Текст книги "Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate"
Автор книги: Михаил Худяков
Жанр: История, Наука и Образование
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 6 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]
Үзенең химаячесе кебек үк, хан сугышчан кеше булмый. Иван III турында Стефан Чель-Маре болай сөйләргә яраткан: «Иоанн өйдә тыныч кына утырган килеш патшалыгын зурайта, ә мин көн саен сугышып та көч-хәл белән ил чикләрен саклаудан узганым юк»[79]79
Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 21.
[Закрыть]. 1500 елда Иван III Ливониягә каршы сугышта Мөхәммәд Әминне гаскәрләрнең баш команданы итеп билгели. Әлбәттә, бу билгеләнүнең чынбарлыкта әһәмияте булмый, гаскәрләр белән, асылда, Я. З. Кошкин идарә иткән. 1505 елда Мөхәммәд Әмин Казан гаскәренең башында Түбән Новгородка якынлаша, ләкин беренче уңышсызлыктан соң ук чигенә һәм яңадан һөҗүм итми.
Коләхмәд бәк Мөхәммәд Әминне деспотлыкта, комсызлыкта һәм хатын-кызларга карата артык иркен мөнәсәбәтләрдә гаепли. Шул сәбәпле ул аны Казан тәхетенә лаек түгел дип белдерә. Чынлыкта ханның Казанга кире кайтуына каршы төшәр өчен Коләхмәднең саллырак сәбәпләре булган, шуңа күрә аның гаепләвенә артык ышанырга ярамый. Шул ук вакытта рус елъязмачысы да Мөхәммәд Әмин холкындагы тискәре сыйфатларны телгә ала, ханның Коширага китүен хәбәр итеп: «Ул анда да холкын үзгәртмәде, күпләрне кыерсытып һәм комсызланып яшәде», – дип яза[80]80
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 41.
[Закрыть].
Русиядә озаклап яшәгән чакларында ул рус тормышындагы күп кенә гадәтләрне үзләштергән, русларның кайберләре белән хәтта якынаерга, дуслашырга өлгергән. Мәсәлән, 1512 елда ул Мәскәүдән үз янына Казанга «үзенең тугрылыклы кешесе» булган Иван Андреевич Челяднинны чакырып китерә. Шушы ышанычлы кешесенә үзенең сәясәтен һәм 1505 елда Казанда суеш-кырылыш оештыруының сәбәпләрен аңлата[81]81
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 225.
[Закрыть]. Аның иске дусты белән шундый сөйләшүләре тора-бара ике ил арасындагы мөгамәләләр өлкәсендә мөһим нәтиҗәләргә китерә. Русия белән мәңгелек солых урнаштыру – шуларның берсе…
Әлеге вакыйга «Казан елъязмачысы» авторына Мөхәммәд Әминнең тәүбә итүен кертеп җибәрергә шәп сылтау була. Әлбәттә, «тәүбә»не ул үзе уйлап чыгара һәм аны, рус патшасын мактап, Казан ханын түбәнсетер өчен файдалана. Хикәянең ахырында автор ханның янәсе Василий III гә җибәргән бүләкләрен саный. Бу фантастик исемлектә алтын иярле һәм алтынланган йөгән кигән, кызыл ябынчалы 300 ат, ханның шәхси кораллары, шул исәптән алтын калкан һәм, ниһаять, ниндидер бик кыйммәтле фарсы чатыры бар. Йомгаклап, «Казан елъязмачысы» хәбәр итә: янәсе, хан үләр алдыннан бөек кенәздән үз урынына «ышанычлы хан яисә воевода» җибәрүен үтенә. Хәлбуки ул вакытта Казанга воевода кую турында фикер казаннар башына гына түгел, русларга да килүе мөмкин түгел, андый ният утыз елдан соң, Иван IV дәверендә генә пәйда була.
Хикәяләүче, яхшы романдагы кебек, Мөхәммәд Әминнең теге дөньяда гөнаһлары өчен җәза алуын сурәтли; хан, үлгәннән соң, «мәңгелек утта янарга дучар булды», ә аны җинаятькә этәргән ханәше берничә көннән соң үз-үзен үтерә – «вөҗдан газабыннан үлем шәрабын авыз итте»[82]82
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 29–30.
[Закрыть].
Нурсолтан улларының язмышлары икесенең дә бер-берсенә бик охшаш. Икесен дә яшьли Казаннан алып китәләр, икесе дә чит илдә тәрбияләнә, алар руслар катнашындагы түнтәрелешләрдән соң тәхеткә менә, икесенең дә ханлык итүләре уңышсыз була – икесе дә тәхеттән мәхрүм кала, үзара урыннарын алмашалар һәм икесе дә соңыннан тәхеткә яңадан менә. Аерма шунда гына: Мөхәммәд Әмин Мәскәүдә тәрбияләнә, ә Габделлатыйфның бала чагы Кырымда, Бакчасарайда үтә. Өлкәне руслар белән бик җылы мөнәсәбәттә яшәсә, кечесе аларны өнәп бетермәгән. Шуңа да рус хөкүмәте Габделлатыйфның тормышын боза, ун ел дәвамында аны тоткынлыкта асрый һәм аңа кире тәхеткә кайтырга мөмкинлек бирми. Мөхәммәд Әмин исә Казанда вафат булу бәхетенә ирешә.
Габделлатыйф үлеменең нәтиҗәсе зур була. Байтак еллар Казан тәхетен кулында тоткан Олуг Мөхәммәд нәселе Мөхәммәд Әмин үлеменнән соң өзелә. Мөхәммәд Әминнең дә, Габделлатыйфның да уллары булмый. Аларның сеңлесе Гәүһәршад ул чакта Казанда яши, әмма аны варис итү турында сүз кузгатылмый. Хан нәселенең соңгы вәкиле Ходайкол, утыз елдан артык Русиядә яшәп, инде күптән руслашкан була. Ул Мәлик Таһир солтанның уллары кебек үк чукына, марҗага өйләнә һәм шулай Казан тәхетенә булган хокукын җуя. Шул рәвешчә, Олуг Мөхәммәд нәселе өзелә, һәм көн тәртибенә тәхеткә кемне утырту мәсьәләсе килеп баса.
Сүнгән нәселгә иң якын торган кешеләр – соңгы ике ханның үги туганнары, Нурсолтан ханәш кияүгә чыккан Кырым ханы Миңле Гәрәйнең уллары була. Кырым хөкүмәте, инде күптән аларны тулы хокуклы варислар дип исәпләп, Казан тәхетенә Сәхиб солтанны чамалап куя. 1510–1511 елларда Сәхиб солтан Нурсолтан ханәшне озатып Казанга килә, һәм бу вакыйгага бик зур сәяси әһәмият бирелә – Казан үзенең булачак ханы белән таныша торырга тиеш була…
Габделлатыйфның үлеменнән соң Кырым хөкүмәте Сәхибне Казан тәхетенә вәлигаһед (патша тәхетенә утырачак кеше) итү турында Василий III белән сөйләшүләр башлап җибәрә. Ләкин Мөхәммәд Әмин вафат булганда бу сөйләшүләр әле тәмамланмаган була. Хан үлгән көннәрдә Мәскәүдә Кырым илчелеге эшли, ул ике дәүләт арасындагы аркадашлык хакында килешүгә кул куя.
Мөхәммәд Әмин үлгәч, Казанда вакытлы хөкүмәт оеша. Ул, хан тәхетенә берлектәше Мәскәүне канәгатьләндерерлек кеше эзләп, рус хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә. Колдәрвиш илчене Мөхәммәд Әминнең вафаты турындагы хәбәр һәм аның урынына хан итеп кемне сайларга икән дигән үтенеч белән Мәскәүгә юллыйлар.
Габделлатыйф үлгәннән соң, рус хөкүмәте бу хакта уйлап мәсьәләне үзенчә хәл итеп куйган була инде. Кырым хөкүмәте тәкъдим иткән Сәхиб солтанны кире кагалар, чөнки рус хөкүмәте ике бертуган идарә иткән ике ханлык кушылыр да Кырым көчәеп китәр дип курка. Мәскәү хөкүмәте үз ниятләрен Кырым ханыннан яшерә һәм аның белән һаман дустанә сөйләшүләр алып барган була. Шул ук вакытта ул Казан тәхетенә бөтенләй уйламаган кешене әзерләп куя – аның исемен Мөхәммәд Әминнең вафатына тикле әйтмичә торалар. Мәсьәләнең алдан ук хәл итеп куелуын шуннан да чамаларга мөмкин: Казан илчелеге үз үтенеченә бик тиз җавап ала, Колдәрвиш Мәскәүгә килүгә атна да үтми, рус илчесен әзер тәкъдим белән Казанга озаталар. Мәскәү Казан тәхетенә бернинди хокукы булмаган Касыйм солтаны Шаһгалине хан урынына тәкъдим итә.
Шаһгали Касыйм уделының хакиме Шәех Әүлияр улы була. Шәех Әүлияр исә – Сарай ханы Әхмәднең туганнан туган энесе. Русия нәкъ менә Әхмәд хан Сарайда утырган заманда мөстәкыйльлек ала инде. Әхмәднең ыруы – Тимер Котлы ыруы ул. Анысы исә – үз дәверендә әле генә сүнгән Казан ханнары нәселенең башында торган Туктамыш ханның кан дошманы булган кеше. Әхмәд ханның уллары Сарайда хакимлек иткән иң соңгы хөкемдарлар була. 1502 елда Кырым ханы Миңле Гәрәй Сарай тәхетен пыр туздыра. Әхмәд ханның уллары һәм якын кардәшләре Русиягә качып китәләр һәм анда, электән килгән гадәт буенча, үз идарәләренә олыслары белән шәһәрләр алалар. 1502 елда Шәех Әүлияр солтан Сурожик (Истра елгасының югары агымында, Звенигородтан төньяктарак урнашкан Мәскәү олысы) белән идарә итә һәм Литвага каршы яуда катнаша. Сарайда яшәгәндә үк, Шәех Әүлияр нугай бие Ибраһимның кызы Шаһисолтан бикәгә өйләнә. 1505 елда бу никахтан Шаһгали туа. 1512 еллар тирәсендә, Касыйм белән идарә иткән Җанай солтан вафат булгач, Шәех Әүлияр Касыйм ханы итеп билгеләнә. 1516 елда аның Җангали исемле улы туа. Шул ук елда Шәех Әүлияр үлә, һәм Касыйм биләмәсе аның улы Шаһгали кулына күчә. Әтисе үлгәндә солтанга әле унбер яшь кенә була.
Сарайдан сөрелеп, Русиядә сыеныр урын тапкан Әхмәд хан токымын Кырым ханнары күралмаган. 1516 елда Кырым хөкүмәте, Касыймга хаким итеп Шаһгалине утыртуга риза булмыйча, тәхетне Сәхиб солтанга бирүне сорый, әмма рус хөкүмәте аның бу теләгенә колак салмый. Өч елдан соң Мәскәү Сәхибне Казан тәхетенә утыртуга да катгый каршы чыга һәм бу урынга тагын Шаһгалине төртә.
Русиядә туган, руслар арасында үскән һәм тәрбияләнгән Шаһгали, аңлашыла ки, Казан тәхетенә утырса да, русларга дошманлык кылмаячак; өстәвенә аның яшь булуы да (13 яшь) файдага гына – рус хөкүмәте аны үз кулында тота алачак. Болар бөтенесе Шаһгалине руслар өчен алыштыргысыз кеше итә. Шаһгалине сайлау, – асылда, Кырым ханлыгыннан көлү ул. Иван III үлгәч, Кырым белән Русия арасындагы дуслык какшый, ә Миңле Гәрәй хан үлгәч (1515), Русия белән Кырым берлеге таралып ук төшә. Рус хөкүмәте икейөзле сәясәт үткәрә: Василий III Миңле Гәрәйнең улы Мөхәммәд хан белән берлек килешүен яңартканнан соң, кырымнарның чирүе килешүне намуслы рәвештә үтәп Польшага бәреп кергән һәм җиңә-җиңә Краковка кадәр барып җиткән бер вакытта рус хөкүмәте Кырымның дошманы булган кешене Казан тәхетенә утырта – ул берлек килешүен үтәргә уйламый да.
Казаннар рус хөкүмәте ихтыярын үти. 1519 елның февралендә, риза булулары турындагы хәбәрне бөек кенәзгә җиткерү һәм килешүләр төзү өчен, Мәскәүгә яңа илчелек җибәрелә. Әбүбази, карачы Булат Ширин бәк, Шаһйосыф бәк һәм тәҗрибәле карт илче Бүзәк бакши илчеләр булып бара. 1 март көнне Мәскәүдә Шаһгалине Казан ханы дип игълан итәләр. Ул чакта Мәскәүдә булган Кырым илчелеге Казан тәхетен Гәрәйләр нәселенең дошманына тапшыруга катгый ризасызлык белдерә. Чөнки берничә көн элек кенә Василий III, Кырым хөкүмәте белән берлек килешүенә кул куеп, «аның дусларын дус күрергә, дошманнарын дошман итәргә» дип ант эчкән була. Кырым илчеләренең сүзенә рус хөкүмәте ничек җавап биргән дисезме? Казан тәхетенә Кырым солтаннарының берсен утыртмакчы идек тә бит, казаннар үзләре Шаһгалине сайлап алды, моның белән килешергә туры килде, чөнки тагын да начаррак кешене, әйтик, Кырымның кан дошманнары булган Әстерхан солтаннарының берәрсен сайлаулары да ихтимал иде бит, диләр руслар…
Казан тәхетендәге Касыйм династиясенең шәҗәрәсе:
Шаһгали тәхеткә менгәндә, рус хөкүмәте белән мондый килешүләргә кул куя: 1) рәсми кәгазьләрдә ике патша да бер-берсен «борадәр» («туганым») дип атый; 2) Шаһгали, Казанда рус мәнфәгатьләрен якларга һәм гомеренең соңына кадәр бу шартны бозмаска, дип язып, имзасын сала («Запись на себя»); 3) Казан илчеләре дә үз исемнәреннән шулай ук Казанда рус мәнфәгатьләрен якларга, үзләре дә, оланнары да бу шартны бозмаска һәм рус хөкүмәтенең ризалыгыннан башка яңа хан сайламаска сүз биреп язу бирәләр («дали на себя иную запись»). Барлык шартнамәләр дә ант эчеп ныгытыла, ә Казан илчеләре ике тапкыр – шәхсән үзләре өчен һәм бөтен дәүләт исеменнән ант итәләр.
Шушы шартларны үтәгәннән соң, 8 март көнне Шаһгали рус һәм Казан илчеләре белән бергә Мәскәүдән юлга чыга. Апрель аенда рус илчеләре катнашлыгында Шаһгалине тәхеткә менгерү йоласы үтәлә. Казаннар ханга һәм Русия белән берлеккә тугрылык сакларга – «хаким бөек кенәздән үлгәнче аерылмаска» дип ант бирәләр[83]83
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 267.
[Закрыть].
Яңа ханга нибары унөч яшь була. Ул Русиядә туган һәм алты яшеннән Касыйм шәһәрендә яшәгән. Шаһгали бик ямьсез, хәтта чиркангыч кыяфәтле була. Рус елъязмачысы аны менә ничек сурәтли: «Бу Шаһгали карап торышка бик тә шөкәтсез һәм җирәнгеч йөзле вә гәүдәле иде: озын колаклары иңнәренә салынып төшкән; йөзе хатыннарныкы төсле; бүксәсе тәкәббер кабарып чыккан, юан; аяклары кыска, табаннары озын; арт саны хайваннарныкыдай»[84]84
Подробный летописец. – Т. II. – С. 5–6; цит.: Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 258.
[Закрыть]. Бу тасвирламага ышансак, күз алдына нәкәс һәм гарип бер малай кыяфәте килә: озын табанлы кыска аякларга маймылныкыдай озын куллы юан гәүдә менеп кунаклаган; кыска муенда ямьсез хатыннарныкыдай чырайлы иләмсез зур баш утыра. Рус елъязмачысы каһкаһә белән болай дип тә өсти: «Татарларны мәсхәрә итәр өчен, алардан көлеп, аны патша итеп юри сайладылар»[85]85
Подробный летописец. – Т. II. – С. 6.
[Закрыть].
Герберштейн яза: «Мөхәммәд Әминнең тол хатынына өйләнгән Шаһгали Мәскәү кенәзе һәм хатынының борадәре ярдәмендә Казан тәхетенә ия булды»[86]86
Записки о Московии. – С. 141.
[Закрыть]. Бу хәбәр бөтенләй дөрес түгел. Шаһгалине хан итеп Мәскәүдә игълан итәләр, бу вакытта әле ул өйләнмәгән була. Теләсә дә, ул Мөхәммәд Әминнең тол хатынына өйләнә алмаган, тегесе Шаһгалинең Казанга килеренә берничә көн элек вафат була.
Казанда Шаһгалине яратмыйлар. Аның сараенда русларның баскынчылыгы хәттин аша. Асылда, дәүләт белән идарә итү теләсә нинди эшкә тыкшына торган Фёдор Андреевич Карпов дигән рус илчесе кулында була. Казанга, 1505 елгы кебек суеш кабатлана калса, русларны саклау өчен дигән булып, рус отрядын китерәләр. Халык күңелендә бу хәлләрдән ризасызлык җыела килә. Ризасызлар башында Сәед Әхмәд (Сәйдәк) углан тора[87]87
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 263.
[Закрыть]. Оппозиция Кырым хөкүмәте ярдәменә таянырга ниятли. Кырым хөкүмәте белән берлек төзү һәм тәхеткә Сәхиб солтанны чакыру өчен, Бакчасарайга илчелек җибәрелә. Сөйләшүләр оппозиция теләгән нәтиҗәне бирә, һәм 1521 елның язында Сәхибне 300 кешелек чирү белән Казанга юллыйлар[88]88
Донесение русских соглядатаев из Азова; цит.: Соловьёв. – С. 1631.
[Закрыть].
Рус илчесе Карпов һәм рус воеводасы Поджогин мондый хәл булыр дип бөтенләй көтмиләр. Кырым гаскәрен күргәч, хөкүмәт каушап төшә, бернинди дә каршылык ясарга өлгерми кала. Сәхиб солтан Казанга керә. Шундук кыйнаш-талаш башлана: рус кибетләрен ваталар, Касыйм татарларының һәм рус сәүдәгәрләренең йортларын талыйлар. Русларның бөтенесе кулга алына. «Казан елъязмачысы» хәбәр итүенчә, суешта ханны саклаучы 5000 Касыйм татары һәм Поджогин отрядындагы 1000 рус һәлак була[89]89
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 32.
[Закрыть]. Шаһгали, янәсе, исән калган 300 яугире белән Казаннан Русиягә качып китәргә өлгерә. Мәскәүгә исән-сау килеп җиткәч, ул Василий III тарафыннан кабул ителә. Рус хөкүмәте торыр урын итеп аңа Мәскәүне билгели, Касыймга инде хан итеп Шаһгалинең энесе Җангалине куйган булалар.
«Казан елъязмачысы» н төзүче, 1521 елдагы түнтәрелешне тасвирлаганда, хикәясен уйдырма романга әверелдерә. Янәсе, Шаһгали тыныч кына ханлык итеп ятканда, «фетнәсез һәм ипле генә озак яшәргә күнекмәгән казаннар» аны бөек кенәзгә хыянәт итәргә өнди башлыйлар. Ләкин хан алар котыртуына бирешми, фетнәчеләрнең кайсысын зинданга яптыра, кайсыларын үтертә. Шуннан соң казаннар аны күралмый башлый, яшерен рәвештә Сәхибне чакырып алалар, Шаһгалине тәхеттән куалар һәм аның тарафдарларын пыран-заран китерәләр. «Казан елъязмачысы»: «Шаһгалине Сәхиб үлемнән коткарды, – дип яза, – үзенең зирәк акылын, яшьлеге һәм миһербанлыгы аркасында ул казаннардан ханнарның мөкатдәс каны хакына аны ярлыкауларын үтенде. Шаһгали Алтын Урданың бөек падишаһлары нәселеннән, Туктамыш токымыннан иде, шуңа күрә Сәхиб Гәрәй хан казаннарга аны үтерергә ирек бирмәде»[90]90
ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 32.
[Закрыть]. Автор язуынча, Шаһгалине Мәскәү воеводасы һәм 300 Касыйм татары белән Сәхиб үзе Казаннан озата, «аны бернисез, өстендәге киемен генә калдырып, арык атта буш кырга чыгарып җибәрде». Бөек кенәз, түнтәрелеш турында белүгә, христианнарның үлеме хакында ишетеп, кайгыдан күп көннәр ашау-эчүдән кала, күз яшьләре коя һәм Шаһгалинең язмышы өчен борчылып елый. Ә бу вакытта Шаһгали Казаннан 1000 чакрымдагы Кызлар тавына барып чыга һәм анда рус балыкчыларын очрата. Ханнан Казанда кузгалган фетнә турында ишетеп, балыкчылар, көймәләрен һәм ятьмәләрен кайсысын утка, кайсысын суга ташлап, хан белән бергә «күз күргән якка» качалар. Бик озак адашып йөргәннән соң, ачлыктан үләксәләр, җиләкләр, үләннәр белән туена-туена, алар Русиягә кайтып җитә. Бөек кенәз, ханның исән-сау котылуы турында ишетеп, аңа ризык, эчемлекләр һәм кием җибәрә. Хан Мәскәүгә якынлашкач, боярлар аны бистәдән чыгып каршы ала һәм җиргә кадәр иелеп сәламли, ә Василий III, «сөенеченнән үз пулатында утыра алмыйча», ханны каршы алырга баскычка йөгереп чыга. Дуслар кочаклаша, елаша (әлбәттә, янәшәдәгеләр дә күз яшен тыя алмый) һәм кулга-кул тотынышып бергә пулатка юнәләләр. Шуннан соң автор шактый урынны вәгазьгә бирә.
«Казан елъязмачысы» ның авторы түнтәрелешне шулай сурәтли. Вельяминов-Зернов дөрес билгели: «Әлеге хикәя ялгышлардан тора, күп урыннары әкияткә охшаган… Хикәянең ахыры бигрәк тә кеше ышанмаслык»[91]91
Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 258–259.
[Закрыть].
Шаһгалине Казанда өнәмәүләрен Герберштейн аның шөкәтсез кыяфәтенә бәйләп аңлата, шул ук вакытта ул Шаһгалине, бу вакыйгалардан соң шактый еллар үткәннән соң, үзе күргәнчә тасвирлый. Моны истә тотарга кирәк, чөнки тәхеттән куылганда Шаһгалигә әле унбиш яшь кенә була. Герберштейнның: «Шаһгали Мәскәүгә хатыннары, кәнизәкләре һәм барлык мал-мөлкәте белән кайтты», – дип язуы да ялгыш[92]92
Записки о Московии. – С. 141.
[Закрыть]. Дөрес, ул чакта инде унбиш яшьлек хан өйләнгән була, тик елъязмаларда Шаһгалинең Мәскәүгә бер хатын белән генә килүе күрсәтелә[93]93
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 263; Никон., VI. – С. 227; Врм., II. – С. 269 и др.
[Закрыть].
Казан ханлыгы тарихының икенче дәвере шулай тәмамлана. Рус баскынчылыгы һәлакәт белән төгәлләнә. Шушы вакыттан Казанның Мәскәүгә каршы көрәше белән бәяләнә торган яңа дәвер башлана. Икенче дәвер дәвамында без Казанның рус кулы астында яшәвен һәм казаннарда милли хиснең төшенкелек кичерүен күрдек. Инде ханлыкта милли аңның үсеше күзәтелә, чит ил изүенә каршы ризасызлык дулкыны күтәрелә, илне яклау пассив рәвештән актив рәвешкә күчә. Казан халкы, рус кулы астыннан чыгарга омтылып, мөселман илләре – Кырым һәм Төркия белән тыгыз берлек хасил итә.
III бүлек
Милли яңарыш дәвере
(1521–1550)
Шәрык фиркасенең хакимлеге. Төркия протектораты1521 ел түнтәрелеше нәтиҗәсендә Казан тәхетенә Кырымдагы Гәрәйләр нәселеннән булган Сәхиб күтәрелә. Сәхиб Гәрәй Миңле ханның улы һәм Кырым династиясенә нигез салучы Хаҗи Гәрәйнең оныгы була.
Казан тәхетендәге Гәрәйләр нәселенең шәҗәрәсе:
Сәхиб Гәрәй хан Бакчасарайда туа һәм бала чагын Кырымда уздыра. 1510–1511 елларда ул, үги әнисе Нурсолтан ханәшне озатып, Мәскәүдә һәм Казанда йөреп кайта. Шаһгалигә капма-каршы буларак, аны татар елъязмалары матур диләр: «Ул чибәр йөзле иде – мөлаемлылык йолдызлыгында нур сибә торган мөкәммәл тулган ай иде ул, андыйлар бик сирәк» һ. б.[94]94
Смирнов В. Д. История Крымского ханства. – С. 398. – Прим. 2.
[Закрыть]
«Тәфсилле елъязмачы», Сәхиб Гәрәй белән Мөхәммәд Гәрәй бер анадан туган, дип яза[95]95
Подробный летописец. – Т. II. – С. 5.
[Закрыть]. Әмма Вельяминов-Зернов аларны Нурсолтан уллары дип ялгышкан[96]96
Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 262.
[Закрыть]. Герберштейн, Нурсолтанның Миңле Гәрәйдән балалары булмаган, дип яза[97]97
Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 140.
[Закрыть], һәм хронологик мәгълүматлар моны раслый. Мәсәлән, Мөхәммәд Гәрәйнең улы Баһадир солтан, 1515 елда инде җиткән егет, берничек тә 1480 елда гына Миңле Гәрәйгә кияүгә чыккан Нурсолтанга онык була алмый. Димәк, Мөхәммәд Гәрәй дә аның улы булмаган.
Кырым ханлыгының тарихчысы В. Д. Смирнов Сәхиб белән Мөхәммәднең үзара тату яшәмәвен фаразлый: «Кырым тарихчылары аша Сәхиб Гәрәйнең күпмедер вакыт зинданда ятуын беләбез. Усал холыклы Мөхәммәд Гәрәй, шәхси иминлеге хакына көндәшләреннән котылу өчен, үзенең ир туганнарының канын коя. Аннары Казанда хакимлек иткән нәсел өзелеп, хан тәхете бушагач, зирәк Мөхәммәд Гәрәй казаннарның үтенече белән аларга Сәхиб Гәрәйне бирә… Тикмәгә генә Мөхәммәд Гәрәй ир туганын Казанга олактырмаган, хан тәхетен биләү дигән изге ният артында Сәхибне Кырымнан читләштерү ята. Вельяминов-Зернов ялгыш фаразлаганча (I, 256 б.), аңарда Казанны кул астына алу теләге булмаган»[98]98
История Крымского ханства. – С. 399–400.
[Закрыть]. Тарихи фактларны җиткергәндәге төгәлсезлекләрен читтә калдырып (Сәхиб Гәрәй, «хан нәселе өзелгәннән соң» ук түгел, ә бу хәлдән соң ике ел ярым үткәч, тәхеттә Шаһгали утырганда Казан ханы була), В. Д. Смирновның тарихи чынбарлык белән каршылыкка керүен әйтергә кирәк. Мөхәммәд белән Сәхиб идарә иткәндә, Кырым һәм Казан хөкүмәтенең мөнәсәбәтләре бик яхшы була, шуңа күрә Мөхәммәднең Сәхибне Казанга мәкерле нияттән җибәрүе турындагы гөман тамырдан ялгыш. Бу мәсьәләдә профессор Вельяминов-Зернов тулысынча хаклы, моны Казан тәхетенә Сәхиб Гәрәй солтанны күтәрү хакында электән үк Кырым хөкүмәтенең дипломатик сөйләшүләре дә, соңрак ике борадәрнең аркадаш булып Русиягә каршы сугышуы да раслый.
Сәхиб Гәрәй тәхеткә менүгә үк, Казан Русиягә яу чаба. Казаннарның һәм кырымнарның берлектәш гаскәрләре Русиягә көнчыгыштан һәм көньяктан бәреп керә. Берлеккә Әстерхан ханлыгын да тартырга омтылалар – Кырым хөкүмәте анда үз илчелеген юллый. Илчелек хан исеменнән: «Без үзара борадәрләр идек – мин Мәскәү кенәзе белән барышлыкта идем, ул миңа хыянәт итте. Казан безнең йорт иде, хәзер ул аңа үз кул астындагы солтанны куйды. Казан җире, бер сәедтән кала, моны теләмәде, алар миннән солтан сорап кеше җибәрделәр; мин Казанга солтан җибәрдем, ә үзем барлык көчемне туплап Мәскәү өстенә барам. Минем белән барышлыкта һәм туганлыкта яшисең икән, син дә Мәскәү өстенә кузгал йә солтанны җибәр»[99]99
Цит.: Соловьёв. – С. 1631.
[Закрыть]. Ләкин Әстерхан белән берлек булмый кала.
Кырым чирүе Ука (Ока) елгасын кичеп чыгып, Василий III нең туганы кенәз Андрей Старицкий җитәкчелегендәге рус гаскәрен тар-мар китерә. Казан чирүе Түбән Новгородны ала да Ука буйлап Мәскәүгә таба юнәлә. Берлектәшләр, кушылып, Мәскәүгә бергә китәләр. Юлда очраган авыллар туздырыла, халкы әсирлеккә алына (әсирләр Әстерхандагы һәм Кафадагы базарларда коллыкка сатыла). Берлектәшләр Угрештагы Никольский монастырен һәм Мәскәү асты Остров авылындагы бөек кенәз сараен яндыра. Василий III, Мәскәүне саклау эшен кияве Ходайкол (Пётр) солтанга тапшырып, Волоколамскига кача. Мәскәү халкының коты оча… Герберштейн болай дип яза: «Арбалар тарткан, төрле йөк күтәргән хатын-кызлар, бала-чагалар һәм корал тотарга сәләтсез башка кешеләр кирмәнгә кереп калырга тырыша, шунлыктан капкалар тирәсендә коточкыч ыгы-зыгы купты: артык кабаланулары аркасында алар бер урында буылып бер-берсен таптадылар. Шушы бихисап халык кирмән эчен шулкадәр сасытты, әгәр дә татарлар кала янында өч яки дүрт көн торса, камалыштагылар йогышлы чирдән кырылыр иде»[100]100
Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 142.
[Закрыть]. Мәскәү янып яткан авыллар боҗрасында кала, тирә-яктагы янгыннан төнлә дә монда яп-якты була.
29 июньдә берлектәшләр Мәскәүгә килеп җитәләр дә, Воробьёво авылына урнашып, бөек кенәз базларында саклана торган балны эчә-эчә, Мәскәүне күзәтә башлыйлар. Рус хөкүмәте кичекмәстән солых тәкъдим итә. Берлектәшләр сөйләшеп карарга риза була. Василий III үзен кимсетә торган килешүгә кул куярга – Кырым ханына бәйле булуын танырга һәм аңа «борынгы заманнардагы тәртипләр буенча», ягъни Сарай ханнарына түләнгән кебек ясак түләргә мәҗбүр ителә…
Шәрәфле солых урнаштырганнан соң, берлектәшләр Русия чикләрен калдырып китә. Әлегә җиңүдән соң казаннар кулына хисапсыз ганимәт (улҗа) керә, бик күп кешене әсирлеккә алалар һәм рус кул астыннан (протекторат) тәмам котылалар. Шәрык фиркасе үз уңышына хаклы рәвештә горурлана алган.
1523 елны Кырым хөкүмәте Русия белән берлек хасил иткән Әстерхан ханы Хөсәенгә каршы сугыш ача. Кырымнар Әстерханны ала, ә шул ук вакытта казаннар, Кырым белән Казан арасындагы берлек килешүен үтәп, Русиягә каршы чыга. Казанда 1505 елдагы кебек коточкыч суеш була. Бер генә рус сәүдәгәре дә исән калмый, шулар арасына рус илчесе Василий Юрьевич Поджогин да эләгә. Рус елъязмалары Сәхиб Гәрәй хан турында: «Канны су шикелле агызды», – дип сөйли[101]101
ПСРЛ. – Т. VI. – С. 264; Т. VIII. – С. 270.
[Закрыть]. Мәскәү хөкүмәтенә сугыш башлау өчен сылтау табыла, Василий III шәхсән үзе Түбән Новгородка килеп, өч атна торып китә. Ләкин башында Шаһгали торган рус гаскәренең Казанга кадәр барырга кыюлыгы җитми – чирмеш һәм чуаш авылларына барымта чабу белән генә чикләнәләр. Рус хөкүмәте илен саклау эшенә керешә һәм моның өчен Казан ханлыгы белән ике арадагы чик буена, Сура елгасы Иделгә койган урынга, кирмән төзү эшенә тотына. Кирмән салу өчен Сураның сул ягын – рус ягын түгел, бәлки уң ягын сайлыйлар, шулай итеп, рус кирмәне Казан ханлыгы җиренә салына. Аны бөек кенәз хөрмәтенә «Васильгород» (хәзер Васильсурск) дип атыйлар.
Перетяткович Васильгородны илне чит һөҗүмнәрдән саклау өчен салынуын дөрес билгели: «Моңарчы Иделдә Казан татарларының гамәлләрен һәм хәрәкәтен күзәтергә руслар өчен әһәмиятле урын Түбән Новгород була. Идел буенда татарларның пәйда булуын һәм биредә хәрәкәт итүләрен күзәтергә салынган ныгытмалы калалар – ерткычларның көтелмәгән һөҗүмнәреннән рус җирен саклар өчен иң яхшы чара…»[102]102
Поволжье в XV и XVI вв. – С. 162–163.
[Закрыть]
Күрше мәмләкәт җиренә кирмән салу Мәскәүдә төрле фикерләр уята. Күпләр, хөкүмәтнең Казан ханлыгы җиренә басып керүен өнәмичә, болай булгач, Казан белән тыныч яшәү бетте инде, диләр. Басып алу сәясәтенең беренче адымына халык шулай тискәре мөнәсәбәтен белдерә. Аның каруы хөкүмәтне дин әһелләре яклап чыга: рус чиркәвенә аның бу эше бик ошый, митрополит Даниил хәтта: «Ул шәһәр белән без бөтен Казан җирен алырбыз», – дип белдерә[103]103
Акты археографической экспедиции. – Т. 1. – № 172.
[Закрыть]. Соңыннан рус тарихчылары бу сүзләргә бик зур, хәтта кирәгеннән артык әһәмият бирәләр.
Сугыш казаннарга уңайсыз вакытта башлана. Казан ханлыгының Русиягә каршы көрәшендә егәрле таянычы булган Кырым ханы Мөхәммәд үтерелгән чакка туры килә бу. Сәгадәт Гәрәйнең яңа хөкүмәте Василий III гә Казан белән Русия арасында солых төзү эшендә арадашчы булырга әзерлеген белдерә, әмма рус хөкүмәте бу ярдәмнән баш тарта: «Солых төзү мөмкин түгел, чөнки, беренчедән, Сәхиб бөек кенәзнең ризалыгыннан башка гына патша булды; икенчедән, ул Мәскәү илчесен һәм сәүдәгәрләрен үтерттерде, андый хәлнең бер генә мәмләкәттә дә булганы юктыр: хөкемдарлар, үзара сугышсалар да, илчеләрне вә сәүдәгәрләрне үтермиләр»[104]104
Дела Крымские. – № 6. – С. 25–31.
[Закрыть]. Ләкин бу хәл Василий III нең үзенә 1527 елда Кырым илчеләре Чабыкны һ. б. үтерергә комачауламый[105]105
Дела Крымские. – С. 159, 256; Никоновская летопись. – VI. – С. 233.
[Закрыть].
Русияне берлектәш-аркадашлардан башка җиңеп чыгуына ышанычы булмаган Казан хөкүмәте Төркия белән сөйләшүләр башлап җибәрә. Кырымнар нәселе тарафыннан эшләнгән бу адым Казан ханлыгы өчен гаять зур әһәмияткә ия: ул Казан ханлыгын, тугандаш госманлы халкы белән якынайтып, мөселман мәмләкәтләр гаиләсенә алып керә. Казан ханлыгы солтан Сөләйман Кануни белән килешү төзи. Бу килешү буенча Казан ханлыгы, үз өстеннән Төркия хакимиятен танып, төрек хөкүмәте куйган ханнар белән яшәргә тиеш була, ә Төркия исә Казан ханлыгына руслар һ. б. дошманнары белән сугышканда ярдәм итү бурычын үзенә йөкли… Килешү рәсми рәвештә кабул ителгәч, Мәскәүдәге төрек илчесе, грек мөселманы Искәндәр Мангуплы (Мангуп – Кырымдагы грек каласы, үзенә бер кенәзлек) «Казанның төрек йорты булуын» рус хөкүмәтенә рәсми рәвештә игълан итә. Рус хөкүмәте моны танудан баш тарта һәм Казан электән үк рус хөкемдарыныкы иде, моннан соң да шулай булачак, ә Сәхиб хан – фетнәче, төрек солтанына Казанны бүләк итәргә аның бернинди хакы да юк дип белдерә[106]106
Карамзин Н. М. История государства Российского. – Т. VII. – Прим. 255 (Дела Турецкие. – № 1. – Л. 302).
[Закрыть].
Рус хөкүмәте солых урнаштырырга җыенмый. Сугышның сәбәбе итеп В. Ю. Поджогинның үтерелүен атау сылтау гына була; илчеләрне, күргәнебезчә, Василий III дә үтерткән. Чынлыкта руслар сугышка атлыгып торган; алар яу чыгарга ныклап әзерләнгән. Аларның максаты анык – Сәхиб Гәрәйне бәреп төшерү һәм Казанны яңадан кул астына алу (протекторат).
1524 елның язында, сугыш алдыннан, Казан тәхетендә үзгәрешләр булып ала, ләкин ул Шәрык партиясе урнаштырган тәртипләргә кагылмый. Сәхиб Гәрәй хан Бакчасарайдан бертуганының улы (җияне) Сафа Гәрәйне – мәрхүм Фатих Гәрәй солтанның унөч яшьлек улын чакырта. Язгы ташу вакытында Сафа Гәрәй Казанга килә. Герберштейн хәбәр итә: «Абзыйсы боерыгына буйсынып юлга чыккан үсмер малайны патшалыкның дәрәҗәле кешеләре Иделдәге Сәүдәгәрләр атавы янында зур хөрмәт белән каршы алдылар»[107]107
Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 146.
[Закрыть]. Сафа Гәрәй Казанга килгәч, Сәхиб Гәрәй хан аны калгае итеп куя да Истанбулга дип юлга чыга. Герберштейн аны төрек солтаныннан «ярдәм һәм яклау сорарга китте» ди[108]108
Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 146.
[Закрыть].
Кырымда бераз торганнан соң, Сәхиб Гәрәй, чыннан да, Истанбулга килә, ләкин бераздан без инде аны Казан ханы буларак түгел, ә Кырым тәхетенә дәгъва итүче Кырым солтаны сыйфатында күрәбез. Кырым тарихчылары Сәхибнең Истанбулга килүен язганда бернинди дә хәрби максат хакында телгә алмыйлар. Сәед Мөхәммәд Риза Сәхиб Гәрәйнең «изге урыннарны зиярәт итү сылтавы белән кодрәтле Сөләйман солтан бусагасына китүен, анда хәерхаһлык белән кабул ителүен» яза[109]109
Семь планет. – С. 90; Краткая история. – Л. 33; цит.: Смирнов В. Д. История Крымского ханства. – С. 399.
[Закрыть]. Кырым ханлыгы тарихы белгече В. Д. Смирнов та шул ук фикердә: «Сәхиб Гәрәйнең Истанбулга китүе гадәти нәрсә була», ул Кырым солтанының үз сюзерены сараена килеп сыенуы[110]110
Смирнов В. Д. История Крымского ханства. – С. 399.
[Закрыть], «ә Сәхиб Гәрәйнең ачыктан-ачык түгел, ә хаҗ сәфәре сылтавы белән китүе үз җияннәренең эзәрлекләүләреннән сакланыр өчен генә, чөнки аларга аның төрек солтаны хозурына китүе һич тә файдалы булмый»[111]111
Смирнов В. Д. История Крымского ханства. – С. 400.
[Закрыть]. Җияннәреннән саклану хакындагы фараз нигезсез, ул вакытта Сәхиб Гәрәйнең Кырым тәхетенә дәгъвасыннан шүрләүче берәү генә – тәхет тотучы Сәгадәт Гәрәй генә була ала. Мөхәммәднең улы Ислам солтан ул елларда әле Сәхибкә көндәш булмый.
Истанбулда Сәхиб Гәрәй хан хәрби ярдәм дә сорамый һәм, гомумән, Казанга кайту теләген дә оныта. Аның 1524 елда Казаннан Төркиягә килүе хәрби ярдәм сорау максаты белән түгел, ә Кырым тәхетенә юл салу өмете белән эшләнгән дип уйларга нигез бар.
Мөхәммәд хан үлгәннән соң, Кырымда тәхет өчен тарткалаша башлыйлар. Ул тәхеткә Сәхиб Гәрәйнең дә хокукы була. Әмма хан итеп аның бертуганы Сәгадәт Гәрәйне куялар. Ул моңарчы Истанбулда яшәп, төрек хөкүмәтенең ышанычын казанган була инде. Сәхиб Гәрәй борадәреннән үрнәк алырга ниятли һәм Истанбулга китә, Кырым тәхетен алырга җай чыкканны көтеп шунда кала.
Аның исәбе дөрес булып чыга – 1532 елны Сәгадәт Гәрәй тәхеттән төшкәч, Сөләйман солтан Кырым тәхетенә Сәхиб Гәрәйне утырта. Ул бик яхшы идарә итә: XVI йөз Кырым тарихчысы Мостафа Җәннәби аның турында: «Ул көч-гайрәт йолдызы сүнгән Чыңгыз йорты шанын янәдән кайтарды», – дип яза[112]112
Рукоп. Азиат. музея. – С. 450; цит.: Смирнов. – С. 423.
[Закрыть].
Сәхиб Гәрәй идарә иткән елларда Кырымда «Кануни» кушаматы алган Сөләйман солтан рухындагы игелекле реформалар (ислах) гамәлгә ашырыла. В. Д. Смирнов: «Сәхиб Гәрәйнең төрек дәүләтендәге тәртипләр белән таныш булуы һәм төрек солтаны белән үзара әңгәмәләре, күрәсең, Кырым ханлыгы өчен нәтиҗәсез калмаган. Үз ихтыяры беләнме, әллә солтанның уңай йогынтысы һәм өйрәтүләре нәтиҗәсендәме, тарихтан безгә мәгълүм булганча, Сәхиб Гәрәй дә, үзенең остазына һәм хөкемдарына ияреп, үз биләмәләрендә җәмгыятьне үзгәртеп корырга омтыла, игелекле гамәлләр кыла, ә иленнән читтә үзен дәһшәтле яугир буларак танытырга тырыша»[113]113
Смирнов В. Д. История Крымского ханства. – С. 412.
[Закрыть]. Сәхиб Гәрәй 1551 елга кадәр тәхеттә утыра. Ул Кавказга яу белән баргач, унөч яшьлек улы Шаһбаз белән бергә Казан ханы Сафа Гәрәйнең улы Бүләк тарафыннан үтерелә. Кырым тарихчысы Мөхәммәд Гәрәй, Сәхибнең җияне, абзасын «хыялый һәм ипле, мәшһүр һәм атаклы яугир һәм шәһид» дип атый[114]114
Рукоп. Венск. библ. – № 86. – Л. 104 об; цит.: Смирнов. – С. 278.
[Закрыть]. Аның мәетен Кырымга алып кайтып, Салачыктагы Хаҗи Гәрәй тәкиясенә җирлиләр. Ул Бакчасарай үзәнендә, Чүфүткала тавының итәгенә урнашкан. Сәхиб Гәрәйнең якын дусты, Рәммәл Хуҗа дигән ат алган сарай йолдызсанары Кайсуни-задә Нидаи әфәнденең «Тарихы Сәхиб Гәрәй» дигән әсәре безнең көннәргә килеп җиткән[115]115
Рукоп. СПб. универ. – № 488.
[Закрыть].
Русиядә Сәхиб Гәрәйнең Казаннан китеп баруын куркаклык дип аңлыйлар. Елъязма: «Казанның хәерсез патшасы Сәхиб Гәрәй гайрәтле, дәһшәтле зур гаскәрне күргәч, адәм мәсхәрәсе булып Казаннан качып китте», – дип сөйли[116]116
ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 270.
[Закрыть]. Руслардан ишетеп, Герберштейн да: «Бу коточкыч әзерлек эшләреннән курыккан Казан патшасы Сәхиб Гәрәй качып… төрек солтаны катына ярдәм һәм яклау сорарга дип китте», – дип яза[117]117
Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 146.
[Закрыть]. Сәхиб Гәрәйнең качып китүе турындагы уйдырманы Карамзин, Соловьёв һәм Вельяминов-Зернов та кабатлый. Чынында исә хан алай ук ашыгып китми: ул үз урынына кеше калдыру хәстәрен күрә һәм шуның өчен Кырымнан Сафа Гәрәй солтанны чакыра. Шулай итеп, аның китүе алдан уйланылган була һәм кинәт качып китүгә охшамаган.
Сәхиб Гәрәй хан Казанга бүтән кайтмый, Сафа Гәрәй солтанны Казан ханы дип игълан итәләр. Сафа Гәрәй 1510 елда Кырымда туган, ул Мөхәммәд, Сәхиб, Сәгадәт ханнарның энесе Фатих солтанның улы була. Унөч яшьлек үсмер шулай мәмләкәт язмышының шактый авыр бер вакытында хан тәхетенә утыра. 1524 елда рус хөкүмәте Казанга каршы сугыш хәрәкәтләрен башлап җибәрә. Гаять зур гаскәр җыела («Казан елъязмачысы» – 150 мең кеше, Герберштейн 180 мең кеше, ди). Рус гаскәрендә Казан тәхетен дәгъвалаучы сыйфатында элеккеге хан Шаһгали дә була.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?