Текст книги "Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate"
Автор книги: Михаил Худяков
Жанр: История, Наука и Образование
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]
9 мартта иртән калгай Зөя каласыннан Казанга чыгып китә. Аңа воеводалар иярә, янәшәдә хәрби отряд бара, арткы сафта Шаһгали 6 мартта алып чыккан тотыклар да була. Иделдәге бер атау янында калгайны Шәмси һәм Ханкилде бәкләр сәламләп каршы ала. Аннары аларга Зөя каласына баручы ханәш очрый. Казаннан даими рәвештә хәбәрләр белән калгай хозурына рус чапкыннары килеп тора. Башкалада тынычлык хөкем сөрә. И. Черемисинов казаннарны ант иттерүен дәвам итә. Калгай Бишбалтага килеп җиткәч (Адмиралтея бистәсе урынында урнашкан авыл була), аны озатып баручылардан өчәү – Ислам бәк, Көбәк бәк һәм Галикәй морза Нарык (мәрхүм Чура бәкнең энесе) – калага алданрак барып җитәргә рөхсәт алалар.
Казанга килеп җитүгә, Ислам, Көбәк һәм Галикәй кирмән капкаларын яптыралар, югыйсә русларның барлык казаннарны суеп үтерәчәкләре хакында ялган сүз тараталар. Казаннар бу сүздән шашып кала, күбесе кораллана башлый. Бу арада воеводалар һәм рус отряды Бишбалтаны башкаладан аерып торган ачык үзәнлектән акрын гына Казанга якынлаша. Аларны Болакта Колгали бәк белән И. Черемисинов каршы алырга чыга. Очрашкач, соңгысы болай ди: «Моңарчы бернинди бәла күрмәдек; ләкин сездән алдан килгән бәкләр фетнә сүзләр сөйли башлады, һәм кешеләр чуалышты, кайсылары коралланды»[232]232
Царственная книга. – С. 200.
[Закрыть]. Боярлар кирмәннең Хан капкасы төбенә килә. Тик капка бикле була. Капка төбендә калгайны Ходайкол углан, Галимән бәк һәм башка бәкләр каршы ала. Алар боярларны юаталар, «ачуланмасыннар дип баш оралар», халыкны начар кешеләр котыртты, тынычлык урнашканчы көтәргә кирәк, диләр. Баш күтәрүчеләргә Казанга элегрәк килүчеләрдән Чапкын бәк Отуч та кушыла.
Хафага калган боярлар, казаннарның нигә хыянәт иткәннәрен белергә теләп һәм шулай ук русларның беркемгә дә зыян салмаячакларына ышандырып, кирмәнгә Ходайкол углан белән Бурнаш бәкне юллыйлар. Казаннар үзләренең рус вәхшәтеннән куркуларын әйтәләр һәм, бүтән үгетләүләрне тыңламыйча, җавапларын тапшырырга Ходайкол углан белән Бурнаш бәкне кирмәннән чыгарып җибәрәләр. Руслар күп тапкырлар сөйләшүләр башларга тели – «алар белән сүз күп булды», ләкин бернинди нәтиҗәгә ирешмиләр – «воеводалар эшнең яхшы бетмәсен күрде». Шуннан соң калгай Ходайкол угланны, Галимән бәкне улы белән, Шәмси бәкне, Кадый улы Чура бәкне, Арча бәге Богданны[233]233
Рус документларында бу исем дөрес язылмаган булса кирәк, татарча ул башкача яңгырарга тиеш.
[Закрыть], Ханкилде бәкне һәм бүтән аксөякләрне кулга алырга боера. Шулай ук барлык элекке тотыклар әсир дип игълан ителә. Воеводалар, капка төбендә көн буе торып, бистәдә төн куна. Иртән тагын үзара сөйләшүләр башлана, әмма нәтиҗәсе булмый: Чапкын бәк Казанны русларга сугышсыз бирмәскә карар кыла. Рус стрелецлары һәм воеводаларның алдан китерелгән мал-мөлкәте Казанда тоткарлана.
Казанга болай гына кереп булмасына ышангач, кенәз С. Микулинский Зөя каласына кире кайтырга ниятли. Аларның бүтән юлы да булмый – кирмәнне яу белән алырга көч җитми һәм, калгай урынын били алмыйча, ул кире борыла. Ачудан шартларга җитешсәләр дә, руслар бистәне дә яндырмыйлар, беркемне үтермиләр, таламыйлар, «бер кешегә дә явызлык кылмадылар», чөнки һаман да шартнамәнең үтәләсенә ышаналар – «килешүгә өметләнделәр». Руслар Зөя каласына кайтып җитүгә, кулга алынган барлык казаннар төрмәгә ябыла.
Тыныч юл белән кушылу нияте шулай итеп тормышка ашмый. Соңгы чиктә казаннар үзләренең бәйсезлеген югалтырга теләми, азатлыкны сайлый. Әлеге юлга басу ике дәүләт арасындагы көчләр нисбәтен үзгәртә алмый, билгеле, һәм соңрак күренгәнчә, Казан ханлыгын тар-мар итүдән коткармый, аның гомерен генә озайта. Ихтыярый рәвештә гамәлгә ашмаган ният җиде айдан соң көч кулланып башкарыла, ләкин яңа яуның нәтиҗәләре коточкыч була, һәм Казан халкының язмышы чагыштыргысыз фаҗигагә тарый. Берләшү барып чыкмый, һәм моның өчен казаннарга кан белән түләргә туры килә…
Бәйсезлекне мәңгегә югалтасы көндә казаннар, һичшиксез, авыр һәм төшенке халәттә була. Аларның тыныч торуы хакындагы хәбәрләр, асылда, давыл алдыннан булган тынычлык турында сөйли. Шул мизгелдә халыкны азатлыкка өндәргә үзләрендә көч тапкан фидаи затлар табыла. Өметсезлеккә бирелгән халык бу кайнар өндәүдән кабынып китә.
Әлеге түнтәрелешне гаять салкын канлылык белән гамәлгә ашыралар. Өч кыю азамат ир, һичбер шөбһә уятмыйча, алдан китәргә рөхсәт ала, калага җилдерә һәм, чит ил калгае Казан белән Бишбалта арасындагы ике чакрымлы үзәнлектән кирмәнгә якынлашкан арада, берничә минут эчендә капканы бикләп өлгерә, кирмәнгә кереп, халыкны күтәрә, бу фидаиларны кулга алырга беркемнең дә башына килми. Руслар көтелмәгән хәлдән аптырап кала. Кирмәндәге каны кызган халык арасында калырга куркып, калгайны каршы алырга чыккан Иван Черемисинов гафу ителмәслек хата ясый. Берничә минуттан рус калгаеның хан сараена хуҗа булып керәсенә артык ышанган боярлар бөтенләй каушап кала һәм ни эшләргә дә белми.
Түнтәрелеш каһарманнарының уңышы күп сәбәпләрдән тора: алар кыю хәрәкәт итә һәм гамәлләрендә ихлас була, руслар артык үз-үзләренә ышана, каршылыкка очрагач каушап төшә; ләкин иң мөһиме, әлбәттә, өч зат халыкның халәтен җаннары-тәннәре белән сизәләр һәм күңелләре тәмам төшкән казаннарны кабызып җибәрергә форсат табалар. Күңелләрнең ватанга булган мәхәббәттән кабынып китүе һәм кузгалган ярсуны тыеп торырлык ихтыяр көченең ныклыгы (капка төбендә торган чит ил калгаена берәү дә атмый) – Казан тарихының иң бөек мизгеле. Казаннарны ватанпәрвәрлек җитмәүдә һәм иҗтимагый төркемнәрне үз мәнфәгатьләре өчен аяусыз көрәштә гомумдәүләт файдасын санга сукмауда күпме генә гаепләмәсеннәр, Казан халкын аклар өчен һәм аңарда милли хиснең булуын дәлилләр өчен, шушы мизгел җитә. Казаннар үз ватаннарының бәйсезлеген саклап калган әлеге кешеләрнең каһарманлыгы белән чыннан да горурлана алганнар.
Бикле кирмән капкасы артындагы казаннарның катгый карары белән русларның үз-үзләренә артык ышанычлары арасындагы ярыш катгый карар файдасына тәмамлана. Бер төркем каһарманнарны беркем дә корал ярдәмендә тар-мар итәргә омтылмый, һәм калгай кирмәнгә һөҗүм итәргә әмер бирми. Көрәш кан коюсыз гына тәмамлана, русларның үз-үзләренә ышанычы казаннарның рухи ныклыгына бәрелеп чәлпәрәмә килә. Бу казаннарның русларны рухи җиңүе була. Гаҗәпкә калган һәм күңелләре төшкән рус воеводалары бистәдә яшәүче казаннарга файдасыз зыян салмаска үзләрендә көч таба.
Казаннарны Русиягә ихтыярый буйсындыру тормышка ашмый, һәм Казан бәкләренең чит ил белән килешергә омтылышы каршылыкка очрый, ә бәкләрнең үзләрен рус төрмәсенә ябалар. Ходайколның аек акыл белән аерылып тормаган үшән хөкүмәтен ватанпәрвәрлекне байрак иткән гайрәтле хөкүмәт алмаштыра. Аны Отуч улы Чапкын бәк җитәкли. Ул илнең бәйсезлеген саклауны үзенә төп бурыч итеп куя.
Русларны кан коюсыз гына җиңгәннән соң һәм тәгаенләнгән калгай Казанны ташлап киткәч, рус стрелецлары, түнтәрелеш вакытында кирмәндә калган бүтән кешеләр – «иптәшләре белән Пунков», барысы 180 кеше үтерелә. Хан сараена китерелгән «воеводаларның чүпрәк-чапрагын» казаннар үзара бүлешә. Хөкүмәт кичекмәстән хан сайлау эшенә керешә һәм тәхеткә Нугай билегендә яшәүче Әстерхан солтаны Ядегәр Мөхәммәд чакырыла; аңа шунда ук илчеләр җибәрелә.
Чапкын бәк хөкүмәте русларны Тау ягыннан куып чыгарырга карар бирә. Башта аларның һөҗүме уңышсызлыкка очрый – Шаһчура бәк белән Шамай (Шаһмамай? – Тәрҗ.) морза чирүе тар-мар ителә, әсирлеккә төшкән яу башларын руслар җәзалап үтерә; ләкин бераздан бөтен Тау ягы русларга буйсынмый башлый, илбасарлар кулында Зөя каласы гына кала.
Ел дәвамында көч салынган эшнең нәтиҗәсез тәмамлануын күреп, Мәскәү хөкүмәте үз ниятеннән ваз кичми. Югыйсә Казан тәхетендә элеккечә дошман хан утыра, Тау ягы Казанга кушыла, бары тик Зөя каласы руслар кулында кала да, үзләренең уңышы дип алар әсирләрне тоткынлыктан азат итүне саныйлар. Гомуми вазгыять һәм көчләр нисбәте исә казаннар файдасына үзгәрә: хәзер инде зәгыйфь хөкүмәт урынына эш башында Чапкын бәкнең гайрәтле хөкүмәте тора. Руслар яңадан елга юлларын ябу хәстәренә керешә. Казан ханлыгының Русиягә ихтыярый кушылуына ышаныч калмаганга, Мәскәү хөкүмәте хәлиткеч зур сугышка әзерләнә башлый.
Бозлар эрү белән, руслар, кичекмәстән елга юлларын ябып, Казанны камап ала; теге елдагы кебек, Идел, Кама, Нократ ярларына заставалар куела. Зөя каласына туплар һәм, илбасар отрядларны тәэмин итәр өчен, күпләп азык-төлек җибәрелә.
«Тау ягы кешеләре барысы да хыянәт итте һәм Казан белән кушылды», – дип хәбәр итә елъязмачы. Казаннар Зөя каласы янындагы болыннардан русларның сугым көтүләрен алып китәләр; аларны куа чыккан мылтыклы 100 казакның 70 е һәлак була. Зөя каласында яшәүчеләр зәңгелә авыруыннан җәфа чигә. Камадагы төп застава өчен азык-төлек алырга Зөя каласына юл тоткан 30 казакны казаннар, әсирлеккә алып, башкалага китерәләр, анда аларның барысы да үтерелә. Ядегәр ханның Кама аша кичүен руслар сизми кала, ул, Казанга килеп, хан тәхетенә күтәрелә.
Ядегәр хан – Тимер Котлы ыруыннан, Әстерхан династиясенең вәкиле. Ул – Сарай ханы Сәед Әхмәд ханның оныгы һәм 1532 елда чиркәсләрнең Әстерханга көтелмәгән һөҗүме вакытында үтерелгән Касыйм ханның улы. 1542 елда, Әстерхан ханы Габдрахман идарә иткәндә, Ядегәр Русиягә китә[234]234
Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 316, 370.
[Закрыть]. Русиядә ул сигез ел яши, 1550 елда русларның Казанга каршы явында катнаша, ләкин шул ук елда рус йомышын ташлап, Нугай билегенә килә. 1551 елда борадәр Растовлар һәм бүтән казаннар аны хан тәхетенә кодалап хатлар язалар, шуның өчен Шаһгали тарафыннан үтереләләр. 1552 елда Ядегәргә әле утыз яшь тә тулмаган була.
Ядегәр хан хозурындагы хөкүмәтне Кол Шәриф, казый, Отуч улы Чапкын бәк, Нарык улы Галикәй бәк, нугай бәге Зәният, Себер бәге Көбәк һәм Дәрвиш бәк тәшкил итә.
Хан Казанга килүгә, кешеләрнең кәефе күтәрелә. Казаннар Каманың төп заставасына уңышлы һөҗүм ясый, һәм руслар мондый уңышсызлыклардан хафага төшә. Зөя каласындагы гарнизонда тәртип тәмам бетә, гаскәриләр төшенкелеккә бирелә. Яңа салынган кала хәрби лагерьны хәтерләтә, ләкин инде аңа әтрәк-әләм, гаскәрне төрле нәрсәләр белән тәэмин итүчеләр, эшмәкәрләр килеп тулган була: «терлек һәм бүтән күп товар алып, сәүдәгәрләр килде, җаның теләгән шул бар иде»[235]235
Курбский А. М. История князя великого Московского. – С. 15.
[Закрыть]. Калада төрледән-төрле товарлар күп булса да, икмәк булмый, гаскәр ачтан интегә. Солдатлар, алыпсатарлар, Казаннан азат ителеп, илгә җибәрүне көткән эшсез ирләр, хатын-кызлар белән тулган Зөя каласы, хәрби шәһәргә хас бөтен кимчелеккә дә ия була. Мәскәүдә, әлбәттә, бу хәлгә борчылып, тәртипне ныгытырга ниятлиләр. Митрополит Макарий хөкүмәте, дини хискә сыгынып, мондагы кешеләрнең рухын күтәрергә карар кыла. «Казан елъязмачысы» ның төрле ырымнарга ышанучан авторы, «Царственная книга» ның рәсми язмаларын төзүче һәм хәтта кенәз А. Курбский кебек кеше дә казаннарда ниндидер тылсым көченең гамәлдә булуына ышана. Рус хөкүмәте дә нәкъ шул көчтән файдаланырга ниятли.
Мәскәүдә уңышсызлыкларга нисбәтән тантаналы дога укулар оештырыла – «күп вакытларын дога укып үткәрделәр»… Могҗизалы дип аталган суны май ахырында Мәскәүдән Зөя каласына китерәләр. Шул вакытта митрополитның ялкынлы сүзләрдән торган өндәмәсе дә Зөя каласының гарнизонына җиткерелә. Өндәмә гаскәриләргә көчле тәэсир ясый, комарлы уеннарны тыялар, эчкечелек һәм азгынлык кими, ә җәй җитеп, азык-төлек килүгә, зәңгелә авыруы да юкка чыга.
Бәйсезлек өчен сугыш. Ханлыкның һәлакәте
Рус хөкүмәте һөҗүм хәстәренә майда керешсә, патша Мәскәүдән июнь уртасында чыгып китә. Казан халкының язмышына Кырым һәм Төркия хөкүмәтләре битараф калмый: казаннарга ярдәм йөзеннән Русиягә һөҗүм оештырыла, ләкин ул сизелерлек нәтиҗә бирми. Рус гаскәре Казанга яу чыккан вакытта, Дәүләт хан җитәкләгән Кырым гаскәре һәм төрек янычарлары («яңа чирү» мәгънәсендә) Русиягә ябырыла һәм тиз арада Тула шәһәренә килеп җитә. Казанга яу башлаганчы, руслар төп көчләрен – уң кулны, маңгайны (авангард) һәм патша гвардиясенең яртысын кырымнарга һәм төрекләргә каршы куярга мәҗбүр була. Рус гаскәре инде көнчыгышка юнәлгән һәм Мәскәүгә юл ачык дип уйлаган Дәүләт ханның нияте барып чыкмый. Күпсанлы рус гаскәрләренең якынлашуы турында хәбәр алгач, Туланы ташлап, Дәүләт чигенә. Вельяминов-Зернов әлеге яу хакында болай яза: «Иван Казанга каршы барырга җыенган вакытта, кырымнар һәм төрекләр (хан гаскәрләрендә аларның янычарлары орыша) башлаган бу сугышның турыдан-туры максаты патшаны тоткарлау һәм Казанга ярдәм кулы сузу була. Бу хакта хәтта шул чакта русларга әсир төшкән кырымнар да әйтә. Шунысы игътибарга лаек: рус хакимиятенең һаман киңәюе ул заманда тирә-яктагы барлык мөселман илләрен хафага сала. Аерата Төркия белән Кырым бу хәлгә борчыла. Казан тар-мар ителгән дәвергә нисбәтән ядкярләрдә Русиягә карата Төркия һәм Кырымның мөнәсәбәте, шулай ук бу ике дәүләтнең безгә каршы мөселманнар буларак бердәм күтәрелергә, Русиянең һаман арткан кодрәтен чикләргә өндәп нугайларга һәм хәтта Әстерханга юллаган илчеләре хакында хәбәрләр бар[236]236
Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 372–373.
[Закрыть].
Дәүләт хан чигенгәннән соң, руслар Казанга яу чыга. Гаскәргә митрополит Макарий фатиха бирә. Ул бу илбасарлыкны Ходай кушкан изге сугыш дип бәяли. Аның максаты, янәсе, «денсез» һәм «кабахәт» мөселманнарны христианлыкка дүндерү һәм тоткынлыктан әсирләрне коткару[237]237
Рәсми чыганакта – «Царственная книга» да – патшаның яу алдыннан гаскәрләрне караганда сөйләгән нотыгы теркәлгән. Ул анда яугирләренә болай аңлата: «Агаряннар (мөселманнар), аларның Ходайлары юк… безнең исә хуҗабыз Господь Бог бар; аның исеме хакына газап чигәрбез» (226 б.).
[Закрыть]. Әлеге изге сугышта һәлак булган яугирләрне Макарий алдан ук дин хакына шәһит китүчеләр дип игълан итә. Бу олы яуны оештыруга рус хөкүмәте зур көч сала. Башта ук каршылыкларга очрыйлар: новгородлар яуга барудан баш тарта, чөнки, ди алар, без яздан бирле сафта, сугышларда катнаштык, инде тагын озын юлга чыгып, Казан янында тора алмыйбыз. Хөкүмәт яуда катнашырга теләмәүчеләргә кире борылырга рөхсәт итә, ә яугирләргә Казан астында биләмәләр өләшергә вәгъдә бирә («Кем патша белән барырга тели, шуңа патша хәерхаһлык кылачак һәм Казан астында тукланырга бирәчәк»)[238]238
Царственная книга. – С. 235.
[Закрыть]. Җир алырга тиешле кешеләрнең исемлеген дә төзиләр. Болай кызыктыруның ярдәме тия – Новгородның барлык бояр оланнары, аз җирле дворяннар бертавыштан яу чыгарга теләк белдерә. Хөкүмәт вак дворяннар өчен «гаҗәеп уңайлы оҗмах асты җирләре» нә нисбәтән И. Пересветов программасын гамәлгә ашыру эшенә керешә.
5 августта рус гаскәре Баранчы шәһәрлеге янында Сура елгасын кичеп чыга һәм Казан ханлыгы җирләренә аяк баса. Чик буенда патшаны Зөя каласыннан килгән чапкыннар һәм Тау ягында яшәүчеләрнең вәкаләтле кешеләре каршы ала. 13 августта армия Зөя каласына килеп җитә. Әсиргә алынган татар сәүдәгәрләре аша Зөя каласыннан Казанга – Шаһгалинең Ядегәр ханга язган һәм патшаның Кол Шәрифкә язган хатлары җибәрелә: хатлар Казан халкын бирелергә өнди. Берничә көннән ханның җавап хаты килә. Аның эчтәлеген елъязмалар болайрак сөйли: «Горур һәм шакшы сүзләр язган, христиан динен һәм дә тәкъва патшаны хурлаган һәм шелтәләгән, шулай ук Шаһгалине мыскыллаган, ә үзен сугышка әзер дигән»[239]239
Никон. летопись, VII. – С. 149.
[Закрыть]. 16 августтан 20 сенә кадәр рус гаскәре Иделне кичә; 20 августта патша Казансу елгасының тамагына, Тирән Үзән култыгы янына килеп урнаша[240]240
ПСРЛ. – Т. VII. – С. 306; Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 386.
[Закрыть].
Казан хөкүмәте шәһәрне якларга ныклап әзерләнә, шәһәрдә бик күп азык-төлек туплап куела. Дошманны арттан килеп туктаусыз тынгысызлап тору өчен, Казаннан унбиш чакрым төньяк-көнчыгыштагы Биек тауда, урманны аударып, ныгытма төзиләр, монда Япанчы бәк, Шунак морза һәм Арча бәге Әюпләрнең гаскәрләре тора. Казаннар үз бәйсезлекләрен яклау өчен соңгы чиккә кадәр сугышырга карар бирә. Дошманның шәһәрне тапшырырга дигән тәкъдимнәре кире кагыла – хөкүмәт икеләнүсез, какшамас рух белән үлемгә яки җиңүгә бара.
Бу – русларның Казанны камауларының бишенчесе була (баштагылары 1487, 1524, 1530, 1550 елларда), 1469, 1506 һәм 1545 елларда шәһәрне алырга тырышулар барып чыкмый. 1487 елда шәһәр алына, 1524, 1530 һәм 1550 елларда камау бик кыска вакытлы булып, уңышсыз төгәлләнә. Инде руслар Казанны бик озак камап торырга җыеналар һәм хәтта монда кышларга да ниятлиләр. Тәүдә Зөя каласында хәрби база төзелеп, анда бихисап азык-төлек, кораллар һәм кирәк-яраклар әзерләп куела: мондый әзерлексез Казанны камау турында уйларга да ярамый.
Руслар коточкыч зур гаскәр һәм күпсанлы туплар белән казаннардан өстенлек алуга ирешәләр: камаучыларның саны (150 мең кеше) саклаучылар саныннан (33 мең кеше – шуларның 30 меңе казаннар, 3 меңе аларның аркадашлары булган нугайлар) биш тапкыр диярлек артып китә. 150 туп белән килгән руслардан казаннарның артиллериясе дә күпкә калыша. Ләкин русларның иң мөһим хәрби үзенчәлеге болар түгел әле, алар яңа техник чараларга өмет баглый: җир астыннан казып килеп, кирмән диварларын дары белән шартлатырга җыеналар. Һәм бу яңалык Казанны алганда хәлиткеч роль уйный да. Рус хөкүмәте камау эшен Көнбатыш Ауропадагы кебек итеп эшләргә тырыша: җир асты юлларын казу һәм диварларны шартлатуны, риваятьләрдә сөйләнүенчә, имеш, Бутлер фамилияле инглиз инженеры оештыра. Шәһәрне камап тору көтелгәннән азрак вакыт ала: җир астыннан казып килеп дары белән шартлатуларга кирмән озак чыдамый.
23 августта рус гаскәре шәһәрне чолгап ала. Казаннар аларга комачаулык итәргә тырышса да, уңышка ирешә алмыйлар. Атна дәвамында руслар өекләр (окоплар) казый, үрмәләр куя, үрмәләр куеп булмаган төштә текмә читәннәр кора. Казан тоташтан өекләр һәм үрмәләр боҗрасы эчендә кала. Кирмәнгә туптан атып торалар.
Арттан гел һөҗүм итеп торган атлы чирүне тар-мар итәр өчен, 1 сентябрьдә руслар Биек тауга юнәлә. Аны яулап алып юк итәләр, аннары рус отряды Арчага һәм Арча җиренә ябырыла һәм, күп ганимәтләргә (улҗага) ия булып, кире Казанга кайта.
4 сентябрьдә астан чокып кереп, кирмән кырындагы чишмәне шартлаталар. Ләкин, Казан эчендә сусаклагычлар күп булу сәбәпле, бу шартлатуның әллә ни әһәмияте булмый. Руслар яңадан казу эшенә тотына.
30 сентябрьдә кирмән диварын шартлатып, руслар һөҗүмгә күтәрелә, тик һөҗүм кире кагыла. Тагын казу һәм 2 октябрьдә тагын шартлату. Бу юлы руслар шәһәргә бәреп керә. Урамнарда кул сугышы башлана: «Патша сугышчылары барлык капкалар янында да батырларча сугыштылар – сөңгегә, кылычка бик кысан булганлыктан, пычаклар белән, йодрыклар белән. Күп урыннарда христианнар белән татарлар йөзгә-йөз килеп, бер-берсенең күкрәкләренә сөңгеләр бәреп, сәгатьләр буе чигенмичә сөңге очында тордылар»[241]241
Царственная книга. – С. 305.
[Закрыть]. Руслар сугышка әллә ни атлыкмый, шунда булган кеше менә ни язган: «Һөҗүмгә без бик күп кеше күтәрелдек, ә кала диварларына азларыбыз гына барып җитте: кайберәүләр кире борылды, күпләр егылып үлгәнгә сабышты яисә яраланган булып кыланды»[242]242
Курбский А. М. – С. 26–27.
[Закрыть]. Бәреп керүгә үк, руслар шәһәрне таларга тотына – «күпләр Казан байлыкларына ябыша»[243]243
Царственная книга. – С. 306.
[Закрыть]. Һөҗүмдә катнашкан кеше бу хәлне болай тасвирлый: «Безнең бәреп кергәнне, ә татарларның диварлардан китүен күргәч, артта калганнар калага ташландылар: «яраландым» дип әйтүчеләр сикереп торды, үлгәнгә сабышканнар терелде. Алар гына да түгел, бөтен тарафлардан станнардагылар да, ашчылар да, ат караучылар да, алыпсатарлар да – барысы да калага чаптылар, сугышырга дип түгел, таларга дип. Талау өчен байлык күп иде, алтыны да, көмеше дә, асылташлары да, кеш тиреләре дә һәм башка байлыклар да»[244]244
Курбский А. М. – С. 27.
[Закрыть].
Русларның талау белән мавыкканнарыннан файдаланып, казаннар һөҗүмгә күчә. Аларның кысрыклавыннан руслар шашып кала. «Һәм күрде бусурманнар, христиан гаскәре аз калды, азлар гына нәфесләрен тыйды: күпләр, сөйләүләренчә, таланган маллары белән ике кат һәм өч кат станга кайтып килде, батыр яугирләр исә туктаусыз сугышты; басурманнар батыр яугирләрнең алҗыганын күреп, укмашып аларны кысрыклый башлады. Нәфес коллары исә басурманнар белән сугышта безнекеләрнең аз гына чигенгәннәрен күргәч качарга кереште, күпләре капканы тапмады; күпләре таланган маллары белән дивар аша сикерде, кайсылары исә әйберләрен ташлады, бары тик «кисәләр! кисәләр!» («секут! секут!») дип чинады»[245]245
Курбский А. М. – С. 28.
[Закрыть]. Рус яубашлары мародёрларны үтерергә боера – «хәзинәгә кызыкмасыннар дип, үзебезнекеләрнең үк күпләре үтерелде»[246]246
Царственная книга. – С. 303.
[Закрыть]. Моннан соң гаскәрдә тәртип урнаша. Руслар яңадан һөҗүмгә күчә.
Казаннар Кол Шәриф мәчете янында, Таҗик ермагында, соң чиккәчә сугышалар. Кол Шәриф һәлак була. Хан сарае ишегалдындагы соңгы бәрелештә Ядегәр хан һәм аның белән бергә карачы Зәният һәм тагын ханның ике имелдәше (сөт туганы) әсир төшә. Рус гаскәренең басымы астында Казан сугышчылары хан ишегалдының төньяк-көнчыгыш почмагына чигенәләр һәм, таудан ташкын булып төшеп, Илбуга капкасы янындагы дошманны изеп ташлыйлар, ләкин капкага кергәндә, аларны руслар туктата. Казаннар диварлардан сикерәләр дә кирмәннән Казансу ярына йөгереп чыгалар. Сай сулы елганы кичкәч, алар, рус гаскәрләренең сирәк сафлары аша үтеп, болынга таралалар һәм елга аръягындагы урманга кереп югалалар. Казаннарның исән калган соңгы сугышчылары була болар.
Сугыш тәмамлана. Шәһәрдә исә коточкыч суеш башлана, чөнки рус гаскәре җитәкчеләре ир-ат затыннан булган бөтен кешене дә үтерергә фәрман бирә: «Әсирлеккә хатыннарны һәм сабыйларны гына алырга, ә сугышчыларның барысын да үтерергә»[247]247
Царственная книга. – С. 308.
[Закрыть]. Ир-атлар бөтенесе дә кылычтан үткәрелә, хатын-кызларның да байтагы үтерелә – «кабахәт ирләрне һәм хатыннарны кызганусыз башларын чаптылар»[248]248
Царственная книга. – С. 306.
[Закрыть]. Шәһәрдә коточкыч күренеш урнаша: янгын котыра, урамнар мәетләр белән түшәлә, һәр җирдән кан ага – «уйсу җирләргә кан җыела»[249]249
Царственная книга. – С. 306.
[Закрыть]. «Шәһәрдә үлекләр шулкадәр күп ята ки, бөтен шәһәр буйлап мәеткә басмасаң, басар урын да юк; патша ишегалды артында, йөгерешеп качкан урында, шәһәр диварлары янында һәм урамнарда диварлар биеклегендәге таулар булып үлекләр ята. Шәһәрнең теге ягында, Казансу буенда, елгада һәм елга аръягында бөтен болын буйлап үлек «поганыйлар» ауный»[250]250
Царственная книга. – С. 308–309.
[Закрыть]. Иван IV шәһәргә керер өчен, «Нургали капкасыннан хан сараена илтә торган урамны үлекләрдән көчкә арындыралар»[251]251
Царственная книга. – С. 311.
[Закрыть], ә капкадан сарайга кадәрге бу ара нибарысы 100 сажин гына бит.
Җиңүчеләр җиңелүчеләрне шулай хәл кыла. Зур шәһәрнең ир-ат затыннан булган бөтен кешесе кырып бетерелә. Фәкать Ядегәр хан гына исән калдырыла. Хатын-кызларга да шулай ук шәфкатьсез булалар: патша аларны тулысы белән үз сугышчылары карамагына тапшыра – «үз сугышчылары Казанның бөтен хәзинәләренә һәм дә хатын-кызларына, һәм дә балаларына хуҗа булсын, диде»[252]252
Царственная книга. – С. 313.
[Закрыть]. «Татарларны әсиргә шулкадәр күп алганнар иде ки, рус гаскәрләре әсирләр белән тулды; һәркемнең дә татар әсире бар иде»[253]253
Царственная книга. – С. 308.
[Закрыть]. Хәер, талау руслар шәһәргә бәреп кергән минутта ук башлана.
Шул ук көндә рус патшасы кирмәнгә Нургали капкасыннан керә һәм хан сараенда була. Ул янгынны туктатырга, Казан кешеләренең барлык мөлкәтен таларга боера – «Казанның барлык хәзинәсен үзенең яугирләренә алырга кушты»[254]254
Царственная книга. – С. 313.
[Закрыть]. Дәүләт казнасына бары тик байраклар һәм туплар гына алына. Хан сараенда булганнан соң, Иван IV шәһәр янындагы үз урдасына кире кайта.
Казанның кешеләрен кырып бетерү – рус тарихындагы иң авыр сәхифәләрнең берсе. Христоска мөкиббән киткән сугыш чукмарларының Казан халкына каршы «тәре походы» – рус дәүләтенең яңа җирләр яулап алу юлындагы беренче адымы – шундый коточкыч күп корбаннар китерә. Вәхшиләрчә өзелгән гаять күп кеше гомерләреннән, Казан халкы кичергән бихисап кайгы-хәсрәтләр, күз яшьләреннән гайре 2 октябрь көне тагын ничәмә-ничәмә буыннар туплаган матди байлыкларны мәрхәмәтсез рәвештә йолкып алып, уйлап та тормыйча вата, җимерә, ботарлый, яндыра, юкка чыгара. Меңнәрчә асылташлар, бизәнү әйберләре, тукымалар, зур осталык һәм талант бәрабәренә генә ясала торган сәнгать әсәрләре һәлак була. Халыкны кабат тернәкләнеп китә алуы икеле булган фәкыйрьлек чоңгылына ыргыталар. Олуг шәһәр солдатлар тарафыннан тәмам талана.
12 октябрьдә Иван IV кайту юлына борыла. Замандашының раславына караганда, ул акыллы һәм зирәк киңәшчеләренең буйсындырылган шәһәрдә кышларга үгетләүләрен тыңламый. Күрәсең, әлеге киңәшчеләр сугышның әле тәмамланмавын сизенгәннәрдер. Казанга «хан урынына идарә итәр өчен» калгай итеп кенәз А. Горбатый-Шуйский билгеләнә.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?