Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 50 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ИР

Кояш нурына коенып яткан умарталыкка каеннар арасыннан ак кәрзинле бер хатын килеп чыкты. Җете яшел ашъяулыкка ак гөмбә бастырып куйдылармыни! Ак күлмәк-чалбардан һәм киң кырыйлы көрән эшләпәдән булганга, ул бөтен– ләе белән гөмбәне хәтерләтә иде. Тикмәгә түгел, күрәсең. Чыннан да, гөмбә вакыты. Чыннан да, аның гөмбәгә килгәнлеге шиксез.

Киенүенә караганда, бу хатын тормыштан зур тәм табып яши белә булса кирәк. Нечкә зәвыклы икәнлеге сизелеп тора. Гөмбә җыю аңа театрга яки мәҗлескә баргандагы шикелле бер тамаша, күңел ачу гына, ахрысы. Әйтерсең ул беләгенә кәрзин асмаган, бәлки иннек-кершән, бер саплам җепле энә, акча янчыгы, кулъяулыклы бәләкәй сумка гына элгән. Каен яфраклары лепердәшкәндә уйнаклап алган кояш нурлары аның муенындагы алтын кулон чылбырында җемелдәп куйды. Әле, озын керфекле күзен кыса төшеп, каенлыкны, әле эшләпәсен тотып, агач ябалдашларының чайкалуын күзәткәли иде.

Умартачы хатын аңа кызыгып, көнләшеп, сокланып карап торды. Ул да ак халаттан, кортлардан саклагыч иләк кигән. Яланаяк. Кулында – борыныннан зәңгәрсу төтен чыгып торган төсләвеч. Гүя ул киенмәгән, бәлки баштанаяк төтен һәм бал исенә төренгән. Үзен читтән карагандай барлап чыккач, ул янга борылды да кимсенеп аскы иренен тешләде. Ак киемле хатын белән аны ничек янәшә куймак кирәк инде? Ул, кырын баскан килеш, саклагыч иләген, салып, умарталык өенең стенасындагы чөйгә элеп куйды, астан гына ят хатынны күзәтеп торды.

Әнә ничек килә! Ул йөреше!.. Атлаган көйгә биле бөгелә дә сыгыла. Вәкарьле, горур кеше икәнлеге әллә кайдан кычкырып тора шикелле. Эшләпәсенең бөгелеп килгән киң кырые ябыграк йөзен күләгәләп, күзен тылсымлы бер нур, мөлдерәмә сер, моң белән тутырып куйган.

Ә ул нинди? Каршысына күңеле белән бер көзге бастырып, ул үзенең шундагы чагылышына күтәрелеп карады… Икегә тарап, ике толымлап үргән, чигәсе тирәсендә көдрәләнеп торган коңгырт чәч, читенә кара миң кунган чак кына җәенкерәк борын… Әй, нигә кимсенеп тора соң әле? Хәзер аның нинди булуының ни мәгънәсе бар? Инде дә килеп, хикмәт йөз белән кыяфәттәмени?.. Аның «Йөрәкле Сөембикә» дигән аты бар лабаса… Халык теләсә кемгә йөрәкле димәс. Киресенчә, йөрәксез дип чыгарсалар, нихәл итәрсең?

Ят хатынның якынаюын күргәч, Сөембикә итәген сыпыргалап алды, төсләгечен баскычка куеп, кулын халатына сөрткәләде дә, бөтен йөзе белән елмаеп:

– Исәнмесез! – дип эндәште.

– Матур икән монда, – дип җавап бирде ак киемле хатын. Тавышы таң җиле сыман ягымлы икән. Ул тавышны тагын ишетәсе килеп тора кебек.

– Каенлык булгангадыр, – диде Сөембикә. – Ә бу якта юкәлек, аннан ары карабодай басуы.

– Монда бер ир кеше буталмадымы?

– Иртә белән завхоз килеп киткән иде.

– Юк, күн курткалы, күлмәге шакмаклы. Күн итек кигән.

– Бөркү ләбаса, ник алай киенгән?

– Күренмәдеме, дим?..

– Юк.

– Ә машина? Зәңгәр.

– Моннан үтмәде.

– Хөрәсән! Кая олакты соң бу?

– Кем?

– Ирем лә, чәнчелеп киткере! Машинаны юып киләм дип китте дә, суга чумдымыни! Мокыт! Гөмбә оясы күрсәтәм, дип, әллә ниткән җәһәннәм ераклыгына алып килде дә… Дөньяга бу кадәрле дә бәхетсез җан булып килермен икән, билләһи!.. Матур сездә, әй, матур да икән соң!..

Кисәк җил исеп куйды. Аның көрән эшләпәсе умартачы өе почмагындагы сулы кисмәккә очып төшә язды. Сөембикә тотып калмаган булса, аның эссе кояш астында сасып беткән суга барып төшәчәге шиксез иде.

– Рәхмәт, – диде ак киемле хатын. Таралып төшкән чем-кара чәчен арттан җыйнады да эшләпәсен тагын да батырыбрак киеп куйды. – Авыл еракмы?

– Кайсысы? Моннан кай якка китсәң дә авыл.

Ак киемле хатын югалып калгандай булды, читкә, каядыр каен ябалдашларына карап сөйләшкән җиреннән кырт борылып, Сөембикәне баштанаяк сөзеп чыкты.

– Иң якыны, – диде ул.

– Иң якыны – безнең авыл. Тик анда җәяү ераграк – өч чакрым.

– Шунда аракыга киткән инде, алайса, имансыз.

– Эчәмени? Машинада булгач ярамыйдыр ич?

– Эчүен эчми. Тик ихтимал. Ирләргә ышансаң…

– Шулайрак шул… – дип уфтанды Сөембикә.

– Синеке эчә мәллә?

– Элек салгалый иде… Зуррак берәр эш эшләп ташлаган саен.

– Нинди эш инде ул «зуррак»?

– Утын алып кайтса… Шәһәргә ит, бәрәңге сатарга барса… Авыл җирендә эш бетеп тормый инде.

– Ә хәзер саламы?

– Белмим… Карагыз әле, мин баягынак чәй эчкән идем, самавырым суынмагандыр әле… Бал белән, ә?

Сөембикә ире турында сөйләүдән җиңел котыла алуына сөенеп куйды. Очраган бер кешегә зарлану эшмени ул? Ул ир яманлауны өнәми. Сәлимҗаны ташлап чыгып киткәч тә, аны хурлардай бер генә авыз сүз дә ычкындырмады. Әйе, аның ире салгалады. Яшерүдән ни мәгънә? Ул иренең бу хилафлыгын вакытлы чир дип кабул иткән, аның белән килешкән, үзе белеп туктар дип көтә иде. Көче җитмәде. Ташлап чыгып китте. Шәһәргә. «Сине кызганам. Күрәләтә бәхетсез итә алмыйм», – диде. Сөембикә ялынмады. Ул да ирен кызгана иде. Шуңа өстәп – ярата. Өзелеп. Һәм сагына… Тик аны бернинди көч тә ирен эзләп шәһәргә барырга мәҗбүр итә алмас. Хатын-кыз бөтен нәрсәсен югалта ала. Әмма горурлыгын… Анысы кагылгысыз. Ул – изге. Ул – үлгәнче кирәк. Мәңгегә. Хатын-кызның горурлыгы – үз-үзен ихтирам итүе ул. Шул ихтирамын югалткан хатын-кыз – беркем дә түгел. Үз-үзенә ихтира– мын югалткан хатын-кыз иң кирәкле нәрсәсеннән мәхрүм кала – ярату хисеннән. Сөембикә моны бик яхшы сиземли. Искиткеч яхшы. Ярата иде ул Сәлимҗанын! Матур итеп. Бар дөньясы белән. Ләкин ялынып түгел. Һичкайчан. Ялынып яратканчы, яшәмәвең артык. Ирне үзең белән калдырырга ниятләп ялынуны ул яратуга иң зур хыянәт кылу дип белә иде. Болай уйлау, бәлки, ялгыштадыр. Әмма дөньяда кайбер һич кире каккысыз дөреслекләрдән дә кешелеклерәк ялгышулар булу ихтималын ул күңеле белән сизенә, шуңа инана, хәтта табына.

Үзен умарталыкка килеп чыккан ак киемле хатыннан ямьсез санаган Сөембикә менә нинди иде.

Ак киемле хатын, гәрәбә кебек алтынсу балны кызыл тел очы белән генә каба-каба, бер чеметем мәтрүшкә чәчәге салынган чәй эчте. Тәмләп. Ашыкмыйча. Мактый-мактый. Чынаякның эчке йөзендәге алтын кайма белән аның бармагындагы тар гына алтын балдак бер-берсен тулыландырып тора. Сул кулындагы зур кызыл кашлы йөзек нуры әле аның битендә, әле самавыр корсагында уйнаклап ала. Кызыл җирлеккә ялтыравыклы вак яшел төрткеләр төшерелгән тырнаклар… «Әкрен, чү, ашыкма, кабаланма» дигән төсле читкә тайпылып тырпайган чәнти бармагы… Сөембикә аның чәй эчү рәвешен ошатты, каршысына утырып һәм тулып торган яңакларына таянган килеш карап торды. Телевизор карагандагыча.

Умарталык өенең тәрәзәсе икәү генә, алары да кечкенә итеп уелган. Салкынча һәм күз бераз торгач кына ияләшерлек караңгылык. Әмма өй эчен самавырга сузылып төшкән пычак калынлыгы гына кояш нуры җылытып һәм ике хатынның ак киемнәре яктыртып тора сыман. Стенадагы агач чөйләргә кәрәзле һәм буш рамнар элеп куелган. Шүрлектә, тәрәзә төпләрендә кипкән агач гөмбәләре. Сәкедә печән, тун, зәңгәр тышлы бер мендәр, юрган. Почмакта тирләп торган су савыты һәм балта. Тәрәзә пыяласында ялгыз бал корты бәргәләнә иде, канатларыннан сак кына тотып, Сөембикә аны ачык ишектән тышка чыгарып җибәрде.

– Уф-ф! – диде ак киемле кала хатыны һәм әллә каян гына яшел каймалы ак кулъяулыгы чыгарып, сак кына баскалый-баскалый, маңгаен, колак артын, муенын сөрткәләде. – Рәхәттә яшәүчеләр бар да соң! Сахра!.. Табигать нигъмәтләре… Бакчы нинди чәй, ә? Рәхмәт, кадерлем! Без дә торган булабыз инде. Шәһәрне әйтәм… Ә! Сөйләп бетермәдең ич әле! Ирең, ирең…

– Белмим дидем ич. Элек эчкәли иде, хәзер белмим.

Ак киемле хатын эшләпәсен өстәлгә салып куйган иде. Ул ат ялыдай бер якка асылынып төшкән чәч көлтәсен артка селтәп җибәрде дә авызын бармак очлары белән генә каплап көлеп алды:

– Ничек белмисең?

Сөембикә сүзнең тагын былтыр яз чыгып киткән иренә әйләнеп кайтуын теләми иде, шуңа күрә торды да ачык ишек бусагасына барып басты, кулларын баш артына кушырып, ишек яңагына сөялде һәм, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп:

– Китте ул, – диде.

– Ташлапмы?

– Ташлап.

– Балаларыгыз бар идеме соң?

– Икәү. Кызык, сагынмыйлар…

Тыштагы яктылык Сөембикәнең ак халатын үтә күренмәләндереп тора иде. Ак киемле хатын аның халат астыннан берни дә кимәгәнлеген күреп алды. Ул аның яктылык алтынлатып калдырган балтыр төкләренә, нәзек биленә, мул күкрәгенә кырын караш ташлады да: «Сәламәт тә соң, чукынчык!» – дип уйлады.

Кара ишек яңаклары кинәт кенә рамга әйләнде. Ә рам эчендә яланаяклы шушы сәламәт хатын, яшел үлән, өч умарта, арканлап куелган аклы-каралы бозау, саргайган печән чүмәләсенең ярты ягы. Чиста, тын. Кан басымы күтәрелгәндә колак шаулаган шикелле, тигез генә итеп бал кортлары гөжли. Печән, бал, төтен исе…

– Котылгансың, – диде шәһәр хатыны, тавышына юату билгесе чыгарырга кирәклеген вакытында искәреп. Ә ул моны булдыра ала иде.

– Юатмагыз… Кызганыч, – диде Сөембикә.

– Безнең язмыш кызганырлык та шул.

– Мин аны әйтәм… Ялгыз башы нишли торгандыр. Монда, ичмаса, вакытында җылы ашы, юган киеме әзер иде.

– Төкерсәнә! Дөньяда ирләр беткән димени?

«Анысы шулай, – дип уйлады Сөембикә. – Әнә аңа да сүз катучылар юк түгел дә бит кана…»

– Үземнекен мин үзем куып чыгардым, – дип дәвам итте ак киемле хатын. – Кибеттә эшлим, үз көнемне үзем күрәм… Аерылышуга, машина алып куйдым. Атка ияр генә табыла инде ул. Кем кызыкмас, мәйтәм. Мин сине, син мине белешмибез дигәндәй, яшереп тормыйм: миңа гыйшык тоткан атлы кыланып, машинага кызыгучылар… Ярар инде, сөйләп тормыйм. Булды, булды… Бер көтү, ачуым килмәгәе. Тик бозау көтүе… Ошаганнары булды, ошамаганнары… Әй сеңлем!.. Әйе, әйе, гаҗәпләнәсе юк, сеңлем… Син минем йөземә карама, хатын-кыз үз-үзен саклый белсә, гүргә дә кыз булып керә ала ул… Әйе-е-е, булмады түгел… Аннары минем кибетемә – мин кибет мөдире – бер йөкче килеп урнашты. Кем икәнен күз асла– ры бер чакрымнан кычкырып тора… Ичмасам, тегеләре шикелле тел сындырып, үзләренең чәүкә генә икәнлекләрен былбыл дип тәкъдим итеп азапланмады. «Ниса Хаковна, – ди бу, беркөнне чираттагы премиясен чөмереп кергәч, – машинаңны күгәртеп яткырма, рульне генә түгел, үзеңне дә ничек тотасын белермен, мине әрәм итеп сасы тулай торакта яткырма инде син». Туры сүзе майлар булып күңелемә ягылды да ятты бит, әй!.. Үземнең дә иләсләнебрәк йөргән чак иде, шушы премияңне эчүне соңгысы дип ант итсәң, риза, дидем. Икмәк тотып ант итте. Ант иткән ирне ничек тотасын беләм мин, сеңлем.

Керттем… Язылышырга ашыкмыйм әле, аның белән бүлешәсе килеп торган мөлкәтем юк, дөнья хәлен кем белә. Кем белә әле аның нинди булып чыгасын. Дөрес, гөнаһысына кермим, машинаны күз карасы кебек кенә тота. Ир буларак та… Хи-хи-хи… Тик менә бозау да бозау, ул да бозау инде!.. Бер яктан, кулайлыкка бик кулай инде бу – кай якка өрсәм, койрыгын чәнчеп, шунда чаба. Әле менә быел курортка бардым, үземне генә җибәрде, карышмады. Ә менә кайтып төшсәм – гаражның йозагы күгәреп беткән. Машинага утырып та карамаган, юньсез. Бер ай буена бит ул. Кеше ял иткәндә, миңа язык мәллә дип маташа. «Кеше» дигәне мин булам инде, янәмәсе. Ах, мәйтәм, иманыңны фәлән-төгән!..

– Нигә, яхшы ич инде: машинаны, үзенчә, саклавы булгандыр.

– «Саклавы»! Машинаның бер кич гараждан чыкмавы күпмегә төшкәнен беләсеңме соң син?!

– Кеше гаражында тотасызмыни? Түләпме?

Ак киемле хатын, шуны да белмисеңмени дигәндәй, читкәрәк борылып, башын артка ташлап куйды.

– Бәй! Шәһәр кешесен трамвай белән такси гына ташып бетерерлекмени?

– Ә-ә-ә…

– Шул шул менә!

– Ниса… апа… Минем бераз гына әчеткән балым бар иде… бәлки, ни… әз генә, ә? Кала кешесендә… бигрәк тә сез кибетчеләрдә затлырагы да бардыр. Шулай да, тансыкка, дим.

Сөембикә шикләнеп кенә ак киемле хатынга карап алды. «Ярык тәлинкә шикелле әйләнүеннән туйганымны сизмәгәнме?»

Ак киемле хатын, изүен чеметеп кенә һәм чәнти бармагын тырпайтып, күкрәгенә һава җилпегәндәй итте:

– Тышта бөркү ләбаса.

– Әз генә. Тәмен генә белергә. Председатель кайбер чакны колхоз кунакларын алып килгәли, шулар өчен генә куйган нәмәрсә.

– Оетмасмы соң?

– Чиста балдан гына. Колмаклап. Дәва ише генә.

– Рәхмәт, алайса. Бу бозауны да «берәр шешә кыстырмагансың» дип сүккән идем. Искә төште, шуны эзләп киткән инде ул, алайса… Шәһәргә килеп чыксаң, минем кибеткә сугыл. Дөньяда юк нәрсәне дә табып бирермен, сеңлем. Ачык чырай, такта чәй белән генә калмабыз. Арча кырында, зиратка каршы. Беләсеңме?

Кала хатынының ягымлы тавышын тыңлый-тыңлый, Сөембикә алтын каймалы чынаякны чайкап түкте дә урыны-урыны белән акшары кубып төшкән мич авызына иелде. Ак киемле хатын, бөтен тәне белән борылып, аны арттан карап торды. «Сәламәт тә соң, чукынчык!» – дип уйлады ул тагын бер мәртәбә. Шушындый хатынны ташлаган ир аның кулына эләксәме? Ул аны нишләтәсен уйлап бетермәде. Иренде. Һәрхәлдә, нишләтәсен белер иде. «Әх, бу тәкъдирен әйтер идем!.. Үзен ташлап китәрлек бер ир һәм шул ирнең аякларын кочаклап елый-елый, кал инде, кал, дип ялварырлык язмыш белән очраштыра алмады, хәерсез!»

Сөембикә өстендә колмак чүбе йөзеп йөргән бал китереп сузды. Кала хатынының борынына әчкелтем ис килеп бәрелде. Ул тирән итеп тын алды да, иренен чынаяк читенә тидерер-тидермәс кенә якынайтып, бер йотым эчеп куйды. Зәңгәргә буялган күз кабакларын йомар-йоммас кына бал тәменә ләззәтләнеп торды. Әйе, ул тормышның һәр тәмен тоярга ярата иде. Аннары, ак һәм шома чәнти бармагын чәй эчкәндәгечә үк тырпайтып, йотымлап кына эчә башлады. Эчеп бетергәч, ирененә кулъяулыгын тидереп алды. «Мескен ир», – дип уйлады Сөембикә, кала хатыны сөйләгән ирне күз алдына китерергә тырышып. Нигә мескен? Дөнья хикмәтләрен хәзер генә ачыклап бетерерлекме соң?

Койрыгын бөгеп, өйгә сары мәче килеп керде. Сөембикә аны биредә кунган чакта иптәш булсын дип үзе белән йөртә иде. Ят хатынга исе дә китмичә, ул сырты белән Сөембикәнең яланаягына килеп ышкынды. Сөембикә теге йөкчене күз алдында күргәндәй булды. Ул кала хатынының ак чалбар балагына ышкынган сары мәче кыяфәтендә иде. Юк, юк, аның дөньядагы бер генә ир затын да ул кыяфәттә күрәсе килми. Ул шул ук мич авызыннан бидон алды да, консерв савытына сөт салып, мәчесе алдына куйды. Ул ире Сәлимҗанның да кайнаган сөт яратканын исенә төшерде.

Урманның тигез шавына ерактан гүләп килгән машина тавышы кушылды. Аннары ул туктады бугай. Моторы сүнде. Үзенә бертөрле көй чыгарып, сигнал бирделәр. Юк, председатель машинасы түгел икән. Сөембикәнең мондыйны ишеткәне юк. Кара, «Ниса, Ниса» дигән шикелле кычкырта түгелме соң?

– У-у, бозау, килеп җитте!

Кала хатыны һичнинди ашыгу хәрәкәте ясамыйча торды да Сөембикәгә матур кулын сузды:

– Сау бул, сеңлем! Онытма, кер! Рәхмәт, яме!

– Мәгез, кечкенә генә күчтәнәч, – дип, Сөембикә аңа кәгазь каплап бәйләнгән ярты литрлы банка сузды. Аңа алтынсу бал салынган иде.

– И-и, бигрәк тә зур рәхмәт инде, сеңлем. Кер, һичшиксез, керә күр, яме… Сау булып тор. – Ул эшләпәсен кигән иде инде, аның алгы кырыен кайтара төшеп, Сөембикәнең маңгаен үбеп алды. – Сау бул, кадерлем! Рәхмәт!

– Хушыгыз!

Тыштан «Ниса!» дип кычкырган ир-ат тавышы яңгырады. Каенлык ягында да, юкәлек ягында да «са! са!» дигән кайтаваз уйнаклап йөрде. Сөембикә ул кайтавазны кунар урын тапмыйча бәрелеп-сугылып йөргән урман күгәрчене итеп күз алдына китерде.

Ак киемле хатын, мич уентыгына беркетелгән ватык көзгегә карап, иңбашларын, чалбар каешларын сыйпаштыргалады да баллы банканы төбендә өч гөмбә моңаеп торган кәрзиненә салып чыгып китте. Өйдә мич, бал, самавыр, кояш җылыткан тун исе генә калды. Сөембикә яшел үләннән зәңгәр җиңел машинага таба йөзеп баргандай җиңел генә атлаган кала хатыныннан тагын көнләшеп куйды. «Бәхетле», – дип уйлады ул. Бәлки, яманларлык ирең булу да бәхеттер ул?

– Кая олактың син, бозау? Машинаны ник юмадың?

– Бу тирәдә су юк икән.

– Ник өстерәлдең шулхәтле?

– Кибет ачылмый торды. Танышлар да очрады.

– Нинди танышлар?

– Шушы авылныкы мин.

Сөембикә сискәнеп китте. Тәрәзәдән карап тора иде, ишек янына ашыкты. «Кем булыр икән?»

– Тапкансың вакыт!

– Нитмәле, Ниса Хаковна… Нитмәле син, әйе! Кызма…

Сөембикә бусагага менеп басты, бөтен гәүдәсе белән алга омтылып куйган иде дә тыелып калды. Әйтерсең лә бүрәнәгә менеп баскан җиреннән егылып төшә язды. Машина янына барып җиткән ак киемле хатынның кулын үбәргә дип иелгән күн курткалы һәм күн итекле кеше аның ире Сәлимҗан иде. Тураеп баскан чагында ул караңгы ишек төбендәге яланаяк– лы Сөембикәне танып алды. Авылда ул балаларын очратмаган, ә кешеләр Сөембикәнең умарталыкта эшләгәнен әйтмәгәннәр иде.

Ул төнне Сөембикәнең зәңгәр тышлы мендәре ике яктан да күз яшенә чыланып бетте. Бу Сөембикәнең ире ташлап киткәннән соң әле беренче тапкыр гына елавы иде.

1980
ЯЗМЫШ

Җиз белән тышланган кургашын герле, җиз телле борынгы зур сәгать кичке алтыга сукты. Аның картларныкы төсле калтыравык тавышы әкрен генә сүрелеп, тынып калгач, өй эчендәге караңгылык куера төшкәндәй булды. Дәү бер күбәләк сыман, түшәм белән стеналарда учактан төшкән ялкын шәүләсе талпынып тора иде.

Тышта җил, җәяүле буран. Йортка тоташкан электр чыбыклары өй бүрәнәләрен зыңлата. Кайвакыт аның карт сөякләре шушыңа охшашлы эчке бер зың белән сызлангалый иде. Ул, яран гөленең сирәк яфраклы ботакларын аера төшеп, тәрәзәдән урамга карамакчы булды, әмма пыяла бозланган, көмешләнеп каткан иде. Кызы – мәктәптән, кияве колхоз идарәсеннән кайтмаган әле. Төпчек оныгы күршеләргә кереп озаклады. Шуңа күрә ул ялгызы утыра иде. Караңгы булуга, күзе начар күрүгә карамастан, ул бәйләү бәйли, тик гомер буе эшләгән бу эшенә аның дөм караңгыда яисә дөм сукыр килеш тә кулы барыр иде.

Көндезен кәстрүлгә әзерләгән, күперсен өчен җылы мич башына төреп куйган әче камырын ул учак янындагы өстәлгә китереп утыртты. Күмер чәчрәп, берничә урыннан тишелгән алъяпкычын кирәкмәсә дә биленә кыстырды һәм, беләкләрен алмаш-тилмәш югары күтәрә-күтәрә, җиңнәрен сызганды. Кисәү белән учактагы утыннарны болгаткалап алгач, мичкә тагын дүрт имән утыны ыргытты.

Кызган табаларын каз каурыйлары белән майлап алды да коймак пешерә башлады. Ялкын телләре мичнең саргылт кирпечләрен ялый, шәүләсе түшәмдә, учакка каршы стенада уйный. Ул утның үз йөзендәге җылы чагылышын сизә, арттагы күләгәсенең җилдә торган карачкы шикелле калтырануын тоя.

Моңсу һәм җылы тынлыкта күмер чатнаган, май чыжлаган, табага табагач бәрелгән тавышлар, аның тирән-тирән итеп тын алганы ишетелә, мичтән чәчрәп чыккан очкыннарның кызыл яисә сары эзләре күренгәләп кала. Ул инде шундый картайган, хәтта кайнар учак алдында да тирләми. Тәмам кипшенгән, күрәсең.

Ул табаны мич авызына тыккан чакта, кулбашына янтаеп, уңайсызлап торган чулпысын терсәге белән артка айкап ташлый. Учак тавышына талир тәңкәләрнең көмеш чыңы килеп кушыла.

Көмеш чың… Җилеп үткән гомер аргамакларының дугасындагы шөлдерләр һәм кыңгыраулар чыңы түгел, сүрелеп, суынып беткән учак көле төсендәге чәч чулпысының чыңы.

Аның күзе ялтырап китте. Яшьләнде, күрәсең.

Учактан ялкын яллы кызыл аргамак килеп чыкты. Арбасына шыплап егетләр утырган. Гармуннарын калдырып, ике егет арбадан сикереп төштеләр дә аның каршысына килеп бастылар. Егетләр үзләре бик ерак, танылмыйлар. Тавышлары гына янәшәдә яңгырый. Ул аларны тавышларыннан танып алды – уллары икән. Бераз сүзсез торгач, аларның йөрәк турысындагы кесәләренә үрелүләрен ул зур сабырлык белән көтеп торды.

– Әни, мә… – диде олысы һәм, мыек астыннан гына елмаеп, аның кытыршы учына көмеш тәңкә чыгарып салды. Йөзлегендәге сурәт, язулары шомарып беткән.

Аннары кечесе телгә килде. Анысы такыр башын кашып торды да елап җибәрде һәм, йөзен читкә борып, абыйсының көмешенә үзенекен – ялтырап торган, сурәтлене, язулыны каплап куйды. Шуннан соң арбаларына менеп утырдылар да яңадан учакка кереп киттеләр. Атларының утлы яллары гына уйнаклап калды.

 
…Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз –
Сау булыгыз, туганна-а-ар…
 

Кайтмадылар. Хәтердә аларның сүнмәс учаклары гына дөрли. Әнә шул хәсрәт төтене күзне әчеттерә, гомерләренең сүрелгән күмерләре җанны көйдерә…

Ул чулпысын күкрәгенә кайтарып карады. Әүвәлгечә икесе урынында юк иде.

Дошманның ике солдаты тынып калган сугыш кырында мәетләрнең кесәләрен актарып йөри. Кесә актарыр өчен мәетләр кулай: кулыңнан тотмыйлар. Аларга сәгать тә, сигарет та, көмеш портсигарлар да кирәкмәс инде. Ә тереләргә бу нәрсәләрнең бүген дә, иртәгә дә кирәге бар. Алар айга бер тапкыр бушлай посылка озата алалар. Мондый мөмкинлекне нигә файдаланмаска?

Әһә, бу калын кара кашлы, ярты саны белән снаряд чокырының суына баткан старшинаның түш кесәсендә нидер бар бугай. Ул чалкан яткан старшинаның гимнастёрка кесәсе сәдәбен ычкындырды, өч бармагы белән генә аннан таныш булмаган хәрефләр белән чуарланып беткән кәгазьләр суырып чыгарды – хатлар бугай. Ул аларны җепшек кар катыш пычракка ташлады да күн итеге белән таптады. Әһә, тагын ниндидер түгәрәк ак металл, акча, ахрысы. Әйе, акча. Тик сәер – нигә тишек? Ул акчаның ике башлы бөркет астындагы саннарына игътибар итте – «50 копеекъ 1896 г.» Мәеткә иелгән килеш кенә акчаның икенче ягын әйләндереп карарга уйлаган иде – кемдер аның беләгеннән каптырып алды. Башта ул кәсептәше Мюльке шаярта дип көлеп җибәрә язды. Ә сынын турайтып басам дисә, турая алмады – аны кемдер җиргә таба тарта иде. Шунда гына ул калын кара кашлы совет солдатының коңгырт күзенә төшкән кар бөртегенең әкрен генә эреп беткәнен күреп алды. Ул ниндидер бер хәвефле тирәнлектән үзенә төбәлгән шул күздән куркып китте. Старшина салкын учы белән аның бармак очларындагы тишек тәңкәне каерып алды да алга, үзен билдән күмгән суга ыргытып бәрде. Аның күзенә төшкән яңа кар бөртеге бу юлы эремәде…

Тәңкәләрнең икенчесеннән Бухенвальд концлагереның мәетләр командасындагы румын Константин үзенә мөштүк ясады. Ул крематорий мичен чистартканда көлдә ялтыраган металл тамчысының көмеш икәнлеген шундук танып алган иде…

1980

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации