Электронная библиотека » Талгат Галиуллин » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Талгат Галиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 31 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Кара кофе янында затлы «әфисәр бармагы» ннан төтен чыгарып, фәлсәфә сатып утыруны ярата төште. Күңеленә хуш дуслары да, якыннары да табылды.

Эш аты Сәгыйрь һаман да «солдатик» булып калды. Татарың мондый тормышны «ни ылтара, ни пылтара» ди.

Хатыны да, балалары да Сәгыйрьнең туган телен өйрәнергә теләмәде. Аңа ихтыяҗ да юк иде ул чорда. Урыс теленең галәм аралашуы лөгате булуга дәгъва иткән, совет халкы дигән гыйфрит милләт ясау дәверендә үсте малайлары.

– Синең телең коточкыч авыр үзләштерү өчен. Әнә инглиз, немец, латин кебек телләрне җиңел өйрәнеп була, – дип, туп тәгәрәтә хатыны, гомер буенча бер телле булып калуына карамастан. – Сезнең ул «-лар/-ләр» нең серенә төшенгәнче, кытай тамгаларын ятлау җиңелрәк.

Кыскасы, Сәгыйрьнең җәннәт фирдәвесе аның өчен генә телен сындырырга теләмәде.

Хуҗа үз-үзенә бикләнде. Эштән арып-талып кайтканда, кухняда җилләр уласа да, хатыны чит-ят кешеләр белән ихахайлап утырса да, исе китмәде, тавыш чыгармады. Тәрбияви эшнең файдасыз икәнен аңларга аны Львовта ук өйрәтеп җибәргәннәр иде инде.

Тышкы кыяфәте, йөреше дә үзгәрде. Кышкы киеме өстендә чөйгә элеп куйган шикелле асылынып тора. Баш, гәүдә, куллар селкенми, хәрәкәтсез. Тик аяклар гына берәм-берәм алга алып куела. Җилсез көнне агач атлый диярсең.

– Нихәлләр, Сәгыйрь, пальтоңны алып килдеңме?

Шаяртуга һич тә үпкәләми үзе.

– Кая илтәсең аны? Алып килдем. Аңардан башка салкынча.

Сәгыйрьнең озынча чыраенда һәрвакыт тыенкы сагыш тулы хуҗа булса, кешеләр белән аралашуында битараф салкынлык чоңгылы өстенлек итә.

Учак ягып бозны эретеп була. Биктимер аганың бердәнбер киявен эретерлек көч юк иде кебек дөньяда. Әйтерсең лә рухындагы, йөрәгендәге, җелегендәге яшәү дәртен көчле суырткыч белән тартып алганнар. Уйлары да тонык су кебек иде.

Кадими мәдрәсә шәкерте кебек, Ходай Тәгалә билгеләгән язмышына баш иеп яши бирде Сәгыйрь.

Хатыны туктаусыз битәрләвен белде:

– Тормыш күңелсез. Яшьлегемне үтмәс пычак белән суйдың.

– Син шулай дип уйлыйсыңмы?.. – дип кенә сорый торган булды хуҗа әрнүле тавыш белән.

– Синең аркада иртә картайдым. Тәнемнең матурлыгы узды да китте, бала карап, сине көйләп. Рәхәтен дә күрми калдым.

Ханым әсәрләнеп, эчке тетрәнү белән сөйли. Ә Сәгыйрь аны аңламый, бөтенләй җавапсыз калмас өчен, шул ук яраткан җөмләсен кабатлый.

– Гомеремне, алсу матурлыгымны син бозауга әрәм иттем. Хәтта матур сүзләргә дә туендыра алмадың…

– Син шулай дип уйлыйсыңмы?..

Сәгыйрь бу ләмкәне Идел бурлаклары үрнәгендә, йөк аты төсле, зарланмыйча гомере буена тартыр иде, әлбәттә. Ике баланы ташлап, кая талпынасың. Кызыл кар Феоктиста Петровнаның хаты рәвешендә көтмәгәндә төште. Ул туганнары янына Оренбург өлкәсенә күчеп китүе, торак ягыннан авыр хәлдә калуы турында язган. Эзоп теленә күчеп тормыйча гына, кызының фатирын алыштырып, анасы белән кушылу мөмкинлеге булуны искәрткән. Шуның өстенә олы малайлары, бабасы юлыннан китеп, Балашово хәрби уку йортына укырга кергән иде. Аңа да якын булачаклар.

Чыннан да, Светаның анасы җылы якта берүзе торып калган иде.

Юлдан язган кызын ачык авыз татар малаена сылагач, Биктимер ага озак яшәмәде, фани дөньяны ташлап китте. Ни сәбәптәндер бердәнбере атасын күмәргә кайта алмады, «эчеп үлгәндер» дигән диагноз кую белән чикләнде.

Сәгыйрь бабасын кызганды, мәчеткә барып, рухы өчен сәдака өләште.

Биктимер ага үзен бәхетле язмышлы кешегә санап яшәде. «Ап-ак беләкле, зур күзле, олы артлы хатыным бар, ни кирәк миңа тагын?» – дип, Сәгыйрь алдында мактанырга ярата иде. Һәркемнең бәхетне үз аңлавы, бәяләү дәрәҗәсе бар шул. Хатынының сүзеннән чыкмый. Китап укымый, марка җыймый. Милләте турында бөтенләй уйламаса да, язмышыннан хәбәрдар булмаса да, чираттагы дәрәҗәне биргәндә, өстә утырган түрәләр анкетаның бишенче бүлеге турында онытмадылар.

Училищеда аңардан начаррак укыган башка халык әһелләре генерал, һич югында, полковник булып исән калдылар, ә ул майор дәрәҗәсендә җан тәслим кылды. Яраткан хатынын да ярык тагарак янында калдырды.

Рухи дөньясы, тәрбиясе бөтенләй башка булган кызын авыл малаена сылап, үзе шуны аңлап җитмичә, тәртәдән дуга ясап, икесен дә бәхетсезлек упкынына ташлады.

Сәгыйрь бишенче катта, күгәрченнәр оясы астында, ләхет кебек тар хрущёвкада яшәп калды. Буйдак тормыш ләззәтен татып карады да тиз туйды. Светасы белән яшәгәндә, төшләрендә күргән ирекнең, бәйсезлекнең аңа һич кирәге юк, буйсынып, баш бөгеп, тез чүгеп яшәү җиңелрәк икән ләбаса. Ул зур диңгездә идарәсен югалткан кораб хәлендә калды.

Тәкъдим иткәндә баш тартмаса да, ачы зәмзәм суы белән артык мавыкмады, хатын-кызга исе китмәде. Тормыш бизәкләренә үз ихтыяры белән сүз катканын, матур, төз аякларга арттан, үзләре күрмәгәндә булса да күз салганын хәтерләүче юк. Әлбәттә, күңел йозагына ни бикләнгәнен белеп булмый. Һәрхәлдә, хисләрен ташытып, кем беләндер бәйләнешкә керергә иренә иде ул.

Туган ягында ипле генә көн күреп ятучы ике абыйсы тынгы бирмәделәр. «Кая барсаң да бер кояш, тормышның без уйлап тапмаган, бездән калмаган үз җае бар, гомернең калган өлешен кем янәшәсендәдер кыскартасы була, картлык көнендә янында җан иясе булырга тиеш», – дип, күргән-күрешкән саен, өйләнергә кыстый башладылар. Буш сүз белән йөрмиләр. Кешесен дә тапканнар. Үтереп мактыйлар. Күрше авылда гына сигезенчедә укучы кызы белән яшәп ятучы укытучы ханым белән таныштырдылар Сәгыйрьне. Кырындагын кырып-себереп, кырык ел эзләргә туры килмәде. Ялгызак яшәеш, норсыз тормыш туйдыра башлаган иде инде. Ике исәп – бер хисап дип, шул тәкъдим белән килеште.

Бер тапкыр да үз теләге белән өйләнергә туры килмәде аңа. Язмыш кесәленә ат кылы төшкән диярсең.

Үзенә хатынлыкка тәгаенләнгән укытучы Әсманы ул, зоотехник абыйсына кунакка кайткач, мәктәп йортында бер очраткан иде. Төсе, бите хәтерендә калмаган. Бераз кызмача иделәр. Андый халәттә аякта басып тора алган ир-ат халкына барча хатын-кыз да, төрек кардәшләр әйтмешли, чок гүзәл күренә.

Киләчәктә бергә буласы кешеңә башка күз белән карыйсың икән. Ханымның гәүдәсе басынкы, утырган, яшьләрнеке төсле аяк баскан саен сикеренеп тормый. Зифа камышлар үсми инде зәңгәр күл буйларында, дияр иде шагыйрь. Йөзе тулы айдай түгәрәк, юеш ком төсле чәчләренең чигәләренә мул, салкын кырау төшкән, күзләре бакыр, куллары килешле. Яңак сөякләре, милләтләрен сатып, як-ягына чыгыбрак тора. Бөтен битенә утлы күмер чаткыларыдай чәчелгән куе сипкелләргә күнегәсе бар.

Беренче күрешүдә Сәгыйрьнең күкрәк тирәсе чәнчешеп-чәнчешеп алды. «Ризалаш, язмышың», әллә «бер авызың пеште бит, ашыкма» диюе булдымы сизгер йөрәкнең, әйтеп бетермәде.

Дөресендә, абыйлары, нәкъ Биктимер агай үрнәгендә, аңардан бик сорап та тормадылар.

– Җитте галах булып йөрергә. Өйләнәсең. Хатын тәртипле. Туйганчы токмач ашарсың хет.

Буйдак ир «тәртипле хатын» га, Львов «кәҗә»се янындагы шикелле, бер күрүдә гашыйк була алмады. Җитмәсә, беренче хатыны кебек үк, өч яшькә олырак икән үзеннән.

– Синең темпераментка как раз, – диде район үзәгендә эшләүче икенче абыйсы.

Әсмага килгәндә, ул үзенә анык бәя бирә алырлык тәвәккәл, сирәк татар хатыннарының берсе иде. Сурәттән сикереп төшкән чибәр түгеллеген белеп яши. Мут ир-ат халкы аның янында күпме генә тырышып сайраса да, тик елмаеп торыр.

Аш-суга маһирлыгы бар. Акыл түтәленең, баш шәрифләренең буш түгеллеген чамалап, кыскасы, үзен хөрмәт итеп яши.

Язмыш аны бер генә сынамады. Унбиш яшендә әнисеннән калды. Тәрбияле бала буларак, ятимә кыз әтисен ташламады, рәнҗетмичә карады. Алабуга педагогия институтын читтән торып тәмамлады.

Әтисенең елын уздыргач кына, шактый олыгаеп, килгән укытучыга кияүгә чыкты. Аерылды. Әсма гаебе белән түгел, беренче хатыны алып китте. Имчәккә ияргән бозау кебек, тавыш-тынсыз иярде хатынына ир нәмәстәкәй.

Үзенә иптәшкә, сердәшкә кыз алып кайткан Әсма, үз аягы белән килеп кергән мал шулай ук чыгып китәргә тиештер дип фараз кылып, барчасына исәнлек теләп, болдырында басып калды.

Кайгыртырга – туганнары, укучылары, юанычка кызы булгач, аңа башка нәрсә кирәкми иде. Табигать җибәргән гомерен шулай тымызык кына, ипләп кенә уздыру фәлсәфәсе белән яшәп ятканда, Сәгыйрьнең ике абыйсы ике яктан килен булырга кыстый башлагач, әүвәл кискен кире какты:

– Мин инде ялгызак булып, кызым белән генә яшәргә өйрәндем. Рәхмәт. Гомер җебемне чит-ят җирләргә сузасым килми.

Чыннан да, ир-ат белән йоклауны ул инде оныткан иде. Кызы белән ике арага башка затны кертәсе килми. Ә газизе заманча уйлый торган булып чыкты. Мәсьәләне ул чишеп бирде.

– Әни, шәһәрдә яшисем килә. Берничә елдан укырга керәсе була. Урыс мәктәбендә чирканчык алырмын.

Әсма кызын кочаклап елады да ризалашты.

Бергә яши башлауның беренче көннәреннән үк ханым эчкерсезлеге, юмартлыгы, ачыктан-ачык, тел яшерми сөйләшә белүе белән шаккатырды Сәгыйрьне. «Мой солдатик», «Сагирчик» сүзләрен, җилкә сикертү, күзгә төтен җибәрү, истерика кебек сәхнә алымнарын белми иде авыл укытучысы. Ике икең – һәр җирдә дүрт.

– Йортым-җирем исән. Сиңа ышанып, бурамны сатып әрәм итмәдем. Торсын, ашарга сорамый. Җәйне шунда уздырырга да була. Аягыңа – тышау, йөрәгеңә богау булмам, дустым. Холкымны, фигылемне ошатмасаң, рәнҗетсәң – кайттым киттем. – Ямьсез хәерче бүлмәгә күз салды да: – Миңа байлык кирәкми. Дөньяда иң олы куаныч, иң затлы нәрсә – кеше күңеле. Күңелең чиста, ниятең хушлы булса, миңа шул баштан ашкан, – дип өстәүне кирәк тапты. Бу аның яшәеш фәлсәфәсе иде. Кызын да кешеләргә ышану, гел изгелек теләү, яхшылык эшләү рухында тәрбияләде.

Мондый риясыз ачыклыкка өйрәнмәгән Сәгыйрь тәмам югалып калды. Таныш булмаган хөрмәт, ихтирам хисе җылы диңгез дулкыны кебек аның бөтен барлыгын тутырды. Ул бәхетле иде.

Туй рәвешле булсын дип, дусларын, якыннарын чакырып алырга булдылар.

Кечтеки бүлмә исләре үк җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә торган токмачлы аш, вак пилмән, итле, бәрәңгеле бәлеш моңы белән тулды. Сәгыйрь әнисе янында яшәгәндәге кояшлы аланлы балачагына кайткан шикелле хис итте үзен. Читлектә интеккән йөрәге рәхәтләнеп, иркенләп типте, сөенечтән дулады.

Мәҗлес ахырында, үзенә сүз җиткәч, Әсма яшәешендәге үзгәрешкә «рәсми» ачыклык кертүне кирәк тапты.

– Хөрмәт итеп килгән өчен Алланың рәхмәте яусын барчагызга! Бу малай белән ничек торып китәрбез, әйтүе кыен. Мин торырга килдем. Юкса кузгалмаган булыр идем. Бүгенгә ул кирәкми, иртәгә ул эләкми дигәндәй, ризалаштым. Кызым да үсеп җитте. Сәгыйрьнең туганнары – бик ярдәмчел адәмнәр. Алар бик кыстады. Аларның сүзе, Гөлнисамның теләге минем кирелегемне, дөресрәге, өйрәнелгән, күнегелгән, ипләнгән тормышыма үзгәреш кертергә теләмәүне җиңделәр. Менә шул, – диде ул, Сәгыйрьнең буйдак яшәеш истәлеге булып маңгай белән борыннан гына торып калган йөзенә мәгънәле караш ташлап.

«Ир-атның төнге кояшы – хатыны» дип юкка гына әйтмиләр икән. Сәгыйрь Әсмага тиз ияләште. Сипкелләреннән җылылык, яктылык, талгын ягымлылык иңеп торгандай тоелды аңа.

Дөрес, ялангач ирне ут яктысында күрергә гадәтләнмәгән тыйнак, оялчан Әсма түшәктә Светлана кебек могҗизалар ясый алмый. Хәтта кечкенә мендәрне баш очыннан аскарак төшерергә дә бирми. Нишлисең, татар хатыннарының күбесе ялган оялу, тарсыну, зур гаиләдә, бер бүлмәдә яшәү аркасында үзләрен ачып бетерә, ирләренә тулы ләззәтне бирә алмыйлар.

Тиешле гамәлдән баш тартмый Әсма. Артыгы Сәгыйрьгә кирәкми дә иде, дөресен әйткәндә. Юк әйбер тансык була, кара төндә йолдыз да ай тоела. Сәгыйрь вакытында кайнар ризыгын, өчпочмагын, коймагын, пәрәмәчен, чөгендерле катыгын ашап тынычлыкка сеңде, рәхәткә тарыды.

Иргә ия булу бер хәл, аны үзе янында тота белү осталыгы кирәклеген чамалый иде укытучы ханым.

Сәгыйрьнең күңеле хушланып, тын юллары ачылып китте. Чыраена кан менде, тәненә ит кунды. Элеккеге хәяте аңа төш кебек тоела башлады. Яңа гаиләнең хәленә кереп, Сәгыйрьләрне, иске йорттан булса да, ике бүлмәле фатирга күчерделәр.

Көнитешләре тәмам җайлашып җиткәндә генә, бәллүр савыт идәнгә төшеп чәлпәрәмә килмәсенме! Хәтәр хәлләр караңгы бүлмәдәге кара мәче төсле сагалап кына торган икән адәм баласын.

Беренче хатыны уртак мөлкәтләрен, фатирын бүлеп алып киткәч, Сагирчикны онытты.

Ата кеше малайларының язмышына битараф кала алмады. Җан тартмаса, кан тарта. Олы улы тәртипле, ипле булып чыкты, өстәмә мәшәкать тудырмады. Әтисенә, «Исәнме, Шәрифуллин абый» дип булса да, ара-тирә открытка юллап торды.

Ромео исә чәнечкеле-шырпылы, иркә булып үсте, укырга теләмәде һәм, ниндидер шайка-ләйкә белән чуалып, фатир басуда катнашып, балалар колониясенә эләкте. Әнисенең астыртын киңәш-табышы беләндерме, бергә торганда әтисенә бер тапкыр да исеме белән эндәшмәгән малай юл уңаенда хәл белергә туктый һәм шунда шактый гына яши.

Атасының салкынлыгы аны борчымый. Әсма үзе һәм инде унберенчедә укучы чибәр кызы егетне якын туганнары итеп, җылы кабул итәләр. Аның ямьсез уе аек акылга сыймый. Әмма зирәк уйлап өлгергәнче, тинтәк эшен бетерер.

Язгы җылы көннәрнең берсендә, өйдә башка кеше юклыктан файдаланып, Ромео Гөлнисаның анадан тума шәрә тәненә халат кына киеп ваннадан чыкканын чишенеп үк көтеп ала да, чи ит исеннән котырган ерткыч төсле сикереп, корбанын киң диванга бәреп ега, кулыңны тидерергә дә базмаслык нәзакәтле, каен җиләге исе килеп торган инсафлы тәнне пычрата, нәҗесли.

Шуның өстенә сәдәф белән ачыла торган ике яклы пычагын куркып, әсәренеп, әллә нишләп, югалып калган кызның бугазына тери. «Берәрсенә әйтсәң, чәнчеп үтерәм» дип ысылдый, иләмсез күзләрен акайтып.

Кем өчендер имананы, мәңгелек бурычны гөнаһсыз нарасый түли.

Әнисе кызының йөзенә, күзләренә, талчыбыгыдай сыгылмалы гәүдәсенә бәреп чыккан афәтне сиземли, сөйләргә мәҗбүр итә. Яшь кияү чыгып качкан була инде.

Әсманың йөрәге сызлый. Бәгыренә кан сава. Кысылган тешләре шыгырдый. Тормышның ачысын-төчесен татыган ана хәбәрне читкә таратып, агач башында эт улату юлына басмый. Фикер һәм хисләр давылын бастыра. Юләрләнүдән файда юк. Гамәлдән уй алданрак йөрергә тиеш. Үзе гаепле. Кызын көчләгән диванга ятып бер тәүлек елый да бозыклык һәм әхлаксызлык оясы шәһәрне, тәтигә кызыккан үзен, карт җүләрне каһәрли-каһәрли, шул ук ике чемоданын күтәреп, авылына юл ала…

Карт кияү, Әсманың соңгы сәламен кулында угалап, каралмаган зиратка охшап калган фатирында янә берүзе кала.

Бүгенге газапларының тамыры кичәге шатлык иде. Шатлык уртак була. Ә кайгы кешеләрне гел аерым-аерым эзләп йөри икән шул.

1994

Мәкер

Фикереңне аңлап, җөпләп, һәр сүзеңне зиһененә сеңдереп утыручылар белән шыгрым тулы залда чыгыш ясавы җан рәхәте, тән сихәте икән. Казан каласыннан махсус чакыру белән килгән профессор Әмир Әхмәдиев Ижау дәүләт университеты галимнәре, талиб-талибәләре, башка уку йортларыннан килгән кешеләр, татар җәмәгатьчелеге каршында археология фәненең казанышлары, бигрәк тә аның үзенчәлекле юнәлеше – нумизматика хакында инде өченче сәгать гәп куерта. Чәчләренә ак көмеш тамчылар иңгән, уртача буйлы, тыгыз гәүдәле олы галим, таяныч йә илһам эзләгәндәй, почмаклы сакалын сыпыргалап ала да, чал тарих серләрен үзләрендә саклаган табылдык тәңкәләрне күрсәтә-күрсәтә, аларның сугылган чоры, мәгънәсе, эчтәлеге турында, Тукайның «Без тарихта эзлебез…» дигән атаклы сүзләрен китерергә дә онытмыйча, иренмичә, ниндидер эчке тәм, ләззәт табып сөйли. Үз фәненә мөкиббән киткәнлеге һәр сүзеннән аңкып тора. Нотык тәмамланып, дәррәү кул чабулар залны селкетеп алганнан соң, галим төрле өлкәләргә, татар халкының үткәненә, киләчәгенә, хәзерге дөньяның торышына, сәяси-икътисади хәлләргә, хәтта галәм серләренә кагылышлы бихисап күп сорауларга җавап тота. Яше алтмышның өстендә булуга карамастан хәрәкәтчән, сөальләрнең юнәлешен тиз аңлап алучан профессор, үз белгечлегенә мөнәсәбәте булмаган кызыксынуларга, гади яшәеш буразнасына төшүдән дә тайчанып тормыйча, һәркайсына вәземле аңлатма бирергә тырыша. Заманында хор өчен амфитеатр белән эшләнгән, түшәме, диварлары акка буялган мәһабәт залда утыручыларда җылы тәэсир калдырасы, ошыйсы килүе сизелеп тора. Бу – теләсә кайсы лекторның табигый хыялы. Әлеге очракта профессорның тырышуы сере тагын да тирәндәрәк ята иде. Заманында ул җирле университетның тарих-филология факультетына укырга керү имтиханнарын уңышлы гына тапшыргач, төссез чырайлы декан урынбасары: «Сез студент булырсыз кебек, өегезгә кайтып, тыныч кына чакыру кәгазе көтегез», – дип озатып җибәргән иде. Әмирне эзләп тапкан документта, киресенчә, «Хөрмәтле Фәлән Фәләнович, сез конкурстан узмадыгыз» дип язылган булып чыкты. Дүрт елын флот хезмәтенә биргәннән соң, үзен рәнҗеткән, кешегә санамаган Ижау белән вакланмыйча, укырга Казан университетына керә, шунда аспирантура уза, кафедрада эшкә калдырыла һәм байтак еллардан соң үз көче, табигый сәләте һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә танылган абыз-галим дәрәҗәсенә күтәрелә. Инде буыннар алышынып, төссез чырайлы декан урынбасары урынына «төслеләре» килгән булса да, Әмирнең Ижау университеты халкына «Менә сез кемне югалттыгыз» дигән фикерне сиздерәсе килде. Әлбәттә, сине танышларың-белешләрең тыңлаганда сайравы күңеллерәк. Тулы залда аның бер танышы да юк дисәң дә була, тик ниндидер күзләр генә аны күптәнге ахирәтедәй кирәгеннән артык игътибар белән, карашын бер мизгелгә дә читкә алмыйча күзәтә, үзен ике арада рухи җеп сузарга тырышкандай тота. Чаткылы күзләренең төсләрен ерактан ачыклавы кыен, әмма хуҗалары икенче рәттә утырган ханым икәнлеген сиземли нотыкчы. Янында утырган университет проректоры язмача килгән сорауларны укыган арада, Әмир Әхмәдиев үзенә игътибарлы күзләрнең иясе турында уйланып алырга өлгерә. Кем икән ул? Миннән нәрсә кирәк бу тәрбиясез, оятсыз, әрсез күзләргә? Бер мизгелдә алар ачулы, явыз, мәрхәмәтсез күренәләр, шунда ук аларга самими җылылык сирпелгәндәй була.

Рәхмәтләр әйтелеп, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләр тапшырылып, халык таралгач та, тынгысыз күзләр хуҗасы урынында калды. Менә ул торып басты, рәт арасыннан чыгып, акрын атлап, трибуна ягына юнәлде. Чәчләре шәмәхә төскә буялган, уртача буйлы, аркылыга җәелә төшкән юантык ханым икән серле күзләр хуҗасы. «Таныш булмаган инсани затка сәгатьләр буена текәлеп карап утырмыйлар» дип, эченнән тегене әрләп алып, профессор юантык ханымга игътибар беләнрәк карады. Зиһенен ярдәмгә чакырды. Тик аны кайда, кайчан күргәнлеген, бу сак һәм шул ук вакытта елмаюлы күзләрне хәтеренә төшерә алмады. Кичке ашау-эчү өчен җаваплы бәндәдер дигән карарга килеп, Әмир кәгазьләрен, китапларын, тәңкәләрен коңгырт портфеленә тутыру белән мавыкты.

«Танымадыгыз бугай, профессор» дигән гадәти мөрәҗәгать аны кинәт укол кадагандай сискәндереп җибәрде. Тавыш аңа таныш тоелды. Дөресе, сүз-хәрефләрнең әйтелеше, сөйләмнең моңы күптән яңгырамаган, онытылып барган көй төсле якын булып китте. Кешенең тавышы тәне кебек картаюга тиз бирешми икән. Ә күзләр? Бу күк зәңгәрлеген кая, кемдә күрде икән? Җетелекләрен югалтсалар да, үтә күренмәле, болын чәчәгенә охшаганнар икән бу күзләр. Мәгәр исенә-ятенә төшерә алмый. Склероз исемле зәхмәтнең җимергеч көче шундый вакытларда үзен сиздерә торгандыр инде.

Күзләре, тавышы таныш кебек, ә бөкрәя башлаган карчык бөтенләй ят, күргән-күрешкән кешесе түгел. Шунысы хак.

– Туган авылыгызда күптәннән булганыгыз юкмы? Гатаулла абый белән Хәдичә апа исән түгелләрдер инде?

«Каян белә икән бу минем туган якны, әти-әнинең исемен?» – дип, Әмир уйларга да өлгермәде, ханым сүзен дәвам иттерде:

– Яралы бармагыгызны бәйләгән шәфкать туташын оныттыгызмы? Хәтерләмисездер шул, күпме вакыт узган, сулар кирегә акса да, яшь гомерне кире кайтарып булмый.

Музейдан вакытлыча алып торган борынгы акчаларын учына кыскан килеш, профессор тораташтай катып калды. Аның яшьлек мәхәббәте, тормышын чәлпәрәмә китергән Сәвия түгелме соң бу хатын? Ханымны таныгач, профессорның йөрәген татлы сулкылдау кисеп узды.

– Сәвия мин, Әмир, заманында син яратып, гашыйк булып йөргән мишәр баласы булам.

Профессор, ниһаять, телгә килде:

– Сәвия?! Чынлап та, син заманында безнең авылны бизәгән шәфкать туташымы? Ничек килеп чыктың бу якларга?

Ханым, сорауга туры җавап бирмичә:

– Картайган, танымаслык хәлгә килгән дисеңме?

Археолог аны багалмасыдай алсу йөзле, тирә-юньгә бәхет нуры сирпеп торган зәңгәр күзле, талчыбыгыдай гәүдәле кыз итеп хәтерләвен, һаман шул үзгәрешсез хәлендә төшләренә керүен, бер шагыйрь сүзләре белән «сыгылмалы горур буй сынган», барысын да картлык галәмәте, хәрабәләр алыштырган дисенме? Үзеңдәге шундый ук үзгәрешләрне күрмисең, иң дөресе, күрәсең килми шул.

Әмир, үзенең гөнаһлы уйларын яшерергә теләп, начар шөгыльдә тотылган баладай хис итеп:

– Вакыт берәүне дә аямый шул. Барыбыз да Җир-анабызга бурычны түлибез, табигать үзе биргән яшьлекне, матурлыкны хәтердә генә калдырып, кире ала, безне мәңгелеккә әзерли, – дип, очрашу киеренкелеген йомшарту юлын эзләп, урынсыз фәлсәфәгә кереп киткәнен сизми калды. Ми бүлеп чыгарган уй-истәлек дулкынын, йөрәктән иңгән хисне аңлыйсы, бәялисе бар иде. Көтелмәгән очрашу. Барысына вакыт кирәк, ә ул юк.

Үткерлеген югалтмаган зәңгәр күзләр сүзне дәвам итте:

– Бик зур галим булгансың. Телең телгә йокмый. Дөрес, элек тә сүзгә кесәгә кереп тормый идең. Халкыбызның бөек үткәнен иңләп, гаҗәеп олы тарихлы милләтнең киләчәге булырга тиешлеккә ышандырдың. Уңышсыз мәхәббәтебез сине юлдан яздырмаган, хәер, күпкә әйбәтрәк кыз тапкансыңдыр әле. Ир-ат халкының бу яктан да мөмкинлекләре киңрәк. Шундый олы кешегә «син» дип эндәшүемә үпкәләмисеңдер? Хәтерлисеңдер: кулга-кул тотынып, төн ярып, йолдызлар санап, авыл буйлап атлаганда, мәхәббәтебез ялкыны сүрелеп, язмыш Сак-Соклар кебек як-якка ташласа да, дус булып калырга, очрашканда, бер-беребезгә «син» дип эндәшергә сүз бирешкән идек. Кая ул самими чаклар?!

Үткәннең вак-төяген дә, әлбәттә, Әмир хәтерли иде, шуңа да, соңга калудан курыккандай, башын чайкарга ашыкты.

– Бернәрсәне дә онытмадым, Сәвия, – дип, профессор сәхнәдән залга төште. Кул ишарәсе белән ханымны янына, беренче рәткә чакырды. Текәлебрәк карагач, Әмир бик шыксыз күренгән, ярлы гына киенгән карчыкта элеккеге гүзәлләрнең гүзәле Сәвия чалымнарын шәйли башлады. Күз төпләренә бетми торган сөрем сөртелеп, битен, муенын төрле тирәнлектәге җыерчыклар каплаган булса да, яшьлектә Әмирне акылдан шашарлык дәрәҗәгә җиткергән күзләр үткер зәңгәрлекләрен саклаган. Кечтеки миңе дә йөзен бизәвен дәвам итә. Күз, тавыш кебек үк, картаюга тиз бирешми. Кеше узган гомер җилләренә буйсынып үзгәрсә дә, яшьлектә чәчрәп торган сыйфат-билгеләрен, үткән матурлыкны танырлык дәрәҗәдә булса да саклый икән.

Заманында яшь, тук болан баласыдай, урынында тәк кенә басып тора алмаган Сәвияне дә вакыт җиңгән, арзанлы иннек-кершән яккандай, үз билгеләрен тәннең барча ачык җиренә иңдергән. Уйламаганда, урман юлыннан кинәт аяк астыннан очып килеп чыккан кош кебек, көтелмәгән очрашу үзенчә кызык та, сәер дә иде. Беренче мәхәббәтеңне, икесе дә утка эләккән күбәләкләрдәй гыйшык ялкынында көеп, гомерләрен бергә уздырырга тиешле кешене читкә тибәрү, битараф булып кылану килешмәс. Язмышы ничекләр булып бетте, бу тарафларга кайчан һәм ни өчен килеп эләкте икән бичаракаем? Өлгергән көнбагышны хәтерләткән сары башын гелән ярым ачык ишеккә тыгып, кулы белән чакыру ишарәләре ясап торган университет проректоры гына тынгы бирми. Аны да аңлап була, әзерләткән ризыклары, чәйләре суына торгандыр, өенә ашыгасы бардыр. Кунак килә дә китә, һәркемнең көйләнгән үз тормышы. Сәвия белән очрашуны башка көнгә күчерәсе булыр. Бу күрешүдән күңел җәрәхәтләре генә ачылмасын. Яшьлек хаталары өчен ул җитәрлек түләде кебек. Аңа да җиңел булмагандыр. Яраткандыр. Юкса археология фәненнән ерак кеше аның чыгышын шулай игътибар белән тыңлап утырмас иде. Шул ук вакытта Әмирнең бәхетсезлекләренең яшерен серенә, символик мәгънәсенә төшенәсе, кайбер нәрсәләрне ачыклыйсы килә. Күбрәк аның хатасы, кемгәдер артык ышануы аркасында ахмакларча аерылышканнан соң, Сәвия бәхеткә тарыды микән? Әмирнең олы, керсез мәхәббәтен кем аяк астына салып таптады? Аның тулы бәхеткә дәгъва итә алмаган гомер кичерүендә кем гаепле?

Күңел чоңгылларында мәңге күтәрелмәскә, йөрәкне талкымаска, онытырга дип күмелгән истәлекләр хәтәрләнеп башын калкытты. Үткәнеңнән киемнән тузан каккан кебек кенә арынып булмый икән шул. Хатирәләр җанны сагыш һәм шатлык белән берьюлы сикертә ала икән.

Бу көтелмәгән, күз алдына китерүе кыен очрашу адәм баласын янә бер сынап карау өчен кирәктер, тормыш кояшы офык артына төшеп барганда да, Хак Тәгалә балаларын янә бер кат тикшерә, фани дөньяда сират күпере аша уздыра торгандыр. Яшьлек мәхәббәтең белән болай гына аерылышырга ярамый, бүген сөйләшеп бетереп тә булмый. Кунак – хуҗаның ишәге, диләр, кабул итүчеләр пырдымсызлана.

– Сәвия, иртәгә минем иртәнге сәгать уннан тарих факультетында бер пар лекциям бар. Уникеләр тирәсенә шунда килеп чыга алмассыңмы?

– Пенсионер кешенең вакыты күп. Килермен, – дип, ханым яше мөмкинлек биргән дәрәҗәдә тиз-тиз атлап чыгып та китте.

Әмир университет җитәкчелеге белән кизү өчен генә утырды, тамагыннан рәтләп ризык үтмәде, маңгаеннан борчактай тир бәреп чыкканчы, әллә ничә чынаяк чәй эчте. Авызларына аракы эләккәч, өйгә ашыгуларын, хатыннарының усал карашларын оныткан яшьләр белән озаклап утыруны мәгънәсез һәм кирәксез санап, кунакханәгә озатып куюларын үтенде. Ял итү, тиз генә йокыга китү турындагы татлы хыяллары барып чыкмады. Күптән йоклаган хатирәләрне уятмаска иде дә бит, вакыты белән ми безнең ихтыярга буйсынмый. Вакыйгалар, өй бүрәнәләре төсле берсе өстенә берсе өелә-өелә, кинодагы шикелле аның күз алдыннан узды. Берничә еллык гомерне искә алу өчен төн җитте. Бәхетсезлекләренең серен белгән Сәвия дә төнен шул ук халәттә – йокламыйча уздырды.

Югары уку йортына эләкмәгәч, шул көзне үк Әмирне хәрби хезмәткә яраклы дип таптылар, һәм ул Мурманск шәһәренә флотка эләкте, студент булу бәхетенә ирешә алмаган адәм баласы моряк киеменә гәүдәсен төрде дә СССР исемле ясалма империянең старостасы дигән (Сталинның адәм баласыннан каһкаһәле көлүе булгандыр инде) кешенең фамилиясен йөрткән, ягъни «Калинин» крейсерында һәр узган көнне, атнаны, аннан айны, елны санап, хәрби диңгезче вазифасын үтәүгә кереште. Беренче мәлне туган як аеруча сагындыра, һәр минуты, очрашуга соңга калып килгән кызны көткәндәй, бик акрын уза икән. Дәрьяның саф һавасы, судан искән җиле дә җирсүне баса алмый. Балачагында Әмирне алсу җилкәнле китап бригантинасы юкка гына төшләренә кереп йөдәтмәгән булып чыкты. Портта кыска вакытлы тукталышларны исәпкә алмаганда, экипаж күп вакытын су өстендә чайкалган «тимер әрҗә»дә уздыра. Крейсер иксез-чиксез күренгән су белән чолганып алынган хәрәкәттәге утрауны хәтерләтә. Ә бер елны кыш иртә килеп, Мурманскига барып җитә алмыйча, боз катламы арасында кысылып калып, кышны крейсерда уздыралар. Боз өстен каплаган кар, энҗе-мәрҗәннәрдәй ялтырап, күзне камаштыра. Дөньясында үзгә мохит, башка манзара юк кебек. Тирә-юнь авыл егете Әмиргә бушап калган колхоз кырын да хәтерләтеп куя.

Палубадан текәлеп озак карап торсаң, ап-ак бозлы кар күңелгә кара шом кертә, дөньяның фанилыгына ышандыра. Ятаклар аслы-өсле куелган бүлмәчеккә төшсәң, шул ук таныш йөзләргә, озынча, кылычтай, төерчекле борыннарга, нәселле этнеке төсле тырпаеп торган яисә башка ябышкан колакларга, табигать биргән төсен отыры үзгәртми торган өлгергән борчактай соры яки күк йөзе төсле зәңгәр күзләргә, хатын-кыз турында тәмсез мәзәк сөйләргә җайланган чапылдык авызларга юлыгасың. Һәммәсе мәңге онытылмаслык булып бавырда, бөердә, күздә утыралар. Салкын боз өстендә мунча себеркесе исе, таң әтәче, усал этләре, чишмә-сулары белән туган авыл аеруча еш искә төшә. Шул мизгелләрдә туган якның кадерен, тәмен аңлый башлыйсың икән. Крейсерда урнашкан ярлы китапханәнең китап-журналлары кат-кат укылды. Хәрәкәтсез крейсерның палубасы пычранмый, бүлмәләргә тузан кунмый. Эшсезлектән акылдан язар идең: ике нәрсә коткара. Берсе – шахмат уены, икенчесе – шигырь язып маташу.

Рифма сырлавы да аптыраган үрдәкнең күлгә арты белән чумуы кебек кенә бер шөгыль иде анысы. Әмир әүвәл бер-берсенә охшаш сүзләрне тезеп чыкты, шулар арасына халык җырларыннан күңеленә сеңгән сынландыруларны өстәде, үз күңеленә дә ягымлы гына җөмләләр килеп төшкәләде. Туган теле җанына ана сөте белән кергән татар кешесе яшьлегендә йә гашыйк булгач, хисләр басымына түзә алмыйча, шигырьдә көчен сынап карамыйча калмый торгандыр. Җырлый белмәгән чын башкорт юк, диләр бит. Бездә тезмәгә тартылу дәртен, вакытын кая куярга белми интеккән, кайгысын, шатлыгын, табигый моңын көндәлек дәфтәренә теркәп барган шәкертләр заманасында җанга, канга сеңеп, буыннан буынга, атадан балага күчеп килүче бер фалдыр. Ничек кенә булмасын, бер китаптан бөек сүз остасы Шиллерның «шагыйрь ул – бердәнбер чын кеше» дигән гыйбарәсен укып, Әмир үзенә шундый юаныч табуына ифрат шатланды, үзенең бу мавыгуын аклады. Тик язганнарын берәүгә дә укымады (бөтен крейсерына бер татар баласы, аларны кемгә укысын), соңыннан беркемгә күрсәтмәде, җан җылылыгын салган юанычларын ертып та ташламады.

Крейсер командасы Әмирне кызыксыну белән кабул итте. Көнбагыш төшләре арасына эләккән кабак орлыгы кебек иде татар егете.

Беренче мәлне яшь арыш башагыдай чәчле егетләр: «Урысча исемең ничек була, Амир Александрга туры килә, без сине Саша, Сашок дип атыйк», – дип башын катырдылар. Соңгы олы орышта катнашкан әтисенең хушлашкан кичне тәкрарлаган сүзләре келт итеп исенә төште. «Улым, исемең матур, җиңел, мәгънәле, урысчага килештереп, бозып әйтергә рөхсәт итмә. Бер дилбегәне йомшартсаң, төрлечә төрләндерү-болгандыру, ахыр үртәүләр китәчәк. Гади урыс үзен дөнья кендегенә санап, миен кыймылдатырга яратмый. Эреләнүнең, башка халыкларга кимсетеп карауның, кешегә санамауның бер чагылышыдыр дип уйлыйм».

Әтисе әйткән сүзләр бер дә зиһененнән чыкмады. Җавабын «фәнни» дәлилле итеп әзерләп куйды.

– Әмир, Амир, Эмир ханнан, сезнеңчә императордан, патшадан кала дәүләттә икенче кеше булган. Еш кына гаскәр башында ул торган. Тәрҗемәдә «олы, бөек шәхес» дигән сүз. Гарәп Эмиратын, ягъни Әмирлеген Гарәп Александры диеп әйтмиләр ич, – дип иренмичә аңлатты.

Әмир «сезнеңчә, олы князь була» дип өстәмәкче иде, тыелып кала белде, элегрәк татарларны «князь» дип ирештереп йөргәннәре исенә төште. Кушамат тагып куярлар. Ул зәхмәт бер ябышса, ат койрыгына укмашкан кырмавык кебек, тиз генә котылам димә. Ярый әле хезмәттәшләренең тарихтан белемнәре чамалы икән.

Шулай да крейсер туган авылың түгел, әни әйтмешли, гыйфләт йокысына тарырга ярамый. Авылда да әле урамнарны, кызларны бүлешкән йә югары, йә түбән оч малайларын күз уңында тотарга туры килә иде. Ә биредә илнең төрле почмагыннан җыелган, төрле холыклы әзмәвердәй егетләр. Ихтыяҗ булганда, юри шахматтан оттырганда, дустанә кылансалар да, үзеңне гел уяу тоту, кирәкмәгән вак-төяк низагларга катнашмау хәерлерәк икәнлегенә Әмир тиз төшенде. Аеруча крейсер бозлар арасында кысылып калган чорда хәрәкәтсез, чарасыз халәтләренә ачулары чыккан, бертөрле боткадан сарулары кайнаган, дәртләрен кая юнәлтергә белмәүдән баганага сикерергә әзер матрослар, юк сәбәпне бар итеп, бәйләнергә генә торалар. Берсе Әмир, «бәхетенә» салынган балдак булды. Чем-кара чәче, өлгергән карлыгандай күзе, киңчә бите бер үк тамырдан – кыпчак нәселеннән икәнлеген аңламаган, үзен бөек милләтнең вәкаләтле вәкиле дип санаган хохол егете Досенко «чәчеңне кырып бирим, без сине «гололобый татарин» дип кенә атарбыз» кебек бәйләнүләре белән Гатаулла улының теңкәсенә тиде, тәмам гаҗиз итте. Әмирне очратканда, Досенконың йөзе битлек кигәндәй мыскыллы көлүгә җайлаша да куя. Әүвәл Әмир гаепле кешедәй, әллә инде сабыр төбе саф алтын дипме, хохол егете белән очрашмаска тырышты. «Чучкага йомшаклык күрсәтсәң, түреңә кереп утырыр» диюләре шулдыр инде. Теге зәхмәте, күзгә кадалган кылчык, һәр почмакка утыртып куелган карачкы кебек, көтелмәгән тарафтан авызын иләктәй ерып килеп чыга да шул ук сүзләрен кабатларга керешә: «Гололобый татарин» га риза булмасаң, «гололобый хан», «князь» дип эндәшербез. Чәчеңне кырдыр!» Эт өрер, бүре йөрер дип, Әмир бу юлы да Досенкога җавап бирмичә, усал карашын ташлап узып китү белән чикләнде. Башына төрле уйлар килде: «Ничек әле бу адәм актыгы миңа сагыз кебек ябышырга булды соң? Аңа начарлык эшләгәнем, рәнҗетерлек сүз әйткәнем юк. Каян килә кешеләргә шундый явызлык, әшәкелек, бер милләт баласының икенчесен күралмавы? Диннәрнең төрле булуы сәбәпчеме? Алай дисәң, Җир шарындагы барча диннәр дә тату яшәргә, башкаларны рәнҗетмәскә, байлыгыңны ярлылар белән бүлешергә өндиләр түгелме соң? Сизеп торам, ул малай мине шәхсән яратмаудан тилерми. Халкымны кабул итми, үз милләтен, динен өстен куя. Әллә үзен өстәрәк утыручы берәресе котыртамы? Бәс, шулайга китсә, яхшылык белән аңламаса, явыз төрттерүләрен дәвам итсә, чарасын күрергә туры килер», – дип, Әмир күңеленә беркетеп куйды.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации