Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:20


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 47 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Әйдәгез соң Ык буенча гына төшәбез?

Әдилә иңбашларын сикертеп куйды.

– Төшәбез дә шундук борылабыз, сөйләштекме?

– Ашыкмагыз әле ул хәтле, Әдилә. Менә башта Ык буен күрик, яр кырыена басып, бормаланып, чоңгылланып аккан суга карап торыйк, аннан үзегез дә, шундук борылабыз, димәссез.

Зариф аны култыклап алды, һәм алар елгага таба киттеләр. Сәер бер хәл: Зарифның йөзеннән бер минутка да елмаю киткәнен күрмәде Әдилә. Юк, ул күрә бит, Зариф аңа ярарга тырышмый, башка бернәрсә бар иде бу елмаюда. Ләкин кабатлана торгач, Әдиләнең моңа эче поша башлады. Шул ук вакытта ул үзендә дә яшерен бер тойгы уяна баруын сизә иде. Җәвит киткәннән соң, күңеленә иңеп калган боеклык, моңсулык янында кечкенә, бик кечкенә, кесә көзгесе хәтле генә яктылык чагылды. Моны һич тә хис дип атап булмас иде, ләкин кем тарафыннандыр рәнҗетелгән кешегә шушы кечкенә яктылык та күңел тынычлыгы китерә, бик аз күләмдә булса да яшәүгә өмет чаткылары өсти, моңа кадәр иң-җилкәне басып торган авыр йөк җиңеләеп киткән сыман була икән. Бүген Әдилә шул кечкенә яктылык нуры аша гүя яңабаштан дөньяга карады.

Зариф аңа нидер сөйли. Әйдә, сөйләсен. Аның шул сөйләвеме, Әдиләгә күңел тынычлыгы китерде. Әйдә, барысы да чын да булмасын, ди, ләкин барыбер аңа бүген күңеллерәк. Бу, әлбәттә, вакытлы тынычлану гына иде, Әдилә анысын да белә, мәгәр күңел хәтта шуңа да шат иде. Күкрәк түрендәге төер эреп юкка чыкты, күңеленә читлектән иреккә җибәрелгән кош куанычыдай куаныч килде.

Әдилә Зарифка сирпелә-сирпелә янәшә атлый бирә. Зариф аңа хезмәттә булуы, аннан кайткач, бригадирлыкка укуы, аннары комбайнга утыруын сөйли, иген игүнең, аерата урак өстендәге эшләрнең мавыктыргыч булуын, шул чорның иң матур чаклары турында сөйли. Әдилә аны тыңлый да, тыңламый да. Аның комбайннарның урак урганын телевизор-киноларда гына күргәне бар, ул аңа төшенеп тә җитә алмый, әмма Зарифны тыңлавы рәхәт, торган саен зиһене сафлана, теләкләре ныгый бара иде. Аннары ул тагын бер нәрсә тойды: бу кешедән ул үзен кечтеки генә булса да өстен сизә, хәтта шуны тою да аңа рәхәт иде. Ә бит Җәвит янында ул үзен бик кечкенә, шөреп хәлендә генә тоя иде. Бәлкем, бу бер сүз белән әйткәндә эгоизмдыр, ләкин нишләмәк кирәк, бу хис аны инде менә Зариф белән танышканнан бирле ташламый.

Аяк астында йомшак үлән кыштырдый. Адым саен ал, сары, зәңгәр, көрән, шәмәхә төсендәге чәчәкләр очрый. Әдилә аларның хәтта исемнәрен дә белеп бетерми, ә менә ак таҗларын җәеп салган сары үзәкле иссез ромашка аңа таныш, бу чәчкәне Әдилә белә, яз да, көз дә чәчәктә утыра ул – болында да, юл буйларында да, кырда да, куак арасында да муенын сузып үсә ул. Һавада сәер тынлык. Әрәмәлектә, урман ягында, кызлар «ау-у!» дип кычкыралар. Бу аваз башкорт ягындагы Рә тауларына барып бәрелә дә, кире кайтып, болын өстендә яңгырап тора. Табигатьнең сихри көченә гашыйк итәрлек бу Ык буйлары. Күңел күтәрелә, сабый чактагы кебек, яланаяк йөгереп китәсе килә.

– Һәй, матур сайрыйлар да бу сандугачлар. Чү, күке дә кычкыра түгелме? – дип, Әдилә туктап тыңларга кереште. – Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде. Һи-и, бетте дәме? Димәк, миңа барлыгы җиде ел яшисе калган?

– Җиде түгел, җитмеш.

– Ничек җитмеш? – дип, Әдилә күзләрен уйнатып алды. – Җиде тапкыр гына кычкырды ич!

– Ә мин җиде саны янына бер нуль куям.

Әдилә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

– Юк инде, Зариф, җиде икән – җиде. Миңа шул гомер дә бик җиткән.

– Дөньядан шулай бик иртә туеп та өлгердегезмени?

– Кайбер хәлләр мәҗбүр итә…

– Ай-һай-һай! Әйдә инде, ялганлашмыйк. Мин бу күке белән килешә алмыйм. Минемчә, ул җиде янына бер нуль куярга онытты.

Шунда Әдилә очып килгән энә карагын күрде, һәм кызыксынудан аның күзләре түгәрәкләнеп китте.

– Әйдәгез, тотыйк әле шул энә карагын, Зариф, ул минем энәмне урлады.

Зарифка шул җитә калды, ул, ду-у килеп, энә карагын куып китте. Яшелле-зәңгәрле канатларын пыр-пыр китереп, бер күтәрелеп, бер төшеп, чәчкә-үләннәргә куна-куна очты энә карагы. Икәүләп куа торгач, энә карагын югалттылар. Ләкин үлән-чәчкә арасыннан икенчесе килеп чыкты. Зариф хәзер анысын куа китте. Энә карагы безелдәп-пырлап оча, Зариф йөгерә, аның артыннан Әдилә чаба. Үзләре көләләр, үзләре йөгерәләр. Тик энә карагы гына моны белми иде, күрәсең. Югыйсә, аларны калдырып, туры елгага юнәлмәс иде. Менә энә карагы яр өстенә җитте, су буендагы камышка кунды. Зариф, җан-фәрман йөгереп килеп, яр читендә шып туктап калды, әмма артыннан шул шәпкә чапкан Әдилә аңа килеп бәрелде, һәм Зариф, тигезлеген югалтып, яр астына төшеп китте. Ярый әле, яры текә түгел иде, килеп төшүгә, бер аягы агач тамырына эләкте, һәм ул, гәүдәсен тота алмыйча, йөзтүбән капланды.

– Аһ, Зариф! – дип, куркынып кычкырды Әдилә соңгы мәлдә.

– Аяк эләкте, – диде Зариф, башы белән камыш арасына барып төшкән җирдән күтәрелеп. Әдилә аның канаган йөзен күрүгә агарынып китте.

– Зариф, битегез канаган ич! Менә аласызмы?

Егет, үләннәргә тотына-тотына, яр өстенә үрмәләп менде. Аның бите бик каты сыдырылган, бер күзен ача алмый азаплана иде.

– Сездә столбняк булуы бар бит!

Зариф кулъяулыгы белән ярасын каплады да чак арырактагы ташлыкка таба атлады. Әдилә гаепле кеше сыман аңа иярде.

– Хәзер юабыз аны. Берни дә булмас. Безнең әбекәй киселгән ярасына туфрак та сибә әле йә пәрәвез каплый.

– Сөйләмәгез юкны, нинди туфрак сибү ди ул!

Зариф куе таллар арасына юнәлгән сукмакка кереп китте, һәм алар икесе дә ташлыкка килеп чыктылар. Вак ташларга вак-вак дулкыннар килеп бәрелә. Бу урын нәрсәсе беләндер Әдиләгә диңгез буен хәтерләтеп куйды.

Зариф күлмәген салды да ботинкасы-ние белән тез тиңентен суга керде. Битен-башын әйбәтләп югач, судан чыкты да таллар арасыннан тигәнәк яфрагы өзеп алып, ярасына каплады.

– Их, әчетә үзе, шайтан. Эт үләне табып булса икән ул, шуның белән ышкуга чәчрәп чыккан кан туктый. Юк, күренми ул үлән. Таллар арасында үсә ул үзе.

Зарифның күкрәк тирәсендәге кабарып торган мускуллары уйнап-уйнап ала, гомумән, аның бөтен тәнендә тазалык, ныклык күренеп тора иде.

– Гафу итегез, Зариф. Минем аркада булды бит бу.

– Икебез дә очкан булсак, шәбрәк буласы иде, дисез инде? Сезне дә ияртеп очмавыма мин үкенеп куйдым әле. Ичмасам, бергә төшәр идек тә, үлә калсак, бергә күмгән булырлар иде.

– Көлмәгез, Зариф. Салыгыз майкагызны, салкын суда булса да чайкап алыйк.

Зариф майкасын теләр-теләмәс кенә салып бирде.

– Аннары талга элеп киптерербезме?

– Хәзер җилли ул, – диде Әдилә, моның ишене генә башкарган хатын-кыздай тез тиңентен суга керде, майканы чайкады, уып-юып карады, әмма таплар бетмәвен күргәч, чыгарып элде, күлмәкне алып керде, юарга кереште. Мәгәр күлмәктән дә тапларны бетерә алмады, киресенчә, кан таплары җәелеп, аны саргайтты гына.

– Беләсезме, Зариф, салкын суда кан бетми икән…

– Калдырыгыз, барыбер рәткә кертеп булмас. Әнә изүе дә киткән икән…

Ташлыкка чыгып баскан Әдиләгә Зариф сокланып карап торды. Ак чырайлы, кара-күксел күзләре белән караса туры карый, шуңамы, төс-йөзендә бераз гына кырыслык бар сыман. Судан чыгып, ташлыкка баскан Әдилә, башын кырын сала төшеп, кояшка карап-карап ала, күзләрен кыса төшебрәк Зарифка сирпелеп куя. Шул кыяфәттә Зариф аны (җитмәсә, кыз башына егет үзе үреп биргән таҗны кигән иде) күл өстендәге төнбоекка охшатып куйды.

– Их, кояшы ла кояшы, коенып аласы инде әллә?

– Әйдәгез, чынлап та! – дип, Зариф шундук хуплап алды Әдиләнең бу теләген. Һәм чишенә дә башлады.

Зариф суга кереп киткәч, Әдилә дә кызыкты, таллыкка кереп күлмәген салды да йөгереп килеп суга ташланды. Талгын салкынча су тәнне кочып алды, Әдиләгә рәхәт булып китте. Ул, су чәчрәтә-чәчрәтә, аръякка таба йөзде. Зариф инде яр кырыена чыгып бара иде.

– Әйдәгез бирегә, ком шундый эссе, – дип кычкырды аңа Зариф. Ул инде кайнар комга сузылып ятарга өлгергән. Ләкин Зариф шундук кире торды да, сыңар аягында терек-терек сикергәләп, колагына кергән суны чыгарырга кереште.

Әдилә әкрен йөзде, ул, хатын-кызлар кебек, аяк тибеп йөзде. Ык суы авыр икән, куллары талды, аягы төпкә тиюгә атлап китте, ярга җитүгә, шундук кайнар комга сузылып ятты.

– Их, җылы да икән ком!..

Зариф аның янына килеп утырды. Әдилә аның таза гәүдәсенә, төк баскан күкрәгенә күз төшереп алды да, үзалдына оялып, күзләрен йомды.

– Әдилә, сезгә бер сорау бирергә ярармы?

– Нигә ярамасын, – Әдилә торып утырды, тезләрен кочты, Карамалы ягындагы талларда эленеп калган күлмәкләргә карап тора башлады. Шул ук мәлдә ул аларны күрмәде дә, күңеле аны әллә кайларга алып китте.

– Әдилә, сез бирегә лабораториягә эшкә килдегезме, әллә аппаратлар җиһазларга гынамы?

– Бер-ике ел эшләп китәргә килдем дисәм, ни әйтерсез?

– Ни әйтим. Кодрәтемнән килсә, мин сезне Карамалыда бөтенләйгә калдырыр идем дә бит…

– Кодрәтемнән килсә… Кызык. Әллә сездә шулай бик тиз танышалармы?

– Төрле хәл була. ЭВМ булса, шуның аша гына танышыр идек тә бит, Карамалыда ЭВМ юк шул әле. Шуңа күрә менә шундый юллар белән танышырга кала безнең кебек бахырларга. Башта, әрсезләнеп, биюгә чакырасың, аннары болын чәчәкләреннән башына такыя үреп кидерәсең, яр астына ташланып карыйсың, ул да ярдәм итмәсә… батып карарга да исәп юк түгел әле минем. Җан газиз дә бит, нишләмәк кирәк, танышу хакына мондый хәлләргә генә түзәсең инде. Адәм әнә, Хаваны булдыру хакына, бер кабыргасын да суырып алып биргән, диләр… Хәер, сездәй сылуларның сөйгән ярлары Ык буендагы комлыкта аунамыйдыр. Бир аларга Кара диңгез комын, Сочи кояшын. Ябалдашлары җиргә тиеп торган пальма күләгәсендә кызыл шәраб эчеп утыру булсын, капка төбендә кара лимузиннар көтеп торсын. Без ни, безгә, каткан тезгә, шул Ык комнары, кәҗә таллары да бик җиткән.

– Һәр җирнең үз яме, үз матурлыгы бар. Ык буйларыгыз бер дә Сочидан ким түгел, Зариф. Ял итүнең рәхәте Кара диңгез буе түгел, җан тынычлыгында, минемчә…

Ык елгасы акрын гына ага да ага. Әдилә, су янынарак күчеп, талгын суга аягын сузды. Җим дип белүләре идеме, маймычлар борыннары белән аякка төртелеп-төртелеп китәләр. Карале, бик күп икән бит алар бу суда. Күрче-күрче, ни кыланалар, аякны шундый итеп кытыклыйлар, рәхәтлектән кычкырып җибәрәсе килә. Комлык бетүгә, текә яр башлана. Елга өсте анда агарып китә, чоңгылланып бөтерелә башлый. Ул да түгел, су өсте җыерчыклана, минут эчендә тагы язылып, җәелеп китә һәм көзге кебек ялтырап кала. Тик бу да озакка бармый, баштагы хәл яңадан кабатлана, су тагын астан айкалып чыга-чыга да агымга эләккән чүп-чарларны рәхимсез бөтерә башлый. Чоңгылның үз ритмы, үз көе бар сыман. Бу чоңгылга карап торсалар, композиторлар көй язарлар иде, дип уйлады Әдилә. Чоңгыллыктан арырак киткәч, куе камышлык башлана. Шул яктан сандугач чутылдавы ишетелә. Яр читләрендәге кыңгыраучәчәкләр, башларын ия-ия, чоңгыл уртасында бөтерелгән яфракларга сәлам әйтәләр сыман. Тагы да арырак, тып-тын төштә, аксыл-сары таҗларын су өстенә җәеп, бака чәчәкләре чайкала. Таҗ-такыя дигәннән…

Әдилә башындагы такыяга кагылып алды, суга карады һәм, шәүләсен күреп, үз-үзен танымады. Вак кына дулкыннарда селкенгәләп торган, әкият китапларында гына күргән су анасына охшатты ул үзен. Тәнгә кояш нурлары коела. Оеп утырудан бөтен тәне ял итә. Зариф сөйләнде-сөйләнде дә тынып калды, күзләрен йомып, эссе комда ята. Әдилә, үзен Зариф урынына куеп, аның күзләре белән үз-үзенә карады.

Яшел яфраклар төшкән коену костюмы аның сылу гәүдәсен тагы да матурлыйдыр, әлбәттә. Башында үзе үреп биргән таҗ. Юеш коңгырт-кара чәчләре иңбашларына таралган. Су кызы да су кызы, ул да су кызы.

– Әдилә, безне эзлиләр түгелме? Тамчы кычкыра кебек.

Чын икән шул, Әдилә аз гына колак салган иде, Тамчының: «Әдиләү! Әдиләү!» – дип, тора-тора кычкырган тавышын ишетте.

Икесе дә күзгә-күз карашып алдылар, икесе дә бергә суга сикерделәр. Сикерүгә, Әдиләнең башыннан такыясы төшеп киттеһәм чоңгылга эләгеп бөтерелә башлады. Әдилә анда кереп такыяны алырга дип омтылган иде, кире борылды, курыкты. Зарифның суга сикерүгә чумган җиреннән өскә калыкканы юкиде әле. Әдилә, ирләрчә колач сала-сала, каршы якка таба йөзеп китте. Шунда аңа су астында нидер килеп кагылды, Әдилә куркуыннан чырылдап җибәрде. Һәм шундук янәшәсендә, пырх итеп, судан Зариф килеп чыкты.

– Уф, Зариф, котымны алдыгыз…

– Курыкмагыз, Ык суында чуртаннан башка куркыныч балыклар юк.

– Әйдә, чыгыйк судан, – Әдилә кулы белән Зарифның яңагына кагылып алды. – Сездә чынлап та столбняк булып куймасын, Зариф. Кайту белән, больницага барып укол салдырыгыз.

– Мин ул ярага хәзер эт үләне табып каплыйм, иртәгә үк бетәр дә куяр.

Әдилә киемнәрен калдырган таллыкка кереп китте, Зариф– икенче якка. Әдилә тиз генә коену костюмын салып, сыгып киде, шулай ук тиз генә күлмәген киеп алды да таллыктан чыкты. Зариф юк иде әле.

– Зариф, әллә сез тагын коенырга уйлыйсызмы?

– Юк ла, аз гына сабыр итегез, мин хәзер…

Таллар арасыннан ул кыңгырау чәчәкләре тотып килеп чыкты.

– Миңамы бу, Зариф? О-о, нинди игътибарлы кеше сез, Зариф. И-и, күрче, нинди матур чәчәкләр, – дип, Әдилә чәчәкләрне алды да күкрәгенә кысты. Ул белә иде: бераз кыланчыкланды, әмма чәчәкләр күргәч, янә шатлануын сизми дә калды. Егет исә аның шулай кылануын үзенчәрәк юрады, күрәсең.

– Әдилә, бүген кич клубка чыгарсызмы? – Әдилә аның канлы күлмәгенә күз салды, моны күреп, Зариф: – Курыкмагыз, бу күлмәк белән чыкмам. Минем тагын бер күлмәгем бар әле… – диде.

– Әй-әй-әй, кызык та кеше соң сез, Зариф. Әле бит без танышып та өлгермәдек… Юк, чыга алмам, гафу итегез, – дидеӘдилә, хатын-кызларга хас нәзакәтлелек белән елмаеп куйды.

Зариф моны ризалык билгесе дип аңладымы:

– Аннары Зур күл буена төшәрбез, – дип өстәде.

– Төнлә белән күл буйларында йөрергә куркам мин… – Әдилә, башын болгап, керфек арасыннан гына егеткә карап алды. – Хәер, килеп алсагыз, күз күрер, – дип шаяртып куйды.

Әдилә күңеленә тагын ниндидер бер җиңеллек килүен тойды. Озаккамы барыр бу? Соңы ни белән бетәр? Бер тапкыр…

Хәзер бу турыда уйлыйсы килми иде Әдиләнең. Кемдер аңа игътибар итте, кемдер аны ошатты, кич клубка чакыра… Ә белә микән соң үзе Әдиләнең кем икәнен? Белми шул, белми. Нигә соң әле тиктомалга алгысытам мин бу егетне? Танышулар– кавышуларга, аннары мәхәббәткә әйләнеп китсә? Җәвит белән дә шулай уен-көлкедән генә башланып китте түгелме соң? Йөрәгеңә коткы салма, Әдилә! Мин аңа хәзер үк ирем, балам барлыгын әйтергә тиешмен. Мин бит әле Җәвит белән аерылышмаган да. Тукта, тукта, нигә соң әле мин шулхәтле тирәнгә кереп уйлыйм? Миңа бүген аның белән рәхәт, күңелле булды ич. Алай гынамы, бәлкем гашыйк та булгандыр әле. Бер күрүдә үзең Җәвиткә гашыйк булган кебек.

Әмма Әдилә үз-үзен ничек кенә юатмасын, аның инде ире, баласы барлыгы күңеленнән бер генә минутка да китмәде. Шуңа күрә егет яңадан әлеге тәкъдимен кабатлагач, Әдилә:

– Белмим, кирәкмәстер, чыга алмам, Зариф, – дип кенә җавап бирде.

Әйе, йөрәктәге яралар яңа шул әле. Йөрәкнең тынычланып җиткәне юк…

Болында үзләрен эзләүче күренмәгәч, Әдилә белән Зариф туп-туры авылга таба юнәлделәр. Сүзсез кайта торгач, ике арадан күләгә үткәндәй булды. Баштагы дәрт Ык буенда калды, шаулап таша башлаган күңел үз ярларына кайтып төште.

Тыкрык башына җиткәч, Зариф Әдиләнең күзләренә карады.

– Мин сезне кич көтәм, Әдилә…

– Белмим, Зариф. Кәефем булса чыгармын да, бәлкем. Чыга алмасам – үпкәләштән булмасын, яме?..

22

Шундый кешеләр була, өлешемә тигән көмешем дип, үз гомерләренә язмышка җайлашып яши бирәләр. Ниндидер дәрәҗәдә бу сыйфат Кафиядә дә бар. Ягымлылык, кече күңеллелек, гомумән, врач кешеләргә хас игътибарлылык Кафиянең йөзенә үк чыккан. Талип исә җитди, кырыс. Хатын-кыз буларак, назлы сүз, сөю-ярату, һич югы, игътибар Кафиягә дә кирәк иде. Читләр моны күрәләр, ир-атлар аңа җанга ятышлы матур-матур сүзләр әйтә. Кафия, әлбәттә, аларны чынга алмый, әмма шулай да мондый сүзләр аның йөрәгенә сары май булып сеңә иде. Кафия үзе ире алдында чытлыклана белмәде. Талипка исә йомшак теллелек ятрак сыйфат иде. Кеше кимчелексез булмый, иренең бу холкына, яши-яши, Кафия дә гадәтләнде тагын. Хәзер инде ул тәмам өйрәнеп, ияләшеп бетте. Ике бала үстерделәр, ике дистә елга якын гомерләре бергә үтте. Ә менә күңел дигәнең әллә нишли дә куя шунда. Наз телиме, игътибармы, белмәссең…

Балалар биредә чакта ялгызлык аны ул хәтле талкымый иде, алар киткәч, өй тәмам бушап калды. Талип йокларга гына кайта, сөйләшкән сүзе дә – комплекс, икмәк тә төзелеш. Ярый әле, яраткан эше бар. Бүген әнә кешеләр болында ял итә, ул исә райүзәккә чапты. Талипка түгел, үз-үзенә ачуы килә Кафиянең, күзләренә мөлдерәп яшь тула. Җәберләнә, рәнҗи башлый күңел. Кемгә? Әлбәттә, аңа, Талипка. Кешеләр кебек нигә аларга да, ичмасам, ял көнендә генә болынга төшмәскә!

Кафия үз-үзен тынычландырырга тели, Талипның эше күплеген сәбәп итеп куймакчы була, әмма ярсый башлагач, күңел инде тынычлана алмый.

Әнә шулай көяләнеп, күңеле пыскып-көеп торганда, эчке якка Миңлекамал әби килеп керде.

– Һи-и, балакай-киленкәй, нәмәгә болай боегып торасың? Талипны көтсәң, кичкә дә кайтмас ул. Төзүчеләргә кирпеч юлларга китте бугай…

«Ял көнне кирпеч юлларга?» – дип уйлады Кафия, тагы да кәефе кырыла төшеп, уфтанып куйды.

– Дәҗҗал димәсәң дәҗҗал инде. Көн дими, төн дими, өен ташлый да чыга да китә, кулына кулча кидерәсе нәмәстә. Әнә Мөгаллим Нәгыймәсе дә төшеп китте, боегып торма, киен дә төш. Бар-бар, ичмасам, иркенләп һава сулап кайтырсың, – диде карчык.

Кафия, сабый баладай, Миңлекамаләттәй сүзләренә буйсынды. Җиңел ефәк күлмәген киеп алды. Аксыл-зәңгәр күлмәк киеп җибәргәч, зәңгәр күзләре тагы да зәңгәрләнеп китте кебек. Каш-керфекләренә беленер-беленмәс кенә итеп сөрмә тартты, иреннәренә юка гына итеп иннек сөртте. Башта ул аягына туфли кияргә ниятләгән иде, эссе булыр дип, җиңел босоножкасын гына киеп чыкты.

Урамда аңа беркем дә очрамады. Болынга төшәсе кешеләр төшеп беткән инде, күрәсең. Болын тыкрыгында аңа Кәнзел очрады. Соңгы вакытларда Кәнзел ябыгып китте, күзләрендә нур сүнде. Кафия аны күргән саен кызганып куя иде.

– Исәнме, җиңгәчәй!

– Исәнме. Нигә болай кәефсез йөрисең? Чирләмисеңдербит? Каяле, кая?..

Кафия Кәнзелнең, аскы күз кабагын тартып, күзенә карады.

– Сары чыгарырга җыенып йөрисеңме әллә син тагын? Тәмам төсең качкан…

– Чирләмим лә мин, җиңгәчәй. Эч поша. Болынга төшкән идем, анда да ямь тапмадым. Әллә башны алып берәр яры чыгып китәсе инде? Өйгә кайтсаң, әтәй үзенә, инәй үзенә сукрана.

Кафия аңа кызганып карады, вак-вак кына итеп, ияк кагып торды.

– Зәйтүнәңне оныта алмавыңмы әллә һаман, җүләрем!

– Кадалып китсен лә!..

– Җитәр инде, Кәнзел, бүтән өйләнмә.

– Өйләнү кайгысымы миндә хәзер, җиңгәчәй. – Кәнзел яңак сеңерләрен уйнатып алды. – Талип абый кайда соң?

– Әлмәткәме, райүзәккәме китте.

– Ай-һай, райүзәккәме икән?! Белмисең әле син аны, җиңгәчәй. Тыштан изге, эчтән бизле кеше түгелме икән ул Талип абый?

– Аны чәйнәүчеләр болай да җитәрлек, ичмасам, син генә канына тоз салма инде, Кәнзел. Агай-энеләр бит сез!

Җиңгәчәсенең тавышында үпкә-рәнҗү тоеп, Кәнзел кабат дәшмәде, кул селтәде дә китеп барды.

Кешеләр шулай дип әйткәндә, Кафиянең күңеленә борчу иңә. Нишләргә тиеш соң ул? Ире артыннан чабаргамы?.. Яшерәсе килми: кайчак күңел рәнҗегән чаклары да була, кайчак барысы өчен дә гафу итеп куя Кафия Талипны. Үзе тагын онытып бетерми. Елга икеме, берме, машинага утыртып, Әлмәткә алып бара. Анда ресторанга кереп утыралар, затлы шәраблар эчәләр, кич белән театрга керәләр. Күп вакыт Галимә апа белән Әдһәм абыйны алып бара Талип. Дүртәүләп күңел ачып кайткан чаклары була. Ләкин бу хәлләр күп булса елга бер-ике тапкыр гына була. Авылга кайттылармы, Талипның янә башы эшкә чума, Кафиянең дөньяда барлыгын да оныта сыман. Талипның шулай үз дөньясын онытып эшләп йөрүен күреп, Кафия үзе турында белдерергә тырыша, үпкәләп карый, мәгәр Талип гүя аны күрми дә, көн-төн эшендә югалуын белә. Талипның шулай күләгә сыман яшәвен Кафия кичерә алмый, йөрәге ярсына, шундый чакларда: «Җыенам да балалар янына Казанга китеп барам», – дип антлар итә, ләкин берничә көннән тагын оныта. Шулай да райүзәккә бер баргач, ординатурага керергә дип, гариза биреп кайтты.

…Кафия, Ык яры буенда табын корып утырган Харисовларны күреп, туры шунда атлады.

– Җәй-чәчкә бәйрәме матур булсын! Исәннәрмесез!

– Әнекәем, Кафия! – дип каршы алды аны Галимә карчык. – Әйдәле, әйдә, менә моннан утыр. Нигә һаман төшмиләр, дип борчыла башлаган идек инде. Талибулла кайда соң?

– Райүзәккә киткән диме, күрми дә калдым мин аны.

Кафияне Гариф Латыйпов янәшәсенә утырттылар. Казан галиме Кафиягә күз төшереп алды да уелып-уелып аккан Ык суына карап уйга калды. Галимә карчык, гөрли-гөрли, чәй әзерләргә кереште. Юкә балын Кафия алдынарак этәреп куйды.

– Җитеш әйдә, баллап эч. Без икенчегә утырдык инде. Әнә карлыган кагыннан да, чия вареньесыннан да җитеш.

Табынга утырып, бер чокыр чәй эчкәч, Кафиянең кәефе күтәрелә төште. Ирләр арасында йомшак кына әңгәмә бара, колакка агымсу тавышы ишетелеп китә иде.

– Менә, Гариф туган, туфрак туклыклы булганда, бер гектардан алтмыш-җитмеш, хәтта сиксән-туксан центнер уңыш алып була, дисең. Моңа шартлар бармы соң әле бездә? Без аны, туфракны диюем, эшкәртергә дә яңа гына өйрәнеп киләбез бит…

«Боларда да шул, боларда да Талип чире!» – дип уйлады Кафия. Әмма күзе Гариф йөзенә төшкәч, бу кешенең эчтән генә тагын нидер уйланып утыруын күрде. Шул ук вакытта үзе Харисовны да дикъкать белән тыңлый кебек иде.

– Шартларны безгә табигать үзе биреп тора, Әдһәм абый. Хикмәт бер туфракның серләрен белүдә генә түгел. Туфрак ул, кеше организмы кебек, ел саен үзгәреп тора. Һәм моңа күп вакытта үзебез сәбәпче. Яхшы уңышны бер ашлама гына да хәл итми, әлбәттә. Бар яктан да туйган туфракка иң әүвәл дым кирәк. Менә бу иссез ромашка, – Гариф яр читендә үсеп утырган ромашкага күрсәтте, – тәүлегенә өч йөз грамм су эчә, туфрактан үзенә кирәкле дистәләрчә микроэлементларны җыя…

– Карасана син аны, шушы бер чәчкә тәүлегенә өч йөз грамм су эчсен диген, әй. Бөтен кырларны сугаруга көйләп булыр идеме икән, атасы, Ык елгасын Таз тауга күчерсәң?

– Тузга язмаганны сөйләп утырма әле, әнкәсе, – диде Харисов, карчыгының ирләр сүзенә кысылуын ошатмыйча.

– Калхуз бөтен техникасын җиксәме?..

– Эч әле, әнкәсе, чәеңне. Булмаганны сөйләп утырма.

– Җирләрне сөрмәскә, ә сукаларга кирәк, Әдһәм абый, – диде Гариф. – Сабан белән сөреп, без туфракның иң актив катламын күмдереп кенә куябыз. Ашыгабыз, вәхшилек бу. Туфракны тирән сөрүнең зыянын бернинди статистика да күрсәтә алмый. Туфракны җиде-сигез сантиметр тирәнлектә сукалау аның дымлылык режимын, температурасын саклый, бу вакытта туфрактагы микрофлора һәм аэроблы бактерияләр үсемлеккә бөтен шартларны тудыра. Туфракның микрофлорасын саклап, җирне сукалап эшкәрткәндә генә, тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

– Йа Хода, әллә мин картайдым, әллә бүгенге фән шундый алга китте, бабайлар ысулына әйләнеп кайтуны кулайрак күрә.

– Бабаларыбыз җирне бик дөрес эшкәрткәннәр, Әдһәм абый.

– Сабансыз ничек меңләгән гектар җирне сөрмәк кирәк?

– Сукалау өчен бездә хәзер техниканың бетәсе юк. Шул ук культиваторлардан менә дигән сукалар көйләргә була. Дөрес, вакыт-вакыт җирне йомшарту өчен, төрәнсез сабаннар кирәк булыр, ләкин бүгенге сабаннар безгә ачлык китермәсә дә, шактый кыен хәлгә калдыргалый. Коры елларда кырларга чыгасы килми башлый.

– Һәй, баш җитмәстәй нәстәләр белән миең катырма әле, атасы. Чәй дә җиткәндер инде. Яшьләр әнә Зур күл буена киттеләр. Әйдәгез әле, без дә әйләнеп килик.

– Бер кузгалсак, әйләнгәләп маташмабыз инде. Җый табыныңны, алайса.

– Табын торыр ла ул. Әллә безгә дә чүпләмле уйнап аласымы? Кафиянең дә кәефе юк кебегрәк. Әллә ул да Ык суын Таз тауга күчерергә хыялланып утырамы? – диде Галимә карчык, картына беркадәр күңеле калуын сиздереп.

– Нигә алай дисез әле, Галимә апа? Оялтмагызчы шулай. Иртән кәефем чынлап та начар иде, менә, сезнең янга төшкәч, гел күңелләр күтәрелеп китте.

– Абау Ходаем, Алладан каһәрләнгәнмендер инде, кулымны пешердем бит! – диде Галимә карчык, уң кулын җилпи-җилпи.

– Кая-кая, күрсәтегез әле, Галимә апа.

Кафия Галимә карчыкның кулын караган арада ирләр табыннан торды. «Менә ул нинди хезмәт кешесенең куллары», – дип уйлады Кафия, карчыкның сырланып, кантарланып беткән кулын карый-карый.

– Зыянлы түгел, салкын чәй чүбен каплыйбыз да шундук басылыр. Тик яулык белән булса да урап куегыз, инфекция кермәсен.

– Безнең кулларга карарга да куркынычтыр инде, – диде Галимә карчык, иреннәрен бөрештереп. – Томана булып яшәдек, шулай үләрбез дә инде. Минем бит шул Ык буе Карамалысыннан ары һичкая чыкканым булмады. Картым әнә ике елга бер булса да җылы якларга барып кайта.

– Юкны сөйләп торма әле, әнкәсе. Үткән ел гына Талип үзебезне Әлмәткә театрга алып барды бит.

– Мин анда кич белән бардым, төнлә кайттым, берни дә күрә алмадым, – диде карчык, нигәдер үртәлеп.

Харисов, ни әйтергә белмичә, күзләрен тирә-юньгә йөрткәләп алды, мәгәр авызын учы белән каплап, тамак кырудан ары китә алмады.

– Әйдәгез әле булмаса, урман якларын әйләнеп килик. Карчыкның чәе каты булды, каһәр, – диде Харисов һәм беренче булып кузгалып китте.

Гариф аның белән янәшә атлый башлаган иде, карчыгы, Харисовның җиңеннән тотып, күзләре белән Кафия ягына ымлады. Ниһаять, барысы да Галимә карчык дигәнчә булды, алар урман ягына таба кузгалдылар.

Яр буенда балан куаклары, шомырт, тал үсә. Һәммә җирдә яшеллек. Рә тавында сыер көтүе йөри. Ат өстендәге көтүче һай-һайлап кычкырып җибәрә дә яңгыратып чыбыркы шартлатып куя. Ул да түгел, «Ашказар» ны суза башлый. Матур җырлый.

Күк йөзендә бер болыт әсәре юк. Елга ягыннан дымсу җылы җил исеп-исеп куя. Елга исе, үлән исеннән җиңелчә баш әйләнә кебек. Больница палаталарыннан соң үтә саф, үтә шифалы болын һавасын сулаган саен сулыйсы килә.

Берара китүләре булды, Харисов белән карчыгы кала төштеләр. Карчыгы аңа, ым кагып, ияреп йөрмик әле, диде. Харисов башта карчыгының ни теләвен аңламаса да, ахырда, кузгалак эзләштергән булып, кала-кала кире борылды.

Яр астындагы карлыган куагында чут-чут итеп сандугач сайрый, аңа балтырган сабагында җай гына чайкалып утырган ак чәперчек кушыла.

Кафия, Карамалыга килү белән үк, шул Ык буйларын яратты. Җәй җиттеме, ул бирегә төшеп, даруга ярый торган үләннәр, чәчәкләр җыя, арып-алҗып, туйганчы йөреп, хозурланып кайта иде. Җәүһәрия укырга кергәнче, бергәләп төшә торганнар иде, балтырган, кузгалак, әче какы, кәҗә сакалы җыеп алып кайталар иде. Аннары кич белән Кафия балтырган ашы пешерә. Катык каткан балтырган ашын Талип икешәр тәлинкә ашый иде. Ә Миңлекамал әбиләре исә: «Күңелемә исе ярамый шул балтырган ашыгызның», – дип, аштан баш тартып, Таҗылбанат туганнарына китеп барыр иде. Талип аның артыннан, уенын-чынын бергә кушып: «Байларга балтырган ашы ярыймы соң инде!» – дип калыр иде. Шуңа Җәүһәрия эче катып көләргә тотыныр иде.

Кафия, уйларыннан арынып, янәшәсендә атлап барган Гарифка күз төшереп алды. Горур кыяфәт, тәкәббер караш. Үз көченә үзе нык ышанган кешеләргә хас төс-йөз. Киноларда шактый еш күргән кемнедер хәтерләтә. Нигәдер, бер кашы агарган. Киң маңгай. Чигәләре көмешләнә башлаган куе чәч, яңаклары чак кына эчкә баткан. Кысык, юка иреннәр.

– Карамалыда бик күңелсез түгелме соң, Гариф Әюпович?

Гариф аның ягына күз сирпеп алды, иелеп, бер чәчәк өзде.

– Ничектер, эш белән сизелми. Кеше бит ике очракта гына сагышка яисә төшенкелеккә бирелә: акылы артып киткәндә яки кимегендә, икенче төрле итеп әйтсәк, хиссияткә бирелгәндә. Әмин ул чорны, Аллага шөкер, кичердем бугай инде. Бу – шаяру, әлбәттә. Кайчак башка әллә нинди уйлар килеп куя. Әтинең каберен, һич югы, кая күмелүен табасы иде. Бирегә килгәнгә кадәр бу хәл алай ук борчымый иде мине…

– Ул каберне кем генә эзләмәде инде, Гариф Әюпович. Тик кем күмде икән аны? Әдһәм абый, суга ташлаганнардыр, дип бара. Ул канлы елларда эзсез югалучылар күп булгандыр инде. Кичә генә бер шигырь китабы кулыма төште. Шагыйрь Шамун Фидаи шигырьләре. Үзе дин әһелләре тарафыннан унсигез яшендә җәзаланып үтерелгән икән. Тәмам танымаслык итәләр егетне, аннары сазга ташлыйлар. Дәһшәтле еллар кемнәрнең генә башына җитмәгән. Уфадан килгән аклар ул төнне бездә дә күп кешене җәзалаганнар, ди Әдһәм абый.

– Шамун Фидаиның, ичмасам, гәүдәсен табалар һәм кадерләп күмәләр. Хәтерем ялгышмаса, халыкны ураза тотуга каршы өндәгәч була ул хәл… Ә биредә бит бөтенләй башка нәрсә. Әтине Уфадан килеп төшкән казаклар үтерә. Ни өчен килгәннәр алар бирегә? Бер авыл активларын үтерү максаты белән генәме? Нигә башкаларның гәүдәләре табыла да әтинең генә гәүдәсе юкка чыга? Акларның Карамалыга килүенең сәбәбе нәрсә? Минемчә, алар Карамалыга бер активларны үтерү өчен генә килмәгәннәр. Максатлары бөтенләй башка булгандыр кебек миңа. Әти һәм активлар кем тарафыннандыр котыртылып юк ителгән кебек тоела миңа.

– Телисезме, Гариф Әюпович, мин сезгә аклар чыккан кичүне күрсәтәм. Миңа аны Әдһәм абый күрсәтте.

– Бик теләп барыр идем дә, әллә нигә яшьләр күздән язды. Кызыма әбисе, бераз йөргәч кайтырсың, дип җибәргән иде, онытылып китте, ахры.

– Кызыгыз биредә, Гариф Әюпович, ә әнисенең килеп тә караганы юк, – диде Кафия, һәм шулай дип әйтүгә, бит очларына кызыллык йөгерде.

– Әнисе… әнисе… – диде Гариф, эчке бер сагыш кичереп. – Әдилә үзе ана инде ул, кыз үстерә.

Ык буендагы усак урманында күке кычкыра, кое сиртмәседәй койрыгын бер күтәреп, бер төшереп, урман авызындагы карамада саескан шыркылдый. Кемнедер күзәтә, кемгәдер нидер хәбәр итә урман сакчысы. Иске юл сулга борылды. Бертын баруга, юл тарайды, сукмакка калды. Кафия, агач ботакларын читкә ала-ала, алдан барды. Карама, усак, шомырт, юкә ябалдашлары арасыннан аяк астына тәңкә-тәңкә кояш нурлары төшә. Ниһаять, алар яр читенә килеп чыктылар. Җентекләп карасаң күренә: кайчандыр биредән юл үткән, яр асты сөзәкләнеп, уелып тора. Яр буена җитүгә, сукмак кырт борылып, сулга, агачлар арасына кереп югала. Иске кичү юлын тигәнәк, кычыткан, меңтармак, бояр гөле, чыпчык күзе үләннәре баскан. Суга «чәчләрен» тидерер-тидермәс, таллар моңаеп утыра, елганың тау-башкорт ягына күз ташласаң, колак салсаң – тургай моңы.

– Менә ул кичү, Гариф Әюпович.

Кафия яр буендагы ашъяулык чаклы гына аланга туктады. Тирә-юньдәге барча тавышны күмеп, таң чыпчыгы чутылдап җибәрде, аңа чуартүш кушылды, шул арада уткойрык, күкәйләрдә утырган җанкаен тынычландырып: «Юк-юк, беркем юк», – дигән булды.

Шул мәлдә башта бик нечкә, зәгыйфь кенә булып сары сандугач моңы да ишетелде. Аннары ул көчәя төште. Сандугач ярсынып-ярсынып сайрый башлады. Бу моң ниндидер могҗизалы тылсымга ия иде, ул илаһи аһәңе белән сине сихерли, күңелнең иң нечкә кылларына кагыла иде. Алар сөйләшмәделәр. Һәркем үзенең эчке дөньясында яши иде. Сандугачлар сайраганда, сүзләр артык шул.

– Гаҗәеп матур биредә, – диде Гариф, соклануын яшермичә.  – Ямьле Ык буйлары дип тикмәгә генә җырламыйлар икән шул.

Алар икесе дә яр читенәрәк килделәр. Яр астында су юып чыгарган колач җитмәстәй агачлар, еланнарга охшап, чәбәләнеп яткан шәрә тамырлар күренә. Шунда ук кырмыска оясы. Куе камышлыкта энә караклары мәш килә. Чак кына арырак, ниндидер могҗиза белән эләгеп калган утраучыкта, күбәләкләр биешә. Менә шунда, шул утраучыкта бер җәнлек күренде. Җәнлекнең өсте кара-яшькелт-коңгырт төстә, корсак асты көмешкә тартым, тасма кебек озын койрыгына гүя тәңкә тезеп чыкканнар. Ние беләндер үрдәк борынлы, сирәк мыеклары як-якка тырпаеп тора, аксыл-күк түше кояш нурларында ялтырый. Ыкта яшәүче су җәнлекләренең берсе – җофар иде бу.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации