Текст книги "Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6"
Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 15 (всего у книги 47 страниц) [доступный отрывок для чтения: 15 страниц]
Хөббениса карчык кәкрәеп каткан кыска бармакларын алъяпкыч тирәсендә кайнаштыра башлады, ни әйтергә белмичә, бертын сүзсез торгач:
– Ядмыштан удмыш юк бит инде, улым, – диде. – Кем килсә дә, бәхете белән килер ие, бәлкем. Нәмәләр кылыйм инде, аптыраганнан әйтүем. Дрә дә бер бәләкәчеңне күреп үләсем килә ие шул.
Зариф әбисенең калак сөякләре төртеп торган аркасыннан сөйде.
– Үләргә җыенма әле, әбекәй, вакыты җиткәч, боерган булса, анысы да булыр.
– Яшьлек яме гаиләдә. Ә син, тилекәй, әбиеңнең гүргә кергәнен көтәсең…– Хөббениса карчык тагын яулык очын күзләренә тидереп алды. – Атаңның васыятен онытма. Сугышка киткәндә, анаңа, менә шунда ишек төбенә туктап, кат-кат әйтте: «Малайга үскәч әйт, миннән васыять шул: бәхет эдләргә чит якларга чыгып йөрмәсен. Беднең бәхет туган туфракта», – диде. Үде, мәрхүмкәем, бәхет-мал эдләп кайларга гына китмәде. Шахтага төшеп күмер дә чапты, урман да кисте, Себергә китеп алтын да юдырды. Дөнҗа гизде. Шуннан өдлегеп, исәнлеген бетереп кайтты, мескенкәем. Кайтты ды ярты ел урында ятты. Инде сихәтләнде, инде аруланды, инде эшли башлады дип куанып торадыр иек, сугыш чыгып куйды. Баенкаматтан яду килү белән күтәренде дә чыгып китте, бахырым…
«Әбине юкка борчыйм, ахры, киткәндә генә әйтәсе булган икән», – дип, китү турындагы ниятен әбисенә әйтүенә үкенеп куйды Зариф.
Хөббениса карчык, инде әйтәсен әйттем, керәсе кергәндер дип, яңадан оныгына сүз катмады, стенадагы сәгатькә күз төшереп алды да табын әзерләргә кереште.
Әлбәттә, Талип абыйсы: «Җүләрләнеп йөрмә, ул агрономның үзен Карамалыдан куасы бар, бу ниткән башбаштаклык!» – дип, Зарифны авылда калырга үгетләр. Юк инде, җитте, егет сүзе бер булыр, китәргә дигәч китәргә. Дөрес, ул дәгъвасыз, талаш-җәнҗалсыз да китә ала иде, рәхмәт, агроном тизләтте.
Бәбкә үләненә мул булып чык төшкән. Баскан саен, ярылып, эз кала. Тыкрык буена үскән саргылт башлы ромашкаларның таҗларында да энҗе бөртегедәй чык тамчылары. Күк йөзе чалт аяз. Көткән яңгыр яумады. Сортлы арышны бүген дә урырга була иде югыйсә.
Нидер исенә төшеп, Зариф капыл туктады. Кичә бит ул Әдиләгә, капка төбегезгә килермен, дигән иде. Эх, тинтәк тә соң мин. Ә ул чыккан булса, көтеп торган булса? Яхшы түгел, егетләрчә булмады. Барысына да шул бер агроном гаепле.
Йөрәген әллә ни тырнап үтте. Председатель алдына бару – бер хәл, ничек Әдилә күзенә күренер? Тартыла башлады бит ул аңа, исенә төшсә, йөрәге җилпенә, күңеле сафлана, язгы кояш нурларына, тәмле дымга төшкән орлык кебек яктыга үрелә башлаган иде күңеле.
Идарә тирәсендә кеше-мазар күренми иде. Зариф, язган гаризасын учына кыскан килеш, болдырга менде. Бикмуллин идарәдә иде, телефоннан сөйләшүе тышка ишетелеп тора. Ниндидер төзү материаллары даулый.
Кабинетка кергәч, түргә узмыйча, председательнең телефоннан сөйләшеп беткәнен көтеп торды. Талип аңа түргә узып утырырга ишарә ясады. Трубканы куйгач, өстәлнең икенче башында сүзсез генә утырган Зарифка карап торды.
– Йә, сөйләп җибәр, батыр, ни бүлешмәдегез анда агроном белән кичә генә?
– Бүләрен бүлдек бугай инде. Менә китәргә исәп, – дип, Зариф бөгәрләнеп беткән гаризасын өстәлгә салып сыйпаштырды да председательгә сузды. – Берәр яры чыгып эшләргә ният иде…
– Димәк, чын-чынлап китәргә уйладың?
– Кайбер сәбәпләр мәҗбүр итә.
– Һм-м… – Председатель гаризаны укып чыкты. – Җилле егет тә соң үзең, Зариф. Ифрат та җилле. Батырлыгың-көчең белән масаясың димме.
Юк, Талип аны ул уйлаганча үгетләми иде, киресенчә, мыскыл итә кебек иде әле. Зарифның кисәк кенә кәефе китте, һәм ул, ни әйтергә белмичә, иреннәрен кыймылдатып, башын түбән иде.
– Калсаң, теш ыржайтырлар, дисең инде? Хәлеңне аңлыйм. Дөреслекне күкрәк кагып кына исбат итә торган чор үтеп бара шул, дускай. Таякның саллы башы һәрвакыт шундыйлар сыртына төшә хәзер, заманалар алышына тора бит, сизәсеңме бераз шуны?
– Сизмәгән кая! Тик юкка хафаланасыз, Талип абый. Барыбер китәм.
– Юллар кая таба инде? Нефть эшенәме, Түбән Кама тирәсенәме?
– Мөмкин булса, Талип абый, мин сезнең бу сорауларыгызга җавап бирмәс идем.
– Ярый соң, ихтыярың, муен бар, камыты табылыр.
Председатель гариза почмагына «Рөхсәт итәм» дип кул куйды, числосын да онытмады.
– Мә, ал. Ләкин белеп кит: авыр миңа сине җибәрүе, Зариф. Эшләүчедән бигрәк акыл сатучылар күбәеп бара колхозда. – Талип урыныннан торды, Зариф янына килде. – Тик, дускай, әйләнеп кайтыр ниятең булса белеп кит, якын иттем мин сине, үз иттем, туп-туры үзебезгә кайт.
Талип читкә карады, баш селкеп, кашларын сыпырып алды. Аннары Зарифны ишеккә таба этебрәк җибәрде.
Зариф, каерып, ишекне ачты, болдырга чыгып басты. Томыраеп кояшка карап алды, янә кире йөгереп керде дә кадрлар бүлегендә утыручы кызның алдына гаризасын җәеп салды.
– Эшләп куй, кичкә килеп алырмын, – дип китеп тә барды.
Идарә каршына, дөбер-шатыр итеп, йөк машинасы килеп туктады. Кузовтагы савымчы кызлар, болдырдан төшеп килгән Зарифны күргәч, бер мәлгә гаҗәпсенеп калдылар. Арадан берсе:
– Кызлар, карагыз әле, карагыз, Зариф абыйны күрегезче, уттай урак өстендә кияү егетедәй кыбырсып йөри түгелме? – диде.
– Күрегезче берәүнең эреләнүен. Һай, һай, һай! Исәнме, Зариф абый!
– Ару кебек болай.
– Аруың җиттемени, җанашым, шуңа комбайның ташлап кайттыңмыни?
«Ләйсән бит бу, кай арада белеп өлгергән?» – дип уйлады Зариф, кызга ачуы чыгып, үҗәтенә тиде.
– Мөгаен, өйләнергә йөри бу, кызлар?!
Зариф, бер сикерүдә болдырдан төшеп, кузов читенә тотынды, машина әрҗәсе өстенә менеп басты.
– Кайсыгыз кияүгә чыгарга кычына? Их-ма!..
Кызлар, икегә аерылышып, алга китеп өелделәр, кабина түбәсе күренмәс булды. Арадан Ләйсән дигәне батырайды, түшен киереп, башын чөя төшеп, бөерләренә таянган килеш, һавалана-һавалана, Зариф янына килде.
– Әйдә, үзем чыгам, тәки быть!..
– Башта биеп күрсәт.
– Биетеп аласың инде, алай булгач, – Ләйсән, уттай кара күзләрен уйнатып, кызларга карап алды. – Кызлар, такмак!
Кызлар такмак әйтә башладылар, Ләйсән, кулларын кош канатыдай җилпеп, такмак көенә биеп китте. Ул, чынлап та, кош кебек иде: җайга гына тыпырдый-тыпырдый, сылу гәүдәсен боргалый-уйната, әле кызлар янына килде, әле Зариф ягына күчте. Әйләнеп алган чакта, аның кыска итәкле күлмәге зонт сыман җәелеп-җәелеп китә, шул хәлдә Ләйсәннең ак тез башлары, каймактай матур ботлары күренеп кала.
Кызлар, аңа дәррәү кул чаба-чаба, икенче такмак әйтә башладылар. Ләйсән инде башкорт биюе көенә тыпырдап китте. Аннары кинәт кенә Зариф алдына тып итеп басты да, күзләрен уйната-уйната, башын кырын сала төшеп:
– Җырлап та биримме, Зариф абый? Алгач-алгач, җырлатып та ал, әйдә! – диде.
Ул да түгел, Ләйсән, күзләрен очкынландырып, такмаклап диярлек җырларга кереште:
Сыер савып карадың,
Кәҗә савып карадың,
Әлегә кадәр буйдак йөреп,
Таптың кызның харабын…
– Йә Зариф абый, әйт сүзеңне! – дип куйды Ләйсән, мутланып, җыр бетүгә.
– Шәп биедең, Ләйсән…
Кызлар шаркылдашып көлеп җибәрделәр. Зариф уңайсызланудан нишләргә белми кул селтәде һәм, төшәргә дип, кузов читенә тотынды. Шулвакыт аның күзе кабинага сөялгән Әдиләгә төште. Йөрәге жу итеп китте егетнең, бу хәлне күреп, кызлар да шым булдылар. Әгәр ул Ләйсән җырының мәгънәсен аңлаган булса?..
Зариф, төшә башлаган җиреннән туктап, Әдилә янына килде. Әдилә терсәкләре белән кабинага таянган, кузовтагы хәл аны кызыксындырмаган да кебек, алга караган иде.
– Исәнмесез, Әдилә!
Кызлар, Зарифка кабина янына урын биреп, арткарак күчтеләр.
– Саумысыз…
– Әдилә, – Зариф кызлар ягына күз төшереп алды. – Әдилә, әллә калырга булдыгызмы?
– Әйе, Зариф, калдым. Ә сез китәсезме?
Кызлар пырх-пырх көлешә башладылар. Кем әйтмешли, җырның ертыгы юк, Зариф Ләйсәнгә үпкәләмәде, ә менә Әдиләне күрүгә, аның бәгырен гүя үткен пычак телеп үтте. Яхшы түгел дип тә уйламый бу чытлыкай Ләйсән. Белә торып, үз алдында…
Гадәттә, кызлар авыл егетләренең чит-ят кызлар белән йөрүләрен яратмыйлар, шундук, чеметтереп, җыр чыгаралар, булдыра алган хәтле үч алырга тырышалар иде. Бу очракта Ләйсән кызлар теләген үтәүче генә иде бугай.
Зариф әнә шул хакта Әдиләгә әйтим генә дигән иде, болдырда шофёр Габбас белән председатель күренде.
– Бу ниткән туй тагын?! – диде Талип, моңа чаклы сыер савучы кызларның болай йөрүләрен күрмәгәнгәме, гаҗәпләнә калды.
Барысы өчен дә һаман бер Ләйсән кычкырды.
– Сугарулы җәйләүгә төшкән идек, Талип абый. Менә Зариф абыйның өйләнәсен ишеттек тә… Өйләнмичә җибәрмәгез үзен, Талип абый, китсә, өйләнеп китсен!
Талип җиңелчә генә янындагы шофёрны этәреп җибәрде. Янәсе, элдерт бу тирәдән тизрәк. Габбас машинасы янына йөгереп килде, кабина ишеген ачты, анда берәүне күрмәгәч, авызын турсайтты. Кузовка үрелеп карады һәм кирәкле кешесен кызлар арасында күрүгә, кәттә генә боерган булды:
– Табибә, ишетәсеңме, хәзер үк кабинага төшеп утыр!
– Төшми ул анда. Телең озын, телең тыя белмисең, ди. Яныңа кызлар утыртканчы сөйләшергә өйрән, дускаем! – диде һаман шул бер Ләйсән.
– Һәй, чиркәү чәүкәсе, чәрелдәгән була тагы. Синнән кем сорый? – Менә кем сорый! – дип, Саҗидә исемлесе Габбасның баш түбәсенә шап иттереп сугып алды. Кызлар янә пырх-пырх көлешергә тотындылар. Сыер савучылар арасында юанлыгы, тазалыгы, шуның янына үтә юашлыгы белән исеме чыккан Саҗидәдән моны һич тә көтмәгән Габбас башта бу хәлгә ышанмыйча, күзен челт-челт йомгалап, аңа карап торды, ахырда айнып китте бугай, яман итеп сүгенергә дип авызын ачкан гына иде, мәгәр сүз дә әйтеп өлгерми калды – Саҗидә аңа тагын җилле генә берне ямады. Бу юлы инде Габбас тәмам телсез калды һәм ялт кына кабинасына чумды. Ачу белән ишекне шапылдатып япты, стартерын гөжләтеп җибәрде һәм машинасын дөбер-шатыр китереп кузгалып китте.
– Хушыгыз! – диде Зариф әллә кызларга, әллә Әдиләгә һәм, кузов читенә тотынып, җиргә сикерде. Ул да түгел, Зариф басып торган урында әчкелтем төтен калдырып, машина олы юлга таба китеп барды. Машинадагы кызларның чуар яулыклары арасыннан Зариф тик бер кешене – Әдиләне күрде. Яшь хатынның җилкәсенә сибелеп төшкән коңгырт-кара чәчләре машина җилендә ялкынга охшап җилферди иде.
Ниндидер бер мизгел эчендә Зариф хәтта ул чәчнең исен тойгандай булды. Күптән түгел генә алар Зур күл буена төшеп утырганнар иде. Караңгы. Күл өстендә балыклар чумып куя, адашкан үрдәк килеп төшә дә «ба-ак!» дип аваз сала, иптәшен эзли иде. Зур күл өсте кургашындай кара-күк. Алар икәүдән-икәү генә иңгә-иң терәлеп утыралар. Зарифның йөзенә Әдиләнең чәчләре кагылып-кагылып китә. Юк, әллә ни вәгъдәләр дә бирешмәделәр кебек. Тик бу кичне Зариф яуда җиңеп чыккан мәргәндәй хис итте үзен. Ул үзенә тиңе булмаган көч килүен тойды. Үзенең шәхсән бер теләгенә ирешүдән туган эгоист көч-гайрәт кенә түгел иде бу. Бу чын мәгънәсендә аның өлешенә тигән бәхет иде. Кешенең гомерендә мәңге онытылмас хисләр ташып торган минутлар була. Мөгаен, ул минутларны Зариф беренче тапкыр шул күл буенда кичергәндер. Күңелендә һәрчак кечтеки генә кимсенү тоеп йөргән (аның тиңдәшләре өйләнешеп, ике-өч бала үстерәләр иде инде) шуңа карамастан үзен ифрат горур тоткан, шул ук мәлдә бераз серлерәк табигатьле, кирәкмәгән тәвәккәл, орды-бәрдерәк холыклы, ә инде эшкә килгәндә күп сөйләүдән бигрәк эшләп күрсәтергә яратучан Зариф шушы очрашудан соң, Әдилә дә мине ярата, дип йөри башлаган иде, тик ул аның китүенә бик өзгәләнмәде. Кешедән оялуымы, кичә кич чыкмаган өчен шулай кыландымы?.. Әй, нигә соң әле ул бер балалы хатын өчен баш алып кайгырта! Бетәсеме бу дөньяда чәчбиләр!..
Шулай дип үз-үзен юатса да, Зарифның бәгырен нидер тырнап-тырнап куя. Шулай ук Әдилә аның бәгыренә эз дә салып өлгердеме? Их, бу дөньяны!.. Кызык та бу кызлар, китәргә йөрүемне кай арада ишетеп алганнар? Бер дә бүтән түгел, көтү куганда, әби тараткан. Һәй, бу авылны да инде, бер очында тамак кырсаң, икенче очында сөрән салалар.
Аның җилкәсенә кемдер кулын куйды. Артында кемнеңдер басып торуын сизсә дә, Зариф әйләнеп карамаган булды. Ул белде: аның җилкәсендә председательнең кулы иде.
– Чынлап торып китәргә булдыңмыни инде? Гаризаны кайнар кулдан гына язганыңны белмим дип уйлавыңдыр инде. Әллә минем кабул итүемне ошатмадыңмы?..
Председатель сорашмый, гүя үзалдына сөйләнә иде.
– Кирәкмәс иде, Зариф, – дип дәвам итте председатель. – Ашыкма әле син алай. Китүеңә бер агроном сәбәпче икән, сине дә, аны да бизәми бу хәл, бер дә егетлек түгел бу. Монда бит әле без дә бар. Әдһәм абыең, мин, Равил…
– Китүен барыбер китәм инде, Талип абый. Тик ерак китәргә исәп юк. Колхозара төзелеш идарәсенә урнашачакмын. Шул ук үзебезнең комплекста эшләргә туры килмәгәе әле. Тәк што, зрә борчыласыз, Талип абый. Кешем бар минем биредә, ерак китәргә исәп юк.
– Кешең бар? Кем ул?.. Әйе, райүзәк ерак түгел-түгелен. Тик барыбер инде… Киткәннәрнең берсе дә кайтмый әнә. Шартларны җиткереп бетерә алмыйбызмы шунда…
– Кем белә инде аны… Ә, куегыз, Талип абый. Бәлкем, әйләнеп тә кайтырмын әле. Дөнья бит ул…
26
Бар да табигый, заман стилендә иде. Талип үзе көне-төне эштә югалса, яңа больницаны өлгерткәч, Кафия дә еш кына анда төнгә калгалады. Нигәдер кичә дә кайтмады ул. Хатынының хәлен белергә теләп, Талип иртән эшкә барышлый больницага кереп чыгарга булды.
Иртә иде әле, кояш яңа чыгып килә. Больница тәрәзәсе каршындагы агачларда, өздереп-өздереп, кычыткан чыпчыгы сайрый, карр да карр кычкырышып, баш очыннан гына каргалар очып үтә. Түбән очта һау-һаулап, көтүче аваз сала. Кыр ягыннан борчак җирен тырмалаган тракторлар гөрелтесе ишетелә.
Талип, авыруларны уятмас өчен, оекчан гына Кафия бүлмәсенә таба узды. Ишек ярым ачык иде, шакымый-нитми генә бүлмәгә керде дә баскан җирендә катып калды. Кафия бүлмәсендә Казан галиме Латыйпов утыра, аның каршындагы өстәл янында – Кафия, өстәл өстендә чык тамчылары да кипмәгән чәчәкләр бәйләме ята.
– Исәнмесез, хәерле иртә!
Талип түргә узды, галим белән кул биреп күреште дә Кафиягә карады.
– Әллә ул-бу булдымы, кунарга да кайтмадың?
– Гайзулла җизнине китерделәр. Невроз. Көчкә тынычландырдым үзен, – диде Кафия һәм, урыныннан кузгалып, өстәлдәге чәчәкләрне тумбочка өстендәге сулы вазага утыртты, аннары тәрәзәдә бәргәләнгән күбәләккә күзе төшеп, аны тотты да иреккә җибәрде.
Кафиянең төн йокламый чыкканнан соң агарынып калган йөзендә әлеге чәчәкләргә соклану, күбәләкнең иреккә эләгүгә дәртләнеп очып китүенә куаныч, яктырып китү күреп, Талип бер мәлгә аптырап калды. Иллюзия түгелме, аның Кафиясеме бу? Бу иртәдә ул Кафиясен бөтенләй башка яктан күрде. Һәм гүя үз-үзенә ачыш ясады. Ул бит аңа, ничәмә еллар авылда яшәп, ичмасам, бер тапкыр да чәчкә җыеп алып кайтмады. Әбит чәчәкләр, аякка уралыр дәрәҗәгә җитеп үсеп утырган болынга көн саен төшә. Юк, үкенү тоймады ул, шулай да Талипка уңайсыз булып китте.
– Кафия, бүген мин төшке ашка кайтмыйм. Әлмәткә китәм, нигәдер төзелеш материалларын тоткарлыйлар.
– Тәмам башың әйләнде инде шул комплекс белән!
Талип, хатынына җавап бирүне артык санап, бәрхет пиджагының сәдәпләрен ычкындырып утырган Гарифка таба борылды.
– Гариф Әюпович, агрономыбыз, борчак җирен сөрдереп, ашламалап, арыш чәчәргә исәпли, ул-бу чыкса булышырсыз әле үзенә. Киңәш-сабакка мохтаҗрак чагы егетнең…
– Ул басуның картограммасы әзер, килсен, карасын, аңлатырбыз, нигә аңлатмаска, – диде Гариф, нигәдер пиджак сәдәпләрен бер каптырып, бер ычкындырып куйды.
– Әйтермен мин аңа, керер ул сезнең яныгызга.
– Мальцев алымнары белән хыяллана егетегез. Терентий Семёнович күрсәткән алымнарга карап туфракны эшкәртү өчен, махсус сабаннар, лущильниклар, үткен тешле авыр тырмалар кирәк. Мальцев әнә шундый коралларга йөз тота. Агрономыгызга, бу эшне башлап җибәрү өчен, иң әүвәл сезнең ярдәмегез кирәк, Талип Кәрамович. Сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ кебек ул егет миңа.
Талип, ни әйтергә белми чарасыз калып, галимнең урта бер җире эчкә баткан иягенә, ялап алгандай кырынып куйган яңагына, чалара башласа да куе һәм дулкынланып килгән чәченә карап торды.
– Мин аңа ул коралларны табып бирермен, Гариф Әюпович. Тик аптырыйм, нигә бу турыда минем үземә әйтми ул. Гомумән, ул эшләр белән безнең инженерыбыз шөгыльләнә. Ярый, хушыгыз, юл кешесенең юлда булуы хәерле, – дип, Талип ашыгып чыгып китте.
27
Кәнзел әнисен өйгә ашыктырды. Ул менә-менә үзен алырга милиция киләсен сизә, шуңа чаклы әтисе Гайзулладан алтынның кая күмелгәнен белергә тели иде. Кая күмелгәнен белер, икенче төшкә яшерер, аннары биш елын утырып кайтса да үкенмәячәк. Алтын дигән нәрсә аны тәмам сихерләде, зиһенен томалады, хәтта төрмәгә утыру да аңа ул хәтле авыр фаҗига булып күренмәде. Аннан ул күпмедер срогын тутырыр да кайтыр, чөнки тырышып эшләр. Кайту белән, әтисе-әнисен алып, Урта Азиягә китәр. Менә дигән йорт сатып алырлар. Бәлкем әле, муллалыкка укырга керә алыр.
– Инәй, Хәсән абзый чынлап та алтын алып кайттымы икән?
– Белмим, балам, мин берни дә белмим. Атаңнан сорарсың.
– Инәй, Шакирҗан кем ул сиңа?
Таҗылбанат улы авызыннан бу сүзне ишетүгә сискәнеп китте.
– Беркем дә түгел. Мин кәнсәләрдә сәркатип булып эшләгәндә, авыл Советы председателе иде.
– Димәк, син аны беләсең?
– Ярдәме тимәсме дим, балакаем. Кайчандыр бабаңнар нигезен алып бирергә ярдәм иткән иде ул безгә. Сине коткарырга теләвем. Район прокуроры иде бит ул, хәзер пенсиядә әнә.
– Белмим, инәй, безгә изгелек эшләүдән куркыр ул адәм…
Кояш инде югарыга күтәрелгән, тиздән халык төшке ашка кайтыр. Күк йөзе зөбәрҗәттәй зәңгәр, кыйбла ягында болытлар кабара. Яңгыр киләсен сизеп, әтәчләр кычкыра, бакча башындагы өянкедә ала карга кар-кар эндәшеп куя.
Арт капкага җиткәч, Таҗылбанат Кәнзелне туктатты.
– Балам, атаңа каты бәйләнмә. Язган булса, болай да әйтер ул.
– Әйтер, – диде Кәнзел, мунча янында җир казып маташкан әтисенә күзләрен чекерәйтеп караштыргалады. – Әйтер… Ә серен гүргә алып китсә нишләрсең?..
Әнисе дәшмәде, килешеп башын иде.
Кәнзел өчен шунысы да бик җиткән иде. Ул әнисен култыклады да, очкынланып торган күзләрен аңардан алмыйча, мунчага якынлашты. Аларның кайтуын күреп, Гайзулла, җир казыштырган көрәгенә таянып, карчыгы белән улы килгәнне көтеп торган итте.
Таҗылбанат соңгы тапкыр улына ялварулы караш ташлады.
– Улым, балам, атаңны җәберләмә. Әллә гайбәт, әллә чын.
Кәнзел өчен тик бер генә юл бар иде: йә куркытып, йә ялынып-ялварып, кирәк икән алдына тезләнеп, алтынның кая яшерелүен белергә һәм, кулга төшү белән, икенче урынга яшереп куярга. Ул төрмәдән әйләнеп кайтканчы, бу картлар әллә тора, әллә юк. Шакирҗан кебек кеше серен ачарга өйрәнгән хәйләкәргә әтисенең чишелеп куюы да бар бит. Ә калганы? Калганы турында ул әлегә уйларга теләмәде. Кирәк дип таба икән, ул, атасын матчага асып булса да, алтын турында әйттерер.
Шунда кылт итеп аның башына яңа бер уй килде. Нигә әле, тиктомалга дигәндәй, төрмәгә утырырга тиеш ул? Нигә аңа өмет өзәргә? Барырга да Тәзкирә алдына тезләнергә, гафу итүен сорарга, ялынырга-ялварырга, еларга, риза булса, өйләнәм, дип ышандырырга.
Кинәт кенә башына килгән бу уйдан Кәнзелнең хәтта кәефе күтәрелеп китте. Хәзер ул әтисе янына туктар, аның кулындагы көрәкне алып, тиз-тиз генә казыштырыр да, әнисен алдан җибәреп, әйдә әле, әтәй, кереп, бергәләп чәй эчик, дияр. Әтисен култыклап алыр һәм… Юк, кергәч, чәй янында сорар.
– Исәнме, әтәй? Каяле, үзем казып ташлыйм.
Кәнзел Гайзулланың кулыннан көрәкне алды да ике-өч минут эчендә әллә никадәр җир актарып ташлады.
– Нәрсә утыртырга исәп, инәй, бу җиргә?
– Әтәң, кишер сибәрбез, дигән иде.
Гайзулла, иркенләп, бер елмаеп куйды. Яралы йөзенә бик сирәк була торган ягымлылык, мөлаемлык чыкты.
– Нигә соң миңа гына әйтмәдең, әтәй? Кичәгенәк үзем казып ташлаган булыр идем.
Кәнзел эсселәде, пиджагын салып, сукмакка ташлады, уч төпләренә төкереп, тагын да дәртләнебрәк казый башлады.
– Бүгенгә җитеп торыр. Кыяр түтәлен иртәгә казырбыз, – диде Гайзулла, туфраклы кулларын ышкыштыргалап. – Катып киткән, бигрәк көчле, вакламасаң, кишер түгел, бу түтәлдә әрекмән дә үсмәс.
Гайзулла, мунчага кереп, кулларын юып чыкты. Тамырлары кабарып торган кул аркасы белән сакалын сыйпаштырды, сәлперәйгән киез эшләпәсен күтәрә төшеп, җыерчыклы маңгаен ачыбрак куйды.
– Җитеп торыр, улым, җитәр. Дөнья эшенең бетәсе түгел аның. Анасы, бар син, булмаса, кереп, чәй куя тор.
Таҗылбанат улының сукмакта яткан пиджагын иелеп алды да, беләгенә салып, җил-җил атлап, арт капкага таба китте.
Гайзулла аңа өметсез бер төс белән карап алды. Таҗылбанатның, бөкресе чыга төшсә дә, йөзе чибәр иде әле. Гайзулла аныүз гомеренә яратып туймады. Берәр сәбәп чыгып, Таҗылбанат бик чәпчи башласа, Гайзулла, һич югы, дәшми яисә чыгып китә иде. Ә менә малаеннан бераз курка төшә иде ул. Аерата төрмәдән кайткач явызланды Кәнзел. Дорфа сөйләшә, ешкына салып кайта, тамак төбе белән җикерә. Нигәдер, әнисенә түгел, атасына җикерә. Төрмә яман итте кешене, Гайзулла моны белмиме! Шуның өчен улына каршы әйтми иде ул. Тегенең шундый миһербансыз минутлары була ки, күзләре тона, ни кылганын, ни эшләгәнен белештерми башлый иде. Бер тапкыр шулай кәҗәләре кайтмый йөдәтте. Бер көн көтүдән кайта, өч көн биләмдә югалып йөри, ристан. Теленнән тапты Гайзулла, бу турыда Кәнзелгә әйтте. Кич, көтү кайткач, шуны гына көткән кебек, Кәнзел ишегалдына чыкты һәм әтисеннән:
– Кайсысы? Шунысымы? – дип, биләмче кәҗәне күрсәтте.
– Шул үзе, муены астына килгере, мут җан!
– Хәзер өйрәтәм мин аны! – дип, Кәнзел кәҗәне «кәҗ-кәҗ»ләп чакырып алды да, кәҗә ипи бирә дип алданып килгәч, тегенең мөгезеннән эләктереп алды; иң әүвәл баш очына күтәрде, аннары бар көче белән тирес өстенә атып бәрде. Лапылдап, тирес өстенә барып төшкән кәҗә тамак ертып бакырып җибәрде. Әмма торып качарга да өлгермәде, Кәнзел аны тагын мөгезеннән эләктереп алды һәм, келәт тупсасында яткан бауны алып, кәҗәне абзарга кертте, мөгезләренә бау ташлады да ристанны өрлеккә элеп куйды, аннары келәттән каеш чыбыркысын алып чыкты, – бу чыбыркыны Гайзулла, очына тимерчыбык кыстырып, үзе үргән иде, колхоз атларына сукканда, кан чәчрәп чыга торган иде, – һәм кәҗәне акыртып яра башлады. Кәҗә башта яман бер ят тавыш белән кычкырды, ләкин тамагы чатнадымы, кисәк өнсез калды, күзләрен кан басты, куркудан «чикләвек» ләрен коя башлады.
Бу җәзаны карап тора алмады Гайзулла, арт бакчага чыгып китте. Улының миһербансыз булуына Гайзулла әнә шунда инанган иде.
…Өчәүләп чәй эчәргә утырдылар. Таҗылбанат чәшкәләргә чәй койды, табынга бал, май, ак күмәч, карлыган вареньесы, чәкчәк китерде.
Гайзулла, бисмилласын әйтеп, тәмләп чәй эчәргә кереште. Тезләрен як-якка җибәреп, сәкенең түрендә утырыр ул, киң төпле ак ыштанын юри күрсәтергә теләгәндәй, тез өстенә сөлге-тастымал ябарга онытыр. Чәйне бик ярата Гайзулла. Чәй-бал, май, ак күмәч булса, атналар буе аш ашамаса да: «Аһ, шулпа пешермәгәнсең, карчык», – димәс. Таҗылбанат үзе дә шулпа дип атлыгып тормый. Тик яшьләр генә төш-кич аш пешерерләр иде.
– Хәзинәңне җыебрак утыр әле, әтәй, болай бер дә килешми…
Таҗылбанат дәшмәде, авыз чите белән генә елмайды да чәй эчүен белде. Ул каш астыннан гына әле улына, әле картына күз төшереп ала, әмма бер кәлимә сүз катмый.
Гайзулла тирләп-пешеп чыкты, Таҗылбанаттан сөлге сорап алды, әйбәтләп сөртенде.
– Минем хәзинә – урынында, менә син үз хәзинәңә үзең хуҗа була алмадың, хурлыкка калдык…
– Әтәй, – диде Кәнзел, тешен кысып. – Инәй әйтә, безнең бер пот алтын бар, ди. Расмы шул?
Әгәр дә мәгәр улы: «Әтәй, безнең өйгә ут капкан, янабыз!»– дисә, Гайзулла, мөгаен, бу хәтле каушамас иде. Малаеннан бу сүзне ишетүгә, Гайзулланың чәшке тоткан кулы, калтырап, авызына җитәр-җитмәс туктап калды, аның йөзенә гүя ак җәймә яптылар, Гайзулла бер мәлгә телсез калды.
Ниһаять, Гайзулла атаның да йөрәге тибеп куйды, Кәнзелнең соравы аңына барып җитүгә, картның кулыннан чәшкесе төшеп китте. Чәшке нәкъ варенье савытына төшкәч, ашъяулыкка куе кан сыман сыекча түгелде.
– Малаебызны утыртмакчылар, атасы, – диде Таҗылбанат тыенкы-сабыр гына, төшкән чәшкене алып куйды, тыныч булырга тырышты. Әмма карчыгының тавышында эчке бер калтырау тоеп, Гайзулланың колаклары шаулый башлады, зиһене чуалып китте.
– Нинди алтын ул тагын? Нинди? Ни сөйлисез!..
Үз тавышын үзе ишетмәде, күз төбе көзән җыергандай тартышып куйды.
– Хәсән абзый алып кайткан алтын.
Гайзулла, кан баскан күзләрен тутырып, улына текәлде, тез өстендәге бармаклары калтыранып биешергә тотынды.
– Кая күмдең аны, әтәй?
– Атасы, улыбызны тагын төрмәгә утыртмакчылар бит әле, Тәзкирә өчен, диләр. Киткәнче аңа әйтергә иде инде, әллә яши алабыз, әллә юк, Аллаһы Тәгаләдән әҗәл кайчан киләсен кем белә.
– Нинди алтын, шаштыгызмы әллә сез?! – Гайзулла күңелендә яман бер зәһәр ярсу кузгалуын тойды. Ул, тамак төбенә тыгылган төерне йотып, сакалына кагылып алды. – Анасы, синме бала күңеленә коткы салдың?
– Әтәй, – диде Кәнзел әнисе өчен. – Сез яшисен яшәгән инде. Кемгә саклыйсыз ул хәзинәне? Миннән дә якын кемегез бар?
«Кемем бар, имеш, – дип уйлады Гайзулла, Кәнзелнең зәһәрләнә барган йөзенә күзен салгалап. – Кемнең кеме булмас бу дөньяда!»
Шулай диюгә, Гайзулланың күңеленә Сабирасы, улы Кәримулласы килде. Сабирасын үтерүенә күңеле рәнҗеми аның. Заманы, көне шундый иде: йә ул – Гайзулланы, йә Гайзулла– аны. Ә менә малае Кәримулланы үзенә охшатып, әле булса бәгыре телгәләнә Гайзулланың. Кәнзел исә, бөтен холкы-фигыле белән үзенә охшаса да, төсе-йөзе белән суеп каплагандай Таҗылбанат иде. Тик андамы соң хикмәт?! Хикмәт ул хәзинәне кулыннан ычкындырырга теләмәвендә иде. Гайзулла яшәячәк әле. «Төрмәдән дә әйләнеп кайтырсың, насыйп булган булса өйләнерсең дә, улым, ә әлегә ул хәтле хәзинәне кулыңа төшерергә ашыкма».
Гайзулла, карчыгыннан ярдәм сорап, аңа ялварулы караш ташлады, мәгәр Таҗылбанат башын бер читкә чөергәч, һични белмәгәнгә салышты. Ләкин Кәнзел әтисенә шундый иттереп сөзеп карады, Гайзулланың йөрәге кысылып, аркасы кымырҗып китте. Ул янә хатынына тартылды.
– Анасы, ниткән уй башыгызга төште сезнең, нинди алтын ул?
– Хәсән абзый алып кайткан алтын, – диде Кәнзел, торган саен йөрәге кабара барып.
«Танарга, һични белдермәскә», – дип уйлады Гайзулла. Ул ике кулын күтәреп амин тотты да урыныннан тора башлады. Шунда күзе янә улына төште. Кәнзел тешен кыскан, яңак сеңерләрен уйната-уйната, кашларын җимергән рәвештә атасын күзәтә иде. Гайзулла аның бу кыланышларын күрмәмешкә салышты. Ипләп кенә идәнгә төште, дисбесен алып, эчке өйгә кереп китте. Кәнзел, аның артыннан кереп, атасының җилкәсенә кулын салды. Гайзулланың аркасы янә чымырдап китте.
– Әтәй, – диде Кәнзел, тәкәллефсез генә әтисен үзенә таба борып куйды. – Бүген-иртәгә мине алып китәчәкләр. Мин кайтканчы, синең гүр иясе булып куюың бар… Кемгә саклыйсың?..
Йөзеннән зәһәр ачу чалымнары китмәгән Кәнзел чыраен сытты. Ялт кына әтисенең алдына тезләнде һәм атаның ак ыштанына танавын төртте. Гайзулла моны көтмәгән иде – каушый калды, калтыраган бармаклары белән малаеның чәченнән сыйпаштырды. Шулай да бәгыре алтынның кайда икәнен әйтер дәрәҗәдә йомшармады. «Атаң да үләргә җыенмый бит әле», – дип әйтәсе килде аның, әмма кодрәте җитмәде, уфтанудан ары узмады.
– Нинди җүләр уй керде синең башыңа, бала? Кем салды синең күңелеңә бу яман вәсвәсәне?!
Кәнзел башын күтәрде, әтисенең күзләренә сынап карады.
– Шакирҗан карт әйтте…
Гайзулланың эчендә нидер өзелеп киткән кебек булды, һәм ул акрын гына идәнгә чүгә башлады. Һични аңламаган Кәнзел аның тезеннән кочаклап алды.
– Әтәй, әтәй, җаным, расмы шул?
Малаеның тавышы йомшаруын сизеп, Гайзулла ныгый төште, тураебрак басты.
– Башта Тәзкирәне эзләп тап. Алдына тезлән, ялын, ялвар, елап күрсәт, кулыңнан килгәннең барысын да эшлә. Һич югы, үзенә, өйләнәм, дип әйт. Өйләнсәң дә ярар…
– Аннары…
– Башта Тәзкирә белән эшеңне җайла. Начар кеше баласы түгел, кабат әйтәм, өйләнеп торсаң да ярар.
– Аннары әйтерсеңме, әтәй?
Каты бәгырьле кеше иде Гайзулла. Яшәү дәверендә бик күп төрле кешеләр белән очрашырга туры килде аңа, заманында шул алтын өчен генә ничәмә кешенең башына җитте ул. Ут-су кичте, гомерен кыл өстенә куеп, сугышларга катнашты, ахыр килеп, ни гомерен Себердә урман кисеп уздырды. Ул алтын – аның гомере.
Кәнзел бертын әтисенең тезләренә сыенып торды да, күтәрелеп, ишеккә юнәлде. Малае ишек тоткасына кулын салуга, карт:
– Туктап тор, сабыр ит, – диде.
Ике ир-атның аңлашуын ишек янында тыңлап торган Таҗылбанатның колагы торды, йөрәге тибүдән туктаган кебек булды.
– Таҗылбанат, син дим, бире кер әле, – дип дәште Гайзулла карчыгын.
Түр өйгә Таҗылбанат керде, ул, мондагы сөйләшүне белмәгәнгә салышып, малаена карый-карый, алга узды.
– Ни бар, атасы?
– Тәзкирәгә икәү барыгыз. Кичке якта Хәлиулла янына үзем дә барып чыгармын. Гаиләсе ишле, мулдан яшәмиләр, әйбәт кенә бирнә әйт. Җүләр булмаса, кызы да риза булыр, беркая да китмәс…
Малай белән ана күзгә-күз карашып алдылар. Кәнзел әнисенең карашыннан: «Ә бит, бала, атаң дөрес әйтә», – дигән мәгънә аңлады.
– Ярый, шулай итәрбез, атасы, – диде Таҗылбанат, килешеп, картының тәкәбберлегенә кагылмаска тырышты. – Әйдә, улым…
– Ә риза булмаса? – диде Кәнзел, шиккә калып.
– Булыр, – диде Гайзулла, тавышын күтәрә төшеп. – Яман атын ил өстенә чыгарасы килмәсә, риза булмый хәле юк.
28
Казандагы әкәмәт зур лабораториядән соң егерме квадрат метрлы бу бүлмәгә килеп керү бераз сәеррәк иде. Муфель миче дә үз урынында түгел кебек, Кьельдал аппараты да нигәдер кул җитмәслек урында тора сыман, тик менә Сосклет аппараты гына үз урынында – тәрәзә каршында. Силос сыйфатын тикшерү приборы бөтенләй ишек янында.
Әдилә бүген зоотехникны көтә. Ул һәммә нәрсәне дә складтан алды, председатель барысын да булдырды. Ярдәмче мәсьәләсе дә хәл ителде. Нәкъ менә шул ярдәмчене зоотехник китерергә тиеш иде инде.
Лабораториягә Вафа килеп керде.
– Хәерле иртә, Әдилә! – диде ул, керә-керешкә. – Иң әүвәл шуны әйтергә тиешмен… Кыскасы, иптәш Латыйпова, эш башлап җибәргән көнегез белән тәбриклим!
– Рәхмәт, Вафа.
– Менә – бу сиңа. – Вафа Әдиләгә кыр ромашкалары сузды. – Казан каласында бер букеты бер сум. Биредә болында ерып йөргесез. Иренмичә төшәсе дә… Ә син, күрәм, аппаратларны да урнаштырып бетергәнсең.
– Син булышмасаң, бүген эш башлап булыр иде микән.
– Мин вазифамны гына үтәдем. – Вафа бер колбаны, алып, тәрәзә яктысында караштырды. – Сөтнең әчелеген белү өчен, иң башлап менә бу колбаны алалар, аннары аңа ун миллиграмм сөт салалар да егерме граммлап су өстиләр, шуңа берничә тамчы ике процентлы спиртта әзерләнгән фенолфталеин кушалар да болгаталар. Карале, Әдилә, әллә соң болгатмасак та ярармы? Әй, әйдә, болганган болгансын инде. Тәк, болгаттык, ди. Аннары менә монда куябыз. Куйдык, ди. – Вафа кислоталар белән янәшә торган колбаларга кагылып, санап чыкты. – Берәү, икәү, өчәү… Тукта, ул сөтне соңыннан эчеп булырмы икән?
– Агуланасың килсә эчә бир.
– Агуланасым килми. Ә без болай эшләсәк, – егет кулларын күкрәгенә чалыштырды да ишек янындагы сөт шешәләренә төбәлде. – Минем сиңа бер киңәш бар, Әдилә. Менә бу шешә кәрзинендә буш урыннарны исәпкә алып, без анда биш шешә урынына сигезне куйсак, ә?
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?