Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 51 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ЭЗТАБАР
(Күренекле язучы Рафаэль Мостафинга – 70 яшь)

Әгәр дә узган гасыр башында Габдулла Тукай: «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дигән икән, каләм ияләренең кемлеген моннан да уздырып әйтеп булмастыр, шәт. Өстәвенә Муса Җәлилнең исән-имин килеш үк «Үлемнән соң да яшәү бар бит әле… Минем турында сөйләячәкләр, язачаклар» дигән сүзләре бар.

Әнә шул энәсе, җебе, яшәве, төптән уйлаганда, Рафаэль Мостафин кулындадыр шикелле. Язучының йөрәгендә иярләнгән ат ятар, диләр бит. Дөрес, әлбәттә. Ә каләм иясенең йөгәне барыбер аны үз иткән халык кулында ул. Язучы белән халык арасын тәртәдәге тәҗе кебек нык, юнәлешле көйләп баручы Р. Мостафин кебек галимнәрдә, тәнкыйтьчеләрдә. Габдулла Тукай кыйссасы, Муса Җәлил хикмәте, Хәсән Туфан язмышы, Кол Галидән башлап Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Акмулла, Шәехзадә Бабич, Гамил Афзаллар аша Мөдәррис Әгьләмовка кадәрге барча затларыбыз аның көндәлек һәрдаим игътибар, күңел түрендә. Татар әдәбиятында җемелдәп торган бу йолдызларны бер гөмбәзгә туплап, барлап торучылардан иң өлгере, алгырысы, эзтабары, маяклар салып баручысы, рәхмәтлесе әлеге дә баягы Р. Мостафиндыр. Кайбер чакны сәерсенеп, гаҗәпсенеп, хәтта тынып каласың, тукта әле дисең, бу ни икән дип уйлап куясың, карале, язучылар, әдипләр, аларның иҗат эше хакында бар белгәннәрен барчага җиткерә башлаудан алып соңра гомерләрен үзләре дә халык язучылары сыйфатында тәмам иткән Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев кебекләребез бар. Нәкъ шулар янәшәсендәме, уртасындамы нигә әле Рафаэль Мостафин юк икән дисең. Әнә ич Тәлгат Галиуллин татар, дөнья әдәбияты, каләм ияләре турында язды-язды да, үзе үк шул даирәгә кереп китте. Әлбәттә, Р. Мостафин да нәкъ шушы кавемнән, даирәдән, мәсләктән. Аның көн күрмеш, яшәү турында йөзләрчә чәчмә, тезмә әсәрләрен әледән-әле укып белеп, «Карале, ә!» дип сокланып торабыз. Тик…

Тик барыбер аны фәкать күңел, җан, аң, тәэсир иң әүвәл Муса Җәлил янәшәсенә китерә дә куя, китерә дә куя. Татар халкының бөтен дөнья, ил, Ватан тарихында кем, нинди икәнлеген җаны-тәне белән белгән, аңлаган Сергей Смирнов, Константин Симонов – тагын бихисаплар! – М. Җәлилне Байрон, Лорка дәрәҗәсендә яд иткәннәр икән, бүгенге Рәсәйдәге безне танырга теләмәү өмете, идеясе җил искәндә күзгә эләккән чүп кенә ләбаса ул. Монда инде Рафаэль абыйның Казык йолдызы какшамас. Мәңгегә үз урынында. Әнә ич: татар халкы, гомумән, бөтен төрки гавамы үзенең кем, нинди икәнлеген фәкать Тукай белән аңлый, аңлата ала. Сөембикәләребез, Кол Шәрифләребез, Ядкәр ханнарыбыз бар. Аллага шөкер. Маяклар күп. С. Максуди, М. Вахитов, М. Солтангалиев… Шунда – Муса Җәлил. Идел-Урал штаты дигән дәүләти татлы хыялын Коръән тотып Плетцензее төрмәсендәге гильотина пычагы астындагы каны белән яд иткән шәхесләребездән ич.

Әлбәттә, М. Җәлил эзләре буенча татар әдәбияты дигән дәрьяга кереп киткән Р. Мостафин боларның чын асылын хәзер – ошбу дөньяда җитмеш ел гомер кичүе дәверендә тәмам белә инде. Тарихны, халыкларның, адәми затларның яшәү рәвешен һичкайсы – патша, император, президент – үз указлары бүреге белән каплый алмый. Бүрене кулга ияләштерергә мөмкин. Ләкин, Хемингуэй әйткәнчә, кешене юкка чыгарып була, тик аны җиңү мөмкин түгел. Рафаэль Мостафин – мәшһүр Гази Кашшаф дәвамчысы – Муса Җәлилнең нибарысы 38 яшьлек гомер кичүе, иҗаты мисалында татар халкының мәңгелек яшәүчәнлеген раслаган, дәлилләгән гаять илтифатлы затларыбызның алыштыргысыз берседер ул. Кем ул дип сораган сурәтләрендә аны, язучылар, рәссамнар хакына көнен-төнен кызганмый иҗат иткән Ирвинг Стоун кебек дияргә кирәк. Идегәебез булган. Ләкин халык аның хакында дастан иҗат итмәсә – ул кем? Онытылыр идедер. Шанлы Тукай бар, тик аны халкыбыз данламаса – ул кем? Бөек Җәлил һәлагеннән соң да исән. Әмма шәүкәтләрлек халык, бөтенебез, ахыр килеп, берәү булмаса – без кем?

Әгәр дә куш учка сыярлык бәләкәй Җир шарында гомер сөрүче адәми затлар бүген илаһи бер татар халкы яши, яшәячәк икәнлеген белергә, танырга, әңгәмә корырга, сәүдә итәргә тели икән яисә теләми икән, үз ихтыярларында. Сөбханалла, туфрагыбыз сукаланган, орлык чәчелгән, рухыбыз Тукайча, Җәлилчә, моны әйтүебез, белдерүебез Мостафиннарча. Тыйнак кына. Ипләп, сипләмичә. Ашыкмыйча, артык ашкынмыйча. Энәне кая кадап, җебен ничек йөртәсе икәнен анык белеп. Гөнаһыбызны танып, савабыбызны табып.

Шулай итеп, уртак мәсләгебез, өммәтебез, иманыбыз исән-сау икән, Рафаэль Мостафиннарыбызны онытмаслык итик әле. Хәлемнән килгән сурәттә шәхсән аны «Татарстанның халык язучысы» дип атар идем. Имзамны рәхәтләнеп, ихластан куеп. Мөһерен, тыннарын өреп, тиешлеләр – без сайлаганнар басарлардыр, шәт.

Әнә генә бит ул. Йөри. Күңеле күтәренке, әйткәннәре сабыр, мәгънәле. Димәк, яши. Яши икән, гел яза инде. Ак итеп, пакь итеп, Иман шарты белән. Елмаеп. Халкыбызга, һәммә кешегә саулык, мәдәт теләп.

Без Рафаэль ага Мостафиннарыбыз булу белән дә бәхетле әле. Чөнки бәрәкәтле Баулы төбәгендә 1931 елның 14 маенда дөньяга килеп, хәзергәчә егерме тугыз китап нәшер иткән бу затлы кешебезне җөмһүриятебезнең бар тарафында да олысы-кечесе кадерләп каршы ала, олылап озатып кала. Язуы, иҗаты, фәнни, җәмәгать эшчәнлеге белән әүвәлге бөтен илебездә танылган, әсәрләре дөнья халыкларының дистәдән артык теленә тәрҗемә ителеп чыккан, төрле газета-журнал, оешмаларның дәрәҗәле премияләренә, дипломнарына, ахыр килеп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «М. Җәлил бүләге иясе» дигән исемгә лаек булган.

Үзе язганнары гына түгел, ә бәлки аның хакында язылган бихисап мәкаләләр, хезмәтләр дә гаять гыйбрәтле, хәтеребезгә, күңелебезгә, каныбызга шифалы сурәттә сеңеп калган. Ошбу нәрсә каләм иясе өчен үтә дә газиз, истәлекле фигыль.

Кеше гомере әүвәл-әүвәлтеннән фасыллар дәвамы, яшәлгән яшь белән түгел, эшләгән эш, кылган гамәл белән дә үлчәнеп килә. Бу җәһәттән караганда Р. Мостафин һичкайчан гаҗиз булмады, нәүмиз калмады. Шул инде: эш аты сукада, буразнада, чабышта сыналса, ир-егет туган халкының рух көзгесендә ни рәвешле чагылуында сынала. Ә ул исә беркайчан да, бәгъзеләр әйтмешли, «ачка үлсәм үләем, бәрәңге өяргә иелмәем» дигән шикелле булмады. Әйтик, Болак, Кабан күле кебек, мәркәзебезнең йөзек кашы саналырдай изге урыннарны яңартырга, мәңгелек итәргә омтылу хисе, фикере белән мөлдерәмә тулы мәкаләләре, китаплары үзләре генә дә асыл мәсләк, мәгърур максат нияте, ахырында, бизмәне бит.

Һәрхәлдә, татар халкының мәңгелек чылбыры тарихын, бүгенгесен, булачагын тәшкил иткән һәрбер мизгелгә Рафаэль Мостафинның фәкать игелек кенә кылу нияте белән сугарылган гомере, иҗаты күпләргә үрнәк, күпләргә маяк. Ә маяклылар адашмас, һәрвакыт алга гына барыр, уйлаган юл очына җитү бәхетен татыр.

ЯШЕННЕ ТУРЫЛЫЙ БЕЛГӘН ЗАТ
(Күренекле язучы Ринат Мөхәммәдиевкә – 50 яшь)

Хәзер язучы эше яшенне учка чорнап тоту белән бер шикелле тоела. Хикмәт сүзнең бәясе арзанаюда яки, киресенчә, гаять кыйммәтләнүдә генә түгел. Чираттагы азгынлыкны, аламалык, явызлыкны сүз белән генә алдыруы үтә читен – ул шуңа күрә үтә арзанайды. Инде дә хакыйкатьне кистереп, ярып саласың икән, моның өчен кайвакытны башың, җаның белән түләвең дә ихтимал – ул шуңа күрә бик кыйммәтләнде, тетрәндергеч, чирканыч, өшеткеч мисаллары бихисап. Язучылык хәзер менә шуңа күрә яшенне иярләүгә тиң ул.

Әйе, сүзнең кадере китте. Халыкны тамак кайгысы басты. Яисә бәгъзеләрнең череп баю хакына атасын-анасын, иманын сатарга әзер торуы, адәми затлар сөяге аша атлап йөрергә күнегүе, китапны өч тиен бер бакыр хәлендә калдырды. Кая карасаң да, монда көлке, анда фаҗига. Көлкеләре –телевизорда, театр сәхнәсендә, фаҗигасе – тормыш, көнкүреш сәхнәсендә.

Хәер, татар әдәбияты, әдипләре халык, аерым бер кеше мәнфәгате хакын ихлас хаклау уеннан читләшми, юлыннан тайчынмый әле. Бу җәһәттән, язучы Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев иҗаты күз алдында күренекле үрнәк буларак тора. Әйтик, моңа аның чираттагы зур әсәре – «Утлы таба өстендә» дигән романы – бик күркәм үрнәк. Матбугатның төрле басмаларында, китапларда нәшер ителгәнгә күрә, аның эчтәлегенә, каһарманнарына җентекле тукталып шәрехләү хаҗәт түгелдер. Әсәрнең 1993 елгы сентябрь–октябрь айлары арасында мәгълүм вакыйгаларга, аерым алганда, Мәскәүдәге Ак йортны, андагы Дәүләт Думасы депутатларын мәсхәрәләүгә, урамга җыелган халыкны вәхшиләрчә кыйнауга, күпләрне корбан итүгә багышланган. Шунысын әйтү фарыз булыр: әдип, чыннан да, әлеге дә баягы яшенне учына гына урап тотмыйча, аны үз тәне аша фидакяр үткәреп, укучылары җанын афәттән саклап калырга омтылу рухы белән язган. Роман «Утлы таба өстендә» дип тикмәгә генә аталмаган ич инде.

Ә монысыннан алда Ринат Мөхәммәдиев зур танылу алган «Сират күпере» романын язды. Бу әсәр дә язучының дәһшәтле кара-кучкыл болытларга, тармакланып чатнаган яшеннәргә, җиһанны тетрәткән күк күкрәвенә үзенең күкрәген, дөрләп янган йөрәген ачып куеп каршы чыгуына тиң. Вәхши җәллад И. Сталинның үз иле халкын кыруын нәкъ менә татарлар – аның асыл улларыннан берсе Мирсәет Солтангалиевтән башлап керешүе хакында. Бусы Татарстан радиосыннан спек– такль рәвешендә дә тапшырылды, ахыр килеп, Р. Мөхәммәдиевне Габдулла Тукай бүләге, Төркиянең дәүләт бүләге иясе дә итте.

Күренә ки, әдип очсыз эчтәлекләр, мавыгу-маҗаралар тасвирлау артыннан кумый, ә бәлки язу каләме очын кылдан нечкә, кылычтан үткер Сират күперләре буенча үткәрә, Иманын утлы табаларда сыный. Шуны ук «Кенәри – читлек кошы» дигән романы хакында әйтү дә хак булыр Анысы котырынган бозыклыкны, азгынлыкны аяусыз рәвештә фаш итә, каләм иясен Яхшылык, Матурлык хакына көрәшүче сурәтендә гәүдәләндерә.

Ә гомумән, яхшылыкны, матурлык, кешелеклелек, мәхәббәт, табигатьне чагылдырып язганда, Ринат Мөхәммәдиев үзен тылсымлы, игелекле каләм иясе буларак күбрәк таныта. «Истәлек өчен Гыйлемханга», «Ак кыялар турында хыял» повестьлары, байтак хикәяләре аның чәчмә әсәрләрдә шигърилек тарафдары икәнлеген ап-ачык күрсәтә. Әдәбият түре– нә ул шундый ният белән аяк атлады да шундый ният белән үз укучылары куенына, күңеленә сыенды, теләктәшлек тапты. Асылда, ул үз холык-табигате белән дә игелекле затлардан. Әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә һичбер каләмдәше белән телгә, пычакка-пычак килмәде, үз фикерен ипле, киң, тирән, саллы, дәлилле итеп әйтә, җиткерә белде. Әлеге сыйфатына ул һәрдаим тугрылыклы. Ихтимал, шушы сыйфаты, шушы гадәте, шушы холык-фигыле аны сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе итеп үстергәндер, таныткандыр да. Хәер, ихтимал түгел, ә бәлки тәгаендер, тәгаен. Ул ишле игенче гаиләсендә дөньяга килгән, көн күрмешнең ачысын-төчесен байтак татыган, халык тарихын, хәзерге тормышын яхшы, төпле белә, җөпләп, тасвирлап яза, җанына иңдерә, фикеренә сала. Әлеге нисбәттән аның иҗаты да халыкчанлык хисе белән сугарылган, кешеләрнең үз ышанычларын җуймаска чакырудан гыйбарәт.

Нихәл итәсең, еллар, фасыллар, көннәр-сәгатьләрне авызлыклап, тезгенләп, вакыт тәгәрмәчен тырнакларына күсәк тыгып туктатып булмый. Карасана әле: кайчан гына беренче шигырьләрен сырлаган, беренче мәкаләләренең, хикәяләренең матбугатта дөнья күрүләренең тыелгысыз шатлыгын кичергән Ринат Мөхәммәдиев бүген инде ярты гасырлык гомеренең икенче яртысы таңын каршылый. XX гасыр уртасында туган, ә хәзер шул гасырны түгәрәкләргә дә җыена. Канлы, дәһшәтле, газаплы гасыр. Шул ук вакытта мәшһүр дә, шәүкәтле дә гасыр. Тарихны төзәтеп, үзгәртеп булмый. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән дөньяга килгәнсең икән, бар омтылышың, максатың вакыт галиҗәнабына, замандашларыңа кеше икәнлегеңне миһербанлы, өммәтле, иманлы булып кына раслый аласың. Ринат Мөхәммәдиев – шуны тәфсилле раславы белән бүген үк бәхетлеләр кавеменнән.

Иң мөһиме, теләгән шәттә, ул яшенне дә турылый алырдай затлардан. Ул аны, кызган кылыч итеп, Матурлыкка, Батырлыкка каршы мәңге күтәрмәве белән бәхетле булсын.

12 декабрь, 1998
ЭНҖЕЛЕ МИЗГЕЛ

Әгәр дә бүген чиксез озын Идел, Чулман елгаларының юеш комлы, очлы ташлы яры буйлата авыр йөк көймәсе, корабы тартып барган татар бурлаклары килеп чыкса, алар, көчәнә-көчәнә, чиләнгән ләмкеләре кызу-кызу тыннарына ирек биргәне кадәрле сузып-сузып:

 
Без биш бала үстек – бер йодырык,
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта, ай… –
 

дигән көйне җырлап барырлар иде шикелле.

Хәер, азат болгар-татар дәүләтләре үз халыкларын бурлак итеп тотмаган, ләмкене аңа соңрак бүтәннәр, тик ләмкегез алтын булыр дип салганнар.

А-а, алтын ләмке?! Рәхәтләнеп, ур-ра! Алга!

Ә алтын ләмке, тәнне кисеп үтеп, җанны телгәли ул.

Шулай итеп, тиңсез Сара Садыйкова, бүген иң күп җырлана торган көйгә салган шигыре белән Роберт Миңнуллин татар халкы язмышын, әнкәй аша ил язмышын күрсәтә. Шагыйрь кешеләргә әллә ни бирми дә кебек. Ләкин сорыйлар бит, алалар.

 
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
 

Сай, тар Сөн инеше тыныч кына агып килә, агып китә дә, милли сәхнәбездән, радио, телевидениебездән ташып, ургып чыккач, көч-гайрәтле Чулман, Идел сурәтендә халык җаны дәрьясына барып кушыла…

 
Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
 

…ә кушылганның соңында без, адәм балалары, әнкәй янында гына түгел, бәлки фани дөньяда да кунак кына икәнлегебезне тагын бер тапкыр искәртеп куябыз. Озакламый шуны яңадан онытып җибәргәләвебез генә кызганыч.

Әлеге иҗат үрнәге хакында мондый ук фәлсәфәгә бирелүне кемдер урынсызлыкка, арттырыбрак әйтүгә санар. Һич юк. Әйбәт, тәэсирле шигырь чәчәккә тиң. Ә ул укучыдан үзен күңел күзе белән, яратып кабул итүне дә сорый әле. Шушыңа ирешсә, әлеге чәчәккә иртәнге чык тамчысы куна да, ул тагын да матуррак, гүзәлрәк төс ала. Әлеге сыйфат Робертның шигырь үрнәкләренә дә хас. Шул чакны аның, ямьсез кабырчык ачылып, эчендә ахак энҗе җемелдәп киткәне сыман, гаҗәеп бер үзенчәлеге балкып куя. Теге таң чыгы кинәт кенә укучының күзеннән тамып төшкән күз яшенә тиң күренешкә әйләнә. Менә бер өлге. Ул озын итеп – «Кечкенә бер авылдагы бер башлангыч мәктәптә укучы кечкенә малайлар турында моңсу шигырь» дип атала. Бөтенләе белән укыйк әле.

 
Беләсезме ничәү без?
Бөтенебез бишәү без!
Биш партада – бишебез,
Мәктәптә биш кеше без.
Беренчедә – Ким, Хәлим,
Икенчедә – Рим, Сәлим,
Өченчедә – Мирсәлим.
Юк ла, алтау икән бит
Укытучы белән без!
Барыбер күңелсез шул –
Үзебез дә беләбез.
Тәнәфескә чыксак та,
Шау-гөр, чыр-чу киләбез,
Башка малайлар кебек
Елмаймыйбыз, көлмибез.
Сез ник моңсу дисезме? –
Анысын без белмибез.
Без бик аз бит мәктәптә –
Бәлки, шуңа күрәдер?
Нишләп без күп түгел соң?
Бәлки, зурлар беләдер?!
 

Биредә баягы күз яше соңгы ике юлдан саркып чыга. Малайлар үзләренең бишәү генә икәнлегенә моңаешып утыра. Бу аларның бүгенге көннәре хакында гына уйланышуы түгел. Алар үзләренең иртәгесе өчен кайгырыша, каңгыраша. Ахыр килеп, Илнең, хәтта дөньяның ук киләчәк бөтенлеге өчен. Җитмәсә, араларында тансыкка чәч толымыннан тартырлык бер кыз да юк.

Дөрестән дә, Миңнуллинның иҗатын тоташлый гөлбакча гына тәшкил итми. Язын сокланган чәчәкләрен көзен, сулгач, таптап йөрүчеләр бар. Шагыйрь әлегедәйләрне кайта-кайта искәртә. Шуңа күрә аның шигырьләре вакыты-вакыты белән нәфис, нәзберек бакча чәчәкләрен хәтерләтсә дә, алар иң әүвәл шул ук бакчадагы гөлчәчәккә йә урмандагы, кырдагы, тирән чокырлардагы гөләпкә тартым. Күз явын алырдай булсалар да чәнчәләр. Бармакны да, йөрәкне дә. Өлкәннәргә аталган әсәрләрендә генә түгел. Тормышның, яшәүнең матурлыктан әүвәл авырлык та икәнлеген балалар өчен язылган шигырьләрендә дә тоеп, бармакка шырпы кадалгандагыча, сискәнеп киткәнеңне сизми дә калырлык. «Арбада барганда» әсәре шул җәһәттән сәер. Болай ди:

 
Нин-ди юл бул-ды соң… бу?
Чо-кыр-мы, юл-мы соң бу?
…Һәр а-дым-да си-кәл-тә
Һәм та-гын да си-кәл-тә…
 

Бер караганда сүз уйнату, күз камаштыру гына ише. Әмма төптән уйланган исәптә аң киңлегендә, күңел түрендә, оясыз калган кош хәлендәге кебек, сагаю, пошыну, борчылу, сискәнү хисе чәбәләнергә, чәпәләнергә керешә. Туктале, бу нинди юл? Без ата-бабаларыбызны, әби-әниләребез, үзебез, тоташлые белән халкыбыз, милләтебез, гомумән, үткәнебез, бүгенгебез, хәтта киләчәгебезне үк әүвәлге, хәзерге «сусаниннар» шундый чокыр-чакырлы, сикәлтәле, сикертмәле юлга кертеп адаштырдылар, изаладылар түгелме соң?! Менә сиңа балалар шигыре!

Шагыйрь, әнә шулай итеп, йомшак җәя дә катыга утырта. Ахырда ул, оран салгандай, туры, тигез, ышанычлы юл күрсәткәндәй, бердәнбер хакыйкате тарафына әйдәгәндәй, эре хәрефләр белән нәтиҗә ясый: Юк, болай булмый бу, төшик тә җәяү генә барыйк әле рәхәтләнеп!

Ягъни, үзебезчә, үз юлыбыздан баруы хәерлерәк, диюе. Чәнечкеләр гүзәл гөлчәчәкне чәнчүдән курыкмый.

Әлеге рәвешчә, күңеле түрендәге сурәт кошын шагыйрь үз укучысының фикер киңлегенә очыртып җибәрә. Фикере үзәктән киңлеккә омтылыш көченә корылган алымы белән Р. Миңнуллин әле генә фараз кылынган гөлчәчәкне хәтта татарник сурәтендә күз алдына китерерлек дәрәҗәгә ирешә. Хәтерлисезме?

 
Ексалар да тора да баса,
Турая да чәчкә ата бит
Лев Толстой агабызны да
Сокландырган чая татарник.
 

Бу – Хәсән Туфанның вафатыннан соң җыеп нәшер ителгән «Гүзәл гамь» җыентыгындагы «Тик сәлам бу» шигыреннән11
  Тупланмамда аның яшел белән язылган кулъязмасы саклана. «Наҗарга» дип аталган. Аннары ул бу шигырен багышламасыз гына киңәйтеп язган. Искәрмәсе бар: «Татарник – Л. Толстойның «Хаҗиморат» романында (повестенда. – Ә. Г.) чаялык, чыдамлык мисалы итеп алынган үсемлек». Татарник, безнеңчә, каты билчән инде. Энәләре кактусныкы ише. Җәйдән көзгәчә чәчәк ата. Ә чәчәге мәк башы хәтле, төсе кәсәдәге кучкыл кандай. Иелеп иснәсәң, француз хушбуйлары аның татлы, нәфис исенә җитәме соң? Ул – ат көтүе таптап үтсә дә тураеп баса алу каһарманлыгына ия үсемлек.


[Закрыть]
.

Шушы сыйфаты белән Роберт Миңнуллинның иҗаты һичбер татар шагыйрьләренекенә охшамаган. Хәер, шагыйрьләр, А. Блок язганча, бер-берсенә охшаш булуларыннан битәр бер-берсеннән аерылып торулары белән кызыклы. Ошбу җәһәттән бакканда, Роберт – шагыйрьләр гөлбакчасында әнә шул чыдам татарниклыгы белән чын татардыр ул.

Меңьеллык болгар-татар шигърияте тарихта сикәлтәле, каргышлы, тик туры, гөнаһсыз юл үткән икән, аңа фәкать әлеге юл читендәге чыдам, горур татарник кына какшамас рух, чиксез илһам биреп торгандыр шикелле.

 
Үткәннәрне эзли, тыңлый күңел
Ерак калган еллар авазын.
Ә җанымда Болгарстан күргән
Һәлакәтнең тоям газабын…
 

Газап тойган, кичергән кеше генә алдагы һәлакәтне кисәтә ала… Кисәтә, димәк, дәвасын анык белгәнгә күрә кисәтә. Роберт – дәвамлы, якты иҗат әһеле, тарафдары. Аны укыйлар, җырлыйлар. Күпләр күпне булдыра. Тик һичкемнең яратмаган язучыны көчләп укыту кулыннан килгәне юк әле. Аның балаларга атап язганнары Шәһрезадә әкиятләренә тиңдәш төстә өзлексез дәвам итә, тормыш һәлакәтен көн саен чигерә бара, шуның белән яшәүнең мәңгелеген, әлеге мәңгелекнең өзлексез яшәү рәхәте, шатлыгы, бәхете икәнен дәгъвалый, раслый. Ул – шифалы җан иясе. Куркудан котылырга теләгән бала караңгыда үз-үзенә җырлаган сыман, Миңнуллин мәңгелек чоңгылы читенә кисәткеч шәм кабызып куюны һичкайчан онытмый.

Кыш зәмһәрирендә кояш тирәли – салават күпере, ә иң хәтәрендә – ян-ягында тагын ике кояш барлыкка килә. Шул чакны туңган тән җылынып китә, күңел яхшыга ымсынып куя. Робертның иҗат өлгеләре дә җылыта, яктырта, нур, иман сеңдерә. Аның шигырьләрендә табигать фасыллары, балалар ише, кулга-кул тотынышып, тезелешеп бара. Болытлы көнне салават күпере булмый. Ә балалар Роберт абыйлары шигырьләре бәйләмендә аларны һәрчак күрә. Ул бала күңелендә аң, зиһен, акыл, хыял җимеше өлгертү хакына иң әүвәл үз җаны чәчәгенең таҗ яфракларын коя. Кызыл чия бирер өчен, туфрак чәчәк коелуын сорый. Шуңа күрә Р. Миңнуллинның шигырьләре нәфис кенә түгел, ә бәлки көчле дә.

 
…Болай булмый дип,
Күпме баш ватам,
Нәрсәдә икән
Дип минем хатам? –
Кояшка карап,
Кояшта ятам!
 

Әкәмәт инде. Ә метаморфозамы? Юк. Мәгънә! Кояшта яткан килеш кояшка карыйсың икән, димәк, күк, дөнья, галәм чиксез; әнә бала тагын бер кояш тапкан, бу юлы – үзенекен!

Шулай, кешеләргә ошыйсың килсә, аларның аңын, җанын бәһали бел.

Кыскасы, 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш төбәгендә дөньяга килеп, инде җөмһүриятебезнең атказанган сәнгать әшлеклесе, М. Җәлил бүләге, Г.Х. Андерсен исемендәге Халыкара мактаулы диплом иясе шагыйрь Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган «Күчтәнәч» атлы китабы быел Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

Үз эшенең, осталыгының мәсләген, иманын кешеләр бәхете хакына кол итә белгән иҗат әһеле – мәңгелек азат ул. Ә мәңгелекнең һәр мизгеле билгеләп куелырга лаек.

АЙ БАТКАЧ
(Язучы Габделхәй Сабитовның тууына – 70 ел)

Ул Минзәлә төбәгендәге Югары Тәкермән авылында 1931 елның 23 июнендә дөньяга килгән. Күзкәй дигән авылның урта мәктәбен тәмамлаган. Татар халкының рухи дөньясында «Туган җир туфрагы», «Агач аяклы кеше», «Өч күңел», «Корбан ашы», «Сәйлүн чәе», «Үлемсез Акылгали» дигән хикәяләре, әкиятләре, «Кичерелмәс гөнаһ», «Гарасат», «Ай сукмагы» дигән пьесалары белән танылып калды. 1976 елдан – СССР Язучылар берлеге әгъзасы. «Тармаклы яшен» атлы китабы аның гомер, иҗат йомгагы булды бугай.

Хәтер дигән нәрсә язгы инештәй ургып ташучан. Бу хәл без адәми затларның язмышына язган, күрәмсең. Әле кар яуганы, әле яшен яшьнәгәне шикелле. Шуның кебек, кайчан гына Фатих Хөснинең, бер учма чал чәчен сыпырып алганы соңында, өйгә ут капкандагы чагындагыча ялкынланып сөйләгәннәре истә. Хәсән Туфан чыкса, җан учагы дөрләп китәр. Хәсән Сарьян әйткәндә, тынычлык, сабырлык килер булды. Габделхәй Сабитовның тыйнак кына итеп сөйләвеннән җылылык иңәр иде.

Габделхәй Сабитовның яшәп дөнья куймышыннан соң әллә күпме вакыт үткән дә киткән икән инде. Тик аның әтиләребез кулындагы тугызлы чалгы, әниләребезнең җанын кыйган уракмы ише бераз бөкрерәк гәүдәсе, болгарларча җирән чәч, мыек-сакалы искә төшкәндә, ул тере, сау сурәттә күз алдына килә дә баса.

Күңелгә «Нәрсә юк әле соң?» дигән уй кергән мәлләрдә, кемдер белән хәл-әхвәл белешүләрнең ихласлыгын теләгән шәтләрдә, ул – Габделхәй Сабитов җитми сыман булып киткәли. Язучыга арадашчы, аркадаш кирәк. Ошбу җәһәттән аны алыштырыр. Мәгънә сүзле Мәгъсүм Хуҗин белән, әйтик, Рәис Даутов, Наис Гамбәр кебекләр бар барын. Боларга узып барышлый гына булса да ихлас сәлам иңдерү, аларның «вәгаләйкем» дип әйтүен хуш кабул кылу әйбәт. Шулай да, шулай да, шулай да… Габделхәй Сабитовның:

– Ни майтарыш? Нишлисең? Мин мондый бер хикәя язганыем әле, малай, – дип эчтәлек сөйләүләре – үзе бер гомер иде ул. Кайдадыр сине ашыккан җирең, ашкынган эшең көтеп тора; тик аны бүлдерү, сүзенә колак салмау, үз мәнфәгатеңне уйлау аның янында иманыңнан бер мизгелгә ваз кичүгә тиң иде шикелле. Әйтә белде, тыңлаттыра белде. Бүтәннәр, гадәттә, ашыгучан, кабаланучан, дөнья куучан. Болары рәтендә Габделхәй Сабитовның рухы тансыклаган җиргә ут күреп яуган яңгыр сыман кирәкле, сүзе җанга шифалы иде.

Каударланмады, чәпчемәде, гайбәт сөйләмәде, сорамады, таләп итмәде. Үз үсәрен белеп үскән юа, үз пешәрен белеп пешкән каен, җир, кура җиләге, үз өлгерәсен белеп өлгергән чикләвек, үз җитәсен белеп җитешкән бәрәңге кебек.

Татар мәдәниятенә хәл кадәре көч куеп, үткәнебездән киләчәгебезне барлау җәһәтеннән, һәрбер татар язучысына хас рәвештә, теш казнасын кан чыкканчыга хәтле кысып түзгәннәрдән берсе шул иде инде – Габделхәй Сабитов. Талпынган кош. Үз оясыннан гөмбәзенәчә менә алмый калган тургай йә керәшә баласы. Үз йөрәген тегермән ташыдай теши алса да, йодрыгын учлап, дөнья өстәленә дөбердәтеп суга алмады.

Хәер, аның Минзәлә Татар дәүләт драма театрында әйбәт режиссёрларыбыздан берсе Мулланур Мостафин сәхнәгә куйган «Гарасат» дигән трагедиясе тормыш-көнкүреш галәмәтләре, фаҗигасе бугазына мең чылбыр буган татар халкының, ни аяныч хәлдә калып та, һичкайчан билен бирмәс рухын тантана итү рәвешендә кабул кылынган иде. Бу әсәрне Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» драмасы белән генә янәшә куярлык. 1912 елгы вакыйга. Үз иленнән авылы белән сөрелеп, Лена елгасы төбәгендә үз-үзләрен сәясәт кендеге итә белгән татар кавеме. В. М. Ульяновның «Ленин» дигән кушаматы әлеге шул вакыйгалар тәэсиреннән, кичерешеннән алынган. Димәк, җаннары гөнаһсыз кыелган татарлар рухыннан да, тикмәгә түгел. Шуңа күрә дә «Гарасат» спектакле, бигрәк тә анда яңгыраган җыр соңында тамашачыларның, бер-берсеннән уңайсызланмыйча, күзләренә яшь килә торган иде.

Язучының үз халкы данлаган бер әсәре булсын да кереп ятарга уңайсызланмастай, оялмастай кабере булсын ул. Габделхәй Сабитовча.

Бу яктан аның дача төзеп керү кыйссасы хикмәтле. Имеш, зур бер ташлама ясап, эттән сөяккә димәктәй, бер дә бер заманны Татарстан язучыларына бакчачылык ширкәте бүлеп бирмешләре. Васильево бистәсеннән ары уң кул тарафтан, җәяүләп ярты сәгать юллык урыннан. Шундагы кирпеч заводы, шагыйрь Шамил Мәннаф әйтмешли, яүҗүҗ-мәэҗүҗдәй умырып алганның соңында калган кызыл, үзле балчыклы урыннан. Габделхәй Сабитов хатыны Фәтхия ханым белән, йорт төзү мәшәкатьләрен, маҗараларын Сират күперен кичкәндәй итеп, үз йортлары тирәсен, җирен гөлбакча иттеләр. Яшелчә, җиләк-җимеш дип түгел. Чәчәкләр үстереп. Мәгънәле. Габделхәй Сабитов, җирдә казынып, гүрдәгедәй үзле балчыкны да татар болай итә ала ул дигәндәй, үрнәк күрсәтте. Үрнәк кенә түгел шул. 1975 ел бит. Татарга әз генә мөмкинлек бир, аркалыгын төшер, тышавын чиш – ул ташта да чәчәк үстерер. Ул менә шушыны сүзсез дәлилләде, раслады да күрсәтте.

Ул Фәтхия апа белән үзләре үстергән чәчәкләренең орлыкларын, бүлбеләрен тирә-күршедәге язучыларга, димәк, халыкка өләшә иде. Әгәренки аларның түреннән узган чакта Габделхәй абыйның сәламен ишетмәсәң, ни кояшлы көн дә сүрән тоела сыман иде.

Берзаманны, Габделхәй абыйның вафатыннан соң, аларның дачасы каршысыннан узып барышлый, Фәтхия апа:

– Әхәт, монда кереп кит әле, – дип эндәште, асыл, пөхтә бакчалары сукмагыннан түргә узгач, ул: – Габделхәй абыең сиңа дип кызыл карлыган үрчеткән иде. Казып алып биримме? – диде.

– Аннары, Фәтхия апа, аннары, – дидем.

Шунда – ул утыртып, үстереп куйган җирдә калды. Үссен.

Кеше васыятен җан туфрагыннан күчереп булмый, ярамый, кушылмый. Истәлеге җимешеннән кадерлерәк.

Кадер һәрчак истә.

Шуңа күрә истәгеләр исән-саулыгы дәвамында кадерле дә.

Күпме чакырып, дәшеп йөрүенә карамастан, өенә (фатирына) кермәдем. Мондый гамәлне холык-фигылем тартмый. Ә Илдар Юзеев әйтмешли, «напрасны». Кирәк булгандыр, шәт. Хәер, үкенечле түгел, аның, Габделхәй абыйның, үз улы хәрби кеше Булат турында, музыкант кызы Зөлфия хакында тыйнак кына, сөенеп, җәелеп сөйләгәннәре, дөнья болай ул, энем, дип, миңа үзем дә хәттин ашып белгәннәрне аңлатырга теләве – боларның һәммәсен онытырлык түгел. Үзем дә беләм, янәмәсе. Ә югыйсә өлкәннәрне тыңлау, бигрәк тә гаилә тоту турындагыларын тыңлау, аңлау, кабул итү һичкемгә ни артык, ни зыян түгел ләбаса. Кемнеңдер үз зарын, эшен, мәсләген, күрәзәлеген, йомышын, киңәшен тыңламаган, күңеленә алмаган, бәгыренә салмаган зат язучы була алмый.

Ул исә була да, булдыра да алды. Чөнки үзеннән уздырган каләм ияләрен дә яратты. Ул мәктәп укытучысы да иде шул. Ә һәрбер мөгаллим, үз шәкертенең үзенә караганда гыйлемлерәк булганы сурәттә генә, яшәвенең төп асылына ирешүе белән горур, ахыр чиктә мәгърур.

Үземнән ике дистә ел чамасы өлкәнрәк булып, язмышым күперендә ары таба барышлыймы, капма-каршы килешлиме очрашкан Габделхәй Вәли улы Сабитов хакында фәкать менә шушылай гына язарга җөрьәт иттем. Чөнки ул – хәтернең умырзая төсендәге, юкә чәчәге исендәге, арыш серкә очырган мәлендәге, инеш яры буендагы ташларга кырау төшкәндәге, яшьтәш, өлкән, вафат язучыларның киштәләрендәге китапларын күреп, тотып, укып карагандагы чакта һәрвакыт яныбызда, янәшәбездә генә кебек.

Тулган айга караган вакытта адәм баласын уй баса. Татар халкының Габделхәй Сабитовтай тыйнак язу осталарын барлаган, искә алган мизгелләрдә ай яктырыбрак, тик моңсуланыбрак китә төсле. Аны дөньяга китергән Минзәлә тарафындагы юкә агачларының алтынланып, ахакланып чәчәк атканы шикелле.

Тормыш итү, гаилә кайгырту кебек, татар гавамындагы баштан ашкан мәгълүм мәшәкать, ыгы-зыгы, кытлык, ихтыяҗ аңа Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә кодрәте белән иңдерелгән язу куәтен, куәсен, тышауланган атның, ычкыныплар торып, тугайларга, болыннарга, кырларга ашкынганы сыман итеп, көнләшер дәрәҗәдә иреккә чыгартырга юл бирмәде. Югыйсә дистәләгән гүзәл хикәяләре, берничә пьесасы белән генә телгә кермичә, романнар язу ихтималы да бар иде ич. Насыйп итмәгәндер инде. Әйтик, «Барон фон Мюнхгаузен маҗаралары» (Эрих Распе), «Мэри Поппинс» (П. Трэверс), башка тәрҗемәләре – болар Г. Сабитовның тамак хакына эшләгән эшләредер. Шул ук вакытта бу – аның дөнья әдәбияты белән таныш булганы, шуны татар халкына җиткерергә теләве, күбрәккә ирешергә, югарырак менәргә, менгерергә теләве дә иде.

Ай калка да бата, батар да калкыр…

июнь, 2001

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации