Электронная библиотека » Николай Некрасов » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Николай Некрасов


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 9 страниц)

Шрифт:
- 100% +
«Нинди юаш, нинди бичара син…»
 
Нинди юаш, нинди бичара син,
Кол булырга хәзер аңарга,
Ул күңелсез ләкин, җаны туңган,
Исе китми сиңа карауга.
 
 
Хәтерлимсең, элек син яшь идең,
Масаюлы, матур кыз идең.
Һәм уйната идең теләгәнчә…
Ул чагында сине ул сөйде.
 
 
Көзге кояш аяз көндә дә шул
Җәйге кебек җылы булмый ул;
Җәйге кояш, болыт булганда да,
Сибеп тора якты җылы нур.
 
1856
Мәктәп баласы
 
– Әйдә, киттек, Алла хакы өчен!
Күк һәм комлык, чыршы урманы –
Бик күңелле сәфәр түгел инде…
Әйдә, утыр, дустым, югары!
 
 
Аяклары шәрә, тәне пычрак,
Ә күкрәге көчкә капланган…
Оялма син! Бик күпләрнең җирдә
Тормыш юлы шулай башланган.
 
 
Биштәреңдә китабыңны күрәм.
Укыргамы әллә барасың?..
Соңгы тиенен дә кызганмаган –
Атаң сөя икән баласын!
 
 
Беләм инде: күрше карчыгы да
Чирек сумын сиңа биргәндер,
Ә сәүдәгәр хатын: «Сәмәнемә
Чәй алырсың, җаным», – дигәндер.
 
 
Бәлки, үзең азат ителгәннәр
Рәтеннәндер әле?.. Йә, ярар!
Бу очрак та яңа түгел инде –
Курыкма, син, һәрчак алга бар!
 
 
Ә мәктәпкә кергәч, син белерсең
Гади генә авыл улының
Аллаһ ихтыяры, көче белән
Аңлы, бөек кеше булуын.
 
 
Киң күңелле затлар җирдә бар ул,
Кемдер алып барыр Мәскәүгә,
Университетка керерсең син –
Нәрсә җитә матур яшәүгә!
 
 
Анда мәйдан киң һәм иркен инде:
Ныклап тырыш, эшлә, курыкма…
Туган илем, менә шуның өчен
Яратам мин сине, онытма!
 
 
Бу табигать югалмаган әле,
Җуелмаган әле шул төбәк:
Халык арасыннан күпме даһи
Чыгара ул һаман бик теләп, –
 
 
Игелекле, асыл һәм намуслы,
Сүнмәс ялкын йөрткән җанында…
Аңгыралар, таш йөрәкләр белән
Туеп сикергәннәр янында.
 
1856
Кошлар токымы
(«Бәхетсезләр» поэмасыннан)
 
Тиздән йокы! Бар, йөреп кер, күр син барын!
Кара, Идел тыныч кына ничек анда
Агызып тора тын һәм салмак дулкыннарын,
Йокымсырап үзенең комлы бишегендә;
Ничек анда, иелеп тәмам җиргә тикле,
Ач бурлаклар сөйрәп бара авыр йөкне;
Менә тулды баржа өсте чыпчык белән,
Чыпта өстен чукып, алар томшык белән
Маташалар солы ашарга. Монда һич тә
Кошсыз җир юк – кошлар токымы бөтен төштә!
Ничек әнә яр астында йокымсырап
Тора үрдәкләр, каралып йомгак кебек;
Ашар вакыт җиткәнлекне белгән сыман
Уяндылар һәм киттеләр судан йөзеп.
Чалт! Барысы да китте кинәт суга чумып,
Су өстендә хәрәкәтсез, рәт-рәт булып
Тора үрдәк аяклары. Җир һәм суны
Бизәп тора алсуланган шәфәкъ нуры.
Комлы ярда ниндидер ак кошлар тора,
Саф-саф булып, муенсага охшап тора.
Шунда йөзләгән куликлар сак-сак кына
Караналар; корсаклары ап-ак кына.
Башларында чуклары юк. Ләкин менә
Берсе чуклы, атлап йөри әкрен генә.
Яздан бирле коймый килгән матур чугын
Көязләнеп саклый һаман; һәм ул хәзер
Атлап йөри эреләнеп, мундир белән
Отставкага чыккан купшы майор сыман;
Бәхетле ул. Йөри атлап горур гына,
Җитми ләкин аңар бүген шпора гына!..
 
1856
Парадный ишеге төбендә уйланулар
 
Менә парадный ишеге. Бәйрәмнәрдә,
Коллык чире белән калтырап,
Бөтен шәһәр ниндидер бер курку белән
Килә шушы ишек катына.
Язгач дәрәҗә һәм исемнәрен,
Таралалар шундук өйләргә,
Алар шундый риза, әйтерсең лә
Шуның өчен җиргә килгәннәр.
Ә гади көннәрдә зиннәтле ишекне
Камап тора ярлы кешеләр:
Прожектёрлар44
  Прожектёр – эшкә ашмаслык планнар, проектлар төзүгә ма һир кеше.


[Закрыть]
, хәлдән тайган картлар,
Тол хатыннар, эш эзләүчеләр.
Кәгазь тоткан курьерлар һәр иртән
Аңар кереп-чыгып торалар.
Кайбер кеше җырлап кайтып китә,
Кайберләре елап чыгалар.
Беркөн күрдем: авыл мужиклары,
Руслар монда җыелып килделәр.
Чукындылар чиркәүгә һәм, туктап,
Күкрәккәчә башны иделәр.
Чыкты швейцар.
«Кертче, – диде алар
Зар-моң белән, – аның янына».
Ул карады – төскә бик ямьсезләр:
Битләр янган, куллар ярылган,
Өсләрендә ертык чикмән генә,
Җилкәләргә капчык асканнар,
Муеннарда – тәре, чабаталы
Аякларга каннар катканнар.
(Күрәсең, бик ерак губернадан
Килгән алар монда сөйрәлеп.)
«Кертмә! – диде кемдер швейцарга, –
Сәләмәләрдән ул җирәнер!»
Ишек шунда бик каты ябылды.
Мосафирлар янчык чиштеләр.
Швейцар вак акчаны алмагач,
Кулны селтәп кире киттеләр.
Кояш эссесендә барган көйгә:
«Ходай хөкем итсен!» – диделәр.
Минем күздән югалганчы, алар
Яланбаштан бара иделәр…
 
 
Бу зиннәтле сарайның хуҗасы
Тормаган да иде йокыдан…
Әй, макталу белән исерүдән,
Хатын-кыздан, тыгыну уеннан
Тормыш ямен таба торган кеше,
Уян! Башка рәхәт бар әле:
Синең кулда аларның язмышы,
Кире кайтар чакрып аларны!
Хәер, яхшылыкка өндәүгә соң
Бәхетлеләр колак саламы…
 
 
Һич куркытмый сине күк күкрәве,
Үз кулыңда җирнең көчләре;
Бетмәс хәсрәт йөртә йөрәкләрдә
Бу билгесез авыл кешеләре.
Нәрсә сиңа ачы бу хәсрәтләр!
Нәрсә сиңа ярлы бу халык!
Тормыш сиңа күз ачарга бирми,
Мәңге бәйрәм белән буталып.
Нигә кирәк? Син бит халык бәхтен
Язучылар эше диясең,
Син ансыз да шөһрәт белән яшәп,
Шөһрәт белән үләрсең!
 
 
Картлык көнең килер тыныч кына,
Матур тормыш белән бизәлеп,
Сицилиянең матур күге астында
Сабый бала кебек тирбәлеп
Һәм хуш исле агачлар астында
Карап торып кояш батканын,
Зәңгәр диңгез өстен кызыл кояш
Нурлар белән алтынлатканын,
Кадерле һәм сөекле гаиләңнең
(Үлгәнеңне зарыгып көтүче)
Кайгыртканын күреп үзеңне,
Син йомарсың шунда күзеңне;
Кайтарырлар гәүдәң батырлардай,
Шаулы мактау белән күмәрләр…
Ләкин туган илең тарафыннан
Шыпырт кына сине сүгәрләр!..
 
 
Хәер, нигә вак кешеләр өчен
Зур кешене тынычсызларга?
Әллә ачуыбызның бөтен көчен
Юнәлдерик микән шуларга? –
Тынычрак… Күңеллерәк тә бит
Башка бер юаныч табарга…
Бәла түгел, мужик чыдар әле,
Күрсәтелгән юл бар аңарга!..
Шәһәр читендәге харчевняда
Актык тиенгәчә эчәрләр,
Аннан тагын, шулай ыңгырашып,
Акрын гына атлап китәрләр…
 
 
Туган илем! Минем күргәнем юк,
Күрсәт миңа шундый бер җирне,
Кайда ыңгырашмый туйдыручың
Һәм саклаучың – бу рус мужигы?
Ыңгыраша юлда һәм кырларда,
Рудник, төрмәләрдә – барсында,
Әвеннәр һәм кибәннәр төбендә,
Кырда кунып, арба астында;
Рәхәт тапмый кояш яктысыннан,
Ыңгыраша туган өендә,
Ерактагы һәрбер шәһәрчектә,
Суд, палата ишек төбендә.
Чык Иделгә: нинди ыңгырашу
Бөек рус елгасы өстендә,
Без җыр дибез аны, – бурлаклар ул,
Сөйрәләләр баржа өстерәп!..
Идел! Идел! Безнең җиребезне
Баскан чаклы халык кайгысы,
Язын ташыган чиксез суың белән
Киң кырларны баса алмыйсың.
Кайда халык – шунда ыңгырашу…
Их, мескенем! Нәрсә булды соң?
Бу соң нинди чиксез ыңгырашу?
Көчең җыеп, кайчан торырсың?
Әллә инде язмышка буйсынып,
Көчең бетеп шулай тындыңмы,
Ыңгырашу төсле җыр тудырып,
Мәңгелеккә күзең йомдыңмы?
 
1858
«Шигырьләрем! Җанлы шаһитлары…»
 
Шигырьләрем! Җанлы шаһитлары
      Дөнья өчен түккән яшемнең!
Сез туасыз ташкан минутында
      Йөрәктәге ярсу хисемнең
Һәм дулкыннар кебек бәреләсез
      Йөрәгенә барлык кешенең.
 
1858
Балалар елавы
 
Гамьсез тыңлап тормыш көрәшендә
Һәлак булучылар ләгънәтен,
Иштәсезме, дуслар, шулар аша
Балаларның елау, хәсрәтен?
 
 
«Бар тереклек яши рәхәтләнеп
Балалыкның алтын чагында,
Көч түкмичә ала сабыйлыктан
Шатлык, кызык, рәхәт – барын да.
Безгә генә насыйп түгел кырда,
Басуларда уйнап йөрергә:
Без көн буе тиеш фабрикада
Тәгәрмәчләр әйләндерергә! –
 
 
Фабрикада чуен тәгәрмәчләр
Әйләнәләр шаулап, җилләнеп:
Баш әйләнә безнең, йөрәк тибә,
Бөтен нәрсә күренә әйләнеп…
 
 
Кызганмыйча безне күзәтүче
Карчыкның зур кызыл борыны да,
Стенада йөргән чебеннәр дә,
Тәрәзәләр, ишек, түшәмнәр дә –
Барсы да әйләнә! Чиккә җитеп,
Тотынабыз ярсып еларга:
«Тукта, зинһар, котчыккыч әйләнү!
Бир хәтерне бераз җыярга!»
Тик файдасыз елау һәм ялвару,
Колак салмый көпчәк елауга.
Үл син шунда – һаман әйләнә ул,
Дәвам итә һаман улауда! –
Кайда безгә, арыган тоткыннарга,
Сикерергә, уйнап көләргә!
Чыгарсалар безне хәзер кырга,
Йоклар идек авып үләнгә.
Җибәрсәләр иде тизрәк өйгә, –
Ә өйдә соң безгә нәрсә бар?
Анда да без тапмабыз тынычлык:
Мохтаҗлык һәм борчу каршылар.
 
 
Анда тагын арыган башны куеп
Күкрәгенә мескен ананың,
Үзебез һәм аның өчен елап,
Телгәләрбез бәгърен тик аның…»
 
1860
Уйлану
 
Шул дәрәҗәдә ярлы безнең як,
Сыер тотарга юк көтүлек тә.
Шәһәрләшүең каһәрлә дә син
Башыңны кашы һәр көн кич-иртә.
 
 
Ачлы-туклы көн үткәр син шулай,
Ят мич өстендә йоклар-йокламас,
Әрәм-шәрәм ит булган көчеңне,
Бурычың арта барыр, туктамас.
 
 
Егет кешегә эшсезлектән дә
Олырак бәла булала микән?
Барып ялланыйм дисәң хуҗага –
Һичкемгә ялчы кирәкми икән!
 
 
Сәүдәгәр Семипаловларда
Яши, ди, халык нужа күрмичә,
Май сала алар боткаларына,
Су салган сыман, хисап белмичә.
 
 
Бәйрәмгә симез сарык түшкәсе –
Аштан пар бөрки болыттай өскә.
Төш җитте исә – көч-хәл атлыйлар,
Шартларга җитеп йөриләр көчкә.
 
 
Төннәрен тиргә батып гырлыйлар…
Эш кырган булып, яңа көн туса,
Йөриләр шунда… Эшкә дигәндә
Минем дә куллар кычыта юкса!
 
 
Куш син миңа да, әй, хуҗа кеше,
Эссе челләдә комың көрәргә.
Куш син миңа да, әй, хуҗа кеше,
Зәмһәрир кышта урман кисәргә, –
 
 
Ауган агачлар тавышы бары
Яңгырар иде, күккә уралып.
Башымны каплап алыр иде бәс,
Бүрек урынына, көмешсуланып.
 
1861
«Ел үттеме, көчем кими бара…»
 
Ел үттеме, көчем кими бара,
Кан суына бара тәнемдә;
Туган илем! Синең азатлыгың
Күрми керәм, ахры, кабергә.
 
 
Тик үлгәндә белеп үлсәм иде
Туры юлга синең кергәнең,
Һәм игенчең иген чәчкән чакта,
Аяз көннәр алда күргәнен.
 
 
Туган авыллардан искән җилләр
Алып килсен иде җырларны,
Тик булмасын иде ул җырларда
Кешеләрнең кан-яшь моңнары!
 
1861
«Көнлекчедәй, таңгача син эшкә барып…»

Бу башың белән син нигә ярлыларның дусты һәм барысы тарафыннан да җәберләнгәннәрнең терәгенә әверелмәдең икән?

Диккенс

 
Көнлекчедәй, таңгача син эшкә барып,
Гайрәтле түрәнең дә йөзенә багып,
 
 
Турысын ярып салдың – ялган эчендә
Ятарга юл куймадың син һичбер көн дә.
 
 
Тиргәдең һәр затсызын каргап, каһәрләп,
Битлекләрен салдырып, куеп мөһерләп.
 
 
Ә хәзер бер наданның сагына басып
Яшәп ятасың – өмет казанын асып.
 
 
Яшьлек кайнарлыгыңны гаепкә алып,
Чукраклана барасың. Һәм инде халык
 
 
Моң-зарына елдан-ел кими диккатең.
Һәм вәкарьле ахмакны яклап, милләтең –
 
 
Азаккача баручы кавемең өстенә
Борасың Нәфрәтеңнең зәһәр угын син.
 
 
Гавам бушлыгы тулган ул буш куыктан
Килешү көтеп, нинди мәгънә эзлисең?
 
 
Урыс дөньясын бөркет булып иңләргә,
Кызларга – кумир, юлбаш булып ирләргә,
 
 
Күкрәгеңдә хакыйкать йөртү бурычын
Үз иттеңме? Кирегә юл юк – инде соң!
 
 
Газап тулы шул юлдан бар туры гына!
Изге касәңнең суын соң тамчысына,
 
 
Төбенә кадәр корыт! Аның төбендә
Зынҗырларның дошманы – ирек күренә!
 
1861
Азатлык
 
Туган илем! Әле мондый хисләр белән
Үткәнем юк иде синең җирләреңнән!
 
 
Күрәм: бала тотып, юлдан ана килә,
Саф йөрәге татлы уйлар уйлап тибә:
 
 
«Ярый әле яхшы чакта тудың, балам,
Яшь күрмәссең, рәхимледер газиз Аллаң!
 
 
Яшьтән сине куркытмыйлар, иреклесең!
Көчең җиткән хезмәт белән көн күрерсең.
 
 
Теләсәң, бул мужик, эшлә гел кара эш,
Булдыралсаң, лачын булып һавага оч!
 
 
Шунсы ләкин: хатасы күп бу хыялның,
Кеше акылы бик нечкә һәм сыгылмалы,
 
 
Крепостнойлык авын хәзер алар, беләм,
Алмаштырды яңа төрле аулар белән.
 
 
Тик бу ауны сүтәр бары халык сүзе,
Котла, сазым, азатлыкны, өмет өзми»55
  Бу шигырь 1861 елда «Крестьян нарны азат итү» манифесты чык кан көннәрдә язылган. Замандашларыннан берсенең әйтүенә ка раганда, Некрасов бу «азатлык» турында: «Соң, чын ирекмени инде бу? Юк, бу – турыдан-туры алдау; бу крестьяннарны мыскыл итү!» – дигән.


[Закрыть]
.
 
1861
Яшел Шау-шу
(Шигырьдән өзек)
 
Килә гүләп Яшел Шау-шу,
Яшел Шау-шу, язгы шау-шу!
 
 
Уйный-уйный исеп тора
Язгы җитез шаян җилләр:
Куакларны селкетәләр,
Чәчәкләрдән болыт-болыт
Серкәләрне очырталар;
Яшел хәзер барлык җирләр –
Су да яшел һәм һава да!
 
 
Килә гүләп Яшел Шау-шу,
Яшел Шау-шу, язгы шау-шу!
 
 
Лебердәшеп тып-тып кына,
Коендырган төсле сөттә,
Тора чия бакчалары;
Кояш нурында җылынып,
Торган саен сөенә-сөенә
Шаулый нарат урманнары;
Менә япь-яшь яфрак ярып,
Язгы тын җил искән саен,
Җырлап тора яңа бер җыр
Тонык яфраклы юкә һәм
Яшел толымлы ак каен!
Шаулап тора нәни камыш,
Шаулый биек өрәңгеләр…
Шаулый бар да сөенә-сөенә
Яңа бер көй – яз көенә…
 
 
Килә гүләп Яшел Шау-шу,
Яшел Шау-шу, язгы шау-шу!
 
1862
«Авылда эшләрнең иң кайнар вакыты…»
 
Авылда эшләрнең иң кайнар вакыты…
Һай, авыр өлешең, әй, урыс хатыны!
      Моннан да авырын тапмассың эзләп тә.
 
 
И ана, юккамы бик иртә шиңәсең?
Кавемең белән син нужаның һәммәсен
      Кичереп, үткәреп, уздырып йөрәктән!
 
 
Челләнең үзәге һәм чиксез ялан-кыр,
Бер ышык булмаган басуда көнозын
      Син иген игәсең – ә кояш төтәтә.
 
 
Хәленнән тайганчы бичара хатын-кыз
Кайнаша басуда. Өстендә тыз да быз
      Черки вә кигәвен өере йөдәтә.
 
 
Чалгыга киселгән тәпидән кан саркый,
Юк аның вакыты бәйләргә ярасын –
      Йокыдан уянып кычкыра баласы.
 
 
Бар эшен онытып, чәчләрен тузгытып,
Йөгереп уза ул буразна арасын –
      Сабые янына ашкына анасы.
 
 
Җыр җырла! Йә, нәрсә аңгырап торасың?
Мәңгелек сабырлык, түземлек хакында,
      Әй, чыдам хатын-кыз, әй, түземле ана!
 
 
Ашыгып чишә ул керләнгән төенен,
Савытка тигезә ут янган иренен,
      Яшь микән, тир микән, ни микән соң тама?
 
 
Квас белән бергә-бер кушылып яртылаш,
Керфегең очыннан тамучы тозлы яшь,
      Йә, ничек, татлымы, тәмлеме кадерлем?!
 
1862
Солдат анасы Орина
 
Көннәр буе мине сагышлый,
Төннәр буе дога кыла,
Бөтен гомрен миңа багышлый…
 
Халык җырыннан

 
Хәлдән таеп, көзге бер төнне
Ауда йөреп кайтып киләбез,
Былтыр кунып чыккан бер өйне,
Шөкер, Тәңре, табып керәбез.
 
 
– Менә килдек! Карчык саумы бик?
Ник чыраең болай караңгы?
Уйлыйсыңмы үлем турында?
Кирәксез уй! Ташла син аны!
 
 
Әллә берәр кайгы килдеме?
Сөйлә барысын – бераз басылсын.
…Оринушка шунда сөйләде
Миңа үзенең тирән кайгысын.
 
 
– Сигез ел улымны күрмәдем,
Тередерме – килми бер сүзе.
Күрешербез дип тә белмәдем,
Кайтып керде кинәт ул үзе.
 
 
Инде кайткан егет бөтенләй…
Оринушка якты мунчага,
Коймагын да пешереп китерде,
Улына карый үзе, соклана!
 
 
Тик озакка шатлык бармады,
Җуеп кайткан улы саулыгын,
Йөткеренә солдат төн буе,
Канга буяп ап-ак яулыгын!
 
 
Әйтә мескен: «Әнкәй, терелермен!»
Терелү тик насыйп булмады,
Авырды да Ваня тугыз көн,
Унынчы көн куйды дөньяны…
 
 
Тынды карчык. Шуңар берни дә
Өстәмәде. Авыр анага.
– Нәләт төшкән ул чир нилектән
Тиде икән синең балаңа?
 
 
Тумыштан ук хәлсез идеме?..
Оринушка кинәт сискәнде:
– Бер баһадир кебек иде ул,
Таза иде егет, нык тәнле!
 
 
Каралырга барган некрутлар
Һәммәсе дә чишенеп кергәндә,
Петербургдан килгән генерал
Гаҗәпләнгән аны күргән дә.
 
 
Нарат бүрәнәләр шул өйгә
Җилкәсендә ялгыз китерде…
Аның коңгырт бөдрә чәчләре
Тузгый иде ефәк шикелле…
 
 
Тагын туктый карчык бичара…
– Сөйләп бетер – тарат кайгыңны!
Нәрсә харап иткән балаңны –
Мәрхүмнән соң сорап калдыңмы?
 
 
– Солдат чагын, барин, ул бер дә
Яратмады сөйләп йөрергә,
Багышланган җанны Тәңрегә,
Тиеш түгел кеше күрергә.
 
 
Сөйләгәнне сөйми бит Алла,
Күп сүз – шатлык мәлгунь шайтанга…
Артык сүзне телгә һич алма,
Ачуланма тагын дошманга.
 
 
Христиан кешегә килешә
Телсез булу үлем алдыннан.
Ходай белә, нинди газаплар
Ванюшаны көчсез калдырган!
 
 
Һичкемне дә гаепләмәдем, –
Тырышмадым моны белергә.
Улым һаман мине юатып
Сөйли иде актык гомрендә.
 
 
Балта белән кагып, суккалап
Йөренде ул ишегалдында,
Тузып беткән өйне рәтләде,
Читән үрде бакча ягында;
 
 
Япмакчы иде сарай түбәсен,
Насыйп түгел икән ябарга:
Ятты мескен. Торды яңадан,
Үләренә бер көн калганда!
 
 
Карыйм, диде, нурлы кояшка,
Алып чыктым тышка баламны:
Бәхилләште кош-корт, мал белән,
Мунча, ындыр – берсе калмады.
 
 
Болынлыкта уйга талды ул,
«Хуш, исән кал, сау бул, син, алан!
Печән чаба идем яшь чакта!» –
Һәм елады шулай дип балам.
 
 
Кемдер кинәт җырлый башлады,
Бар көченә Ванька кушылды:
«Ак кар түгел…», тагын йөткерде,
Җиргә ауды – тыны кысылды!
 
 
Туры баса алмый аяклар,
Мескенемнең башы иелә…
Сайрый иде өзелеп сандугач,
Бер сәгатьләп кайттык без өйгә!
 
 
Бу соңгы төн бигрәк куркыныч
Булды: аның зиһне югалды,
Инде әҗәл килеп җиткәндә,
Службасы белән чуалды.
 
 
Амуницияне чистарта,
Ялтырады солдат каешы,
Теле белән сигнал уйната,
Җырлый – бик шәп җырлар барысы!
 
 
Мылтык тоткан булып кылана,
Өйнең эче дер-дер селкенә;
Бер аягын алга суза да
Торна төсле баса берсенә.
 
 
Ыргытылды кинәт… Күзендә –
Курку… Ауды – елап ялына,
Һаман: «Ваше благородие!
Ваше!» Йөгреп килдем янына.
 
 
Тынычланды, сүзем тыңлады –
Ян сәкегә ятты. Тәңредән
Дога кылып сорыйм терелүен…
Зиһне кайтты иртән таң белән;
 
 
Пышылдады: «Әнкәй, бәхил бул!
Тагын ялгыз калдың, күз нурым!..»
Иелдем мин Ваня өстенә,
Дога кылдым: «Бәхил бул, улым!»
 
 
Һәм сүнде ул икона алдында
Янып торган балавыз шәмдәй…
 
 
Сүз аз, ләкин чик юк кайгыга,
Сагыш-кайгы төпсез күлләрдәй!..
 
1863
Калистрат
 
Әнкәй мине тирбәткән саен
Җырлый иде бишек өстендә:
«Яшәрсең, – дип, – Калистраткаем,
Җырлап кына бәхет эчендә!»
 
 
Шундый, ахры, әмер Ходайдан, –
Әйткәненең килде һәммәсе:
Бай кеше юк Калистраткайдан,
Аннан купшы һәм чибәр кеше!
 
 
Чәчем тарыйм биш бармак белән,
Коенамын чишмә суында.
Көтәм ашлык уңганны менә
Чәчелмәгән һәм тар кырымда!
 
 
Ә хатыным юа кер генә
Шыр ялангач балалар өчен.
Ул купшырак – кия гел генә
Чабатаның ике катлысын!
 
1863
Җырлар
(Кыскартып бирелә)
I
 
Кешенең өендә – якты да, яхшы да,
Ә безнең бу өйдә – сасы да, шакшы да.
 
 
Кешедә щига – тозлы ит тулы чан,
Ә безнең щида – таракан, таракан!
 
 
Кешедә кодалар күчтәнәч китерә,
Ә безнең кодалар тик ипи бетерә!
 
 
Кешенең уенда – шат булсын кодагый,
Ә безгә, – соранып йөрмәсәк, шул ярый.
 
 
Яшәсәм иде бер, таң калсын бар дөнья:
Янчыкта гел акча, арышым ындырда;
 
 
Дугалар бизәкле, шлеям шөлдерле,
Кигәнмен шәп постау, ташлап бу киндерне;
 
 
Мине дә кешеләр сәламләп калалар,
Поп килә кунакка, укуда балалар;
 
 
Өемдә балалар – бал корты нәкъ балда.
Өемдә хатыным – әйтерсең багалма!
 
II
КАТЕРИНА
 
Сулып та бетәдер бар гүзәллегем!
Ирем бик усал шул, юк ямьле көнем:
 
 
Исерсә – гел кыйный, айныса – ярсый,
Өйдәге әйбернең барсын да ташый.
 
 
Мин моны көтмәдем чыкканда иргә!
Мин барып зарландым әти-әнигә.
 
 
Зарландым абыйга, тирә-күршегә,
Кызганмый читләр дә, туган кеше дә!
 
 
Әтиләр әйтәләр: «Кызым, чыдый бир!
Ул озак авыртмый, ирең суккан җир!»
 
 
Абый да шулай ди: «Сеңелем, түзә бир!
Ул озак авыртмый, ирең суккан җир!»
 
 
Күршеләр хор белән: «Килен, түзә бир!
Ул озак авыртмый, ирең суккан җир!»
 
 
Яшь солдат Федя бар, ерак кардәш ул,
Ялгызы кызгана, сөя мине шул.
 
 
Күз кысам Федяга, – шундук икәү без
Игеннәр эченә ерак китәбез.
 
 
Кайгыны бушатам, серләрне чишәм,
Кызганмыйм Федядан – барын бүлешәм.
«Югалдың кайда?» дип сораша ирем:
– Инде мин анда юк, кадерлем минем!
 
 
Карарга бардым мин, арыш уңганмы!
«Ах, тинтәк хатын син! Ялганлый тагы».
 
 
Әй дулый башлый ул, орыша мине…
Сүгенсен шунда, дим, өйрәнгән инде!
 
 
Әгәр бик теләсәң, әйдә, кыйный бир –
Ул озак авыртмый, ирең суккан җир!
 
III
ЯШЬЛӘР
 
Өйләнешкәч, Прасковьяга
Ире күрсәтте бар малны:
Бу тагарак – сыерларга,
Ә сыерын Ходай алды!
 
 
Юк ястыгым, юк мендәр дә,
Бик җылы тик сәндерәдә,
Аралыкта бозаулармы? –
Чиный песи балалары!
 
 
Яшелчә дә бар бакчада;
Керән, суган үсә анда,
Бакыр савыт-саба да бар –
Тәре белән төймә алар.
 
1866
Яков агай
 
Өй чаклы зур безнең Яков агай арбасы.
Йа Ходаем! Ниләр генә юк ул арбада!
Үзе чал ул, һәм чем-кара җиккән аты;
Бергә кушсаң, нәкъ йөз яшь була аларга.
Ул карт шулай атта йөри, вак-төяк сатып,
Ул килсә, шатлана халык; үзе дә бик шат:
Тамагы тук, һәм кәефле йөри һәрвакыт,
Авыл буп-буш булганда да аңарга бик шәп.
Кайда кеше барын белә: алыш-бирешне
Кырга, ындырларга чыгып җәеп җибәрә;
Бир аңа бәрәңге, кишер, керән ишене,
Ә сиңа, җаның ни тели, ул шуны бирә!
Ходай яхшы йөрәк биргән, күрәсең, аңар.
Кычкыра урам яңгыратып, арба тулы мал:
 
 
«Груша бар, груша бар,
Алышам, сатам – ал!»
 
 
«Яков агаңда
Күмәч бар анда,
Үзе татлы, үзе шәп –
Бер тиенгә ике кисәк!
Кызларга да бар өлеш –
Чикләвек, татлы җимеш.
Әй! Сез, нәниләр!
Перәннекләр, мәмиләр,
Төрле-төрле тәтиләр,
Чуртаннар, чабаклар,
Балга катырган атлар!
Карарга – ямьле,
Ашарга – тәмле,
Алсаң – отарсың,
Телеңне йотарсың!»
 
 
«Туктат, абзыкай!» дип сырып алдылар картны,
Егетләр, кызлар, чыр-чулы бала-чагалар.
Бик күп әйбер алышынды, сатып алынды, –
Этеп-төртеп берен-бере шаулашты алар!
Көлештеләр басынкы бер Кузядан шунда;
Балга катырган татлы ат аның кулында;
Күз алырлык түгел аннан, бик тәмле ул ат…
Ничек түзеп торасың син? Аша, малай, кап!
Кызганыч, шунда ятим бер кыз – Феклуша бар:
Бар да ашый, ә син иренең ялап көтеп кал…
 
 
«Груша бар, груша бар,
Алышам, сатам – ал!»
 
 
«Яков агаңда бар
Хатын-кызга товар –
Затлы ситсылар.
Әй! Яшь хатыннар!
Кызлар-матурлар!
Сеңелләр, апалар!
Чуар яулыклар,
Исле майлы савытлар,
Булавкалар, энәләр,
Шнурлар һәм төймәләр!
Кершәннәр, помадалар,
Ни телисең – бар да бар!..»
 
 
Яшь кызларның, хатыннарның кыза күзләре.
Җитен, киндер, эрләнгән җеп – ташыйлар барын…
«Тилердеңме? Өлгерерсең, тукта! Чү әле,
Шашма!..» Шулай тарткалыйлар бабай малларын!
Тик сатучы уяу, юкса эш харап монда!
Хатын-кыз, баш әйләндереп, сырыша аңа,
Сораналар, сыйпаналар такмаклап шунда:
 
 
«Бабакаем,
Алмакаем,
Кыйммәт сорама!» –
 
 
«Кимгә һич тә сата алмыйм, сорама, зинһар!
Теләсәң – ал, теләмәсәң – киттем, исән кал!»
 
 
«Груша бар, груша бар!
Алышам, сатам – ал!»
 
 
«Яков агаңда
Бар да бар анда:
Конфетлар, каклар,
Күрче: китаплар!
Кызганма мал син,
Әлифба ал син!
Хөрмәтле аталар!
Бик арзан алар:
Берсе ун тиен –
Балага аң-белем!
Кечкенә балаларга,
Гриша, Тимошаларга,
Гаврюша, Ваняларга…
Әлифба мәми түгел,
Тик шуны яхшы бел:
Бер укып баксаң,
Тешләрсең телеңне;
Бер тәмен тапсаң,
Яратырсың белемне…
Татлыдан татлырак!
Илле тиен – биш китап.
Эчендә ниләр бар? –
Язулар, картиналар!
Кызыкның чиге юк,
Китапның тиңе юк!
Аннан күп файда килә:
Акылны үстерә,
Күп маллар бирә…»
 
 
«Әлифбалар!
Әлифбалар!
Ал – берәмләп,
Укы – тәмләп!»
 
 
Шулай итеп әлифбалар бик күп сатылды.
«Җитәр сезгә перәннекләр; алыгыз китап!»
Чагыштырсаң, перәннекләр, билгеле, татлы,
Сөйләделәр ләкин картлар китапны яклап.
Ачык басылган рәсемнәр, сүзләр китапта –
Әй, шул сүзләрне укырлык белемең булса!
Барлык балалар перәннек ашаган чакта,
Озак түзеп торды карап ятим Феклуша.
Ләкин китапларда матур рәсемнәр күргәч,
Һич түзмәде, күзләренә тулды аның яшь.
Кызганды абзыкай аны – әлифба бирде:
«Ярлы икәнсең, акыллы бул, мә, укы!» – диде.
«Менә яхшы карт!» – дип, рәхмәт әйттеләр аңар,
Бәхетле бул! Килсен сиңа зур байлык һәм мал!
 
 
«Груша бар! Груша бар!
Алышам, сатам – ал!»
 
1867

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации