Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 51 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ХАЛКЫБЫЗ УЛЫ

Бу көннәрдә Казан һәм республикабыз, Ватаныбызның барлык халыклары белән бергәләп, бөек язучы Максим Горькийның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтә. Ул үзе болай дип язган: «Мин Нижний Новгородта туганмын, ә рухи як– тан – Казанда». Шуңа күрә без аны үзебезнең якташыбыз дип йөртәбез. Ул – халык язучысы. Каләмен үз халкының маңгай тиренә һәм канына манып язган язучы. Горький шундыйлардан. «Кеше – горур яңгырый!» – аның бу тәгъбире азатлык, хөррият, инкыйлаб (революция) көрәшчеләренә, халыкка эчәр су кебек иң кирәк чагында әйтелгән.

Казан – гаҗәеп шәһәр. Сүз уңаеннан «Безнең шәһәребездән күпме революционер чыкканлыгын беләсезме?» дип сорыйсы килә. Әлбәттә, беләсез булыр. Ә менә ник шулай икәнен беләсезме соң? Шушы хакта уйлаганыгыз бармы икән?

Безнең ата-бабаларыбыз сулаган һавада иреккә сусау рухы һәрвакыт күп микъдарлы булганга, дип әйтергә мөмкин. Ул Пугачёв белән Бәхтияр Канкаев, Салават Юлаев восстаниесенә кадәр үк җыела башлаган. Моңа кадәр өч дистә еллар элек үк (аңарчы да байтак) Акай һәм Килмәк, Карасакал һәм Батырша батырларның баш күтәрүләре ду килгән. 1735–1740 елларда гына восстаниегә кушылган 696 татар-башкорт авылы яндырылган, 16893 кеше үтерелгән, 9194 хатын-кыз һәм бала-чага алпавытларга коллыкка сатылган, 3236 кеше каторгага җибәрелгән. Казан губернасында гына да 536 мәчетнең 418 ен җимереп ташлаганнар. Ә аларның һәркайсы янында берәр-икешәр милли мәктәп, мәдрәсә дә булган бит. Халыклар социаль һәм милли изүне күтәрә, күрә алмаган. Декабристлар восстаниесендә дә дистәләрчә якташларыбыз катнашкан.

Казан шәһәренең Ватаныбыздагы беренче марксист Николай Федосеев, народниклар Вера Фигнер, Николай Кибальчич, большевиклар В. И. Ленин, Н. Э. Бауман, X. Ямашев, Я. М. Свердлов, С. М. Киров, М. Вахитов, А. И. Рыков (Лениннан соң совнарком председателе) исемнәре белән бәйле икәнен без яхшы беләбез һәм моның белән горурланабыз. Алар арасында кешеләрне горур булырга өндәгән Алексей Максимович Горькийны да атау бик куанычлы. Ул инде Казанка, Кама һәм Идел елгалары өстендәге акчарлаклар гына ирекле булуын, ә кешеләрнең тормыш төбендә яшәгәнен бик яхшы белгән. Һәм «Кеше – горур яңгырый!» дип, «Лачын турында җыр», «Давыл хәбәрчесе турында җыр» язып, патша белән аның ялчыларына каршы көрәшкә күтәрелергә өндәгән. Бу җырларны ул «Балачак» һәм «Малайлыкта» дигән әсәрендә тасвирлаган газап-михнәтләрне башыннан кичергәч, Казанда тормыш университеты үткәч язган.

Дөньяны тамырдан үзгәрткән Ленин – әле Владимир Ульянов чагында, тормышны төптән аңлаган Горький – әле Алексей Пешков вакытта, Казанның Державин бакчасында кайчандыр эленеп торган «Этләр белән татарларга керү тыела!» дигән шакшы язуның ни икәнен белмәгәннәрме соң?! Алар соңыннан, бергә очрашкан вакытларында, революция турында чиксез күп әңгәмә корганнар, бәхәсләшкәннәр. Шунда, ихтимал, Казанны, заманында Алексей Максимович пешергән икмәкләрне, милли күмәч-калачларны да искә төшерми калмаганнардыр. Һәр икесе дә – Идел бөркетләре ләбаса, һәр икесе Казанда үз университетларын үткәннәр. Ленин студентларның данлы сходкасында катнашкан, сөргенгә сөрелгән Горький листовкалар басуга, таратуга булышкан, төрмәгә ябылган.

Чын интернационалистлар булган бу даһилар безнең яхшы күңелле, тыйнак, көчле рухлы, чиста уйлы халкыбызны яратканнар, хөрмәт иткәннәр, аның борынгы тарихын, мәдәниятен яхшы белгәннәр. Ленин татар милләтенең белемле, грамоталы икәнен язган. Ә Горький аңа мондый бәя биргән: «Аек акыллы, чиста, эш сөючән, күңел йомшаклыгын максатка ирешүдәге тырышлык белән бәйли ала торган татар халкын мин бала чагымнан ук белеп киләм».

Ленин да, Горький да рухи һәм көрәш көзгебез Габдулла Тукайның тормышын, язмышын һәм иҗатын яхшы белгәннәр. Ленинның Татарстан Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы Декретка кул куюы азатлык, бәхет һәм үлемсезлек мәгънәсенә ия. Ә Горький язучыларның Бөтенсоюз съездына үзен Татарстан язучылар оешмасыннан делегат итеп сайлауларын теләгән, революциягә кадәр дә, аннан соң да татар язучылары белән хатлар алышкан, әсәрләрен русча чыгарырга булышкан.

Шуңа күрә халкыбыз аларга рәхмәт хисләрен йөрәгендә йөртә һәм бу хисләрне үз язмышыннан һичкайчан төшереп калдырмас.

М. Горькийга багышланган тантанага без яңа революцион башлангычлар һәм рухи омтылышлар – үзгәртеп кору, җәмгыятьне демократияләштерү шаһитлары, тарафдарлары, шуңа булышучылар буларак катнашабыз. Ленин идеяләре һәм Горький хыяллары яңа көч белән яңгырый. Ленин «Вайтер, вайтер, вайтер!» – «Алгарак, алгарак, алгарак!» дигән сүзләрне кабатларга яраткан. Горький да алга барырга һәм алда безне ни көткәннән курыкмаска өндәгән, җиңүебезгә ышанган. Үзгәртеп кору– ленинчыл кырыс ихтыяҗ ул. Горькийның совет кешеләрен дөньяны үзгәртеп кору пионерлары итеп данлавы бу ихтыяҗның чынга ашасына ышандыра.

Алексей Максимович Горькийның зур язмышлы тормыш юлы һәм үлемсез иҗаты безнең катлаулы омтылышларыбызга, җиңел булмаган көндәлек эшләребезгә, чын кешеләр – горур совет кешеләре булып үсүебезгә көч-куәт бирсен.

26 март, 1988
ИҖАТ ЧИШМӘСЕ
(Каләмдәшем хакында сүз)

Бер дә бер заманны иртәнге якта Татарстан радиосын тыңлап утыра идем. Бик тә таныш бер дус егетнең хикәясен укый башладылар. Кәефем күтәрелеп китте. Карале, мәйтәм, күпме аралашып та, арабызда шәп, яңа язучы өлгереп җиткәнлеген белми йөргәнбез икән.

Ничек яза бит әле: «Көзге җил агачлардан сары яфракларны йолкып ала да очыртып китә, яфраклар җиргә төшкәч тә, аларны юл һәм сукмакларга бәргәләп йөртә. Аны да язмыш шулай бәргәләп йөртте» («Әй язмыш, язмыш…» хикәясе).

Яисә менә тагын: «Гөлназ җил улаган тавышка уянып китте. Тышта буран котыра, җил бозлы кар бөртекләрен тәрәзәгә китереп бәрә дә яңаларын эләктереп ала. Шулай чиксез дәвам итәр төсле. Гөлназ үзенең шыксыз тормышын да әнә шул язгы кар бөртекләренә охшатты. Ә нигә?! Язмыш аны кайчаннан бирле инде тормыш сикәлтәләренә ташлап сыный, ләкин ул кар бөртегедәй ятып калмый, тырыша-тырыша өскә үрмәли» («Уйлану»).

Башта ук шуны искәртеп үтим әле: әлеге юллар – хикәяләрнең башламы. Чагыштырып карасаң, нәкъ чишмә кебек инде: җырлап, тыелгысыз төстә ургып чыга да хисләреңне үзенә ияртеп алып китә. Фирдәвес Зарифның хикәяләре, челтерәп аккан инеш сыман, сүздән-сүзгә, юлдан-юлга йөгерекләнә бара, ары таба һаман саллылана, аннары мул сулы, тирән чоңгыл шикелле бөтереп ала, һәм менә шул мизгелдә кешенең язмыш дәрьясы ачылып киткәндәй була. Бу – язучының осталыгы, табигый осталыгы инде. Шундый башламнардан соң укымый кара син ул әсәрләрне!

Әлбәттә, бу – бик куанычлы хәл, язучының күркәм сыйфаты. Ул сыйфатка ия зат – татар әдәбияты дигән олы дәрьяда иркен, ышанычлы йөзәрлек, үз җилкәнен киереп җибәргән Фирдәвес Зариф. Әгәр дә аны урамда-фәлән очрата калсагыз, шаять, танып алырсыздыр – аның болгар ата-бабаларыбыз кавеменнән икәнлеген бөтен йөз-кыяфәте, холкы кычкырып әйтеп тора: зәңгәр күз, җирәнсу сакал-мыек, җыйнак сүз, тыйнак, әмма төпле фикер иясе.

Дөрестән дә, ул тумышы белән Яшел Үзән – элеккеге Норлат төбәгендәге Күгеш авылыннан. Ә ул авыл, риваятьләргә караганда, тарихи болгар заманнарыннан ук яшәп-торып килә икән. Әлеге төбәктә Болгар дәүләтенең терәкләреннән берсе саналган Кирмән каласының урыны хәзер дә аермачык диярлек беленеп тора әле. Һәрхәлдә, археолог галимнәребезгә Болгар тарихының мондый манзаралары шик-шөбһәсез. Инде дә килеп, ул борынгы авылдан ничек итеп бер каләм иясе килеп чыкмасын ди?! Ә язучы булыр өчен, аеруча аның да чәчмә әсәрләр дип аталганына – чын-чынлап каторга эшенә тиң төп өлешенә кереп китәр өчен, бигрәк тә шунда үз-үзеңне танытыр өчен, ай-һай, нинди тормыш, яшәү мәктәбе үтәргә, әлеге «мәктәп»тә гаять тә катлаулы сынау алырга кирәк ул. Әле миннән чагыштырмача яшьрәк каләм иясе булса да, Фирдәвес Зарифның язганнарында акыл ияләренекенә тиң фикер агышы җәйрәп ята.

Ничектер бервакыт, үтә барышлый дигәндәй, ул миңа үзенең элек шахтёр егет булуы турында әйткән иде. Аның какча буй-сынына карап:

– Синме? Шахтёр егетме?! – дип гаҗәпләнгән идем.

Ул, гадәтенчә тыйнак кына елмаеп:

– И-и, Әхәт абый… – дип кенә куйган иде.

Аның шушы «и-и» диюендә шактый авырлык кичергәнлеге сизелеп, бөркелеп киткәндәй тоелган иде.

Карасана, күз тимәсен: Фирдәвес – автохуҗалыкта, химия заводында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, ары таба Кузбасста (Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәре) – шахтёр, басмаханәдә – басмачы, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубы директоры, Татарстан радиосындагы музыка редакциясенең һәм әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең әдәби мөхәррире баскычларыннан үтәргә өлгергән. Хәзер исә ул «Мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара.

Ә шул арада, бактың исә, кеше-карага сиздермичә генә, саллы-саллы әдәби әсәрләр иҗат итеп ята икән ләбаса!

Һәм нинди әсәрләр әле!

Без инде, «тере классиклар», дөньяның ачысын-төчесен татыган дигәндәй, көне-төне яза-яза, каләмне, кәгазьне күралмас дәрәҗәгә җиткән, әзме-күпме дөнья гизгән, укый-укый күзебезне чирләштереп бетергән; хәзер ис китәр нәрсәләребез, шәхесләребез дә калмагандыр кебек.

Юк икән шул. Яшиселәребез алда икән әле, алда. Сөенердәй нәрсәләребез – сулган чәчәк, йә булмаса күзе тибүдән туктаган чишмә түгел икән әле. Тормыш Фирдәвес йөзендә дә безне сокланудан мәхрүм итмәгән икән.

Илтифатыгызны менә тагын бер өземтәгә юнәлтим әле: «Яр буенда дулкын кагып, комга чыгарып ташлаган балык ята. Күзен зәңгәр күккә төбәп, еш-еш сулый ул. Нигә шулай ярга чыгарып ташланды соң? Картлык дигәннәре шушымы икәнни?..

Ә бит яшь, көчле вакытлар бар иде…

Әллә соң төшендә күргән балык ул үземе?» («Пар дулкын»).

Фирдәвес Зариф әнә шулай Табигать белән Кешене янәшә куеп тасвирлауны, гәүдәләндерүне үз итә, тормышның капма-каршылыкларын фәйләсүфләрчә үтә сизгер тоя, яшәүнең мәңгелектән мәңгелеккә рәхәт тә, михнәтле дә сәфәр икәнлеген раслый, кире каккысыз рәвештә дәлилли.

Шуның өстенә ошбу каләм иясенең иҗатында, алыштырып, бутап булмастай үтә дә миллилек хисе көчле. Ул ана телебез– нең егәрен, халык язучысы Гариф Ахунов әйтмешли, «җелегенә төшеп» белә дә, куллана да. Бу сәләте бигрәк тә балалар өчен язган әкиятләрендә (ә аларны укуы өлкәннәргә дә сабак, гыйбрәт бирерлек) бигрәк тә күркәм, затлы булып чагыла. Гомумән, аның язганнары, әйтик, түбәтәй чигү остасының бер сәйләнне икенчесенә җөпләп-җөпләп тезгәне сыман, хәрефне хәрефкә, сүзне сүзгә, җөмләне җөмләгә шартын китерергә омтылып, татар теленең бар нечкәлекләрен файдаланырга тырышу, шуңа ирешә алу белән сугарылган: «Кырмысканың, барлык көчен җыеп, әче аваз саласы килде, ләкин куркып калды» («Эшче кырмыскалар»). Тойдыгызмы икән? Бу – кеп-кечкенә бер кырмысканың зур бер дөньядагы халәте! Без дә шундый.

Моның ише үрнәкләрне Фирдәвес Зариф иҗатыннан кинәнеп чүпләп утырырга (мул итеп!) мөмкин булыр иде. Хикмәт каләм иясенең осталыгын исбатларга тырышудамыни? Хикмәт – ошбу очракта мондый исбатлауның һич кенә дә хаҗәте булмауда!

Фирдәвес Зарифның иҗатына адәм балаларына, кирәксә, соклану хисе белән карау, кирәксә, аларга чиксез кызганып багу хас. Кыскача әйткәндә, ул әсәрдәге образларны берьяклы итеп түгел, ә уңай һәм тискәре сыйфатлары да булган затлар итеп сурәтли.

Әлбәттә инде, ниятенә керешкән шәттә, аның әсәрләрендә дә «тырнак астыннан кер тапмаслык» түгел. Хәзер исә ниятем – моннан тайчанып тору. Хикәяләре моңа тулы хокук бирә. Бусын, күзгә-күз карап, үзенә дә әйтеп була аның. Ул – тыңлаучан, киң күңелле, ачык йөзле егет. Инде дә илһам җилкәнен киереп, әдәбият атлы дәрьяга мөстәкыйль чыгып китәргә җөрьәт иткән икән, аңа хәерле юл, уңайга искән җил телик әле. Калганы исә – үз эше. Иң мөһиме, ул әдәбиятның җиңел кәсеп булмыйча, ә бәлки кәйлә белән күмер чабу икәнлегенә тәмам төшенеп җиткән инде. Безгә, укучыларга исә, аның күңеле, аң учагы тирәсендә ялгызыбызмы, бергә җыйналышыпмы утыру, ниһаять, рух бөтенлегенә ирешү бик юанычлы, шифалы булыр! Әлхасыйл, без татар рухының сулмас чишмәләрен шушы Фирдәвес Зариф кебек иҗат, иҗтиһат кешеләре тотып тора да инде.

СОҢГЫ МАЯК

Язучыга ике сыйфат кирәк: гаделлек тойгысы һәм тормышның, яшәүнең тетрәүләрен үз йөрәгең аша үткәрү. Менә шул нәрсә хакыйкатькә өйрәтә дә, шул сабак язучы зинданыннан коткара инде. Шуннан соң ул үз тормышын бөтен халык, милләт язмышына бәйли алу үзлегенә, бәхетенә ия була.

Татар әдәбиятында мондый каләм ияләре бихисап булды. Барчасын санап бетермәле түгел. Хәзер аларның соңгыларын исәпләү хәерлерәк, саваплы булыр. Соңгы бәрәңге иң кадерле, бәрәкәтле, тәмле булганы кебек, татар әдәбиятындагы күз карасыдай саклап тотарга, гомер-гомергә онытылмаска тиешле каләм ияләреннән берсе – Сафа ага Сабиров ул.

Үзенә сиздерми генә, ишеттерми генә, без аның хакында «Соңгы могиканыбыз!» дибез икән, үзе үпкәләмәстер, шәт, үпкәләмәстер.

Чыннан да, үз хыялын күпме яшәп тә чынга ирештерә алган каләм иясе ул, инде яшәү мәгънәсен бөтен кешелекнең күз карасы итә белгән асыл зат.

Хәзер күп нәрсә үзгәрә. Тик, күпме генә үзгәреш булмасын, яшәүнең асылы мәңгегә бара да бара.

Сафа Сабиров шул үзгәрешләрне янартаудай үз күкрәгеннән бәреп чыгарып: «Мәгез, кешеләр. Башы болай, ахыры – үзегездә», – дип иҗат итте.

Вакыт тәхетендә һичкем мәңге утыра алмый. Ә халык уена, гаменә, ваемына әзме-күпме җилкән ише бер этәргеч куя алган теләсә кем үз гомерен, талкыдан чыккан киндер сүс сыман, бәгъзеләр кояшка селкеп күрсәтердәй алтынлый белүчеләрдән булыр.

Сафа Сабиров – соңгы могиканыбыз, кадерлебез – нәкъ шундыйлардан.

Тулсын, тулсын, 85 тә тулсын! Яңгыр суының юллыктан акканы, мичкәне тутырганы ише, мылкылдап тулсын. Шифалы ич. Ю чәчеңне, тәнеңне – әйбәт: йомшак, сихәтле.

Нихәтле генә әхтәрле-мәхтәрле гомер кичермәсен, без Сафа ага Сабировны бәхетлеләрдән саныйбыз. Бәдбәхетләр азган саен, шундый бәхетлеләр азая. Кызганыч.

Кызганыч чагында аның әсәрләренә җилкән элик тә ул гизгән Идел-Чулманның тарихи акваторияләрен гизик әле.

Инде менә көн саен курку, бирешү, пышылдау тавышлары, язгы, йә көзге усак яфраклары кебек, җанны лепердәтергә әзер. Юк, юк: тамыры ныкның үзәге каты. «Ирек», «демократия», «үз илеңне сөю» – болар юк инде, алар белән бергә без үзебез дә үзгәрдек. Уянуын уяндык, тик хәзер шул төнне күргән татлы төшебезне ләхетсез күмикмени?

Бүген – ошбу дөньяга туганына 85 ел тулган көнне – язучы, соңгы могикан Сафа Сабиров ни уйлый, ниме дип һаман язып маташа икән ул?

Кешегә ни җитми?

Кешегә һәрчак яшәү һәм азатлык җитми.

Гүргә иңгәнчегә кадәр…

Менә шуңа күрә Питрәч төбәге халкы, аның күпме гомере буена язганнарына мөкиббән хәлдә, атаклы якташларының берсе сурәтендә, аны һәм иҗатын тагын бер тапкыр тәкъдир кылдылар да инде.

Районның 70 еллык юбилее уңаеннан, Иске Йорт авылында туып үскән иң өлкән язучыбыз Сафа абый Сабировның 85 яшьлеген олылап үткәрергә әзерләнгәннәр дә.

– Туган авылым белән танышу, ялантәпи йөргән сукмакларымны карау миңа иң зур куаныч, сөенеч булды, – диде ул үзенең иҗат кичәсендә катнашучылар алдында.

Туган авылы янындагы Мишә елгасында йөзү чирканчыгы алып, зур Иделдән океангача барып чыккан диңгезче якташымның бу сүзләре күп якташларына илһам бирде. Кичәгә килгән Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Шаһинур Мостафин, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Наис Гамбәр, шагыйрә Резеда Вәлиева чыгышларында да әйтелгән мәгънәле сүзләр моны тагын бер тапкыр саллы итеп раслады.

«Питрәч таңнары» әдәби берләшмәсе күп язучыларның, журналистларның каләм сукмагы булды. Хәзер дә монда талант ияләре аз түгел икән. Өч китап авторы Павел Апушев, матбугатта иҗат җимешләрен күрсәтеп килүче Николай Александров, Рәмзия Нәҗметдинова, Луиза Янсуар хәзер күпләргә яхшы таныш инде.

Шундый ямьле, күңелле, якты кичәнең Питрәч сәнгать мәктәбендә үтүе үзе бер җыр, бәйрәм булды ул.

август, 2000
ҖАН ХӘТЕРЕ

Мәскәүдә яшәүче татар язучысы Ямил (Җәмил) Мостафин иҗаты турында сүз әйтергә керешкәнче, Ленин бүләге иясе Мариэтта Шагинянның язганын телгә алам. Әдибә «Ямил Мостафин – авыр тормыш мәктәбе үткән кеше, 1927 елда Башкортстанда крестьян гаиләсендә дөньяга килеп, ул тимерче, слесарь, токарь булып эшләгән. Авторның хикәяләрендә эшче халкы гаҗәеп төгәллек белән һәм чиста тасвирлана. Укып чыкканнан соң, аның әсәрләрен озын-озак оныта алмыйсың, ә иң мөһиме, алар язучының кешеләрне ниндидер нәфис һәм күркәм яратуы белән яктырып тора», – дип язган иде. Ул Я. Мостафинның табигать һәм җәнлекләр турында ифрат тасвирлы, шигъри язуын да билгеләп үтә. Аның әсәрләрендәге мәсьәләләр киңлеге, тормышны хәл кадәре үз асылында чагылдыру омтылышы, кешеләрне тирәнтен, үз итеп, яратып язу хисе хакында күренекле әдипләр С. Залыгин, С. Антонов, В. Астафьев, В. Поволяев әйткән сүзләрне дә китерергә булыр иде. Алар барысы да Я. Мостафин иҗатына тирән хөрмәт белән сугарылган. Хикәяләрендә булсын, повестьларында, романнарында булсын, Я. Мостафин «җан хәтере» белән яза, ә бу хәтер аның әсәрләрендә халык хәтере сыйфатында чагыла.

Алай да Ямил Мостафин иҗатының төп асылын нәрсә тәшкил итә соң? Иң әүвәл – бердәм гаилә хисе. Аның әсәрләрен укып чыкканнан соң, аерым-аерым алып тикшерсәң дә, тулаем күз алдына китерсәң дә, бер үзенчәлек хакында уйланасың. Ул да булса – язучының төрле милләт вәкилләренең холык-табигатен тирәнтен белеп чагылдыруы, аларга хас рух бөтенлеген, омтылышлар бөеклеген, максат чисталыгын төгәл гәүдәләндереп, уртак, гомуми мәгънә дәрәҗәсенә җиткерүе. Аның БАМ төзүчеләре турындагы «Күпер» дигән повестен укыйсыңмы, яисә Себердәге мәһабәт үзгәрешләрне эпик киңлектә сурәтләгән «Юл» романын укыйсыңмы, анда бер фикер уяна, күңелне бер хис били: Я. Мостафин, кайсы гына милләт вәкилләренең яшәү рәвешен, тормыш-көнкүрешен сурәтләсә дә, ахыр нәүбәттә киләчәктәгеләрнең шәхес буларак үзкыйммәтен, кабатланмас икәнлеген дәлилли, раслый. Ахыр килеп, әлеге раслауда какшамас бер ныклык – кешелеклелек тантанасын, уртак бәхетне дәгъвалау шәрран ярылып ята. Аның әсәрләрендә каһарманлык, рухи матурлык тантана итә. Эштә кешеләр үзләренең үлемсезлеген раслый.

Язучы иҗатын фәлсәфи югарылыкта карарга мөмкинлек биргән «Күпер» повестенда да, «Юл» романында да каһарманнарның дөньяны тарихи танып белүе, шушы максат белән яшәве укучыда күтәренке хис уята. Бу әсәрләрдәге каһарманнар – безнең заман кешеләре, заманча кешеләр, язмышлары үтә гыйбрәтле. «Юл» романында ул тасвирлаган кешеләрнең язмышлары бөтен тирәнлегендә ачыла, кичерешләренең кайнарлыгы укучыны биләп ала, әсәр катлаулы вакыйгаларга бай, фәлсәфи уй-фикерләр белән тулып, ташып тора. Язучы үз каһарманнарын һәрчак көрәшче итеп тасвирлый, ул көрәштә Я. Мостафинның тормыштагы үз көрәше ап-ачык чагылып то– ра. Прораб Пётр Новгородов, бетончы Иван Шпак, юл монтёры Клава Варфоломеева, 30 нчы елларда сөргенгә сөрелеп, шунда төпләнеп калган татар хатыны Рабига – һәркайсында ул кешеләрнең үзара катлаулы мөнәсәбәтләрен сурәтләп күрсәтә. Рабига түти, әйтик, сугышта ире, ике улы һәлак булып, япа-ялгызы калса да, рух ныклыгын, сабырлыгын, чит кеше кайгысын җаны-тәне белән үзенеке кебек кабул кылуын бөтен гомере буена инанган Коръәне тәкбиредәй дәвам иттерә. Бу сурәт, тасвирлама Г. Бәширов, Ә. Еники, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев кебек әдипләр иҗат иткән татар хатын-кызлары шәрәфендә күренекле бер урын тота. Рабига түти образы, Я. Мостафин әсәрләрендәге башка бихисап каһарманнарның әхлагына үзенә күрә бер ачкыч буларак, онытылмаслык рәвештә истә кала. Һичнинди үгет-нәсыйхәтсез, ул кешеләрнең үзара дуслыгына, туганлыгына хаклы төстә дан җырлый. Авырлыклардан качып яшәгән Иван Шпак үз хезмәттәшләренең күңел җылысы аркасында яшәү мәгънәсен таба, үз-үзенә кырыс хөкем чыгара: «Тормышны кәкре күрсәтә торган көзгедәгечә күрә идем. Ә яшәү кәкре көзгеләрне кире кага икән. Андый көзге пыяласы артында кешеләрнең язмышлары, агач тамырлары кебек, үзара берегә, һәм алар никадәр тирәнрәк булса, шулкадәр көчлерәк, озак яшәүчәнрәк».

Ошбу сыйфат – язучының иҗатында, иҗтиһатының асылында. Ул – киң җәмәгатьчелектә фикерләр кузгаткан бик күп мәкаләләр авторы да. Язучы Я. Мостафин – әүвәлге СССР Язучылар берлегенең кыргыз әдәбияты советы әгъзасы, Мәскәүдәге Ворошилов районы Советы депутаты, РСФСР Әдәбият фондының президиум әгъзасы иде. Әллә күпме милли язучыларның әсәрләрен, урысчага тәрҗемә итеп, Мәскәүдәге газета-журналларда, нәшриятларда да чыгарды ул. Алар арасында татар язучыларының әсәрләре аеруча күп. Ямил ага татар әдәбияты, Татарстан белән даими элемтәдә тора, әледән-әле Казанга килә, әдипләребез белән очраша, китап укучылар конференцияләре үткәрә. Горурлана.

Чынлыкта, ул сурәтләгән каһарманнарда – Я. Мостафинның үз язмышы. Әдип – олы тормыш мәктәбен, авыр сынаулар үткән кеше. Чын мәгънәсендәге көрәшче шәхес. Әсәрләренең һәркайсы ышандыра, алар уйлап чыгарылмаган, алар аның яшәү үрнәге белән сугарылган. Язучының «җан хәтере» менә шунда инде. Әлеге хәтер йомгагының очсыз-кырыйсыз, озын җепләре Я. Мостафин иҗатын башка халыкларның рухи дөньясы белән дә тоташтыра. Аның әсәрләре заманында СССР, дөнья халыкларының күп кенә телләрендә нәшер ителде.

Шомырт, чия, алмагачлар чәчәк ата торган май аенда күренекле язучы Ямил Мостафа улы Мостафинга 85 яшь тула. Без каләмдәшебезгә саулык-сәламәтлек, рухи ныклык, иҗат офыгының һәрчак шулай ачык булуын, үз укучыларын үз йөрәге хәтере тирәсенә чакырып торган учак төсле җыюын телибез.

1 июнь, 2012

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации