Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 50 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Поезд станциягә җитеп туктады. Алар белән авыр юл арасында парланган тәрәзә пыяласы гына инде. Ишек төбенә алдан ук килеп бастылар. Берсе дә машина дип уйламады. Бу өмет кайткан саен күңелләрен ымсындырып, Ләйсәннәре янына кайтуның сүзсез догасына әйләнгән инде. Проводник хатын ишекне ачып куйды, баз капкачын ачкандай, баскыч өслеген күтәртте. Биткә дымлы салкын һава килеп ягылды. Алар, шул базга төшкәндәй, юеш баскычка бастылар.

Станция янында бер «газик» белән көпчәкле трактор гына. Фирдәвес аларның кая кайтуларын сорашты. Әхтәм аның бәхетле елмаеп, кул изәвен түземсезләнеп көтте. Ул үзләре кайтасы һәм аннан аргы авыл исемнәрен генә белә. Таш юлдан аермалар да бар, алары кая илткәнен бөтенләй белми. Бу «газик» белән тракторны яллау турында уйлау да мәгънәсез, үз кешеләрен алмага килгәннәр. Шуңа күрә Фирдәвеснең оясы туздырылган кош кебек чабулавын ничарасыз кызганып карап торды. Фирдәвеснең төргәген күкрәгенә кысып һәм итеген пычракка буямаска тырышып кире килүеннән ул үзләренең җәяүләп кайтырга калганнарын төшенде. Шунда гына ул яңгыр көчле җилдә ургым-ургым бәреп яуганын тоеп алды.

Фирдәвес лампочкасы янып торган багана төбендә сәгатенә күз төшерде.

– Җиде, – диде ул. Плащының якасын күтәргәндә, Әхтәмгә карады. Аннары, яңгырдан ышыклангандай, аны култыклады.

– Киттекме?

Бер-берсенә су, пычрак чәчрәтмәскә тырышып, район үзәгенең үргә түбән урамы буенча киттеләр. Дүрт кварталдан соң сулга борыласы, тимер юл күпере астыннан чыккач, тагын сулга. Аннары, инеш күперенә җитәрәк, юл уңга каерыла, шуннан соң тагын сулга. Ә инде үр башланганда, соңгы йортларны артта калдыргач, караңгы япан кырга килеп чыгасың.

– Кайтып җиткәндә унынчы яртылар була, – диде Әхтәм.

– Булмагае, әйеме?

– Аңынчы Ләйсән йоклый ич инде!

– Уятабыз!

– Бер көн өчен…

– Анысы өчен дә алтын бирерлек.

– Бик күп инде ул синең!

– Бары җитә, җитә менә!..

Асфальтлы үзәк урамда култыклашып бардылар. Беренче борылышта аерылдылар. Һәммә уентыкларга су тулган, җир тәмам җебегән, ялгыш бассаң чәчри, күлләвекләрнең зурракларын читләтеп үтәргә кирәк була башлады. Башта янәшә, аннары аллы-артлы барырга калды. Ярый әле баганаларда ут, тәрәзәләрдә якты бар әле. Ә кыр юлына төшкәч? Хәзер үк туфлине чылатудан саклап бару мәгънәсез иде инде – су үтте. Ә кырда?

– Нинди «бары» ул тагын? Сандыгы белән хәзинәң бар мәллә?

– Сандыгы гынамы соң! Менә! – Фирдәвес, уң кулының бармакларын тырпайтып, балдагын күрсәтте.

– Балаң янына кайтыр өчен шуны бирер идеңмени?

– Бел, Әхтәм: мин моны аерылышсак кына салыр идем… – Фирдәвес үзе дә көтмәгән сүздән аптырап, тотлыгып калды. Ләкин ул үз уенда аерылышудан да яманрак бер күренешне күреп өлгергән, ахрысы. Шуңа күрә ул әйтеп ычкындырганын шул күренеш белән аклыйсы да, каплыйсы да килеп дәвам итте: – Менә сайла: Ләйсәннең янына иреңнән аерылсаң гына кайталасың дисәләр… – Сүзен тәмамларга кыймыйча, ул тагын тынып калды.

Елга аша салынган күпер төбен машиналар изеп чокырлаган, аны былчырак су тутырган. Юл читендәге тар калку сукмактан тая-тая күпергә кергәндә, Әхтәм Фирдәвескә булышу түгел, ничек атларга киңәш тә бирмәде. Хатынының сүзләрен ошатмаган иде. Борылып та карамады, ичмаса.

– Көт инде әзрәк, – диде Фирдәвес, сул яктагы култыксага таянып атлый-атлый. Хәзер инде аяк киемен пычрактан, судан саклауның хаҗәте калмады, таеп егылмас өчен генә таянуы.

Әхтәм дә кая басканын сайлап-нитеп тормады, чалбар балагын да сызганмады, сөрде генә. Ул чаттагы йорт артына кереп күмелгәч, Фирдәвес ачу белән:

– Сиңайтәм, көт инде! – дип кычкырды.

Аның тавышына уң яктагы йортның капка астыннан бер эт һаударланып чыкты. Фирдәвес, аңа ачыргаланып: – Пшол! – дип кычкырды. Эттән битәр үз тавышыннан үзе курыкты бугай. Шундук теле кызышып, чигәсе кагарга кереште.

– Кыланма инде, Әхтәм!

– Үшәнләнмә соң, җәһәтрәк атла.

– Тагын нәрсә инде?!

Чатка җитүгә, Фирдәвеснең каршысына култыклашкан егет белән кыз килеп чыкты. Икесе дә резин итек кигән. Кызы көлә иде, Фирдәвесне күргәч, авызына учын каплап тынды, тик узып китүгә, тагын көлеп җибәрде. Аларның соңгы сүзләрен ишетеп булса кирәк. Әйе, Фирдәвес борылып караган иде, тегеләрнең, барган көйгә үзенә карап пышылдашуларын, тыенкы көлешүен күрде.

Әхтәм аны көтеп алды. Егет белән кызның үзләреннән көлүе аны гарьләндерде, ачуын кузгатты. Шул ук вакытта Фирдәвесне дә кызганды. Кызганды дип… Фирдәвес кызгандырырга яратмый анысы, үзен бәхетсез санаучы хатыннардан түгел.

– Кеше көлдермәле, яме?! – диде Фирдәвес, аны узып китеп.

Әхтәм үзе үпкәче, горур холыклы. Ә бүтәннәрнең дә шундый булуын күтәрми иде. Фирдәвес аңа җиткәч туктаса, култыгыннан алса, ни була инде? Этәреп җибәрмәс иде Әхтәм! Ә хәзер аңа иярми хәл юк. Ә ияреп бару алда бару түгел инде!

– Нишләгән әле мин? Кеше көлдерәсең килмәсә, өеңдә утырырга кирәк! – диде Әхтәм.

Фирдәвес:

– Өеңдә?! – дип, капыл туктап калды. Әхтәм, «өеңдә» ди– гән сүзенең гаять урынсыз яңгыравын аңлап, Фирдәвеснең мыскыллы елмаюын, хәтта көлүен көтте, ләкин хатыны плащ якасының уң ягын тотыбрак, яннан бәреп яуган вак яңгырдан йөзен ышыклаган көйгә, юлның калку урыннарынарак басарга тырышып ары китте.

– Бүген кайтмасак та ярый иде инде, – диде Әхтәм тынычрак, килешүчәнрәк тавыш белән. – Әнкәң дә, гел йөрмәгез, ди ич.

– Ул әйтер ул. Ә бала?

– Аңа ике атна кайтмасаң ни дә, өч атна ни…

– Ярый сиңа «әти» ди. Ә үз баласы «апа» дип дәшкән ана нишләргә тиеш?

– Анысын сеңелләрең белән энеңнән откан инде…

– Ник сиңа, аларча итеп, «җизни» дими соң?

Сүзсез калдылар – урам бетте. Фирдәвес тәрәзәдән төшкән тонык сары яктылык кисентесен үтеп, дөм караңгыга кереп китте. Убылдымыни? Әллә эредеме? Һәрхәлдә, караңгылыкта күренмәс булды. Әхтәм, ят өй бусагасын яңа атлап кергәндәй, күзе ияләшкәнче караңгылыкка карап торды. Кузгалуга, Фирдәвескә төртелде: шунда гына, кул җитәрлек арада гына тора икән.

– Ник терәлеп каттың? – диде Әхтәм. – Ничек кайтасың инде бу тәмугта? Әйттем, ява, дидем, колагыңа да элмәдең!

– Тәмугта салкын түгел, эссе, диләр. Анда бер йотым су өчен җан сатарлык ди, ә монда чиләкләп коя! – дип көлде Фирдәвес. – Җәннәт юлы шушы инде. Миңа юлдан да рәхәт юл юк…

– Харап инде! – диде Әхтәм.

– Берзаманны үзең дә сагынырсың әле. Әйтте диярсең…

«Ихтимал», – дип уйлады Әхтәм.

– Әйдә инде, күз ияләшә ул. Караңгыда аяк үзе атлый. Каршы утлар якын гына сыман, барып җитүе генә озак – шунысы читен…

Ул, хатынының караңгыдан шикләнеп сөйләнүен белсә дә, юатырлык сүз катмады, аны узып, алга атлады. Аяк астында су чапылдый, вак ташлар кыштырдый. Туфли чат су, бүрсегән аякны кыса. Бара-бара портфель дә шактый басты. «Шулхәтле төямәсә!» – дип уйлады ул. Чыланмаган җире калмады.

Тын иде. Тимер юл ягыннан товар поезды узды, манёвр паровозы кычкыртып куйды. Ә күз караңгылыкка тәмам ияләште. Станция ягындагы кыя өстенә утырган өй утлары алар менеп барган үрдәге юлның ак ташларына төшә, күлләвекләрдә чагыла. Үрне узгач, капшанып диярлек барасы инде.

– Телеңне йоттыңмы әллә, Әхтәм?

Әхтәм: «Юлда тел чайкаганчы, аяк айкавың хәерле– рәк», – дип уйлап эндәшмәде. Мәгънәле тоелган бу сүзләрен онытмаска, кайчандыр бер файдаланырга, кулланырга кирәклеген генә үз-үзенә искәртеп куйды.

Фирдәвес, шактый баргач кына тагын телгә килеп:

– Әллә нинди син, Әхтәм, – диде.

– Нинди?

– Коры.

– Шушы яңгырда мине юешләнсен дип алып кайттыңмыни?

– Кайтма идең соң инде, кайтма!..

– Рәхмәт юк тагын, – диде Әхтәм, туктап һәм аңа борылып.

Фирдәвес кисәк-кисәк җилдә бәргәләп койган яңгырдан ышыклана төшеп атлый иде әле. Хәзер һичнигә карамыйча, аяк астындагы су белән пычракны бар дип тә белмичә атлап китте.

– Нинди рәхмәт, нинди рәхмәт?! Кызымны күрәсем, кочасым, тирбәтеп йоклатасым килгәне өчен нигә мин кемгәдер рәхмәт әйтергә тиеш? – диде Фирдәвес һәм бөтен яланга елап җибәрде.

– Әх, кемгәдер дисеңме?.. Минме инде ул «кемгәдер» дигәнең?

– Ә кем соң әле син ул кадәрле?! – Фирдәвес тыела алмастан, сүзләренә буыла-буыла, үз-үзен белештермәстән диярлек кычкыра ук иде инде. Аның гадәттә күкрәктән чыга торган иркен, ачык тавышы хәзер, гөрләвекләр шикелле, әллә ничек – болганчыктыр кебек. – Алай бик әллә кем икәнсең, – кая синең өчебезгә бер куышың?! Туйганчы ашарга җитәрлек акчаң?!

Хатынының соңгы сүзләре Әхтәмне баштанаяк коендырды сыман. Алар, тормыш татыткан авырлыклар, аларга карата ачу һәм рәнҗү булып, аның җанына үтәли иңде кебек. Авыр чакта иң бәхетле мизгелдәгегә караганда да акыллырак булырга кирәклеген ул белә. Ләкин, тыны тәмам беткәндә тирән-тирән сулагандай, ярсулы буыла-буыла:

– Бу хәлләргә төшәсемне белсәмме?! Мин сиңа… сыңар күземне дә төшермәс… ләм-мим сүз катмас идем! – дип, юешләнеп тагын да авырайган портфельне хатынының аяк астына утыртты һәм башта теш арасыннан кысып кына, ә аннары саллы, тәфсилле итеп, җан ачыйгысы белән сүгенеп җибәрде. Аның аяк астындагы таш юлны бау шикелле ике кулына урап, урта бер җирдән өзеп ташлыйсы яки кәгазь урынына йомарлап атасы килде.

– Рәхмәт, Әхтәм… Гафу ит, мин синдәй сүз остасы түгел… Кош сайрарга гына булдырган күк, мин елый гына алам, – дип, Фирдәвес портфельне иелеп алды да ары китте.

Үр кашына менеп җиткәннәр икән. Хәзер алар инеш аръягындагы станция утлары белән тигез биеклектә. Үрнең теге ягында гөрләвекләр җемелдәмәс инде, аяк асты да күренмәс. Фирдәвеснең плащ аклыгы атлаган саен кими баруын Әхтәм кузгалмыйча карап калды. Хатыны күмелгәч тә, шәүләсе күз алдында сүрелмичә калды кебек. Әлеге төргәген плащ астына тыгып, сул кулы белән тәненә кыскан, портфель авырлыгын тигезләп, сул якка янтайган. Шунлыктан канаты каерылган ялгыз ана казны хәтерләтте. Җитмәсә, ул як күктә ерак машина уты айкалып куйды, әйтерсең лә бичара каз канатын аркасына салырга талпынды.

Әхтәмнең, куып җитеп, ул салынкы канатны җайлап куясы килде. Үзе каерды лабаса! Канатын гынамы әле! Рухын да бит.

Бу әле кызгану хисе түгел. Бу әле Әхтәмнең кая барырга белмәүдән аптырап уйлануы гына. Ни әйтсәң дә, алдагы яңгырлы, пычрак юл минем өчен арттагы төнге салкын вокзал һәм Казанга кадәрге йөз илле чакрым арадан яхшырак, дип уйлады ул. «Яхшырак түгел, ә җайлырак…» дип төзәтте ул үзен һәм алга атлады. Ул билгесезлектә калып, күз алдына китергән әрептәше белән уенда сүз алышуны яратмый, дөресрәге, күтәрә алмыйча, аннары үкенәсен белсә дә, уен күзгә бәреп әйтүне артыграк саный.

Фирдәвес, байтак ара китеп, каенлык турысындагы үзәнгә җитә язган. Ул төштән тагын тауга каршы. Шәүләсе нибарысы бер генә тапкыр, – сөзәк озын юлның ерак караңгылыгыннан каршы килүче машина утына туры килгәндә генә каралып күренде.

Фирдәвесне куып җиткәч, ул караңгылыкка:

– Бөтен ягыгыз белән кире бит сез! – дип кычкырды. Тавышы кырыс чыгар кебек иде, йомшаган тагын. – Машиналарыгыз да ыңгай туры килми, каршы гына очрый.

– Барыбер гел булмаган ише түгел, – диде Фирдә– вес, тынын уфтангандай тирән өреп чыгарып. Борын яфракларын, ирен читләрен кытыклаган яңгыр тамчыларын өрде, күрәсең.

Әхтәм портфельгә үрелде, – хатынының кулы күшеккән, юеш, әллә туңып, әллә йөк авырлыгыннан арып калтырый… Ул аның бушаган кулы белән шундук битен сөрткәнен, чәчен төзәткәнен шәйләде.

– Каршы машинадан ни мәгънә?

– Килеп җиткәнче, күпме юлны яктырта ич әле. Ул арада ярты юлга җитәбез. Тагын бер үр менсәк, Өлге утлары күренә…

«Ул авылны узгач, тагын дөм караңгы тигезлек, аннары кара күпер… Күпердән соң таш юл сулга каерыла, ә безгә тездән пычрак басу юлы кала. Авылыгыз авыл булса иде тагын: туксан өе юк, урамы буйлап бара-бара җан чыга», – дип уйлады Әхтәм, юлның калган кадәресен күңеленнән барлап.

– Күз курка, аяк бара ул, – диде Фирдәвес, аның уен сизгән шикелле. – Каршыга тагын берәр машина очрамасмы әле. Яктыртса да файда… Каршы утка бару да күңеллерәк.

«Нигә арттан куып җитмәсме дими ул?» – дип гаҗәпләнде Әхтәм. Сүзсез калдылар. Бераздан ул гаҗәпләнүенең хатыны өчен горурлануга әйләнүен тойды. Битен җәйге челләнең җылы җиле сыйпап уздымыни! «Юата!» – дип уйлады ул һәм, калын мыегындагы яңгыр тамчыларын сыпырып, караңгылыкка елмаеп җибәрде.

Каршыга бүтән машина очрамады. Өлге авылына керделәр. Борынга ферма исе бәрелде. Этләр өрә, казлар каңгылдаша иде. Зират турын үткәч, тыкрыктан бер машина килеп чыкты да, тизлеге алмашынганда көчәнә-көчәнә, алар авылы ягына юл тотты.

– Әх, безнең авылныкы инде бу! – диде Фирдәвес үкенеч белән. – Шәйхелислам Хәйдәредер. Өлге кызы белән йөри дигәннәр иде аны…

– Өлгермәвебез минем аркада.

– Ярарсана, Әхтәм. Күп калмады инде – биш чакрым.

– Авыр юл, – диде Әхтәм.

– Авыр булса да, бәхетле.

– Шушы газапмы бәхетең? – диде Әхтәм, «Тел сөяксез, сөйләсәнә!» яки «Яле, шаяртмале!» дигәндәгечә мәгънә белән.

– Аргы башында балаң торган юлның ни михнәтлесе дә бәхетле.

Әхтәм үз күңеленнән: «Аргы башында балаң торган юлның ни михнәтлесе дә бәхетле», – дип кабатлады.

«Шушыны ишетер өчен бүгенге юлга чыгар идеңме?» – дип сорады ул үз-үзеннән.

Аның: «Чыгар идем», – дип җавап бирәсе килде.

Капка төбенә җитеп, өйдәгеләр аларның кайтканын ишетеп чыкканчы һәм исәнләшкәнче, Әхтәм эндәшмәде.

Өйгә керделәр. Җылы, коры. Аяк асты тулы уенчык, уенчык арасында кызлары, караватта кара песи, сукыр әбиләре буынтыклы кулы белән шул песине сыйпый…

Фирдәвес, чишенеп тә тормастан, иренен юри ялап:

– Нәрсә алып кайттым мин кызыма, нәрсә алып кайттым! Әх, әх!.. Йом әле күзеңне?.. Хәзер ач! – дип сөйләнә-сөйләнә кәгазь төргәктән эскимо чыгарып, Ләйсәнгә тоттырды.

Әхтәм күз ачып йомган, әмма шуңа бөтен гомере сыйган арада чишенүеннән туктап, хатыны белән кызына карап торды. Бу яңгырда, яшь хатынның кайнар күкрәгендә ул эскимо ничек кайтты икән? Нинди хикмәт һәм кодрәт белән? Аналарда балаларын яратырлык җылылык кына түгел, балаларына кирәк булган кадәр салкынлык та бар, күрәсең.

Шулпа пешкән, чәй кайнаган иде. Мунча керделәр. Чыгышларына күпертеп урын җәеп куйганнар. Фирдәвес тын гына йокыга талды. Әхтәмнең аны кочаклыйсы, күкрәгенә башын куеп, сүзсез гафу үтенәсе килде. Ләкин ул аны гына түгел, Ләйсәнле, сукыр әбиле шушы йортны, шушы йортны гынамы соң, ә бу авылны, салкын яңгыр астында яткан буш кырларны, шәрә урманнарны, тимер юлны, шәһәрләрне, аннан ары диңгезләрне, бөтен күк йөзен, Җирне кочып елый алса да, бүгенге көне, бүгенге тормышы өчен үзен гафу итәрдәй, ярлыкардай көчнең булмавын теләде.

Күзен зур ачкан килеш, ул чаршау, мич, стена арасындагы җылы караңгылыкка карап ятты да ятты, ятты да ятты. Кәкре кадакны бармаклары белән төзләгән кебек, ул бүген үзләре үткән борылышлы, үрле, чокыр-чакырлы һәм кантарлы таш юлны хыялында әллә ничә мәртәбә турылап, тигезләп, шомартып чыкты.

1986
ТИМЕР АЯК

Һавада чеметемләп сындырылган ак һәм кара ипи, төрле камыр ашлары кисәкләре күренүгә, паром тирәли акчарлаклар тузына башлады. Кошлар да, ипи дә бердәй кызганыч иде. Чиккән ак җәймә каплаган карават астына үрмәләп керүем һәм әрҗәдәге искергән түгәрәк ипиләрнең борынны кытыклаган әчкелтем исе хәтергә төште. Шул чакта ул ипиләр читендәге ярыктан курка-курка бер кыерчык сындырып алгандагы шикелле, бармакларым ихтыярсыздан бөтен көчкә паромның өске катындагы култыксаны кысты. Сындырып, куенга яшерелгән ул кыерчыкны мунча артындагы кыргый чиялектә яисә чикләвек куаклары белән иске салам катлам– нарын аралаштырып, буа буар өчен туфрак казып алганнан калган чокырларның берсендә җилдән качып, кичке кояш астында ялгызың гына ашаудан да ләззәтлерәк нәрсә булды микән?

Акчарлаклар, чырылдап кычкыра-кычкыра, бөтен гәүдәләре белән ипи кисәкләренә ташлана, бүтәннәре эләктерәме, юкмы – монда берсенең бер эше юк. Кара томшыклары белән ак ипи кисәкләрен эләктергәч, алар кисәк читкә янтаялар һәм шундук икенче әйләнешкә яталар.

Карават астына үзем кебек үк үрмәләп кереп, үз табышларын сындырып алган һәм шулай ук кайсы кайда үзалдына ялгызлары гына качып ашаган агайнеләрем турында мин дә уйлап тормый идем. Үз тамагым гына тук булсын. Ә әти белән әнинең бүгенме, йә иртәгәме ул ипиләрне күкрәкләренә куеп һәм аннан да, моннан да сындырылган икәнен күрмәмешкә салышып, үткер чалгы пычак белән кискәндә карашыбызны ничек яшерергә дип уйламаганым истә. Табынга утыргач, алдыбыздагы бөтен бәрәңге белән тулы чуеннан күтәрелгән бу безнең күзләрдә чагылган курку хисен һичкемгә сиздерми торган итеп каплый кебек иде.

Хәзер исә кул җитәрлек ераклыктан үземнең шул чактагы хәлемне күз карашым белән күреп алдым да, акчарлаклар биеклегенә күтәрелеп, шуннан күбекле дулкыннар астына чумасым, югалып торасым килеп китте. Су өстендә кыегаеп һәм хәлсез, миңгерәүләнгән шикелле йөзгән зур бер корбан балыгы күренде дә бу теләгемне юкка чыгарды. Балык тасма суалчанлы-солитерлы иде, ахрысы, авыру. Минем дә җан кузгалды, ә җан сызлавыннан дулкын астына чуму белән генә котыла ала торган түгел.

Авызым ачылды, ә сулавы авыр: тамак төбенә балачакта урлап ашаган һәммә кыерчыклар хәзер соңарган оят булып тыгылды кебек. Бер үк вакытта әнә шул ипи исе һәм әнинең елга сыман тирән һәм безнең тамак хакына ипи урлавыбыз турын– да гасыр буена да эндәшмәс акыллы күзе җитми иде сыман.

Ә хәзер бөтен җанның буеннан-буена гаеп дисәң гаеп, үкенү дисәң үкенү булмаган, әмма капшап карасаң, вөҗдан өстендә инде төзәлгән яра җөе икәнен тоярлык бер ярык эзе ярылып ята шикелле. Ул эз әлеге без сындырган, каезлаган түгәрәк ипиләрнең арыш оны сибелгән өсте белән көл исе аңкып торган тупас асты арасындагы ярыкка охшаган төсле. Аһ, соңарып килгән ул оятны – фәкать үзеңнең тамак ачуың аркасында гына вөҗданга гомерлек йөк булып яткан, тик барыбер үзеңнән башка һичкем гаепле булмаган ул оятны, шул ипи кыерчыгы кебек, бармаклар белән җаннан каерып ал идең дә акчарлаклар кабып йотсын өчен югарыга чөеп җибәр идең.

Причалның нык бетон баганаларына Прометей күкрәге сыман калын чылбырлар белән беркетелгән резин тәгәрмәчләр, паром кузгалгач, бушадылар да, су астыннан калкып чыккан кешенең тирән һәм татлы итеп сулыш алганы шикелле, иркенәеп калдылар. Төрле машиналар чираты тезелгән яр чигенә башлады: паром субайлар өстендәге тимер күперчектән аерылды, арадагы караңгы бушлык киңәйгәннән-киңәя башлады. Винт ургытып, кайнатып җибәргән тыгыз су агымы паромны елганың тын тамагы буенча алга этәрде һәм бераздан йөгерештән килгән ат сыман ярсып торган дулкыннар белән тулы елга киңлегенә алып чыкты. Мин күтәрелгән өске күперчектә кеше юк иде: салкын, ишеп-ишеп җил исә. Юлчылар белән шофёрлар бәдрәфкә чират алдылар. Ә кайберәүләре сырма кигән өлкән яшьтәге хатыннан һәркайсын илле тиеннән тозлы кыяр сатып алдылар да, киемнәренә суын тамызмас өчен алгарак иелә төшеп, тәмләп ашарга керештеләр. Джинсылы ике егет кырынмаган, майлы бушлат, берет кигән, кыяфәтеннән моторист икәне күренеп тоган ир-атка иярде дә түземсезләнеп трюмга таба юл алды. Кипкән балык сораган булсалар кирәк. Ә ул мотористта бар инде, алар һәркайсы өчәр сумнан качып кына сатыла – мин моны электән беләм.

Акчарлаклар паромнан калышмады. Алар, яннан кискен җил ыргымнары исүгә карамастан, ипи кисәкләре турысына очып киләләр, дулкынга төшкәннәрен дә җәһәт эләктереп кабалар. Ә шуклар ыргыткан тәмәке төпчекләре, алма үзәкләре, кыяр төпләре, бөтерелгән конфет кәгазьләренә дымлы күзләре белән генә карап алалар, ялгышып та кагылмыйлар. Каян сизәләр, беләләр диген. Хәер, тормыш бер моңа гына өйрәтәмени ул? Утлы төпчек кабып, авызын пешергәннәре дә, татлы конфет татыганнары да бардыр.

Көчле булып, су исе килә иде. Һәм тирес исе дә. Миннән аста, беренче катта торган ике йөк машинасында алсу тәнле йомры дуңгызлар тирес һәм салам калдыкларын актара, кузовның такта идәнен кимерергә тырышалар. Мин аларга артта калган ярга кире кайту юклыгын уйлап алдым.

Акчарлакларның болай оста очуларыннан көнләмәдем. Аларның без күз алдына китергән ирекле дөньялары хәзер хәер теләнүләре белән һич туры килми иде. Үзләре җиргә яланаяк басып йөрсәләр дә, шәһәр кибетләреннән алган помидор, кыяр һәм алма тулы төенчекләрен күтәреп, вокзалларны тутырган авыл хатыннарын ничек кызгансам, күңелем бу кошлар өчен дә шулай әрнеде. Әх, мәйтәм, кошлар була торып, кешедән азык теләнәләр, ә?

Мин баштан җил салдырып, куе яшел дулкыннар өстеннән кара карга итеп очырырга гына торган киң кырыйлы кара эшләпәмне маңгайга батырыбрак куйдым, чәнечкеле җил ургымнарыннан ышыкланырга ниятләп, күн плащымның якасын күтәрдем. Шуның белән мәшгуль булып, яныма кемнеңдер килеп басканын күрми, сизми калганмын. Аның русча:

– Шырпың юкмы? – дигән тавышын гына ишеттем.

Шырпым юк, кесәмдә газ кабызгычы, яхшы «БТ» сигареты бар. Ләкин мин мондый сирәк туры килә торган хәлләрдә табигатьтә тартудан тыелырга тырыша идем. Кабызгычны чыгарып, карамыйча диярлек, янымдагы кешенең борын төбендә ут кабыздым. Ул шырпыны җилдән сакларга гадәтләнгәнчә, утны учлары белән каплады, ләкин төгәлсезлек җибәрде: мул зәңгәр ялкын аның комлыкта кояш агарганчы киптергән елга кабырчыгын хәтерләткән эре тырнаклы бармак битләрен ялап алды. Ул, очсыз папиросына ут элмәс борын, иренен чак кыймылдатып:

– Рәхмәт, – диде.

Мин аны таныдым инде. Ул минем авылдашым, әтинең иң турылыклы дусларыннан берсе – Касыйм абый иде. Кушаматы – Тимер аяк. Әллә ни баш катырып чыгарылган кушамат түгел – нәселдән дә килмәгән, холык-фигыленә дә карап тагылмаган. Тимер аяк Касыйм – бетте-китте. Мәсхәрәләү, көлке өчен дә түгел, иясен үпкәләтер өчен дә түгел. Мәгънәсе тик шунда: авылда тагын бер аяксыз кеше бар иде, анысы Агач аяк Илдар. Чөнки аның бер аягы агач. Карашым аска – Касыйм абыйның аякларына төште. Нәкъ менә аякларына, ә күн итекле бердәнбер аягына түгел. Әйе, әйткәнемчә, аякларына. Очы резиналы тимер протез йөртсә дә, минем авылдашларым, аеруча без, малай-шалай, аны иң исән-сау аяктан да артык күрә идек. Гайре табигый булганлыгы өчен түгел, ә Касыйм абыйның үз тимер аягына гадәти хәл итеп әйтерсең лә шулай дөньяга килергә тиеш булган кебек караганы өчен. Бүтәнчә килеп чыкса, язмыш аны гаделсез рәвештә үпкәләткән булыр иде кебек. Нинди чибәр кызлар да үз язмышларын китек бәхетләре өчен каргаганнары бар. Шундый кызларның авылда берәү генә булуы да яшәүнең күп очракта катлаулы икәнлегенә ышану өчен җитә кала. Ә ул, безнең Касыйм абыебыз, үз гомеренең тулы икәнен гаделсезлекне кире кагып яшәве белән генә дә аклый шикелле иде. Кая гына басмасын, аның тимер аягы үз артыннан җирдә бәхетнең түгәрәк тамгасын калдыра һәм шуның белән тормышның юк-барга зарлану булмаганлыгын, яшәү тулылыгы бүтәнчә үлчәнгәнлеген аңлаткан ым салып йөри кебек.

– Рәхмәт, – дип кабатлады ул. Һәм, елмая төшеп, миңа күтәрелеп карады.

Аның елмаюы миңа хәзер элеккечә түгел, ә ничектер читлеккә ябылган кошны хәтерләткән шикелле тоелды. Ул, көтелмәгәндә очрашудан югала калып, башта ук танымаганына уңайсызланып елмайды, ахрысы.

– Син бит бу! – диде ул, бу юлы үз телебездә эндәшеп. – Бәрәкалла!

Һәм кулын сузды. Икесен дә, үзебезчә: учын-учка каратып.

– Әйе! – дидем мин, кул биреп. Аныңча сузарга теләгән идем дә, тыелып калдым. Ярап бетмәс. Өлкәннәр ике куллап күрешкәндә әдәп сакларга кирәклеге канга сеңгән: яшьләргә тыйнаграк булырга кирәк. Аның дәрәҗәсенә җитәргә тырышып, ике куллап күрешергә сузылуны мин үземә иртәрәк санадым.

– Нинди эш белән йөрисең? – дип сорадым мин.

– Шул ук инде, агайне: колхоз эшен юллап.

– Ерак юл яшьләргә төсрәк инде ул.

– Аңласаң, аларга да рәхәт түгел. Аларның да мәшәкатьләре муеннан. Ерак юл миңа кулайрак: аяк – тимер, тузмый, таушалмый. Яшьләрне җылы урын-җирләреннән ник күтәрергә?

Ул үз шаяртуыннан үзе рәхәтләнеп көлеп куйды. Кайдадыр күңелем түрендә кузгалган кызгану хисемне басарга тырышып, аңа мин дә кушылдым. Аны ерак юлга хуҗалык мәшәкатьләре генә кузгатып чыгармаган, күрәсең. Чөнки аның: «Тимер аяк тузмый, таушалмый ул», – дип шаяртуы – тормыш дигән нәрсә алдында кызганыч хәлдә калырга күнекмәгән холык-фигыленнән килгән нәрсә инде ул.

Салкын җилнең тагын да үзәккә үтебрәк исә башлавын искәрдем. Кара болытлар, дулкыннар ярсуын басарга теләгәндәй, суга якыная төште бугай. Каршы ярдагы шәрә таш кыяның кырыслыгы, алга барган саен, күңелгә тирәнрәк иңә иде кебек. Әлеге кырыслыкны кояш нуры да тарата алмады.

«Касыйм абыйның тормышы элек тә җиңел булмаган иде, хәзер дә шул көйгә дәвам итә икән, – дип уйладым мин. – Моның берәр очы-кырые бармы икән соң?» Өлкән яшьтәге, җитмәсә, сыңар аяклы кешенең бүген дисә салмак кына эшләп йөрүе, үзе ничек кенә сиздерергә тырышмасын, рәхәт тормыштан түгел инде. Яхшы кеше булуы һәм шуның белән теләсә нинди авырлыклардан өстен торуы аның тормышын үзеннән-үзе җиңеләйтми ләбаса әле. Белгәнемчә, Касыйм абыйга яхшы кеше булуы авыр түгел. Аңа яшәве авыр иде. Хикмәт менә кайда. Ләкин яшәү авырлыгы аңа яхшы кеше булырга һичкайчан да комачаулый алмады. Кеше гомеренең кыска гына фани дөньядагы асылы шуннан гыйбарәт бит ул.

Ихтимал, аны юлга көндәлек мәшәкать чакырып чыгармагандыр, бәлки һәрвакыт аякта булу, үзен кирәкле санау, күңеле чакырган ераклыкларга каршы бару ихтыяҗы әйдәгәндер. Бәлки ул, үзенең аяксыз калганлыгын бөтен кырыслыгы белән аңлаган, кабул иткән бер мизгелдә тулы тормышны ярты адымлап үтеп булмаслыгына ышангандыр? Белсәң иде, эчләрендә нинди уйлары бар икән? Язмышыңны ярты адымлап үлчисеңме, әллә сер бирмичә, бүтәннәрдән аерылып тормыйча, алар белән бертигез атлыйсыңмы? Ул икенчесен сайлаган; сайламаса, ничек яшәргә дигән бердәнбер хакыйкатьне аңа тормыш үзе өйрәткән, күрәсең. Ә минем аның хакында авыр язмышлы кеше дип уй йөртүем, бәлки, тамырдан хатадыр, гадел түгелдер, бу гынамы соң, аны кимсетәдер дә. Шуңа мин:

– Кая бардың соң, Касыйм абый? – дип сорарга ашыктым.

– Урман хуҗалыгына. Чана алырга, – дип җавап бирде ул.

Әйе, паромга безнең «Икарус» автобусы артыннан чана, дөресрәге, аларның яңа, ыспай, ихтимал, агач исе аңкытып торган үзәк өлеше төялгән йөк машинасы кергән иде. Хәер, алардан агач исе килмидер инде, чөнки кипкәннәрдер. Ул чаналарны күреп алуга, күңелем җилкенеп киткән иде. Әллә нинди истәлекләр җиле кагылып үткән шикелле булды.

Алга-артка карамыйча, көн саен үзгәреп торган хәлләргә буйсынып яшисең, үзеңне Алланың кашка тәкәсе урынына саныйсың яисә әшәкелекне каргыйсың, күралмыйсың, яисә аннан-моннан сукканга каршы эндәшмисең һәм – шап та шоп! – үзеңнең дәрәҗәң саклаган яки сакчысыз торган яшәү капкаңа яшенгә охшаган бернәрсә бәреп керә дә, куәтле тормыш каршысында көчсезлегеңне белгертеп, кайдадыр йөрәк астына кызыл ут кабына. Кызыл ут… Светофорның кызыл утымыни!.. Чаналар! Яннарыннан узышлый, мин аларның барлыгын күргән, аларның чана икәнен искәргән идем. Ләкин игътибарым шуннан артмады. Гүя ясалып бетмәгән килеш стенага сөяп, идәнгә куелган рәсем алдына килеп басканмын. Ул рәсемне ясап бетерәсе, тиешле рамга тарттырасы бар әле. Ә карашны күбрәк әзерләре, күренекле урынга эленгәннәре тартып ала… Чана. Аңа да тәртәләр тагасы, үрәчә беркеткәч, алюмин чыбык үреп, канат ясыйсы, төбенә юкә кабык җәясе, табаннарына буйдан-буйга тимер тасма сузасы, сүс бау, ыргак, бастырык белән җиһазлыйсы, ә аны чын эш урыны санап, бишегең төсле үк яратасың икән, башына ышкыланган юкә такталары кагып, аллы-гөлле берәр чәчәк сурәте төшерәсе бар әле. Менә шунда инде сине җәйге болын яки әчкелтем-төчкелтем силос исе үз кочагына урап ала да тормышның чәнечкеле бураннары аша, теләсәң, яшьлегеңә кайтарып сала, теләсәң, билгесезлеге белән серле киләчәгеңә очыртып китә…

Касыйм абый белән очрашмасам, боларның берсен генә дә искә алмас идем ләбаса.

Ә ул миңа ничек итеп чана алуы хакында бәйнә-бәйнә сөйли, әйтерсең лә бик ерактан үтә таныш сурәтләр һәм хисләр йомгагы тәгәрәтеп китерә дә шуның җеп очын күңелгә төйнәп куя.

– Аларны алырга мин карт бармый, кем барсын, агайне? Хәзерге яшьләр чана хикмәтен белә димени? Алып кайтырлар да анысы, тик алар сайлаган кешеләргә дә файдасыз, атларга да җәфа гына булыр иде. Ачулансаң-ачуланмасаң да, яшьләр моңа гаепле түгел. Әйе.

– Чаналар шәпме соң? – дип сорадым мин һәм паром борынына әйләнеп карадым. Тик аларның машинасы моннан күренми иде.

– Ярыйсы. Сайладым инде. Менә! – дип, Касыйм абый тураеп бетмәс бармакларын күрсәтте. – Шырпы кереп бетте.

Мин аның тупасланган, күптәнге ак яра җөйләре белән тамгаланган бармакларында шырпы-мазар күрмәдем. Ул, чана табаннарының агач җепселләре уңаена бөгелгәнме икәнен тикшерә-тикшерә, бармаклары белән байтак сыпыргалаган булса кирәк.

Бармак битләренә шырпы кадата-кадата, тырышып һәм ихлас сайлаган икән, яхшы табанлы чаналар алып кайтып баруы шиксез. Ә тырнаклары ничек утыртылган да бөгәлҗәләре карамаданмы яисә элмәдәнме бөгелгәнен белер өчен аның тәҗрибә белән үткерләнгән күзе дә җитә.

Мин:

– Ничек соң – яхшымы? – дип кабатладым.

Ул эндәшмәде, кул хәрәкәте белән генә сөйләп торырлык та түгеллеген аңлатты.

– И агайне! Аның хәзер атларына хәтле черек нәселдән. Кайберсенә карыйсың да – ни көләрлек, ни сүгәрлек түгел. Әллә ниткән җүнсез үгездән яратылган диярсең. Адәм мәсхәрәсе инде. Колагы ишәктән, сырты дөядән, аяклары гипотом… гипипот… бегемотныкы. Җүнле хуҗалар да бар дип ишетәбез анысы. Гәҗитләрдә язалар ич… Мөслим районындамы әле? Әйе, анда бер ат заводы бар бугай. Уйласаң, исең-акылың китәр. Мәкәрҗә ярминкәсенә йөргән шикелле, аукционнардан кайтып кермиләр диме? Бер-бер атлары – миллион тәңкә! Көнләшүдән шартлап ярылырлык, билләһи!

Паром авыр сулый, трюмда нидер ухылдый. Ян чайкалу безне бер күтәрә, бер төшерә. Башкалары кысканга микән, дуңгыз чыелдап җибәрә.

Ярты сәгатьләп йөзәбез инде. Акчарлаклар көтүе сирәгәйде. Безне узып киткән, безнекеннән күпкә кечерәк СП-14 паромы арттагы ышык тамакка кергәч, причалга ятты да йөгеннән бушанды, ләкин ярдагы машиналарны кабул итмәде. Күрәсең, дулкын басылганын көтә булса кирәк.

Кошлар кире очты. Тиздән, аргы ярга чыгып чирек сәгать каларак, ул тарафтан башкалары очып килер дә талымсыз төстә безнең тирәдә кайнаша башлар, һәм кешеләр аларына да юл ризыгы калдыкларын ыргытыр. Ул кошлар көтүе үз чикләрен катгый бүлешкән микән әллә? Ирекле җилләр, азат елга ияләре була торып, ничек теләнчегә әйләнгәннәр икән алар? Моңа кешеләр гаепле микән? Елганың аулак култыклары, иркен болыннардагы куе камышлы җыйнак күлләр – һәммәсе су астында калган. Бәлки, шулардан мәхрүм акчарлаклар соң чиккәчә елгага кысрыклангандыр? Ә минем халкым үзенең Идел белән Чулман дигән елгалары ярларыннан читкә куылган, урманнарга кысрыкланган, ни гомер посып яшәргә мәҗбүр булган, әмма теләнче көненә калмаган. Киресенчә, борынгы бөек Суздальләргә бу елгалар буйлап бушлай көймә-көймә бодай җибәргән, ә гасырлар үткәч, бу гасырның егерменче елларындагы хәтәр көннәрдә рәхмәтле төстә украин далаларында үскән бодай онына үзебездә үскән алабута орлыгы кушып, икмәк пешергән. Менә ул – дөньяга килгәч, шул җылы икмәкне ашап исән калганнарның берсе – үзенең тимер уң аягын читкәрәк янтайтып, минем янымда Сөембикә манарасын хәтерләтеп басып тора. Анык беләм, ул теләнчеләргә әйләнгән бу матур кошларга үз икмәген һич ашатмас. Ул күпләрне ашаткан, ләкин хәер өләшмәс.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации