Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:20


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 47 страниц) [доступный отрывок для чтения: 15 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Ишектән секретарь килеп керде. «Исәнмесез!» – диде дә кабинетка узды. Аның артыннан ук булышчы юнәлде, бераздан ул әйләнеп тә чыкты.

– Рәхим итегез, иптәшләр, Алексей Михайлович сезне көтә!

Талип Әдһәмнең янбашына терсәге белән төртеп алды.

– Әйдә, тапшырдык, сез алдан керәсез, Әдһәм абый.

Харисов бер канаты ачык ишеккә юнәлде, Талип аңа иярде. Озын бүлмә буйлап, берсе артыннан берсе түргә уздылар.

– Исәнмесез!

– Исәнмесез, иптәшләр, әйдәгез, үтегез, утырыгыз, – дип, секретарь икесе белән дә кул биреп күреште. – Ялгышмасам, «Берек» колхозының партком секретаре… иптәш Харисов?

– Һәм шул колхозның председателе Бикмуллин, – дип өстәде Харисов.

– Йә иптәшләр, йомышлар нинди? Сөйләп җибәрегез, тыңлап карыйк.

Талип, утырган урынында борсаланып, Харисовка ым какты. Янәсе, әйдә, син башла. Харисов, өсте ялтырап торган өстәлгә кулларын салып, тамак кыргалап алды.

– Партиябез Үзәк Комитеты…

Талип партком секретарена кулындагы папканы селкеп күрсәтте. Бу, кыскарак тотыгыз, вакытны бушка әрәм итмик, дигән сүз иде.

– Без, Алексей Михайлович, комплекс төзергә уйладык. Барысы да, ниятегез изге, дип хәлгә кергән булалар, мәгәр сезгә килеп җиттек инде – бер генә җылы сүз дә ишетмәдек әлегә. Гафу итегез, әңгәмәне зардан башларга туры килә, шуның өчен сезгә хәтле җиттек тә. Колхозыбызның дүрт мең гектар чәчү җире бар, болыннарыбыз шактый, сугарулы көтүлекләр булдырдык. Ә менә сыерларыбызны сугышка чаклы ничек сауган, үрчеткән булсак, шулай савабыз, шулай үрчетәбез. Белгород өлкәсендә комплекслар сала башлаганнар. Анда булып, һәммәсен күреп, Бикмуллин иптәш шул комплексның проектын алып кайтты. Проект безгә ошый. Менә шуңа без дә тотынып карарга исәп иде дә, күчәр башларыбыз орынып тора, фатиха бирүчегә туры килә алмый интегәбез.

Секретарь Талип кулындагы папканы үрелеп алды. Комплексның гомум күренешенә, детальләренә, сметасына күз йөртеп чыкты, аның шулай дәшми-тынмый кәгазьләр күзәтеп утыруына Талипның эче поша башлады.

– Безнең шартларда ничегрәк җайлашыр икән бу комплекс, иптәш Бикмуллин?

Секретарь, гәрчә Харисов әңгәмәне башласа да, Бикмуллинга бирде бу сорауны.

– Җайлаштырырлык булмаса, Алексей Михайлович, без сезнең алга килмәгән дә булыр идек.

– Бер гектарга күпме ит җитештерәсез?

– Унике центнер тирәсе. Комплекс булгач, бу сан егерме центнерга җитәчәк, – диде Талип, нигәдер ашыга төшеп.

– Әгәр без фатиха бирсәк?

– Материал гына кирәк, Алексей Михайлович, эшчене үзебез табабыз. Районыбыз үзәге эшчеләр посёлогы бит безнең…

– Бер эшче генә хәл итмәс бит бу мәсьәләне. Иң әүвәл райондагы колхозара төзелеш идарәләрен ныгытырга кирәк. Блок, балкалар, панельләр белән эш ничек торыр? Кирпеч – вак мәсьәлә, кирпече булыр.

Талипның күгәрә төшкән иреннәренә алсулык йөгерде, муены нечкәрә китеп, кан тамырлары беленеп калды. Чынлап та, бу ягы бар бит әле…

Секретарь кнопкага басты, кемнедер чакырды. Бераздан кабинетка юан-таза гәүдәле, бакчада Харисов янәшәсендә утырган кеше килеп керде.

– Григорий Иванович, менә бу проектка күз төшерегез әле, безгә сезнең фикер кирәк. Хикмәт менә нәрсәдә: проектта каралган тимер бетон әйберләре безнең республикада җитештереләме? Җитештерелсә, кайда?

Григорий Иванович кәгазьләрне җентекләп карарга кереште. Талип Харисовның янбашына төртеп алды. Янәсе, кара кем белән эскәмиядә янәшә утырганбыз.

– М-м-да, Казан ЖБИсында бу проекттагы детальләр эшләнә.

– Ә Әлмәттә?

– Әлмәттә? – Григорий Иванович чәнчә бармагы белән колак артын кашып алды. – Казан ЖБИларын быел үзгәрттеләр. Әлмәт исә моңа киләсе елга гына керешәчәк.

– Ә Түбән Камада ничек?

– Бу детальләрне әзерлиләр анда.

– Информациягез өчен рәхмәт, Григорий Иванович.

Григорий Иванович күтәрелде дә, көлемсерәп, Талипка, аннан бигрәк аның кесәсенә карап торды. Талип янә Харисовка терсәге белән төртеп алды.

– Йә, ярый, хушыгыз.

Григорий Иванович чыгып киткәч, секретарь терсәкләре белән өстәлгә таянды, бертын маңгаен угалап торды.

– Тәвәккәлләдек болай булгач, иптәшләр. Ләкин бернәрсәне истән чыгармыйк: авырлык сезнең җилкәдә! Сез башлап җибәргәләгәнче Әлмәт ЖБИсына үзгәрешләр кертелер. Кыскасы, сезгә кыен эшегездә уңышлар телим!..

Коридорга чыккач, Талип:

– Уф, Әдһәм абыкаем, менә кеше, ичмасам, әллә нишләп күңелләр сафланып китте. Үзебез дә эредән җибәрдек, әй!

Харисов җавап бирмәде, маңгаен җыерып, тирән итеп сулап кына куйды. Шулай да баскычтан төшкәндә әйтте:

– Чиләнәсебез алда әле, Талип туган, ул комплекс белән. Шапырынырга ашыкмыйк.


…Ызан буенда, борчак басуын карап йөргәндә, әнә шулчакны исенә төшерде Харисов.

Рә тавы иңкүлегендә комбайн күренде. «Башкортстанда уракка төшкәннәр», – дип уйлады Харисов. Шунда урман полосасы буйлап зур тизлек белән килүче мотоциклга күзе төште. «Өчтәгәрмәч» тә агроном иде. Харисов Талипны куып җитте.

– Агроном килә түгелме?

– Үзе бугай, – диде Талип. – Бик әйбәт. Уракка төшү мәсьәләсен дә хәл итәрбез. Бишегендә кем анда? Хатын-кыз түгелме?

Мотоцикл килеп җитте. Мидхәт бишектәге кызга төшәргә ярдәм итте, аннары алар икесе дә машина янында басып торган председатель белән партком секретарена таба юнәлделәр.

– Исәнмесез!

– Шөкер әлегә, – диде Талип, Харисовтан соң таныш түгел кыз белән күреште. – Кем дип белик инде бу чибәрне, Мидхәт?

– Шәфкать туташы, больницага практикага килгән. Менә кырларыбызны күрсәтергә алып чыктым әле, – диде Мидхәт, үзе авызын җыя алмыйча елмая иде.

– Ярар, Талип абыеңа акланып маташма, күрмәгән-белмәгән кеше белән мотоциклга утырып чыгарга башына тай типкәнме әллә аның! – диде Талип, аннары кыздан сорады – Кафия апаң янында практика үтәсең инде алай булгач? Хуш. Бәлкем әле, ошап китсә, Карамалыда да калып куярсың, ә? – Практикант кыз иңбашларын сикертеп алды, каш астыннан гына Мидхәт ягына күз сирпеде, оялып китте, бит очларына алсу төсләр йөгерде. – Ярар, анысын уйларга вакытың булыр әле, шулай бит? Ә хәзер менә нәрсә, сеңлем.

– Дания, – дип, Мидхәт аның исемен әйтте.

– Менә нәрсә, Дания сеңелкәш, син әнә шул ызан буеннан чәчәкләр җыя тор, ә без бер биш минут кына киңәшеп алыйк. Нишләргә икән синең белән, җибәрергәме Карамалыдан, юкмы?..

Председательнең болай сөйләшүенә уңайсызлана калган кыз китеп баргач, Талип, соклануын яшермичә, кызның ак чалбарына, сары-күк төскә гөлҗимеш чәчәкләре төшкән кофтасына, уйнап торган гәүдәсенә карап калды.

– Сылу, бик сылу кыз тапкансың, Мидхәт… Йә, нишлибез?! Башлыйбызмы? Башкортлар әнә теземгә салалар! – диде Талип, борчак басуына ишарәләп.

– Борчакның өлгерү срогын тотуы кыенрак шул. Астагы кузаклары туенган була, ә өстәгеләре эч җыеп кына килә.

– Борчак, Әдһәм абый, ике срокта өлгерә: аскы өлеше үзенә, өскесе үзенә. Без аның тегесен дә, монысын да кулдан ычкындырмаска тиеш. Ә бу басуда ни асты юк, ни өсте. Силоска чабып алудан да әйбәте булмас. Тәкә борын Бакиров ашлама салдырып чәчтергән булса, без бу хәлгә тармаган булыр идек, Талип абый, – диде Мидхәт, тавышын күтәрә төшеп.

Талипның чырае сытылды, йөзе караңгыланып китте.

– Куй, үткән белән булышма. Егылганны кыйнамыйлар. Силоска чабып салырга да – вәссәлам! Менә бүгеннән үзеңә ирек бирәм, иген игү белән син командовать ит. Туфракны да үзең теләгәнчә эшкәрттерерсең, ашлама салуны да үз кулыңа ал, сортлар сайлауны да… Кыскасы, урып-җыюга кадәр син хуҗа. Ә хәзер, – Талип Мидхәтне ызан буенда чәчәкләр җыючы Дания ягына таба борып куйды, – кызың янына элдерт. Күрсәт кырларыңны. Үзең утырткан мең төп агачны да күрсәт. Күрсәт, күрсәт, үз кулың белән утырткан агач кадерле була ул…

Мидхәт аптырабрак калды, партком секретаре ягына күз төшереп алды. Секретарь, уч төбе белән авызын каплап, мыек астыннан гына елмаеп тора кебек иде.

– Рәхмәт, иптәш Бикмуллин, күрсәтермен, – дип, Мидхәт кабарган йөрәк белән китеп барды.

– Быел өйләнсәң, өй салып бирәбез үзеңә, – дип калды аның артыннан Талип. – Шулай бит, Әдһәм абый?

– Әллә соң теге вакытта егетебез каеннарны дөрес сирәкләтә башлаганмы? Агачлар сирәкләтелгән турыдагы борчак мулрак күренә.

– Инде ачуым сүрелә башлаганда гына, зинһар, ут салма әле йөрәккә, Әдһәм абый. Кеше ялгышмый буламы!

– Юкка кайнарланма. Синең кебек җитәкчегә таләп зур хәзер. Ялгыштың икән җавап та тота бел.

– Болай булгач, быелгы отчёт-сайлау җыелышында авыз чайкаучыларга азык булачак икән. Һәр боерыгыма сукыр көйгә иярегез дип, беркемгә дә әйткәнем булмады кебек. Әйбәт инициативаны беркайчан да тыймадым. Менә цехлар оештырырбыз да бөтен кырчылык эшен агрономның үзенә тапшырырбыз, үзенә йөкләрбез. Уңыш өчен тулысы белән ул җавап бирер. Дәгъвага да урын калмас, һәрберебез үз урынын белеп эш итәр…

– Урып-җыю ул– иген игүнең кульминациясе. Урып-җыюны бер агроном гына башкарып чыга алмас. Бу чорда райкомнан алып механизаторга чаклы җаваплы. Безнең турыда әйтеп тә торасы юк. Шулай булгач, башта безнең үзебезгә җиң сызганып керешергә кирәк…

– Ярый, ярый. Боларны хәл иттек дип уйлыйк. Силоска икән, силоска чабарга да алырга, тормасын күз агы булып… Шулай да мин аңа иртәгәдән үк урып-җыюдагы бөтен җаваплылыкны йөклим. Тартсын, өйрәнсен…

25

Эссе, ай-һай, эссе булды бу урак өсте! Чикерткә-корт ауларга, шул җайдан бөртек башак чүпләргә төшкән карга-чәүкәгә хәтле, канатларын салындырып, томшыкларын ачканнар, тәмам әлсерәгәннәр, җим эзләүдән бигрәк, җиләс һава көтәләр, яңгыр яумасмы дигәндәй, күккә карап-карап алалар иде.

Комбайн өстендә тузан болыты. Кыздыра кояш, югарыга үрмәләгән саен усаллана, зәһәрләнә бара. Шулай да «Колос» комбайны кабинасында җиләсрәк. Түбә астына беркетелгән һава кудыргыч талгын гына җил өрдерә, тик Зариф аны тоймый иде. Аның ялангач тәне кояшта чуен төсенә кереп каралган, маңгаенда бөрчек-бөрчек тир-тузан, иреннәре яргаланган. Кояш, ниндидер афәт китерергә теләгәндәй, рәхимсез кыздыра да кыздыра. Зариф бер урап килә дә җир башындагы су мичкәсенә башын тыгып ала, кайнар тәненә, чиләкләп, су коя.

Комбайн көйле эшли. Зарифның күзләре тасма булып барабанга агыла барган тезмәдә. Тезмә калын. Әмма, нык җилләгәнгәме, мотор көчәнми, җиңел тарта. Зарифка кайчак эсселек нәкъ менә шул тезмәдән күтәрелә кебек тоела башлый иде.

Зарифны агроном кишәрлек башында көтеп алды. Ул – мотоциклын нәкъ Зариф җыеп килгән тезем ягына туктаткан да җиргә берәм-сәрәм коелган кузакларны учына җыя иде. Комбайн якынлашуга: «Туктап тор әле», – дип ишарә ясады.

Башта Зарифның башына мондый уй килде: «Күрмәмешкә салышып узып китәргә, әйдә, йөгерсен әле арттан!..»

Тик нигәдер алай итмәде, моторын баса төшеп туктады, барабанга эләккән саламның үткәнен көтте, аннары двигательне сүндерде… Кичкә чаклы бу кишәрлекне бетерер ул. Нишләп йөри икән? Саламда бөртек тә калдырмый «Колос». Башак кала дип бәйләнсә генә инде? Җитмәсә, комиссия җибәреп җәфаласа?..

Комбайнны Зариф юри агроном янына җитәр-җитмәс туктатты, юри аның үзе килүен көтте. Ләкин агроном ашыкмады, шуңа Зариф үзе җиргә сикерде, биленә бәйләгән кыска җиңле күлмәген чишеп алды да тузанын каккалап торды. Моны да ул агроном үз янына килсен өчен эшләде. Мидхәт якынлашкан саен, аның йөрәген ачу уты көйдерде. Шул Бәдретдиновны күрдеме, әйләнә дә үткәндәге партия җыелышы күз алдына килә.

– Исәнмесез, Зариф!

– Исән булсак ни дә сезгә, исән булмасак ни? Юллар безнең икебезнеке ике якка юнәлгән.


Агроном аның тел очындагы кинаяле үртәүне ишетмәгәнгә салышты.

– Күпме чыга? Иртәнге якта мин килә алмадым.

– Утыз бишләр тирәсе булыр.

Агроном аның янынарак килде, Зариф Мидхәтнең җил кискән тутсыл йөзендә үзе көткән, һәрхәлдә, күрергә теләгән усаллык чалымнары күрмәде.

– Кузаклар калгалый, бу комбайн да шулай койгач, искеләргә ни сан.

– Гаеп комбайнда түгел, «Колос» ның хедеры ялап алгандай итә, тезмә салучыларда гаеп, – диде Зариф, комбайнга таба кузгала башлап.

– Талип абый каршы төшкән булды, звеноларга бүлеп чаптырырга исәп иде. Хәзер әнә гаепләр кеше дә юк. Ундүрт чапкыч, ундүрт кеше.

– Гаепләргә остарып киттегез әле, яман!..

Агроном дәшмәде, офык читендә куера башлаган болытларга карап торды.

– Кузак җыярга әллә кайчан мәктәп балаларын җибәрергә кирәк иде.

– Сөйләштем, иртәгә чыгарга тиешләр. – Агроном Зарифның күзләренә карады. – Сезгә сортлы арышны турыдан суктыруга күчәргә туры килер, иптәш Бакиров.

– Менә бу кишәрлекне бетерәм дә күчәрмен.

– Юк, хәзер үк китегез.

– Кем боерыгы?

– Минеке, – диде агроном, учындагы кузакларны комбайн барабанына ташлады. – Минем боерык!

– Ә мин бармасам?

– Бармый хәлегез юк, иптәш Бакиров. Чөнки сортлы арышка башка комбайнны кертә алмыйбыз.

Зариф җилкәсен сикертеп куйды, кулындагы күлмәген иң өстенә ташлады.

– Менә бу кишәрлекне бетерәм дә төнгә күчеп куярмын.

– Хәзер үк күчәргә кирәк булыр.

– Әй, сөйләшәсез дә соң, иптәш агроном! Надзиратель генә буласыгыз калган да, агрономга укыгансыз.

– Бу – боерык, иптәш Бакиров. Сортлы арыш бүген, суктырылып, ындыр табагына кайтарылырга тиеш. Бүген-иртәгә яңгыр буласы.

– Ай-һай, малай, эшләр кай таба китте, әй!

Зариф агроном ягына төксе итеп карап алды.

– Әйдәгез, әйбәтләп аерылышыйк, Мидхәт. Үлеп үрә торсагыз да, ятып ялынсагыз да, мин сез әйткән җиргә күчеп китмим бүген. Инде сүзегезне сүз итәм барыбер дип уйлыйсыз икән, председательдән язма боерык китерегез. Күчсәм дә, аның боерыгы белән генә күчәчәкмен. Ишеттегезме?! – Зарифның җилдән-тузаннан күгәрчен күзедәй кызарган күзләре түгәрәкләнеп китте, борын яфраклары дерелдәде, яңак сеңерләре уйнап тора башлады. – Сезгә Кыяр тавындагы сортлы арышны җыярга кирәк, ә миңа, менә бу кишәрлекне бетереп, бүген төнлә төп группага барып кушылырга боерылган…

Зариф тәкәллефсез генә китәргә дип борылган иде, агроном аның җилкәсеннән эләктереп алды.

– Йә хәзер үк Кыяр тавына китәсез, иптәш Бакиров, йә бүгеннән бу комбайнда эшләмисез!

– Әт-тә-тә! – Зариф юри гаҗәпсенгән булды, аскы иренен бүлтәйтеп чыгарды. – Сез куймадыгыз мине бу комбайнга, сез алмассыз да, менә шулай, дус кеше!

Зариф агроном кулын җилкәсеннән сыпырып төшерде.

– Тәнемә кеше кулы тисә, уч төпләрем кычыта башлый минем. Мөмкин булса, кыскарак тотыгыз әле сез бу ыргакларыгызны!

– Бакиров, сез миңа һаман үч тотасызмы?

– Сезгә? Минме?

Таз тавы ягындагы офыкта, кара чаршау булып, болытлар кабара иде. Агроном шул якка күз салды. Зариф та болытларга карап-карап куйды.

– Бакиров, – диде агроном инде басынкырак тавыш белән. – Китегез, хәзер үк китегез арыш җиренә!

– Боерык китерегез.

Зариф комбайнга таба кузгалды. Мидхәт аның тутсылланып пешкән киң аркасына бер мизгел ачуы чыгып карап торды.

– Туктагыз!

Зариф аны гүя ишетмәде дә китүен белде.

– Туктагыз дим, Бакиров!

Мидхәт аны куып җитте, комбайн күперчеге алдына чыгып басты һәм, күзләрен очкынландырып:

– Хәзер үк утырыгыз да Кыяр тавына китегез, ишетәсезме?!

– Ишетмәгән кая, саңгыраумы әллә мин. Тик мин сезгә бик аңлаешлы итеп әйттем түгелме соң: бармыйм дип! – Зариф күзләрен чекерәйтеп, ямьсез итеп елмаеп куйды.

– Юкса мин комбайн белән үзем китәм.

– Э-э, юк инде, анысы булмастыр! – Зариф агрономны сул кулы белән бер якка этебрәк җибәрде. Таза иде Зариф. Юка гына гәүдәле Мидхәткәме аның белән алышу. Ләкин кайчак беләк түгел, йөрәк җиңә, диләр бит. Мидхәт, авышып киткәндә генә, күперчек тоткасына ябышып өлгерде һәм бер аягын баскычка куйды.

– Комбайнга утырмыйсыз!..

Зарифның беләк мускуллары биешеп тора башлады, ул зәһәр итеп сүгенеп ташлады һәм агрономны йолкып алды да, җай гына күтәреп, бер читкә бастырды.

Бер-берсенә кычкырышудан комбайн янына машина килеп туктаганны сизми дә калдылар.

– Исәнме, Зариф дус!

Шофёр Габбас Зарифның ялангач җилкәсенә кулын китереп салды. Башта Зариф та, Мидхәт тә, ни булганын аңламыйча, күзгә-күз карап каттылар, аннары исләренә килделәр бугай. Зариф, агрономның изүен ычкындырып, кулларына карап алды, ябышкан нәрсәнедер сыпырып төшерергә теләгәндәй, ике кулын да чалбарына сөртештерде.

– Саумы, Габбас! – диде ул, ниһаять. – Борчак алырга килдеңме? Минем бункер да тулмады бит әле.

– Булган борчакны бушатып алыгыз – ул хәзер Кыяр тавына сортлы арышны урырга бара. Сез дә шунда барырсыз, – диде агроном, һични булмаган кебек.

– Әй син, ашыкма әле ул тиклем боерык бирергә, үс бераз!

– Китмисез икән, үзегезгә үпкәләрсез, – диде агроном һәм ачу белән шофёр егеткә кычкырды. – Нәрсә катып торасың, куй машинаңны мөшкә астына!

Моңа чаклы песи кебек кенә йөргән агрономның тамагы чатнаганчы җикерүенә шофёр Габбасның да ачуы килде.

– Бар икән күрәселәр, – дип, ул йөгерә-атлый машинасына элдерде һәм, моторын үкертеп, әрҗәсен мөшкә астына китереп тә куйды.

– Бушатыгыз!

Агроном белән комбайнчы янә күзгә-күз карашып алдылар. Әмма икесенең берсе комбайнга таба кузгалмады. Ахыр килеп, Мидхәт түзмәде, җил-җил атлап, күперчеккә менеп китте.

– Нәрсә булган аңа, нинди корт чаккан үзен? – дип сорады Габбас, Зариф янына килеп басуга.

Зариф дәшмәде. Ул битараф бер кыяфәттә комбайнга, мөшкә астындагы машинага, Зур күл буена хәтле сузылган теземнәргә күз йөртеп чыкты. Аннары карашын ерактагы болытларга күчерде. Болытлар торган саен куера бара. «Яңгыр явар микәнни?» – дип уйлады Зариф, нишләргә белмичә, баскан урынында бертын таптанып торды.

– Ни булды? – дип, Габбас аның терсәгенә кагылды.

– Кирәкмәс, Габбас дус, әйтеләсе әйтелде бугай инде.

– Җүләрләнмә. Түрәләр килә дә китә, безнең брат кала бирә. Өр-яңа комбайн бирделәр үзеңә. Кыяр тавына китәргә куша икән, китә бир. Соң сиңа барыбер түгелмени, сантый нәмәстә!

– Кирәкмәс, Габбас, үгетләмә.

Болытлар кояшны тәмам томалап алды. Көн караңгыланып китте. Ләкин моның белән генә һавада бөркүлек кимемәде, киресенчә, тагы да эсселәнә төшкән кебек булды.

Бункерда борчак бетте, күрәсең, мотор гүләве сүрелде. Зариф моны, артына әйләнеп карамаса да, двигатель тавышыннан ук сизде. Шул мәлдә Зариф башында үзе дә аңлап бетермәгән бер уй туды: йөгереп менәргә дә, агрономны рульдән йолкып төшереп, хедерны күтәрергә һәм зур тизлек белән Кыяр тавындагы арышны суктырырга китеп барырга! Колхоз өчен ул арыш– бик кадерле нәрсә. Күз карасыдай карап үстерделәр. Әйбәт кенә җыеп алынса, быел арышны гел сортлыдан чәчтерергә мөмкин булачак. Шул турыда белә торып нишләде соң әле ул?!

Зариф шулай дип уйлады, әмма үзе авыл ягына таба атлавын дәвам иттерде. Инде комбайн да китте бугай, тавышы сүрелгәннән-сүрелә бара. Хәзер инде йөгерсә дә җитә алмас. Дөрес, басу уртасында агрономның мотоциклы калды калуын.

Айлар буе явым-төшем булмаганга кипшереп, калын тузан капламы белән түшәлгән юлдан атлаганда, Зариф ни эшләп ташлавының асылына төшенеп җитмәгән иде әле. Чынлык җитми кебек иде, гүя ул төшендә генә шулай эшләде. Ләкин, кайта-кайта, зиһене ачыла башлады. Күңелендә кайнаган нәфрәт уты сүрелә төште, йөрәген борчу, пошыну, үкенү-үртәлү, көенү кебек тойгылар биләп алды.

«Дөрес эшләдеме? Егетлекме бу?»

Юл читенәрәк чыкты, кыска итеп кыркылган камыл эченнән китте. Баш иелгән, кәеф – хөрт. «Нәрсәгә тагын эшнең асылына бакмастан киреләнеп китте соң әле ул? Шул кирелеге, үзсүзлелеге аркасында ничәмә тапкыр янды бит инде, менә тагын!»

Җилкәсендә тузан-майга буялып керләнеп беткән күлмәк, аягында автол-май сеңүдән күнгә охшап калган чүпрәк тышлы җиңел туфли. Чәч-башы тубал сыман тузган, күз төпләре кымырҗый, әчетеп-әчетеп куя. Әллә тузан тулган, әллә эсседән шулай, әллә…

Түзмәде, тагын борылып, Таз тау ягына китеп барган комбайнына карады. Талип, «Колос» ка утыртканда, Зарифка: «Иң яхшы, өр-яңа комбайн бирдек үзеңә, кара аны, сынатма!» – дигән иде. Комбайн Таз тауны урталай кисеп үткән юлга җитеп бара иде инде. Шул якта куерып-кабарып килгән болытлар көл төсенә кереп сыегая башладылар. Таз тауның төньяк итәгендә карабодай басуы. Ул куе чәчәктә – ак җәймәдәй дулкынланып ята. Ахрысы, ул тирәдә җил уйный: карабодай кыры чайкала, төсләрен алыштырып тирбәлеп-тирбәлеп куя.

Күккә карады. Нәкъ аның баш очында, канатларын җилпемичә диярлек, тилгән оча. Менә ул үткер күзе белән нидер күрде булса кирәк, киң канатларын җыя төште дә таш булып аска атылды. Җиргә җитәрәк, канатларын кисәк кенә җәеп җибәрде һәм камыл арасында кыймылдаган куян баласын тырнаклары белән эләктереп алды, аннары канатларын җил-җил җилпеп күтәрелә башлады. Куян баласы чыелдап җибәрде. Зарифның йөрәге чәнчешеп китте. Егет бар көченә ерткыч артыннан йөгерде, иелеп, кулына эләккән беренче ташны алды да тилгәнгә ыргытты. Тилгән табышын ташлады, әмма ерак китмәде, салам чүмәләсе башына барып кунды. Зариф килгәндә, куян баласы кан баскан күзләрен акайтып, тыпырчынып ята иде. Ертык ирен читеннән, дерелдәп торган борын тишекләреннән кара-көрән кан сарка…

Ул тагын берничә тапкыр тартышып, йомшак тәпиләре беләнтыпырчынып куйды да аякларын сузып тынып калды. Зариф тезләнгән җиреннән торып басты, күзләрен яндырып, әле булса, табышын көтеп, чүмәлә өстендә утырган тилгәнгә йодрык селекте.

– Һәй, явыз, синең дә бер башыңа җитәрләр әле, дөнья бу!

Нидер сизенеп, тилгән очып китте. Зариф тынсыз яткан куян баласын чүмәлә төбенә илтеп куйды, салам белән каплаштырды. Кем белә, бәлкем, гомере булып терелеп китәр…

Юлга төште. Юл читендәге күкбашлар арасында кукыраеп утырган шайтан таягына басты. Шайтан таягы кан төсендәге башын тузанлы юлга салды. Ләкин, Зариф үтеп китүгә, тузанга баткан башын селкеп алды да горур рәвештә янә торып басты.

Ни арада болытлар куерып җитте, ни арада зәһәрләнеп кыздырган кояш юкка чыкты. Карабодай басуы ягыннан борынга тәмле бал исе, яңгыр дымы килеп бөркелде. Яңгыр буласын сизепме, бал кортлары да ашыга. Олы юл өстендә яңгыр җиле өермә кузгатты. Һава тагы да бөркүләнебрәк китте, һәм, яңгыр килүен сизгәндәй, тирә-юнь тып-тын булып калды. Ләкин бу тынлык озакка бармады, Зариф атлаган юл өстендә дә, ишелә-бөтерелә, өермә күтәрелде. Ул күзгә күренеп үсте, завод торбасыдай зурайды һәм күз ачып йомганчы Зариф өстенә ташланды. Өермә, иләмсез ят тавышлар белән улап, Зарифның чәчен-битен салам-солам, чүп-чар, вак таш-ком белән чыбыркыларга тотынды. Егетне гүя кемдер күтәреп алды, ләкин икенче мәлдә инде өермә аны узып китеп тә барды.

Зариф, ярсып тибә башлаган йөрәгенә кулын куеп:

– Тфү, җен-пәри арбасы, куркытты, – дип, колак-борыннарына тулган тузан-комны күлмәге белән сөрткәләде.

Ул авылга кермәде. Урманга юнәлде. Анда аның балачактан таныш булган истәлекле урыннары бар. Үтереп эче поша иде, бәлкем, шунда җанга тынычлану килер бераз. Хәзер инде Карамалыда кала алмастыр. Нефтькәме, берәр төзелешкәме эшкә китмичә булмастыр. Яздан ук шуңа алгысына ич инде бу агроном, ярый, тизләтте.

Аю сукмагына төшеп, болын ягына таба атлады. Ул сукмакны үтүгә, Һаҗәр чокыры башлана. Һаҗәр чокыры? Кайчандыр шул чокырга Һаҗәр исемле бер хатын төшеп үлгән, диләр. Аның ике яшьлек баласы Корбан бабасында калган. Корбан бабай исә – Карамалыда беренче председатель булган Әюп Латыйповның бабасы. Шулай дип сөйләгән иде аңа бер тапкыр укытучы Варис абыйсы.

Зариф урман юлына аяк басуга, ут шары офыкка алсу пәрдә элеп юкка чыкты. Урман тын кебек иде. Очларын күккә төбәгән усак агачларының өске ябалдашлары ялкын телләрен хәтерләтеп, айкалып-чайкалып тора. Аяк астындагы абага үләне, мулла чалмасы, бакра гөл, кыңгырау чәчәкләр, курай, балтырган, юл читенә елышкан киң яфраклы тигәнәк – һәммәсе, үз төсләрен югалтып, кичке шәфәкъ нурыннан әкияттәге гөлләргә охшап калганнар. Каршыдагы Рә тавы үсеп-зураеп киткән сыман, шуларның барысыннан да күңелгә шөбһә иңә, йөрәккә шом төшә. Ул да түгел, тау артыннан ялангач ай калыкты, тирә-юнь чынлыгын югалтып, күз күрә алган һәммә нәрсә әкият манзараларына әверелде. Рә тавы – гүя Каф тавы, урман исә – балта-пычкы тимәгән карурман.

Күк йөзенә төнге пәрдә сарды, йолдызлар җемелди башлады. Тын кебек иде, ләкин дикъкать белән тыңласаң күрәсең-ишетәсең: баш өстеннән генә ярканаты очып уза, аның канат җиле битеңне ялмап ала, ирексездән кулың сакка күтәрелә. Биредәге һәр тавыш, һәр аһәң гаммадай көчәеп, яңгырап, куәтләнеп китә, күңелнең иң нечкә кылларына кагыла, йөрәккә әллә ниткән шом сала, ниндидер мизгелдә барча тавыш юкка чыга, йөрәк тибүең ишетәсең. Ләкин бу тынлык озакка бармый, урманны яңгыратып, тартай кычкырып җибәрә, аңа байгыш ухылдавы өстәлә, кыр-басу ягыннан бытбылдык аваз сала, аларга бакалар кушыла. Түбән карасаң, черек агач төбендә ут коңгызлары җемелди, сөрсеп, кибеп беткән яфрак астында сукыр тычкан кыштырдый.

Зарифка боларның барчасы да якын. Алты яшеннән ул таң белән торып, зөбәрҗәттәй чыклы үләнне ерып, чылана-чалтырый төнгелек кармакларын карарга төшә иде. Ык буе, аның саф суы, сөзәк ярларына утырып, аякларын салындырып, көнозын бөке калкавычка карап утырулары, талчыбыкка тезеп, кәрәкәләр, комкорсаклар, кушбашлар алып кайтулары…

Зариф, урманны узып, болынга килеп чыкты. Ай яктысында шәрәф алиһәдәй җәелеп яткан болын! Күл буенда атлар пошкыра, кырыкмыш кешнәп куя, таен янына дәшеп, карт бия кешни. Карамалы халкы өчен бу болын – печән. Ә печән ул – мал-туар, димәк, ит-сөт дигән сүз. Болынга ялганып, Зур күл ялтырый. Күл ярына килеп җиткән усак урманы биек дивардай тора. Яз килдеме, Ык таша. Тау-уйдыклардан, чокыр-чакырлардан агып төшкән язгы сулар Ык бозларын күтәрә. Күп тә үтми, мунча биеклек бозлар, яман тавышлар чыгарып, шушы усак урманына ташлана. Ястык-ястык бозлар, этешә-төртешә, бер-берсенә бәрелешкән саен уала-чәрдәкләнә, урман авызындагы шомырт-баланнарны, гөлҗимеш-карлыганнарны егып, гаскәр кебек тезелеп торган усакларга ябырылалар. Яшәү дәверләрендә бик күп язларны, хәтәр ташуларны күргән бозлар бәрелгәннән кәүсә-кайрылары яраланып беткән агачлар ыңгырашып куялар. Шартлап, ботаклары сына, яшел күлмәкләре уела, әмма бозларга юл бирмиләр. Бозлар ачу аталар, берсе өстенә берсе үрмәләп менә торгач ярылып китәләр һәм ухылдап-ахылдап мәтәлеп төшәләр. Буыла, тыгыла елга, су үзенә юл эзли башлый. Анда ташлана, бире ургыла, ахыр килеп, бәрәңге бакчалары, тыкрыклар аша авылга керә.

Ташу шәп, куәтле елларда урам-тыкрыклардан өстәл чаклы бозлар аккан язлар була. Мондый язларда Карамалы халкының түбән очта яшәүчеләре, бала-чагаларын, мал-туарларын алып, ындыр артына менәләр, өй-каралтыларына күз-колак булырга көймә белән генә төшәләр. Бәхеткә каршы, бу хәл озакка бармый. Ике-өч көн үтүгә, урман авызына тыгылган бозларны калдырып, су үзенә юл сала, сәгате-минуты белән урам-тыкрыкларга кергән ташу суы юкка чыга. Кешеләр шундук өйләренә ашыгалар, бүселеп чыккан идән сайгакларын, ишелгән морҗаларын күреп, осталарга чабалар. Усак урманы авызында тукталган, әсир төшкән бозлар май аена чаклы шунда яталар, эссегә түзә алмыйча, әрнешеп елыйлар.

Ташу китүгә, сынып-имгәнеп беткән агачларны күрергә, аннан бигрәк чокыр-чакырларда, уйдык-тугайчыкларда бүленеп калган балыкларны тотарга болынга малай-салай сибелә, алар артыннан, бот төпләренә җиткән аучы итеген киеп, ә кайчак кызмача баштан күлмәк-ыштаннан гына брәдник күтәреп самайлары төшәләр. Бу көннәрдә Карамалы халкы атна-ун көн буена балык ашый.


Зариф өйгә кайтып кергәч, аның озак йөрүенә тәмам вәсвәсәгә калган әбисе өстәлгә чүлмәк белән сөт китереп куйды да, күксел тамырлары беленеп торган кулларын тез өстенә салып:

– Әллә нәмәгә одакладың бүген, улым? Чапкычыңа ул-бу булмагандыр бит? – дип сорады.

– Юк, чапкычка берни дә булмады, әбекәй.

– Алайсам, гел юк сүд сүлиләр икән. Һи-и, бу Фәһимәне тыңласаң исләрең китәр. Ни дигән була, имеш, син агрономны кыйнагансың, якаларын умырып бетергәнсең икән, дип сөйләй тагын.

– Әллә соң синең башка кайгың да юкмы, әбекәй? Арыдым мин бүген, сүзең булса, иртәгә әйтерсең…

– И-и Ходаем, күңелем сидгән ие аны, төшемә дә әллә нәмә ниткән куркыныч иблисләр кереп җәфалаган ие – хак икән, алай булгач. Көчеңә масаясың инде, бала, көчеңә! Беләк көче– җүләр көч бит ул. Атаң мәрхүм дә шулай сугышып йөрер ие, син дә аннан удмадың инде болай булгач, хәерле булсын.

– Иртәгә сөйләшербез, әбекәй, зинаһарлап сорыйм.

– И-и Ходаем, күңелем тап сидгән икән бит…

Зариф гадәттәге вакытында уянды, ләкин озак кына тормый ятты. Кәҗәләрен көтүгә куып кергән әбисе аның караваты ягына күз атып-атып алды да:

– Дарифулла, Дарифулла, дим, тор инде, тор! – дип дәште. – Дәүҗан Равиле әнә мотоциклын тырылдата. Йа Аллам, балам, ниткән җан белән бу вакытка чаклы ятмак кирәк. Тор, тор, бу даман беркем дә йоклап ятмый.

Зариф сыңар күзен ачты, беренче тапкыр күргәндәй, өй түшәменә карады. Тузан бик коела башлагач, былтыр түшәм араларын, кысып, акка буяп җибәргән иде, карар күзгә күңелле генә тагын үзе. Әбисе шунда: «Болай булгач, улым, килен дә төшер инде!» – дип, әллә үртәп, әллә чынлап сөйләнеп йөргән иде. Зариф икенче күзен ачты һәм, әбисенә карамый гына:

– Бүген эшкә бармыйм мин, әбекәй, ял итәм, – дип, стена ягына әйләнеп ятты.

– Ниткән ял ди инде ул, яңгыр юк, ни юк дигәндәй. Нигә соң Дәүҗан Равиле кояш чыгар-чыкмас тырылтавыгы белән китеп барды?

– Ял булгач, ял!..

– Кем бирде сиңа ул ялны, балакаем?

– Үзем алдым. Атнага бер көн ял итәргә хакым бармы, юкмы минем?!

Зариф сикереп торды да, үзенең дорфа дәшүендә яманлык күреп, кире ятты. Шуңармы, әбисенең йөзе кырыс үзгәрде, ул да, нидер сизенеп, мич каршына кереп китте. Зариф торды да юынып керде, кырынгычын гөжләтеп чистарынып алды.

– Әбекәй, минем теге нейлон күлмәк кайда?

– Чынлап торып эшкә бармавың булдымыни инде? – дип, әбисе мич каршыннан чыкты.

– Тәмам чат ябыштың, әбекәй, ә! Ичмасам, шушы күлмәкне үтүкләп куяр идең…

– Күр әле моны, нәмәләр кыланып куя бу! Кичә нәмә эшләдең? Көтү куганда, синең өчен йөд оятымнан җир тишекләренә кереп китәрдәй булдым. Кыйнамадым дигән була бит әле тагын, явыд. Теләсә кем белән якалашып йөрергә Гайдулла Кәнделеме әллә син! Әт-тәт-тә, күрче син үден, шәбәепме-шәбәя. Күлмәкне үтүклә, тегене эшлә, моны эшлә, тегене китер, моны тап. Менә өйләнерсең дә, хатыныңнан үтүкләтерсең нәйлүн күлмәкләреңне. Үтүгеңнең бавы шәрәләнгән, куркам мин аннан, беркөнне тотынган ием, тәнемне шундаен калтыратып җибәрде, иманымны әйтеп өлгерә алмадым. Үлеп куйган булса әбекәең, нишләр иең, җүләр баш, – диде Хөббениса карчык һәм яулык очы белән күзләренә кагылып алды.

– Җитмәсме, әбекәй! Әйтәм бит: кыйнамадым мин аны! Кыйнап ташласам, бәлкем, әйбәтрәк тә булган булыр иде.

– Юк сүдме?

– Ипидер менә, чиртмәдем дә.

– Идүләренә чаклы умырып бетергәнсең, диләр тагын. – Хөббениса карчык оныгына ышаныр-ышанмас карап торды. – Китәм дип җүләрләнеп йөри күрмә, мәңге җибәрәсем юк үдеңне. Өйлән. Бүген үк өйлән. – Карчык үҗәтләнеп китте, яулыгын җәһәт кенә чөеп бәйләде, күлмәк итәген ыштан бавына кыстырып куйды. – Үдем китерәм. Соң бит, балакаем, нәмәкәй дием инде үдеңә? Бусы кылый, тегесе чатан, берәүсенең авыды дур йә кәттә, йә җылгыр. Садрый Саҗидәсе – усалмы? Тәти Фатыйма кыды Ләйсән – җылгыр, чая, дрә дә үткер, диләр, өйлән шуңар. Инде кемне эдлисең? Ниндәен кыд кирәк сиңа? Кем син ул хәтле? Кыдлар сайларлык ниндәен артык җирләрең бар?

– Туктале, әбекәй, тукта инде! Юк белән колак итемне чәйнәмә әле. Болай да, урталай суккан елан кебек, кая барырга, кем белән киңәшергә белми каңгырып йөрим, җитмәсә тагы, син каныма тоз саласың. Өйлән дә өйлән, имеш. Килен ул килер дә синең кебек сөяксез телләрне куып та чыгарыр. Шулай итәләр хәзергеләр.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации