Электронная библиотека » Михаил Худяков » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 6 июля 2023, 12:40


Автор книги: Михаил Худяков


Жанр: История, Наука и Образование


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Бәйсезлек өчен сугышның дәвамы. Гали Әкрәм

Башкаланың һәлакәтеннән соң да көрәш тукталмый. Җиңү ышанычы, дөрес, тулысынча диярлек руслар ягына күчә. Хөкүмәт һәлак булган, гаскәр юк ителгән, дәүләт оешмалары туздырылган… Ләкин болар Казан халкының күңелен сындыра алмый, инде көрәш стихияле төс ала – халык аны үзе дәвам итә.

Декабрьдә чуашлар һәм чирмешләр, Зөя каласыннан Васильсурскига бара торган юлга хуҗа булып алып, русларның чапкыннарын, сәүдәгәрләрен һәм казна малы төягән олауларны озатучы кешеләрен күпләп үтерәләр. Мондый дошманлыкка рус хөкүмәте үтереш белән җавап бирә: һөҗүм иткән кешеләрнең барысын да тотып асарга боера. Зөя каласына Цивиль (Шерби. – Тәрҗ.) төбәгенең 74 чуашы тотып китерелә; барысын да асып, мал-байлыкларын аларны әләкләгән бәндәләргә өләшәләр[255]255
  Царственная книга. – С. 332.


[Закрыть]
. Партизанлык хәрәкәтләре Казан шәһәре янында да башлана, аны «иптәшләре белән Тугай балалары» оештыра. Аларга каршы Казан камалу алдыннан гына руслар ягына чыккан Камай морзаны җибәрәләр. Камай морза 38 кешене әсир ала. Казандагы рус калгае аларның бөтенесен дә дарга аса.

Рус хөкүмәте хәлләрнең торышын чамалап бетерми, ул, ханлыкны Русиягә тулысынча кушылганга хисаплап, административ вазифаларын үтәү эшенә керешә. Руслар аңлавынча, бу вазифалар барыннан да элек салым җыюга кайтып кала. Шундук төрле олысларга салым җыючылар җибәрелә. Казан тирәсеннән «салымны тулысынча җыялар», ә 1553 елның февралендә «Болын ягындагы Казан кешеләренең салымны түләмәүләре» һәм салым җыючыларны үтерүләре мәгълүм була. Казаннар, гаскәр җыеп, шәһәрдән унбиш чакрымда Биек таудагы ныгытмаларын торгызалар. Япанча бәк атлы чирүенең калдыклары яңа оешкан бу гаскәрнең нигезе булгандыр дип уйларга мөмкин. Хәрби хәрәкәтләр казаннарга уңыш китерә: алар русларның Казаннан җибәрелгән 800 кешелек ике отрядын җиңәләр, икесе дә юк ителә: «Арча һәм Болын ягы кешеләре килеп, аларны тар-мар кылдылар һәм 350 стрелец белән 450 казакны үтерделәр»[256]256
  Царственная книга. – С. 335.


[Закрыть]
. Казаннар кирмән салырга карар бирә, моңа урынны Казаннан җитмеш чакрым көнчыгышта Мишә елгасы буеннан сайлыйлар. Иделнең Тау ягы да русларга каршы баш күтәрә; монда казаннарның Болын ягыннан килгән Зәйзәет һәм Сары батыр кулы астындагы яугирләре хәрәкәт итә. Алар Зөя каласыннан җибәрелгән Б. И. Салтыков отрядын тар-мар итә, Салтыков үзе әсир алына, бояр балаларыннан – 36 кеше, чуашлардан 170 кеше үтерелә, 200 кеше әсир ителә һ. б.

Баш күтәрүчеләрне Болын ягыннан килгән Мәмешбирде дигән йөзбашы җитәкли. Берничә мең гаскәр туплап, ул Иделнең Казаннан югарыгы өлешенә хуҗа булып ала һәм Зөя каласы белән Васильсурск арасындагы бәйләнеш-элемтәне өзә. Мәмешбирде үзенең төп урыны итеп Иделнең уң як ярындагы биек Сундыр тавына урнашкан (Кече Сундыр авылы янында, Козьмодемьянск шәһәреннән унбиш чакрым түбәндәрәк) Чалым каласын сайлый.

Каланың урыны саклану өчен табигый яктан уңайлы була: «Тау шактый биек, кыядай; көньяк-көнбатыш ягыннан зур таулар тезмәсе башлана». Тау итәгеннән генә Идел ага, анда сәүдә өчен әһәмиятле пристань урнашкан. Кала Русиядән Казан ханлыгына китерелә торган тоз сәүдәсе өчен мөһим урын тоткан. 1852 елда әлеге каланың хәрабәләрен тасвирлаганда, С. Михайлов болай яза: «Ныгытма тауның көнбатыш якасыннан сизелер-сизелмәс ур рәвешендә башлана. Ул инде җир белән тигезләнеп беткән диярлек. Аннары ур көньякка борыла, монда аны яхшы чамалап була; аннары чирек чакрым озынлыкта, ике аршын биеклектә туфрак өемен шәйлисең, аның янәшәсендә бер аршыннан артык тирәнлектәге чокыр әле дә билгеле. Алар тауның төньяк якасына кадәр сузыла, монда тауның итәге кисәк Иделгә төшеп китә. Өемнең һәм чокырның нәкъ уртасы киселгән, күрәсең, монда капка булгандыр. Иң сакланмаган төш – тауның көньяк өлеше, моннан сөрелгән үзәнлек башлана. Русларга бу яктан һөҗүм итәргә җайлы булгандыр, шуңа күрә көньякны аерата ныгытканнар. Ә тауның бүтән яклары, текә булганга, якын килмәслек. Дөрес, хәзер инде алар шактый ишелгән. Исән калган мәйданы әйләнештә бер чакрымнан артык түгел…»[257]257
  Сундырская гора // Каз. губ. вед. – 1852. – № 30.


[Закрыть]
Идел ягындагы текә яр саклану өчен бик уңайлы булган, риваятьләр буенча, «Иделдән руслар һөҗүм иткәндә, кала кешеләре алар өстенә зур имән кискәләре тәгәрәткән, ул кискәләр аларны Идел дулкыннары өстенә алып ыргыткан»[258]258
  Сундырская гора // Каз. губ. вед. – 1852. – № 30.


[Закрыть]
.

Мәмешбирде җимерелгән дәүләтчелекне яңартырга һәм хан хакимиятен торгызырга карар итә. Тәхеткә нугай морзасы Исмәгыйльнең улы Мөхәммәдне чакыралар. Моның өчен аның янына илчелек юллыйлар, илчелек, руслар белән уңышлы сугышу билгесе итеп, әсир төшкән һәм җәзага тартылган рус воеводасы бояр Б. И. Салтыковның сугыш киемнәрен аңа бүләк итә. Ләкин әтисе Исмәгыйль морза руслар ягына авышканлыктан, Мөхәммәд морза хан тәхетеннән баш тарта. Шуннан соң казаннар тәхеткә Сөембикә ханәшнең энесе Гали Әкрәм морзаны сайлыйлар. Гали Әкрәм 300 нугай яугире белән Сарайчык каласыннан Чалымга китә, аны тәхеткә менгерәләр. Шул рәвешчә, Казан ханлыгында югары хакимият торгызыла, башкала исә вакытлыча Казаннан Идел буйлап йөз алтмыш чакрым өскә – Чалым кирмәненә күчерелә.

Нугай бие Йосыф улына булышырга була һәм, 1553 елда Русиягә бәреп керү өчен, гаять зур чирү җыя. Казаннар белән нугайлар берлегенә Әстерхан ханлыгы да кушыла, аның хөкүмәте Иделне кичү өчен нугайларга кораб-көймәләр һәм 500 кешелек чирү бирергә вәгъдә итә. Ләкин бу яу булмыйча кала, чөнки Нугай урдасында зур йогынтыга ия булган Исмәгыйль морза, үзенең Русия белән берлектә икәнен игълан итеп, русларга каршы барудан баш тарта, җитмәсә, Йосыф бигә каршы сугышачакмын дип куркыта.

Казан ханлыгын чынлап яулау өчен, рус хөкүмәте яңа сугыш башларга мәҗбүр була. 1553 елның җәендә Идел, Кама һәм Нократ елгалары буйлап Д. Ф. Адашев җитәкчелегендәге кыргын гаскәре йөри. Барча кичүләрдә дә алар казаннарны һәм рус булмаган башка кешеләрне үтерәләр. 240 кешене әсир алалар, бөтен илне куркытып торалар. 1553 елның көзендә рус хөкүмәте казаннар өстенә тулы бер чирү җибәрә, аны элеккегечә кенәзләр С. И. Микулинский, И. В. Шереметев һ. б. җитәкли. Казанны алу белән генә эшнең бетмәгәнлеген, ханлыкның әле буйсынмаганлыгын Мәскәү төшенә.

Сугыш Казан татарлары яшәгән Кама буйлап ике йөз илле чакрым югарыга таба бөтен җиргә җәелә. Рус гаскәрләре кансыз-мәрхәмәтсез рәвештә илне талыйлар, яндыралар, изәләр. Авылдан авылга күчә барып, очраган бөтен нәрсәне юк итәләр: авылларны яндыралар, терлек-туарны тартып алалар, кешеләрне әсирлеккә куалар. Сугыш коточкыч бер кырылышка әйләнә, ике тарафтан да шәфкать-миһербан кача: Казан татарлары ныкышып бәйсезлекләрен яклап сугыша, аларны чит ил баскыннарына каршы берләшкән бүтән кавем кешеләре дә яклый; руслар, һәммә нәрсәне кылычтан үткәрә-үткәрә, яндыра-яндыра, адымлап булса да алга бара. 1553–1554 елгы кышта руслар Мишәдәге кирмәнне ала һәм яндыра; «илне галәмәт нык кыралар», 6000 ир-атны, 15  000 хатын-кыз һәм балаларны әсиргә алалар[259]259
  Соловьёв С. М. История России. – II. – С. 88.


[Закрыть]
. Вәхшилек белән куркытылган халык рус хөкемдарына тугрылык анты эчәргә һәм салым түләргә мәҗбүр ителә.

1554 елның җәендә сугыш янәдән кабынып китә. Мәмешбирдегә Болын ягы чирмешләре дә кушыла. Аларга каршы рус хөкемдарына ант иткән казаннарны җибәрмәкче булалар, тик бу эш барып чыкмый – казаннар кан кардәшләрен үтерергә теләми һәм русларга каршы сугышка кушыла. Сугыш янәдән бөтен илне колачлый. Баш күтәрүчеләр русларга теләктәшлек белдергән һәр кешене үтерәләр, Камада кәсеп иткән рус балыкчыларын, рус гаскәренең сакчы отрядын – һәммәсен юк итәләр һәм Казан янына ук килеп җитәләр. Руслар аларга каршы кенәз И. Ф. Мстиславский җитәкчелегендәге гаскәр җибәрә. Аз гына вакыт эчендә ул галәмәт күп җирне – 22 олысны кырып-талап чыга һәм берничә дистә авылны көл итә. Әсиргә алынган берничә мең Казан кешесен җәзалап үтерәләр. Арча төбәгендә шактый гына ныгытма, илекмән (башня) һәм острог төзелеп, рус сугышчылары урнаштырыла. Ләкин И. Ф. Мстиславскийның Мәмешбирде белән Гали Әкрәмгә каршы хәрби хәрәкәтләре уңышка ирешми.

Ил өстенә ишелгән коточкыч афәтләрдән тыны-җаны кысылган халык төшенкелек кичерә – 1555 елда сугыш тукталып тора. 1556 елда ул илбасарларга каршы янә баш күтәрә. Мәмешбирде 2000 кешелек гаскәре белән һөҗүмгә кузгала. Апрель аенда П. В. Морозов җитәкчелегендәге руслар Чалым каласына яу белән бара. Чалымны да, Казанны алгандагы сыман, диварларын астан шартлатып җимергәннән соң гына яулый алалар[260]260
  Бу хакта әкияти тәфсилләр белән бизәлгән-күпертелгән риваять С. П. Михайловның «Сундыр тавы» («Сундырская гора») мәкаләсендә китерелә (Каз. губ. вед. – 1852. – № 30).


[Закрыть]
. Чалым алынганнан соң, өстенлек тулысынча руслар ягына күчә, һәм бәйсезлекне кире кайтару өмете дә өзелә. Татар булмаган кавемнәр, бигрәк тә чуашлар, руслар тарафына чыга башлый. Гали Әкрәм хан үтерелә. Чуашлар Мәмешбирдене, хәйлә белән кулга төшереп, русларга тапшыралар. Бәйсезлек көрәшенең юлбашчысы Мәскәүгә озатыла һәм анда җәзалап үтерелә.

1556 елның май аенда руслар Арча җирләрендәге баш күтәрүчеләрне тар-мар итәләр, П. В. Морозов янәдән «Арча җирләрен кырып-яндырып чыга, бик күп кешеләрне үтерә, бихисап санда әсирләр ала», руслар «фәкать хатын-кызлар вә балаларны гына әсиргә алалар, ир-атларны үтерәләр»[261]261
  Соловьёв С. М. История России. – II. – С. 89–90.


[Закрыть]
. Июнь аенда руслар икенче мәртәбә кыргын яу оештыра, нәтиҗәдә Арча яклары һәм Кама буйлары «тәмам бушап кала». Мәмешбирде һәлак булганнан соң, баш күтәрүчеләрне Әхмәд батыр җитәкли. Ул Тау ягына һөҗүм итә, әмма җиңелә һәм әсирлеккә эләгеп җәзалап үтерелә. Казаннарның көче тәмам бетә. Халык, чарасыз бер хәлгә җиткерелеп, нәтиҗәсе булмаган кан коюдан туктый. 1557 елда сугыш тәмамлана. Казан ханлыгы җирләре рус дәүләтенә кушыла.

Руслар басып алынган илдә иркенләп урнаша башлый. Мәскәү патшасы кул астында казаннар белән русларның тату яшәячәгенә өмет иткән Нургали проектына, 1552 елның 9 мартында руслардан аерылган өч гаярь иләмәннең комачаулавы аркасында, тормышка ашарга насыйп булмый. Хәер, рус хөкүмәтенең кушылган дәүләткә бәйле үз планы була, һәм җиңүчеләр белән җиңелүчеләрнең үзара мөнәсәбәтләре иң тискәре сыйфатларны ала.

Казан каласында яшәгән татарларга руслар чиктән тыш мәрхәмәтсезлек кылалар: татарларга шәһәрдә яшәү түгел, хәтта аның эченә аяк басу да тыела. Аларны Болак аръягындагы Корәеш бистәсе (хәзерге Иске Татар бистәсе) янына куып чыгаралар. Элеккеге йортларыннан куылу таланган, кыйналган халыкны тагын да аянычрак хәлгә куя. Әлбәттә, бөтен өйләрне дә сүтеп, шәһәрдән яңа җиргә күчерергә рөхсәт булмаган – рус оешмалары, чиновниклары, солдатлары биләгән иң яхшы йортларның ияләре аларны сүтеп, Болак артына күчерә алмаган. Күпләр яңа җирдә йорт сала алмаган, шәһәрдә калган иске йортларын да сүтеп күчерә алмаган, шуңа исән калганнарның күбесе, тәмам бөлгенлеккә төшеп, авылларга таралырга мәҗбүр булган. Шәһәр ташландык хәлгә килеп, бушап калган. 1557 елда Казанның 30–40 мең кешесеннән бары тик 6 мең кеше исән булган. Аларга 7 мең рус өстәлгән. Шулай итеп, шәһәр халкының биштән дүрт өлешен югалткан, ә гомумсанның яртысыннан артыгы кимегән.

Татарларны Казаннан куу һәм аларны шәһәр эченә кертмәү белән беррәттән, рус хөкүмәте «барча мәчетләрне җимерү һәм аларны бөтенләй бетерү» турында фәрман бирә. Тәүге ике елда әле яулап алынган калада руслар үзләрен тыныч-имин хис итмиләр, ләкин кенәз И. Ф. Мстиславский Арча төбәген талап-җимереп кайткач, 1555 елдан соң руслар Казанда ныклап төпләнә башлый. Шушы елда митрополит Макарий хөкүмәте яулап алынган яңа җирләрне дин-иман ягыннан да рус дәүләтенә кушу эшенә тотына: халыкны христианлыкка дүндерә башлауны күздә тотып, Казанга архиепископ җибәрелә. Казанны алып кайткан Иван IV не каршылау тантанасында митрополит Макарийның әлеге җиңүне Дмитрий Донской һәм Александр Невский батырлыкларына һәм дә «рус җирен изге чукыну нурына күмгән» бөек кенәз Владимирның эшчәнлегенә тиңләве юкка гына булмаган. Ихтимал, 1536 елда ук инде төрмәдәге татар хатыннарын чукындыру белән шөгыльләнгән митрополитта Казан ханлыгы халкын христиан диненә дүндерү нияте өлгереп җиткәндер… С. М. Соловьёв яңа билгеләнгән архиепископның 1555 елның язында Мәскәүдән Казанга җибәрелүе турында болай яза: «Бу сәфәр гадәти түгел, рус тарихында беренче тапкыр архиепископ, христианлык таратырга дип, басып алынган бүтән диндәге патшалыкка юнәлә… Әлеге руханә яу… Владимир дәверендә Византиядән һәм Корсуннан Русьны христианлык белән агартырга килгән грек руханиларына тәңгәл; ул Казанны буйсындыруның йомгагы булды»[262]262
  Соловьёв С. М. История России. – II. – С. 409.


[Закрыть]
. Архиепископ Казан татарларын христианлыкка дүндерү хакында тәфсилле әмер ала. Анда «яңа керәшеннәрне кулга ияләштерергә, ашатырга, эчертергә, хәерхаһлык кылырга, итагатьле булырга» әйтелгән була. Янәсе, мондый мөнәсәбәтне күреп калган «денсезләр» дә, көнләшеп, хак христиан законына күчсеннәр һәм чукынып күңелләрен сафландырсыннар… «Яңа чукынганнар дини тәгълиматны үзләштергәч тә, архиепископ аларны еш кына үз хозурына табынга чакырырга, өстәл янында квас белән сыйларга, ә мәҗлестән соң шәһәр читендәге утарына бал эчәргә җибәрергә тиеш. Әгәр дә татарлар аңа баш орып килә башласа, ул аларга үз өендә квас эчерсен һәм ашатсын, ә бал белән шәһәр читендәге өендә сыйласын»[263]263
  Соловьёв С. М. История России. – II. – С. 410.


[Закрыть]
. Миссионерлар көч кулланудан тыелырга тиеш була. Мөселманлыктан христианлыкка күчкән кешеләргә көнкүрештә зур өстенлекләр вәгъдә ителә. Шул рәвешле, рус хөкүмәте Зөя каласын салганнан соң, Тау ягы кешеләрен үз ягына аударыр өчен төрле бүләкләр сарыф иткән кебек, бу юлы да җаннарны сатып алмакчы була. Илбасарлар элеккеге ханлыкның башкаласында гайрәт белән хуҗалык эшен җәелдерә. Таш кирмән салыр өчен, көнбатыш чикләрдән Псков осталарын чакыралар[264]264
  Крепостьны һәм соборны төзүче «чиркәү һәм калалар салу остасы» архитектор Посник Яковлев була. 1555 елда Казанны алу истәлегенә корылган Василий Блаженный чиркәвен салу эшен дә аңа тапшыралар.


[Закрыть]
.

Хан сарае янәшәсендә христиан чиркәве салына башлый – «Җиңүдән соң бөек дәүләт тарафыннан төзелгән башкалаларда гына була торган олуг бина», «Мәскәү кодрәтенең күргәзмә билгесе»[265]265
  Анисимов А. И. В поисках древнерусской живописи // Казанский музейный вестник. – 1920. – № 34. – С. 29.


[Закрыть]
. Калгай кала читендәге хан сараенда түгел, ә үзәккә якынрак төштә, Кремль калкулыгының икенче ягына, Таҗик ермагы өстендәге элеккеге Җамигъ мәчете янына урнашып яши.

1557 елда, ханлыкны буйсындыргач ук, рус хөкүмәте Казан җирләрен русларга өләшә башлый. Иң тәүдә хан җирләре белән Казан бәкләре һәм алпавытларының җирләре алына.

Җирне болай өләшәләр: бер өлеше патша исеменә языла, икенче өлеше патшаның яңа төбәктәге калгаена бирелә, архиепископка, чиркәү һәм монастырьларга да зур-зур биләмәләр эләгә, рус мәмләкәтендә җирләре аз булган бояр балалары да өлеш ала, шуннан калган җирләр белән барча сатлык-хыянәтчеләр, яңа чукынган кешеләр һәм ханлыкны яулау вакытында русларга хезмәт күрсәткән затлар (мәсәлән, Камай морза) бүләкләнә. Казан җирләренә рус килмешәкләре ташкыны ябырыла.

1552 елдагы сугышта катнашкан кенәз А. М. Курбский Казан ханлыгының байлыгын һәм муллыгын мондый сокланулы җөмләләр белән тасвирлый: «Ул җирдә кырлар иркен һәм уңдырышлы, төрле җиләк-җимешләргә бай; шулай ук бәкләренең вә аксөякләренең йортлары искиткеч гүзәл һәм чыннан да гаҗәеп, авыллар еш урнашкан; игеннәр анда шулкадәр күп, чагыштырырга кирәк булса, күктәге исәпсез йолдызларга охшатырга мөмкин; шулай ук хисапсыз терлек көтүләре йөри; ул җирләрдә яши торган төрле җәнлекләр: анда киемгә һәм ашарга яраклы кыйммәтле сусарлар, тиеннәр һәм бүтән җәнлекләр күп туа; шулай ук кешләр дә бихисап, шулай ук бал күп: башка җирләрдә мондый муллык бармы – белмим»[266]266
  История князя великого Московского. – С. 23.


[Закрыть]
. 1553 –1554 һәм 1556 еллардагы илбасар яулары илне коточкыч бөлгенлеккә төшерә. Дистәләрчә, ә бәлки йөзләрчә авыллар хәрабәгә әверелә, игеннәр яндырыла, көтүләр куып алып кителә, мөлкәт талана, кешеләр кырыла. Г. Перетяткович болай дип яза: «ХVI гасырда Казан һәм Зөя өязләренең битекче кенәгәләрендә (1565–1567 еллар) бик күп санда бушап калган җирләр теркәлгән. Димәк, Казанны яулаган вакыттагы дәһшәтле сугышларга хәтле һәм шуннан соң мондагы халыкның Мәскәүгә каршы баш күтәрүләренә кадәр бу илдә аз халык яшәмәгән»[267]267
  Поволжье в ХV и ХVI в.в. – С. 245.


[Закрыть]
. Халык Казаннан төньякта урнашкан урманнарга китә. Казан кешеләре Шушма елгасы һәм аның кушылдыклары буена менә шул дәвердә килеп утыралар. Ә Казан әйләнәсендәге 50 чакрым җир бөтенләй бушап кала, монда шундук руслар килеп төпләнә.

Кырылыштан исән калган кешеләр акрынлап хуҗалыкларын тергезә башлый, ләкин төбәк фәкыйрьлек чоңгылыннан чыгып җиткәнче, әле күп еллар үтүе кирәк була. Галәмәт күп халыкны югалту һәм исәбенә чыга алмаслык дәрәҗәдә матди зыян Казан татарларын коточкыч кыен хәлгә куя. Гасырлар буе тупланган мәдәни хәзинәләр юкка чыга, кыргын яудан исән калган кешеләрнең берән-сәрән төркемнәре гомерләрен ерак урманнардагы авылларда очлый. Аларда мәдәният кайгысы түгел, ә ничек итеп җан асрарга дигән кайгы була. Казаннан ерак төбәктә, Ашлы Сәрдек авылында (Шоды олысы) бер кабер сакланган, анда хан кызы күмелгән, диләр. Кырылыш афәтеннән качып, ул шунда килгән һәм шунда ук вафат булган. Казан зыялыларының борынгыдан килгән мәдәнияткә ия соңгы буыны фәкыйрьлектә вә мохтаҗлыкта гомер итеп дөньядан китә: шул дәвер татар елъязмачысы хәсрәт тулы сүзләр язып калдырган: «Ишмөхәммәд ибне Тугмөхәммәд изге кеше иде. Адай авылында утыз алты ел мәдрәсә тотты, шәкертләре күп иде… Менә егерме ел инде аның тарикатен тотучылардан кем дә калмады…» Бәйсезлек сугышында меңнәрчә кешеләр үлә, Казан халкы үзенең иң яхшы улларын җуя, ә матди югалтуларны әйтеп тә торасы түгел. Кала тормышыннан сала тормышына күчәргә мәҗбүр ителгән, мәдәни казанышларын югалткан халык яңа икътисади шартларга җайлашып җиткәнче озак еллар уза. Мәдәнилек кимәле коточкыч түбәнәю, икътисади яктан артка китү, сәүдә-кәсеп эшләре кысылу, халыкның чиктән тыш ярлылануы, дәүләт тормышында һәм иҗтимагый тормышта катнашудан мәхрүм булу – Казан татарларына рус илбасарлары менә шуларны алып килә.

Тәүге басып алу сугышларының нәтиҗәләре русларның да шактый гайрәтен чигерә. Хөкүмәтнең И. Пересветов проектларында чагылыш тапкан өметләре акланмый. М. Н. Покровский бу хакта менә нәрсә яза: «Барыннан да элек, күрәсең, Казанны буйсындыргач бай вә зур биләмәләр насыйп булыр дип нәфесен корган вак һәм урта хәлле җирбиләүчеләрнең өметләре җилгә оча. Беренчедән, бу буйсындыру ансат булмый: Казан ханлыгы халкы, әле башкаласын югалтканнан соң да, алты ел буе баскынчыларга каршы сугыша, яулап алынган өлкәдә төзелгән рус кальгалары һәрвакыт «камалу хәлендә» яши. Каршылык шулхәтле көчле була ки, баш бирмәүчеләр мәскәүләрнең зур бер гаскәрен юк итәләр, гаскәр башында торган бояр Борис Морозовны әсиргә алып, соңыннан үтерәләр. Курбский әйтүенчә, баш бирергә теләмәүчеләрне буйсындырган чакта, йомышлы руслар шулкадәр күп һәлак була, «хәтта ышану кыен». Шунысы да гыйбрәтле: моңардан иң беренче файда табучылар җирбиләүчеләр түгел, ә игенчеләр булып чыга. Яуланган илнең җирбиләүчеләре хуҗалык корып җибәрер дәрәҗәдә буйсындырылганын да көтеп тормастан, көнчыгыш тарафына качкын күченүчеләр чирүе юнәлә. Алар меңәрләп кырылалар, әмма ирек шулкадәр татлы, ә Русиянең үзәгендә буш җирләр шулкадәр аз калган була, беренче булып юлга кузгалганнарның үлеме арттагыларны туктата алмый. Русларның көнчыгышка ябырылуы Казанга юнәлгән яу белән бер вакытта башланган дип уйларга нигез бар»[268]268
  Русская история. – I. – С. 320–321.


[Закрыть]
. Басып алу нәтиҗәләре йомышлы русларның (дворяннарның) күңелен кайтара. Моның шулай булуын А. Ф. Адашевның Ливония сугышына тискәре мөнәсәбәте дә аңлата. Ә бит И. Пересветовның проектлары бу сугышны зарури дип санаган. Казан ханлыгын яулауның планын төзүдә күренекле роль уйнаган А. Ф. Адашев белән дьяк И. Михайлов 1554 елда ук Балтыйк буен басып алырга җыеналар һәм Русиянең Ливониягә «тарихи» хакы бар икәнен дәгъва итәләр. Ләкин Ливония сугышы башланган чакка (1558) А. Ф. Адашев хөкүмәт әгъзалыгыннан китә һәм басып алуларга каршы чыга. Аның карашларындагы мондый үзгәреш көнчыгыштагы басып алу сугышларының нәтиҗәләреннән күңел кайту белән яхшы аңлатыла, бу вакытка ул нәтиҗәләр инде тәгаен аныкланган, исәпкә алынган була.

Казан азатлыгы өчен сугышлар

Казан ханлыгының һәлак булуы Көнчыгыш Ауропадагы бер генә мәмләкәтне дә битараф калдырмый: Төркия, Кырым, Әстерхан ханлыгы, Нугай урдасы – барысын да Урта Иделдәге мөселман дәүләтенең һәлакәте хәсрәткә сала, алар диндәшләренә һәм кан кардәшләренә ничек тә булса ярдәм итәргә омтылалар…

ХVI гасыр Кырым тарихчысы Мостафа Җәннәби яза: «Казандагы хәлләр турында ишетеп, Сәхиб Гәрәй Госманлылар пайтәхетенә хәбәр юллады. Кяферләр Казанны алды, дип әйтергә кушты; безгә һәм солтан галиҗәнапларына хак мөселманнарны бу бәладән коткарырга кирәк; безнең хозурга туганнан туганым (җиян дип укырга кирәк (җиян – бертуганының улы). – Тәрҗ.) Дәүләт Гәрәй ибне Мөбарәк солтан ибне Миңле Гәрәй хан кайтсын иде, без аны, Казанны кяферләрдән коткарыр өчен, күпсанлы гаскәр белән җибәрер идек һәм анда хан тәхетенә күтәрер идек»[269]269
  Рукопись Азиатского музея. – № 528. – Л. 450–451; цит.: Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 374–375.


[Закрыть]
. Бу хәбәрдә төгәлсезлек булса да (чөнки Сәхиб хан Дәүләт солтанны 1551 елда чакырта), барыбер әлеге документ Казанда булган вакыйгалар хакында Төркия белән Кырымда югары даирәләрнең кызыксынуына дәлил булып тора.

1552 елда, руслар Казанга яуга кузгалыр алдыннан, төрекләр белән кырымнар Русиягә һөҗүм итә. Руслар кырымнарны 1553 елда да һөҗүм ясарлар дип көтә, әмма эш илчелек сөйләшүләре белән генә чикләнә. Сугыш 1555 елда башлана. Дәүләт хан Тулага һөҗүм итә, руслар исә, шул ук вакытта диярлек, Белёвтан Мурав юлы буйлап яуга кузгала. Кырымнарның арка ягына чыккан И. В. Шереметев отряды дошманнарның олавын кулга төшерә. Ләкин Туладан 150 чакрым көньякта Кырым-төрек гаскәре И. В. Шереметев отрядын тар-мар китерә. 1556 елда руслар, үзләре һөҗүм башлап, Ислам Кирмән һәм Очаковка юнәлә. Әмма уңышка ирешә алмыйлар. Русларның Днепрдагы Хортица атавына кереп урнашкан Вишневецкий җитәкчелегендәге отрядын төрек гаскәре 1557 елда бәреп чыгара, ә 1558 елның декабрендә кырымнар һөҗүмгә күчә. А. Ф. Адашев кулы астындагы рус чирүе, Днепр елгасы буйлап көймәләргә утырып төшеп, Кырым ярларына барымта ясый.

Әстерхан ханлыгы халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә мөһим роль уйнамаган. Ул куәтле Нугай урдасы йогынтысы астында була. Нугай морзасы Йосыфның казаннарның бәйсезлек сугышына булышлык итүен күрдек инде: ул, Ядегәр ханга ярдәмгә дип, нугай татарларының 3000 кешелек чирүен җибәрә, алар Казанны саклау сугышында катнаша; Ядегәр әсирлеккә төшкәннән соң, казаннар Йосыфның улы Гали Әкрәмне хан итеп күтәрә; аның белән дә Чалым каласына нугай яугирләре килә. 1553 елда Нугай хөкүмәте Әстерхан ханлыгы белән берлектә Русиягә каршы сугышка әзерләнә, ләкин мәнфәгатьләре Русия белән бәйләнгән Исмәгыйль морза Йосыф бинең ниятләрен бозып ташлый. Исмәгыйль үзенең Мәскәү белән сәүдә бәйләнешләре хакында ачыктан-ачык белдерә: «Әгәр яу чыксам, мин үзем дә ялангач йөреячәкмен, ә кешеләрем үлсә, аларны җирләргә кәфен дә булмаячак»[270]270
  Древняя Российская Вивлиофика. – Т. IХ; Перетяткович Г. – С. 209–210.


[Закрыть]
. Күрәсең, нугайлар руслардан киндер тукымалар сатып алгандыр. 1554 елда, Исмәгыйль морза белән аркадаш булып, рус хөкүмәте Әстерхан ханлыгына сугыш игълан итә һәм, Ямгурчы ханны бәреп төшереп, тәхеткә рус йомышында булган Дәрвиш Галине күтәрә. Шул ук вакытта руслар Әстерхан ханлыгына үзләренең хокуклары барлыгын белдерәләр: Мәскәү дипломатлары Әстерханны «борынгы ватан» дип атый, ягъни ул – рус патшасының биләмәсе. Дәгъваларын раслар өчен, Әстерханны борынгы Тмуторокан («төмән тархан» сүзтезмәсеннән булса кирәк. – Тәрҗ.) белән тәңгәлләштерәләр. Нугайларның 1554 – 1555 еллардагы үзара сугышы Исмәгыйльнең җиңүе белән тәмамлана, ләкин Йосыф бинең улы Юныс көрәшне дәвам итә. Русларның Дәрвиш ханга булган ышанычлары акланмый: 1556 елның язында ул инде Юныс морза һәм Кырым ханлыгы белән аркадашлыкта була. Әстерханнан рус илчесе куып җибәрелә, һәм аркадашлар Исмәгыйль бине җиңә. Сарайчыкта Юныс Нугай иленең бие дип игълан ителә. Дәрвиш хан Кырымнан һәм Төркиядән ярдәм ала – аңа туплар һәм 1000 яугир, шул исәптән мылтыклар белән коралланган 300 янычар җибәрелә. 1556 елда руслар белән әстерханнар арасында сугыш булып, Казан ханлыгы кебек үк, Әстерхан да рус дәүләтенә кушыла.

1561 елда Төркия хөкүмәте, Әстерхан ханлыгын азат итү өчен, Русиягә яуга барырга ниятли, әмма бу ният фәкать 1569 елда гына тормышка ашырыла. Берләшкән Кырым-төрек гаскәрләре шул елның көзендә Әстерханны тартып алалар, ләкин кулда тота алмыйлар. 1570 елда рус хөкүмәте, илчелек сөйләшүләре нәтиҗәсендә, төрек солтаны белән солых төзи. Рус хөкүмәте Кабардада салган кальгасын җимерә, мәгәр солтан Казан белән Әстерханны азат итүне яисә рус патшасы үзен Төркиягә ясак түләп торучы дип тануны дәгъвалый. Кырым ханы Дәүләт Гәрәйнең таләбе дә шундый ук була, үз таләбен ул Иван IV нең каенатасы булган чиркәс бәге Тимерүкне җиңү юлы белән ныгытып та куя.

1572 елның язында Кырым чирүе Русиягә бәреп керә һәм, Ука елгасын кичеп, урау юлдан Мәскәүгә юнәлә. Патша, сугыш кырын ташлап, Мәскәүгә дә кереп тормыйча, Ярославльгә кача. 24 майда Мәскәү көл-күмергә калдырылып яндырыла, фәкать Кремль генә торып кала. Руслардан Казан өчен шулай үч алалар. Шуннан соңгы солых сөйләшүләрендә Дәүләт хан: «Русияне бары тик Казан вә Әстерхан өчен генә яндырам һәм кырам», – дип әйтә. М. Н. Покровский әлеге сугышка мондый бәя бирә: «Кырымнарның ябырылуы янында Литва партизаннарының яндырулары һәм талаулары бик кечкенә булып калды»[271]271
  Бу вакытта Русия, Ливонияне басып алу өчен, Польша белән сугыша.


[Закрыть]
. Бөтен Мәскәү бистәсен татарлар төбенә кадәр яндыра, һәм без Флетчер хикәяләвеннән аның унҗиде елдан соң да тулысынча торгызылмавын күрәбез[272]272
  Флетчер 1588 елда «Рус дәүләте турында» дигән китабында яза: «Камалыш һәм янгыннан соң, аерата шәһәрнең күптән түгел генә йортлар тыгыз урнашкан көньяк өлешендә, бушап калган җирләрнең җәелеп ятуы күренә».


[Закрыть]
. Күп кенә бүтән шәһәрләр дә шул ук язмышка дучар була. Шул дәвердән калган хәбәрләр буенча, Мәскәү һәм аның әйләнә-тирәсендә генә дә 800 меңгә якын кеше һәлак булган, 150 мең кеше әсиргә алып кителгән. Рус халкы, гомумән алганда, миллионнан артык кешесен югалткан булырга тиеш. Ә ул чорда Иван Васильевич патшалыгында барысы 10 миллионлап кына кеше яшәгән. Карымта, ягъни үч сугышы, Русиянең борынгы һәм мәдәни өлкәләрен кырып чыга; соңыннан Мәскәү кешеләре озак вакытлар еллар исәбен, XIX йөздә «уникенче елдан» башлап санаган кебек, татар явыннан алып саныйлар[273]273
  Русская история. – Т. I. – С. 347.


[Закрыть]
. Мәскәүне талап-яндырып кайткан Дәүләт Гәрәй ханга «пайтәхет алган» дигән кушамат бирелә[274]274
  Смирнов В. Д. История Крымского ханства. – С. 427.


[Закрыть]
.

Рус хөкүмәте Әстерхан ханлыгыннан ваз кичә һәм аның уртак рәвештә Кырым белән Русиянең кулы астында булуын гына таләп итә. Илчелек сөйләшүләре озакка сузыла башлагач, Дәүләт хан янә Русиягә бәреп керә. Кырымнар, рус гаскәре һич көтмәгән бер вакытта Ука елгасын кичеп, Мәскәүгә якынлашалар. Рус башкаласына барып җитәргә 50 чакрым кала, кырымнар мәскәүләрнең гаскәре белән бәрелешә һәм җиңелә (1572 елның 1 августы), аларга чигенергә туры килә. Солых сөйләшүләре вакытында Дәүләт хан Иван IV гә: «Әстерхан белән Казан өчен тагын күпме дошманлашырбыз? Бир син аларны миңа – мәңге дус булырбыз. Шуның белән гөнаһтан да котылырсың, китап безгә мөселман илләрен кяферләр кулында калдырырга кушмый», – дип белдерә. Ахыргы җиңүеннән файдаланып, рус хөкүмәте кырымнар таләбен кире кага. Кырым хөкүмәте, Казан ханлыгын азат итү өметен җуеп, Әстерхан ханлыгын торгызуны гына дәгъвалый башлый. Шул рәвешчә, Казан ханлыгының язмышы башкаласын руслар алганнан соң егерме ел узгач кына тулысынча хәл ителә.

1582 елда элекке Казан ханлыгы халкы баскыннарга каршы тоташы белән баш күтәрә. Бу баш күтәрүнең сәбәпләрен профессор Н. Н. Фирсов тулысынча аңлатты инде[275]275
  Чтения по истории Среднего и Нижнего Поволжья. – С. 113–116, 120.


[Закрыть]
. Рус елъязмачысы рус баскыннарының бу төбәктә яман абруй казануларын икърар итәргә мәҗбүр була: «Казан яуланганга утыз бер ел узды, каһәр басурманнар, хөкемдар кулы астында яшәргә теләмичә, чирү җыйдылар, күп шәһәрләрне алдылар. Аларның дәһшәтен күреп, патша Казанга бояр һәм воеводаларны җибәрде, аларны әсир алырга боерды. Тик ул кабахәтләр Мәскәү гаскәре белән кыргый ерткычлар шикелле сугыштылар, күп Мәскәү кешеләрен йә станнарда, йә яу юлында үтерделәр; боярлар һәм воеводалар аларны тынычландыра алмады»[276]276
  Никон. летопись, VIII. – С. 4.


[Закрыть]
. Фәкать 1584 елда, чирмеш җирләрендә кальгалар тезмәсе (Царёвосанчурск, Царёвококшайск, Уржум һәм Малмыж) торгызып кына, баш күтәрүчеләрне бастыруга ирешәләр.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации