Текст книги "Сайланма әсәрләр / Избранное"
Автор книги: Николай Некрасов
Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 4 (всего у книги 9 страниц)
Крестьян балалары
Мин тагын да авылдамын. Йөрим ауга
Һәм шигырьләр язгалыймын, – яшәү кызык.
Кичә сазлык буйлап йөреп талчыкканга,
Мин сарайга кереп йоклап киткәнмен нык.
Һәм уянсам, сарайның бар ярыгыннан
Күрәм шаян кояш нуры караганын.
Күгәрченнәр гөрли; өстә оча һаман
Шаулый-шаулый кара карга балалары.
Ниндидер бер башка кош та оча тагын –
Ала карга икән, күрдем күләгәсен.
Чү! Ниндидер пышылдау бар… күреп алдым
Ярык буйлап бик күп күзләр тезелмәсен,
Соры, кара, зәңгәр күзләр – барысы бергә
Аралашкан кырлардагы чәчәкләр күк.
Аларда шулкадәр ирек, тынычлык һәм
Шундый ягымлылык, изге яхшылык күп!
Яратам мин күз карашын балаларның,
Мин һәрвакыт таныйм аны.
Күңел нечкәләнеп китте: мин тын калдым…
Чү! Пышылдап сөйләү тагы!
Беренче тавыш
«Сакаллы!
Икенче
Ә барин, диләр!..
Өченче
Чү, шайтаннар!
Икенче
Бариннарда сакал булмый – мыек кына.
Беренче
Аяклары нинди озын! – Колгадай бар!
Дүртенче
Бүрегендә, карагызчы, сәгать тора!
Бишенче
Ай, шәп нәрсә!
Алтынчы
Чылбыры да алтын әле…
Җиденче
Кыйбат торадыр ул?
Сигезенче
Кояш кебек яна!
Тугызынчы
Ә карагыз, эте нинди зур гәүдәле!
Һәм теленнән сулар ага.
Бишенче
Ә мылтыгы! Карагызчы: куш көпшәле,
Биге сырлы…
Өченче (куркынып)
Ул карана!
Дүртенче
Шым бул! Торыйк әле, Гриша! Берни булмас!
Өченче
Кыйнар бит ул…»
Курыктылар шымчыларым
Һәм шылдылар читкә: кеше килүен тойгач,
Нәкъ кибәктән очуы күк чыпчыкларның.
Күзем кысып, мин тын калдым – тагын алар!
Ярык буйлап күз елтырый төркем-төркем.
Миндә булган әйберләргә таң калдылар
Һәм үземә чыгардылар мондый хөкем:
– Инде нинди ау кирәк соң мондый казга!
Ятсын иде мич башында!
Һәм барин да түгел бугай: кайтты саздан
Ул Гаврила белән бергә…
«Ишетер, шашынма!»
Ах, наяннар! Аларны еш күргән кеше,
Мин ышанам, сөя авыл балаларын.
Син, укучым, булсаң хәтта җирәнүче.
Түбән нәсел адәмнәр, дип, алар бары,
Ә шулай да ачык әйтергә мәҗбүр мин,
Кызыгамын еш аларга:
Аларда мин шундый күп матурлык күрдем –
Аны иркә балаңа да бирсен Алла.
Бәхетле ул халык! Фәнне, рәхәтлекне
Белми алар балачакта.
Мин гөмбәгә йөрдем алар белән күпме,
Яфракларны актаргалыйлар капшап.
Гөмбә урынын билгеләргә тырышсам да,
Иртәгесен таба алмый идем бер дә.
«Әй, Савося, кара әле, нинди боҗра!»
Икебез дә иелеп елан тоттык бергә!
Мин сикереп куйдым каты чагуыннан,
«Беркатлылыктан каптың!» ди, малай көлеп.
Күп үтердек без аларны, тик соңыннан
Һәм күпернең култыгына салдык тезеп.
Күрәсең, без батырлыкка көткәнбез дан,
Чөнки бездән киң олы юл китә иде:
Эшче халык бертуктаусыз шушы юлдан
Хисапсыз күп үтә иде.
Вологдадан килә торган җир казучы,
Кургашынчы, тегүче һәм йон тетүче
Йә бәйрәмгә монастырьга дип баручы
Өяз каласы кешесе.
Безнең куе карт карама асларына
Талчыкканнар ялга туктый иде шунда,
Һәм балалар чорнап ала: сүз ачыла
Киев, төрек, гаҗәп киекләр турында.
Кайсы бераз төшереп алса, чыда гына, –
Волочоктан башлап Казанына җитәр!
Кагылыр ул чирмеш, чухон, мордваңа,
Көлдерер һәм берәр мәсәл сөйләп китәр:
«Хуш, малайлар! Тырышыгыз моннан болай
Һәрбер эштә Ходай каршында ярарга:
Вавило бар иде бездә һәркемнән бай,
Тик уйлаган сукранырга ул Аллага.
Шуннан бирле Вавило какшады, бөлде,
Кортлары – бал, җире уңыш бирмәс булды,
Тик бер генә төрле аңа бәхет килде:
Үсә иде бик шәп булып борын йоны…»
Эшче тезеп куя коралларын шулчак:
Ышкы, игәү, өтерге һәм пычакларны.
«Йә, карагыз, шайтаннар!» – ди. Балалар шат,
Барын күрсәт – ничек кисү, кургашлауны.
Мәзәк сөйли торгач, йоклап китә юлчы, –
Ә малайлар эшне башлый: юна, кисә!
Көн-төн кайрасаң да, үтмәс була пычкы!
Борау сынса, йөгерәләр, җилләр исә!
Кайчак шунда үтеп китә көннәре дә,
Яңа юлчы узган саен – яңа әкият…
Ай-яй эссе!.. Төшкә хәтле җыеп гөмбә,
Урманлыктан чыкса алар – алда кинәт
Күксел тасма булып борма, озын елга
Ага болын буйлап: алар чума шунда.
Су өстенә коңгырт чәчле башлар тула,
Ак гөмбәләр кебек урман яланында!
Көлү, шау-шу белән гөрли инеш өсте:
Якалашу, уйнау монда – бары бергә…
Төшке кояш өсләренә түгә эссе,
«Әйдә, дуслар! Ашар вакыт, киттек өйгә!»
Кайта алар. Һәрберсенең кызау тулы,
Ә нихәтле сөйләр сүзләр! – Куян очрый,
Керпе тотып адашканнар тапмый юлны,
Бүре күргәннәр… ах, нинди хәтәр улый!
Таракан һәм чебен бирәләр керпегә,
Корней сөтен дә үзенең бирде аңа –
Керпе эчми!
Таралалар төрле җиргә…
Кайсы сөлек тота башлый сай елгада,
Кайсы карый кече сеңеле Глашканы,
Кайсы ыжбан белән квас илтә кырга,
Ә муенына күлмәк урап булышканы,
Яшерен серле итеп, нидер сыза комга;
Бер кыз суга кергән; бусы сөенечле:
Үргән матур таҗ үзенә,
Бары да ак, сары, зәңгәр, кызыл төсле
Гүзәл чәчәкләрдән генә.
Кайбере йоклый кояшта, кайсы бии,
Әнә бер кыз ат тотмакчы булып йөри:
Һәм тота да, сикереп менеп, атта чаба,
Куркырмы ул юаш атыннан үзенең,
Туып кырда, нәкъ челләсендә эссенең,
Алъяпкычта өйгә китерелгән бала?..
Әле гөмбә вакыты да бик узмаган, –
Аларның кап-кара ирен-иякләре,
Теш камашкан: кара җиләк җиткән! Аннан
Кура җиләге һәм нарат җиләкләре!
Яңрап кабатланган бала тавышлары
Кичкә кадәр шаулап тора киң урманда.
Җыр, кычкыру, көлүләрдән куркып калып,
Очса, баласына дәшеп, көртлек анда,
Куян чыкса, ыгы-зыгы куба шундук!
Менә каурый койган карт бер суер тагы
Агачлыкта кыштырдады… инде рәт юк! –
Алып кайталар тереләй өйгә аны…
– Җитәр, Ваня! Күңел ачтың инде байтак,
Вакыт, туганкаем, эшкә!..
Ләкин эш тә Ванюшага хәтта башта
Гәүдәләнә бер ямь белән, купшы төстә:
Күрә әтисенең ничек җир ашлавын,
Йомшак кырга ничек орлык сибүләрен,
Һәм аннары җирнең яшәрә башлавын,
Башак үсеп, орлык туеп җитүләрен.
Урак белән урып җиткән ашлыкларны,
Көлтә бәйләп ындырларга китерүләрен
Һәм киптергәч җәеп, дөп-дөп сугуларын,
Тегермәндә тартып икмәк пешерүләрен.
Яңа икмәк ашагач ул сабый бала,
Йөгереп йөри кырда әткәсе артыннан.
Печән төягәч, «Мен, шаян!» диләр аңа, –
Патша булып кайта Ваня кыр юлыннан…
Ләкин дворян балаларын көнләштерү
Тик аяныч булыр иде.
Һәм медальнең башка ягын әйләндерү
Тиеш безгә хәзер инде.
Әйтик, крестьян улы иркен шулай,
Һични өйрәнмичә үсә,
Һәм үсеп тә җитә, әгәр кушса Ходай,
Ә бетәргә комачауламый һичнәрсә.
Әйтик, белә ди ул урманда юлларны,
Курыкмый ул судан; атны биетеп йөртә.
Ләкин черки һич аяусыз талый аны,
Җилкәсенә төшә авыр эш бик иртә…
Бервакытны шулай кышкы салкын көндә
Мин урманнан чыктым, каты суык иде.
Күрәм: тауга акрын гына тартып менә
Чытыр-чатыр төягән ат тулы йөкне,
Һәм, бик олысымак атлап, тыныч кулы
Белән атны җитәкли бер нәни мужик, –
Зур итекле, сарык тунлы һәм бик олы
Бияләйле… үзе бармак буе ул тик!
«Нихәл, үскән егет!» – «Әйдә, юлыңда бул!» –
«Һай, бик хәтәр икәнсең син, карап торсаң!
Утын кайдан?» – «Билгеле инде, урманнан бит.
Әти кисә, ә мин менә алып кайтам».
(Яңгырый шунда киң урманнан балта чыңы.)
«Ә ничек соң, өйдә сезнең гаилә зурмы?»
«Гаилә зур да, ә тик ирләрдән барлыгы
Ике кеше: әтием дә һәм мин – улы…»
«Алай икән! Соң исемең ничек?» – «Влас».
«Ә ничә яшь сиңа?» – «Алты тулып үтте…
Һәй, җансыз!» – дип яңгыратып калын аваз,
Тезген кагып, сабый җитез атлап китте.
Кояш шулай нур чәчте бу картинага,
Бала шундый эчкаткыч бер нәни иде,
Гүя болар катыргыдан, һәм мин анда
Кечкенәләр театрына туры килдем!
Ләкин малай тере һәм чын малай иде,
Чанасы да, чытыры да, кола ат та.
Авыл тәрәзәләрен күмгән кар да инде
Һәм кояштан килгән кышкы салкын ут та –
Бары да чын, бик хас иде рус җиренә.
Шыксыз, кыргый кыш билгесе белән ул да
Шундый әрнеткеч газиз ул рус күңеленә,
Һәм рус фикере урнаштыра акылларга.
Ул намуслы фикерләргә ирек тә юк,
Үлем дә юк – күпме генә кыссалар да,
Һәм шулхәтле ачу да күп, әрнү дә күп,
Мәңге сүнмәс мәхәббәт тә күп аларда!
Уйнагыз, балалар! Иркен үсегез сез!
Гүзәл балачак бирелгән шуңа сезгә,
Һәм бу фәкыйрь кырны мәңге сөегез сез,
Ул сөйкемле күренсен гел сезнең күзгә.
Саклагыз сез бу мәңгелек мирас җирне,
Яратыгыз хезмәтегез биргән ашны –
Һәм сабый чак шигърияте гүзәллеге
Озатсын сезне җир карынына чаклы!..
–
Хәзер кайтыйк инде сүз башына таба:
Күреп малайларның кыюлыгын күбрәк,
– Һәй! Бурлар бар! – дип кычкырдым мин
Фингалга:
– Урлыйлар бит, урлыйлар бит! Яшер тизрәк! –
Фингалушка җитдиләткән булды төсен,
Әйберләрне печән арасына күмде,
Йөрде бигрәк тырышып ул кош-корт өчен,
Ятты аяк очыма – һәм каты өрде.
Этләр гыйлеменең киң өлкәсе аңа
Таныш иде бөтен тулылыгы белән;
Шундый әкәмәтләр ясый башлый Фингал,
Һичкем кузгала да алмый баскан җирдән.
Шаккаталар, көлешәләр! Курку бетте!
Әмер бирәләр үзләре: «Фингалка, үл!»
– Әй, каплама, Сергей! Этмә, Кузя, җитте!
«Кара, кара, үлә бит, күр!»
Ләззәтләндем мин дә алар шатлыгына,
Печәнлектә яткан килеш. Ләкин кинәт
Караңгыланды сарайда: шулай була
Сәхнәдә дә, китәр булса күкләр күкрәп,
Һәм, чынлап та, күкрәп китте өстә шулчак,
Яңгыр суы ага башлады сарайга.
Актёр тотынды өрергә бик нык шаулап,
Өйгә сызды малайлар да.
Ачылды киң ишек шыгыр-шагыр килеп,
Бүрәнәгә сугылып, тагын да ябылды.
Мин карадым: нәкъ театр өстен күмеп,
Салпы кара болыт сибәли яңгырны.
Чаба эре яңгыр койган чакта өйгә
Яланаяклы малайлар, басып чап-чоп.
Ә без, яңгыр үткәч, Фингал белән бергә
Үрдәкләр эзләргә чыктык.
1861
Суык, борыны кызыл куык
Сеңлем Анна Алексеевнага багышлыйм.
Беренче бүлек
Ник илһам белән үпкәләштең, дип,
Син тагын мине, беләм, тиргисең,
Бүгенге көннең мәшәкатенә,
Ләззәтләренә буйсындың, дисең.
Шәхси исәпләр өчен генә мин
Аерылмас идем музамнан һич тә,
Ләкин белмим шул, сүнмәде микән
Булган талантым. Беткәндер көч тә…
Шагыйрьнең юлы кыен, катлаулы,
Кешеләргә ул әле үз түгел.
Гайбәтләрдән мин курка белмәдем,
Үзем аларга бирмәдем күңел;
Ләкин мин белдем: караңгы төндә
Кемнең йөрәге әрнеп сызлады,
Һәм кургаш булып кем күкрәгенә
Кадалды гайбәт һәм агулады.
Миңа тимичә, читтән уздылар
Өстемдә йөргән яшен утлары,
Беләм, кем яше, кем догалары
Читкә этәрде хәтәр укларны…
Вакыт та үтте, сизәм: мин ардым…
Гөнаһсыз түгел – шелтә дә алдым,
Ләкин үземдә көч барын белдем
Һәм күп нәрсәгә тирән ышандым.
Ә хәзер миңа вакыт үләргә…
Саф мәхәббәте булган йөрәккә
Теләмим кабат борчу салырга,
Нигә соң андый юлдан барырга?!
Басынкы булып калган илһамны
Үзем дә хәзер сүлпән алкышлыйм…
Җырлыйм да шушы соңгы җырымны,
Синең хакка һәм сиңа багышлыйм.
Ләкин инде ул булмас шатлыклы,
Элеккедән дә булыр күңелсез,
Чөнки йөрәктә һаман караңгы,
Киләчәк көннәр тагын өметсез…
Улый җил-давыл, өйгә керәм, ди,
Куркам, бакчада сындырмасын ул
Әткәй утырткан калын имәнне,
Куркам, ул тагын ега күрмәсен
Әнкәй утырткан бөдрә талны да,
Ул тал бит, элек мескен әнкәбез,
Караңгы төндә үлгән вакытта,
Безнең язмышка туры китереп,
Шиңгән яфрагын койды бөтереп.
Чү! Ничек эре бозлар сикерә!
Тәрәз калтырый, күзләре чуар…
Сөекле дустым, аңлыйсың, монда –
Ташлардан башка һәммәсе елар…
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
КРЕСТЬЯННЫҢ ҮЛЕМЕ
I
Җирән кашка тирән көрткә баткан
Өстә калган артсыз чанада
Чыгып тора чыпта япкан табут
Һәм ике пар бозлы чабата.
Зур бияләй кигән хәлсез карчык
Җирән атын төште куарга.
Керфегенә аның бозлар каткан,
Бу суыкта мөмкин туңарга.
II
Күптән гадәтләнгән шагыйрь уе
Ашыгып алга чаба карчыктан.
Ап-ак кәфен белән төргән кебек,
Аның йортын менә кар баскан.
Өйдә – бер як түрдә – мәет ята,
Бозау йөри – юк шул акылы;
Аңсыз балалары чыр-чу килә,
Үксеп-үксеп елый хатыны.
Энә тоткан өлгер кулы белән
Ак киндердән кәфен тегә ул,
Тоташ яуган көзге яңгыр кебек,
Бертуктаусыз яшен түгә ул.
III
Өч авыр өлеш күтәртте язмыш:
Беренчесе – кол белән никахлашырга,
Икенчесе – колның улына ана булырга,
Өченчесе – кабергәчә колга буйсынырга,
Шул дәһшәтне язмыш китерде, –
Рус хатыны барсын кичерде.
Гасырлар үтте – ярсып, омтылып,
Барлык кешеләр бәхет эзләде.
Яшендәй узган шушы елларда
Дөньяда бик күп нәрсә үзгәрде;
Онытты Ходай тик бер нәрсәне:
Тыйнак холыклы крестьянканың
Авыр язмышын ул үзгәртмәде,
Һәм без барыбыз яхшы беләбез:
Чибәр һәм көчле славянканың
Саегып калды күңел чишмәсе.
Авыр язмышның мескен корбаны!
Яшерен сыкрандың, эчтән сызландың,
Канлы көрәшнең тар дөньясына
Аһ-зарларыңны әйтеп тормадың, –
Ләкин син миңа сөйлә, кадерлем!
Балачактан ук таныш син миңа,
Синдә – әрнүе көйгән йөрәкнең,
Мәңгелек курку җыелган сиңа!
Сиңа карап яшь түкмәгән кеше
Ул таш йөрәкле, юк аның хисе!
IV
Телгә алып горур крестьянканы
Без башлаган идек язарга,
Әйтергә дип: андый славянканы
Әле дә бит мөмкин табарга.
Шундый хатыннар бар авылларда,
Тыныч йөзле, якты акыллы,
Исең китәр, әгәр күрсәң аны.
Әйтерсең бер патша хатыны.
Күрми калыр аны сукыр гына,
Ә күзлеләр болай дип әйтә:
– Ул узганда гүя кояш чыга,
Бер карашы – алтын бер тәңкә.
Бөтен халык барган бер үк юлдан
Бара алар безнең арада,
Ләкин ярлы, авыр тормыш кере
Һич ябышмый кебек аларга.
Алсу чәчәк төсле алсу йөзле,
Ни кисә дә – аңа килешә.
Буе зифа, гүя коеп куйган,
Кулы оста – уңган һәр эшкә.
Ачлык, суык җиңә алмый аны, –
Нык холыклы, чыдам. Өмәдә
Күрдем мин ул ничек печән чаба:
Бер кизәнсә – өя чүмәлә!
Баш яулыгы төшкән, үзе сизми
Чәчләренең тузып торуын,
Килеп шунда шаян бер яшь егет,
Өскә чөйде озын толымын.
Аның коңгырт, авыр толымнары
Күкрәгенә төшеп таралды,
Капладылар яланаякларын,
Томаланды чәчкә күз алды.
Чәчен рәтләп ике кулы белән,
Егеткә ул усал карады.
Үзе белән болай шаяруны
Оят, гарьлек диеп санады.
Тик торуны җене сөйми аның,
Ярсып хезмәт итә көн дә ул.
Эше беткәч уйный, көлә белә,
Танымаслык хәлгә керә ул.
Шундый матур көлү, елмаюны,
Шундый җырны, шундый биюне
Акча түләп сатып алып булмый,
Ирләр әйтә: «Ай, бик күңелле!»
Уйнаганда узып, каршы чыгып,
Ярсып чапкан атны туктатыр.
Кирәк чакта янган утка керер,
Ә бәладән сине коткарыр.
Эре мәрҗән төсле ак тешләре
Сокланырлык матур, тигезләр.
Алар матурлыгын ят күзләрдән
Саклап тора алсу иреннәр.
Шулай әллә нигә бер елмая…
Вакыты юк көлеп йөрергә,
Базмый аңа хәтта үз күршесе
Чиләк, чүлмәк сорап керергә.
Кызганмый ул ялкау, ярлы хәлен,
Эшләмичә йөргән кешене.
Чөнки үзе тырыш һәм эшлекле:
Ач булмыйсың, куйсаң көчеңне.
Хезмәт – яшәү шарты, котылу юлы, –
Белә, яхшы аңлый ул аны,
Хезмәт аңа бирә мул җимешен,
Һәм гаиләсе белми нужаны.
Өе аның җылы, чиста, җыйнак,
Квасы тәмле, уңган икмәге,
Балалары исән-сау, тазалар,
Бәйрәмгә бар пирог кисәге.
Бөтен гаилә белән иртән торып
Гыйбадәткә булса барасы,
Күкрәгендә, бер урындык итеп,
Утырып бара сабый баласы.
Ә янында алты яшьлек улы
Уйнап бара – аңа сөенеч…
Бу – рус халкын сөйгән кешеләрнең
Йөрәгенә якын күренеш!
V
Син дә гаҗәп матур хатын идең,
Көчле идең, зирәк акыллы,
Ләкин кайгы сине тиз саргайтты,
Дөнья куйган Прокл хатыны!
Син горурсың, нык та күренәсең,
Теләмисең үзең еларга.
Өлгер кулың теккән кәфенлекне
Күз яшьләрең ләкин чылата.
Энә тоткан өлгер кулларыңа
Яшь тамыза синең керфегең,
Кырда башак шулай тып-тын гына
Җиргә коя җиткән бөртеген.
VI
Черек тәреләрне җил селкетә
Каберлектә, күрше авылда,
Дүрт чакрымнан килгән бер карт әнә
Урын сайлый чиркәү янында;
Ул талчыккан, тора тукталып,
Бу эштә дә кирәк осталык.
Тәре күренеп торсын олы юлдан,
Уйнасын, ди, кояш һәрьяктан.
Аяклары тездән карга баткан,
Кулларына көрәк, лом тоткан.
Бүрегенә аның бәсләр кунган,
Көмешләнгән сакал-мыегы,
Биек үргә баскан. Уйларының
Юктыр кебек очы-кырые…
Карар кылды. Тәре тамга куйды,
Шунда кирәк, диде, күмәргә,
Дога укып алгач, тотынды ул
Көрәк белән карны көрәргә.
Зират бит ул тигез ялан түгел,
Үз җае бар эшнең биредә.
Карга көрәк тыксаң, тәре чыга,
Әллә ничек яткан җире дә.
Катып беткән билен еш-еш бөгеп,
Озак казыды, арыды, талчыкты,
Явып торган ак кар каплап барды
Ул казыган сары балчыкны.
Ала карга шунда очып килде,
Җирне төпчи, ләкин уңышсыз:
Җир тимердәй каты, – томшык керми,
Очып китте карга табышсыз.
Кабер әзер. Нидер уйлана карт:
«Миңамы иде моны казырга,
Минем Прокл да бу чокырда
Тиеш түгел иде ятарга,
Тиеш түгел…» Шулчак карт сөртенде,
Лом ычкынып китеп кулыннан,
Төшеп китте карлы чокырга,
Көчкә тартып алды соңыннан.
Кайтып китте… Кышкы юлдан атлый…
Кояш та юк, ай да чыкмаган.
Әйтерсең лә дөнья үлеп бара:
Тынлык… күкне болыт каплаган…
VII
«Сары» дигән елга үзәнендә
Бу карт куып җитте карчыгын
Һәм сорады шунда хатыныннан:
«Йә, ничек соң, табут яхшымы?»
Карчык аңа әкрен тавыш белән
Җавап бирде: «Болай килешле».
Аннан алар барды сөйләшмичә,
Өстерәлде чана әкрен генә,
Нәрсәдәндер курыккан шикелле…
Авыл әле күзгә ачылмаган,
Ләкин якын – утлар җемелди.
Карчык кинәт куркып бер чукынды,
Ат та өркеп юлдан чигенде.
Карасалар алар, яланаяк
Таныш Похом тора каршыда,
Бер кулында – очлы агач таяк,
Бүрек тә юк хәтта башында.
Хатын-кыз күлмәге кигән җүләр,
Аскан чылбырлары чылтырый;
Туңган җиргә таяк белән суга,
Бөтен тәне дер-дер калтырый.
Йөрәк өзгеч итеп кычкырды да
Сулыш алып әйтте: «Зарарсыз!
Сезгә ул күп хезмәт итте инде,
Сезнең чират җитте. Карагыз:
Барыгызга бердән эш табылды –
Табут алды аңа әнисе,
Кәфен текте аңа үз хатыны,
Кабер казый аңа әтисе!..»
Тиле тагын ямьсез акырды да
Чабып китте тагын кыр буйлап.
Чылбырлары моңсу чылтырады,
Шәрә балтырлары ялтырады,
Таяк сызып барды кар буйлап.
VIII
Өшеп беткән Маша һәм Гришаны
Төнгә күршеләргә илттеләр.
Киендерү өчен Проклны,
Өсте ачык табут керттеләр.
Әйтелмәде мәгәр бер артык сүз,
Берсе күңелен берсе аңлады,
Акрын дәвам итте кайгылы эш,
Күз яшьләре ләкин таммады.
Аттай эшләп кинәт йомды күзен!
Үлде җиргә хезмәт иткәндә!
Инде бер кайгысыз ята бүген,
Җансыз тәне нарат өстәлдә.
Пыскып янган шәмнәр яктысында
Бер кузгалмый, тынсыз тик ята.
Өстендә – киң чиста киндер күлмәк,
Аягында – яңа чабата.
Сөялләнгән кулы әйтеп тора
Бу дөньяда күпне күргәнен,
Борчылусыз аның матур йөзе,
Куе сакал каплый күкрәген.
IX
Хәсрәтләрен тышка чыгармыйча,
Киендергән чакта үлекне,
Алар бер-берсенә карашмыйча
Үтәделәр изге бу эшне.
Хәзер кайгы белән көрәшүнең
Кирәге юк – бетте эшләре,
Һәм кайнаган, янган йөрәкләрнең
Бәреп чыкты әрнү хисләре.
Бу – кылганда җил улавы түгел,
Һәм түгел бу зур бер туй шавы, –
Бу – гаиләнең туган-тумачаның
Прокл өчен әрнеп елавы:
– Лачыныбыз, әйтче, очып бездән
Кая киттең шундый чагында?
Синең көчең белән буй-сыныңа
Тиң юк иде безнең авылда.
Иренмичә хезмәт итеп йөрдең,
Хөрмәт иттең ата-анаңны,
Кунакларга ачык чырай бирдең,
Сөйдең хатыныңны, балаңны…
Ник аз яшәдең син бу дөньяда?
Ник безне бик иртә ташладың?
Бергәләшеп әйбәт торган чакта,
Ник гаиләңне ятим ясадың?
Үзең киттең, ә безгә син ярлы
Ятимлектә куштың калырга.
Йөзебезне салкын суда түгел,
Күз яшендә юып торырга!
Карчык тиздән үләр бу хәсрәттән,
Күп яшәмәс инде атаң да.
Йортта ирсез калган хуҗа хатын –
Сынган каен кебек яланда.
Кызганмыйсың, ахры, ул мескенне,
Жәлләмисең бала-чагаңны…
Үзең чәчкән җирең көтә сине,
Әйдә, күтәр инде башыңны!
Кулларыңны җәй дә бер киң итеп,
Ачып җибәр лачын күзеңне,
Күперт тә син бөдрә чәчләреңне,
Әйтче безгә тәмле сүзеңне!
Бу шатлыктан без хәзерләр идек
Сырасын да, әче балын да,
Барыбыз да хөрмәт итәр идек,
Сыйлар идек сине табында!
Кадерлебез, терәгебез безнең!
Басып торыр идек каршыңда,
Күзләреңә карап тыңлар идек
Әйткән сүзләреңнең барсын да…
Х
Бу сызланып, әрнеп елауларга
Күрше-күлән керде хәтерләп.
Шәмнәр куеп тәре яннарына,
Гыйбадәтләр кылып, бәхилләшеп,
Чыга барды алар әкренләп.
Алардан соң керде икенчеләр…
Халык китеп, беткәч бар эш тә –
Өчәү кичке ашка утырдылар:
Икмәк бар да квас, кәбестә.
Карт файдасыз кайгы хисләренә
Артык бирешмәскә теләде:
Төтәп янган чыра яктысында
Тишек чабатасын сипләде.
Тирән итеп, авыр көрсенде дә
Мич башына ятты карт ана,
Дарья, ялгыз калган яшь тол хатын,
Балаларын китте карарга.
Төне буе шәмнәр яктысында
Дьячок изге дога укыды.
Ачы чыркылдашып, мич артында
Чикерткәләр аңа кушылды.
XI
Котырынып ачы җил улады,
Тәрәзәгә карлар сылады.
Сүлпән генә кояш калыкты.
Һәм ул булды шушы иртәдә
Кайгы-зарның, моңның шаһиты.
Җирән кашка башын иеп торды
Җиккән килеш капка төбендә.
Мәет алып чыкты тышка халык,
Яшь юк күздә, сүз юк телендә.
– Әйдә, кузгал, тарт, тарт, җирән кашка!
Тарт йөгеңне, аны хөрмәт ит.
Хуҗаңа син бик күп хезмәт иттең,
Инде соңгы тапкыр хезмәт ит!
Зур базарлы авыл – Чистопольдә
Сатып алды сине тай килеш,
Үстерде ул сине бик иркендә,
Һәм бәяң дә артты мең өлеш.
Хуҗаң белән бергә тырыштың син, –
Кыш көненә икмәк тупладың.
Хуҗаң кебек юаш холыклы син,
Үлән, кибәк белән тукландың,
Ә тәнеңне арык тотмадың.
Эшләр беткәч, җирләр туңып каткач,
Ак кар яугач иркен яланга,
Өйдән чыгып, читкә киттегез сез
Хуҗаң белән бергә – олауга.
Йөрдегез сез авыр йөкләр ташып, –
Аз күрмәдең, аткай, син анда,
Булды кайчак, тәмам хәлдән таеп,
Юлдан адаштыгыз буранда.
Хуҗаң суккан каеш чыбыркыдан
Тирән эзләр калган сыртыңда.
Бер туйганчы солы ашадың син
Юлда кунып чыгу йортында.
Ишеттең син гыйнвар көннәренең
Сызгырынган зәһәр җилләрен
Һәм күрдең син урман читләрендә
Ач бүренең янган күзләрен.
Туңасың да юлда, куркасың да,
Ә аннан соң – берни юк кебек.
Хуҗаң гына менә бик биреште –
Шушы кышта кайтты өзлегеп.
XII
Туры килде аңа тирән көрттә
Ярты тәүлек батып ятарга,
Ә аннан соң авырып, тирләп, туңып,
Җәяү килеш өч көн атларга.
Ашыкты ул, мәрхүм, товарларны
Вакытында илтеп куярга.
Илтеп куйды, аннан кайтты өйгә –
Тавышы беткән, тәне ут яна!
Карчык аны тугыз орчык юган
Суда коендырды, бичара,
Һәм мунчага алып барды аны,
Ләкин терелтмәде бу чара.
Аннан имчеләрне чакырттылар –
Эчерделәр, нидер сөрттеләр –
Бер файда юк! Тагын өч мәртәбә
Аңа керле камыт киерттеләр;
Бәкегә дә салып карадылар,
Утырттылар кетәк астына…
Күгәрчендәй юаш буйсынды ул,
Ни кушсалар, шуның барсына –
Һаман начар – капмый ашны да.
Сергачныкы – бер асламчы Федя
Кереп әйтте үзе белгәнен:
«Таптатыгыз минем аюдан сез,
Ул йомшартыр, – диде, – сөяген».
Ләкин Дарья моңа килешмәде –
Киңәшчене куып чыгарды:
Үлеп барган ирен терелтергә
Ул икенче чара уйлады.
Һәм шул төнне хатын бер ялгызы
Чыгып китте ерак чиркәүгә,
Ул ышанды шунда бер тәредә
Терелдергеч көч бар икәнгә.
Барды, аннан кайтты тәре белән –
Сырхау телдән калган – соң инде –
Киендереп тәүбә кылдырылган.
Хатынына карап бер көрсенде
Һәм үлде…
XIII
…Әй, хайван, әйдә, кузгал,
Тарт йөгеңне, аны хөрмәт ит.
Хуҗаңа син бик күп хезмәт иттең,
Инде соңгы тапкыр хезмәт ит!
Чү! Чаң кага бугай анда кемдер!
Әйдә! Поплар көтеп торалар…
Карт һәм карчык, иеп чал башларын,
Икәү бергә алдан баралар.
Күз яшьләрен тыеп, ике бала
Утырганнар мәет кырына.
Аналары, мескен, җәяү бара,
Дилбегәсен тотып кулына.
Күз төпләре аның эчкә баткан,
Елый-елый тәмам шешенгән.
Башындагы киндер ак яулык та
Аграк түгел аның битеннән.
Төркем булып бара күрше-күлән,
Сөйләшәләр тормыш турында:
– Хәзер, – диләр, – Прокл балалары
Бик аяныч язмыш кулында.
Ә Дарьяның эше тагын артыр,
Кара көннәр – аның язмышы,
Кызганучы булмас мескенне, дип,
Уртак уйга килде барысы.
XIV
Проклны гүргә төшерделәр,
Салкын туфрак белән күмделәр;
Елаштылар, тагын улаштылар,
Гаиләсен жәлләп, мәрхүмне:
– Яхшы кеше иде, – диделәр.
Тонык тавыш белән башлап сүзен
Староста – Сидор Иваныч:
– Киң күңелле кеше идең, – диде, –
Тыныч йокла, Прокл Севастьяныч!
Син намуслы идең болай да,
Йолып торды сине Ходай да:
Төгәл оброк түләп яшәдең,
Патшага да бирдең ясагың!
Алтын сүзләр чәчеп, затлы мужик
Тамак кырып куйды ахырда:
– Әйе, кеше шулай тормыш итә! –
Диде дә ул, киде башына.
– Ауды… Ә бит нинди көчле иде!
Авачакбыз без дә, – диделәр
Һәм, кабергә тагын бер баш иеп,
Өйләренә кайтып киттеләр.
Озын, чандыр чал карт, уйга батып,
Сүзсез генә басып калды да
Һәйкәл кебек озак катып торды
Кадерле бу кабер янында.
Аннан соң ул, алып үз көрәген,
Тигезләде кабер туфрагын.
Әрнеттерде, телде карт йөрәген
Карчыгының елап сыкравы.
Улын күмеп, ул карчыгы белән
Кайткан чакта күргән кешеләр:
– Кара, хәсрәт ничек чайкалдыра!
Исерекләрмени!.. – диделәр.
XV
Дарья, кайтып кергәч, өен җыйды,
Балаларга бирде ашарга.
Ай-һай! Өе ничек тиз суынган!
Ашыкты ул мичкә ягарга.
Бакса – бер агач та утыны юк!
Уйландырды мескен ананы:
Китсә, ялгыз кала балалары,
Иркәлисе иде аларны!
Ләкин вакыт юк шул. Сабыйларын
Илтеп куйды күрше хатынга,
Һәм шунда ук шул ук җирән атта
Ул урманга китте утынга…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.