Электронная библиотека » Николай Некрасов » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Николай Некрасов


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 9 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Николай Некрасов
Сайланма әсәрләр. Шигырьләр, поэмалар


ДУЛКЫННАР КЕБЕК БӘРЕЛӘ КЕШЕЛӘР ЙӨРӘГЕНӘ…

Күренекле шагыйрь, прозаик, публицист, рус әдәбияты классигы Николай Алексей улы Некрасов (1821–1878) хәлле гаиләдә туса да, бала чагыннан гади халыкка якынаеп, аның тормыш-көнкүрешен төптән белеп үсә. Крестьяннарның газаплануларын, авыр тормышын, фаҗигале язмышын сурәтләү, кулларында хакимлек камчысы тотканнарны тәнкыйтьләү белән бергә, туган иленең туры юлдан бармавына аның җаны сызлана, гыйсьяни рухы, шигырьләре ярдәмендә ул хаклык даулый, гаделлек дәгъва итә. Халыкчан шагыйрь әдәбиятны халык авыз иҗаты үрнәкләре белән дә баета. Аның әсәрләре исә еллар узгач та заманча яңгырый. Дөреслек, хакыйкатьтән туган һәм чынбарлыктан алынган фикер, зәмзәм суы кебек, беркайчан да үзенең беренчел тәмен югалтмый. Әлеге сыйфат, ниятләрнең изгелеге, күңелнең чисталыгы каләм әһеленең иҗатын түкми-чәчми киләчәк буыннарга алып бара бит инде.

Николай Некрасов шигърияте татар әдәбиятына да көчле тәэсир ясый һәм бу йогынты Габдулла Тукайдан ук башлана. Бөек татар шагыйре олуг рус әдибеннән халыкчанлык рухының асылына төшенә, шуңа күрә аларның иҗатында хакыйкый аваздашлык тоемлана да.

Дөресен әйткәндә, шагыйрь әсәрләре бик теләп һәм күпләп татар теленә тәрҗемә ителә. XX гасырның 40 нчы еллар ахыры – 60 нчы еллар башында Татарстан китап нәшриятында аның берсеннән-берсе саллы китаплары дөнья күрә: «Шигырьләр» (1947), «Шигырьләр» (кече һәм урта яшьтәге балалар өчен, 1952), «Поэмалар» (1953), «Рус хатыннары» (1954), «Туган ил» (1954), «Рус илендә кем рәхәт яши» (1956), «Суык, борыны кызыл куык» (1962) һ. б. Тәрҗемә эшендә бигрәк тә Мәхмүд Максуд күп көч куя, шулай ук Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Исхак, Зәки Нури, Кави Нәҗми, Гыйз-әл-Габид, Шәйхи Маннур, Салих Баттал, Мөнир Мазунов, Нури Арсланов, Шәрәф Мөдәррис, Зыя Мансур да җиң сызганып эшли. Дөнья күргән китапларга Муса Җәлилнең тәрҗемәләре дә кертелә.

Совет чоры әдәбиятлар үсеше белән генә түгел, ә тәрҗемәчелекнең алга китеп, зур бер мәктәп булып оешуы, халыкларның сүз, китап аша аралашуы белән дә тарихка кереп калды.

Николай Некрасов иҗаты күбебезгә балачактан «Мазай бабай һәм куяннар», «Суык, борыны кызыл куык» поэмалары, «Урылмый калган җир», «Мәктәп баласы» һ. б. шигырьләре аркылы таныш. Әсәрләре туган телебездә дә үтемле һәм матур яңгырый.

Әлеге китап – үткәндәге тәҗрибәгә таянып, андагы иң яхшы тәрҗемә үрнәкләрен җыеп, алар арасына яңаларын да өстәп, күренекле шагыйрьнең тууына 200 ел тулуга багышлап чыгарылган бер саллы мәҗмуга. Яңалардан Фәнил Гыйләҗев, Фирүзә Җамалетдинова, Ленар Шәех, Ландыш Равилова тәрҗемәләре тәкъдим ителә.

Милләтебез гади халык мәнфәгатьләрен яклаган, аны аңлаган һәм югары күтәргән, хакыйкатьне кыйбла иткән, саф сөюгә дан җырлаган каләм ияләрен яратып кабул итә, күңел түрендә кадерләп саклый белә.

Әлеге шигырь юлларында Николай Некрасов иҗатының асылы аермачык чагыла:

 
Хезмәт авырлыгын йөкләп узды
Тормыш туем – яшьлек елларым,
Һичбер кайчан ләкин иркә җырчы,
Ялкаулыкның дусты булмадым.
 
 
Озак тыеп торган газап-әрнеш
Кайнап тулса йөрәк түренә,
Яза башлыйм: тагын көндәлек эш
Рифмалы сүз белән бүленә.
 
(1855, Кави Нәҗми тәрҗемәсе)
* * *
 
Шигырьләрем! Җанлы шаһитлары
Дөнья өчен түккән яшемнең!
Сез туасыз ташкан минутында
Йөрәктәге ярсу хисемнең
Һәм дулкыннар кебек бәреләсез
Йөрәгенә барлык кешенең.
 
(1858, Әхмәт Исхак тәрҗемәсе)

Әйе, Николай Некрасов иҗаты, гасырлар кичеп, дулкыннар кебек бәрелә кешеләр йөрәгенә.

Ленар Шәех, шагыйрь, тәрҗемәче,
Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты

ШИГЫРЬЛӘР
(1845–1877)

Хәзерге заман одасы
 
Бизи сине изге сыйфатларың,
Була алмас синдәй беркем дә, –
Шаһит итеп күкләрне аламын, –
Тирән хөрмәт сиңа күңелемдә…
 
 
Рәнҗетмисең хәтта чебен җанын,
Явызга да яхшы син һаман,
Урлап алынмаган червоннарың
Тол хатыннан, үксез баладан.
 
 
Көчлеләргә дуслык итмисең син
Эшләреңне юлга салырга,
Аннан берни өмет итмисең син,
Калдырсаң да кызың янында.
 
 
Кара халыктан да җирәнмисең:
«Гайса куша туган күрергә!»
Бусагадан куып җибәрмисең
Кардәш мужиклардан кемне дә.
 
 
Мин сорамыйм, кайдан килгән, диеп,
Сандыктагы чиксез малларың;
Беләм: алар күктән төшкән, күреп
Синдә намус, изге җан барын.
 
 
Бизи сине изге сыйфатларың,
Була алмас синдәй беркем дә, –
Шаһит итеп күкләрне аламын, –
Тирән хөрмәт сиңа күңелемдә…
 
1845
«Төшенкелек һәммәбезне бер эзләп таба…»
 
Төшенкелек һәммәбезне бер эзләп таба,
Шунысы шатлык: ахмаклар да югалып кала,
Шома чырайга да җайлап буразна сала
Моңсулыкның игелекле мәгърур шайтаны,
Иреннәрне кыйшайттыра шул мәлне; тагы
Авыр уйларның мөһере йөрәкне били –
Хурлыклы дастан югалмый, гасырлар иңли,
Намус мәңге, үле сыман, мәрттә булалмый,
Җәһли шөбһә баш калкыта, йокыга талмый.
Ерак киләчәктә, шиксез, бар да тыначак –
Ахыр чиктә һәммәбез дә бер онытылачак.
Мине изгән, кыерсыткан, әй, әшәке җан –
Кулын яларга синең дә бар бит үз хуҗаң,
Син дә, бирән, ярылырсың әле бер шартлап!
Һичкем мәңге күтәралмас карашың ташлап,
Кибаранә кыяфәттә, мыскыллы багып,
Бик күпләрнең йөрәгенә көнчелек салып,
Йөргән буласың, җиз маңгай, бөек зат булып.
Үзең, ботак очындагы зәгыйфь яфрактай,
Бичәң табаны астында ятасың туңып.
 
1845
«Кайнар нотык тота-тота…»
 
Кайнар нотык тота-тота,
Ялгышлыклар чоңгылыннан
Йолып алгач җаныңны,
Син үзеңне чолгап алган
Каһәрле языкларыңнан
Газап аша арындың.
 
 
Хәтере сай намусыңны
Хәтер аша җәзалап,
Үткәнеңне бәян иттең,
Күңелеңне яралап:
 
 
Оятыңнан янган йөзең
Кул белән каплап шунда,
Илереп елап җибәрдең,
Ала алмыйча тын да, –
 
 
Ышан: һәр авазың, ымың
Үтте күңелне сызып…
Барысын да кичердем һәм
Оныттым, син дә оныт!
 
 
Ник яшерен шөбһәләргә
Урын бирәсең һаман?
Тансык мәллә бер мәгънәсез
Кеше сөйләгән ялган?
 
 
Читләрнең буш сүзләренә
Ышанма, шөбһәң тарат,
Җаныңны бимазалаган
Уйлардан бул син азат!
 
 
Куеныңда елан йөртмә,
Кысыр хәсрәткә чумып,
Тәвәкәлләп түремә уз
Чын хуҗабикә булып!
 
1845
Бишек җыры
 
Йокла, шаян, зыян юкта!
      Әлли-бәлли-бәү.
Бакыр айның яктысында
      Синең ак биләү.
Әкият әйтмәм, уемда –
      Дөресен сөйләү;
Ә син йокла, күзеңне йом,
      Әлли-бәлли-бәү.
 
 
Губерна буйлап таралды
      Шатлыклы аваз:
Атаңны судка биргәннәр –
      Дәлилләр – бер баз.
Атаң – танылган ялганчы,
      Дөньяда берәү!
Йокла, шаян, намус барда!
      Әлли-бәлли-бәү.
 
 
Үсәрсең дә хакыйкатькә
      Җаның салырсың,
Куе яшел фрак11
  Фрак – рәсми чараларда кия торган ир-атлар киеме.


[Закрыть]
һәм каләм
      Сатып алырсың.
«Мин яхшы теләктә!» – диеп
      Әйтерсең келәү.
Йокла – барыр юлың дөрес!
      Әлли-бәлли-бәү.
 
 
Кыяфәтең түрә булыр,
      Күңелең – бозык,
Сиңа булган өметемне
      Ташлармын сызып!
Матур итеп бил бөгәргә
      Өйрәнерсең… Әү?!
Йокла, шаян, саф чагыңда!
           Әлли-бәлли-бәү.
 
 
Сарыктай тыныч, түземсең,
      Маңгаең каты,
Җылы җиргә шуышырсың
      Тузбаштай ятып. –
Үз җаен гына кайгыртыр
      Тирестә селәү.
Йокла урлый алмаганда!
      Әлли-бәлли-бәү.
 
 
Затлы сарайда яшәрсең
      Син – дан кодасы.
Олы алпавыт булырсың,
      Урыс морзасы.
Яхшы тормыштан каршылар
      Балчыклы биләү.
Йокла, минем гүзәл түрәм!
      Әлли-бәлли-бәү.
 
1845
Яңгыр алдыннан
 
Моңсу җилләр кырлар аша
Болыт көтүен куган.
Сынган чыршы ыңгыраша,
Тын пышылдый карурман.
 
 
Шадра, чуар инеш өсте,
Аңар яфраклар оча,
Кинәт, коры агым төсле,
Бер җил исә – салкынча.
 
 
Бөтен җир караңгылана,
Чәүкәләр һәм каргалар
Шаулап очалар һавада,
Төрле яктан агылалар.
 
 
Бер тарантас узып бара,
Өсте һәм алды ябык,
«Ку, ямщик!» – дип аваз сала
Жандарм, камчы алып…22
  Жандармнар ябык тарантаста сәяси җинаятьчеләрне төрмәгә илткәннәр.


[Закрыть]

 
1846
«Дәртле давыл булып якын дустың…»
 
Дәртле давыл булып якын дустың
Көнчелеген әгәр сиздерсә,
Юаш, нәфис күңелеңдә синең
Яман хисләр туып өлгерсә, –
 
 
Көтмәгәндә давыл күтәргәннең
Исең китсә көнчел сүзенә,
Гадел үчне, бер дә кичекмәстән,
Һич аяусыз кайтар үзенә.
 
 
Ул ачулы карашыңнан синең
Аклау табалмасын тиз генә:
Көйдерерлек шелтә сизеп торсын,
Үртәлүең чыксын йөзеңә!
 
 
Борчулардан ял итәсе килгән
Моңсулыгын беркөн аңларсың:
Кичерүең көтеп агар вакыт,
Тиле дустыңны син акларсың.
 
 
Нәфрәт сүзләреңне онытып тор,
Рәнҗешләрнең юктыр азагы.
Күкрәгеңдә һаман тынгы бирми
Җәзалыйдыр вөҗдан газабы.
 
 
Ышан: шушы шикле омтылышы
Аңа күпме оят китерде.
Газап, хафа, борчу, үкенечләр
Күз яшь аша тәүбә иттерде.
 
1847
«Син һәрвакыт тиңсез чибәр инде…»
 
Син һәрвакыт тиңсез чибәр инде,
Ләкин моңсу, кырыс чагымда
Мәсхәрәле шат акылың синең
Илһамланып, дөрләп кабына.
 
 
Рәхәтләнеп кенә көләсең дә
Дошманнарны минем сүгәсең,
Кинәт, башың салындырган булып,
Боек күңелемне күрәсең.
 
 
Үзең яхшы, ләкин назга саран,
Үбүләрең тоташ ут-ялкын,
Җанны иркәләүче карашларың
Йөрәгемә шифа, үз, якын, –
 
 
Синең янда чып-чын кайгыны да
Акыл белән, җиңел үткәрәм,
Аннан алга – караңгы диңгезгә
Куркуымны җуеп текәләм.
 
1847
Шәраб
1
 
Кыен булыр иде тормыш,
Әгәр шәраб булмаса.
Күпме зыян кылыр идем –
Шайтаным котыртмаса!
 
 
Бер гаепсезгә барин кыйнады,
Үзем дә белмим, ни булды миңа?
Зур кеше түгел инде мин, аңлыйм,
Күрәсең, кайчак шулай да була.
Искә төшерсәм, ала калтырау,
Җаныма кара пәрдә сарыла.
Ничек күреним кеше күзенә?
Ничек багыйм мин сөйгән ярыма?
Бик озак яттым мичем өстендә,
Тамактан үтмәс булды ашларым;
Төн буе ләгыйнь гыйсъяни сүзләр
Пышылдап ятты, түнде башларым.
Һәм таңда кара көеп уяндым;
Дога кылырга уйладым, ләкин
Барып чыкмады ошбу ниятем.
Чукынмый-нитми бусага атлап
Урамга чыктым. Һәм булдым бик шат,
Апамның җылы сүзен ишетеп:
«Энекәшем, теләгең юкмы
Шәраб эчәргә?» – диде үз итеп.
Тулы кисмәкнең төштем төбенә,
Беркая китми калдым өемдә.
 
2
 
Кыен булыр иде тормыш,
Әгәр шәраб булмаса.
Күпме зыян кылыр идем –
Шайтаным котыртмаса!
 
 
Степанидага, күрше кызына,
Шулай бервакыт ташым кызды да…
Тоттым да кызның кулын сорадым –
Атасы риза, карышмый кыз да.
Тик башка берәү, җиргәчә ятып,
Старостага баш игән икән.
Сөймәгән яры белән җанашым
Тәрәз төбемнән уздылар икәү.
Таштан түгел лә гашыйк йөрәгем!
Гарасат купты күңел түремдә!
Пычак кайрадым старостага,
Батырлык өчен берне күтәрдем.
Петруха туган мине кабакта
Очратты шулчак һәм кунак итте;
Бушка килгәндә, ялкау да сала –
Калдым кабакта – ярты штоф33
  Штоф – спиртлы эчемлекләрне үлчәү берәмлеге.


[Закрыть]
китте.
Берне күтәрдем, аннары – тагын;
Шулай көн үтте, суынды каным.
Кайрап куелган пычак онытылды,
Уемнан кайттым – яңа таң туды…
 
3
 
Кыен булыр иде тормыш,
Әгәр шәраб булмаса.
Күпме зыян кылыр идем –
Шайтаным котыртмаса!
Бервакыт сәүдәгәр өендә
Мичләрне яңарту эшенә
Артелем белән мин ялландым.
Бер ай да үтмәде – эш бетте,
Эш хакы артыннан дип киттем.
Бур йөрәк түләүдә алдады!
Сүгендем, суд белән янадым:
«Алмассың син миннән тиен дә!» –
Диеп, ул мине үз өеннән
Сакчыга: «Эт куган шикелле
Урамга ат!» – диеп җикерде.
Атналар буена өендә
Мин аны һич тота алмадым;
Артельгә бурычым бирмәсәм –
Асарлар иде бит аннары…
Кайрадым да мин киң балтамны –
«Беткән баш беткән» – дип юрадым.
Яшеренеп, як-якка каранып,
Сәүдәгәр өенә юл алдым.
Янәшә каралты-курада
Озаклап көткәчтән – өшетте.
Каршыда кабак ич, җылынып
Чыгарга дигән уй җилкетте.
Ахыргы чирек сум тотылды –
Кабакта мин, бераз «кызгач» та,
Кемнеңдер кирәген биргәнмен –
Таң белән уяндым бер частьта…
 
1848
«Бу астыртын гына көлүеңне…»
 
Бу астыртын гына көлүеңне
Гомере узганнарга калдыр, әйдә.
Без саклаган хисләр кыйпылчыгы,
Икебезне бергә яндыр, әйдә!
 
 
Син оялып кына һаман әле
Очрашырга телисеңдер, беләм.
Мин дә яшим давыллы һәм кайнар
Көнчел шомнар, хыялларым белән.
 
 
Ашыктырма, берүк, чишелешен,
Болай да ул якын, бик якында.
Яныйк, әйдә, сусау тоя-тоя,
Ә йөрәктә – суык, юк ялкын да…
 
 
Көзен елгалар да алкын шул,
Дулкыннары гына салкын шул…
 
1850
«Без икәү – мәгънәсез кешеләр…»
 
Без икәү – мәгънәсез кешеләр:
Мизгелдә ут сыман кабабыз!
Ярсыган хисләрнең дулкыны
Сүз булып атыла, янабыз.
 
 
Ачулы чагыңда яшермә,
Әйт туры, калмасын күңелеңдә!
Һәммәсен шунда ук ачыклыйк:
Татулык туйдыра үзе дә.
 
 
Котылу юк икән сөюдә,
Проза да урынлы, нишлисең:
Тузынып алгачтын, мәхәббәт
Татлырак – хак сөю билгесе…
 
1851
«Аһ, минем бар иде бәхетле елларым…»
(Гейнедан)
 
Аһ, минем бар иде бәхетле елларым!
Гөр килеп, күңелле яшәгән чорларым,
Байлыгым күп иде, тук иде карыным,
Дусларны сыйладым – мул иде табыным;
 
 
Соң телем икмәгем бүлешә идем мин,
Ахирәтләремне сыйларга дигәндә!
Тик акча янчыгым бушады берзаман –
Дуслар да, байлык күк, очтылар җилләргә.
 
 
Һәм хәзер авыру ятагы янында
Зәмһәрир кышларның җилләре шикелле –
Нужаның бичәсе утыра сөйләнеп,
Караңгы чырайлы һәм кара киемле.
 
 
Шыгырдап кайвакыт колакны ертадыр
Карчыкның искергән тәмәке тартмасы.
Чаларган башкаен куядыр ул чөеп,
Бик сәер бу ымнан сискәнеп аласың…
 
 
Кайчакта төшләргә кергәли кабаттан
Бәхетле чакларым, күңелне ымсытып.
Шулвакыт талчыккан йөрәгем катырак
Тибәдер, хәзерге халәтен онытып.
 
 
Һәм кабат шыгырдау сыдыра колакны –
Хыялдан бүлдереп, кайтарып бүгенгә.
Нужаның бичәсе авызын ыржайтып
Исни һәм бар көчкә борынын сеңгерә.
 
1852
Дустым истәлегенә
 
Беркатлы һәм дәртле күңел белән,
Яхшы ният, якты уйларда,
Үҗәтләнеп, ашыгып, максатыңа
Таба бардың. Юлны җуярга
Ярамыйдыр диеп яндың, сүндең,
Югалтмадың дуслык хисеңне.
Тиңдәш түгел мондый язмышка һич,
Онытмабыз синең исемне!
Үзең юксың, гамәлләрең яшәр. –
Ничек юк син? – Җитми башыбыз.
Без билгесез агач җимешләрен
Гамьсез генә гүя ашыйбыз.
Кем үстергән вакыт кызганмыйча,
Гомерен багышлаган агачка?
Синең хакта сөйләмәс күк ул да,
Үз кавемен күреп алгач та.
Көннәр үткән саен ерагаер,
Югалган көн җанны җылытмас.
Кабереңә юлны игелекле
Чын дусларың гына онытмас.
 
1853
Гарасат
 
Әй үҗәтләнде күрше чибәре,
Ниһаять, дәште: «Кичкә кил, яме!
 
 
Бакча буена – чатыр янына!»
…Түземсез итте вакыт тагын да.
 
 
Яшь йөрәк кайнар – ташты хисләрем!
Күкләргә бактым. Күгем, нишләдең?!
 
 
Биләгән аны болыт гаскәре:
Елгалар акты, яшен яшьнәде…
 
 
Җыердым кашны, каралды йөзем –
Димәк, күрешү язмаган бүген!
 
 
Шүрләр, килалмас чибәркәй-күршем,
Җил-давыл аңа чит һәм ят гүпчем;
 
 
Тик әгәр сөйсә ул мине хактан,
Курыкмас иде бу гарасаттан!
 
 
Өметсез генә киттем чатырга,
Күзем ни күрә? Ул – анда тора:
 
 
Туны лычма су, тәпие юеш…
Киптерер өчен шактый китте көч.
 
 
Шул төннән башлап җыермыйм кашны.
Гарасат – безнең сөю юлдашы.
 
1853
Урылмый калган җир
 
Көзләр җитте. Кошлар очып киттеләр,
Яфраклар кибеп, саргаеп беттеләр.
 
 
Урылмый ята тик бер җир еракта…
Әллә нинди кайгы сала йөрәккә.
 
 
Башаклар сөйләшә төсле шомланып:
«Күңелсез, – дип, – көзге җилне тыңлавы;
 
 
Күңелсез, – дип, – башны җиргә июе,
Тук орлыкны тузаннарга күмүе!
 
 
Кичләр булган саен, безне, җыелып,
Кош-корт килеп туздыра көтү булып.
 
 
Куяннар таптый безне, җилләр кага…
Нигә безнең игенче килми һаман?
 
 
Әллә кимме без бүтән башаклардан?
Әллә тиң түгелме без башкаларга?
 
 
Юк, ким түгел башкалардан – һәм күптән
Бездә тулган орлыклар үсеп җиткән.
 
 
Тирләр түгеп, безнең хуҗа – игенче
Чәчмәгәндер безне җил койсын өчен…»
 
 
Башакларга җавап бирде искән җил:
«Сезнең игенчегез хәлдән тайган, – дип. –
 
 
Белә ул ник сөргәнен, ник чәчкәнен,
Сизмәгән тик эшкә көч җитмәгәнен.
 
 
Ул мескенкәй ашый һәм эчә алмый,
Аның авыру йөрәген кортлар талый.
 
 
Шушы җирләрне сөргән көчле куллар
Какланып кибеп беткән, ап-ак булган.
 
 
Көчле куллар белән сукасын тотып,
Буразнадан барганда уйга чумып,
 
 
Моңлы җыр җырлаган тавыш югалган,
Һәм күзендә аның нур сүнеп калган».
 
1854
«Хезмәт авырлыгын йөкләп узды…»
 
Хезмәт авырлыгын йөкләп узды
Тормыш туем – яшьлек елларым,
Һичбер кайчан ләкин иркә җырчы,
Ялкаулыкның дусты булмадым.
 
 
Озак тыеп торган газап-әрнеш
Кайнап тулса йөрәк түренә,
Яза башлыйм: тагын көндәлек эш
Рифмалы сүз белән бүленә.
 
 
Ә шулай да яссы чәчмәдән
Язганнарым начар түгелләр.
Күз яшедәй кинәт чәчрәгән –
Күрә аны йомшак күңелләр.
 
 
Дәгъва итмим, халык күңлендә
Эз калдырмас, бәлки, бу җырым…
Азат поэзия юк бит синдә,
Минем шыксыз, ачы шигырем!
 
 
Юк бит синдә иҗат итүче
Сәнгать… Ләкин, җырым, синдә бар
Кайнар канлы йөрәк, үч хисе
Һәм сөюдән чыккан ялкыннар.
 
 
Дан җырлый ул сөю яхшыларга,
Ә явызга баса тамгасын
Һәм кидерә ялгыз шагыйрьгә
Чәнечкеле чәчәк алкасын…
 
1855
Рус язучысына
 
Ошатсын дип толпа, нигә кирәк
Шуңа омтылуы каләмнең, –
Бурычларың синең күп изгерәк,
Язучысы туган илемнең!
 
 
Син беләсең: аңар файда юк
Яраклашып йөргән кешедән.
Яхшылык һәм уйга таянып
Эшләвеңне көтә ул синнән.
 
 
Сәнгать өчен һәм дан өчен түгел,
Халык бәхте өчен син яшә!
Талантыңның барлык көчен күңел
Ил сөюгә бирсен үлгәнче!
 
 
Бай икәнсең әгәр талантка,
Күрсәтүдән аны син саклан, –
Ул үзе дә сибәр бар якка
Якты нурын синең иҗаттан.
 
 
Күр әнә: бер ташчы ничек итеп
Каты ташны ватып тарата, –
Чүкеч суккан саен очып китеп,
Чаткылары яна һәр якта.
 
1855
Саша
(«Саша» поэмасыннан)
 
Сөйде Саша нянясының кышкы кичтә
Төрле-төрле әкиятләрен. Һәм ул иртән
 
 
Сөенә-сөенә чанасына утыра иде,
Бозлы таудан укка охшап атыла иде.
 
 
Няня дәшә: «Егыла күрмә, җаным, кара!»
Ләкин Саша колак салмый бер дә аңа.
 
 
Чана оча. Кинәт читкә авыша чана,
Саша чума тирән карга – кызык аңа!
 
 
Толымнары тузгый аның, туны – җепшек,
Карны кага күгәрченкәй, көлеп ничек!
 
 
Ә чал няня тирги алмый, сүзсез кала:
Бу яшь кызның көлүеннән рәхәт таба…
 
1855
Авылда
(«Саша» поэмасыннан)
 
Карау рәхәт учлап җиргә тыныч кына
Орлык чәчкән игенчеләр семьясына.
 
 
Анабыз җир, җанга рәхәт бирәсең син,
Матур булып башакланып киләсең син.
 
 
Ничек энҗе бөртекләре белән тулып,
Торасың син күп, куе һәм биек булып!
 
 
Сугу вакыты бигрәк әйбәт, менә кара:
Эш тә монда нинди бердәм, җиңел бара.
 
 
Кушыла моңа кыр һәм урман шавы килеп,
Эшләүчегә «Тизрәк! Тизрәк!» дигән кебек.
 
 
Матур аваз! Кем уяна тыңлап моны,
Шатлык белән үтәр шиксез бөтен көне!
 
 
Саша тора һәм ындырга бара чабып,
Кояш юк чак – әле иртә, эңгер вакыт.
 
 
Шау-шу килеп көтү китте хәзер генә,
Каткан балчык өсләрендә – эзләр менә.
 
 
Сарыклар һәм атлар узган. Иртә сауган
Сөт исләре аңкып тора. Көлтә салган
 
 
Тулы арба артыннан бер колын килә,
Койрык селкеп, тыныч кына атлый бирә…
 
1855
«Син кире кактың. Бик күптән…»
 
Син кире кактың. Бик күптән.
Диңгезгә карап торам.
Кайгылы уйларым белән
Дулкыннарга омтылам.
Аларның йөзе ачыла.
Текә ярга юл тотам –
Кинәт дулкыннар карала,
Билгесезлек куркыта!
Сөю, бәхет ташыганда,
Монда еш килә идек.
Мине каккан дулкыннарга
Фатиха бирә идең.
Хәзер – ялгыз; син оныттың.
Кайгылы еллар аша
Үле җаным кабат-кабат
Шушы ярга тоташа.
Башка шул ук уй киләме –
Текә яр аста гына,
Ләкин дулкыннар өркетми,
Тирәнлеккә чакыра.
 
1855
Күрәзәче кәләшкә
 
Килеш-килбәте дә кызыгырлык,
Ярлы-ябагаймы, диясең.
Язмышыңнан барыбер качалмассың,
Син сөясең аны, сөясең!
 
 
Күрәзәсез әйтә алам хәтта,
Күкрәгендә булса йөрәге –
Сынаулары килми калмас, әмма
Бәхет булыр сөю терәге.
 
 
Тик җансыз зат булып чыкмасын ул,
Башкалада очрый алар да.
Ыгы-зыгылары калыр бары
Берүзеңә шушы калада.
 
 
Чәч юлының турылыгы белән
Аяк киеменең фыртлыгы,
Кыргый тормыш хурлыгына күмеп,
Таләп итсә фикер кытлыгы,
 
 
Бушлыктагы бәхет йөге – яман,
Ничек кенә чәчәк атсаң да.
Акыл, гүзәллегең артта калыр,
Бәхетсезлек көтәр тик алда.
 
 
Әсир иткән күзләреңне синең,
Йөрәгеңне, моңың, сүзләрең,
Парлы атларына алмаштырыр
Тупас сиртмә сыман үзләрен.
 
1855
Онытылган авыл
1
 
Бурмистр Властан өен сипләргә,
Ненила карчык урман сораган.
Бурмистр аңа: «Урман юк сиңа,
Теләнеп йөрмә!» – диеп улаган.
«Барин килер дә хөкем чыгарыр,
Тузган өемне күреп кызганыр,
Һәм миңа урман бирергә кушар», –
Диеп, Ненила карчык юраган.
 
2
 
Авылда берәү, бирән ергыры,
Җир үзләштергән, үләт кыргыры.
Күршесе җирен ялган юл белән
Үзенә кушкан – җир җитмәс бирән.
«Барин килер дә хөкем чыгарыр:
Җирне үлчәтер, безгә кайтарыр, –
Дип уйлый халык ихлас күңелдән. –
Хакыйкать саркыр барин сүзеннән».
 
3
 
Наташа белән Игнат игенче
Туй итмәкчеләр. Баш идарәче
Игелекле алман тик каршы төшә, —.
Юл куймый эшкә. Наташа әйтә:
«Сабыр бул, Игнат бәгърем, бирешмә!
Барин килер дә…» – Олы, кечесе –
Каршылык туса, һәркем кабатлый –
Өмет-хыялны тик барин аклый.
 
4
 
Ненила карчык җан тәслим кылды;
Урланган җирдә игеннәр уңды;
Малай-шалайлар сакал җибәрде,
Наташаның да тормыш көйләнде,
Ул инде күптән туй дип саташмый,
«Барин!» – дип, һаман бар да тел кашый.
Игенче Игнат китте солдатка…
Тик барин гына күренми чатта.
 
5
 
Ниһаять, беркөн, урам киереп,
Арба күренде алты ат җиккән:
Биек арбада имән табутка
Барин җәсәде салынган икән.
Табут артында, күзен чылатып,
Яшь барин килә – картын озатып.
Җеназа узгач, тарантасына
Утырды да ул – сызды Питерга.
 
1855
Княгиня
 
Йорт-җире затлы, бай, ике катлы,
Бакчалы, тимер капкалы, якты;
Муллык, матурлык, мәшһүрлек, ирек –
Һәммәсе дә бар; зур түрә – ире.
Дөнья йөзенә күренү белән
Кояштай балкый. – Һәммәсе гелән
Аңа баш ия, аны олылый:
Хәрби, дипломат, патша яраны,
Илче – барысы да сокланып карый,
Үзен гүзәллек колы дип таный.
Һәркем кул чаба, иярә аңа.
Ул хөкем итә, ятьмәләр сала,
Үзе ятьмәгә капмый; ни тели –
Шуны эшли ул, тик үртәп йөри.
Ничек яратса, шулай бизә ул:
Кеше бәхетен сыта, изә ул –
Ул бәхет аңа тормый тиен дә…
Ваемсызлыгы соңгы чигендә.
Йөрәге микән үтә тын кага,
Әллә дәрт өстәр тиңнәр юк аңа,
Бер генә микән яшьлек таңында
Мәхәббәт уты янган җанында.
Еллар узганнар, тормыш балында
Зыр әйләндереп – җиткәнче көзләр.
Моңсу көзләрдә ул ирен җирләр…
Авыр кичерер ул тол калуны.
Доктор абайлар – ялга баруны
Киңәш итәргә файдалы табар.
(Киңәшкә оста бездә докторлар.)
 
 
Әгәр дә урыс чыкса чит илгә,
Шулай язылган аның тәкъдиргә –
Палерма, Пиза, Ница, Парижга
Юлла син аны! Күрмичә нужа,
Шаулы һәм иркен башкаласында
Моданың ул бер ел дәвамында
Яши; аннары була ул гашыйк
Доктор-французга – үзендә дә шик
Туа бу хәлнең чын-хаклыгына!
Чибәр дә түгел, тик татлы гына,
Сүзләр сөйләве – ялкынлы, кайнар –
Колак иркәләр, йөрәкне майлар,
Яңалык була княгиня өчен…
Җанын яулаган дәртне куарга
Уенда да юк… Һәм җитми көче!
Эш хәл ителә! Һәм Россиягә
Җибәрелә хат: нәрсә дияргә?
Идарәчесе кайгысыз-нисез
Барын да сата – кала ул өйсез,
Урмансыз, сусыз, дачасыз, җирсез…
Юк-бар бәядән сата авылын,
Сата бакчасын, чебеш-тавыгын…
Барын да сатып, акчасын алгач,
Туй итә княгиня, калып «ялангач»…
 
 
Доктор-спекулятор шундук үзгәрә:
Деспот тиз күчә ачы сүзләргә!
Бөтен байлыгын – афера йота,
Хатынын көнләп, ул изеп тота…
Мескен кайгыдан хасталап киткәч,
Хастаханәгә тота да сала…
Баштарак хәлен белергә бара,
Соңрак ул кинәт, суга чумгандай,
Юк була тәмам! Ел дәвамында
Мескен, бичара, ярлы княгиня
Акрынлап сула, сүрелә, шиңә…
Княгиня өчен кайгы-хәсрәтләр,
Авыр сагышлар бетмәс ел килә!
 
 
Парижда аның үлгәнен беркем
Абайламый да: җирлиләр беркөн
Бик ярлы гына, ярлы киемнән…
Ә туган якта, ерак-еракта
Һәммәсе разый ошбу үлемнән:
Ел буе аның гайбәтен чәйнәп
Тәмам туйгачтын, гарык булгачтын,
Тик бер истәлек кала үзеннән:
Имеш, бик белеп, матур киенгән!
Кала шулай ук аның туграсы
Һәм ярлы халык белән тулган йорт.
Һәм тагы аның белән рухланып,
Бер шагыйрь язган берничә куплет.
Шулай ук кала шәрә варисы –
Байлыксыз-дансыз – чиста намуслы.
 
1856

Страницы книги >> 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации