки биредән ерак түгел башкорт ягындагы Кушкаран тавында да шундый ук каланча утыра. Малай чакта Әдһәмнең шул каланчага менеп караганы бар. Анда менсәң, Чатыр тавын күрәсең. Ә Чатыр тавы итәгендә Емельян Пугачёв туктап ял иткән. Тау астыннан тибеп чыккан чишмә янына мунча салдырган. Йөзләрчә ел үтүгә карамастан, мунчаның нигезе әле дә булса исән, диләр.

Хәзер инде каланчалар черегән, җилле көннәрне бу тарих шаһитлары шагыр-шогыр килеп ыңгырашалар, гүя бабайлар тарихын сөйлиләр. Таз тау түбәсендәге каланчаның колач җитмәстәй баганаларын алырга, гомумән, каланчаны сүтәргә батырчылык итүче юк.

Җил тагы да көчәя төште. Харисовның тун чабуын йолыккаларга кереште, салкын теле белән бит-йөзне ялмап алды.

Харисов машина янына килгәндә, кояш баешы ягын кара куе болыт каплаган, һавада кар бөртекләре оча башлаган иде. Ул машинага утырды. Шофёр Фәрит башын рульгә салган да черем итә. «Ял тими егеткә, Талипка тарсаң шул инде, үзе дә рәтләп йокламый, бу бахырга да тынгы бирми. Әле тагын бер юлны ике итеп райүзәктә калган булды», – дип уйлады Харисов, шофёр егетне кызганып.

Кузгалдылар.

– Акрынрак кайт, буран чыгып тора, юлдан язып куюың бар.

– Бу юлны күз йомып та беләм мин, Әдһәм абыкаем. Ике арада киләп сара-сара, өченче машина туздырдым инде.

Харисов дәшмәде. Бу чынлап та шулай. «Москвич» алганнар иде, бер ел да йөрмәде – шырпы кабы кебек таралды да бетте. Икенчесе дә шул ук марка булды, ул да тузды. Аннары менә газик алдылар. Монысы йөри әле, чыдый.

– Сулгарак тот. Юл сулдарак түгелме соң? Бу тирәдә силос базлары бар.

Бик тиз эңгер иңде, котырынып буранлый башлады. Фәрит утларын кабызды. Шундук тәрәзә алдына кар пәрдәсе эленде.

– Ай-һай, тиз тотты бу! Берни күрерлек түгел. Ничек Талип абыеңны барып алырсың инде. Әллә бармыйсыңмы?

– Таш яуса да барам, – диде Фәрит.

– Сак йөре. Акрын, алда кеше бар сыман!

Харисов шулай дип әйтүе булды, машина алдында ике карачкы пәйда булды. Фәрит рульне кисәк кенә уңга алды, тормозга басты. Юл өстендәгеләрнең калын шәл бәйләгәне машина алдында калды, бүрек колагын төшергәне шофёр ягыннан кабина ишеген ачты.

– Инәйне өйгә илтеп куй әле, братишка. Тәмам күз ачырлык түгел. Изгелегеңне онытмам.

Фәрит Харисов ягына карап алды.

– Курыкма, түрәң атлый торыр, өе юл аша гына, – диде Кәнзел. Хәзер инде Харисов та таныды аны. Абыстай аштан кайтып килә иде, күрәсең.

– Илтеп куй, – диде Харисов, кузгала башлап. – Аннары Талип абыеңны алырга барырсың.

Машинага утырганда, абыстай аңа бәрелеп китте, һәм Харисов аның йөзендә мыскыллы елмаю күреп калды.

«Усаллык бу карчыкта! Нишлисең, мин – аның фикер дошманы. Мин – коммунист, халыкка коммунизм идеяләре җиткерәм, ә ул дин белән халык аңын томаларга тырыша. Икебезбер юлда булсак та, юнәлешебез капма-каршы. Бер генә уртакфикеребез дә юк. Һәм булмас та. Миңа калса, Әюп абзыйның башына җитүчеләр дә шулар токымы гына», – дип уйлады Харисов, беравык буран эченә кереп югалган машинаның кызыл утына карап торды.

5

Талип райүзәктән шактый соңарып кайтты. Тәрәзәләрдә утлар сүнгән, багана башындагы лампочкалар гына бөтерелеп торган кар эчендә елтырап-елтырап китә иде. Фәрит аны капка төпләренә кадәр китереп куйды.

– Талип абый, иртәгә мин чыга алмыйм, двигательнекарыйм, – диде Фәрит инде машинадан төшә башлаган Талипка.

– Карый бир. Мин иртәгә идарәдән ары чыкмыйм.

Өйгә ул гаепле бер тойгы белән кайтып керде. Борынына тәмле аш исе бәрелсә дә, ут алмады, акрын гына чишенде дә яланаяк кына түр өйгә юнәлде, мыштым гына ятты һәм башы мендәргә тиюгә йоклап та китте.

Иртән ул, гадәттәгечә, иртә уянды, сыңар күзен генә ачып, стена сәгатенә карап алды. Сәгать алтынчыга киткән иде. Ләкин йокы туймаган, авыр баш оеп, тагын мендәргә түнәргә тора. Күзләрен йомды. Шундук кичәге хәл күз алдына килде. Кичә, райкомнан чыккач, туры Миңнисаларга баруын, төн уртасына чаклы аның янында юануын хәтерләде. Ләкин аның бу турыда уйлыйсы килмәде. Күкрәк түрендә гүя авыр кургаш утыра. Их, нигә, нигә бәйләнде соң әле ул аның белән?..

Беркавым, күзләрен ачмыйча, күз алдында биешкән көмеш тәңкәләрне тоеп, туасы көндәге эшләре турында уйланып ятты. Тамчыны лабораториягә урнаштырасы булыр. Өйрәнә торсын. Казан белгечләре киткәч, бәлкем, үзен шунда ук калдырырмын… Бүген киләсе инженерны Мәрхәбә түтинең өенә урнаштырырга кирәк булыр. Бер ялгызы, аш-суга һәвәс… Кар тотуны дәвам итәргә… Ашлама кайтаруны язга калдырырга. Складлар юк…

Талип торып утырды, салкын идәнгә яланаяк кына басып, кечкенә лампа белән яктыртылган өй эченә күз йөртеп чыкты. Аңа өйдә берәү дә юк кебек тоелды. Шуңамы, гаҗизләнеп, хатынына дәште:

– Кафия!..

Шылт иткән тавыш та ишетмәгәч, алгы якка чыкты, ишек төбендәге чүәкләр арасыннан аягына туры килгәнен элде дә, киерелә-сузыла, мич каршына узды.

– Әнисе, дим, син!..

Шунда кылт итеп исенә төште: Кафия аның «син» дигәнен яратмый, авыл картлары кебек кыланма сана дип, тиктомалга орышып ала иде. «Кафиясе больницададыр, Миңлекамал түткәй кайда икән соң?»

Миңлекамал карчык – аның чыбык очы карендәше. Кайчандыр Себергә куылган булганнар. Сугыштан соң, картын шул якларда җирләп, үзе туган якларга кайтты. Талип аны, кызы Җәүһәрияне карарга, өйгә күз-колак булырга дип, үзләренә алып килде. Җәүһәрияне Миңлекамал әбисе үстерде дияргә була.

– Миңлекамаләттәй! Соң бу өйдә бер дә җан иясе калмадымыни, Ходайның хикмәте?!

Алгы өйдә дә, ишегалдында да тавыш-фәлән ишетмәгәч, Талип мич алдындагы кече тәрәзәдән күршеләр ишегалдына күз салды. Кояш чыгып килә. Ишегалдында күз камашырлык ап-ак кар. Абзар ягында сузып-сузып сыер мөгри. Кайда соң болар? Абзарга маллар карарга чыкканнар дияр идең, сыер асрамыйлар, сыерларны колхозларга җыю шаукымы вакытында, колхозчыларга үрнәк күрсәтәм дип, Талип башта үзе илтеп бирде. Тик аны аңламадылар. Өч-дүрт кеше сыерын китергән булды да, көзге якта алар тана сатып алдылар. Харисов исә, партком секретаре булуына карамастан: «Минем карчык җылы сөтсез яши алмый, үзем дә яңа сауган сөт яратам», – дип, сыерын тапшырудан баш тартты. Партком секретареның бу үрнәге кайбер икеләнеп торган колхозчыларга җитә калды. Әйбәт «инициативасы» өчен Харисовка райком бюросына чакырып шелтә чәпәделәр. Харисов исә, шелтә кәгазен чүлмәк астына кыстырып, буы чыгып торган сөтне эчә бирә, ә Талип һәр туган көн диярлек фермадан сөт сатып ала.

Талип, бил тиңентен чишенгән килеш, ах-ух килә-килә, салкын су белән юынды да, өстәлдәге бидонда сөт күреп, күмәч кисеп алды һәм ашарга кереште.

Мараты Марат инде, аның китүенә дүрт ел тулып килә, кызлары Җәүһәрия киткәч, тәмам узынды бу Кафия. Ул күңел салмагач, өйдә дә тәртип юк. Түткәйнең дә биләмнән башы кайтмый башлады. Тфү, председатель башың белән, кармак салырга ашыккан малай-салай кебек, ипи белән сөт ашап утыр инде. Җиттедер, бүген үзенә әйтәсе булыр, больницасында куна кала икән, һич югы, түткәйне биләмгә җибәрмәсен.

Талип шулай дип уйлады, ләкин теләген ныгытырдай һичнинди дәлил таба алмады. Кичә соң кайтуы, райүзәктә Миңниса янында юануы исенә төштеме, моңа кадәр булмаган оялу тойды.

Түр якка кереп, төнгелек утны сүндерде, киенде дә тышка ашыкты, авырсу иде бу өйдә, әллә нигә күңеле тартмый башлады шунда.

Буран инде басылган, койма-ихата буйларына сыртлап-сырынтылап көрт өстенә көрт салган. Кояш чыгышы ягында аксыл-зәңгәр һавада, нур өстенә нур өстәп, алтын-көмеш җепләр сузылган.

Талип зират тыкрыгына борылды һәм, үзенә таба килүчене күреп, чак кына кире чигенмәде. Тыкрыкны бер итеп диярлек, тун кесәләренә кулларын тыккан килеш, көлә-елмая, Кәнзел энесе килә иде. Нигәдер нәкъ менә шунда, шул минутта Талипның исенә Хөснетдинов әйткән сүзләр төште: «Җизнәңә дә кергәлә әле син, Талип».

Кәнзел шактый буйчан гәүдәле, ябык чырайлы, бүлтәеп торган зур авызлы бер кеше иде. Талип абыйсы белән ул үзен зрә дә әрсез тота. Чөнки Талип абыйсы «тырышлыгы» аркасында Кәнзел, төрмәгә эләгеп, өч ел гомерен исән-имин утырып кайтты. Шуннан кайткач, Кәнзел аның белән тагы да «дуслашып» китте. Әлбәттә, Кәнзел абыйсының изгелеген онытмый иде, җай килгән саен, тегеңә шул турыда исенә төшерә, ә инде әзрәк салып та алса, бөтенләй күзе-башы тона, теленә ни килгәнен белештерми башлый. Шундый чакларда Талип абыйсын очратса үтә «төчеләнеп» китә, әйтмәгәнен калдырмый, җиде атасыннан башлый, туган әнисе белән тәмамлый.

– …Син генә утырттың мине, туганый, кара каракның кара эте ялаган нәмәстә… ишет, мин синнән моның өчен үч алачак әле, туганый, алачак…

Әнә шуңамы, күзенә Кәнзел чалынса, Талипның колак төбендә энесенең әшәке сүзләре яңгырый башлый. Талип, әлбәттә, теге вакытта Кәнзелне йолып калган да булыр иде, әмма вөҗданы кушмадымы, алай итмәде. Шуның өчен Таҗылбанат тутасы Талипны намазлык өстенә утырып каргады.

Төрмәдән кайту белән, Кәнзел Талип абыйсы янына килде, эш сорады. Талип аны тегермәнгә җибәрде. Кәнзел иректәге эшкә хирысланып кайткан иде, күрәсең, бик теләп эшкә кереште. Тәүге тегермәнче үлгәннән соң, җүнләп тешәлмәгән ташларны тешәп, менә дигән итеп ремонтлап җибәрде, җитмәсә, икенче ташны фураж тартырга көйләде. Ә ул савым сыерларына бик ярап куйды.

– Сәлам, түрә ага-энегә!

– Сәлам, сәлам, Кәнзел. Ни эш бетереп йөрү?

– Эш беткән, чутлыйсы да, мүклисе калды. Өйләнергә исәп әле тагын. Бәлкем, монысыннан уңармын. Туйга чакырырга бара идем әле үзегезне. Килерсез бит, абзый кеше? – Кәнзел күз төпләрен җыерчыкландырып, авызын кыйшайтып елмаеп куйды. – Кичә җиңгәчәйнең туган көне түгел идеме? Ә син, ишеттем, райүзәктәге кәнтәең янында төн үткәргәнсең икән. Җиңгәчәй төнге сәгать уникегә хәтле көтеп утырган үзеңне. Ояла бел бераз, туганый…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации