Электронная библиотека » Михаил Худяков » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 6 июля 2023, 12:40


Автор книги: Михаил Худяков


Жанр: История, Наука и Образование


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Боерган сәед хөкүмәте. Шаһгали

Казанда Боерган сәед, Кадыш бәк һәм Нарык улы Чурадан торган вакытлы хөкүмәт оеша. Мәскәүгә бу турыда хәбәр итәр өчен, Гамәт (Галиәхмәт?) шәехне җибәрәләр. Сафа Гәрәй хан Нугай иленә качып китә. Сарайчыкта ул Әстерхан сәеде Мансур белән күрешә. Аның белән сөйләшкәннән соң, Сафа Гәрәй Сарайчыкта озак тормый, берничә көннән соң Әстерханга юнәлә. Әстерхан хөкүмәте аңа булышырга риза булып чирү бирә. Сафа Гәрәй шуның белән Казанга әйләнеп кайта һәм каланы камый: «Әстерхан ханы вә солтаныннан яугирләр алып, Казанны килеп камады, бәкләр һәм олуг кешеләр яклар дип өметләнде. Шул өмет белән кирмән төбендә торды, тик Казан бәкләреннән вә олуг кешеләреннән беркем дә Сафа Гәрәй хан хозурына килмәде. Шуннан соң ул каланы яуларга маташты, әмма берни дә кыра алмады, кире китте»[158]158
  Продолжение Древней Российской Вивлиофики. – Т. VIII. – С. 272–274.


[Закрыть]
. Табигый, Әстерхан гаскәренең бер чирүе генә тупларсыз-нисез Казан кебек көчле кирмәнне яулый алмаган.

Сафа Гәрәй вакытлы хөкүмәтнең зәгыйфьлегенә һәм Шәрык фиркасенең булышлыгына өмет тотса да, берни дә барып чыкмый. Ханның тәхетен кайтарырга омтылуы бу юлы уңышсыз төгәлләнә. Ачык сугышта һичнәрсәгә дә ирешә алмагач, ул Нугай урдасына кире китәргә мәҗбүр була. Сарайчыкка «Йосыф бәк янына килде», монда аның хатыннары кышлаган була. «Казан елъязмачысы» да Сафа Гәрәйнең уңышсыз омтылышын сурәтли: «Ике ай кала янында торды һәм яулый алмыйча кире чигенде, нугайларга китте, (юл уңаенда) сугышты, әсирләр алды. Диварлар вата торган җайланмалары булмаган килеш кем ук атып кына – тупларсыз, Ходай ярдәменнән башка – мондый каланы алсын?»[159]159
  ПСРЛ. – Т. XIX. – С. 50.


[Закрыть]
Шулай итеп, вакытлы хөкүмәт Сафа Гәрәйнең һөҗүмен кире кага. Куркыныч узгач, рус хөкүмәте берлек килешүен тергезү һәм хан тәхетенә кемне кую турында сөйләшү өчен Казанга илчелек юллый. 1546 елның мартында тәхеткә Шаһгали ханны сайлыйлар…

«Казан елъязмачысы» ның хан сайлау мәрәкәсе хакындагы хәбәренә ышанып бетү кыенрак. Имеш, берәүләр хан тәхетенә берәр Кырым солтанын сайларга уйлый, «Кырымга солтан сорап кешеләр юлларга теләделәр», икенчеләр «төрек патшасына баш ияргә ниятләде», өченчеләре, янәсе, Мәскәүнең бөек кенәзенә буйсынырга өнди (монысы бөтенләй ышандырмый), дүртенчеләре элекке хан Сафа Гәрәй ягында була[160]160
  ПСРЛ. – Т. XIX. – С. 283.


[Закрыть]
. Шулай да рус кандидаты яклылар җиңеп чыга, тәхеткә Шаһгали сайлана.

Казан тәхетендәге Касыйм нәселеннән булган ике борадәр язмышлары белән Олуг Мөхәммәд нәселенә нокта куйган ике бертуганны бераз хәтерләтә. Әмин, Латыйф һәм тагын Әмин чиратлашып тәхеткә менгән кебек, бу юлы да әүвәл Шаһгали, аннан Җангали һәм янә Шаһгали хан була; ике очракта да борадәрләрнең кечесе вакытсыз дөньядан китә. Аерма шунда: Ибраһим улларының сәяси мәсләкләре төрле булса, Шәех Әүлияр балалары икесе дә Русиягә тугрылыклы кала. Олуг Мөхәммәд туруннарының кечесе күп гомерен тоткынлыкта үткәреп, рус мәкеренең корбаны булса, бу юлы кулга алыну һәм сөрген өлкән борадәр өлешенә тия, кечесе исә тәхет Сафа Гәрәй хан кулына күчкәндә һәлак була. Казан тәхетендәге ике пар, ике буынның вәкилләре, чит дәүләт сәясәтенең корбаннарына һәм Казан фиркаләре кулындагы уенчыкларга әверелә, ләкин аларның язмышында Казан җәмгыятенең эчендә барган процессны ачык күреп була: сәяси тормышның темпы торган саен тизләнә, чит ил кешеләренең золымы һәмишә көчәя – болар барысы да ханлыктагы эчке кризисның тирәнәя баруын күрсәтә иде. Соңрак зур роль уйнаган «Кырым фиркасе» дигән фактор 1490 елларда юк иде. Ханлыкның икенче дәверендә хакимият руспәрвәр даирәләр кулында булса, хәзер беренче урынга Шәрык фиркасе чыга, һәм бер көчле төркемне бер-берсе белән көрәшүче ике оешма алмаштыра. Бу илнең сәяси тормышын бик катлауландыра. Икенче яктан, Казан ханлыгы торган саен чит мәмләкәтләр – Русия, Кырым, Төркия белән төрле мөнәсәбәтләргә керә, һәм эчке кризислар читләрнең тыкшынуы аркасында тагын да тирәнәя. Казан ханлыгының эшләренә даими рәвештә тыкшыну бөек мәмләкәтчел сәясәт юлына баскан Мәскәү дәүләтендә Казан илен бөтенләй басып алу омтылышын тудыра, һәм әлеге омтылыш тиздән рус хөкүмәтенең асыл максатына әверелә.

1521 елда тәхеттән куылгач, Шаһгали Мәскәүдә, Василий III нең сараенда яши. Биредә 1526 елда аны Рум императорының илчесе барон Сигизмунд Герберштейн күрә; Шаһгали император илчеләре белән куян аулауда катнаша. Ау вакытында Шаһгалигә аерым хөрмәт күрсәтелә: ул Василий III белән янәшә бара, илчеләр белән бер үк вакытта этен өстерә, аңа аерым чатыр коралар, табында Василий белән янәшә утыра һ. б.[161]161
  Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 196–198.


[Закрыть]
Ханның кыяфәтен Герберштейн мондый хурлау сүзләре белән сурәтли: «Кул астындагыларның бөек нәфрәтен ямьсезлеге һәм гәүдә зәгыйфьлеге тагын да арттыра, бу кеше алга чыккан бүксәле, сирәк сакаллы, хатынша чырайлы иде: болар барысы да аның сугышка сәләтсез икәнен күрсәтә»[162]162
  Герберштейн С. Записки о Московии. – С. 141.


[Закрыть]
. Бу вакытта Шаһгали бары тик егерме бер яшьтә була.

Казанда Сәхиб Гәрәй белән Сафа Гәрәйләр хөкем сөргән тугыз ел ярым дәвердә Шаһгали Мәскәү хөкемдары янында яши. Касыймда исә аның энесе Җангали хакимлек итә. 1530 елның декабрендә, Казанда менә-менә хакимият алышынуы көтелгән чакта, Шаһгалине Түбән Новгородка китерәләр, ул хан тәхетен биләргә тиеш була. Әмма 1531 елның маенда хакимият алмашынгач, тәхеткә ул түгел, ә Җангали менә. Шаһгалине Мәскәүгә алдыралар, ул анда елдан артык яши. Тик аны хөкемдарның даирәсе күңеленә хуш алмаган, күрәсең, 1532 елның сентябрендә аңа Кошира белән Серпуховны идарә итәргә тапшыралар, ул шундук Мәскәүдән китәргә тиеш була[163]163
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 280.


[Закрыть]
.

Тәхет үзенә түгел, ә Җангалигә эләгү һәм Касыйм ханлыгының да үзенә тәтемәве Шаһгалинең эчен пошыра. Элеккеге хан, ярдәм өмет итеп, Казан белән яшерен элемтәгә керә, «бөек кенәзнең рөхсәтеннән башка гына Казан һәм бүтән мәмләкәтләргә кешеләр җибәрә башлады»[164]164
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 281.


[Закрыть]
. Рус хөкүмәтенең сизгер шымчылары моны шундук белеп алалар, һәм Шаһгали йомышлы татарлар белән Мәскәүнең бөек кенәзе арасындагы килешү шартларын бозган дип табыла. Удел хөкемдарларының мөстәкыйль рәвештә тышкы сәясәт белән шөгыльләнү хокуклары булмаган, аларның чит мәмләкәтләргә язган барча хатлары да Посольский приказ тарафыннан укып тикшерелмичә торып беркая да җибәрелмәгән.

1533 елның гыйнварында Шаһгали, кулга алынып, Кошира һәм Серпуховтан сөрелә, аны хатыны Фатыйма ханәш белән бергә сак астында Белоозерога озаталар. Рус хөкүмәте, моның белән генә чикләнмичә, Шаһгалидә хезмәттә булган кешеләрне дә пыран-заран китереп ташлый. Элеккеге хан карамагындагы угланнар, морзалар, бәкләр һ. б. хатыннары вә балалары белән бергә кулга алынып, Тверь, Псков, Новгород, Орешек (Шлиссельбург) һәм Карел (Кексгольм) төрмәләренә таратыла. Рус елъязмалары бу мескеннәрнең шуннан соңгы язмышлары турында хәсрәт тулы вакыйгалар бәян итә. Псковта «шул ук (1535) җәйдә, июнь аеның 26 сында, Шаһгали патшаның татарларыннан 73 кешене төрмәгә утырттылар, Урта шәһәрнең Олы елгадагы Бурков машы астына, үлемгә дип; шулар арасында 7 сабый да бар; көн вә төн эчендә үлгәнен берен чыгарып ташлый тордылар, ә озак көннәр сусыз вә ризыксыз тотканнан соң исән калган 8  ен бәреп үтерделәр; хатыннарын Изге Василий тавына урнашкан Трупех капкасы янындагы җиңелрәк вә күркәмрәк булган икенче бер төрмәгә утырттылар»[165]165
  ПСРЛ. – Т. IV. – С. 300–301.


[Закрыть]
.

«Үлемгә дип» һәм «көн вә төн эчендә үлгән» дигән сүзләрнең нәрсә аңлатуы бүтән бер Псков елъязмасындагы кыска гына язудан күренә: «Шул ук елны татар хатыннарын чукындырдылар; ә ирләрен, төрмәдәге 72 кешене буып үтерделәр»[166]166
  Псков. погод. – С. 187, цит.: Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 283.


[Закрыть]
. Елъязмачының бу хәбәрләреннән җан өши. Төрмәгә 73 кешене (шуларның 7 се сабый бала) утыртканнар, ә аннары бер тәүлек эчендә барысын да буып үтергәннәр һәм «чыгарып ташлый торганнар»; исән калган 8 кешене ашатмыйча һәм су бирмичә берничә көн буе газаплаганнар һәм алай да үлмәгәч бәреп үтергәннәр…

Новгородта да шул ук хәл: «Новгородта аларны, 80 һәм аннан да күбрәк кешене, төрмәгә тыктылар; шакшы диннәре аркасында алар бөтенесе дә биш көн эчендә үлеп беттеләр, шулай ук Псковта да 70 кеше бик тиз үлгән»[167]167
  ПСРЛ. – Т. VI. – С. 297.


[Закрыть]
. Хәсән исемле бер татарны гына ярлыкыйлар – ул чукынырга ризалык бирә. Хатын-кызларга исә рус хөкүмәте бүтән тәкъдир әзерләгән: «Шул ук (1536) кышта, крещение вакытында, Бөек Новгородның архиепискобы вә Псковның владыкасы Макарий Псковка килде дә, бөтен Русиянең бөек кенәзе Иван Васильевичтан һәм аның тол анасы бөек княгиня Еленадан сорап, Шаһгалинең Новгород белән Псков төрмәләрендә утырган татарларын хатыннары белән бергә алды һәм, руханиларына тапшырып, христиан диненә кертү өчен чукындырырга боерды; һәм яңа чукынучылар аркасында олуг шатлык булды, һәм руханилар аларны кияүгә бирә башладылар, ә алар христиан диненә дүнделәр»[168]168
  ПСРЛ. – Т. VI. – С. 301.


[Закрыть]
.

Икенче елъязмачы (үзе дә шул көчләп чукындыруда катнашкан булса кирәк) бу гамәлне ялган игелеккә төреп тасвирлый: «Әлеге татарларның хатыннары, ирләренең шакшы диннәре сәбәпле тиз һәм мәҗбүри үлемнәрен күреп, аларның җаннары да, тәннәре дә үлүен аңлап, авыр йокыдан уянгандай булдылар һәм тәкъва архиепископ Макарийга дога кылырга килә башладылар, чукындыруын сорадылар… Ә Бөек Новгородта 43 хатын-кыз, 36 сабый чукынды, ә Псковта 50 хатын-кыз белән сабый һәм тагын берәү, Орешекта – 12, Каревта – 30; шулай күпләп җаннар мәкерле иблис тозагыннан котылды, изге православие диненә дүнде»[169]169
  ПСРЛ. – Т. VI. – С. 299.


[Закрыть]
. Болар чукындырылган чакта, Шаһгали иреккә чыккан була инде. Архиепископ Макарий кушуы буенча, мескен татар хатыннарын төрмәләрдән азат итәләр. Ләкин азат ителүнең шарты шунда ук чукыну һәм рус ирләренә кияүгә бару була. Шуңа күрә Вельяминов-Зерновның бу хәлгә нисбәтән гөманы белән килешүе кыен: «Бәлки, аларга, аерым киң күңеллелек күрсәтеп, чукынырга рөхсәт биргәннәрдер яки җәзага тартылган ирләрнең тол хатыннары һәм ятимнәре, газапларыннан котылу өчен бүтән чара тапмыйча, христиан динен кабул итәргә карар биргәннәрдер»[170]170
  Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 285.


[Закрыть]
. Шаһгали татарларыннан җәмгысы 200 ләп кеше җәзалана. Рус хөкүмәтенең кулга алынган татарларны юк иткәндәге мәрхәмәтсезлеге вә кансызлыгына таң каласың. Татарларны җәзалау Шаһгалигә тагылган гаеп белән һич тиңләшә алмый, шуңа күрә дә бу эшкә аерым бер сәяси әһәмият, мәгънә бирелгәндер дип уйларга туры килә.

Элегрәк Шаһгалигә хөрмәт һәм игътибар күрсәткән Василий III нең хәерхаһлыгы менә шулай аянычлы тәмамлана; рус дәүләте эчендәге йомышлы татарларны шул рәвешчә тар-мар итү, әлбәттә, Мәскәү бөек кенәзлегенең көчәюенә ярдәм итми.

Белоозерога сөрелгән Шаһгали өч ел буе сак астында яши. Вельяминов-Зернов хаклы рәвештә болай яза: «Бу дәвер – Шаһгали язмышындагы иң авыр чак. Аңардан да битәр аның белән бергә кулга алынган татарлар күп кайгы йота»[171]171
  Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 282.


[Закрыть]
. Шаһгалинең хәлләре Казан тәхетендәге энесе үтерелгәч кенә яхшыра. Русияне берлектәш-аркадаш дип саный торган рус партиясе тәхеткә тәкъдим итә алырлык бердәнбер кеше була ул. Аны сак астыннан азат итү турындагы фикерне Мәскәүдәге Казан качаклары кузгата… «Патша хәзрәтләре безгә хәерхаһлык күрсәтеп, Шаһгали ханга ачуы кайтса иде һәм ул аңа Мәскәүдә торырга боерса иде; әгәр дә Шаһгали бөек хөкемдар хозурында Мәскәүдә торса, без Казандагы киңәштәшләр белән берләшеп, теге Кырым патшасына Казанда тору мөмкин булмас иде»[172]172
  Царственная книга. – С. 52.


[Закрыть]
. Елена Глинская хөкүмәте моны максатка ярашлы дип таба, һәм, бояр думасының карары буенча, 1535 елның декабрендә Шаһгали иреккә чыгарыла. Мәскәүдә Елена Глинская һәм аның улы бөек кенәз хан белән Фатыйма ханәшне рәсми кабул итәләр, ләкин эш шуннан ары узмый, чөнки Мәскәүгә Сафа хан исеменнән илчеләр килеп төшә һәм рус хөкүмәте белән шартнамәгә кул куя. Шаһгали яңадан элекке Касыйм биләмәсе белән идарә итә башлый. Хан тәхетен дәгъвалаучы сыйфатында ул Казанга каршы оештырылган рус яуларына катнаша: 1537 елда рус гаскәренең Владимирдагы штабында була, 1540 елда Муром юнәлешендә казаннарга каршы яуда катнаша, 1541 елда янә рус гаскәрләренең Владимирдагы җыелу урынында була. 1543 елда Шаһгали Кошира белән идарә итә (бәлки, Касыйм белән бергәдер). Казан тәхетенә икенче тапкыр менгәндә, Шаһгалигә утыз биш яшь була.

«Казан елъязмачысы» Шаһгалинең 1546 елда тәхеткә сайланган чагында Казан хөкүмәте белән үзара килешүләре хакында кызыклы мәгълүматлар җиткерә: «Казан воеводалары белән патшалыкка… болай гына түгел, шартнамә һәм ант нигезендә китте». Шартлар мондый була: 1) «алар тарафыннан үтерелмәскә тиеш»; 2) «шулай ук алар аның тарафыннан тоткын ителергә, беркемнән дә гаепләре өчен үч алынырга тиеш түгел»; 3) «һәм аларга зур гаскәр белән бармаска тиеш»[173]173
  ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 51.


[Закрыть]
. Шул рәвешле хан үзе белән Казанга чит ил гарнизоны алып бармаска һәм элекке гаепләр өчен эзәрлекләмәскә, үч алмаска сүз бирә. Казаннар үз тарафларыннан аңа иминлек вәгъдә итә. Гомумән алганда, шартлар үзара шәхси иминлек мәсьәләсенә кайтып кала. Мондый килешүнең чынбарлыкта булуы бик ихтимал.

Казанның янәдән рус кулы астында изелә башлавын «Казан елъязмачысы» шактый ачык тасвирлый. Башкаласына юнәлгәндә, хан үзе белән зур гаскәр, туплар, рус стрелецлары алып тормый – «патша үзе белән күп көч тә, диварлар җимерә торган кораллар да, утлы стрелецлар да алмады». Ул үзе белән 3000 Касыйм татарын һәм воевода кулы астындагы 1000 рус гаскәриен ияртә, алар аны сакларга һәм хан гвардиясе вазифасын үтәргә тиеш була. Ханны тәхеткә менгерү мәрасимен башкару бөек кенәзнең илчесенә кушыла. Аңлашыла ки, күче белән килгән бу кадәр халык яңа гына төзелгән килешүне бозу булып тора. Шаһгали зур көч белән килмәскә сүз биргән була. Казан хөкүмәте ханның 4000 гаскәре урынына шәһәргә нибарысы 100 Касыйм татарын гына үткәрә – елъязмачы бу хакта бик кәефе китеп хәбәр итә. Хан гвардиясенең башлыгы булган рус воеводасын Казанга бөтенләй кертмиләр. Мәскәү илчесен кирмән тышындагы йортларның берсенә фатирга урнаштыралар, аны сакларга кеше дә куелмый – «сакламыйлар, ни теләсә, шуны эшләсен»[174]174
  ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 286.


[Закрыть]
, хан янына да җибәрмиләр. Күрәсең, рус партиясе вәкилләре булсалар да, Боерган сәед, Кадыш бәк һәм Чура Нарыклар хөкүмәте милли аңын югалтмаган була әле, алар, русларны мәгълүм бер чикләр эчендә тотып, Мәскәү белән берлектәш-аркадаш сыйфатында яшәүне котылгысыз мәҗбүрият дип кенә караган. Күрше мәмләкәт мәнфәгатьләрен күңеленә якын итү турында уйламаган да.

Хан Казанга ташу вакытында килә. Рус илчеләре катнашында тәхеткә күтәрү тантанасы 13 июньдә уздырыла. Хан күтәрү хакында рәсми хәбәрне җиткерү өчен Мәскәүгә Отуч улы Чапкын морза җибәрелә. Аннары илчеләр – Аллаһбирде углан, Тәвәккәл бәк, Агиш муллазадә бакши – шунда юнәлә.

«Казан елъязмачысы» авторы, Казанга рус гарнизонын кертмәгәне өчен Боерган сәед хөкүмәтеннән канәгатьсезлеген күрсәтеп, Шаһгалине ниндидер юлбасарлар оясындагы тоткын итеп сурәтләргә тырыша: «Һәм ул чакта Казанда патша бар иде, 7054 нең җәендә, патша буларак түгел, әсир кебек тотыла һәм бик нык саклана иде, аны үз кешеләре белән йөрергә каладан да чыгармыйлар иде…»[175]175
  ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 287.


[Закрыть]
. Хикәя кеше ышанмастай хәбәрләр белән тулы: «Алар патшаның горурлыгын, бүләкләрен, игелеген бернигә куймыйлар, алларындагы аның көмеш һәм алтын савытларын урлыйлар, йөрәген яралыйлар, явызлар, бер сүз әйтсәң дә, алар, чи ит күргән ерткычлар сыман, сарыкны яисә кәҗәне суйгандай, кылычлары белән кисәрләр иде»[176]176
  ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 287.


[Закрыть]
. Дини елъязмачы хыял җимешләрен кызганмый өләшә: «Һәм казаннарның золымына юлыкканын аңлаган патша кайгырды, елады, үз дине кушканча Ходайга ялварды, шулай ук рус изгеләрен дә ярдәмгә чакырды һәм әрәмгә үлүдән котылу юлларын эзләде»[177]177
  ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 288.


[Закрыть]
. Йомгаклау рәвешендә мондый юллар җиткерелә: «Ләкин Ходай ихтыярыннан башка патшаларга әҗәл килми… билгеләнгән көннән алда беркем дә кешене үтерә алмый»[178]178
  ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 288.


[Закрыть]
.

Авторның хыял җимешләрен алып ташласаң, күңелдә барыбер хөкүмәтнең зәгыйфьлеге хакындагы тойгы кала: Шаһгали тәхеттә бары бер ай утыра[179]179
  Царственная книга. – С. 123.


[Закрыть]
.

Сафа Гәрәй Нугай хөкүмәте белән килешү төзи дә, үз карамагына шактый ук хәрби көч алып, Казан тәхетен кире кайтарырга дип юнәлә… Шаһгалинең зәгыйфь хөкүмәте аңа бернинди дә каршылык күрсәтә алмый, һәм рус фиркасе, мөгаен, Шаһгалинең 4000 ле гвардиясен үз вакытында калага кертмәвенә бик нык үкенгәндер.

Саклар һәм яклар кешеләре булмаган ханга Казаннан качып китәргә туры килә. Бу хакта хәбәр алганнан соң, рус хөкүмәте озак вакыт аның кайда икәнлеген дә белми: аны йә Казан җире чиге аша, йә Нократ ягыннан кайтыр дип көтәләр, каршылау өчен төрле тарафларга чапкыннар җибәрәләр. Соңыннан гына Шаһгалинең Казаннан Идел буйлап түбән таба көймәгә утырып качуын беләләр; Иделдә ул Касыйм татарларын очрата, һәм алар аны рус чигенә кадәр ат белән илтеп куялар. Шаһгали Касыймда төпләнә.

Казанга бернинди каршылыксыз-нисез Сафа Гәрәй хан керә.

Сафа Гәрәй. Үтәмеш Гәрәй. Сөембикә. Кузычак углан хөкүмәте

Н. П. Загоскинның гадел белдерүенчә, «яңадан патшалык итү террордан башлана»[180]180
  Спутник по Казани. – С. 61.


[Закрыть]
. Чура бәк Нарык, Кадыш бәк, Баубәк бәк һәм бүтән Русия белән берлек тарафдарлары үтерелә[181]181
  Царственная книга. – С. 126.


[Закрыть]
. Сентябрьдә Мәскәүгә яңа мөһаҗирләр килә – алар арасында бәкләрдән Колыш, Терегул (Тәңреколы), Бурнаш, Нарык уллары һәм башкалар – барысы 76 кеше. Яңа хөкүмәтне Кырым татарлары төзи.

1531 елдан бирле унбиш ел буе эшләп килгән рус фиркасе тар-мар ителә. 1535 елдан 1545 елга кадәр ун ел буе үз кулында хакимиятне тоткан Шәрык фиркасе өстенлек алуга ирешә. Рус партиясенең сәясәте җиңелеп, Гәүһәршад ханәкә һәм Булат Ширин белән Чура Нарык бәкләр төркеме юк ителә… 1530 елдан 1546 елга кадәр Казанда ике сәяси төркем арасында аяусыз көрәш бара. Төркия белән берлек тарафдарлары җиңеп чыга. Ун ел дәвамында идарә иткән катнаш хөкүмәт 1545 елда сәяси мәйданнан китә. Булат бәккә карата эзәрлекләүләр Шәрык фиркасенең җиңелүенә китерсә дә, ике омтылыштан соң ул хакимиятне кайтарып ала, һәм нәтиҗәдә җиңү милләтчеләр кулында кала.

Сафа Гәрәйнең тәхеткә утыруына үч итеп, рус хөкүмәте Казан җирләренә барымта оештыра. Воеводалар Зөя тамагына кадәр килеп, берникадәр авылны талыйлар һәм яндыралар. «Күп кенә Казан җирләрен алып, 100 чирмеш кешесен Мәскәүгә алып киттеләр»[182]182
  Царственная книга. – С. 126.


[Закрыть]
. Ләкин Казанга һөҗүм итәргә батырлыклары җитми. Казан ханлыгы белән рус хөкүмәте арасында, Сафа Гәрәйнең икенче мәртәбә хакимлек иткән чагындагы кебек үк, тынышып яшәү мөгамәләләре урнаша. 1549 елның мартында Сафа Гәрәй хан кинәт үлеп китә. Аңа әле кырык ике генә яшь – көче, сәламәтлеге ташып торган чак була… «Казан елъязмачысы» н төзүче бу көтелмәгән үлем уңаеннан әкият иҗат итмичә түзә алмый: «Ике ел патшалык иткәннән соң, каһәрләнгән җанын үзеннән куып чыгарды. Ходайдан язмыш шул! Аны кылыч һәм сөңге үтермәде (ә бит яу кырында күпме үлем яралары алган иде), ә исерек килеш кулын һәм йөзен юганда таеп китте дә юынгычка башы белән бәрелде һәм җиргә ауды, бөтен гәүдәсе зәгыйфьләнде, аны тотып калырга өлгермәделәр. Һәм шул сәбәпле шул ук көнне үлде, коелган христиан каны үтерде, дип сөйләделәр»[183]183
  Царственная книга. – С. 126.


[Закрыть]
. Бу хәбәрне ялганнан араласак, ханның кинәт үлеп китүе аңлашыла. Ә исерек килеш таеп егылуы «Казан елъязмачысы» авторының ялганы булырга тиеш, чөнки ул, казаннарга килгән бәлаләрне һәм бәхетсезлекләрне тасвирлаганда, һәрвакыт каһкаһә белән берәр төрле кеше ышанмастай вакыйгалар уйлап таба.

ХVI гасырның Кырым тарихчысы Мостафа әл-Җәннәби мәрхүм ханның эшчәнлегенә болай бәя бирә: «Сафа Гәрәй хан олуг һәм кодрәтле падишаһларның берсе иде. Ул егерме җиде ел дәвамында идарә итте; аның дәверендә дәүләт мул яшәде, аның җиңүләр яулый торган кылычы сакта булганда биләмәләре чәчәк атты»[184]184
  Рукопись Азиат. муз. Ак. наук. – № 528. – Л. 450; цит.: Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 374.


[Закрыть]
.

Сафа Гәрәй үлүгә, тәхеткә кемне күтәрү мәсьәләсе янә көн тәртибенә баса. Ханның берничә хатыны була. нугай бие Йосыфның рус хөкүмәтенә язган хатларыннан күренгәнчә, 1546 елда Сафа ханның хатыннары Нугай олысында кышлый[185]185
  Продолжение Древней Российской Вивлиофики. – Т. VIII. – С. 274.


[Закрыть]
. Бер хатыны нугай бие Шәех Мамайның кызы була, һәм 1535 елда ул ире белән Казанга кире кайта[186]186
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 277; Никон., VI. – С. 242; Лв., III. – С. 408, IV. – С. 62, 63.


[Закрыть]
. Икенчесе – Җангалинең тол хатыны, нугай бие Йосыфның кызы Сөембикә. Сафа Гәрәйнең тагын бер хатыны булуы билгеле, соңрак аңа Шаһгали өйләнә (1551)[187]187
  Царственная книга. – С. 197–199.


[Закрыть]
.

«Казан елъязмачысы» Сафа Гәрәйнең биш хатынын саный. Ләкин бу исемлекнең дөреслегенә ышану кыен. Без биредә Шәех Мамай кызын күрмибез, ләкин монда Себер һәм Әстерхан ханәшләре, Кырымдагы Ширин ыруыннан бикә, рус кәнизәге – «кайсыдыр шөһрәтле кенәзнең кызы» телгә алына. Исемлекне Сөембикә төгәлли.

Сафа Гәрәйнең берничә улы була, аларның өчесе инде балигъ, ә берсе – Сөембикәдән туганы – сабый. Балигъ булганнардан ике солтан – Мөбарәк белән Бүләк – Кырымда, Сәхиб Гәрәй хозурында яши, өченчесенең – рус кәнизәгеннән туган угланның – тәхеткә хокукы булмый. Төпчек Үтәмеш 1546 елда туа. Тәхеткә варислык мәсьәләсе шактый чуалчык була. «Казан елъязмачысы» на ышансак, төрле йогынтылы төркемнәр үзара көрәшкән: «Падишаһ үлгәннән соң, Казанда зур фетнә чыкты… казаннарның кечеләре патшалыкны сакларга әмер ителгән олыларны тыңларга теләмәде һәм буйсынмады; пыран-заран килделәр; һәрберсе Казанда идарә итәргә теләде, шуның өчен бер-берсен үтерделәр, кайсылары Казаннан Мәскәүгә качты, патшага хезмәт итәр өчен»[188]188
  ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 56.


[Закрыть]
.

Мөхәммәд Риза «Әссәб әс-сәйяр» дә хәбәр иткәнчә, Сафа хан үлгәннән соң, казаннар, тәхетне Бүләк солтанга тәкъдим итеп, Кырымга илчеләр җибәрә, ләкин Кырым ханы Сәхиб моңа риза булмый һәм солтанны зинданга яптыра[189]189
  Семь Планет. – С. 94; цит.: Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 336.


[Закрыть]
. Мөхәммәд Риза Сәхиб ханның казаннар тәкъдиме турында Истанбулга хәбәр итүе турында да яза. Аның сүзләренчә, Сәхиб хан төрек солтанының Казанга Дәүләт Гәрәйне билгеләвен тели. Миңле Гәрәйнең оныгы, Мөбарәк Гәрәйнең улы Дәүләт бу вакытта төрек солтаны хозурында яши, һәм Сәхиб аны үз урынына хан итеп күтәрүләреннән курка. Ул, янәсе, Дәүләт Казанга килергә дип юлга чыккач, аны Кырымда харап итәргә тели. Сәхиб хан, Мөхәммәд Риза сүзләренчә, үз тозагына үзе эләгә. Төрле сәбәпләр аркасында Сәхиб ханга ачулы булган төрек солтаны, чыннан да, Дәүләтне Казан ханы итеп билгели, ләкин сүздә генә. Асылда, ул аны Кырым ханы тәхетенә тәгаенли. Дәүләт Кырымга килә дә Сәхибне бәреп төшерә[190]190
  Цит.: Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 377.


[Закрыть]
. Рус чыганаклары да Сафа хан үлгәннән соң, казаннар «Кырымга күпсанлы илчеләрнең ярдәм сорап» баруларын яза. Бер илчелек – «Урак ишләре белән» – руслар кулына эләгә[191]191
  Царственная книга. – С. 151.


[Закрыть]
.

Шулай итеп, Сафа хан үлгәннән соң, тәхеткә Кырымда яшәүче Бүләк солтан сайлана, ләкин Сәхиб хан моңа ризалык бирми, бу урынга Истанбулда яшәүче Дәүләт солтанны куяр өчен, Төркия солтаны Сөләйман Канунидан фатиха сорый. Бүләк солтан кулга алына һәм Инкирмән зинданына ябыла. Бу вакыйгаларны Кырымның ХVIII гасыр тарихчысы Сәед Мөхәммәд Риза тәфсилләп тасвирлый: «Сәхиб Гәрәй, әлбәттә, үз тәҗрибәсеннән чыгып, Гәрәйләр йортының Истанбулда яшәүче һәр әгъзасы тәхеттә утырган ханның көндәше вә алмашы икәнне белә. Ул ханлык иткән дәвердә Истанбулда җияне Дәүләт яши. Ул үги әтисе һәм абзасы Сәгадәт Гәрәй белән киткән була һәм бераздан төрек солтанының күңелен яулый. Сәхиб Гәрәйгә ничек тә ул кешенең төрек солтаны хозурыннан китүе кирәк була. Бәлки, ул аны юк итәргә дә теләгәндер. Шуңа күрә ул Дәүләт Гәрәйне Казан ханы итеп билгеләү тәкъдимен ясый, чөнки Сафа Гәрәй вафатыннан соң Казан тәхете буш тора, ә мәрхүм ханның уллары Бүләк Гәрәй белән Мөбарәк Гәрәйне ул Инкирмән зинданына яптыра. Истанбулда Сәхибнең мәкерен аңлап, шул тозакны Кырым ханының үзенә каршы файдаланалар. Аңа Дәүләт Гәрәйне Казан ханы итеп билгеләү турында фәрман җибәрәләр һәм шул ук вакытта, ул үзе Кырымнан китеп торсын өчен, Жанэ дигән фетнәчел бер чиркәс кабиләсенә каршы яуга чыгарга кушып, тагын бер фәрман юллыйлар. Сәяси ниятләре тормышка ашканга куанып, хан үзенең бер татар урдасы белән Таман кичүе аша чыгып яуга китә. Ә бу вакытта аның урынына хан итеп билгеләнгән Дәүләт Гәрәй, янәсе, Казанга тәхет биләргә дип юлга чыга… Дәүләт Гәрәй корабка утырып Аккирмәннән Гизләүгә (Евпатория) килә, Балаклавага аның яраны Канбирде килеп төшә һәм, Бакчасарайга барганда, Инкирмән зинданыннан Бүләк Гәрәй белән Мөбарәк Гәрәйне азат итә. Аннары Сәхиб Гәрәйгә гаскәре дә хыянәт итә, ә үзе үчле Бүләк Гәрәй тарафыннан буып үтерелә…»[192]192
  Семь планет. – С. 94–97; Краткая история. – Л. 35–36; цит.: Смирнов В. Д. История Крымского ханства. – С. 420–422.


[Закрыть]
Соңыннан Бүләк «Дәүләт Гәрәй кулыннан үлә»[193]193
  Смирнов В. Д. История Крымского ханства. – С. 423.


[Закрыть]
.


Казан ханнарының Нугай нәселе белән туганлык бәйләнешләре:



Дәүләтнең Кырымда хан тәхетенә менүе һәм Сәхиб ханның үтерелүе 1551 елда була. Казанда бу ызгыш-гауганың нәтиҗәсен көтеп тормыйлар, Бүләк солтанның Казанга килмәячәге ачыклангач, 1549 елда Сөембикә ханәшнең улы кечкенә Үтәмешне хан итеп куялар. Ул балигъ булганчы, ханәшне аңа күз-колак булып торырга дип билгелиләр.

Хөкүмәттә шул ук кешеләр – Кырым татарлары кала. Аны Сафа хан вакытында хан чирүен тәшкил иткән Кырым гарнизонының башлыгы Кузычак углан җитәкли. Дәүләтнең югары вазифасын биләгән шәхеснең бер үк вакытта хан чирүен дә җитәкләве Сөембикә дәверенең бер үзенчәлеге – яңа хөкүмәтнең кораллы көчләргә таянуы турында сөйли ул үзенчәлек. Мөгаен, дәүләттә хөкүмәт таяна алырлык һәм ярдәм көтәрлек бүтән катлаулар булмаган.

«Казан елъязмачысы» авторы үзенең тәкъвалыгына карамастан бу вакыйгага «Кузычак угланның ханәш белән уйнаш мәхәббәте турында» дигән бүлек багышлаган. Ул анда Кузычак угланны Сөембикәнең сөяркәсе буларак сурәтли[194]194
  ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 70 и сл., 323 и сл.


[Закрыть]
. Бу хәбәргә ышанмаска нигез бар, биредә тарихи фактны түгел, ә бетмәс-төкәнмәс фантазиягә ия булган авторның гадәти ялганын җиңел күрергә мөмкин. Сөембикәнең үз сөяркәсен хакимлек итәргә чакыруы гайре табигый хәл. Эш киресенчә булырга тиеш: Үтәмешне хан итеп нәкъ менә хан чирүе игълан иткән, һәм Кузычак хакимиятне Сөембикәгә тапшырган. Кырымнарны тәхеткә 1546 елда Сафа хан ук якынайта, һәм идарә һәмишә алар кулында кала. Бу очракта Кырымда яшәүче Бүләк солтанны хан итү омтылышы да аңлашыла. Әлеге омтылыш барып чыкмагач, Кырым чирүе, үзенең тоткан урынын саклау өчен, сабый Үтәмешне тәхеткә күтәрә. Сөембикә идарәсе кырымнарга таянган Сафа Гәрәй хакимиятенең табигый дәвамы була; аерма шунда: ул чакта дәүләт белән гайрәтле Сафа хан идарә итсә, хәзер, хан булып сабый Үтәмеш саналганда, кырымнарның әһәмияте тагын да арта. Казанда чит дәүләт кешеләреннән торган хөкүмәт мәйдан тота.

Хөкүмәтнең хәрбиләшүе дәүләткә янаган куркыныч көч аркасында үз-үзен аклый. Руслар тарафыннан һөҗүмне даими көткәнлектән, Казан ханлыгын хәрби яктан яңадан көчәйтергә тырышу аңлашыла. Ләкин бәла шунда: Сафа ханның хәрбиләшкән соңгы хөкүмәте һәм шул үзенчәлекне тулысынча диярлек үзенә кабул иткән Сөембикә хөкүмәте җирле халыктан җыелган гаскәргә түгел, ә ялланган чит ил чирүенә таяна. Чит ил кешеләренең золымы халыкта һәрвакыт ризасызлык уята, хәрби режимны халык һәрвакыт авырсынып кабул итә, шуңа да яңа хөкүмәтнең илдә абруе булмавы табигый.

1549 елда яңа хөкүмәт Бакшанда исемле илчене Үтәмешнең тәхеткә утыруы турындагы рәсми хәбәр белән Мәскәүгә җибәрә. Рус хөкүмәтенең бик тә сугышчан ниятләр белән рухланган чагы була бу. Сафа Гәрәй хакимлек иткән соңгы елда ук руслар Казан ханлыгына һөҗүм итмәкче була, ләкин уңышка ирешә алмыйлар. Яңа гына балигь дип һәм патша (аңарчы ханнарны гына «патша», ягъни «царь» дип атаганнар) дип игълан ителгән Иван IV 1548 елның ахырында Казан җиренә яу башлый. Шуннан соңгы яулар кебек үк, моның рухландыручысы да митрополит Макарий була. Бу – шул 1536 елда Новгородта архиепископ чагында төрмәдәге хатыннарны чукындырган адәм, рус чыганаклары патша «митрополит белән бергә сугыш башларга уйлады»[195]195
  Царственная книга. – С. 145.


[Закрыть]
дип хәбәр итәләр. Яшь хөкемдар, шулай итеп, митрополит Макарий башында туган киң колачлы ниятләрне тормышка ашыручы була.

Рус гадәте буенча, яуга әзерлек соңга кала, һәм патша Владимирдан Түбән Новгородка гыйнварда гына кузгала, аннары, тупларын алып, 2 февральдә Идел буйлап юлга чыга, ләкин ике көн үткәндә алар әле Работокта гына була: «Ходайның ихтыяры белән көннәр бик тә җылытты, бөтен җир җебеде, Иделдәге бозны су каплады һәм туплар, һәм мылтыкларның күбесе суга батты, күп елга суы боз өстенә күтәрелде, беркемгә берничек тә бозга басу мөмкин булмады; һәм күп кешеләр боз астына китте…»[196]196
  Царственная книга. – С. 146–147.


[Закрыть]
. Рус гаскәре Работокта «юл уңаен көтеп» өч көн тора, ләкин тиздән яз килүен искә алып, яубашлары кире борылырга карар кыла. 10 февральдә патша Түбән Новгородка кайта, ә 7 мартта инде башкалада була. Шаһгали белән В. Воротынский җитәкчелегендә Касыймнан чыккан гаскәрнең юлы уңышлырак дәвам итә. Әлеге чирү Цивиль елгасы тамагында патшаның җәяүле гаскәре белән кушыла һәм Казанга килеп җитә. Ләкин ул Түбән Новгородка кайтарылган тупларсыз бернинди нәтиҗәгә дә ирешә алмый. Руслар «Казан каласы янында сугышып җиде көн торалар», Хаҗик баһадирны әсирлеккә алалар, ләкин Русиягә кайтырга мәҗбүр булалар. Иван IV нең Казанга явы шулай уңышсыз тәмамлана; аны дөрес итеп оештыра алмыйлар.

Алдагы кышта рус хөкүмәте яңа яуга җыена – бу юлы инде Үтәмеш белән Сөембикәгә каршы. Сугыш 1550 елның гыйнварында башлана, рус гаскәре Түбән Новгородтан кузгалып китә. Яуга Шаһгали белән рус хезмәтендәге Әстерхан солтаны Ядегәр дә катнаша. Узган сугыштагы шикелле, хөкүмәт патшаның үзен дә яуга барырга мәҗбүр итә, аның катнашуы гаскәрнең сугышчан рухын күтәрергә тиеш була. 12 февральдә руслар, Казанга килеп җитеп, камау эшенә керешәләр. Туп ядрәсе тиеп, Сафа Гәрәй ханның улы (ихтимал, марҗа кәнизәктән туган улыдыр. – Тәрҗ.) һәм Кырым бәге Чәлбәк үлә. Әмма бик иртә яз башлана: «Туктаусыз яңгырлар явып, көннәр җепши, җылына; кечкенә елгаларда боз кузгала»[197]197
  Царственная книга. – С. 157.


[Закрыть]
. Карлар эреп, юлларның җебүе аркасында руслар шәһәрне камауны туктатырга мәҗбүр була, 25 февральдә патша Казан яныннан китә… Яу руслар өчен бик уңышсыз була, бик зур чыгымнар сарыф ителсә дә, бернинди файда китерми. Ләкин казаннар да русларга ябырылу өчен уңайлы очрактан файдалана алмыйлар: дошман гаскәре артык зур, ә Кырым чирүе аз санлы була. Казаннар сакланалар гына, һөҗүм итмиләр һәм дошманны эзәрлекләмиләр.

Һөҗүмне кире каккач, Сөембикә белән Кузычак углан хөкүмәте бер ел буе тыныч кына ил белән идарә итә. Хәлләр 1551 елда мөшкелләнә: соңгы ике яуның уңышсыз төгәлләнүеннән сабак алган рус хөкүмәте яңача эш итәргә җыена. Шуның белән Казан ханлыгы тарихының гадәти агышы бетә, ханлыкның һәлакәткә бару дәвере башлана. Аңа без аерым бүлек багышларбыз, хәзергә исә кайбер сөземтәләр чыгарыйк.

Рус-Казан сугышлары ахырында төзелгән килешүләрдән һәр ике тарафның да нәрсәгә омтылуы күренеп тора. Ханлыкның иң куәтле чагында, 1445 елда, казаннар рус мәмләкәтенә ясак салу белән канәгатьләнәләр; 1521 елда Мәскәү тагын «борынгы заманнардагы тәртип буенча», ягъни Бату хан дәверендәге сыман ясак түләүне үз иңенә ала. Русия өстеннән хакимиятләре хәттин ашкан чакларда да татарлар нибарысы ясак түләтү белән генә чикләнәләр; рус дәүләтенең сәяси мөстәкыйльлегенә дә, рус кенәзләренең хакимиятенә дә, аларның хәрби көчләре оештырылышына да, диннәренә дә, телләренә дә беркайчан да кул сузмыйлар. Олуг Мөхәммәд заманында Казан хөкүмәте Мәскәүне буйсындырып, даими рәвештә ясак түләтеп торырга гына һәм татар бәкләрен, солтаннарын аерым рус җирләренә хуҗа итеп утыртырга гына тырыша; бу омтылышларның соңгысы тора-бара юкка чыга.

Русия дә ул дәвердә күпкә өмет итми. Иван III вакытында үз бәйсезлеген танытырга һәм ике дәүләт арасында сәяси тигезлеккә омтыла. Рус хөкүмәте ханлык белән рус җире арасында барышлык, берлек мөнәсәбәтләре урнаштырырга тырыша. Ул шулай ук тоткынлыкка эләккән һәм Азия базарларында күпләп сатылган рус әсирләренең язмышын кайгырткан, аларны азат итәр өчен талпынган. Дәгъвалар бары тик икътисади өлкәгә генә караган. Соңрак, Василий III дәверендә, Казан ханлыгы өстеннән формаль суверенитет урнаштыру теләге уянган. Мондый теләк русларга карата казаннарга да хас булган. Ләкин хан хакимиятен рус патшасының хакимияте белән алыштырырга рус хөкүмәте бу вакытта әле омтылмый. 1530 елда рус илчеләре казаннарга болай белдерә: «Хөкемдарыбыз сезгә әйтергә кушты: «Әгәр дә патшагыз безгә тыңлаулы булса һәм сүзендә торса, мин нигә аның Казанда утырмавын телим әле?»[198]198
  ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 275.


[Закрыть]
. Үзенең Казан өстеннән суверенитет урнаштыру дәгъвасын рус хөкүмәте беренче тапкыр 1537 елда яулау «хокукы» белән нигезләргә тырыша, тик ул чакта да әле ул Казан ханлыгын юк итәргә җыенмый: 1546 елда хан итеп Шаһгалине игълан итә. Казан ханлыгын рус дәүләтенә аның бер аерылгысыз өлеше сыйфатында кушу хакында Иван III дәверендә дә, Василий III һәм Иван IV нең сабыйлык вакытында да сүз була алмый. Рус хөкүмәте ханлык өстеннән суверенитет турында гына белдерә. Бу очракта илне башында хан торган һәм автономия (мохтарият) хокуклары булган дәүләт итеп күз алдына китерәләр. Мәскәү хөкүмәте идеологиясендә борылыш соңрак була.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации