Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 13


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:20


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 13 (всего у книги 50 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +
КҮПЕР

Бу күпер озын юлның кыска бер өлеше иде. Ул су өстеннән бөкрәеп калкып тора һәм инде бер адым да атлый алмас хәлгә җиткән карт ташбаканы хәтерләтә. Аңа җәелгән ташларны машина тәгәрмәчләре, аяк киемнәренең табан аслары, мал-туар тояклары, җил-яңгырлар, карлар тәмам шомарткан. Ул сугышка чыгып киткән кырыс холыклы яисә шук күңелле күпме ир-атны озатып калган һәм – кая инде ул бөтенесен?! – бик азын, яңгырга манчылып яки тузанга батып, гарипләнеп яки гайрәтләнеп кайтканнарын каршы алган. Аның өстендә күпме аналар, моңаеп, улларын, кызларын, күпме хатыннар, сагынып, ирләрен, күпме кызлар, өметләнеп, сөйгәннәрен, күпме балалар, түземсезләнеп, аталарын көтте. Күпердә хәрәкәт туктамады: берәүләр, яңа дөньяга килгән нарасыйларын күтәреп, шифаханәләрдән кайтты, икенчеләре үлгәннәрне үз иңнәрендә аргы яктагы зиратка илтте. Күпер яшәү белән үлем, җир белән күк арасында, үткәннәр белән киләчәк уртасында ята иде. Аның замандашлары әллә кайчан тузып, җимерелеп, ташлары язгы суларда агып, ком булып уалып беткән инде. Ә ул көндәлек тормышка тыныч яисә давыллы күк гөмбәзенә караган килеш тора да тора бирә. Һәммәсен хәтерли. Ә үзе беренче адымнары, үткән гомерләре аңа бәйле булган күпме кешенең исендә икән әле?

Соры киез эшләпә кигән бер карт (ул Мортаза атлы) шушы күпердән кармакка балык каптыра иде. Ул да, күпер кебек үк, озын гомер кичергән, тормыш аның кояшта янып каралган маңгаена тирән буразналар уйган. Җәйге җылы көн тын булса да, аның колагы шаулый. Чаң кагуыннан калган аваз шикелле туктаусыз бер зың шунда. Хәер, карт моңа күнеккән инде. Әйтерсең лә ул зың, сулыш алуы сыман ук, табигый бер нәрсә – тоелмый да.

Карт борынгы шушы күпернең керләнеп, яргаланып беткән култыксасына таянган. Антеннага охшап, күкрәге турысыннан ике кармак таягы тырпаеп тора. Аның күз карашы дүрт метрлы биеклектән түбәнгә төбәлгән иде. Төбендә яшел суүсемнәре чайкалган, ташлар чагылган тын суда балыклар уйный. Вак– лары сикерешә, эрерәкләре, күләгәләренә ышкылып, аста йөзә. Кайчагында аларның көмеш тәннәрендә кояш нурлары чагылып киткәли. Монысы картның күңелендә ни өчендер кызларның ерактан тоныкланып ишетелгән көлешү авазын хәтерләтеп җанлана. Кайчандыр шушы күпердәге онытылып бетә язган көлүләр шикелле. Карт уеннан: «Теге чакны, шушы ук күпердәге кебек…» – дип аныклый. Каурый калкавычлар да, агымсуда калтыранып, аның тирән хәтерендә уянган көлүләргә кушылалардыр сыман. Вак балыклар, калкавычларга авызлары белән орынып, ерактагы авазларны тагын да көчәйтергә телиләр шикелле. Кайчандыр ул да шушы күпердә бердәнберенең тыенкы көлүен җанынача үткәрергә теләп, иреннәреннән суырып үпкән иде бит. Менә хәзер дә ул шушында гына кебек, карт борылса, каршында басып торыр кебек.

Ул күпернең ак ташларына карады, ә ташлар аның күз карашын үзләренә ияртеп, асфальт юл буенча йөгертеп алып китте. Әнә ул – аның бердәнбере. Яшьлекнең ак күләгәсе булып, аңа таба килә, якынайганнан-якыная.

Күпергә үрдән түбән агып төшкән юл буенча ак күлмәк кигән һәм яшел яулыгын почмаклап япкан бер карчык килә иде. Ерактан караганда көзге агымсудагы каз мамыгы сыман булып күренә. Юлның як-ягындагы каен агачлары арасында аермачык төсмерләнә. Карт аның иңенә кызыл кесәя яулыкка төйнәлгән төрле дару үләннәре күтәргәнен белә. Төенчеген таяк башына элгән, ә таяк очына кулын салган. Шул рәвешчә үткән һәм барасы юлын тигезләгән шикелле. Җиңел килә. Төенчеге дә авыр түгел кебек. Ул дару үләннәре аларга бик кирәкле. Кирәкле һәм кадерле әйбер.

Карчык кеше көннең эсселеге күзгә дә бәрелеп торган юл буенча кайтып килә иде. Әйләнеп караса, ул арттагы урманның җил белән тибрәлүен күрер иде. Хәер, каршыдагы авыл өйләренең арыш кыры дулкыннарында бата-чума үзенә каршы йөгергәндәй итеп тоелдырган рәшә дә бар ич әле. Көне килгәндә, һәркайда рәшә калтырана. Әллә рәшә, әллә билгесез киләчәк, әллә болганчык үткәннәр шунда.

Торналарга охшап, нефть скважиналары чайкала, ара-тирә бытбылдык кычкырып куйгалый, телеграм баганасы башына ялгыз козгын кунган. Карчык сирәк автомашиналардан читкә елышып кала. Юл читенә поскан бәләкәй чардуган эчендәге шофёр руле беркетелгән калай һәйкәлчек турысыннан ул адымнарын сагайтып узды. Нинди уйлар уйлады икән? Кемнеңдер баласы бу урында җан бирер алдыннан соңгы сүзләрен пышылдагандыр. Андый вакытта уй килмиме соң?

Картка үзе басып торган таш күпер, карчыгы атлаган уңайга янтая-янтая, тын гына алга йөзеп баргандай тоелды. Су күтәрелгәч, соңгы ялгыз бозлар шулай агучан була. Икенче карасаң, алпан-тилпән килгәләп якынайган карчык талгын җилдә чайкалган шау чәчәктәге шомырт куагына да тартым сыман. Ул картның үзен күреп торганын тоядыр инде, аның хакында уйлыйдыр. Теге дәверне, үзләренең парлашып шушы күпердә басып торуларын исенә төшергәндер. Юлда барганда каршыга үткәннәр килүчән.

Карчык аның янына җиткәч, авыр сулап:

– Бөркү, – диде.

– Су буенда алай ук түгел, – дип җавап бирде карт. Юк, карышып әйтмәде. Алар бергә-бергә озак яшиләр, бер-берсе белән карышмыйча, гап-гади генә итеп – ашарга яки сулыш алырга кирәк булган кебек кенә сөйләшәләр иде ин– де. Әйткәннәре һәркайсының уйларына ярашып, туры килеп тора.

– Балык капмый, – диде карт.

– Бу вакытта алар тук инде, – дип килеште карчык.

– Уйнаудан да тукталдылар, бакчы. Хәзерге балалар диярсең.

– Хәзерге балалар иренчәк шул. Уенда кайгылары җук.

– Бөтенесе телевизор бәласе. Ул булмаган заманнарда яшьләр дә яшьләй өйләнешә торганые. Ә хәзер? Загсларына арыгач кына барып язылышалар.

– Аның каравы тиз аерылышалар… Синең белән без түгел инде.

– Алай димәктән, безгә, бәлкем, аерылышсак та таман булгандыр. Билләһи газим! – диде карт, аңа карамыйча гына.

– Авызыңнан җил алсын! – дигәч, карчык та читкә борылды. – Ни сөйләнәсең әле?

Кармак сапларын терсәге белән бастырып тоткан килеш, карт, эшләпәсен күтәрә төшеп:

– Оныттың мәллә? – диде.

– Онытмадым… Тик хәтерләмим дә.

Тындылар. Көрән күзен кысып, карт ерактагы урманга карап тора башлады. Ә карчык, зәңгәрсу күзләрен зур ачып, карашын агымсуның төбенәчә үткәзергә тырышкандай, түбән текәлде.

Инде бик күптәннән бирле телләренә алмасалар да, бу мизгелдә аларның һәркайсы үзләрен гомер буена эзәрлекләп килгән бер күләгәле вакыйганы онытмыйча яшәгәннәрен искәрделәр. Ул күләгә аларның икесе өчен дә уртак бернәрсә, ул үткән көннәренә ияреп кенә бармыйча, аларның хәтерен эзәрлекли, кайвакытны ниндидер шом сыйфатында күңелләрендә аваз салгалый. Әлеге шомлы күләгәне алар үз җаннарының төбенә елдан-ел тирәнрәк куарга тырыштылар. Ләкин ул кысылып чыга да, ташка әйләнеп, аларның баш турысында эленеп калгалый. Дөнья мәшәкате, ягъни йорт-җирләрен бөтен, андагы мичне җылы, урын-җирне чиста, җайлы тоту, табынны буш итмәү уе, уллары һәм ике кызлары турында кайгырту аларны ул шомнан аралады, шул ук вакытта бер-берсеннән аермады да.

Баш очындагы ул ташны элеп тоткан бау аларның уртак ялганнарыннан гыйбарәт иде. Моны бүтәннәргә сөйләү түгел, хәтта телгә дә алырга хаклары юк икәнен алар уяу искәреп яшәделәр. Ул ялганда, чикләвек эчендәге тук корт рәвешендә, аларның ачы тормыш хакыйкате бөгәрләнеп ята иде.

Карчык кеше – карт кешенең бердәнбер хатыны. Озын-озак еллар буена карт үз йөрәгендә татлы бер авырлык – аңа гына тугры булу авырлыгын саклады. Бу яшертен, әмма аны горур төстә канәгатьләндереп килгән тугрылыкны ул читләргә кызыгу белән алыштырмады. Синең бакчаңдагыга караганда да татлырак алма бирә торган алмагачлар да булгандыр инде ул. Койма аша үрелеп алуларның үз кызыгы, үз тәме булмый калмагандыр. Ләкин язмышка туры килгәне никтер кадерлерәк иде шул. Менә ич алар янәшә, теге чактагыча, нәкъ шушы күпердә басып торалар.

Карчык күз карашын агымсудан аермаган иде әле. Елга төбендәге яшел үләннәр агым уңаена ятып чайкалышалар, су үрмәкүчләре кечкенә һава куыклары өреп чыгара, балыклар ялтыраша, болыт мендәрләре чагыла… Ә теге чакны, бу болытларның судагы чагылышын хәтерләтеп, ярсу суда ак бозлар аккан иде. Бу бозлар, ул чагында яшь кызның сөеп йөргән беренче егете белән хушлашкан йөрәге кебек, кайнар иде бугай.

Сөеп йөргән… Әйе, сөеп йөргән. Моны карчык яхшы хәтерли әле. Бүгенге карчык кеше кыз чагында бүтәнне үз иткән, шуңа кияүгә чыгарга хыялланган иде. Вәгъдәләр куешып, өйләнешергә дә уйлаганнар иде.

Бер генә егетнең күзе төшәрдәй зат идеме соң ул? Күпләрнең җанын биләрдәй кыз иде. Вәгъдәләшкән егетеннән кала, аның өчен тәгаен берәү өзгәләнде әле. Үз егете батыр, гайрәтле булса, бусы матур, көчсез иде. Һәм, һәр матурга хас кыяфәттә, куркак дәрәҗәсендә тыйнак. Кызлар кулын тотып карауның нәрсә икәнен белмәгәне күренеп торды. Ике ел читкә китеп, әллә кайларда алтын чыгаруда эшләп кайтты, тик холкы үзгәрмәде. Кайтып төшкән көнне генә егеткә әллә ни булды.

Кышкы кич иде. Аулак өйгә җыелышып, бермәлне йөзек салыш уйнарга керештеләр. Уенда кайсыныңдыр көмеш йөзеге әйләнеп йөри инде. Берзаманны йөзек салыш чираты яңа кайтып төшкән матур егеткә килеп җитте. Егет йөзекне кызга салып китте дә ни өчендер ары узды. Ул арада уртага бүтән кыз чәчрәп чыкты. Ә матур кыз үз учын ачып караса, аһ итте: куш учында сары йөзек ялтырап ята. Шундук таныды инде: андый-мондый гына түгел, чын алтыннан. Кыз ул балдакны читләр, бигрәк тә үз егете күз алдында кайтарып бирергә оялды, иясенең өйләренә кертеп, йә аулакта саклап торып сузарга әллә ничек кыймады. Матур егет белән байтак вакыт күз карашлары белән генә ярым-йорты аңлашып йөрделәр. Егетнең күзе балдакны кире алырга риза түгеллеген белдереп бага иде. Кызык та, серле дә, шикле дә булды бу уен.

Араларындагы бу серле бәйләнешкә тора-бара сизмәстән икесе дә күнегеп бетте. Башта аулак өйләрдә, аннары печән һәм урак өсте вакытларында егетнең карашындагы үз итү чаткысы сүрелгәннән-сүрелә барды. Балдакны үзенең чибәрлегенә яшертен бүләк төсендә кабул кылган кыз аны ара-тирә сул кулының исемсез бармагына киеп йөрергә дә җөрьәт итә башлады. Моны егет тә төшенгән һәм матурлыкка матурлык насыйп булмаслыгы белән эченнән тәмам килешкән шикелле иде инде. Кызның күңелендә исә матурлыкка батырлык тиң дигән уй үзгәрмәде.

Алдагы язгы ташуның бер көнендә өч язмышның тәкъдир җепләре бер төенгә чуалды да шундук чишелеп тә ташланды.

Халык кичкырын Әби патша заманыннан калган таш күпергә елгада боз китүен карарга җыелды. Яшьләрнең мондый көнне шул тирәдә беренче йолдызларга кадәр йөри торган гадәтләре бар иде. Үз егете кызны шуннан кайтышлый өйләренә озата барырга һәм ахырда «урлап» китәргә килешкән иде. Кыз батыр егет җилкәсе аша матур егетне күзәтте, күңеленнән аның белән, кыз чагының аңа бәйләнешле әлеге дә баягы сере белән хушлашып торды. Аның балдактан котыласы, шул ук вакытта егет белән ул сизәрлек горур рәвештә мәңгегә искә алмастай итеп аерыласы килә иде. Җаен сагалап торды-торды да, күпернең агач култыксасыннан аска иелгән көйгә: «Балдагым!» – дип кычкырып җибәрде, аска кереп киткән бер бозга төртеп күрсәтте.

Һәммә халык күпернең икенче ягына ташланды. Батыр егет күпердә басып калды, ә матуры ярга йөгереп төште дә, боздан бозга сикерә-сикерә, ташкын уртасына кереп китте. Кыз күрсәткән боз аерымрак ага иде, егет шул бозга сикереп керде. Әмма анда кызыл күзле җансыз чабак балыгыннан башка берни тапмады.

Астагырак текә борылыш турысында айкалган, актарылган бозлардан ничек чыккандыр – егет боларын белми да калды. Ә үзенә таба йөгерешеп килгән халык арасында кызның мәрмәрдәй агарынган йөзен күргәч чыдамады: теге балдакның үз бармагында йөрткән парын салып, килеп җитүенә аңа сузды – алып чыккан, янәсе! Ә кыз алды… Һәм, учактан идәнгә чәчрәгән кайнар күмерне яңадан утка алып аткандагыча ашыгып, калтыранган бармаклары очыннан бишмәтенең ян кесәсенә шудырып төшерде.

Кыз үзенең нигә шулай иткәнен төшенмичә дә калды. «Аннары әйтермен, аннары…» – дип уйлады. Шаярту килеп чыктымы соң, кыланчыклыкмы, әллә хәерсез бер гамәлме? Шул ук вакытта ул күңеле белән егеткә аңламастай төстә тартылуын, алда үзен көтелмәгән нәрсә көтеп торганын да куркынып сизенде.

Ике алтын балдакның кыз кесәсендә бер-берсенә тиеп чыңлавын хәлсез һәм туңган егеттән башка һичкем ишетмәде. Алтынның тонык чыңын ул мең аваз арасыннан да таный – тикмәгә ике ел чыгардымыни ул аны?!

Җиңелүен таныган батыр егет кайтып киткән иде инде.

Икәве генә калгач, кыз кесәсеннән балдакларын алып күрсәтте. «Битәрләмә инде мине, яме? Мә, мә…» – диде ул, аларны сузып. Ә егет нигәдер алмады, күпер култыксасына таянып, кыштыр-кыштыр аккан бозлардагы кичке шәфәкъ чагылуын карады. Ә кыз, нидер эзләгән шикелле, карашын ерак урманнарга таба юнәлтте.

Шул кичне чибәр кыз белән матур егет бер-берсенең чәчен чәчкә бәйләгән алтын балдакларны гына киеп калмады, ә бер-берсен ир белән хатын итеп кушкан тугрылык зынҗырларын да киделәр.

Ахирәткә богау киеп бармыйлар. Үләр алдыннан иң явыз җинаятьченең дә зынҗырын салдыралар: мәңгелек теге дөньяда һәркем азат. Яшәү белән үлем, җир белән күк арасындагы, үткәннәр белән киләчәк уртасындагы күпердә бүгенгә көтелмәгән аңлашу, хәтта ки аңлашу да булмыйча, ике йөрәкнең бер уй белән тибүе аларның әнә шул уртак зынҗырларын, ниһаять, салулары да иде.

Ниһаять, аңлаштылар. Сөйләшеп, бәхәсләшеп түгел, һәркайсы бер үк нәрсә хакында уйладылар – фәкать шул гына.

– Арылды, – диде карчык кеше.

– Кайтыйк соң. – Карт кеше, кармак таякларын алып, пөхтәләп, аларның җепләрен урады, иңенә салыр алдыннан: – Төенчегең авыр түгелме? Бәлки, алмашырбыз? – дип сорады.

– Һәркемгә үз өлеше.

– Синеке авыррак.

– Үлчәүдә тормыйбыз ла.

– Үлчәүдә булсак кирәк. Нинди генә үлчәүдә әле! Күпердә торабыз.

– Без үз күперләребезне үттек инде.

– Үттек шул. Без үткән күперләр бөкрәеп бетте инде, күрәмсең?

– Юлны турылап торгач, күпернең бөкресендә кемнең ни эше бар?

Һәм алар кайтырга чыкты. Карт чак кына алдарак. Дәшмичә уйлап кына бара торгач, ул тагын да аерыларак төшәр. Уйлы чагында ул бөкрәебрәк атлый. Ә карчык нинди вакытта да җиргә тартылмый, ә туры һәм горур килеш кала. Бер-берсеннән аерылыбрак атлаулары һәркайсы үзалдына уйланып барырга теләүдән түгел. Алар бер-берсенең җирдәге күләгәләренә басарга тайчына. Кояш яннан яктырта, күләгәләре кыска һәм кыйгач, янәшә барсалар, алар кушылырлар иде. Ул чагында аларның берсе үз күләгәсеннән мәхрүм калыр иде. Ә ул, аларның сүзсез аңлауларынча, кешенең якты дөньяда яшәү билгесе, барлыгы шаһиты. Бераздан юл уңга каерылгач, карт үз карчыгын көтеп алыр да янәшә атлар. Шунда, әйләнеп карамасалар да, алар артларындагы юлда үзләренең пар һәм тиң күләгәләре ияреп килүен сизәрләр. Уртак кояш астында яшәүчеләргә шулай язган, шулай тиеш. Күләгәләр көн уртасында түгел, ә кешенең гомер баешында югала. Ә алар андый баешны теләмиләр дә, эзләмиләр дә әле.

Авылга җитәрәк, юл кабат сулга каерыла, алар тагын аерылыр. Моның сәбәбе бүтәндә булыр инде. Татар ире, хатыны арткарак калып, аңа карабрак барса, ихтирамлырак санала. Андый иргә яшьләр дә көнләшерлек. Ә инде ирнең хатыны дөньяга иң әүвәл үзен күрсәтеп барса, ул ирнең дәрәҗәсе түбән дигәнне аңлатыр. Хатыннарның да алдан баручылары түгел, бәлки ире сайлаган дөрес юлдан баручылары күренеклерәк.

Каен агачлары бетеп, имәнлек башланды. Тәбәнәк, нык имәннәр сибелеп утырганнар. Аларның куе булса да яктырып торган ябалдашлары белән җир арасы иркен иде. Кешеләрнең җан тынычлыгы шулай иркен тоела. Имән агачлары арасындагы кыска яшел үлән арган тәнне хәл җыярга чакыра сыман. Яры кыяк белән каймаланган озынча күл сөттәй агарып, җәйрәп ята. Аның авыл ягындагы ярына сыер көтүе төшлеккә туктаган, кайбер маллар тубыктан суга кереп баскан.

Күпер кояш нуры җылыткан һәммә ташы белән карт һәм карчыкның гадәти булмаган бәхетенә елмаеп калды. Ике кеше арасындагы гыйшык бетеп, берсенең гомере икенчесенең гомеренә тәмам кушылган мизгел менә шушылай башлана.

1982
ЮЛ

Хатыным һәм дустым Фәридәгә


1

Алар кызларын авылда тота. Үзләре шәһәрдә тора. Тора дип… Җир белән күк арасында кебек. Өйләнешкәннән соң өч елга биш фатир, ягъни биш хуҗа алыштырдылар. Һәркайсында аларга торырга килешенгән бүлмәләргә обой ябыштырттылар, ватыкны төзәтергә куштылар. Әйтерсең лә җил гел аларга каршы: ялынып урнашуларына озак та үтми, фатир хуҗаларының тормышында көтелмәгән ни дә булса килә дә чыга: йә кызлары иреннән аерылып кайта, йә төрмәдә яткан уллары пәйда була, йә тагын нәрсә, һәм аларга тагын торыр урын эзләп табып, михнәтләр кичерә-кичерә, рәнҗеп, бер-берсеннән оялышып, күченүдән гайре чара калмый. Сыеныр урын тапканчы, хатынының тулай торагындагы бүлмәдә кунгалап йөриләр (прописка өчен ул шулай тулай торакта яши санала, урын өчен акча түли). Әлеге бүлмәдә хатыныннан кала тагын өч кыз бар. Кире әйләнеп кайткач, аларны җылы кабул итәләр, моң-зарларын уртаклашалар. Ара-тирә: «Безнең иребез!» – дип кенә җибәрәләр. Яшерен-батырын түгел, Әхтәм (ирнең исеме шундый) ул кызларның кайсысы нинди эчке күлмәк, күкрәкчә кигәннәренә хәтле белеп бетерә. Бу гына түгел, хәтта ки күренеп киткәләгән тәннәрендә ничә миң барлыгын да санарга өлгерә. Галәмәт инде! Кайбер чакны шулай иртәләрен хатыны кырыннан торып, трусикчан гына карават кырыена утыра, ә әйләнә-тирәсендә кызлар йоклый, кайсыныңдыр өстеннән одеалы йә җәймәсе шуып төшкән. Ул да булмый, берәрсе уянып китә дә, аның кебек үк торып утыра. Һичнинди тартыну тоймастан, тын гына аны-моны сөйләшеп алалар. Кыскасы, эчкән чәй, ашаган аш уртак, зарланырлык түгел.

Кешечәрәк шартларда яшәрлек утрак фатир табу ягына Әхтәм үзе тәҗрибәсез. Булдыксыз диярдәй түгел түгелен. Шул мәшәкать кайгысы килеп чыккан саен югалып кала, тик аклана да алмый. Аның берәр район үзәгенә яисә авылга төпләнү чамасы да бар. Шулай итсә, тормышлары, ниһаять, җайланыр, иңнәре бу ыгы-зыгылы мәшәкатьләрдән арыныр иде шикелле. Ул чагында пошынусыз, канәгать бер тынычлыкка ирешерләр иде. Шунда – берәр район үзәгендәме, авылдамы урнашса, кеше күзенә күренердәй эш әһеле дә булып китәр иде кебек. Чакырмадылар түгел, тору урыны да вәгъдә иткәләделәр. Әйтүләренә, кыстауларына караганда, аны балык тоту, ау, ихтирам, хөрмәт аяк астына җәелгән затлы келәмдәй көтеп тора, имеш. Ләкин Әхтәм моның ише җиңел вәгъдәләрнең вөҗ– дан йөге булмыйча, иңнән тиз шуып төшү ихтималын да чамалый.

Ә берзаманны, кәефе тәмам бозылган, өмете киселгән чакны, ул Памир тауларындагы Хорог шәһәренә – карлы тау араларына ук китеп бармаскамы икән, дип тә уйлана калды. Кайсыдыр бер газетада менә шундый өмет бирердәй игълан күзенә чагылган иде. Ул вакытта алар авырлыклар белән көч алышмас (алар бетәрдер ич инде, чиге булырга тиештер?), ә тормышның үзе белән сынашырлар иде, дип уйлады ул һәм бу хакта хатынына да әйтеп бакты. Тормышның үзе белән көч сынашу – мәңгелекнең сиңа тигән фани өлешендә яшәү бит инде ул. Кешене кеше иткән нәрсә шул түгелмени? Дөрес, чит-ят җирләргә китеп барсалар, күңелнең кайсыдыр ягы ятим, моңсу калыр, сагыш басар, максатка ирешү омтылышына хилафлык килердер. Әйе, Әхтәмнең максаты бар. Шул максатына ирешер өчен аңа, һичшиксез, шәһәрдә яшәү кирәк. Читтә, нәкъ шушы шәһәрдән читтә, ул күз алдына китергән максатына ирешә алмаганын яхшы белә. Аннары соң Фирдәвес (бусы хатыны инде) – студент кына әле, дүртенче курста, аны да укытып бетерәсе бар. Ул да ияреп кенә йөрергә яратылмаган лабаса, аның да яшьтән хыялланып йөргән максатына ирешәсе килә бит инде…

Менә шул: алар шәһәрдә тора, ә балалары – авылда. Хатынының әнкәләрендә. Ул исә җаваплы урында эшли, авыл Советы рәисе, бала карарга вакыты кысан. Бала көн буена диярлек дөм сукыр әбиләре карамагында. Баланы, дөрес, Фирдәвеснең энесе белән сеңелләре дә караша карашуын. Балага яшь ярым, әбиләренә – сиксән…

Шулай итеп, Әхтәм белән Фирдәвеснең Ләйсән исемле кызлары авылда тора, һәм алар чираттагы җомга көнне аның янына кайтып килергә уйладылар. Билгеле, Фирдәвеснең лекцияләре беткәч, кичке сәгать дүрттә китәсе электричкада.

Алар һәр җомга-шимбә-якшәмбе диярлек юлда. Чиратлашып, әле Әхтәмнең авылдагы анасы янына, әле Ләйсән янына кайтып киләләр. Бер атнаны монда, икенче атнаны тегендә. Башта – мәгърибкә, аннары – мәшрикъка. Әлегә бу кайтып йөрүләрнең очы-кырые күренми, һаман юл, юл, юл… Кайбер чакны авылда яшиләр, шәһәргә эшләр һәм укыр өчен генә йөриләр кебек тоела.

Яшәүләре чираттагы фатир хуҗалары яки хатынының тулай торагындагы бүлмәдәш өч кызның уяу күзәтчелеге астында үтә. Иртән чәй эчкәч, Әхтәм эшкә, Фирдәвес укырга китә. Кичен язалар, укыйлар, йокларга яталар… Шулай гел кеше күзе астында. Күз көекләре диярсең. Авылга кайткач, тагын уңайсыз, шулай йөрүләре өчен ата-аналары алдында оялалар, ә алар исә кызганудан гайре чарасыз.

Әхтәмнең җиде бала үстергән әнкәсе ялгыз, өлкән яшьтә инде. Дөрес, һәр кайтканнары саен, ул «юкка өшәнгәнсез» дигән була, күчтәнәчләрне ялындырып кына ала – «юкка мәшәкатьләнгәнсез, әнә ич икегез дә чыра гына…»

– Саф һава шулай итәдер, әни! Аермадан сигез чакрым җәяү кайтасы бит – шул талчыктырадыр инде.

Хатыны ягыннан да аларның ябык булуына уфтаналар, анда да:

– Саф һава шулай итәдер, әни! (Яки әби, Әни, Хәмит абый – бусы хатынының үги атасы.) Станциядән унөч чакрым җәяү кайтасы ич.

– Авылда гына төпләнсәгез ярамаганмы инде? Кала дип шултиклем иза чигәләрме соң? Чегән тормышы да сезнекеннән җиңелрәктер.

Мондый сүзләр мәгърибтәге авылда да, мәшрикътагысында да патефон тәлинкәсе күк туктаусыз әйләнә.

Ә ник ябыклар? Кайткан саен шәһәр күчтәнәче кирәкме? Әлбәттә. Чөнки Әхтәмнең әнкәсе карчык кеше, аны бәхилләтерлек бүтән җай юк. Ә кызлары Ләйсән болай да ата-ана назыннан мәхрүм, аны тансык ризыктан мәхрүм итү – үзе бер газап кичереше.

Әхтәм белән Фирдәвеснең икесенә сиксән алты сум кала, шуңа ай уздыралар. Шуннан утызы – фатир хуҗаларына, бер сум илле тиене – тулай торак өчен. «Утка аерым түлисе, утын табу үзегезгә…» (Үзәктән җылытыла торган фатирда алар өч ай гына яшәп калдылар. Хуҗаларның Басмач кушаматлы бүре буа торган шәрык этләре китаплар һәм Фирдәвеснең лекцияләрен ярата иде. Укырга түгел, билгеле, чәйнәргә. Аннары соң бот күтәреп… Нигәдер һаман диярлек алар бүлмәсенә.)

Шәһәргә авылдан ит, бәрәңге, кишер, йомырка, варенье, каймак, камырдан пешкән тәм-том алып кайткалыйлар (әллә алып киткәлиләрме?).

Кыскасы, торалар. Икесе дә горур холыклы, җайсызлык әйткәләшеп киткәләүләргә дә сәбәп бирә. Мәсәлән, театрда. Эскимо алыргамы, пломбир да ярап торырмы?

– Эскимо ал, – ди Әхтәм.

– Пломбир да ярар, – ди Фирдәвес. – Эскимоны Ләйсәннең дә ашаганы юк әле…

Юк, алар театрсыз яши алмыйлар. Киносыз, китапсыз да. Чөнки Әхтәм ирешәсе максат шуны ипи урынына таләп итә.

Фирдәвес мәгърибтәге асфальт юл аермасыннан да, мәшрикътагы станциядән дә кайтышлый урман эченнән барырга ярата, куаклар итәге астыннан көрән төстәге салкын чикләвекләр эзли. Бусы – сентябрь башында. Соңрак бармакларын каз тәпиләре күк шәмәхә-кызыл иттереп бетергәнче, кыраулы яфраклар астыннан актара. Бусы – октябрь инде. Ул чикләвекләрне Әхтәмгә ваттыра, аның тешләренә сокланып, тәмләп ашый.

Октябрьнең икенче җомгасы болытлы иде. Яңгыр ике генә көн яумады. Аларга бүген тагын юлга чыгасы.

Фирдәвес иренең эшенә:

– Сорадыңмы? – дип шылтыратты.

– Сорадым, – дип уфтанды Әхтәм.

– Җибәрмиме әллә?

Хатыны мондый чакларда элек иң начарын уйлый яки уйлаганының иң начарын әйтә. Киресе килеп чыкса, ихлас шатлана. Начар фаразы чынга туры килсә, юраганы өчен үзен кызганусыз битәрли, шул ук вакытта әүлиялык тойгысы бар– лыгын искәртергә җай таба. Әүлиялыгы иренә карата рас килсә:

– Әйттем бит мин сиңа! – дип, Әхтәмнең җанын тагын бер кат кыеп алгандай итә иде.

– …Җибәрмиме әллә?

– Җибәрде җибәрүен…

– Яхшы. Ләйсән бәхетенә яңгыр да яумаса…

Кайтабызмы-юкмы дип сорап тормады, билгеле. Моны ул катгый хәл иткән, таш яуса да кайта, бәхәскә һичнинди урын юк.

– Ник аның бәхетенә? Ул җылы өйдә. Безгә кайтасы ич.

– Без тоз түгел, эремәбез. Хәзер төшәм…

Көт димәде, чыгып тор димәде, телефон трубкасын элде дә күчтәнәч тутырганга бүлтәйгән портфелен кулыннан кулына алыша-алыша чыгып чапты бугай. Әле сентябрь башында гына алынган портфель – инде карарлыгы калмады. Ул вакытсыз таушалган кием, тузанда каткан, яңгырда җебегән туфлиләр!.. Юл карак белән бер: сиздерми чишендерә.

Әхтәм башта Фирдәвесне күз алдына китерде. Университетның тарих-филология факультеты бинасыннан чыккач, ул уңдагы телефон-автоматтан шылтыратты инде. Аннары юстиция министрлыгы бинасы яныннан үтеп, баш почтамтка җиткәнче сулга борыла да түбән юнәлә; урам аша чыккач, бер үк вакытта баскыч та, җәмәгать туалеты түшәме булып та хезмәт иткән баскыч түшәмнән төшкәннән соң, Әхтәм эшләгән бинаның аркасы астыннан уңга каерылып, китап кибете тәрәзәсе төбенә килеп туктый – Әхтәмне шунда көтә. Юк, эчкә кереп, аның янына менми, хезмәттәшләреннән ояла. (Хурлана да: туйларына биш тәңкәлек пластмасса плафон бүләк иттеләр. Элер өчен түшәмнәре булса бер хәер!..) Әйе, менми. Квадрат йөзле сәгатенә карый-карый, үзенә күз төшереп киткәләгән егетләрдән ояла-ояла көтә…

Әхтәм, башлыгының күзенә чалынмаска тырышып, табан тирәсенә төшеп җиткән горурлыгына абынмыйм дигәндәй, өченче каттан әкрен генә аска ашыга. Дөрес, башлык аңа эштән ике сәгать ярым алдан китәргә рөхсәт бирде бирүен.

…Ишек шакып, бүлмәсенә керүгә, ул, Әхтәмгә карамыйча гына, бихисап гөлләрне күзеннән кичереп:

– Тагын җомга… – дип суза. Әллә гомере тиз узганга пошына, әллә аның һәр җомгада алданрак җибәрүен сорап керүенә саруы кайныймы – хатын-кызны белмәссең. – Әйе, тагын җомга! – дип кабатлый ул. – Утыр, Әхтәм.

Әхтәм олеандр гөленең бөгелеп торган ботагы астындагы урындыкка утыра. Аның чәчәкләренә орынмас өчен, аңа башын ияргә, аркасын сыгарга кирәк. Алга бүкән куясы да арттан балта гына күтәрәсе… Чыннан да, гаепле: торыр җире юк, шуның аркасында күз көеге хәлендә йөри, кызлары янына кайтыр өчен, эштән алданрак китеп, дүрттәге электричкага элгәшә– се бар. Башлыкка, болай, үпкәләп булмый: гозерен кире какканы юк. Ә менә Әхтәмнең фатир, берәр бүлмә соравы – ул бүтән, ул, янәмәсе, кире кагуга керми, ә җай туры килмәү дип атала.

Берзаманны алар арасында тигез дәрәҗәдәге сөйләшү булды: «Ә-ә! Квартир кирәк!.. Балагызга авырмыни? Соң… Тудырмагыз иде!»

Әхтәм ул чагында бугазына шайлы сазлыкка чумдымыни! Күк йөзенә соңгы караш ташлагандай, кәнәфиендә җәелеп утырган чибәр йөзле ханымның йөзенә текәлде. Ул тәненең йомшарып, көчсезләнеп калуын сизде. Аның каруы җаны гаҗәп ир– кенәйде, аңына сәер көч иңде дә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

«Искиткеч җавап, Чулпан Исхаковна!»

«Көлкемени? – Хатын беркавым сүз эзләде: – Ирләрчә түгел».

«Мин сездән көләм. Бусы ирләрчәме?»

Чулпан Исхаковна әллә нишләп китте. Күз кабаклары кысылды, кыска керфекләре шөпшә угыдай тырпайды.

«Миннән?»

«Гафу итегез. Ләкин мин үземне зират директоры итеп күргәндәй булдым».

«Монда минем ни катнашым бар?»

«Ә сез… үлеп, туганнарыгыз… минем янга кабер урыны сорап килсәләр? Ышаныгыз, мин «Үлмәсен иде!» димәм…» Ә хәзер, рәхим итеп, эштән куып чыгара аласыз».

«Юк инде, кадерле Әхтәм Ядкаревич! Зират директорын кулдан ычкындыру акыллылык булмас, минем тынычлап үләсем килә… Синдәй образлы фикер йөртүчеләрнең урыны нәкъ бездә… Шаяртуыгыз бик күңелле булды, рәхмәт. Эшләгез!»

Әйе, башлыкка үпкәләү урынсыз. Көр күңелле, теләсә нәрсәне шаяртуга бора белә…

– Рәхмәт, Чулпан Исхаковна… – Әхтәм янтаеп урыныннан тора: олеандр чәчәгенә орынсаң, башлыкның йөзе чалшаючан.

– Авылыгызда берәрсенең урман мәтрүшкәсе юк микән, сораш әле. Күп түгел, бер уч кына. Авторлар кергәндә, мәтрүшкә чәйгә бик тансык. Оригиналь дә була.

Апкилер Әхтәм, ник апкилмәсен. Кочагы белән апкилер…

Фирдәвес көтеп тора инде. Баскычтан менеп, бинаның соры колонналы ышыгы астында, кибетнең зур тәрәзәләрен саклап сузылган тимер торбага терәлгән. Бүлтәйгән портфелен бетонга куймыйча, шул торбага утыртып тоткан. Кызыл чәчәкле кара яулыгын кысып бәйләгән, ак плащ (бүтән ни кисен инде – өч ел шул плащ) якасын күтәргән, аягында кызыл резин итек. Портфеленнән кала, кулына ниндидер төргәк тә тоткан.

– Бусы ни? – дип сорады Әхтәм, целлофан төргәкне капшарга үрелеп.

– Ой, киттек тизрәк! Билетка чират инде!..

Портфелен Әхтәм тотарга өлгергәнме-юкмы икәнен дә, артыннан киләме-юкмы икәнен дә карамастан, ул, ике баскычны бер итеп, тротуарга төште, аннан гына аны култыклап алды.

Урам аша чыктылар, кинотеатр почмагыннан сулга борылып, Болакка юнәлделәр. Тимер юл вокзалына шуннан якын.

– Төргәгеңдә ни дим?

– И-и, Ләйсәнгә лә инде!

– Ә-ә!.. Әле ярый коры, – диде Әхтәм. – Безнең бәхеткә.

– Юк, Ләйсәннекенә, Ләйсәннекенә.

– Явачак.

– Каян беләсең?

– Җил юк.

Әхтәм инде ничәнче кат күккә карады. Болытлар тоташ, түбән, шиферларга орынырлар да кер тактасына ышкылгандай сыгып-сыгып явар төсле. Әз генә суытса да, су парлары тәмам оешып, тәгаен шулай булачак.

Әхтәм, аның йөрәген көйдергәнен белсә дә, аңлатып бирде.

– Яуса әллә! Станциядә берәр машина очрар әле.

– Очрар сиңа! Без кайтып төшкәндә дөм караңгы була – эт тә йөрми.

– И-и, Ләйсән көтәдер инде!

– Көтми ни! Әнкәңнәр кайталар дип котырткач!..

Алар Болакның Татар күперен уздылар, урамны аркылы чыккач, тагын туры киттеләр. Аяк астында сары яфраклар, кәгазь кисәкләре. Узып киткән машиналар төтене әче, кузгаткан тузаны сөремле, тынны кыса.

– Әллә кайтмыйбыз гынамы соң? – диде Әхтәм, хатынын үгетләргә тырышып.

– Кит әле! Булмаганны… Баланы үз насыйбына тиеш ризыгыннан өзепме? Менә ни алдым бит әле мин сабые– ма! – диде Фирдәвес, керфекләре белән генә төргәгенә ишарәләп.

– Нәрсә соң ул?

– И-и, ярар инде, өз… Безнекеләр мунча якканнардыр…

– Мунча, анысы шәп инде. Суынмаса.

– Белмиләр ди анда! Тик мине беренчесенә үгетләмә инде, яме, – диде Фирдәвес, аңа тиз генә карап. – Үзең генә керерсең. Без аннары, Ләйсәнкәй белән…

– Әллә тотынды ук инде? – Әхтәм асфальтка яңгыр тамчысы төшкәнен шәйләп өлгерде. Яңгырга әйләнеп, менә-менә бушанырга торган дымлы һаваны ул бите белән тоеп барды.

– Җитте инде! Зинһарлап сорыйм! – диде Фирдәвес, тавышын күтәреп һәм аның җиңен кинәт тартып. – Бу хәтле дә кире булырсың икән!

Уңга каерылып, бакчаны үттеләр дә вокзалның касса залына керделәр. Кассага да, автоматларга да чират алай зарыктырырлык түгел иде.

2

Поездны әллә алда көтеп торганмы, әллә арттан куып җиттеме – яңгыр яварга кереште. Җиргә караңгылык иңгән иде инде. Әлегә алар эчтә, вагонда бөркү, тыштагы яңгырга әллә ни ис китмәгән дә шикелле. Килеп төшәрләр, ә анда кемнедер машиналар каршы алыр, кайсыныңдыр алар ягыннан булуы ихтимал. Шушы сүзсез, әмма уртак ышаныч аларны эчтән җылытып тора, салкын яңгыр нәкъ менә аларга тимичә, ниндидер мәрхәмәтлелек күрсәтер кебек. Машинада ярты сәгатьтә үтәрлек, ә җәяүләп барсаң, ике сәгать ярымлык юл барыбер артта калачак, тик әнә шул ара һәм вакытны ниндидер җиңел могҗиза белән, газапсыз-нисез генә нәкъ менә алар сикереп үтәр кебек.

Ләкин алар белән Ләйсән арасында, сират күпере булып, ак таш түшәлгән борынгы юл ята. Салкын, юеш, караңгы дөнья астындагы буп-буш юл. Ул тузган, убылган җирләрендәге болганчык яңгыр сулары, борылышлары, күтәрелешләре һәм үргә түбән җирләре белән аларны көтә.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации