Текст книги "Сайланма әсәрләр / Избранное"
Автор книги: Николай Некрасов
Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 9 страниц)
СУЫК, БОРЫНЫ КЫЗЫЛ КУЫК
XVI
Шыксыз суык, җирләр кар астында,
Алда күксел урман күренә,
Тиз юыртып бара җирән кашка,
Юлда җан юк, исми җиле дә.
Нинди тынлык! Авыл авазлары
Иркәли күк чыңлап колакны.
Түмгәкләргә чана орынганда
Шыгырдавы тырный йөрәкне.
Тирә-якта иркен, тигез ялан,
Энҗе сипкән кебек бар төше…
Дарья күзләренә яшьләр тулган –
Борчый, ахры, кояш яктысы.
XVII
Киң кырларда якты һәм тын иде,
Ә урманда тагын да тынрак.
Кергән саен агачлары биек,
Күләгәләр һаман озынрак.
Зур агачлар, кояш, күләгәләр,
Бер аваз юк – кабер тынлыгы…
Чү! Бик моңлы, зар тавышы килә!
Нинди шыңшу, нәрсә шомлыгы?
Җиңде авыр хәсрәт Дарьюшканы –
Әрнүләре чыкты иркенгә.
Өзгәләнгән, ярсу, тонык тавыш
Калтыранды урман эчендә.
Һәм ябалак күзе кебек сары
Шардай кояш бик сүлпән генә
Күктән гамьсез карап торды бары
Тол хатынның авыр хәленә.
Күпме нечкә кыллар өзелгәндер
Шушы мескен хатын хисендә!
Мәңге яшерен булып калды алар
Шушы кыргый урман эчендә.
Балалары ятим, ә үзе тол
Бу ананың бөек кайгысын
Урмандагы кошлар тыңладылар,
Кошлар телен аңлый алмыйсың…
XVIII
Үткен корыч балта чыңлап китә,
Очратканда имән ботагын –
Бер туйганчы елап утын кисә
Япа-ялгыз бу яшь тол хатын.
Кискән берен чанасына төйи,
Тутырасы килә тиз(е)рәк.
Һәм үзе дә, ахры, сизми инде:
Күз яшьләре ага тәгәрәп.
Кайнар яше карга тамып төшә,
Керфекләрен юеш калдырып, –
Карны тишеп, туңган җиргә җитә,
Чокыр ясый, җирне яндырып.
Бер тамчысы тамды бүрәнәгә,
Һәм күз ачып йомган арада
Катты ап-ак, йомры, тыгыз булып,
Әйтерсең лә ул бер гәрәбә.
Ә тегесе, әле күздәгесе
Агып төшәр бите буенча.
Ул тамчыда кояш нуры уйнар…
Дарья эшли шуны тоймыйча –
Берни сизми, кисә онытылып,
Суык аякларга үрләшә…
Дарья, ирен тотып күз алдында,
Сөйләшә һәм аңа эндәшә…
XIX
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
– Бәгырькәем! Безнең чибәр кызны
Тагын шулай язгы уенда
Күрер идек күккә чөелгәнен
Аның дус кызлары кулында.
Алып сөярләр,
Күккә чөярләр,
Бу – мәк диярләр,
Мәкне селкерләр88
Мәк селкү – борынгы рус халык уены. Түгәрәк уртасына кечкенә матур кыз утыртыла. Уенның ахырында аны, мәк селеккәндәй итеп, югары чөяләр.
[Закрыть]!
Зәңгәр күзле, коңгырт чәчле Маша
Мәк чәчәге кебек алланыр,
Дусларына безнең матурыбыз
«Җитәрегез» диеп ялварыр.
Ул талпыныр, көләр, тыпырчыныр,
Ә без икәү: син дә хатының,
Шул уенда аңа карап торып
Һич тә туймас идек, лачыным!..
XX
Син үлдең яшең яшәми,
Җансыз гәүдәң җиргә күмелде!
Кешегә рәхәт – яз яме,
Якты кояш карый – күңелле!
Яшәрә болын, үзәннәр,
Тиңсез матурлыклар ачыла,
Чалгыны көтә үләннәр,
Кырлар сукачыны чакыра.
Көн саен тордым бик иртә,
Өйдә дә мин ашамадым,
Үзем белән дә алмадым,
Кичкә кадәр сукаладым,
Төнлә төзәттем чалгымны,
Таңнан торып киттем чабарга…
Аяклар, сез бирешмәгез!
Кулларым, сез әрнемәгез!
Өлгерергә кирәк барсына!
Кырда ялгыз эшләү авыр,
Минем эшем артка калыр!
Кил, сөеклем, булыш аз гына!
Әйбәтме сөргән җирләрем?
Килеп кара, бәгърем, эшемне!
Корымы җыйган печәнем?..
Җәй буе ялны белмәдем, –
Эшкә бирдем бөтен көчемне!
Хатынның юк эшен төзәтүче!
Хатынга юк акыл өйрәтүче!
XXI
Мал-туарлар кача урманга.
Тиздән җитә кызу урак өсте, –
Арыш инде башак чыгара.
Салам быел кеше биеклеге,
Алла бирде безгә мул уңыш!
Ләкин синең якты гомереңне
Белмим нигә шулай кыскартты, –
Уңдырды ул синең игенеңне,
Берүземә күпме эш артты!..
Кигәвеннәр бызлап чагалар,
Эссе һава телне киптерә,
Кояш нуры күзне чагылдыра,
Кызган урак кулны пешерә.
Кояш күктән карап тора көлеп:
Аякларны, башны көйдерә,
Арыштан да, мичтән чыккан кебек,
Хәлсезләткеч җылы бөркелә.
Артык көчәнүдән арка сызлый,
Аяк-куллар чатнап авырта,
Күз алдында кызыл, сары шарлар
Уйнап тора – күзне арыта.
Урып бетер тизрәк җиреңне,
Күрәсеңме – бөртек коела!..
Икәү булыр иде бик күңелле,
Икәү эш тә җиңел тоела…
XXII
Бәйрәм алды күргән гаҗәп төшем
Миңа файда булды, сөеклем!
Кичкә таба арып, урак тотып
Йоклый идем кырда берүзем.
Күрәм – мине бөтен яктан чолгый
Иксез-чиксез гаскәр көчләре, –
Куркыталар мине, кул яныйлар,
Уттай яна усал күзләре.
Мин уйладым качып котылырга,
Атлый алмыйм ләкин бер адым,
Тавыш бирдем шунда каты итеп –
Кешеләрдән ярдәм сорадым.
Ишетәм: кинәт җирләр калтырады –
Әнкәй килеп басты каршыма.
Җирдә кипкән үлән чытырдады, –
Балаларым миңа ашыга!
Җил тегермән сизгер: канатлары
Тиз әйләнми, җилләр булмаса.
Күрәм: энем килә дөбер-шатыр,
Әкрен атлап килә каената.
Барысы да килде, тик бер дусны
Күзем белән әлегә күрмәдем, –
Гомерлеккә дигән дуслык шулмы?
Коткарырга син ник килмәдең?
«Күрәсеңме, мине камыйлар бит
Иксез-чиксез гаскәр көчләре, –
Куркыталар, миңа кул яныйлар,
Уттай яна усал күзләре.
Коткарырга ник син килмисең?..»
Уянуга, карыйм як-ягыма –
Сөбханалла! Миңа ни булды?
Бернинди дә гаскәр юк бит монда –
Бөтенесе күздән югалды.
Юк, бу түгел иде юлбасарлар,
Качаклар да түгел, курыкма!
Бөртек белән тулы тук башаклар
Миңа каршы чыккан сугышка.
Бердәм шаулап һөҗүм итә алар,
Кытыклыйлар битне, кулларны,
Саламнарын бөгеп урагыма,
Тели алар тизрәк урганны!
Җәһәт кенә ура башладым мин,
Тук башаклар минем алдымда.
Муеныма эре бөртек коя –
Торам гүя яңгыр астында!
Кич эчендә безнең бөтен арыш
Әрәм булып бетәр, күрмисең!
Кайда соң син, Прокл Севастьяныч?
Булышырга нигә килмисең?..
Сүзем шушы – төшем турында,
Туры килер ялгыз урырга.
Сөеклемнән башка урырмын,
Көлтәләрне матур тезәрмен,
Бик соң ятып, иртә торырмын,
Кайнар яшьләремне түгәрмен.
Энҗе түгел минем күз яшьләрем –
Тол хатынның хәсрәт яшьләре,
Алла өчен бармы бәһагез?
Аның өчен дипме тамасыз?
XXIII
Озын да соң шушы кышкы төннәр,
Синсез йоклау нинди күңелсез!
Яшь түкмәсә иде минем күзләр,
Киндер тукыр идем өзлексез.
Тукырмын мин бизәп, юка итеп.
Сокланырлык бик күп әйберләр,
Улым үсәр, ныгып, буйга җитеп,
Нинди акыллы дип әйтерләр.
Ул бер егет булыр тирә-юньдә,
Без сокланып аңа карарбыз,
Чибәр генә кәләш димләшергә
Ышанычлы яучы табарбыз.
Гриша үсте шундый матур булып,
Яраттым мин чәчен тарарга.
Кәләше дә чибәр… кил, бер кара!
Фатихаңны бир син аларга!..
Бу көнне без бәйрәм кебек көттек,
Исеңдәме йөри башлавы?
Шул төнне без икәү, какмый керфек,
Уйлап яттык туйлар ясауны.
Туйга җыендык без әкренләп…
Шөкер, кабул булды ул теләк!
Кыңгыраулар менә сөйләшә!
Күр, туй килә, каршы чык әйдә!
Кияү – бөркет, кәләш – тутый кош,
Чык яшьләргә бәхет теләргә,
Өсләренә бөртек сип, әйдә,
Колмак кирәк тагын сибәргә99
Киләчәктә бәхетле торсыннар дип, кияү белән кәләш өстенә колмак һәм ашлык сибәләр. (Автор искәр.)
[Закрыть]!..
XXIV
Күр, көтү йөри урман кырында,
Көтүче туный юкә кабыгын.
Зур соры бүре килде дә чыкты,
Алып китәр ул кемнең сарыгын?
Нәкъ менә безнең авыл өстендә
Куерып тора кара болытлар.
Яшеннәр яшьни болыт эчендә,
Кем йортын эзли хәтәр бу утлар?
Яман хәбәр бар халык телендә –
Алалар, имеш, тиздән солдатка,
Бик күп калмады инде йөрергә
Егет-җиләнгә хәзер аулакта.
Безнең бит кыз да һәм Гриша гына,
Бәлки, алмаслар бердәнбер улны?
Тик башлыгыбыз – авыл карагы
Кычкырыр: «Шулай җыен карары!
Башын черетер тикмәгә бала,
Тор, якла улың, килмәсен бәла!
Юк! Син улыңны яклый алмыйсың!
Якты күзләрең мәңгегә йомык.
Җегәрсез, хәлсез синең кулларың…
Ятимнәреңне күрсәңче торып!
XXV
Минме ялвармадым бер Ходайга!
Ялкау түгел идем эшкә дә.
Курыкмадым – төнлә җил-буранда
Үзем генә киттем чиркәүгә.
Ачы җилләр көртләр өйде юлга,
Ай күренми, шомлы караңгы!
Күкне кара болыт каплап тора,
Бик күңелсез шунда каравы.
Мин тырышып аны хөрмәт иттем,
Тәмле ашны аңа ашаттым,
Аңа каршы авыр сүз әйтмәдем,
Чөнки аны өзелеп яраттым!
Төннең булыр якты йолдызлары,
Безгә төшәр микән нурлары?..
Бер түмгәктән куян куркып чыкты,
Бөтен тәне дер-дер калтырый.
Тукта, куян! Мине шикләндереп,
Чыга күрмә юлым аркылы!
Ярый әле хайван тыңлады,
Караңгыга кереп югалды.
Төн уртасы. Курку һаман арта.
Тыңлап торам. Кинәт еракта
Ниндидер бер улау – ямьсез тавыш
Ишетелеп китте колакка.
Ни эшем бар минем җен-пәридә?
Читтән узар, тимәс ул миңа.
Күрәдер бит: йөрим изге эштә –
Бүләк илтәм Мәрьям анага!
Ишетәм мин атлар кешнәгәнен,
Ишетәм мин бүре улаганын,
Кемдер куа килә артымнан, –
Явыз ерткыч, миңа ташланма,
Усал кеше, миңа кагылма, –
Безнең акча эшләп табылган!
Җәен кырда эшләп яшәде ул,
Кыш көне дә безне күрмәде,
Төннәр буе ялгыз аны уйлап,
Күзләремә йокы кермәде.
…Юлда бара туңып… ә мин өйдә,
Бушанмыйча кайгы-хисемнән,
Аның ерак юлы кебек озын
Җепләр эрлим җитен сүсеннән.
Кулымдагы орчык сикергәләп
Әйләнә дә төшә идәнгә.
Проклушка юлда җәяү бара,
Үзе дә ул җигелеп йөкне тарта,
Арык аты үргә менгәндә.
Җәен-кышын эшләп ял белмәде,
Шулай итеп булдык хәзинәле!
Яхшылык кыл син безгә, йә Рабби!
Шәфкатеңне күрсәт ярлыга!
Эшләп тапкан бакыр тиеннәрне
Ал, бирәбез, сиңа – бары да!..
XXVI
Бетте сукмак! Кырлар ачылды!
Урман калды артта,
Таң алдыннан йолдыз атылды,
Күктә, бик еракта, –
Атылды һәм күктән ычкынды –
Янып төште җиргә.
Күңелемдә шомлы уй туды,
Кинәт баттым тиргә:
Ул чагында ниләр кичердем?
Нинди фикер килде? –
Уйладым мин, искә төшердем –
Йолдыз ничек сүнде?
Хәтерләдем! Көчкә атладым, –
Аякларым йөрми.
Прокл тере булмас дигән
Уйлар тынгы бирми.
Юк! Юл куймас моңа Мәрьям ана!
Гаҗәп тәре шифа бирер аңа!
Мин тәремне үптем
Һәм йөгереп киттем…
Ул баһадир кебек гайрәтле,
Бәлки, үлмәс, Алла шәфкатьле…
Менә килеп җиттем монастырьга! –
Монастырьның тимер капкасына
Күләгәмнең башы тиеп тора.
Тезләнеп, мин дога укыдым да
Аягүрә бастым, карасам –
Югарыда, чиркәү башындагы
Алтын тәредә карга утыра.
Йөрәк тагын төште куркуга!
XXVII
Озак көттерделәр анда мине –
Монашканы күмгән көн иде.
Чиркәү тулы йөри монашкалар,
Барысы да кара киемнән,
Мәет кенә актан киенгән:
Борчылмый ул, тыныч йоклап ята,
Белә – җәннәт аның урыны!
Мин дә, гәрчә лаек булмасам да,
Килеп үптем синең кулыңны!
Озак карап тордым йөзеңә мин:
Син барсыннан матур, сөйкемле –
Гади күгәрченнәр арасында
Син бер ак күгәрчен шикелле.
Маңгаенда ап-ак кәгазь тасма,
Елтыр кара тәсбих кулында.
Табутында аның кара япма, –
Фәрештәдәй сабыр ул монда.
Әйт, сөеклем минем, кыл догаңны,
Шәфкать сора безгә Алладан!
Тол итмәсен мине, балаларны
Ятим калдырмасын атадан!..
Кабергә табут алып килделәр,
Мәетне җырлап, елап күмделәр.
XXVIII
Изге тәре юлга кузгалды,
Монашкалар җырлап озатты,
Барысы да килеп үптеләр.
Хөрмәт күп булды изге анага:
Яше-карты, ташлап эшләрен,
Авыллардан килеп җиттеләр.
Чыгардылар аңа авыруларны…
Беләм, Мәрьям ана, мин беләм:
Яшен корыттың син күпләрнең…
Безгә генә шәфкать итмәдең!
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Раббым! Күпме утын кискәнмен!
Йөккә сыймас, белмим, нишләрмен!
XXIX
Күнеккән эш, кисеп бетерде дә
Чанасына утын төяде,
Кулына алды тотып дилбегәсен,
Юлга чыгу иде теләге.
Баскан килеш тагын нидер уйлап,
Балта алып шунда тиз генә,
Сулыгып-сулыгып елап, әкрен генә
Килде биек нарат төбенә.
Аягында көчкә басып торды,
Кайгы баскан җаны әрнеде.
Болай да тын, шомлы урман эче
Хәсрәт тынлыгына әверелде.
Берни уйламыйча, еламыйча
Басып тора нарат янында.
Көн болытсыз, якты, тын чагында
Ныграк кыса суык тагын да.
XXX
Юк, бу – түгел җилләр улавы да,
Чишмәләр дә акмый таулардан –
Сакта торган суык-воевода
Милкен карап йөри таңнарда.
Карый – ничек итеп төнге җилләр
Көртләр өеп киткән юлларга,
Юкмы җирдә ярык, тишек-тошык,
Карлымы соң сукмак урманда?
Бәс кунганмы нарат башларына,
Имәннәрдә матур өлгеме?
Шаулап аккан зур һәм вак елгалар
Калын боз астына кердеме?
Шатыр-шотыр йөри агачларда,
Ныграк кыса туңган суларны,
Аның тузган ап-ак сакалында
Уйнап тора кояш нурлары.
Барлык юллар ачык сихерчегә.
Чү! Аксакал килгән. Ул монда!
Һәм шулвакыт кинәт ул күренде
Дарьюшканың башы өстендә!
Менгән дә ул биек бер наратка,
Ботакларга сугып чукмарын,
Җырлап тора, үзен үзе мактап,
Сихерле һәм дәртле җырлары:
XXXI
«Оялма син, мине күр, чибәрем,
Воевода-суык ни төсле!
Белмим, бармы синең бер күргәнең
Миндәй матур, көчле егетне?
Җил-давыллар, карлар, күк томаннар
Буйсыналар минем иркемә.
Боздан салам зәңгәр зур сарайлар
Океан, диңгез, күлләр өстенә.
Теләсәм мин, зур-зур елгаларны
Каплап торам озак вакытка;
Теләсәм мин, боз күперләр салам,
Үрнәк итеп бөтен халыкка.
Күптәнме соң әле киң җәелеп
Иркен сулар шаулап актылар, –
Бүген узды моннан җәяүлеләр,
Йөкләр белән узды атлылар.
Яратам мин тирән каберләрдә
Мәетләрне бәскә төрергә.
Туңдырырга канны тамырларда,
Баш миләрен бозга өртергә.
Качып килеп утын урлаучыга
Яратам мин посып барырга,
Каракка да, аның атына да
Шытырдатып курку салырга.
Ә хатыннар, безнең ишеләрне
Җен дип белеп, кача җитезрәк.
Җәяүле һәм атлы исерекләрне
Шаяртуы тагын кызыграк.
Акбурсыз да аклыйм мин битләрне,
Борыннарга утлар яктырам,
Мин ир-атның озын сакалларын
Дилбегәсе белән катырам.
Хәзинәм зур, бер дә исәпләшмим.
Кимеп тормый ләкин ул һич тә, –
Дөньяны мин бизим, киендерәм
Энҗе-мәрҗән белән көмешкә.
Әйдә минем шушы патшалыкка
Кер дә хуҗасы бул тоткарсыз!
Без патшалык итик икәү кышын,
Ә җәй көне эреп йокларбыз.
Кер! Иркәләп сине җылытырмын
Иркен зәңгәр сарай эчендә…»
Воевода шулай боз чукмарын
Болгап торды Дарья өстендә.
XXXII
«Җылымы соң сиңа, яшь матурым?» –
Дип кычкырды нарат башыннан.
«Җылы!» – диде аңа яшь тол хатын,
Калтырана үзе салкыннан.
Түбәндәрәк болгап боз чукмарын,
Әкрен генә дәште ул тагын:
«Җылымы соң?» – «Җылы, алтыным».
Дарья белгертмәде туңганын.
Җылы, имеш, – үзе өшеп тора.
Суык тагын түбән төште дә
Битләренә өрде салкын җилен,
Сакалыннан сипте инәләрен
Басып торган Дарья өстенә.
Һәм төште дә Дарья каршысына:
«Җылымы?» – дип тагын сорады.
Әверелеп кинәт Проклушкага,
Тол хатынны үбеп карады.
Тылсымлады әрсез ак сихерче,
Үпте аның битен, күзләрен,
Сөйгәнедәй булып сөйләп торды
Юандыргыч тәмле сүзләрен.
Әллә инде шушы тәмле сүзләр
Җылы өрде – туңмый аркасы,
Дарья кинәт ике күзен йомды,
Җиргә төшеп китте балтасы.
Кайгылы бу мескен тол хатынның
Төссез иреннәре елмая,
Керфекләре ап-ак, күперенке,
Кашларына салкын бәс ява…
ХХХIII
Сизми дә ул, туңып басып тора,
Җемелдәгән бәскә киенеп,
Һәм төшендә эссе җәйне күрә –
Кырда эше калган бүленеп.
Арыш урган – бераз эш кимегән,
Ирләр кырдан көлтә ташыды.
Дарья елга буе кишәреннән
Бәрәңгесен җирдән казыды.
Каенанасы, мескен карчык шунда
Бик тырышып капчык тутыра.
Яннарында шаян, чибәр Маша
Кишер тотып уйнап утыра.
Шыгырдаган арба якынлаша,
Җирән кашка карый – таныган.
Менә Прокл килә, эре атлап,
Алтын көлтә йөге артыннан.
– Алла куәт бирсен! – диде ата, –
Ә Гриша соң кая ычкынды?
– Борчак ашый, – диде каенана.
– Гришуха! – дип, Прокл кычкырды,
Күккә карап: – Иртә түгелдер бит?
Эчәсе бик килә! – диюгә,
Дарья, эшен бүлеп, җитез генә
Әйрән салып бирде иренә.
Гриша җавап бирде әтисенә,
Борчак арасыннан күренеп:
Кочагында – борчак, әйтерсең лә
Яшел куак килә йөгереп.
Йөгерә! Эх, җитез дә соң үзе!
Үлән яна табан астында!
Ул каралган – кара карга кебек,
Чәче генә ап-ак башында.
Кычкырынып, чабып килеп җитте,
Ул борчакка тәмам чорналган.
Барысына тигез бүлеп бирде,
Үзенә дә өлеш чыгарган.
Ана улын шундый иркәләде,
Ә әтисе сөеп чеметте.
Җирән кашка шулчак йокламады,
Борчагына күзен йөретте.
Үрелде дә капты! Зур тешләрен
Шыгырдатып, борчак ашады,
Хайванкайның йомшак иреннәре
Гришуханың битен капшады…
XXXIV
Маша китеп барган әтисенә:
– Үзең белән, әткәй, ал! – диде.
Йөгереп килгән чакта кыз егылды.
Ачуланды шулчак әтисе:
– Акырмачы! Имгәнмәссең әле…
Кыз кирәкми миңа бер сарай,
Язга тудыр миңа син, әнисе,
Тагын шундый җитез бер малай!
Кара аны!.. – Хатын оятсынды.
– Җитәр сиңа, – диде, – берең дә!
Үзе белә: ничә ай бит инде
Бала тибә йөрәк төбендә.
Прокл басып менде арбасына,
Машаны да алды янына,
Гришуха да сикереп менде шунда,
Ат кузгалды авыл ягына,
Йөктән купкан чыпчык төркемнәре
Очып йөрде арба өстендә.
Дарья арттан озак карап торды,
Таштай катып баскан төшендә.
Әтиләре белән бара алар,
Алда инде ындыр күренә.
Балалары шатлар, елмаялар,
Рәхәт булды Дарья күңленә!..
Чү! Җырлыйлар таныш, моңлы көйне,
Әйбәт җырлый, җылы хис белән!
Соңгы хәсрәт билгеләре кинәт
Югалдылар Дарья йөзеннән.
Биләде бу моңлы җыр йөрәкне,
Канат бирде бу җыр Дарьяга…
Төштә ишеткән җыр кебек дәртле,
Ләззәтле җыр юктыр дөньяда!
Нәрсә турында ул – Алла белсен!
Сүзләрен ул ота алмады.
Ләкин бу җыр хәсрәт утын басты,
Бәхет җыры булып яңрады.
Бу җырда бар язмыш иркәләве,
Бу җырда бар чиксез мәхәббәт…
Дарья йөзе якты һәм сөйкемле –
Ул елмая – аңа бик рәхәт!
XXXV
Бик кыйммәткә төште крестьянкага
Онытылып тору бу хәлдә!
Нужа нәрсә аңа! Ул елмайды.
Кирәк микән безгә жәлләргә?
Туңып кышкы урман кочагында
Хәрәкәтсез, сүзсез торганда,
Шундагыдай тирән һәм ләззәтле
Тынлык юктыр, бәлкем, беркайда!
Арган күкрәк беркайда да шулай
Иркен итеп тирән суламый.
Яшәү җиткән икән – шунда йокла,
Шуннан рәхәт йокы булалмый!
XXXVI
Бер аваз юк! Газиз җаның фида
Азап, рәнҗү, кайгы хакына.
Син тоясың, ничек гүр тынлыгы
Үтеп керә бу яшь хатынга.
Бер тавыш юк! Һәм күрәсең шунда
Зәңгәр күкне, саран нурларны,
Мамык ак шәл белән суык төргән
Могҗизалы, шомлы урманны.
Үтә гамьсез, тирән серле урман
Сихер сибә бу яшь хатынга…
Ишетелде шунда ят кыштырдау –
Тиен йөри агач башында.
Сикерә-сикерә тиен наратларга
Кар төшерде Дарья өстенә,
Дарья тоймый, боздай туңып бара
Сихерләнгән көе төшендә…
1863
Тимер юл
Ваня (кучер бишмәтеннән). Әткәй! Бу тимер юлны кем салган?
Ата (кызыл эчле пальтодан). Граф Пётр Андреевич Клейнмихель, җаным!
Вагондагы сөйләшүләрдән
I
Искиткеч көз! Таза, саф һавасы
Арган көчләреңне уята;
Туңган елгадагы җепшек бозлар
Нәкъ эрегән шикәр күк ята;
Урман яны йомшак урын-җирдәй,
Ят та йокла тыныч киңлектә! –
Келәм кебек, сары, саф яфраклар
Өлгермәгән әле кибеп тә.
Искиткеч көз! Кырау төшкән төннәр,
Ә көннәре аяз, тын бар да…
Табигатьтә юк ямьсезлек! Төпләр,
Түмгәкләр һәм мүкле сазлар да –
Бар да матур ай нуры астында,
Мин рус илен таныйм барсында…
Һәрнәрсәдә күрәм илемне…
Чуен рельслар буйлап очып барам,
Үз уемны уйлыйм мин шунда…
II
Яхшы ата! Акыллы Ваняның
Ник юк белән күзен буарга?
Рөхсәт ит син, шушы ай нурында
Дөреслекне сөйлим аңарга.
Коточкыч зур хезмәт бит бу, Ваня, –
Көче җитмәс тик бер кешенең!
Дөньяда бар рәхимсез бер патша,
«Ачлык» диләр аның исемен.
Армияләр һәм кораблар йөртә;
Кешеләрне каулый артельгә;
Басып тора сабанчы янында,
Тукучы һәм ташчы артында.
Шул каулаган монда халыкларны,
Тимер юлны шулар салганнар,
Тормыш кертеп җансыз бу җирләргә,
Үзләренә кабер алганнар.
Туры, тар юл: биек ком өеме,
Баганалар, рельслар, күперләр.
Ә тирәдә – чат рус сөякләре…
Беләсеңме, алар күпмеләр?
Чү! Куркыныч тавыш! Аяк тавышы,
Кемнәрдер теш шыкырдаталар;
Бозлы тәрәзә… чагыла шәүләләр…
Кемнәр анда? Үлекләр алар!
Йә чабалар тимер юл буенча,
Йә читләтеп йөгереп китәләр.
Ишетәмсең җыр? «Айлы төндә рәхәт
Үз хезмәтең карап үтәргә!
Газапландык эссе һәм суыкта,
Бөккән килеш мәңге билләрне;
Ач яшәдек юеш землянкада,
Туңдык, цинга белән чирләдек.
Таладылар надан десятниклар,
Түрә кисте, изде мохтаҗлык…
Ходай колы, күндәм эш уллары –
Барысына да чыдадык!
Сез җыясыз безнең җимешләрне!
Безгә язган черергә монда…
Хөрмәт белән искә аласызмы,
Әллә инде оныттыгыз да?..»
Курыкма син кыргый җырларыннан!
Зур дәүләтнең барлык ягыннан
Килгән мужик-туганнарың алар –
Идел, Ока, Волхов ярыннан.
Битең каплап курку оят сиңа,
Син кечкенә түгел бит, җаным!..
Күрәмсең син коңгырт чәчле, озын,
Чирле белорусның торганын:
Ирен – кансыз, күз кабагы – баткан,
Кулларына шешләр тулганнар,
Чәчләр кутырланган, аяклары
Шешенгәннәр суда торганнан;
Җиргә һаман тимер көрәк этеп,
Эчкә батып кергән күкрәге…
Яхшы кара, Ваня, ул бит тапкан
Бик кыенлык белән икмәген!
Бөкрәйгән җилкәсен турайтмыйча,
Һаман тора сүзсез бер дә ул,
Гадәте буенча, каткан җиргә
Күгәргән көрәген төртә ул!
Начар булмас үзләштерсәк аның
Эшкә булган яхшы гадәтен…
Мужикны син өйрән олыларга,
Ихтирам ит халык хезмәтен.
Көрсенмә син сөекле ил өчен…
Күтәрде рус халкы барын да,
Бу юлны да менә күтәрде ул
Һәм күтәрер күпме тагын да!
Барын да күтәрер – һәм үзенә
Күкрәк белән салыр киң, ак юл.
Тик кызганыч, андый шәп заманны
Күрү безгә насыйп булмас шул.
III
Үлекләр төркемен качырып, шунда
Ачы итеп гудок кычкырды!
«Ә мин, – диде Ваня атасына, –
Әле искитәрлек төш күрдем.
Рус халкының төрле токымыннан
Бер биш меңләп мужик күренде,
Һәм ул әйтте миңа: «Тимер юлны
Салучылар менә шул инде!..»
Ә генерал көлде!
– Күптән түгел
Ерак Ватиканда булдым мин,
Колизейда йөрдем һәм Венада
Изге Стефанны1010
Изге Стефан – Венада шул исемдәге собор.
[Закрыть] күрдем мин.
Шуларнымы халык салган? Сезнең
Логикадан булмый көлмәскә! –
Ә Аполлон Бельведерский1111
Аполлон Бельведерский – Ватиканда Аполлон Бельведер ский һәйкәле. Аполлон – борынгы грекларның кояш һәм сәнгать алласы.
[Закрыть] соң
Начармы әллә балчык чүлмәктән?
Сезнең халык сәнгать могҗизасын –
Термаларны1212
Термалар – борынгы Римда җәмәгать мунчалары.
[Закрыть] сүтте барын да! –
«Сезгә түгел, Ваняга сөйлим мин…»
Ә генерал кызды тагын да:
– Сезнең славяннар, англо-сакслар
Һәм германнар – вәхшиләр алар.
Кыргый исерекләр! Төзү түгел,
Җимерергә генә осталар!..
Хәер, мин дә аңлыйм Ваня белән
Шөгыльләнү инде кирәген;
Беләсезме, үлем, кайгы белән
Ник борчырга бала йөрәген?
Сез аңарга менә күрсәтегез
Якты якны…
IV
Үтим теләгең!
Тыңла, җаным, авыр эшләр беткән,
Немец рельс сала башлаган.
Үлекләр күмелгән, ә чирлеләр
Землянкаларына ташланган;
Эшчеләр җыелган конторага…
Башын кашый һәркем, санап бак:
Бар да подрядчикка бурычлылар, –
Прогул өчен тотып калачак!
Мунчага дип алган, авырып калган –
Кенәгәгә кергән барысы:
«Бәлки, бераз калыр дигән идек,
Тот капчыгың менә, алырсың!..»
Күк кафтаннан, юан, шәп кибетче,
Бите чөгендер күк кызарган
Бер подрядчик линия буйлап килә,
Үз эшләрен карап узарга.
Бәйрәм иткән халык юл бирде аңа,
Ул, тирләрен сөртеп битеннән,
Биленә таянды: «Мөмкин хәзер
Өегезгә! Яхшы нителгән…
Шәп… Молодца!.. Котлыйм барыгызны!
Сөйләгәндә – башны салыгыз!
Түләмәссез недоимкаларыгызны!
Бер мичкә аракы! Алыгыз!..»
Кемдер «ура!» диде, барысы да
Шуны бердәм элеп алдылар…
Десятниклар мичкә китерделәр…
Исерешеп бары да калдылар.
Һәм киттеләр «ура» кычкырышып,
Подрядчикны салып арбага…
Йә, генерал, моннан шәп күренешне
Мөмкинме соң эзләп табарга?
1864
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.