Электронная библиотека » Михаил Худяков » » онлайн чтение - страница 13


  • Текст добавлен: 6 июля 2023, 12:40


Автор книги: Михаил Худяков


Жанр: История, Наука и Образование


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 13 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Казан ханнарының соңгы язмышы

Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, аның төрле нәселдән булган өч ханы исән кала – Шаһгали, Үтәмеш һәм Ядегәр.

1552 елның 6 мартында Шаһгали, тәхетен ташлап, Зөя каласына китә. Монда кыш чыгарга теләсә дә, Мәскәү хөкүмәте аны бояр думасындагы җыеннарда катнашу өчен чакырып ала. Анда яңа яуның ничек оештырылырга тиешлеге турында сүз бара. Мәскәүдән ханны су юлы белән Касыймга җибәрәләр. «Хан, гәүдәсе симез булганга, атта җиңел йөри алмый иде, артык кырыс булса да, яуларда кыю түгел иде, үзенең дружинасында да дәрәҗәсе юк иде»[277]277
  Царственная книга. – С. 225.


[Закрыть]
.

1552 ел явында Шаһгали Касыйм гаскәре белән җитәкчелек итә. Идел аша кичкәндә, ул Сәүдәгәрләр атавын биләргә әмер ала. Казанны камап торганда, Зур һәм Алгы полклар белән бергә Арча кыры янында иң җаваплы фронтта була, ләкин штаб Касыйм татарларын һөҗүмдә файдаланмый, штабны һәм обозны саклар өчен, аларны тылга җибәрәләр. Арча һәм чуаш даругаларыннан һөҗүм итүчеләрне дә алар эзәрлекләргә тиеш була. Казанны камап торганда, хан бөтен хәрби киңәшмәләрдә дә катнаша. Казанны алганнан соң, русларның тантанасына кушылып, патшаны Шаһгали дә котлый. Аның сүзе кыска була: «Сәламәт бул, падишаһ, дошманны җиңдең һәм Казанны мәңгегә билә!» Иван моңа каршы тәкәллефле җавабында Казанга каршы ничә кат гаскәр җибәрүе, казаннарның аңа аяусыз каршы торуы ханга да мәгълүм икәнлеген әйтә, менә хәзер Тәңре үзенең хөкемен җиткерде, ди, русларга үзенең шәфкатен күрсәтте, ә казаннардан христиан канын койган өчен үч алды[278]278
  Царственная книга. – С. 311.


[Закрыть]
.

Яу тәмамланганнан соң, Шаһгали Касыймга кайтып китә. 1552 елның февралендә рус калгаена Казанны ихтыяри тапшырганы өчен, рус хөкүмәте Шаһгалигә зур бүләкләр вәгъдә итә: «Падишаһтан ни тели, падишаһ шуны бирәчәк»[279]279
  Царственная книга. – С. 195.


[Закрыть]
. Ул вакытта тәхеттән генә ваз кичеп, хан Казанны ихтыяри тапшырмаса да, 1552 елның маенда рус хөкүмәте Шаһгалине ни сораса шуның белән бүләкли. Ул исә Мишәр җирләрендә (Мещерада) күп авылларны һәм Сөембикә ханбикәне хатынлыкка сорый[280]280
     Царственная книга. – С. 218; Никон. лет., VII. – С. 115.


[Закрыть]
.

Рус хөкүмәте 1550 елда ук Сөембикәне Шаһгалигә кияүгә бирү турында уйлый. 1552 елның февралендә әлеге ниятләрен Сөембикәнең әтисе Йосыф бәккә җиткерәләр. 1552 елның маенда Йосыф бәк Сөембикә белән Үтәмешне үзенә бирүләрен үтенә. Ләкин рус хөкүмәтенең җавабы мондый була: «Без Йосыф бәк һәм сезнең барчагыз хакына патшабикәне ярлыкыйбыз һәм, сез шатлансын өчен, Шаһгалигә кияүгә бирергә телибез»[281]281
  Продолжение Древней Российской Вивлиофики.  –  Т.  VIII.  – С. 310–311.


[Закрыть]
. Июньдә Иван IV Исмәгыйль морзага болай дип яза: «Кызы Сөембикәне сорап, Йосыф кешеләр җибәрде. Һәм мин аны сезгә җибәрмәкче дә идем. Тик Шаһгали патша бездән Сөембикәне үзенә кияүгә сорады, чөнки Сөембикә – аның йортыннан, мәрхүм энесе Җангалинең хатыны булган, ә сезнең йола буенча Шаһгали аңа өйләнергә тиеш. Без сезнең белән дуслыкны истә тоттык. Сөембикә ханбикә тоткынлыкта булмады. Аңа мәрхәмәт күрсәтеп, туганыбыз Шаһгалигә кияүгә бирдек. Үтәмеш Гәрәй патшага тукланырга шартлар тудырдык. Сезгә карата шушындый яхшылыгыбызны ишетеп шатланыгыз»[282]282
  Продолжение Древней Российской Вивлиофики. – Т. VIII. – С. 334–336.


[Закрыть]
. Сөембикәнең атасына һәм бертуганына рус хөкүмәте хәтта аның Шаһгалигә үз теләге белән кияүгә чыгуы турында да яза[283]283
  Продолжение Древней Российской Вивлиофики. – Т. IX. – С. 10–15.


[Закрыть]
.

Әлеге никах, әлбәттә, ихтыяри булмый. Сөембикәне сәяси исәптән чыгып кияүгә бирәләр. Рус хөкүмәте әлеге гамәле белән Кырым нәселенең вәкилләре булган Сөембикәне һәм аның улын буйсынуда торган Касыйм ханы белән кушып, аларның Казан тәхетенә дәгъвасын юкка чыгарырга тели. Шаһгалинең дә Сөембикәне яратып алуы икеле, чөнки 1551 елда, әсирлеккә төшкән ханбикәгә өйләнергә тәкъдим иткәч, ул аны «үз янында тотарга теләмәгән», һәм Сөембикәне улы белән Русиягә җибәрәләр.

Йосыф бәккә Сөембикә турында хәвефле хәбәрләр килеп ирешә. Янәсе, Иван IV әмере белән Шаһгали Сөембикәне үтергәнче җәзалаган, борынын кискән һ. б., шул турыда рус һәм нугай хөкүмәтләре арасында хатлар йөри. Рус хөкүмәте, Сөембикәнең исән-сау яшәвенә инандырыр өчен, нугай илчеләрен Касыймга юлларга карар бирә. Иван IV бу турыда Шаһгалигә болай дип яза: «Безгә Исмәгыйль морза һәм Касай (Касыйм. – Ред.) морза һәм Юныс морза яздылар: Йосыф бәккә әйткәннәр, имеш, янәсе, сез туганыбыз, без кушканга, Сөембикә ханбикәне үтерткән, үтергәнче борынын кискән һәм төрлечә мәсхәрәләгән. Шуның өчен Йосыф бәк безгә ачу тота һәм сәүдәгәрләрен җибәрми. Йосыф бәккә кызының үтерелүе турында кемнәрдер әйткән, дип, казакларыбыз Бәхтияр Баимаков белән ишләре дә безгә җиткерделәр. Ә Сөендек Тулусуповның иптәше Карамыш Мустояпов сүзенә караганда, Сөембикәнең анасы аңа үзе кызының үтерелүе хакында әйткән. Бүген без нугай илчеләрен Нугай иленә кире җибәрдек, ә Юныс морза кешесе Җиһангалигә, Гали морза кешесе Бәхтекилдегә синең яныңа керергә боердык. Юныс морзаның Җиһангалие һәм Бәхтекилде сиңа килүгә, син аларны үзеңдә кунак итеп, Сөембикәне күрсәт һәм ул нугай илчеләрен каладан озатып җибәр. Әгәр дә Сөембикә ханбикә ата-анасына үзенең саулык-сәламәтлеге турында язып, аларның да саулык-сәламәтлеге турында сорарга теләсә, син аңа ярашлы хатлар язарга һәм күчтәнәчләр җибәрергә әмер ит»[284]284
  Продолжение Древней Российской Вивлиофики. – Т. VIII. – С. 145–148.


[Закрыть]
. Шул ук вакытта рус хөкүмәте Сөембикәнең әти-әнисенә һәм дә Шаһгалинең каенатасына язган (әгәр дә язса) хатларының күчермәләрен Мәскәүгә җибәрүне таләп итә.

Шаһгали үлгәнче Касыйм ханы булып тора. 1553 елның июлендә ул Коломнага чакырып алына. Анда Кырым татарларының һөҗүмен көтәләр. 1553 елның көзеннән 1557 елның азагына кадәр ул Касыймнан беркая да чыкмыйча яши. Әлеге ел азагында исә, Ливон сугышы башлангач, Шаһгали, гаскәргә чакырылып, яуга китә. «1558 елның гыйнварында безнең гаскәрләр Ливониягә бәреп керделәр, аны коточкыч таладылар, Дерптка якынлаштылар, немецларны берничә тапкыр тар-мар иттеләр, Ревель белән Ригага да ерак калмаган иде, ниһаять, мал-мөлкәт төяп, канга манчылып, февральдә кире рус чикләренә чыктылар»[285]285
  Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 428.


[Закрыть]
. Шул заманда яшәгән немецлар Генинг («Liftlendische Churlendishe Chronica») һәм Бреденбах («Livonicae historiae compendiosa series») үз хезмәтләрендә һәм аларның дәвамчылары Hiarn, Kelch һәм бүтәннәр русларның Ливонияне яулагандагы бөтен явызлыкларын Шаһгалигә сылтыйлар. Әлеге вакыйгаларга дөресрәк бәяне үзенең «Chronika der Provintz Lyfflandt» дигән хезмәтендә Б. Руссов бирә. Шаһгали җитәкчелегендәге рус гаскәренең Ливонияне талавы турында сөйләгәндә, ул турыдан-туры ханны гаепләми һәм аның кансызлыгы хакында дәлилләр китерми. Рига бургомистры Франц Ниенштедт «Liflandishe Chronik» та Шаһгалине хәтта мактый, аны акыллы кеше дип атый: «Ул бик әһәмиятле һәм кибаранә кеше, акылы һәм сабырлыгы белән аерылып тора»[286]286
  Немец замандашларының Шаһгалигә карата бәяләмәләрен Вельяминов-Зернов җыйган (I. – 431–445 б.).


[Закрыть]
.

1558 елның җәендә Шаһгали Мәскәүгә чакырып алына. Монда аны, җиңүче каһарман буларак, дан-шөһрәткә күмеп кабул итәләр. Бераздан ул Касыймга кайтып китә. «Касыймга кайтып, Шаһгали ипле тормыш белән яши башлый. 1562 елның башына кадәр каладан беркая чыкмый»[287]287
  Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 448.


[Закрыть]
. 1562 елда ул яңадан гаскәргә чакырыла һәм поляклар белән сугышырга Смоленскига җибәрелә. «Смоленскига килүгә, хан үзе белән килгән гаскәрне… Литвага яу белән җибәрергә тиеш була, ә үзенә шәһәрдә калырга боералар»[288]288
  Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 456.


[Закрыть]
. 1562 елның азагында Шаһгали Иван IV үзе җитәкләгән яу белән Полоцкины алуда катнаша; мөгаен, патша белән бергә ул Русиягә дә кайта, 1564 елда Вязьмада тора, Вязьмадан Великие Лукига күчерелеп, шунда кышлый (1564–1565 еллар). Тиздән ул, сәламәтлеге какшау сәбәпледер, күрәсең, гаскәрдән азат ителә. Касыймга кайтып озак яшәми, 1567 елның 20 апрелендә вафат була.

Шаһгалинең балалары булмый. Күпмедер вакыт аның сараенда Казан ханәше – энесе Җангалинең кызы яши. Ул аны үз баласы кебек тәрбияли. 1550–1552 елларда аны нугай морзасы Исмәгыйль үзенең улына димли, ләкин рус хөкүмәтенең Казан ханәшен чит ил кешесенә кияүгә бирергә каршы булуы аркасында, туй булмыйча кала. 1552 елның маенда ханәшкә Русиягә йомышлы булып килеп, туенырга Юрьев шәһәре бирелгән Әстерхан солтаны Хәйбулла өйләнә[289]289
  Царственная книга. – С. 202.


[Закрыть]
. Җангалинең кызыннан башка Шаһгали тагын ике кыз туганын – Хансолтан белән Маһисолтанны тәрбияләп үстерә. «Беренчесе 1558 елда, кияүгә чыкмаган килеш, егерме җиде яшендә вафат була, икенчесе дә Шаһгали үлгәндә әле кияүдә булмый»[290]290
  Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 486.


[Закрыть]
. Шаһгалинең вафатыннан соң күпмедер вакыт узгач, рус хөкүмәте Кырым ханы Дәүләтнең берәр улына яки оныгына Маһисолтанны хатынлыкка алырга тәкъдим итә. Бирнә итеп Касыйм шәһәрен бирергә җыеналар.

Шаһгали заманыннан Касыймда аның төрбәсе, андагы кабер ташлары һәм Хан мәчетенең манарасы сакланган. Шаһгалинең каберенә ташны аның асрауга алган кызы Маһисолтан куйдырган.

Үтәмеш хан 1546 елда туа, һәм аны ике яшьтә хан итеп күтәрәләр. 1551 елда тәхеттән төшерелеп, әнисе Сөембикә белән Русиягә тотык итеп җибәрелә. Киләсе елда Сөембикәне Шаһгалигә кияүгә бирәләр, һәм рус хөкүмәте аның атасы Йосыф бәккә болай яза: «Улы Үтәмеш Гәрәй ханны тукланырга калдырдык. Ә Үтәмеш Гәрәй падишаһ үсеп җиткәч, без аңа йорт (ягъни бер өлкә, удел. – Ред.) бирергә уйлыйбыз»[291]291
  Продолжение Древней Российской Вивлиофики. – Т. VIII. – С. 310–311, 334–336.


[Закрыть]
. Ләкин Казан яулангач, җиде яшьлек сабыйны әнисеннән тартып алалар. 1553 елның 8 гыйнварында ул Чудов монастыренда Александр исеме белән чукындырыла, «һәм хак динле патша Александр Сафакиреевич падишаһны ярлыкады, үзенең патша йортында яшәргә боерды һәм, яшенә туры килгәнчә укытырга кушып, Тәңредән куркырга күнексен, христиан законына өйрәнсен, диде»[292]292
  Царственная книга. – С. 333.


[Закрыть]
. 1553 елның азагында Иван IV Йосыф бәккә «оныгыңны улыбыз урынына тотабыз» дип хәбәр итә[293]293
  Продолжение Древней Российской Вивлиофики. – Т. IX. – С. 145–148.


[Закрыть]
.



Шуңа карамастан Үтәмеш-Александр озак яшәми һәм 1566 елның 11 июнендә егерме яшендә Мәскәүдә үлә. Ул Кремльнең патша нәселе күмелгән Архангел соборында җирләнә.

1552 елның 2 октябрендә әсирлеккә алынган Ядегәр хан сак астында Мәскәүгә китерелә. 1553 елның гыйнварында аңа чукынырга тәкъдим итәләр. Диннән дүнү бәрабәренә азатлыкка һәм мул тормышка ия булачагына ышанган Ядегәр 1553 елның 26 февралендә тантаналы рәвештә чукына, моның өчен аны Тайницкий капкасыннан ерак түгел Мәскәү елгасында бәкегә чумдырып алалар. Чукынгач, аңа Симеон исеме бирелә, «патша һәм бөек кенәз Симеон падишаһны ярлыкады, калада (кремльдә) аңа йорт бүләк итте һәм, Иван Петрович Заболоцкийның бояр урынына урнаштырып, патша кешесенә тиешле чиновниклар бирде һәм ул аны әсир итеп түгел, ә падишаһ һәм падишаһ улы итеп кадерләде»[294]294
  Царственная книга. – С. 334.


[Закрыть]
.

Хан Ядегәр-Симеон 1565 елның 26 августында Мәскәүдә вафат була һәм Чудов монастыреның Благовещение чиркәвендә җирләнә.

Ә Ядегәрнең бертуганы Гази Булат русларның кан дошманы була. Ул берара Гәрәйләрнең дусты сыйфатында Кырымда яшәп ала. Әстерханның соңгы ханы Дәрвиш Гали 1555 елда аны Кырымнан чакырып ала һәм үзенә алмаш итеп билгели. Әстерханны руслар басып алгач, Дәрвиш Гали Азакка, аннары Гарәбстанга китә (соңгы елларын ул Мәккәдә яши), ә Гази Булат Нугай билегенә юнәлә. 1558 елда рус хөкүмәте Гази Булатны Русиядә яшәргә чакыра, ләкин ул риза булмый.

Шулай итеп, Казанның Русиягә эләккән элеккеге өч ханы 1565–1567 елларда бер-бер артлы үлеп китә. Бары тик рус хакимиятенең тырыш тарафдары Шаһгали генә туган шәһәре Касыймда гомерен мөселман булып тәмамлый ала. Калган икесенә килгәндә исә, митрополит Макарий хөкүмәте, аларны христиан диненә дүндереп, тирән канәгатьләнү хисе кичерә. Керәшен ханнар, үлгәннән соң, Кремль чиркәүләренә күмелә – тышкы хөрмәтләү белән язмыш мәсхәрәсе бу фанатиклар гасырында әнә шулай бергә кушыла.

Очерки по истории Казанского ханства

Предисловие

История Казанского ханства представляет выдающийся интерес по многим причинам. Помимо общего права на внимание как история обширного государства она имеет специальное значение для историков общей, восточной и русской культуры. Государственный организм, возникший посредством прививки сильной военной власти к основе местной старинной культуры, сразу выступил во всеоружии своей мощи и имея все шансы на долгое существование, но дальнейшее экономическое развитие Восточной Европы сложилось не в его пользу. Ход казанской истории в значительной степени обусловлен влиянием соседнего русского государства и представляет яркий пример взаимной борьбы двух государств, из которых одно находилось в устойчивом состоянии, с давно сложившимися экономическими отношениями, другое же, вначале более слабое, чрезвычайно быстро прогрессировало, переросло своего соседа, с которым было тесно связано экономически, и, наконец, поглотило его.

История Казанского ханства наполнена обороной от своего соседа, которая сопровождалась сложными процессами внутри государства: экономические отношения провели в государственном организме водораздельную линию и разбили его на два различных уклона. Одно течение старалось приспособиться к давлению со стороны внешних врагов и выработать формы совместного симбиоза сначала в виде союза, затем в виде личной унии двух государств. Другое течение старалось решительно отмежеваться от внешних врагов и вело борьбу за свою полную независимость, на условиях взаимного равновесия обеих держав. Такая борьба двух течений сопровождалась эволюцией политической мысли и ростом государственного самосознания; она была богата яркими моментами, выдвинула немало талантливых деятелей и заслуживает большого внимания. Для желающих изучать процесс поглощения экономически отсталого государства более сильным и процесс борьбы государства за существование история Казанского ханства представляет отличный материал.

Для историка восточной культуры, в частности татарской, история Казанского ханства представляет не менее значительный интерес, благодаря своеобразию тех условий, в которых она развивалась. Казанское ханство представляло собой крайний северо-западный угол обширного татарского мира, заброшенный в лесную страну, с оседлым коренным населением и со старинной местной культурой. Развитие татарской культуры происходило здесь в совершенно особенной обстановке и в постоянном соприкосновении как с местной, так и с иностранной, русской культурой. Сочетание старинного населения с военной организацией государства, принесённой извне, сложный узел экономических отношений, международный товарообмен, рабовладельческое хозяйство и хищническая эксплуатация природных богатств – всё это составляет своеобразный уголок восточной культуры в пределах Европы, заслуживающий большого внимания.

Русских историков история Казанского ханства интересовала лишь как материал для изучения продвижения русского племени на восток. При этом надо отметить, что они преимущественно уделяли внимание последнему моменту борьбы – завоеванию края, в особенности победоносной осаде Казани, но оставили почти без внимания те постепенные стадии, которые проходил процесс поглощения одного государства другим. Экономическая сторона процесса нашла освещение лишь в новейших трудах М. Н. Покровского и Н. Н. Фирсова. Но кроме этих сторон – политического и экономического продвижения русского племени на восток, история Казанского ханства даёт обширный материал для изучения ещё одного вопроса, до сих пор совершенно не освещённого, – для изучения тех элементов, из которых сложилась русская государственность и культура. Если влияние татарской культуры на русскую не приходится отрицать, то русские историки не могут пройти без внимания мимо истории Казанского ханства, с которым русское государство было связано наиболее тесными узами.

История Казанского ханства едва ли когда-либо будет исследована с желаемой полнотой. Причина этого заключается в том, что погибли главнейшие, основные источники – государственные архивы Казанского ханства. Мы знаем, что дипломатические сношения с иностранными государствами в Казанском ханстве всегда облекались в форму писаных договоров и обширной дипломатической переписки, подобно той, какая сохранилась до нас от сношений Ногайского княжества и Крымского ханства с русским правительством. Гражданские отношения внутри государства постоянно регулировались письменным делопроизводством – в писаной форме велись судебные иски, торговые контракты и сделки, договорные акты; обширные реестры и списки в форме переписных книг велись правительством с целью податного обложения жителей. Для хранения бумаг и документов существовали архивы, к сожалению, без остатка погибшие от руки завоевателей. Исчезли основные источники, и историю ханства приходится реконструировать по незначительным обломкам второстепенных источников, которые никогда не смогут в полной мере восполнить утрату.

Среди татарских источников можно отметить лишь очень немногие. Сюда относится «Изложение болгарских повествований» Хисамуддина, сына Шерефэддина, составленное в 1551 году в д. Таш-Буляки (Ташбилга) в Спасском уезде. К числу редких документов принадлежат ханские ярлыки, один из которых, относящийся к царствованию хана Сагиб-Гирея, открытый в 1912 году в Мамадышском уезде С. Г. Вахидовым, был опубликован Атласовым. Можно надеяться, что с течением времени число подобных источников увеличится.

Более обширные материалы заключаются в русских источниках, из которых следует отметить Воскресенскую, Никоновскую и II Софийскую летописи, для 1550-х и 1540-х годов – «Царственную книгу», для похода 1552 года – «Историю князя великого Московского» кн. А. М. Курбского. Отличным выражением завоевательной идеологии русских империалистов того времени служит «Казанский летописец» – очень ярко написанное литературное произведение, преломляющее исторические события сквозь призму тенденциозной фантазии. Драгоценные крупинки сообщений, касающихся Казанского ханства, рассеяны в дипломатической переписке русского правительства с ногайским, крымским и турецким дворами. Памятники этих сношений изданы в русских текстах и переводах: «Древняя Российская Вивлиофика», ч. 27–31 (Дела Ногайские, Моск. арх. Мин. ин. дел); «Продолжение Древней Российской Вивлиофики»; «Материалы для истории Крымского ханства, извлечённые из Моск. гл. арх. Мин. ин. дел», изд. Вельяминовым-Зерновым (СПб., 1864); «Сборник некоторых важных известий и официальных документов касательно Турции, России и Крыма» В. Д. Смирнова (СПб., 1881); «Памятники дипломатических сношений Моск. государства с Крымскою и Ногайскою ордами и с Турциею», изд. Русск. ист. о-ва (СПб., 1886); «Сборник материалов, относящихся к Золотой Орде» Тизенгаузена (СПб., 1884) и т. д.

Любопытные детали, относящиеся к отдельным моментам в истории Казанского ханства, находятся в иностранных источниках: в турецких дипломатических документах; в крымских источниках, которыми пользовался Ланглес при составлении своего труда «Notice chronologique des Khans de Crimee» в приложении к его «Voyage du Bengale a Petersbourg» – Париж, 1802, т. III); в сочинении Кайсуни-задэ Недаи (он же Реммал Ходжа) «Тарихи Сахыб-Герай-хан» (рукопись СПб. ун-та, 488); в «Записках о Московии» С. Герберштейна и др.

Обработку русских источников мы находим у всех русских историков, касавшихся Казанского ханства попутно в связи с его покорением: у князя Щербатова, Карамзина, Соловьёва и т. д. Специально Казанскому ханству посвящены компилятивные работы Рычкова, Рыбушкина, Фукса, Бажанова, Перетятковича, Пинегина и Загоскина. Общим недостатком всех этих трудов является тенденциозность, отводящая Казанскому ханству слишком пассивную роль и проникнутая сильным патриотическим фанатизмом, который доводит изложение фактов до карикатурного искажения: от подобных тенденций не свободен даже такой авторитетный учёный, как С. М. Соловьёв. Объективный свод фактических справок и материалов дал проф. Вельяминов-Зернов в своём «Исследовании о Касимовских царях и царевичах», где он с исчерпывающей точностью привёл сведения о ханах УлуМухаммеде, Али и особенно о Шах-Али. Лишь в новейшее время вышли в свет труды М. Н. Покровского и Н. Н. Фирсова, свободные от патриотической тенденциозности. Татарские историки также посвятили ряд произведений истории Казанского ханства; сюда принадлежат труды Марджани, Г. Ахмарова, Батталова, Валидова, Амирханова и большая работа Атласова «Казанское ханство» («Казан ханлыгы»). Последним словом в области историографии Казанского ханства является работа Г. Гасиса (Г. С. Губайдуллина) «Татарская история» («Татар тарихы»).

Скудость писаных источников заставляет придавать большое значение различным пережиткам старины, до сих пор живущим в сознании и в быту казанского народа. Сюда относятся: 1) памятники языка, 2) предания, 3) вещественные памятники, 4) бытовые понятия и 5) остатки обычного права. Эти категории памятников имеют особенное значение ввиду утраты писаных документов. В языке сохранилось много старинных переживаний, связанных с давно отжившей стариной, различных терминов и названий, которые могли бы помочь уяснить структуру и технику государственного строя и общественных отношений эпохи Казанского ханства. Предания могут нам осветить ряд вопросов, относящихся к отдельным лицам, местам и событиям, оставившим след в истории Казанского ханства. Вещественные памятники (надгробные плиты, книги, развалины, находки, бытовые предметы) могут содействовать уяснению распространения и интенсивности татарской культуры в эпоху Казанского ханства. Бытовые понятия, народные обычаи и обряды также могут вскрыть некоторые стороны старой культуры, ныне уже забытые, затемнённые или утраченные. Наконец, юридические понятия, как и памятники языка, могут заключать в себе отражения государственного и общественного строя Казанского ханства и уяснить взаимоотношения между отдельными группами населения, существовавшие в старину. Эти памятники необходимо подвергнуть тщательному исследованию и обработке. Этот предмет ещё ждёт своих исследователей и обещает в будущем вызвать появление обширной литературы.

Приступив к составлению настоящей работы, мы далеки от намерения дать в ней освещение или хотя бы затронуть историю Казанского ханства во всей её полноте. Это – дело, быть может, далёкого будущего, и задача не одного отдельного лица, а коллективных трудов целого ряда учёных. История Казанского ханства должна быть освещена не в одной исчерпывающей работе, а в целой литературе, которую создадут совместные усилия историков, архивистов, этнографов, историков права и других учёных. Разумеется, мы далеки от каких-либо смелых претензий. Целые категории источников остались нам недоступными, и наша работа совершенно не претендует на полноту. Автор взялся за перо лишь с исключительной целью – обратить внимание знатоков и специалистов на данный предмет, имеющий так много прав на разработку и до сих пор так мало исследованный.

Автор считает своим долгом принести благодарность Гаязу Максудову и Г. С. Губайдуллину, которым настоящая книга обязана своим появлением, проф. Н. Н. Фирсову, который с неизменным сочувствием относился к работам автора, и покойному ныне М. И. Лопаткину, который открыл автору доступ к пользованию книгами из своей библиотеки. Особенную признательность автор выражает С. Г. Вахидову, любезно предоставившему возможность использовать при составлении настоящей работы подлинный текст открытого им ярлыка Сагиб-Гирея. Глубокую благодарность автор приносит семейству И. В. и П. Д. Петровых, своей великодушной поддержкой постоянно облегчавшему те тяжёлые материальные условия, в которых создавалась настоящая книга. Автор приносит благодарность также Татарскому государственному издательству в лице К. М. Рахманкулова и Г. Г. Кудоярова, а также всем лицам, своими любезными указаниями содействовавшим составлению настоящей книги.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации