Электронная библиотека » Михаил Худяков » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 6 июля 2023, 12:40


Автор книги: Михаил Худяков


Жанр: История, Наука и Образование


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Кузычак угланның һәлакәте. Ходайкол углан хөкүмәте

Руслар су юлларын басып алганнан соң, илнең бөтен тормышы пыран-заран килә. Башкала камалышта кала, авылларның бер-берсе белән бәйләнеше өзелә. Товарлар алмашу туктала, азык-төлек китермиләр, Идел буендагы сәүдә юкка чыга: юлларда кораллы гаскәрләр тора, елгаларда йөзү тыела, товарларны тикшерәләр һәм тартып алалар. Казаннар өчен «олы мохтаҗлык килде: тирә-яктан аларга һөҗүм итәләр, бер генә дәүләттән дә килүче юк; беркайдан да ярдәм итеп булмый; бөек кенәзнең кешеләре Васильгородтан Идел буйлап һәм Кама буйлап түбәндә тора, ә Камадан югары Нократ буйлап һәм Нократтан югары барлык кичүләрне бояр оланнары, стрелецлар һәм казаклар ныклап кулда тота…»[219]219
  Царственная книга. – С. 175.


[Закрыть]

Июнь аенда Казанда чуалышлар башлана. «Ар чуашлары» (Арча вотяклары булса кирәк), башкалага хан сараена «кырымнарга яу белән» килеп, русларга буйсынуны таләп итә («ни өчен, янәсе, патшага баш ормыйсыз»), ләкин Кузычак углан хөкүмәте фетнәчеләрне куып тарата – «алар белән сугыштылар һәм чуашларны кыйнап җибәрделәр». Казанда башкаланы камалышта калдырган һәм шәһәр халкын мохтаҗлык чигенә җиткергән хөкүмәттән ризасыз кешеләрнең саны арта. Хөкүмәт үз хәленең өметсез икәнлеген аңлый, ул бөтенләй таянычсыз кала.

Кузычак угланның һәм бүтән кырымнарның хәле торган саен аянычрак була бара. Кырым чирүе каладан качарга карар кыла. «Угланнар һәм бәкләр, һәм хаҗилар, һәм морзалар, һәм казаклар тарафдарлары белән», барлыгы 300 кеше, гаиләләрен Казанда калдырып («хатыннарын һәм балаларын ташлап»), көтмәгәндә Казаннан чыгып китә. Аларның язмышы бик фаҗигале тәмамлана. Кама елгасына килеп җиткәч, алар рус заставасына юлыга һәм елганы кичә алмый. Шуннан соң алар, урманнар аша кичү эзләп, Кама яры буйлап китә. Шул рәвешле, Нократ тамагына кадәр баралар. Рус заставасын күрмичә, «тегеләр поскын урыннарда качып тора», кырымнар, саллар ясап, Кама аша кичә башлый, шул чакта аларга руслар һөҗүм итә һәм качакларны «барысын да үтерделәр һәм суга батырдылар». Ә Кузычак углан үзе, Барбулсын углан, Торчы бәк, Баһадир морза, Шәяхмәт һәм башкалар әсирлеккә төшә. Мәскәүгә 46 әсирне алып китәләр. Рус хөкүмәте аларны аямый һәм барысын да үтертә. Казанда кырымнар дәвере шулай тәмамлана. Сафа ханның һәм Сөембикәнең таянычы булган кешеләрнең гомере рус башкаласында кискәдә өзелә.

Кырым гарнизоны качканнан соң, Казан тәхетендәге Кырым нәселенең көннәре инде санаулы кала. Хакимияткә Русия белән солых урнаштырырга теләүчеләр килә. Казанда вакытлы хөкүмәт оеша, аны Ходайкол углан һәм Нургали бәк Ширин (Булат бәк улы) җитәкли. Яңа хөкүмәт шунда ук солых сөйләшүләре башлап җибәрә. Зөя каласына илчеләр булып руханилар җитәкчесе Кол Шәриф һәм Бибарыс бәк Раст килә. Алар Шаһгалине тәхеткә чакыра. Шаһгали казаннар белән егерме көнгә солых урнаштырырга килешә һәм Мәскәүгә илчеләр юлларга тәкъдим итә. Июльдә Мәскәүгә илче булып Җанбарыс морза Раст юнәлә. Казан хөкүмәте Шаһгалине хан итеп таный, Үтәмеш ханны, Сөембикә ханәшне һәм качак кырымнарның Казанда калган гаиләләрен русларга тапшырырга һәм барлык рус әсирләрен азат итәргә ризалык бирә. Үз тарафларыннан алар камалышны өзүне, илдә иркенләп йөрү мөмкинлеге булдыруны таләп итә. Рус хөкүмәте бу шартларга күнә һәм Мәскәүдә шартнамәгә кул куялар. Казаннар «ханны һәм ханәшне, һәм калган кырымнарны, аларның балаларын патшага бирергә; рус әсирләрен беркем дә тоткынлыкта тотмаска, барысына да ирек бирергә; бәкләрнең барысына да әсирләрне Казан Усиясенә китереп, боярларга тапшырырга, ә калган әсирләрне, Шаһгали тәхеткә менүгә, барысын да азат итәргә, казаннар барысы да аларны җибәрергә, тоткынлыкта тотмаска» тиеш була[220]220
  Царственная книга. – С. 178.


[Закрыть]
. Шул ук вакытта рус хөкүмәте Зөя каласына күрсәтмә җибәрә. Анда Шаһгалинең Болын ягы һәм Арча җире белән генә идарә итәргә тиешлеге, ә Тау ягының тулысы белән рус дәүләтенә күчүе хакында язылган була: «аны, алар баш органга кадәр үк, патша Ходайның ярдәме белән алды»[221]221
  Царственная книга. – С. 179.


[Закрыть]
. Бу шартлар турында Казан хөкүмәте хәбәрсез була, һәм шартнамәдә ул телгә алынмый.

Казан ханлыгының ике өлешкә бүленергә тиеш булуын белгәч, Шаһгали «Тау ягының Казанда үзенә түгел, ә Зөя каласына бәйле булачагына килешми»[222]222
  Царственная книга. – С. 179.


[Закрыть]
. Хәтта бу Русия тумасын һәм аның даими тарафдарын, Казан ханлыгына ят кешене, мондый сәер проект пошаманга төшерә. Әмма воеводалар аңа бүтән юл юклыгын төшендерә: «Һәм боярлар аңа патша әмере белән башкача булмаячагын әйттеләр». Сылтау итеп шул ук яулап алу, дөресрәге, басып алу «хокукы» телгә алына. Бу сылтауны инде 1537 елда Кырым ханына язылган хатта күргән идек, соңрак, 1559 елда, күренекле дипломат, дьяк Висковатый тарафыннан ул камилләштерелә – «патшага Ходай бер биргәнен кире алмый»[223]223
  Царственная книга. – С. 179.


[Закрыть]
. Ягъни кулына кергәнне рус хөкүмәте беркайчан да ычкындырмаячак. Әгәр дә элек Мәскәү дипломатлары 1487 елда Казанны «яулап алуны» үзләренчә шәрехләп, аңа сыгынсалар, хәзер инде басып алу хокукын үтемлерәк үрнәк – Зөя каласын салу белән ныгыталар.

Шаһгали һәм рус воеводалары, катгый шартнамә төзер өчен, Зөя каласына Казан хөкүмәтенең вәкилләрен чакыралар. Сөйләшүләр 9 августка билгеләнә; Зөя каласына Касыйм мулла, Бибарыс Раст һәм бүтән вәкилләр – бәкләр, морзалар һәм шәехләр килә. Шаһгали аларга «патшаның хәерхаһлы сүзен», ягъни Мәскәү хөкүмәтенең карарын җиткерә. Тау ягын рус дәүләтенә кушу турындагы шартны көтелмәгәндә хәбәр итү казаннарны тәмам чарасыз калдыра. Алар бу шартны кабул итәргә теләми. Рәсми рус чыганагы илчеләрнең бу каршылыгын сафсата дип кенә бәяли: «Аларның гадәте – башта ук хәйләгә керешү… Ничек кенә хәйләләсәләр дә, төбендә мәкер ятар»[224]224
  Царственная книга. – С. 179, 180.


[Закрыть]
. Ләкин эш сафсатадан узган була. Дәүләт чыннан да хәлиткеч минутны кичерә, һәм илчеләр ватаннарына олы афәт янаганын аңлыйлар. Шаһгали алар белән бәхәскә керми, «аларга бояр чатырларына боярлар янына китәргә һәм патша фәрманы белән гамәл кылырга кушты», рус шартлары кабул ителмәсә, ул сөйләшүләрне өзү белән яный һәм кичекмәстән рус гаскәренең һөҗүмгә күчәчәген белдерә. Илчеләр ничек тә дәүләтне коткарырга омтыла – «боярлар белән казаннар туктаусыз сөйләште». 115 ел дәвамында казаннар күп дипломатик сөйләшүләрдә катнаша, ләкин аларның берсе дә бу кадәр аянычлы булмый.

Казаннардан дәүләтнең икегә бүленүен һәм бер өлешенең чит дәүләткә буйсынуын тануны таләп итәләр. Үзләренең өстен хәлдә булуларын аңлаган рус дипломатлары сүзләрендә нык тора һәм ташламаларга бармый: «Боярлар Ходайның ярдәме белән патша фәрманында нык тордылар, аларның бер генә хәйләсенә дә бирешмәделәр». Шулай да Казан илчеләре Тау ягы турындагы мәсьәләне хәл итүне берничә көнгә чигерүгә ирешә. Мәскәүдә Җанбарыс Раст имза салган килешү шартларында шартнамәгә куллар куела. Тау ягы турындагы мәсьәләне исә, ике якның да килешүе буенча, Казан елгасы тамагында, ягъни җәнҗаллы җирнең чик буенда җыелачак «бөтен Казан җиренең» корылтаенда хәл итәргә карар кылына.

11 августта вакытлы хөкүмәт Үтәмеш ханны, Сөембикә ханәшне, Кузычак угланның ике баласын һәм Акмөхәммәд угланның улын руслар кулына бирә. Бибарыс бәк Раст белән Галимәрдән хаҗи аларны Казаннан Зөя каласына кадәр озата бара. Рус хөкүмәте вәкиле кенәз П. С. Серебряный аларны Казан елгасы тамагында каршы ала. Икенче көнне тоткыннар кенәз Костров, кенәз Серебряный, Галимәрдән хаҗи, бояр оланнары һәм стрелецлар отряды озатуында Зөя каласыннан Мәскәүгә чыгып китә. 5 сентябрьдә инде алар Мәскәүдә була.

1551 елның 14 август корылтае. Казан ханлыгын Русиягә кушу нияте

13 августта Шаһгали һәм рус воеводалары Казаннан 7 чакрым ераклыктагы Казансу тамагына килеп төшәләр. Сарайны үзе килүгә әзерләп торсыннар өчен, хан калага диван бәген һәм актачысын юллый. Алар ханның мал-мөлкәтен дә алып китә. 14 августта Казансу тамагында (соңрак татарлар бу төшне «Устье» дигән сүздән «Усия» дип йөртәчәк) халык җыены – корылтай уза. Ул Тау ягы мәсьәләсенә карата бөтен дәүләт ихтыярын белдерергә тиеш була. Җыенда Казан халкының түбәндәге төркемнәре катнашкан: 1) руханилар – сәед Мансурның улы Кол Шәриф[225]225
  «Царственная книга» ның басма нөсхәсендә Кол Шәрифнең дәрәҗәсе «Има-атет сеид» дип бозылган рәвештә бирелгән, шуңа күрә аның мәгънәсен аңлап булмады.


[Закрыть]
, шәехләр, шәехзадәләр, муллалар, муллазадәләр, хаҗилар һәм дәрвишләр, 2) Ходайкол җитәкчелегендә угланнар, 3) Булат Ширин улы Нургали җитәкчелегендә бәкләр һәм морзалар.

Җыен рус боярлары тарафыннан Мәскәү хөкүмәте тәкъдим иткән шартнамәне укудан башлана. Казаннар «барысы да Тау ягы турында сөйли башлады, ил-йортны бүләргә ярамаганын тәкрарлады». «Бу хакта күп бәхәсләштеләр», ләкин руслар «патшага аны Ходай бирде» дип, «Ходай биргәннән соң бүтәнчә булуы мөмкин түгел» дип, үз шартларыннан чигенми. Казаннар рус басымына күнәргә мәҗбүр була. Шартнамәгә кул куялар. Тау ягы рус дәүләтенең милкенә әверелә. Моңардан башка христианнарны кол итү тыела һәм Казан ханлыгында тоткынлыктагы барлык рус әсирләре азат ителергә тиеш була. Иң беренче нәүбәттә Казанда бәкләр кулында булган әсирләрнең иреккә җибәрелүен таләп итәләр. Казаннар калган тоткыннарны берсен дә калдырмыйча азат итү турында сүз бирә, «ә патша христиан әсирләренең басурман коллыгында булуын белсә, хуҗаны үлем җәзасы көтә». Әсирләрнең барысын да азат итмәгән очракта, рус хөкүмәте кичекмәстән сугыш игълан итә. Шул рәвешле, казаннарга рус колларын тоткан очракта үлем җәзасы яный. Христианнарны кол итүне тыю аркасында, Казан ханлыгының икътисади тормышы зур үзгәрешләр кичерә. Һәм ул илнең эчке ихтыяҗлары сәбәпле түгел, ә чит дәүләт басымыннан барлыкка килә.

Шартнамәгә кул куйганнан соң, казаннарның һәрберсе яңа тәртипләрне үтәячәге турында ант итәргә тиеш була – «ант итәргә казаннарның барлык кешесе йөзәрләп, ике йөзәрләп һәм өч йөзәрләп килде һәм бер үк вакытта түгел; ант итәргә өч көн йөрделәр, зур кешеләре нәрсә өстендә ант иткән, болар да шулай ант итте»[226]226
  Царственная книга. – С. 183.


[Закрыть]
.

16 августта Шаһгали башкалага керә. Аның белән бергә чит ил гарнизоны да – 300 Касыйм татары һәм 200 рус стрелецы була. Алар хан сарае тирәсенә урнаша. 17 августта рус хөкүмәте вәкилләре ханнан барлык әсирләрне иреккә җибәрүен таләп итәләр. Хан, яугирләрен җибәреп, барлык әсирләрне хан сарае каршына җыярга боера һәм аларны азат дип игълан итә. Шушы көнне 2700 әсир азат ителә. Рус хөкүмәтенең Зөя каласында икмәк өләшкәндә төзелгән исемлегеннән күренгәнчә, бөтен Казан ханлыгында 60 мең тоткын иреккә җибәрелә[227]227
  Царственная книга. – С. 184–185.


[Закрыть]
. Әсирләр Зөя каласына керергә тиеш була, аннары инде «һәрберсе үз төбәкләренә, кемгә кая якын, шунда китте» – Идел буйлап өскә, Түбән Новгородка, Балахнага, Костромага, Галичка, Нократка, Устюгка, Муромга, Касыймга һ. б.

Казанда «әсирләр эше һәм бүтән идарә эшләре өчен» рус илчелеге кала – бояр И. Хабаров (бераздан аны кенәз Д. Палецкий алмаштыра) һәм дьяк Иван Выродков. Рус гаскәрләре кайтып китә, заставаларны алалар, башкала камалыштан котыла. Зөя каласында рус идарәсе кертелә.

Камалыш авырлыгыннан йончыган казаннар, көчле басымга буйсынып, Тау ягының аерылуына ирексездән ризалык бирәләр, әмма эчтән ярты дәүләтне югалту белән килешә алмыйлар һәм Тау ягының рус дәүләтенә кушылуы сүздә генә калыр дип ышаналар. Шаһгали хөкүмәте беренче эше итеп Мәскәүгә хан исеменнән рәхмәт хаты җибәрә – «аны Казанга хан иткәне өчен патшаның хәерхаһлыгына» рәхмәт укый. Шул ук вакытта «Тау ягының ясагын ханга тапшыруны» үтенәләр, ягъни Тау ягыннан салымны Русия файдасына түгел, ә Казан казнасына җыюны рөхсәт итүен сорыйлар. Сентябрьдә Мәскәүгә чапкыннар – Колай морза Раст, Касыймнан ясаул Нургали морза китәләр. Максатлары – дипломатик сөйләшүләрне яңарту өчен, Мәскәүгә илчеләр җибәрергә рөхсәт алу. Октябрьдә, чыннан да, Русиягә илнең иң затлы кешеләреннән торган илчелек китә: Булат Ширин улы олы карачы Нургали бәк, ханның диван бәге Шаһгаббас Шамов һәм Габдулла бакши. Илчеләр түбәндәгеләрне сорыйлар: 1) рус хөкүмәтенең Тау ягын кире бирүен; 2) кире бирмәсә, Казан казнасы файдасына салым (бер өлешен генә булса да) җыюны; 3) казаннар ант иткән шартнамәне үтәячәге хакында патшаның да ант итүен. Рус хөкүмәте ягыннан җавап шундый була: 1) ул Казан казнасы файдасына Тау ягыннан бер тәңкә дә бирә алмый; 2) казаннар барлык әсирләрне иреккә җибәргәннән соң гына, патша шартнамәне үтәячәге хакында ант итәчәк; 3) барлык рус әсирләрен азат иткәнчегә чаклы илчеләр Мәскәүдә тотык (заложник) хәлендә калачак.

Казанда бу хәлдән ризасызлык көчәя бара. Сентябрь һәм октябрьдә җибәргән хатларында рус илчеләре Шаһгалинең халык чуалышыннан куркуы һәм шуңа күрә әсирләрне азат итәргә бик атлыгып тормавы хакында хәбәр итә. Казан хөкүмәте каршында гайре табигый хәлгә куелган илне тынычландыру кебек авыр вазифа тора. Ул чүкеч белән сандал арасында кала: бер яктан, руслар әсирләрне коткаруны катгый таләп итә һәм Тау ягын кире кайтару турында сөйләшергә дә теләми, икенче яктан, казаннар тартып алынган җирне кире кайтаруны таләп итә һәм колларын яшереп асрыйлар – «әсирләрне богаулап базларга яшерәләр». Октябрьдә Казан хөкүмәте үзе икегә аерыла. Оппозицияне борадәрләре белән төмән бәге Бибарыс Раст җитәкли. Алар нугайлар белән бәйләнешкә керә. Фетнә ханга һәм рус илчесенә каршы кузгалырга тиеш була, әмма аның хакында белеп алалар. Тентегәндә, нугайлар белән язышкан хатлар табыла. Фетнәчеләрне кансызларча юк итәләр, һәм бу кансызлыкта казаннарны гына гаепләү дөрес булмастыр, рус илчелегенең фатихасыннан башка алар бу гамәлне башкармас иде, шуңа күрә бу мәкерле суешның җаваплылыгын Шаһгали белән бергә рус илчесе кенәз Д. Палецкий да бүлешә. Хан фетнәчеләрне сарайга мәҗлескә чакыра, ханга тугрылыклы бәкләр күңел ачарга җыелган кунакларны табын янында кыра башлый; ишегалдына чыгып өлгергәннәрне хан сараен камаган рус стрелецлары үтерә. Фетнәчеләрне үз йортларында да юк итәләр. Шулай итеп, Раст уллары борадәр Бибарыс бәк, Җанбарыс һәм Колай морзалар, Кадыш баһадир, Карамыш углан, барлыгы 70 кеше һәлак була. Кайберәүләр нугай далаларына качып өлгерә. «Казан елъязмачысы» «халыкны баш күтәрергә өндәгән һәм ханга буйсынмаган» сәедне үтерүне дә шушы вакытка нисбәтән телгә ала. Әлеге вәхшәт хакында бары тик шушы чыганак кына хәбәр итә: «Шул ук сәгатьтә Шаһгали патша аның башын кисәргә боерды һәм барлык байлыгын, казнага язып, хөкемдарга тапшырырга кушты»[228]228
  ПСРЛ. – Т. XIX. – С. 75.


[Закрыть]
. Казан руханиларының башлыгы булып бу вакытта 1546 елда Шаһгалине тәхеттән кууга зур көч куйган Мансур сәеднең улы торганлыгын искә алсак, бу хәбәргә, сәеднең байлыгын рус патшасы файдасына тартып алу турындагысын читкә куеп, ышанырга да булыр иде, әмма без Кол Шәрифне киләсе 1552 елда да руханилар башлыгы буларак күрәбез. Фетнәләр һәм аларны бастыру турындагы хәбәрләргә җавап итеп, рус хөкүмәте Шаһгалигә үзен саклау өчен рус гарнизонын көчәйтергә киңәш бирә.

Ләкин ханның хәле өметсез була. Ул казаннарга Тау ягын руслардан кире сорап алырга сүз бирә һәм Тау ягы кире кайтарылмас борын тынычлык булмасын яхшы аңлый. Аның барлык үтенечләрен рус хөкүмәте катгый кире кага: патшаның аны беркайчан да бирмәячәген белдерә – «аны аңа Ходай бирде», «Тау ягын кайтарса да, Зөя каласын нишләтергә?» һ. б. Шул ук вакытта рус хөкүмәте, барлык тоткыннарны азат итү хакындагы шартны үтәмәгән өчен, ханны битәрли һәм даими рәвештә сугыш белән яный.

Бу вакытта рус хөкүмәте биш ай дәвамында үтәлеп килгән үз программасының соңгы маддәсен тормышка ашырырга җыена: хәзер инде ханны рус калгае белән алмаштырырга һәм Казан ханлыгының калган өлешен рус дәүләтенә кушарга гына кала. Мәскәүдә бу ниятләрне гамәлгә кую юлларын тикшерәләр. Зөя каласындагы рус хөкүмәте тарафдарлары Чапкын бәк Отуч (Үтәш?), Бурнаш һ. б. Казанга каршы сугыш ачарга киңәш бирә, ә Мәскәүдә тоткарланган Казан илчеләре (Нургали бәк Ширин, Хөсрәү бәк (кенәз Костров), Галимәрдән хаҗи) Шаһгалине тәхеттән төшереп, Казанга рус калгаен билгеләргә өнди. Монысы казаннарны сугышсыз гына җиңәргә җыенган рус хөкүмәтенең ниятләренә тәңгәл килә, һәм 1552 елның гыйнварында Мәскәү хөкүмәте Русиядә тотык хәлендә яшәгән Казан илчеләре белән ханнан ризасызлыкның сәбәпләре, ханны тәхеттән төшерү ысуллары хакында һәм «калгайны билгеләгәндә нинди йолаларны үтәү турында» сөйләшүләр башлап җибәрә. Аларны калгайга ни рәвешле ант итү мәсьәләсе дә кызыксындыра. Казаннар мондый чараларны тәкъдим итә: 1) әгәр дә Шаһгали үз ихтыяры белән тәхеттән төшәргә теләмәсә, Казаннан рус гарнизонын чыгарырга, шуннан соң сакчыларсыз калган хан каладан үзе китәчәк; 2) хан тәхеттән төшүгә, Мәскәүдә яшәүче берәр казанлыны Казан җиренә илче итеп җибәрергә кирәк; 3) ант иткәч, калгай калага кергәч һәм кирмән русларга тапшырылу белән, казаннарның кайсысы калада, кайсысы авылларда яшәячәге билгеләнергә тиеш; 4) рус калгае кулында Казан җиренең барлык кереме булырга тиеш; 5) иясез калган һәм буш җирләрне казаннарга калгай түгел, ә патша үзе бүлеп бирә. Шулай итеп, рус патшасы хакимиятендәге Казан ханлыгын әлеге проектны тәкъдим итүчеләр шактый мохтари (автономияле) итеп күз алдына китерә. Рус фиркасе вәкилләренең программасындагы тәкъдимнәргә яхшырак игътибар итик: 1) Казанда мөселман идарәсе саклана, рус калгаеның исә вазифаларга билгеләү һәм вазифалардан азат итү хокукы була: казаннарның кайсысы Казанда хезмәт итә, кайсысы авылларда дәүләт йомышын үти, ә кем, ялга чыгып, утарында яши – калгай билгели; 2) финанслар мәсьәләсендә Казан ханлыгының мохтариятен саклау – казна белән рус дәүләтенең үзәк хөкүмәте түгел, ә калгай идарә итә; 3) җирләрне бүлү хокукы калгайда түгел, ә патшаның вәкаләтенә керә – җирле идарәнең мохтариятен чикләгән бердәнбер маддә була бу. Гомумән, ханлыкны Русиягә кушуның казаннар үзләре тәкъдим иткән проекты ике дәүләт арасында шәхси уния урнаштыруга кайтып кала һәм Казан ханлыгының эчке төзелешенә кагылмаска тиеш була: ханны Мәскәү патшасы билгеләгән рус калгае алмаштыра, рус хөкүмәтенең төп теләкләре үтәлә: ике дәүләт арасында мәңгелек солых урнаштырыла һәм христианнарны кол итеп тоту бетерелә; казаннар исә тартып алынган Тау ягын яңадан үзләренә кушуга ирешәләр, чөнки аның гайре табигый аерып алынуын рус хөкүмәте дә вакытлы чара буларак кына файдалана…

Мәскәүдә тоткарланган һәм хөкүмәт вәкилләре буларак түгел, ә шәхсән үз исемнәреннән эш иткән Казан илчелегенең проектын И. В. Шереметев, А. Ф. Адашев һәм И. Михайлов комиссиясе хуплап, рус хөкүмәте тарафыннан кабул ителә. Аны шунда ук гамәлгә ашыра башлыйлар. 1552 елның февралендә ханны тәхеттән төшерү максаты белән Казанга рус илчесе булып А. Ф. Адашев үзе килә. Ул ханнан калага рус калгаен кертүне һәм аңа кирмәнне тапшыруны таләп итә. Шаһгали моңа кискен каршы төшә, калгайга тәхетне дә, кирмәнне дә тапшырырга теләми – «һәм бу хакта бик күп бәхәсле сүзләр булды». Шаһгали болай дип белдерә: «Мин – мөселман һәм үз динемнән ваз кичәргә теләмим»[229]229
  Царственная книга. – С. 193.


[Закрыть]
, ләкин барыбер тәхеттән баш тартырга мәҗбүр була. (Аңа, мөгаен, динен алмаштырган очракта калгай урынында калдырырга тәкъдим иткәннәрдер. – Тәрҗ.) 6 мартта ул рус гарнизоны белән Казаннан чыга һәм Зөя каласына китә. Ниндидер сылтау белән Казаннан 84 бәк һәм морзаны үзенә ияртә дә аларны русларга тотык итеп тапшыра.

Шул ук көнне Казанда патша фәрманын халыкка җиткерәләр: 1) «Казан бәкләренең баш орып үтенүенә күрә» патша ханны тәхеттән төшерә һәм аның урынына үз калгаен билгели; 2) калгай итеп Зөя воеводасы Семён кенәз Микулинский билгеләнә; 3) Казанның барлык «яхшы кешеләре» Зөя каласына килергә һәм калгайга ант итәргә тиеш. Казан ханлыгын Русиягә кушу турындагы әлеге хәбәрне башкалада тынычлык белән кабул итәләр. Ходайкол җитәкчелегендәге казаннар үзләренең моңа ризалыгын белдерә һәм калгайдан Чапкын бәк Отуч белән Бурнаш бәкне казаннарны ант иттерер өчен шәһәргә җибәрүен үтенәләр.

7 мартта Чапкын, Бурнаш һәм стрелецлар башлыгы Иван Черемисинов Казанга килә, һәм казаннар алар каршында ант итә. 8 мартта алар кире Зөя каласына китә, алар белән илчеләр – муллалар, бәкләр һәм Ходайкол углан да кузгала. Болар калгайдан һәм бүтән воеводалардан Казанның «яхшы кешеләре» русның «яхшы кешеләренә», ягъни боярларга һәм дворяннарга тиешле барлык өстенлекләрдән файдаланачак, дип ант иттерәләр. Шуннан соң Казанга яңадан И. Черемисинов белән тылмач казаннарның барысын да тугрылыкта ант иттерү өчен килә. Алар белән килгән Чапкын бәк, Колгали бәк һәм дүрт бояр оланы калгай кирмәнгә кергәндә тәртип сакларга һәм рус гарнизонына урын әзерләргә тиеш була. Үз башкаласыннан мәңгегә аерылган Шаһгали, «Семён кенәз калага кергәндә ханәше шунда булмасын өчен», хатынын Зөя каласына чакыртып ала[230]230
  Царственная книга. – С. 197.


[Закрыть]
. Кич белән калгайга шәһәрдә тынычлык хөкем сөрүен җиткерәләр: ханәш китәргә җыена, хан сарае тиздән бушаячак, авыл кешеләре исә, ант иткәннән соң, үз өйләренә тарала. Төнлә Казанга калгайның йөген китерәләр – «азык-төлек белән җиңелчә йөк» һәм 70 казак килә – «алар хан сараенда төрле эшкә яраячак»[231]231
  Царственная книга. – С. 198.


[Закрыть]
. Иртә белән Казанга рус калгае керергә тиеш була.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации