Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 51 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Берлин урамыннан бер немец офицеры бара икән. Каршысына генерал очраган. Оныткан бит, каһәр. Чарасын тапмагач, «Һайль Гитлер!» диясе урынга:

– Нихәл! – дип ярып салган.

Теге генерал да югалып калмаган бит. Чувашчалатып:

– Аптырамас! – дип сәламләгән, имеш.

Шулай. Баш чапканга аптырамыйк. Дөнья сыярлык йөрәк бар ич әле, Җәлил белән җәлилчеләр йөрәге.

ҺӘР ӨЧ МИНУТ САЕН – БЕР ТАТАР БАШЫ

Нәкъ 66 ел элек Кешелек тарихында тиңсез бер җинаять кылынды –Алманиянең башкаласы Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә (Моабит) татар халкының асылдан асыл унбер улын җәзалап үтерделәр – башларын гильотина пычагы белән чабып ташладылар.

Ул вакыттагы әлеге фаҗига, дәһшәт, вәхшәт хәбәре еллар арты еллар үткәннең соңында гына бар кешелек дөньясын тетрәтте, хак вә нахак турында уйландырды.

Ошбу җинаять Кешелек тарихына җәлилчеләр диеп, мәңгелеккә язылып, уелып куелды. Гаррибальди, Спартак, Кол Шәриф, Газинур Гафиятуллин, Берлинны алган Гази Заһитов кебекләр шикелле.

Анда да шул унбернең берсе булган татар шагыйре Муса Җәлил тоткынлыкта язган мәшһүр, тиңсез шигырьләрен инде бүтән яшереп калдырып булмаслыгына төшенгәч кенә.

Ниһаять, Җир шарындагы коточкыч сугышта язып бетермәслек каһарманлык кылган татар уллары барлыгын, аларның үз үлемнәре – соңгы сулышлары алдыннан Коръән-Кәримне үбеп, соңгы яшәү, тын алу, яшен яшьнәгәндәй хәтер-хатирәләрен җан-бәгырьләре аша үткәреп өлгерү – боларның һәммәсе бәгырьдә, йөрәктә, җанда, аңда, зиһендә.

Моның ише фаҗигане, кайгы-хәсрәтне язмыш, тәкъдир, Ләүхелмәхфүз без татарларга йөге-йөге белән, бастырыклап, бөгәрҗәләп биргән.

Уйлап, фараз кылып карагыз: шул унбер кешенең (урта– ча 35 яшьлекләрнең) алтысы татар шагыйре һәм язучысы иде бит.

Бер үк көнне, нибарысы ярты сәгать дигәндә – өч минут саен бер үк халыкның алты шагыйре үтерелүе тарихта булмаган. Ахыр килеп, Кояш тирәли әйләнгән Җир шарында андый хәл булмаган. Һәрхәлдә, XX гасырда.

Өч минут саен шагыйрьләренең башы чабылган халык бу дөньяда бүтән юк. Алар – ошбу шагыйрьләр – төрмәдә үлем көтеп торганда, Казан, Чистай, Алабугадагы эвакуацияләп мыжлаган урыс шагыйрьләре, язучылары арасында Марина Цветаева бишек җыры яза:

– Спи, – ди, – а то псу татарину и Гитлеру отдам…

Берлинда татар шагыйрьләренең башларын гильотинада чабалар (гаять привилегияле җәза!), ә без татарлар Татарстанның кыл уртасына шулай дип язган шагыйрьгә һәйкәл бастырып куйдык.

Бу хурлык кына түгел. Бу – кормашчыларның, җәлилчеләрнең битләренә лычкылдатып төкерү.

Дөнья мәдәниятендә моннан да хакәрәтлерәк башка мисал, үрнәк бармы? – Юк!

Булмаган. Булмасын иде. Берүк бүтән була күрмәсен.

Әйдәгез әле, җәлилчеләр дип, шигъриятебезгә, тарихыбызга, Татар энциклопедияләренә кергән олуг каһарманлыкның башында торган Гайнан Кормаш аша Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш (Геббельс министрлыгында листовкалар чыгарып кара син!), Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур Бохараев исемнәрен түбәтәйләребезне киеп, ак яулыкларыбызны ябып искә алыйк. Рухларына багышлап, бел– гән догаларыбызны укыйк.

Урыннары оҗмахта булсын.

Әлеге вакытта испан шагыйре Федерике Гарсия Лорка да атып үтерелгән инде. Чех Юлиус Фучик та (Муенымдагы элмәк килеш язам…) җәзаланып үтерелгән.

Ә бу – псу татарину и Гитлеру отдам…

Куркыткан. Курыккан. Шуңа күрә элмәккә менгән дә инде.

Ә җәлилчеләр… үлемнәре белән каһарман калучылар.

Өч минут саен – бер татар башы. Дөнья хәле хәл ителеп яткан бәгъзе мизгелдә.

Сүз иясеннән: өч көн рәттән Советлар Союзы Герое һәм өстәп Ленин ордены бирелү хакында Мәскәү телевидениесе и сөйләп тә күрсәтте инде. Советлар Союзы Каһарманы данына фәкать урыслар да еврейлар гына ирешкән, имеш. Ичмаса, бер татар, казах, осетин, кырым татары, грузин, үзбәк, каракалпак, балкар, карачай, якут (снайперлар!), бурят, башкорт… исемнәре аталмады. Бу – коточкыч нәрсә.

Кыскасы, яшәгез, урыслар. Муса Җәлилләрсез, Александр Матросов (Мөхәммәтҗан Шакиров), Газинур Гафиятуллин, Гази Заһитовсыз.


Р.S.

Җәлилчеләрнең башы киселү минутын, сәгатен немец-фашистлар сәгате белән санау без Казан татарларына килешмидер инде. Берлинда иң әүвәл Гайнан Кормашның башы чабылу 12.03 икән, бу Казан вакыты белән күпме була? Әйдәгез әле, Казан вакыты, Азан вакыты белән искә алыйк.

ДАСТАНЧЫЛАР

Плетцензее төрмәсендәге гильотина белән башлары киселгән биш мең сәяси тоткын арасында унбер татар егете булганлыгын тарих мәңге исендә тотачак.

Биш мең тоткын. Аларның күбесе фюрерга һөҗүм ясаган һәм империягә каршы заговорда гаепләнгән немецлар белән немец антифашистлары. Зур хәрби чиннар, дәрәҗәләр яки фашизмның җан дошманнары – коммунистлар.

Һәм менә шулар арасына татар халкының унбер улы да килеп керә. Елмаеп…

Гильотина иң авыр җәза саналган. Юлиус Фучикны шушы ук төрмә тирында атканнар «гына». Иң авыр җәзага тартыр өчен җәлилчеләрне III рейх газраилләре ни дәрәҗәдә күралмаска тиеш булган соң?!

Фашизмга сатылмау кеше өчен иң кадерле нәрсә – җан белән түләнгән. Хәер, җәлилчеләргә иң кадерле нәрсә җан булмаган, ә халык пакьлеге, хәрби антка тугрылык, Ватанга бирелгәнлек, илдәге туганнарны ярату.

«Безнең бик күп язган һәм язарга уйлаган нәрсәләребез үзебез белән бергә китә». Абдулла Алишның тоткынлыктан туганнарына юлланган соңгы хаты җәлилчеләрнең иң зур фаҗигасен чагылдыра. Алар үз көрәшләренең нәтиҗәсен күреп һәм аңлап, инде үзләренең җиңүче икәнлекләрен белеп үлгәннәр. Мин аларның гомерләре киселүгә караганда да зуррак бер фаҗигаләрен күрәм: «…кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр. М. Җәлил».

Шагыйрь өчен язганының үзе белән бергә югалуын күрүдән һәм сизүдән дә авыррак, хәтәррәк, моңсурак фаҗига бар микән? «Мин үзем өчен берни теләмим, Сездән бер генә нәрсә сорыйм: Мусаны коткарыгыз. Ул бөтен татар халкына кирәк», – дип язган Абдулла Алиш Шәфи Алмазга. Шагыйрь үзенә дә, Мусага да берни теләми, ул халыкка шагыйрь Мусаны кире кайтарып бирүне таләп итә. Ә Җәлил үзе бөтен немец халкы өчен кирәк булган бер шагыйрьне халыкныкы итәсе килә: «…Гейне кайтсын иленә».

Аяныч һәм соклангыч түгелмени: сүзләрен һәм көрәшләрен фашизм бары тик башларын кисеп кенә тоткарлый алган унбер тоткынның алтысы – шагыйрь! Хәер, аларның һәркайсының гомере – өзелгән җыр, әмма ул унбер гомернең һәркайсы ахырынача җырланып беткән илаһи бер җыр.

Ә шагыйрьләр Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Әхмәт Симаев, Рәхим Саттар, Муса Җәлил, Зиннәт Хәсәнов Унбернең иң әүвәл шушы алты шагыйрен җәзалыйлар.

Нәрсә соң бу? Инде борыннарына үз үлемнәре исе керә башлаган җәлладларның элек сүзне, язылган һәм язылачак шаһитларны юк итәргә ашыгуымы? Әллә бу гади очраклылык кына микән?

Юк, минем җәлилчеләрнең тоткынлыктагы беренче көннәреннән башлап соңгы сулышларынача бер генә очраклылык та күрәсем килми. Алар арасында бер генә дә очраклы кеше, алар көрәшендә бер генә дә очраклы гамәл, алар иҗатында бер генә дә очраклы сүз юк. Чөнки ятьмәсенә илле миллион корбан эләктергән фашизм үрмәкүче очраклылык түгел. Аларның ярсу диңгездәй көрәшләренә, алсу алмадай матур гомерләренә төшкән кортлар гына очраклы. Ул хаиннәр халкыбыз нәфрәтенең мәңгелек туңлыгында күмелеп калды. Хыянәт мамонтлары…

Җәлладлар башта шагыйрьләрне кискән. Аларның шагыйрь икәнлекләрен фашистларның белмәве дә ихтимал. Алар иң алдан «Идел-Урал» легионындагы яшерен оешманың җитәкчеләрен юк итәргә ашыкканнар. Ул вакытта биш шагыйрьнең оешмадагы төп җитәкчеләр булганлыгы бөтенләе белән аңлашыла. Сугыш чоры татар поэзиясенең фашизм белән көрәшнең иң үзәгендә торуы очраклылыкмыни? Очраклылык икән, татар әдәбияты әһелләре арасыннан кулына корал тотардай кайсы ир-егет тылда шигырь «генә» язарга калган?! Сугышка кадәрге тормышта бер-берсен белгән әлеге шагыйрьләрне язмыш бу зур планетада фашистлар өненең үзе – Берлинда ничек очраштырган икән? Серле табышмак. Ләкин җавабы гап-гади – ипи кебек: зур планета кан саркып торган бөтен яралары белән бергә, яңасына сөенгән яшь баладай, бу биш шагыйрьгә дә сыенган һәм аларның уртак йөрәгенә әйләнгән. Һәммә кешеләрнең дә йөрәгендәге теләге, уе, хыялы уртак икән, аларның кайда, ничек очрашуы әһәмиятлемени?

Әгәр Җәлил дәфтәрләре немец фашистлары империясенең сакчы этләре кулына килеп эләксәләр, аларны, тәгаен, аерым хөкем карары чыгарып, иң зур, иң дәһшәтле крематорийларның берсендә яндырган булырлар иделәр. «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләр – милли әдәбиятыбызның алмаз ташлары. Аларның һәркайсы, һәркайсының һәр сүзе килешмәс ике идеология – фашизм белән коммунизм идеологияләренең кискен көрәше үзәгендә иҗат ителгән. Гомумән, Муса Җәлил иҗаты ике чакма ташы бәрелешеннән мәңге сүнмәскә чәчрәп чыккан очкыннар көлтәсен хәтерләтә. Ялкынлатыр өчен ул очкыннарны йомшак мамыкка тидерү хаҗәт түгел – кеше йөрәгенә якынайту җитә. Җәлил иҗатының бөтен дөнья кешеләре арасында теләктәшлек уятуы, мәхәббәт казануы сере шунда. Күрәсең, шагыйрьнең рухы шулкадәр кысылган, йөрәге нәфрәттән шулкадәр ургыган, каны агудан шулкадәр кайнаган, җаны сагынудан шулкадәр өзгәләнгән, – аның һәр шигыре алмазга әверелгән. Гади генә сүзләр белән язылганнар югыйсә. Тик җир астындагы янартаулар кайнарлыгына һәм басымына килеп эләккәнче, алмазлар да бары тик кара таш – графит кына була лабаса.

Алар – ач, хокуксыз әсирләр – үзләрен дошманнан көч– лерәк сизгәннәр. Нык алмаз – көл, көчле әсир кол булмас. Көчен сизгән әсир көрәшчегә әйләнә. Моны тарихта бер мәртәбә Спартак исбатлап күрсәтте инде. Кешелекнең язмышы шундыйдыр, күрәсең, моны тагын бер мәртәбә җәлилчеләргә дә исбатлап күрсәтергә туры килде. Фашизм төрле халыкларны, төрле милләтләрне үзенең колларына әверелдереп, аларны үзара сугыштырырга, талаштырырга – аларны ХХ гасыр гладиаторлары итәргә исәп тоткан иде.

Легионерлар киеме кигән татар совет солдатларыннан халыкларга каршы бер генә ядрә дә атылмады, бер генә сүз дә аталмады. Бу – җәлилчеләр үлеме, бу – җәлилчеләр үлемсезлеге. Бу – Җәлил шигыре һәм аның дүрт шагыйрь дустының тантанасы. Бу – татар һәм бөтен совет халкының аналарча горурлыгы.

Кешелекнең язмышы шундый, күрәсең, аңа һәрнәрсәне кабат-кабат исбатлап торырга кирәк. Тагын кемнәргә туры килер икән?

1. Виктор Хара.

2. Пабло Неруда.

3. ?..

…Ә барысына караганда да элегрәк чәчәннәрнең телен кискәннәр.

ЕДИНОБОРСТВО

История будет вечно помнить о том, что среди пяти тысяч политических заключённых, обезглавленных гильотиной в тюрьме Плетцензее, были одиннадцать татарских джигитов.

Пять тысяч. Большинство из них – немецкие антифашисты. Были и заключённые высоких чинов и званий, те, кто вступил в заговор против фюрера, хотел физически уничтожить его. Какой же ненавистью надо было переполниться палачам Третьего рейха, чтобы наряду с ними казнить джалиловцев– «не арийцев» чудовищной казнью.

Джалиль и его соратники знали, что за каждым их словом наблюдает всевидящее око гестапо. И всё-таки они совершили в самом логове фашизма – в Берлине подвиг, граничащий с чудом. Благодаря им ни одна пуля пленённых татарских бойцов не была обращена против своих. Рейхсминистрам Розенбергу и Гиммлеру не составило бы особого труда расправиться с одиннадцатью татарскими подпольщиками без суда и следствия. Но жгучая ненависть требовала отмщения высшего порядка. Привилегированной казни на гильотине.

Свою трагедию джалиловцы ощущали не только в неминуемой казни. Мучительно переживал Джалиль судьбу своих стихов: «Умирают вместе со мной…» Последнее письмо поэта и сказочника Абдуллы Алиша, отправленное из заключения, отражает самую большую тревогу: «Многое нами написанное и задуманное уходит вместе с нами». «Я для себя ничего не хочу, от вас прошу только одного: спасите Мусу. Он нужен татарскому народу», – обращается Алиш к шефу комитета «Идель-Урал» Шафи Алмазу.

Поразительно: шестеро из одиннадцати, слово и борьбу которых прервал топор палача, – поэты и писатели. Первый – Джалиль, с ним Гайнан Курмаш, Абдулла Алиш, Ахмет Симаев, Зиннат Хасанов, Абдулла Баттал. Был ещё и седьмой поэт – Рахим Саттар. Его направили навстречу наступающим по всем фронтам советским войскам, и тем он избежал неумолимой гильотины, без вести пропал, однако о подпольной организации всё же успел передать! Учли эти сведения или нет – неведомо. (Учли, конечно же, но молча. Это уже на совести «неверующих», потому что «пленных нет».) В один и тот же день, за долгих или же недолгих полчаса, через каждые три минуты отсечь головы шестерым писателям одного народа – такого явления ближайшая история не знала. И не приведи Аллах узнать.

Что это? Закономерность торжества слова – главного свидетеля победы джалиловцев? Или же это простая случай– ность?

Нет, в их борьбе не было ни единой случайности: ни одного неведомого человека, ни одного неумышленного действия, ни одного ненароком высказанного и написанного слова. Потому что не был случайностью тот примечательный факт, что татарская поэзия и вообще литература военных лет оказалась в самом центре борьбы против фашизма. И на фронтах Великой Отечественной, и в цитадели фашизма – Берлине.

Как же судьба собрала их вместе – шестерых поэтов, знакомых друг другу ещё до войны? Ответ прост, как истина: кровоточащая планета Земля превратилась в общее сердце этих шестерых. Всё остальное – лишь частности, детали.

«Моабитские тетради» Мусы Джалиля родились в центре борьбы двух непримиримых, казалось бы, или как ведалось до недавнего времени, идеологий – идеологии коммунизма и идеологии фашизма. Здесь разлетелся сноп искр от удара двух кремней. Достаточно их приблизить к человеческому сердцу, и оно ощутит настоящее данковское пламя. От такого пламени и под громадным напором любви и ненависти поэта, подобно превращению графита в алмаз под вулканическим жаром и давлением, смогли родиться настоящие алмазы – его стихотворения. А их на его же Отчизне, ради будущего которой он голову свою положил на плаху, осмелились объявить на весь мир только после кончины И. В. Сталина, хотя до того на Родину возвращены и переданы были уже по разным каналам две его тетрадки с ладонь, размером в сердце, и «затерянные» во всемогущем МГБ СССР. И лишь после того, когда бельгийцем Андре Тиммермансом была передана та самая тетрадь, знаменуемая в дальнейшем «Моабитскими», поэт Илья Френкель впервые перевёл на русский язык несколько стихотворений и издал в 1953 году на страницах «Литературной газеты», редактируемой Константином Симоновым. Ибо уже невозможно было содержать их в тюрьме безызвестности. Поэта можно обезглавить, а стихов его умертвить невозможно. Кровью написанное в крови не тонет. То, что в тогдашней в одной шестой части мира, именуемой СССР, Муса Джалиль был единственным, кому было присвоено в 1956 году звание Героя Советского Союза, а спустя год – в 1957 году – лауреата Ленинской премии в области литературы и искусства, не повторится уже никогда.

Они знали, что сильнее своих врагов. И честно выиграли единоборство. Их палачи стали проклятием человечества, они – его совестью. Им можно приписать слова Спартака, который сказал: «Я стану многими!» И они повторились в борьбе многих беззаветных бойцов за мир, свободу и демократию на земле, на своей родимой земле.

ҮКЕНМӘСЛЕК НАМУС

Көннәрдән бер көнне эре сөякле, ялга чыккан генералны хәтерләткән төп-төз гәүдәле бер ир-ат морҗасыннан чыккан аксыл төтен баганасы белән кышкы аяз күкне терәткән авыл йорты каршысына килеп туктады. Юка бозга кунган кырпак кардагы олтанлы киез итек эзләренә сак кына баса-баса, шушы ук йортның ырыс капкасына таба көянтә-чиләк аскан бер карчык кереп бара иде. Ир кеше аны шундук таныды да:

– Нәфисәү, чүгеп тор әле, – дип эндәште.

Карчык кеше, суын чайпалдырмаска тырышып, әкрен генә борылды. Шулай да һәр чиләгеннән берәр йотым суы, чайпалып, карны чылатты. Авыл тып-тын, кояшлы дөнья зур иде. Чиләкләр төбенә каткан боз сөңгеләре очыннан тып-тып итеп су тамчылары тамганы ишетелде. Затлы көрән тун, йомшак йонлы бүрек кигән ир-ат белән төймә төпләре, кесә авызлары каймасы кыршылып ялтыраган, якасы белән түше көрәнләнеп уңган плүш жакетлы карчык беркавым бер-берсенә карашып тордылар. Ир кешенең йөзенә сибелгән шадра чокырларның икесенә, ә карчыкның исәпсез-сансыз җыерчыклары арасына кунган ике бөртек күз яшьләрен һичнинди салкын да катыра алмас кебек иде.

Ир кеше, басып торган җиреннән кузгалмыйча:

– Исән-сау гына торасыңмы соң, Нәфисә сеңлем? – диде.

– Ару гына әле, Аллага шөкер, – дип җавап кайтарды карчык һәм йөрәге чәнчеп алгандагыча тын гына «Аһ!» дип куйды. – Бакчи, син түгелме соң бу, Гомәр абый?

– Мин идем шул әле, Нәфисә сеңлем. Синең белән иркенләп бер сөйләшәсем килгән иде бит әле…

Язучының үз китабындагы кешеләр белән шушындыйрак очрашулары вакыт-вакыт булып торадыр шикелле. Әлбәттә, җаннарының әллә нинди тирәнлекләрендә, әллә нинди киңлекләрендә.

Шулай икән, кемнәр соң ул бүген кичәге Нәфисәләр, Хәйдәрләр? Моны белер өчен авыл һәм шәһәргә бер караш ташлау җитә. Барысы да шунда алар.

Әйтик, Нәфисә. Бүген ул таң күзе белән йокысыннан уяныр иде дә, салкынайган өендә тиз генә җылы киемнәрен киенеп, урын-җирен җыештырып куйгач, абзардан утын алып керер, миченә ягып җибәрер, самоварын тергезер, үзенә – аш, кош-кортына изеп бирер өчен бәрәңге пешерү хәстәрен күрер, ике баш сарыгы, бер баш сыерына печән салыр, шул арада сыерын савып алыр – кыскасы, тавык та чүпләп бетермәслек вак-төяк эшен эшләп бетергәч, корышкан учына биш сум акчасын кысып, кибеткә ипи чиратына барып басар иде.

Әллә улы, әллә кызы йә килене вә кияве, шуларга өстәп, онык– лары рәхәтендә торыр иде микән? Һәрхәлдә, мин Нәфисәне, шулай, бүген дә исән-сау, фани дөнья мәшәкатьләренә чумган, иртә-кичләрен белгән догаларын укыган, вакыты җиткәч, ураза тоткан җитмеш-җитмеш биш яшьләрдәге мөлаем йә кырыс татар карчыгы итеп күз алдына китерәм. Авылда ялгыз башы яшәсә, аның йорт-җире шактый таушалган, иңгән, күңелдә кызгану, жәлләү, шулай яшәргә дучар ителгәннәренә карата нәфрәт, гарьләнү хисе уятырдай булыр иде. Инде туган-тумачасы кадер-хөрмәтендә торган шәттә дә яшьлегендә Ватан, халык мәнфәгате хакына җанын аямый яшәгән Нәфисә һәм аның ишеләрнең картлыгы социализмның котсыз читлегендә тарсынып үтәр иде. Чөнки, гәрчә, әйтик, аларны шактый гына тук тормыш сөреп ята дип уйласак та, ишегалларына кердең исә, язын-көзен тездән пычрак, кышын җәяүләп кенә йөрерлек тар сукмак, ашар-эчәрләренә талон, хуҗалык товарлары алыйм дисәләр, авыллары белән җыйналышып, шау-гөр килеп, тавыш-гауга күтәреп, лотерея уйнау, мал-туар асрарлык печән-мазар, салам теләсәң, һаман да шул бетмәс-төкәнмәс рәисләр алдында бил бөгүләр… Заманында синең ил өчен бил баглап эшләүләрең күптән онытылган, сине санлаучылар, фидакярлегеңне исләрендә тотучылар юк дәрәҗәсендә. Нидер сорасаң яки хокукыңны кайгырта башласаң, тыңламасалар, гозереңне аяк астына салып таптаганга гарьләнүне белдерсәң, «Син кем әле, причём монда мин, панимаешь!» дип кенә җибәрәләр. Соң, җибәрсәләр җибәрсеннәр инде! Моңа Нәфисәнең атасы Гомәр ага Бәширов бүген ни әйтсен соң, бу оятсыз төстә явызланган дөньяны ничек төзәтеп бетерсен? Моңарчы әйткәннәре җитмәгәнмени? Заманында ничек кенә әйткән инде ул! Караңгы заманның котырынган чорында аның «Намус» романына Сталин премиясе бирелгән икән, моннан бүген ниндидер хилафлык эзләүчеләр шактый гына ялгышалар.

Гомәр Бәширов иң кирәкле вакытта иң кирәкле роман язган – «Намус». Намус! Язучы – заман кешесе, заманның боерыгына бил бөгүче, халык көткәнне бер җәйләүгә туплаучы. Кулында ни чыбыркысы, кесәсендә ни мөһере юк кеше. Ләкин… Ләкин үзе яшәгән заманга ул хуҗа. Вакытында бөтен дөньяга татар халкының гап-гади бер намуслы кызы тормышын Ватан нигезендәге ташларның берсе сурәтендә күрсәтеп биргән Гомәр Бәширов шул ук кешеләрнең хәзер тормыш төпкелендә калганлыгына җавап тотарга тиеш түгел инде! Ул безнең татар халкы холык-фигыленең үрнәген тарихларда ятларлык итеп язып бирде, һәм шушылай язуы белән үзен язучы буларак үрнәк сыйфатта тәкъдим итте. Сталин булып Сталин «Намус» романын үз исемендәге премиягә тәкъдим иткән икән, моннан ниндидер гаеп эш эзләү, ягъни Сталин премиясе алуга дучар ителүне әсәрнең бәһасе шулкадәр генә дип расларга маташуны баштанаяк кире кагарга кирәк. Чөнки ул заманда башка премия юк иде. Хәзер кире кайтып, «Намус» романы үз вакыты өчен дә Ленин премиясенә лаек булган дисәм, кем каршы килер икән?

Әллә без бүгенге эт тормышының сәбәпчесе булган һәм кеше вә халыкларны бугазыннан буып тоткан тоталитар сәясәткә нәкъ үз вакытында, нәкъ кирәк чагында ялагайлана алганнары өчен генә шул премияне алган язучыларның кем икәнлеген белмәдекме?

Безнең милләтнең иң зур һәм иң гадел бизмәне Тукай дибез икән, шуңа турылыклы калып, язганнарыбызны Тукай белән үлчәү иң гаделе булырдыр. Гомәр Бәширов язганча, матур, әдәпле, тугры яшәгәннәр икән, моның бүген кемгә хаҗәте бар? Онытылсыннар! Алар – юк. Колга алтын яисә орден бирмиләр. Колны күрмиләр. Колны фәкать камчы очы гына яки сүгенү сүзе генә эзләп таба. Ахыр килеп, кол икәнсең, син шуңа лаексың инде, туган. Ә без, татар халкы, әллә ниткән хәерләргә мохтаҗ түгелбез әле, шуңа шөкер итәргә кирәк.

Әйе, шөкер итәргә. Әле дә ярый Гомәр агаларыбыз бар, аларның гомер буена үзләре дәгъва иткән намус сафлыгына тугры калулары бар. Әйе, язучы гомере буена фани дөньяда үзе күрергә теләгән Намусны эзләгән икән, язучы өчен моннан да зуррак асыл сыйфатлар юк инде ул. Туган ягым – намус, намус – яшел бишек. Татар кешесен шушы хис-тойгы дөньяга китерә, аның имезлеге шушы, бишеге шул, шуның хакына ул тәпи атлап китә, яши һәм үлә.

Моны раслар өчен язучыга гомер җитәме икән? Җитә дә, җитми дә. Дөньяга килгәненә үкенә икән – җитә. Үкенмәслек итеп яшәгән һәм яши икән – җитми.

Минемчә, бүген иң җитмәгән нәрсә гомер түгел, ә Намус. Гомәр ага Бәширов гомере буена дәгъва итеп килгән Намус.

1991

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации