Электронная библиотека » Талгат Галиуллин » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Талгат Галиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 31 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Кияү

Бу юлы да бәла Сәгыйрьне, көтүдән артта калган сарыкны ботарлаган бүре төсле, көтмәгәндә, уйламаганда эзләп тапты. Әйе шул, капылт чыгып котырынган зилзиләдән соң туган тыныч халәт озакка бармый. Артыннан йә дуамал яңгыры килеп җитә, йә үтәдән-үтәли җиле ком бураннарын уйната башлый.

Ике бүлмәле фатирның йозагын ачканда, картларча, шактый маташты. Ачкычын тишегенә туры китерә алмый интектеме, әллә күңеле нидер сизенеп юри суздымы вакытны, кистереп әйтүе кыен.

Буялган тар такталы агач идәндә чүп-чар, чүпрәк-чапрак аунап ята. Тентүчеләр булган яки караклар нәрсәдер эзләгән диярсең. Гадәттә, «ашыгу» дигән төшенчәне бөтенләй белмәгән ир выжт итеп өстәл янына үтте. Шакмаклы кәгазь битенең читенә ике җөмлә төшерелгән: «Сәгыйрь, рәнҗеп калма, безнең арттан килмә, оныт! Кызым белән бөтенләйгә авылыбызга кайтып киттек. Әсма».

Язуны кулына алып, лып итеп аксыл тышлы иске диванга сеңде. Күз аллары караңгыланды, күңеле болганды, миен хәвефле уйлар каплады.

Димәк, ул янәдән карт буйдак булып калды. Икенче хатыны да ташлап китте. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, ди шул халык. Бәхетсезлек беренче өйләнүдән башланды.

Мәзәк кенә булды аның гаилә башлыгы дигән югары дәрәҗәне алуы.

Аксубай ягында туып үскән мишәр малаен хәрби хезмәткә Украинага, төп-төгәле, Львов шәһәренә җибәрәләр…Унҗидесен тутырганчы район үзәгеннән узмаган үсмер өчен барысы да кызык иде биредә. Һич кенә дә авыл тормышына охшамаган кырыс тәртибе, ефрейтор, сержантларның җилкәсенә әллә ничә йолдыз чәнечкән әфисәрләрдән дә хәтәр кыланып, борынны илләм чөеп йөрүләре, сүтелә-җыела торган автоматлары, тимер кашык, кружкалары – һәммәсе аның өчен үзгә бер дөнья иде.

Казармалар янында ук парк, спорт мәйданчыгы, менә дигән клуб чекерәеп тора. Юллары бәлеш табасы асты кебек тигез, такыр. Кушаматы «асфальт» икән.

Иртә торып, соң ятарга өйрәнгән, иркә шәһәр тормышы белән бозылмаган авыл егетенә тәртипкә күнегүе әллә ни кыен булмады. Әмма яшьлеген терлек абзарында, утын әзерләп, печән чабып үткәргән Сәгыйрь спорт уеннарын кыен үзләштерде. Турникта тартылу-боргалануны, вакытка йөгерүне акрынлап җиңде. Тик коңгырт күн белән тышланган, җитмәсә, җене сөймәгән хайван исеме белән аталган кузланы («козёл» ны) сикереп чыга алмыйча иза чикте. Илләм йөгереп килә, гәүдәсен куллары белән этеп җибәрә һәм… шып итеп кузланың биленә утыра. Әйтерсең лә анда ат ияре тора. Яшьли шунда уйнап үскән, өреп тутырылган футбол тубыдай беләкле хохол малайлары җиргә ятып көлә. Аларга ни?!

– Татарин ишәк дип белә аны. Шуңа атланып базарга йөрергә өйрәнгән инде ул.

Татарстан халкының ишәк дигән хайванны Хуҗа Насретдин турындагы фильмнарда гына күрүен аңлатып буламыни ул тинтәкләргә? Урта Азия халкы да, татар, башкорт, чуваш, ар, мукшылар да алар өчен бер үк милләт.

Җансыз, йонсыз, шәрә «козёл» Сәгыйрьнең шәхси дошманына, әмма барыбер баш бирергә тиешле Памир пигына әйләнде.

Сирәк эләккән ял мизгелләрендә, солдатлар әниләренә, сөйгән ярларына хат язарга тотынгач яисә ләчтит сатарга утыргач, Сәгыйрь шыпырт кына урамга чыгып китә. Максаты – «кәҗә»не җиңү. «Җаныем, бәгырем, сикертеп чыгар сыртыңнан, ыштан артыннан тартып утыртма инде, җитте», – дип, бисмилласын кат-кат әйтеп, янәдән уңышсыз тәҗрибәләр ясый.

Чит як «козёл» ы аның догаларын кабул итми, мөселман баласының хәленә керми. Магнит тыкканнар диярсең эченә.

Сәгыйрьнең җене котыра башлады. «Адәм хуры, кеше күзенә ничек чалынырсың? Орчык хәтле үзбәк малайлары ялт иттереп сикереп чыга, төп-төз басып, ачу китереп, кулларын бот буйлап сузып куярга да өлгерә… Ә мин пешмәгән, старшина дөрес әйтә, ясалып бетмәгән».

Бу юлы егет, еракка ук китеп, җан-фәрманга йөгереп, куллары белән бар куәтенә этенеп, кузланың өстеннән ялт итеп үтте һәм коры җиргә йөзе белән барып кадалды. Күккә баксаң – күге ерак, җиргә егылсаң – туфрагы каты икән шул бу якларның. Борыныннан шарлап кан китте.

Сәгыйрьгә дөньяда тылсым булуга ышанырга туры килде шул көнне. Кемнеңдер йомшак, көчле кулы аны, беләгеннән тотып, аякка бастырды. Бакса, янында чуар спорт костюмы кигән илаһи асыл хатын-кыз елмаеп басып тора. Каян килеп чыккан ул? Тирә-юньдә адәм заты юк иде кебек.

– Әллә егылдың инде, солдатик. Авырттымы? Тешләрең исәнме?

Егет телсез калды. Күзләре кызның тулы иреннәренә, коңгырт чәчләренә текәлде. Гомерендә беренче тапкыр мондый гүзәллекне күрүе иде Сәгыйрьнең.

– Юк, – дигән булды, ниһаять, егет, шаяртуны аңламыйча.

Изге җан, фәрештә аңа ап-ак кечтеки кулъяулыгын сузды.

Егет кулъяулыкны кулында изгәләгән, борынына якынлаштырган арада, кыз, кискен карарга килеп, карышырга урын калдырмаслык итеп:

– Әйдәгез, безнең өйгә кереп юынып алыйк! Старшинагыз күргәләгәнче, «авария» нең эзләрен юкка чыгарыйк.

Сөйләшеп киттеләр. Кыз Светлана исемле, физкультура техникумын бетергән, шәһәр Мәдәният сараенда тренер булып эшли икән.

Солдат казармалары янында төзелгән өч катлы кирпеч йортта гына икән фәрештәнең торган җире.

– Әни, бу чибәр солдатик борынын канаткан, юынып алсын әле. Урысчасына караганда әткәйнең якташы булырга охшый.

Кызның әнисе Феоктиста Петровна кунакны ихластан кабул итте, тәмле варенье белән чәй эчерде.

Көтмәгәндә-уйламаганда, шактыйга сузылды кунак-кунак уйнап утыру. Кичке эңгердә шап-шап атлап, уртача буйлы, таза, базык гәүдәле, киң битле ир килеп керде. Җилкәләрен олы бер йолдыз бизи.

Әфисәр белән очрашкан солдатның беренче хисе курку була. Губага (гауптвахтага) озатмагае, дип уйлап алды Сәгыйрь.

Майор абый Светаның әтисе икән, тумышы, чыгышы, килеше белән Себер татары булып чыкты.

Башка командирлар кебек тырт-пыртланмыйча, егет белән ипләп, малае белән фикерләшкән кебек сөйләште күрше батальон хуҗасы.

Кешенең сынына, дәрәҗәсенә карап кына аның үткәненә күрәзәлек итеп булмый икән. Биктимер агайның тормышы үзе бер укылмаган китап икән. Язмыш аны, боз арасында калган бүрәнәне сыткан төсле, шактый талкыган, изгән.

Ул Омск өлкәсендә, бик борынгы бер татар авылында туган. Әти-әнисен хәтерләми. Гражданнар сугышы вакытында Колчак баскынчакларымы, кызыл зәхмәтләрме, хәзер ул хәтлесен берәү дә әйтә алмый, әтисе мулланы һәм, аңа күңелсез булмасын дип, абыстайны да атып китәләр.

Табигый ки, Биктимер балалар йортында үсә, Суворов мәктәбен тәмамлагач, Казанда ук танк училищесында белем ала. Соңгы сугышта катнаша.

Гел күченеп йөрешле чегән тормышына, көпчәк өстенә ияләшеп беткән. Оренбург өлкәсендә хезмәт иткәндә өйләнә, беренче балалары – малайлары үлә, кызы Казахстанда туа.

Кызык хәл: майор әүлия-томчы идеме, әллә оста оештыручы булып чыктымы, Алла белсен, әмма ул шул көнне үк кунак егетенә, алтын тешләрен елтыратып, шаярткан булып, «кияү» дип эндәште. Раска чыкты тәки шаяртуы.

Өйдә Феоктиста Петровнаның бәхәссез хуҗа булуы күренеп-сизелеп тора. Ишекне-түрне бер итеп, зилзилә килеп йөри. Сүзгә колак салып, юнәлеш бирергә дә өлгерә.

Сәгыйрь Светлана белән очрашуны эзли торган булып китте. Ә бермәлне паркта сәрхушланып йөргәндә, егет бар булган, авылдан килгән запас кыюлыгын җыеп, кызны барган җиреннән туктатып, үз ягына борып, кулларын биленә салды. Яңакка сылар дип өреккән иде егет, киресенчә, тегесе, шуны гына көткәндәй, гәүдәсен йомшартты, өлгергән чиядәй кызыл иреннәрен Сәгыйрьгә сузды. Егет, калтырана-калтырана, кызның иреннәренә ябышты. Гимнастёрка астына рәхәт калтырану йөгерде.

Дөресен әйткәндә, беренче үбешүе түгел аның. Авыл кызларының иреннәреннән, битләреннән, борыннарыннан авыз иткәләгәне бар иде. Тик ул кыргыйларны рәхәтләнеп иркәләп булмый, бөтен тәмен бетереп сугыша, чеметә, тырный, тарткалаша башлыйлар. Шәһәр кызлары башка камырдан ясалган икән шул… Әнә үзе суырып-суырып үбә, кочаклый, аркадан, җилкәдән, муеннан сөя…

Татар кешесе матур сүзләр әйтергә ояла. Табигате шундый, күрәсең. Шулай да Сәгыйрь «нинди матур син, назлы син, мин сине яратам» кебек сүзләрне үзеннән кысып чыгара алды. Артыгына көче дә, хыялы да җитмәде.

Сәгыйрьгә казармада мөнәсәбәт үзгәреп куйды. Аны бәдрәф чистартуга, кухня эшенә билгеләми башладылар. Бу шәфкать нурын булачак бабасы оештырганны егет соңрак абайлады.

Дөрес, Света белән урамнарда, бакчаларда күренгәли башлагач, аны көпә-көндез таныш булмаган ике кабих туктатты. Берсе каршыга басты, икенчесе янга чыкты.

– Сүз бар, – диде алда торганы.

Икенчесе ияк астына китереп тондырды. Сәгыйрь аякта калды. Читкә сикерергә өлгерде. Башка сукмадылар.

– Света янында башка күренмә. Безнең кадр ул. Килмешәк солдат өчен карап үстермәдек без аны. Үзеңә үпкәлә, яшисең килмәсә… – Тагын нәрсәләрдер әйтеп, янап, тәмләп көлештеләр дә, ашыкмыйча гына, икенче юлдан китеп бардылар.

Артык кыю кеше булмаса да (ни әйтсәң дә, чит-ят җир), Сәгыйрьне кыз янына йөрүдән туктата алырлык көч юк иде дөньяда. Күңел гел шунда тартты, аяклар шул якка сөйрәде.

Егет үзен тукмап ташларга җыенулары хакында серне чишмәде. Иншалла, бу юлы борыны да канамады. Әмма гарьләнде. Данлыклы Совет армиясе укчысы үзен ике мужиктан кыйнатып торсын инде. Тузга язмаганны.

Буар елан куенга юлны яхшы белә. Кыз аны яратуы, авылда яшәргә, татарча өйрәнергә риза булуы турында туктаусыз искә төшереп торды.

Хуҗалар да егетне бик яраттылар. Юаш тыйнаклыгы, оялчан елмаюы, дөньяга сабыйларча карашы, солдат боткасыннан туйган булса да, бик аз ашавы өчен якын иттеләрме шунда? Әллә җыйнак кыяфәте хуш килдеме? Сәгыйрьне артык матур, килеш-килбәтле дип кемнедер ышандыруы кыен. Махсус белеме дә юк. Бар интеллектуаль байлыгы – авыл урта мәктәбе.

Ә кызның аңа җылы мөнәсәбәте турында әйтеп торасы да юк. Бусаганы узуга, әнисе алдында ук аның муенына сарыла, шашып-шашып иркәләргә, битен, иреннәрен үбәргә тотына. Үз эченә бикләнгән, авыл әхлагында тәрбия алган Сәгыйрь әүвәл бик оялды, тартынды, иләсләнде, аннан күнекте. Бәлки, шулай тиештер. Адәм баласы иркәгә тиз ияләшә. Һич гаепсезгә ияк астына сугуга гына өйрәнүе кыен.

– Әнкәй, карале, Сагирчикның күзләре нәкъ грек аллаларыныкы кебек икән, – дип, егетне, җиңеннән тарткалап, тәрәзә ягына борып куя кыз.

Бу чагыштыруның мактаумы, көлүме икәнен аңламый әле ул. Күңелендә кала. Алла хәтле Алланың күзе иләмсез була алмастыр.

Соңрак шәһәр уртасында Зевска куелган һәйкәл янында үрә катып озак матавыклана Сәгыйрь. Алга чыгып торган, төссез, вәләкин мәгънәле, ышанычлы, мәгърур иде грек алласының күзләре. Бармаклары белән үз күзләрен капшап карады. Охшашлык тапты. Светланага рәхмәтле иде егет.

Өйләнешүләре сәеррәк булды. Танышуларына ике ай булганда, бергә яшәп киттеләр.

Кыз ягыннан җылы тойгылар, матур, килешле сүзләр иңде.

– Бу бәхетле мизгелләр мәңгелек булсын иде, җаным, без гомерлеккә бергә булырга тиеш, – диде кыз, үбешеп туйгач. – Кстати, бүген төшемдә газиз әниеңне, әниебезне күрдем. Ул безнең мәхәббәтне хуплады.

Көтеп-көтеп тә, Сәгыйрь авызыннан «а» ягына да, «б» хәрефе тарафына да җылы сүз чыкмагач, кыз томанлырак әйтелгән кинаяләренә ачыклык кертергә булды:

– Гомерлек юлдашым бул, Сагирчик. Өйләнешик! Мин сине бәхетле итәрмен. Пар күгәрчендәй гөрләшеп яшәрбез.

Сүз дә юк, Сәгыйрь кызны үлепләр ярата. Татарча ләм-мим бер сүз белмәсә дә, яртылаш безнең халык каны гөрли үзендә. Бик рәхәт аның белән. Вакытның узганын сизми дә каласың. Әмма сразы өйләнү, солдаттан никахлы хатын белән кайтып төшү егетнең башында тәмам укмашып, тәгаенләнеп беткән фикер түгел иде. Язылышуны ул олы нәрсә дип саный.

– Өйләнү уен эш түгел. Без әле бер-беребезне бик аз беләбез. Службаны бетерәсе… Югары белем алу хыялым да бар, – дигән булды егет.

– Соң, мин берсенә дә каршы түгел, күгәрченем. Син укырсың, мин эшләрмен, һәр көнне кочагымны җәеп, елмаеп каршы алырмын.

– Мин биредә кала алмыйм. Татарстанга кайтырга исәбем. Анда минем әни, абыйларым.

Кыз мондый борылышка да әзер. Аның ихтыяры, теләк-нияте кебек үк, тимер баганалы булып чыкты.

– Мин синең белән, Сагирчик, җәһәннәмгә китәргә дә риза. Туйдым казармалардан, гарык булдым солдафоннардан. Китәбез булгач китәбез!

Кызның әти-әнисен ташлап, мәми авыз авыл малаена ияреп, билгесезлеккә чыгып китәргә риза булуын чын сөюгә юраган Сәгыйрь томаулы борын кебек йомшый барды. Мәгәр аның тәмен татып өлгермәгән ирекне тиз генә югалтасы килмәве дә табигый иде. Гаилә йөгенә бер җигелсәң, аны тугарып булмый.

Сүз шул тыгызлыкка җитеп, түмгәккә төртелгәч, ачык ишекле күрше бүлмәдән ата кеше килеп чыкты. Гафу-мазар юк.

– Сәгыйрь, мин сине үлгән улым кебек якын иттем. Ә син озак яшә. Һәм яшәрсең дә. Биредә хатын-кыз бик аз. Хөрмәне өзеп кабарга теләүчеләр, кызымның артыннан сөйрәлүчеләр биниһая (ул аны урысча «до…» дип әйтте). Эшсезлектән үзләрен кая куярга белмәгән ыржыктай ирләрнең шәһәрчектә бик күп икәнен онытма. Ә мин Светушкамның синең белән булуын, кияүгә татар егетенә чыгуын телим. Ә инде өйләнергә ниятең булмаса, эч пошырып йөрмә. Бу бусаганы үз аягы белән атлап кереп, кәҗә кебек чигенеп чыгып киткәннәр булгалады, дустым.

Тагын шул каһәр суккан кәҗә дип уйлап та өлгермәде Сәгыйрь, Биктимер ага бәхәсле мәсьәләне хәрбиләрчә чишеп тә куйды.

– Тәк. Теге атна ахырында туй ясарбыз. Әзерләнү, аш-су якларын үз өстемә алам. Башка тарафлардан да борчу-мәшәкать күрмәссең, – дип, вәгазь сөйләп ташлады булачак бабасы.

Шактый төшереп алганлыгы сизелә. Шунда егетне акылын җуйган бала хәленә калдырган бер хәл була.

Майор, сөйләнүеннән кинәт туктап, Сәгыйрьгә кискен якынлашып, авыр, саллы кулын өстәл артында боегып, куркынып утырган мәхбүснең баш түбәсенә куя. Турсайган күзләрен хатынының хачы торган почмакка кадый:

– Хәзер минем кул аша бөтен тәнемнең, нәселемнең куәте, Гумилёвча әйтсәм, пассионарлык көче сиңа күчә. Сизәсеңме, тәнең чемердиме? Каның сикерәме, нерв күзәнәкләрең чытырдыймы? Дөрләп янсын! Бу, кияү, Шәрык фәлсәфәсе буенча рухи якынлыкка ирешү була. Күчем хан нәселе белән туганлашуың бу, энем…

Егетнең гәүдәсе хәлсезләнеп, салынып төште, зиһенен гасырлар эңгере каплады. Тәкъдирдән узып булмый икән. Ул кияү булырга риза иде.

Беренче март көне килде, һава җылы, гөрләвекләр шарлый, тамчы тама, кояш кышкы салкыннардан сулыккан битләрне иркәли, тәнгә тормыш, яшәү дәрте сеңдерә.

Ә Биктимер агай фатирында дус-иш туйлап ята. Сәгыйрьнең әтисе сугыштан кайтмаган иде. Әнисе, абыйлары килә алмадылар. Бәлки, егерме яшьлек малайның телеграммасын җитдигә алмаганнардыр. Шау-шулы мәҗлестә кияү ягыннан Сәгыйрь үзе генә булды.

Төн уртасында кунаклар таралышты, ата-ана, яшьләрнең үзләрен генә калдырып, иптәшләренә киттеләр.

Зөфаф кичендә ни-нәрсә эшләргә, үзеңне ничек тотарга икәнлекне егет ишетеп, укып, аз-маз гына чамалый иде. Бит әле авыл ирләре, солдатлар сөйләгәнне ыржаеп тыңлап тору бер хәл. Ә монда… Авылда рәхәт ул. Мунчага озатып куялар да бетте-китте. Ә анда эссе. Караңгылык – синең киңәшчең. Чишенмичә юынып булмый.

Югары әхлаклы, суфи татар әдәбияты яшьләрне бу тормышка әзерләми. Мәктәптә сыйнфый көрәшкә багышланган, ярлы-ябагайны күтәргән, дошманны фаш иткән әсәрләр генә өйрәнелә. Ә хатының беренче төндә үк сыйнфый дошман була алмый ич инде.

Сәгыйрь, хуҗаларча кыланып, күлмәген, майкасын еракка атып бәрде. Светланасы үзен чишендерергә бирмичә интектерде. Егет буталды, калтыранды, ахыр чалбарын салырга оныткан булып чыкты.

Иренең халәтен аңлаган кәләше инициативаны үз кулына алды, назлады, иркәләде. Сәгыйрь өчен дөнья, түшәм, идән, тәрәзә рамы томан эчендә калды. Зиһененең бер кырыена «кирәк түгел, авырттырасың… ашыкма» кебек татлы сүзләр генә эләгеп калды. Чынында ул һушын, зиһенен югалтты. Бәхет оҗмахында тонык күзеннән очкыннар чәчрәде.

Иртән уянып, сөеклесе пумала башын беләгенә салгач кына, хатын-кыз белән йоклауның никадәр рәхәт, баллы, әчкелтемле булуы турында уйлап алды. Солдат арсеналында бу ләззәткә тиңләшә алырлык чагыштыру, тигезләү табылмады.

Алдагы тормышларында да Сәгыйрь хатынының тәнен яратып яшәде. Мәгәр кадерлесенең җенси осталыгын, маһирлыгын, тәҗрибәсен тиешенчә бәяли алмады. Хатыны ятакта ни кыланса да, шулай булырга тиеш дип фараз кылды.

Фани дөнья әшәкелегеннән хәбәрдар булмаган авыл малае бәгырькәенең таҗы күптән ачылган чәчәк икәнлеген аңышмый калды. Күпер башында бергәләп тәкә сөзештермәгән, әтәч сугыштырмаган чит-ят кешеләрнең үзен ни өчен кыйнап ташларга омтылуларын да аңламады бахыр.

Аннан соңгы вакыйгалар Сәгыйрьгә бөтенләй аңлашылмады. Яшьләр йокы бүлмәсеннән аш өстәле янына чыккач, кызның әнисе, олы гәүдәсе өчен ифрат җитезлек белән бүлмәгә үтеп, тиз генә урынны җыештырды, астагы киндер җәймәне тулы, кыска беләгенә салып, урамга алып чыгып, керләр элә торган зур бауга салындырып куйды. Уртаны җәелгән кызыл зур тап бизи. Әйтерсең лә өстендә кара тавык суйганнар.

Чүпрәк җиңү билгесе булып җилфердәп торды. Биктимер ага батальонын да шул тирәдән честь бирдереп уздырган дип сөйләделәр усал телләр.

Сала баласы, үгез кебек, тик күзен челәйтеп тора кызыл тамга каршында.

Светлана дустанә аңлатып бирде:

– Әни моны шик-шөбһәгә, гайбәт-тыкшынуга урын калдырмас өчен эшли. Үзем кияүгә чыккач та шулай элеп куйган идем, ди.

Хәрбиләрдән дә күп сөйләшә торган халык юктыр безнең илдә. Эш юк, тамак тук.

Кызның әтисе динен, телен оныткан мөртәт булса да, кендекне төен белән бәйләп кую ихтыяҗын коры тотты. Хәрби шәһәрчекнең үз загсы бар икән. Чират-фәлән юк. Яшьләрне шунда алып төшеп, паспортларына тиешле мөһерләр суктырды. Әфисәрләр тәртип ярата.

Загретдинова Шәрифуллина булып китте. Атасының исеме дә күптәннән Биктимердән Бориска әйләндерелгән икән.

Солдатикның соравына кызның җавабы әзер:

– Детдом баласы бит ул. Исемен үзгәртмәгән булса, әни аңа кияүгә дә чыкмаган булыр иде. Барыбер түгелмени?..

Тәртәгә кертсәң, кәҗә дә ат кебек кешни, диләр.

Соңрак абыйлары «кыз идеме соң хет» дип бәйләнгәч, «белмим тагын, простыня кып-кызыл иде» дип җавап бирә торган булды.

Олы тормыш өчен адәм баласы диңгездәге бер йомычка гына, бөтереп ала да ярга китереп ташлый. Баллы, татлы көннәр үтеп китте. Киләчәкне билгеләү вакыты җитте.

Сәгыйрь гомерендә беренче күңел җәрәхәте алды. Беркөнне казармадан хәләл җефете янына барганда, янәдән үзенә суккан шайтан күселәре очрады. Таныды. Бәйләнеп маташмадылар.

– Татарин «пышку» отхватил, – дип, артыннан көлеп кенә калдылар.

Мопассан «пышка» ларыннан, җенси бозыклыктан хәбәрдар булмаган ир колагына иңгән бу сүзләрне бәхетеннән көнләшү, кызыгу дип юрады. Үзләренә тәтемәгәч…

Мужиклар хаклы. Аның Светушкасы гәүдәсе-сыны белән бик тә, бик тә «пышная», хатын-кызны күп күргән теләсә кайсы ирне аңгы-миңге китерерлек. Күлмәк изүен борчып, әнисенең чүпрәле камыры кебек күпереп өскә калыккан тулы ак күкрәкләрен аласыңмы… Җилкәләре дисеңме. Туфрактан чыгып, язгы кояшка чекерәйгән йомран башлары кеби күтәрелеп торалар. Туктаусыз сыйпыйсы, иркәлисе килә үзләрен.

Билдән түбәнрәк оялаган өлешләре, нәселле, өлгергән кабаклардай артка чыгып, ымсындырып, күңелне кытыклап торалар. Төз, матур аякларда калган комсыз карашларны санап бетергесездер…

Шул мизгелдә аның башына шук фикер төште. Хатынының уйнап торган арт саннарын, хәрәкәтчән гәүдәсен туган авылы пожаркасы янында төркемләнгән ирләргә күрсәтәсе иде. Аларның мул гәүдәле, бигрәк тә су тулы чиләк-көянтә белән яннарыннан узып киткән хатыннарны ничек ымсынып, ач күзләре белән озатып калуларын хәтерли. Малай чакның зиһене тырнаклы була. Бернәрсәне дә онытмый.

Сәгыйрьнең хәләл җефетен шуларга күрсәтеп, тамак төпләренә төерелгән төкерекләренә тыгылдырасы килде. Матур тәпиләрен песи кебек йомшак итеп куя белүләрен дә онытасы түгел. Куе чәчле башны ап-ак муены, үз бәясен белеп, горур йөртә. Тойгылы иреннәре, очы мендәрле бармаклары «пышная» сүзен тәфсилләп торалар.

Дөрес, елтыр күзләренең төсен билгеләве кыен. Иртән алар күгелҗем, шунда ук кырыйларына карасу төсмер йөгерә, кичен исә яшел сурәт өстенлек ала… Хуҗасының кәеф сихәтләренә карап үзгәрә күзләре.

Әйе, Света күп яктан килгән. Әмма табигать матурлык үрнәген иҗат итүдә күрелмәгән яңалык ачмаган. Сискәндерерлек түгел аның хатыны. Килешле гәүдәне битенең артык җәенке, иркен, тулы булуы бозып тора. Әтисе нәселе җиңгән. Аксубай якларында чәпәк бит диләр андыйларны (агымсу басмасында керне тәпәли торган асты шома агач җайланма атамасы). Бит алмаларына кереп оялаган елмаюлы чокырчыклары мөлаемлык бөрки, ни әйтсәң дә.

Соң, егетем, һәрьягы ыспай, кәртинкәдән төшкәндәй гүзәл булса, ул сиңа тәтер идеме? Авызыңны, телеңне ял иттереп, шул хакта башың белән уйлап кара!

Менә синең кай җиреңә, нәрсәңә кызыкты икән әфисәрнең йөрәк парәсе? Уен кәҗәсе янында адәм хуры иткән боламыклыгың мәхәббәт хисен дөрләтеп җибәрдеме күңелендә? Үзеңә кара да аңа бак! Аерманы сизәсеңме?

Егет, бабасы өендәге коридор көзгесе каршысына басып, үз шәхесенә игътибар күрсәтүне кирәк тапты. Уртача буй, татар өчен бик үк табигый булмаган саргылт-аксыл чәч, тар, аска таба, ияктә бөтенләй гаип булган бит, зур маңгайдан тамырланган туры кылыч борын, иреннәре эчкә бөгелеп кергән җыйнак авыз. Сакал-мыек рәтләп үсми торган иркә тире. Алга чыгып торган соры күзләр…

Ямьсез, шөкәтсез зат дип бәяләргә җөрьәт итмәсә дә, үзен бик ошатмады Сәгыйрь. Хыялында хатыны белән янәшә куеп карады үзен. Чагыштыру аның файдасына чыкмый. Кем соң аның гомерлек юлдашы?..

Сораулар, кырмавык кебек, аның миенә ябышты. Алардан коткарырлык көч юк иде сыман дөньяда.

Нигә дип мине сайлады икән бу кызый гомерлек юлдашы итеп? Татар булганы өченме? Әтисенең йогынтысы җиңдеме? Ә теге юньсезләрнең «безнең кадр», «пышка» кебек сүзләрен ничек шәрехләргә?

Чынында язган ризык кебек тешен сындырып, үз ихтыяры белән куенына сеңгән назлысын ул белми диярлек. Ничек үскән, егерме өч яшенә кадәр вакытын кайларда үткәргән, яраткан кешесе булганмы? Бу хәтлесе егет өчен чытырманлы кара урман. Әлеге темага әти-әнисе кагылмый, бернинди белешмә бирми. Сораша башласаң, Василь Быков партизаннары кебек, үлем элмәгенә муеннарын тыгалар, серне чишмиләр.

Көнбатыш Украинаның яшелчәгә, җиләк-җимешкә, иткә бай җирендә хатын-кыз Набоков Лолиталары төсле иртә өлгерә, җенси хис тәндә, мидә мәңгелек туңлыкта гомер итүчеләр белән чагыштырганда күп алдан уяна. Шифалы кояш нуры кыска җиңле күлмәктән, кара майкадан йөргән ирләрне, унөч-ундүрт яшьлек җилкенчәкләрне иләс-миләс китерә, диварга сикертә.

Хәрби гаиләләрдә әхлак дигән әкәм-төкәме дә Аксубай ягының үткән елгы сумаласы кебек катып калмаган. Һәркем аны үзе өчен янәдән яза. Табигате сораганча, хирысы таләп иткәнчә…

Җиденче сыйныфта укыганда, Светаның борын асты кибә, буяна, бизәнә, табигый ки, өлкәнрәк егет-җиләннәр белән йөри башлый. Бу чакта очрашу кимендә иреннәрең кара күмергә әйләнгәнче үбешүгә этәрә.

Икенче елны кызны техникумга тапшыралар. Мәктәп белән хушлашкан бала үзен бәйсез, мөстәкыйль, балигъ дип саный башлый. Тәннең аерым урыннарын ачу җаен күрә. Сүз байлыгын урам теле исәбенә яңарта, бизи.

Куакта пешә, өлгерә килгән тәлгәш тәҗрибәле сунарчылар күзенә чалына. Кызны кулга төшерү юнәлешендә кискен хәрәкәтләр башлана. Ир-атның өлгерлеге, булганлыгы шунда сынала. Кем беренче?

Танцыда аны хатын-кызны сөю өчен махсус үстергәндәй таза, чибәр ир биергә чакыра. Күзләреннән нур көлтәләре балкый. Иреннәре дымлы, ияген икегә бүлгән матур чокыры кызның маңгаена сибелгән кыска чәчләрен кытыклый. Кечкенә матур кул олы, таза учта эри, юкка чыга.

Ә тавышы сөт өсте кебек куе, ягымлы, әллә каян, йөрәк түреннән күтәрелә. Кыз аның ихтыярына буйсына. Җитмәсә, сүзләре нинди ягымлы, җөмләләре төзек, мәгънәләре йөрәккә, җанга сылана. «Синең кебек матур кызның әле бу бию мәйданына аяк басканы, бәхетле иткәне юк иде, мөмкин булса, синең аяк эзләреңне үбәр идем», – дип, әллә ниләр сөйләп бетерә. Тик хатыны белән ике баласы турында гына ләм-мим бер сүз ычкындырмый. – Тәнең синең затлы бәрхет кебек, шуны үзең беләсеңме? Бәйләнчек егетләрең әйткәне бармы? Мондый күзләр, билләр, аяклар үзен хөрмәт иткән теләсә кайсы рәссамның, фотога төшерүченең хыялы булырлык. Син шуны шәйлисеңме?»

Өенә озатып куя. Култыктан тотудан узмый. Шундый тәртипле кешеләр дә була икән дөньяда.

Аның белән ничек ресторанга бармыйсың ди инде, ипләп чакыра белгәч. Львовның иң матур кызлары андый ир белән болгар шәрабын тәмләп утыруны, бергә биюне үзләре өчен бәхет санар иде.

Рестораннан чыккач, егет өенә кереп чыгарга тәкъдим кертә. Бер кызык әйбер генә күрсәтәм дә озатып куям, ди. Анда шампанский эчәләр. Светаның башы әйләнә, гәүдәсе тыңламас була. Карышырлык хәле калмый.

Иртән бер бүлмәле шыксыз фатирның хуҗасы кайтып керә. Кызылга аракы кушып, Светаның матурлыгы шәрәфләренә баш төзәтәләр.

Кызны алып килгән чибәр ир шыпырт кына чыгып тая. Кунак кыз хуҗага мирас булып кала. Ул да шул ук тынлы оркестрда уйный, хатыны ташлап киткән буйдак икән. Теленә шайтан төкергән, тегесе кебек үк, туктаусыз сөйләнүен белә:

– Бу һөнәргә сине дөнья күргән өлкәннәр өйрәтергә тиеш. Син әле безгә илләм рәхмәтләр укырсың тормышыңда.

Куллары тик тормый. Кызга киенергә бирмичә, көне буе үз янында тота.

Бу очрашулардан Светаның күңелендә, тәнендә ләззәттән бигрәк авырту һәм җирәнү хисе генә калса да, Биктимер аганың бердәнбере инде бу боҗрадан чыга алмый. Ихтыяры сына, һәрнәрсәгә кул селтәп карау рухы җиңә.

Шуннан инде ике дус, аларның таныш-белешләре, кыздан рөхсәт алып та тормастан, теләсә кая тотып кармалыйлар, файдаланалар. Яңа, кызыклы хәяткә үзе дә өйрәнә кызый.

Әнисе сизенә. Дөресрәге, беренче кунып кайткач ук, аяк балтырларында ир-ат комсызлыгы эзләрен – кара тапларны күреп ала.

– Аквариум күрсәтергә алып кердеме егетең, кызым?

Әнисенең кәкре атып, туры тидерүеннән югалып калган Света:

– Әйе шул, каян беләсең? – дип кенә сорый алды.

– Аквариумы бармы соң өендә? Балыклары безнекеннән матурракмы?

– Юк. Пыяла савыты да, чурты да юк өендә.

– Алтын балыгын күрсәттеме соң? – дип сораганын сизми дә калды гаҗиз ана.

Кыз белән ана арасында тулы эчке ышану, сердәшлек, дуслык яши иде. Кеше кемгәдер ышанмыйча яши алмый. Ялганларга өлгерергә дә вакыт кирәк бит әле.

– Әйе, әнием. Анысы да булды. Хәтта икене күрсәттеләр.

– Хәерлегә булсын. Атаң ишетә күрмәсен. Сугып үтерер.

Ана көрсенеп чыгып китте. Замана үзгә, буын башка, Львов Оренбург түгел, ир-атның хатын-кызга куйган тозаклары шул ук калган икән. Берни үзгәрми. Булган, шулай булыр, күрәсең.

Заманында үзе дә шул ук «тизләтелгән» юлны үткән Феоктиста Петровна бердәнберенең яшьли ялгышуыннан фаҗига ясамады. «Яшәп кал, кызым, кемгә эләгәсең әле, кадереңне белерлек кешегә тап булсаң ярый ла» дип, күңеленнән хуплады, элек медсестра булып эшләвенең кызына ярдәме аз тимәде.

Оҗмах алмасын тәмләргә теләүчеләр җитәрлек булса да, Светлананы гомерлеккә юлдаш итәргә ажгырып торучылар офыкта күренми иде.

Ир-ат халкы, хатын-кыздан аермалы буларак, сер саклый белми. Җиңүе белән мактанасы, үзен күтәребрәк куясы килә. Имеш-мимешләр хәрби шәһәрчек буйлап төн пәрие төсли йөри. Ата колагына да ирешә бу хәвефле хәбәр.

Кызның хурлыклы тәварихын белмәгән, ишетмәгән кешегә кияүгә сылап, черек тамырдан йолкып алып, бөтенләй башка төбәккә озатырга кирәк дигән иманга килә кырыс холыклы ата кеше.

Шобага Сәгыйрьгә чыга. Майор аны «кәҗә» белән булышканда күреп ала. Мокытлык күз алдында. Үҗәтлеге дә бар. Татар кавеменнән булуын да хуплый Биктимер ага. Карарны күңеленә ныклап беркетеп, кызын спорт мәйданчыгына тулы инструкция биреп чыгара.

Бу мәсьәләдә хуҗабикә ашатучысының ихтыярына каршы килми. Хатын-кыз күпме генә тилерсә дә, ахыр чиктә рәсми кияүгә чыгасы, бала табасы була.

Күзе рәтләп ачылмаган Сәгыйрьнең кияү булып төшүе шулайрак булды. Эт кешегә дуслыктан түгел, бүрегә дошманлыктан йортка ияләшкән, диләр.

Кызның башкача хуты калмаган, аңа срочно кияү кирәк иде.

Өйләнү тары бәлешен ашау гына түгел икән шул. Рәхәте артыннан, агач таякка таянып, михнәте, ачы хәсрәте килеп җитә.

Бергә тора башлауның икенче атнасында ук Сәгыйрь кебек ифрат тыныч кешене дә тетрәндерерлек хәл булды.

Ул казармада кунарга тиеш иде. Өч пачка тәмәкегә бер солдатны үз урынына яллады да, сикерә-йөгерә, сөеклесе янына йөгерде. Хатыны кунарга кайтмады.

Шул төнне Сәгыйрь, саташып, спорт мәйданчыгында үзенә бил бирмәгән оятсыз «кәҗә»не төшендә күрде. Каһәр суккан нәрсә, ыржаеп, мыскыл итеп, карават янында тора. Сыртында – ике мөгезле ияр. Ни юрарга да белмичә, пошаманга калып уянды егет.

Матуры иртә белән генә бусаганы атлап керде дә, берни булмагандай, каударланмыйча, ирен кочаклап үпкәндәй итте дә такылдарга кереште:

– Спортзалны ташлап китеп булмады. Охранник эшкә чыкмады. Сволочь!

Сәгыйрьнең өмете җәрәхәтләнде. Ялгыз үткәргән төне гомер игәве булып калды, йөрәгенә эрен төште.

Холкы тыйнак, басынкы булу сәбәпле, мин-минлекне булдыра алмаган кебек, күтәрелеп бәрелә, тузынып дулый алмады егет. Ярсып, ләгънәт оруы, каргавы, ачыргалануы – барысы да үзендә калды. Шулай да бер нәтиҗә ясады: «Мин – хатын-кыз күрмәгән аңгыра солдат – әрсез кыз һәм ни чарасыз ата-ана капкынына эләктем бугай. Өсте каплаган пыяла савыттагы үрмәкүч көненә калдым».

Кичен спорт мәйданчыгына барып, «кәҗә»не кочаклап, туйганчы елады, аңа йөрәген ачты Сәгыйрь. Япа-ялгыз солдатның ышаныр кешесе дә, йөрәген ачардай дусты да юк иде.

«Кәҗә» исә тыңлый белә, кешеләрдән аермалы буларак, серне ятларга чәчми.

Биктимер агай бу бәхәскә катышып вакланмады. Ул яшьләрне тизрәк Сәгыйрьнең туган якларына озату хәстәрен күрде.

Феоктиста Петровна өчен гаепле кеше кияү балакай булып чыкты.

– Сөйгән хатынының вак-төяк кимчелекләрен кичерә белмәгән ир аның олуг мәхәббәтенә лаек була алмас. Гашыйклар юлы – мәрхәмәт һәм шәфкать юлы, – диде ул серле тантана белән.

Сәгыйрь шул көннән тагын да басынкы, күндәм булып калды.

Ярый әле хезмәт срогы тәмамланды. Хатыны белән туган авылына, әнисе, абыйлары янына кереп чыкты да, пожарка янында кәрт суккан ирләргә дә «байлыгын» күрсәтеп тормастан, Казанга чыгып китте, ерак туганнары ярдәмендә хәрби заводка эшче булып урнашты. Тулай торактан бүлмә бирделәр. Икенче елны читтән торып укырга керде.

Хатыны да тик ятмады. Бер-бер артлы ике малай китерде. Ике арада бәхәс чыкмасын дип, дөньякүләм таралган исемнәр куштылар үзләренә. Олысы Карл булды. Икенчесе шул чорда ярым-йорты зыялылар арасында модага кергән атны алды: Ромео. Исем кушарга мулланы да, попны да чакырып торуның ихтыяҗы булмады.

Йорт хуҗасыннан аена ике тапкыр эш хакы, квартал һәм ел ахырларында премия алып кайтып, тулысы белән тапшыру, шук малайларны әүвәл бакчага, аннан мәктәпкә илтү һәм фатир артыннан армый-талмый йөрү генә таләп ителде. Калганын агым хәл итте.

Менә дигән фатирлары, кием-салымнары, җиһазлары – һәммәсе дә үз җае белән килә торды.

Мәгәр татар рухында, авылда тәрбия алган Сәгыйрь шул елларда җиде тәмуг утларын кичте. Болай караганда, ике арадагы низаглар бик вак, борча тешләгән күк кенә тоелырга мөмкин.

Хуҗа татар халык җырларын, моңын, көен, вәзенен өзелепләр ярата.

Светага рок-музыка, очкынлы, ялкынлы негр биюе кирәк. Беренчесенең кайнар токмачны телен яндыра-яндыра, өрә-өрә эчеп, тезгә тезне терәп, туган телендә зиһенләшеп утырасы килә. Байконурда туган ханымның камыр салырга, бәлеш, гөбәдия түгел, гадәти шулпалы аш пешерергә дә теләге юк. Әзер кәтлиткә өйрәнгән кеше башка тормышка күнегә алмый икән шул.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации