Текст книги "Сайланма әсәрләр / Избранное"
Автор книги: Николай Некрасов
Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 9 страниц)
«Уйла!..» Төне буе йокламадым,
Дога кылдым, бик күп еладым.
Көттем Мәрьям ана булышканын,
Алладан мин киңәш сорадым.
«Уйла!» диде әткәй. Бөтен көчем
Белән уйлыйм… җиңел эш түгел!
Әти уйлый иде безнең өчен
Элек… Бездә гамьсез, шат күңел.
Белем алдым тырышып мин яшь чакта –
Өч телдә дә укый белергә,
Балга йөреп, өйрәндем мин хәтта
Оста, матур итеп биергә;
Һәр темага иркен сөйли идем,
Матур гына җырлый идем мин,
Ат менеп тә бик шәп йөри идем,
Ләкин уйлый белми идем мин.
Яңа белдем, егермегә җитеп,
Тормыш уен түгел икәнен.
Балачакта туп тавышын ишетеп
Курка иде нәни йөрәгем.
Яши идем рәхәт һәм иректә;
Әткәем дә кырыс булмады;
Унсигездә инде чыктым иргә,
Анда да күп уйлап тормадым…
Соңгы вакыт, янып торган кебек,
Күп эшләде башым, кайнады;
Газаплады элек билгесезлек,
Һәммәсен дә белгәч, аннары
Сергей торды һаман күз алдымда,
Төрмә изгән – ап-ак чырайлы,
Уятты ул сагышлы җанымда
Таныш түгел ярсу уйларны.
Хисапсыз мин җәфа чиктем бигрәк,
Көчсезлегем сизеп уфтандым.
Аллага һәм көчле кешеләргә
Ялвардым – тик файда булмады!
Зәһәр салды ачу авыру җанга,
Нәләт укып яндым эчемнән…
Тик җитмәде тыныч уйланырга
Вакытым да минем, көчем дә.
Хәзер инде, әткәм шулай кушкач,
Мин уйларга тиеш үзем дә.
Уйланудан, дөрес, мәгънә чыкмас,
Нык торырмын әйткән сүземдә,
Намус белән ләкин әткәм әмрен
Мин тиешмен, дуслар, үтәргә.
«Безнең хакта уйла син, кадерлем,
Чит кешеме сиңа без әллә:
Әткәң-әнкәң сиңа якын булса,
Ни өчен соң ташлап китәсең?»
«Чөнки, әткәм, бурыч шулай куша!
«Ник үзеңне дучар итәсең
Газапларга?» – «Анда газапланмам!
Монда сыкрар минем вөҗданым.
Әйе, әгәр сезне тыңлап калсам,
Аерылуга түзә алмамын.
Мин тынычлык белмәм көнен-төнен,
Кулга бала тотып үксермен,
Уйларымда булыр һаман ирем,
Тын шелтәсен аның ишетермен.
Кая барсам, кешеләр йөзендә
Миңа хөкем бар дип карармын:
Пышылдауны – көлү дип үземнән,
Елмаюны шелтә санармын.
Минем урыным түгел матур балда,
Ә далада, ерак-еракта,
Газаплана гамьле күңел анда –
Төрмә эчендә шыксыз почмакта…
Ялгызы ул… юк бер терәге дә…
Китәм! Анда иркен сулармын.
Шатлык бергә булды, төрмәне дә
Бүлешәм… Бу – әмре Ходаның!..
Туганнарым! Әзер минем карар,
Шулай куша йөрәк, сызланып.
Күңелемә моны Тәңре салган!
Сез сөйлисез бары кызганып.
Ирем йә улымның берсен миңа
Туры килгәч сайлап алырга,
Кайда кирәкле мин – китәм шунда,
Китәм тоткын ирем янына!
Сездә кала минем нәни улым,
Тиз онытыр мине яшь бала.
Бабакае аңа әти булыр,
Әни булыр аңа дәү апа.
Бик кечкенә әле! Үсә төшкәч,
Куркыныч бу серне аңлар ул,
Ышанамын: миңа һич рәнҗемәс,
Күңеленнән мине аклар ул!
Аның белән калсам… ул соңыннан,
Серне белгәч, миннән сораса:
«Ник китмәдең әтием артыннан?» –
Шелтә сүзе миңа ташласа?
О, яхшырак тереләй керү гүргә
Шундый хәлдә ирне ташлаудан
Һәм улымның тирән нәфрәтеннән…
Ул нәфрәткә – юк! – мин очрамам!..
Ә кем белсен – куркам уйларга да! –
Онытырмын яңа гаиләдә
Сергеемны… Усал, үги ана
Булырмын мин газиз балама…
Кичер мине!.. Оятымнан янам…
Сөргендәгем! Дустым син генә…
Онытмамын сине һичкайчан да!
Йөрәгемдә тик син мәңгегә…
Әткәем! Мин аны өзелеп сөям!
Син белмисең аны! Иң элек
Полк алдында балкыган киемнән,
Горур атта аны бер күреп
Сокландым мин; батырлыгын аның
Хәрби дуслар сөйләп торганда,
Мин яратып, йотлыгып тыңладым –
Сөйдем аны герой булганга…
Ә соңыннан сөйдем атасы дип
Мин тудырган сабый баланың.
Аерылышу барды озакка бик.
Кичерде ул төрмә газабын
Түземлелек белән. Язмыш безне
Күрештерде тагын зинданда!
Мәхәббәтнең соңгы, иң көчлесен
Бүләк иттем шунда мин аңа!
Ялаларның барсы ялган иде,
Ул саф иде элеккедән дә…
Гайсәбезне сөйгән кебек сөйдем…
Арестантлар киемен кигән дә
Алдымда ул һаман басып тора,
Бөек сабыр нуры – йөзендә.
Газап таҗы – аның баш турында,
Изге сөю – аның күзендә…
Мин күрергә тиеш, әткәм, аны…
Әрнүенә түзмәм йөрәкнең…
Кушса бурыч, берни кызганмадың,
Син безне дә шулай өйрәттең…
Герой булдың – үзең алып бардың
Улларыңны ялкын эченә,
Мин ышанмыйм кызыңның карарын
Хупламыйсыңдыр дип үзең дә!»
Мин шуларны уйладым ул төндә,
Сөйләдем мин шулай әтигә…
«Дивана кыз!» диде әкрен генә,
Чыгып китте. Мескен әни дә,
Абыйлар да калдылар боегып.
Бик күңелсез көннәр башланды:
Әткәм йөрде кара болыт булып,
Өйдәгеләр мине ташлады.
Ярдәм итми беркем эше белән,
Сүзе белән; ләкин бу юлы
Тик ятмадым, патша исеменә
Бер хат яздым, утырып төн буе.
(Хәбәр чыккан иде ул чагында:
Трубецкаяны юлыннан кире
Кушкан, имеш, патша кайтарырга,
Шундый язмыш куркытты мине.
Хәбәр ялган булды.) Хатны илтте
Минем апам Катя Орлова.
Хатка патша үзе җавап бирде…
Җылы сүзләр язды ул миңа!
Ул – элегант, язган әдәп белән
(Хат французча), миңа аңлаткан:
Мин китәргә зарыгып теләгән
Себер – куркыныч җир һәрьяктан.
Кешеләре тупас, тормыш авыр,
Минем әле иркә, яшь чагым;
Һәм киная (бердән аңламадым):
Аннан инде кире кайтмамын.
Аннары ул бераз мактап алган
Минем шундый кыю карарны,
Бурычымны, дигән, мин башкарам,
Ирегезне кичерә алмадым…
Тойгыларым булгач саф күңелдән,
Рөхсәт иткән миңа китәргә;
Киңәш биргән ләкин, улым белән
Өйдә калып, сабыр итәргә…
Дулкынландым. «Китәм!» Инде күптән
Белми иде тынлык вөҗданым…
«Хәл ителде! Мин шат! Әйе, китәм!..»
Дога кылдым, үксеп еладым…
Ерак юлга җыендым өч көндә,
Бриллиантлар заклад салдым мин,
Хәстәрләдем җылы киемен дә
Гади чана сатып алдым мин.
Минем җыенуга туганнарым
Карап торды, сәер көрсенеп;
Ышанасы килмәде аларның…
Үткәрдем мин соңгы төнемне
Улым белән. Иелеп баш турына,
Елмаюын сабый баланың
Тырыштым мин истә калдырырга
Һәм юаттым, шаярттым аны
Шомлы хатның мөһре белән, үзем:
«Бәгырькәем! – дидем, моңландым, –
Язмышың бу – уйна, бәхетсезем,
Син каласың миннән, аппагым! –
Нәни кулларына битне куйдым,
Пышылдадым, әрнеп үкседем, –
Атаң өчен сине ташлыйм, улым,
Кичер!..» – дидем, авыр көрсенеп.
Ә ул гамьсез ята, тик елмая,
Матур пакет белән мавыккан;
Бик зур кызыл мөһер ошый аңа…
Йоклап китте тик таң алдыннан.
Тыныч, рәхәт йоклый газиз бала,
Битләренә алсу йөгергән.
Күзләремне алмыйча аңардан,
Дога укып гамьле күңелдән,
Каршыладым таңны… Тиз җыендым.
Мин ялындым тагын апама:
«Әнисе бул, – дидем, – син улымның!..»
Ул ант итте… Килде чана да.
Саубуллашу безнең тып-тын булды,
Кырыс йөзле иде туганнар.
Уйладым: «Мин – ятим… – күңелем тулды, –
Нәрсә кыйммәт миңа дөньяда –
Мин югалтам хәзер һәммәсен дә!..»
Әнкәм утыра тыныч, сабыр бик,
Ышанмыйдыр кебек ул әле дә
Кызым шулай китеп барыр дип.
Һәммәсе дә сорау биргән кебек
Карап куя әткәйгә табан.
Ул утыра читтә, башын бөгеп,
Йөзе чытык, төсе агарган.
Чананы да төяп бетерделәр,
Елыйм – тәмам хәлдән таяммы?
Вакыт уза акрын, газап белән…
Ниһаять, мин кочтым апамны
Һәм анамны кочтым. Кат-кат үбеп,
«Хушыгыз!» дидем туганнарыма.
Алар сүзсез иде, әткәм кебек…
Ул да торды ярсып урныннан,
Иреннәре аның кысылганнар,
Дәһшәтле һәм чытык йөзләре…
Сүзсез генә тәре суздым аңа,
Каршысында аның тезләнеп:
«Китәм! Әткәй, бер генә сүзең әйт!
Кичер мине Алла хакына!..»
Уйчан, кырыс килеш ул, ниһаять,
Төбәп миңа күзен салды да
Күтәрде ул кулын, янагандай
Әйтте акрын (тетрәп тыңладым):
«Бер ел үткәч, өйгә кайт яңадан,
Юкса каргармын, бел!..»
Мин аудым…
«Җитәр, күз яшьләрен түкмик артык!»
Мин утырдым – атлар кузгалды.
«Сау булыгыз!» Декабрь бигрәк салкын.
Туган-үскән матур йорт калды.
Ял итмәстән чаптым өч көн, өч төн;
Тиз йөрүне теләк иттем мин.
Юл шәп врач булды минем өчен…
Мәскәүгә тиз килеп җиттем мин –
Зинаида апама. Акыллы,
Матур княгиня иде ул.
Сөя иде музыканы, җырны,
Сәнгать изге эш дип белде ул.
Калдырды ул безгә новеллалар,
Алар шундый матур язылган,
Веневитинов җырлар язган аңар
Һәм яратып аңар табынган.
Зинаида булган Италиядә;
Әйтә шагыйрь: «Алып кайткан ул
Көньяк күкнең төсен күзләрендә…»
Мәскәү балларында патша ул.
Сәнгать кешеләре, зур артистлар
Анда кунак булып китәләр;
Төньяк Кориннасы2323
Коринна – борынгы грек шагыйрәсе.
[Закрыть] дип атыйлар,
Аны барсы хөрмәт итәләр.
Без елаштык. Ошый иде аңа
Минем шомлы, кискен карарым:
«Бәгырькәем, нык бул! Көлеп кара!
Бигрәк чытык хәзер син, җаным!
Таралсыннар иде бу болытлар!
Саубуллашыйк матур гына без.
Менә нәрсә, кичкә хәтле йокла,
Кичен бездә кунак җыярбыз.
Курыкма! Син теләгәнчә булыр,
Тупас түгел минем танышлар,
Син яраткан җырлар шаулап торыр,
Син яраткан көйләр яңгырар…»
Килгәнемне минем Мәскәүгә үк
Кичкә таба күпләр белделәр.
Мескен ирләр безнең ул чагында
Игътибарны били иделәр:
Хөкем мәгълүм булгач, хәйран калып,
Җайсызланды һәркем, агарды.
Ростопчинның әйткәне шаяртып
Салоннарда бик тиз таралды:
«Европада ташчы бунт чыгара, –
Барин булу аның уенда!
Революция ясый асылзатлар:
Телиләрме ташчы булырга?..»
«Көннең каһарманы» булып киттем.
Шагыйрь, артист килеп тулдылар,
Кардәш-ыру барсы рәхим итте;
Бер-бер артлы агылып тордылар
Бизәкләнгән матур кареталар;
Потёмкинга кордаш булырлык
Картлар (электәге тузлар алар)
Әдәп белән кысты кулымны;
Статс-дама – ак чәчле әбиләр
Барсы мине коча башлады:
«Зур геройлык!.. Нинди заман!..» – диләр,
Сүз җаена селкеп башларын.
Мәскәүләрнең күренеклерәк халкы
Һәм вакытлы килгән кешеләр
Җыелдылар безгә кичен барсы,
Артистлар да бик күп иделәр,
Италиянең данлы җырчылары
Ул кичәдә безгә җырлады,
Килгән иде әтинең дуслары –
Һәммәсе дә моңсу чырайлы.
Мин барасы җиргә киткәннәрнең
Туганнары килде кунакка,
Чорның иң хөрмәтле әдипләре
Озаттылар мине еракка:
Одоевский килде һәм Вяземский –
Кузинага табынып йөргән
Ялкынлы һәм гүзәл бер яшь шагыйрь.
(Ул вакытсыз керде кабергә.)
Пушкин да бар иде… Мин таныдым…
Балачакта безнең дус иде,
Юрзуфта ул бездә кунак булды.
Наян һәм шук үскән чак минем,
Чәчәк сибешеп, без саф күңелдән
Уйнап-көлеп йөрдек гел анда.
Бергә булды Пушкин безнең белән,
Бер җәйне без шунда барганда.
Юл күңелле булды. Килеп җиттек,
Таулар узып, Кара диңгезгә!
Без атларны туктатып ял иттек,
Уйнап йөрдек шунда иркендә!
Уналтынчы яшьтә мин ул вакыт,
Озын үзем, зифа буй-сыным,
Бөдрә чәчле шагыйрьне дә алып,
Ук кебек мин алга омтылдым.
Эшләпәм юк, озын толымнар да
Таралганнар, кояш нурлары
Яндыралар – очам, минем алда –
Диңгез, бу бит гүзәл көньягы!
Мин шат караш ташлыйм тирә-якка,
Сикерәм, уйныйм дулкыннар белән;
Дулкын кире чигенеп киткән чакта,
Су читенә хәтле йөгерәм,
Менә кайта дулкыннар яңадан,
Бер-бер артлы тезелеп киләләр,
Мин йөгерәм тизрәк артка табан,
Ә дулкыннар куып җитәләр!..
Карап тора Пушкин… үзе көлә:
«Ботинкагыз суда чыланды…»
«Шауламагыз! Гувернанткам килә!» –
Дидем җитди… (Әйтеп тормадым
Аяк юешлеген…) һәм укыдым
«Онегин»да сихри юлларны.
Соңыннан… мин яндым, кызарындым,
Шатландым. Шул ерак елларны
Искә алам сагынып. Яшермим дә:
Пушкин миңа гашыйк күк иде.
Хәер, дөресен әйтсәм, кемгә генә
Гашыйк булмагандыр ул инде!
Тик уйлыйм: ул һичкемне сөймәгән,
Сөйгән бары сихри Музаны,
Аны мәхәббәттән нык биләгән
Музасының тирән моңнары…
Бик ямьле җир Юрзуф: бакчаларга
Чумган аның бөтен үзәне,
Аяк очы – диңгез, еракларда –
Аюдаг… Ә татар өйләре
Сырышканнар кыя итәгенә;
Асылынып тора зур таштан
Пешкән йөзем чугы; кайбер җирдә
Зифа тупыл үсә тоташтан.
Безнең өй зур кыяның янында,
Шагыйрь өске катта урнашты,
Ул канәгать үзенең язмышыннан,
Гашыйк итте диңгез, тау аны.
Чыгып китә, йөри көннәр буе,
Берүзе ул һаман йөргәндә;
Диңгез янында ул төннәр буе.
Ул инглиз телен өйрәнә
Минем апам Ленадан: бу аның
Байрон белән мавыккан чагы.
Тәрҗемәләре дә бар апамның
Байроннан; ул миңа аларны
Яшереп кенә укып карый иде,
Ертып ташлый иде аннары;
Ишеткән бит Пушкин да кемнәндер
Безнең Лена шигырь язганны:
Кәгазь кисәкләрен җыеп алган
Җирдән, безнең тәрәз турыннан.
Тәрҗемәне безгә мактап һаман,
Күп кызартты кызны соңыннан…
Эше беткәч, төшә иде бик тиз
Безнең янга, бергә кызык бит;
Нәкъ терраса янында – кипарис,
Атый иде аны «дустым» дип.
Еш кына ул таң аттырды шунда,
Саубуллашты китәр вакытта
Аның белән… Бу турыда легенда
Онытылмаска калган халыкта.
«Бер сандугач очып килгән төнлә,
Ай калыккач, шагыйрь янына,
Җырлаганнар алар икәү бергә,
Тынып калган диңгез ярында!
Ул сандугач, диләр, шуннан бирле
Һәр җәй саен килә башлаган:
Шагыйрь дусты ялгыз кипарисны
Күреп, әрнеп, моңлы сайраган!
Шагыйрь үлгәч, килмәс булган ул да,
Ә кипарис мескен моң гына
Ятимлектә талган ямьсез уйга,
Диңгез зарын тыңлап тын гына…»
Ләкин Пушкин аны данлы иткән:
Туристлар гел анда баралар,
Истәлеккә алар кипаристан
Нәни ботак өзеп алалар…
Бу күрешү безнең моңлы булды.
Чумган иде шагыйрь кайгыга.
Шат йөргәнне искә төшереп куйды
Балачакта диңгез янында.
Гадәттәге мыскыллаучан тонын
Ташлап, сөйләде ул наз белән,
Абый кебек, минем тормыш юлын
Кайгыртты ул керсез күңелдән!
Бүлмә буйлап минем белән бергә
Әрле-бирле йөрде бик озак,
Әйткәннәре, туганнар, хәтердә.
Сөйли алмам әмма яхшылап:
«Барыгыз сез! Сездә рухи көч бар,
Кыю түзем сездә җитәрлек,
Тыныч тәмам булсын шомлы юллар,
Югалту юк исең китәрлек!
Әйе шул, бу нәфрәт дөньясында
Урын бик тар керсез җаннарга!
Бәхетле шул кеше, кем барсын да
Саф сөюгә корбан итә ала!
Дөнья2424
Дөнья – биредә: югары катлау кешеләренең тормышы.
[Закрыть] нәрсә? Туйдырган маскарад!
Җаның йоклый анда, тутыккан,
Мәңгелек бер зәһәр салкын анда
Аера безне якты чынлыктан…
Еллар үтәр, дошманлык онытылыр,
Киртәләрне вакыт җимерер,
Нәсел йортлары да сездә булыр,
Сезгә тагын ямьле көн килер!
Саф һавасы мирас болыннарның
Шифа булыр арган җанга да,
Үткән юлга горур бер күз салып,
Ял итәрсез матур бакчада.
Күпкә бармас газап – мин ышанам! –
Патшаның да ачуы бер бетәр…
Әгәр инде кайтмасагыз аннан,
Хөрмәт белән һәркем яд итәр:
Җан көченең үрнәкләрен биргән
Чын дус булган тоткын иренә,
Ерак буш далада гүргә иңгән
Кыю хатын калыр күңелдә!
Сез үләрсез, сезнең газап юлын
Күрә белер килер буыннар,
Дус-ишләргә сөйләр төннәр буе
Сезнең хакта ерак оныклар.
Тыңлап торыр барсы, хәйран калып,
Мавыктырыр тарих аларны,
Читтә үлгән әбине искә алып,
Күтәрерләр тулы бокалны!..
Дөрес, каберләрнең мәрмәр ташы
Гомерлерәк агач тәредән,
Ләкин Долгорукая онытылмады,
Ә Биронны хәзер кем белә?..
Болар нигә? Сезгә саулык телим!
Күрешербез, бәлки, без анда:
«Пугачёв»ны язарга тиеш мин
(Патша кушты). Пугач һаман да
Борчый мине. Бик яхшы язасы
Килә. Язын китәм Уралга.
Нәрсә тапсам анда, җыеп барсын,
Узармын да биек таулардан,
Чыгармын мин барып сезнең янга…»
Әйе, «Пугачёв»ны язды ул.
Тик килмәде безнең буш далага,
Монсы мөмкин түгел иде шул!..
Мин музыка көенә моңайдым,
Мин йотлыгып җырлар тыңладым;
Авыру идем, – үзем җырламадым,
Башкалардан ялынып сорадым:
«Уйлагыз: мин китәм бүген таңда…
Аһ, җырлагыз тагын, тагын да!..
Мондый җыр да булмас, музыка да…
Туйганчы бер тыңлыйм барын да!..»
Сихри аваз өзлексез агылды!
Барысының да моңлы төсләре!
Тантаналы саубуллашу җыры
Тәмамлады безнең кичәне.
Әбиләрнең җансыз йөзләрендә
Кәпрәюле салкын югалды,
Мәңгегә дип сүнгән күзләре дә
Яшь тамчысы белән нурланды…
Һәм җырчылар, теләп хәерле юл,
Бер дога-җыр миңа җырлады,
Гүзәллектә тиңсез җыр иде ул,
Мин онытылып аны тыңладым…
Җырладылар алар илһам белән,
Еладылар хәтта үзләре…
«Тәңре юлдаш булсын!» – Саф күңелдән
Әйтте алар соңгы сүзләрен…
Көн бик салкын. Карлы, тигез, ак юл,
Күк йөзендә йөзми бер болыт…
Чикмән кигән ямщик, калтырый ул,
Тик боз гына сакал һәм мыек.
Арка, җилкә, бүрекне кар баскан,
Карлыккан ул, куа атларын,
Йөткеренә атлар бертоташтан,
Авыр сулап, – кыен атлавы…
Гадәттәге күренеш, матурлык:
Илебездә тын бер почмакта.
Кара урман шаулый чытлыкланып,
Күләгәсе сузыла еракка.
Алмаз келәм япкан далаларны,
Авыллар ак карга күмелгән,
Бояр йорты үрдә чагылып калды,
Чиркәү башы күренә җемелдәп…
Гадәттәге очрашулар: һаман
Гыйбадәткә бара карчыклар.
Почта тройкасы, кырын яткан
Бай сәүдәгәр бик зур ястыкта.
Казна йөге бара – унлап чана:
Анда мылтык, сумка салынган.
Солдатлар яшь! Мыексызлар бар да,
Алар әле яңа алынган;
Озаталар улларын агайлар,
Хатыннар һәм сеңел, аналар:
«Солдат булып китте бит башкайлар!» –
Зар-ыңгыраш ерак тарала…
Ямщигының аркасына сугып,
Ярсып чаба алга фельдъегерь2525
Фельдъегерь – аеруча әһәмиятле почтаны йөртә торган хәрби яки дәүләт курьеры.
[Закрыть]
Яхшы атта, соры куян куып,
Килеп чыга юлга бер егерь2626
Егерь – алпавыт аучысы һәм ялланып хезмәт иткән аучы.
[Закрыть].
Чокырдан ул оста сикереп үтә,
Этләреннән ала куянны.
Ә алпавыт дуслар белән көтә,
Кире чакыра үзе бурзайны.
Гадәттәге хәлләр: станциядә
Тәмуг кебек, һәркем даулаша.
Бала-чага карый тәрәзәдән,
Хәрчәүнәдә поплар талаша;
Ат бәйләнгән алачык янында,
Тимерченең корым өс-башы,
Кызган дага аның кулларында:
«Тоягыннан тотып торсаңчы!..»
Мин Казанда иттем аз гына ял,
Каты диван. Бераз йокладым;
Тәрәзәдән күрдем: күршедә – бал,
Көрсенеп, бер авыр суладым!
Искә төште: ике сәгать калган
Яңа елны каршы алырга.
«Бәхетлеләр! Азат кеше алар!
Шатлык гөрләр тыныч табында!..
Ә мин инде моннан соң гомердә
Шатлык күрмәм… барам газапка!..»
Нигә туды андый уй күңелдә,
Яшь идем шул әле ул чакта!
Миңа, Трубецкаяны юлыннан
Кире кайтарганнар, диделәр.
«Мин курыкмыйм – рөхсәт бар кулымда!»
Сәгать унны сукты. Тиз генә
Киендем мин. «Атлар җигелгәнме?»
Смотритель карт: «Кирәк көтәргә, –
Диде, – буран чыгып тора әле,
Яктыргач та мөмкин китәргә».
«Ах! Бураннар бик күп булыр тагы!
Китик. Тапшырыйк без Аллага!..»
Кыңгыраулар чыңлый, дөм караңгы,
Начарая юлы һаман да,
Сикерткәләп куя бигрәк каты,
Түтәлләрдән юлсыз барабыз,
Ямщигымның күренми аркасы:
Кар өеме – ике арабыз.
Менә авып китә язды чана,
Атларым да кинәт туктады.
«Әйттем мин, – ди, – ямщигым сукрана, –
Инде нишлик, юл да калмады!..»
Юл эзләргә аны мин җибәрдем,
Чыпта белән яптым чананы,
Төн уртасы җитеп тә киләдер –
Сәгатемне алып карадым.
Нәкъ унике! Тагын ел уздырып,
Килеп кердек менә яңага!
Мин чанадан карыйм, башны тыгып –
Котырына буран һаман да:
Ни эше бар аның яңа елда?
Ни эше бар безнең кайгыда?
Исем китми синең дулавыңа,
Ыңгыраш син, буран, һәм ела!
Үз башымда шомлы, тирән кайгы…
Ялгыз көрәш… Янам ялкында…
Ямщик килде. Тәбрикләдем аны.
«Бер урманчы тора якында, –
Дип әйтте ул, – шунда көтик таңны!»
Уяттык без килеп тиз генә
Хәерчедәй урман сакчыларын,
Җибәрделәр ягып мичне дә.
Мич төтенли. Бабай сөйли әкият –
Куркыныч тик чыккан хәтердән…
Без йокларга яттык, чәй эчтек тә!
Буран улый яңа көч белән.
Сукыр лампа сүнде. Карт чукынды.
Ишеккә зур ташлар терәтте
Улы белән. «Монсы нигә тагы?» –
«Аптырадык, аю йөдәтте!»
Алар шунда идәнгә үк ятып
Йоклап китте минут эчендә.
Мин почмакта ятам, уйга талып,
Юеш, каты чыпта өстендә.
Элек уйлар бик тә матур булды:
Искә төште якты бәйрәмнәр,
Зал балкыган, анда чәчәк тулы,
Туганнар һәм дуслар килгәннәр,
Ялкынлы сүз, бүләк, тостлар… бар да
Шундый ямьле, шундый күңелле –
Ничек болай? Ә соң Сергей кайда?
Минем күңел кинәт сүрелде!
Ямщик тәмам туңган. Таң алдыннан
Тәрәз шакый. Безне аннары
Урманчы карт илтте олы юлга.
Акча бирдем, ләкин алмады.
«Кирәк түгел! Саклый күрсен Алла!
Моннан ары юллар куркыныч!»
Һаман саен салкын ныгый бара,
Чыдар хәл юк, бигрәк коточкыч!
Мин чанамны инде яптым ныклап,
Эчем поша – шундый караңгы!
Шигырь укыйм, кайчак куям җырлап,
Бер булыр бит чиге газапның!
Әрни бирсен йөрәк, үкерсен җил,
Күмсен буран минем юлларны,
Алга таба барам туктаусыз мин!
Узды шулай өч атна тагы…
Ишеттем дә беркөн бик зур шау-шу,
Карадым мин үрелеп, түзмәдем.
Күрәм: киң урамлы бер авыл бу,
Һәм камашты шундук күзләрем:
Утлар яна минем барган юлда,
Җыелганнар ирләр, хатыннар,
Солдатлар. Бер көтү ат бар монда.
«Станция бу: килә якында
Көмеш йөкләр…» – диде ямщик миңа,
Тыя төште бераз атларын.
Зур байлыклар Себердән агыла,
Бу очрауга мин бик шатландым:
«Булмасмы бер хәбәр, көтик шунда!
Бик мөмкин ич өмет итәргә.
Нерчинскидан чыккан алар юлга…»
Хәрчәүнәгә кердем көтәргә…
Бер офицер өйгә килеп керде,
Миңа хәтта баш та имәде,
Ул яшь, ләкин бигрәк кырыс кебек,
Мин белергә аннан теләдем:
«Күргәнсездер… бәлки, ишеткәнсез…
Декабрь эше белән сөрелгән
Кешеләрне… Алар бер хәбәрсез…
Хәбәр көтәм зарыгып иремнән…»
Башын борды миңа тупас кына,
Усал гына итеп карады,
Авызыннан төтен чыгарды да
Әйтте ул: «Юк, белмим аларны
Һәм теләмим белергә дә, әллә
Каторжанны мин аз күрдемме!..»
Әйтмәдем мин аңа бернәрсә дә…
Әрнетте ул минем күңелне!..
Нәфрәт белән тик бер алдым карап,
Чыгып китте егет бик эре…
Мич янында җылына иде солдат,
Ул аңлады минем хәлемне,
Көлмәде ул кыргыйларча миннән –
Нинди яхшы солдат йөрәге:
«Благодатскида алар, бик исән!
Һәммәсен дә күреп беләмен!..»
Теге герой кире керде тагын,
Чыгып киттем тизрәк чанага.
Рәхмәт сиңа, солдат! Рәхмәт, җаным!
Дару бирдең минем ярага!
Ак далага карыйм иртә белән,
Чаң тавышы ерак тарала.
Ярлы чиркәү менә. Килеп керәм.
Дога кылу бара Аллага.
Мин, гыйбадәт беткәч, попка барып,
Бер догасын аның үтенәм…
Тыңлап тора халык шунда калып…
Сагыш китми минем күңелдән!
Безгә, Гайсә, бу зур хәсрәт нидән?
Бу хурлыкка ничек түзәргә?
Күз яшьләре (күптән җыелып килгән)
Елга булып акты идәнгә!
Хәсрәтемне гүя уртаклашып,
Дога кылды халык тын гына,
Поп сорады Ходадан, ялварып,
Мәхкүмнәргә шәфкать турында…
Ялгыз, ярлы чиркәү буш далада!
Тартынмыйча, үксеп еладым,
Халык кызгануын күреп анда,
Яраланган йөрәк юанды…
(Чын күңелдән бирелеп дога кылган
Иоанн ата тагын очрады:
Төрмәдә поп булды ул соңыннан,
Безнең белән тәмам дусланды.)
Биек таудан төнлә төшкән чакта
Тыя алмады ямщик атларын,
Һәм мәтәлде шунда минем чана
Итәгенә биек Алтайның!
Иркутскида газапландым мин дә,
Трубецкая Катя шикелле…
Байкал. Зәһәр суык. Күзләремдә
Бозлана яшь, каплыйм битемне.
Чана белән аннан саубуллаштым
(Бетте инде чана юллары).
Чанам әрәм: анда күп еладым,
Күп уйладым төрле уйларны!
Мин арбада карсыз юлдан барам!
Башта бу бик кызык күренде,
Ләкин бик тиз тәмам хәлдән таям,
Арба яме шунда беленде.
Ни икәнен белдем ачлыкның да,
Әйтмәделәр башта ансын да:
Бернәрсә дә табып булмый юлда,
Ә ямщиклар бурят барсы да.
Каклаган ат ите ашый алар,
Эчкәннәре – такта чәй генә,
Чәй эченә туң май да салалар,
Тидереп булмый аңа телне дә!
Нерчинскига якынлашкан чакта,
Кунак җыйды минем хөрмәткә
Бер сәүдәгәр. Юлда күреп, алдан
Үз йортына кайтып җиткән дә
Бал үткәрде… Рәхмәт! Яхшы булды
Мунчасы да, тәмле пилмән дә…
Кич диванда минем йокы туйды –
Тик кәеф юк уйнап көләргә…
Белеп булмый – нәрсә көтә алда?!
Нерчинскига җиттек иртәсен,
Ялгышмыйммы, – Трубецкая бара!
«Куып җиттем сине, күрәмсең!»
«Благодатскида алар, якында!» –
Күзләремнән кайнар яшь ага…
Сергейга тик унбер чакрым гына,
Минем янда дустым Катя да!
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.