Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 17


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 17 (всего у книги 51 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ТЕАТР – ЗАМАН КӨЗГЕСЕ

Кешене җитди сынаулар чыныктыра.

Иҗат иткәндә дә үз алдыңа зур максатлар кую кирәк. Мөмкинлек һәм булган белән генә канәгатьләнү торгынлыкка китерә.

Татар дәүләт драма һәм комедия театры да, әйтәсе килгән сүзенең үтемлеген, үз сәнгате бурычының заман сулышына ни дәрәҗәдә туры килүен, максатының дөреслеген барлап карау өчен, Ленинград шәһәренә гастрольгә барып кайтты. Татар театрлары бу шәһәргә сирәк барып чыга, барган шәттә үзләренең биредә бик тансык икәнлекләренә, үзләрен биредә сагынып көтүләренә ышана. Биредә кайчандыр Минзәлә театры белән Татар дәүләт академия театры булып кайткан иде. Бу юлы да тансыклап көткәннәр икән. Бер атналык гастроль, өч әсәр («Хуҗа Насретдин», «Кара йөзләр», «Кыр казлары артыннан»), дистәгә якын спектакль һәм татар тамашачыларының өзлексез агымы (хәтта күрше Финляндиядән дә). Бурыч саваплы, зур. Ленинград – мәшһүр театрлар шәһәре, монда тамашачы таләпчән, зәвыгы бай, ул Г. Товстоногов кебек режиссёрларның, Е. Лебедев кебек артистларның иҗатын, илгә танылган, дөньяга билгеле спектакльләрне карый.

Бәхеткә, Казан театрын Ленинград халкы шатланып каршы алды, хөрмәт белән озатып калды.

Театр ул вазифасын матур үтәде, имтиханны уңышлы бирде.

Өч спектакль. Өчесен дә бер үк артистлар уйнады, өчесен дә бер үк режиссёр – Р. Тумашев куйган. Күчмә шартларда һәркайчан үзенә аерым йөри торган труппаларның болай тупланган хәлдә уйнаулары еш туры килми. Тик шунысы мөһим: сирәк тә түгел. Якын арада гына коллектив Ижевскида чыгышлар ясап кайткан иде. Шушы спектакльләр белән.

Күмәк гастрольләрнең еш булуы ни өчен мөһим соң? Иң әүвәл ул коллективны бер иҗат рухы белән сугара, бер максатка туплый. Аннары күчмә шартларда эшли торган театр өчен күмәк гастроль үзенә күрә иҗат мәктәбе рәвешен ала. Уңыш-кимчелекләр, үсү-таптану (кабатлану яки яңалык), омтылыш һәм чынбарлыктагы мөмкинлекләр шушында ачык күренә.

Аерым-аерым караганда һәр спектакльнең кысасы белән тукымасы бөтен, тәэсирләндерү сыйфаты бар, һәркайсы идея ачыклыгына ия. Бу җәһәттән тамашачы «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт комедиясе) спектаклен яратып карады. Вакыйга барышы йөгерек, тамашачыны эчке киеренкелеге белән биләп тота, мәгънәсе төптән уйланылган. Режиссёр төп игътибарны сәхнәдә тамаша коруга юнәлткән, ул тамаша тулысы белән Хуҗа Насретдин маҗараларыннан килеп чыга. Һәр күренеш, һәр образ вакыйгага Хуҗа салган мәгънә һәм идея сукмагы буенча бара. Рольне Н. Шәйхетдинов гадиләштереп уйный. (Чөнки Хуҗа – гади халык вәкиле.) Аның уенындагы Хуҗа – үзенең акылына ышанган гади бер уенчак кеше. Бөтен конфликт байларның, томана дин әһелләренең аңа дивана итеп карауларыннан килеп чыга. Дивана дип йөртелгән кешенең үзеңнән акыллы булып чыгуы белән кемнең килешәсе килсен?

Режиссёр Р. Тумашевның спектакльне коруы сәнгатьчә матур, максаты ачык, артистларга куйган бурычы зур. Артистлар характерларны диалектик үсештә тасвирларга омтыла. Алай да «Хуҗа Насретдин» һәм «Кара йөзләр» спектакльләрендәге кайбер тискәре типларның чишелеше тамашачыга бер генә яссылыкта тәкъдим ителә. Әйтик, «Кара йөзләр». Мөхтәрәм классигыбыз Мәҗит Гафури әсәре нигезендә М. Шиһапов язган пьеса буенча куелган спектакль. Шул ук дин әһелләре. X. Мәхмүтов – Гали хәлфәне, Г. Нуруллин – Хәзрәтне, Н. Сафин Габдулланы уйныйлар. Аларның уены «Хуҗа Насретдин»дәге дин әһелләрен уйнаганчарак килеп чыккан урыннар да булгалады. Әйтик, минемчә, Хәзрәтне, дин кануннарына, шәригать законнарына фанатик бирелгән кеше буларак, фаҗигагә дучар итеп уйнарга булыр иде. X. Мәхмүтов көнчелектән яшьләргә нахак яла яккан Хәлфәне ялганына үзе дә ышанган образ итеп сурәтли. Хәлбуки, тамашачыга тәкъдим ителгән сурәттә дә, артистларның ышандыру мөмкинлекләре бай икәнлегенә куанасың. Иң әүвәл нәрсәсе белән? Халыкчан, гади уеннары белән. Күренешләр театральлеге белән җәлеп итә.

Ленинград гастроле театрның мөмкинлеге шактый зур икәнлеген күрсәтте. Моны Л. Фарсина, Н. Шәйхетдинов, И. Мәхмүтова, М. Җаббаров, X. Мәхмүтов («Кыр казлары артыннан»дагы Малик Бикташев), Г. Нуруллин (Малик Бикташев), Л. Миңнуллина, Р. Мифтахов (бигрәк тә аның «Кара йөзләр»дәге фаҗигале Фәхрие), Ф. Фәтхуллин, С. Исмәгыйлова, Н. Латыйпова кебек артистларның иҗат мөмкинлекләре раслап тора. Н. Шәйхетдинов белән И. Мәхмүтова бу гастрольдә сәләтләренең бөтен ягы белән ачылдылар. Алар үз геройларын бөтен тамаша дәвамында үсә барган дәрт, моң, киеренкелек, тышкы матурлык, эчке тулылык, психологик дөреслек белән иҗат итәләр. Персонажларның үз тормыш юллары сизелеп тора. Л. Фарсинаның Зөлхиясе («Кыр казлары артыннан») сәхнәдә чикләнгән гомерен тамашачы күңелендә дәвам иттерүенә мин тулысынча ышанам. Ул героеның бүгенгесен тасвирлый, тик аның үткәнен дә ачыклап бара, нәтиҗәдә образ балкып тора. Гомумән, И. Юзеевнең бу пьесасы режиссёрга да, артистларга да замандашларыбызның бүгенге сулышларын җиткерергә зур мөмкинлекләр биргән. М. Җаббаров – психологик портрет остасы, характерны шәрехләп бирә. Ихлас, гади, тыйнак. Р. Мифтаховның Фәхрие, дәртләнеп һәм илһамланып уйналуы ягыннан, бөтен театрның лаеклы уңышы дип бәяләрлек. (Образны бераз яшәрткән сурәттә, аның социаль фаш итү, пәрдә ябылгач та «дәвам итәчәк» тормышының көче тагын да артарак төшәр иде.) Л. Миң– нуллина – характерның һәр сулышына, һәр хәрәкәтенә үз җанын биреп, һәр сүзендә үз аңын чагылдырып, үзен кызганмыйча уйнаучы артистка («Кара йөзләр»дәге Галимә).

Ленинград гастроле Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бүгенге көн темаларын чагылдырган әсәрләрне күбрәк күрсәтү отышлы булыр иде дигән теләк тә уятты. Бу теләк табигый, чөнки киләчәкнең йөрәге бүген тибә, җаны – бүгенгедә. Ә театрның йөзе – заманчалыкта.

Хәзер театр үзенең июль аенда Казанда булачак айлыгына әзерләнә. Ленинград гастроле шул әзерләнүнең бер уңышлы сынавы булды.

21 апрель, 1981
БЕР ХӘВЕФНЕ ИСКӘРТҮ

Бүлмәдәге мебель һәм әйберләрнең торышын үзгәртеп куйсаң, иркенәеп киткәндәй тоела: яктылык, нур арта, хәтта сулый торган һава да бүтәнчәгә әйләнә төсле. Хәер, кушылучыларның урынын алмаштырудан сумма үзгәрми, билгеле.

Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бер иҗат эшен караганда, күңелне шушындыйрак ике төрле уй биләп торды. Азәрбайҗан ССРның һәм Татарстан АССРның 60 еллыкларына багышлап, Анарның «Шәһәрдә җәй көннәре» драмасы нигезендә спектакль куелды. Әсәрнең тугандаш халык тормышын чагылдыруы милли театрыбызга үзгә бер рух алып килә, иҗат эшен, бүлмәдәге әйберләрнең урынын алыштырып куйгандагы сыманрак, яңартып, үзгәртеп җибәрәдер. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш дип кистереп әйтергә җөрьәт итмәсәк тә, шуңа омтылу бик мәгъкуль булыр иде диясе килеп тора. Ихтимал, коллектив әсәргә зур рухлану белән алынгандыр, тугандаш халык драматургиясенең кызыклы материалы һәрчак җәлеп итеп торадыр. Спектакльләр барышында, моның шулай икәнлеге аерым актёрлар уенында билгеле бер микъдарда сизелеп, күренеп тә тора.

Алай да сумманың үзгәрми калуын расларлык урыннар бар. Режиссёр Әфләтун Намәтзадә, рәссам Таһир Таһиров безнең театрыбыз өчен яңа кешеләр булса да, спектакльдәге персонажлар, аларның гореф-гадәтләре психологик чагылышлары, ахыр килеп, иҗат ителү алымнары, ничектер, таныштыр кебек, без аларны шушы ук сәхнәдә моңарчы да күргәнбездер, караганбыздыр шикелле. Бу тойгыга иң әүвәл актёрлар уены сәбәпчедер, ахрысы. Мәсәлән, Баһрам Зәйналлыны уйнаган Фатих Кульбарисовтан башлап, Шәүкәт Биктимеров белән Габдулла Шамуковларның Шамхал Бәширзадәләрен дә исәпкә алып, Наил Дунаевның Гияс Зәйналлысын да кертеп, Асия Галиева һәм Хәлимә Искәндәроваларның Тамараларына кадәр яңалык күренмәде. Ринат Таҗетдиновның Ниясы, Нәҗибә Ихсанова белән Флёра Хәмитовалар уйнаган Диләрә, Ирек Баһмановның Фирүзе, Әнвәр Гобәйдуллинның «Тәкә җитәкләгән кеше»се, азәрбайҗан халкы вәкилләренең берничәсен чагылдыру җәһәтеннән караганда, Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендәге типажлары арасында аерылып торырдай рәвешле иҗат ителгәннәр. Аныклап әйтү кирәктер: сүз актёрларның уйнау осталыгы хакында гына түгел, аннан да битәр аларның бу спектакльдә үз образларын элеккеге образларына охшаш алымнар белән сурәтләүләре турында.

Артистлык осталыгы ягыннан безнең академия театрыбыз – зур камиллеккә ирешкән сәнгать оешмасы. Шуңа күрә кабатлаулар үтә дә аермачык күренеп тора, һәм артистларыбызга үз уеннарына кайвакыт читтәнрәк торып караш ташлау бик фарыз фигыль булыр иде. Шәүкәт Биктимеровның бу спектакльдә иҗат иткән тикшерүчесе әүвәлге, без карарга күнеккән хисчән, акыллы, дәртле Биктимеровча түгелме? Анысы, бодай чәчкәч, бодай тишелеп чыкмый хәл юк. Тик һәр елның үз чәчү вакыты, өлгереп җитү чоры, уңышы да төрлечә ләбаса. Бәлки, бу нәрсәгә Анар драмасының идея тукымасы белән Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» әсәре кайдадыр аваздаш булуы сәбәпчедер? Һәр икесендә мәҗлескә җыелган әшнәләр, тышкы яктан үтә респектабельлелек, гөнаһсыз күренгән тормыш, притчадан (яки мәзәктән) уен итеп башланган гадәти бәхәс, ул бәхәстә кешеләрнең көзгедәгечә чагылышы, катнашучыларның артык тирәндә яшерелмәгән икейөзлелеге, тормышларының күзгә бәрелеп тормаган ике катлы булуы… Анысы кеше кайда да кеше, артистлар уенындагы кайсыдыр ки кабатлаулар, бәлки, котылгысыздыр? Алай дисәң, Нәҗибә Ихсанованың, Намин фаҗигасен ишеткән мәлендә, актриса буларак бүтәнчәрәк (үзе тасвирлаган образның тәненә үз җанын өрә алу тылсымы мәллә соң?) чагылуы әнә нинди эмоциональ тәэсир көченә ия! Әнвәр Гобәйдуллинның «Тәкә җитәкләгән кеше»се күз алдына азәрбайҗан кешесен генә түгел, бәлки ак түбәтәйле зәңгәрсу тауларны, сыгылып-сыгылып торган басмалы, шашкынлыгы белән башларны әйләндерә, сулуны каптыра торган тау елгаларына хәтле үк бастырып куя төсле ләбаса. Мөгаен, тикшерүче Шамхал Бәширзадә тормышта намусын саткан дәһшәтле Демон кыяфәтендә үк түгелдер, ә үтә дә аек, «әйттем исә кайттым», дигән фәлсәфәле хәйләкәр, мәкерле, шома адәмдер. Спектакльдә исә һәр ике артист уенында ул тамашачыга икеләнүне, шикләнүне белмәс, оятсызлыгын яшереп тормас, моны кирәк тә санамаган, үзенең әшәке бәндә икәнлеген һич тартынусыз, яманаты таралудан өрекмәгәнлеген кычкырып йөрүче, үзенең начар ниятләренә башкаларның да теләктәшлеген таба белә торган сыйфатта тәкъдим ителә. Гәрчә ул, – мәкерен ерак яшергән тикшерүче буларак, кешеләрнең йомшак якларын яхшы белгән һәм аларны үз мәнфәгатендә оста (ләкин һич сиздермичә!) файдалана торган бәндәдер. «Дуслар җыелган җирдә»ге художник туры сүзле, ачык фикерле, матур беркатлы иде. Шамхалны да бу сыйфатлар белән гәүдәләндерү бу юлы образ логикасына хилафлык китерәдер. Югыйсә Ринат Таҗетдиновның Гияс Зәйналлысына аңа каршы көрәшү, аның тозагына эләкмәү гаять җиңел булыр иде. Ахыр килеп, үзенең кешелек намусын бәлагә тарыган улы һәм хатыныннан да өстенрәк күргән ул гади бер совет кешесенең оятсызлыгы, вөҗдансызлыгы биш чакрымнан кычкырып торган адәмне җиңә алуы әллә ни абруй түгел. Билгеле инде, әдәби, сәнгать абруйлыгын әйтәм. Гияс образының үстерелештә сурәтләнүе астыртынлыгы белән куркыныч афәт булган Шамхалларны җиңүдә чагылырга тиеш. Йөзеңә төкереп торган оятсызлык түгел, ә бәлки, астыртын вөҗдансызлык куркыныч. Астыртын вөҗдансызлык кешеләргә яхшылык кылган атлы булып йөри ул, үз баласын югары уку йортына кертү өчен, үз карьерасын куркыныч астына кую алар табигатенә хас нәрсә микән? Бу нәрсә капиталистик конкурентлык шартларына хас, бездә аны качып кына эшләргә була. Мөгаен, Шамхал Бәширзадәне уйнаган (сүз дә юк – һәр яктан оста, калку, саллы һәм тәфсилле уйнаган) һәр ике артистка да, геройга беркадәр ирония беләнрәк карап, чынлап сөйләгән чагында да «әйттем исә кайттым» дияргә урын калдырырга мөмкинлек бирә торган итеп, янәсе, шаярта (ләкин белеп шаярта!) дигән сыманрак сыйфат хакында да уйлану кызыклы булыр төсле. Югыйсә бернинди хәйлә пәрәнҗәсе ябынмаган Шамхал спектакльнең идея тукымасына Баһрам Зәйналлылар, Агарәфиләр, Фирүзләрнең җиңелмәве ихтималы төсмерен бирә. Дөрес, Гияс Зәйналлы хакыйкать өчен көрәшенә «Без күбәү, һәм без барыбер хаклы!» дигән нокта куя. Ләкин спектакльдә Шамхал һәм аның иярченнәре дә әз түгел ләбаса! Алар җиңеләчәкләрен аңласыннар, алар Гияслардан курыксыннар, мәми авыз дип көләргә батырчылык итү түгел, бу хакта уйларга да өрексеннәр! Югыйсә Гиясның: «Без күбәү, һәм без хаклы!», – диюенә хәтта яхшы кеше – такси шофёры да төшенеп җитмәде түгелме соң? «Нәрсә, нәрсә?» – ди ул Гиясның сүзләренә каршы. «Юк ла, болай гына…» – дип җавап бирә Гияс, аңлатып торуны кирәкмәс санап. Драматург һәм режиссёр өчен Гиясның шул какшамас фикергә килүе, үзенең чишмәдәй саф намусын пычратмый калуы мөһим. Моңа өстәп, тамашачы өчен Шамхал Бәширзадәнең үз малаен беркайчан да институтка оятсызларча кертә алмаячагын белү мөһим икәнлеген дә бик нык истә тотарга кирәк. Бусы сәнгатьнең – безнең сәнгатебезнең – катгый таләбедер. Әнә спектакль рәссамы моны үз иҗатының күз уңында бик ачык тоткан бит. Аның чайкалып торган түшәме гомумиләштерү көченә ия киная, һәм ул кинаянең мәгънәсе зур: тотрыксыз түшәм астында яшәү – хәтәр нәрсә! Намуслылар өчен дә, вөҗдансызлар өчен дә бер үк дәрәҗәдә хәтәр нәрсә. Спектакльнең бурычы, асылда, әнә шул хәвефне искәртүдән гыйбарәт булды да ич. Вакытлы кисәтү. Ник дисәң, безнең эчкерсез халкыбызның яшәвенә дә, холык-фигыленә дә «мин сиңа – син миңа» дигән көянең канат төшергәне сиземләнә. Бу нисбәттән караганда, академик театрыбызның үзенә тугрылыгы шәрран ачылып ята. Хакыйкатькә тугрылык, шул хакыйкатьне даулау тугрылыгы. Меңнәрчә чакрымнардан туган оясына дөп-дөрес һәм туп-туры юл табучы тылсымлы, серле кара карлыгач кебек, бу спектакль дә тамашачы күңелендә оя корып яши башлады. Кош үз баласын тар оясында түгел, ә иркен һавада, зәңгәр киңлектә очарга өйрәтә. Г. Камал театрының соңгы берничә елда үз сәхнәсендә үзенә алмаш әзерләве – бик игелекле эш. Бу юлы да спектакльдә театр училищесы укучысына шактый зур роль уйнау тапшырылган. Студент Намик ролен театр училищесы укучысы Фәрит Бикчәнтәев башкара. Яшь кеше образларын театрда шактый күп һәм уңышлы иҗат итеп килә торган Габделфәрт Шәрәфиев янәшәсендә яшь артистның чыгыш ясавы – куанычлы, әйтергә кирәк, өметле вакыйга. Сәнгать күгендә чыныга тору, үзеңне сынау яшь артистлар өчен дә, театр өчен дә файдалы гына.

Кушылучыларның урынын алмаштырудан сумма үзгәрми, диләр. Ихтимал, шулайдыр. Ә менә бер үк төрле урындыкларның академия театрыбызда спектакльдән спектакльгә күчеп йөрүләре… Бәлки, әллә ни үзгәрмидер дә… Театрыбызны яратуым билгесе итеп, бу хакта икенче кат язарга туры килә инде. Сәнгать хакына тагын да язарга әзер торырга була. Урындыкларның урыннарын алмаштырмаудан сәнгать үзгәрә, дисеннәр өчен. Мебельнең урынын кысанлыкта ешрак алмаштыралар. Безнең академия театры да кысан. Әйдәгез, урындыкларны гына булса да ешрак алмаштырыйк соң. Мәйдан иркенәймәсә дә, һичьюгы күңелләребез киң булсын.

1980
СПЕКТАКЛЬ

Яшел җирлектә җиз тәңкәләр сурәтендә чәчелеп яткан каз үләннәренең сары чәчәкләре сагындыра. Бишектәге бала сыман сулар-суламас, сизелер-сизелмәс җәйрәп яткан тынлыкны тыңлыйсы килә. Хатирә-ядкярләр белән изрәп торган күңелне сискәндереп уятып, шашкын бер бию тантанасы кочагына ташланасы килә. Яисә серкәләнеп килгән арыш арасына ятып елыйсы…

Бүген кешегә табигатьнең сафлыгы тансык. Хисләрнең табигыйләре. Кичерешләрнең чыны. Күз яшенең ихласына, көлүнең сәгадәтлесенә сусалган.

Нахак икән – нахак, хак икән хак кына булсын. Югыйсә хисләр, кичерешләрне үлчәп кенә, алдын-артын исәпләп кенә, әүвәл акыл белән киңәш итеп кенә куллана башладык. Фән-техника революциясе кешенең акылы белән хисе арасында аерма китереп чыгарды. Инде, сабый баланың дөньяны төсле пыяла китекләре белән караганы кебек, кичерешләребезне уяткан нәрсәләрне акылның төсле исәп-хисап китекләре аркылы гына күзәтәбез. Көләрсең – күршең ни дияр бит әле. Нигә шатланасың? Еларсың – ничек кабул итәрләр? Вакытында, урынында еладың микән? Саранландык. Хис базарга күчте. Алъяпкыч киде, үлчәве янына эреле-ваклы герләр тезеп куйды…

Күңелдә яткан хисләр атының аягында – тышау. Ычкындырасы иде дә, атланып, караңгы төнне чәлпәрәмә вата-вата, көлү кылычы белән тураклыйсы иде. Йә булмаса, өй артындагы чия бакчасы эченә күмелеп утырган мунча почмагына сөялеп, бер мыштым гына елап аласы. Аннары, инеш буендагы ярык тегермән ташына утырып, иркенләп, арыганчы уйланасы.

Әх, бардыр лабаса дөньяның тугарылып китеп утырырдай берәр почмагы! Бар икән лә – театр. Ул гына, ул гына да түгел шикелле. Аларның да сирәге генә. Югыйсә кайсыларында, пәрдә ачылырга өлгерми, сине яшәргә өйрәтә башлыйлар, акыл саталар. Елга буена тезелешеп, рюмкалардан чәй эчәләр, җыелышлар сурәтләнгән мәлләрдә сөешәләр, парлы мунчаны «сауна» диләр, акселерация, синхрофазотроннар, Ренуар, Мюссе хакында гәпләшәләр. Син акыллы булып күренәсе килүдән кул чабасың, агайларның буфет эзләп чыгып китүләренә исең киткән булып кыланасың.

Чынлык, ихласлылык сагындыра…

Бар икән әле, бар! Әнә Минзәлә театры килде. Ун көнгә генә. Зал тулы кеше, сәхнә тулы артист. Караңгы, бердәм итеп көләләр, елыйлар, кул чабалар. Ут кабына – күз яшьләрен оялмыйча, яшермичә сөртәләр. Халыкның үз иткән театры, халык белән егет һәм кызның чишмә буенда очрашуларын хәтерләтеп сөйләшәләр. Әйбәт!

Бу юлы алып килгән спектакльләре – «Кара бүре». Драматург Н. Арбан әсәре нигезендә куелган. Мари тормышыннан. Хакыйкатьнең ялган, ярлының бай, яратуның нәфрәт белән көрәше. Һәм тагын чабаталы Россиянең бер авылында яктылыкның – караңгылыкны, мәхәббәтнең бөтенесен җиңүе, революция очкыннарының салкын изү бозларын эретүе турында. Беренче рус революциясеннән соңгы еллар. Россия диктаторы Столыпин беренче революцияне җиңдем дип тантана иткән иде. Юк, җиңү түгел, ул аны туктата да алмады. Революция идән асларына, кара урманнарга качып кына торды. Халыкларның күңел түрендә зур ялкыннары белән Җир шарын җылытасы революция учагына кабызгыч буласы илаһи күмер дөрли бирде. Реакция халыкларның күзен бәйләп тоткан ялган пәрәнҗәсен тагын да ачарак кына төште.

Спектакль менә шул хакта. Режиссёр, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе М. Мостафин аны романтикалы рухта иҗат иткән. Күтәренке, күңелдә якты кичерешләр уята торган фаҗига, оптимистик рухтагы трагедия. Театрларыбызда тансык күренеш. Халык шушыны ярата. Режиссёр әсәрне шушы сусауны басарлык дәрәҗәдә куйган. Рәссам А. Яһудинны да шушы теләк илһамландырган. Минзәлә театры башлыча район, авыл хезмәт ияләренә хезмәт күрсәтә, һәм режиссёр алар теләге, алар сусавын һәрдаим истә тоткан – күңелне бөтен барлыгы белән биләрдәй, олы таләпләргә җавап бирердәй, чын хисләрне гәүдәләндергән табигый агымлы әсәр куйган.

Артистларның уены режиссёрның «театр икән – театр булсын» дигән бурычны үтәүгә юнәлдерелгән. Артист икән – буянсын, ясансын. Чит халык, ул халыкның да үткәнен бәян иткәндә, бигрәк тә. Югыйсә мөхтәрәм театрларыбызның кайсыларында артистларның халыкныкы булганнарыннан алып яшьләренә кадәр сәхнәдә өендәгечә йөри. «Тамашачы барыбер таный», янәсе. Эш тану-танымауда гына диярсең. Шуңа күрә «Кара бүре» спектаклендәге киемнәрнең мари халкы этнографиясенә туры килүен, парик-гримнарның халык характерын чагылдырыр дәрәҗәдә типик булуын билгеләп үтәсе килә. Эш шунда: бу нәрсә тамашачага сизелеп, күзгә дә бәрелеп тормый. Режиссёр, художник, аннары тагын композитор К. Смирнов, артистлар бу спектакльдә табигый рух югарылыгына күтәрелергә, сыйфатланган вакыйганың көнкүреш дөреслегенә туры килүенә омтылганнар. Ирешкәннәр дә, РСФСРның атказанган артисткасы Хәдичә ханым Сәлимова уйнаган Павка-Кува, артистлар И. Фәхретдинов, И. Саттарова сыйфатлаган гашыйклар Пасәт белән Чәчәви, РСФСРның атказанган артисты Ә. Фәсхетдинов гәүдәләндергән Тоймет, Л. Әхмәтгалиева башкаруындагы Окси, РСФСРның атказанган артисткасы Н. Җиһанова сурәтләгән Фекла, ТАССРның атказанган артисты Җ. Җиһаншин тәкъдим иткән Апаныч, артистлар Ф. Мөхәммәдиев белән А. Богатырёвның Тойдемеры, артист Р. Әхмәров һәм Ш. Әхмәтшәрипов тасвирлаган Когой белән Лочмарти, В. Хәмидуллина, З. Яркәев, Р. Газизов, Ф. Бәдриев, Ф. Ибраһимов, Т. Халиуллиннарның геройлары – һәммәсе образ, тип буларак калку эшләнгәннәр, бай иҗат җимеше, зур хезмәт нәтиҗәсе буларак каралалар. Кайчагында артистлар хезмәтенә бәя биргән рецензияләрдә «ышандырырлык итеп уйнады», «күңелгә хуш килә» дигән салкын, битараф гыйбарәләрне укыйсың, анализ, дәлилләү җитмәгәнгә борчыласың. Минем дә бүген, мәсәлән, Хәдичә Сәлимованың уенын «бик яхшы» диюемне дәлилләп торасым килми. Үпкәләтермен кебек. Үз уеныннан да дәлиллерәк тасвирлый алмам кебек. Әйбәт шигырьне шул шигырьнең үзеннән дә матуррак итеп тагын ничек сөйләмәк кирәк? Хәдичә ханым да тискәре, явыз, әшәке багучы карчык ролен башкара. Ә сәнгатьчәлеге шундый камил ки, син сәхнәнең сихри көче, артистканың кул белән капшап булырдай осталыгы белән икәүдән-икәү генә каласың. Тискәре тип сурәтләнә, – ә били, әсир итә. Хәдичә ханым шул типның үзедер кебек тоела башлый. Кабатлап әйтәм: «Типның үзедер кебек була башлый». Артистка уенын үзе уйнаудан гайре дәлилле итеп сыйфатлауны күз алдына китерүе дә читен.

Соңгы вакытта менә шушыңа тансыкланган, шушыңа сусалган иде дә! Театрның И. Фәхретдинов, В. Хәмидуллина кебек яшь сәхнә осталарыннан алып, РСФСРның атказанган артисты Ә. Фәсхетдинов кебек сәхнә ветераннарына кадәр һәр кешесе бу спектакльдә яңа сыйфат күтәрелешенә ирешкәннәр. Моның белән тамашачы горурланырга хаклы.

Гомумән, бу спектакль тормыш, тарих дәреслегенә тугры кала алган. Ясалмалылык юк. Тамашачы сусаган театрлык бар. Рольләрне уйнаган артистларның күз карашларында, ымнарында, сәхнәгә килеп керүләре, геройларның күңел кичерешләренә мөнәсәбәтле гәүдә халәтләрендә, тырышкан сурәттә, аерым хаталар табарга мөмкин: әгәр режиссёр һәм артистлар ансамбленең тулаем бурычын аңларга теләмичә, «мин болайрак телим, миңа менә болайрак тоела» дип һаваланырга теләсәң. Тик «Кара бүре» кебек, халыкның көнкүреше аркылы, фаҗигале бер вакыйга аша халыкның күңел йөзен, рухи халәтен чагылдырырга һәм тасвирларга алынган спектакль авторларының бурычы спектакль күрсәтүдән гыйбарәт ләбаса! Хикмәт бүтәндә. Хикмәт – бу сәхнә вакыйгасының тамашачыда спектакль икәнлеген оныттыра алу осталыгында. Ышансыннар, чын итеп кабул итсеннәр. Әгәр дә артистлар ышандырып уйный алмаса, кул чабуларның, артистлар уенына сокланудан күбрәк, вакыйгага нисбәтле яңгыравына ирешелер идемени? Ә «Кара бүре» спектакле барышында – нәкъ шушы. Шуңа күрә, спектакльнең уңышлы булуын дәлилләп торуымны белдерү йөзеннән, рецензия атамасын да «Спектакль» дип кенә куйдым. Шундый бер рәхәт тойгы били: бу спектакльне караган кешеләр миңа фикерләрем белән килешүләрен тою шатлыгы бирерләр кебек. Әйе, спектакль. Димәк, сәнгать әсәре. Аның да чыны. Көлдерә, елата торганы. Хисләргә бае.

27 май, 1979

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации