Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 51 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ЧИШМӘ

Авылыбыз Олы Әшнәктә дистәләгән чишмә бар. Күбесе инеш буенда инде. Иң атаклылары – бакча башыбыздагы чокыр төбендәге Шири чишмәсе белән бездән теге очтагы Урсай чишмәсе. Авылыбыз кешеләрен хан заманнарыннан бирле сугарып килгәннәре шулары. Урамнар, очлар буенча сузып, ике мәртәбә артезиан суы да җибәреп карадылар. Торбалары шунда – җир астында калды. Ә шул ике чишмәдән халык бизмәде, бизмәс. Челлә дими, яңгыр дими, кар дими, чиләк-көянтә асып та, арбага салып та суны әлеге ике чишмәдән ташыйлар. Гомер бакый шулай булырдыр, күрәсең. Чөнки аларның суы йөрәк талдырмый.

Бу ике изге чишмәдән кала мин истә тотып, хәзер дә онытмаганнары, әле дә чыгып ятканнары тагын күпме: Әтәч Гыйльметдиннәр чишмәсе, Зират асты чишмәсе, Таш чишмә, Бирге чыгыш, Аргы чыгыш, Ярми чыгышы, Лашман, Атау эче, Кәрәкә Күле чишмәләре – санап бетермәле түгел. Боларының суы туры килгәндә ташларына тезләнеп, таянып эчелә торган иде. Кайберләренең суын әле дә мунчаларга йә кер юарга ташыйлар.

Әйткәнемчә, халыкны сугарып торганнары шул икәве генә – Шири чишмәсе дә, Урсай чишмәсе. Боларының йөрәге мәңгелектән мәңгелеккә тибә, ташлары кипмәс, үзләре гомер бакый ургып торыр.

Сигез йөз еллык авылыбызның, шушы исеме, исемсез чишмәләре шикелле үк, безнең таралган, сибелгән, чәчелгән, тик мәңгелек болгар-татар халкының да җанын-тәнен, тереклек итүен, рухын сугарып торган илаһи чишмәләр күп. Болар – мең еллык әдәбиятыбызның мәшһүр шәхесләре, йөз мең җырыбызның билгесез ияләредер. Кол Галидән башлап Гомәр Бәшировкача. Шушы икәве нилектәндер миңа авылыбыздагы әлеге ике чишмәне хәтерләтә сыман. Дәлиле – авылыбыздан Сарманның игелекле бер заты булган Дамир Гарифуллин табып киткән «Кыйссаи Йосыф» кулъязмасы да күңелемдә йөрткән Гомәр Бәширов иҗатыдыр. Ә кайдадыр, бәгырь кебек, Габдулла Тукай тора. Кол Гали ул – гакыл иңләмәстәй иксез-чиксез Галәмдер; Тукай – ул инде Казык йолдыз, ә Гомәр Бәширов – Җидегән йолдыз. Боларны, Киек Каз Юлы шикелле итеп, Кешелек тарихы, Кешелек язмышы, татар рухы бәйли.

Җидегән йолдыз – Гомәр Бәширов, җидегән чишмә…

Әнә ничек бәйләнгән бит ул. Нык. Аерылгысыз.

Гомәр ага Бәширов ул – гасыр; ул – тере рух, рухның терелеге: ул –буыннар белән җаннар кендеге; ул – буыннар белән буыннар арасын тоташтырган әлеге дә баягы Киек Каз Юлы. Моның шулай икәнлеген бүген күреп, белеп торуы – үзе бер язмыштыр. Шул язмыштан узмыш булмавы белән генә дә хәзерге татар кешеләре, ә, гомумән, барча төрки кавеме бәхетледер. Тулы бер гасыр диярлек яшьтәге язучысы булган халык Җир йөзендә бүтән юк бит ул! Сигез йөз еллык Кол Галиләре, биш йөз еллык Мөхәммәдьярлары, йөз дә ун еллык Тукайлары булган ише халыклар бар барын. Ә болай – юк. Моны могҗиза дими, ни дисең инде?

Менә шуннан соң, кем ул татар, аның кемнәре бар, дип сора инде син. Белмәсәң, сора анысы, белмәгәнеңне сорау – үзе бер камиллеккә омтылыш. Ләкин белә торып, юк, димә дә кире какма.

Әнә ич ул Барлык, Бар булмыш – Гомәр Бәширов. Бөтен татар милләтенең ургып, кайнап, сугарып торган чишмәсе; шул милләт тереклегенең исәнлеге, саулыгы; шул милләт рухының сафлыгы, игелеге; шул милләт илһамының тулып, ташып торган галибанә таңы.

Фаҗигале XX гасырның Сивашлардан соңгы саф Намусы, җанга җылы яшәү өмете белән җырлап тибрәткән туган җир, туган ил бишегеннән соң сусауларны баскан Җидегән чишмәсе бар икәнен ифрат дәрәҗәдә күренекле төстә раслаган Гомәр Бәшировлы булу бик әйбәт, бик күркәм ул. Моны тою, кичерү куанычы теләсә кемгә язмаган, теләсә кемгә насыйп итмәгән. Үз насыйбың үзеңә тигән икән, бөтен иманың белән куанып шөкрана кыл инде.

Мине язмышым «Әҗәт» дигән беренче китабым кулъязмасына, аннары инде Язучылар берлегенә кабул кылынган чакта бик күп игелекле каләмдәшләрем белән бергә Гомәр ага Бәшировның да фатихасын бирдереп бүләкләде. Бәхет әллә кайларда адашып, үзен сиңа эзләттереп йөрми ул. Үрнәгенә тап булып, шуңа иярүгә ирешә алсаң, сипкелле аркаңны гел булмаса да бер сыйпар җаен табар.

Әнә шундый үрнәкләрдән иң җылы куллысы Гомәр Бәширов булуы татар каләм ияләрен, сәнгать әһелләрен, һәммә кешене бәхетле итте, итә, итәр. Шуңа күрә дә халкыбыз аның үзенә дә бүген ихластан Габдулла галиҗәнаплары Тукай бүләге фатихасын бирә дә инде. И-и, ул! «Намус» романы гына да дистәләрчә халыклар теленә тәрҗемә ителгән, әллә кайсы илләрдә дөнья күргән: әүвәлге үз илебездән битәр албанча, болгар, венгр, вьетнам, кытай, немец, поляк, румын, словак, чех, һиндчә… Бу нәрсә гасыр башында Арча төбәгендәге Яңасала авылында туган малайның олуг бер мәртәбә алуын сөйли. Аның иҗаты хакында йөзәрләгән кешенең язганнарын гына җыйсаң да, Бәшир углы Гомәр беренче авазын салган өйләренә сыймас идедер, билләһи газим!

Ә менә, бер язганымча, бу аксакал әдибебез-остазыбызны үзебезнең академигыбыз да итә алыр идек бугай. Вакыт санаганны ярата ич… Дөнья әдәбиятының, сәнгатенең, кешеләр иманын яктырткан үрнәкләре ияләренә академик исеме бирү һич тә бүген генә күктән иңгән нәрсә түгел, мисаллары бихисап.

Мәгърур милләтебезнең иң олы, гадел бизмәне Тукай, дибез икән, моңа турылыклы төстә, әдибебезнең язганнарын шул исемдәге бүләк белән үлчәү дә олы гамәл, гадел фигыль булыр иде. Әле дә ярый Гомәр агаларыбыз бар, аларның намус белән үтә торган гомерләре бар.

Хактыр: Г. Тукай исемендәге бүләккә лаеклылар байтак инде ул байтагын. Ә халык язучысы Гомәр ага Бәширов – шундыйларның да шундый иң гакыллы асылы.

Тәмле сулы чишмәләребез кебек үк.

16 апрель, 1996
МӘҢГЕЛЕК МИЗГЕЛ

Бала чагымдагыча таган атынырга теләгәндәй, вакыт-вакыт атлыгыплар торып авылыма кайткан чакларымда өебезнең киң такталы түшәмендәге бер тимер ыргакка күзем төшми калмый. Кайвакытны аңа текәлеп-текәлеп, күз керфекләрем талганчы карап торганым бар. Бу – безнең чыбылдыклы бишегебез эленеп торган ыргак. Менә шунда әти-әни үз гомерләрендә тугыз бала тибрәткән. Шуның кебек, татар әдәбиятының меңьеллык гөмбәзенә уем-фикерем белән караган чагында, шундый тимер ыргак урынында Гомәр ага Бәшировны күз алдыма китерәм. Шунда, шул бишектә сабый Гомәр сак кына ятадыр, мин чәйнәп биргән ипи имезлеген имәдер сыман. Шул мәлдә: «Бу балада өмет бар, бар!» – дип уйлыймындыр шикелле. Халык бишегеннән егылып төшмәгәнең сурәтендә һәр бирмеш мизгелеңнең мәңгелеккә әйләнүе ихтимал. Әгәр дә шул мәңгелегеңне язучылык атлы Сират күпере аша уздыра алсаң. Ә каршыдагы Кораеш еланнар егълаганнарны кабул кылмас. Аннан фәкать җырлаганнар гына үтә. Гомәр Бәширов ишеләр генә.

Кызык инде бу дөнья: әле генә бу гасыр иде, инде менә ул теге гасыр, имеш. Кызык инде бу дөнья: ничек итеп кичә генә бергә-бергә аралашкан кешеләрне, язучыларны, җырчыларны узган гасырда яшәгәннәр димәк кирәк. Нишлисең бит: татар әйткәндәй, ач күзеңне – дөнья бу!

Җәй. 1975 елның 18 июнь көне. Кич. Гомәр ага Бәширов белән безнең күмәк фатирыбызда сөйләшеп утырмышыбыз. Ул көнне мине – япь-яшь бер ир-егетне СССР Язучылар союзына кабул кылганнар иде. Дистә ярымлап әдип белән мин малай «Чулпан» ресторанында беркавым чәйләп-мәйләп утырганнан соң да Гомәр ага – миннән җиде дистәдән артык өлкән кеше, халкыбызның атаклы язучысы белән фәкыйрь, әмма матур фатирыбызга кайтып төш, имеш. Бактың исә, бу аның өчен һичнинди көтелмәгән хәл булмаган, моның ише фатирларны ул заманында Сират күпереннән үткән шикелле генә кичкән икән. Безгә (хатын белән инде) уңайсыз да булып киткән кебек иде. Ә ул исә – Гомәр Бәширов үзенең сайланма әсәрләреннән булган «Туган ягым – яшел бишек» дигән китабына болай дип язып куйды да укып та бирде: «Төнлә белән бераз кәефле килеш әдәпсез рәвештә өегезгә килеп кергән тәрбиясез кешедән якты чырайлы, көләч чәһрәле хуҗабикә Фәридәгә ихтирам белән Г. Бәширов. 18 июнь, 1975. Казан, Волков урамы, йорт № 21».

Менә шушы сүзләрдә Гомәр абыйның үзе генә түгел, ә бәлки бөтен татар халкының тыйнаклыгы, гореф-гадәтенә тугрылыгы, әдәп дигән нәрсәнең иң югары дәрәҗәсе аңлашылды да куйды инде.

Ә бит югыйсә заманында аның «Намус» романын теге башкисәр Сталин булып Сталин да русчадан укып чыккан, бәясен биргән, әлеге әсәрнең татар халкы, совет халкы өчен генә түгел, ә бәлки бөтен дөнья өчен әһәмиятле икәнен аңлаган, аңлата алган, аңа үз исемендәге премияне бирергә кушкан.

Дөрестән дә, озак та үтми, әлеге роман дөнья халыкларының әлләмә ничә теленә тәрҗемә итеп басыла, һәркайда татар халкының кешелек дөньясында мәгълүм бер кабатланмас урын алып торганлыгын раслауга, дәлилләүгә тагын бер этәргеч була.

Бу әсәр татар халкын тагын да югарыракка ирештерер өчен үзенә күрә бер күтәрәм булган ул. Мәшһүр Мәхмүт Галәүнең романнарыннан соң бу «Намус» романы – татар халкының яшәү рәвешен сурәтләгән дәвам ул. Андагы Нәфисә – татар җанлы һәркемнең газиз әнкәсе кебек укылды, уйга, күңелгә салып куелды. Шушының белән үк Гомәр Бәширов дәһшәтле соңгы сугыш чорында яза башлап, озакламый тәмамлаган әсәре белән дан казанды, әдәбиятыбызда шанлы урын яулап алды.

Аннары соң, һәрбер әдипкә хас булганча, аның йөрәкләргә очкын салырдай, яшәүгә өмет бирердәй, алдагының яхшы буласына ышаныч уятырдай бихисап хикәяләре, әдәби язмалары, мәкаләләре нәшер ителде, радиодан, телевидениедән чыгышлары булды. Шуннан соң ул үзенең «Туган ягым – яшел бишек» дигән гаять үзенчәлекле, дөньядагы теләсә кайсы халыкның теләсә кайсы кешесенә, баласына аңлашылырдай мәшһүр әсәрен язып нәшер итте. Тәгаен, әгәр дә кемдер, кайчандыр бездән: «Сез кем?» – дип сораса, һич икеләнмичә, шиксез-шөбһәсез рәвештә: «Менә без кем!» – дип, шушы әсәрне дә кушучыбызга алып тәкъдим итеп булырдыр. Чыннан да, «Без кем идек тә кем булдык» дигәнгә иң төгәл җавап шушы әсәрдәдер. Хөр рухлы, саф әхлаклы ата-бабаларыбызның тумышларыннан алып гүрләренә чаклы ничек, нинди ваем, гамь белән яшәүләре, үзләренең мәңгелектән мәңгелеккәчә өзелмәс, югалмас юлларында ни кичкәннәре, кичәселәре шушы әсәрдә маяклы юл кебек сузылган да яткан инде ул. Шуннан соң Гомәр Бәширов киләчәгебезне кайгыртып, шуның хакына җан яшьләрен түккән шикелле итеп, «Җидегән чишмә» дигән ике китаплы романын язмаса да булыр иде. Тик әдип язмыйча нишләсен соң? Аның гомере – халыкның киләчәк яшәве ич. Шуның хакына шушы өметләрен, ышанычын ахырынача җиткереп бетерер өчен олуг әдип Гомәр Бәширов тикмәгә генә 98 яшен яшәп, безнең бу XXI гасырга күчүне кирәк санамагандыр да. Ул нәкъ үз вакытында дөньяга килгәне кебек, ошбу дөньядан бакыйлыкка нәкъ үз вакытында күчә дә белде. Аның җәсәде куелган Г. Ка– мал исемендәге театр бинасы алдында бер төркем язучылар сөйләшеп торган идек. Шунда шагыйрь Мансур Шиһапов: «Әй, берәр доктор куеп, Гомәр абыйны йөз яшенә хәтле яшәтәсе авыр булды микәнни?» – дип куйды. Гариф абый Ахунов, аның сүзен җөпләп: «Әйе шул, хөкүмәткә ни торган булыр иде инде ул?» – дип җавап бирде. Ә мин шунда, тормышның ачысын-төчесен татыган шушы кешеләр арасында: «Гөнаһ булыр иде. Аллаһы Тәгалә кодрәтенә каршы бару – гөнаһ», – дидем.

Әйе инде, әйе: ишектән кергәнсең икән, шул ук ишектән чыга да белергә кирәк. Гомер кичү менә шул инде ул. Аны тартып-сузып булмый. Иң мөһиме – ничек яшисең бит, кемгә нинди игелек кыласың да үзеңнән соң нинди маяк калдырасың. Әгәр дә инде, ни аяныч ки, узган XX гасырда татар халкы, аның киләчәге өчен иң зур гамәл кылганнарны саный китсәң, менә хәзер – Гомәр Бәшировның ошбу дөньяга килүенә 100 ел тулган көннәрдә иң әүвәл аның онытылмас исемен атыйсы килә. Тукай, Такташ, Сәйдәш, Туфан, Хәким, Урманче, Сара Садыйкова, Яхин, Барудилар белән беррәттән.

«Әнә шул еракта балкыган якты нур безнең киләчәгебезгә ниләрдер вәгъдә итә, ниләргәдер ымсындырып, өмет чаткылары белән күңелләребезне җылытып тора иде». Бу сүзләр – Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» романының соңгылары. Инде менә ул үзе дә, нәкъ шушылайча итеп, безнең киләчәгебезгә ниләрдер вәгъдә итә, ниләргәдер ымсындырып, өмет чаткылары белән күңелләребезне җылытып тора.

12 гыйнвар, 2001
КҮҢЕЛЕНДӘ ИЯРЛӘНМӘГӘН АТ ИДЕ

Сарман төбәге. 1984 ел. Гыйнвар. Авыл. Төн. Сүз.

– Нигә йокламыйсың инде, морза?

– Ә үзең, казый?

– Йомшак. Шул ирек бирми.

– Идәнгә төшеп ят.

– Килешмәс.

– Алайса, әйдә, тор, сөйләшеп керик.

– Ут кабызгычларын беләсеңме?

– Миңа төнлә ут кирәк түгел, Әмирхан абый.

– Дөрес әйтәсең. Ай бар ич.

Чыктык, сөйләштек, кердек, яттык.

Бу авыл өе иде. Бәлешләре ашалган, чәй эчелгән.

– Әмирхан абый, – дидем, – табынга әллә нәрсәләр килде. Син бөтенесен чемченеп авыз иттең.

– Онытмаска ул, онытмаска… Казанга кайткач, үкенмәслек булсын, ие.

– Миңа нигә казый дидең әле?

– Маңгаеңа язылган. Сине Хәсән абый, Гомәр абый ошатты. Әдәбиятка мен, тик тәгәрәмә, ие… Шатланган чагыңда кемнеңдер борчулы икәнлеген һәрчак истә тот. Кайгың барында исә синекенә караганда күп мәртәбә зуррак кайгылы кешеләр барлыгын онытма. Яшәү мәгънәсе шушында ятар, – дип уйладым.

Тормыш, шулай – ике яклы. Өченче ягы бар – битарафлык. Әмма битараф кешеләр ахыр чиктә кайгылы кешедән дә бәхетсезрәк. Кояштай көлә, болыттай елый белүчеләр генә бәхетле.

Язучылар менә шушындый токымнан инде. Шуның өстенә шатлана һәм кайгыра белергә алар бүтәннәрне дә өйрәтә. Әмирхан ага Еники иҗаты тулысынча шушы максат белән сугарылган.

Әле укый белмәгән чагымда мин ике кинофильм караган идем. Гомеремнең иң беренче кинолары – «Фанфан-тюльпан» һәм «Чапаев». Беренчесе – күңелле, икенчесе – кайгылы. Һәр икесе сине үзенә биләп алып кереп китә. Бигрәк тә «Чапаев». Шунысы кызык, минем өчен кино Василий Ивановичны дулкыннар үз кочагына алгач кына чынлап торып башланды шикелле. Китте «Чапай». Исән калган булса нишләр иде икән дигән хыяллар! Ә син үзең әнә шул хыял дөньясының кыл уртасында. Син – ярга исән-имин йөзеп чыккан Чапайның үзе…

Иң югары сәнгать сине язылганның үз кешесенә әверелдергән сәнгать икән.

Укый белә башлагач, бигрәк тә укыганны аңлый башлагач, үземне «герой» булырга кушкан китапларга үтә бер мөкиббәнлек белән карый идем. Төгәлрәге, укып бетергәч, сине үзенә ияртеп киткән китапларны. Ил азатлыгын яулап, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калыр алдыннан бер генә сәгатькә ата-анасын, туган-тумачасын күреп киткән яугир. Юк, аның хакында укыгач, мин аның ата-анасын бәхетсезлектә калдыра алмыйм, – әйләнеп кайта идем! Сөйгән ярының җан бәһасенә торган тавышын тыңлый-тыңлый билгесез бер станциядә күзен мәңгелеккә йомган яралы сугышчы… Юк, җырлаган кызның шифалы җыры тылсымлы рәвештә мине терелтә иде дә, торып, мин ул кызга каршы бара, аны таба идем! Халык кызы Ак әби… – «Юк, тормыш болай булырга тиеш түгел!» – дим дә аны терелтәм, аның сандык тулы истәлекле әйберләрен инкыйразда, әлмисакта гына күрәсем килми. Килми!

Ә мин берәү генә түгел. Әмирхан ага Еники миндәй меңләгән, миллионлаган укучыны дулкынландыра, борчыта, уйландыра, хәрәкәткә әйди. Моңа ирешкән каләм иясен без яхшы язучы дип кенә түгел, ә бәлки мәңгелек остаз, дибез.

Әмирхан аганың һәр сүзе, һәр җөмләсе, һәр әсәре, чәчәк-үләннәрнең сут белән тулып торганы кебек, якты, зур максат белән сугарылган. Ул бәян иткән әдәби тормыш эчендә, төннән соң кояшның һичшиксез калкасына ныклы ышанычка охшап, тагын бер тормыш – безнең күңел гел омтылып торган матур, бәхетле тормыш та балкый. Безне яшәү юлы буенча алып барасы мәсләгебезнең бер маягы олы җанлы Әмирхан Еники иҗаты булыр, һичшиксез! Чөнки безнең киләчәк максатыбыз хисләре белән ул бүген яши. Безнең йөрәкләребездәге ялкынлы максатлар, Сабан туенда беренче килергә ашкынып торган ат сыман, Әмирхан ага Еникинең сулмас-саргаймас иҗат болынында йөри. Маңгайларыбызга шул болын төсендәге яшел яулыкны төреп урыйк та иярлик әле атны, аннары – мәйданга! Тормыш мәйданына! Күңелләребездә һәрчак иярле ат ятсын әле! Әмирхан ага теләгәнчә.

– Бер генә сәгатькә, – дип әйтербездер әле әйтүен. Әгәр дә Әмирхан морза «Килегез» дип чакырса, барырбыз, барырбыз, барырбыз.

Ни комсомол, ни коммунист. Фәкать Еники генә. Әмирхан. Морза. Мәңгелеккә. Бер генә сәгатькә булса да Ак әбиләребез рәшәдә чалымланып торганчы.

Күрәсезме, рухыбыз чәчәк аткан болында тышауланмаган бер аргамак йөри. Әмирхан аргамагы. Безнеке. Татарныкы. Аңа ыңгырчак кидерә күрмәгез. Камытын шәп тарткан ат алтын ыңгырчакны сөйми. Көмеш тәңкәле эшлияне дә. Еникиле халыкның үз өммәтен, ниятен, дугасын, кыңгыравын Җир шарына Салават күпере сурәтендә салыр да куяр әле.

18 февраль, 2000
УЙЛАРЫНДА ЯШӘҮ ДИСБЕСЕ
(Татар халык язучылары Гомәр Бәширов һәм Әмирхан Еники белән әңгәмә)
 
Мәңге бәйге тота акыл белән акыл:
йә Иманыңа кайт, йә шайтанга сатыл.
Ничек сатыласың?! – алда – бөек Гамәл;
хаклык өчен ташка башны орырлык мәл.
Яшәве хозурдыр чын Адәм саналсаң.
Тик Халык дәвалый җаныңа кан сауса.
Хурлама читләрне, ә үзеңне – макта.
Шулай дип өн салсын кабреңдәге такта…
 
Әхәт Гаффар

Халкыбызның үз, якын, сөекле, яраткан әдипләре, заманыбызның мактаулы, шөһрәтле, хикмәтле шәхесләре Гомәр ага Бәширов һәм Әмирхан ага Еники белән «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә булган әңгәмә, сүз кору, гәпләшү җайлы гына башланып, ипле генә төгәлләнде. Үз гайрәтен белеп аккан елга шундый. Әлеге язучыларга бирелгән сорауларны, җавапларыннан, сүзләре эчтәлегеннән аңлашылып торганга күрә, төшереп калдыруны мәгъкуль күрдем.

Әмирхан Еники. Соңгы вакытта тугандаш, ут күршеләр булган татар һам башкорт халыклары арасында өзеклек китте. Мөнәсәбәтләрнең киеренке булуы зарар итә. Халыклары дигәч тә, халыклар арасында түгел, юк. Бу – сәяси нәрсә. Кемгәдер шулай кирәк.

Гомәр Бәширов. Яхшы нәрсә түгел. Халыклар тормышының, мөнәсәбәтенең кагылырга ярамый торган кануннары бар. Шуларны санга сукмау, яшәү тәгәрмәченә таяк тыгарга азаплану яхшыга илтми.

Әмирхан Еники. Шулай. Сәгыйть Агишның җеназасына көчкә өлгереп калган идем. Сәйфи Кудаш – XX гасырның аяклы тарихы ул. Ниләр генә күрмәгән дә ниләр генә кичермәгән. Уртак шагыйрь. Беренче китаплары татарча чыкты. Аннары – башкортча. Үз кешебез. Без аны әдәбиятыбызның зур бер әһеле буларак хөрмәт итәбез. Кемгә гаеп ташларга да читен. Моны башкортлар үзләре дә аңлап тора. Инде хәзер Сәйфи Кудашның вафаты уңаеннан низагны казып чыгарасы һич килми. Кайгыбыз тирән. Шуны башкорт халкы, әдәбияты, туган-тумачалары белән уртаклашабыз… Мин аның белән сугыштан соң аралаштым – 50 нче еллар башында. Серләр килеште, якынаеп киттек. Сүзгә юмарт булды, истәлекләре – бай. Күп кеше күргән, күп аралашкан. Башкортның шигырь үлчәме татарга туры килеп бет– ми, шуңа күрә ул аларны яттан әйтә – татарча әйтә иде. Ә бу тирәннән килә. 20 нче елларда Башкортстандагы газета-журналлар татарча чыга иде. «Сәнәк», «Яңа юл», «Яшь юксыл»лар. «Башкорт аймагы» мәҗмугасы – ике телдә. Татар, башкорт әдәбиятын «Галия» мәдрәсәсе берләштереп торган. Аннан большевиклар да күп чыкты. Аларның да төрлесе бар иде бит… Хәзер татар әдәбиятын да, башкорт әдәбиятын да укып белүчеләр аз. Безнең заманда күбрәк иде. Бер санаторийда булган идем. Ял итүчеләрнең 70 – 80 проценты – татар, ә шунда татарча газета-журналлар юк. Очрашу үткәргәннәр иде. Күп сорауларга бик ачык мөнәсәбәтемне белдердем. Башкача ярамый да.

Гомәр Бәширов. Ярый, без картаябыз инде. Шушы арада кибеткә дип чыгып киттем. Карасам, акча янчыгымны онытып калдырганмын. Анысы онытылсын да ди. Ләкин халык мәнфәгатен, халык тормышын, ихтыяҗын, алдагы көнен онытырга ярамый. Шул исәптән халыкларның, аеруча тугандаш халыкларның тарихи багланышларын. Тормыш – дисбе кебек бит ул. Аны ничек таратмак, чәчмәк кирәк, кайсы Мәрьям анасын алып ташламак кирәк?

Әмирхан Еники. Ә мин кибеттә таягымны онытып калдырганмын. Бусы яшьлек билгесе инде. Бер дә кирәге юк диярсең! Миңа былтырга хәтле «бабай» диюче юк иде әле. Аңынчы – гел «абый» да «абзый». Шуның ише, халыклар да картаймый ул. Бигрәк тә, Гомәр абый әйткәнчә, аларның йолалары. Ике арага ясалма киртә куярга тырышу – яман гамәл. Ни булса, шул булган инде. Шуңа күрә хәзер бөтен көчне киләчәкне уйлауга, шуны җайлауга, булдыруга, ныгытуга, котылгысыз, кагылгысыз итүгә салу фарыз.

Гомәр Бәширов. Миннән кайвакытны: «Язганнарыңнан мәгънә булдымы? Алар халыкка хезмәт иттеме? Итәрләр-ме?» – дип сорыйлар. Ә бер профессор: «Хәзер «Намус» романы үткән нәрсә инде. Хәзер – яңа әдәбият заманы», – дип әйткән иде. Хаклымы соң ул? Һич юк, дип уйлыйм. Язучы теге фигура, бу фигура, хәзерге сәгать, бүгенге көн өчен генә язмый. Ул билгеле бер тарихи чорда, дәвердә халык кичергән язмыш турында яза, шуны киләчәк өчен тасвирлап калдыра. Әгәр дә әсәр эчендә халык тормышы, гаме, омтылышы, гореф-гадәте ачык гәүдәләнсә, андый әсәр белән киләчәктә дә кызыксынмый калмаслар. Моны тарих раслаган. Мин менә шуңа табынып иҗат иттем – халык тормышыннан, халык өчен. Әсәрнең бөтен хикмәте, кыйммәте – менә шунда. Әйтик, «Сиваш» повестендагы Шәмсине кая куясың? Татар баласы, үз хөрлегем өчен дип ышанып, утка-суга керә. Башта шул омтылышларына ирешмәделәрмени? Ирештеләр. Элек Казан губернасы гына булган җир Татарстан җөмһүрияте иленә әйләнде. Азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәшеп йөргән кайбер яшьләребездә мин бүген янә әнә шул Шәмсинең аңын, җанын күрәм. Шуңа сөенәм.

Әмирхан Еники. «Укырлар микән?» дигәнгә өстәп, минем болай җавап бирәсем килә: бөтен нәрсә татар теле, татар мәктәбе сакланып калуга бәйле. Әле күптән түгел генә Уфадан теплоходта татар укытучылары килгән иде. Очрашып сөйләштек. Балаларның татар әдәбияты үрнәкләренә мөнәсәбәте нинди? Ул үрнәкләрнең тәэсире нинди? «Әйтелмәгән васыять»не укыгач, болай дигәннәр икән: «Әгәр әни авырып китсә, баш очында гына утырачакмын».

Гомәр Бәширов. Безнең, иҗат кешеләренең, яшьләргә үпкәбез дә бар. Заман дигәнне, халык рухын, әдәбиятның вазифасын тар аңлыйлар. Бу нәрсә хәзерге кайбер каләм ияләренә, иҗат кешеләренә дә хас. Әдәбият, сәнгать – акыл, җан, хис, йөрәк җимеше. Ә хәзерге ясалма нәрсәләрдә милләт рухы, халык моңы юк; алар халык күңеленнән алып, шуның күңеленә салырдай түгел. Ә чын җимеш үстерердәй бүгенге туфрак шактый уңдырышлы. Аңлый, кабул итә белергә генә кирәк. Советлар Союзының таркалуы, тоталитаризмның бетүе – бу чын революция ләбаса. Яңа үзгәрешләр яңа традицияләр дә бирә. Бирер. Бервакытны Казан университетыннан студент кыз телевизордан болай сөйләгән иде: янәсе, бездә эротикага игътибар юк икән. Янәсе, шуның аркасында Европадан артта калабыз икән. Башта ул эротиканың ни икәнен үзен аңларга кирәк. Ул – фәлсәфә. Тик төп нәрсә түгел. Ул – тормышның бер кушымтасы, тормышка ияреп бара торган нәрсә. Без – мөселман халыклар, ислам рухыннан. Безнең какшамаска тиеш булган оят хисебез, намус, вөҗдан җаваплылыгыбыз бар. Шуңа каршы барып кемгәдер иярергә тырышу безнең тормыш итү, яшәү кануннарыбызга ярашмый, нигезебезне какшата.

Әмирхан Еники. Сүзебезнең сәбәпчесе булган Сәйфи Кудаш һәм аның олы иҗаты янә шул әдәп, гореф-гадәт, рух ныклыгы сакчысы иде дә инде. Хәер, андыйларны санап бетермәле түгел. Тукай шундый булмаганмы? Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт? Сәйфи Кудаш үз көченә, талантына карап, һәр заманның сулышын, шулардагы буынның халәтен язып килде. Кыскасы, ул татар һәм башкорт әдәбиятларын, Уфа белән Казанны тоташтырып торган нык күпер иде. Аның Тукайны «Аллага сыенган шагыйрь» дип, миңа язган 34 битле хатын дулкынланмыйча, рухланмыйча, сөенмичә укып булмый. Ә заманында «Тукай дәһриме, түгелме?» дип, бәхәс куертмакчылар иде. Менә шундый шәхесләрнең уяулыгы аркасында халыклар арасында хөсетлек, дошманлык кузгала алмый да иде. Сәгыйть Агиш, Наҗар Нәҗми, Баязит Бикбай, Гыйлемдар Рамазанов кебекләрне ничек бүлгәлисең? Бүлгәләнү, таркалу булмасын өчен, Сәйфи Кудаш Казахстан далаларында булып, кайчандыр үзе укыткан шәкертләрен табып, күрешеп йөргән.

Гомәр Бәширов. Әйе, бүген без аның якты рухы, арабызда калган иман яктылыгы алдында баш иябез. Безнең белән башкорт туганнар да бик теләктәш калыр дип беләбез.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации