Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 51 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ДУШИ ВЫСОКИЕ ПОРЫВЫ

В творчестве писателя Мирсая Амира нашли своё отражение грандиозные всполохи истории, будоражившие мир. Потому искусство этого старейшины татарской литературы и стало достоянием всей многонациональной культуры нашей страны. Подтверждением этому является неоднократное издание произведений М. Амира в Москве. Так, в прошлом году издательства «Художественная литература» и «Современник» выпустили в свет его роман «Чистая душа» и повесть «Рыбацкие байки». Обе книги – в превосходном оформлении и очень квалифицированно переведены: первая – А. Зуевым, вторая – известным мастером-юмористом Л. Ленчем.

Содержание своих произведений М. Амир черпает из глубин народной жизни. И самое большое слово, сказанное писателем, – о чистоте души народа и отдельной личности, об утверждении этой чистоты.

«Жизнь – это сложная штука», как говорится в «Рыбацких байках». Надо помочь человеку в минуты печали. Шутка, улыбка, смех всегда остаются важным оружием Мирсая Амира. Улыбка у него – особая. Она пронизана тонким лиризмом. Улыбаясь, автор и размышляет, и воспитывает.

Творческая палитра писателя разноцветна, герои многолики. Отражая разные стороны нашей действительности, М. Амир ведёт и серьёзный, и «развлекательный» разговор. Но, оставаясь серьёзным в своих самых весёлых вещах, он их пронизывает, как солнечным лучом, лирическим юмором. Эта особенность его творческой манеры ярко вырисовывалась уже в повести «Агидель», увидевшей свет в 1936 году. Жизнеутверждающая сила красоты и добра характерна для всего творчества одного из аксакалов татарской советской литературы.

Роман «Чистая душа» является плодотворным завершением долгого поиска М. Амира. В нём наиболее полно и выпукло отражается творческая концепция писателя. С первой частью романа – «Люди из Ялантау» читатели познакомились в 1954 году, вторая написана в 1960 году. Впервые в переводе на русский язык роман представило издательство «Советский писатель» в 1964 году. Русский читатель и литературная общественность страны приняли его хорошо. На страницах центральной печати появился ряд обстоятельных рецензий, дающих высокую оценку идейно-художественным достоинствам романа. Тем не менее автор не переставал упорно работать над усовершенствованием произведения. В новом издании устранены некоторые отмеченные критикой недостатки, введены новые значительные эпизоды.

В фабульную основу произведения положены события Великой Отечественной войны. Годы тяжёлого испытания, выпавшие на долю советского народа, показаны с эпическим размахом. От первой до последной страницы роман посвящён героизму людей, отстоявших независимость Родины. В жизни маленького городка писатель увидел и убедительно показал стальное единение фронта и тыла. «Чистая душа» – раздумья о доле людской, о том внутренном свете, который помогал советскому человеку выстоять и победить. Автора больше занимает исследование нравственной стойкости людей, истоки и внутренние резервы их душевной несгибаемости. С присущим ему стремлением к некоторой поляризации персонажей писатель раскрывает и безнравственную сущность представителей чуждого нам лагеря.

Роман выхватывает из моря человеческих судеб яркие, своеобразные характеры. Запоминающимися индивидуальными чертами наделены Камиль Ибрагимов и его жена Сания, секретарь райкома Башкирцев, прокурор Мухсинов, Ольга Дмитриевна, Миляуша, спекулянтка Гашия, Фахруш (Памятливый), Баязитов, Шакир, Фуат и другие.

Центральный образ романа – Сания Ибрагимова. Через неё писатель изображает социальную, духовную и нравственную основу основ советского характера. В какой-то степени Сания родственна Нафисе Гумера Баширова – одному из самых привлекательных образов женщин-татарок в татарской советской литературе. Глубинность нравственных оценок, гражданская обострённость, откровенность ума и сердца – такой изображает писатель Санию.

Если роман «Чистая душа» является итоговым в плане эпического жанра, то повесть «Рыбацкие байки» – продолжение творческого поиска М. Амира, его неустанное проникновение в психологию современника, стремление рассказать о времени, о себе. Многое волнует, огорчает и радует писателя. Его волнение незаметно передается читателю. Размышления и наблюдения автора всегда близки и понятны. Порой даже поражаешься стремительным переходам от юмора к обличению, от забавных приключений к житейским проблемам, решать которые предстоит не кому-либо другому, а самому читателю. И если он так же, как и автор, трепетно, высоко чтит и любит величие матушки-Волги, то он просто не сможет равнодушно читать эти глубоко правдивые «Байки» со всевозможными преувеличениями и домысливанием. Если уж ты не можешь встревожить при чтении свой ум, лучше не берись за «Байки». Если наоборот, то прочитай – и обязательно быть тебе другом природы – такова покоряющая убедительность повести.

Являясь как бы весёлой инструкцией для рыбака-любителя, повесть одновременно рассказывает о волнующих писателя общественных проблемах и темах. «В этом, – говорит переводчик Л. Ленч, – заключается главное достоинство «Рыбацких баек».

3 марта, 1974
ЫРЫС КАЛӘМ

Берзаманны җәйге челләдә безнең Әлмәт Язучылар оешмасы биләп торган ике бүлмәбезнең мин утырганына Җәмит абый Рәхимов килеп керде. Бөтен каләм иясе җәйге ялда. Ялда дип… Әлмәттәгеләр әллә кая йөрүчән түгел инде: дачаларыннан һәм Урсай тавы итәкләрендә җир җиләге җыюдан әллә ни узмый.

Керер кибетләрендә исә – грузин чәе, «Завтрак туриста», «Морская капуста», томатлы кильки консервлары, «Молочная» дигән колбаса, «Дружба» сыры, әллә күпме туңдырылып җебетелгәннән калган шәлперәек хек балыгы, бөтен шәһәргә ике мунча (бер көнне хатын-кыз, икенчесендә ир-ат йөри), шәраб, аракы дигәндә, халык кеше башыннан йөзә, кунакханәләрдә – «Мест нет», урамнарда күзгә кырып салырлык та татар сүзе юк. Кыскасы, Әлмәт гөрли, инде 2 миллиард тонна нефть чыгарылып озатылган. Ә тирә-юнь халкы «Юкка мин үзем дә тук» дип гомер сөрә. Дача-бакчаларында газ агулаган редис, кыяр, помидор, кызыл чөгендер үстереп…

Җәмит абый Рәхимов Лениногорскиеннан әнә шундый көннәрнең берендә килеп чыккан иде. Күрешеп, хәл-әхвәл белешкәч:

– Нишләп йөрмеш, Җәмит абый? – дип соравыма ул:

– Эчем пошып… – дип җавап бирде.

Мин ул арада өстәлебезгә үзем генә белгән үлән-чәчәкләр өстәлгән һинд чәен ясап куйган идем инде. Чәйне бергә тәмләп утыргач, ул:

– Татлырагы юкмы соң? – дип сорап куйды.

– Син дигәндә – аяк идәндә, – дип, сейфымны ачарга туры килде, билгеле. Мин аннан: – Нигә эчең поша? – дип сорадым.

– Менә язам да язам, энем, ә җиренә җиткергән нәрсәм юк, – диде ул.

– Күз тимәсен, диген, Җәмит абый! – Югыйсә беләм бит инде: ул чагында әдипнең Татарстан китап нәшриятында – 6, Мәскәүдәге «Современник» нәшриятында русча китабы нәшер ителгән. Әйтик, нефть төбәгендәге хезмәт ияләре хакындагы әдәби-нәфис очерклары, «Өлешемә тигән көмешем» китабындагы күркәм повесте, хикәяләре, «Тәвәккәл таш яра» дигән китабы… Мин шунда: – «Өлешемә тигән көмешем» дигән әйтем ирләр сүзе түгел бит ул, – дип әйтеп салдым. – Ә каһарманың – ир-ат.

– Ничек алай?

– Шулай, – дип, мин «өлеш» белән «көмеш»нең ни-нәрсә икәнлеген белгәнемчә шәрехләп биргән булдым инде.

Гадәттә, Җәмит абый – елмаеп, көлеп сөйләшүчән зат. Һичкемгә үпкә-сапкасын белгертмәс, җыелышларда, күтәрелеп чыгып, бәрделе-киттеле сүз әйтмәс. Бу юлы исә ул:

– Менә шул шул, – дип, зур учы белән авызын каплады. – Җегәрем барында, гаярь чагымда бер-бер нәрсә язып калдырасым килә, малай!

– Калдырасы дип… ашыкма син, Җәмит абый. Җәлил Алиш дустына «Кайгырма син яшьли үләбез дип» дигәнме? Мә, яз, – дип, мин аңа өстәлемдәге кәгазьләрдән бер язма аралап бирдем. Ул «Казан утлары» журналында нәшер ителгән бер фәнни мәкалә иде. Хәзер хаталанмасам, Сәлам Алишевныкы иде булса кирәк. Татар халкының меңнәрчә тарихи каһарманнарыннан берсе булган Батырша батыр хакында.

– Үземнең ниятемнән аерып өзеп бирәм, – мин әйтәм.

– Алайса, нигә үзең язмыйсың?

– И-и! – дидем мин. – Моны язарга әллә күпме архив корты булырга кирәк.

– Син мине корт димәкче буласыңмыни, энем?

– Ие, Җәмит абый. Мә, моны язып, кеше итсәң, син татар әдәбияты гөбәдиясе төбендәге иң тәмле корт катламы ише булырсың. Безнең авылдагыча әйткәндә – турасы. Кызыл эремчеге.

Ул:

– Сине хикмәтле кеше дигәннәрие… белмим тагын, карап карарбыз, – дигәч, мин әлеге дә баягы сейфны бикләп куйдым да, аны автовокзалдан кайтыр юлына утыртып җибәргәч, каршыдагы фатирыбызга кереп, кирәк-яракларны җүнәттем дә бассейнга юл тоттым. Җәмит абый әйткәнчә, гаярь чагым бит. Ә мин аңа, катгый итеп:

– Язасыңмы? – дип әйткән идем инде.

Ул:

– Бәлки, – диде.

Ничек килеп чыккандыр инде: Әлмәткә барганчы да, барып төшеп, эшләвем дәверендә дә мин Җәмит Рәхимовның нефть чыгаруның төбеннән алып ары таба Шөгердә комсомол комитетын җитәкләгәнен, КПССның Лениногорск шәһәр-район комитетында эш кылганын белмәдем. Искәртүче дә булмады. Язучының үз районы газетасында эшләгәне мәгълүм, әмма анда да әдәбият-сәнгатькә караган бүлектә түгел. Казан университетында читтән торып гыйлем эстәвеннән дә хәбәрдармын, ә, шуңа өстәп, үз шәһәрендә нефть техникумын тәмамлавы турындагы белешмә миңа сәер тоелган иде. Шундый тынгысыз бер җан иясе булган инде, күрәсең. Ә ул үзе һичкайчан тәрҗемәи хәленнән аны-моны сөйләмәде, гомуми җыелышларда да тын гына утыра торган иде.

Әдип, ниһаять, «Батырша» романын язды. Шул әсәре 1992 елны Татарстан китап нәшриятында дөнья күргәннән соң, Казанда бер кыска гына, үтеп барышлый дигәндәй очрашуыбызда ул, минем исемне китәреп:

– Теге син әйткән гөбәдиягә кызыл эремчекне җәеп салдым мин тәки, –диде, – рәхмәт.

Мин, гадәтемчә:

– Яхшы, – дидем.

Әйе, яхшы. Аның көн күрмеш рәвеше, чиккән гомере, тоткан кыйбласы үзе яшәгән мохитенчә, халыкның тәкъдиренә язылганча булды. Тормыш итүнең, иҗтиһат кылуның, иҗатта әсәрләнүенең, ялкынлавының асыл мәгънәсенә ирешкәне хәлендә, ул үз әйләнә-тирәсендәге адәми затларның да мәгънәгә, иманга максуд теләгендә яшәде. Шуңа күрә дә ул – язучы Җәмит Рәхимов – татар әдәбиятыннан инде һич аерыл– гысыз сурәттә, сыйфатта мәдәни җиһаныбызда үзенә тиң урында тора.

12 март, 2010
СӘГАТЬ
(Хәсән Сарьянның тууына – 70 ел)

Ул: «Әй, болай ук кирәк түгел иде инде!» – дия торган иде.

Берәр эшем уң булса, шулай дия торган булып киттем. Чиләк тутырып җиләк җыйсам да, кәрзинем гөмбә белән тулса да, берәр хикәя-мазар язып ташласам да.

Ә бу минем сүзем түгел. Бу – Хәсән Сарьянның әйткәне. Дача йортын салып куйган да, балтасын алып, аның сабы очын, уң кулының ике бармагы белән кысып, асма иткән. Тигез. Кискән тырнак шайлы да анда-санда авышу юк. Әйе, тип-тигез. Шунда ул әйткән дә инде:

– Әй, болай ук кирәк түгел иде инде!

Еллар санамыйм. Таркала. Кыр казларын, торналарны әни санарга кушмый иде. Тик бу юлысы әйтәм әле: Хәсән Сарьян кырык сигез яше тулыр-тулмас вафат булды.

Озатырга бардык инде. Сентябрь. Егерме икесе иде бугай. Яңгыр. И пыскып та күрсәтте инде. Изгеләр вафатында яңгыр йә кар явар. Шунда уем бер генә иде:

– Әй, болай ук кирәк түгел иде инде!

Алып чыкканда карадым, күрдем, аңладым: китап шүрлекләре, тегесе, бусы – һәркайсы Хәсән абыйныкы.

Абыйныкы…

Ул чагында ук ул абый түгел, ә бәлки… ниндидер бабай иде инде. Кебек иде. Була бит шулай: кайчагында әллә нинди берәр энекәшнең авызыннан фәкать озак гомер кичергән абыйлар гына әйтердәй сүзләр килеп чыгучан. Чыгучан да… аяк очында пәйда булган, тик үлән башларын селкеткәләп, «Бу – мин. Тимә миңа» дип, әкрен генә, саллы, вәкарь белән шуышып киткән елан шикелле.

Әйе, бабай иде.

Танышу. Бауман урамы. Язучылар союзына керә торган бинаның икенче каты. Роберт Батуллин (ул чагында) мәзәк сөйли. Яшь чагым. Кушылмыйм. Берзаманны халык шым булды. Керү юлына Хәсән Сарьян килә икән. Күрештеләр.

– Габделәхәт Гаффаров, – дип кул суздым инде.

Ул ике адым чигенде дә:

– Кыхым, – дип куйды. – Бала-чага дип белдең мәллә? Гаффаров карт кеше ич ул.

– Мин инде…

– Булыр, булыр. Дөньяда ни булмас, – диде ул. Ары китте.

Чәчем ак түгел. Мыегым да ыспай гына чак иде шул.

(Аннары әйтте: «Язуың шундый. Синең «Әҗәт»еңне картлар гына яза ала».)

Әйе. Кыхым… Аның сымак, күзлегемне төзәтеп куйдым әле, менәтерә. Авыр. Искә төшерүе. Үзен. Сабагын.

Ә сабагы мондыйрак булган иде.

Әллә генә ничек юлыбыз туры килде. Ленин урамы.

– Чәй эчеп аласые, – диде ул.

– Кофе, – дидем мин.

Кердек. Пассаж. «Ял» дигән кафе.

Шулай да аң бар бит инде. Беләм.

– Нәрсә эчәсең? – дидем мин.

– Үзең беләсең ич инде, – диде ул.

Чамаладым инде.

Ул заманда мин тегене-моны эчми идем. Әйбәт чак. Бөтен нәрсәне беләм. «Эчә» генә белмим.

Шунда ул миңа сабак бирде. Моңынчы моны фәкать үземнең күңелемдә генә тотадырыем. Алтын хәзинәсе шикелле. Менә сандыгымны ачам.

– Сәгать теле ничек йөри, Габделәхәт? – дип сорады ул.

– Чайкалып инде. Әле уңга, әле сулга.

– Кыхым… Сәгать. Дөрес. Ә тел? – диде ул.

Аркылы-торкылы дип әйтә алмыйм ич инде.

– Язу телен әйтәм мин. Амплитуда! Әйе, амплитуда. Татар теле. Ике калын сүз язсаң, уртасында нечкәсе булсын.

Менә хәзер шүрлектән кулым тигән китапны алдым да уртасыннан ачтым. «Сандугач бишенче төн оча иде инде». Амплитуда. Мөгаен. Мөгаен түгел инде. Тәгаен.

Ә сүзлек ни ди?

«Амплитуда. Наибольшее отклонение от нулевого значения величины, колеблющейся по определённому закону». Әнә ничек. «Величина», «закон».

Үз гомерендә нибарысы татарча – җиде, русча бер китап чыгарган.

Ә иҗаты, язганнары хакында үзенең вафатыннан соң татар матбугатында фәкать ике генә мәкалә чыккан: Г. Ахунов. «Агыйдел егете»; Ф. Галимуллин. «Шигъриятле проза». 1980 ел. Тууына 50 ел тулу уңае белән. Ә аңынчы? Әйбәт. Барлас Камалов, Гариф Ахунов, Мәхмүт Хәсәнов, Флёра Сафиуллина, Рафаэль Мостафин, Валентина Гудкова сүз әйткән булган икән. Һәр китабы саен. Яхшы. Бусы да яхшы.

Чираттагы китабым («Богау») беткән. Инкыйлабка кадәрге нәшир Кәримовлар шундук тагын бер агымын басып сатуга җибәрерләр идедер.

Шәхсән исә, кулымнан, мәдәтемнән, хәлемнән килсә, бүген үк Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» әсәрен, «Әткәм һөнәре»н, меңәрләп-меңәрләп, татарга таратыр идем. Кесәм такыр шул. Ә татарның… ни дип әйтим… Рәхмәте такыр.

– Әй! – диясе килә. – Болай ук кирәк түгел инде, – дип. Балта тотып. Сабының ватерпасы аша карап, дөньяны тигезләргә теләп. Төп-төгәл итеп. Нивелирлап.

Сарьянча.

Ахыр килеп, ул 70 нче еллар татар әдәбиятының, язуының, теленең амплитудасы иде.

Сәгате.

Иде…

Сентябрь. Яңгыр. Юеш. Җәсәден баскычтан алып төшүе кыен булды. Сыймады.

Аның каравы ул татар халкының күңеленә сыйды. Мәңгелеккә.

24 март, 2004
ДОГАЛЫ ЕЛЛАРНЫ САГЫНУ

«Догалы еллар» китабы күренекле татар язучысы Марсель Галиевнең күңел дөньясын, уй-гамен, әрнү-шатлыкларын чагылдырган хезмәт сыйфатында җәмәгатьчелек, укучылар игътибарына барып иреште. Ул әлеге китабында чор, заман, тарихыбыз хакында фәлсәфи уй йөртә, татар халкының мәшһүр иҗат шәхесләре турында үзенә генә хас ташламасыз, ихлас, яратып сүз әйтә. Безнең әдәбиятыбызда иҗат шәхесләре хакында күп язылды, языла, язылыр. Ә М. Галиевнең «Догалы еллар»ы татар теленең һәммә байлык-хәзинәсен кулланып, милләтебезнең атаклы уллары, кызлары хәл-әхвәлен кирәксә җор, кирәксә кырыс итеп сурәтләве белән кыйммәт. Ахыр килеп, М. Галиев әлеге хезмәтендә үзен заман фәлсәфәчесе итеп күрсәтте. Бу китапны язу барышында, аның күпме йокысыз төннәр, ваемлы көннәр кичерүен аңлавы авыр түгел.

* * *

Бер дә берчакны Казаннан көтүебез белән язучыдыр, галим-голәмә, артистлардыр Мәскәүгә килеп төштек тә ду китереп «чара» үткәреп аттык. Ул чагындамы? И, ул чагында! «Татарлар килгән!» дигән хәбәр чыкса, бөтен Мәскәү шау килә торган иде.

Шундый бер тамашабыз соңында югары әдәби курста укучы Марсель Галиевкә телеграмма килеп төште: атасы Баян ага вафат булган икән. Аның бит мышык-мышык яшь сыктавы да көлгәне сыман. Сер бирми. Соң, моның эчкән чәе – ут та, баскан җире язгы ташу икәнен бик яхшы беләбез ләбаса. Ярар. Казанга кайтып төштек. Минем Әлмәттәге «сөрген» чорым иде. Казандагы фатирыма кереп торуның хаҗәте юк. Ә Марсельгә, тиз тотып, Азнакайга – авылы Балтачка барып төшү кирәк. Өлгерергә… өлгерергә…

Яшь чагым гына түгел, халык депутаты да вакытым ич. Апкиттем моны аэропортка. «Тиешле» җиргә кердем, җеген җеккә сөйләштем. Очкычны Бөгелмәгә ике сәгатьтән диделәр.

Ә бу, җүләр… Сарманга очты да китте. Ялгызым тордым да калдым. Шул миннән аерылуы сәбәпле, атасы Баян аганы җирләргә өлгерми калган бит, түземсез!..

Икенче көнне иртүк теләсә нинди пычракта да йөрердәй машина алдым да, хәләлем Фәридәне утыртып, Марсельнең Азнакай районындагы шул Балтач авылына юл тоттык.

Яз, гөрләвекләр ага. Авыл, үзегез беләсездер инде, шәрехләп тору артык. Өйләрен белешеп таптык, капкалары бикле. Инде кайту ягына кузгалабыз дигәндә… «Су буеннан әнкәй кайтып килә». Таныдым. Әнкәсе. Исемен белми идем – Икълимә апа икән. Килеш-килбәтен, төс-кыяфәтен, хәл-әхвәлен әйтеп тормыйм – бөтенебезнең әнкәләре нәкъ шундый: итагатьле, сабыр, иңендә – чиләк-көянтә. Зарланмады. Нык икән. Бәлки, шулай тоелгандыр гына. Исәнлек, хәл-әхвәл белешеп, кайгы-хәсрәтен уртаклаштым…

– Апа, – мәйтәм, – Марселең кая соң әле? – дип сорадым.

– Азнакайга киткәние әле, – диде ул. – Киленне Казанга озатырга дип…

Чаттан борылып, түбәнтенгә таба юнәлгән генә идек, Марсель менеп килә. Безне йорт-кура артына алып чыкты да:

– Әнә безнең таллар! – диде. – Аумаслар шикелле иде дә бит… Авалар икән, авалар…

Теге – повестендагы карт өянке сыкрап ауган ише. Шуны аударып күрсәтеп, ул әдәбиятка үтә тирән, нык, егәрле тамыр җибәрде.

* * *

Заманында халкыбызның язучысы Гариф абый Ахуновка чылтыраткан идем. Минем казна эшендә – гәҗиттә эшләп ятмышым – бөтенесе хакында язып бетерә алмыйм.

– Марсель турында яз әле, Гариф ага, – дип гозерләндем.

– Яздым ич инде. «Ерак урман авазы» дип. Әйтергә теләгәнемне төшереп калдырмадым шикелле. Кабатласам – кабатлау килеп чыга.

– Алайса, сүзеңне әйт: кем ул?

– Яз: Марсель Галиев – шагыйрь, чәчмә әсәрләр, пьеса, җырлар авторы, кабатланмас төстәге иҗади шәхесләрне сурәтләп бирүче шәп әдип, диген. Өстәп куй: ул – татар теленең җелегенә төшеп язучы.

– Җелегенә төшеп? Сөяк кимерә-кимерәме?

– Әйе, тормышның, яшәүнең мәгънә сөяген кимереп.

Гариф агага өстәп, тагын ни әйтим ди инде? И-и, Марсель Галиев турында язарга тотынсаңмы?..

Ә нигә язарга? Язучыны укырга кирәк аны, укырга! Һәм аңларга. Аңлагач кабул кылырга. Кабул кылгач – яратырга. Яраткач – онытмаска.

Ул Тукай бүләгенә лаек. Әнә үзе яратмаган төстәге кызыл тышлы итеп дүрттомлык «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгарды. Ә бу Тукай бүләгенә хуплап тәкъдим ителгән «Догалы еллар» китабын, үзе әйтмешли, егылып укырлык. Хәтта сәҗдәгә китеп. Халык яратты, үзе хакындагы елъязма сурәтендә кабул кылды. Кабул кылынгач саваплы ул, хәерле. Иманы таза каләм иясе халыкка каза язмас.

Марсель Галиев – шагыйрь, ул – чәчмә әсәрләр иясе, ул – публицист. Тукаебыз сүзе белән әйткәндә, моңлы да, зур да шәхесебез, җөмһүриятебезнең атказанган сәнгать эшлеклесе. Без аның шундый булганы, шундый була белгәне белән дә бәхетлебездер әле.

Ул – ундүрт китап иясе. Әйтергә кирәк, «Еллар чалымы», «Апрель кызы», «Су буеннан әнкәй кайтып килә» ише шигырь китаплары, «Ул чакта», «Ерак урман авазы», «Сиңа мин кирәк», «Алтын тотка» кебек хикәя, повесть мәҗмугалары белән Марсель Галиев үзен чын татар язучысы дәрәҗәсендә танытты.

Әнә ил буена Марсель кайтып килә, үз халкына таба барышы.

13 апрель, 2001
МӘҢГЕЛЕК ЗАМАНДАШ
 
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып.
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
 

Тиңдәшсез җәлилчеләр каһарманлыгына илһам биреп торган көчнең тамырлары кайда? Без моны яхшы беләбез – совет чынбарлыгында, коммунистик рухта. Тик мин Җәлилнең менә шушы һәр укучы бала яттан белгән шигырендә Галимҗан Ибраһимов дөньясын да тоям. Җәлилчеләр йөрәгенә саф көрәш канын Ибраһимовның яшәү үрнәге һәм иҗат тамырлары да китергәндер. 90 еллык юбилее көннәрендә мин Галимҗан Ибраһимовны шулай, Җәлилне сокландырган мәгърур имән итеп күрәм. Һәм бу имән минем алда Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» романындагы Андрей Болконскийны гомерлеккә тетрәндереп, сокландырып калдырган имән булып күзаллана. Чөнки гомерен халык азатлыгы өчен көрәшкә биргән революционер, һәр халыкның кешелек хакын раслап, даулап язган Галимҗан Ибраһимов – көрәшчеләрнең, җырчыларның яңа буыннары арасында рухи бер арадашчы да.

Шуның белән ул һәр буынның замандашы булу хокукына ия. Ул безнең халыкның якты идеаллар өчен көрәшчесе, әдәбиятының классигы гына түгел. Ул – халыкның үткәненең һәм киләчәгенең дә аксакал классигы.

Киләчәкнең классигы. Ихтимал, бераз сәеррәк яңгырыйдыр. Ул, Атлант кебек, татар совет әдәбияты гөмбәзен күтәреп торучыларның берсе. Ләкин аны берничек тә хәрәкәтсез, җансыз сын рәвешендә күз алдына китереп булмый. Аның иҗаты бүген дә иң алгы сафта. Чөнки аның классик мирасына сугышчанлык хас. Сугышчан эстетика өзлексез хәрәкәттә. Г. Иб– раһимов иҗатының кыйммәте бүгенге язучыларыбыз язган һәр яңа әсәр янәшәсендә торган саен арта, яңа яклары белән гаҗәпләндерә. Чөнки, бер яктан, һәр яңага бәя классика югарылыгыннан торып бирелсә, икенче яктан, һәр классик әсәр бүгенге биеклектән яңача карала. Бу элемтә үзара тыгыз бәйләнгән «Безнең көннәр» романында бүгенге турында сөйләгәндә аның үткәнгә таянуын, ә үткән аша киләчәкне тирәнтен сиземләвен күрү читен түгел. Гомумән, бу нәрсә аның «Көтүчеләр» хикәясендә, «Тирән тамырлар» романында тагын да ачык чагыла. Иң мөһиме – реалист әдип буларак, ул тарихи перспективадан торып яза. Шуның белән ул безнең чорга һәм килер көннәргә гаять якын тора. Галимҗан Ибраһимовның мәңгелек заманчалыгын мин шунда күрәм.

Заманчалык. Бу аның телендә чагыла. Зур тарихи сынаулар аша узып, үсеше белән югары камиллеккә ирешкән телне халыкка якынайту һәм шуның белән аны бүгенгечә саф яңгыратуда ул – Тукайның иң якын дәвамчыларыннан берсе. Бөек Тукай тарафыннан халык җирлегенә кадалган поэзия байрагын үз кулына алып, Г. Ибраһимов аны яңа социалистик культурага рухи көрәш коралы итеп тапшырды.

12 март, 1977

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации