Электронная библиотека » Михаил Худяков » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 6 июля 2023, 12:40


Автор книги: Михаил Худяков


Жанр: История, Наука и Образование


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Язга билгеләнгән яу сулар ташу аркасында соңрак кузгала. Рус гаскәре, өчкә бүленеп, Казанга юнәлә. Берсе – ат менеп, калган ике чирүе көймәләргә утырып юлга чыга. Алар үз хәрәкәтләрен үзара яраштыра алмый, шуңа күрә Казанга төрле вакытта килеп җитәләр.

Кенәз И. Ф. Бельский җитәкләгән җәяүле гаскәр Идел буйлап көймәләрдә йөзеп килә һәм 7 июльдә Казан янындагы Сәүдәгәрләр атавына (Гостиный остров) төшеп урнаша. Атлы гаскәр, туплар һәм олаулар шактый соңаралар – атаудагылар гаять кыен хәлдә кала: «Заяга вакыт уздырып ята торгач, руслар алып килгән ризыкларын ашап бетерделәр һәм ачлыктан интегә башладылар. Азык-төлек китертеп булмый иде – чирмешләр бөтен әйләнә-тирәне корытканнар, чапкын җибәрсәң, шундук тотып алалар. Шунлыктан кенәз (Василий III) үз гаскәренең нинди мохтаҗлык кичерүен белмәде, ә гаскәре исә хәбәр җибәрә алмады»[118]118
  Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 147; ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 270.


[Закрыть]
.

Герберштейн сүзләренә ышансак, рус шымчылары Казанда кирмән диварларын яндыра, ләкин туплары килеп җитмәү сәбәпле, илбасарларның җәяүле гаскәре бу уңайлы форсаттан файдалана алмый, һәм казаннар диварның янган өлешен яңадан корып куялар.

Казаннар рус атлы гаскәренең юлына аркылы төшә һәм Зөя елгасы кичүендә 500 кешелек атлы чирүне юк итәләр. «Көтеп-сагалап торган чирмешләр аны пыр туздыра, фәкать 9 кеше генә качып котыла. Авыр яралы воевода өч көннән соң дошман кулында үлә»[119]119
  Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 147.


[Закрыть]
. Бу хактагы хәбәрне ишеткәч, Казан каршындагы атауда торган рус гаскәренең күңеленә шом төшә: «Җиңелү турындагы хәбәр килеп җиткәч, гаскәрне төшенкелек басты. Атлы гаскәр бөтенләй кырып бетерелгән икән, дигән имеш-мимеш исә бу төшенкелекне тагын да көчәйтте. Руслар качып китү турында гына уйлыйлар иде инде. Барысы да чигенергә риза, тик бер нәрсә генә икеләндерә: елга буйлап кайту ягына менсең – юл бик авыр, әллә түбән таба китеп, бүтән елгалар аша урау юллар белән кайтыргамы?»[120]120
  Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 147–148.


[Закрыть]

Казаннар туплар белән олауларны алып килә торган рус флотына каршы тагын да уңышлырак хәрәкәт итәләр. Кече Сундыр авылы янында (Козьмодемьянскидан 15 чакрым түбәндәрәк) төнгә тукталгач, аңа биек таулы ярдан һөҗүм ясыйлар. Нәтиҗәдә «Флот башлыгы Палецкий һәрберсендә 30 кеше булган 90 корабны дошман кулында калдыра да ялангач диярлек үз корабына утырып кача һәм, томанга ышыкланып, төп гаскәр янына барып җитә»[121]121
  Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 148.


[Закрыть]
. «Казан елъязмачысы» хәбәр итүенчә: «Зур һәм кечкенә тупларның күбесе шунда калды, кешеләрнең күбесе батты, куркудан үзләре суга ташландылар. Ташу кайтып, җәй җиткәч, чирмешләр тупларны, дары һәм ядрәләрне һ. б. – барысын да баткан җирләреннән чыгарып, Казанга китерделәр, үзләре теләгән сугыш кирәк-яракларын сайлап алдылар»[122]122
  ПСРЛ. – Т. XIX. – С. 35.


[Закрыть]
. Бу казаннарның 1469 елгы сугышын хәтерләткән бик шәп җиңү була.

Ләкин казаннар русларның утрауда казага юлыккан җәяүле гаскәренә каршы шундук һөҗүмгә күчмичә нык ялгышалар. Русларның атлы гаскәрен тоткарлау мөмкин булмый – Зөянең уң як ярындагы Итәк кырында (Зөя өязендәге Үтәк авылы янында) булган сугыштан соң казаннар чигенә. 15 августта рус атлылары җәяүле гаскәрләренә кушылганнан соң, аларның хәлләре җиңеләя. Руслар, һөҗүмгә күчеп, Казанны камау эшенә керешә. Әмма казаннарның атлы гаскәре дошманның артында кала, туктаусыз һөҗүмнәр ясап, камаучыларга тынгылык бирми. Уңышка ирешүдән өмет өзгән руслар солых турында сүз кузгата. «Һәм Казан каласы янында бер көн дә тормыйча, буш кул белән Руська кайтып киттеләр, шатлык белән түгел, ә зур кайгы белән»[123]123
  ПСРЛ. – Т. XIX. – С. 36.


[Закрыть]
. Кайткан чакта кенәз Палецкийның флоты тагын чирмешләр һөҗүменә юлыга һәм зур югалтулар кичерә.

Солых шартлары буенча, рус хөкүмәте Сафа Гәрәйне Казан ханы дип таный. С. М. Соловьёв: «Василий (Сафаның хан булуы белән) килешә, әмма мәҗбүри рәвештә: Гәрәйне патша итеп калдыру өчен ул казаннарга каршы шундый зур гаскәр җибәрдемени; яу көтелгән нәтиҗәне бирми – бөтен хикмәт шунда», – дип яза[124]124
  Соловьёв С. М. История России. – С. 1673.


[Закрыть]
.

Мәскәү хөкүмәте, җиңелү үчен кайтарырга теләп, рус сәүдәгәрләренә Казан ярминкәсенә баруны тыя торган әмер чыгара. «Рус сәүдәгәрләренә товар алмашу урыны итеп Түбән Новгород билгеләнә», – дип яза Герберштейн. Василий III турында болай ди: «Ул ярминкәнең урынын күчерү казаннарга зур зыян салыр дип ышана. Татарлар тозны руслар кулыннан әлеге ярминкәдә генә сатып алалар, шул мөмкинлектән мәхрүм итсәң, янәсе, аларны бирелергә мәҗбүр итеп була. Ләкин ярминкәне күчерү аркасында Московия казаннардан ким зыян күрмәде. Чөнки бу эш нәтиҗәсендә Идел буйлап Каспий диңгезеннән, Әстерхан базарларыннан, Фарсы һәм Әрмән илләреннән килгән товарлар кыйммәтләнде һәм аларга ихтыяҗ артты. Күбрәк затлы балыкка, шул исәптән Иделдә, Казанның бу ягында һәм теге ягында тотыла торган кырпы балыгына кытлык зур иде»[125]125
  Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 150.


[Закрыть]
.

Мәскәү хөкүмәтенең мондый карары барыннан да элек рус сәүдәгәрләренә зур зыян сала. Алар, товарларны Казан ярминкәсенә барып алудан мәхрүм ителгәч, алыпсатар арадашчыдан кыйбатрак бәя түләп алырга мәҗбүр булалар. Хөкүмәтнең мондый эше Русиядә сәүдәгәрләрнең ачуын кабарта. Карамзин әйтүенчә, «Бөек кенәз үзенә дошман эзли, дип зарланалар, шулай ук аның Казан җиренә кала салуын да яманлап сөйлиләр». Ярминкә рус дәүләтендә – Макарий монастыре янында ныклап урнашканчыга кадәр байтак вакытлар уза.

Сафа Гәрәй идарә иткәндә, шактый гына хәрби һәм дипломатия эшлеклеләре мәйданга чыга. Рус чыганаклары яубашлары арасында Итәк кырындагы сугышта катнашкан Отуч (Үтәш?) бәкне һәм хан тәрбиячесен – «аталык» Талышны искә алалар. Солых шартнамәсенә кул куяр өчен рус илчелеге белән Мәскәүгә Апай углан һәм Бәхтекилде бәк җибәрелә[126]126
  ПСРЛ. – Т. VI. – С. 264; Т. VIII. – С. 271.


[Закрыть]
. 1526 елның мартында дипломатик сөйләшүләр өчен Гази бәк, Чура бәк һәм Тәвәл бакши Мәскәүгә бара[127]127
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 272.


[Закрыть]
. 1528 елның көзендә Мәскәүгә тагын илчеләр кузгала – Табай бәк, Данай бәк, Ибраһим бакши; 1529 елның башында Мәмеш бәк, Курат бәк һәм Шир Мәргән бәк Чурачылардан торган илчелек рус хөкүмәте белән солых шартнамәсенә кул куя, ләкин күп тә үтми, солых бозыла[128]128
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 272.


[Закрыть]
. Рус елъязмаларының хәбәре бик тонык: «Падишаһ тиздән үзенең антын бозды һәм (казаннар) бөек кенәзнең илчесе Андрей Пильемовны бик нык мәсхәрә иттеләр»[129]129
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 272.


[Закрыть]
. Ләкин бу «мәсхәрә» нидән гыйбарәт икәнлеген елъязмачы аныкламый. Рус хөкүмәте Казанда шартнамәнең үтәлешен күзәтергә тиешле вәкилләрне тоткарлый һәм сугышка әзерләнә башлый.

Сугыш 1530 елда кабынып китә. Руслар, гадәттәгечә, Казанга ике юлдан бара: җәяүле гаскәр Идел буйлап көймәләргә утырып төшә, атлы гаскәр тау ягындагы яр буйлап хәрәкәт итә. Казаннарга ярдәмгә Мамай бәкнең өлкән улы җитәкчелегендә нугай гаскәре һәм Әстерханнан Яглыч (Янкылыч) бәкнең чирүе китә. 10 июльдә рус гаскәре Казан янында була инде. Рус елъязмачысы әйтүенчә, имеш, камаучылар, шәһәрнең Болак елгасы буендагы диварын сугышып алып, эчтә талау, җимерү оештыралар, тик кирмәнне ала алмыйлар. Сәбәбе – стрелецларга мылтыклар китерә торган олаулар казаннар кулына эләгә. «Шул вакытта кара болыт чыкты, коеп яңгыр яуды, арбаларга төяп кала янына алып килгән мылтыкларны, ә алардан шәһәргә төбәп атарга тиешләр иде, стрелецлар шул яңгырдан качканда калдырдылар, һәм казаннар, каладан чыгып, аларның барысын да үзләренә алды»[130]130
  ПСРЛ. – Т. VI. – С. 265.


[Закрыть]
.

Бу сугышта руслар ягыннан 5 воевода (алгы гаскәр башында торучы кенәз Ф. В. Оболенский-Лопата да шулар арасында) үтерелә. Казаннар тарафында аталык һәлак була. Руслар белән сөйләшү өчен илчеләр (Булат бәк, Апай углан һәм Табай бәк) җибәрелә, сугышны туктатып торырга карар бирәләр. Соловьёв язуынча, мылтыкларны югалту «воеводаларның казаннар тәкъдимен кабул итәр өчен җитәрлек сәбәп була ала».

Солых турында сөйләшү Табай бәк, Тәвәккәл бәк һәм Ибраһим бакшиларга тапшырыла, алар Мәскәүгә китә. Солых килешүе буенча, һәр ике тараф та сугышта кулга төшергән ганимәт малын һәм әсирләрне кайтарып бирергә тиеш була. Әмма шулчак Казан хөкүмәтенә русларның сугышка әзерләнеп ятуы турында хәбәр ирештерәләр[131]131
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 275.


[Закрыть]
, шуңа күрә дә Казан хөкүмәте, русларның килешүне бозу ихтималын уйлап, әсирләрне алмашу бер үк вакытта башкарылсын, тик руслар тәүдә кулга төшергән табышларын кайтарып бирсеннәр дип таләп итә. Хан килешүгә кул куймый.

Русия белән берлек. Җангали хан. Гәүһәршад ханәкәнең вакытлы идарәсе

Дошманнары кулына эләккән коралларын кайтара алмагач, руслар, Казанга янәдән яу белән бару ниятеннән ваз кичеп, Сафа Гәрәй ханга каршы башка чара-әмәл эзли башлыйлар. Рус дипломатлары Ф. И. Карпов белән Кече Путятин Мәскәүдәге Казан илчеләрен үз тарафларына аудару җаен таба. Ханлыкның күренекле кешеләре Кече Али морза белән Булат Ширин бәкләрнең уй-ниятләрен белешү өчен, Казанга шымчылар җибәрелә. Мәскәүдәге Ибраһим бакши казаннарны, чирмеш, чуаш, арларны Сафа Гәрәй ханга каршы котыртып һәм Русия белән бер булырга чакырып өндәмәләр яза. Рус партиясе Казанның күренекле кешеләрен үз ягына аударуга ирешә; хәрәкәт башына Булат Ширин бәкне куялар. Төркем Гәүһәршад ханәкә тирәсенә туплана. Гәүһәршад ханәкә – Мөхәммәд Әмин ханның сеңлесе – Олуг Мөхәммәд нәселенең исән калган бердәнбер вәкиле була, аның исеме казаннар каршында, чыннан да, килмешәк Кырым нәселенә каршы куела алган. Рус хөкүмәте Сафа Гәрәйгә каршы кешеләргә ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Ул шулай ук барлык татар әсирләрен азат итәргә, элекке берлектәшлек шартнамәләрен яңартырга вәгъдә бирә – «Мөхәммәд Әмин хан заманында патшаның химаясе нинди булса, хәзер дә ул Казан җирен сакларга һәм аңа химая итәргә тиеш»[132]132
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 276.


[Закрыть]
. Рус хөкүмәте Казан тәхетенә элек бәреп төшерелгән Шаһгали ханны тәкъдим итә. 1530 елның 10 декабрендә инде ул, хан тәхетен биләргә тизрәк Казанга кузгалыр өчен, Мәскәүдән Түбән Новгородка килә.

1531 елның май аенда Казан хөкүмәте боларның эшләрен белеп ала. Сафа Гәрәй рус илчеләрен җәзага тартырга ниятли. Фетнәчеләр шунда ачыктан-ачык эш итәргә карар кыла: «бергә җыелалар һәм үтерергә ирек бирмиләр»; бу вакыйгалар Сафа Гәрәйнең тәхеттән китүен тизләтә: «ә Сафа Гәрәй патшаны һәм патшаның киңәшчеләре булган кырымнарны вә нугайларны, бөек кенәз кушуы буенча, Казаннан куып чыгардылар, ә патшаны яклаучылар булса – үтерделәр»[133]133
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 276.


[Закрыть]
. Шулай итеп, хакимият алышына. Тәхеттән мәхрүм ителгән Сафа Гәрәй, хатынын алып, нугай бие Мамай янына качып китә. Шәрык фиркасенең иң күренекле вәкилләре – Себер бәге Раст, Сафа Гәрәй ханның аталыгы Али Шаһкол һ. б. җәзага тартыла. Казанда (башында Гәүһәршад ханәкә торган) вакытлы хөкүмәт оеша, аңа Кече Али морза белән Булат Ширин бәк тә керә.

Вакытлы хөкүмәт хан итеп Мәскәү тәкъдим иткән Шаһгалине кабул итмәскә карар бирә – аны казаннар бигрәк тә күралмаган. Руслар тәкъдим иткән кешене кире каксалар да, вакытлы хөкүмәт барыбер дә рус йогынтысы юнәлешендә кала: хан итеп Шаһгалинең энесе Җангалине сайлыйлар, ул Русиядә Касыйм уделында хакимлек иткән була…

Рус хөкүмәте белән сөйләшер өчен, Мәскәүгә илчеләр Колчура белән Фирүзәт җибәрелә. Әлеге сөйләшүләргә нисбәттән проф. Вельяминов-Зернов болай яза: «Бөек кенәзгә үз тәкъдимен артык якларга кирәк тә булмый – борадәрләрнең монысымы, тегесеме – аерма юк, бары тик Казанда Русиягә тугрылыклы кеше генә утырсын»[134]134
  Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 269.


[Закрыть]
. Рус хөкүмәте казаннарның үтенечен кичекмәстән кабул итә, Шаһгалине Түбән Новгородтан Мәскәүгә чакырып алалар, ә Җангали шул ук Нижгар аша Казанга юнәлә. Русия белән барышлыкны сакларга ул Түбән Новгородта ант итә.

Җангалине тәхеткә 29 июньдә утырталар. Яңа ханга ияреп, Русиядән хакимият үзгәрешен әзерләгән илчелек тә – Табай, Тәвәккәл бәкләр һәм Ибраһим бакши да кайта, алар белән бергә рус илчесе Я. Г. Морозов та килә.

Җангали хан – Шәех Әүлияр солтанның улы – Касыймда 1516 елда туган. Абыйсы Шаһгали 1519 елда Казан тәхетенә менгәч, ике яшьлек солтанны Касыймның хакиме итеп куялар, ул, абыйсы Казан тәхетеннән бәреп төшерелгәч тә, бу урынын саклап кала. «Казан елъязмачысы» Җангалинең хан тәхетенә унбиш яшендә утыруын әйтә. Вельяминов-Зернов бу хәбәрне ялгыш дип саный, чөнки Башмаков рәзрәт кенәгәсендә 1521 елда аның Городец (Ханкирмән, ягъни Касыйм) татарлары белән җитәкчелек итүе теркәлгән, «дүрт яисә алты яшьләрдә гаскәр белән идарә итә алмаган бит инде ул» дип, Вельяминов-Зернов шиген белдерә[135]135
  Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 271.


[Закрыть]
. Ләкин аның бу гөманы безне ышандырмый, чөнки, беренчедән, Касыйм солтаны буларак Җангалине сабый килеш рәзрәткә теркәү әле ул аның шәхсән гаскәрдә булуын аңлатмый, икенчедән, без асылзатлы сабыйларның гаскәр башлыклары булып саналуын гына түгел, ә чыннан да яуда катнашуларын беләбез.

Яшь хан, әлбәттә, мәмләкәт белән идарә итә дип саналган гына. Асылда, хакимият аңа күз-колак булып тору вазифасы йөкләнгән Гәүһәршад ханәкә хөкүмәте кулында була. Рус хөкүмәте хатларын ханга гына түгел, бәлки ханәкәгә һәм бәкләргә дә атап язган[136]136
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 277, 281, 282.


[Закрыть]
; Казан хөкүмәте дә шулай ук ханәкә, бәкләр һәм барча Казан җире исеменнән сүз йөрткән[137]137
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 282.


[Закрыть]
. Ханәкәдән гайре тагын Булат бәк белән Табай бәк тә хөкүмәт әгъзалары булып саналган – аларның исемнәре хатларда телгә алына[138]138
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 282.


[Закрыть]
.

Руслар белән гаять тыгыз элемтәдә торган яңа хөкүмәтне халык өнәп бетерми. Баш күтәрүдән куркып, хөкүмәт 1530 елда кулга төшерелгән рус коралларына таянырга уйлый. 1533 елның февралендә, рус хөкүмәтенең ул коралларны кайтарып бирүне таләп итмәвен үтенеп, илче Агиш бәкне Мәскәүгә җибәрәләр. «Казан җирендә хөкемдарның дуслары күп булса да, дошманнары да бар»[139]139
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 282.


[Закрыть]
. Рус хөкүмәте, әлбәттә, моңа риза була.

Шул ук елның июнендә Мәскәүгә Аппак углан, Кадыш бәк (Отуч бәкнең туганы), Касыйм бәге Котлы Булат һәм Үтәк бакшилар илче итеп җибәрелә, алар, ханның нугай бикәсенә өйләнергә җыенуын әйтеп, моңа рус хөкүмәтенең ризалыгын сорарга «һәм дә бүтән төрле олуг эшләр» хакында сөйләшергә баралар. «Казан җире тыныч торсын» дигән булып, өйләнүгә ризалык бирелә[140]140
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 282.


[Закрыть]
. Кәләш сайлаганда, хөкүмәт, әлбәттә, сәяси максатларны күз алдында тота. Хан Нугай дәүләте бие Йосыфның кызы Сөембикәгә өйләнә. Әлбәттә, бу никах сәяси максатлардан чыгып укылган, унҗиде яшьлек хан күңелендә мәхәббәт хисе уята алмаган; Нугай илендә рус илчесе булып торган Д. Губин 1535 елның җәендә үз хөкүмәтенә: «Йосыфка Казаннан кызы, Җангалинең ханәше, хат җибәргән. Җангали хан аны яратмый, дип сөйлиләр», – дип җиткерә. Кызына карата мондый мөнәсәбәткә ачуы килгән Йосыф бинең казаннарны Җангалигә каршы котыртуы да хәбәр ителә[141]141
  Продолжение Древней Российской Вивлиофики. – Т. VII. – С. 267.


[Закрыть]
.

Кызганычка күрә, илчеләрнең рус хөкүмәте белән нинди «бүтән төрле олуг эшләр» хакында сөйләшүен елъязмачы аныкламаган. Рус тарихчылары бу хәбәргә купайтылган бәя бирергә омтылалар. Карамзин: «Казандагы бик мөһим эшләр, сәясәткә генә түгел, эчке тормышка кагылганнары да, Мәскәүдә падишаһның сүзе белән хәл кылынган», – дип яза. «Эчке тормышка кагылган олуг эшләр» хакындагы дипломатик сөйләшүләр элек илчеләргә йөкләнгән миссия – ханны Сөембикәгә өйләндерү мәсьәләсе белән бәйләнгәндер дип уйларга нигез бар. Өйләнү ханның балигъ булуын аңлаткан, һәм моннан соң регентлык бетәргә, ягъни Гәүһәршадның вакытлы идарәсе үз вазифасыннан баш тартырга тиеш була. Идарә итү ысулының үзгәрүе, яңа сәясәтнең юнәлеше хакындагы шартнамә, чыннан да, дипломатик сөйләшүләр өчен сәбәп була ала, һәм 1533 елның июнендә Аппак углан белән бүтән Казан илчеләре тарафыннан кузгатылган «бүтән төрле олуг эшләр» дә дәүләт өчен әһәмиятле әлеге мәсьәләне күрергә мөмкин.

Җангалине тәхеттән төшерү. Катнаш хөкүмәт

1533 елның декабрендә Василий III вафат була. Икенче елның язында, яңа рус хөкүмәте белән берлек килешүен торгызу өчен, Мәскәү белән Казан илчеләр алмаша; Казаннан илчеләр булып Ходай углан, Бурнак һәм Хуҗа Әхмәд бакши бара[142]142
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 286.


[Закрыть]
. Русиядә хөкүмәт алмашынуы Казан мәмләкәтендәге сәяси тормышка да йогынты ясый. Соңыннан булган вакыйгалар Гәүһәршад ханәкә хөкүмәтенең рус баскынчылыгын авырсынуын күрсәтә. Рус партиясе 1531 елда Казан ханлыгын чит мәмләкәткә ихластан бәйле итәргә теләп түгел, ә дәүләтне дәвамлы сугыштан һәм дә Гәрәйләр нәселенең сугышчан сәясәтеннән коткарырга теләп хакимият алмаштыруны оештырган була. Чит ил изүеннән котылу җае чыгуга ук, Казан хөкүмәте үз аягына торып басарга карар итә һәм, руслар белән санлашмыйча, үзбашка сәясәт үткәрә башлый.

Русия хөкемдарының алышынуы Иван III үлгән чактагы кебек вакыйгаларны китереп чыгара. Сугыштан бәхете уңмаса да, илара сөйләшүләрдә уңышка ирешү маһирлыгына ия булган, бу өлкәдә үзенә лаеклы хезмәткәрләр сайлый белгән Василий III урынына Елена Глинская белән аның фаворитының хөкүмәте килә. Мондый үзгәреш Казанда үзен шундук сиздертә – рус илчеләренең абруе шактый төшә. Бер үк вакытта Шәрык фиркасенең йогынтысы көчәя, һәм нугайлар белән сәүдә итүчеләрнең сүзе үтә башлый. Казан сәясәтенең болай үзгәрүенә Гәүһәршад ханәкә хөкүмәте битараф кала алмый. Ул рус җитәкчелегеннән котылырга ниятли һәм мөстәкыйль адымнар ясый башлый. Рус мылтыкларына таянган хөкүмәт рус золымына каршы торучы Казан җәмәгатьчелеге ягына чыга. Василий III нең үлеме аның әтисе үлгән замандагы кебек үк нәтиҗәләргә китерә: «Гәүһәршад ханәкә белән Булат бәк һәм барлык Казан җире кенәз Иван Васильевичка хыянәт итте»[143]143
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 291.


[Закрыть]
.

Казанда сәясәт борылышы белән хакимият алмашынуы бер вакытта була. Бу юлы русларны үтерү, талау күзәтелми, ә бәлки илнең чит мәмләкәткә бәйлелеген гәүдәләндергән олуг зат корбан ителә: 25 сентябрь көнне Җангалине үтерәләр… Аның нинди шартларда һәлак булуы әлегә кадәр ачык түгел. Мәскәү белән берлектәш-аркадаш булып яшәү тарафдарлары, вакыйгаларның мондый борылышы белән ризалашмыйча, Русиягә күченәләр. Алар тәхеткә Шаһгалине утырту турында хыяллана. Мондый мөһаҗирләр исәбенә Япанчы бәкләр (Шабан белән Шаһбулат), Хурсул бәкләр (Карамыш белән Елыш) һ. б. керә. Тәхеткә янәдән Сафа Гәрәй хан чакыртыла.

Василий III үлгәннән соң, Казан хөкүмәте Русиянең зәгыйфьлегенә исәп тота һәм ялгышмый: әлеге түнтәрелешкә руслар үзләренең мөнәсәбәтен белдерми. Казаннар күрше дәүләткә карата көч кулланырга була, һәм Сафа һөҗүмгә күчәргә карар бирә. 1536 елның гыйнварында Казан чирүе Түбән Новгород янына килә, Балахнаны яндыра[144]144
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 291; Царственная книга. – С. 59.


[Закрыть]
. Казанга дип юлга чыккан рус гаскәренең рухы сынган була, һәм ул, Лысков янында Казан чирүен очраткач, сугышырга кыймыйча чигенә; байтак рус сугышчылары гаскәрдән качу ягын карый, болары казаннар кулына эләгә[145]145
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 291; Царственная книга. – С. 59.


[Закрыть]
. 1536 елның җәендә казаннар Кострома җирләренә бәреп керә һәм, русларны җиңеп, Кострома воеводасы кенәз Засекинны үтерәләр[146]146
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 291–292.


[Закрыть]
. 1537 елның гыйнварында Муром юнәлешендә яуга чыгалар һәм бу шәһәрнең бистәләрен яндыралар. Гомумән, 1536–1537 елларда казаннар сугышка ваграк хәрби төркемнәрне генә җибәрәләр, әлеге шул өч юнәлештә бер-бер артлы һөҗүм итәләр: «беренче яу үзәккә – Нижгарга һәм Балахнага, икенчесе төньяккарак – Костромага, өченчесе исә көньякка – Муромга юнәлтелә. Бу һөҗүмнәрнең максаты шәһәрләрне яндыру һәм илне пыран-заран китерү була, ләкин яу чабучылар ныгытылган кирмәннәрне алырга җыенмыйлар. Шул сәбәптән Елена Глинская хөкүмәте Мәскәү дәүләтенең чикләрен ныгытырга ниятли: 1536–1537 елларда Буй һәм Балахна кирмәннәре корыла. Шундый ук кальгалар Кырым читендә дә калкып чыга.

Кырым ханы Сәхиб Гәрәйнең хөкүмәте үзен Казанның берлектәше дип рәсми рәвештә игълан итә. Хан Иван IV гә яза: «Әгәр дә син… минем Казаным белән барышлыкта булсаң һәм аның халкыннан салым таләп итмәсәң, мин синең белән дуслыкта яшәүгә әзер; ләкин әгәр син сугышырга җөрьәт итсәң, синең илчеләреңне дә, чапкыннарыңны да күрергә теләмибез: ул очракта без – дошманнар; рус җиренә бәреп керәчәкбез һәм аны вәйран итәчәкбез»[147]147
  Дела Крымские. – № 8. – Л. 416–425, 473–478.


[Закрыть]
. Сәхиб Гәрәй ханның Казанны кулы астына алуы турындагы белдерүенә каршы рус хөкүмәте шунда ук кискен рәвештә җавабын бирә. Ул беренче тапкыр Казанга үз хокукы барлыгын игълан итә: «Син Казанны үзеңнеке дип атыйсың, – дип яза рус хөкүмәте Сәхиб Гәрәйгә, – ләкин иске елъязмаларны кара: патшалыкны кем яулый, ул һәрвакыт шул яулаучы ихтыярында түгелме? Аны бүтәнгә биреп була, ләкин ул инде беренче, югары хөкемдар кул астында саналачак. Үзеңнең ялган хокукларың турында сөйләгәндә, Русиянең чын хокуклары хакында дәшмисең. Казан безнеке, чөнки аны бабам буйсындырган иде; ә сез бары тик ялган һәм мәкер белән аны вакытлыча үзләштердегез. Барысы да искечә калсын, Сафа Гәрәйнең гаебен онытып, без синең белән туганнарча яшик»[148]148
  Дела Крымские. – № 8. – Л. 480.


[Закрыть]
. Менә шул рәвешле Мәскәү хөкүмәте, 1487 елда илне басуына ишарәләп, Казанга үз «хокукын» нигезләргә омтыла һәм Казан ханлыгын мәңгегә Русиягә бәйле дип белдермәкче була. 1487 елда Иван III хөкүмәте Казанны мәңгегә үзенә бәйле итү турында хыяллана да алмаган юкса! Ул заманда руслар хан белән бөек кенәз арасындагы тигезлекне танытуга канәгать булсалар, хәзер инде аларның нәфесе күпкә үсә. Әлеге яңа идеологиядә Мәскәүнең ХVI гасырдагы дипломатиясе тулысынча чагылыш таба: «Мәскәү дипломатлары… чит дәүләтләргә карата тәнкыйтьче ролен алырга, шартнамә текстларын һәм тарихи хроникаларны искә төшереп, Мәскәүгә килгән илчеләрнең башын катырырга, ниһаять, тәкәллефле кыяфәттә аларны уңайсыз хәлгә куярга яраталар»[149]149
  Виппер Р. Иван Грозный. – С. 75.


[Закрыть]
. Бу сыйфатлар Кырымга язган хатта да ачык күренә. Соңрак Висковатый сүзләрендә чагылыш тапкан девизны Мәскәү дипломатлары бу вакытта инде үзләштергән була: «Мәскәү хөкемдарлары үзләре буйсындырган җирләрне кемгә дә булса бирергә гадәтләнмәгән; алар берлеккә әзер, ләкин яуланган ганимәтне корбан итү бәрабәренә түгел».

Әмма рус дипломатиясенең кибарлануы баштарак гади тавыш күтәрү генә булып чыга: Мәскәү хөкүмәте, Сафа хан үз өстеннән рус протекторатын тануны таләп итсә дә, Кырым хөкүмәте белән солых хакында сөйләшүләрне башларга риза була. Мәскәү белән Казан арасында сугыш башланмый кала. Кырым хөкүмәтенең басымы аркасында, мөнәсәбәтләрне өзмәс өчен, руслар яуга әзерлекне туктата.

Сафа Гәрәй ханның Казанда икенче мәртәбә хакимлек итү вакыты бик тынгысыз уза. Моның сәбәпләре Казан хөкүмәте әһелләренә бәйле, хөкүмәтне төрле тараф кешеләре – Сафа Гәрәй хан һәм дә аны 1531 елда тәхеттән төшерүгә катнашкан Булат бәк тарафдарлары тәшкил итә. Табигый ки, хан, тугры фикердәшләре төркеменә таянырга тырышып, Кырымнан килгән кешеләрне үз тирәсенә җыя. Булат бәк тә һәм хөкүмәтнең Җангали заманында хакимияткә катнашы булган бүтән әгъзалары да кырымнар баскынчылыгы белән ризалаша алмыйлар. Алар моның руслар баскынчылыгыннан әллә ни аермасын тапмый. 1541 елның язында Сафа Гәрәй ханга каршы көчләр оешып җитә, аларның башында Булат бәк тора. Болар, руспәрвәрлек юнәлешен кабул итеп, Сафа Гәрәй ханны тәхеттән төшерү хакында рус хөкүмәте белән яшерен сөйләшүләр башлый.

Май аенда Мәскәүгә башында Чабыка торган илчелек җибәрәләр. Аларның Сафа Гәрәй хан урнаштырган тәртипләр белән ризасызлыгы менә бу сүзләрендә күренә: «Хәзер Казан кешеләренең хәле бик кыен, күп кенә бәкләрнең ясакларын тартып алып кырымнарга бирде, ә җир ияләренә олуг хилафлык, казнаны туплый да Кырымга җибәрә»[150]150
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 295.


[Закрыть]
. Рус хөкүмәте сугышка әзерлек эшләренә тотына һәм Владимирда гаскәренең штабын оештыра. Воеводалар шуннан яшертен генә казаннар белән элемтәдә торырга тиеш була. Бу әзерләнүләргә җавап итеп, Кырым Русиягә каршы сугыш игълан итә. Рус хөкүмәте аңа карап әзерлек эшләреннән ваз кичми – Владимирга гаскәр туплавын дәвам иттерә. Ләкин казаннар белән русларның сугышы шулай да булмый кала, вакыйгалар кырымнарның Мәскәүгә яу чабуы белән генә чикләнә. Кенәз И. Бельский хөкүмәте 1542 елның гыйнварында хакимияттән китү аркасында, руслар Казанга яу белән бара алмый кала. Шуйскийларның яңа хөкүмәте көчсез булып чыга, хәрби әзерлекләр туктатыла.

Сафа Гәрәйнең хәле яхшыра. Каршы көчләр хәлсезләнеп, Казан сәясәтендәге ике агым үзара килешә. Оппозициянең Мәскәү белән элемтәдә торган юлбашчылары 1542 елның мартында инде килеп русларны Сафа Гәрәй хан хөкүмәте белән якынайту өчен тырышып йөри башлый.

Яңа фетнә 1545 елда кузгала. Бу юлы каршы көчләрнең чыгышы Казанга рус явын китерә. Мәскәү 1469 елда бик уңышсыз башкарган стратегик планын кабатлый: бер гаскәр Түбән Новгородтан чыга, калган икесе Нократтан һәм Чердыннан төшә. Казан янына рус явы хакимият алмаштыру өчен бөтенесе дә әзерләнеп беткән бер вакытта килеп җитәр дип уйланыла. Ләкин хыянәтчеләрнең эше барып чыкмый, һәм хакимият алышынмый кала. Рус явы һичнинди нәтиҗәсез кайтып китә. Елъязмачы кыска җөмлә белән чикләнә: «Күп Казан кешеләрен үтерделәр һәм хан кабакларын яндырдылар»[151]151
  Царственная книга. – С. 117.


[Закрыть]
. Кире кайтканда рус отряды Зөя тамагына туктый һәм Тәвәккәл улы Мортаза бәкнең утарын туздыра, бәкне улы белән бергә руслар әсирлеккә алып китә, ә хатынын һәм башка балаларын үтерәләр. Пермь отряды рус гаскәре белән кушылырга өлгерми һәм казаннар тарафыннан юк ителә[152]152
  Царственная книга. – С. 117.


[Закрыть]
.

1545 ел явы вакытында хөкүмәт үзенә карата булган дошманлык мөнәсәбәтләрен төгәл шәйләп ала. «Шуннан соң Казанда үзара талаш башланды»[153]153
  Царственная книга. – С. 117.


[Закрыть]
. Хөкүмәткә каршы кешеләрне хыянәттә гаепләү өчен нигез табыла: «Патша (хан) бәкләрнең тугрысызлыгын, хыянәтен әйтә: бөек кенәзнең воеводаларын сез китердегез, ди». Репрессияләр, җәзалаулар колач җәя. Шушы вакытта Гәүһәршад ханәкә дә, Булат бәк тә сәясәт мәйданыннан китеп, алар урынына каршы көчләрнең юлбашчылары рәвешендә Боерган сәед, Кадыш бәк (Отуч (Үтәш?) бәкнең туганы) һәм талантлы әһел Чура Нарык килә. Репрессияләрдән качып чит илгә китү ешая: «Һәм аларның күбесе Казаннан бөек кенәз янына, ә башкалары бүтән җирләргә китте»[154]154
  Царственная книга. – С. 118.


[Закрыть]
.

Гәүһәршад ханәкә белән Булат бәк тирәсенә оешкан сәяси түгәрәк – Казан ханлыгы тарихындагы гаять кызыклы күренеш ул. Әмма, кызганычка күрә, чыганаклар сакланмаганга, аны тиешенчә өйрәнү мөмкин түгел. Бу түгәрәк 15 ел буе дәүләт башында торып мәмләкәтнең сәясәте белән идарә итә алыр дәрәҗәдә абруй һәм көчкә ия булган. Булат бәк хөкүмәте үзенең сәяси өлгергәнлеген, дәүләт эше тәҗрибәсен һәм карашлары киңлеген катнаш хакимият идеясен тормышка ашыру юлында гәүдәләндерә. Тарихның иң авыр минутларында Казан идарәчеләренә нәкъ менә шул – сәяси партияләрне үзара килештерә алу, халыкны үз дәүләтчелеге тирәсенә туплау җитми дә инде. Булат бәк төркеме, рус баскынчылыгына да, Кырым баскынчылыгына да каршы булып, 1531 елгы авыр хәлләрдән чыгу юлын таба һәм 1535 елда, дәүләт мәнфәгатьләре катгый таләп иткәч, үзенең элеккеге сәяси мәсләген үзгәртергә дә кыюлыгы җитә. Хакимиятне Сафа Гәрәй ханга кайтарып биргәч тә, хөкүмәт аның белән бергә эшли ала, килеп чыккан кискен каршылыкларны хәл итү җаен таба һәм илара сөйләшүләр сәнгатенә бик тә маһир икәнлеген күрсәтә.

Катнаш хөкүмәтнең хакимияттән китүе һәм сәясәтнең Шәрык партиясе тарткан тарафка борылуы Сафа Гәрәй хан өчен фаҗигале тәмамлана. 1545 елда оппозиция өстенә ишелгән репрессияләр хәлне төзәтә алмый, киресенчә, инде тәмам тар-мар ителгән кебек тоелган оппозициягә җиңү китерә. Каршы көчләр бирешми, һәм июль аенда аның вәкилләре, янәдән хәрби ярдәм сорап, Мәскәүгә юнәлә. 1545 елгы нәтиҗәсез вә мәгънәсез яу ачысын онытмаган рус хөкүмәте казаннарга ышанмый һәм Сафа Гәрәй хан тәхетеннән төшерелгәч кенә гаскәр җибәрәчәген әйтә[155]155
  Царственная книга. – С. 119.


[Закрыть]
. Бу инде аларның үтенечен кире кагуга бәрабәр. Оппозициягә фәкать үз көченә генә ышанырга кала.

Шуңа да карамастан илдә ризасызлык артканнан-арта, һәм 1546 елның гыйнварында хакимият янәдән алышына. Сафа Гәрәй хан икенче мәртәбә тәхетеннән төшерелә. Фетнәчеләр Казанга килеп урнашкан кырымнарны рәхәтләнеп талыйлар: «Казаннар Сафа Гәрәй патшаны каладан кудылар, ә Кырым кешеләренең күбесен үтерделәр»[156]156
  Царственная книга. – С. 120.


[Закрыть]
. Нугай бие Йосыф улларының бөек кенәзгә язган хатларында 1546 елгы түнтәрелешкә нисбәтән шундый хәбәрләр бар: «Җангали ханны үтерделәр, ә безнең кыз туганыбызны Сафа Гәрәй патшага бирделәр. Ул вакытта Сафа Гәрәй патша аз кешеләр белән генә килгән иде, ә берничә елдан соң Кырымнан ач һәм ялангачларны алып килде һәм Казан кешеләре өстеннән золым итте: кемнең әтисе үлсә, ул аның җирен улына бирмәде, кемнең абыйсы үлсә, ул аның җирен энесенә бирмәде. Синең белән дә озак сугышып яшәде. Бу гамәлләренә Казан кешеләре һәм бәкләре түзә алмады, аңа каршы чыгып, кырымнар белән сугыштылар һәм кырымнарны үтерделәр, кайсыларын илдән кудылар, ә Сафа Гәрәй ханны аз гына кешеләре белән исән калдырдылар»[157]157
  Продолжение Древней Российской Вивлиофики.  –  Т.  VIII.  – С. 269–274.


[Закрыть]
.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации