Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 51 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +
КҮҢЕЛДӘГЕ ЗӨҺРӘ ЙОЛДЫЗЛАР
(Драматург С. Шәкүровка – 60 яшь)

Татар драматурглары бәхетле. Син дә. Пьесалар, китап бу– лып чыкса, кибет киштәләре белән тиз арада хушлашып, укучыларның күңел сәхнәсендә кабат җанлана. Синең дә. 1938 ел дан алып дистәләп әсәрең шушы бәхетлеләр арасында. Татар кешесе, чәйсез тормаган кебек, драматургиясез яшәми. Моның сәбәпләре күп, әлбәттә.

Шунысы мәгълүм: безнең халык милли драматургларыбызның язганнарын әүвәл кара мунчаларда җыелышып укып, беренче мөмкинлек булу белән уйнарга керешкән. (Бүгенге бәйрәм көннәрендә шулай «театр» куеп йөрүләрең, «театр» язуларың хәтереңә төшми булмас.) Театр уйнаучы үзе генә «агарып» калмый, башкаларны да тәрбияли. Шуңадыр да бездә йә артист, йә җырчы, йә язучы, йә композитор чыкмаган авыл юктыр. Болары аның соңрак, бер кат авыл сәхнәләрендә әвәләнгәч.

Шагыйрь – унсигездә дә шагыйрь. Драматург утыздан соң гына. Тормышның көрәш һәм үсеш диалектикасын аңлагач, сәхнә сәнгатенең чиктән тыш четерекле һәм авыр икәнлеген белгәч. Синең, драматург, иҗат эшенә чынлап торып бераз соңлап килүеңнең сәбәбен мин шунда күрәм. Ләкин бу хәерле соңару булган.

Мөгаен, утыз яшьнең теге ягына чыгу насыйп булса, Тукай пьесалар язар идедер. Такташ кебек. Гомере булса, Тукай опера, балет либреттолары да язу бәхетенә дә ирешер иде. Җәлил кебек. «Кисекбаш»та Тукай-драматург киселеп калган.

Безнең милли драматургларыбызның байтак өлеше артистлыктан үсеп чыккан. Санап тору кирәкмәс. Билгеле.

Син дә шундыйлардан. Бүген сүз – синең хакта, Сәет ага.

Сәет Шәкүров. Шул артистлыгыннан калгандыр (һәм, билгеле, соңгы сугыш контузиясе), кычкырып сөйләшә. Кычкырып, ихлас көлә. Элекке гвардияче, элемтәче-разведчик. Артиллерия утын төгәл юнәлтеп торучы. Монын өчен аңа, элемтә кәтүген өстерәп, алгы сызыктан күпкә алга чыгу, урындагы иң биек төшкә «кунаклау» кирәк. Безнең снарядларның дошман өстенә дөрес төшүен тәэмин итәр өчен. Син дошманга иң якын арада. Кулда – телефон трубкасы. Янәшәңдә иң якын торган нәрсә – үлем. С. Шәкүровның «Кызыл йолдыз» ордены шул үлемне якын җибәрмәгән өчен. Ул катнашкан Кёнигсберг крепосте һәм шәһәре өчен барган сугыш – соңгыларыннан. Иң дәһшәтлеләреннән. Шушында, III Белоруссия фронтында сугышканда, ул каты яраланган. Кайдадыр янәшә Фатих Кәрим сугышып йөри, шушында ятып кала…

Шушында, бәлки, Сәет Шәкүров үз күңелендә «Зөһрә йолдыз» трагедиясенең образларын тоя башлагандыр. Шушында ул, баш турысыннан дошман ягына очучы үзебезнең снарядлар ухылдавыннан арынырга теләп, «Уракчы кыз» җырын җырлагандыр. Матур җырлагандыр. Артист кеше чөнки. Сугышка – Минзәлә театрыннан. Колхозларда күпме йөрелмәгән, кемнәр очрамаган. Ул ут астында ятканда, кайдадыр «Уракчы кыз» героик драмасының Сәрбиназы тылда эшләп йөргәндер әле. «Туган туфрак», «Тол хатыннар, тол кызлар» драмаларының дистәләгән геройлары. Болар әле – киләчәктә. Ә алай да күңелнең серле тирәнлегенә кайчан килеп кергәннәр алар? Драматургның канында кайчан аваз салганнар?

Кёнигсберг. Татарстанның Балыклы Чүкәй авылында туган бер улы Германиядәге Крупп заводларының берсендә коелган корыч белән, күкрәккә күкрәк килеп, шушында очраша. Драматургның киләчәк геройлары да очрашкан ул корыч белән. Геройларының явызларын шунда җиңеп калдырган драматург. Ә сафларын, курку белмәс батырларын, туган илгә чиксез бирелгәннәрен сугыш утыннан үз күкрәге белән шунда каплаган ул. Киләчәкне афәттән каплаганда. Крупп корычлары Җәлилләргә, Кутуйларга, Кәримнәргә, Хәкимнәргә, Ишморатларга, Шәкүровларга гына коелмаган иде. Крупп корычлары «Моабит дәфтәрләре», «Сагыну»лар, «Идел егете», «Дуга»лар, «Давылга табан»нар, «Туган туфрак»ларның инде беркайчан җиңелмәс өчен киләчәктә туачак геройларына да атап дары белән корылган иде. Баш киселсә киселде, тик җырлар үлмәде, калды. Сагынылса сагынылды, тик хатлар тапшырылды. Идел егетләре чит җирләрдә, үзләре ятачак өч аршын җирне саклап, роталарын атакага күтәрделәр. Крупп корычлары Ржевларда күңеле Ленин белән сөйләшкән шагыйрьләрне эзләде, тик таба алмады. Давылга таба атлаганнар токымыннан булган Зөһрәләр, уракчы тол хатыннар, тол кызларның күңелдәге авазын баш турысыннан очкан снарядлар ухылдавы баса алмады. Яруллиннар Былтыр белән Сөембикә дөнья буйлап гизсен өчен ятып калды, ә икенче берәүләр (алар арасында Сәет Шәкүров) ул ятып калганнарның күңелендә һәлак булган образларны киләчәктә үз йөрәкләрендә терелтер өчен туган җиргә әйләнеп кайтты. Тәннәр кан агудан хәлсезләнсә хәлсезләнде, ә йөрәк туган туфракка булган тугрылык белән нык иде. Киләчәктә, кайчандыр берзаман, уракчы кызлар, тугры тол хатыннар, тол кызлар алдында мөкиббән калып, баш ияр өчен!

Драматург буларак, Сәет Шәкүровның үзенчәлеген ни билгели?

Театр белгече Һәнүз Мәхмүтов: «С. Шәкүровның драматург булып танылуы беренче чиратта героик романтик пафос белән сугарылган әсәрләр иҗат итүенә бәйле… Ул бигрәк тә илебез тарихында эз калдырган зур вакыйгаларны сурәтләгән әсәрләре белән таныла бара. Аның күпчелек драмаларына югары идеялелек, тирән фикерлелек, заман сулышын тоеп эш итү, патриотик хисләрне бирә белү хас. Зур вакыйгаларны ул аерым шәхесләр аша кызыклы һәм дулкынландыргыч итеп яктырта ала… Аның һәр әсәрендә диярлек романтик пафос, көчле лиризм, реалистик һәм романтик детальләрнең бергә үрелеп бирелүе күзгә чалына».

Театр белгече Баян Гыйззәт: «Үзе дә тәҗрибәле актёр һәм театрда күп еллар эшләгән кеше буларак, С. Шәкүров театр табигатен яхшы белә, аның әсәрләре театраль һәм сәхнәгә куяр өчен җайлы итеп язылган».

Театр – С. Шәкүровның кеше һәм иҗатчы буларак туган туфрагы. Ул гомере буе шул туфракта. Авыл кешесе булганга, җиргә якынайтып, тел аны «театр игенчесе» дияргә кытыклана. Сугышка хәтле һәм соңыннан да берара Минзәлә театрында эшли. Соңрак, сугыштан соң, Татар дәүләт республика күчмә һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында. Актёр сыйфатында. Аннары – оештыручы, җитәкче. Соңгысында – баш администратор, хәзер күчмә театрның директоры. Шушы театрларда әсәрләре дә куелып, Сәет Шәкүровка 60 яшь тулды. Шуның 40 елы хезмәттә, иҗатта. Тормыш матурлыгы өчен көрәштә карт солдат һаман шул ук гвардияче-элемтәче. Сәнгать белән халык арасындагы элемтәче.

18 декабрь, 1977
ИКЕНЧЕ ТЕЛ – ИКЕНЧЕ ГОМЕР
(Тәрҗемәче Вил Ганиевнең иҗат портреты)

Каюм Насыйриның Әбүгалисина кыйссасында гыйлем мәгарәсе хакындагы хикәят бар. Әбүгалисина үз иптәше Әбелхарис белән ел дәвамында бикләнеп ятып, гадәттән тыш, кешегә гайре табигый белемгә ия затларга әйләнәләр. Бөек мәгърифәтче Насыйри мәгарәне сурәтләми, гыйлем туплауны үтә бер сер дөньясы сурәтендә сурәтли. Кыйссаны укучы шул мәгарә тылсымы белән хыялланып, аның аңын гыйлемгә омтылу теләге белән ала, белем тылсымы күңеленең иң нечкә хисләрен канатландыра башлый. Мәгърифәт нуры караңгы мәгарәдә бикләнеп ята, инде шуңа ия булмаган шәттә якты дөньяның да шактый караңгы мәгарә икәнлеген сизенү укучының күзләрен ачып җибәрә, ул Әбүгалисина янәшәсендә һәртөрле томаналыкның кешене кимсетүче бер усал көч икәнлеген аңлап, кыйссаның күзгә күренмәс әйдәү көче тәэсирендә кала. Мәгърифәтче Каюм маҗара гына сөйләмәгән ләбаса, халыкка җаныннан чыккан өндәмә белән мөрәҗәгать иткән икән, халыкка дин сөреме ягылып каралган гыйлем тәрәзәсенә үзенең җан сулышын өреп чистарткан, үз дөньясын, яшәвен белемсез күз алдына да китермәгән татар халкының күңеленә якты өндәмә идеясе белән сугаруга өлеш керткән.

Гыйлем мәгарәсе. Бар вакытның, бөтен дөньяның белеме кайчандыр мәгарәгә тупланып, кеше күзеннән, күңеленнән яшереп, байлык ияләренең сагы астында бикләнеп тотылган, бүген исә илебезнең социалистик чынбарлыгы, совет халыкларының, совет кешесенең яшәү рәвеше кешелек дөньясы ирешкән иң күркәм һәм иң зур казаныш сыйфатында прогрессив дөнья яклаган, омтылган максат булып яктырып тора. Ул казаныш – илебездәге һәр халык, һәр кеше өчен уртак, Совет дәүләте ул казаныш рухы белән барлык прогрессив кешелекне коралландыра алу бәхете белән горур.

Бу рухи казаныш – совет халыкларының уртак хәзинәсе, кайчандыр самодержавие тарафыннан мәгарәләрдә тотылган гыйлем, әдәбият һәм мәдәниятенең азатлыкка чыгып чәчәк аткан гөлебезнең чәчәкләре – коммунистик идеябез, сугаручылары – формасы белән социалистик, эчтәлеге белән милли булган күпмилләтле халыкларыбыз, ә туфрагы – уртак Ватаныбыз.

Без уртак рухи әдәби хәзинәбезне кешелеккә ирештерүче арадашчы – рус теле булу белән бәхетле. Ә аның вәкаләтле илчеләре сыйфатында әсәрләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүчеләрне атыйсы килә. Мәсәлән, татар укучыларын М. Шолоховның «Тын Дон» эпопеясы өчен Гариф Ахунов белән Яхъя Халитовка рәхмәтле, ә башка халыклар укучылары исә Г. Тукайны, Һ. Такташ, М. Җәлил, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Бәширов, К. Нәҗми, С. Хәкимне икенче телдә сөйләштергән русчага, ә аның аша башка бик күп телләргә тәрҗемә итүчеләрне хөрмәтли. Әйтик, М. Җәлил иҗатын бөтен дөнья укырлык итеп русчага тәрҗемә итүчеләр арасында без нинди генә олы шагыйрь затларын күрмибез! Тәрҗемә – игелекле шөгыль генә түгел, ә язучының ничәмә-ничә халык, аның әдәбияты һәм культурасы, рухи дөньясы, көндәлек тормышы алдындагы җаваплы миссиясе, рәхмәт әйтергә генә түгел, ә данлауга лаек хезмәте.

Шушы эшне исә көндәлек иҗатына, гомерлек бурычына санаган тәрҗемә әһелләренә без аерата мөкиббәнбез. Шуларның берсе төсендә СССР Язучылар союзының тәрҗе-мә Советы җитәкчесе Вил Ганиевне атыйсы килә. Аның бу эшкә бирелгәнлеге турыдан-туры вазифасы белән генә аңлатылмый.

СССР Язучылар союзының Л. Толстой һәйкәле торган ишегалдыннан сары бинасына кереп, текә баскычтан икенче катка күтәрелгәч, стеналары да, идәннәре дә – бар җире китап белән тулган бер бүлмә бар. Бары тик түшәм генә буш бугай. Китаплары гадәти генә түгел һәм бөтен бүлмәне китап буларак тутырып кына тормыйча, әллә ничә телдә сөйләшәләрдер дә кебек. Китапханәдән битәр бу бүлмә мәгарәне хәтерләтә, ләкин беркайчан да монда үзеңне ялгыз, бигрәк тә чит тоймыйсың, чөнки сине, тыйнак елмаеп, бүлмәнең хуҗасы – Вил Ганиев каршы ала. Биредә җылы, ә ул җылылык син кереп утырганчы ук кайный башлаган чәйдән битәр хуҗаның күзеннән сирпелә, киштәдәге җанга якын исемнәре белән тартып торган таныш китаплардан, татар халкының, төрки телләрнең, инглиз, француз сүзлекләреннән, тугандаш әдәбиятларның вәкилләре сыйфатында урын алган төрле китаплардан бөркелә. Әнә Г. Тукай, Һ. Такташ, М. Җәлил, Мәҗит Гафури, Дәрдемәнд, Г. Ибраһимов, Г. Бәширов, Рафаил Төхфәтуллин, Әхмәт Ерикәй, Хәсән Туфан… Татар, төрекмән поэзиясе антологиясе, башкорт, казах, кыргыз әдипләренең хуҗага рәхмәт сүзләре язылган китаплары… Кыскасы, биредә илебез халыкларының рухи хәзинәсе, туктаусыз хәрәкәттәге сүз сәнгатенең нурлы мәгарәсе, яшәү мәгънәсе. Ул менә шушында эшли, оештыра, халыклар дуслыгының әдәбиятта гәүдәләнешенә үз өлешен кертә, иҗат итә.

В. Ганиев русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Мәскәү китап нәшриятлары өчен эчке рецензияләр яза, төрле язучыларның әсәрләрен редакцияли. Бу эшчәнлеккә инде утыз ел буена тугры.

Аның бу уңышлары, танылуы иң әүвәл Муса Җәлил исеме һәм иҗаты белән бәйле. 1955 елда, әле Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укып, Хатип Госман киңәше белән фольклор экспедициясенә чыгып киткәч, татар халык авыз иҗатының гүзәл үрнәкләре белән татар теленең, халык иҗатының Муса Җәлил шигырьләрендә искиткеч югарылыкка ирешүе белән рухланган төстә Вил Ганиев җәйге челләләрдә ул шигырьләрнең үз күңелендә русча «сөйләшә» башлавын тоя.

1957 елны, Татар әдәбияты һәм сәнгатенең Мәскәүдәге декадасы уңае белән, ул беренче тапкыр нурлы башкалага килә, киң дөнья сулышын тоеп кайта. Бу вакытта инде ул «Татар поэзиясе антологиясе»ндә басылган Мозаффария, Г. Кутуй, Г. Афзал кебек шагыйрьләрнең русчага тәрҗемәсе авторы. Беренче уңышлы тәҗрибәләр биргән илһам канатлары аны Тукай шигърияте дәрьясына якынайта.

Тукай – дөнья поэзиясе җәүһәрләренә үз балкышын, татар халкы рухының кабатланмас нурын биргән шагыйрь, иҗатының камиллеге, сугышчан эстетикасының бөеклеге белән халык рухының йөзек кашы булып танылган шәхес. Аның шигырьләрен тәрҗемә итү рус һәм бөтен дөнья шигърияте асылын тирәнтен белүне дәгъва итә. Бу – олы бурыч, зур таләп. Ганиевнең моңа омтылышы теоретик әзерлектән башлана. Мәскәүдәге дөнья әдәбияты һәм сәнгате институтында татар шигъриятен русчага тәрҗемә итүгә багышланган диссертациясе аны олы максатка якынайткан төпле нигез була. Тукай – төрки әдәбиятлары рухын үз сулышы белән баеткан шагыйрь, әнә шул рух нидән гыйбарәт – моны ачыклауга ул төрек шагыйрьләре Арабавы, Назыйм Хикмәт, төрекмән поэзиясенә нигез салучылардан берсе – Һиндстанда яшәп иҗат иткән Бәйрәмхан шигырьләрен иҗат итү аша якыная.

Шушындый ук иҗат алымын В. Ганиев Дәрдемәндне русчага тәрҗемә итүдә дә куллана. Аның бер генә шигырен дә кинәт кенә тәрҗемә итү мөмкин түгел, Дәрдемәнд рухын бар асылында тоюга ул Бабич, Туфан шигырьләрен үз күңеле һәм каләме аша үткәрү белән ирешә. Шушы ук алымны М. Гафурины тәрҗемә итүгә дә нигез итеп ала. Аныңча, М. Гафуриның иҗаты ниндидер демонлык асылы, гыйсъянчылык рухы белән Һ. Такташ иҗатына тәэсире бар кебек. Бу М. Җәлилнең беренче шигырьләренә дә хас. Аларның иҗатларындагы шушы уртак сыйфатны тәрҗемә иткәндә искә алу, чагылдыру М. Гафуриның русчада биргәндә дә ярдәм иткән. Шагыйрьләребезнең кайбер русча тәрҗемәләрдә сүлпән, шәхси үзенчәлекләрдән мәхрүм кыяфәттә яңгыравы, ниһаять, тиешле тану һәм данга ирешә алмыйча, гадәтилеккә дучар булуы шагыйрьләр иҗатының бер-берсенә карата диалектик үсешен, рухи традициясен, новаторлык сыйфатларының таяну ноктасын исәпкә алмаудан килә торган чир. Бу – тәрҗемә дигән иҗат эшчәнлегенең без тиз көндә игътибар һәм дәва кылырга тиеш проблемасы. Гомумән, шагыйрьләрнең бер-берсенә байый барган мирас рәвешендә күчә килгән уртак рухи, социаль эстетик һәм тел-стильдәге сыйфатларны үзара нисбәттә карау Вил Ганиев иҗатының иң төп үзенчәлекләреннән берседер. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосын тәрҗемә иткәндә, ул Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясе рухын даими игътибарында тота. Чыннан да, К. Барскаяның «Муса Җәлил Пушкиннан өйрәнгән» дигән фикере бар. Мисал өчен, Хан Мәмәд монологы белән Борис Годунов монологы арасында ниндидер үзара һич кисешмәгән, әмма янәшә торган кызыл җеп берлеген сизми мөмкин түгел. Һәр ике монолог эчке сулышы, пульсы, рухы белән күңелдә бер үк тойгы уяталар, бер үк сыйфаттагы тәэсир көченә ияләр: «Достиг я высшей власти…», «Душа тревогой сумрачной объята…» Менә бу күзәтү тәрҗемәчегә әлеге монологны Пушкин интонациясендә тәрҗемә итү уе кузгата, шуңа эчке хокук бирә. Әлбәттә, алдында әсәрнең сүзгә сүз тәрҗемәсен – подстрочник тотып, нибары шуңа гына таянып эш итүче мондый гомумиләштерүдән, анализдан, тоемнан һәм эчке ышанычтан мәхрүм, ул иң әүвәл төп әсәрнең рухын саклаудан битәр, төп илтифатын һәм сәләтен иң әүвәл русча тәрҗемәнең «шомалыгына» сарыф итә. Табигый ки, сүзгә сүз тәрҗемә җирлегендә эшләгәндә төп әсәрдән тайпылу ихтималы зуррак. Оригиналсыз эчке интонацияне бирүе авыр. Ни өчен? Чөнки кемнеңдер сүзгә сүз тәрҗемәсен бердәнбер кулланма итү төп әсәр алдындагы җаваплылыкны югалттыра. М. Җәлилнең «Томаулы гыйшык» шигырендә кыз конторада эшләүче итеп бирелә. Тик бу русчада үз функциясен үтәми торган бер деталь генә булып кала. Автор ни әйтергә теләгән? Шуны ачыклап, русчада шуңа адекват яңгыраш табу Вил Ганиевнең бу шигырь тәрҗемәсен уңышлы иткән. Кайбер тәнкыйтьчеләрнең бу шигырьне тупасрак рухта тәрҗемә итү мәсьүллеге хакында сүз кузгатканы бар, янәсе, ул солдатлар өчен мәзәк сыйфатында язылган. Әмма Вил Ганиев үз тәрҗемәсенең ачкычы итеп шигырьнең тоткынлыкта, үлем көтеп ятканда язылуын ала. Димәк, анда мәзәк үзмаксат түгел. Мәзәк сөйләмәк өчен төрмәдә богаулы кулга сөрмә очы һәм кәгазь ертыгы алу хаҗәт түгел. Югыйсә фашист төрмәсе тупас мәзәк урынымы? Томаулы гыйшык салган беркатлы борчуны төрмә чынбар– лыгы белән янәшә куеп, шагыйрь искиткеч гуманистик рух алга сөрә. Вил Ганиев тәрҗемәсендә әнә шул самими сагыну һәм коточкыч чынбарлык көрәше шигырьнең төзелешендә, образлылыгында, интонациясендә махсус гадилек, сөйләм теле белән бирелә.

Менә мондый эзләнүчән иҗат рухы В. Ганиевтә П. Антокольский, А. Тарковский, Вильгельм Левик үрнәгеннән, йогынтысыннан, өйрәтүеннән. Аның иҗатының чын асылын чагылдырырдай бер үрнәк төсендә М. Гафуриның «Мин – Ватанга» шигырен тәрҗемә итүне атыйсы килә. Балачактан билгеле шигырь, классика. Элеккеге русчасында исә гадәти генә эчтәлекне, таныш идеяне шигырь калыбына салган кебек, игътибардан читтә кала. Әдәбиятыбыз классигының һәр шигыренә ачыш бирердәй таләп белән карау В. Ганиевне бу юлы да тәрҗемә эшенең һәм авырлыгын, һәм ләззәтен татытты. Башкортстаннан В. Трубицын шаһит иткәнчә, М. Гафуриның ул шигыре тәрҗемәдә беренче тапкыр яңгырагандай төсмер бирде.

Аның иҗатының төп юлы – классика. Ни өчен? Чөнки анда әдипләр иҗатындагы соң чиктәге фикер тыгызлыгы, моң, сурәтләү чараларының гадилеге, сыгылмалы ритм, идея һәм аны бәян иткән стиль ачыклыгы бар. Яшьләрдә еш кына бу юк әле. Хәер, В. Ганиевнең үз тәрҗемәләренә дә ачыклык, интонация чисталыгы хас, алар чуарлыктан, ялган пафостан, «күп беләмлек»тән азат. Хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләре дә, тәрҗемә объекты буларак, аны иң әүвәл шушы җәһәттән җәлеп итә. Төрекмән поэзиясе антологиясе үрнәкләре, Тукай, Гафури, Җәлил, Туфан, Ә. Ерикәй, З. Нури шигырьләре аның күңел дәрьясында икенче тел алалар, яңа гомер белән яши башлыйлар.

Февраль, 1983
ҖИЛ ГОМЕРЕ

Әнә ул, утырган урыныннан торып, «Хан кызы»н җырлап җибәрер шикелле тоелып китте әле. Танылган татар язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Гариф Ахуновка быел 75 яшь тулган булыр иде. Ни аяныч, аның бу 18 сентябрьдә буласы юбилеена ул ике ай гына яшәп бетермичә, бакыйлыкка күчте.

Яхшы. Ә бит аның исән калган, киләчәктә XXI гасырда яшәргә тиешле дуслары калды. Болар инде исә, үз нәүбәтләрендә, язучы Гариф Ахуновны XX гасыр язучысы дип беркайчан атамаслар, үзләре белән, үзләренең җаннары, үзләренең рухлары белән XXI гасырга алып кереп китәр– ләр.

Бу хакта Г. Камал исемендәге театр бинасында аның истәлегенә, рухына, иҗатына багышланган зур иҗат кичәсе үзенә күрә бер дәлил булды. «Хәзинәле гомер» дип аталган бу кичәгә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килеп, шыгрым тулы зал алдында аның хакында матурдан матур сүзләр әйтте. Ул болай диде:

– Мин аны балачактан беләм. Әлмәттә яшәгән чорында ул безнең өебезгә килеп, әти-әни белән сәгатьләр буена әллә нәрсәләр турында сөйләшәләр иде. Ә мин инде чаршау артыннан гына дигәндәй тыңлап тора идем. Менә шул вакытта ук бу абыйның көр тавышы, тормыш, яшәү хакындагы мәгънәле сүзләре, мәзәкләре ничектер минем күңелемә сеңеп калган да, менә хәзергәчә аларны һич кенә дә оныта алмыйм…

Аннан соң Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Фоат Галимуллин үзенең остазы һәм аның хакында бихисап мәкаләләренең ни өчен язылганлыгы, Гариф Ахуновның иҗат иткән һәммә әсәрләреннән илһам алып, аларны студентларына ни сыйфатлы итеп тәкъдим итүләре хакындагы истәлекләрен сөйләде.

– Менә аның «Соңарып килгән бәхет» дигән әсәрендәге Сөбханкулов образы. Монда ул үзенең татар әдәбиятына тормышның үзеннән, халыкның үзәгеннән килгәнлеген раслап язды. 1955 елда язган беренче әсәре – «Яшьлек яме» дигән әсәре белән Гариф Ахунов үзен татар әдәбиятының яңарыш кичерергә тиешлеген әйтеп куйды кебек. Шуннан соң ул, «Совет әдәбияты» журналында беркадәр эшләп алганның соңында Әлмәткә китеп, анда 10 ел буена язучылар оешмасына җитәкчелек итеп, шул вакыт арасында «Хәзинә», «Хуҗалар» дигән романнарын иҗат итте. Әлбәттә, аның төп әсәре – «Идел кызы» трилогиясе. Кызганыч ки, ул аның ике кисәген генә тәмамларга өлгерде. Шуңа карамастан бу әсәр татар әдәбиятында яңа бер яңгыраш табып, мондагы Габбас хәзрәт образы кабатланмас, үрнәк алырдай шәхес сурәтендә тасвирланды.

Мин – Әхәт Гаффар, Вил Ганиев, Җәмил Мостафин берзаманны Мәскәүдәге әдипләр йорты ресторанында чагында әллә ничә өстәл аша утырган Рәсүл Гамзатов, безнең татарча сөйләшүебезне колагына салып, яныбызга килде дә:

– Памаему ви ахуновци, – дип мөрәҗәгать итте.

– Ну инде, ну, ахуновцы, – дидек без.

Менә шундый кеше иде татар әдәбиятын оештыручы, Азия – Африка Язучылар берләшмәсенең әгъзасы, СССР Югары Советының ике чакырылыш депутаты. Болай бит ул: кем дип сораган чагында, без «Тукай» дидек, «Җәлил» дидек, «Хәсән Туфан» дидек, – беләләр, таныйлар, кабул кылалар иде. Менә шулардан да уздырып: «Сез кемнәр?» – дигән чагында, Ахуновны беләсезме, дип җавап кайтарсаң, бөтенесе – чувашы да, Алтай язучылары да, грузиннар, әрмәннәр, каракалпаклар, молдаваннар, Балтыйк буе язучылары да «беләбез, беләбез» димешләр иде. Әлбәттә, әгәренки үз халкы даирәсендә яшәп, аның ярдәмен тоеп, аннары соң менә шул халыкка үзеннән мөмкин кадәр көч керткән, аның омтылышларын барлаган, мәсләген күңелендә тоткан кешеләребезне атыйбыз икән – бу инде Гариф Ахунов дигән сүз. Шуңа күрә тикмәгә генә татар әдәбиятында «Ахунов мәктәбе» дигән тәгъбир хасил булмагандыр. Ягъни мәсәлән, бу халык белән бергә яшәү: аның үрнәген бүгенге язучылар рухына иңдерү, шуны киләчәктә дә дәвам итү мәктәбе дигән сүз.

Әгәренки Ходай Тәгалә аңа тагын берничә ай гомер биргән булса, ул безнең арабызда утырыр иде бит. Әнә аның истәлегенә багышланган кичәдә, сәхнә пәрдәсе ачылу белән, сул якта бер урындык торды да торды, торды да торды. Әллә ничек: менә хәзер шунда көлеп, елмаеп, чыгышлый ук әллә нинди хикмәтле сүзләр әйтә-әйтә, Гариф ага Ахунов үзе кереп утырыр кебек иде.

Аллага шөкер, татар халкы үзенең бөек улларын күрә, таный, саклый белә, бергә яшәргә кирәклеген таный, шуңа баш ия.

Кичәне алып баручы Зөһрә Шакирҗанова, аның Арчадан килгән якташлары Ринат Фазлыйәхмәтов, Казанбаш авылы җирле үзидарә рәисе Гомәр Мөхәммәдиев, Арча җырчысы Рөстәм Закиров, Гариф Ахуновның «Тимерханның яшьлеге» дигән повестеның каһарманы Тимерхан Борһанов, аның улы – Казандагы Вахитов районы хакимияте башлыгы Рафис Борһанов, шулай ук якташы – баянчы Фәрит Хатипов, Искәндәр Биктаһиров, аның сөекле җырчысы Вафирә Гыйззәтуллина, Г. Камал театры артистлары Зөлфирә Зарипова, Фуат Әбүбәкеров, Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй һәм башкалар аның иҗатына үзенә күрә тагын бер тапкыр баш иделәр. Гариф абыйның «Чикләвек төше», «Утлар яна учакта», Ш. Камалның «Акчарлаклар» дигән әсәре нигезендә ул иҗат иткән инсценировка, шуннан соң «Идел кызы» дигән әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, тамашачы боларның һәркайсын әйбәт кабул кылды.

Әнә сәхнәгә композитор Мәсгут Имашев чыгып рояльдә Гариф Ахунов сүзләренә язылган җырын җырлап бирде. Менә шунда халык таң калды да инде. Җитмәсә, Мәсгут Имашевның хатыны Фатыйманың «Казанбаш» җырын җырлап бирүе халыкның күңелен җилкендерде дә җибәрде.

Кыскасы, Марсель Галиев Гариф Ахунов хакындагы мәзәк хәлләрне сөйләсенме, Илдар Юзеев белән Шәүкәт Галиев аның хакында чыгып шигырь әйтсенме, Зилә Сөнгатуллина, Фирая Әкбәрова, Һаҗәр Шәкүрова, Наил Шәйхетдин, баянчы Әхмәт Кәримов уйнасынмы, җырласынмы – боларның һәркайсы атаклы язучыбыз Гариф Ахунов истәлегенә үзенә күрә бер рухи һәйкәл куйган кебек булды.

Җил гомере – бер мизгел ул. Ә ир гомере – сизгер ил.

Хан кызы…

Әй лә, әй…

3 ноябрь, 2000

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации