Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 51 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Әхәт Гаффар
Сайланма әсәрләр: 4 томда. 4 том. Публицистика, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, очерк лар һәм памфлетлар


XX ГАСЫР УЛЛАРЫ

ТУГАЙЛАР

Туган тел дигән мәгънә зиһенемә Тукай исеме белән иңгән. Ятлаган беренче шигырь – аныкы. «Тукай» сүзен күңелдә кеше, аның исеме дип кабул итәр дәрәҗәгә җитмәгән чак булган әле. Гаҗәп: «Тукай» дигән сүзне кеше рәвешендә түгел, тугай рәвешендә итеп күз алдына китергән мәл онытылмаган. Шушы могҗиза хәтергә килде дә исләр китте: соң, чыннан да, бөек Тукайның теле, шигыре киң тугай икән ләбаса! Бала вакытта, кая анда күрше авылга, үз авылың үзәгенә чыгып китәргә дә кыймаган чакта, аңым, күңелем өчен тугайдан да ерак, чиксез киңлек, исләр китәрдәй нәрсә булганмы соң?! Тукайның инде кеше генә түгел, мәшһүр шагыйрь дә икән– леге күңелгә иңгәч, бу юлы инде аңлы рәвештә, Тукайны та– гын бер мәртәбә очсыз-кырыйсыз тугайга тиңләп гаҗәпсенелде.

Инде менә балачак тугайлары уч төбе хәтле генә булып күренә башлаганда, дәреслекләрдә Җәлил белән очраштык. Ул әлеге тугай буендагы биек тау булды да, безне югарыга, каһарманлык һәм моң тантанасы биеклегенә ирештерде. Тугайларны тагын да җәелдереп җибәрде – аны туган як, Ватан иттерде.

Аналары җыры кешегә җан моңы бирә икән дә халык әкиятләре аңа канат куя икән. Челләләрдә рәшәткә, читән буйларындагы бүрәнәләргә тезелешеп утырган ил агаларының язмышларына төшкән кырыс сынау-маҗараларын сөйләгәне кешене горур, батыр итә икән дә Тукайлар, Җәлилләр шигыре исә боларның һәммәсенә күңел яктылыгы, аң гайрәте иңдерә икән.

Кеше, шулай итеп, дөньяга икенче кат килә; бу юлы – рухи дөньяга.

Безгә шуның өчен дөнья әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләре белән таныша башлау, алар акылын, фәлсәфәсен, идея-эстетик кыйммәтен аңлау җиңел бирелде. Халык көйләренә җитәкләп диярлек керткән аналарыбыз кебек итеп, безне ул гүзәл үрнәкләргә Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигърияте алып менде. Тау башлары тау башыннан гына күренә… Инглиз Байронның, халкы хакына җырлаганы өчен илдән сөрелгән немец Гейненың, испан Лорканың халык җанында ут уйнаткан шигырьләренең гомумкешелек әһәмиятен без Җәлил дәфтәрләре аша таныдык, үз иттек.

Шагыйрьнең тормышы һәм шигърияте – безнең күңелләрне көрәш симфониясенә көйләгән, көйли торган һәм көйләячәк камертон. Яшәешнең бар миноры, бар мажоры Моабит тоткыны йөрәгеннән ургып чыккан җырларда чагыла. Кайнап, шаулап торган гайрәте белән чиксез, гаҗәеп күптөрле ул җыр чишмәләре халык күңеленә, рухына бәреп керде дә каһарманлык һәм көрәш, ярату һәм нәфрәт, шәхес һәм гражданлык дәрьясына әйләнде. Ул каһарманлыкта һәм көрәштә – Мулланурлар, ул ярату һәм нәфрәттә – Тукайлар, Такташлар; ул шәхес һәм гражданлыкта – Ибраһимовлар, Усмановлар… Дошманга аяусызлык, илгә тугрылык һәм инанганлык дәрьясы. «Моабит дәфтәрләре»ндә чиксез һәм мәңгелек ул. Муса Җәлил – кешелек бәхете өчен мең еллар буена сузылган көрәшнең варисы һәм дәвам итүчесе. Бу – аның киләчәк буыннарга да ирешеләчәк дастанлы васыяте. Күпме кеше, аңа лаеклы, турылыклы булырга нәзер әйтеп, ул яулашкан бәхет өчен көрәшчеләр сафына басар әле!

Мисыр пирамидаларының берсеннән меңнәрчә ел ятып та табигый төсе җуелмаган чәчәкләр бәйләме табып алалар. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н дә мин шул чәчәкләргә тиңлим һәм бер аерма күрәм: пирамидалардагы хәйран күренеш кешелектән аерым, мәгарә караңгылыгында сакланган. Җәлил шигърияте исә хәтер түреннән меңәр ел түгел, хәтта бер генә мизгелгә дә югалып тормыйча, кешелек йөрәге яктылыгында сакланыр.

Муса Җәлил – көрәш биеклегенең иң югары кыясына менгән, богауланган, тик бирешмәгән Прометей. Дошман аның кулына богау салса салды, ләкин бернинди дошман да кешенең йөрәк хисен, йөрәк ялкынын богауларлык зынҗыр ясый алганы юк әле!

Чөнки аның йөрәге тугайларыбыз шикелле киң…

Тугайларга богау салып булмый…

12 февраль, 1976
ТУКАЙ БИШЕГЕ

Габдулла Тукай кебек шагыйрьләр – халыкның йөрәге ул. Моны аңлауга бөтен гомерең буена киләсең. Шунда Тукай шәхесенең безнең тормышыбызга тәэсир итүе могҗиза сыйфатын алганын аңлыйсың да инде. Әлеге могҗиза күзгә бәрелеп тормый.

Ул, игеннәргә яуган шифалы яңгыр кебек, бер-берең белән сөйләшер өчен иңдерелгән ана теле, табында көйләнгән җыр, тәнне, җанны чистартыр өчен ягылган мунча, балаларың укый торган дәреслек, фани тормышны алып барырга кирәкле эш кебек, безнең яшәвебезне сугарып тора, аның асылын тәшкил итә. Елгага агым кирәк булган шикелле, безнең алга баруыбызга Тукай кирәк.

Кеше үз мәсләген, бурычын үтәсә дә, максатына ирештем дисә дә, ул бурычны, ул максатны Тукай шәхесе, эше белән чагыштырып караса, үз алдында яңа биеклекләр күргәндәй була. Максат үренең тагын да ераграгы ачыла, салават күперенең моңа кадәр абайламаган яңа төсләре, бизәкләре күренә, шунда тормыш мәгънәсенең тирәнрәге, катлаулырагы беленә. Шуннан Тукай шигырьләрен әллә кайчангы дип түгел, ә бәлки кичә генә яки әле бүген генә язылгандай итеп укыйсың. Аның дәрт-дәрманлы, төшенкелекне җиңгән, көнкүрешне узып, ерак-еракларга төбәлгән, яшәү хозурлыгы белән ташып торган иҗаты аша хәзерге заман кешесе үз асылын, тормыштагы үз урынын аңлауга ирешә. Ул гынамы соң: Тукай безнең эшләребезне сынап, кылган гамәлләребезне барлап, халкыбызны бизмәнләп, безне киләчәктә дә көтеп торадыр сыман.

Тукай – юл күрсәтүчебез. Кешелек тарихын Гомер, Кол Гали, Данте, Сервантес, Мөхәммәдьяр, Фирдәүси, Шекспир, Гёте, Пушкин, Шевченко, Тукай кебек мәшһүр сүз ияләреннән башка күз алдына китерүе кыен. Боларның һәммәсе, үз заманы өчен генә иҗтиһад кылмыйча, кешелек үтәсе юлның текә борылышларына маяклар булып басканнар, тарихның караңгы упкыннарын уй-фикерләре белән яктыртканнар. Аларның мәнфәгате кешеләрне яратудан гыйбарәт, кылган эшләре – кешеләр бәхете хакына.

Күп кыен ашаса да, күп каргаулар ишетсә дә, Габдулла Тукай үз язмышын җиңеләйтергә тырышмаган, ни бар, шуңа риза төстә намусы белән алыш-биреш ясамаган, ә бәлки, гасырлар буена килгән ялган һәм гаделсезлекне кире кагып, үзен дөньяга китергән татар халкына тыйнак төстә хезмәт иткән. Мәрхәмәтле бала үзенең игелекле ата-анасын шулай карый. Тукай, «халыкны яратам» дип, күкрәк сукмаган, илгә тугрылык дип, ант эчмәгән. Яшәү рәвеше, иҗат максаты, «һәрнәрсәне дә җиңүче вә нинди кара көчне дә инсафка китерүче нәфрәте», яктыны, яхшыны күрүе белән ул үз итүне, яратуны, тугры булуны белдергән җанга әверелгән. Тукай – бурыч төене.

Габдулла Тукайны аталардан бигрәк аналарга тиңлисе килә. Аерма фәкать шунда гына: аналар үз балаларына бишек җырын йокласын өчен җырласа, Тукай үз милләтен йокыдан уятыр өчен җырлаган. Ул үз яңарышының давылында уянган халыкның бишек җырчысы гына булып калмыйча, аның азатлык сакчысы, рух канаты, көрәш коралы, максат байрагы сыйфатында күтәрелеп чыкты. Ул үзенең иҗтимагый, сәнгать һәм әхлак орлыгын халыкның өмет, омтылыш, көрәш туфрагына чәчте. Аның ниятләре гомумкешелек идеаллары белән тәңгәл. Шуңа күрә Россиядәге төрки халыклар үзе исән чагында ук аны уртак шагыйре итеп саный, үз итә: төркиләрнең яшәү канунында, рухи дөньясында Тукай иманы, Тукай моңы меңьяшәр имәндәй тамыр җәйгән.

Заманында ятим Апушны Казанга алып килеп: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» – дип кычкырып йөргәннәр. Бүген Балтыйк диңгезеннән алып Тын океандагы Татар бугазына чаклы үз җирендә, үз илендә яшәгән татарлар, дистәләрчә төрки милләтләр Тукайны үзенең олуг улы, үз йөрәгенең бәхет, дуслык, азатлык илһамчысы сурәтендә кабул итте. Ятим Апуш ялгыз иде, шагыйрь Тукай хәзер миллионнарча өйләрдә яши. Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф вә Бибимәмдүдә углының фәкыйрь бишеге Кушлавыч авылы күге астында гына эленеп тора иде, хәзер аның шигъри бишеге Ауропа һәм Азия кыйтгаларында тирбәлә.

Тарих бөтен бер халыкка, ул халыкның һәр кешесенә иң дәһшәтле мизгелләрдә акыл күзе, йөрәк хисе, тән дәрт-дәрманы биргән мәшһүр затларның әдәби әсәрләрен белә. Безнең милләтебез өчен Кол Галинең иң караңгы төннәрдә чыра яктысында укылып, яшәү өметенә әверелгән «Кыйссаи Йосыф»ыннан соң шундый ук көчкә ия затларның иң кирәге, иң бөеге – Габдулла Тукай.

1941–1945 еллардагы дошман амбразурасын күкрәге белән каплап һәлак булган Газинурны да, һәр боерыгы меңнәрчә сугышчы гомере белән үлчәнгән татар генералларыбыз да, кормашчы-җәлилчеләрнең Украина, Белоруссия урманнарында, Франция тауларында, Бельгия җирләрендә фашизмга каршы сугышкан көрәштәшләрен дә, җиңү хакына тылда соң мәдәтенәчә эшләгән өлкәннәр һәм балаларны да Тукайның:

 
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез, –
 

дигән юллары рухландырган. Тукай элеккегә караганда да биегрәк күтәрелгән, якынрак тоелган. Аның шигъри юллары халык язмышын, кешенең иң изге бурычын яктырткан нур көлтәләредәй балкыган, кеше булуның иң югары ноктасы үзеңне азатлык өчен көрәшче итеп сизү, ә ул көрәшнең яшәү икәнен раслап ялтыраган. Вәхши, алама явызлыкның кешелекне буарга үрелгән хәшәрәт бармакларын тарих ярыгына кыстырыр өчен, Тукайның бер Былтыры безнең миллионнарча егетебезгә әйләнеп күтәрелде ул. Аның «Шүрәле»сендәге көрәш мәгънәсе, Фәрит Яруллинның сугышчан моңы белән тып-тыгыз кушылып, без – татарның җиңүебез тантанасы рәвешендә дөнья сәхнәләренә менде, ничәмә-ничә халыкларның күңел түрен яулады. Бөек акыныбызның сихри сүзе тормыш биюе төсен алды. Ә кешеләр биегән җирдән үлем ераккарак кача. Ни өчен? Чөнки давылга караганда сандугач көчлерәк.

Тукайның күп һәйкәлләреннән иң зурысы, иң мәртәбәлесе, мәһабәт, солтанатлысы – Казанда. Күзе күпне күргән, колагы күпне ишеткән шагыйрь, эшләребезне сынап, кылган гамәлләребезне барлап, хаклыгыбызны үлчәп, безне инде менә ХХI гасырда да әйдәп бара.

Алай да Габдулла Тукайның иң олуг һәйкәле – халкыбызның һич тутыкмас та җуелмас хәтерендә. Хәтер – илнең ишеге ул, Тукай – шуның тоткасы. Үткән, хәзерге һәм киләчәк хәтеренең зур дәрьясына һәр яңа буын мәңгелек Тукайга тотынып керә.

Бервакытны Татар Социалистик Республикасы оештырылу вакыйгасы уңае белән В. И. Ленинның Габдулла Тукай хакында сүз башлавы, аны бәйнә-бәйнә «мулла малае», «Пушкин һәм Лермонтовны үз теленә тәрҗемә иткән» дип искә төшерүе һич көтелмәгән хәл түгел. Чөнки татар мулласы улы В. Жуковский, А. Никитин, Н. Некрасов, Л. Толстой, М. Горький, Байрон, Гёте, Шиллер, Гейне кебек әдипләрнең иҗатын яхшы белгән, аларга сокланган, алардан сау рух алган. Пушкин белән Лермонтов шигырьләрен үзенең ана теленә тәрҗемә иткән Габдулла атлы шагыйрь Җир шарына шундый биеклектән торып караган һәм яшәү, көнкүреш хәрәкәтен шулкадәр дә тәфсилләп белгән ки, үзеннән соңгы буыннардан бер вәкиленең, ягъни минем «Сөембикә манарасы татар кайгысыннан авышкан ул» дигән сүзләре аңа шома, үткер гыйбарә генә булып тоелмас иде. Тукай шул кайгы-хәсрәт, моң-зарның котчыккыч авырлыгыннан сыгылып төшмичә, мәхрүм ителгәннәрнең нык терәге була алган. Тукай – тарих мәйданына сирәк чыгучы шәхесләрнең берсе. Ул хәзер дә төрки халыкларның өзлексез аралашуында тулы вәкаләтле илче сыйфатында яшәвен дәвам итә.

26 апрель, 2006
ГРАММОФОН ТӘЛИНКӘСЕ

Мин борынгы әйберләргә мөкиббәнмен. Халкыбызның көя төшмәс милли сөлгесеннән башлап тузган чабатасына кадәр минем күңелемне җылыта, фикеремне кузгата, дөньямны киңәйтә.

Байтак еллар буена Әлмәт Татар драма театрында эшләп, гастрольләрдә ил буйлап күп юл үткән, сәфәр кылган, михнәт кичкән Кави абый Бариев (урыны оҗмахта булсын) берзаманны, ягъни узган гасырның 80 нче еллары уртасында минем яныма – Әлмәт Язучылар оешмасы бүлмәсенә – бер граммофон тәлинкәсе тотып кергәч, шундук патефон эзләп табып, аның инәсен барлап, боргычын борып, әкрен генә әйләндереп җибәрдек.

Әлбәттә инде, аңарчы ул тәлинкәне әле болай, әле тегеләй карадык. «Амур граммофон рекордс (Пишущий Амур)» җәмгыяте тарафыннан яздырылып, Г. Тукай заманында – ул исән чакта Рига шәһәрендә «Граммофон» ширкәтендә эшләнгән. Тәлинкәдәге матур кызыл язуга караганда, «с особой ответственностью» – «бик зур җаваплылык белән» чыга килгән. Чыннан да, тәлинкә яхшы сыйфатлы, төсле рәсемле. Аңа Камил Төхфәтуллин, ягъни милли мәдәниятебез тарихына Габдулла Тукай исеме янәшәсендә кереп калган зыялы кеше, нашир, артист Камил Мотыйгый исеме язылган. Монда ул җырлаган җырлар.

Хәзер менә Әлмәт Язучылар оешмасы бүлмәсендә без шул кешенең – Камил Мотыйгыйның «тере» тавышын ишетәбез. Тын гына тыңлап утырабыз.

Габдулла Тукайның граммофон тәлинкәләренә артык исе китмәгәнлеге билгеле. Чөнки аның заманында сәнгатьне кәсеп– челек рәвешендә куллану киң таралган күренеш булган. Катлаулы чор: беренче рус буржуаз инкыйлабыннан соңгы карагруһлык, цензураның үтә котырынып, катгый эзәрлекләве, әдәбият-сәнгать әһелләренең чигенүе, төшенкелеккә бирелүе –декаденс, символизм, ягъни көрәштән баш тарту, «сәнгать сәнгать өчен» дигән булып, мантыйкка сыеп бетмәстәйне сурәтләп язучы буржуаз яшәү рәвешен (бүгенге «яңа» урыс, татар байларынча, күршең бәхетсезлеге хакына яшәү. – Ә. Г.) кире кагар өчен куллану, рухи иреккә сусау, дөньядагы тарихи үзгәрешләрдән өркү җиле (Европа шагыйрьләре П. Верлен, П. Валери, М. Метирлинк кебекләрдән алып В. Маяковский, А. Блок, В. Хлебниковкача) нәкъ шул чактагы Г. Тукай, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, С. Сүнчәләйләргә кагылмыйча уза. Чөн– ки хәсрәт бүтәндә: Дәрдемәндтән калганнарында – тамак кайгысы, ә һәммәсенең уртак омтылышы – татар язмышы. Анда-монда бәргәләнерлек, сугылырлык түгел – вакыт үтә. Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская кебекләр татар театрын пәйда иткәннән соң, аны тәгаен аякка бастырып җибәрү белән мәшгуль; киләчәктә дөньяның оста, атаклы сынчыларыннан шанлы Эрьзя буласы мордва егете Степан Нефедов Казандагы икона ясау остаханәсендә үзенең күз карашын барлый, төсләрне өйрәнә, кулын чарлый; ә инде тәмам ятим калган Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф углы Тукаевны, ниһаять, шагыйрь Тукай итүгә Мотыйгулла хәзрәтнең улы, тора-бара моңа шәхсән үзе эшләп тапкан акчасын тоткан, аңа акыл, сабак, гыйбрәт биргән Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин концерт эшчәнлеге белән мәшгуль булуга тара. Бу хәл аның төшенкелеккә бирелүе (символизм, чынлыкны юктан эзләве) булды микән? Юк. Камил Төхфәтуллин 1917 елда, большевиклар инкыйлабы җиңгәч, Смольныйда чыккан «Ярлы халык» дигән газетаның мөхәррире була, Ленин белән бер бүлмәдә ашап-эчеп йөри, Советлар хөкүмәтенең иң беренче декретлары Россиядәге мөселман халкына иң алдан шушы басмада татарча бастырып таратыла…

Ә хәзергә К. Мотыйгый җыр җырлап ил гизә. Ул вакыт– та татар шигырьләрен, милли җырларын граммофон тәлинкәләренә язгаласалар да, башкару зәвыгы, осталыгы әдәбият, публицистиканың демократ әһелләрен һич канәгатьләндермә– гән. Моны күренекле журналист һәм сәяси эшлекле М. Вахитов, Г. Ибраһимовның фикердәше Шәһит Әхмәдиевнең менә мондый язганы ачык раслый булса кирәк: «Татар җырлары әһле булмаган кешеләр тарафыннан граммофоннарга җырланып, шактый бозылалар. Әллә нинди, көйне аңламаган, белмәгән, тик коры тавышы өчен генә чакырылган әдәпсез кызлар тарафыннан алынган көйләр тәмсез, кызыксыз, рухсыз чыкканы кебек, бәгъзе бер җырчы ирләр тарафыннан (кемгә «төрттергән» дисәң, К. Мотыйгыйга. – Ә. Г.) алынган көйләрнең дә җүне булмый».

Камил Мотыйгый башкаруында байтак җыр тәлинкәләре чыгарылган. Аларны «Казан татарлары җырларының исемлеге» (1912 елның ноябре) дигән русча китап мәгълүматлары санап чыга: «Корсын, балам, бу кала», «Гайшә», «Сәлим бабай», «Кызлар хәле». Әлеге тәлинкәдә, болардан тыш, Г. Тукай шигыренә җырланган «Тотса мәскәүләр якаң», сүзләре Галиәсгар Камалныкы булган «Мәхбүс Шаһзадә» дә бар. Арада Г. Тукайның үткер шигыренә чыгарылган җыр җырлану К. Мотыйгый-Төхфәтуллинны сәнгатьтә, Ш. Әхмәдиев әйткәнчә, һич тә талымсыз, затсыз итеп сыйфатламый. Киресенчә, бу – аның үтә зәвыклы, чын милли сәнгать әһеле икәнлегенә дәлил. Безнең өстәлебездәге патефон тәлинкәсеннән дә татар халык иҗаты җәүһәрләреннән берсе саналырлык җыр яңгырый – «Гайшә» дигән җыр. Җырчы аны «Һава» көенә башкара. Тәлинкәгә аны «Гайшан» дип язганнар. (Хәер, кызганычка, хәзерге заманның кварц инәле, лазер, затлы, кыйммәтле уйнаткычларда әйләнә торган тәлинкәләрдә дә татар җырлары исемнәре тетелеп, җимерелеп языла.)

Форсаттан әйтеп китү фарыздыр, «Тотса мәскәүләр якаң» дигән җырын, нотага салып, бүген сәхнәдә җырлау тәгаен муафыйк булыр иде дә бит. Патша булып патша заманында – беренче рус-буржуаз инкыйлабыннан соңгы (рус-япон сугышыннан соң) кара реакция елларында К. Мотыйгый бөтен империя буйлата җырлап йөргәнне бүген үзебездә кем тыяр икән? Тукай үзенең «Граммофонда татар җырлары» дигән шигырен Әлмәт Язучылар оешмасы бүлмәсендә патефон әйләндергән нәкъ менә шушы тәлинкәне тыңласа, һич язмаган булыр иде. Өстәп шуны әйтәсе килә: Г. Тукайның бу сүзләре бүгенге уйнаткыч тәлинкәләренә, видеокассеталарга алынган кайбер зәвыксыз язмаларга бик туры килеп торыр иде торуын!

Күңелгә бер уй килә: Г. Тукай, граммофонда үз тавышын ишетмичә, йомшак кына әйткәндә, беркадәр хата кылмады микән? Дөрес, алынган язмаларның эчтәлеге аны пошындырган һәм шушы нәрсә граммофоннан читләштергән, биздергән дә. Бәлки, граммофон җәмгыятьләреннән аның тавышын алу хакында тәкъдимнәр булмагандыр. Кыйммәт тора бит. Чөнки, Шәһит Әхмәдиевнең язуына караганда, «сәүдәгәр ни эшләсә дә, матди файда итүне, тиеннәрне күздә тота». Ә Тукай кәсепчелекне, аеруча сәнгатьтәге кәсепчелекне, күралмаган. Югыйсә аның тавышы тәлинкәгә алдырылып калынса, халык аны иң кадерле, иң затлы бер мирасы сурәтендә, китаплары кебек үк, һичшиксез, бүгенгәчә саклап килер иде.

Әлеге граммофон тәлинкәсе дә Камил Мотыйгыйның тавышында мәшһүр Тукаебызның «һич тә тутыкмас вә күгәрмәс» рухын җиткерүе белән газиз. Тукайча: «Пусть халык башымыздан кичердекемез көннәрнең өмидсез – кара көннәр икәнен белеп калсын», – димичә, үзенчә «якты» булсын чарасына керешүедер инде. Мин ул тәлинкәне кулыма эләгү заманында ук, тиз тотып, Казандагы Габдулла Тукай музаханәсенә илтеп тапшырган идем. Аннан соң сораганымда, «ул бездә юк», «таба алмыйбыз», «югалган» дигән сүзләрен ишетүем бер дә күңелле булмады…

Әлеге изге саналырдай музаханәнең төп хәзинә сакчысы булып торган Мөҗип ага Низамиевка Габдулла Тукайның 1937 елда яңалифтә – латин хәрефләрендә нәшер ителгән калын мәҗмугасын, 1943, ары таба 1947 елда чыгарылган саллы, затлы китапларын, Мәҗит Гафури, Һади Такташның шулай ук латин графикасында басма кылынган калын мәҗмугаларын кулдан-кулга дигәндәй тапшырдым. Бу китаплар моңарчы анда булмаган икән. Алар – халкыбыз игътибарына тәкъдим ителердәй рухи хәзинәбез үрнәкләре, раритетлары бит!

Инде менә Татарстандагы Әдәбият һәм сәнгать елында Муса Җәлил хакында татар, рус матбугатында биш мәкаләмне чыгарганнан соң ук, Габдулла Тукайны тагын бер мәртәбә «инә күзеннән» үткәреп яткан көннәремнең берсендә теге патефон тәлинкәсен кайгыртып сораганыма Тукай музаханәсенең хәзерге директоры шагыйрь Рәмис Аймәт:

– Таптык без аны. Тора ул, – дигән җавабын кайтарды.

– Кайда тора?

– Запасникта…

ГАСЫРЛАР УЛЫ

«Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле».

Г. Тукай. 1913 елның марты


«Үлемнән соң да яшәү бар бит әле… Минем турыда сөйләячәкләр, язачаклар».

М. Җәлил. 1942 елның 12 гыйнвары


Җәлил һәм җәлилчеләр… Алар хакында уйлаганда кешелек тарихы йөрәк авырткандагы шикелле кысылып килә дә учта сулкылдап тибә башлый. Вакыт туктап кала. Вакыт туктаганда үткәннәр дә, бүгенге көн дә, киләчәк тә бергә кушыла.


Йөрәккә сыйган дөнья

«Без Муса Җәлилне үстергән татар халкы турында рәхмәтле бер хис белән уйлыйбыз. Ул үзенең улы йөрәгенә гасырлар буена җыйнап килгән рухи хәзинәләрен салды… «Алма үз агачыннан ерак төшми» дигән хакыйкать инде ничәмә-ничә тапкыр раслана. Муса Җәлил татар халкы бөеклеге һәм горурлыгының бер биеклеге булып әверелде. Нәкъ менә шундый кешеләр, тулы хокуклы илчеләр кебек, халыкларның һәм милләтләрнең бөтен дөнья багланышында үз Ватанын күрсәтеп тора. Алар аркылы дөнья кешеләре аларны тудырган халыкның акылы һәм йөрәге турында хөкем йөртә».

Бу – башкорт халык шагыйре Мостай Кәрим сүзләре. Муса Җәлил иҗатының бөеклеге алдында яңадан-яңа буыннар үзләрен бурычлы санар. Мондый үлемсезлек – рухи мирас. Ватан вә мәхәббәт хакына яшәү максаты бер йөрәктән икенче йөрәккә күчә торган маяклар кебек кабул ителә. Ул, кеше дөньясының һәммә күзәнәгенә үтеп, һәр заманның уртак хәзинәсе сурәтендә саклана. Муса Җәлил кабатланмас яшәү үрнәге күрсәтүе белән яшәвебезнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Шул ук вакытта халык Муса Җәлил исемендә үз йөзен күрә. Шагыйрь тормышы, шулай итеп, миллионнарча санлы татар халкының уртак холык-фигыле рәвешендә, лаеклы яшәүгә катгый омтылыш сыйфатында күз алдына килеп баса.

Кеше йөрәге кечкенә ул. Әмма ул үзенә дөньяны сугарып торган игелекле фикер һәм гамьнең барчасын сыйдыра ала. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» басмасын учка алгач, моны бөтен мәгънәсе белән тоясың. Йөрәк иңлегендәге бу басмага шагыйрь дөньясы, шагыйрь йөрәге генә түгел, ә үз иленә, үз иманына төбәлгән укка каршы күкрәген куярга әзер торган һәр көрәшче-гражданинның йөрәге дә сыеп беткәнлеген сизеп, чиксез горурланасың.

Җәлилнең әсирлектәге көрәшенең һәр елы, көне, кайсыдыр сәгате, ничәнчедер минуты – кыскасы, һәр мизгеле шушы кулъязма мәҗмугада миллионнарча кешенең мизгеле, минуты, сәгате, көне, елы, гасыры булып дәвам итә шикелле. Чөнки аны һәркайда укыйлар. М. Җәлилнең бай әдәби мирасының иң тулы җыелмасы татар халкының рухи хәзинәсе киштәсендә тора. Дүрт томлык «Әсәрләр» җыентыгы. Хәзер биш томлыгы дөнья күрә. Юк, әсәрләре генә түгел. Безнең халыкның шагыйрь аңы һәм йөрәге аркылы үткән тарихы, көрәше, җаны, иманы, тәкъдире. Кол Гали, Тукайлардан башланып, Такташ аша, Җәлил аркылы безнең яшәвебезне туендырып торган мәгърур фал, үлемсез җан һәм аң…

Инде бу ел тагын Тукай, Җәлил, Сара Садыйкова елы. Саны юк аның, санамагыз, югыйсә таркатасыз. Аларның китапларын, җырларын, алар турындагы басмаларны үз кулларына алган кешеләр тормышның чиксез дәвамына, мәңгелегенә катнашу белән бәхетле. Шагыйрьләрнең, язучыларның акылы, йөрәге турында хөкем йөртү шатлыгы белән бәхетле.

«…Җәллад балтасы астында Муса Җәлил үлеме югарырак күтәрелә, шигъри җанның бөтен кылларын тартып куя һәм хәрәкәткә китерә алды. Адәм чыдамаслык көч белән ул тоташлый җырлап торган курайга әйләнде. Ул җырлар газапланган тоткынның кызганыч гозере һәм ыңгырашуы гына булып калмады. Шигъри сәнгатьнең бу җәүһәрләре аңыбыз тантана итүен раслаган дөреслек авазы булып яңгырады. Шәхеснең нинди көче бу һәм аның җиңелмәслегенә нинди ышаныч!»

Мостай Кәримнең бу сүзләре белән «Моабит дәфтәрләре» арасында, бер уйласаң, күпме генә ел узган әле! Әмма шушы ара Муса Җәлил исемен Кешелек уйлап чыгарган иң зур сәнгать омтылышларының берсе булган Прометей маягы белән янәшә куйды. Ел да чыккан китаплары, ул китапларның торган саен күбрәк укылуы, укылган саен тирәнрәк ачыла баруы – шушының дәлиле.

Кайчандыр Максим Горький әдәбиятның каһарманлык югарылыгына күтәрелүе хакында хыялланган. Муса Җәлил үрнәгендә без бу хыялның чынга ашкан бер өлгесен күрәбез. Нигә дигәндә, аның шигырьләре дөнья әдәбиятындагы иң югары дәрәҗәдәге җәүһәрләр булып танылды. Алар халыкларның матур киләчәк хакындагы хыялына канат, юлдаш буларак кирәк. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты итеп дәрәҗәләнгән Муса Җәлилнең шигырьләрен Англия һәм Канадада, Бельгия һәм Индонезиядә, башка илләрдә – 56 телдә шуның өчен укыйлар да!

Юлдаш

«Шагыйрьне аңларга теләсәгез, туган илен барып күрегез», – дигән бөек немец шагыйре Гёте.

Бу, чыннан да, шулай. Әйтик, бишек җыры белән күңелгә кергән, канга сеңгән Тукайны бөтен төрки кешесе белә кебек. Ләкин кешеләр, Тукай дигән бөек могҗизаның серенә, асылына төшенергә дип, Кырлайга бара, аның «Шүрәле»се рухын тоемлар өчен, Арча ягы урманнарына кереп китә… Тукайны эзли. Тукай бар өмете, бар ышанычы белән шунда – Кырлай ягында. Халык үз мәнфәгате өчен илһам көчен кызганмаган, изүгә нәфрәте белән буылып үлгән Тукайны эзли, таба, аңлый… Аңлый дигәч тә… якынча. Фәкать якынча гына!

Икенче бер могҗизабыз булган Муса Җәлилне аңларга теләп, соңгы вакытта Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылына барулар күбәйде. Язучылар, сәнгать кешеләре, балалар… Каян килгән Мусага бөтен дөньяны таңга калдырган корыч рух – аяусыз каһарманлык, соклангыч шигърият. Шуннан, туган җиреннән, балачак иленнән!

Мусаның унөч яшьтән ялкынлы шигырьләр яза башлаганын беләбез. Аның шигърият диңгезенең беренче чишмәсе Оренбург төбәгендә саркып чыга. Унбиш яшьлек Муса Җәлилов, йөрәген уч төбенә тотып, туган халкы хакын хаклый башлый. Шунда соңгы тамчы канына кадәр кала. Көрәшче, җиңеп чыккан көрәшче булып кала. Үлем каршында елмаеп.

Аның турында күпләр язды. Үзебездә дә, чит илләрдә дә. Җәлил ул инде «Моабит дәфтәрләре» генә түгел. Сөю һәм нәфрәт тулы шигърияте белән генә көрәшми. Ул каһарман тормышы үрнәге белән дә көрәшче. Аның турындагы һәр яңалык зур кызыксыну уята. Риваятькә тиң буларак, аның турын– дагы яңалыклар үз чиратын көтеп тора әле. Аларны туктау– сыз эзлиләр һәм табалар. Билгесез шигырьләрен, аларның үлемсез тәгъбирләрен. Моның ахыры бармы икән? Халык рухының табигатен, көчен, фәлсәфәсен белеп бетереп булмый. Шуның кебек, халык рухын гәүдәләндергән шагыйрь-көрәшчене дә бер мәкалә, бер роман, бер тикшеренү белән генә ахырынача аңлап бетерүе кыен. Ә беләсе килә. Күңел яңалыклар көтә.

Муса Җәлил Гази Кашшафның игелекле, иманлы бер кеше – тәнкыйтьче галим, тугры иптәш икәнлеген алдан күрә белеп, үз әсәрләре язмышын кайгыртуны аңа васыять иткән. Һәр останың, әгәр ул чын оста икән, билгеле, үз шөгылен тапшырыр шәкерте була. Гази ага Җәлил фәне сукмагына Рафаэль Мостафинны да бастырды. Ә шәкерт, – әгәр ул ихлас шәкерт икән, – бик тиз мөстәкыйльлек ала, остазы юлыннан аягын ныклап басып китә. Ә кайвакытны оныта да.

Рафаэль Мостафин Җәлилнең шигырь юлларыннан аның көрәш юлына төште, сугышчы, тоткын, антифашист үткән юлның һәр карышын диярлек энә күзеннән, үз аңыннан кичерде. Бу хакта ул үзе болай ди: «Мин күп еллар буена шагыйрьнең чит илләрдә җуела язган эзләрен эзләдем, аның фашист тоткынлыгындагы тиңдәшсез батырлыгы турында материаллар җыйдым, Германия Демократик Республика– сына һәм Көнбатыш Германиягә бардым, берничә мәртәбә Берлинда булдым. Икенче удар армиянең сугышчан юллары буйлап та уздым, Муса газап чиккән лагерьларның хәрабәләрен эзләп таптым». Бу эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып, 1971 елда «Герой-шагыйрь эзләреннән» дигән китабым басылып чыкты».

Каһарман шагыйрьнең киләчәктә үлеме дә җыр булып яңгырыйсы тормыш башын тасвирлап, Рафаэль Мостафин Җәлилгә буыннар рәхмәтенең тагын бер өлешен тапшырды. Бу китап безнең балаларыбызның бер юлдашына әйләнгән иде.

Чакмага-чакма

Муса Җәлил идеология көрәшенең чакмага-чакма килгән җирендә торып язды, дөньяның утлы көрәшен, канлы җәрәхәтен үз йөрәге аша үткәрде. Татарларның бәясен белгәннәрдер инде. Гитлер тарафдарлары юләр түгел ич. Җиде-ун сыйныф белем алганнар. Уен-муен эш түгел. Икенче Алман империясенең милләтләр эше буенча рейхсминистры Альфред Розенберг советларга каршы милли легионнар төзи башлый: әрмән, азәрбайҗан, грузин, татар… Моны, ахыр килеп, Гитлер да хуплый. Ә Шәфи Алмас Идел-Урал штаты оештырырга керешә. Комиссарлар алтын бәһасе бит: укыган, белемле, аңлы кешеләр. Нигә аларны атып үтереп әрәм итәргә? Кирәк булулары бар. Ничек кенә әле. Безнекеләр дә немец офицерларын, генералларын махсус лагерьларда кофе эчертеп, шоколад ашатып тоткан ич! Муса Җәлилнең Берлинда йөргәне ише. Абдулла Алишның, Рәхим Саттарның…

Шулай итеп, Ауропа уртасындагы Берлинда Идел-Урал штаты төзеп яталар. Легионга ачлы-туклы татар-башкортлар кергән. Имеш! Әйтерсең лә бөтен Совет хакимияте өчен җан атып. Ул әсир ителгән солдатлар арасында кибетләрен, фабрикаларын, өйләрен, тартып алынган сыерларын, атларын колхозларга бирергә мәҗбүр ителгән, унбиш минут эчендә хөкем ителеп атып үтерелгән, сөргеннәргә сөрелгән кешеләрнең уллары да бар бит инде. Ә монда халык гасырлар буена хыялланган дәүләт – мәйданы белән зур илләргә торырлык штат вәгъдә итәләр. Уналты Совет республикасы урынына – сигез штат. Заманында Мулланур Вахитов үз кулы белән язып, Ленинга, Сталинга имза куйдырган татар-башкорт республикасы түгелме соң бу? Ә М. Вахитов, Г. Ибраһимов, Ш. Манатовлар оештырганын карынында ук үтереп, тетеп салалар да татар җирләрен тирә-юньдәгеләргә бүлгәләп бетерәләр.

Әгәр дә җәлилчеләргә чыгарылган үлем карарына гестапо шефы Гиммлер үзе кул куйган икән, кемнәргә икәнен ул бик яхшы белгән инде. Җыен җыентык татар, башкорт, чуваш үзләренә бирелгән «мөмкинлекләргә» төкереп, боларның ышанычын акламыйча, империягә – Гитлерга хыянәт итсен инде, ә?!

Тагын күз алдыбызга китерик әле: Берлин урамы буенча шәп костюм, ак күлмәк, зәңгәр галстук таккан Муса Җәлил бара. Чабаталы Рәсәйдәге кемнеңдер төшенә дә кермәгән нәрсә бит бу. Кабатлап әйтәм, өстәп, рейхсминистр Геббельсның янәшәсендә генә Абдулла Алиш кебекләр татарча газета чыгарып, «листовка» бастырып ятсыннар инде, ә? Чыгартыр иде Сталин! Болар янында Штирлицың әкият кенә ул, чеп-чи ялган. Алишлар шикелле итеп, Смольныйда, Ленин белән бер ашханәдә ашап-эчеп, Камил Мотыйгый гына большевикларның үзәк биш газетасы арасында татарча газета бастырган ул.

Җәлилчеләрне гестапо, фаш итеп, Моабит төрмәсенә ябып куйган. Ә бу Ауропада иң «яхшы» төрмә: чисталык, тәртип. Моңарчы фәкать Гитлерны үтерергә теләгән генераллар, полковникларның гына башын кискән гильотинада башта фәкать татарларның гына башларын чапканнар. Нинди күралмау, ә?

Моабит төрмәсендә СССРдан бары тик җәлилчеләрне генә тотканнар. Калганнары – Көнбатыш Ауропа кешеләре. Бусы ни? Аңлашыладыр.

Тагын – «җәлилчеләр» дибез. Алайса, нигә Муса Җәлилнең башын алтынчы гына итеп чапканнар соң? Нигә иң әүвәл Кызыл Армия капитаны Гайнан Кормаштан «котылганнар»? Чөнки ул – «атаман», башлап йөрүче, коткы салучы, фикер бирүче. Кормаш – кадровый офицер, ә Җәлил – шагыйрь. Шагыйрь яшерен эштә хәрби кешедән өстен була ала димени инде? Димәк, боларны «кормашчылар» дип атау да үтә гадел булыр.

Гаҗәп инде: империя мәхкәмәсе унбер татар кешесенә прокурор, яклаучы, хөкемдар билгеләп, әллә ничә көн дәвамында Дрезденда хөкем ясый. Ә моңа күпме чыгым кирәк ләбаса. Юк, бөтенесе «гадел» хәл ителә. Карар чыгарылгач та, боларны унбер ай буена казна ашын ашатып яткыралар ич әле. Үлем көтмиләр. Аклану көтәләр. Кемнең үләсе килсен? Болар да – адәми зат, болар да «бәлки, акларлар» дип көтмәгәнен кем өздереп әйтә ала? «Акламасалар гына ярар иде»не өзелеп-өзелеп теләгәннәр шул, бахырлар. Идел-Урал штаты – юк. Уең беткәч, баш хаҗәте шулхәтле генә. Ядрә юк: «пистолетым итте хыянәт».

Кызык түгелмени: әйткәнемчә, унбернең алтысы – шагыйрь, язучы, каләм иясе. Гильотина… Гүя бөтен татар шагыйрьләрен, каләм ияләрен сугышка җибәреп бетергәннәр. Нигә, шулай да ич инде. Ә шагыйрь Сибгат Хәким фронттан берара «ял» алып, Казанына, хатыны – Мөршидәсе янына кайтып керсә, үзе әйтмешли, шакката: язучыларның Тукай клубы мәш килеп ята: бактың исә, Мәскәүдәге урыс, яһүд язучыларын безгә «эвакуацияләгәннәр» дә, болар керогазда паёк ашлары пешереп ята икән. Ә татарлар – сугышта. Моңынчы татар егете Александр Матросов та пулемёт каплаган инде. Үзебезнең Шакирҗан Мөхәммәтҗановыбыз. Буласы булган инде.


Страницы книги >> 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации