Текст книги "Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate"
Автор книги: Михаил Худяков
Жанр: История, Наука и Образование
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]
1495 елда яңадан Русиягә мөһаҗирлеккә киткәч, Мөхәммәд Әмин йомышлы хан буларак Кошира, Серпухов, Хотунь шәһәрләре белән идарә итә. Ул әлеге вазифасында рус яуларында катнашырга тиеш була һәм 1500 елда, Литва сугышы вакытында, үзенең югары дәрәҗәсенә күрә бөтен рус гаскәренең номиналь баш команданы итеп билгеләнә.
1502 елда Казанга кайтканда, Мөхәммәд Әминнең яше утыздан узган була инде. Мөхәммәд Әмин беренче мәртәбә хакимлек иткән вакытының ачы тәҗрибәсен исендә бик яхшы тоткан.
Руслар катнашлыгы белән хан алыштыру казаннар күңелендә әйбәт тәэсир калдырмавын уйлап һәм дә янәдән Казаннан куыласы килмичә, ул сәясәтен яңача корырга карар бирә. Ихластан Русия тарафдары булуына да карамастан, халыкның баш күтәрүеннән куркып, ул үзенең тәртибен үзгәртергә мәҗбүр була. 1502 елда һәммәсе дә рус йогынтысының көчәюен көтә, әмма чынбарлык ике хөкүмәтнең дә ялгышканлыгын күрсәтә. Мөхәммәд Әмин бу юлы аларның өметләрен акламый. Хан русларга каршы эш йөртергә карар итә. Аның акылы, хәйләкәрлеге һәм елгырлыгы үз ниятләрен озак вакыт яшереп тотарга һәм илдәге тәртипләрне үзгәртү эшенә җентекләп әзерләнергә мөмкинлек бирә. Ул корган хәйләне Коләхмәд кебек акыллы башлар да сизми кала, аның сугышка әзерләнеп ятуы Казанда яшәгән русларның хәтта башына да килми; Мәскәү хөкүмәте дә бернәрсә дә белми.
Беренче эш итеп Мөхәммәд Әмин рус партиясенең җитәкчесе булган һәм Казан хөкүмәтенең башында торган Коләхмәдне юк итә… Коләхмәдкә ханның шәхси үче дә була. Ханнар үч ала белә. Нәрсәдәдер гаепләп, аны кулга алалар һәм хөкем итеп җәзага тарталар. Ә бәлки, ул ханның яшерен әмере буенча үтерелгәндер. Тоташ сигез ел буе хакимлек иткән Коләхмәд хөкүмәте шулай бәреп төшерелә.
Иван III – Казан ханының куркыныч күршесе – бу вакытта инде картаеп, хәлсезләнеп бара. Бу турыда чит илләрдә дә билгеле була, һәм папа Юлий II Иван III нең кызына өйләнгән Литва кенәзе Александрга, әтисе үлгәч кызы католиклыкка күчәр дип өметләнеп, хәтта бүтән диндәге хатын белән яшәргә рөхсәт итә. 1503 елда хатыны вафат булгач, Иван бик бетерешә, еш авырый, дәва эзләп монастырьларга йөри һәм васыятен дә яза. 1505 елда ул инде идарәсенең кырык дүртенче елын башлый, аның фани дөньяда озак тоткарланмасы беркемгә дә сер булмый, һәм Русиянең дошманнары сизелерлек җанлана. Мәскәү тәхетендәге үзгәрешләрдән соң рус сәясәтенең йомшаруы көтелә, чөнки егерме биш яшьлек тәхет варисы әтисендәге кебек күренекле сыйфатларга ия булмый. Килешүләрне бозып, Казан ханлыгын рус кулы астыннан чыгару өчен, гадәттән тыш уңай шартлар туа. Мөхәммәд Әмин үз сәясәтен рус партиясенә каршы якка боруны бик җентекләп әзерли һәм сакланып кына тиздән башланачак сугышка әзерлек эшләрен оештыра.
1505 елның язында Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләр четереклеләнеп китә, ләкин рус хөкүмәте Мөхәммәд Әминнең ниятләрен аңламый. Сугыш көтмәгәндә башлана, һәм рус хөкүмәте аңа бөтенләй әзер булмый…
Коләхмәд хөкүмәтен тар-мар иткәннән соң, хан тарафыннан идарә итәргә чакырылган Шәрык фиркасе үзенең бөтен теләкләрен канәгатьләндерерлек ниятен гамәлгә куя. Хөкүмәт чит дәүләткә булган мескен бәйлелектән котылырга, үзара килешүләрне юкка чыгарырга һәм русларга сугыш игълан итәргә тиеш була. Бу сугышның максатын рус әсирләрен кулга төшерүне озак еллар дәвамында ясалма рәвештә туктатып торуга чик кую дип аңларга мөмкин, шуңа күрә сугышны көтмәгәндә күпсанлы әсирләрне яулаудан башларга кирәклеге аңлашыла; вакыйгаларның торышы кинәт һөҗүм итүне таләп итә.
Сугыш 24 июньдә, Казан ярминкәсе ачылган көнне, русларны кыйнау, үтереш белән башланып китә. Русиядән килгән сәүдәгәрләр үтерелә, товарлары талана һәм русларның барчасы да тоткынга әйләндерелә. Шуннан алда гына Казанга бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен килгән рус илчесе М. А. Кляпик та кулга алына. Талаш-суеш, тыелгысыз көчәеп, коточкыч колачын бөтен шәһәргә җәя. Хөкүмәтнең хуплавын тойган һәм дин әһелләренең кайнар вәгазьләрен, фанатик өндәмәләрен тыңлап ярсыган кара халык кяферләрне кыйный, талый, үтерә. Казан ханлыгында булган русларның барчасы да коллыкка төшә (моңа кадәр озак вакыт тынычлык хөкем сөргәнгә күрә, алар ханлыкта бик күп була). Колларга булган ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелеп, бик күп руслар Шәрык базарларында кол итеп сатып җибәрелә…
«Казан елъязмачысы» н төзүче әлеге вакыйгаларны мавыктыргыч роман сыман тасвирлый. Сугыш башлауның сәбәпчесе итеп ул Гали ханның Мөхәммәд Әмингә кияүгә чыккан тол хатынын атый, шул рәвешле, тарихи фактларны сөйләгәндә, үзенчәлекле «cherchez la femme» не кертеп җибәрә. Автор фикеренчә, Вологдадагы тоткынлыктан кайткан ханәш хан сараенда русларга һәм Русиягә каршы кайнар нәфрәт уята. «Мөхәммәд Әмин ханга исә туганының хатыны бик кадерле иде. Һәм ул хатын, ут сыман, коры утынга капты, корт кебек татлы агачны кимерде һәм, ханның аксөякләре өйрәткәнчә, мәкерле елан кебек, ире муенына уралып көн дә, төн дә колагына пышылдады, бөек кенәздән баш тартырга өндәде: «Казан патшасына аңа кол булу килешми, Казанда яшәүче русларны кырсаң һәм тамырларын корытсаң, бөтен җирләргә һәм бөтен патшалар арасында даның таралыр һәм син бөтен патшалыгыңны азат итәрсең. Шулай итсәң, озак еллар Казанда патша булырсың; шулай итмәсәң, тиздән хурлыклы рәвештә тәхеттән ваз кичәрсең; абыең кебек син дә тоткынлыкта гомереңне төгәлләрсең». Яңгыр тамчысы каты ташны үтәли тишкән кебек, хатын-кыз үгете дә күп акыллы ирләрне юлдан яздыра. Күпме генә карышмасын, патшаны явыз хатын үз ягына аударды, һәм, аның мәкерле киңәшен тыңлап, акылсыз сүзләренә колак салып, кабахәт патша атасы урынына калган бөек Мәскәү кенәзенә хыянәт итте, Казандагы һәм бөтен олысларындагы русларны хатыннары, балалары белән кырды»[57]57
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 22–23.
[Закрыть]. Әлеге вакыйганы Вифлеемда Иродның сабыйларны кыруы белән чагыштырып, «Казан елъязмачысы» авторы аның нәтиҗәсен бик җете төсләр белән тасвирлый: «Һәм патша бөтен кыйммәтле товарларны, хисапсыз байлыкны үзенә алды, рус сәүдәгәрләреннән таланган рус алтыны һәм көмеше белән түшәмгә кадәр бөтен пулатын тутырды, затлы алтын-көмеш савыт-сабаларны үзләштерде, патшага хас кыйммәтле киемнәргә тиенде. Хисапсыз күп сандагы казаннар бик күп нәрсәне талап баеды, шуннан бирле алар сарык тиресеннән тегелгән бетле тун киеп йөрмичә, затлы, алтын җепләр белән тегелгән киемнәрдә хатыннары каршында кукраялар, гүяки алар төрле төсләрдә балкыган болын чәчәкләре»[58]58
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 23–24.
[Закрыть]. Хикәят сабыйларча җентекләүләр белән тулы: мәсәлән, янәсе, патша моңарчы ризыкны «ялгаштан ашаган эт кебек, казаннан һәм тупас савытлардан бармаклары белән ашаган» – биредә рус язучысы хан сараенда Идел буена гарәп-фарсы мәдәнияте белән килгән купшы сарай этикеты турында да бөтенләй оныта. Шулай да талаулар турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры киләдер: Казан хөкүмәте алтын-көмешне бик җиңел конфискацияләргә мөмкин, ә талаулар андый чакта үзеннән-үзе башланып китә, һәм кара халык, чыннан да, тире туннарын талап алынган тукымалардан тегелгән җете киемнәргә алмаштырырга мөмкинлек алгандыр. «Казан елъязмачысы» дәвам итә: «Бу бәланең киләсен белсәләр, аларның кылычы астына иелмәсләр иде, варварларга төрлечә каршы торырлар иде яисә качып котылырлар иде»[59]59
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 23.
[Закрыть]. Ләкин Мәскәү хөкүмәте сугыш башланасын фаразламый, һәм Казан ханлыгында яшәүче рус кешеләре һич көтелмәстән һөҗүмгә дучар була: «Рус кешеләре бәла киләсен белмичә, Казанда хәвефсез, гүяки үз патшаларына өметләнгән кебек һәм аңардан курыкмыйча яшиләр иде»[60]60
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 23.
[Закрыть].
Талаш-суешлардан соң казаннар Русиягә һөҗүм башлыйлар. Мөхәммәд Әмин чирүендә казаннардан 40 мең һәм берлектәшләре нугайлардан 20 мең яугир була. Нугайлар Казан ханәшенең туганы – нугай бие җитәкчелегендә Шәрык фиркасенә булышырга киләләр.
Сентябрь аенда Казан чирүе Түбән Новгород янына барып җитә дә, аны тирәләп утырган бистәләрне яндырып, камау эшенә керешә. Ләкин кирмәнне турыдан һөҗүм итеп алырга тырышу уңышсыз төгәлләнә – Түбән Новгород воеводасы әсирлектәге Литва сугышчыларына корал өләшә, алар, мылтыклардан бик оста атып, казаннарның һөҗүмен кире кага. Сугышта нугай бие үтерелә. Казан чирүе кайтырга кузгала.
Рус хөкүмәте 100 меңле гаскәр җыя, ләкин тәртипсезлекләр аркасында гаскәр Муромнан ары китә алмый…
«Алар, – дип яза елъязмачы, – җирләрен түгел, үзләрен ныграк сакладылар, аларны шом чолгап алган иде, куркып калтырадылар, патшага (ягъни ханга) каршы барыр өчен каладан чыгучы табылмады»[61]61
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 25.
[Закрыть]. Казаннар Ука буйларында бер каршылыксыз хуҗа булып йөриләр.
Сугыш хәрәкәтләре 1506 елның язында янәдән кузгала. Рус гаскәре башына бөек кенәзнең «Жилка» кушаматлы уналты яшьлек энесе – Дмитрий Углицкий куела (хөкемдар үзе Мәскәүдә кала), чынында исә гаскәр белән кенәзләр Ф. И. Бельский һәм А. В. Ростовскийлар җитәкчелек итә. 22 майда русларның җәяүле гаскәре Казан янына килеп тә җитә. Руслар шундук, күзәтчеләр җибәреп тормыйча гына, Иделдән шәһәргә таба юнәлә. Ләкин ачык болынга чыгып саф-саф тезелүләре була – берьюлы ике яклап ясалган һөҗүм арасында калалар. Руслар нык җиңелә… Елъязмачы әлеге вакыйганы болай тасвирлый: «Дмитрий Иванович һәм бөек кенәзнең воеводалары, кораблардагы гаскәр Казан астына 22 майда килде. Һәм тирә-юньне тикшермичә, кораблардан төшеп, җәяүләп шәһәргә киттеләр, көн бик эссе иде, ә татарлар шәһәрдән аларга каршы чыкты, ә кайбер татарлар атка менеп яшерен рәвештә кораблар янына килде, һәм сугыш башланды; һәм безнең гөнаһларыбыз өчен татарлар җәяүле воеводаларны һәм күп бояр оланнарын кырдылар, кайберләрен әсирлеккә алдылар, ә күпләр черек күлдә батып үлде»[62]62
ПСРЛ. – Т.VI. – С. 51.
[Закрыть]. Гаскәренең тар-мар ителүе турында хәбәр алгач, рус хөкүмәте тиз арада яңа гаскәрне коралландыра, ә җиңелгән чирүнең калдыкларына яңа гаскәр килеп җиткәнче яуга кермәскә боера.
Русларның Идел буйлап көймәләргә утырып төшкән җәяүле гаскәре белән бер вакытта юлга чыккан атлы гаскәре, бер айга соңлап, 22 июньдә генә Казан янына килеп җитә. Атлылар килеп кушылгач, рус гаскәренең башлыклары, хөкүмәт фәрманына буйсынмыйча һәм яңа көчләр килүен көтеп тормастан, сугышчыларын һөҗүмгә күтәрә. Казаннар икенче мәртәбәсендә дә җиңәләр…
Рус елъязмачысы сүзне кыска тота: «Июньнең 25 ендә пошмас хәлдә калага һөҗүм иттеләр, ләкин аңа барып җитә алмадылар, татарлардан үзләре җиңелделәр»[63]63
ПСРЛ. – Т.VI. – С. 246.
[Закрыть].
«Казан елъязмачысы» авторы әлеге икенче тапкыр җиңелүнең былтыр ярминкәдә русларны туздырган вакытка туры килүен истә тотып бу сугыш турында бөтенләй хыялый хикәя иҗат итә[64]64
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 26–28.
[Закрыть]. Хикәянең керешендә лиризм төсмерләре бар: «Казанга килгән русларга Тәңре җиңүне тәгаенләгән иде, – дип шыттыра елъязмачы, аннары: – Аһ, дәригъ! Тәңренең безгә каһәре төште, һәм христианнар поганыйлардан җиңелделәр, Казан патшасы, каладан чыгып, ике рус гаскәрен дә, атлы чирүне һәм көймәләрдә килгән яугирләрне тар-мар итте».
Хикәянең барлык өлешендә елъязмачы ярминкәдә булган хәлләрне яза. Ләкин аныңча ярминкә Сәүдәгәрләр атавында түгел, ә Иделдән ерак Арча кырында була: «Киң үзәнлектә, калага якын Арча кырында, хан бәйрәм итәр өчен 1000 гә якын чатыр кордырды, аның затлы кешеләре биредә ашадылар, эчтеләр, ханның фатихасы белән күңел ачтылар, бәйрәм иттеләр; шулай ук шәһәр кешеләре дә, ир-атлар һәм хатын-кызлар, күңел ачтылар, хан кибетләреннән эчемлек сатып алып эчтеләр, ял иттеләр. Күп халык җыелган иде, чирмешләр бәйрәмгә ерак олыслардан үз маллары белән килгән иде, шәһәрнекеләр белән сату иттеләр, саттылар, сатып алдылар, алмаштылар».
Кинәт шушы тыныч, күңелле ярминкәгә рус гаскәре ябырыла: «Бар нәрсәдән бихәбәр булып бал эчеп, күңел ачып яткан хан өстенә һәм аның затлы кешеләренә, һәм калган барлык кешеләргә, могҗизалар кылучы изге Николага догаларын җиткереп, күктән иңгәндәй, рус яугирләре ябырылды, вәхши казаннарны кырды, кайсыларын әсир итте, калганнары хан белән калага качты, кайсылары урманда сыену урыны тапты. Шәһәрдә кысанлыктан бер-берсен таптадылар, сулыш җитмәде. Әгәр дә рус гаскәре тагын өч көн кирмән янында торса, алар бик нужа күрмичә генә аны алган булырлар иде».
Руслар кулына бик күп байлык төшә: «Кала янындагы болында ханның барлык чатырлары калды, байларның табыннары калды, һәрберсендә сыйланырга дигән хисапсыз ризыклар, эчемлекләр, төрле мал-мөлкәт бар иде, рус яугирләре уңышлы юлларын бүлеп, гүяки инде Казан каласын кулга төшергәннәр, Ходай кушкан эшне ташлап (Sic), шайтан кушкан эшкә тотындылар, бернидән шикләнмичә ашый-эчә башладылар, шакшы ризыклар белән тукландылар, вәхшиләрнең эчемлеген комсызланып эчтеләр, аздылар, туздылар, аннары өйләгә кадәр йокладылар».
«Мәкерле» казаннар бу вакытта йоклап ятмый: «Хан казаннар белән, маш өстенә менеп, рус яугирләрен күзәтте, калган малларының пыран-заран килүен күрде, русларның ис җуеп чайкалып йөрүен күрде, һәм русларның олысыннан алып кечесенә кадәр, хәтта воеводаларга хәтле исерек икәнен аңлап, хан, рус яугирләренә һөҗүм итәр өчен, уңайлы вакыт көтәргә булды».
Казаннар русларга коточкыч һөҗүм ясый: «Ходайның русларга ачуы килде, ул аларны батырлыктан һәм егетлектән мәхрүм итте, һәм Ходай поганый ханга батырлык һәм егетлек бирде. Рус гаскәрләренең Казанга килүенә өченче көн булганда, көндезге сәгать 2 дә, хан кала капкаларны ачтырды, һәм аннан 20 000 атлы гаскәр, 30 000 җәяүле явыз чирмешләр чыкты һәм рус полкларына ябырылды. Рус яугирләре арып йокыга талган иде һәм, Ходайның ярдәме булмагач, аларның күңеле хатын-кызныкы кебек йомшаган иде, аларның барысы да – яшь егетләр дә, чал чәчле ирләр дә кылычтан үтте. Һәм җир өсте кеше гәүдәсе белән тулды, Арча кыры һәм Хан болыны канга батты».
Русларның бик күп кешеләре һәлак була: «Олы воеводалар көч-хәл белән кача алдылар, кайберләре үтерелде һәм Руська бик азлары яман хәбәр белән кайтып егылды; олы воеводаларның 5 се үтерелде: кенәз Ярославскийларның 3 се, кенәз Андрей Пенков, кенәз Михаил Курбский, тагын борадәрләр Родоман (Рамазан?) белән Карамыш, тагын Фёдор Киселёв, ә Дмитрийны әсирлеккә алдылар, һәм Казан ханы аны каты җәзалап үтерде. Русларның 100 000 яугиреннән 7000 генә исән калды, калганнары йә кылычтан үтте, йә вәхшиләрдән куркып качканда суга батып әрәм булдылар. Иделне суга баткан кешеләр каплады, һәм Кабан күле, һәм ике елга – Казансу белән Болак – үтерелгән христианнарның мәете белән тулды, өч көн аларда кан акты, казаннар, күпердән йөргән шикелле, гәүдәләргә басып елгаларны кичтеләр. Русьта кешеләр зарый-зарый егълады, бу егълау Казанда элек тә һәлак булган яугирләрне һәм асылзат яубашларын, кенәз һәм боярларны, гаярь воеводаларны, гади сугышчыларны искә төшерүдән иде, алар Донда Мамай кулыннан үткәндәй һәлак булдылар. Ә Казан ханы хисапсыз мал-мөлкәткә, алтынга һәм көмешкә, атларга һәм сугыш киемнәренә, коралга һәм әсирләргә тиенгән иде, ә хәзер Казан ханы кулына төшкән алтын тавына тиң байлыкның исәбен алырга кемнең аңы җитәр икән».
Безнең алда әрсез каләм, үткен тел белән язылган беллетристика. Монда ярминкәдәге бәйрәмне сурәтләү дә бар, кинәт ясалган һөҗүм, биек маштан дошманны күзәтүче хан… Ләкин бу хикәядән дөреслекне эзләү файдасыз. Ярминкә үткәреп яткан казаннарга русларның кинәт һөҗүм итүе «Казан елъязмачысы» ның хыял җимеше генә. Ул аны рус укучысының ватанпәрвәрлек хисләрендә уйнау өчен уйлап чыгарган, мөгаен. Илнең үзәгендә утырган башкалага чит гаскәрнең көтмәгәндә һөҗүм итүе мөмкин түгел; бу ялганны язучы Идел ярыннан Арча кырына Казан яныннан гына үтеп булуына игътибар итмәгән; ул еш кына үз-үзенә каршы килә, бутый, мәсәлән, Арча кыры белән Хан болынын тәңгәлләштерә һ. б. Воевода Ф. М. Киселёв бу яуда һәлак булмый, ә бөек кенәзнең борадәре Дмитрий Углицкий – Жилка – әсирлеккә төшми һәм «Казан ханы аны каты җәзалап үтерде» дигән хәбәр чеп-чи ялган. Дмитрий Иванович 1521 елда Угличта үз түшәгендә җан бирә.
Тар-мар ителгән рус гаскәре Казан ханлыгы җирләреннән чыгып китә. «Кенәз Дмитрий Иванович һәм бөек кенәзнең воеводалары Казаннан Түбән Новгородка китте, ә ханзадә (яуда катнашкан Касыйм солтаны Җангали) белән бөек кенәзнең воеводасы Фёдор Михайлович Киселёв кыр буйлап Муромга юнәлде»[65]65
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 245.
[Закрыть]. Казаннар Муромга чигенүчеләр артыннан атлы гаскәр җибәрә, һәм Сура елгасы буйлап үткән рус чигеннән кырык чакрым көнчыгыштарак атлы гаскәр илбасарларны куып җитә, әмма аларның каршылыгына очрагач, эзәрлекләүдән туктый.
1506 елда руслар өчен аянычлы булган яу шулай тәмамлана. Бу сугыш казаннарга Олуг Мөхәммәднең Белёв һәм Суздаль шәһәрләре янындагы җиңүләрен хәтерләткән була. Казаннар бу очракта үз илләрен яклап сугыша, монда аларга һәр урын таныш, артта яхшы ныгытылган кирмән тора. Болар барысы да русларның максатын авырайткан һәм, казаннарны җиңәр өчен алардан бик нык әзерлек таләп ителгән. Хәлбуки руслар әзерлексез генә һөҗүм итә. Гаскәр яуга теләмичә генә бара: көзен сугышчылар Муромнан чыкмыйлар, нәтиҗәдә көзге кампания булмый кала; русларның яубашлары гаскәр белән идарә итүдә үзләренең сәләтсезлеген күрсәтә, казаннар моннан оста файдалана. Алар саклану сугышыннан хәлиткеч һөҗүмгә күчә һәм дошман гаскәрен тар-мар итә. Ләкин казаннар җиңү китергән мөмкинлекләрне ахырынача файдаланмыйлар – хөкүмәт сугышны дәвам итүдән баш тарта. Руслар казаннарны менә-менә Русиягә бәреп керерләр дип көтә. Ләкин юкка – 1506 елгы кампания төгәлләнә. Сугыш киләсе елда да кузгатылмый. Март аенда солых турында сөйләшүләр башланып, Мәскәүгә Абдулла илчене юллыйлар. Абдулла ике ил арасындагы солыхны кабаттан торгызырга Казан хөкүмәтенең әзер икәнен белдерә. Рус хөкүмәте, сугыш беткәнгә кадәр дип, Казанда кулга алынган М. А. Кляпикны һәм ул җитәкләгән илчелекнең башка әгъзаларын азат кылуны таләп итә. Бүзәк бакши җитәкләгән яңа илчелек аларны солых төзелгәч азат итәргә ризалык бирә. Рус хөкүмәте шундук, электәге килешүләрне яңартып, солыхка кул куя – «бөек кенәз Иван Васильевич заманнарындагыча дуслык һәм тынычлык»[66]66
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 246.
[Закрыть] игълан ителә.
Килешүгә кул куелгач, 1505 елда Казанда пыран-заран китергәндә кулга алынган кешеләр һәм илчелек әгъзалары азат ителә, ватаннарына кайтарыла. «Шул ук җәйдә Мөхәммәд Әмин хан бөек кенәзнең илчесе Михаил Кляпикны иленә җибәрде, бөек кенәзнең Казанда кулга алынган һәм таланган кешеләрен дә азат итте»[67]67
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 246.
[Закрыть]. 1506 елда Казан астындагы сугышларда тоткын булган күпсанлы хәрби әсирләр Казанда кала.
Мөхәммәд Әминне, элеккегегә кайтып, руслар белән берлек килешүен яңартырга нәрсә мәҗбүр иткән соң? 1505 елда аның күңелен биләгән сугышчан ниятләр нигә әле шулай кинәт кенә сүнә? Без ханның фанатик булмавын беләбез: Русиядә озак вакыт яшәгән һәм тәрбияләнгән кеше буларак, ул күңелендә русларга дошманлык тотмый. Моның шулай икәнен аның беренче мәртәбә хан булу дәвере дә, гомеренең шуннан соңгы еллары да раслый. Русларга каршы ни булса да эшләгән икән, ул Мөхәммәд Әминнең иман эше түгел, ә фәкать аның Шәрык фиркасе күңелен күреп, үзен икенче мәртәбә тәхеттән төшерелүдән сакларга тырышуы гына. Русиянең эчке хәлләре үзенә уңай килеш торганда, Мөхәммәд Әмин рус кулы астыннан чыгарга омтылыш ясап карый. Кара халыкның фанатизмын канәгатьләндерү өчен талаш-суеш оештырудан да кулайрак чара уйлап табу кыен. Түбән Новгородка яу белән бару әллә ни җитди оештырылмый, һәм беренче уңышсызлыктан соң ук казаннар кире борылырга мәҗбүр була. 1506 елдагы ике җиңү милли хисләрне тулысынча канәгатьләндерә. Туган халкына хыянәт итүдә гаепләрләр дип куркасы юк: әлеге вакыйгалардан соң Мөхәммәд Әминне кем генә гаепли алыр икән? Җиңүләре – менә дигән, хәтта сугышны дәвам итүне дә кирәксенмиләр. Шуңа күрә дә 1506 елда Түбән Новгородка янәдән яу җибәрмиләр. Алдагы елда исә русларның җитди һөҗүме көтелә, алар хәрби хаталарын тагын кабатларлар дигән өметкә дә урын аз. Инде ханның Шәрык партиясе таләбе буенча түгел, ә чит ил басымы аркасында тәхеттән колак кагу ихтималы туа. Һәм аңа киләчәктә рус уделына куып чыгарылу түгел, бәлки тоткын кыяфәтендә төньякка сөрелү куркынычы яный. Шуңа күрә дә Мөхәммәд Әмин, сугышчан ниятләреннән ваз кичеп, үзенең элеккеге дуслык сәясәтенә әйләнеп кайтырга, сугыш хәвефен тыныч сөйләшүләр белән юкка чыгарырга карар бирә. Каты сабак алган рус хөкүмәте дә бәхетен янәдән сугышта сынап карарга җөрьәт итми – солых килешүенә кул куярга ашыга.
Рус канын күп койган 1505–1507 еллардагы сугыш шулай тәмамлана, һәр тараф, үзара мөнәсәбәтләрнең элеккеге торышына кайтып, үз хәлендә кала. Бу сугыш Мөхәммәд Әминне җиңүче шанына төрә, аның тәхетен ныгыта, Казан чирүенә – дан, ханлыкның азамат ирләренә ганимәт-мал китерә. Руслар галәме зур матди зыян һәм шактый ук әхлакый зарар күрә.
Мәңгелек солых. Шаһгали ханҖиңелүдән айнып бераз тернәкләнеп алуга ук, рус хөкүмәте дәүләт чикләрен ныгыта, 1508–1510 елларда Түбән Новгородта таштан кальга сала. Мөхәммәд Әмин гомеренең ахырына кадәр тыныч кына хакимлек итә. Кырым һәм Мәскәү хөкүмәтләре белән җанлы илчелек мөнәсәбәтләре урнаштырыла. Бу мөгамәләләр илләр арасындагы ныклы сәяси һәм сәүдәви бәйләнешләр турында сөйли. Мәскәү хөкүмәте, солых килешүенә кул куйганнан соң сөйләшүләр алып барып, 1508 елның гыйнварында 1506 елда әсирлеккә төшкән рус яугирләрен азат иттерүгә ирешә[68]68
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 247.
[Закрыть]. Мөхәммәд Әминнең руспәрвәр сәясәткә әйләнеп кайтуы аркасында ике ил арасындагы берлек килешүләре янәдән гамәлгә керә. Рус партиясе тагын тантана итә. 1512 елның февралендә Шаһхөсәен сәедне илче итеп Мәскәүгә җибәрәләр, ул анда Казан хөкүмәте исеменнән ике ил арасында мәңгелек тынычлык урнаштыру турындагы килешүгә кул куя – «бөек кенәз белән бергә мәңгелек солых һәм Алла биргән кадәренчә бозылмаслык мәхәббәт алдылар»[69]69
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 252.
[Закрыть]. 1516 елда Шаһхөсәен сәед Мәскәүгә мөһим илчелек йомышы белән тагын бара.
Мөхәммәд Әминнең Бакчасарайда яшәгән әнисе Нурсолтан ханәш 1510 елда, «Миңле Гәрәйдән балалары булмаганга, элгәреге никахыннан туган улларын сагынып»[70]70
Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 140.
[Закрыть], Кырымнан Мәскәүгә, аннан Казанга сәяхәт кыла. Русиядә яшәгән Габделлатыйф һәм Казанда хакимлек итүче Мөхәммәд Әмин янында була. Бу сәяхәтендә аны Миңле Гәрәйнең кече улы Сәхиб Гәрәй солтан озатып йөри.
Ханәш Мәскәүгә 1510 елның 21 июлендә килә; хөкемдар боярлары белән бергә аны тантаналы каршы ала. Мәскәүдә ул бер ай тора, улы Габделлатыйф белән күрешә һәм 20 августта Казанга юнәлә. Ханәш Казанда тугыз ай ярым яши, 1511 елның июнендә генә кайту юлына кузгала. Кайтышлый Мәскәүдә Габделлатыйф янында биш ай ярым кунак була һәм, кышкы юл төшкәч, Кырымга кайтып җитә; яраннар итеп җибәрелгән руслар аны чик буена кадәр озатып куя. Ханәш Мәскәүдә торган чакта, Кырым, Казан һәм рус хөкүмәтләре үзара сөйләшүләр алып бара. Ахырда Казан ханлыгы белән Русия арасында мәңгелек солых төзелә.
Габделлатыйф 1502 елда Белоозерога сөрелгәннән соң, Кырым хөкүмәте берничә мәртәбә аны тоткынлыктан азат итү мәсьәләсен күтәрә; Миңле Гәрәй хан Габделлатыйфны Кырымга кайтарып җибәрүләрен таләп итә, ләкин Мәскәү хөкүмәте моңа риза булмый. Фәкать сөргендә ятуына алты ел тулгач кына, 1508 елда Габделлатыйфны сак астыннан азат итәләр, «бөек кенәзгә карата туганлык һәм мәхәббәт сүзләрен әйттергәннән соң», рус хөкүмәте аңа идарә итү өчен Юрьев-Польский шәһәрен бирә[71]71
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 249.
[Закрыть]. Азат итү «Кырым ханы Миңле Гәрәйне кәефсезләндерерлек рәвештә эшләнә», мәсәлән, Миңле Гәрәй хан, Нурсолтан ханәш һәм Миңле Гәрәйнең өлкән улы Мөхәммәд Габделлатыйфның бөек кенәзгә хыянәт итмәячәгенә таныклык китерергә тиеш булалар. Кырым хөкүмәте, аңа идарә итәр өчен, Кошира шәһәрен бирүләрен сорый, әмма Мәскәү боярлары моңа риза булмый, нәтиҗәдә Габделлатыйфка Кошираны түгел, Юрьевны тапшыра. С. М. Соловьёв фикеренчә, «Габделлатыйфны далага якын урынга (Кошира) билгеләү кырымнарга Украинаны тапшыру белән бер булыр иде яки соңгы чиктә Латыйфка Мәскәү дәүләтеннән китү мөмкинлеге бирү булыр иде»[72]72
История России. – С. 1595.
[Закрыть]. Бу фараз белән килешү мөмкин түгел, чөнки соңрак Габделлатыйфны барыбер Кошира белән идарә итәргә куялар. Русларның ул заманда кырымнар белән дә мөнәсәбәте бик җылы була, һәм алар ул яктан һөҗүм көтмәгәннәр. Мөгаен, рус хөкүмәте бүтән ниятләрдән чыгып эш йөрткәндер.
Тоткынлыктан азат иткәннән соң, 1508 елның 29 декабрендә рус хөкүмәте Габделлатыйф белән шартнамә төзи. Ул Русиядә биләмә алган татар солтаннарының хәленә күпмедер ачыклык кертә[73]73
Собр. гос. грам. и дог. – Т. II. – № 26. – С. 30–31; Т. V. – № 55. – С. 38.
[Закрыть]. Шартнамә нигезендә Габделлатыйф хан үз биләмәсендә (уделда) тулы хокуклы суверен патша булып санала; ул сугыш игълан итәргә һәм солых урнаштырырга, дипломатик шартнамәләр төзергә хокуклы; рәсми документларда һәм бөек кенәз белән сөйләшүләрдә алар бер-берсен «туганым» (брат яки борадәр) дип атарга тиеш, ягъни бер-берсенә тиң санала; ханның угланнардан, бәкләрдән, «казак» лардан, ягъни гади татарлардан гыйбарәт үз гаскәре була[74]74
Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 74.
[Закрыть]. Шартнамә хан белән рус хөкүмәте арасында аркадашлык (союздашлык) мөнәсәбәтләре урнаштыра – Габделлатыйф бөек кенәзнең дуслары белән дусларча яшәргә, дошманнары белән дошманлашырга вәгъдә бирә; чит илләргә юлланган хатлар (дипломатик язышу) рус хакимиятенә күрсәтелергә тиеш була; аерым маддәдә ханның бөек кенәз фатихасыннан башка Казан ханлыгы белән сугышмаска тиешлеге искәртелә. Хан бүтән биләмәләр эзләмәскә, Русиянең чикләреннән читкә китмәскә, даими үз уделында торырга тиеш була. Аның Русиядә йомышлы хезмәтен үтәгән башка татар солтаннары белән дуслыкта һәм барышлыкта яшәргә тиешлеге дә әйтелә (1508 елда андый солтаннардан Касыймда – Җанай, Сурожикта Шәех Әүлияр торган). Габделлатыйфның гаскәре бөек кенәзнең гаскәреннән һәм татар солтаннарының чирүләреннән качкан кешеләр исәбенә артмаска һәм шулай ук бөек кенәзгә һәм татар солтаннарына качып китүчеләр аркасында кимемәскә дә тиеш була; шулай итеп, удел башлыклары үз гаскәрләрен чит илләрдән килгән кешеләр исәбенә генә арттыра алган. Кырымда аерым өстенлекләрдән файдаланучы дүрт нәселдән чыккан татар бәкләре генә Габделлатыйфны ташлап китү хокукына ия булган. Шартнамәдә ике як арасындагы көндәлек үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы кагыйдәләр дә теркәлгән: Габделлатыйф кешеләренең Мәскәү дәүләте аша узу тәртибе, Габделлатыйфтан Мәскәүгә килгән һәм, киресенчә, илчеләрне тәэмин итәр өчен казнадан бүленгән акча турында, хан биләмәсеннән рус илчеләренең һәм сәүдәгәрләренең тоткарлыксыз үтеп йөрүе, чит илдән ватанга качып кайткан хәрби әсирләр мәсьәләсе.
Габделлатыйф Юрьевта өч ел ярым яши. 1509–1510 елларда ул иң затлы рус аксөякләре арасында Василий III не Новгородка сәфәрендә озатып йөри. Бу сәфәрнең сәяси әһәмияте зур була. Шул елларда аңарда әнисе Нурсолтан ханәш кунак була. Сәясәттә Габделлатыйф милли үзенчәлеген югалтмый, шуңа күрә рус хөкүмәте белән артык якынаерга омтылмый да… Әлбәттә, Мәскәү Габделлатыйфтан канәгать булмый һәм аны урыныннан алырга карар бирә. 1512 елның маенда ул Кырым татарларының Русиягә яу чабуына хәерхаһлыкта гаепләнә, биләмәсе тартып алына, үзен исә тоткын итәләр.
1516 елда әллә ни карт булмаган Мөхәммәд Әмин (48 яшь тирәсе) озакка сузылган авырудан урын өстенә ята, һәм Казан хөкүмәте алдына тәхет варисын эзләү мәсьәләсе калка. Хөкемдарның энесе буларак, Габделлатыйф табигый варис санала. Монда ике төрле уйларга җай юк, шуңа күрә затлы кешеләрдән торган илчелек (Шаһхөсәен сәед, Шаһйосыф бәк һәм дә 1507 елгы солых килешүен төзүдә катнашкан тәҗрибәле карт илче Бүзәк бакши) Мәскәүгә китә. Илчелек рус хөкүмәтенә Мөхәммәд Әминнең авыруы турындагы хәбәрне җиткерә, Габделлатыйфны азат итеп, Казан тәхетенең варисы дип тануны үтенә. Бу хакта килешү төзү барышында Казанга рус илчеләре килеп китә, аннары Шаһхөсәен сәед кабат Мәскәүгә барып кайта. 1516 елның ноябрендә азатлык алган Габделлатыйфка идарә итү өчен Кошира шәһәре тапшырыла.
Рус хөкүмәте Габделлатыйфка ышанмый һәм шуңа күрә дә, Мөхәммәд Әминнең варисы дип тануына да карамастан, аны Казанга кайтарып җибәрми. Казаннар күпме тырышып та аны Казанга кайтарта алмыйлар, һәм бу хәл үзенең нәтиҗәләрен озак көттерми. Рус хөкүмәте варисны «бәхетсез очраклардан» саклап кала алмый – Габделлатыйф, абыйсы үлгәнче үк, Русиядә үзенең каберен таба.
1517 елның 19 ноябрендә Габделлатыйф билгесез сәбәпләр аркасында һәлак була. Рус елъязмачысы бу хакта бик томанлы хәбәр итә: «Шул ук көздә, ноябрьнең 19 ында, Габделлатыйф хан үлде»[75]75
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 260.
[Закрыть]. Яңа гына 40 яшен тутырган тәхет варисының капылт үлеп китүен очраклы хәл дип булмый. Исәп йөртеп караганнан соң, рус хөкүмәте аның Казан тәхетенә утыруын үзе өчен хәвефле дип таба, күрәсең, һәм Габделлатыйфның тәхет варисы икәнен тану аркасында җибәрелгән хатасын шым гына төзәтергә уйлый. Ә бәлки, тәҗрибәле хөкүмәт барысын да алдан исәпләп эш иткәндер, һәм чынлыкта бернинди дә хаталану булмагандыр. Ничек кенә булса да, Габделлатыйфны юк итү Мәскәүнең исәп-ниятләренә туры килә, моңа шикләнергә ярамый, һәм бу Габделлатыйф сәяси уен корбаны булган дип уйларга нигез бирә…
Мөхәммәд Әминнең озакка сузылган авыруы «Казан елъязмачысы» авторына хыялый хикәяләр язарга этәргеч бирә. Казан ханының авыр хәлен тасвирлаганда, ул кара буяуларны кызганмый. 1505 елда русларны пыран-заран китерүне Вифлеемда сабыйларны үтерүгә тиңләп, ул Мөхәммәд Әминне Иродка охшатудан тыелып кала алмый. Елъязмачының караңгы фантазиясе явыз тантанадан байый, һәм ул күңелне кайтарырлык вакыйгалар уйлап чыгара: «Һәм бу җинаяте өчен Ходай Казан ханын авыр чиргә дучар итте, аның тәне баштанаяк яра белән капланды, ул өч ел түшәгеннән тормады, эренләп һәм кортлап ятты, табиблар һәм багучылар аның бу яраларын дәвалый алмадылар. Аны котырткан (русларга каршы) ханәш тә, олы кешеләре дә аңардан килгән сасы искә күрә янына кермәделәр. Барысы да аның үлемен теләде; аны тукландырырга куелган кешеләр генә янына керә, тик алар да, борыннарын кысып, ул яткан төштән тизрәк качарга телиләр иде»[76]76
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 28–29.
[Закрыть].
Хикәянең мәгънәсе ачык: автор ханның авыр хәлен 1505 елда русларны пыран-заран китергән өчен җәза дип укучысына җиткермәкче була, шуңа күрә аңардан тарихи хакыйкатьне, дөрес сүзне көтәргә ярамый. Шуңа да карамастан ХIХ гасырның ахырына кадәр рус тарихчылары «Казан елъязмачысы» ның шушы хәбәреннән бик теләп файдаландылар[77]77
Мәс., Загоскин Н. П. Спутник по Казани (1895 г.). – С. 48.
[Закрыть].
Мөхәммәд Әмин 1518 елның декабрендә вафат була[78]78
Вельяминов-Зернов, Мөхәммәд Әмин үлеменнән бер ай элек Габделлатыйф вафат була, дип ялгыш яза (I, 250 б.).
[Закрыть]. Аның яше илледән артмаган. Русиядә, әле Мәскәүдә Иван III сараенда, әле Коширада озак еллар яшәве нәтиҗәсендә ул рус тормышы белән якыннан таныша. Ханлык итүенең беренче дәверендә рус кубызына биергә мәҗбүр була. Ачы тәҗрибәсеннән гыйбрәт алып, ханлыгының икенче дәверендә ул руска каршы сәясәт үткәрә, әмма соңрак янә иске эзенә кайтып төшә һәм соңгы унике ел дәвамында Русия белән ихлас дуслык мөнәсәбәтләренә аз гына да хилафлык китерми.
Мөхәммәд Әмин бик акыллы, хәйләкәр һәм алдан күрүчән сәяси эшлекле була. Ул Иван III даирәсендә, аның да әле кайнап торган иң җанлы чагында тәрбия ала. Бу вакытта анда итальяннар һәм греклар эшли, Кремль диварлары салына, сарайлар һәм чиркәүләр корыла; хан, ихтимал, бу даирәдә шактый сыйфатлар үзләштергәндер; аның акылын һәм чит йогынтыларны кабул итү сәләтен истә тотып шундый фикергә килергә мөмкин.
Мөхәммәд Әмин дәверендә рус йогынтысы аеруча нәтиҗәле булган. Иван III нең киң оештыру эшчәнлеге аның хакимлек итү рәвешенә, төзү-кору эшчәнлегенә, дәүләтнең ул урнаштырган эчке тәртипләренә йогынты ясамый калмагандыр…
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?