Электронная библиотека » Талгат Галиуллин » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Талгат Галиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 31 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Ямьсез ханым аларны коридорга алып чыгып, бөтенләй икенче якта урнашкан зур бүлмәгә алып керде. Кыл уртада олы түгәрәк өстәл тора, сул як дивар буйлап тезелгән язу өстәлләренә төрле китаплар, белешмә карталар, кубоклар тәртип белән куелган.

Каршылыклы хисләр ташкынын, миен бораулаган күпсанлы сорауларны басарга тырышып, тәкъдим ителгән стендлар белән танышкандай иттеләр. Вакыт отыры акрын узды. Сәгатьнең башка шөгыле булмау сәбәпле, көндезге уникегә үк килеп җитте. Егетләрнең ашыйсы килеп, эчәкләре түбән авыл этләредәй тавыш күтәрә башлады. Хатыннары пешергән ризыкны – Нәкыйп кәбестәле ашын, Талип итле пәрәмәчен уртлап утырасы урынга үз теләкләре белән җәһәннәм читенә килеп, ач килеш, алдынгы сыер савучының нурлы йөзенә, базарда ит чабучының (анысы ничек районның алдынгылар альбомына эләккәндер, бер Алла белә) тук чыраена карап утырырга мәҗбүрләр. Рәсемнәрдән илһам алып, үзара хәзерге заман кунакчыллыгының яңарган эчтәлеге турында гәпләшүгә күчкән дуслар икенче якта стенага сыланган ишекнең тавышсыз гына ачылып, Голливуд фильмнарындагы шикелле, җир астыннан калыккандай, хакимият башлыгының алларында басып торуын күргәч каушап калдылар. Берсе якыннан, икенчесе җыелышларда, зәңгәр экранда күргәннәре булса да, район хуҗасының мәһабәт гәүдәсенә, иллене узган булса да, җитезлеген җуймаган йөрешенә соклануларын яшерә алмадылар. Бирсә дә бирә икән Ходай яраткан колына. Сиңа, миңа, Нәкыйп белән Талип иптәшләргә тиешле сыйфатларны бер кешедә җыеп күрсәткән. Буй-сынның килешле төзлеген, иңнең киңлеген, таза муенга утыртылган чал чәчле олы башның горур тотышын, сырлары да килешеп торган маңгайның күп акыл җыярлык киңлеген, тиресенә сыеша алмыйча, икегә аерылып, алга чыгып торган иякнең эрелеген, шулар өстенә елмаюга әзер иреннәрнең кабарып торуын әйтәсеңме? Кайнап торган ирлек сыйфатлары, үрчемле кан билгеләре һәр күзәнәге хәрәкәтеннән сизелеп тора. Һәммәсе искитмәле үз урынында. Шулары гына җитмәгән: ипигә сылап ашардай кара җирле, тимер юллы, җир асты байлыклары хәттин ашкан, эшчән халыклы вилаятьне кулына тоттырганнар. Тик менә Талипка чәнечкеле яшькелт-соры күзләре генә бу гәүдә өчен кечерәк булып күренделәр. Ә Нәкыйпнең Фәһимгә нисбәтән партшкола мәхәббәте дөрләп уянып, сөякләре таралып, аңы чуалып киткәндәй булды. Җитмәсә әле, шундый кеше, сабакташын танып, бөркет канатлары кебек кулларын як-якка җәеп, Нәкыйп янына үзе килеп кочаклап алды, аннан, учын турайтып, исем-фамилиясен әйтеп, кулын Талипка сузды.

– Егетләр, гафу, гафу. Бераз көттердем бугай. Эшләрнең бик тыгыз вакытына туры килдегез. Мавыгып та киткәнмен. Мин районда, бәлки, республикада яңа башлангычка нигез салдым. Беркая да эшләми, укымый торган, шаляй-валяй йөрүче, араларында хулиганнары да булган яшүсмерләрне исәпкә алып, тәрбияви эш алып бару өчен һәрберсен район җитәкчеләренә беркетеп чыктым. Үземә иң юлдан язганын сайлап алдым. Хәзер шул малай – Андрей Морозов белән бикләнеп, ике сәгатьләп сөйләшеп утырдым. Яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, урыннар бүлешү турында күп нәрсә белдем. Андрейга яшьләрне теннис уенына тартуны тапшырдым. Кыскасы, очрашудан бик канәгать калдым.

Нәкыйп белән Талип ирексездән күз карашлары белән алыштылар: глава бүлмәсендә үтә «важный» персона булган икән шул. Шуның белән кереш сүзен тәмамлап, хуҗа түгәрәк өстәл башына барып утырды, янына кулындагы бер кап сигаретын, кабызгычын куйды. Кул ишарәсе белән кунакларны янына чакырды. Хәл-әхвәл, һава торышы, юл мәшәкатьләре, районда урып-җыюның тәмамланып килүе, ашлыкның күпмерәк чыгуы, яңа сорт бодайда клейковинаның микъдары турында кыскача гына фикер алышканнан соң, Фәһим Сабирович, әфисәр бармагын кабызып, үзенә бер нәзакатьлелек белән һавага төтен җибәреп алгач, төп темасына күчүгә зәмин әзерләде.

– Сез менә укыган кешеләр, яңа танышкан иптәш икътисад фәннәре кандидаты дидегез, Нәкыйп – ике югары уку йортының башын чукыган кеше…

Үзе дә көтмәгән кыюлык белән Нәкыйп нотыкчыны бүлдерергә җөрьәт итте:

– Юк, дөрес түгел. Минем өч дипломым бар. Университетның тарих факультетына кергәнче, мин Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлаган идем. Партшколада бергә укыганны хәтерлисездер, Фәһим Сабирович!

Хакимият башлыгы сүзен бүлдерүчегә үгез кызылга караган кебегрәк күз ташлап алды да, Нәкыйпнең Лаеш дипломына мөкиббән китмичә, сүзен дәвам иттерде:

– Ә шулай да безнең як тарихын белмисез. Андыйлар (наданнар) күпчелек. Янәсе, Нәрәстә төбәге уңдырышлы җире, уңган чуваш һәм мишәр халкы, күптән түгел табылган нефте белән генә атаклы. Юк, җәмәгать, бу – берьяклы караш, бу яклар элек-электән югары мәдәниятле, татарның асыл егетләрен үстергән, укымышлы затлар биргән төбәк булган. Берничә ел элек кенә мин чакырган археологлар Бизләү авылы янында зиннәтле әйберләр, хатын-кызлар кулланган алтын-көмештән ясалган беләзекләр, чулпылар, ярым ай ясалган алкалар таптылар.

«Карале, бүген нинди көн соң әле? Атнакич – пәнҗешәмбе ләбаса. Димәк, без тарих көненә туры килгәнбез» дигән уй Нәкыйпнең миен тырнап узды. Ерак үткәнне искә алу көненең ахыры ничек тәмамлана икән? Талип озын муенын тагын да сузарак төшеп, нотыкчыны йотлыгып тыңлый.

– Бизләү элек җиде мәхәлләле, җиде мәчетле зур авыл булган. Анда зыялыларны, дин әһелләрен әзерли торган мәдрәсә гөрләп эшләгән. Утыз Имәни дә әллә үзе укыган, әллә берничә ел укыткан, ди, шунда. Кол Гали эзләрен дә табалар галимнәр.

Кабул итү бүлмәсендә утыручы ханым көя кебек тавышсыз-тынсыз гына кереп, хуҗасының колагына нидер пышылдады. Юзликәев, сүзен бүлеп:

– Безгә янә берничә дус килгән. Алып керегез үзләрен. Алар да тыңласыннар. Чәй әзерләгез, кунакларның тамаклары кипкәндер.

Яңа мосафирлар бүлмәгә керә-керешкә үк, хуҗа таныштыра да барды. Уртача буйлы, җирән сакаллысын «чуваш гәзитенең баш мөхәррире Василий Прокофьев» дип атаса, арттанрак кергән озын буйлы, каратут йөзле, елгыр кара күзлесен «Тургай» журналыннан Вакыйф Исмәгыйлев» дип атады.

Кунаклар белән бергә үк бүлмәдә пәйда булган көл чәчле ханым өстәлгә чокырлар таратып, кәгазь чәй капларын куеп, әзерләп куелган кайнар суны агыза ук башлады. Шулай ук ясалма бөдрә чәчле яшьрәк, матуррак икенче ханым поднос белән әгъла төшке аштан соң чәйгә бирелә торган өрек, караҗимеш, чикләвек, балык сурәтле кечкенә печеньеләр, шикәр кебек нигъмәтләрне тезеп чыкты. Иренеп кенә, сөйләүчене тыңлый-тыңлый, чәй йотымы белән аралаштырып капкалый торган ризыклар ач карынны котырту өчен генә ярашлы иде. Кәгазь пакетлы чәйне роза чәчәген противогаз киеп иснәүгә тиңләгән Талип өенә кертмәсә дә, кунак – хуҗаның ишәге дип, үзен тынычландырып, ашказанын нәрсә белән булса да алдап, бүреләр улавын бастырып тору кирәк булыр дип, чәй чөмерергә кереште. Эчәкләренең актарылып-актарылып ризык сорауларын күршеләргә ишеттерү яхшы түгел дип, Нәкыйп тә кулына чокырын алды. Сыекчаны күбрәк эчсәң, ашыйсы килү онытыла дип ишеткәне бар иде.

Фәһим Юзликәев тумыштан хисчән, нечкә күңелле булып үсә. Шул ук вакытта усаллана да белә, иң явыз малайларга да баш бирми. Мәктәптә укыганда ук шанлы татар тарихына, Атилла, Кубрат хан кебек бөек шәхесләргә табынып, «ул чорда яшәп, мин Казан ханы булсам (моңа шиге юк иде), үзләре әйтмешли, күрсәтер идем мин урысларга кысла оясының кайда икәнен. Соңрак туылган шул» дигән фикер аңа тынгы бирми. Вакытында үз юлыңны дөрес сайлый белмәсәң, башың белән бәреп боз ватсаң да, синнән файдалы кеше чыкмаячак дип, әтисе аны авыл хуҗалыгы институтына алып килә. «Җиһангир була алмасаң да, тамагың тук булыр» дип өсти ата кеше. Үкенми малае. Әмма халкы үткән тарих аны һаман да ерактагы йолдыз кебек сихерләп, үзенә тартып тора. Тарихтан алынган мәгълүматларын, фаразларын үзендә тоту дөрес булмас дип, ул еш кына хезмәткәрләре, кунаклар алдына үз концепциясен җәеп сала торган булды. Бу юлы да килешле борыныннан төтен өерен ат дугасына охшатып түшәмгә таба озата-озата, тыңлаучыларга болгар-татар тарихына кагылышлы фикерләрен ирештерүгә кереште.

– Болгарстанның башкаласы булып Болгар каласы саналса да, аның рухи һәм матди байлыгы, тирә-якны ымсындырып торган алтын-көмешләре Биләрдә, ягъни безнең яктарак сакланган. Ә укыту, белем эстәү үзәге булып Бизләү авылы икәнлекне тарихчылар исбат иттеләр инде. Өч үзәкнең дә юл аралары бер үк диярлек. Идел елгасы буенда урнашкан Болгар сәүдә, алыш-биреш үзәге буларак үскән. Аны елга яисә яр буйлап килеп талап китүе дә җиңел булган. Нәкъ менә шуңа күрә байлык капчыгы вазифасын Биләр үтәгән, – дип, тәмәке төтене белән бергә авызыннан саескан очырды хакимият башлыгы.

Бер артистлы театрда статистлар һәм тамашачылар ролен үтәргә мәҗбүр булган кунаклар, ачы язмышларына буйсынып:

– Кызык, кызык, яңачарак караш, – диештеләр. Максатлары, сәбәпләре төрле булса да, сөйләүче бүгенгесе көндә һәркайсына кирәк иде. Бер кичкә кер мичкә дип түзеп, тарих битләреннән чапкынлап үттеләр. Бу мәгълүматлар чуваш газетасы хуҗасына кызыклы булса да, татар тарихын аркылыга-буйга иңләгән, бер ише буыннарын хыялы белән тулыландырган Вакыйф өчен авыл хуҗалыгы белгеченең тарих турындагы фикерләре бәясе төшкән (Рәсәйдә еш булып торган) акча кебек арзан, капчыгы бер тиен иде. Мәгәр гозер белән килгән кеше беркайчан дөресен әйтә алмый. Үз эше өчен җаваплылык хисен тоймаган адәм генә принципиаль кеше мантиясен кия ала.

«Тургай» мөхәррире бөтен хис-фикерләрен, мөнәсәбәтен шул шөгыленә салып, авызын зур ачып иснәде, чуваш газетасы редакторы, җирән сакалын сыйпап туйганнан соң, чепи күзләрен уарга кереште.

Талип Нәкыйпнең колагына, башкаларга ишетелмәслек итеп кенә:

– Дустың диңгез ташы кебек шомарган, – диде, хакимият башлыгының, чынлап та, партшкола мәктәбен тәмамлаганына ышанып.

– Мин гомерем буе авыл хуҗалыгы белән мәшгуль булсам да, – дип дәвам итте сүзен Фәһим Сабирович, – татар тарихы белән кызыксынуга вакыт таптым. Мин аның бай, гайрәтле, аянычлы үткәненә гашыйк. Бездә халык мәнфәгатьләре белән яшәүче, югары кимәлле тарихчылар бармак белән генә санарлык, – дип, авыр башын өскә күтәреп, тәмәке төтенен ак түшәм ягына юнәлтеп һәм матур сүзләр табуына эчтән сөенеп, бәя биреп узды нотыкчы. Ул туган телен нечкәлекләре белән сизеп, теләсә нинди аудиториядә курыкмыйча, оялмыйча татар телендә сөйли алучы түрәләрнең берсе (бәлки, соңгысыдыр) иде.

Нәкыйпкә партшколада сеңгән әрсезлеге «сүз агышына кысылып алырга вакыт» дигән акыллы киңәшен бирде.

– Сездән, Фәһим Сабирович, үткәнне тирәнтен аңлый, фәнни нигезгә сала белгән югары белемле тарихчы чыгар иде.

Сабакташының очы күренеп торган арзанлы мактавы йөрәгенә сары май кебек сыланса да, сөйләүче, үзен бүлдерүгә игътибар итмәгән булып, фикерен иркенләп җәеп салуны дәвам итте.

Диварда эленеп торган сәгать өчне суккач, хакимият башлыгы югары дәрәҗәдәге сөйләшүне башлаган кебек кинәт кенә тәмамлап та куйды.

– Ярый, егетләр, мин ашыгам, сезнең дә шәһәрне карыйсы, авыллар, мәктәпләр белән танышасы бар. Берегез дә кунарга калмыйсыз дип аңладым. Кичен күрешербез. Редакторлар биредә кала бугай. Сезне минем урынбасар Вафа Садриев озата барыр. Камка авылында концерт белән укучылар көтә. Хәзерге авыл тормышы белән танышып, җилләнеп кайтыгыз әле!

Вафа Садриев дигәннәре буе-сыны әллә кем булмаса да, җиңел хәрәкәтле урта яшләрдәге ир булып, аралашу, сөйләшү мәсьәләләрендә хуҗасының нәкъ киресе булып чыкты, авызыннан аңлату, җавап алу кипкән каен тактасыннан тутыккан кадак суырып алу белән бер диярлек иде. Сүзчән түрә үз янына телсезләрне җыярга тырыша, күрәсең. Әти-әнисе исемен дә белеп кушканнар. Нәкъ Вафа инде.

Аңлатмалары телеграф өслүбенә якын.

– Монсысы – спорткомплекс. Бусысы – май заводы. Тегендәрәк – картлар йорты. Үзегез карап килегез. Мин машина янында калам.

Нәкыйпне яңа төзелгән мәһабәт биналар да, Үзбәкстаннан куып кайтарылып, картлар йортында намазлык өстендә утыручы, бәхетен туган җирендә тапкан мөлаем карчык та, йөзү бассейнының озынлыгы да артык борчымый. Ашыйсы килү дә инде интектерми. Ризыкны кабул итү вакыты узгач, ашказаны язмышына буйсына, хуҗасын артык бимазаламый икән. Тән күзәнәкләре исәнлек өчен ифрат файдалы ач торуга әзерләнә булса кирәк. Борынгы Римда гладиаторларны көненә бер тапкыр гына ашатканнар дип каядыр укыган иде. Әнә ничекләр җиңел сугышканнар, байларның күңелен күрер өчен, бер-берсен эһ тә итми кадап үтергәннәр.

Дөресен әйткәндә, Нәкыйпнең кылдан нечкә, кылычтын үткен күңелен ике мәүзугъ борчый. Берсе – күп өметләр баглаган сабакташының шулай кешегә санамыйча кабул итүенең шаһиты колга Талип булып, аның алдында керсез абруена тап төшү, икенчесе – кесәдән акча чыгармыйча гына, кире әйләнеп кайтырлык ягулыкны бакка салу. Бензин белән ярдәм итүен сорап, Вафага мөрәҗәгать итте.

Урынбасарның гаҗәпләнүе йөзенә савылып чыкты.

– Сез ул мәсьәләне хуҗа белән хәл итмәдегезмени әле? Бу безнең компетенциягә керми.

Шул ук телеграф өслүб сыртын бирүдән коткарып калды. Киләчәктә дә ул аның таянычы булачак.

Район үзәген аркылыга-буйга әйләнеп чыкканнан соң, кырык чакрым ераклыкта урнашкан чын татар авылы Камка ягына элдерттеләр. Хакимият башлыгының бәясен төшерә торган, үзен пошаманга салган борчуы белән Нәкыйп янәдән Вафа миенә шакыды.

– Ни өчен Фәһим Сабирович кабул итү бүлмәсендә шундый өлкән, ямьсез ханымны тота икән? Ул бик зәвыклы, алдынгы карашлы кеше бит.

Йөртүче янында алгы рәттә утырган урынбасар бюрократик хакимиятнең яраткан алымын эшкә җигеп, әүвәл сорауны ишетмәмешкә салышты. Бу ысул тиешле нәтиҗә бирмәде. Нәкыйпне партшколада хәзер пиар, элек «массалар белән элемтә» дип аталган предметта сөальне җавап алганчы кабатларга кирәк дип өйрәттеләр. Шул тәгълиматка турылыклы калып, кунак үзен борчыган сорау белән Вафага кат-кат мөрәҗәгать итте.

– Үзеннән сорарга иде, – дип котылмакчы булды Вафа. Мәгәр ул беркатлы зат сорау бирүченең өч диплом иясе икәнен белми иде.

– Үзеннән дә сорарбыз, – дип вәгъдә биреп, Нәкыйп һөҗүмгә күчте: – Сез бит аның кадрлар сайлау, кую буенча ярдәмчесе. Җаваплылык сезнең өстә, бигрәк тә кешеләр белән эшли торган урыннарга тәкъдим иткәндә, – дип, Ленин хезмәтләреннән өзекләр китереп, Вафаны тәмам почмакка китереп кысты.

Тегесе үзалдына әйткәндәй генә:

– Хуҗа, ул ханымны башка бүлектән күчереп утыртканда, минем белән киңәшеп тормады, – дип, җаваплылыкны үз өстеннән төшерергә булды.

– Бәлки, ул хатын Фәһим Сабировичның ботак очы булса да туганыдыр, әллә… яшьлек мәхәббәтеме? – дигән фаразлары белән Нәкыйп Вафаның бавырына таш булып утырды, кан басымын күтәрде.

Ахыр чиктә урынбасар бәйләнчек адәмнән туепмы, үзе турында күзле бүкән икән дип уйламасыннар өченме, артка борылып, йөрәгеннән чыкканны әйтеп салды:

– Ул дорфа хатынны җаваплы урынга күчерүгә тешем-тырнагым белән каршы булдым. Фәһим Сабировичның яшь хатыны исә чибәр, уңган, әдәпле кызны, илләм тавыш күтәреп, хуҗа яныннан кудыртты. Мин үзем ишетмәдем, күрмәдем, сезгә дә берни әйтмәдем. Менә сөйләшә торгач, килеп тә җиттек.

Аларны кадерле кунаклар дәрәҗәсендә ипи-тоз, чәкчәкләр белән урамда ук каршы алдылар. Зал укучылар, укытучылар, авыл зыялылары белән шыгрым тулы иде. Кунаклар «болай ук кирәкмәс» дип уйлап куйсалар да, каршы сүз әйтергә кыймадылар. Шул арада сәхнәгә күтәрелгән тарих, география укытучысы күтәренке тавыш белән районның уңышлары, колхозга амин тоткач таркалып яткан авылның якты киләчәге, бу мәсьәләләрдә зирәк, алдан күрүчән җитәкче Юзликәевнең уңай роле турында шактый тәфсилле итеп сөйләде. Укучылар концерты да байтакка сузылды. Сценарий буенча сорауларга җаваплар да каралган иде.

Шуннан соң ягымлы чырайлы, булдыклылыгы күзеннән, үзен тотышыннан күренеп торган 35–40 яшьләрдәге директор ханым, ике кунакка да кыр чәчәге бәйләмнәре тоттырып, ашханәгә чакырды.

– Администрация сезне тукландырып җибәрергә кушкач, озак уйлаганнан соң, башкалабыздан килгән җаваплы иптәшләр укучыларны ничек ашатуыбызны күреп китсеннәр дип, нәкъ шул рационны тәкъдим итәргә булдык, – дип, район үзәгеннән «тук» килгән кунакларны ашханәнең бер читендәрәк торган өстәл янына алып килде. Кадерле кунакларны күп итеп куелган йомшак кәгазьләр, кәбестә салаты салынган өч өлеш тәлинкәсе, бер өем ватрушка һәм компот салынган сырлы стаканнар көтеп тора иде.

Нәкыйп белән Талип, мөлаем хуҗабикәне рәнҗетмәс өчен, өстәл янына утырып, ашказанында көндез эчкән чәйне компот белән болгатып, башка ризыкларга кагылмыйча (хакимият башлыгы кунаклары ич, теләсә кая ашап абруй төшерәсе түгел), ни өчендер зур рәхмәтләр әйтеп, урамга чыктылар. Шул арада йокысын туйдырып алган Вафа, киерелеп, тән күзәнәкләрен уятып алгач, хуҗа «тизрәк кайтып җитегез» дип шалтыратты.

Машина кузгалып китүгә, Нәкыйп терсәге белән баганадай дустының янтавына төртеп алды, янәсе, «көтә, ашыктыра, әзерләткән нигъмәтләре суына торгандыр, бәлеш кайнар чакта гына тәмле була».

Машина янәдән Нәрәстә ягына юл алгач, Вафа, сораулары белән интектермәсеннәр тагын дигәндәй, игътибарын музыка тыңлауга юнәлткәч, хакимият башлыгы ягыннан җылы им килүгә кәефләре рәтләнә башлаган мосафирлар икесе өчен дә газиз уртак теманы боҗрага алдылар. Күңел тыныч булганда, ир-ат йә сәясәт, йә хатын-кыз турында гына сөйләшә. Озак еллар дәвамында үзләрен ташлап киткән Мәдинәне искә алу Нәкыйп белән Талип өчен табу салынган, тыелган тема булып кала килде. Мәхәббәте җимеш бирмәсә, биеклек алынмаса, ир-ат хурлык баганасын әйләнеп үтәргә тырыша.

Нәкыйп белән Талип үзләренә тиң дөнья бизәкләрен очратып, гаилә корып, балалар үстереп яшәсәләр дә, очрашканда, «мин «тегене» йөрәктән чыгарып ташладым» дип мактанышсалар да, үзен кешегә санамаган тәүге мәхәббәтне оныту кеше мөмкинлегеннән өстен торган кичереш, аң төпкеленең аръягында торган халәт иде. Ул аларның йөрәген тырнак астына кадалып, алып булмый торган шырпыдай гел чәнчеп, әрнетеп торды. Кызның зәңгәр күзләре, «чао» дигән соңгы сүзе үз шәүләләре кебек алардан калмады, эзәрлекләвен белде. Йокылары качкан төннәрдә Мәдинәнең җазибәле күзләре, назлы тәне, моңлы тавышы аларны сынавын, газаплавын дәвам итте, һич югында, төшләренә кереп бимазалады. Мәгәр аларның горурлыклары, хатыннары, балалары алдында җаваплылык хисе кызны эзләү, язмышы белән кызыксыну юлына чыгарга мөмкинлек бирмәде.

Сөеклеләренә нисбәтән хәбәргә ия булган Нәкыйп, Талипның ярасына тоз сибүе турында уйламыйча, сүзне башлап җибәрде:

– Теге вакытта безнең мәхәббәтне аяк астына салып изгән кыз язмышы турында кое-что ишеттем.

Йокымсырый башлаган Талип колакларын сагайтты:

– Яле, яле, ниләр җимереп ята икән ике асыл егеттән йөз чөергән мәхәббәтебез. Бездән котылып, үз бәхетен таба алдымы икән?

Олы дәүләт серен сакларга ант иткән кешедәй, Нәкыйп нечкә иреннәрен бер-берсеннән аермыйча шактый көттерде.

– Озак интектермә, абзый. Характерымның бер тиенгә тормаганын беләсең. Теге вакыттагы кебек сугып җибәрергә дә күп сорамам.

– Сугу мәсьәләсе катлаулы. Ияк астыгызга гомергә истәлек булып калырлык сдача алганыгызны онытып җибәрмәскә тәкъдим итәм. Бездән котылып кына, кызчыгыбыз тормышында әллә ни майтара алмаган бугай. Чибәрлеген бирсә, Ходаебыз, бер кешегә күп була дип, бәхетен кызгана, адәм балаларын шулай тигезли диеп ишеткән идем. Яратып йөргән бай егете ике балалы ир булып чыккан. Атна-ун көн генә торып калганнар, хатыны кайтып төшеп, Мәдинәкәйне куып чыгарган.

– Шуннан, – дип, Талип йомгакның очын көтеп пырдымсызланса да, Нәкыйп үзенә мәгълүм хәбәрне арзан бәягә чыгарып салырга ашыкмый.

– Шуннан ул янәдән утырган да шуган. Икенче ире хәмер колы булып чыккан, «ни өчен миңа чыкканда кыз түгел идең» дип бәйләнгән, ханым, кыйнавына, җәберләвенә түзә алмыйча, анысын үзе ташлап киткән. Хәзер Мәдинә ялгыз яши, малай үстерә, кечерәеп, ябыгып, кәҗә бәтие чаклы гына калган, элеккеге кыргый матурлыгының эзе дә сакланмаган дип ишеттем. «Яшьлек җүләрлегем белән нинди егетне югалттым» дип, еш кына яшьләренә буыла-буыла җылый дип тә ишеттем. «Нинди егетне югалттым» дигәндә, мине күздә тота торгандыр инде, – дип, Нәкыйп, карашында яшен чаткылары уйнатып, Талип ягына борылды.

Хатынның кемне сагынганын үзенчә юраган игътисад белгече ахмак шаяртуны кабул итмәде.

– Хатыныңны ташлап, ике яшь балаңны ятим калдырып, беренче мәхәббәтеңә әйләнеп кайта аласың, Талип иптәш. Байлыкка бик кызыга иде, фәннәр кандидатыннан баш тартмас дип уйлыйм. Бу трит сугыш юлына чыкмаска вәгъдә бирәм, – дип, пафослы юмор белән сүзен төпләп куйды Нәкыйп.

Безне ташлаган өчен шул кирәк сиңа дип сөенергәме, барыбер якын кеше иде дип көенергәме? Һәрхәлдә, Талип Нәкыйп дустының беренче мәхәббәтләре юлыннан фаҗигале язмышка нисбәтән ирониясен уртаклашмады. Партшколада чыныгу алмаган укытучыга кадерле әйберен җуйгандай, үтә күңелсез, ифрат моңсу булып китте. Кайчандыр яратып йөргән кызларының, үзләрен ташлап китсә дә, бәхетсез булуын теләми иде ул.

Никтер шул мизгелдә Мәдинәнең, дөньяда сирәк очрый торган матурлыгын бәяли алырдай кешесен очратып, гаилә бәхетенә ирешә алмавында үзен дә җаваплы кеше сыман сизде. Тирәннәнрәк уйлап карасаң, кызның бәхетсезлегендә аның турыдан-туры гаебе юк, бармак очын шомартып йөрүдән, хушлашканда, ирен очларын тидереп алудан узмадылар. Бәлки, артыннан йөрүдә үҗәтлек җитмәгәндер. Икенче яктан, ул бит кәҗә бәтие түгел, аны көчләп үзеңә бәйләп куеп булмый, күңеленә хуш килмәгән, яратмаган кешесе белән язмышын бәйли алмый. Андый никахларның ахыры барыбер фаҗигале була. Тулган ай кебек матур, пешкән җир җиләге кебек үзенә тартып, узып киткәндә дә ирләрнең канына ут салып интектергән чибәр кыз үз язмышын үзе билгели шул. Үзеңне битәрләвеңне туктат, Талип иптәш. Әнә партшколада чыныгу мәктәбе узган шома яңаклы роботтан үрнәк ал, заманында үзләрен мыскыл иткән кыз турында көлә-көлә бәян итә. Тукта. Бәлки, аның юморы да күз яшен яшерү өчен генә маска, ясалма әтәчләнүдер. Кеше йөрәге җиде кат йозак астындагы сер, башкалар үтеп керә алмастай кара урман диләр бит. Икесенә дә ни өчендер моңсу булып китте.

Кешенең, хәтта дошманыңның (хатын-кыз дошман була алмый) бәхетсезлегенә сөенүне ислам дине дә хупламый бугай. Дустының эчке халәтен аңлап булса кирәк, Нәкыйп тә мәхәббәт турында бәхәс куертмады, сүзне башкага күчерде.

Чакырып алынган дуслар күтәренке күңел белән икенче катка менделәр. Нәкыйпнең башын ягулык мәсьәләсе борчыды. Юзликәев белән партшкола хәлләре турында сөйләшеп китеп онытмаска иде дип, күңеленә беркетеп куйды.

Мосафирларны хуҗа кабул итү бүлмәсендә үк таза кулларын җәеп, елмаеп каршы алды. Минем сабакташның нинди киң күңелле икәнлеген күрсен әле мескен югары мәктәп укытучысы.

– Хуш киләсез, ничек йөреп кайттыгыз, кадерле кунакларым? Мөршидә Габбасовна сезне бик яхшы кунак итеп, әйбәтләп сыйлап җибәргән дип уйлыйм. Шулай кушылган иде. Мәктәп директоры булып икенче ел гына эшләсә дә, бик толковый ханым булып чыкты. Әйдәгез, теге бүлмәгә күчик, башка дуслар да шунда көтеп утыра, – дип, өстәлдән сигарет кабын, кабызгычын онытмыйча, иртән чәй эчкән бүлмәгә алып китте. Анда чуваш газетасының редакторы янында тагын бер кеше утыра иде. Сары чәчле, ак пиджаклы, шактый тулы гәүдәле кешене «Эхо Москвы» радиостанциясеннән Сергей Олегович дип тәкъдим итте. Дөрес, анысы сүз башланганчы ук чыгып та китте.

– Утырышыйк, дуслар. Кызлар, чәй кертегез! Вакыт кадерле. Иртән башлаган сүзне тәмамламыйча туктасак, тәлинкәдә аш калдыру кебек булыр иде, – дип, Фәһим Сабир улы татар тарихына сәяхәтне дәвам иттерде.

Нәкыйпнең кашы җимерелү, борыны җәелеп төшү, уч төбе кычыта башлау турында әйтеп тә торасы юк. Үтә хисле Талип юлда сөйләшкәннәр тәэсирендә яшәп, үзен битәрләвен дәвам итеп, нотыкчыны тыңламады да. Дөресен әйткәндә, күбрәк үзе өчен сөйләгән тарихчыга аудиториянең аны кабул итүе кирәк тә түгел иде.

Бик кызып киткәндә, Юзликәев тыңлаучылар утыруын да онытып җибәргәләде. Исенә төшкәч, җөмләсендәге сүзләрне тәртипкә китереп сөйли башлый да янәдән онытылып китә.

Аңа көндәлек мәшәкатьләрдән читләшеп, шул чорда яшәп алу кадерле икәне күренеп тора иде.

– Алтын Урда Ауропаның алдынгы, гайрәтле илләре югарылыгына күтәрелеп, Чыңгыз оныкларының үз шәхси мәнфәгатьләре турында гына уйлап, хакимият өчен көрәшүләре, олы илне кисәкләргә бүлгәләүләре нәтиҗәсендә таркала, бу мәсьәләгә тәфсилле тукталып тормыйм. Минем биредә дөньяны калтыратып тоткан Алтын Урда, Елдырым Баязет чорындагы төрек дәүләтләренең юкка чыгуында Аксак Тимернең тискәре урыны турында гына искәртеп үтәсем килә. Ул гел төрки халыкларга каршы сугышып, үзе дә сизмәстән, Ауропа илләрен ышыклап, көчәйтеп калдырган.

Вакытның чикләнгән булуы сәбәпле, тарихыбызның бу буынын сикереп үтеп, Казан ханлыгының юкка чыгу сәбәпләренә генә үз карашымны сезгә әйтеп үтәсем килә. Көчле, бай Казан ханлыгының шулай аз яшәп, тиз юкка чыгуының сәбәбен тарихчылар ахыргача аңлатып бирә алмыйлар, минемчә.

Янәсе, явыз Иванның гаскәре биш тапкырга күбрәк булган, аңа бөтен христиан дөньясы ярдәм иткән. Анысы да бар. Университет янындагы бакчада кукраеп утырган Бутлеровның ерак бабасы Казанны штурмлаган артиллерия белән җитәкчелек иткән. Сатлык Шаһгали гаскәренең дә урысларга ярдәме аз булмаган. Иң аянычы шунда: татарга каршы татар сугышкан. Тик җиңелүнең сәбәбе башкада. Казанның бер ханы да җирле халыктан үскән кеше булмады. Барысы да привозной, Урдадан, Кырымнан, хатыннары Әстерханнан булган. Ил белән килмешәкләр җитәкчелек иткән. Ул бәкләр, биләр, үзләрен вакытлы идарәчегә санап, типтереп, рәхәт яшәп, баеп калу турында гына уйлаганнар. Бер ишесе алдан ук Мәскәү кубызына биегән, шуңа күрә алар урысларга Казанның түше астында шәһәр корып куярга мөмкинлек биргәннәр. Хәзерге атама белән әйтсәк, Казан ханнарына ватандарлык хисе, үземнеке, туган халкымныкы дип күтәрелеп бәрелү җитмәгән. Иманым камил, Кубрат хан идарәдә булса, Казанны урысларга бирмәс, хәтта Шаһгали дә аңа каршы кылычын күтәрмәс иде. Ниһаять, Казан ханлыгында ирекле сайлау, демократия, күп партиялелек өстенлек иткән. Вазгыять, аң үсеше өлгереп җитмәгән җирдә демократия яхшыга алып бармый. Күсәкнең бер башы үзеңә китереп тондыра, – дип, нотыкчы үзе дә сизмәстән, йомарланган олы йодрыгын ялтыравык өстәл өстенә шапылдатып куйды.

Казан ханлыгының җимерелү сәбәпләренә шактый озак тукталганнан соң, сөйләшүнең дәвамын икенче вакытка калдырып, «Эхо Москвы» дан корреспондент көтеп утыруы, бер ише кунакларның юлга чыгарга ашыгуы турында кайгыртып, киң итеп елмаеп, хуҗа сүзен тәмамлады. Нәкыйп белән Талипка аерым игътибар, хөрмәт күрсәтеп, бүлмә ишегенә тиклем озатып куйды. Коридорда онытылып барган көйне исенә төшергәндәй, кунакларның салпы ягына салам кыстыруны кирәк тапты.

– Без бит Нәкыйп белән сабакташлар, партшколада бергә белем алган кешеләр. Алтын заманалар бар иде. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан дип, түшәмгә төкереп яттык («Нәкыйп кебек, уку программасы бик авыр, катлаулы, таләп зур, кәҗә мае чыгаралар иде дип зарланмый монысы» дигән нәтиҗә Талип башына келт итеп килеп төште). Стипендия зур, буфетта ризык үз бәясенә сатыла, күршедә генә ял паркы… Ул елларны онытмадыңмы, Нәкыйп?

– Саратовта укыган чорны онытып буламы соң? – дип килешергә ашыкты тегесе.

– Хәерле юл сезгә. Берәр төрле йомышыгыз, кирәк-ярак әйберләрегез булса, сезгә Вафа Садриевич беркетелгән.

Тамак ялгау, ягулык мәсьәләләрен хәл итү нияте белән, урынбасарны эзләп киттеләр. Хакимият каршысында да, йортта да ни машинасы, ни үзе күренми иде. Янәдән өскә күтәрелеп, сәркатип ханымнан белештеләр.

– Районның ерак бер авылында пожар чыккан. Ферма яна башлаган. Хуҗа әле сез чәйгә кереп киткәнче үк Вафа Садриевичны шунда җибәрде.

Хакимият кунаклары, булган акчаларын кырып-себереп җыеп, машиналарына бензин салып, ашарга алырлык та калдырмыйча, шәһәр статусына дәгъва итүче район үзәгеннән кичке сигезләрдә өйләренә таба юнәлделәр.

Ач кешенең фикерләү дәрәҗәсе бик түбән, җирдән шуышып, үрмәләп бара дип дөрес әйтәләр икән.

– Мәктәп ашханәсендә тәкъдим ителгән кәбестә салаты белән эремчек пәрәмәчен бөкләп куймаганыма үкенеп бетә алмыйм. Укучылар диетасы озак яшәү өчен иң кулае дип ишеткән идем, – диде Нәкыйп, зур гөнаһ эшләгән кешедәй көрсенеп.

– Төрмә диетасы тагын да отышлырак икәне дә мәгълүм. Чөнки анда бер кәррә дә артык калория булмый, – дип шаяртырга булды дусты.

«Кунакка барып кайту, һавага чыгып керү» маҗарасын оештырган Нәкыйпкә ачуы көчәйгәннән-көчәя барган Талип күңелендәгесен әйтергә ниятләде. «Бер көнебезне суга салдык, «Кычытмаган җирне кашыту өчен Әстерханга барган» гыйбарәсенең дөреслеген расладык, заманча сый, түрәләр кунакчыллыгы сүздән пешерелгән ботка икән, Юзликәевнең имтиханга әзерләнгәндә синең язмалардан файдалануы шик уята, бәйсез тотышына, иркен кылануына караганда, нәкъ киресе булырга тиеш» кебегрәк фикерләре белән Нәкыйп йөрәгенә агулы ук җибәрмәкче иде, дусты ягына борылып карагач, бу уеннан кире кайту гына түгел, хәтта куркып китте. Тәмле ашап, тыныч яшәргә күнеккән Нәкыйпнең йөзендә кан әсәре калмаган, агарынган борынына, колакларына, бит алмаларына чаклы мәет төсе керә башлаган иде. Нервысының тартылып куйган кыл кебек киеренке халәте күзенә, бөтен гәүдәсенә чыккан.

Талип, дустының хәлен аңлап, аны чын-чынлап кызганып куйды һәм, йөртүчегә җайлырак җирдә машинаны туктатып, багажниктан портфелен алып бирүне сорады. Лекцияләрен, китапларын, чыганакларны йөртә торган кара портфеленнән бер ярты коньяк, ак кәгазь төргәк чыгарды. Кәгазь кыштырдавы Нәкыйпнең дә игътибарын җәлеп итте. Ул, көчле яңгырдан соң күкшел офык чите ачылганны көткәндәй, бөтен дикъкатен төргәккә юнәлтте. Аннан… эссе табада кетердәтеп кыздырып алынган, Нәкыйп мөкиббән китеп, авыз суларын корыткан итле пәрәмәчләр килеп чыкты. Суынган булсалар да, тәмле исләре Нәкыйпнең борын яфраклары аша үтеп, бөтен тәненә таралды.

Уйламаганда лотореяга зур акча откан кеше кебек, Нәкыйп, шатлыктанмы, гарьләнүдәнме, сүз таба алмыйча тотлыга ук башлады:

– Эн… та… син нишләп, Талип, шул әйберләрең турында берни әйтмичә, мине көне буена интектердең?

Тегесе, инде, ниһаять, шаяртырга да була дигән фикергә килеп:

– Соң, мин шашлык белән бәлеш алдыннан аппетитны бозмыйм дип уйлаган идем. Түрәләр сыеның ниндирәк булуын күрәсе килгәние…

Нәкыйп өчен шатлыгы-кайгысы, уены-чыны барысы бергә буталган, төрттерү, чеметү ише әйберләрне кабул итәрлек хәле калмаган иде.

– Әйдә, телеңә салынма. Йөз граммыңны кой да итле пәрәмәчеңне кулыма тоттыр. Ни әйтсәң дә, безнең милли ризыклардан да затлы, тәмле, туклыклы ашамлыклар юктыр җир йөзендә.

Күңелләре бөтен дөньяга игелек чәчәр хәлгә килеп җиткәнче, дуслар машинада гөрләшеп утырдылар. Адәм баласына йөрәге белән җиһанны иңләр, игелек нурлары кою өчен күп тә кирәкми икән.

Мосафирлар өйләренә кайтып бөялгәндә, инде таң атып килә иде.

2008


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации