Текст книги "Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4"
Автор книги: Әхәт Гаффар
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 15 (всего у книги 51 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]
ЯЗМЫШ ХӘЛ ИТЕЛДЕМЕ?
Җитмеш еллык бәйрәмен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры заман проблемасына багышланган яңа әсәр белән каршыларга ашыкты. Сәхнәдә – Диас Вәлиевнең «Язмышың хәл ителгәндә…» драмасы. Әсәрнең эчтәлегеннән дүрт ел элгәреге «КамАЗ»ны, Чаллыны күзаллыйсың. Дүрт ел элек күтәрелгән проблемалар, «КамАЗ» өчен булмаса да, бүтән җирлек өчен бүген дә җитди, актуаль булуы бик мөмкин.
Әсәрдә тормыштагы кайбер авырлыклар, каршылыклар, дөреслектән качмаган һәм катлаулы конфликт алдында тыйнакланып тормаган бүгенге көн героеның эше, аның акыл диалектикасы күрсәтелә.
КПССның XXV съездында иптәш Л. И. Брежнев совет кешеләрен «җәмгыять алдындагы бурычка аңлы караш, сүзнең эштән аерылмавының үз-үзеңне тоту нормасына әверелүе – шәхесне югары күтәрә торган сыйфатлар» рухында тәрбияләүнең мөһимлегенә тукталды. Автор һәм театрның хезмәте бу мәгънәдә мактауга лаек.
Сәхнәдә – заводлар комплексы баш директоры Громких Александр Данилович. РСФСРның атказанган артисты Ринат Таҗетдиновка бик таныш кеше. Громких – «Чит кеше» әсәрендәге Чешковның рухи туганы. Чешковның Грамоткин белән, ә Громкихның Әхмәтов белән мөнәсәбәтен янәшә куясы килә. Эш хакына кешеләргә шул ук мәрхәмәтсезлек дип бәяләргә мөмкин булган кырыс, кызганусыз, ләкин эчтән аңлап эш ителгән мөнәсәбәт. Аерма шунда: Чешков өчен мондый мөнәсәбәт котылгысыз булса, Громких өчен – үз эчендә кайный башлаган каршылыклар көрәшенең башлангычы. Әхмәтовны куып чыгарганда, ул үзенең кимчелекләргә карата килешүчәнлеген җиңә башлаганын аңлый. Р. Таҗетдинов, арган кыяфәт белән, көндәлек гадәти киңәшмәнең бүген булмаячагын белдерә. Ул инде үзен, ә үзе белән бергә төзелеш язмышын алдалый алмый. Ул үз язмышын сайлау алдында үз намусы, партиялелеге белән күзгә-күз кала. Кешенең эше белән эче – әхлакый принциплары конфликтка керә. Драманың башлангычы матур, динамикалы, вәгъдәле.
Громкихның икегә бүленгән халәтен Р. Таҗетдинов фикер һәм хәрәкәт агышын анализлап уйнау белән күрсәтә. Аның алдында өч юл: йә ул Әхмәтов кебек принципиаль, димәк, гадел булырга; йә, Кухаренко (РСФСРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров) шикелле, ялгышларга күз йомарга, төзелешне үз язмышына тапшырырга; йә, Гусятников (ТАССРның халык артисты Һидаят Солтанов) сыман, «уеннан чыгарга» – качарга тиеш. Спектакльдәге конфликт, асылда, Әхмәтов, Гусятников, Кухаренконың тормыш принциплары арасында бара. Громких исә – шушы конфликт ялкынының линза җыйган фокусы сыман иң кайнар ноктасының чагылышы. Әхмәтовның (артист Роберт Абульмамбетов) сәер авыруы, ә аның дәвалаучысы невропатолог Цитринның (РСФСРның халык артисты Габдулла Шамуков) фәлсәфә кору күренеше Громкихны уйланырга мәҗбүр иткән вакыйга дип бирелә.
Пьеса һәм спектакль социалистик җәмгыятьтә шәхеснең чынбарлык белән гармониясен эзли сыман. Громких белән Әхмәтов арасындагы бәрелешнең кульминациясе – эре төзелештә кеше юк, кеше индустрия механизмының билгеле бер урынына куелган тәгәрмәче генә дигән фикернең инженер Әхмәтов аңына сыймавы. Ул аны акылыннан яздыру дәрәҗәсенә җиткерә. Ә Кухаренко Громкихның үзенә шундый тәгәрмәч хәлендә булу белән килешергә тәкъдим иткәч, ул, кар күмгән ерганакның астан язгы су белән тула баруы кебек, ярашу ярыннан ташып чыга. Р. Таҗетдинов Громких җанының диалектикасын зур тырышлык, авырлык, әйтергә кирәк, осталык белән алып бара, аны таралып китүдән, чәчелүдән, сүрәнлектән саклап кала. Образ белән теләктәш булу белән бергә, артист өчен дә дулкынланып утырасың…
Әйе, сүз дә юк, Р. Таҗетдинов максатчан кеше образы иҗат иткән, аның акыл хәрәкәтен калку чагылдырган. Бер көе, ыгы-зыгылы кәеф белән генә эшләп ятканда, Громких, бер яктан, үзенең битарафлыгы, кайбер башлыкларның җитешсезлекләргә юл куйган ялганы, ә икенче яктан, Әхмәтовның «дәшми кала алмыйм» фәлсәфәсенә нигезләнгән чын януы, Ганиевнең (ТАССРның атказанган артисты Әзһәр Шакиров) шундый януны, «партизанлык» юлында торып булса да, астыртын гына эшкә җигеп маташуы белән очраша. Громких аңнарында эшкә өстән-өстән генә карау, ясалма тынычлык, компромисс хисе йөрткән кешеләр белән ягымлырак мөгамәләдә. Әхмәтовның ихласлыгы аны ярсыта, ул моны яшерә алмый. Артист һәм режиссёр моның белән төзелештәге ялгышлыкларның күзгә бәрелеп тормаган нормага әйләнүен, ә аңа каршы чыгуның читкә тайпылу булып кабул ителүен психологик, әсәр идеясе агышында күрсәтә. Громких Әхмәтовка: «Син авыру!» – ди. Әгәр дөреслеккә авыру хәл итеп карала икән, Әхмәтовның, чыннан да, зиһенен җую фактына ышанырга мөмкин. Бигрәк тә Р. Абульмамбетовның психологик кичерешне оста чагылдырып уйнавын күреп торганда. Ләкин тамашачы күңеле бөтен спектакль буена Дәмин бабай (ТАССРның атказанган артисты Әнвәр Гобәйдуллин) акылын һәм дөреслеген, врач Цитринның төгәл идеясен берүзенә туплаган, төзелештәге тәртипсезлекне бетерү өчен реаль көче булган тыныч холыклы зиһен иясенең –А. Гельманның «Бер утырыш беркетмәсе»ндәге парт– ком секретаре Соломахин кебек, вакыйганы табигый, тормышчан эзгә салырлык кешенең килеп чыгуын көтә. Әхмәтовны, Громких яныннан чыккач, больницаның неврология бүлегенә түгел, ә төзелешнең партия комитеты җитәкчесе янына килеп керүен тасвирлаган тормышчан логик күренешкә әсәр һәм спектакль бик мохтаҗ. Һәрхәлдә, бу – дөреслекне күрә, анализлый алган кешенең милициягә эләгүенә караганда табигыйрак булыр иде… Бу – минем сәхнәдә күргәнне реаль чынбарлык белән чагыштырып каравым гына…
Әмма, ничек кенә булмасын, сәхнәдә барган принципиаль, компромиссыз бәхәстән дә эстетик ләззәт алу, яңа фикер белән баю мөмкиндер… Кешеләр белән төзелешнең язмышын драматург һәм режиссёр тәкъдим иткән варианттагыча, публицистик фикер муллыгы белән дә (тәэсирләндерердәй вакыйгаларсыз булса да) хәл итеп буладыр. Громкихның намусы халык акчасын әрәм-шәрәм итүгә каршы. Драматург, гомумән, күзгә бәрелеп торган производство сөйләшүен социаль-әхлак позицияләр көрәше җирлегенә күчерә белә. Режиссёр Ришат Хаҗиәхмәтов та эчке көрәшне, катнашучыларның фикер сөрешен саран хәрәкәт киеренкелегендә дөрес чагылдыру чараларын эзли.
Ләкин әсәрдә алынган производство проблемаларының кеше язмышы проблемасына күтәрелеп җиткерелмәве – күз алдында. Әсәрнең иң кызык, драматик мизгеле башлангыч хәлендә калган. Фикер хәрәкәте бар, ә ул нинди дә булса вакыйга белән дәлилләнми, нинди дә булса вакыйга аркылы килеп чыкмый. Кыскасы, конфликтның кыска, кискен, төгәл, ачык драматик формуласы – вакыйгага корылган чагылышы юк. Ә драманың драматизмы, сәхнә әсәренең эмоциональ ышандыру көче вакыйгаларга нигезләнә бит. Алынган конфликтның сәхнә әсәре булып җитүе өчен, Әхмәтовның зиһене таралу вакыйгасы гына җитмидер. Ә бу исә – спектакльнең бердәнбер вакыйгасы. Ул үз чиратында төп конфликт белән органик бәйләнмәгән хәлдәрәк калган. Шуңа күрә Әхмәтовның терелүе дә күтәрелгән проблеманы хәл итүдә әллә ни роль уйнамыйдыр.
Хәлбуки кешенең үз битарафлыгын принципиаль партиялелек рухында җиңү проблемасы сәхнә пәрдәсе ябылган мәлдә, ниһаять, ачыкланды. Громких диалоглар дуэле белән киләчәккә барасы дөрес юлын яулап алды. Ул юл авыр булыр. Кухаренко – көчле кеше. Ләкин Громкихка булышырга тиеш булган Әхмәтов та терелде. Караңгы, чытык чырайлы Ганиев тә көлеп җибәрде. Һәм иң мөһиме: Дәмин бабай да бульдозерчы күмеп куйган 2 мең сумлык торбаларның казып кире алыначагына ышанды.
«Совет властеның чираттагы бурычлары» дигән мәкаләсен В. И. Ленин болай төгәлли: «Безгә истерикалы ашкынулар кирәкми. Безгә пролетариатның тимер батальоннарының салмак адымнары кирәк». Ә Громких газаплы бер ашкыну эчендә эшли һәм яши… Ленинның «тимер батальоннар» дигәнендә мин көрәш романтикасы һәм яңаны төзү уе белән балкыган канатлы революционерлар сафын күрәм. Бүгенге фән-техника революциясе солдатларын да сәхнәдә тамашачыны дулкынландырырлык романтик хис, корыч рух канатлары йөртсен иде. Сәхнәдә спектакль ахырында тамашачы күңелендә нәтиҗә буларак уянырга тиеш булган сүз, фикер күрсәтелә. Ә сәнгатьнең көче коры идеядә генә түгел. Спектакльдә проблема басуы тирән сөрелгән һәм чынбарлыкның кайбер кимчелекләре төбе-тамыры белән кузгатылган. Ә ул җирлеккә шытып чыккан фикерләр тамашачыны биләрлек сәнгать бакчасы чәчәгенә әйләнгәнме? Зур бер мәрмәр кантарын, гәрчә ул бик матур булса да, бу гүзәл кыз сыны дип, музейга куюны күз алдына китерә аласызмы? Сәхнәдә Д. Вәлиев геройларының кайнар бәхәсле публицистик диалогы, шиксез, барып чыккан. Ә сәхнә белән тамашачы диалогы?..
Шунысы куанычлы: Г. Камал исемендәге театр сәхнәсенә новаторлык рухы белән сугарылган әсәр менде.
18 декабрь, 1976
ДӨРЕС ЯШИСЕҢМЕ, ЗАМАНДАШ?
Кешелекнең олы бер иҗат җимеше – революция. Кеше аңы һәм рухының яктылыкка, киң бәхет юлына ташып чыгуы. Хәзер безнең җәмгыятьтә социаль каршылык, ясалма киртә– ләр юк. Ләкин искелек белән, яшәешнең үз ярында агышы өчен көрәш дәвам итә. Кешеләрнең үз эчләрендә. Көрәш фронты һәр кешенең йөрәгенә күчә. Күңеленең иң тирән агымнарына.
Татар дәүләт республика күчмә театрының «Кыр казлары артыннан…» дигән яңа спектаклен караганда, шулай уйлап утырасың. Проблемалы әйбер. Кискен конфликтлы.
Ара-тирә: «Бүгенге көндә көрәш юк инде», – дигән сүзләр ишеткәлисең. Хәтта әдәбият турында сөйләшкәндә дә. Кайберәүләр безнең әдәбиятның салмаклануын, тынычлануын шушының белән акларга тели. Юк. Болай түгел. Көрәш бара. Ул эчтә. Шагыйрь, прозаик фикеренең эчке агышында. Психологик тирәнлектә. Фәлсәфи, табигый бөтенлек ярына омтылуда.
И. Юзеев поэзиясендә – акыл, хис көрәше. Лирик герой үз-үзе белән, дөнья белән туктаусыз бәхәстә, көрәштә.
Ә драматургиясендә ул кешенең шушы тыныч агышлы тирәнтен көрәшен алга чыгарып, ачып күрсәтә. Кешенең эчке дөньясы текә бер борылышта бүтән кешеләр дөньясына нисбәтле рәвештә кайный, бөтерелә башлый. «Сандугачлар килгән безгә…» дигән моңсу комедиясендә төп геройның тыныч тормышы битарафлык, салкын акыл дөньясы белән чакмага-чакма килә. Компромисс юк.
Инде менә аның «Кыр казлары артыннан…» драмасы. Спектакльдә төп дикъкать тискәре тип булган Малик Бикташев дөньясын анализлауга юнәлгән. Шул ук көтелмәгән борылыш – күптән күрешмәгән абыйсы белән очрашу. Ачык көрәш. Тик бу юлы – соң чиккәчә ялангачландырып. Ата балага яисә туган туганга кылычка кылыч килер заманнар артта кебек. Ә юк, әнә Малик үз абыйсы Халикка балта күтәрә…
Төп герой Малик Бикташевның эчке, яшертен дөньясы юк. Ул бөтенләе белән тамашачы алдында. Йөрәге, аңы, дөньяга карашы белән. Тик ул тамаша залы алдында түгел. Хөкем залында. Спектакль аның яшәү рәвешен хөкем итә. Тамашачы хөкем итә. Чөнки ул үзе өчен генә яши. Аның улына машина алуы, хатынын «ефәк белән алтын-көмешкә» күмүе дә бары тик үзе өчен генә. Ул – үз-үзенә буа буган һәм суы күплеккә мактанган инеш сыман. Бактың исә, суы тынчыган икән. «Немецкий» пианино, «заграничный» өстәл, машина, яңа капка, «төтене бөтен авылга күрсәтеп ягылган» ак мунча, «бүтәннәрне көнләштерерлек чибәр» хатынлы булуы – болар һәммәсе аның күңелендә һәм телендә матди байлыкны белгерткән тәгъбир рәвешендә яши.
Спектакльнең режиссёры – ТАССРның атказанган сән– гать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Тумашев – конфликтны ике юнәлештә хәл итә. Малик Бикташевның дөньяга карашын, аның белән багланышта торган персонажларның аңа мөнәсәбәтен анализлый. Ә бу анализ үткәннәр, ата-бабаларыбыз тарихы җирлегендә ка– рала.
Тарих темасы әсәрдә абстракт алынмаган. Детальләштерелгән. Шундый бер деталь – көмеш битлек. Характерлар шуңа мөнәсәбәттә ачыла. Яңа капка баганасы чокырыннан табылган көмеш битлек Малик өчен «тапкан табыш – түләп алыш» кына. Ә Халик ата-баба нигезеннән чыккан битлекне халык рухы, халык күңеленең җыры, дастаны итеп күрә. Спектакльдәге бу күренеш үткән заманнар белән киләчәк арасындагы өзелмәс җепнең бер төене итеп алынган. Буыннар белән буыннар арасындагы эстафета, Рух эстафетасы итеп.
Бүгенге көн кешеләре халкыбызның прогрессив традицияләренә турылыклымы? Дөньяда яшәвеңне аклыйсыңмы? Нинди эшең белән? Халик авызы белән бөтен халык синнән: «Ни калдырдың син үзеңнән? Кемне тәрбияләп үстердең?» – дип сорамасмы?
Драманың бер-берсенә кара-каршы куелган идеясе баш геройларның исемнәрендә үк чагыла: Малик – мал иясе сүзенә, Халик халык мәгънәсенә туры китереп алынган. Бу каршылык көрәше спектакльдә сәхнә бизәлеше белән дә бирелә (художнигы – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе П. Баландин). Киң күңелле, бай рухлы Зөлхия карчыкның кыйшык өе белән тар карашлы, ярлы күңелле Маликның «хан сарае» кара-каршы тора. Араларында – бүгенгенең әхлак көрәше. Композитор Мәсгут Имашев та музыканы яхшылык, эчкерсезлек, мәхәббәт темасына теләктәш итеп куйган.
Актёрлар уены да контрастлык яссылыгында ята. Артистлар Хәлил Мәхмүтов – Маликны, Юныс Сафиуллин аның малае Римны үз уеннары белән хөкем итәләр. X. Мәхмүтов-Бикташев ишегалдында нык басып йөри. Горур. Кулының сөялгә, шуның аркасында кесәсенең акчага байлыгы белән. Кешенеке аңа кирәкми. Йорт салышкан өчен, Әкбәр акча алмый икән, кешенеке кирәкми – Маликка мең тәңкәне яндыру берни тормый. Тормыш муллыгын хәләл көче белән ясаса да, колхозныкы да «акмаса да тамганлыгын» артист әле такта башы, әле фанера кисәге күтәреп кайту белән ишарәли. Төнге каравылда торып, колхозда эшләгәнгә генә сабышкан кешенең бүтәннәр җилкәсендә дә яшәве шулай читләтеп әйтелә. Әйе, куллары сөялле булса да, андыйлар җәмгыять җилкәсендә яши. Зөлхия әбинең үзен үлемнән саклап калган һәм изге көрәштә шәһит булган улы Камилләр җилкәсендә. Моны ул үзе дә тоя, ахырда «хәләл көч», «сөялле кул», «мал» сүзләрен ул бик авыр, арыган кыяфәттә кабатлый башлый. Образ котылгысыз җиңелүгә якынлаша.
«Бер нәрсәсе булмаган» Халик Бикташев ролендә уйнаган ТАССРның атказанган артистлары Фердинанд Фарсин белән Гата Нуруллин образны икесе ике төрле чишә. Ф. Фарсинның Халигы – интеллигент, ыспай шәһәр кешесе. Кайдадыр симпозиумнарда йөри торган дәрәҗәле, акылның югары бер ноктасына җиткән галим. Шул ук вакытта Ф. Фарсин һәр галимдә була торган беркадәр сәерлекне дә шушы дәрәҗәгә бик табигый кушып уйный.
Гата Нуруллин Халигы – туган туфрак, туган җир белән араны өзмәгән галим. Археология эше аңа иген игү, печән чабу кебек гади бер вазифадыр кебек. Гади киенгән. Куллары – авыр эш кешесе куллары. Профессор дәрәҗәсенә ирешсә дә, моны, игенченең мул уңыш җыеп алуны тыныч кабул итүе кебек, табигый бер нәрсә дип кенә саный. Ул – шушы авылның җир астында күмелеп калган борынгы шәһәр-авылларны казып чыгарырга, халыкның анда-санда чәчелгән рухи байлыкларын тупларга җибәрелгән бер вәкиле генә сыман.
Ләкин һәр ике артист бер максатта уйный. Алар уенында Халик исеменә салынган мәгънә тирәнтен ачыла.
Режиссёр актёрлар уенын бердәм хәрәкәт төененә туплаган. Һәр деталь фикер һәм хис динамикасына буйсынган. Ясминә ролендә уйнаган ТАССРның атказанган артисткасы Исламия Мәхмүтова, Әкбәр ролендә уйнаган артист Наил Шәйхетдинов – спектакльнең драматик үзәгендә. Хис белән уйныйлар. Гади. Алар уенында катлаулы язмыш кешеләре чын тормыш белән яши. Күңелләрендәге хис яралары ачык. И. Мәхмүтова һәм Н. Шәйхетдинов спектакльнең идея агышын, оркестрдагы скрипкалар төркемедәй, тамашачы күңеленең иң нечкә хисләренә ялгап куя. Режиссёр артистлар X. Мәхмүтов, Ф. Фарсин белән Г. Нуруллиннар алдына үткәннәр һәм киләчәк багланышларының катлаулы фәлсәфәсен, кешеләрнең киләчәк каршындагы җаваплылыгын күрсәтү бурычын куйган. И. Мәхмүтова белән Н. Шәйхетдинов уенына шул фәлсәфәнең тормышта чагылышын гәүдәләндерү бурычы йөкләнгән. Малик Бикташевның бу дөньяда яшәмәве, бәлки тереклек кенә итүе шушы ике язмышның аңлашу кульминациясендә дулкынландыргыч булып килеп баса.
Спектакльдә халыкның үткәне белән киләчәге идеясе Зөлхия карчык (ТАССРның атказанган артисткасы Люция Фарсина), Халикның шофёры Ядкәр (артист Ринат Мифтахов), Дәринә (артистка Мария Чиякова), Рим (артист Юныс Сафиуллин) образларына да салынган. Л. Фарсина образны театрларыбызның сәхнәсендә татар карчыкларын уйнауның классик алымнарын кулланып иҗат итә. Якты, шигъри, эчкерсез, игелекле бер күңел дөньясын ачып бирә. Ә яшьләр – яшьләрчә хыяллы, дәртле. Алай да авторның алар арасындагы багланышларны, ничектер, башлангыч, төгәлләнмәгән хәлдәрәк калдыруы кайбер күренешләрдә, аерата финалда сүлпәнлек китереп чыгара. М. Чиякованың үз героена салынган идеяне ахырынача биреп җиткермичә, бер яссылыкта, үстерелешсез уйнавы, бәлки, шуннандыр. Ахырда Зөлхия әбинең үлүенә геройларның мөнәсәбәте үзенең эшләнешен көтә әле. Көмеш битлекнең рәсеме безнең бабаларыбыз йөзен дөрес чагылдырмый.
Тормышның ике кыйбласы бар. Берсе – ил, халык өчен яшәү. Бусы кешене кеше итә. Яшәтә. Бүген дә, киләчәктә дә. Икенчесе – шәхси мәнфәгатьне генә кайгыртудан гыйбарәт. Бу синең аң белән хисеңне капкында тота. Котылу юлы бер генә, – тар дөньяңны җимереп, яктыга, дөрес юлга чыгу. «Биредә Малик Бикташев яшиме?» – ди X. Мәхмүтов һәм «сугыш ветераны» дип яңа өй почмагына кадакланган язуны кубарып ала. – «Юк, яшәми». Артист язуга кунган тузанны сөртә. Малик Бикташевның тузан баскан күңелендә бүтән дөнья – халык һәм киләчәк файдасына караган чиста тәрәзә ачыла баруын ишарәли. Аның җанында да революция булачак. Актёр уены моңа ышандыра.
Әсәр тормышчан. Теле халыкның сурәтләү чараларына бай. Драматик кичерешләргә, бик табигый булып, нечкә юмор кушылып китә. Бу – спектакльгә җанлылык, җылылык биргән.
Гомумән, спектакль республика күчмә театрының репертуарында яңа бер бизәк буларак кабул ителә. Ул – театрның идея-эстетик юнәлешенең уңышлы дәвамы.
3 декабрь, 1976
ТОРМЫШ МӘГЪНӘСЕ ЭЗЕННӘН
Заманның әһәмиятле проблемаларын чагылдыруга, кешенең рухи дөньясын тасвирлауга корылган, тормыш каршылыкларын һәм бәрелешләрен характерлар диалектикасы аша күрсәткән әдәби әсәрләр театр сәхнәсенә, телевидение экранына гаҗәеп төстә ятып тора. Әдәби әсәрнең, тәнкыйтьче Г. Кашшаф атамасы белән әйтсәк, «икенче гомере» сәхнә осталары һәм режиссёрлар тормышның яңа катламнарын ачарга омтылганда, чынбарлыкның яңа эстетик кыйммәтләре белән кызыксынганда башлана. Гыйбрәтле характерлары булган зур әсәрләрнең театрда, телевидениедә кызыксыну уятуы табигый. Башлыча моның белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры шөгыльләнә. Ә менә бездә телевидение өчен махсус пьеса язу белән, гомумән, беркемнең дә шөгыльләнгәне юк, минемчә. Шуңа күрә телевидение спектакле яки фильмы куюның бердәнбер чарасы әзер әдәби әсәрләрне инсценировкалау һәм алар нигезендә сценарий язудан гыйбарәт.
Культурабыз тормышында әдәби әсәрләрне сәхнәләштерү һәм экранлаштыру күренешенә карата әдәбият һәм сәнгать тәнкыйтенең, җыеп әйткәндә, төпле тикшеренүе дә әлегә күренми. Моңа, җаваплы бер эш сыйфатында, кем булса да алыныр дип ышанасы килә.
Зурдан кубып сүз алып барырлык уңышларыбызны барлау һәм җыйнау игелекле эш булыр иде. Соңгы елларда гына да Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми», М. Әмирнең «Агыйдел», Г. Ахуновның «Чикләвек төше» повестьлары Татар дәүләт академия театрында сәхнәләштерелде. Элгәрерәк Ш. Камалның «Акчарлаклар»ы, Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар»ы «икенче гомер»ләрен яши башлаганнар иде. Казан телевидениесендә Ф. Хөснинең «Язмыш шуклыгы», В. Нуруллинның «Күпер чыкканда», «Яшьнәп үткән яшьлек», Ә. Баяновның «Тау ягы», И. Юзеевнең шигъри әсәрләре күп серияле телеспектакль яки фильм итеп куелды. Соңгылары арасында «Күпер чыкканда», «Тау ягы» әсәрләре нигезендә эшләнгән спектакльләр – иң уңышлылардан. «Тау ягы» телевидение фильм-спектакле Бөтенсоюз смотр-конкурсында җиңүче дә булып чыкты. Тәм табып, йөрәк утын салып иҗат иткәндә, язучыларыбыз, режиссёрларыбыз һәм артистларыбызның уртак хезмәте уңышка юлыгу мөмкинлеге бәхәссез. Театр режиссёрлары М. Сәлимҗанов, П. Исәнбәт һәм Р. Хаҗиәхмәтовның, Казан телевидениесенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясе режиссёры Ә. Зариповның әдәби әсәрне сәхнәдә үзенчәлекле, тормышчан, яңача яңгыраш белән, халык мәхәббәтен казанырдай осталык белән гәүдәләндерүдә шактый зур тәҗрибәләре бар.
Дөрес, әсәрнең композициясенә, эчтәлегенә тулаем иярү нәтиҗәсендә образларны тулы канлы итеп җанландыруга хилафлык кылынган очраклар да юк түгел. Вакыйганы, драма әсәрләрендәгечә, тамашачының хисе ташып чыгарлык дәрәҗәдә кайнарлык белән сугармыйча, сөйләмгә кору тамаша барышын сүлпәнәйтә. Чынбарлыкның иң актуаль мәсьәләләрен кеше тормышы, төп социаль күренешләр белән тыгыз бердәмлектә күрсәтү җәһәтеннән телевидениебез тамашачы алдында әҗәтле булып кала бирә әле.
Кешенең рухи дөньясын бүгенге көн мәсьәләләре белән берлектә күрсәтергә омтылу ягыннан Казан телевидениесенең яңа эше – язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Чоңгыллар» романы нигезендә эшләнгән күп бүлекле спектакль үзгә урын алып тора. Сценарийны автор үзе язган һәм аңа үз романының күптөрле проблемаларын кертергә тырышкан. Геройларның дулкынландыргыч язмышы ике – үткән һәм бүгенге көн яссылыгында, ягъни кичәге көн бүгенге авыл хуҗалыгындагы зур үзгәрешләр белән бердәмлектә гәүдәләнә. Нәтиҗәдә сценарий авторы һәм режиссёр Әхтәм Зарипов сәнгатьчә тасвирлауга нигезләнгән күп планлы спектакль иҗат итүгә ирешкәннәр. Монда производство проблемалары характерлар язмышына мөнәсәбәттә чишелә. Тик кайбер идеяләр, фикерләр, сөйләнгән сүзләр генә драматик хәрәкәткә әверелми калган.
Бу спектакльнең җаны-тәне геройларның социалистик үзгәртеп корулар һәм әхлакый идеаллары өчен көрәшен сурәтләүдән гыйбарәт. Тамашаның төп көче, иң зур максаты менә шуның белән кыйммәт. Тормышның бүгенге дәрәҗәсе, халыкның бүгенге рухи байлыгының асылында ни ята? Революциядә капма-каршы полюсларда торган Әюп һәм Гайзуллалар нәселен дәвам иткән бүгенге совет кешеләрен, социаль, әхлакый һәм мораль яктан килештереп яки килештермичә, ни тота? Роман социалистик чынбарлыкның, кеше тормышының, яшәү һәм үлемнең мәгънәсен катлаулы, фаҗигале язмышлар аша тасвирлый. Спектакль авторлары, һәр хәрәкәт, һәр ишарәнең эчке саллылыгына ирешергә омтылып, төп игътибарны шушыңа юнәлтәләр. Без кешеләрне үзгәрткән социалистик революция ялкынын һәм бүгенге яшәүнең кайнар сулышын көчле сизәбез. Артистлар Н. Әюпов (Әюп), И. Баһманов (Гайзулла), Л. Фарсина (Хөббениса), Ф. Хәйруллина (Таҗылбанат), Р. Таҗетдинов (Талип, Кәрам) характерлар көрәше эчке динамикада бирелгән күренешләрдә төгәл уйныйлар.
Ә спектакльнең конфликт үстерелешенә хезмәт итмәгән кисәкләрендә бу һәм башка актёрларның өзлексез офтанулары, чәчрәп торган «театральлек» башлана. Режиссёр инсценировканың кичерешләр акцентын, логик басымны актёрлар уенында кульминация булырлык итеп корып җиткермәгән урыннарда бу бигрәк тә күренеп тора.
Интерьерның гадәттән тыш саран җиһазландырылуы (вакыйга кайда гына бармасын – шул ук стеналар, буяп ясалган агач өй, картина, урындыклар, тәрәзә пәрдәләре, телефон…), музыкаль бизәлешнең күп очракта әсәрнең рухына ятышып бетмәве дә тамашачыны тормыш дөреслегеннән читләштереп куйгалый. Икенче төрле әйткәндә, телевидениенең мөмкинлекләре тиешле дәрәҗәдә кулланылмаган урыннар да бар. Романның кызыклы тормыш материалы спектакльдә драматик бөтенлек хасил итмәгән әле. Шунлыктан тамаша агышының ритмы бозылгалый, көе бүленеп-бүленеп калгалый. Артистлар уенының бер ритмга корылып җитмәве дә шуннан килә.
Югыйсә спектакльдә дулкынландыра торган һәм төгәл, пөхтә детальләр белән ныгытылган уңышлы урыннар юк түгел. (Гайзулланың чүлмәк тотып, уллары-кардәшләренә алтын тәкъдим итеп йөрү күренеше – шундыйлардан.) Әмма күңеленнән бер очырган кешелек хисен кайда югалтканлыгына үлеме алдыннан гына төшенүче Гайзулла образын иҗат иткән И. Баһмановның, тормыш мәгънәсен традицияләр пакьлегеннән аерылгысыз итеп караучы Хөббенисаны гәүдәләндергән Л. Фарсинаның уеннарына тәңгәл килердәй уеннарга бу спектакль ярлырак булды.
Хәлбуки М. Хәбибуллинның «Чоңгыллар» романы нигезендә эшләнгән телевидение спектакле иң әүвәл тамашачыбызны һәм шулай ук иҗат көчләребезне чираттагы яңа тәҗрибә белән баетты. Инде киләчәктәге эзләнүләр шушы тәҗрибәне халкыбыз күңеленә хас хисләр, тойгыларга бай сәнгать чаралары белән тулыландыруга алып килсен.
«Чоңгыллар» әсәренең экрандагы чагылышы хакында төрле фикерләр кузгалуы ихтималын күздә тоткан хәлдә, йомгаклап, шуны әйтәсе килә: без киң полотнолы әсәрләр кую юлында яңа бер омтылыш белән очраштык. Илебездә колхозлар төзелүгә 50 ел тулып килгән бер вакытта «Чоңгыл– лар» әсәренең телевидениедә күрсәтелүе, һичшиксез, хуплауга лаек.
Режиссёр Ә. Зарипов катлаулы язмышларны үтемле чаралар белән сурәтләүгә торган саен кыюрак, нәтиҗәлерәк якын килә алуын тагын бер кат раслады. Без аңардан тагын да зуррак уңышлар көтәргә хаклы.
1 март, 1979
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?