Текст книги "Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4"
Автор книги: Әхәт Гаффар
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 16 (всего у книги 51 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]
БӨЛҮ
Былтыргы ел Көнбатышта бөлгенлеккә төшкән – банкротлашкан – предприятие һәм фирмалар саны белән рекордлы булды. Бельгиядә, мәсәлән, конкурентлык «сугышы»ның кискенләшүе нәтиҗәсендә 2700 компания бөлде. Япониядә бу сан 15 565 кә җитте. Аларның әҗәте – 2 триллион 450 миллиард иена.
«Милли культурабызның күренекле әһеле белән былтыр гамәлдән чыккан фирмалар арасында нинди бәйләнеш бар?» дип сорарсыз. Гаҗәбе дә шунда шул – бар. Сүз драматургның «Банкрот» комедиясе һәм аның Г. Камал исемендәге театрда куелышы хакында. Ничә ел элек язылган әсәр. Мәгәр кичә генә язылгандай үткер. Вакытлы куелыш һәм гаять заманча яңгыраш.
Хөрмәтле укучы һәм тамашачы «Банкрот»ның бөлгенлеккә төшү хакында түгеллеген яхшы белә. Киресенчә, ул бер эшкуарның баюын сөйли. Һәм ничек итеп! Көлеп, сатирасы белән көйдереп. Парадокс: Сираҗетдин Гыйлаҗетдин улы Туктагаев, баеган, дәрәҗәсе арткан бер мәлдә, рухи яктан бөлгенлеккә төшә, кеше буларак юкка чыга. Әсәрнең яшәүчәнлеге һәм мәшһүрлеге, ә спектакльнең заманчалыгы шунда. Капиталист эшкуарларның баюы гына түгел, бәлки, тулаем үсеше кешелеклелек сыйфатының кызганыч хәлдә калуы, рухи, әхлакый бөлгенлеккә төшүе хисабына бара. К. Маркс, моңа үтергеч бәя биреп, «капиталист үзенең баюы хакына атасын сатарга, табыш проценты арткан саен, бөтен кешелекне таптарга әзер тора» дигән иде. Ә Г. Камалның Сираҗетдин Туктагаевы бер төн эчендә 102 мең табыш эшли, ягъни ун тиенен бер тәңкә итә. Һәм автор аны, моның хакына хәтта үз-үзен кеше буларак бетерүдән бер тамчы да чирканмаган мәхлук итеп тасвирлый. Ул, акча дигән шайтанны иярләр өчен, акылын «заклад»ка салып тора – «шаша». Аңа ышаналар. Чөнки ул яшәгән дөнья акылсызлык белән тулган, анда чыннан да шашкан кеше «акыллы»лардан акыллырак. Сираҗетдин тирәсендәге кешеләр үз мәнфәгатьләрен шашар дәрәҗәдә кайгырта. Акылдан шашу чиренең йогышлы вируслары аларның аңын да, җанын да биләп алган. Һәрхәлдә, режиссёр П. Исәнбәт аларны шулай күргән һәм спектакльне гротеск белән сугарган. Бу исә комедиягә сугышчан рух биргән.
Дөрестән дә, зур табыш артыннан куу шашканнарның чабышын хәтерләтмимени? Империалистик илләрдәге хәрби промышленность комплексына табышның иң зурысы эләгә. Кеше үтерергә иң яхшы корал әзерләүчеләргә – иң күбе. Алар да шашкан лабаса. Сираҗетдин Туктагаевның, үз-үзен әхлакый үтереп, иң зур «калҗа» эләктерүе дә – шушы шашканлыкның үткәндәге бер тамыры. Ә уенчыклар яки музыка кораллары эшләп чыгара торган Көнбатыш фирмаларының былтыр «көймәләренең комга терәлеп калуы» хәзерге заманның әнә шул тамырдан үсеп чыккан авыру җимеше инде.
«Банкрот» спектакле миндә, актёрлар уены белән ләззәтләнү хисе генә уятмыйча, шушындый уй-фикерләр дә кузгатты. Миндә генә дә түгелдер…
Режиссёр белән артистлар спектакльнең, Г. Камал бәйрәме уңаеннан куелган тамаша рәвешен генә алмыйча, зур гомумиләштерүгә ия заманча яңгырашлы чыгуына ирешкәннәр. Бу – күктән төшкән уңыш түгел. «Банкрот»ның сатирик куәте соңгы елларда Ж. Мольерның «Тартюф», В. Шукшинның «Гайрәтле кешеләр» дигән әсәрләре нигезендә куелган «Суган суфые» һәм «Әшнәләр» спектакльләре тәҗрибәсе нигезендә әзерләнде. Ничек кенә булмасын, спектакльнең режиссурасы һәм башкарылышында «Суган суфые»н куйган П. Исәнбәт тәҗрибәсенең тагын да үсешенә тап буласың.
Шушының дәлилләреннән берсе – тулаем спектакльнең һәм геройларны уйнаудагы, образларның иҗат ителешендәге берничә катламлылык. «Банкрот» киңәйгән, тирәнәйгән. Текстны кыю уку, кыю төстә тасвир кылу әсәргә яңа бизәкләр өстәгән, үткерлек биргән, динамика белән баеткан. Мәсәлән, режиссёрның кибетче Мөхәммәтҗан образын эпизодик хәлдән арындырып, сүзсез герой итеп үзгәртүе генә дә Н. Ихсанова башкаруындагы Гөлҗиһан, А. Камалетдинова уйнавындагы Хәдичә, урыны-урыны белән хәтта Р. Шәрәфиев иҗат иткән Сираҗетдин образларын да тамашачыга тулырак, катламлырак, мәгънәлерәк рәвештә тәкъдим итәргә мөмкинчелек биргән. И. Хәйруллинның исә ике-өч сүзле кечкенә генә рольдә тулы бер социаль катлам тибын ачып салган актёрлык осталыгына сокланмый мөмкин түгел.
Режиссёрның әсәргә киң иҗади якын килүе Җамалетдин Туктагаев образына да яңа яңгыраш биргән. Ә. Шакиров алдына беркадәр киң күңеллелек сыйфатына ия Җамалетдинне Сираҗетдиннәрнең, шашкан дөньясында бермәл югалдырып калдыру, ләкин ахырда бүреләр арасында бүречә генә яшәргә мөмкин икәнлегенә «төшендерү» бурычы куелган. Бүтән геройлардан аермалы буларак, Ә. Шакиров героена әүвәл күпмедер теләктәшлек белән карыйсың. Артист аны кеше бәласен җаны-тәне белән кабул итә торган итеп сурәтли. Тик ахырдан Мәскәү доверенныйлары (Г. Фәтхуллин, Б. Әшрәпов, Ш. Бариев) һәм Василий Дмитриевич (СССРның халык артисты Ш. Биктимеров) белән энесенең мал-мөлкәт өчен бүреләрчә сугыша башлавы Сираҗетдиннәрнең котырган акчалары ни бәрабәренә табылуына чын нәфрәт уята. Бары тик бер урында – Василий Дмитриевичка бераз алданрак җикеренә башлавы белән генә Ә. Шакиров образ логикасы үсешен кирәгеннән артык тизләтә, эзлеклелеккә хилафлык китерә. Ә, гомумән, Ә. Шакировның уены спектакльдәге образлар арасында иң эре энҗеләрдән дигән фикер уята. Ул иҗат иткән образга тышкы ялтырау гына түгел, ә эчке бер балкыш хас.
П. Исәнбәт тамашачы күзе алдыннан үзенчәлекле, кызыклы геройлар – характер һәм типлар үткәрү белән тулы бер социаль җыелма күрсәтүгә ирешкән. Актёрларның шәхси үзгәлеккә ия уеннары ахыр чиктә көчле бер ташкынга охшаш күптөсмерле һәм полифоник ансамбль булып берләшә. Г. Камалның бүгенге көн драматургиясе һәм сәхнәсе өчен беркадәр үтелгән нәрсә дип санарга мөмкин булган күп санлы сүлпән монологлары һәм диалоглары бу спектакльнең үзенчәлекле алымы дәрәҗәсенә күтәрелгән, ә артистлар тарафыннан төп бурыч сыйфатында оста башкарылган. СССРның халык артисты Ф. Халитов иҗат иткән Гарәфи, Г. Шамуков гәүдәләндергән Доктор, Г. Камалова уйнаган Нәгыймә, А. Галиева башкарган «Туганым», Н. Дунаев сурәт иткән Камалетдин Туктагаев, Г. Исәнгулова, Д. Нуруллина, Ф. Әхтәмова уенындагы кунаклар, Ф. Хәйруллина, М. Хәйруллина, Ф. Әкбәрова, З. Зарипова тәкъдим иткән асрау кызлар, Г. Шәрәфиев, И. Әхмәтҗанов, Д. Касыймов күрсәткән кибетчеләр – шундыйлардан. Пьесада «хәрәкәткә саран» рольләрне режиссёр һәм артистлар җанлылык белән өреткәннәр, аерым-аерым чыгышларны әсәрнең төп идеясен ачу өчен буйсындырганнар. Аларның актёрлык осталыгы моңа тулысынча ирешергә мөмкинлек биргән.
Бу җәһәттән төп рольләрдә уйнаган Р. Шәрәфиев белән Н. Ихсанова иҗаты уңышлы чыккан. Беренче нәүбәттә артистлар, текстны пөхтә кулланган хәлдә, фикерне төгәл бирүгә ирешүләре белән сокландыра. Аның соңында аларда сүзләрнең мәгънәви катламын эзләп һәм җиткереп уйнарга тырышу көчле. Моннан кала, бу ике артист уенына нечкә юмор, күтәренке бер җиңеллек хас. Тагын алар гүя тамашачыга үз геройлары хакында: «Менә бит нинди начар кешеләр, ә?» яки «Без моны уйнап кына күрсәтәбез, менә нинди тамашаларның да булуы ихтимал дөньяда!» – дип эндәшәләр сыман. Бу нәрсә аларга тамашачылар күңеленә бөтен барлыклары белән үтеп керергә мөмкинлек бирә, шушы сизелер-сизелмәс шартлылык уенга өстәмә мәгънә, бизәк өсти. Мондый гротеск әсәр һәм геройларның сарказм рухлы урыннарын аерата көчле басым белән аерып күрсәтә, шуның белән тамашачыда аларга логик игътибар хасил итә. Р. Шәрәфиев үз героен шашкан бер аферист итеп уйный, шул ук вакытта ул моны бары тик уен гына икәнен искәртергә дә өлгерә, нәтиҗәдә үзен үзе фаш иткән берничә катламлы образ иҗат итүгә ирешә.
Логик басым, геройларның характерына мәгънәви бәя белән карап уйнау һәр ике артистның бу спектакльдәге җитди уңышы дип нәтиҗә ясарга нигез бирә. Тик алай да бер урында – Сираҗетдиннең «терелүен» тасвирлаган өлештә – Р. Шәрәфиев характерга игътибары сизгерлеген югалтып җибәрә – «терелү» артист тарафыннан да, димәк, тамашачы тарафыннан да анализланмыйча кала. Бу ашыгычлыкны режиссёр да күреп җиткермәгән әле.
Тамашачыда вакыйгага һәм характерлар үсешенә логик игътибар хасил итүгә тагын музыка да булыша. Ф. Әбүбәкеровның спектакльгә музыка белән керткән иҗат өлеше дә шушыңа хезмәт итә. Ә милли музыкабызга бик үк хас булмаган чит интонацияләр сәхнәдә бара торган вакыйганың гротеск төсмерен арттыра, аларга тискәре бәя бирә.
Рәссам Ә. Тумашевның сәхнәне бизәве уңышлы. Лабиринтны хәтерләткән, тынчу читлеккә охшаган конструкция һәм геройларның шунда адашкандай йөрешләре аларның мәңгегә акча лабиринтының тоткыны хәлендә читлектә калганлыгына ишарәли, алар яшәгән дөньяның тотрыксыз һәм «төрттең исә ишелергә торган стена» икәнлеген белдерә, һәрхәлдә, спектакль барышында ул шулай кабул ителә. Тагын бер куанычлы күренеш: костюмнар бик отышлы, характерларга яраклаштырып уйланган, зәвыклы тегелгән һәм спектакльнең динамикасына, күтәренке рухына уңай йогынты ясап тора.
«Банкрот» заман мещаннарына чын, тулы тормышның бүтәнчә икәнлеген искәртеп торган спектакль сыйфатында төп театрыбыз сәхнәсендә байтак гомер хезмәт итәр дигән өметтә калырга тулы нигез бирә. Чөнки әсәр – яңача, заманча, Галиәсгар Камалча һәм камаллыларча.
23 гыйнвар, 1979
УЙ ҺӘМ ГАМӘЛ
Олы Әшнәктә спектакль була дигәч, гаҗәпсенеп, бераз сәерсенеп киттем. Алтмышынчы елларда заманына күрә үтә әйбәт, ипле итеп төзелгән клуб тәмам тузган, таушалган, балалар бакчасы ябылган ич инде. Әнә былтыр да, быел да урта мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керердәй бала-чага юк. Яшьләр кичләрен әллә ни йөрми, халык телевизор карый. Күрше күрше белән йөрешми. Шулай булгач, нинди спектакль икән ул, дип шиккә калдым.
Бактың исә, биредә Мәдәният йорты бар, эшли икән. Әлеге дә баягы балалар бакчасын шулай үзгәртеп куйганнар. Менә бит хикмәт: ике буштан бар ясаганнар.
Үз исемемдәге урам буйлап узып барышымда, Мәдәният йортының директоры Фәнзилә ханым Рисаевага шушы хәл хакында сүз каттым.
– И-и Әхәт абый! – диде ул. – Тулыр-тулмас ун елга уналты спектакль премьерасы күрсәттек инде без! Шуннан соң күпме тапкыр уйнаганбыздыр инде – санаган юк. Әле күпме концерт бирәбез!
Карасана, күз тимәсен! Пьеса ияләре үзләре дә белеп торсын әле, язганнары хәрәкәттә, бәрәкәтле икән бит дигән ният белән, озынгарак китсә дә атап китү мәслихәттер. Әйтик, Ф. Ярул– лин: «Мәхәббәт яңгыры», «Әнә килә автомобиль», «Койрыксыз сандугач»; Т. Миңнуллин: «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Ак тәүбә, кара тәүбә», «Күрше кызы Фәния»; А. Гыйләҗев: «Шикәрем син, балым син»; Г. Насрый: «Яшел эшләпә»; Т. Закиров: «Яучылар», «Капкадан чыккач – егет»; С. Шәкүров: «Туган туфрак»; М. Әмир: «Тун ачуы»; Ю. Әминов: «Өти балак», «Уҗым бозавы»; Ә. Гаффар: «Язлар моңы», «Бер картлыкта, бер яшьлектә». Яшерен-батырын түгел: болар – «алдым-бирдем» генә түгел, ә бәлки, татар драматургиясенең үткәне белән киләчәге бит. Драмасы да бар, комедиясе дә, күп пәрдәлесе дә, бер пәрдәлесе дә. Әсәрләрдәге хикмәтле язмышларны, төрледән-төрле холык-фигыльле каһарманнарны иҗат итеп күрсәтү. Моны театр дөньясында артистларга карата «амплуа» диләр. Ә ул исә җиңел түгел.
Бу юлы авылыбыз һәвәскәрләре үз сәхнәләрендә Туфан Миңнуллинның «Аерылабыз, хуш инде» дигән пьесасы нигезендәге спектакльләрен күрсәтте. Беләсезме, илдәге атаклы, мәшһүр күпме театрның үрнәген күргән, алар турында күпме язган каләм иясе буларак, мин дә, җыелган халык та аларның тамашасын ошатып, куанышып карадык. Рәхмәт йөзеннән артистларны ничек атамыйча калмак кирәк инде? Менә алар: урта мәктәп директоры Фәрит Сәйфетдинов, Фәнзилә белән укытучы Әнәс Рисаевлар, китапханәче Гөлфия Мөхәммәтшина, шушы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фирдәвес Садриева, күмәк хуҗалык әгъзалары Галимулла Хафизов белән Зәмзәмия Сәгытдинова. Әлбәттә инде, академия артистлары белән чагыштырмалы түгел-түгелен. Әмма ләкин шушы төбәктән «чыккан» атаклы Бибинур Галиуллина (Олы Солтан), татар хатын-кызларыннан беренче профессиональ баянчы Миңҗамал Мазунова (Олы Әшнәк), бүгенге күренекле артистлар Рауза Хәйретдинова (Түбән Ырга), Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй (Олы Солтан) каны сеңгән, күрәсең: уеннары гади, иң мөһиме – ихлас. Кем әйтмешли, булдыралар, күз тимәсен. Әгәр дә бүген авыллар бетә, халыкның рухи дөньясы таркала, чери дип уфтанабыз икән, шул борчуга күрә бу һәвәскәрләрнең тырышлыгына фәкать афәрин дияргә, рәхмәт әйтергә генә кирәк.
Үзенә күрә бер «аулак өй» сыман узган әлеге тамаша ахырында яшьләр концерт биреп җырлады, биеде дә әле.
…Тик җанга тигән, кызгану хисе уяткан бер күренешне сурәтләмәсәм, сыйфатламасам, бар булганына битараф төстә «әппәр» әйтүче кыяфәтендә генә калырмындыр: иркен бер бүлмәле Мәдәният йортының түшәмендә шәрә сигез ут янып тора; алты тәрәзәгә корылган пәрдәләр затлы булса да, гардиннары юк; тамашачыларның утырган урындыклары – озын-озын такта эскәмияләр генә. Яшьләр баян, музыка үзәге, затлы гына бер телевизор булмауга зарланып утырды. Шуларны кәгазьгә теркәп, «Әшнәк» күмәк хуҗалыгының идарә рәисе Илшат Закировка тапшыруларын сорадым. Биргәннәрдер, шәт. Шуларны юнәтергә дә хәл-әхвәлдән килмәгәч, бу ни була инде тагын? «Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла» дигәндәй, район хакимият башлыгы Равил Хәйруллин да моңа күз-колак салырдыр дигән өметемне теркәп куюым шикелле булсын. Компьютер куеп, анда мәктәп укучылары төрле үз уеннары белән мавыгып утырсалар да зыян итмәс. Тернәкләнергә ният ителсә, алардан башка кая баш имәк, ормак кирәк?
Җитмәсә, әнә башкалабыз Казанның 1000 еллыгын дөнья күләмендә билгеләп үтәргә җыенабыз. Моның өчен миллионнарча сум акча бүленгән. Ә югыйсә ошбу Олы Әшнәк авылы Казанның үзеннән дә өлкәнрәк бит. Ярый, моннан унике ел элек аның 750 еллыгын Сабан туена биргесез бәйрәм тантанасы рәвешендә уздырган идек. Ул зиратыбыздагы мәгълүм чыганак булган кабер ташындагы язудан алып кына ич әле. Галимнәр, археологлар раславынча, төбәктәге борынгы Кашан каласы Болгар дәүләтендә дөнья тотып утырган заманнарда, биредә дә шәһәрчек торган ич (археолог Альфред Халиков), моңа язмалары инде танырлык хәлдә калмаган кабер ташлары, кәс астындагы төрбә (галимнәр Илшат Хәлиуллин, Әнвәр Хәйри), әүвәлге изгеләр зираты да шаһит ич…
Әлхасыйль, спектакль барышында да, соңра да уема килгән теләкләрем, ниятләрем шушылар иде.
2001
«ТАТАРЧА» ӨЙЛӘНЕШҮ?
Игътибарыгызны берничә санга юнәлтергә рөхсәт итегез, хөрмәтле укучылар. Ун мең кешегә исәпләгәндә, 1950 елны өйләнешү – ил күләмендә 116, аерылышу 4 әү булган. Инде 1977 елны 107 пар хөрмәтенә туй мәҗлесләре үткәрелгән, тик, «холык-фигыльләре туры килмәү» сәбәпле, 35 пар аерылган икән.
Драматург Хәй Вахит үзенең чираттагы әсәрендә шушындый гаять җитди мәсьәләгә мөрәҗәгать иткән. Үзенең соңгы җыры рәвешендә иң якын дусларына – тамашачыларына – соңгы әсәрен – «Талак, талак!» дигән комедиясен – тормыш сафлыгына, мәхәббәткә мәдхия җырлап язган. Әйтергә кирәк, Г. Камал исемендәге академия театры Хәй Вахит истәлегенә багышланган бу «Талак, талак!» спектаклен драматург иҗатына матур бер аккорд кую сурәтендә тәкъдим итә.
Холык-табигате белән җор, шаян булган Хәй Вахит бу әсәрендә дә үзенең какшамас иҗат идеалларын – яманлыкка каршы юнәлтелгән яхшылык, битарафлык белән килешмәс актив рух кыйбласы, һәртөрле мещанлыкны кире каккан социалистик чынбарлык сафлыгы өчен көрәшүне тагын бер мәртәбә алга куя. Куеп кына да калмый, ә бәлки, шуны дәгъвалый, таләп итә. Бүгенге кайбер яшьләрдә мәхәббәткә, гаиләгә беркадәр җиңелчә караш тамыр җәю кебек (әүвәлрәк телгә алынган саннар шулай әйтергә нигез бирә) тискәре күренешкә каршы Хәй Вахит тормыштагы ямьсезлекләрдән көлеп көрәшә. Аның иҗаты тайпылышсыз төстә шушы бурычка хезмәт итүе белән үзенчәлекле.
Гүзәлия белән Зәкәрия рольләрен уйнаган Ф. Әкбәрова һәм С. Мифтахов дуэтын шушы нисбәттә әсәрнең дә, спектакльнең дә «йөзек кашы» диясе килә. Чөнки ул Хәй Вахит идеясенең, аннан соң спектакль авторларының режиссёр М. Сәлимҗанов, рәссам Ә. Закиров, композитор Ф. Әхмәтов, биюләрне куйган Г. Скалозубовның – бу эшен җыйнап бәяләргә мөмкинчелек биргән уртак сыйфатларга ия. Вакыйганың бераз гына маҗаралы, күпертелгән булуы, тамашаның тыелгысыз дәрте, мизансценаларның гадилеге, музыканың нәфислеге, актёрлар уенының романтик рухы, кояшның бер тамчы чыкка сыйган чагылышына охшап, шушы дуэтта күренде. Бигрәк тә Ф. Әкбәрова кичерешләргә бай уены һәм вокаль мөмкинлеге белән үзен зур сәләткә ия артистка итеп танытты.
Бу дуэтның уңыш сәбәбен иң әүвәл Ф. Әхмәтов язган көйдән дә эзлисе килә. Ул бик милли көйнең матурлыгы, моңлылыгы артистларны үзеннән-үзе пластик хәрәкәтләргә әйдәп тора.
Спектакль музыкага мул. Ул тамашаның ачыктан-ачык уенга, эксцентрикага корылган рухын, жанр бөтенлеген тотып тора. Җыр хисләрнең иң югары ноктасы җиткән чагында – геройларның сүзләре инде көчсез калган мизгелләрдә башланып китә.
Гөләндәм белән Мирсәет көе спектакльнең төп «камертоны» вазифасын үти. Анда бер-берсен сөйгән яшьләрнең сөенеч чаткысы да, бер-берсенә юл куймауларына карата ирония фразалары да, сагынышуларын белдергән моңлы вальс төсмере дә бар. А. Гайнуллина һәм А. Хафизовның җырлау сәләтләренең билгеле бер чиктә торуы сәбәпле генә, музыкадагы Гөләндәм белән Мирсәет темасы бар көченә яңгырамый калган. Хәер, бу ике артистның үз рольләрен шигъри бер хистә уйнап чыгулары образлар чишелешен ахырынача җиткерергә мөмкинчелек биргән.
Яңа өйләнешүчеләр Рәшидә белән Зөлфәтнең (Ф. Хәйруллина, Ш. Бариев) тыелгысыз тойгыларын яки Фатыйма белән Шәйдулланың (Р. Хәйретдинова, Н. Әюпов), бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, онытыла башлаган хисләренә кире кайтып, тыйнак кына шаярышып алуларын сөйләүче музыкаль «ачкычлар» сәхнә вакыйгаларын күтәренкелектә, риясызлыкта тоталар, диалоглар арасындагы лирик «сулыш алулар» төсендә кабул ителәләр.
Рәссам Ә. Закировның чираттагы иҗат эше дә спектакль рухына тәңгәл килеп тора. Ул әсәрнең «төп умырткасын» тәшкил иткән вакыйганы саран, мәгәр төгәл мәгънә белән белдерергә омтылган һәм шуңа ирешкән дә. Бер-берсен яратучы ир белән хатын – Мирсәет белән Гөләндәм өч ай инде аерым яши. Арткы олы рәсемдә – ике колхоз җирен чикләп аккан балыклы елга, ике колхоз арасындагы ызан күренеше шушыңа бик аваздаш. Ләкин аларның аерылышу сәбәбе – гап-гади бер аңлашылмаучанлык, шартлы уен гына. Арттагы рәсемнең картадагыча шартлы билгеләр белән тулып торуы – шуңа ишарә.
Спектакльдә хәрәкәт ике катлы бина баскычларында бара икән, моны, бердән, геройларны бер-берсенә якынайткан йөрәк юлы дип аңларга була. Режиссёр аны шулай кулланган да. Баскычларны тоташтырган күперчек геройларны татулаштырган, кавыштырган мәйдан булса, теге яки бу якның бәхәстә әле берсе, әле икенчесе өстен чыгуын геройларның югарыда яисә аста торулары билгели. Режиссёр шушындый гади генә урында да тамашаны эксцентрик, җанлы итеп корган, шул ук вакытта шартлылык белән чынбарлыкны якынайтып, аерылгысыз итеп күрсәткән. Бу исә геройларның «кыл өстендә» торган язмышларын драматизм һәм комизм яссылыкларында тыгыз үреп күрсәтергә мөмкинлек биргән.
Шартлы патетика (мәхәббәттә аңлашулар) һәм реаль «җирләштерү» (намуслылык турындагы бәхәсләр, тәҗрибә станциясе ихтыяҗлары) тамашаның образлы тукымасына тигез ятып тора, бөтенлек хасил итә. Калку, үтемле акцентлар (басым ясап күрсәтүләр) артистлар уенында шактый уңышлы табылган һәм кулланылган. (Дөресен әйткәндә, тамашаның кайбер көпшәк урыннарын артистлар осталыгы гына каплап тора да инде.) Р. Сәлахов, Н. Әюпов, Р. Хәйретдинова, Ш. Бариев, З. Зарипова режиссёр куйган бурычны үтәп чыга алганнар. Хәтта кайчак аларның уены импровизация төсмерен дә алып китә. Шул ук вакытта аларга чама тойгысы да җитенкерәми әле. Бигрәк тә Р. Әхмәрова, Д. Ильясов, Ә. Хисмәтов, X. Җәләлов уеннарында характерлар диалектикасының тормышчанлыгы ышандырып бетерми торган урыннар күп.
Бу нәрсәдән килә?
Хәй Вахитның башлыча фабулага корылган пьесаларында логик яктан кимчелекле урыннар булгалый. Шундыйлардан берсе – геройларның сәхнәдән авторның үз теләге яисә вакыйга корылышы таләп иткәнгә генә югалып торулары. Аларның сәхнә артындагы язмышы да автор, – димәк, тамашачы – тарафыннан анализланмый кала. Кайбер чакны вакыйга барышы кайсыдыр ки персонажның теге яки бу фактны «белми калуына» корыла. Моның белән психологик халәт дөреслеге бозыла. Бу водевильдә әлеге «үзенчәлек» тагын өстенлек итә. Режиссёр һәм артистлар аны күзгә артык бәрелеп тормастай итеп «шомартырга» тырышканнар.
Тамашада халкыбыз гореф-гадәтенә сыешып бетмәгән тыйнаксызлыклар күзәтелде. Әйтик, читләр барында егет белән кызларның интим вакытта гына була торганча итеп кочаклашу-үбешүләре, кызларның егетләрне кочакларга «ыргылып» торулары (гәрчә махсус рәвештә гротеск итеп алынсалар да!), исереклек галәмәте, ир-ат белән ир-ат үбешүе күренешләре безнең әдәпкә сыешып бетми. Ап-ачык текст белән әйтелгән гыйш-гашрәт фигылен белдерүче мәгънә-ымнарны күңел кире кага. Боларның барысы да милли театрыбызның бу өлкәне тасвирлаудагы тыйнак, тирән зәвыклы традицияләренә ихтирамсызлык төсендә бәхәсле карала. Театрыбыздагы һәртөрле уңышлы яңалыкка хәерхаһлы булган, аларны ышанып кабул иткән, хәтта аларны дәгъвалаган хәлдә, мондый «яңалыклар»ның хаҗәтлеген күрмибез. Ә менә төш күренеше (бию) бик лирик, җылы, матур, зур әдәп белән эшләнгән ләбаса.
Шуны да әйтәсе килә: әсәр теленең сәнгатьчәлектә иң төп чараларның берсе икәнлеген театрыбыз әһелләре хәтердә нык тотсыннар иде. Югыйсә Татар академия театры сәхнәсендә тәгъбир сафлыгы, гыйбарәләр, әйләнмәләр чисталыгына дикъкать актив рәвештә кими бара. Төгәлрәге, тагын да җәһәтрәк активлык белән турыдан-туры күчермә сүзләр (калька) яки күчереп, көч сарыф итмичә генә «татарчалаштырылган» (димәк, бозылган) чит сүзләр яулап, сәхнә теле корама юрган хәлен ала. Еш кына «Тормышта шулай була», «Гади кешеләр шулай сөйләшә» дигән аклануны ишетәсең. Әйе, сәнгать «гади кешеләр» өчен хезмәт итә. Тик «гади кешеләрчә» түгел инде, җәмәгать! Шуңа күрә тел зәвыгы мәсьәләсе хөрмәтле режиссёрларыбыз тарафыннан тормышчанлыкка омтылуның мөһим бер чарасы итеп каралсын иде.
«Талак, талак!» спектакле – милли театрыбызның актёрлык осталыгы тагын бер кат чагылган яңа әсәр. Без сәхнәдә шат геройлар язмышы белән очраштык, аларның характер булып җитешүен күрдек. Спектакль өйләнешү-аерылышу мәсьәләләрен җайга салу рецепты бирүне күздә тотмый, билгеле. Аның төп максаты тамашачыда юмор очкыны кабызу, ә барыннан да бигрәк, аның күңелен күтәрүдән гыйбарәт. Шушы күзлектән караганда, театрның яңа эше игътибарга лаек.
10 март, 1979
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?