Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 13


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 13 (всего у книги 51 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

ТЕАТР –ЗАМАН КӨЗГЕСЕ

ЙӨРӘКНЕҢ СҮНМӘС УТЫ

Үзе азатның гына сүзе азат.

Мостай Кәрим

Кешелек яшәгәндә, аны Прометей образы һәрчак дулкынландырачак. Борынгы грекларның мифларына караганда, ул, имеш, кешелекне барлыкка китергән. Алай гына да түгел, ул кешелеккә мәңге сүнмәс ут биргән. Шуның белән бергә җирдә үзгәртеп кору рухы өргән зат.

 
…Җирдә ут ярала.
Шушы ут тәненә күкләрдәге
Илаһи ут җанын кушамын да
Кешеләргә бирәм. Ул
                                яктылык
Кемгә төшсә, шул үлемсез булыр.
…Әйе, мин хәл иттем, Зевс утын
Җирдәге ут белән кавыштырып,
Заманның асылын үзгәртергә.
 

Мостай Кәрим, Прометей турындагы мәңгелек темага алынып, бу идеянең революцион башлангычын шушы сүзләр белән ачып бирә. 2500 еллар элек Эсхил тарафыннан язылып, шуннан соң ничәмә-ничә буын язучылары дәвам иткән бу темага драматургның яңадан алынуын зур иҗат кыюлыгы дип карарга кирәк. Аның тагын бер (һәм бусы иң зурысы) кыюлыгы – теманы гаять заманча ачуында, Прометей образын һәм аның идеясен заманның, бүгенге көннең иң актуаль сәяси, социаль һәм әхлак проблемаларына аваздаш итеп ачуында.

СССР Дәүләт премиясе лауреаты Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей!» трагедиясе Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында заманчалыкка бик турылыклы төстә сәхнәләштерелгән. Бу спектакльнең идеясен һәм куелу формасын кыска гына итеп әйтергә кирәк булса, М. Горькийның «Минем өчен революционер… Прометей утын йөртүче» дигән сүзләрен искә төшерергә мөмкин. Театрның әлеге спектакль белән СССР халыклары драматургиясе һәм театр сәнгатенең III Бөтенроссия фестивалендә катнашуы да бик үзенчәлекле, бөтен асылы белән аңа ябышып тора.

Мостай Кәримнең иҗат куәсе бу әсәрендә яңа бер көч белән күренә, һәм бу иң элек аның әлеге трагедиясендәге идеянең, образларга салынган фикерләрнең, әйткәнебезчә, заман таләпләренә аваздаш булуында. Эсхил да шулай язган. Ә М. Кәрим бу темага үзенчә, яңача – диалектик якын килә. Бу нәрсә спектакльнең режиссёры – БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лек Вәлиевнең трагедияне сәхнәгә кую рәвешенә дә хас.

Спектакль үзенчәлекле булуы белән безнең сәхнәбезгә яңалык та алып килә бугай. Шунысы да бар: безнең татар тамашачысы моны кабул итәргә әзер. Бу сезонда гына Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясе һәм М. Кәримнең бу трагедиясе нигезендә эшләнгән спектакльләр әнә шул яңача куелу рәвешләре белән үзенчәлекле. Димәк, театр – үсеш юлында. Ә «Ташлама утны, Прометей!» спектакле – бу юлда яңа бер үр.

Кешелекне һәрчак биләп алырлык һәм аны мәңгелек кызыксындырачак фикерләрне М. Кәрим образларга һәм тасвирлау чараларына оста сала. Зевс һәм Прометей образлары бәрелешендә золым белән яхшылык көрәшә. Бу – трагедиянең бер юнәлеше. Икенче бер сүз юнәлеше – һәм бусы драматург өчен трагедиядә иң төп, мөһим идея – Прометей белән Адәмшаһ, Прометей белән кешеләр багланышына салынган. Прометей белән Адәмшаһ арасындагы каршылыкка һәм көрәшкә дөньяны үзгәртеп коруга багышланган идеянең кешеләр тарафыннан ничек кабул ителүе турындагы фәлсәфә салына. Ә тормыш диалектикасы шуны күрсәтә: бу – гаять каршылыклы процесс. Кайчак иң рәхим-шәфкатьле идеяне дә кешеләр тарихи сәбәпләр аркасында соңлабрак кабул итүчән. Көрәшнең җиңеп чыгуындагы даһилык – шунда.

Гомумән, трагедиядә хәзерге тормышның төрле өлкәсенә кагылышлы бик күп фикер, проблема алынган, һәм алар сәнгатьчә югарылыкта чишелеш тапкан. Аның драматургия нигезе шуның белән үзенчәлекле һәм кызыклы. Бу исә режиссурага да, сәхнә бизәлешенә, актёрлар уенына да зур бурыч йөкли, шул ук вакытта зур мөмкинлекләр дә бирә. Режиссёр Лек Вәлиев, рәссам Әхәт Закиров, музыка эшләнешен башкарган Фуат Әбүбәкеров әлеге бурычны һәм мөмкинлекләрне драматургия материалына турылыклы, лаеклы үтәп чыккан. Сәхнәнең һәр карышы әсәр идеясен ачуга хезмәт итәрлек файдаланыла, һәрбер актёр диярлек образларның характерына, аңарга салынган фикергә туры китереп сайлап алынган.

Актёрларның уены турында гомуми фикер йөртсәң, аларга күп мәгънәлелек, бурычны фәлсәфи җирлектә ачарга омтылыш хас. Әсәрнең эчтәлегеннән чыгып һәм чынбарлыкны күздә тотып, режиссёр алар уенында театральлек белән табигыйлекне бергә бәйләп алып бара. Әйтик, Зевс образын РСФСРның атказанган артисты Әзһәр Шакиров күтәренке рухта чишә икән, Прометей образын РСФСРның атказанган артисты Ринат Таҗетдинов бик «җирләштереп» бирә. Образлар чишелешендәге капма-каршылык ТАССРның атказанган артисты Хәлим Җәләловның Гермес ролен, ТАССРның халык артисткасы Наилә Гәрәеваның Агазия ролен уйнавында чагыла.

Әгәр ТАССРның атказанган артисты Наил Дунаев Гефест Алла образын җир кешесенә хас гаять кешелекле трагедия кичерешләрен салып, аларны тышка чыгарып уйнаса, ТАССРның атказанган артисты Равил Шәрәфиев Адәмшаһ образындагы трагедиялелекне күтәренке, романтик сәнгатьчәлек белән, фәлсәфи җирлектә күрсәтә. Шушыңа якын янәшәлекне Афродитаны уйнаган Рузия Мотыйгуллина уены белән Фемида ролендәге ТАССРның атказанган артисткасы Нәҗибә Ихсанова уены арасына да куеп була.

Мостай Кәрим образларының үзенчәлекле сыйфатлары – аларның гадилегендә, максатчанлыгында, саллылыгында һәм, шул ук вакытта, сурәтләгән каһарманнарының тирән яткан каршылыгында. Бу исә режиссёрга, артистларга динамикалы, үстерелештә ачыла торган тарихи холык-фигыльләр иҗат итәргә мөмкинлек биргән. Драматург, мәсәлән, үз-үзеннән гаять канәгать булган каты бәгырьле тиран Зевсны бик кырыс буяулар белән тасвирлый. Әзһәр Шакиров әлеге образны шул рәвешчә һәм образның каршылыклы эчке дөньясына басым ясап иҗат иткән. Бу образ идеясендә артист бүгенге фашизмга, хәрби диктаторларга, империализм фәлсәфәсенә хас янәшәлек күрә һәм, аны сатирик рәвештә фаш итеп, тиранның эчке фаҗигасен ачып биреп уйный.

Әзһәр Шакиров әлеге образны эшләгәндә, башлыча трагик тасвирлау чараларына мөрәҗәгать итсә, шушы ук рольдә уйнаган РСФСРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров исә аны көндәлек җирлеккә бик якынайтуга игътибар итә. Аның Зевсы – иң элек, үз тиранлыгын тирәнтен аңлаган һәм аны котылгысыз кирәк дип кабул иткән реаль властька таянган көч. Ш. Биктимеров иҗат иткән бу образның сәнгатьчә көче шунда: тамашачы аның сурәтләнүе аша кеше хокукын ничек кирәк шулай таптаган империалистик идеологиягә нәфрәтләнә, аңында, җанында аңа каршы аяусыз көрәш ача. Әле күптән түгел генә Әлмәндәр кебек комик образны гаҗәеп осталык белән гәүдәләндергән артистның инде капма-каршы амплуада күренүе һәм үз бурычын үтәве, шиксез, сокландыра. Татар дәүләт академия театрындагы актёрлык сәнгатенең көче шунда тагын бер кат чагыла да инде.

Ринат Таҗетдинов Прометей образына лирик җылылык биргән, әмма эчке ныклыкны, какшамаслыкны ул куе буяулар белән, басым ясап күрсәтә. Аның Прометеен тирән ихтирам белән кабул кылып карыйсың. Бу, мөгаен, драматург, шагыйрь Мостай Кәримнең үз каһарманын инкыйлаби рухка охшатып тасвирлавыннандыр. Р. Таҗетдинов башкаруындагы образ халык өчен көрәшче, һәртөрле изүгә һәм каты бәгырьле булуга каршы чыгучы, һичнинди килешүне кабул итмәс кеше булып килеп баса. Ул гәүдәләндергән Прометей үзенең бөек идеясен тормышка ашыру һәм кешеләр бәхете хакына аңлы рәвештә һәлакәткә бара. Бөек яңарышчылар рухында тәрбияләнгән Җәлилләр, Карбышевлар, Матросов-Мөхәммәтҗановлар, Газинурлар рухында көрәшкән һәм җиңгән, шулар үрнәге рухында яңа җәмгыять төзүче буынны бу бик ышандыра, һәм Р. Таҗетдинов иҗат иткән бу образ фикере белән аңны били, тәэсире белән йөрәкнең сүнмәс утына әйләнә.

Образны чишү ягыннан Равил Шәрәфиев уены үзенчәлекле. Адәмшаһны М. Кәрим, төп идеясенә нисбәтле рәвештә, Прометейга капма-каршы куя. Прометей утының кешеләргә ни китерәсен белгән тәкъдирдә, ул аңа каршы чыга. Чөнки, драматург фикеренчә, ул кешеләр арасында тоткан урыны белән җирдәге Зевс булуга – тиранлыкка якынлашып килә. «Инде горурлыгын җуйса, кеше – кеше түгел, бер хәшәрәт, имгәк», – ди Зевс кешеләр турында. Адәмшаһка, үз хакимлеген саклар өчен, шушы кирәк тә инде – кешеләрнең үз фаҗигале халәтләре белән килешүләре.

 
Үзе азатның гына сүзе
                            азат –
Ә азат сүз исә куркыныч –
Ирексездән сүзе утсыз
                            төтен,
Колның теле барыбер
                            богаулы, –
 

ди Зевс.

Адәмшаһка шушы кирәк – кешеләрнең караңгылыкта йокымсыравы. Прометей аңлы рәвештә һәлакәткә барса, Адәмшаһ кан-кардәшләренә аңлы рәвештә хыянәт итә. Бу хыянәтне финал күренешендә актёр үтә оста күрсәтә. Образның әхлакый сукырлык нәтиҗәсендә җиңелүе бик ышандыра.

Трагедиядә, асылда, лирик башлангыч өстенлек итә. Бу тамашачыны бөтен вакыйганың фаҗигаи чишелешенә әзерли, аның үзгә рухын билгели. Җир кызы Агазия шулай сурәтләнә. Наилә Гәрәева һәм Алсу Гайнуллина бу образны җылылык, нечкә хисләр җирлегендә хәл итә. Шуңа күрә Прометей белән Агазия күренешен Р. Таҗетдинов белән Н. Гәрәева балеттагы шикелле хәрәкәтчән җиңеллектә, гаять рухланып уйныйлар, һәм шуның белән алар спектакльнең иң матур, иң камил урыннары буларак күңелдә калалар да. Кеше матурлыгы, кеше горурлыгы, кеше даһилыгы Наилә Гәрәева белән Алсу Гайнуллина уенында гүзәл, кабатланмас бер ягы белән ачыла.

РСФСРның атказанган артисткасы Шәхсәнәм Әсфәндиярова белән артистка Фирдәвес Әхтәмова, ТАССРның атказанган артисткасы Гөлсем Исәнгулова, ТАССРның халык артисты Һидаят Солтанов, артист Роберт Әбүлмәмбәтов һәм башкаларның уенына характерларны эчке яктан җентекләп тикшереп, спектакль идеясен тирәнтен аңлап уйнау хас. Шулай ук режиссёрның халык күренешләрендә уйнаган артистлар алдына куйган таләбе, идеясе һәм аның тормышка ашуы үзенчәлекле. Яшь аллалар ролендә чыгыш ясаган Г. Шәрәфиев, Р. Галиәкбәров, С. Мифтахов, мойралар ролендә уйнаган ТАССРның халык артисткасы Г. Камалова, ТАССРның атказанган артисткалары А. Харисова, Р. Әхмәрова, шулай ук халык күренешләрендә истә калырлык, кыска-кыска мизгелләрдә дә портрет-образлар иҗат иткән Р. Шамкаев, Г. Җамалиева, ТАССРның халык артисты Г. Фәтхуллин, ТАССРның атказанган артисты Н. Әюпов, артист И. Хайруллинның иҗатлары ихтирамга лаек.

Билгеле, спектакльдә ахырынача хәл ителеп җителмәгән кебек тоелган урыннар, детальләр дә бар. Ләкин аларның кайберләре драматургия материалы (мәсәлән, беренче бүлекнең беркадәр таркаулыгы), кайберләре режиссёр бурычы, кайберләре тамашачының кабул итү үзенчәлекләренә бәйле. Костюмнар бик тәэсирле, әсәр рухына туры килә. Алай да, аларны әсәрдә сөйләнелгән ил җирлегенә тагын да якынлаштырырга мөмкин. Шулай ук спектакльнең алдагы эшләнеше дәверендә драматургия материалының татар теле ягыннан да кабат-кабат каралырга кирәклеген искәртәсе килә.

Трагедиянең академия театрында куелуы башкорт һәм татар сәнгате арасындагы үзара элемтә, үзара баетышу тарихына нәүбәттәге бер сәхифә булып язылыр. Ә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театрының баш режиссёры Лек Вәлиевнең бу спектакльне килеп куюы әлеге элемтәне яңартып җибәрүе белән бик истәлекле буларак кабул ителә.

1 апрель, 1977
ХХ ГАСЫР УЛЛАРЫ

Үлемнән соң да яшәү бар бит әле.

М. Җәлил. Безнең гасырның 42 нче елы.

Җәлил һәм анык көрәштәшләре халкыбыз аңында шулкадәр дә тере икән ки, без аларны хәтта үлемнәренә дә кул чабып озата алабыз икән. Моңа Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Моңлы бер җыр» дигән спектакле дәлил. Үз улларының үлеменә сокланган һәм аларны үлемсезлеккә алкышлап озаткан халык бәхетле, шуңа күрә үзе дә үлемсез инде ул.

Драматург Т. Миңнуллин, режиссёр М. Сәлимҗанов һәм театр коллективының бу уртак иҗат эше сәхнәбездәге мөһим һәм күренекле факт буларак кабул ителә. Рәссам А. Кноблокның динамикалы, сәхнәне бөтенләе белән колачлаган декорациясе, Ф. Әбүбәкеровның музыка бизәкләре ритмы спектакльнең тышкы йөзен тәшкил иткән, күрсәтелә торган вакыйганы җыйнаклаган, тулыландырган.

Онытылмас риваять

Җәлил һәм җәлилчеләр… Бернинди вакыт тузаны кунмас асыл затлар. Мәңгелек хәтер йолдызлары. XX гасырның үзләре яшәгән һәр сәгатен киләчәгебез җырына әверелдергән чын Кешеләр. Вакыт йөзенә һәм кешелек бурычына тугры калганнар гына елмаеп үләргә җөрьәт итә. Алар язмышына бөтен кешелек тарихының фаҗигале каршылыклары һәм кеше даһиеның чиксез көче сыйган. Алар хакында уйлаганда, вакыт туктап кала. Үткәннәр дә, бүгенге көн дә, киләчәк тә бергә кушыла.

«Моңлы бер җыр» пьесасының герое булган яшь шагыйрь дә вакытны туктатып торган кебек уйланып кала. Спектакль авторлары безгә шул шагыйрьнең фантазиясен, хыялын, уйларын, иҗат газабын күрсәтә. Драматургның Әлмәт театрында «Ай булмаса, йолдыз бар» дигән драмасы нигезендә куелган спектакль дә шушы ук рәвештәрәк иде. «Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең бөеклеге нидә, батырлыкларының чыганагы кайда?» – яшь шагыйрь шундый сорауны фәлсәфи планда алып, аңа җәлилчеләр язмышына бәйле кешеләр турында тамашачыга сөйләү белән җавап бирә башлый. Хәлбуки тамашачының җавабы әзер. Ул иптәш Л. И. Брежневның Муса Җәлил турындагы мәгълүм сүзләрен белә, Г. Кашшаф, Р. Мостафин кебек күренекле әдәбият белгечләре һәм фидакяр эзтабарларның китаплары белән таныш, ул сәхнәдән Н. Исәнбәт, Р. Ишморат пьесаларын, экранда фильм карады, Н. Җиһанов операсын тыңлады, Ш. Маннур, Г. Әпсәләмов романнарын укыды…

Бәс, шулай булгач? Әмма спектакль таныш вакыйгаларны, охшаш ситуацияләрне яңача чагылдыру белән аклана, йөрәккә уелып кала, драматургның публицистик хикәятен тамашачыга хәзерге заманның шигъри риваяте сурәтендә тәкъдим итә. Сәнгати яңалыгы, димәк, заманчалыгы шунда.

Үткәннең моңлы һәм канлы вакыйгасы бүгенге көн шагыйренең зиһенендә романтик томан белән өртелеп бирелә. Рива– ять – булган хәл хакындагы объектив хакыйкать ул. Спектакльнең үстерелеш өлеше беркадәр озын булса да, Ланфредини, Розенберг, Шәфи Алмас, Хыянәтче, Ана, Җәллад күренешләренең һәркайсы Җәлил һәм җәлилчеләр сурәтләнгән кыска, камил күренешне калку итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. Унбер җәлилченең үлем көтеп яткан сәгате күренеше режиссёр һәм артистлар тарафыннан татар театрының сыналган традицияләре нигезендә, гражданлык җаваплылыгы белән иҗат ителгәннәр.

Куанычлы бер яңалык та чагылып китә. Унбер каһарман характеры тасвирланса да, сәхнәдә бер образ – җәлилчеләр дигән күмәк, гомуми портрет пәйда була. Бер төенгә төйнәлгән рух. Совет коммунистларының гомуми образы. Ахыр килеп, сәхнәдә татар милләте вәкилләренең гомумиләштерелгән портреты. Моңа драматург, режиссёр, рәссам һәм артистлар һәр геройның үзенә генә хас шәхси холык-фигылен чагылдыру, һәркайсына тәгаенләгеч шәхси детальләр табу белән ирешкәннәр. Шуңа карамастан сәхнәдә революцион хисле, буйсынмас, горур, каһарман, вөҗданы мәңгелектән-мәңгелеккә саф халыкның үзедер кебек. Сөекле Ватан үз уллары белән алар– ның үлем сәгатендә бер хис, бер тән, бер җан булып берегә. Р. Таҗетдинов, Р. Сәлахов, Ә. Шакиров, И. Баһманов, X. Җәләлов, Н. Гарифуллин, Ә. Хисмәтов, И. Әхмәтҗанов, Д. Касыймов, Ш. Галиуллин, Г. Шәрәфиевләрнең уены героик, оптимистик фаҗига тойгысы белән тәэсирләндерә.

Җәлилчеләр янәшәсендә А. Хафизов уйнаган Ланфредини образы да тәмам ачылып китә. Бу өлештә герой башлыча сүзсез, әмма артистның тасвирлау алымнары – үстерелештә, төгәл уйланган, психологик каршылыклы характер логик дөрес сайлана.

Ватан хисе яшь шагыйрьнең фантазиясендә Муса белән аның анасы очрашкан күренештә тагын да аныклана төшә. Гадәти, ләкин олы хис, кичереш күтәренкелеге, ана белән улның тыйнак кына сөйләшүе. Ананың Муса каршына йөгереп төшүеннән кала, В. Минкина белән Р. Җиһаншина халыкчан, традицион итеп уйный. В. Минкина иҗат иткән Ана образы туган өй кебек җылы, аналар гына пешерә белгән коймак шикелле, җанга ятыш. Р. Җиһаншина кырысрак, аның шатлыгы-кайгысы эчендә, тирән яшеренгән, тик ул сирпелеп, ташып тора. Шуның белән фаҗигалерәк, нәфрәтлерәк, тормыштагыча. Ананы «Ватан» төшенчәсе белән тагын да якынайтыр өчен, эскәмиясе янына бер каенмы, канәферме, тупылмы җитми. Бүтән геройларның вакыйгага катнашу урынын белдергән мәгънәле детальләр кулланыла лабаса. Спектакльнең стиль эзлеклелеге хакына моны тулыландыру кирәк.

Сак бул – битлек!

Җәлилчеләрнең үз-үзләрен корбан итү бөеклегенә капма-каршы куеп, автор Хаин образын язган. Н. Дунаев аны фаҗига төсмере биреп уйный. Бу – дөрес. Йөзе антик трагедия битлеген хәтерләтә: киң елмаю яки газаплы чырай. Мескен күз яше яки мәкер. Ш. Бариев уенындагы Хаин салкын канлырак, астыртын, явыз. Н. Дунаев герое, – гәрчә ул хакта пьесада сүз булмаса да, ахыр килеп, сугыш корбаны, үз җанын озаграк гомер сөреп калу бәрабәренә очсыз бәягә саткан кызганыч бер бәндә. Ш. Бариев Хаинендә моннан битәр аңлы, җәлилчеләрнең яшерен эшчәнлеген фаш итүне максат итеп куйган фашист агенты да чагыла. Бу артистның уены драматик хис куелыгына мул. Һәр ике артист уены да спектакльнең тукымасына туры килә, бер-берсен тулыландыра.

Хаин – идеясезлек корбаны (хәер, идеясезлек – үзе дә бер идея). Безнең милләтебез арасында хаиннәр – сирәк очраклылык, без аларның битенә алар тумас борын төкереп куйганбыз. Спектакльдә җәлилчеләрнең Хаин битенә күмәк төкерүе – халкыбызның хыянәтне күрә һәм кичерә алмавына мәгънәле бер ишарә, режиссёрның халкыбыздагы соклангыч һәм мәгърур сыйфатны сизгер тоемлап чагылдыруы.

Ә җәллад булу – фашизмның төп сыйфатларыннан берсе. Ш. Биктимеров башкаруында Җәллад фашизмның коточкыч портреты рәвешендә сыйфатлана. Артистның бөтен килеш-килбәте фашизмны гәүдәләндерә, аңа ачы сатира, пародия. Ул аның биологик һәм идеологик череклеген, җирәнгечлеген тасвирлый, тиранлыкның котылгысыз иярчене икәнлеген искәртә. Ул образны гомумиләштерә дә: аның җәллады бүгенге көнне дә булырга ихтимал, һәм ул, чыннан да, бар.

Спектакльдәге Розенберг Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен хәтерләми. Яшь шагыйрь үз хыялында аны хәтерләргә мәҗбүр итә. Гәрчә Розенбергка үз доктринасының тамырына балта чапкан җәлилчеләрне һичшиксез хәтерләтү кирәктер. Югыйсә аларны Империя суды мөнбәренә менгереп хөкем итмәсләр иде. «1944 елда фашизмның театраль пропагандага мөмкинлеге юк иде инде. Р. Мостафинның документларга нигезләп дәлилләвенчә, җәлилчеләрдән гестапо шефы Мюллер шәхсән сорау алган, аларга үлем җәзасы хөкеме чыгарылган карарны раслап, рейхсминистр Гиммлер үзе кул куйган. Ә Розенберг хәтерләми. Алай да бу образ драматург һәм Ф. Кульбарисов тарафыннан, асылда, спектакльнең фараз жанры кысасына ярашлы иҗат ителгәннәр. Бу образның идея-эстетик йөген арттырасы бар әле, ул шагыйрь сорауларына төгәл җавап биреп, димәк, ачыклык кертеп җиткермәде. Аны күзаллавына шагыйрь үзе дә үкенеп кенә кала.

Немец-фашистларның милли политикасына сукырларча ышанган Шәфи Алмас Г. Шамуков уенында сәнгатьчә җәлеп итү көченә ия. Беркатлы милләтчелек корбаны. Ул көлке, шул ук вакытта кызганыч та. Артист тапкан образ буш идея белән мавыккан кеше психологиясен төгәл чагылдыра. Һ. Солтанов, характерга җитдилек төсмере биреп, аны баета төшкән. Чыннан да, Шәфи Алмас кебек милләтчеләрнең хыялы тормышка ашкан булсамы? Аларның, Г. Шамуков героенча, кәмит кешеләре генә булмаслыгы шиксез. Моңа милләтчеләрнең Бөек Ватан сугышы чорындагы кара һәм канлы эшчәнлеге – саллы дәлил.

Хәер-фатиха

Әсәрдә бар нәрсә шагыйрь фантазиясендә чагылганча күрсәтелә. Пьесада аңа утыз яшь. Җитди шагыйрь өчен тәмам җитлегү чоры. Әсәрдә тасвир кылынган шагыйрь үз алдына куйган байтак сораулары һәм аларга җавап эзләү рәвеше белән, спектакль герое Муса Җәлил бәяләгәнчә, унбиш яшьлек үсмерне хәтерләтә. Аның фантазиясендәге Ана Мусага: «Сине ниндидер бөеклеккә ирешкән диделәр», – ди. Муса, яшь шагыйрь ягына карап: «Бөеклекне белеп бетермәгәннәр әйтә аны, әнкәй», – дип җавап бирә. Тик Җәлил һәм җәлилчеләрне язу хыялына бирелгән утыз яшьлек шагыйрь аларның бөеклеге нидә икәнен аңларга, батырлыклары чыганагының кайда икәнен белергә тиеш иде. Җәлил – татар халкы үз күкрәгендә горур йөртә алырлык каһарманлык һәм моң ордены ул. Җәлилчеләрнең алтысы – шагыйрь. Барчасы да, асылда, спектакльдәге шагыйрь яшендә. Әйтергә кирәк, алар үзләренә кадәрге бөек һәм күренекле шагыйрьләребезне тиешенчә аңлаганнардыр. Шулай итеп, спектакльдәге шагыйрь образы беркадәр бәхәсле.

Аның каравы, аңарда тормыш дәрте кайнап тора, ул зур омтылышлар, таләпләр белән яши. Аның тормышны аңлау дәрәҗәсе белән шушы дәрте, омтылышлары драматик каршылыкка керә, үзенең замандашлары фәлсәфәсе белән Мусаларның гади, бөек, тыйнак көрәш философиясен спектакльдә үзара чагыштырмада күрсәтергә мөмкинлек бирә. Шагыйрьнең үз-үзе белән эчке көрәше («язаргамы, юкмы?») образның үсү диалектикасын тәшкил итә, Муса Җәлилнең акылга, гаделлеккә, гуманизмга ышанычы шушы образда тантана итә. Р. Таҗетдинов Мусаның шагыйрьгә хәер-фатиха бирү күренешендә бу тантананы зур рухлану һәм осталык белән чагылдыра алды. Куанычка, И. Хәйруллин да яшь шагыйрь образын гражданин, шәхес дәрәҗәсенә җиткерергә тырышып уйнады.

Батырлык үзе матур

Спектакль авторларының идеясе ачык, сурәтләүләре төгәл. Рәссамның вакыйга урынын коруы мәгънәле. Җәлилчеләрнең тимер рәшәткәләр итеп ясалган тасмаларны җиңел генә этәреп килеп чыгулары отышлы – фантазия төрмәләргә керә, богауларны чишә; җәлилчеләр рухы чикләүгә сыймый, буйсынмый. Үлемгә таба югары менү һәм гильотинага иң әүвәл Җәлил күтәрелү тәэсирле. Тик соңгысы шуннан артмый да. Тарихта үлемгә беренче булып Гайнан Курмаш атлый, спектакльдә моны төзәтү сорала. Җәлилчеләрне сурәтләгәндә, үзебезнең аларның көрәшүләре һәм үлемнәре алдында әҗәтле булуыбызны, алай гына да түгел, җаваплы да икәнлегебезне онытмыйк – һәркайсы алдында! Чөнки һәркайсы – XX гасырның Прометейлары. Батырлык матурлауга мохтаҗ түгел.

Бәхәсле, хәтта килешеп бетәсе килмәгән урыннар тагын бар. Тоткыннарның киемнәре дөреслеккә туры килми. Болай алар гадәти тоткыннарга охшаганнар. Ә бит алар – хәтта фашистик министрлыкларга кадәр үтеп керә алган, киң тамыр җәйгән яшерен хәрби оешма җитәкчеләре. (Бу җөмләдән Р. Таҗетдинов уены аерылып тора. Мусасы – нык куллы, корыч ихтыярлы, тәвәккәл командир, партия хезмәткәре.) Инде бу хәлдә дә рәссам А. Кноблок, иң киме, политик тоткыннарның төрмә яки концлагерьда йөрткән тамгасын күрсәтсен иде. Нинди генә хыялга бирелмә, хәтта сәхнә шартлылыгы хакына да документальлеккә тугры калу зарур – җәлилчеләр конкрет шәхесләр ләбаса.

Җәллад үлемгә дәшкәндә, аларның чиратлашып аякларыннан башмакларын салулары һәм ниндидер тылсымлы бер пөхтәлек, дисциплина кушканча сәкегә тезеп (И. Баһманов Симаевы башмак йөзендәге тапны җиңе белән сөртә дә) калдыруларын кабул итеп җиткерәсе килми. Совет гаскәри формасы булса – бүтән хәл! Тоткын киеме яратуга түгел, бәлки нәфрәткә генә лаек! (Ә менә X. Җәләловның баш киемен, кирәге бетүен белдереп, –«барыбер киселәсе баш!» – бармаклары очыннан төшереп җибәрүе – матур табыш.) Гомумән, шул баш киемнәрен салып калдыру гына да җитәр иде.

Бу спектакльне карагач, тагын бер кат Муса Җәлил һәйкәле янына барып басасы һәм, баш киемен салып, чәчеңне бәхет дулкыны сыйпап үтүен тоясы килә.

10 март, 1981

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации