Электронная библиотека » Михаил Худяков » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 6 июля 2023, 12:40


Автор книги: Михаил Худяков


Жанр: История, Наука и Образование


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Шулай итеп, Казан ханлыгының хөкүмәте беркайчан да рус дәүләтен яулап алырга омтылмый; ул бары тик Мәскәү белән Казан арасында салым мөнәсәбәтләре генә урнаштырырга тели. Казан ханлыгы тарихының беренче дәверендә, Мөхәммәд, Мәхмүд, Хәлил һәм Ибраһим ханнар идарә иткән вакытта да, Сәхиб һәм Сафа ханнар тәхет тоткан өченче дәверендә дә хөкүмәтнең максаты шундый була. Иң зур җиңүләргә ирешкән чакларда да – бөек кенәз Казан ханына әсирлеккә төшкәндә һәм Казан гаскәре рус башкаласының капкалары төбендә торганда – бу сәясәт үзгәрми. Мөхәммәд Әмин һәм Шаһгали идарә иткән икенче дәвердә һәм Җангали белән Шаһгали тәхеттә утырган өченче дәвердә Казан хөкүмәте рус җиреннән ясак алу дәгъвасыннан ваз кичә һәм ике дәүләт арасында тулаем тигезлекне таный. Рус хөкүмәте дә 1540 елларның ахырына кадәр Казан ханлыгын тар-мар итәргә омтылмый; башта ул Казан ханлыгыннан үзенең бәйсезлеген танытуны теләсә, соңрак рус патшасының Казан ханы өстеннән югары хакимиятен танытырга омтыла.

Казан белән Мәскәү арасындагы сугышларны ике яктан да яулап алу сугышлары дип санарга ярамый. Казан гаскәре рус дәүләтенең эчке өлкәләренә өч тапкыр – 1439, 1445 һәм 1521 елларда үтеп керә, ләкин бу яуларда рус җирләрен Казан ханлыгына кушу максаты булмый. Рус хөкүмәте Казанга озакка сузылган биш яу оештыра – 1469, 1487, 1506, 1524 һәм 1530 елларда (без 1478, 1523 һәм 1545 еллардагы һөҗүмнәрне, 1537 елгы гамәлгә ашмаган яуны һәм Иван IV нең 1549 һәм 1550 еллардагы кыска вакытлы яуларын санамыйбыз), бу сугышлар да Казан ханлыгын рус дәүләтенә кушу максатын күз алдында тотмыйлар.

Гадәттә, Казан ханлыгын басып алуның башын Васильсурскига нигез салыну белән бәйлиләр. С. М. Соловьёв болай дип яза: «Васильсурскины салып, Василий Казан ханлыгын тулысынча яулауга беренче адымны ясады. Аның улы Иоанн, күрербез ки, Свияжскины салуы белән икенче адым ясаса, өченчесе Казанның үзен алу булыр»[199]199
  Соловьёв С. М. История России. – С. 1636.


[Закрыть]
. Өр-яңа әдәбиятта мондый сүзләр бар: «ХV – ХVI гасырларда Мәскәүдә безне дәүләт сәясәтенең борынгы Шәрык мәмләкәтләре ысулын хәтерләткән тагын бер үзенчәлеге шаккатыра. Ассирия һәм Фарсы илбасарлары кебек, Мәскәү коручылары да, яңа җирләрне биләргә әзерләнгәндә, иң әүвәл чик буенча яки хәтта дошман җирендә үк дәһшәтле кальгалар салып куйганнар. Шул рәвешле, Иван III 1492 елда, фин ярларын яуларга әзерләнеп, Нарвага каршы Ивангородны кора. Алтмыш алты ел үткәч, аның оныгы Грозный бу яулауны башлый. Иван III нең варислары шундый ук ысул белән Казанга якынлашалар. Василий III Васильсурскины сала. Иван IV – Свияжскины (Зөяне)»[200]200
  Виппер Р. Иван Грозный. – С. 16.


[Закрыть]
. Ләкин бездә табигый сорау туа: Ивангородны дошман һөҗүменнән саклану өчен салмадылармы икән? Ә Васильсурскига килгәндә, аның Казан ханлыгын яулауда беренче адым булуын кире кагарга туры килә. Васильсурск белән Зөяне чагыштыру урынсыз. Васильсурск беркайчан да хәрби база булмый, һәм рус яуларында аның әһәмияте бик кечкенә. Аны көтелмәгән һөҗүмнәрдән саклану өчен салалар. Елена Глинская хөкүмәте тарафыннан Казан һәм Кырым чик буйларында салынган Буй, Балахна, Мокшан, Пронск кебек кальгаларның да вазифасы шундый була. Васильсурск та Иделдә чик буе форпосты ролен үти. Ул саклану һәм күзәтчелек итү өчен салына, һөҗүм иткәндә аның әһәмияте булмый. Казан ханлыгын яулап алу хакындагы фикер дә ул замандагы рус җәмгыятенә шулкадәр ят тоела, Васильсурскины салганда, Казан җиренең аз гына өлешен басу да Мәскәүдә Василий III гә карата җитди ризасызлык тудыра һәм рус руханиларының башлыгы митрополит Даниил гына күпләргә аңлаешсыз булып калган илбасарлык ниятләрен сак кына телгә ала. Профессор Виппер әйткән ысулны соңрак, Иван IV дәверендә генә куллана башлыйлар, һәм аның үрнәге нәкъ менә Зөяне (Свияжскины) салу була.

Мәскәү белән Казан арасындагы унөч сугышның җидесен руслар башлый (1467, 1478, 1487, 1530, 1545, 1549, 1550 елларда), ә алтысын – казаннар (1439, 1445, 1505, 1521, 1523, 1536 елларда). Шул рәвешле, Казан ханлыгын Русиягә каршы илбасарлыкта гаепләргә ярамый. Идел буенда кабынган сугышларда Русиянең гаебе Казанныкыннан ким түгел.

Казан ханлыгының хәрби тарихы шушы дәверләргә бүленә:

I дәвер (1438–1487 еллар): 1) Олуг Мөхәммәднең ханлык итүе, 1439 һәм 1445 еллардагы яулар; 2) тынычлык дәвере – Мәхмүд һәм Хәлилнең ханлык итүе, 1446–1466 еллар); 3) Ибраһим һәм Галинең ханлык итүе, 1467–1469, 1478 һәм 1487 елларда ватанны саклау сугышлары.

II дәвер (1487–1521 еллар): тынычлык дәвере, Мөхәммәд Әмин, Габделлатыйф һәм Шаһгалиләрнең ханлык итүе (1505–1507 еллардагы бәрелешләрне санамаганда).

III дәвер (1521–1550 еллар): 1) Сәхиб һәм Сафаның ханлык итүләре, 1521 һәм 1523–1524 еллардагы һөҗүмнәр; 2) фиркаләр көрәше, Җангали, Сафа, Шаһгали һәм тагын Сафаның ханлык итүе, 1530, 1536 һәм 1545 еллардагы сугышлар; 3) рус ябырылышларының башы, 1549 һәм 1550 еллардагы яулар.

I дәвердә дәүләт көчле һәм кодрәтле була, II дәвердә илне русның Идел буе белән бәйләгән сәүдә мәнфәгатьләре өстенлек ала, шуның аркасында дәүләт чит ил протектораты астында кала; III дәвер – милли үзаңның, фанатизмның һәм патриотизмның үсеш дәвере. Аннары чит ил кысуы көчәя, һәм дәүләт илбасарлар кулыннан һәлак була.

IV бүлек
Казан ханлыгының тар-мар ителүе
(1551–1556)
Рус хөкүмәтенең яулап алу сәясәте

1540 елларның азагына кадәр русларның сәясәте Казан ханлыгы җирләрен басып алуга юнәлтелмәгән иде әле. 1540 еллар ахырында кискен борылыш ясала, һәм рус хөкүмәте Казан ханлыгы җирләрен яулап алып рус дәүләтенә кушу фикеренә килә. Моңа бәйле рәвештә Русия-Казан мөгамәләләре бөтенләй үзгәрә, һәм русларның империя төзүгә китерергә тиешле чын мәгънәсендәге басып алу сугышлары башланып китә. 1549 һәм 1550 еллардагы яу белән барулар беренче уңышсыз адымнар гына була әле, алар Казан тарихының агышын үзгәртеп, яңа юлга сала алмыйлар. Беренче хәрби җиңелүләр басып алучыларның күңелен суындырмый, рус белгечләре яңа кампаниянең акылга муафыйк планын әзерли, дәүләт эшлеклеләре ханлыкны рус мәмләкәтенә кушу, яңа җирләрне идарә итү җаен уйлап куя. Казан ханлыгы халкы бәйсезлек өчен, Казан дәүләтен исән калдыру өчен көрәшергә мәҗбүр ителә… Рус хөкүмәте Казан ханлыгына чын афәт янарлык хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнеп беткән вакыттан ханлык тарихының соңгы дәвере башлана.

Казанны яулап алу уе иң элек диндар башларда туа, баскыннарның идеологиясе бүтән милләттәге һәм расадагы кешеләрне күралмас дәрәҗәдәге дини фанатизмга барып тоташа. Руханилар, рус җәмгыятенең иң укымышлы өлеше булганлыктан, татар изүен барысына караганда да авыррак кичергән. Татарлар өстен дәвердә башкалар белән чагыштырганда җиңелрәк яшәүләренә дә карамастан, руханилар вәгазь, үгет-нәсыйхәтләрендә, елъязмаларда, изгеләр тормышы турындагы һ. б. әсәрләрендә, ул изүне кичерә алмыйча, барысыннан да күбрәк сыкраналар. Русларга изелү камытын кигергән татарлар белән Казан ханлыгының халкы арасындагы аерманы дин әһелләре күрми дә, белми дә. Аларның уенча, Казан халкы – шул ук «денсез, кабахәт татарлар». Шуңа күрә дә, руслар аякка басу белән үк, руханилар даирәсендә элеккенең үчен кайтару, ят диндәге мөселманнар белән исәп-хисапны өзү фикере туа. Гадәти шартларда хәерхаһлы һәм ныклы була алган халыкара мөнәсәбәтләр дини киртәләр калкып чыгуга ук кискенләшеп китә; русның алыпсатар купецы татар сәүдәгәрен үз ише итеп санаса да, рухани исә аны «поганый» (кабахәт) дип кенә йөртә, аңа карата һичнинди теләктәшлек хисенә урын калдырмый. Шуңа да яулап алу сәясәтенә киная ясаган беренче сүзнең рус чиркәве башында торган митрополит Даниил авызыннан чыгуы һич гаҗәп түгел: ул 1523 елда, рус дәүләтенең киләчәк сәясәтен билгеләп: «Бөек кенәз бөтен Казан җирен яулаячак», – дип белдергән. Рус хөкүмәте аңа колак сала – егерме биш ел узганнан соң, ул рус сәясәтенең нәүбәттәге максатына әйләнә. Рус хөкүмәтенең киң колачлы программасына, шулай итеп, укымышлы руханилар нигез сала.

Бельский, Шуйскийлар һәм Глинскийларның хөкүмәтләре бер-бер артлы алышынганнан соң, 1546 елның декабрендә, митрополит Макарий киңәшен тотып, Иван IV үзенең балигъ булуын игълан итә һәм дәүләт белән идарә эшенә керешә. Чынында исә дәүләт белән идарә итү, ягъни хакимият митрополит Макарий җитәкләгән руханилар кулына күчә. Иван IV нең тарихчысы бу хакта менә нәрсә язган: «Иван III мәктәбенең шәкерте атаклы Макарий (1482 елда туган) 1542 елдан алып митрополит була. Аның йогынтысы белән Иван IV 1547 елда балигъ дип игълан ителә, тик шулай да, аңа күз-колак булып тору өчен, Сильвестр дигән рухани куела. Сильвестр әле алты ел буена (1547–1553) буыны ныгымаган, даһилыгының һәм яхшы, һәм яман якларын ачмаган Грозныйны күләгәдә тота. 1542–1553 елларны нигезле рәвештә дәүләтне чиркәүгә буйсындыру сәясәтенең унъеллыгы дип атарга ярый. Барча үзгәртеп коруларга, тормыштагы барча гамәли мәсьәләләргә дин әһелләре юнәлеш бирә… Мәсәлән, Иван III заманында үзара низаглашып та, инде янәдән берләшеп алган һәм Мәскәүгә хәвеф-хәтәр китереп торган Кырым белән Казанның кыргый чирүләренә каршы көрәшүне руханилар вәгазьләрендә тәре сугышы сыйфатында, яшь патшаның вөҗдан эше рәвешендә икърар итәләр»[201]201
  Виппер Р. Иван Грозный. – С. 34–35.


[Закрыть]
. Вакыйгаларның ул чорда ничек аңлатылуын белү өчен, «Царственная книга» га яисә «Казан елъязмачысы» на күз салу җитә. Рус хөкүмәтенең руслар яшәмәгән җирләрдә алып барган яулап алу сугышы – империя төзүгә китерергә тиешле беренче сугыш – чиркәү әһелләренең хәер-фатихасы белән эшләнгән, аның фанатик максаты мөселманнарны христиан диненә дүндерү була. 1550 елгы яу алдыннан ук инде патша «атасы Макарий белән киңәш кора», яуга кузгалган вакытта, «митрополит Макарий һәм дә архиерей Крутицкий Савва бөтен соборны ияртеп Володимерга килделәр, һәм митрополит бөек кенәз Иван Васильевичка дөнья эшенә кузгалырга, ант бозучы казаннар өстенә барырга фатихасын бирде», митрополит армия алдында чыгыш ясый – «боярларга, воеводаларга һәм кенәзләргә, патша чирүенең барча кешеләренә нәсыйхәт укый һәм хәер-фатихасын бирә»[202]202
  Царственная книга. – С. 153, 155.


[Закрыть]
.

Чынында 1547 елдан алып рус мәмләкәте башында торган митрополит Макарий үз заманында гаҗәеп кешеләрнең берсе булган. Әдәбиятны биш бармагы кебек белгән зур гыйлемле язучы булуы өстенә ул күренекле дәүләт эшлеклесе, сәясәт әһеле һәм фикер иясе дә әле. Кайда гына эшләмәсен – чиркәүдәме, әдәби иҗаттамы, җәмәгать эшендәме – митрополит Макарий зур-зур хезмәтләр калдырган, үз халкының мәдәниятенә биниһая өлеш керткән. Ул – бөтен рус чиркәүләренең соборын (җыенын) оештыруда, рус изгеләрен канунлаштыруда башлап йөрүче, борынгы рус әдәбияты энциклопедиясен төзүче һәм күп кенә әсәрләрнең авторы. Аның сәясәт өлкәсендәге тәкъдир ителә торган төп хезмәте Иван IV не патша итеп күтәреп, «Мәскәү – Өченче Рим» идеясен тормышка ашырудан гыйбарәт[203]203
  Митрополит Макарийның Иванны патша итеп игълан итүдәге роле турында кара: Голубинский Е. История русской церкви. – Т. II. – Ч. I. – С. 766–768.


[Закрыть]
.

Митрополит Макарийның Глинскийлар идарәсенә алмашка килгән хөкүмәте Русия тарихында аерым урын алып тора. Ул ил тормышында тирән эз калдырган законнарны гамәлгә куя: беренче Земский соборны җыя, яңа Судебник төзи, халык санын исәпкә алырга омтылыш ясый, төбәкләрдә җирле үзидарә урнаштыра, Русиядә беренче басмаханәгә нигез сала, чит илләрдән һөнәрчеләрне һәм галимнәрне чакырып китертә. Рус тарихында беренче тапкыр Макарий хөкүмәте «рус дәүләтенең патша биләмәсе генә түгел, ә җәмгыять мәнфәгатьләрен кайгыртучы билгеле оешма, һәм дәүләт эше ул патша эше генә түгел, ә халыкныкы да» дигән ышаныч белән казгана. Әлеге хөкүмәт вакытында Русиядә дәүләт идеясе зур уңышка ирешә[204]204
  Проф. Любавский М. Русская история до конца ХVI в. – С. 251.


[Закрыть]
.

1547–1549 елларда бер билгесез автор, Иван Пересветов дигән исем артына яшеренеп, сәяси проектлар иҗат итә. Иван IV нең дәүләт эшчәнлеге нигезенә менә шушы каләм иясенең сәяси программасы салынган. Митрополит Макарий хөкүмәте белән тыгыз бәйләнгән И. Пересветов тышкы сәясәт эше итеп яңа җирләр яулап алуны таләп итә: «Алпавытлар әдибенә Казан патшалыгы оҗмахтай урын булып тоела («оҗмах дип әйтерлек, теләсә кемгә хуш килерлек җир»), һәм ул оятсыз рәвештә, «мондый уңайлы җирне», хәтта аны Русиянең «дусты дип санасак та», яулап алырга кирәк, дип белдерә. Ә казаннар әнә Русияне гел генә бимазалап торалар – аларның эшен бетерү өчен сылтау эзләп маташасы да юк. Шулай итеп, моннан өч гасыр элек ХVI йөзнең язучысы һәркайсыбызга билгеле тарихи кагыйдәне мәрхәмәтсез рәвештә боза – аңа кадәр «дәүләтне саклау» мәнфәгатьләре Мәскәүнең бөтен сәясәтен тәшкил итсә, Пересветов, «һәркемгә уңайлы җир» ләрне басып алу өчен, «дәүләтне саклау» дигән кагыйдәне сылтау гына итеп калдыра»[205]205
  Покровский М. Н. Русская история. – Т. I. – С. 315.


[Закрыть]
. Рус тарихчылары И. Пересветовның боярларга һәм кенәз балаларына каршы күтәрелгән вак алпавытлар – дворяннар даирәсеннән икәнен бик нигезләп исбатладылар…

М. Н. Покровский әлеге заманда барлыкка килгән илбасарлык ниятләренең асылын менә болай ачып бирә: «Дворян публицисты гайрәтле тышкы сәясәткә өнди. Ул яулап алуларны таләп итә. Барыннан да бигрәк – Казанны, ә аннары, гомумән, һөҗүм һәм яулап алу сугышларын… Ул заманның ярлы җирбиләүчеләренә хуҗалык итәр өчен дәүләттән хезмәт хакы алудан башка акча табу чыганагы булмаган. Хезмәт хакын исә бары тик яуларда катнашкан өчен генә түләгәннәр. Шуңа да «әтрәк-әләм яугирләр» яуларда теләп катнашкан. Ә инде яу вакытында талау мөмкинлеге турында әйтеп тә торасы юк. Җирбиләүчеләр шулай ук чит илләрне яулап алу нәтиҗәсендә зур биләмәләргә ия булу турында хыялланган. Казанның Әстерханга кадәр бөтен Идел буе белән яулап алынуы вак дворяннар төркеменең теләк-омтылышлары буш сүз булмавына дәлил, алар сүзенә колак салганнар. Шул ук вакытта без алар мәнфәгатенең сәүдә капиталы мәнфәгатьләре белән тәңгәл килүен дә күрәбез. Әгәр дә алпавытка Казан янында җир кирәк булса, сәүдә капиталы Русиядән Шәрыкка сәүдә юлы вазифасын үтәгән Иделне кулга төшерергә теләгән. Идел буйлап ул заманда Ауропага ефәк һәм анда бик кыйбат йөргән бүтән товарларны илткәннәр. Шулай итеп, сәүдә капиталы алпавытларның кодрәтле теләктәше булган»[206]206
  Покровский М. Н. Русская история в самом сжатом очерке. – Изд. 2-е. – С. 60.


[Закрыть]
.

Яулап алу сәясәте җирбиләүче дворяннарның, руханиларның һәм сәүдә-кәсеп капиталының мәнфәгатьләре тәңгәл килү нәтиҗәсендә туган. Бу сәясәтне беренче булып И. Пересветов ачык рәвештә әйтеп бирә. Рус империясен уйлап табучы да, димәк, ул. Ә аның программасын митрополит Макарий хөкүмәте тормышка ашыра. Хөкүмәт җитәкчесе – 1536 елда Новгородта һәм Псковта төрмәгә утыртылган татар хатыннарын һәм кызларын чукындыручы фанатик, рус чиркәвендәге реакцион юнәлешне ныгытучы, Йөзбашлы соборда рәислек итүче консерватор, рус хөкемдарын патша дип игълан итүче патриот – яулап алу проектларын хуплап каршы ала. Ә бит бу проектларны һич тә фанатик кеше төземәгән югыйсә. И. Пересветовның программасын митрополит Макарийның хөкүмәте тулысынча, хәтта вак-төякләре белән үк кабул итә. Гадәттә, И. С. Пересветовның баш орып язган бу хезмәтен памфлет дип кенә уйлыйлар. Әмма моның белән килешүе кыен: хөкүмәтнең әлеге проектка җитди мөнәсәбәте аның памфлет түгел, ә гамәли программа икәнлеген күрсәтә.

Хөкүмәт Иван IV нең якын кешеләреннән оештырыла. Монда, патшаның «атасы» митрополиттан гайре, тагын патшаның рухание Сильвестр (аны митрополит Макарий Мәскәүгә Новгородтан китертә) һәм затлы нәселдән саналмаган Кострома дворяны А. Ф. Адашев та бар. А. Ф. Адашев ниндидер безгә билгесез шәхси талантлары аркасында шулай күтәрелә алган. И. Пересветов проектларының рус сәясәтендәге, бигрәк тә Русия-Казан мөнәсәбәтләрендәге әһәмияте зур булганга күрә, аларның авторы кем икәнен уйлап карыйк. И. Пересветов программасы митрополит Макарий хөкүмәте тарафыннан һәм соңрак Иван IV нең үзе тарафыннан тулысынча диярлек үтәлүен искә алсак, язучының патша белән хөкүмәткә бик якын торган кеше булганына шик калмас[207]207
  И. Пересветовның әсәрләре әлегә чаклы дөрес шәрехләнмәгән һәм аңлатылмаган. Мәсәлән, профессор Виппер фикеренчә (Иван Грозный. – 56 б.), патшаны гаскәр белән якынаюдан читләштерергә тырышучы аксөякләр дигәндә, публицист «сайланган раданы», ягъни митрополит Макарий хөкүмәтен күздә тота, чынлыкта исә публицист биредә боярлар һәм кенәз оланнары турында сүз алып бара.


[Закрыть]
. Хөкүмәт әгъзалары арасында сыйнфый теләк-омтылышлары ягыннан язучы белән тәңгәл килә торган бер зат бар – ул А. Ф. Адашев, вак җирбиләүче, Кострома дворяны. И. С. Пересветов белән аның проектларын тормышка ашырган А. Ф. Адашев арасында эчке тыгыз бәйләнеш барын күрмәү мөмкин түгел. Мондый бәйләнешне, тәңгәллекне һич тә очраклы дип булмый, шуңа да бу ике зат бер үк кеше түгел микән дигән фикер туа. Бу фараз дөрес булса, Иван IV нең А. Ф. Адашевны кинәт кенә үз янына алуын һәм анысының патшага булган чиксез йогынтысын аңлату җае туар иде. А. Ф. Адашевның тирән акылы, иҗтимагый карашларының киңлеге, әдәби таланты моңа нигез була ала.

1550 еллар ахырында А. Ф. Адашев рус хөкүмәтенең илбасарлык сәясәтен дәвам итү мәсьәләсендә Иван IV белән каршылыкка керә, бу хәл аны И. Пересветов белән тәңгәлләштерү өчен киртә сыман, әмма Казан белән сугыш тәҗрибәсеннән соң А. Ф. Адашевның әлеге мәсьәләгә бәйле карашлары бик нык үзгәргән дип санарга саллы дәлилләрне без алдарак күрербез.

1549 һәм 1550 еллардагы уңышсыз сугышлардан соң рус хөкүмәте үзенең хәрби программасын өр-яңадан карап чыга. 1550–1551 еллар кышында бернинди дә хәрби хәрәкәтләр булмый, хөкүмәт бары тырышып җитди эшкә әзерләнә. Казан ханлыгын Русиягә кушу планын бояр Иван Васильевич Шереметев, Алексей Фёдорович Адашев һәм дьяк Иван Михайловлар төзи. Боларның беренчесе – хәрби белгеч, икенчесе – хөкүмәт әгъзасы, өченчесе – абруйлы дипломат; җәмгыятьтәге урыннары буенча болар өчесе өч катлауга карый: бояр, дворян, дьяк; һәр мәсьәләне болар төрле яклап, төрле ноктадан карап тикшерә алганнар. Бөтен проектларны шушы өч кеше караган, Казан ханлыгына кагылышлы бөтен мәсьәләләрне шушы өч кеше бергә хәл иткән.


Алдагы вакыйгалардан күренгәнчә, Казан ханлыгын яулау өчен, шушындый план корыла: хәрби программа 1) Казан ханлыгының барлык елга юлларын вакытлыча оккупацияләү юлы белән Казанны камап алудан һәм 2) Казаннан ерак түгел (Зөя тамагында) рус кальгасы салудан гыйбарәт була; сәяси гамәлләр программасы шушы пунктлардан тора: 1) Казан тәхетеннән Кырым нәселен бәреп төшерү; 2) рус әсирләрен коллыктан азат итү; 3) Иделнең уң ягын Русиягә кушу; 4) ханны рус калгае (наместнигы) белән алмаштыру. План, хәрби яктан аз көч кулланып, акрын-акрын гамәлгә ашырылырга тиеш була. Ул саклык һәм акыл белән төзелгән, ләкин аннан үз-үзләренә артык ышану да аңкып тора: рус хөкүмәте Кырым нәселенең зәгыйфьлеген дөрес бәяләсә дә, бәйсезлек өчен көрәштә гади халыкның каршылык көчен истә тотмый. Әлеге планны иҗат итүчеләр Зөя өязендә яшәп тә, Казанга карата үзләрен бүтән дәүләттә итеп тоячак кешеләрнең үзләрен ничек тотасын да яки, елганың бер ярында калып, икенче ярның чит дәүләт кулына керүенә риза булган башкаланың нинди хәлгә каласын да исәпкә алмыйлар.

Хәрби программаны тикшерү эшенә күп кенә башка белгечләр дә җәлеп ителгән, алар арасында җирле шартларны яхшы белгән Казан мөһаҗирләре (эмигрантлары) дә була: «Шуннан патша үзенең боярлары белән бергә Казанны нишләтергә икәнен уйлый башлады. Тәүдә үзенә хезмәткә күчкән Казан бәкләрен – кенәз Костровны (Хөсрәү бәк. – Тәрҗ.) иптәшләре белән чакырды. Зөя елгасы тамагындагы Түгәрәк тауга шәһәр салыйм микән, дип уйлады, Казаннан кайтканда, ул урынны патша үзе күргән иде: урыны бик биек һәм шәһәр төзергә яраклы»[208]208
  Царственная книга. – С. 162.


[Закрыть]
. Яңа Зөя кальгасы хәрби база булырга тиеш дип уйланыла: «Һәм патша Зөя тамагында шәһәр корырга карар итте… Һәм шунда патша казнасыннан бик күп азык-төлек, корал, кирәк-ярак җибәрергә булды – кабат барганда, бөтенесе дә әзер торсын»[209]209
  Царственная книга. – С. 162.


[Закрыть]
.

Гаскәрләрнең оешу тәртибе һәм техник коралланышы йә бөтенләй үзгәртелә, йә камилләштерелә. И. Пересветов, Кырым һәм Төркиядән үрнәк алып, утлы корал белән коралланган 20 мең кешелек гаскәр төзүне уйлаган була, һәм 1550 елда хөкүмәт, чыннан да, стрелецларның дворяннар кулы астындагы аерым гаскәрен оештыра.

Стрелецларны җитәкләргә уннан тугыз өлеше төрле төбәкләрдән җыелган дворяннардан гыйбарәт мең кешедән торган аерым башлыклар (офицерлар) куела. Асаба өстенлекләргә ия булган әлеге атаклы меңлек йомышлылар сыйныфының үзәген тәшкил итә һәм феодаль аристократиягә каршы көрәштә аның төп таянычы буларак күзаллана.

Стрелецлар яуда гаскәрнең Патша полкы дигән гвардиясен тәшкил итә. Алар һәрвакыт хәрби әзерлектә, ягъни төрле йомышларны үтәргә әзер торырга тиеш була.

Аларны даими рәвештә кул астында тотар өчен һәм сайлап алынган әлеге алпавытларны мулдан бүләкләү максатында, Мәскәү астында җирләре булмаганнарга патша башкала тирәсендә утарлар өләшә.

Хәрби эштәге мондый үзгәрешләр дворяннарны тәхеткә нык якынайта. И. Пересветовның боярлар һәм кенәз балаларының көчен сындыру нияте шулай тормышка аша: даими гаскәр булдырып, хөкүмәт затлы нәселле аксөякләрдәге хосусый гаскәрләрнең әһәмиятен киметә һәм, кулларына утлы корал тоттырып, даими гаскәр биреп, дворяннарны күтәрә.

Хәрби эшнең техник коралланыш ягы да яңабаштан карала. Дәһшәтле кирмән саналган Казанны җимерттерү өчен, артиллерия көчәйтелә. Көнбатыш Ауропадагы өр-яңа инженерлык казанышлары белән таныш белгечләр чакыртыла, алар, җир астыннан казып килеп, кирмән диварларын шартлатырга тиеш була. 1549 һәм 1550 еллардагы яуларның уңышсыз тәмамлануын исәпкә алып, җитәкчелек кышын сугыш башлау гадәтеннән баш тарта. Әүвәл, игенчеләрне кыр эшләреннән аермас өчен һәм техник яктан җиңеллекләрне истә тотып, кышын гына яу чыга торган булганнар.

И. С. Пересветов программасы буенча гаскәр башында, һичшиксез, патша үзе торырга тиешле. Иванны төрек солтаны Мөхәммәд II Фатих сыман ару-талуны белми торган сугышчан патша итеп күрәселәре килә[210]210
  Виппер Р. Иван Грозный. – С. 55, 59.


[Закрыть]
. Хөкүмәт программаның бу юлын да үтәргә тырыша – яшь Иван IV не Казанны алу максаты белән оештырылган 1549, 1550 еллардагы һәм соңгы яуга катнашырга мәҗбүр итә. Дөрес, анда патшаның батырлыгы чамалы икәне ачыклана. Әлбәттә, гаскәр белән, асылда, тәҗрибәле яубашлары җитәкчелек итә, ә егерме яшьлек патшаның сугышта катнашуы илдәшләрнең күңелен күтәрү өчен генә була. Яуда Патша полкы белән идарә итүче, ягъни штаб һәм гвардия башында торучы Владимир Иванович Воротынский белән Иван Васильевич Шереметев аерым урын тота. И. Шереметев, күргәнебезчә, яуның хәрби планын төзүчеләрнең берсе була, ә Владимир Воротынскийның борадәре Михаил гаскәрнең төп көчләре – Олы полк белән җитәкчелек итә. Шушы кешеләр – Шереметев һәм борадәр Воротынскийлар – митрополит Макарий хөкүмәте әзерләгән яуның төп җитәкчеләре булалар да инде.

Хәрби программаны үтәргә рус хөкүмәте 1551 елның язында тотына. Русиянең эчендә Зөя тамагы эргәсендә кирмән салыр өчен төзү кирәк-яраклары әзерләнә, һәм аларны язын Идел буйлап салларда агызалар. Бер үк вакытта Казанны камап алу өчен эшләр башкарыла. Апрельдә патша хәрби отрядка Зөя тамагына юнәлергә боера, «ә Нократтан Бәхтияр Зюзинга нократлар белән Камага килергә фәрман җибәрде, аннары патша Идел буйлап өстән, күп казаклар юллады; һәм, яугирләр Казанга һәм Казаннан йөрмәсен өчен Камадагы, Иделдәге, Нократтагы кичүләрне кул астына алырга әмер итте»[211]211
  Царственная книга. – С. 165.


[Закрыть]
. Казан ханлыгының елга юлларын басып алу шулай башлана. Шул ук вакытта Касыйм татарлары чирүен «кыр буйлап» Иделгә, Казаннан түбән өлешенә юллыйлар». Алар анда көймәләр ясап, «Казан җирләрен яуларга» Идел буйлап өскә күтәрелергә һәм Зөя кирмәнендә рус гаскәре белән кушылырга тиеш була[212]212
  Царственная книга. – С. 166.


[Закрыть]
.

17 майда рус отряды Зөя тамагындагы Түгәрәк тауны ала. Казанга җибәрелгән шымчылар руслар өчен бернинди куркыныч күрми: башкалада бернинди хәрби әзерлек күзгә ташланмый. Рус отрядында Казан мөһаҗирләре дә – Костров бәк, Чапкын бәк Отуч, Бурнаш һ. б., барлыгы 500 гә кадәр кеше[213]213
  Царственная книга. – С. 164–165.


[Закрыть]
, хан тәхетен дәгъвалаучы Шаһгали дә шулар арасында була. 24 майда Зөя тамагы эргәсендә, Казан ханлыгының үзәгендә, рус кальгасы салына.

Рус патшасы исеменнән тирә-яктагы халыкны «Свияжск каласына килергә» чакыралар. Чуашлар һәм чирмешләр рус патшасыннан «аларга яу чапмаска әмер бирүен» һәм «хәерхаһлык кылып ясакны җиңеләйтүен» үтенәләр[214]214
  Царственная книга. – С. 170–171.


[Закрыть]
. Рус елъязмачылары сәяси коткы таратуның уңышлары турында хәбәр итә – татар булмаган халыклар һәм татарларның үз арасында да (Мөхәммәд Бузубов, Аккөбәк Тугаев һ. б.) Казан ханлыгына хыянәт итүчеләр табыла. Алар рус идарәсен тануларын белдерәләр һәм шуның өчен өч елга салымнардан азат ителәләр, бүләкләр – төрле киемнәр һәм акча алалар[215]215
  Царственная книга. – С. 171.


[Закрыть]
. Зөядә рус воеводалары тирә-як авыл кешеләрен тугрылыкка ант иттерә, антның бер шарты булып рус колларын азат итү була: «Рус әсирләрен һичничек үзләрендә тотмаска, барысын да азат итәргә»[216]216
  Царственная книга. – С. 173.


[Закрыть]
. Рус отрядлары тарафыннан Иделдәге кичүләрне басып алу, әлбәттә, Идел буендагы авылларның тормышына зур зыян сала, чөнки аларның болыннары елга аръягында була: «Җәй дәвамында Тау ягыннан Болын ягына чыга алмадылар». Зөя воеводалары, «Тау ягы кешеләренең» тугрылыгын сынап, аларны тупларсыз гына Казанга һөҗүм итәргә куалар, ә руслар үзләре шул вакытта Сәүдәгәрләр атавына ябырыла. «Казаннар каладан туплар һәм мылтыклар алып чыкты һәм ата башлады, һәм Тау ягы кешеләре – чуашлар белән чирмешләр – котсыз калып качты… Тау ягы кешеләре барысы да качып патша (Шаһгали) хозурына һәм воеводаларга килде». Чуашлар һәм чирмешләрнең сугышта тугрылыгын күзәтергә җибәрелгән рус агентлары: «Тау ягы кешеләре патшага тугры хезмәт итте», – дип, түрәләренә җиткерә[217]217
  Царственная книга. – С. 173–174.


[Закрыть]
.

Рус хөкүмәте чирмешләр һәм чуашларны сатып алу юлы белән үз ягына аудару өчен ныклап шөгыльләнә. Зөя воеводалары аларны төркем-төркем итеп Мәскәүгә, патша сараена җибәрә, «ә патша аларга хәерхаһлык күрсәтте, үз өстәлендә ашатты һәм эчертте. Бәкләрне, морзаларны һәм йөзбашы казакларны – алтынланган бәрхет киемнәр белән, ә бүтән чуашлар һәм чирмешләрне камчат һәм атлас киемнәр белән бүләкләде, ә яшьләргә постаулар, тиен туннар бирде, ә барысын да патша киендерде-ясандырды, атларга һәм акчага тиендерде… ә патшаның хәерхаһлыгы аларга кимеми, ул аларга, үзенең яугирләренә шәфкать кылгандай, төрледән-төрле бүләкләр өләшә»[218]218
  Царственная книга. – С. 174.


[Закрыть]
. Митрополит Макарий хөкүмәте юмарт бүләкләргә акчаны кызганмый, һәм мондый сәясәт аркасында күп кенә чуашлар, чирмешләр рус ягына күчә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации